Логотип Казан Утлары
Роман

БӘЙСЕЗ ЭТЛӘРНЕ АТАРГА


РОМАН-НӘСЕР
Сугыш елларында туган, балалык һәм үсмерлек еллары үтә дә дәһшәтле, авыр чорларга туры килгән, әмма сынмаган, сыгылмаган, хыялларына хыянәт итмәгән, бүген дә дөньяның төп йөген җигелеп тартучы замандашларыма багышлыйм
Автор
нымда гына юеш борынлы, икесе ике якка сәлперәеп төшкән олы колаклы йонлач эт бөтерелә. Кара кучкыл бөдрәләре арасыннан йоп-йомры күзләре генә елтырый Ә үзен күзгә күренмәс җепләр белән мина бәйләп куйганнар диярсең. Мин урамга чыксам, ул ла урамга теркелди, бакчага керсәм, капка астыннан ул да шунда шуыша Су буена төшәсен—ул да минем арттан Кыскасы, мин кайда, ул—шунда
И әйбәт тә кыз инде бу Лилия' Көчекне мина ул табып биргән иде бит. Инде әллә кайчаннан бирле эт алырга кызыгып, шул уй белән янып, хыялланып йөргәнемне каян белгән диген! Телем белән әйткәнем дә юк иде ләбаса! Ул иң яшерен серем, хыялым иде Нәни генә көчектән хыянәт хөсетлекне, сату-сатылуны белми торган тугры дус. уяу һәм батыр иптәш тәрбияләп үстерәсем бик килә иде минем Менә бу ион гөнҗәләсе шул хыялымның тормышка аша башлавы бит инде Аны мин кушканнары мны үтәргә, ни теләгәнемне күземнән карап та аңларга өйрәтәчәкмен әле. Этләр барысын да андый, сизенә, бары тик теле белән әйтеп бирә генә белми, диләр Шулайдыр' Шулай булмаса. ул энәгә сапланган жеп шикелле гел минем арттан теркелдәмәс, күземә генә карап тормас иде Тагын әле икенче бер хыялым да бар минем Хәзер менә бөтен малайларны шаккатырырлык тачка ясарга җыенам Ул барысыныкыннан да әйбәтрәк тә. җиңелрәк тә. унайлырак та булырга тиеш Шуларны уйлый-уйлый арба-тачка ясыйм. Менә ясап бетерербез дә Ык буена төшеп китәрбез
Шулай бит. Титр!
Дүрт аяклы дустым әллә мине хуплады, әллә, тизрәк ясап бетер.
Я
дип әйтергә теләве булды, яңгыравык тавыш белән ләңгелдәп куйды: —һау, һау,—диде.
—Әйе. дускай, шулай!—дидем мин һәм. Тигрны үземә тиң күрүемне белдерергә теләп, маңгаеннан сыйпап куйдым —Безнең рәхәт көннәр алда әле...
Көне генә әллә нинди бүген Әле Лилия искә төшә, әле һәр сүземә койрык болгап торучы Тигр белән сөйләшәм, әле әнкәй кушып калдырган эшләрнең чутсызлыгыннан хәйран вә вәйран булам. Арбаны да тизрәк ясап бетерәсе килә. Әмма барысын да берьюлы эшләп булмый икән шул. Нигә кешенен дүрт кулы, дүрт аягы юк икән, дип тә уйлап куясын әле. Ат урынына йөгерер иден, берьюлы әллә ничә эшне эшләр иден. Тизрәк булыр иде.
Булмый икән булмагач Инде бетерәм дип кенә торганда урамның теге ягыннан кемнеңдер әче итеп сызгырганы, яшелле-күкле тавыш белән сузып кычкырганы ишетелде:
—Ха’ис! Ха’ис, дим...
Кемнәр икән, дип борылуым булды, кизәнеп сугарга күтәрелгән чүкечем кадак тоткан бармакка килеп тә төште. Әйтерсең тырнак астына берьюлы ун энә тыктылар Ясый башлаган арба сабын бер якка, чүкечне икенче якка тондырдым. Авыртуга чыдый алмыйча, баш бармагымны авызга каптым да сыңар аякта сикергәләргэ тотындым.
Беләм бит инде, беләм юкса кем сызгырганын. Шул кара чутыр Гыйльфан булмый кем инде тагын шулай "Ха’ис” дип кычкыра ала!
Исемемнең чыны Харис минем. Дөрес, башта ул Барие булган. Тик мулла бабай аны, "мөселманча түгел, килешмәс” дип. Хариска алыштырган. Монысын әнкәй сөйләде. Хәер, мина барыбер—Харис ни дә, Барие ни! Ике чабата бер кием түгелмени?! Сугышның кыл уртасында әнкәйне газаплап, артык тамак булып дөньяга килгән малайга ярамаган тагы.
Әнә шул сакау тәре Гыйльфан аркасында кулны кара канга батырдым. Авыздан чыгарып карадым, баш бармакның тиресе суелып чыккан, саркып кан тама иде.
Хет ичмасам “р” хәрефен дөрес әйтергә өйрәнсен иде. Шул "р”га житсә. тамак төбендә нәрсәдер былкылдый, теле агач шикелле ката Гыйльфанның. Шул каһәр суккан "р”ны әйтмәс өчен кыр талаша. Без "су керергә барабыз" дибез. Гыйльфанныкы башкача—"су коенып кайтыйк”. "Бару"ны әйтмәс өчен, бөтенесен “кайту’Та алыштыра да куя. Әнә хәзер дә мышкылдап килеп җиткән, канлы кулны да күрмәмешкә салышып, үзенчә сукалап ята:
—Әйдә Ык буена, чумып кайтабыз!.
Әйтерсен инде ул барып житкән. кайтасы гына калган.
—Юк!—дидем мин. ана да, үземә дә үртәлеп—Әнә... синең аркада... —Ничек? Ни. . минем җилкәдә?
Аның шул үзе өчен каһәрле "р“ хәрефен әйтмәскә хәйләләп маташуын күргәч, ачуым берьюлы басылып китте тагы. Жәлләп куйдым әле. Үзем ачыкавыз булганга ул гаеплеме?! Артка яшереп торган бармагымны чыгарып күрсәттем. Гыйльфан, мескен, кызганды, ахрысы, күзләре зур булып ачылды, аннары челт-челт йомылды, сузып әйтеп куйды:
—Ниш-лә-ә-әдең? Ниш-нишләт-тең?
—Әнә чүкеч белән суктым,—дидем мин биш-алты адым читкә очкан тачка сабына күрсәтеп —Тачка ясамакчыем...
Гыйльфан, аны күрмәгән дә шикелле, башы белән минем бармакка ымлады:
—Син ана... теге ни... си! Сисәң, бер көндә яп-яңа бармакка әйләнә.
Ышанмадым Авыртканны шулай жинел генә бетереп булса, күпме кеше көне-төне бүлнис юлын таптар идеме?
—Сөйләмә юкны,—дидем. Тагын кан тама башлаган бармакны
ашыгып авызга каптым.—Тап-тын жүл-ләрне бармакка сияргә!—Болары авызына кәнфит капкан кешенекедәй әвәләнеп чыкты
—һы ышанмасан... үзенә кара... Мин белгәнемне әйттем. Безнен әби әйтә, сидек житмеш чиргә дәва, ди
Кем белә?! Бәлки, дөрестер дә Гыйльфаннын әбисенен белмәгән нәрсәсе юк Яз буе, жәи буе әрәмәдән үлән жыя. Карт-коры бүлнис урынына анын янына йөри Дөресен генә әйткәндә, мин анардан бераз гына шикләнәм дә әле. Им-томчы бит! Ниләр кыландырмас! Ә Гыйльфаннын үзенен күңеле әйбәт анын. Алдаша да белми. Кояшта купшакланган битендә әнә күхтәре генә елтырый. Чынлап әйтә ахрысы.
—Хәзер . Сынап карыйбыз аны,—дидем дә сарай артына йөгердем.
Җылы, кайнар агым килеп бәрелүгә жәрәхәтле бармакны ялт итеп кире авызга тыгуымны сизмичә дә калдым. Авырту бетмәде генә түгел, тагын да әрнетебрәк сызларга кереште Ачуым чыкты. Белгән, белгән бу кара тәре! Юри әйткән! Чабатадай жәелгән авызына берне сылыйсым килеп китте. Янына ыргылдым.
—Син син... әллә мине дивана дип белдеңме, бармакка сияргә? Таптын жүләрне, ә-ә?
Кыяфәтем көзге әтәчнекедәй сугышчан булгандыр, ахрысы, Гыйльфан шыпан-шыпан гына артка чигенә башлады
— Мин биз. Мин әби әйткәнне генә әйттем. Кем сина кушкан әле,—диде дә кинәт мина карап шаркылдарга кереште, тотлыга-тотлыга әйтеп бетерде —Чып чып-чыгын очып китә бит'
Ихатага таба борылып, чалбар изүен тәртипкә китергән арада ачуым басыла төште тагы. Шулай да хәтерем калганны сиздерерлек итеп әйттем әле:
—Юк, су кер-рергә бар-р-мыим, эт сугар-р-ып йөр-рергә минем вакытым жук!—дидем
Гыйльфан күзләрен челт-челт йомып бер мина, бер ясала башлаган тачкага карап алды да җилкәсен сикертеп чыгып китте. "Теләсән нишлә", янәсе
Аһ, тагын ялгыштым. Үпкәләттем бит!. Тачкага тәгәрмәч кирәген оныттым. Беләм бит, белом бит юкса! Вак тешле, аш тәлинкәсе чаклы, мина кирәкле тәгәрмәч аңарда гына Хәзер шуны сорап кара инде' Яз көне булса, мин аны рәхәтләнеп ун шәмәйгә алыштырып ала идем Күзе кыза иде Гыйльфаннын аларга Жәй көне кем шәмәйле уйный!'’ Юкса әнә эченә кургаш койган өч аткыем, егермеләп шәмәем бар Хәер, бирер идеме икән әле?! Лилия каршында үзенен генә батыр буласы килә бит анын Имеш, ул гына оста Ул гына әллә ничә тәгәрмәчле, чылбырлы тачка ясый ала.
Аңа калса, мин шәмәйне оста ясыйм Безнен очта беркем дә алай ясый алмый Кызганыч, кызлар шәмәйле уйнамый Күрер иде. белер иде Лилия кемнен кем икәнен Безнең оч, дигәнем—авылдан бер ярты чакрым читтәрәк утырган мытыес утары Хәер, авыл дисән дә, Вәрәш авыл ук түгел ул Район үзәге бит Авылларда, колхозларда үстерелгән бөтен ашлык шушында җыела. Пишпром дигән оешма бар. Ачлык йә сугыш була калса дип, анда көне-төне бәрәнге. кишер, чөгендер киптерәләр, прәннек пешерәләр, кәбестә, яшел помидор тохтыйлар Аны әнкәйнен дә алып кайтканы бар Авыздан сулар килә инде шул яшел помидорны күрүгә. Әле тагын “Кызыл көч" дигән инвалид әртиле дә эшләп тора. Анысында күлмәк-ыштан тегәләр, арба-чана, тәгәрмәч тугымнары ясыйлар, дуга бөгәләр. Бөтен районны дер калтыратып торучы райком дигән оешма Вәрәшнен нәкъ уртасында. Әле анын тагын райисполком дигәне бар Анысы да тетрәтә, тик көче райкомныкыннан кайтышрак, ди Авылдан читтәрәк якшәмбе көннәрне аты базар була, шимбә көнне кичке базар И андагы байлык, андагы муллык! Берәр кадак, берәр кадак итеп йомарланган ак май. ит. сөт. он, ярма, балчыктан ясалган кызыл чүлмәкләр, иләкләр, сыбызгылар, уенчыклар Урыс авылларын нан маржа-
лар тозлы кыяр, помидор, хәтта кавын белән карбызга хәтле алып киләләр. Атнасына һичьюгы бер барып йөри торган, маңгаена “Когиз” дип язылган китап кибете дә, малайларга бигрәк тә кирәкле әйберләр—кармаклар, әле яңарак кына күренә башлаган лампалы радиоалгычлар, патефон табалары, пионер быргылары һәм, хәтта, ялтыравык тәгәрмәчле, кынгырау- лы велосипед—сәпидләр сатыла торган, халык арасында, нишләптер, “күтмәк”1 дип йөртелүче кибет тә, аптека да шунда. Бер мәктәп кенә түгел, әле үсә төшкәч, алла бирса, танцыларга—сад бакчасына да шунда йөрисе. Шулай да, Вәрәш малайлары безне яратып бетерми, “мытыеслар" дип йөри. Чөнки мытыеснын үз клубы, кибетләре, хәтта ашханәсенә хәтле бар Вәрәшләргә бик ялынып тормыйбыз әле Механик булып эшләүче Шәйхелмәрдәнов абый әйтмешли, “Мытыеслар самый сусамый". Монын нәрсә аңлатканын бик төгәл белеп бетермәсәк тә, “самый”нын ин әйбәт, ин-ин дигәнне белдергәнен генә чамаламаслык малайлар түгел без. Димәк, мытыеслар төшеп калган халык түгел, ин әйбәт кешеләр, дигән сымакка туры килә ул. Вәрәшләрнең безне бик үк яратып бетермәве дә шуннан. Дәрес бетсә, ике арада сугыш-бәрелеш чыгасын көт тә тор! Хәер, без аларга бәйләнергә җай калдырмыйбыз, кыңгырау шалтырауга ялт ишеккә!..
Дөрес, малайларны укытучылар дәрестән алда чыгармый. Без түзәбез. Ә кызларга ышаныч зуррак. Хәйләкәр бит алар. Кызлар ярдәм итә.
Берзаман Вәрәш малайлары күбәеп, көчәеп китте. Шулай булмый!.. Алар арасында бер класста өч-дүрт ел утыручылар бар. Сентябрьдә килмәгәннәр иде.. Беренче кар төшкәч, өй борынча йөреп, барысын да пыранлатып китереп тутырдылар. Җиде класс белемне мәжбүри иткәннәр, дигән хәбәр йөрде. Имеш, жиде класс белеме булмаганнар Совет илендә яши алмый и яшәмәскә тиеш. Әткәй белән әнкәй нишләр инде, дип борчылдым әле шул чакта.
Минем әткәйнен бер класс белеме юк Ни өчен дигәндә, ул әле борынгы заманнарда, револүтсиягә чаклы ук, мәдрәсәдә, үзе әйтмешли, белем эстәп яткан да... шуның белән вәссәлам! Шул эстәп кенә алган белеме белән дә рәхәтләнеп эшли әле. Мытыеста акча чутлап утыра. Тагын Вәрәштәге ниндидер “эре кеше"2 мәктәбендә өлкәннәрне укытып йөри. Шунысы гажәп, бер грамм совет белеме булмаган кешегә кинәш сорап киләләр. “Хатыйп абый, менә шул каһәр суккан дебит-кредитны чыгара алмыйм. Очын-очка ялгап кына бирсәнә!" имеш Мәдрәсәдә генә өйрәттеләр микәнни сон ул дебит-кредитны. Юкса, техникумдыр, курстыр кебек җирләрдә менә дигән төпле белем алган, диплом күтәреп кайткан кешеләр Әллә юри кыланалар, әллә чынлап та белмиләр, анламассын тагы. Җитмәсә, абый-апалар алгебра белән тригонометриядән мәсьәлә чиштереп интектерәләр. Бигрәк тә Гөлфиясе чәүчәләк. Күнегүләрен, мәсьәләләрен язып-бозып утыра-утыра да, “Тагын чыкмый бит инде”,—дип елап, әткәй янына кантурга йөгереп керә дә китә. Андый авыр мәсьәләләрне чишәргә әткәй шул мәдрәсәдә өйрәнгәндер инде!
Дөрес, әткәйнен белеме бар инде анын, түлке, шулай да, сәвитчә түгел. Әйтәм ич. абый белән апалар укый торган морфологияне ул “сарыф” ди. синтаксисны “нәхү” дип көлдерә Аныңча, геометрия— һәндәсә, география—жәгърәфия, логика—мантыйк... Алгебраны исә ул әлжәбер. дип кенә жибәрә И укып та караганнар икән мәдрәсәләрдә! Кайчагында мина, мәктәптә укыткан фәннәрне мыскыл итеп, әткәй юри шулай әйтәдер сыман тоела башлый, хәтта. Безнен башлар гына җитәрлекмени! Ә безгә мәктәптә һаман бер нәрсәне тукыйлар: ул тузанлы- сөремле мәдрәсәләрдә көне-төне дин сабагы ятлап, чүбек чәйнәп, еллар буе сөрсеп ятудан башканы белмәгәннәр, диләр. Әйтерсен. безнен мәктәп
'“Культмаг” сүзеннән бозып ясалган
2 РКШ- ‘рабоче-крестьянская школа”дан кыскартылган сүз.
тузанлы түгел (чат тузан бит инде!), әйтерсен. бездәге кәрәчин лампалары сөрем чыгармый гына яна! Алай булгач, нишләп минем әткәй сөрсемәгән икән? Ул бит инде, алай фикер йөртсән. ин сөрсегән кеше булырга тиеш Бер яктан, укытучыларга ышанмыйча да ярамый, икенче яктан, әткәйнекен дә читкә тибәрәсе килми! Уйлый-уйлый башын катарлык Шулай дисен дә кул селтисен. Белемне кайда алсан да ярамый микәнни?’
Ә баш катарлык әйберләр күп икән ул дөньяда! Ул дин дигәнен, мәдрәсә дигәнен шундый иске, череп таркалган бер нәрсә булгач, нигә бүген дә һаман шундый куркыныч микән сон? Әле беркөнне әткәй белән әнкәйнен сөйләшкәнен тынлап яттым Очраклы рәвештә генә. Без бит сәндерәдә. Безнен йоклап киткәнме, йокламаганмы икәнне алар каян белсен?'
—Сина әйтәм,—диде нигәдер әнкәй авыр сулап.—шул мәдрәсә турында сөйләп балаларнын башын әйләндермәсен иде. Укысыннар тыныч кына Мәктәпләрендә дин сабагы укытмасалар да. начарлыкка да өйрәтмиләр. .
— һы,—дип куйды әткәй.
Озак кына берни дә эндәшми яттылар. Бераздан әткәйнен ризасыз тавышы ишетелде:
—Ачуым килә шул... Әле беркөнне тагын шул хакта сүз чыкты Теге Закирны әйтәм. партком булып йөри бит Шул казып чыгарган Җыелышта авыз тутырып сөйләп яткан була. Имеш, арабызда белгечлекләре буенча дипломсыз кешеләр дә бар Аларны специалист булып кайткан яшьләр белән алыштыру турында уйларга вакыт, янәсе Кем бакчасына таш ыргытканын беләсен инде
—Әйтсен,—диде әнкәй көрсенеп —Эт өрә торыр, кәрван йөри торыр...
—Сон үзенең ботыннан тотып селкесәң, авызыннан хисап эшенен “X" хәрефе дә төшми ләбаса' Куштанланып, түрә-мүрәгә тәлинкә тотып кына кеше булып йөри бит!
—Син дә куштанлан Өйрән Бу дөньяда шунсыз яшәп булмый, ахрысы,—диде кинәт әнкәй бөтенләй ят тавыш белән
Безнең әнкәйне, юк-бар гаугага, бәхәскә, ыгы- зыгыга катнашмаганы, гайбәт сөйләргә дә, тынларга да яратмаганы өчен, күрше-тирә хатыннары “эреләнә” дип йөри икән Ул хакта кемнәндер ишеткәнем бар иде инде Аннан мондый сүз ишетермен дип көтмәгән идем, йоклаганга салышып ятуымны да онытып, колакларымны торгыздым.
— Гомердә түрәләргә койрык болгый белмәдем, моннан кире дә ялагайланмам,—диде әткәй басынкы гына, әмма кискен иттереп -Эштән кусалар куарлар... Анысын булдыра алмыйм Нәселебездә андыйлар юк иде. булмады, булмаячак та.
Монысы нәкъ безненчә. Сәүбановларча әйтелде Әткәй өчен горурланудан күкрәкләрем кинәнгәндәй булды, рәхәт булып китте Шул рәхәтлектән йоклап киткәнемне сизми дә калганмын
Әмма бераздан кемнеңдер тыелып кына елаганыннан уянып киттем Өй эче карангы. күзгә төртсәң берни күренерлек түгел иде Чарасызданын елау тавышы астан, әнкәйләр йоклый торган карават ягыннан килә икән.
—Соң безнекеләрне ничек харап иттеләр,—диде әнкәй яшьләрен йотып. Мин бит бөтен тирә-якка укымышлылыгы белән даны чыккан Әбүгалисинә хәзрәт токымыннан Әткәйне беләсен. угыз җидедә алып киткәннән бирле кайда икәнен дә. хәтта, исәнме-юкмы икәнен дә ишеткән юк. Ичмасам, туганнарыннан берсен исән калдырмадылар Мин бит бүген аксөяк булып, кеше арасында йөзем ак. күндем пакь булып йөрисе кеше идем Бабакай әйтә торган иде һәр кеше кимендә җиде буын бабасын белсен, дип —Сез дә белегез, горурланыгыз Нәселебез шәҗәрәсе Карабик морзаларга барып тоташа”,—дип. Шул токымның сонгы кыйпылчыгы бит мин Гарәп-фарсы телләрен. Коръән кәримне яттан
белгән башым белән, бүгенге көндә үземнен кем икәнемне белдермәс өчен, башымны диванага салып, надан бер авыл хатыны рәвешендә йөрергә мәжбүрмен. Әй,—дип куйды ул кинәт кенә —Хәзер ул белемнәрнең кемгә хажәте бар? Бу наданЛар анын кадерен беләмени?!
—Шулай да, бабайга рәхмәт,—диде әткәй сабыр гына —Вакытында ул кисәтмәсе. көнендә чыгып китә алмаган булсак, без бүген кайда, кемнәр арасында һәм нишләп йөрер идек?! Исән булыр идек микән әле...
—Анысын анлыйм мин...—Әнкәй тагын уфтанып куйды,—Тик менә балалар туганнары барлыгын, тамырларын белмичә үсә Олыгайгач ялгызларына кыен булыр...
Байтак кына сүзсез яттылар. Инде йоклап китәм дигәндә генә колагыма үземнен исем килеп керде, күзләрем ачылды. Әткәй сөйли икән.
—Син алай үзенне сонгы кыйпылчык, дип кистереп, аерып куйма әле,—диде ул.—Безнен, Сәүбановлар нәселенен дә тамыры сезнекеннән кайтыш түгел. Аннары... Төпчегебез Рәшит, Харис белән Гөлфия дә, олылары да шул нәселнен дәвамы ләбаса! Аларны кая куярсын? Алар да Сәүбан баба белән Әбүгалисинә хәзрәтнен чыбык очлары... Алар да морза!
Әнкәй кинәт кенә каршы төште:
—Аллам сакласын! Балаларның үзләренә әйтә күрмә! Әле анларлык түгелләр... Бала-чага авызында сүз тормый. Теләсә-кайда сөйләнеп йөри башласалар, Вәрәштән дә чыгып китәргә туры килмәгәе . Күчеп йөри- йөри жык булдык бит инде. Җитте, туйдым,—диде.
Әткәй анын сүзләрен жөпләп куйды:
—Әйе,—диде.—Үсә төшсеннәр. Акыл керсен әле. Акны карадан аера башласыннар. Кайчан да булса бер әйтербез әле, алла боерса...
Боларны ишетүдән кинәт бала йоннарым кабарды, тәнем эсселе- суыклы булып китте. Мин—морза баласы! Димәк, мин дә ач халыкнын, ярлы-ябагайнын канын имеп яшәгән мулла-мунтагай нәселеннән, ниндидер жирәнгеч аксөякләрдән. Безнен мәктәптә иң ялкау, ин булдыксыз кешене генә аксөяк, сорыкорт дип сүгәләр. Китапларда да шулай язалар, укытучылар шулай дип сөйли. Мин дә шундый каһәрле бер токымнан килеп чыкканмын микәнни? Бу сорау шулкадәр авыр һәм чишеп булгысыз катлаулы иде, ирексездән тешләрем кысылды. Бик озак ярга чыгарып ташланган балыктай аңгыраеп яттым. Тик бераздан бу шом, бу курку ниндидер канәгатьлек хисе белән алышына башлады, әллә ничек кенә рәхәт булып китте. Минем бит әллә кайларда туганнарым, абый-апаларым бар икән. Аларнын кайда икәнен, хәтта, әткәй белән әнкәй үзләре дә белми. Ләкин мин беләм, ышанам, әткәй белән әнкәем начар кешеләр булмаган кебек, алар да яман адәмнәр түгелдер. Менә үсеп кенә җитим, мин аларны эзләрмен, табармын Без якын туганнар, дуслар булырбыз! Мона минем бик-бик ышанасым килә иде.
Әй. сүзем Вәрәш малайлары хакында иде ич әле. Әйе! Алар артык нык кысрыклый башлагач, нишләрбез инде, дип пошаманга төшкән идек. Ел буе укыйсы... укысан-укымасан да, чүбек чәйнәмәсәң дә шул мәктәпкә йөрисе бит! Кызлар коткарды Кызлар дигәндә мин Лидияне күздә тотам. Аларнын өе мытыес белән Вәрәш арасындагы бушлыкта Әмма мытыеска якынрак Юри адымнарны санап, үлчәп караган идек. Шулай булгач, безнеке булып чыга. Хәер, ул инде үзен күптән безнеке чутлап йөри Класста ин чибәр кыз ул җитмәсә. Анын бер-бер бөртеге кимендә икешәр сантиметрлы керфекләре (алдаласам, жир йотсын менә, ипи чыраен күрмим!), өчәр-өчәрләп үргән озын кара толымнары гына да ни тора. Башка кызлар яшелле-кызыллы чәчүргечләр куеп үргән була. Барыбер килешми. Ә Лидиянеке Ә Лидиянеке ап-ак күбәләк! Ул аны ике толымынын да очына кабартып куя, әйтерсен талпынып очкан
күбәләкләр инде. Билләһи газыйм, шулай!
Сонгы дәрес безнен—урыс теле Лилия ипләп кенә кулын күгәрә дә инде дә килештереп, йомшак тавышы белән басынкы гына иттереп сорый
—Мила Ахметовна! Зинһар, мина аз гына алдан китәргә рөхсәт итегез әле,—ди. Урысча сорый бит. чукынчык'
Укытучының чын исеме Миләүшә анын. Тик. нигәдер, ул үзен Мила Ахметовна дияргә кушкан иде Без әле аны баштарак әллә маржа микән дип тә уйлаган идек Вәрәшнеке түгел. Казан хәтле Казаннан институт бетереп килгән кеше бит Безнен малайлар аны дөрес итеп әйтә аламыни9' Мыйлахмыйтывна килә дә чыга Миләүшә апабыз иөрде- йөрде дә: “Авыл гыйбады икәнегез йөз чакрымнан күренә, тупаслыгыгызны барыбер жинә алмыйсыз, Миләүшә Әхмәтовна диярсез",—дип рөхсәт итте Ә Лилия аны һаман да Мила Ахметовна дип йөри.
Миләүшә апага исә шул гына кирәк тә. Урысча дөрес иттереп сорасан, ул сина бер көн буе дәрескә килмәскә дә рөхсәт итәр иде Ипидер менә. Ул теләгәнчә, шартын шартка китереп, басымын нәкъ тиешле ижеккә төшереп әйтеп буламыни аны' Безнен кәлжемә ашап үскән авыздан Миләүшә апанын бәрелгән иреннәре аша саркылучы. мәтликәпле суыргандагыдай нечкә авазлар ничек чыксын! Безнен шул “пажалысты!” инде "Юк,—ди Миләүшә апа —Тупас әйтәсез. Алай түгел Матур итеп, сузып, нечкә итеп әйтегез: Пожа-а-а-луйс-та!" Ничек шуна жанын түзсен инде Юри әйтмибез. Ә Лилия әйтә Әллә каян ерактан. Бөгелмә якларыннан килгән бу Лилия урысчаны су кебек эчә. Көнләшеп үлэрсен.
Яратмыйм шул урыс теле укытучысын. Әле беркөнне безнен “мытыес" дигәннән көлеп маташты. Тәгәрәде инде. Күътеген салып, сөртә-сөртә көлде. Тактага яза-яза, нечкә озын бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә анлатгы
—Язганда ул менә болай—МТС дип языла, ягъни машиннотракторная станция, ә орфоэпия кагыйдәләре буенча эмтеэс дип әйтелә Кыскартылган сүзләрнен кагыйдәсе бик катлаулы, ятлагыз! Алфавиттагы һәрбер хәрефнен аерым-аерым әйтелештә үзенә генә хас закончалыклары бар Язылышын орфография билгеләсә, әйтелешен орфоэпия таләп итә Ятлады ди менә! Әллә нинди арфаипия куша дип, Миләүшә апа яратмый дип, хәзер кайтам да әйтәм инде әнкәйгә "Әнкәй, мина. пожалуйста, бидрә бир, эмтеэска ат бугына барам",—дим. Әйтерсен, бар! Тилергән дип куып чыгарыр
Чыктык берзаман дәрестән Вәрәшнекеләр бәйләнергә жай эзләп бөтерелә башлады Беләбез инде, боларга бер сүз җитә Юри чекрәеп өскә менәләр Безгә исә бәйләнерлек сүз әйтмәскә, каршы торган, искитмәгән атлы булып, әкрен генә мытыеска таба чигенергә кирәк һәр кеше үз өендә батыр бит Анда якынайсак, безгә үзеннән-үзе көч керә, гайрәтебез арта башлый Көлгән булабыз, ирен чите белән генә елмайган булабыз Үзебез чигенәбез, чигенәбез
Шулчак түбән очның Илфаты—былтыргы бишенчедән безнен класска төшеп калган колга буйлы бер малай—Гыйльфаннын букчасыннан эләктереп алмасынмы.
—Йәле, әйт әле,—диде, тәмәке төпчеге тарта-тарта саргаеп беткән тешләрен ыржайтып.
Карамалынын, кара малаена
Чана карамаларга биргән идем Карамалады микән. Карамаламады микән'.’ Карамаласа да алып кайт.
Карамаламаса да алып кайт
Ж.Ә. алып кайтасынмы9
Гыйльфанның авырткан җиренә тиде бу. Барыбыз да катып калдык. Чуенның унҗиденче кичәседәй кара, чандыр буйлы булса да. тыгыз тәнле Гыйльфанның йодрыгы таш анын. Кинәт ул букчасын шатырдатып йолкып алды, “Үзен алып кайт, жәме!” дип, тегенең ияк астына башы белән бәрде дә мытыеска таба элдертте.
Без дә калышмадык.
Вәрәшнекеләргә җитә калды. Сынын җыя алмыйча бөгелеп төшкән Илфатны ташлап, букчаларын болгый-болгый, кычкырыша-кычкырыша куа чыктылар.
Инде мытыес утарына җитәргә алтмышлап кына метр калгандыр. Физкультура дәресендәге ярышмыни! Томырылабыз гына! Коткаргыч капка әнә, кул сузымында... Шулчак арттагы малайлардан кемдер чырыйлап кычкырып җибәрмәсенме! Әллә нинди ямьсез, колакларны авырттырырлык әче тавыш иде ул. Эзәрлекләнүебезне онытып, борылып карасак... Эчебезне тотып карга аудык, тәгәри-тәгәри, ауный-ауный көлдек. Вәрәш малайлары гомерләрендә ирешмәгән тизлек белән авылга таба чаба, артларыннан исә абалап зу-у-ур соры эт куып килә иде. Илфатның болай да сөрсеп, череп беткән иске сырган чалбар төбе умырылган, мытыесның ипи кибетенә бәйрәмнәрдә генә кайтартыла торган өч тәңкәлек йомры күмәч төсле, ике күт бите кызарып күренә, йөгерү тизлегенә карап алар алмаш- тилмәш сикерешә иде.
Соры эт малайларны авылга хәтле өерттереп илтте дә койрыгын болгый-болгый кире чапты. Якында гына кемдер сызгырып җибәрде.
—Сизгер! Сизгер! Кайт! Өйгә, өйгә!—дигән тавыш ишетелде.
Борылып карасак—шаклар каттык. Авыл белән мытыес арасындагы өйнен капка төбендә Лилия басып тора. Ул, куш бармагын авызына тыгып, малайларча әче итеп тагын бер сызгырды да янында сикергәләгән этне җитәкләп кереп тә китте.
Әй, шәп кыз да инде ул Лилия! Һаман-Һаман янында бөтерелеп маташкан малайларның берсенә дә исе китми. Ну минем кыюлык җитеп бетми. Гыйльфаннан кай җирем ким инде югыйсә? Кыенмыни инде тәнәфес вакытында толымыннан тартып китү! . Жә булмаса күбәләген йолкып сүтү. Сүтелеп төшсен иде дә, карап тор иден читтән генә шуны янадан күбәләкләп бәйләвен! . Булмый инде булмагач. “Ачыкавыз! Мәмкә! Жебегән!” дип үземне сүгеп тә карадым, “Иртәгә барам да ишектән кергәндә юри бәрелеп китәм әле”, дип йөрәкләндем. Икенче көнне исә ул якынлаша башлауга адымнарым акрынайды, сизәм бит инде, йөзем кызарды, телем авыз куышлыгында кирәксез, артык бер нәрсә булды да калды. Йә, шуннан сон әйтеп кара инде берәр сүз. Телен агач булгач, нишлисең?!
Хәер, анысы да дөрестер. Әнкәй мине Һаман-Һаман: “Олы тел, телен авызына сыймый. Өлкәннәр белән сөйләшә белмисең”,—дип сүгә Сүксен' Сүксә дә әйбәт кеше ул! Ничек итеп сөйләшергә инде тагы. Алар ничек сөйләшсә, мин дә шулай сөйләшәм. Алар “Гөлҗамалларга керәм”. дисә, мин дә “Гөлҗамалларга керәм", дим, "Заһретдиннар килгән”, дисә, мин дә шулай Юкса, белеп торам бит инде Гөлҗамалнын җитмештәге әби, Заһретдинның алтмыш яшьлек карт икәнен. Шул ашыгуларым харап итә дә ташлый, уйлап тормыйча әйтәм дә салам.
Мин аны үзем болай дип уйлыйм инде: минем телем буема караганда тизрәк үскән дә авызны тутырган. Үсә-үсә, алла боерса, буем да, авызым да олайгач, телем бәп-бәләкәй генә булып калыр әле. Менә күрерсез!
Әй, шул телем аркасында күргәннәрем! Берзаман чак кына кушамат ябышып калмады...
Вәрәшнен түбән очында, күпер башында гына үтил-сирия, ягъни иске-москы җыючы абзый яши. Бер аягы туры, икенчесе кисәү агачы шикелле артка каерылып торганга, ул йөргәндә йә тураеп баса, йә кинәт кенә аска төшеп китә. Авыл халкы аны үзара сөйләшкәндә Бата-Калка дип йөри. Иске самавыр, йомырка (анын янасы кирәк, әлбәттә), җиз-
бакыр, тимер-томыр, сөяк-санак, чүпрәк-чапрак тапшырып анардан менә дигән кармаклар, дәфтәр, сагыз алырга була Кармакларнын да ниндие әле' Күкин белән керкә каптыра торган кылчык кармак дисенме, чучка баласы чаклы җәеннәр тотарга ярашлы ыргак хәтлесе дисенме'
Без дә киттек Гыйльфан белән көннәрдән беркөнне анын янына Кесәләребезгә йомырка салдык, чоланда аунап яткан борынсыз самавырны икебез ике яктан җитәкләдек.
Ишегалдында Бата-Калка абзый үзе каршы алды
— Йә, җегетләр!—диде ул безне олылагандай һәм самавырга күрсәтте —Бу алтыныгызны нинди малга алыштырырга инде исәп, ә?
Беренче булып Гыйльфан телгә килде:
—Кармак кирәк иде
Мин ярдәмгә ашыктым:
-Жилкй да кирәк, Бата-Калка абый! Безнен күкәебез дә бар әле
Иске-москы җыючы “ә“ дә, “җә“ дә димәде, безгә каш астыннан гына карап алды да мәче җитезлеге белән якындагы кычытканлыкка үрелде Аннан мондый да җитезлек, мондый да астыртынлык көтмәгән без фәкыйрьләрегез авызыбызны ачарга да өлгермәдек, шәрә аякларыбызга берьюлы әллә ничә утлы энә кадалды
Тыкрык башына җиткәч кенә самавырны ташлап качканыбызны аңлап алдык Җитмәсә, тотып чапмагач, йомыркаларыбыз сытылган, юка чүпрәк аша шикле булып аклы-сарылы сыекча тибеп чыккан иде
Бакча артлатьш кына Ык буена төшеп киттек Бу хәлдә өйгә кайтырлык түгел. Чалбарларны салып сыктык, олыларнын мәкере турында Гыйльфан белән озак зарланышып яттык әле Без ни начарлык кылган инде бу Бата-Кал кага!?
Өйгә сон гына, кояш баеганда гына кайттык Әнкәй ачуланмады, ярты йомры кәжә сөте белән яна гына мичтән чыккан хуш исле арыш ипиенен кибән башын каршыма куйды да озак кына мина карап торды Ни ярата торган ипием тамагымнан үтмәде, йомрыны тотып читкәрәк атлый башлаган идем, әнкәй өстәлгә ялтырап торган кармаклар, бер бәйләм жилка китереп салды
— Гаделша абыен кертеп чыкты... Онытып калдыргансың.—диде ул нигәдер тагын бер кат мина карап
Аркам чымырдап китте Ачулануын, битәрләвен көттем Иске-москы җыючының исеме бар икән ләбаса' Гаделша абый икән ич ул!
— Борынына киртлә,—диде, ниһаять, әнкәй.—кешегә кушамат белән эндәшсәң, икенче көнне үк үзенә дә шундый ук яман исем тагарлар' Йә, үзеңнең дә Бата-Калка буласын киләме"’ Әллә сиңа башканы, хәтәррәген, ямьсезрәген табыйкмы"’
Телгә беткән кеше булсам да. каршы әйтергә җавап тапмадым “Мытыеста кушамат такмыйлар",—дип әйтәсе калган икән дә бит' Хәер, әнкәй белән бәхәсләшү файдасыз. Анын үз туксаны туксан Югыйсәм, мытыеста да кушамат тагарлык хәлләрнен булганы бар иде инде Таксалар, инде әллә кайчан Гыйльфанга тагарлар иле Такмадылар бит' Авылда гына ул кушамат! Әйтәм бит. мытыес ул шәһәр кебек Мондагы халык та бит Вәрәшнеке түгел, кайсысы кайсы яктан җыелган кешеләр Бер берсен белеп тә бетермиләрдер әле алар
һаман шул Гыйльфаннан чыга инде Хәйләкәр бит ул! Мытыес клубында кинолар ешаеп киткәч, гел клуб тирәсендә бөтерелә башлады бу. "Күзенә чалынып торсаң, ярдәм иткәләсәң. киномеханик абый бушка кертер”, янәсе Өмете акланды тагы. Анын белән мин дә бушка керүчеләрнең берсе булып киттем Безгә рәхәт! Сәхрә'
Киномеханик абыйның безне үз итүе, безгә ышануы шул дәрәҗәгә җитте ки. көннәрдән беркөнне хәтта яна кайткан кинога афиша язып элүне кушып китте Бездә кино белдерүен, ягъни игъланны, шулай "афиша" дип кенә йөртәләр
Кин плакат каләмен шәмәхә карага манып числоны язып куйдык
Инде исемен генә төшерәсе. Кино тасмасы салынган зур калай банкалар янында Гыйльфан бик озак мышкылдады. Бераздан тавышы ишетелде:
—Харис, малай, син моны аңлыйсынмы сон?—диде ул, ниһаять, гел-гел минем ярдәмгә таянуын бик үк сиздерергә яратмаса да. Үзеңне аклау өчен иң әйбәте кемнедер сүгү икәнлеген генә белә ул, әнә тагын сөйләнеп маташа —Әйтерием инде, кеше төсле иттереп, чатнатып яза да белмиләр Хәрефләре каты җилдә уйнаклаган арыш басуымыни...
Икәүләп, хәрефләп тә, ижекләп тә укып карадык Әмма, калай банкаларның тышына ябыштырылган кәгазьдәге сүзләрнен мәгънәсенә безнең баш кына җитәрлек түгел иде. Алай итсәк тә, болай итсәк тә “Жизнь ирошио шишо” килә дә чыга.
—Әй, ярар сана, чит ил кешесенең исемен аңлап буламыни?!—дип кул селтәде Гыйльфан һәм авызыннан телен чыгара-чыгара, хәрефләрен матуррак итәргә тырышып, белдерүгә киноның исемен язарга кереште.— һинд киносы дигәч, моңа мытыеслар гына түгел, бөтен Вәрәш агылып килә инде, кереп тулалар инде. Урынны алдан алып куясы булыр...
Кичкә бөтен Вәрәш урамнарында “Жизнь Ирошио Шишо" дигән афишалар эленеп тора иде инде.
Залга кереп утырдык. Сәхнә түренә тарттырылган ак жәймәгә ут көлтәсе бөркелде һәм көндезен генә әле Гыйльфан белән без күпме баш ватып та аңламаган сүзләр балкып килеп тә чыкты “Жизнь прошла мимо”. Гыйльфанның ничек булгандыр, белмим, әмма ялкын эчендә уйнаклаган бу хәрефләрнең кызуыннан минем колакларым ут булып яна башлаган иде. Вәрәш малайларының мыскыллап көлүен, кычкыруын көттем. Беркем дә дәшмәде. Әллә инде киноның исеменә карап та тормадылар, әллә һинд киносы дигәч дөньяларын онытканнар иде.
Барысы да шулай шома гына, жинел генә үтте дә китте. Юкса, әнә, Гыйльфанга менә дигән кушамат була иде. Беркем дә сизмәде, беркем дә такмады бит. Икенче көнне киномеханик абый гына Гыйльфанның кырдырып алынган такыр башыннан чәчләрен баш бармагы белән артка таба сыдырды да “Их син, Ирошио Шишо!" дип куйды. Менә шул! Кушаматны аны мытыеста такмыйлар. Ул сина авыл түгел. Почти шәһәр. Бездә бит колхоздагы шикелле көнгә бер таякка—хезмәт көненә эшләп йөрмиләр, вәрәшләр әйтмешли, уч тутырып акча алалар. Тутырырлар, көт! Ничек тутырганнарын беләбез инде!
Тукта, нәрсә турында сөйлим, дөресрәге ни хакында уйлана идем сон әле?!
Ә-ә... Тачка тәгәрмәче... шәмәй турында иде бит әле. Шәмәй ясау хакында.
Өйдә сыер аягы пешсә—бәйрәм. Тик сирәгрәк эләгә ул бәхет. Айга бер, күп дигәндә ике тапкыр—мытыес кәнсәсендә чут төймәсе тартып, әнкәй әйтмешли, кемнен күпме акча эшләгәнен чутлап утыручы әткәй палучкы яисә авансы алганнан соң була ул. Әткәй акчаны шулай без аңламаслык сүзләр белән “палучкы” йә “авансы” дип сөйли.
— Менә, сиңа әйтәм, палучкыны алып куй әле!
Энекәшем белән мин сәндерәдән башны сузабыз. Кеше акчасын чутлап утырырлык булгач, әткәй үзенә палучкыны зурдан аладыр, акчасы күптер сыман тоела. Без шуңа өметләнәбез.
Әткәй исә түш кесәсеннән бөкләп салынган кечерәк тастымал хәтле нибары ике кәгазь чыгарды да өстәлгә салып тигезләргә кереште. И ходаем, шул ике бит кәгазьне авыз тутырып "палучкы” дип йөриләр микәнни?! Менә үсеп кенә житим, мин аны, алла бирса, берьюлы йөзәрне менәрне эшләп алырмын әле, дип хыялланам. Рәхәт булып китә.
Әнкәй “тастымал”ларны алып яктыга куеп, ялган түгелме икән, дип тикшереп карады. Гадәте шундый анын. Чын акчадан, яктыга куйгач, Ленин башы килеп чыга, имеш. Чындырмы, ялгандырмы? Тотып карамагач, каян беләсең. Җылы сәндерәдән төшеп: "Бир әле, әнкәй,
акчаларны, мин дә тотып карыйм. Ленин башын күрәсем килә".—дип әрсезләнә алмыйсын бит инде Күрсәтерләр сиңа Ленин башын’ Каеш белән...
Чынлыгына ышанды булса кирәк, кулъяулыкка төйнәп кесәсенә тыкты да авыр сулап куйды.
—Бүтән булмыймы9
—Каян булсын инде!—дип көрсенде әткәй.—Ике айлыкны йолкып калдылар бит Әле монысын да көчкә-көчкә генә... Баш бух әйбәт кеше Сафинны әйтүем. Анлады. Ул булмаса!.. Калганын алдагы айда тотып калырбыз, диде.
Әткәй шулай гел без аңлап бетермәгән сүхтәр белән сөйләшә ул. Әле менә тагын үзләренен баш хисапчылары Сафин абыйны “баш бух” диде. “Кешене бух дип әйтергә ярамый, урысча бух ул алла дигән сүз икән. Безнен Мыйлахмыйтывна шулай ди",—дип әйтәсем килә, телем кычыта башлый Әмма әткәй белән әнкәй сөйләшкәндә безгә тыгылмаска кушылган Түзәсен инде Бер караганда, акча биргән кешегә, бәлки, бух дип әйтергә дә ярыйдыр. Бөтен тормышыбыз шул акчага бәйләп куйган кебек бит.
Әнкәй генә әрнүен тыя алмый, шулар теленә килә дә чыга
—Сугыш беткәч жинеләерме әллә дигәнием Кая ул! Бу зайум дигәннәре чистый җелеккә үтте. Хет. ичмасам, болаи кычкыртып талаганчы, бөтенләй гүләмәсеннәр ие Хәерчелектән башлары чыкмасын диләр, инде әллә...
Әткәй, әллә нишләп, дерт итеп китте Башта ике як тәрәзәгә, аннан сон, упшыжитиядан калган гадәт буенча, ике як стенага күз салды, барып ишекне ачып карады һәм кинәт ачу белән идәнгә төкерде, көтмәгәндә үзалдына елмаеп куйды. Шуннан сон гына әнкәй янына килеп утырды да. тынычландырырга теләгәндәй, акрын гына әйтеп куйды
-Бу яман гадәттән кабердә дә аерылып булмастыр, ахрысы, сиңа әйтәм Кемдер сата, кемдер бата, дигәндәй... Стеналарның да колагы бар. Балалар каршында алай сөйләшү ярамас иде. диюем
—Әй. кадалыплар гына китсеннәр сәнә! Әнә бишесен биш якка жыеп алып китсеннәр... Үзләре карарлар, ичмасам
Әнкәй сыкрап сәкегә утырды да ике кулын ике тезенә куеп уйга калды Тамагыма төер килеп тыгылды И жәлләдем әнкәйне шул чакта Төшеп юатасы, җылы сүзләр әйтәсе килде “Менә мин генә үсим Үскәч, үскәч күрсәтермен әле! Болай елатырлык итмәм Белермен нишләргә"
Казанда аш кайный. Сыер аягы И-и анын тәмле исләре' Баш әйләнә, авызга төкерек җыела Пешеп җиткәнен көтә-көтә чыдыен бетә, чыгып коры шәмәйләрне кимерер хәлгә житәсен
Менә бервакыт аш пешеп чыга Әнкәй сөяктән ябышып калган итне, тирене, сенерне каезлый. Сөяк—безнеке' Ботинка табаныдай каты тыгыз сеңерне тешен үгкән хәтле кимерәсен дә шәмәйләрне аерып аласын. Карт сыер аягы булса, сөякләрне тагын салып кайнатмыйча теләгәненә ирешермен димә! Ә мин жайлы юлын таптым Үзебез кимергәч тотам да сөякләрне Тигрга чыгарып бирәм Тигр “эһ" иткәнче мина шәмәйләрне чистартып бирә дә инде. Бер генә сенер җепселе дә. ионы фәләне дә калмас! Дөрес, вакытында кире тартып ала белергә дә кирәк Юкса. Тигр аларны кайчагында кимереп, чәйнәп бетермичә туктый алмый һәр нәрсәдә чама кирәк шул!
Әле тагын бер серне ачыйммы ’ Монысын җир йөзендә бер мин генә белом. Тигр үзе исәпкә керми. Тыңлап карагыз әле Тигр—Сизгер. Тигр—Сизгер. Һа. вәг шул-шул! Тигр белән Сизгер гел бер төрле янгырыи
Бәләкәй генә, елтыр күзле нәни бу йомгакны мин зур булып үсәр дошманнарына кара яшендәй ташлана торган дәү эт—овчарка булып җитешер дип уйлаган идем. Хәер, бәләкәй димәгез сез аны һы кирәк чакта ул Сизгердән дә уздырып җибәрә. Курку дигәннен “к” хәрефен дә
белми. Сизсен генә миңа кемнеңдер кырын караганын, бирим генә бер сигнал—филеңә дә барып ябышачак!
Үзебез бер-беребезгә охшамаган, исемнәребез дә төрле, ә менә этләребезнең кушаматы аваздаш. Дилияне әйтүем. Миңа исә, и ходаем, бу кадәр дә ямьсез исемне каян гына таптылар икән?! Харис! Харис, дигәндә тамак төпләре хырылдый, уртасына җиткәч ырылдый, әйтеп бетергәч тә әле ысылдап кала бит: ?О(-а-рр-и-сс... Дилиянекен карагыз. Ли-ли-ә! Ли-ли-ә... Үзе бер көй, үзе бер моң! Сузып җырла да җибәр инде.
Лилия, Лилия,
Лилия, гөлкәем!
Сине күргәч күтәрелә, Нигәдер, күңелкәем.
Әллә нинди әйбәт, моңлы җыр түгел инде түгелен. Тик шунысы бар, мин аны үзем чыгардым бит! һәм мин аны кеше алдында җырламыйм да Эчтән генә. . Болынга чыккач кына. Җырлый белмәвем дә хак инде. Үз гомеремдә бер тапкыр сәхнәгә чыкканым булды, үлә язып дулкынландым, шунда, исән калсам, кеше каршына чыгып җырламаска ант иттем. Дулкынлануның ни икәнен дә беренче мәртәбә шунда белдем инде мин.
Икенче класста укыган чак иде ул. һаман да шул Гыйльфан инде. Ата-аналар җыелышына концерт әзерлибез дигәч, чистый бәйләнде бит.
—Әйдә, икәү чыгып җырлыйбыз,—ди. Өзми дә, куймый да.
Җитмәсә, класс җитәкчесе Шәмсия апа ишетеп калган. Ул үзе үк җыр дәресен дә алып бара, радиодан, патефон табасыннан ишеткән җырларын отып кала да килеп безгә өйрәтә.
Шәмсия апа бездән бер дә юньле нәрсә чыгар дип көтмәгән, ахрысы, Гыйльфанның “Җырлыйбыз” дигәнен ишеткәч, күзлеген маңгаена күтәреп, беренче кат күргәндәй, каш астыннан әле мина, әле Гыйльфанга карап торды да нәкъ бәләкәй кызларча кулын чәбәкләп куйды:
—Бәй, сез булдырасыз аны! Бакчы, менә дигән дуэт чыга бит сездән!..
Ни-нәрсә чыгасын аңлап җиткермәдем. Без клоун түгел. Аңлатырга ашыктым:
—Шәмсия апа, без инде әллә нинди дуэт-муэтлар чыгарып маташмабыз. Гыйльфан җырлау турында әйтә ул,—дидем.
Класс җитәкчесенә безнең җырларга теләү ошады, ахрысы, рәхәтләнеп көлде, кулъяулыгын эзләп изаланды да, тиз генә тапмагач, чәнти бармагы белән күз читләрен сөрткәләп алды. Минем болай әйтүем ризалык шикелле ишетелде, күрәсең, кинәт ул җитдиләнде дә көлүен тыеп, ят бер тавыш белән сорады:
—Нинди җыр җырлыйсыз соң?
—“Комсомолка Гөлсара”ны,—диде теленә шайтан төкергән Гыйльфан.
Хет башта минем белән сөйләшсен, киңәшсен иде. Берәр матурракны, мәхәббәт, ярату, гашыйк ярлар, һич югы сагыну-саргаю турындагысын да җырлап була бит аның...
и Шәмсия апа дәфтәренә олы хәрефләр белән язып та куйды. “Комсомолка Гөлсара”. Башкаралар икенче “а” классы укучылары Гыйльфан Идрисов һәм Харис Сәүбанов”. Бетте! Чигенер урын калмады. Кәгазьгә язып куйгач, чыгара да чыгара инде бу безне сәхнәгә. Ярамаган идеме шунда декламация сөйлим дип котылырга!? Абый-апаларның сөйләвеннән беләм, класста җырга сәләтле өч-дүрт кенә кеше була икән, концертларны гел шулар җилкәсенә өяләр икән. Менә җырларбыз да, унынчыны бетергәнче артист булып йөрергә калыр. Укырга вакыт та тимәс. Ә декламацияне аны кем дә сөйли. Аларга әйләнеп караучы да юк...
—Шулап! Башыбызны элмәккә тыктык инде,—дидем Гыйльфанга ачуым килеп.
—Нигә’—диде ул бернәрсә дә булмагандай—Җьгр дәресендә барыбер җырлыйбыз бит. Алай бик курыксан.. Авызыңны ачкалап кына торырсың Үзем генә җырлармын
Курыкты ди менә! һи. башлы да инде бу Гыйльфан Белде нинди сүз әйтергә. Минем бернидән дә курыкмаганны белә ич ул! Арадагы киеренке мөнәсәбәт юлга салынды. Кул бирештек. Ике илнен дәүләт башлыкларымыни!
Концерт көне дә килеп җитте. Тез башлары чыгып, бөкшәеп торган чалбарны әнкәйдән юдыртып алдым Үзе юып бирде инде, анысы Кеше алдына чыгасы бит. Ак күлмәк тә киеп җибәргәч, ярыйсы гына җүнле кешегә охшыйм икән тагы Апалар—алар минем икәү—тыңлаусыз чәчләремне вазелин белән дә майлап тигезләмәкчеләр иде. кулларыннан көчкә ычкындым.
—Әй. йөрсен сана пумала баш булып, кеше сүзен тыңламагач,— дип кул селкеде аупа
Анысы—олысы. Гәүдәсе туп шикелле йомры булганга күрә аны аупа дип йөрим. Аупа дигән сүз үзе дә мина йомры булып, түгәрәк булып тоела. Кечесе—нечкәсе, буйга тәбәнәк, миннән дә уза алмаган инде, анысы—апа гына. Бик апа дип әйтәсем килеп тормый торуын, әмма безнең өйдә гадәт шундый үзеңнән ике генә яшькә өлкәнрәк булса да. апа. имеш Тапканнар! Миннән дә тәбәнәк башы белән нинди апа булсын ди инде ул. Аларны калынлык билгесе белән нечкәлек билгесе дип үртим. Хәер, үпкәләмиләр тагы. Аупа гына, эләктереп алса, кулыннан ычкынырмын димә Нишләп шул хәтле кочаклашырга ярата микән ул?' Белмәссең Пыр тузып, аяк-кулларын белән чапаланып көчкә котыласын Ана нәрсә, авызын жәя дә
— Бу да җегет кисәге ләбаса! Шул хәтле кыргый булмасан,—дип такмаклый-такмаклый. рәхәтләнеп көлә.
И бар сон дөньяда бер кайгысыз кешеләр! Сәхнәгә чыгарып җырлатасы иде бер. Белер иде .
Ачуымны китерсә дә. бер ягы ошый аупанын: гомердә ишетмәгәнне әйтә бит. егет. ди. Үземне дастыин буйлы, хром итекле, нишләптер ү зем дә белмим, ак кәчтүм-чалбарлы сөлектәй егет итеп күз алдына китерәм дә. рәхәт булып китә. Җитмәсә, кулымда алтын сәгать тә бар. имеш’ Җитәр микән андый вакытлар”
Мәктәп залы шыгрым тулы иде Әстәгыфирулла! Өч класстагы туксанлап балага шул хәтле ата-ана җыела димени! Юри. мәзәк эзләп килгәннәрдер әле Өйләрендә эшләре юк микәнни сон базарный
Җыелыш өлешенә безне кертмәделәр Анда ни сөйләгәннәрдер, белмәдек Хәер, өйгә кайткач, түкмичә-чәчмичә безгә барыбер җиткерәләр аны. Җиткерү генәме. мәктәп политикасын тал чыбыгы белән үткәрергә дә күп сорап тормаслар Беләм инде мин Күргәнехг бар Аупа хәтле аупага эләккәнне .
Үзебезнең номерны көтә-көтә җан чыга язды. Ай-Һай. авыр икән бу көтүләре! Авыз ачып кына торасы булса да. йөзләгән кеше каршына чыгу шикләндерә, аяк буыннарына хәтле йомшады шикелле. "Адәм хуры булмасак ярарые!" дип эчтән генә теләкләр тели-тели вакытны көчкә үткәрдем Гыйльфанның хәле ничектер, белмим, ә мин сәхнәгә чыгар алдыннан ярым үлек идем инде.
Шәмсия апаның безне игълан иткәне әллә каян, томан эченнән генә ишетелгәндәй тоелды. Сәхнәгә чыгып бастык Кылт итеп аупанын өйрәтеп куйганы искә төште берүк залга карый күрмә, ату бетәсең тәгәрисен, дигәнне Их. сүзкәйләрен тоткан булсамчы! Залга каравым булды, күз алларым караңгыланып китте Барысы да ашардай булып безгә тек.» iron Аю кәмите күрсәтәләрмени Шулчак әткәй белән әнкәйне күреп алдым. Икесе дә башларын ясь-уммн Эчем жу итеп китте Берәр 2. •« » .м it
әйберем чыгып, күренеп тора, ахрысы, минем өчен оялалар Тиз генә шикле җирләрне капшап чыктым. Юк. Барысы да тәртиптә. Иа ходаем, ярдәменнән ташлама!
Сөйләве генә озак, болар бөтенесе бер секунд эчендә булгандыр. Башым әйләнә башлады, зал давылга эләккән көймәдәй чайкалырга кереште, күз алдындагы бар әйбер йөзеп китте кебек. Аумас өчен Гыйльфанга сөялдем. Ул да шуны гына көтеп торгандай, җилкәсе белән мина терәлде дә бар көченә кычкырып җырлап җибәрде:
Дошман бик күп иде тирә-якта. Туплар шартлый иде кырларда. .
Кинәт тамагы карлыкты да тотлыгып туктап калды Гыйльфан. Ии бар икән күрәселәрем! Аның бу гадәтен бөтенләй онытканбыз. Җырлаганда тотлыкмый иде ич ул. Ни генә булды, ниләр генә булды сон?! Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәр хәлгә җиттем. Адәм мәсхәрәсе, хәзер хур булабыз, бетәбез...
Бар көчемне җыйдым да, тамак төбе белән кычкырып, җырны күтәреп алдым:
Дошманнарга каршы икәү бергә киттек. Үткен кылыч алып кулларга...
Бу мизгелләрдә мин үзебезне дошман явы каршына баскан ике батыр сугышчы итеп күз алдына китердем. Әсир төшкәнбез, имеш. Безне, кулларыбыздан каерып, баганага бәйләгәннәр, тәннәребезне утлы шомполлар белән яндыралар, кыздырып йолдыз сурәте басалар. Ә без, дошманның күзенә туп-туры карап, бу җәзаларны, бу газапларны сизмичә, тешләребезне кысып җырлыйбыз да җырлыйбыз. Безнең бүтән чара юк Дошманны шул җыр белән генә җинә алабыз. Менә каныбызга буылып җиргә егылырбыз, ә дошман өстендә һаман җыр янгырар, канатларын җәйгән бөркет кебек өскә, биеккә күтәрелер. .
Җыр кайгысы кинәт аска, җиргә тартып төшерде. Алдагы куплетны белмим ич. Белмим! Гыйльфан әле һаман анына килә алмаган. Нишләргә9 Нишләргә? Янабыз. Кычкырып янабыз.. Авызымны ачкан көйгә каттым да калдым Шул ук мизгелдә (менә, әбекәй әйтмешли, алланы юк диген син), Гыйльфанга тавышы әйләнеп кайтты, колак төбемдә генә чинауга охшаш өн ишеттем.
Синен атын алмачуар иде...
Беткән баш беткән, кулымны Гыйльфанның иңнәренә салдым, ул мине кочаклап алды, бар көчемне салып, кычкырып җибәрдем:
Ә минеке тимеркүк иде..
Алга таба ничек җырлаганбыздыр, хәтерләмим, кул чабуны да, залнын шау-гөр килгәнен дә ишетер хәлдә түгел идек. Урам исерекләре кебек кочаклашып, алпан-тилпән атлап чыгып киткән генә истә калган.
Менә ничек була икән ул дулкынлану! Ходаем күрсәтмәсен, бүтән кирәк түгел! Алтын бирәм, дисәләр дә. сәхнәгә бүтән чыкмыйм.
Шәмсия апа безне аркадан сөеп куйды, башыбыздан сыйпады да: —Менә, бик матур дуэт килеп чыкты,—диде.
Дуэт дигәннәре шундый була икән! Шәп икән... Адәм көлкесе!
Мин таш күңелле кешедер, ахрысы. Шуннан бирле бүтән дулкын-ланганым юк. Бик теләп тә тормыйм. Китапта гына язалар бит ул, берәр нәрсә булса, “гаҗәеп дәрәҗәдә дулкынланды, хис дөньясында йөзде", дип. Беләм мин дулкынлануның ни икәнен! Кеше үз гомерендә дулкынланса, шул. бер мәртәбә дулкынланадыр да бүтән алай итмәскә тырышадыр. Минем дә шулай. Бик дулкынланасым килеп тормый әле. Эш болай да муеннан.
ез авылнын ин читендә торабыз. Быел яз гына күчендек әле Анарчы мытыес упшыжитиясында жан асраган идек Койма буена тезеп салынган тар. кысан бүлмәле, бер катлы озын агач баракларны шулай упшыжития дип йөриләр Анын ин кырыйдагысы биш ишекле. Ишек саен бер дөнья, бер гаилә. Без уртада. Бер якта токарь Вафиннар. икенче якта механик Шәйхелмәрдәновлар Үч иткәндәй, икесенен дә ими балалары бар Чак кына шакылдарга, берәр нәрсә ясарга тотындыңмы, стена кагалар. Баланы уятасыз, имеш. Упшыжитиядан туюыбыз шулхәтле нык иде ки. мич чыгарганны да көтеп тормадык, яз җитүгә эчмәк. юрган белән мендәрләрне, сынар өстәл белән алты данә урындыкны, тутык калайлы иске сандыкны мытыес алашасына төядек тә күченеп китеп тә бардык
И-и ул үз өендә торунын рәхәтлекләре' Хет көне буе шакылда, сикер, жырла, бие. көл—беркем дә килеп стена какмый, һәм без шакылдыйбыз да...
Әткәй каяндыр иске такталар юнәтеп кайтты да сәке корып җибәрде Безгә бөтен түшәмне инләтеп сәндерә ясап бирде Җылы. Рәхәт Аяк- кулларынны чәчеп ташлап, таралып йоклыйсын Юрган да кирәкми Үз дәүләтебез, үз йортыбыз. Хәер Артык зур түгел ул. Әткәй белән абый сантиметрлап үлчәп йөрделәр. Ине дүрт, буе дүрт ярым метр Урам якка ике. ишегалдына тагын бер тәрәзә Шунысы әйбәт тәрәзә аз булгач, суык аз керәсе икән. Монысы да безнен файдага
Түбәсен Багшай күленнән урып кайткан камыш көлтәләр белән дә ябып җибәргәч, ул нәкъ әкияттәге өйләрне хәтерләтә башлады Убырлы карчык өе дияр илен, тәпиләре генә юк Басу ягына чыгам да сокланып карап торам Беркемдә дә мондый яшел түбә юк. Аларныкы инде саргаеп, тузып беткән, җил тузгыткан. Ә безнеке—кәртинкә!
Әле хәзергә ихатада ялгыз утын сарае белән кәҗә ябарлык бәләкәй лапастан башка берни дә юк. Тавыклар да. канар да шунда
Әткәй булачак ихатанын почмакларына баганалар кагып чыкты Урам якка кечкенә капка әтмәлләде Аннан сон монсу гына көлде
—Нәкъ ыштансыз билгә каеш буган кебек булды инде бу.—диде.— Ирексездән Хуҗа Насретдинга әйләндек менә
Дөресен генә әйткәндә, өйнен читтә булуына баштарак эчем бик пошкан иле Әле былтыр ук. план бирәләр дигәндә үк. эчтән генә хыяллана идем: әнә. Дилияләр янында күпме буш урын' Шуннан бирерләр дә. Дилия белән икәүләп, парлап мәктәпкә йөрербез, дәрес хәзерләргә йә мин аларга. йә ул безгә керер Хыял чынга ашмады
Хәер. Болай әйбәтрәк тә әле! Сагынып торасын Су керергә барганда барыбер мин алар яныннан үтәм, кайтканда тагын шуннан урыйм Көнгә бер тапкыр күрмичә калмыйм мин аны Тик. нигәдер, эреләнде әле ул Элегрәк, беренчеләрдә укыганда, кызлар-малайлар бөтенебез бергә җыелышып төшә идек Ык буена. Хәзер Дилияне трактор белән тарттырып га алып бара алмыйсын Кызлар гына җыелалар да мышык-мышык көлешә көлешә үзләре генә төшеп китәләр Малайларны санга сукмыйлар, янәсе
Без лә кимен куймыйбыз Су буенда киемнәрен таба калсак, каз боты кимертмичә калмыйбыз инде. Анысы хак
Күлмәкнең жинен йә булмаса чалбарның балагын чияләп бәйләп куюны безлә каз боты кимертү диләр Судан күшегеп чыккан кеше нишләсен, дер-дер калтырыи калтырый тешләре белән төенне чишәргә азаплана, ягъни каз боты кимерә Әле тагын тозлы каз боты бар Ык буенда тозлы суны каян аласын? Чамалыйсыздыр, шәт ' Әле беркөнне Гыйльфанга ачуым килеп үлә яздым
— Әйдә, тозлы каз боты кимертәбез.—димәсенме Башыма кан йөгерде, изүеннән электерел алганымны сизмичә дә калдым
—Дилиягәме? Дилиягәме тозлы каз боты'
Б
—Юк инде, юк! Шаярттым гына бит мин....
— Шаяртуның да чиге бар анын,—дидем кулларымны ычкындырып — Әнә. беркөнне Илфатлар үзенә тозлыны кимертте. Тәмле булдымы соң9
Чак кына сугышмыйча калдык. Әгәр шунда башка малайлар араламаса, йодрыкка барып җитәдерме. Борылып карасам! Каһәр генә суккан нәрсә икән, аклы-каралы йолкыш кына бер бозау чирәм өстенә салып калдырган чалбарымның балагын чәйнәп маташа. Бетерә бит! Бетерә .
—Аһ. мур кыргыры!—дип чыбык тотып өстенә сикердем.
Ташлап качасы бит инде чучкага... Юк! Сыртына чыбык төшү булды, чалбарны капкан көйгә артын сикертә-сикертә чабып та китте Куып житеп, авызыннан йолкып чыгарганда, балакнын яртысы мунчалага әйләнгән иде инде. Ярый әле чәйнәп бетермәгән! Әнә былтыр Гыйльфанныкы бөтенләй юкка чыккан иде. Төймәсе дә калмаган. Мескен Гыйльфан үзе дер-дер килә, бала йоннары кабарган, теше тешкә тия. Рәтләп сүзен дә әйтә алмый. Ярый әле майкасы озын иде. Ярый әле малайлар күп иде. Майкасын тезенә кадәр тартып төшердек тә. тыгыз божра ясап, аны уртага алып кайтып киттек. Үзебез көләбез, һич тыелыр хәл юк, үзебез бер-беребезгә елышып, жилкәне жилкәгә терәп атлыйбыз. Фашистларга каршы чыккан совет солдатларымыни.
Өйләренә кайтып җиткәч, баскычны бер генә сикерде Гыйльфанын
Әле минеке ярый!..
Әнкәй бер сүз дә әйтмичә карап торды-торды да кулымнан җилтерәтеп өйгә алып керде:
—Сал,—диде
Мыш-мыш килеп азапланган арада әллә нәрсәләр уйлап бетердем Ул исә чалбар белән биткә унлы-суллы, унлы-суллы бәрде дә:
—Уф,—диде,—кайчаннарга хәтле жәзаларсын икән мине... Көн буе кайда йөрден? Нишләден? Бу ыштаныңны кемнән чәйнәттең? (Ыштанны кеше чәйнәмәс инде.) Каян гына җиткерим инде мин сезгә,—диде дә кинәт битен яулык чите белән каплады.
И ходаем, тагын елый бит инде. Үзе сугыша, үзе елый..
Яна мудыны Вәрәштә, әнә шулай иттереп, мин керттем. Әллә бу кыска балаклы ыштанны матурлык өчен кия дип беләсезме?! Әнкәй елады-елады да шартлатып балакнын икенчесен дә кисеп атты.
— Ничек элегрәк башыма килмәгән. Жәй өчен бигрәк тә әйбәт икән бит,—дип куйды әле җитмәсә.
Беренче көнне ишегалдында гына йөргән идем дә. икенче көнне онытылып китеп урамга ук чыкканмын... Бөтен малайның күзе миндә булды. Киноларда гына күргән җылы якларда ял итүчеләрнекенә охшаттылар. Әллә ялган, әллә чын—Гыйльфан шул ук көнне кайтып "Харисныкы шикелле кыска ыштан тегеп бир",—дип әнисенен тенкәсенә тигән, имеш. Үзе әйтмәде. Әмма көннәрдән беркөнне ул да балакларын кистереп чыккан иде. Район үзәге бит. Муды тиз йөри Аупа әйтмешли, "сонгы муды” башка малайларга да күчте.
Рәхәтләнеп йөрибез. Әле җайлырак та икән. Бот араларында жил уйнап тора. Элек, болынга төшсәң, чыкка чыланып бөтен балак лыч була, ләшпердәп аякка ябышып интектерә иде. Ә яланботнын ние бар91 Ничек тиз чыланса, шулай тиз кибә дә ул... Аягыннын бар икәнен лә белмисен. Болынга ат кузгалагы сыдырырга еш төшәргә туры килә мина.
арысы да яна өйгә күчкәч башланды.
Берәр машина утын бирәләр икән, дигәнне ишеткәч, әткәй ял алып абый белән мытыеска урман кисәргә киттеләр. Такталык агач юнәтеп булмасмы!
Б
Былтыр көз үк инде Вәрәшкә нефть эзләүчеләр килгән иде. Әрәмә
башындагы бушлыкта, төпсез күл янында буравай корып, жир тишеп яталар Вәрәш астында жир мае булырга тиеш икән Шуны тапсалар. Вәрәш бер көндә шәһәргә әйләнәсе, ди. Ул асфальт юллар дисенме, өчә^ дүртәр. хәтта бишәр катлы таш өйләр дисенме—берсе дә калмаячак, ди. Әнә хәзер үк инде алар авыл читендә такта щитлардан берьюлы әллә ничә барак корып яталар. Аларны финский йорт дип йөртәләр икән Тышларын шкатурлап-буяп та җибәргәч, ул зур фин йортлары Вәрәшкә бөтенләй шәһәр төсе бирә башлады Әнкәй шул буравайларга. шкатурларга измә изәргә ялланды. Көн саен барып, измәләрен изеп кайта
Аупа исә бөтенләй шаккатырды "Бу Вәрәштә ачка койрык чәнчеп ятар хәлем юк”,—диде дә. барлы-юклы сынар күлмәге белән алмаш яулыгын төйнәп, үзеннән дә олы фанер чемодан күтәреп читкә чыгып китте Ике айдан хат алдык Бөгелмәдән ары китә алмаган. Әллә нинди “судыва" дигән җиргә урнашкан Әткәй белеште аны. төзү оешмасы икән "И балакай, балакай' Берәр жинелрәк эш таба алмады микәнни”,— дип аһ-уһ килештеләр. Ә мин аупага ышандым Көчле бит ул Бирешмәс әле Юк-бар егетләренне бәреп кенә ега ул! Тагын бер атнадан посылка килеп төште. Баш-башлары сургуч белән катырылган агач тартмадан ике данә такта чәй. бер кило башлы шикәр, бәләкәй мендәр сыман сәмихле конфет чыкты Ак. ялтыравык кургашка төрелгән ике такта чәйне күкрәгенә куеп әнкәй тавышсыз гына елады И әкәмәт' Сөенәсе, шатланасы урында. Үзе күпме: "Кайчаннар гына кул арасына керә башларсыз икән!”— дип уфтана иде. Керә башлагач, әнә. гомердә булмаганны
Әле Гөлфия дигән апам бар бит. Ул да өйдә түгел. Әткәй Ык аръягындагы Шубан колхозында ниндидер танышы белән сөйләшкән дә, аны шунда весовшик итеп чакырдылар Җиде класс белеме бар Ындыр табагына кайткан ашлыкнын авырлыгын амбар кенәгәсенә язып торасы, ди Аны гына мин дә булдыра алырыем инде. Мине чакырмадылар
Шулай итеп, хәзер Рәшит белән икебез өйгә хужа Тавыкларга- казларга җим болгатып бирү дә. болыннан ат кузгалагы алып кайту да. су китерү дә. кибеткә ипигә бару ла—барысы да безнен. дөресрәге, минем өстә Ипине бер кулга бер буханка гына бирәләр Кыш көне ярый иде әле Бер кибеткә Гөлфия, бер кибеткә аупа. бер кибеткә мин чыгып чаба идек И бәхетлеләр! Хәзер алар бу мәшәкатьтән котылды Дөрес, мытыес кибетеннән Рәшит тә алып кайта ала. Анда аны беләләр Ә Вәрәш кибетендәге чиратка иртәнге биштән басмасан. ул көнне ипи чыраен күрермен димә! Ин авыры шунысы да инде анын Кара тан тишегеннән күзенне ертып чыгып китәргә, ажгырып торган усал хатыннар янына чиратка басарга һәм шунда тан аттырырга кирәк
Менә бер заман почта янындагы багана башыннан —зур калай бидрәгә охшаган радиодан—СССР гимны яңгырый башлый Димәк, сәгать алты Чират ух итә. Чиратның йокымсыравын кул белән алып ташлыйлармыни' Ул пружина сыман кысыла, тыгызлана, боргаланып торган урыннары турая Ишек ачылуга борынга, авыздан сулар китереп, тозлы балык исе килеп бәрелә. Ул ис өермә булып тышка ургыла да чираттагы кешеләр өстендә бөтерелә башлый Әнә шулар, авызына су җыелган кешеләр, чират башындагы бәхетлеләрне. шешә борынына тыгызлап бөке тыккан кебек иттереп, кибеткә этеп кертеп тә җибәрәләр Инде аягыңны атламасаң да була Әгәр аннан кысып чыгарсалар, янадан ү.лсән дә кире керә алмыйсын Ни өчен дигәндә, ипи аз килә .Алдан керсән— алдын, сонлап килсән—калдың.. Шуна күрә чираттагы кешеләр усал була торганнардыр да инде Беркемнең дә иписез каласы килми бит'
Менә тагын бераздан урам чатында арбасына зур тартма утыртылган ат күренә, кемнеңдер “Киләләр!" дигән әче тавышы яңгырый Шулчак әллә нишләп күз алдына кетердәп пешкән. х\ш исле ипи килә. “Бу Чапайдан да бәхетле кеше юктыр”, дип уйлый башлыйсын Чөнки ул шушы исәпсез-хисапсыз. чугсыз-чамасыз байлыкка—тартмага шыплап тутырылган, яна гына мичтән чыккан ипигә хужа. Үзенә күпме теләсә.
шулкадәр аладыр инде ул, өйләрендә ап-ак күмәч тулып ятадыр! Үз кулында булгач.. Күнних янында кукраеп утырган сатучыны—башына папахага охшаган каракүл бүрек, аягына ялтыравык галош белән бурки кигән юан апаны—Вәрәштә Чапай дип йөртәләр.
Бәхетен булса, бер буханка ипине букчаңа яшерәсен дә түбән очтагы икенче кибеткә йөгерәсең Бәлки, анда чират азрактыр, бәлки, анда ипи калгандыр.. Жәй көне чиратта кеше күп булмый Аннан сон өйгә.
Ә өйдә сине ике киребеткәне—Мария белән Катя атлы ике кәҗәсе көтеп тора И тыңлаусызлар да инде. Чак кына күздән ычкындырсаң, өйдән йөз метрлар гына читтәге бодай басуына барып кергәннәрен көт тә тор! Ярый да бит нәфесләрен баскач чыгып китә белсәләр. Алар аны андыймыни! Гуҗ тамаклар. Бүксәләре пух булганчы йөриләр. Куып кайтармасан, мәңге дә кайтмаслар иде. Юкса, әнә бит инде, басу белән ике арадагы бушлыкта күпме алабута, кычыткан, песи тарысы... Шул җитмимени! Юк. бу мәлгуньнәргә колхоз бодае кирәк. Урлап ашамасалар, тамаклары туймый.
Авызынны ачыбрак йөрсәң, плавай дигән кабих кулына баралар да эләгәләр инде, ябып куялар инде боларны. Аннан сон бар, коткарып кара син. Колхоз идарәсенә кереп, штраф түләп, андагы берәр баш кешенең йодрык төя-төя кычкыруын тынлап, җык булып, ач кәҗәләреңне җитәкләп көч-хәл белән кайтып егылырсың. Әле ярый бирсәләр!
Дөрес, безнен кәҗәләр алай ук башсыз түгел. Бигрәк тә Мариясы үткен Берсе хәнҗәр шикелле туп-туры. икенчесе исә крәндилдәй түгәрәкләнеп кәкрәйгән очлы мөгезле, олы кәжә ул. Плавайга эләгеп колхоз сараенда өч көн ач ятканы үзәгенә үткәндер бахырнын, басу юлында атка атланган кеше күренсә, башын аска ия дә ишекне бәреп кенә лапаска кереп ята. Атлы күздән югалганчы чыгарырмын димә инде син аны. Катясы бераз диванарак. Яшь әле. Ана плавай ни, син ни... Ияк астындагы сакалын селкетә-селкетә, керт-керт иттереп ура гына колхоз бодаен. Аптырыйм хәтта. Нишләп анасына охшамаган бу?! Жүнледән җүнсез туа, дигәннәре шушыдыр инде... “Эләгерсең әле бер! Өйрәнерсен әле”,—дим эчтән генә. Хәер, алай-болай эләксә, бөтен авырлыгы мина төшәсе. Аллам сакласын! Плавай Гайфине бик усал, холыксыз адәм диләр. Анын белән борчак куырып булмый.
Безнен Марияга бөтен күрше-тирә шакката.
—Адәм акыллары бардыр бу кәҗәдә,—дип тел шартлаталар.
Җитмәсә, сөте куе, тәмле, үзе күп. Иртән сауганда бер, кичен ике банка сөт бирә. Мин аны эчеп тә бетерә алмасыем. Карап торганыбыз шул кәжә. Чәй эчсәң дә ул, аш салсаң да шул. Катясыннан гына уңмадык. Ни сөте, ни башкасы, дигәндәй Үзе кысыр калган бичара. Ак борынлы, күгелҗем ефәк сыман озын, йомшак йонлы матур кәжә бит инде, югыйсә. Ул гына җитмәгән, әле муенында ике ап-ак алкасы да бар.
Аупа кәҗәләргә багышлап әллә нинди бер такмак та көйләп йөри иде әле. Жыр-такмакка үтә дә маһир ул. Әллә үзе чыгара, әллә кайдадыр отып калганны кайтып сөйли. Аны тынлаган кеше авызын ерып тәгәри- тәгәри көлә инде Көлмәгәндә дә авызын ермыйча кала алмый. Ә бер башласа, аупаны туктатырмын димә.
Алла бирса, бирган булса. Алырмын бер кәҗәкәй. Саусан сөте, суйсан ите. Налогы да бәләкәй.
Юк, түлке без кәҗәне суймыйбыз. Әйтәм ич, карап торган бердәнбер туйдыручыбыз ул.
Алар искә төшүгә сискәнеп киттем. Бауларын өзеп колхоз басуына китмәгәннәрме тагы. Тачканы да, чүкечне дә онытып, урамга йөгердем. Фу, куркыттылар, юньсезләр! Күләгәдә яталар ич.
БӘЙСЕЗ ЭТЛӘРНЕ АТАРГА ___________________________________________________________ 23
—Түзегез, түзегез инде азга гына,—дип сөзиәнә-сөйләнә чиләкләрне әзерләргә керештем —Хәзер менә тиз генә мытыеска. ат сараена барып киләм дә сезне болынга алып чыгам Ике чиләк алып кайтсам, әле иртәгә дә житәр
Ат сарае мытыес ихатасының ин кырыенда. Безгә якын гына. Директор җигә торган дәү кара айгырны да. мытыес кибетенә ипи ташучы карт юаш алашаны да. башка атларны да шунда тоталар.
Мытыес атларының тизәге әйбәт, тыгыз була, ярмаланып тора. Аларга чөнки солы ашаталар. Эшкәртелеп бетмәгән солысы да шактый чыга анын. Түләүсез хәзинә инде Шуны чиләгенә чүмәләм тутырып алып кайтасын, ат кузгалагы орлыгы белән яхшылап болгатасын Тавык халкына менә дигән жим! Талаша-талаша ашыйлар. Кайчагында аптырап та куям, бер тапкыр эшкәртелгән азык тагын ничек ризык булсын инде Мескен тавыкларны алдау гына бу. Мисез бит алар Юкка гына ушсыз кешене “тавык мие эчкән нәрсә” димиләр ич Ләкин ничек кенә булмасын, карап торганыбыз, табынып яшәгәнебез ат тизәге Әгәр сарайга кертмә- сәләр. алырга рөхсәт итмәсәләр. нишләр идеи?! Жәй көне ярый әле Ә озын-озын кышларда, пыскак көзләрдә, жәйне китермәс өчен кыр талаш-кандай акрын кыймылдаучы язларда нишләрсең. Тавыкбикәләр көтеп- көтеп йөрерләр иде дә тәпиләрен сузарлар rue Аларга тагын ни ашатасын"’ Үзенә җитмәгәнне. Әткәйнен акчасы кулга йокмый Әнкәй әйтмешли, кереп җитмәс борын бармак арасыннан шуып чыга да китә
Ат сараеннан кайткан саен әнкәй, нечкә дә күнелле инде, такмаклап- такмаклап рәхмәт укый:
—Рәхмәт инде бу җитәкчеләргә Берәү булса, анысын да жәлләр иде әле, бирмәс иде,—ди —Шөкер, җитәкчеләр әйбәт безнен
Әйтерсең ана ат бугын әй. тагын ялгыштым тизәген җитәкчеләр китереп бирә
Минем әнкәй дә гел шулай ялгыша Искә төшкән саен төзәтә м:
— Юк, әнкәй, алай дөрес түгел Безнен татар теле укытучысы әйтте: ул тупас сүз, әшәке сүз. диде Культуралы кеше тизәк дияргә тиеш икән
Әнкәй нигәдер миңа карап карап тора да. уф, дип куя
—Барыбер инде, ике чабата бер кием,—ди —Ничек әйткәненә карап мәгънәсе үзгәрсә икән анын. И улым, улым' Ичмасам сезгә базарны яңадан күрергә язмасын иде,—ди
Кайчагында уйлыйм-уйлыйм да. анлый алмыйча, башларым тубал була. Әллә мием сыекланган инде. Үзе мин алып кайтканга сөенә, үзе үк тагын шуны “күрергә язмасын" дип уфтана
Сәер бу дөнья дигәнен! Хәтта мина бөтен дөньясы, кешеләрнең яшәве, сөйләшүе, нидер кылануы—барысы да әллә нинди мымырдык ялган булып тоела башлый Адым саен бер төрле сөйләү, икенче төрле эшләү Өлкәннәр икейөзле, чыршы бәйрәмендәгечә. йөзләренә катып калган елмаюлцы яисә кайгылы битлек киеп алганнар да шул рольне уйныйлар да уйныйлар кебек Моны мин әнкәй турында әйтмим Ул исәпкә керми Ул яшереп тормый, ичмасам' Йомшак җиренә чәпелдәтергә дә, кочаклап еларга да күп алмас Ана килешә.
Әллә нишләп, тагын шул урыс теле укытучысы Миләүшә Әхмәтовна искә төште әле.
Кара такта янына басар, иннек буялган кып-кызыл иреннәрен бөрештереп сөйли башлар:
Мин—бөек рус культурасы традицияләрендә тәрбияләнгән кеше Миннән үрнәк алыгыз. Өйрәнегез. Шул тәрбиянең кайбер элементларын тырнак очы хәтле генә булса да сезгә лә йоктырырга телим
Йогышлы чир турында сөйлимени?! Шунысы ачуны китерә дә инде анын БУЛСЫН урыс теле дәресе, булсын тарих Имеш, гел урысныкы гына әйбәт, алар гына культуралы, алар гына жинә Безнен бер генә әйбәт әйберебез дә юк микәнни сон"’ Күңелемдә, бәгыремнең үзәгендә кирелеккә дә. кимсенүгә дә. үзебез өчен—әткәй белән әнкәй, апаларым
өчен, абыем һәм энекәшем өчен рәнжүгә һәм үртәлүгә дә охшаш хис, тойгы бөреләнә, шул яралгы хәлендәге үзсүзлелек укытучылар белән телләшә, тарткалаша. Урысныкы бөек булса, татарныкы биек, ди. Әле тагын да биегрәк булмаса “Татарныкы ярамагач, аны кимсеткәч, нигә татар арасында яшисез алайсаң”, дип кычкырасы килә башлый. Эчтән генә аларны үртим, үчекләшәм, шул үртәүдән тәм таба башлыйм хәтта. Дөрес, боларны кычкырып әйтергә ярамый. Ярамаганлыгын әйтмәсәләр дә, шулай икәнлеген генә чамаламый калмыйсын инде. Без дә төшеп калганнардан түгел!
Дөресен әйтим, минем болар хакында уйлаганым юк, ике ятып бер төшемә дә керми торган нәрсәләр иде. Бөтенесе дә тарих дәресләреннән башланды.
Укытучы кызыллы-каралы уклар белән чуарланган картадан күрсәтә-күрсәтә, “Безнен куркусыз полкларыбыз”, дип кабатлый-кабатлый, канатланып сөйли. Әйтерсең, үзе гаскәр башлыгы. Анын дәртләнүе безгә дә күчә. Кайсы малай сугыш турында сөйләгәндә үзен дә жинүчеләр сафында тоймый икән?! Без дә шулай. Анын белән бергә ярсу атларга атланып чабабыз. Гаскәребезгә данлы вә шәүкәтле бөек кенәз Дмитрий Донской җитәкчелек итә икән. Кулларыбызда кылыч, башларда алтынланган шлем, күкрәктә чылбырдан үрелгән тимер күлмәк, индә корыч калкан Бер селтәнүебез була, дистәләгән татар-монголнын башы кыелып кала. Кин дала өстендә жинүле ораныбыз яңгырый. Җәнлек тиресенә төренгән кыргый татарлар безнен тыгыз сафларны күрүгә дер калтырап, кәкре кылычларын, ук-жәяләрен ташлап качалар, кайсы кая керергә тишек тапмый, имеш. Укытучы шулхәтле дәртләнеп сөйләде ки, әле дәрес беткәннән соң да колакларыбызда гайрәтле урыс гаскәренең “Ура!” кычкырган авазлары яңгырап тора иде. Барыбыз да куркак һәм хыянәтчел Мамай урдаларын сытып алга ташланырга әзер идек.
Дәрес беткәннән сон да айный алмадык. Ул көнне, хәтта, Вәрәш малайлары да безгә бәйләнеп маташмады. Барыбыз да гайрәтле, куркусыз бер үк гаскәрнең җайдаклары бит. Чыктык та, мәктәп янындагы куаклардан ботаклар сындырып алдык, алар кылыч булды. Койма буенда, канау яннарында үскән кычытканнар вәхши татар гаскәрләре. Әй кырдык инде аларны. кирәкләрен бирдек, тетмәләрен теттек.
Әле кайтып кергәндә дә кызуым сүрелеп бетмәгән, сулышым капкан, битләрем ут яна иде. Букчам—калканым бер якта, кулда булат кылыч. Кердем дә олы чүмеч белән чиләктән чумырып алып, йотлыгып салкын су эчәргә тотындым. Җиңеп кайткан кешенен йөрәге кайнар була бит.
Дәрес әзерләп утырган абый гына башын күтәреп карады да бер сүзе белән мине җиргә, гап-гадәти чынбарлыкка тартып төшерде:
—Тагын кем белән сугышып кайттың9—диде.
Ачуым килеп китте. Аның бу кадәр дә салкынлыгы, битарафлыгы үртәлүемне тагын да арттырып җибәрде.
— Мамай белән сугыштым,—дидем.—Кенәз Дмитрий Донской дружинасы белән татарларны кырып йөрдек,—дидем.
Ашыгуымнан сүзләремне йота-йота әле яңа гына дәрестә ишеткәннәрне— безнекеләрнең Куликово кырындагы бөек бәрелештә татар яуларын жинү тарихын сөйләргә тотындым.
Абый сүзсез генә тынлап торды да акрын гына яныма килеп басты. Шул мизгелдә маңгаема тай типтемени, ул баш бармагы белән үзе генә белгәнчә шундый каты итеп чиртте, күзләремнән ут көлтәсе чәчрәп чыкты. Анын бу мәкереннән, астыртынлыгыннан телсез калдым.
—Син үзен кем сон?—диде абый усал иттереп.—Дурак! Татарны жингәнгә сөенеп кайттыңмы?
Мин җавап бирерлек хәлдә түгел идем.
Абыйнын киерелгән бармаклары янәдән мангаема якынлаша башлады.
—Әйт, син үзен кем?—дип кабатлады ул.—Мәктәптә нинди тел укыйсын9 Әдәбият дәресләре ничек дип атала?
—Тат тат татар теле, татар әдәбияты.—дип жавап биргәнемне сизми дә калдым. Юкса, анын таш кебек бармаклары тагын маңгаемнан утлар чыгарачак иде
—Сон, шулай булгач, туган телен татар булгач, син кем буласын инде?—дип сорады ул усал судъя сыман.
Жавап урынына сорау биргәнем инде минем ихтыярымнан башка килеп чыкты
— Без. без татармыни?
Абый жавап биреп тормады.
—Аңгыра!—диде дә минем шикелле надан, тимкә бер кемсә белән сөйләшеп торуны үзе өчен түбәнлек санап булса кирәк, күз кырые белән генә карап алды да дәреслекләре янына барып утырды Анын өчен мин дөньяда юк идем инде
Маңгайны тотып карадым. Тавык күкәе хәтле шеш чыккан. Башка вакыт булса, күземдәге яшьләрне тыя алмас идем Әмма бу юлы түздем, тешләремне кыстым Күңелдә әйтеп бетергесез бушлык иде Гүяки сабый кулыннан ин кадерле нәрсәсен, кыйммәтле, ялтыравыклы уенчыгын тартып алдылар. Башымда ерып чыккысыз уйлар, жавап талкысыз сораулар өермәсе купты Алар миемнең һәр күзәнәгенә бәреләләр, жавап эзләп бәргәләнәләр иде Сорауның ин беренчесе бөтенләй дә анлаешсыз. хәтта мәгънәсез иде. Укытучыбыз үзе дә татар бит. Ул нишләп безгә кирәгенчә анлатмады микән? Ул минем унынчыда укып йөрүче абыем белгәнне дә белми микәнни соң? Сорау өстенә сорау ятты, җавапсыз—терәксез калып, алар гүяки өстемә тау булып ишелделәр дә төштеләр Ничек кенә эзләнсәм дә, жавап юк иде. Дүртенче генә класста укып йөргән башым белән өлкәннәр ү-зләре дә белмәгәнне мин кайлардан гына белеп бетерим” Шулай да күңелгә кереп оялаган шик корты тынгы бирми иде инде Юк-юк та уйга чумганымны сизми дә калам Кайчагында хәтта үземне ак сакаллы карт итеп сизә башлыйм, билләһи! Без кемнәр сон9 Нигә без ин изге урын дип санап Йөргән йортта—мәктәптә— безне үз авызыбыз белән үзебезне үк сүгәргә өйрәтәләр.’ Дәресләрдә ерак бабаларыбызны хурлап, сүгеп утыргач, үскәч бездән кемнәр чыгар ’ Менә, мәсәлән, мин ни өчен үземнен газиз әткәемне, әнкәемне, аларны тудырып үстергән әби-бабаларымны сүгәргә тиеш ди әле?! Әйтәм аны, урыс классында укучылар үзләрен бездән өстенрәк санап йөриләр Атарны мәктәптә шулай өйрәтәләр икән бит! Хәер, алар барысы да нәчәлство баласы Аларнын ник алай кыланганы аңлашыла инде анысы Нәчәлство үзенен баласын татар итәргә теләми торгандыр Шуңа күрә аларны аерып укыта lopi.iHii.ip.ibip
Минем моңа кадәр кемнең кем икәне хакында уйланганым юк иде. Ә уйланырга, белергә кирәк икән Үзенә дошман тиеш кешеләрне яклап Йөрмәс өчен дә белергә кирәк икән аны Әткәй белән әнкәинен пышылдап сөйләшеп ятканын ишеткәннән сон бер тетрәнү кичергән илем, монысы икенчесе булды Сәер икән бу дөнья дигәнен' Күбрәк белгән саен яшәү кыенрак икән, катлаулырак икән .Адым саен алдау, ялган, кемнәндер нәрсәнедер яшерергә омтылу. Кешеләрнең күп нәрсәне белмәскә тырышулары да шуннан килми микән?! Үземчә фикер иөртәм инде, ә алар белергә тиеш бит! Үзенен кем икәнен белмәгәннәрнен маңгаена, абый шикелле иттереп, күзләреннән ут чәчрәтеп, чиртеп торучылары да кирәктер Менә шулай! Көннәр, айлар, еллар үтә Мин үсәм. Үскән саен тормыш катлаулана гына бара
Әйе, әгәр мөмкинлек бирсәң, ул. Мыйлахмитывнаны әйтүем, гомерендә бер татарча сүз әйтмәс иде. безнең белән дә гел урысча гына сөйләшер иде Анын хәтта ире дә урыс бит Баштарак ул шулай итеп караган иде дә. анын әйткән һәр сүзенә ждвапны татарча биреп баргач, туктады тагы Әле беркөнне кибеттә Чапайга урысча эндәшкән ди Чапайнын кыяфәт шәп бит инде Башта папаха, анын астыннан бүлтәеп чыккан көдрә чәч. авызда алтын теш Тыштан караганда, нәкъ менә
шәһәр марҗасы! Теленә шайтан төкергән Чапай, сугышта йөреп шомарып кайткан хатын бит, имән бармагын наган шикелле иттереп Миләүшә апаның күкрәгенә төбәгән дә усал тавыш белән бер генә сүз әйткән: “Хенде хох! Гитлер капут! Ес лебе Сталин!”1—дигән Матур киенгән, бизәнгән, яшь, чибәр укытучының телсез калуын күреп миһербаны кузгалгандыр инде, соңыннан тавышын йомшартып та өстәгән: “Апаем, син минем белән кыланмаенча гына сүләш. бу сина шәһәр түгел Кирәк булса, мин нимесчә дә беләм, синен белән нимесчә сүләшеп маташмаем бит Ни кирәген матур иттереп татарча гына әйт! Әллә үдебедчә белмәйсенме?"—дигән. Й гарьләнгәндер инде укытучы апабыз. Аны жәлләп үлә яздым. Әтәк-сәтәк сүзне пулеметтан сиптергәндәй сиптерүче Чапай белән сүз көрәштереп кара син! Им өчен күзгә кырып салырга бер урыс булмаган Вәрәштә синен белән, авызларын кыеш-мыеш китереп, урысча сөйләшеп маташмаслар шул. Әнә мытыеста Кәжәмаслов дигән урыс токаре бар, анын авызыннан юри дә бер урыс сүзе ишетмәссен Малайлары безнен белән укып йөри. Башларының икеледән чыкканы юк Математикадан да, урыс теленнән дә шулай. Диктант язсалар, Мыйлахмитывна үзе үк кызыл кара белән канга батырып бирә инде аларны. Гел урыслар гына әйбәт булса, болар бит инде “бишле’Тэ батып ятарга, гыйлемлекнең аргы ягына чыгып, аякларын салындырып утырырга тиешләр иде.
һаман шул Миләүшә Әхмәтовнаны уйлыйм әле. Һәр сүзе монын үлчәнгән, һәрберсе теш арасыннан сыгылып, үтә кадерле бер нәрсә шикелле, берәмләп -берәмләп кенә чыгар. Өс-баш зәһәр инде анысы. Офицер хатыны бит. Йрен военкоматта зур башлык, диләр.
“Мин бөек халыкның бөек әдәбиятын, бөек телен укытам", дип көн саен, сәгать саен туглап тора ул. Миебезгә кадак каккан шикелле һәр көн чүкеп тора. Чүкеп кенә кермәсә, карашы белән бораулап кертер дәрәҗәгә җитә. Урыс теленең кирәк икәнлеген без үзебез дә беләбез аны. Әнә, Усть-Катавка китәсе булсан, ансыз Бөгелмәдән ары чыга алмыйсың, ди. Шуна өйрәнергә тырышабыз да. Ну, болай иттереп, аны гына бөек иттереп сөйләү ачуны чыгара. Чыкмыйча! Әллә без бернәрсә дә аңламыйбызмы?!
Шулай... Урыс теле укытучысы белән борчак пешми безнен. Гел безгә генә канлашырга җай эзли дә тора. Ул сөймәгәч, без дә анын өчен егылып китәргә җыенмыйбыз әле. Дөрес, баштарак алай түгел иде түгелен. Әллә, чыннан да, без гаепле идекме, әллә ул безнен изге хисләребезне анлап бетермәдеме. Малайларга әйткән шикелле ана “Әйдә, чыгыйк әле, анлашыйк әле”, дип булмый бит!
Барысы да анын туган көненнән башланды.
Гыйльфан белән яз көне болынга кузгалакка төшкән идек. И рәхәтләндек инде Язгы ташудан сон түбәнсу урыннарда җыелып калган уйдык-уйдык сулыклар янында ул яшь, сусыл кузгалак дисенме, яна төртеп чыккан юа дисеңме. Урдык кына. Хәтта телләребез ачыта башлады. Кесәләргә генә сыймагач, итәкләребезгә дә җыйдык әле. Өйдәгеләрне кинәндерәбез инде бүген. Ул болындагы матурлык! Әрәмәгә хәтле бөтен киңлекне язның беренче зәнгәрсу чәчәкләре каплап алган. Араларыннан иң эреләрен, иң җете төстәгеләрен сайлап, ишен-ишкә китереп ике зур букет җыйдык. Рәхәт иде!
—Әйдә, бу букетларның берсен Миләүшә апага бүләк итәбез,— диде Гыйльфан көтмәгәндә.
—Тик торгандамы?
— Нишләп тик торганда булсын?!—диде ул мина, шуны да белмисенмени дигәндәй, каш астыннан гына карап —Иртәгә Миләүшә апаның туган көне бит!
—Каян белден9
Гыйльфанның борыны тагын да югарырак чөелде.
Кулларыңны күтәр! Гитлер тончыкты! Яшәсен Сталин! (алманча).
—Әни әйтте. Ана әллә кайлардан жидеме. сигезме телеграмма килгән, ди инде
Гыйльфанның әнисе белә дек белә иңде. Хат ташучы бит. Ул телеграммаларны үз кулы белән илтеп биргәндер әле.
—Әллә ничек уңайсыз.—дидем мин бик үк ризалашасы килмичә генә. Бөтен класс алдында ул чәчәкләрне ничек бирәчәгебезне күз алдына китерә алмый идем әле —Кызлар кебек мәктәпкә чәчәк күтәреп барыйкмыни?
—Дәрестән сон көтеп алырбыз да. кеше күрмәгәндә генә бирербез. Күрерсен, сөенеченнән башы күккә тияр. Ничек башларына килде икән дип шаккатар. бүтән "авыл Гыйбадлары” дип ачуны китермәс, ичмасам' Дөнья рәтен белә торган малайлар икәнлегебезне күрсәтик әле бер
Шулай килештек тә.
Дәрес беткәннән сон урам чатында башкалардан аерылып калдык, чәчәк бәйләмен букчадан чыгарып тигезләдек, алдан әзерләп куйган шарларны алагаема кабартып, аларны букет янына бәйләп куйдык Мондыйны гына беләбез инде: шәһәр җирендә чәчәк бәйләменә төрле төстәге кабартылган шарлар кушып бирү бик зур дәрәжә санала икән Безнеке төрле төсләрдә түгел түгелен. Шулай ла, зәңгәр чәчәкләр янындагы ак шарларның матур булып, серле булып күренүе икебезгә дә ошады Аны. хәтта, зәңгәр күк йөзендә агылучы ак болытларга тинләп КУЙДЫК Баш бар да сон инде үзебездә!
Көтәбез
Менә бер заман мәктәп баскычында Миләүшә апабыз күренде Менә хәзер ул капкадан чыгачак та. төп урамнан егерме-утыз адым узгач, борылып безнен алдыбызга килеп басачак. Чаттан борылчы булды жир астыннан үсеп чыккандай, анын каршына килеп тә бастык
—Миләүшә Әхмәтовна!—диде Гыйльфан һәм бөтен рәвешен китереп сөйләп торган җиреннән кинәт кенә тотлыга башлады —Сез-сез... Сез- сез-не туган көнегез белән кот-кот-котлыйбыз..
Хәзер ярты сәгатьләп тотлыгып торачак инде бу. Ярдәмгә ташланмыйча бүтән чара юк. Мин Гыйльфанның аркасына яшергән кулыннан букетны суырып алдым да Миләүшә апага таба суздым Дөрес, шарларның берсенең тыны чыккан, ул шәлберәеп төшкән, элеккеге рәвешен ала башлаган иде инде Аны карап торыр чакмыни! Укытучы алдында янадан кабартып торырсыңмы әллә’! Гыйльфаннан ким каушамаган идем, шулай да ул әйтәселәрне өстәп бетердем
—Сезгә изге эшегездә зур уңышлар һәм якты бәхет телибез,— дидем.
Шунда әллә нәрсә булды, кулымдагы букетка күз төшерүгә Миләүшә апабызның башта бите, аннары сон колаклары кызарды. Әмма иреннәре арасыннан ник бер сүз чыксын Ул керфекләрен кысып әле мина, әле Гыйльфанга карап алды да качып киткәндәй кызу адымнар белән китеп тә барды Шарлы-букетлы кулым һавада асылынып калды
— Безнен чәчәкләрне яратмады инде әллә,— дидем мин аптырап
Гыйльфан шактый гына сүзсез торды. Миләүшә апабызнын һич көтмәгәнчә мондый сәер кыланмышын аңларлык хәлдә түгел идек
Ниһаять, дустымның зиһене әйләнеп кайтты бугай, ул үзенчә бәя чыгарды
—Уку елы бетеп килә бит Ул безне икеле куймасын өчен теге ни... ни диләр сон әле. взятками шунда, ришвәтме Ш>ны бирәләр дип уйлады инде ул Аның өчен төрмәгә утырталар ди бит Алган кешене дә. биргәнен дә Шуңа алмады
Безгә шушы хөкем белән килешми мөмкин түгел кебек тоелды Дөресрәге, тоелган иде. Юраганыбыз юш килдеме, икенче көнне минем әткәйне дә, Гыйльфанныкын да мытыестан туп-туры мәктәп директоры янына чакырып алганнар Моны ишеткәч икебез дә шыр җибәрдек Әгәр, чыннан да. Гыйльфан әйткәннәр дөрескә чыкса, безгә төрмә
юлыннан башка юл калмагандыр. Ләкин ни мин, ни Гыйльфан моны бер-беребезгә сиздермәскә тырыштык, һәрхәлдә бер минут тик тора алмаган дустымның телсез-өнсез калуын башкача анлап та, анлатып та булмый иде. Мәктәптә ни-нәрсәләр булгандыр, безне әткәйләр ничекләр итеп йолып алгандыр, анысы мина билгеле түгел Тик әткәй эштән кайткач, зурлар белән сөйләшкән шикелле иттереп, мине ишегалдына чакырып чыгарды. Капка янындагы бүрәнәләргә барып утырдык. Мин хөкем көтәм, әткәй дәшми. И шул көтү дигән нәрсәнең, билгесезлекнең авырлыгы! Сүкмәде, ачуланмады әткәй. Мәктәпкә ник чакырганнарын да әйтмәде хәтта. Яна гына күргәндәй, озаклап карап торды-торды да бөтенләй көтелмәгән сорау бирде:
—Ул шарларны кайдан алган идегез?—диде.
—Кайдан булсын... Аптиктан,—дидем мин тик торганда анын мондый гап-гади сорау бирүенә аптырап.—Бөтен малайлар шуннан ала!..
—Башкалар алсын, син алма!—Әткәйнен тавышы кырыс иде — Кисәтүемнең беренчесе дә, соңгысы да шушы. Шарларны аптекада сатмыйлар. Ә чын шарларны мин, Казанга баргач, сина үзем алып кайтырмын. Анладынмы?
—Аңладым!
Безнен әткәй ике сөйли торган кеше түгел. Тик шунысы сәер, никадәр кырыс, усал күренергә тырышмасын, анын күзләрендә көлемсерәүгә охшаш чаткылар да абайлап калган идем мин. Өйдә бу хакта башка сүз кузгалмады. Юкса, директор хәтле директорга чакыру ул гадәти хәл генә түгел. Бездән нәрсәнедер яшерәләр иде шикелле. Әткәй белән булган сөйләшүне хәтта әнкәй дә белми калды кебек...
Икенче көнне Гыйльфан гына аркасын күрсәтеп зарланды. Анда кып-кызыл булып каеш эзләре ярылып ята иде.
—Әти каезлады гына, әтгәхиятемне укытты,—диде ул.
Әбиле кеше—әбиле кеше инде, без белмәгән әллә нинди сүзләр белә ул Гыйльфан. “Р” хәрефен әйтәсе килмәсә, әнә шулай әбисенен сүз капчыгын тота да селки.
Без үзебезнең нинди гөнаһ эшләгәнебезне барыбер аңламадык. Гыйльфанның аркасыннан каеш эзләре дә эреп юкка чыкты, ә Миләүшә апага бирергә маташкан бүләгебезнең күңелдәге ярасы, эзе бик озак сакланды. Без анын сөйкемсез сөякләренә әверелдек. Тик, нигә? Ни өчен? Анысын өздереп кенә безгә әйтүче юк иде.
♦ * *
лфат класста ин олы малай. Өченче ел утыра инде. Сыткылы бит, кысынкы кабаклары арасыннан елтыраган хәйләкәр күзләр, озын торык. Такта янына ул чыгып басса, Миләүшә Әхмәтовна анын кимендә ике абыйсы иләгән сырган чалбарына, мыеклары чыккан күтәртмәле иске чабатасына карый да иренен җыера, мөмкин кадәр читкәрәк басып, үзе әйтмешли, диктовать итә башлый:
—Мы—самые счастливые дети страны. Будущее страны—в наших руках. Спасибо партии за счастливое детство!
Илфат тирли, пешә. Сырган чалбарына иш куфайкасынын изүен ычкындырып җибәрә. Борыныннан тамчы-тамчы тир ага. Акбурны тактага изеп кертердәй итеп яза да яза: "Мый самый частливыйы дити ыстыраны. Будучие ыстыраны ыф нашыйх руках"...
Миләүшә Әхмәтовна калтырана-калтырана ридикюленнән чит- читләренә ак челтәр тотылган нәфис кулъяулык тартып чыгара, борынын каплый... Беләбез инде, тирес исен, тизәк исен яратмый. Үлә ул. Көне- төне әнисе янында, колхоз фермасындагы сыер-сарык арасында матавыкланган Илфаттан чәчәк исе килмәс шул. Ә Миләүшә Әхмәтовнанын кулъяулыгыннан класска башларны әйләндергеч хуш ис тарала. Ул. хәтта.
И
тирес исен, арыш ипие исен, лампаларга салганда түгелгән керосин исен дә күмеп китә. Класста бу ис чыгуга өзелеп-өзелеп жәине сагына башлыйбыз.
Шулай да урыс теле дәресенен бер рәхәт ягы бар анын Монда үзеннен гадел, бәхетле, жинүчән һәм рәхәт илдә яшәвенне аялыйсын.
Әнә бит. Миләүшә Әхмәтовнанын тикшерткән җөмләләре генә дә нинди. Илфат белән мин. Гыйльфан. Лилия—бәхетле илнен бәхетле балалары Бу илдә бөтенесе дә безнен өчен, безнен киләчәк өчен Сулыш алулары кинәя.
Татар әдәбиятында исә тоташ ачлык, фәкыйрьлек, мескенлек, хәерчелек Елыйсылар килә башлый “Фәкыйрьлектә үткән тереклек". Кара йөзләр", "Исемдә калганнар". “Көзге жил" Күз яше. аһ-зар. елау, сыктау, сыкрау, сызлану.
Мин юньле кеше түгелдер, ахрысы Үзебезнен тормышны, нигәдер, гел шулар белән чагыштырам да утырам Бу әсәрләр безнен хакта, безнен бүгенге тормышыбыз турында язылгандыр сыман тоела башлый
Әмма без барыбер татар теле дәресләрен, татар теле укытучысы Җәүһәрия Шакировнаны яратабыз. Ин көтеп алган укытучыбыз ул Үзе кыланчык түгел, үзе гади, үзенен белмәгән нәрсәсе юк! Ул сөйли башласа, дөньянны онытасын инде Җитмәсә, шул хәтле кызык итеп сөйләр, сөйләгәннәреннән көлә башласан. үзе дә кушылып, рәхәтләнеп көләр Ирен өстендәге "Ю" хәрефенә охшаган миненә хәтле яратабыз бугай без анын "Татар теле дәресе була" дисән. беркем дә. хәтта Илфат та дәрестән качып китми инде Без ул дәресләрдә жөмлә тикшереп утыра дип беләсезме? Булыр Чош! Без Җәүһәрия апа белән дөнья гизәбез Анын сөйләмәгән нәрсәсе юк! Инглиз, француз, әмрикан язучыларынын ул сөйләмәгән китаплары калмады Жюль Верн. Герберт Уэльс. Виктор Гюго. Марк Твен. Даниель Дефо Гулли верный лилипутлар иленә баш әйләндергеч сәяхәтләре, капитан Немо маҗаралары, иксез-чиксез океан төпкелләре, марсианнар белән сугыш Анын дәресләрендә без Том Сойер. Гекльберри Финнар белән талгын Миссисипи киңлекләрендә салда агабыз, алар белән бергә негрларны яклап сугышабыз
Менә бераз үсә төшик әле. Гыйльфан белән без. Тигр белән Сизгерне дә алып (әле. бәлки. Дилия дә риза булыр хәер, диңгезчеләр парахутта хатын-кыз булырга тиеш түгел, дип әйтәләр, ди) колач житмәстәй бүрәнәләрдән сал ясап. Ык буенча дингезгә хәтле йөзеп төшәчәкбез әле Ык ул сиңа Миссисипи генә түгел Анын агымынын тизлеге, анын кинлеге һы. уртасында олы ирләр дә басып тора алмый анын Суырып кына алып кереп китә ул сине.
Җәүһәрия апа әле тагын “Том агай алачыгы" дигән китапны сөйли башлады Көне-төне кукуруз басуында яшелчә плантациязәрендә җәфа чигүче негрларны жәлләп күздән яшьләр чыкты Ярый әле без Америкада түгел, ә совет илендә яшибез, дип сөендек Бездә беркем дә колхозчыларны кул-аякларына богау салып эшләтми һәркайсы ындыр табагына да. басуга да. фермага да үзе бара. Берсен дә атка атланып куып алып бармыйлар, егылса, усал этләрдән талатмыйлар Шул персидәтел йә бригадир өйләренә кереп сүгеп чыкса гына инде Әле ярый без ирекле иллә яшибез.
Әй. тагын әллә кая кереп киткәнмен. Сүзем Мыйлахмыйтывна турында иде бит әле
Менә шушы Миләүшә Әхмәтовна белән көннәрдән беркөнне кош тизәге җыярга чыгардылар Аны мәктәптән "Путиловен" колхозына, ягъни Вәрәш колхозына шефлык буенча җитәкче итеп билгеләгәннәр иде
Безгә ярый инде Бу нишләр икән, дибез Жәллибез үзен Фәрештәдәй нәзберек, якын килергә куркырлык итеп чиста киенгән хушбуйдан башканы белмәгән, тирес исеннән һушын югалтыр дәрәжәгә җитә торган укытучыбыз нишләр”
Колхоздан зур тирес чуманы куелган кин чанага ат жигеп килделәр
Мәктәп каршына тезелдек. Миләүшә Әхмәтовна каршыбызга басып, нәкъ офицерларча, речь тотты:
—Сезгә, балалар, гаять дәрәҗәдә мактаулы бурыч йөкләнә. Колхоз- совхоз кырларында күкрәп мул уныш үссен өчен бик күп, бик күп ашлама кирәк. Беләсез булыр...—Артык зур җаваплылык хисе тоюдан булса кирәк, кинәт анын бите алланып китте, бер генә мизгелгә туктап, сулыш алды да күтәренке тавыш белән дәвам итте.—Ы-ы... кош тизәге кыйммәтле, искиткеч файдалы ашлама. Илебезгә гаять тә күп тизәк кирәк. Мин сезне, балалар, тавык тизәге җыю буенча ярыш оештырырга чакырам,—диде, тагын әллә нинди ялкынлы сүзләр әйтеп бетерде.
Ул шул хәтле рухланып, дәртләнеп, яратып сөйләде ки, беребезнең дә шиге калмады: Вәрәш кетәклекләрендә илнең ин кыйммәтле байлыгы ята икән. Аны, һич кичекмичә, җыеп алырга. Ватан складларына тапшырырга кирәк икән!
Звеноларга бүленеп, киттек өй борынча. Төш вакыты җиттеме- юкмы, без авылдагы һәр кетәклекне ялап чыккан идек инде. Тирес чуманы янында, бер ун метрлап читкәрәк китеп, Миләүшә Әхмәтовна үзе басып торды, кемнең ничә чиләк китергәнен санап, кызыл тышлы дәфтәрчегенә язып барды.
Авыл башына чыккач, безне тагын чүмәләм тутырылган тирес чуманы янына сафка бастырып, тантаналы тавыш белән игълан ясады.
—Илебезне чәчәк аттыруга лаеклы өлешебезне керттек, дип горурлана алабыз, балалар. Бүген без ил табынына йөз илле сигез чиләк... кыйммәтле ашлама куйдык,—диде.
Ин зур өлешне Илфат керткән булып чыкты—унөч чиләк. Ана көнләшеп карадык. Гыйльфан белән безнеке бишәр чиләк кенә. Гомерендә беренче мәртәбә Миләүшә Әхмәтовна Илфатны саф каршына чыгарып мактады:
—Ин күп тизәк бирүче син,—диде.—Рәхмәт,—диде—Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!
Өч-дүрт көннән Вәрәштә чыга торган “Күмәк хуҗалык’’ гәҗитәсендә "Укучылар ярыша. Кем алда?" дигән сводка басылып чыкты. Кош тизәге, көл җыю сводкасы. Беренче урында Вәрәш мәктәбе иде. Безнең белән ярышучы Күбәк мәктәбе исә өченче урынга тәгәрәгән. Шулай булмый ни! Ярышып кара син район үзәгендәге мәктәп белән! Район үзәгендә кеше күп, кешесе күп булгач, тизәге дә күп. Бу хакта безгә Миләүшә Әхмәтовна горурланып сөйләде.
Гәҗитәдән кисеп алынган сводка исә бер айга якын мәктәп витринасын бизәп торды. Олы җинү. зур куаныч иде ул мәктәп коллективына.
Менә шулай тантаналар эчендә яшибез без мәктәптә.
Ә хәзер җәй... Гап-гади, гадәти көннәр. Көтмәгәндә ялгыз башыма өелгән, тавык чүпләп бетергесез мәшәкатьләр!..
Их! Арбам—сыңар тәгәрмәчле яхшы тачкам юк. Ул булса, күпме эш җинеләясе! Аннары тачкага төягән—чиләккә тутырган түгел инде Әнә. башка малайлар шунын белән күпме рәхәт чигә. Тачка—минем ин зур хыялым! Йомшак тәгәрмәчле, очкындай җинел, ныклы арбаны хәтта төшләремдә күрәм. Имеш, тизәк салырга олы әрҗәсе, чиләк асарга элмәкләренә хәтле бар. Сабында исә, нәни генә кызыл кнопка. Басуын була, үзе йөгерттереп алып китә. Этәсе дә, күтәрәсе дә юк. имеш!
Югыйсә, менә дигән саплар әзерләдем, әрҗәсен ясарга такта башларым бар. Яраклы тәгәрмәч кенә таба алмыйм.
т сараена барабыз. Алда мин, артта Рәшит, анын артыннан Тигр теркелди Анын да артыннан койрык болгап барырга мәче генә җитми. Нәкъ әкияттәге кебек.
А
Рәшит белән Тигр тышта калдылар. чиләкләрне тотып ат сараена кереп киттем Анда эт белән керергә ярамый. Шул йон гөнҗәләсен күрүгә атлар тынычсызлана, пошкыра, тибенә башлый Директор айгыры бигрәк тә. Ә мина нәкъ анын янына керергә кирәк. Күргәнем бар. ат караучы абзый ана солының ин яхшысын, печәннен ин әйбәтен сала, башкаларга караганда күбрәк сала.
Сарайда ярым карангы. Аран түренә уелган кечкенә тәрәзәләр тузанга баткан, үрмәкүч пәрәвезләре белән капланган. Атардан яктылык сүрән булып, йотылып керә Ачык калган ишектән сузылган нур тасмасы исә өч-дүрт метр узуга караңгылык томанына уралып йотыла Күзләр ияләшкәнче ишек төбендәрәк торасын
Сизәм. директор айгыры монда. Әнә әкрен генә пошкырып, тавыш биреп куйды Әллә нишләп яратам мин аны Бер-ике тапкыр шикәр алып килеп сыйлаган идем, шуны онытмадымы, мин килеп керүгә әкрен генә эндәшә сыман ул:
—Килдеңмени?—ди.
Тагын пошкыра. Монысы: Шикәр алып килмәдеңме?”—дигәне.
Гайрәтле, кешнәп җибәрсә ярты Вәрәшне янгырата торган айгырнын мина шулай йомшак мөнәсәбәте күнелне кытыклый, әллә нишләп күзгә яшь тыгыла Яратам да. жәллим дә мин аны Кин болыннарда, чәчәкле тугайларда очар коштай чабып, уйнаклап йөрер чакта карангы аранда бикләнеп ятарга мәҗбүрлеген жәллим Мытыес директорына ялкылдап торган өр-яна машина кайткан. Элек, ичмасам, директор белән көн саен колхозлардан бер урап кайта иде. Хәзер, әнә. мескенем, шул тузанлы, чокыр-чакырлы юлларны сагынып, саргаеп, карангы аранда бикләнеп ята.
Айгырнын борыны йомшак. Янына килүгә җилкәмә төртелә дә иреннәре белән мине капшагандай итә башлый Тыныннан, тәнемә тиеп киткән борыныннан кытыкланам Әмма түзәм. Ул кискен хәрәкәтне яратмый.
—Әй канатлы тулпар, ярсу аргамак! Син дә мине көтәсеңмени'’ Син дә иркәләгәнне яратасынмыни9—дип сөйләнә-сөйләнә башыннан сыйпарга, ялларын бармак аша үткәреп тарарга керешәм
Айгыр дәшми. Сөйләшә белсә, ниләр әйтер иде Чыгар моннан мине иреккә, җибәр мине җилләр белән ярышып көч сынашырга".— дияр иде микән’!
Тагын берничә аранга кереп чыгуга чиләкләр тула Ат караучы абзый, рәхмәт төшкере, без киләсен белә, артык чистартып мәшәкатьләнми Тагын берничә малай кереп чыкса, башка араннар да ялт итәчәк Алар айгыр янына керергә курка Мона сөенәм дә әле Тик. шулай да. эчем поша, нидер сизенәм, күнелне ямансу мон баса монда килсәм. Ат караучы абзыйны каравылчы булып күчә дигән сүзләр йөри Анда эш җиңелрәк икән Ул китсә, атлар нишләр9 Директор машинага утыргач, атларга кадер беткән сыман Кара айгыр алдындагы улакнын бушлыгы да шикләндерә Юкса, анда һәрчак нәрсә дә булса ята rue бит Комсыз түгел ич ул. Тамакка нәзберек жан иясе Безнен кәҗәләр шикелле агачына хәтле кимереп бетерми
Әллә ничек монсуланып чыктым әле ат сараеннан Кара айгырны, нишләптер, үземә охшатып куйдым Рәшиткә ым кактым
— Киттек!
Ул исә мытыес ихатасының түренә карап каткан rue. мине ишет мәгән дә сыман кул изәп янына чакырды
— Кара әле. Харис, тегендә ни хәтле ватык комбайн'
— Бердән. Харис түгел, абый Икенчедән, мытыеста ни булмас' Ватыкны җыяр өчен бит инде ул мытыес.-дидем акыл өйрәтеп
Апаларга "апа" дип эндәшергә яратып бетермәсәм дә. үземә "абый” дигәннәре бик ошый минем Үсеп киткән кебек буласын Рәшитнен дә үсәсе киләдер Рашкының анын шул инде Бик мөстәкыйль, үзенчә
булмакчы. Беренче классны бетергән, янәсе. Син берне бетерсән. абыең бишне бетергән. Ачуым килгәндә аны шулай Рашкы гына дип жибәрәм. Ап-ак булып яуган вак бозны бездә шулай диләр. Рәшит тә рашкы гына, ягъни әле кар да, яңгыр да түгел. Борын асты да кипмәгән малай-шалай гына. Шуны сиздерүем.
Шулай да ул күрсәткән якка карамыйча түзә алмадым.
Ат сараеннан ике йөз адымлап кына ераклыкта, чыннан да. берничә комбайн скелеты тора иде. Күптән торалар. Аларнын басмаларында куышып, штурвалларын боргалап, уйнап, көн саен күреп безнен күзләр күгәреп беткән иде инде Ә бүген исә аларга тагын берәү өстәлгән— кызыл төстәге зур комбайнны таратып ташлаганнар иде.
Битараф кына үтеп китәрлек янал ык түгел бу Мытыес малае бул да, яна скелетны беренче булып тикшермичә кал, имеш! Малайлар алдында сөйләп җибәрсәң. селәгәйләре агар әле...
Чиләкләрне ат сарае кырыендагы кычытканлыкка яшердек тә туры-дан—сарай белән техника саклана торган җирне аерып бүленгән койманың үзебезгә генә мәгълүм ярыгыннан чыгып, скелетлар янына элдерттек. Башка малайлар сизгәнче карап чыгыйк әле!
Комбайннар өч төрле була. “Коммунар” бар, “Сталинец-6” бар. Аларны трактор тагып йөри Иске скелетлар шуларныкы. Тагын әле самахутный дигәне күренә башлады. Анысы үзе йөри. Алгы көпчәкләре— зур резин тәгәрмәчләр сөйрәп йөртә аны. Гыйльфанның әтисе комбайнчы, ул бик бөртекләп, мәктәптәгечә тәфсилләп аңлаткан иде безгә. Тик бер ярамаган, килешсез ягы бар икән. Арткы тәгәрмәчләре бәләкәй. Аз гына янгыр яуса, безнен сазга әйләнүчән ябышкак кара туфракта баталар да рульне тыңламый башлыйлар, ди. Әнә, Ык аръягында гына Вәрәш- Баш. Иске Вәрәш авыллары Ыкнын бу ягындагы куна тактасыдай тигез җирләр юк анда. Әйтерсен, Алып бабайның коточкыч олы җилпучларын тезеп салганнар да шунын өстенә иген чәчкәннәр. Басулары бер төшә, бер менә, бер кыегая, бер турая торган тау битләрендә. Менә шушы комбайннар ул якта эшли алмый, чак кына янтаюга тау астына мәтәлли икән.
Кыскасы, комбайнчылар бик үк яратмаган аны
Изелеп кергән ян-якларына, калҗайган әвернәсенә карап, шуларны уйлап куйдым Ах, әрәм булган! Бу комбайн да тау астына тәгәрәгән, ахрысы. Анын эчәгеләрен чыгарып, сүтеп ташлаганнар, тирә-юньдә әллә нинди, безгә таныш түгел детальләр чәчелеп ята.
Шулчак комбайнның икенче ягында нәрсәдер шалтырады, калайга калай ышкыганда тешкә тия торган ямьсез аваз чыкты. Мытыеста кеше- кара юк. Төшке ашка киткән чаклары иде Тавышка сәерсенсәм дә, игътибар бирмәдем. Имгәтелгән, имгәнгән гарип баһадирны, җанлы нәрсәдәй күреп, кызгануга охшаш хис уянган иде.
Рәшит исә борынын мышкылдатып шул якка чыгып китте. Тигрнын кемгәдер ярсып өргәне ишетелде.
—Кем бар анда. Рәшит?
—Әй. юк ла,—дип мыгырданды ул.—Киттеләр инде... Без килгәч тә әллә нинди малайлар коймадан сикереп чыгып чаптылар. Шуларга өрә.
Бераздан авызы колагына җиткән энекәш үзе дә күренде.
Карадым да каттым: кулында нәкъ минем арбага кирәкле, төшләремә кереп йөдәткән тәгәрмәч. Үзе аш тәлинкәсе чаклы гына, үзенең табаны кин, үзе сырлы...
— Каян алдың9—дидем баскан урынымда тыныч кына тора алмыйча. Күз алдыма ялтырап торган яна тачка сурәте килде —Комбайннан түгелме?
—Юк ла,—диде тагын Рәшит —Әнә тегендә, чирәм арасында аунап ятадырые...
Кулыннан тәгәрмәчне тартып ук алдым.
—Ай. маладис. Рәшит! Ах, шәп тә булды бит әле бу' .
Имгәнгән комбайн да, өстенә менеп, штурвалын боргалап уйнау рәхәтлекләре дә онытылды, кадерле табышны ике куллап күкрәккә терәп, кочаклап, өйгә чаптык. Куанычтан, эчкә сыймыйча бәргәләнгән шатлыктан кычкырып жырлап җибәрәсе килде хәтта. “Бирәм дигән колына—чыгарып битГ юлына дигәннәре шушыдыр инде. Бирде бит. чыгарып куйды
Дөнья түгәрәкләнде
Әй, туймас тамак тавыклар, әй. кире беткән мөртәт кәжәләр' Мине бимазаламагыз. Абзагыз бүген бөек конструктор, абзагыз төзүче инженер, абзагыз тиздән чокыр-чакырлы Вәрәш юлларын очып кына үтәчәк елгыр, житез, оста шоферга әйләнәчәк!
Әнкәй кайтканда тачка әзер иде инде.
Күптән ясап, шомартып куйган сапларнын башын бораулап тиштем, әткәйнен тимер-томырлары арасыннан зур гына болт табып, аны күчәр итеп тыктым. Нәкъ заводта эшләнгән шикелле килеп чыкты Өстә—ике сапны тоташтырган аркылы тактага кызыл карандаш белән “Дизель" дип тә язып куйдым әле. Гыйльфаннын әтисе сөйләгәне бар дөньяда ин көчле двигатель дизель икән. Кәрәчин ягып кына эшли ди
Әнкәйнен, әллә нишләп, исе китмәде. Сүрән генә елмаеп куйды да өйгә кереп китте Бераздан тәрәзәдән башын тыкты:
—Улым... Харис, дим. Кер әле
Керсәм, ике кулын да сөлгегә ураган, нәни бала тоткандай, аларны тибрәтә-тибрәтә йөренә.
—Ай кулым, ай кулым,—диде ул сызланып —Кан сауды, ахрысы Шушы чәйнекне генә дә күтәрә алмыйм Иртәгә эшкә ничек чыгармын инде?!.
Нишләргә, ничек ярдәм итәргә белмичә ишек төбендә таптандым
—Син, улым, кәрәчинкәгә күкәй булса да куй инде Аннары чәй кайнатырсың. .
Рәшит суга йөгерде, мин керосинканы кабызырга керештем. Әнкәйнен чирләп китүе эчне пошырды Авырткан кулы белән ничек эшләр инде ул! Буравайларнын измәләрен кем изәр?! Эчтән генә мин “Озакламый нефть табарлар, Вәрәш тә шулай иттереп, шәһәргә әйләнер",— дип өметләнә идем. Бик-бик тели идем, көтә идем Шәһәр тормышы ул сиңа авыл түгел инде. Анда биек-биек Йортлар. Автобуслар йөреп тора Күршеләренә дә автобуска утырып кына барасы Адым саен кибет, ашханә Әллә нинди лареклар, лавкалар Баллы су сатып торучы апалар Инде көн саен кино күрсәтүне әйткән дә юк Вәрәш шәһәргә әйләнсә, безнен тормышыбыз да җайланыр, рәхәткә чыгарбыз Шәһәрдә яшәүчеләр бик-бик бәхетле, китапта язганча, рәхәтлекнен чигенә чыгып яшиләрдер кебек тоела мина Бөтен әйбер шунда китә бит Миләүшә Әхмәтовна, киләчәктә барыбыз да шундый иркенлеккә чыгарбыз, дип өйрәтә
Әнкәй чыкмагач, эшләре сузыла бит инде Аннары күнелемә икенче уй килде. “Әй, сузылса, сузылыр сана! Әнкәй генә савыксын Ул гына чирләмәсен! Анардан башка ничек яшәрбез Әнкәйсез шәһәрдә яшәү дә кызык булмас. Тизрәк терелә генә күрсен Күкәйне тизрәк пешерергә, чәй кайнатырга кирәк! Ашагач, хәл кермәсме "
Ашык-пошык капкаладык га урамга чаптык Тачканы бер мин йөртәм, бер Рәшит йөртә Тәгәрмәч өстенә. дизель кебек гөрелдәп йөрсен өчен, калай кадаклап куйган идем. Ана тегәрҗеп суздым Җепне тартсаң, калай күтәрелә дә, тәгәрмәч тавышсыз гына тәгәри Җибәрүен була, бөтен урам чытырдаган тавышка күмелә Чын дизель' Чын трактор' Бәхетнен җиденче катында йөзәбез Бездән калышмыйча тәгәрәгән Тигрны тотып алып, юеш борынын үбеп алдым хәтта. Эчтә кайнаган шатлыкка чыдар әмәл юк иде
Тирә-як куе караңгылыкка төренгәч кенә кайтып кердек. Әнкәй йокламый икән әле Сәндерәгә үрмәләп маташканда, анын тавышы ишетелде
з. .к у.. М 12
—Кәҗә лапасын, тавыкларны яптыңмы? Харис, дим...
—Хәзер ябып керә.м, әнкәй, хәзер...
—И бала, бала...
Эчем жу итеп китте. Анын тагын ни әйтерен көтеп тормадым, аска сикердем. Тачка белән матавыкланып мал-туар, кош-корт кайгысы бөтенләй исемнән чыккан лабаса!
Лапас ишеге шар ачык иде. Шырпы сыздым да эчкә уздым.
—Мария! Катя! Кать-Кать... Сез мондамы? Кайттыгызмы9
“Бэ-ә-ә” дигән ялгыз тавыш ишетүгә яман сизенүдән йөрәгем дерт итеп куйды. Мариясы гына түгелме сон! Теге җаһилы кайда?
Ишегалдын чыгып караштырдым, тавык кетәклегенә күз салдым. Яшь кәҗәбез суга төшкәндәй юкка чыккан иде. Күзләрем ачытып авырта башлады, күкрәк астында бер каты йомарлам оешып, өскә күтәрелде Бөтен ачылыгы белән анлап алдым: "Дошман кулына эләккән! Тамагына алданган... Штраф акчасын каян гына юнәтербез инде!"
Башым котырып эшли башлады. Ничек коткарырга моны9 Явыз, усал плавай кулыннан ничек йолып алырга9' Шулай да әнкәйне борчыйсы килмәде, ничек тә җае табылыр әле. "Әнкәй, ябып кердем",—дидем дә сәндерәгә үрмәләдем. Никадәр генә үземне тынычландырырга азаплансам да. юатырга тырышсам да, котылу юлы күренми иде Төне буе кыбырсып чыктым. Күзгә йокы кермәде. Беттем! Нишләргә? Нишләргә! Җитмәсә, ялгыз калган Мария төне буе бәэлдәп җанга тиде. Әллә ялына, әллә елый, әллә мине ачулана...
Әнкәй икенче көнне эшкә бара алмады. Анын ике беләге дә кып- кызыл булып шешеп чыккан иде.
Ялган тотылды.
Анын шешкән кулыннан да ныграк кызарып, хөкем каршына бастым. Безнен әнкәй кырыс, үтә кырыс Кирәк чакта усал була да белә икән. Сүзе бер генә булды:
—Ничек тоттыргансыз, шулай алып кайтыгыз!
Нәрсә дә булса анлату, ялыну, ялвару файдасыз иде. Кыйналган эт кебек чыгып киттек Рәшит белән.
Тигрнын эш рәхәт, ичмасам! Ул берни дә анламый. Телен салын-дырган, койрык сыртта. Бер артка калып, бер алга йөгереп безнең тирәдә бөтерелә. Сәйранга чыкканмыни!
Әле бит төгәл генә белмибез дә. Адашып югалганмы, әллә башка кәҗәләргә ияреп киткәнме, әллә, чыннан да, плавайга эләккәнме?! Ин куркынычы шунысы. Башта колхоз утарына сугылырга булдык.
Разведкага чыкканбыз, имеш. Мин өлкән башлык, командир. Лейтенант. Башта ялтыравык фуражка, кулда ерактан күрсәтүче бинокль. Рәшит сержант. Юк! Бусы аңа күбрәктер әле. Лутчы ул ефрейтор булсын. Ә Тигр өйрәтелгән овчарка. Дошманнарын бер сикерүдә егып, хуҗасы килгәнче “эһ” тә иттермичә саклый торган акыллы эт. Чик сакчыларын кинода шулай күрсәтәләр. Алар шикелле сакланып кына колхоз утарына якынлашабыз. Безне беркем дә күрергә, нинди максат белән йөргәнебезне белергә тиеш түгел. Совет чик сакчылары җилдән җитез, кылычтан үткен, юлбарыстай кыю, каздай сизгер.
Мал яба торган сарайны беләбез анысы Ындыр табакларыннан читтә, басу юлы өстендә. Түбәсен салам белән япкан зур читән абзар ул.
Котырып үскән алабута, кычытканны аралап, кыр ягыннан читән буена шуышып килдек тә шунда аунап яткан таяк белән чыбыкларны каерырга керештек. Йодрык сыярлык тишек хасил булды. Тын алырга да куркып, эчкә текәлдем. Йа хода! Шунда бит безнен Катя, шунда. Үзе шикелле үк ач, мескен ристаннар арасында.
—Катя, Катя,—дип пышылдадым.
Әллә таныды, бахыркаем, әллә сизенде безнен килгәнне, бар сарайны яңгыратып кычкырып җибәрмәсенме.
—Бә-ә-ә... Мә-ә-ә...
вайсЕз ЭТЛӘРНЕ АТАРГА _________________________________________ 35
Ялт итеп артка ташландым. Җитмәсә. Тигр өрергә кереште Тиз генә анын башын култык астына кыстырдым, авызын томаладым. Аңламый гына бит. башсызкаем. тыпырчына ук башлады
—Җитте, жигге. тукта. Титркаем! Плавай килеп чыкса, өчебезнен дә сыртны камчы белән каезлаячак!—дим.
Бәхетебез бар икән. Ни сарайда, ни анын капкасы ягында бүтән тавыш-тын ишетелмәде Янадан колакларны авырттырырлык шомлы тынлык урнашты Ат башы хәтле йозакка бикләнгән сарайдагы тоткыннар да коткаручы килгәнлеген аңлагандай тынып калды
Сакланып кына тагын читән янына шуыштым Ярый әле бүрәнә яисә таш сарайга япмаганнар. Колхозда андыилары да—элеккеге баплардан калганнары да бар. Кулны тыгып читән астын капшарга керештем Жир йомшак, таралып тора. Таяк тыгып читәнне бераз каерсан. туфракны казый төшсән. нәкъ Катя сыярлык тишек булачак.
Алмаш-тилмәш казыйбыз. Таягыбыз сынып бетте, тырнаклар каерылды. Безнен бу эш Тигрга да ошады булса кирәк, ул да ал тәпиләре белән казыгандай итенде.
Ниһаять! Куркусыз партизан шикелле түшем белән шуышып кердем дә Катяны мөгезеннән эләктердем. Сөйрәп чыгардык моны Инде куркудан үткән иде. Сарай артына, иреккә чыгуга унны-сулны карамыйча элдерттек кенә.
Мина рәхәт иде. күнел җырлый иде. Колхоз кәнсәсендәге түбәнлектән. мәсхәрәләнүдән, йодрык төеп кычкырынудан котылдык Әле бит әнә койма коясыбыз, мич чыгартасыбыз, өйалды саласыбыз, өйне алты почмаклы иттерәсебез бар! Кәжәнен үз бәһасына торырлык штрафтан котылдык.
Үземне мин дөнья көтә белүче, инде тормыш йөген җилкәсенә салып тартучы олы кеше итеп хис иттем
әгәрмәч җырлый Тегәрҗепне юри ычкындырып җибәрдем. Әйдә, ишетсеннәр кем килгәнне Күрсеннәр Мин уйнап иөрмим Мин тормыш йөген тартам. Ат сараеннан тизәк алып кайту гына нәрсә ул! Тагын әнә берничә ел үтәр, башка малайлар шикелле Усть-Катавка ремесленныига китәрмен, алар шикелле үк кап-кара гимнастерка-чалбар. кара шинель, аякка калын табанлы ботинка, башка аркылы-торкылы чүкеч белән ачкыч сурәте төшерелгән ак эмблемалы форменный фуражка киеп Вәрәшкә кайтып төшәрмен
Тәгәрмәч җырлый, ана кушылып йөрәк җырлый Әй сез. озын- озын җәйләр, чиге булмастай зәһәр кышлар! Сез үтәрсез дә китәрсез Ә мин озын, дастыин. чибәр, таза егет булып үз язларыма, якты, кояшлы язларыма атлармын Совет илендә барысы да кеше бәхете өчен' Әллә минем бәхетем юкмы! Хакым юкмы” Бар' Бар минем бәхетем' Мин аны табармын' Мина беркем аяк чала алмас' Беркем дә минем юлыма аркылы төшмәс!
И рәхәт икән ул үзеңне бәхетле хис итү'
Кинәт колак төбендә яңгыраган тавыштан сискәнеп киттем
—Әй син. мокыт'
Әйләнеп тә карамадым. Хыялларым шул хәтле татлы иде. алардан бер генә минутка да аерыласым килмәде Беткәнме урамда үртәшеп йөрүчеләр.
Бер ике адым атларга да өлгермәдем, кемнеңдер тупас кулы җилкәмнән эләктерде
—Син нәрсә? Ишетмисеңме әллә!
Каршымда ачудан йөзе кыйшайган милиционер басып тора rue —Син кем малае'*—диде ул күземә керердәй булып
Т
—Хатыйпныкы...
—Кайсы Хатыйп? Кем ул...
—Сәүбанов... Сәүбанов Хатыйп...
—Исемең...
—Харис!
Милиционерның йөзендә бер генә сызык та үзгәрмәде Әмма җилкәне ычкындырды Күн итеге белән тачканын тәгәрмәченә типте
—Каян алдын?
—Үзем ясадым...
Милиционер мин аңламый торган телдә әшәке итеп сүгенде дә, җирәнгәндәй, черт итеп теш арасыннан төкерде.
—Тәгәрмәчне каян алдын, дим, мокыт'
—Мытыестан...
—Ник алдын?
Ничек җавап бирергә белмичә иңнәремне җыердым. Үзе белмимени инде.
—Менә.. арбага кирәгие бит,—дип мыгырдандым шикелле.
—Салдыр!
—Нәрсәне?..
—Атан башын... Жүләргә салынма! Давай, салдыр.
Калтыранган кулларым белән тәгәрмәчне беркеткән болтны борырга керештем. Милиционер кесәсеннән гәжит чыгарды да тәгәрмәчне, җирәнгәндәй, кәгазь белән тотып, китәргә борылды.
Шунда гына башыма килде: көпә-көндез, яп-якты урамда мине тагын хыялымнан аералар. Нигә? Кемгә яманлык эшләдем мин9 Барып кулына ябыштым.
—Милиция абый, зинһар, тимә инде! Бир инде кире. Мин аны табып алдым. Үзем таптым... Тәгәрмәчсез нишлим инде хәзер мин?
Ул теш арасыннан чыгарып тагын урысчалатып сүгенде дә күкрәккә төртеп җибәрде:
—Ах, ананны... Көчек... Милициягә ябышасыңмы әле!..
Бала башы чаклы зур, йонлы йодрык бәрелүгә бөтен буем белән лапылдап канауга барып төштем. Рәнҗүдән, ачудан тыным кысылды, күзгә яшь тыгылды.
—Милиция абый, бир инде... тимә инде...
Кинәт безнен сөйләшүне тыныч кына күзәтеп утырган Тигр яшен тизлеге белән милиционерның өстенә сикерде, үткен тешләрен анын тәгәрмәч тоткан кулына батырды. Менә сина йон гөнҗәләсе, менә сина мәчедән чак кына зуррак ялагай эт.
—Пшол ты б...! Сука!
Тәртип сакчысы кулын селтәп җибәрде һәм эткә жан ачуы белән шартлатып типте. Тигр очып яныма килеп төште. Кулымнан килсә, аны рәнҗетүчене буып үтерергә әзер идем. Ләкин көчләр тигез түгел. Тигрны кочакладым да тыелгысыз аккан яшьләремне күрсәтмәс өчен анын йонлач гәүдәсенә капландым. Икебез дә дер-дер калтырый идек.
Тизәк төягән арбаны җирдән сөйрәп кайтып кердем. Хыялларымны, изге уйларымны челпәрәмә китерделәр. Бу минутларда минем ин усал, ин мәрхәмәтсез бандит—ата бандит буласым, кулга автомат тотып, мондый милицияләрне кырып, изеп, сытып йөрисем килә башлаган иде.
Менә тагын тәгәрмәчсез калдым. Көпчәге булмаган арба—арбамыни инде ул. Өстенә матурлап •‘Дизель" дип язылган тачкам тагын кирәксез бер агач өеменә әйләнде дә калды.
Әнкәйне анлый алмыйм мин. Зарымны тынлады да күзен кысып, сәер генә карап куйды.
—Каян алган идегез ул тәгәрмәчне?—дип. нәкъ милиционер шикелле ачуланып сорады.
—Сон. каян булсын инде. Чирәм арасыннан, мытыестан тапканыек...
—Күпме әйттем, ярамаган жиргә кереп йөрмәгез, дидем Тимәгез, дидем, кеше әйберенә. Үзегез гаепле
—Сон бит бөтен малайларда шундый арба, бөтен малайларда тәгәрмәч Бер мин генәмени!?. Бөтенесе шунда йөри бит
Әнкәйнен хөкеме кыска, кырыс булды.
—Башкаларда минем эшем юк. Сез тимәгез, сез гадел булыгыз!
өн ямьсез бүген. Хәтта әнкәйнен эшкә бармый калуы да сөендерми Кояш кыздыра, кайдадыр кошлар чыркылдаша Ә минем берни дә эшлисем килми. Эч поша. Ямансу. Өй каршындагы бүрәнәгә чыгып утырдым. Сөйләшәсе дә. уйныйсы да килми Ник бөтен дөньясы чәнчелеп китми шунда...
Гыйльфанның эш рәхәт, ичмасам. Анын әтисе комбайнчы. Колхоздан умырып ашлык алып кайта. Аларнын өстәлендә һәрчак бодай күмәче Тәгәрмәчне дә ул алып кайтып биргән. Ә минеке9 Гап-гади бухгалтер Мытыеста эшлим дисә дә. башы кәгазьдән чыкмый, кулы чут төймәсеннән • аерылмый анын. Кантур кешесе бит! Җитмәсә, бар акчасын заемга тотып калалар. Нимесләрне жинеп. сугыштан күкрәк тутырып орден-медаль тагып кайткан башы белән! Их. мин булсам, үземнен хәләл тапканымны заемга бирмәсием! Чатакама талашырыем. сугышырыем. ну бирмәсием
Безнен әткәй, гомумән дә. аз сөйләшә торган сабыр кеше Кая ана сугышу! Сугыш турында сөйлә, ничә нимес үтерден. дип тенкәсенә тигән чаклар бар. Сөйләми Мактанчык түгел! Киноларда гына күрсәтатәр ул. совет солдаты автоматтан бер генә атып җибәрә, нимесләрнен ун ыс ы ун якка авып кала, үткен чалгы астындагы печән покосы диярсен Совет солдатлары бөтенесе батыр да, матур да. кыю да. сүзгә дә оста. Безнен дә әткәйне шундый итеп күрәсе килә. Чынлап, яшермичә әйткәндә, мин сугыш турындагы киноларга шул әткәйне дә күрсәтмәстер микән, дип йөрим дә.
Сугыш турында сүз чыкса, әткәйнен йөзе караңгылана, тешләрен кысып уфтанып куя "И балалар, балалар.—ди Сезгә аны белергә кирәк түгел. Сезгә гомерегездә андыйны күрергә язмасын. Аллам сакласын, ди,—Сугыштан да кабәхәт, сугыштан да җирәнгеч нәрсә җир йөзендә юк",—ди Менә шуннан сон сөйләтеп кара инде син аны! Ә киноларда бөтенләй башкача Карарга кызык "Их. мин дә шунда булсамые. күрсәтерием мин ул фашистларга!" дип. йодрык кысып, ярсып, йөрәкләнеп утырасын әле
Гыйльфан кулындагы таяк белән җиргә әллә нинди сызыклар сыза. Ә мин шушыларны уйлап утырам
— Нигә, чумып кайтмыйбызмыни инде.—диде ул бер сәгать элек үк әйткән соравын кабатлап —Болай утырганчы Алайсан мин киттем
Ләкин, китәргә җыенып күтәрелсә дә. янадан минем янга, бүрәнәгә чүмәште. Авыл ягыннан, яна салынган йортларны карый карый ниндидер таныш түгел хатын менеп килә иде Менә ул безнен янга килеп җитте
— Кара әле. апаем. Сәүбановлар кайда тора икән’
Бернәрсә дә уйлап тормыйча, мин үзебезнең ихатасыз ялгыз өйгә күрсәттем.
—Әнә! Шушы өй.
Кылт итеп башыма килде эшеннән әнкәйне алырга килгәннәр, аны эзләп килгәннәр Ничекләр генә итеп эшләр инде!? Кулын күгәрә дә алмый бит.
Йомышчы апанын кулында бөгәрләнгән кәгазь кисәге бар икән, ул аны ачып карады да бер Гыйльфанга, бер мина текәлеп, сорау бирде
—Харис Сәүбанов Харис өйдә микән? Шул иптәшне чакыра алмассызмы.
К
Әллә нишләп битемә кызыллык йөгерде. Гомердә булмаганча, телем тотлыкты:
—М... м... мин... Харис. Мин Сәүбанов.
Ул башка кешене күрермен дип өметләнгән булса кирәк, ышанмаган шикелле, тагын бер кат мина карап алды да кыенсынгандай әйтте:
—Алайса, апаем, әйдә!.. Сине милициягә чакыралар.
Тораташтай каттым да калдым. Ни телем әйләнми, ни аягым атламый. Мондый алып китүләрнең дәһшәтен кычкырып сөйләмиләр, әмма анын мәгънәсен, ни белән бетәсен Вәрәштә имчәк баласы да белә. Куркуым, шигем йөземә чыккандыр, ахрысы, йомышчы апанын күзендә кызгануга охшаш нәрсә күренде.
—Курыкма, апаем, сорашырлар, сөйләшерләр дә җибәрерләр Син. бәләкәй әле...
Шушы минутта минем, чыннан да, бәп-бәләкәй. күзгә күренмәс кечкенә бөҗәккә, бактерия яисә микробка әйләнәсем килде И-их! Ләкин бу минем ихтыярда түгел, кулымнан килми. Телемне көч-хәл белән әйләндереп әйтә алдым
—Хәзер., хәзер... Әнкәйгә генә әйтәм дә...
Атылып өйгә кердем дә үз-үземне белештермичә илереп кычкырып җибәрдем:
—Ән-кә-ә-әй! Мине алырга килгәннәр...
Каян килгәннәрен ул сүзсез дә аңлады ахры, йөзе кәгазь кебек агарды, ирен кырые әллә ничек кенә тартыша башлады. Бүлмә уртасында басты да калды. Кулындагы алтын йөгертелгән каймалы бердәнбер чынаяк тәлинкәбез идәнгә төшеп челпәрәмә килде.
Ник әйткәнемә үкендем. Әмма минем башка чарам, башка яклаучым, башка сыеныр кешем юк иде. “Әнкәй, коткар мине, бирмә мине милиция кулына!"—дип кычкырасым, элеккечә, итәгенә капланып дөньядан оныты-ласым килде. Менә ул атылып урамга чыгар, йомышчы хатынны пыранлатып куып җибәрер, дип көттем.
Өйдә тып-тын. Бу тынлык колакларны кыса, миемнен һәр күзәнәгенә кереп чынлый иде.
Кинәт әнкәй ун кулы белән йөрәген тотты да ачулы, кырыс тавыш белән кистереп әйтте:
—Бар! Бар!—диде, тагын үзәгемә үтәрлек итеп, тешен кысып кабатлады —Бар! Ничек алган булсагыз, җавабын да шулай бирегез!
Колакларыма ышанмадым. Минем әнкәйме сон бу? Ул мине шулай куып чыгарамы? Аякларым мамыкка әйләнде. Ни артка, ни алга атларлык хәлдә түгел идем. Һаман уклау йоткандай торуымны күреп, әнкәй кычкырып ук җибәрде:
—Нишләп торасың? Бар! Рәшит кайда? Рәшитне дә алып бар Бергә урлагансыз, бергә җавап бирегез! Барыгыз!..
"Урлагансыз!" Бу сүзнен мәгънәсе хәзер генә аныма барып иреште, чәчләрем үрә торды. Безне кот очарлык җинаятьтә гаеплиләр икән бит' Без—Рәшит белән мин—бурлар! Безне төрмә көтә. Без беткән адәмнәр икән бит...
Тышта махсус килгән, безне алырга килгән йомышчы хатын көтә. Өйдә әнкәйнен карашына, сүзенә чыдарлык түгел.
Безне төрмәгә алып китеп баралар...
Авылнын нәкъ уртасында ике катлы зур йорт бар Өсте агачтан, аскы каты колач җиткесез калын, авыр ташлардан салынган Урам яктагы тәрәзәләрендә әткәйнен баш бармагы юанлыгындагы тимердән тоташ рәшәткә. Беренче каттагы таш стена әле йорт белән генә дә чикләнеп калмый, коймага әйләнеп, бер яктан күрше ихаталарга, икенче яктан военкоматка кадәр барып житә. Анысы да ике катлы йорт Койма өстендәге тимер казыкларга чәнечкеле тимер чыбык тарттырылган Элек ул бер байнын йорты булган диләр. Астында кибет тоткан, өстендә үзе торган, имеш. Урам яктагы ишеге дә анын тимердән, олы ирләр кулы
калынлыгындагы ныклы эшермәләре дә икәү. Берсе аста, берсе өстә.
Вәрәш милициясе шунда.
Йомышчы хатын ирләр кулы шикелле көчле куллары белән дә ишекне көчкә генә тартып ачты Керүебез булды, сиртмә белән тарттырылган икән, ишек гөрселдәп ябылды, ярымкарангы тар аралыкта калдык Күнелем тулды, тагын күзгә әллә нәрсә булды Шушы ишек якты дөнья белән арабызны мәнгегә аерып куйды кебек тоелды
—Әйдәгез монда,—диде йомышчы хатын аркадан этеп һәм. соңлаган үкенүен белдергәндәй, йомшак тавыш белән өстәп куйды —Эненне алып килмәсән дә яраган буласы икән
Якты бүлмәгә килеп кергәндә күз алышынган иде, баштарак бернәрсә дә аермыйча басып тордым Йомышчы чыгып китте. Өстәл артыннан таудай калкып утырган милиционер белән япа-ялгыз калдык.
Бүлмә хужасы безне күрмәде, ахрысы Өстәлендәге кәгазьләрне рәтләштерде, графиннан салып су эчте һәм кремльгә охшатып ясалган язу приборыннан очына таба нечкәреп килгән саплы ручка алды Кырмыска каләмле иде ул Андый белән мәктәптә язарга рөхсәт итмиләр Безгә унберенче номерлы һәм бака каләм дип йөртелгәннәрен генә тотарга ярый Мондыйлары кулны боза икән
Нишләптер, курку, күңелдәге шик. үрсәләнү юкка чыкты Барысы да яхшы булыр Әткәйнең конторындагы шикелле ran-гади бер бүлмә ич бу! Милиционерның һәр хәрәкәтен, тоткан һәр әйберен, үз гомеремдә беренче тапкыр күргәндәй, йотылып күзәтә башладым Бу минем ихтыярымнан тыш эшләнә, түземсезләнеп анын эндәшүен көтә идем
Ниһаять, ул башын күтәрде, салкын күз карашыннан тәнем чымырдап китте. Тигрга типкән усал милиционер иде бу Безгә моннан рәхим- шәфкать көтәсе юк.
—Исем-фамилиян?
Әйтерсең урамдагы агачка эндәшә. Мине танымады микәнни сон'” Танымаса гына ярар иде. Юк! Юк' Танымады Аллага шөкер, танымады Таныган кеше болай сорар идемени
—Харис... Сәүбанов.
—Кайсы авылдан?
—Сон... Вәрәштән инде, шушыннан
—“Сон" да юк. “инде" дә юк. Сораганга бер сүз белән жавап бирәсе Аңлашылдымы?
-Әйе!
—“Әйе" түгел. Аңлашылды.
—A-а... аңлашылды.
— Кайсы урамда торасын?
—Вахитовта.
—Укыйсынмы'’
—Укыйм.
—Ничәнче класста?
—Алтыда.. Бишне бетердем.
—Пионермы?
—Пионер.
-Ленин Сталин эшенә тугрылыклы булырга тантаналы вәгъдә бирдеңме?
—Бирдем.
-Пионерлар бары тик дөресен генә сөйли Шулаймы’ Пионер ларның бу законын беләсеңме?
—Беләм.
—Дөреслек хакына, хак эш өчен хәтта туган әтисенең кынгыр эшләрен фаш иткән намуслы, батыр пионер Павлик Морозов турында ишеткәнен бармы’
Милиционерның сораулары үтә гади иде. аңлаешлы иде Этлә нәрсә сорамый ич Тимер кыршау булып йөрәгемне кысып торган курку
хисе акрынлап тарала башлады. Хәтта бу сорауга кинрәк жавап бирүне дә мөмкин таптым:
—Бар! Безнең отряд анын исемен йөртә..
—Яхшы Менә хәзер чын пионерларча әйт: МТС мастерскоен ничәнче тапкыр басуыгыз?—Һәм кистереп өстәде —Жавап бер сүз белән!
Авызымны ачып каттым да калдым. Нинди мастерской9 Нинди басу? Мона инде бер сүз белән генә жавап бирү мөмкин түгел иде. ничек өстемә нахак бәла алыйм?!.
—Басканым юк! Мин бур түгел!—дидем.
Өстәлгә йонлач йодрык килеп төште.
—Кабаттан кисәтәм: жавап бер сүз белән генә Тиз, тиз әйтергә! Көттермә' МТСка кергәнен бармы?
—Бар.
—Ничә тапкыр?
—Күп.
Телемне аркылы тешләрдәй булдым. Бу хәйләкәр, мәкерле абый үз авызым белән “Мастерскойга кердем” дип әйттерергә маташа ич. Минем анда, әткәйгә ияреп бер кергәннән сон, аяк басканым да юк лабаса! Мытыес ихатасы белән мастерскойның икесе ике нәрсә икәнен белмимени бу? Мастерскойда анда вахтер тора, безнең ишене кертәләр димени! Әмма әйтелгән хәтлесе әйтелгән иде инде. Сорауларга уйлап, ай-һай уйлап жавап бирергә кирәк икән
—Ник керден?
—Ат бугына.
Милицонер, шаярта дип белдеме, башын артка ташлап ихахайлап көлде һәм кинәт өстәлгә китереп сукты. Кремль белән телефон аппараты сикерешеп куйдылар. Җилкәләрем куырылып килде, тагын да кечерәеп калгандай булдым.
—Анаңны... Әле син болай да сөйләшә беләсеңмени!9
—Әнкәйгә тимә!—дип кычкыруымны сизми дә калдым.
Ул исә мине яна гына күргәндәй, каш астыннан карап алды да, эре тешләрен күрсәтеп, киң итеп елмайды.
—Менә монысын хуплыйм. Молодец! Әниеңә тел-теш тидертмисен. Дөрес эшлисен. Йә, Харис, инде, әйдә, әйбәтләп кенә сөйләшик Килештекме?
Сүзсез генә иңнәремне җыерып куйдым.
—Йә, килештекме? Мин синең әйбәт малай икәнеңне беләм. Үпкәләшмичә генә аңлашыйк әле. Син пионер бит.
—Килештек,—дип мыгырдандым мин жинел сулап. Әллә кайчан шулай дигән булса...
—Теге тәгәрмәчне каян алдыгыз?
—Мытыеста... чирәм арасыннан табып алдык.
—Шунда, чирәм арасында башка нәрсәләр дә юк идеме сон?
—Юк иде... Мин күрмәдем. Нәрсәләр ул тагы?
—Ну. вольтметр, амперметр, монометр Аларнын ни икәнен беләсеңме?
—Беләм. Белмәскә...
—Аларын кая куйдыгыз сон?
Ниндидер олы җинаятьтә гаепләргә җыенуларын шунда гына анлап алдым. Бу абзый мина бер генә тамчы да ышанмый, керфекләрен кысып, күзләре белән үтәли тишәрдәй текәлүе дә шул хакта сөйли ич. Авызым кипте, телем анкавыма ябышты Ниһаять, сүз әйтерлек хәлгә килдем.
—Минем аларны алганым юк! Мин. мин бернәрсә дә белмим.
—Әле генә беләм дип әйттен ич... Ну... ышаныйк ди. Тәгәрмәчне кайчан таптыгыз, кайдан таптыгыз?
—Өченче көн иеме сон әле. Әйе, өченче көн... Самахутный комбайн яныннан.
—Менә шул, энекәшем. Шул ук көнне МТСтан, шул ук комбайннан
әнә теге син белгән приборлар да юкка чыккан. Йә, ни диярсен? Канатланып очтылар микәнни9
—Бернәрсә дә белмим. Мин алмадым — Милиционерны берничек тә ышандыра аямаячагымны бөтен тирәнлеге, ачылыгы белән аңладым. Янымда Рәшит тә барлыгы шунда гына искә төште Ана төрттем — Рәшит, син әйт инде ичмасам, бергә кердек бит. Алмадык бит' Тәгәрмәчтән башка бернигә дә тимәдек бит!
Милиционерның күзләре ялтырап куйды. "Кхым, кхым“ дип ютат- ләштергәләде һәм торып, тәрәзәсез яктагы икенче ишекнен биген шалтыратырга кереште. Ат күзе чаклы гына тишекле бу ишекне хәзер генә күреп алдым.
—Кил әле, Харис! Син монда утырып тор! Энен белән сөйләшеп карыйк,—дип ул ишеккә күрсәтте —Бәлки, ул сина караганда акыллырактыр
Йөрәгем каядыр аска төшеп китте Китаплардан укып беләм: төрмә камерасының ишеге шундый була икән.
Ишек шартлап ябылды, карангы бүлмәдә берьялгызым калдым. Кечкенә тишектән кергән аз гына яктылыктан бернәрсәне дә күрерлек, чамаларлык түгел иде Борыныма тынчу, сасы ис килеп бәрелде Сидек исен дә, юынтык су исен дә хәтерләтә иде ул. Аягым сыгыла башлады Еламас өчен йодрыгымны тешләп, стена буена чүгәләдем
Бераздан зиһенем тупланды, ишекнен икенче ягында ни сөйләшкәннәрен ишетер хәлгә килдем.
Милиционер абзыйның тавышы йомшарган, ул тәмле итеп, юмалап сөйләнә иде.
— Машина яратам, дисен инде алайса... Әйбәт. Машина яраткан малайлардан юнь чыга алардан.
Тынлык. Дагалы итек тавышы Тәрәзә ачылдымы, нәрсәдер шыгырдады, пыяла зынлады.
— Кил әле монда. Кара әле. Матур машинамы’’
— Мату-у-ур...
—Шуна утырып йөрисен киләме? Кем әле син? Рәшит бит. әйеме' —Әйе. Килә, милиция абый...
—Менә, апаем, сезне шул машина белән өегезгә үк илтеп куярбыз. Бөтен малайлар шаккатар әле Шулай бит.
— Шул-ай.
— Менә, килештек тә. Хәзер, апаем, бер генә сүз әйт тә илтеп куябыз. Әйтәсеңме?
—Әйтә-ә-әм... Нигә әйтмәскә! .
—Ж.ә... теге әйберләрне кая куйдыгыз
— Нинди әйбер? Без бит бер әйбер дә алмадык
Ай, рәхмәт яусын, Рәшит! Алданмады Аның һәр сүзе өчен ут йотып, үзем әйтердәй булып ишеккә капландым
— Юк. болай бармый. Рәшит. Син үскән малай бит Почти егет Син бер генә сүз әйт: алдык, диген Кая куйганыгызны әйтмәсен дә ярын. Абыеңны да. үзенне дә машина белән илтеп куябыз. Әйтәм. дидең бит. Килештек бит
—Ю-у-ук! Без алай килешмәдек
—Син курыкма. Рәшит Сукмыйбыз, ачуланмыйбыз Берәрсе тырнак белән генә чиртеп карасын' Мина әйтерсен Мин аларны Ж.ә. әйт Ашык, диген Шуннан кайтып китәсез
—Алмадык бит. милиция абый. Тәгәрмәч алдык, бүтән әйбергә тимәдек...
Тавышыннан сиздем. Рәшит елап җибәрер хатгә җиткән иде инде Шулчак кылт итеп анын: “Әллә нинди малайлар коймадан сикереп чыгып китте”,—дигәне искә төште Чак кына кычкырып җибәрмәдем Ярый тыелып калдым. Әгәр әйтсәк, аларны таптырып тинтерәтәчәкләр Әйттермичә туктамаячаклар Бөтен Вәрәшкә әләкче, мәгънәсе буенча
коточкыч, без аны шулай дип беләбез, ‘‘стукач” дигән даныбыз таралачак. Беркем сәлам дә бирмәс хәтта. Юк! Андый исем күгәргәнче, шушы камерада тончыгып үлүен мен кат яхшырак!
Ишектәге йозак шалтырады. Яныма тавышсыз гына үксеп Рәшит килеп керде.
Милиционер ишекне каерып ачты һәм ике кулын кесәсенә тыгып, бусагада басып калды, теше арасыннан чертләтеп безнен якка төкерде.
—Ил тәгәрмәченә таяк тыгучы корткычлар,—диде.—Сезнен ишеләрне балачакларыннан ук сытарга, изәргә кирәк. Төшендегезме? Ә хәзер уйлагыз. Ныклап уйлагыз. Алганыгыз искә төшкәч тә әйтерсез... Искә төшә ул. Олы абзаларыгызнын да хәтере яхшыра монда кергәч.
Ишек шартлап ябылды, йозак чылтырады.
Күпме утырганбыздыр, белмим. Милиционер бүлмәсенә кемнәрдер керде, кемнәрдер чыкты, телефон шылтырады, сүгенделәр, пышылдап сөйләштеләр. . Мин вакыт исәбен югалттым. Анда ни эшләнүен тынлар хәлдә түгел идек инде.
Карын ачты, тышка чыгасы килә башлады Чыдар әмәл юк. Берберебезгә сыенып утырганбыз да йоклап киткәнбез. Хәер, йокы түгел, әллә нинди ангы-минге килеп онытылу, күз ачык көйгә ою иде ул, ахрысы.
Ишек артында таныш тавыш ишетелгәндә икебез дә астыбызга җибәрер хәлгә житкән идек инде. Урындыкмы, ишекме дөбердәде, кемдер каты итеп өстәлгә сукты.
Йа хода! Әнкәй бит. Әнкәй килгән бит Рәшит белән икебез дә ишеккә капландык.
—Оятсыз, җир бит икәнсен! Оныттыңмы, сугыш вакытында балала-рымның сонгы кыерчыгын бүлешеп, ачлыктан, ач үлемнән алып калган малай бит син Инде үсеп кеше булдынмы? Кеше таларга өйрәнденме хәзер9 Ике сабыйнын канлы күз яшьләре тотмас дисенме?! Тотар, тотар әле бер. Алла бар ул, бар!..
Әнкәй тыела алмый, кычкыра, ярсый-ярсый каргый иде. Милиционерның “Хөррия апа. Хөррия апа! Туктале... Мин бит”,—дип нәрсәдер әйтергә теләгәнен колагына да элмичә ул үзенекен тезде дә тезде.
—Ярар. Ялгышып тәгәрмәч алганнар икән... Алар белән башкача сөйләшеп тә буладыр. Әтиләре өйдә юк дигәч тә. Әллә син аны кайтмас дип беләсенме! Анын белән дә сөйләшерсең. Мин дә кимен куймам. Сугыш вакытында ир дә булдык, ат та булдык. Мин ирләрчә дә сөйләшә беләм —Ул гомерендә әйтмәгән әллә нинди сүз әйтте, “Жаптыуашмы айт!” диде. Тагын өстәлгә суктылар.—Әйт, кая куйдын малайларымны? Башларыннан бер чәч бөртеге генә төшсә дә мин үземнен ни эшләячәгемне белмим. Минем шул балаларымнан башка югалтыр әйберем юк! Атар өчен теләсә кемнен бугазын чәйним. Бел! Гомерендә рәхәт күрмәссен. Ул хәтле мәсхәрәләргә!..
Шулчак милиционерга гайрәте кайтты, үзенең кем икәнлеге исенә төште булса кирәк, калын, усал тавыш яңгырады:
—Хөррия апа, телеңне тый! Мин—закон сакчысы.. Бер кәлҗемә бирдем, дигәч тә... Үзеңне тотып ябарга да...
—Ай оятсыз, чыраеңа ыштыр каплаган нәрсә икәнсен... Рәхмәтен шулмы? Үз балаларымнан өзеп айлар буе тамагыңны туйдырганым бер кәлҗемә булдымы9 Йә, яп мине дә! Нигә япмыйсын? Надан дигәч тә. әллә без белмибезме законны? Мин прокурорга да, Казанына да, Мәскәвенә дә юл табармын. Закон кушамы сиңа бала-чаганы төрмәгә ябарга9 Әйт, кая яптын?
Минем тамак төбенә төер тыгылды, сүз әйтә алмас хәлгә килдем. Рәшит исә мина капланды да кычкырып елап җибәрде, яшенә буылып кычкырды:
—Әнкәй! Ән-кә-ә-әй! Без монда! Монда!.
Урамга чыктык. Әнкәй икебезне ике яктан житәкдәп җилтерәтеп алып китте. Иреннәре кысылган. Ни кызгану, ни әрепләү җәһәтеннән ник бер сүз әйтсен'.
Без бу минутларда әниләренен имиенә ябышкан ач көчекләрне хәтерләткәнбездер шикелле. Икебез дә тавышсыз гына үкси идек. Ә бәвел куыклары шартлар дәрәжәгә җиткән.
Ярый әле янымда Рәшит бар. Ана килешә Ниһаять, ул түзмәде, сөйрәлеп туктап калды да ботын кысып уаланырга кереште
Андады, хәлебезне анлады әнкәй. Кулларыбызны ычкындырды да таш коймага сыенып үскән карт, юан өянкеләргә таба ымлады
И ходаем! Дөньяда ин рәхәт нәрсә шушы икән! Өянке төбеннән башланган агым тузанлы сукмактан урамга житте, әнкәй янына шуыша башлады. Ләкин һич кенә дә туктар әмәлебез юк иде Бу минутларда мина тәгәрмәч тә, арба да, милиция дә. ат тизәге дә бернәрсә дә. бернәрсә дә кирәкми иде.
Башымнан ачышка тин уй йөгереп узды. Кешене бәхетле итү өчен бик аз нәрсә кирәк икән ләбаса! Башта иреген чиклә, кыс. мәсхәрәлә дә аннары аз гына ирек бир. Ул гомере буе шатланып, сөенеп яшәр Тормыш кануннары шундый усал, аяусыз микәнни?!
һәр көнем газапка, әрнүле көтүгә әйләнде Мин көтәм Тәмамланмаган сөйләшүнен ахырын көтәм Ишеккә кемдер килеп бәрелсә, дерт итәм. Урамда таныш түтел кеше күренсә, ераккарак. читкәрәк кятөргә тырышам. Тагын мине алырга килгәннәрдер, тагын милициягә чакыралардыр сыман тоела.
Минем тизрәк, тизрәк үсәсем, бу газаплардан котыласым. Вәрәштән чыгып китәсем килә. Читтә, еракта тормыш матурдыр, яшәү рәхәттер Шулай булмаса, җидене бетергән малайлар-кызлар читкә чыгып китмәс иде. Ана хәтле минем тагын ике ел. тоташ ике ел. озын, чиксез озын ике елым бар әле.
Ләкин милиция дә. йомышчы да кабат килмәде Атна-ун көн үтгеме-юкмы. мытыес малайлары арасында сүз йөрде теге приборларны тапканнар Кемнәр алган булгандыр, ул хәтлесен тәгаен белмәдем Мине анысы кызыксындырмый да иде. Ин мөһиме—өстемнән күләгә төште, буялган кара, пычрак шиктән котылдым.
анымны әрнеткән бу вакыйга онытыла да башлаган иде инде Көннәр бер төрле ага да ага
Урам якка караган тәрәзә каршындагы өстәлдә такта кисәгеннән пропеллер ясап маташа идем Хәзер малайлар агачтан самолет ясый Өчәр, дүртәр, хәтта бишәр пропеллер куялар Бомбардировщиклар
Шулчак урамнан ниндидер күләгә үтеп киткән кебек тоелды Пычакны куйдым да ишегалды ягындагы тәрәзәгә күз салдым
Абау ла! Безнен коймасыз капка артына кемдер сөялгән, такта ярыгыннан мылтык—аны мәктәптә вак калибрлы винтовка дип йөртәләр— чын мылтык көпшәсе күренеп тора иде Менә ул акрын гына өскә күтәрелә башлады, нәрсәдер эзләп йөрергә кереште Ул төбәлгән якка каравым булды, чырыйлап кычкырып та җибәрдем Тигр ич' Тигр' Бернәрсә сизмәгән Титркаем сөяк кимереп ята'
Ничек атылып чыкканымны да. Тигрга гәүдәм белән капланганымны да. күтәреп өйгә сикергәнемне дә хәтерләмим Бөтен тәнем дер-дер килә, тешләрем тешкә бәрелеп шыкылдый иде
Шартлап ишек ачылды, усал тавыш ишетелде
—Чыгар, мокыт, әнчегенне' Райисполкомның карары бар бәйсез этләрне атарга!
-Бирмим! Бирмим! Тигр бәйсез түгел Мин аны хәзер Хәзер
Җ
бәйләп куям. Ул безнеке. Безнеке ул! Урам эте түгел!..
Ишектә инде безгә таныш, теге усал милиционер басып тора иде.
—Давай! Хәзер минем күз алдында чыгарып бәйлә! Живо!
Калтыранган кулларым үземә буйсынмый иде. Бернәрсә аяламаган, койрык болгап сикергәләгән Тигрны кочаклап алып чыктым, кәжә бәйли торган бауны табып, ашыга-ашыга аны лапас капкасына бәйләп куйдым.
Йөрәгем күкрәк читлеген ватып чыгардай булып бәргәләнә, кулларым һаман калтырый, тәнем кызыша иде. Милиционерның кушканын тизрәк, тизрәк үтәргә кирәк!
Бәйгә өйрәнмәгән Тигр күзләремә тутырып карады, анын көдрә йон арасыннан мина төбәлгән зур, түгәрәк кара күзләрендә беренче тапкыр әллә нинди рәнжү күргән кебек булдым шул чакта. Кинәт ул баудан тартылды да мылтыклы кешегә ярсып өрергә тотынды.
—Тукта, тукта. Тигр! Хәзер, хәзер бетә, жаным! Түз инде,—дип сөйләндем мин ни эшләргә белмичә
Башыннан сыйпадым да читкә атладым, нәкъ шул мизгелдә ату тавышы яңгырады. Тигр чак кына чинап куйды, гәүдәсе калтыранып алды да тынды. Авыз кырыеннан сузылып кып-кызыл кан агып төште.
Мәкернен, кабахәтлекнең мондыен, бу кадәр астыртын әшәкесен белми идем. Җитмәсә, үз кулларым, үз кулларым белән бәйләп бирдертте бит!..
Яшьләремә, тамак төбемнән бәреп чыккан үксүгә буылып, ин кадерле, ин тугры, ин гөнаһсыз жан иясенен гәүдәсенә капландым.
Дөнья караңгылыкка чумды.
* * *
игрны мытыес сарайлары артындагы бушлыкка илтеп күмдек. Кабер өстенә агачтан нәни чардуган кордым, кызыл йолдызчык беркеттем —И газиз дустым! Сине бүтән күрмәм микәнни инде?!.
Тирә-яктагы малайлардан да оялып тормадым, сарай стенасына капландым, жилкәләрем дерелди башлады. Иптәшләрем каршында яшермичә, оялмыйча беренче һәм сонгы тапкыр елавым булгандыр ул.
Малайлар сүзсез иде. Кинәт кемнеңдер җылы кулы иңсәмә кагылды. Борылмадым.
—Хари-и-ис! Мин сиңа яна көчек бирермен, яме. Сизгернең көчекләре булырга тора бит!..
Лилия тавышы иде бу. Ярый әле җир йөзендә ул бар! Анын ягымлы, колакны иркәләүче тавышында мин үземне кызгану, кайгы уртаклашу, чын күнелдән ярдәм итәргә теләү һәм кара төн пәрдәсен яшен камчысы кисеп уздымыни, әллә нинди, әле монарчы беркайчан да ишетмәгән бүтән бер аһән—моны тәнемнең бөтен күзәнәкләре белән тойдым—минем барлыгымны, бәгыремдәге бәргәләнүне, ятьмәгә эләккән балык шикелле чапаланучы жанымны аңлау төсмерен дә абайлап алдым. Лилия дә бу мизгелләрдә нәкъ мин кичергән хисләрне кичерә иде булса кирәк. Ярый әле жир йөзендә Лилия бар!
1991-2000
Голицыне-Казан