Логотип Казан Утлары
Публицистика

5—МАИДӘ (ТАБЫН) СҮРӘСЕ


(Майдә сүрәсе 120 аятьтән тора. Мәдинэ-и Мөнәүвэрәдә вәхийның соңына ирешкән заманда иңдерелде. Майдә—табын, достархан, дигән сүздер. 112 Лач 114 нче аятьләрдә хәзрәти Гаисә заманында, күктән көтелә торган нигъмәт, ашъяулык, достархан турында сойләнә, исеме шуннан килә.)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әй, иман китергәннәр, антыгызда (вәгъдәгездә) торыгыз Хайваннарыгыз сезгә хәләл ризык ителде Аятьтә саналганнардан (харамнан) башкасы И храмда булсагыз, аучылык тыела Аллаһ Үзе теләгәнен хөкем итә
(Ант, вәгъдә өч төрле. Коръәндә язылганча гына эш кылырмын, дип Аллаһ каршысындагы ант Аллаһ исеме белән әйтелгән нәзерләр Кешеләрнең үзара куешкан вәгъдәләре, сүзләре Ихрам. ягъни харам, хаҗ вакытында ихрам бәйләү йоласы бар Ихрам бәйләгән кеше махсус кием кия Ихрам вакытында хәләл кылынган киекләрне ауларга ярамый.)
2. Әй. иман китергәннәр. Аллаһ шәригатенең, харам айларнын, корбан чалунын. гәрданлыкларнын вә Раббыдан сәүдә файдасы һәм Анын ризалыгын эзләп Бәйт-ү Харамга килгәннәрнең дәрәжәсен төшермәгез, аларны рәнҗетмәгез
Ихрамнан чыккач та ау башларга мөмкин Харам мәчетенә кертмәгәннәре өчен син ачу тотып, явызланма Игелек итүдә, яман эш кылудан саклануда бер-берегезгә ярдәмләшегез. Гөнаһ кылуда, дошманлык эшләрендә ярдәмләшмәгез Гөнаһлы булып. Аллаһ каршысында жавап бирүдән куркыгыз. Аллаһнын жәзасы бик тә хәтәр булыр
(Харам айлар—сугышырга ярамый торган айлар Бәйт-ү Харам—харамлык, ярамаган эш кылырга ярамый торган бина Гәрданлык—дини бәйрәмнәрдә мөселманлыкны. хаҗилыкны аерып күрсәтеп торучы бизәнү әйберләре муенса, алка һәм башкалар Корбанга чалынырга тиешле хайванның муенына матур iay-бизәү әйберләре, ягъни гәрданлыклар тагыла, бу очракта, әлбәттә. корбан гәрданлыгы турында сөйләнә)
3. Үләксә, кан. дуңгыз ите, Аллаһтан башка затка багышлап чалынган, буылып үлгән, (таш. күсәк белән бәреп) үтерелгән, биеклектән егылып үлгән, сөзеп үтерелгән, жанварлар ботарлаган хайван итен—үлеп житмәгәндә чалып калыиганнан тыш— табына торган таш сыннарга багышлап чалынган итләрне ашау вә фал уклары (ырымланган уклар) белән үлчәү сезгә харам ителде (Андый итләрне ашау) юлдан чыгу. дип атала Бүген кяферлар сезне динегездән яздыру эшеннән ваз кичте Хәзер алардан курыкмагыз инде Минем җәзамнан куркыгыз Бүген сезнең динегезне мөкәммәл иттем, сезгә дигән нигъмәтемне тәмам иттем вә сезнең өчен әзерләнгән Ислам линен хуп күрдем Кем дә кем ашарына ризык табалмыйча. ачлыктан гаҗиз булса, (харамны да) ашый ала. гөнаһлы булмас дәрәҗәдә Аллаһ ярлыкаучы вә кичерүчедер (4) Нәрсәләр хәләл икәнелеген .шар синнән сорый Син әйт
— Бәген сыйфатлы вә саф нәрсәләр сезгә хәләл ителде. Аллаһ өйрәткәннәрне кулланып, сез аучылыкка өйрәткән жанварлар сезгә тотып биргән киекләрне ашагы з һәм Аллаһны онытмагыз (Ягъни, чалганда да. ашаганда да «бисмилла» әйтегез ) Аглаһ каршында жавап бирүдән куркыгыз Аглаһ сезне бик тиз җавапка тартачак (5) Бүген
Журнал өчен Рабнт Бату лла әзерләде
10. .к у . м 13
Коръән татар телендә
сезгә саф һәм сыйфатлы нәрсәләр ашарга хәләл кылынды. Үзләренә Китап иңдерелгән халыкларга бирелгән (яһүди, христиан һ. б) ризыкларны ашау сезгә дә хәләл ителде. Сез ашый торганнар да аларга хәләлдер. Гыйффәтле мөселман хатыннары белән байтак еллар әүвәл Китап иңдерелгән халыкның гыйффәтле хатыннары да. мәһәрегезне бирү шартлы илә. намуслы булып, зина кылмаенча вә яшерен сөяркә тотмау шарты белән булган никах сезгә хәләлдер. Иман китермәгәннәрнен бу гамәле бушка чыгачак Андыйлар Ахирәттә дә зыян күрәчәк.
6. Әй. мөэминнәр, намаз укырга ниятләгәч, йөзегезне, терсәкләрегезгә кадәр кулларыгызны, башыгызны мәсех итеп, тубыкларга кадәр аякларыгызны юыгыз. Әгәр дә сез тәһарәтсез икәнсез, буй абдәсте (тәһарәт) алыгыз (баштан-аяк чайканыгыз). Хаста булсагыз яки сәяхәттә икәнсез яки бәдрәфтән чыккан булсагыз яки хатын белән булганнан соң вә су булмаган җирдә булсагыз, чиста туфрак-ком белән тәяммүм итегез, йөзегезне, терсәкләргә кадәр кулларыгызны сыпырыгыз. Аллаһ сезгә читенлек теләми, фәкать сезне саф-пакь итәр өчен һәм сезгә нигъмәт бирер өчен шуны таләп итә. бәлки сез шуна шөкер итәрсез? (7) Аллаһнын сезгә булган мәрхәмәтен һәм Ана биргән антыгызны исегезгә төшерегез.
Сез:
-Ишеттек һәм Сиңа итагать иттек,—дидегез. Бәс. сез Аллаһка (биргән антыгызны бозудан куркыгыз) итагатьле булыгыз! Шик юк ки. Ул сезнең күңелдә ни барын белеп тора. (8) Ий. мөселманнар. Аллаһ Хакыйкатен истә тотып, гаделлек белән шаһитлек кылучы кешеләр булыгыз. Башка бер халыкка булган ачуыгыз, сезне гаделсезлеккә этәрмәсен. Гадел булыгыз. Аллаһтан курку сездән ерак йөрмәсен. .Аллаһка каршы баш күтәрүдән сакланыгыз. Аллаһ сез кылганнарның барысын да белеп тора.
(Тәһарәт алу. саф. таза булу—ул тәннең сәламәтлеген саклау булса, кешенең рухи сафлыгы исә иман вә гаделлектер. Тәне таза, әхлаклы шәхестән дә кыйммәтрәк зат бармы икән бу дөньяда.' Ислам. Коръән әнә шундый кешеләрдән торган җәмгыять корырга өнди.)
9. Аллаһ Тәгалә иманлыларга һәм игелек кылганнарга ярлыкау вә олуг Һәдия (бүләк) вәгъдә итте.
10. И нкарь итүчеләр һәм аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучылар өчен тәмуг вәгъдә ителгән.
11. Мөселманнар. Аллаһнын сезгә биргән нигъмәтен онытмагыз, нинди дә булса бер кавем сезгә һөҗүм итәргә җилкенгәндә аларнын кулын Аллаһ тоткарлады. Гаделсезлек кылып. Аллаһ каршысында җавап бирүдән куркыгыз. Мөселманнар бары тик Аллаһка гына ышана.
12. Хактыр ки. Аллаһ Исраил угылларыннан сүз алды. Араларыннан сайлап алып.унике өндәүче билгеләдек. Аллаһ аларга шулай диде:
—Мин сезнең белән бергә. Намазны дөрес укысагыз, зәкят бирсәгез, пәйгамбәрләргә инансагыз, аларга ярдәмчел булсагыз. Аллаһка булган изге вазифагызны үтәсәгез (бурычка акча биреп торганда арттырып риба аямасагыз). гөна!1ларыгызны каплармын, сезне арыкларыннан сулар агып торган җәннәтләргә кертермен. Ләкин моннан сон да кем инкарьлыкны сайлый, ул тугры юлдан язган хисапланыр. (13) Ант бозганнары өчен аларга ләгънәт ордык, аларны таш бәгырьле иттек. Алар (изге китаплардагы) сүзләрнең урыннарын алмаштырдылар Үзләренә өйрәткән хөкемнәрнең (Тәүратның) иң әһәмиятле бүлекләрен (юри) оныттылар. Бик аз кешедән башка, алар арасындагылар өзлексез хаинлек кыла. Барыбер син аларны гафу ит. алардан үч алма. Шик юк ки, Аллаһ игелек кылганнарны сөя.
[«Тәүрат бары тик бер генә нөсхә иде Исраил угыллары—яһүдләр, бабилләргә әсир төшкәч, шул бердәнбер Тәүрат юкка чыга. Иреккә чыккач, алар хәтердә калганнар буенча Тәүратны яңадан язып чыгалар. Онытылыпмы, махсусмы, төп нөсхәдәге күп кенә урыннар китапка керми кала».
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
14. - Без-христианнарбыз.-дигәннәрдән дә сүз алдык, әмма алар үзләренә күндерелгән (үгетләрнең, китапның) мөһим бер бүлеген оныттылар. Шуна күрә, алар
арасына Кыямәткә чаклы дәвам итә торган дошманлык салдык. Озакламый Аътаһ аларга кылмышлары турында хәбәр бирәчәк.
(«Яһүдләр белән христианнар борын-борыннан дошманлашып, сугышып яшәгән Аллаһ тарафыннан Гайса пәйгамбәргә иңдерелгән Инҗилнең төп нөсхәсе шушы сугышларда юкка чыккан Инҗилне хәтер буенча яза башлыйлар. шулай итеп, дөньяда бер-берсенә каршы төшә торган төрле-төрле инҗилләр барлыкка килә. Аерым мәзһәбзәр барлыкка килә Дөньядагы бөтен сугышлар, чынлыкта исә. кяферләрнең кара-каршы үзара сугышуыдыр Бер дин әһелләре бер-берсен кыра. сыта, кол итә. Бу да Аыаһнын вәгъдәседер-
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
15. Әй. китап әһелләре' Изге Китапта булган бик күп сүзләрне яшер- гәнлегегезне ачыкларга дип. Рәсүлебез килде Кайбер хаталарыгызны ул күрмәмешкә салышыр Чынлыкта исә. сезгә Аллаһтан бер нур. ап-ачык бер Китап иңде
(Тәфсирләрдә төрлечә аңлатыла. "Кайбер хаталарыгызны ул күрмәмешкә салышыр» җөмләсе урынында «гафу итәр», «төшереп калдырыр» кебек гыйбарәләр язылган.)
16. Аллаһнын ризалыгын казанырга теләгән кешеләрне Аллаһ котылыш юлына күндерер, кодрәте илә Ул аларны караңгылыктан яктылыкка чыгарыр, тугры юлга күндерер
17. -Шик юк. Аллаһ ул—Мәрьямнең углы Мәси.х (Гайсә).— дип әйтүчеләр чыннан да кяфер булды. Әйт син:
- Алайса. Аллаһ Мәрьямнең углы Мәсихне. анын анасын вә Җир йөзен- дәгеләрнен барысын да һәлак итәргә теләсә, кем Азлаһка каршы чыга алыр иде икән’’ Күкләрдә. Җирдә, икесенең арасындагы бетен нәрсә Аллаһ хөкемендәдер. Ул теләгәнен яралтыр. Аллаһ бар нәрсәгә дә тулысы белән хаким
18. Яһүдләр белән христианнар:
—Без АллаһнЫн угыллары вә анын сөеклеләре.—диләр.
Әйт син:
—Алайса, нигә сон Ул сез—гөнаһкярларны җәзалый? Дөресе, сез лә Ул яралткан (барлыкка китергән) бәндәләр бит Ул теләгәнен ярлыкар, теләмәгәненә җәза бирер. Күкләрдә. Җирдә, икесенең арасында ни булса, барысы ла Аллаһ милкедер. Ахырда, барыбызда Анын янына кайтарылачакбыз.
19. Әй. китаплы халык! Пәйгамбәрләр озак килми торган арада Хакыйкатьне әйтеп бирер өчен сезгә илчебез килде Сез соныннан:
— Безгә сөенечле хәбәрләр китерүче дә. яманлык турында кисәтүче дә булмады,—дип әйтмәсеннәр өчен дип. килде, һәм сөенче алырга, һәм кисәтүче буларак килде Аллаһнын бар нәрсәгә дә кодрәте җитә.
20. Исегездәме. Муса үз кавеменә ни диде’’
—Әй кавемем. Аллаһнын сезгә биргән нигъмәтен хәтерләгез сәнә. Ул сезнең арадан пәйгамбәр сайлап алды вә сезне милекле-дәүләтле халык итте Галәмнәрдә һичбер кемгә бирмәгәнне сезгә бирле (21)-Әй. кавемем. Атлаһ сезгә тәгаенләгән изге туфракка, (Әрихә) шәһәренә керегез һәм чигенмәгез, юкса, барын да югалтырсыз (22) Алар шулай жавапланлы:
-Әй. Муса, анда алыптай көчле халык яши. алар аннан чыгып китмичә, без һич тә анда керәчәк түгел Әгәр алар чыкса, без. әлбәттә, керербез, диделәр (23) Куркып калганнар арасында Аллаһ рәхмәтен алган ике кеше бар иде Атар әйтте
—Алар өстенә капкадан керегез, керүгә үк сез җиңәчәксез. Әгәр сез чын мөэмин булсагыз. Аллаһка тапшырыгыз.-диделәр (24)-Әй. Муса, алар анда чагында без ничек керик' Раббын белән икегез кереп сугышыгыз, без монда көтеп торачакбыз.—диделәр. (25) Муса әйтте
— Раббым. мин үземнән һәм кардәшемнән башкага боерыкчы түгелмен, юлдан язган бу халык белән безнең арабызны өз! -диде (26) Аттлһ әйтте
—Атайса. кырык ел буена аларга бу җирдә яшәү тыела, шул еллар эчендә алар Җир йөзендә каңгырып йөриячәк, юллан язган бу кавем өчен син артык кайгырма, диде.
27. Аларга Адәмнең ике углы турындагы дөреслекне аңлатып укы: алар икесе корбан чалды, берсенең корбаны кабул ителде, икенчесенеке кабул ителмәде Шунысы әйтте:
—һичшиксез, мин сине үтерәчәкмен!—диде.
Тегесе дә әйтте:
—Аллаһ тәкъва кешеләрдән генә корбан кабул итә!—диде, һәм өстәп куйды:
(28) —Әлбәттә, син мине үтерергә дип кул озайтсаң да, мин сине үтерергә дип кул озайтмам. Мин галәмнәрнең Раббысы Аллаһ каршысында гөнаһ эшләүдән куркам
(29) Мине үтерә калсаң, минем гөнаһларымны да, үзеннекеләрне дә төяп, утка атылуыңны телим, залимнәрнен жәзасы шулдыр,—диде.
30. Көнчелек нәфесе вә нәфрәт аның (Кабилнең) зиһенен котыртты, ана үз кардәшен үтерергә боерды һәм ул энесен (Һабилне) үтерде дә коточкыч югалтуга дучар булды.
(Адәмнең балалары Кабил, Һабил, Әкълимә иде. Кабил белән Әкълимә игезәкләр иде Әкълимәгә Һабил өйләнергә тиеш иде. Кабил дә Әкълимәне үзенә алырга теләде Аллаһ аларның икесенә дә корбан чалырга кушты. Һабилнең корбанын Аллаһ кабул итте Кабилнең корбаны кабул ителмәде Кабилнең көнчелеге кузгалды. Ул Һабилне үтерде Көнчелек кешенең иң яман гадәтләреннән берседер. Көнчелеген тыя алмаган бәндә, хәтта туганын да үтерә ала. Шуңа күрә, Ислам бу яман нәфесне богауларга, бетерергә өйрәтә Кабил кебек гөнаһка батмагыз, ди.)
31. Аллаһ Кабил янына бер карга жибәрде. Туганынын мәетен ничек жирләргә өйрәтер өчен. Кылганына үкенеп ул:
—Языклар булсын мина! Шушы каргадан да зәгыйфьмени инде мин. энемнең гәүдәсен дә жир куенына тапшыра алмыймын,—диде.
(«Һабилне үтергәч, Кабил аның гәүдәсен кая куярга белмичә, көннәр буе күтәреп йөри Карга килеп, аны ничек итеп җир казырга өйрәтте»
Шәех Ногманм тәфсиреннән.)
32. Менә шуңа күрә. Исраил угылларына шулай дип яздык:
—Кем дә кем кеше жанын кыймаганны үтерсә яки дөньяда бозыклык кылмаганны үтерсә, бөтен кешеләрне дә үтергән кебек булыр Бер жанны коткарып калган кеше бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр Пәйгамбәрләребез мона ап-ачык дәлилләр китерде, әмма моннан соң да аларның күбесе (гөнаһ кылуда) хәттин аштылар.
(«Исраил угыллары сугышып яшәде, төрле азгын уеннар вә фетнәләр кордылар, шуның аркасында меңәрләгән-йөз меңләгән җаннар кыелды, хисапсыз күп башлыклар әрәмгә китте»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән.)
33. Аллаһка һәм Рәсүлгә каршы сугышканнарга вә Жир йөзендәге тәртипне бозарга маташучыларга жәза—аларны үтерү яки асып кую яки аяк-кулларын (уң кул, сул аяк яки киресенчә) кисү яки ватаннарыннан сөрү. Бу—аларның дөньяда казанган рисвайлыгы. Аларны Ахирәттә дә хәтәр газап көтә.
34. Сез аларны жинеп, әсирлеккә алганыгызга кадәр тәүбә итсәләр, аларга теге жәзалар бирелми Белеп торыгыз, Аллаһ ярлыкаучы һәм кичерүче.
35. Әй, мөэминнәр, гөнаһ эшләп, Аллаһ каршысында жавап бирүдән куркыгыз. Ана якынлашырга юллар эзләгез. Аның юлында Жиһад кылыгыз: котылырсыз.
36. Кяферләрнен кулында Җир йөзендәге байлыкларның бөтенесе булса, хәтта икеләтә артык булса да. Кыямәт көнендә жәзадан котылу өчен шул байлыкны бирсәләр дә, кабул ителмәс. Алар өчен әче газап бар. (37) Уттан чыгарга теләрләр, ләкин чыга алмаслар. Аларга бетмәс газап бар.
38. Угрылык итүче иргә, карак хатынга бер жәза: гыйбрәт өчен аларнын куллары киселер. Аллаһ—кодрәт вә хикмәт ияседер.
39. Ләкин кем дә кем кылмышларыннан соң тәүбә итсә һәм игә килсә, шөбһәсез ки, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итәчәк. Аллаһ-юмарт ярлыкаучы вә кичерүчедер.
40. Әллә белмисенме. Күкләрдә вә Җирдә ни булса, шул мөлкәт Аллаһ- ныкыдыр. Ул теләгәненә гаип бирер, теләгән кешесен ярлыкар Агтаһ һәрнәрсәгә кодрәтледер
41. Әй. Рәсүл, чын күңелдән иман китермичә, авызлары белән:
— Инандык!—дигәннәрнең вә яһүдләрнен көферлеккә омтылуларына исен китмәсен Аллаһ аларнын күңелен сафладырырга теләми Алар өзлексез ялган тыңлый һәм синен янга килеп карамаганнарны тыңлый. (Тәүраттагы) сүхтәрне урыннарыннан кубарып алып, алмаштыралар.
—Әгәр сезгә шул бирелсә—алыгыз; бирелмәсә—алмассыз!—диләр
Аллаһ берәрсен адаштырырга теләсә, адашканның файдасына син Атлаһка каршы берни дә эшли алмассың Алар өчен дөньяда гүбәнлек вә Ахирәттә (махсус әзерләнгән хәтәр) газап бар
(•Мәдинәдәге яһүдләр арасында зина кылучыларны тоталар Бозарга хөкемне Мохәммәд чыгарсын, диделәр Мохәммәд, аларның хөкеме Тәүратта бар. диде Зиначыларны таш атып үтерде зәр Яһүдиләр Тәүраттагы хөкемнәрне яшерергә теләделәр»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
42. Гел ялган тыңлыйлар, өзлексез харам җыялар. Сиңа килсәләр, теләсәң, хөкем ит. теләсәң, алардан йөз чөер. Йөз чөерсәң, алар сиңа һичбер зарар кыла алмас Хөкем итсәң, гадел хөкем йөрт Агтаһ гадел булганнарны сөя (43) Кулларында Агтаһ хөкемнәре язылган Тәүрат була торып, ничек инде алар сине хаким итеп куялар һәм соңыннан синнән йөз чөерәләр’ Алар иманлы бәндәләр түгел (44) Тугры юлга җитәкчелек вә (тугры юлны) яктыртучы нур булган Тәүратны иңдердек Үзләрен (Аллаһка) багышлаган пәйгамбәрләр. Аллаһның Китабын коткар} эше кушылган һәм Раббыга тәслим булган заһидләр белән дин галимнәре шуна таянып, яһүлләрне хөкем иттеләр Аларнын барысы да моңа шаһит Шуна күрә, сез (иманлы) кешеләрдән курыкмагыз. (имансыз калабыз дип) миннән куркыгыз Аятытәремне дөнья малына сатмагыз. Аллаһ иңдергәннәр белән хөкем итмәгән кеше кяферләрнен дә кяфередер (45) Тәүратта аларга болай яздык
—Үлемгә—үлем, күз чыкса—күз, борын өзелсә—борын, колак өчен—колак, теш урынына—теш, җәрәхәт урынына җәрәхәт ясап, үч кайтарылырга тиеш Кем боларны (кан үчен алмаса) гафу итсә, (яки зыяны өчен түләсә) ул кешенен гөнаһлары кичерелер Кем Аллаһ иңдергәннәр белән хөкем йөртми, менә шулар була инде залимнар
(Аллаһ иңдергән китапларга төрле карашлар бар. Ул китапларны танымаучы. азарга ышанмаучы. Коръәнне инкарь итүчеләр •кяфер* дип атала Аллаһның хөкеме—гаделлек Кязрернең хөкеме—гаделсезлек. золым Андый кешегә •залим» диләр Азлаһка буйсынмаганнарга тагын «фасикъ» та диләр.)
46. Үзләреннән элек килгән Тәүратны дөресләүче һәм раслаучы итеп. Аллаһның җәзасыннан курыкканнарга тугры юл күрсәтер өчен һәм үгет-нәсихәт бирергә дип. тугры юлга юнәлтүче, шул юлны яктыртучы Инҗилне биреп. Мәрьям углы Гайсане пәйгамбәрләр артыннан пәйгамбәр итеп күндердек (47) Инҗилгә инанганнар. Аллаһ Инҗилгә ничек язган, шулай хөкем итсеннәр Кем Аллаһ иңдергәннәр белән хөкем йөртмәсә. менә шулар фасикълар була да инде
48. С ина да (Мохәммәд') әүвәлге китапны дөресләр өчен һәм саклар өчен хакыйкый Китапны (Коръәнне) күндердек Инде алар арасында син Агтаһ иңдергән белән эш ит. сиңа бирелгән тугры юлны ташлап, аларнын котыртыгына бирелмә
(Әй. мөэминнәр) барчагы зга бер шәригать, бер юл бирдек Әгәр теләсә. Агтаһ сезнен барыгыздан да бер өммәт ясаган булыр иде Ләкин шушы юл белән ул сезне сынамак була. Шулай булгач, игелекләр кылуда ярышыгыз, бер-береге зне у ыырыгыз Барыгыз да Аллаһка кайтачаксыз Ни өчен аеры юлдан киткәнегезне Ул сезгә апачык итеп күрсәтер
49. Кешеләр арасында Атлаһ иңдергән белән хөкем йөрт вә аларнын котыртыгына бирелмә Атлаһ сиңа иңдергән хөкемнәрнең бер өлешеннән сине тайпыл- дыру гарыннан саклан Әгәр йөз чөерсәләр, белеп тор. Агтаһ шхт гөнаһларның бер өлешен аларнын башына (бу дөньяда ук) каггтамак тели Инсаннарның байтагы юлдан язды (50) Әллә сон алар жаһилият (мәҗүсилек, наданлык) заманнарын сагынамы'*
Төпле белеме, иманлы халык өчен Аллаһтан да гаделрәк хөкем йөртүче башка берәү дә булмас. (51) Әй. иманлы бәндәләр, яһүдләрне. христианнарны дус итмәгез. Чөнки алар үзара дус. Аларны дус иткәннәр шулар кавеменнән кебек булыр. Шик юк ки. Аллаһ залимнәр кавеменә юл күрсәтмәс.
(• Мөселманнар яһүдләргә. христианнарга карата булган нәфрәтләре аларның һичничек тә Исламны кабул итмәуләреннән түгел. Коръәндә ап-ачык күрсәтелгәне кеби. аларның мөселманнарга булган курәлмәүчелеге. катгыян Исламны инкарь итүләре, еш кына ишерелмәгән. рәхимсез баскынчылыкка кадәр барып җиткән дошманлыгыннан килә». (В Порохова. Коран 658-6.. 322 аңлатма.) Шуңа күрә, аларның тозагына капмас өчен, мөселманнарга үзара дуслыкны ныгытырга кирәк. Мөселманнар арасындагы икейөзлеләрдән, хаиннәрдән, койрык болгаучылардан, манкортлардан сакланырга кирәк. Яһудләрнең. христианнарның ачык дошманлыгы мөселманнарга ул кадәр куркыныч түгел. Әмма мөселманнарның үзара тату булмавы, еш кына бер-берләренә зыян-зәхмәт салуы аннан да куркынычрак түгелме?)
52. Син күрерсен. (икейөзле монафикълар) эчләрендә чир булганнар: —Башыгызга бәла килүдән куркабыз.—дип кяферләр арасына кереп качар. Ихтимал. Аллаһ сиңа жиңү иңдергәч яки үз тарафыннан бер әмер иңдергәч.
алар күңелләрендәгеләр өчен үкенер.
(<■ Күңелләрендә икейөзлелек чире булган хаиннәр, койрык болгаучылар үзләрен мөселман санасалар да. кяфергә дус булырга тырышалар. Янәсе, алар куәтле кяферләрдән зыян күрербез, дип куркалар. Чын мөселманнарга җиңү, уңыш килүгә үк. тегеләр кяфер ягыннан мөселман ягына чыгалар».
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
53. һәм шулчак мөэминнәр:
—Сезнең белән бергә булырга башларын ташка ора-ора Аълаһ исеме белән ант иткән бәндәләр шушылармы инде?—диярләр.
Алар кылган бөтен эшләр заяга китәр һәм алар коточкыч югалтуларга дучар булачак.
54. Әй, иманлы бәндәләр, арагызда диненнән язган кеше булса, белеп торсын: Аллаһ үзе сөйгән һәм Аллаһны сөйгән мөэминнәргә кече күңелле, кяферләргә карата кырыс бер кавем китерәчәктер. Алар Аллаһ юлында Жиһад итәрләр вә һичбер куркытучылардан курыкмас. Бу Аллаһның Үзе теләгәненә биргән юмартлыгы Аллаһның ярлыкавы вә гыйлеме киндер.
(«Исламга кермәгән кяферләр белән мөселманнар арасында мөртәтләр дә бар Болары элек мөселман булып та. соңыннан диннән язып. Исламны ташлаган бәдбәхет—кабахәт кешеләр».
Хәйретдин Караман тәфсиреннән.)
55. Сезнең дустыгыз бары тик Аллаһтыр, Рәсүлдер, иманлылардыр; алар Аллаһның әмерләренә буйсынучылар, намаз укырлар, зәкят бирерләр. (56) Аллаһны. Анын пәйгамбәренә вә иман китергәннәрне дус иткән кеше, һичшиксез, жиңү казаначак. Аллаһ тарафындагылар һәрвакыт өстен булыр. (57) Әй. иманлы кешеләр, сездән алда үзләренә Китап иңдерелгәннәрдән динегезне мыскыл иттермәгез, динегездән көлгәннәрне вә кяферләрне дус итмәгез. Гөнаһ кылып. Аллаһ каршысында жәза алудан куркыгыз, әгәр дә сез мөселман икәнсез.
58. Азан әйтеп, намазга чакыра башласагыз, (кяферләр сезне) мыскыллый башлый, (гыйбадәтегезне) көлкегә әверелдерергә маташа. Болай итүләре аларнын уйлый белмәгән кавемнән икәнлекләрен раслый. (59) Аларга син болай диген:
—Әй. китап әһелләре, безгә иңдерелгән һәм безгә кадәр иңдерелгәннәргә ышанганыбызга күрәме Аллаһны да. мине дә хуп күрмисез'.’ Алайса, сезнең күбегез юлдан язган бәндәләр. 60. Әйт син:
—Аллаһ хозурында булачак жәза мәсьәләсендә моннан да яманрак нәрсә булачагын сезгә сөйлимме? Кем Аллаһнын ләгънәтен алды. Кем Аллаһнын ачуына дучар булды, кемнедер Ул маймылга, кемне дуңгызга әйләндерде, кемдер Тагутка табына башлады. Менә шушылар инде иң яман урын алыр, шушылар инде
барысыннан да күбрәк тугры юлдан язганнар
(Тагут-Аллаһны танымыйча, азган, адашкан һәр кешегә әйтелә торган сут Шайтанга да • Тагут* диләр Йазырда араларыннан бер төркемне маймыл. дуңгыз вә Тагутка табынучылар, итте Ягъни, алар маймылга, дуңгызга һәм шайтанга табына) 61. Яныгызга кергәндә алар Аллаһка ышанмыйча керә
—Аллаһка ышандык,—диләр дә. ышанмаган көе чыгып та китәләр
Аларнын күнеленә ни ишерелгәнен Агзаһ бик яхшы белә (62) Син хзарнын ярыша-ярыша гөнаһ кылганнарын, дошманлык иткәннәрен, күбесенен чарам ашаганнарын күрерсен Аларнын кылмышлары никадәр әшәкедер (63) Аларнын дин адәмнәре вә галимнәре әйтергә ярамаган сүзләр сөйләүдән һәм чарам ризык ашаудан аларны тыйган булсалар иде! Аларнын кылганы бик тә яман (64) Яһүдләр әйтте
—Аллаһнын кулы богаулы.—диделәр.
Шулай әйткәннәренә күрә, аларнын үхзәренен куллары богаулы булыр, хзарга каһәр иңәчәк. Киресенчә. Аллаһнын кочагы жәелгән. теләгәненчә ярлыкау бирер Хактыр ки, сина Раббыннан ингән Китап аларнын күбесенең азгынлыгын, көферлеген арттырыр Алар арасына Кыямәткә кадәр дәвам итәчәк дошманлык керттек. Кайчан гына алар сугыш утын кабызмасын. Аллаһ аны сүндерә килде Алар Жир йөзендә бозыклык таратырга атлыгып тора. Агзаһ бозыклыкны сөйми.
65. Әгәр дә китап әһелләре иман китереп, яманлык кылудан баш тартса иде. һәрхәлдә элек кылган яманлыкларын юар идек вә аларны нигъмәте мул җәннәтләргә кертер илек.
66. Әгәр алар Аллаһтан ингән Тәүрат. Инҗил вә Коръән белән гамәл кылсалар иде. шөбһәсез, һәм (Жир) өсләрендәге, һәм (Жир) аяк астындагы нигъмәтләр белән туенырлар иде. байлыкка чумып яшәрләр иде Аларнын хәттин ашмаган (бозык булмаган, тугры юлдан чыкмаган) бер кавеме бар. ләкин күбесенен гамәлләре бик тә ямандыр
67. Ии. Рәсүлем. Раббын иңдергәнне кешеләргә ирештер Әгәр моны эшләмәсен, илчелек вазифаңны үтәмәгән булырсың Аллаһ сине кешеләрдән (мәкердән) яклаячак Хактыр ки. Аллаһ кяферләр өеренә туры юл күрсәтмәс
68. Ий, китап әһеле. Раббыбыздан сезгә иңдерелгән Тәүрат. Инжилне (вә Коръәнне) дөрес тотмасагыз. сезгә бернинди лә таяныч булмас, -диген
Раббыннан сиңа иңдерелгән (Коръән), (әлбәттә), аларнын күбесенен көферлеген, азгынлыгын арттырыр Кяферләрнен кирелегенә исен китмәсен
69. Иман китергән кешеләр, яһүдләр. йолдызларга табынучылар, христианнар Аллаһка вә Ахирәткә инанып, игелек кылсалар, хзарга куркыныч юк. хзарга хәсрәт тә иңмәс
(•Коръән иңгәнгә кадәр. Мохәммәднең пәйгамбәрлегенә чаклы кем нинди дин тоткан, кем нинди гвнаһ кылган, соңгы Пәйгамбәргә йоз тотып, чын күңелдән иман китер) •». шу i иманыннан тайпылмаенча яшәсә. донья вә .Ахирәттә аның эчен куркыныч юк*
Хәйретдин Караман тәфсиреннән t
70. Хактыр ки. Исраил угылларыннан (Тәүрат буенча гына гамәл кылачакбыз дигән) ант сүзе аздык һәм хзарга пәйгамбәрләр күндердек Берзаманны пәйгамбәр аларга күңелләре теләмәгән нәрсәләрне (Илаһи хоке.мнәрне) китергәч, алар пәйгамбәрләрнең бер төрлесен ялганчыга чыгарды, икенчеләрен үтерделәр (Яхъя белән Зәкәрияне)
71. Болар өчен безгә җәза булмаячак, дип, алар (Аиаһның хәкемнәренә) сукыр- чукрак калдылар Соңра Аллаһ аларнын тәүбәләрен кабул итте Ләкин хтарнын күбесе һаман сукыр-чукрак килеш кала бирде Аллаһ аларнын ни кылганын күреп тора
72. Хактыр ки
-Аллаһ—ул Мәрьям углы Мәсих (Тойса)!—дигөннер кяфер булды Гәрчә Мәсих үзе
—Әй, Исраил угыллары. Раббым вә Раббыбыз булган Аллаһка гыйбадәт кылыгыз Һәм белеп торыгыз, кем дә кем Аглаһка тиңне эзли, мотлакан. Агзаһ ана
жәннәтне харам кылыр, андый кешенең керәчәк урыны утлы тәмуг һәм залимнәргә (анда) ярдәм итүче булмас.—диде.
73. Хактыр ки:
—Аллаһ—өчнең өченчеседер,—дигәннәр дә кяфер булды.
Хәлбуки, бер Аллаһтан башка тәңре юктыр. Әгәр дә алар шулай кабатлауларыннан ваз кичмәсә, кяфер булганнар әче газапка дучар ителәчәк.
74. Аллаһка тәүбә итеп, алар ярлыкау теләмәсләрме икәнни9 Аллаһ—юмарт ярлыкаучы вә кичерүчедер.
75. Мәрьям углы Гайсә (Мәсих) бары тик бер илчедер-рәсүлдер Аннан элек тә күп кенә рәсүлләр килеп китте. Аның анасы да бик тә әхлаклы хатын, һәр икесе дә икмәк ашыйлар иде. Күр. алар турында ничек ачык итеп әйтәбез, ләкин соңра ничек итеп (Хакыйкатьтән) йөз чөерәләр.
(-Яһудләр хәзрәти Гайсәнең намуслы. әхлаклы хатыннан туганына ышанмыйча, аның анасы турында төрле гайбәтләр сөйләделәр, имеш. Гайсә никахсыз, уйнаштан туган бала, диделәр Коръән-и Кәрим бу гайбәтләрнең нигезсез икәнен исбат итә. Аларның икесе дә адәми зат. Чөнки алар икмәк ашый. Азлаһ икмәккә мохтаҗ түгел. Димәк. Гайсә Аллаһ була алмый»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
76. Әйт син:
—Аллаһтан борылып, сезнен өчен файда да. зыян да эшли алмый торган зәгыйфькәме табынырга телисез? Барысын да белүче—ишетүче бары тик Аллаһтыр,— диген.
77. Әйт син:
Әй. китап әһеле, динегездә гаделсез рәвештә хәттин ашмагыз. Байтактан әүвәл юлдан язган, байтак кешеләрне юлдан яздырган вә тугры юлдан ераклашкан азгын бер кавемгә иярмәгез.—диген
78. Кяферлектәге Исраил угыллары (Аллаһ сүзен) тыңламаулары вә (азгынлыкта) хәттин ашканнары аркасында Даут тарафыннан һәм Мәрьям углы Гайсә теле белән каһәрләнделәр.
79. Яман гамәлләр кылудан алар бер-берсен тыймады. Хактыр ки. алар кылган эш—зур гөнаһ.
80. Күбесенең инкарьчылар белән дуслашканын күрерсең. Күңелләрен аларга баглап, үзләрен алдан ук хәтәр нәрсәгә дучар иттеләр. Аллаһның ачуына тап булып, алар мәңгелек газап эчендә калачак.
81. Әгәр алар Аллаһка. Пәйгамбәргә вә аңа иңдерелгәнгә иман китермәс булсалар, тегеләрне дус итмәсләр иде. ләкин боларнын күбесе тугры юлдан язды.
82. Дошманлык кылу нисбәтеннән караганда, кешеләр арасында мөселманнарга иң куркынычы яһүдиләр белән мөшрикләр (күп аллалылар, потпәрәстләр. дәһриләр) икәнен күрерсең. Алар арасында мөселманнарга ин якын торганнар:
—Без—христианбыз,—дип әйтүчеләрне дә табарсың. Чөнки алар арасында монахлар, галимнәр дә бар. алар бөеклеккә дәгъва итмиләр.
(•Бу аятьләрдә телгә алынган христианнарның Хабәшстанга (Эфиопиягә) күчеп, һиҗрәт итеп килгән мөселманнарны яхшы каршылап, аларга ярдәм иткән христианнар, хәзрәти Мөхәммәд белән солых төзегән Нәфран христианнары икәнлеге куп тәфсирләрдә фаразлана Христианнарның яһудләргә вә мөшрикләргә караганда, мөселманнарга якынрак торганнары хактыр Гәрчә фанатик христианнарның хач-тәре яулары оештырып, мөселманнарга күп бәлаләр китергәнлеге тарихның иң әче-канлы сәхифәләрен тәшкил итә. Шулай да. дөнья мәшәкатьләренә кул селтәгән монахлар белән христиан галимнәре һәм алар тәэсирендәге христианнарның Исламга нисбәтән якынлыклары бар Хәзрәти Пәйгамбәр килгәч, байтак кына монахлар куаныч белән каршы алдылар һәм аны көтелгән Пәйгамбәр буларак кабул иттеләр»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән.)
83. Рәсүлгә иңдерелгәнне (Коръәнне) тыңлаганда. Хакыйкатьне таныганнарына
сөенечтән, аларның күтләреннән яшь акканын күрерсен. Алар әйтер
— Раббыбыз. иман китердек, безне Хакка шәһаләт иткәннәр сафына яз,— диярләр. (84)-Раббыбыз безне изгеләр арасына кертергә тели икән, ни өчен сон әле без алдыбыздагы Хакыйкатькә иман китермибез?
85. Шундый сүзләр сөйләгәннәренә күрә. Аллаһ парга мәнге яшәр өчен, арыкларыннан чишмәләр агып ятучы жәннәтләрне бүләк итәр Игелек кылтаннарнын әжере менә шулдыр.
86. Инкарьчылар һәм аятьләремне ялганга чыгаручылар исә жәһәннәм кисәве булыр.
87. Әй. иман китергән кешеләр. Аллаһ хәләл кылган яхшы, саф нәрсатәрне харамга чыгармагыз вә хәттин ашмагыз. Атлаһ хәттин ашканнарны сөймәс.
88. Атлаһ сезгә хәләл кылган саф ризыкларны ашагыз вә үзегез баш орган Аллаһ каршысында гөнаһ эшләүдән куркыгыз.
(«Бервакыт Гали. Ибне Мәсгут. Микъдат кебек кайбер сәхабаләр Госман бине Мазгун оена .җыелып. коне буе ураза тотарга, тоннар буе йокламыйча намаз укырга, хатыннар янына бармаска, ит ашамаска, иске-москы киеп йврергә һәм калган гомерләрен шулай яшәп бетерергә, хәтта үзләрен кысырландырырга (>ип сүз куешалар Рәсүли Әкрам бу турыда ишетүгә үк алар янына китте Ул болай боерды
—Мин шулай коллык итәргә дип. бернинди дә әмер бирмәдем Тән ha w нәфез дигәннәрнең сездә хакы бар Ураза тотыгыз, ләкин вакытында уразагы зны взеп. ризык җыегыз, вакытында йоклагыз. Мин намазымны укыйм, йокымны калдырмыймын, ураза тота чын, сәхәргә торамын, ит ризыкларын ашыймын, хатыннарымның ихтыяҗнзрын үтимен Мин юлдан язган бәндә түгелмен
Менә шушы вакыйгадан соң. югарыдагы аять иңдерелгән-
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
89. Мәкерсез, шаярып биргән антыгызны бозсагыз да. Агтаһ җавапка тартмас, фәкать шәригатьчә ант итеп тә. ул антны үз файдагызга бозганыгыз хәлдә сезне жәзалар. Бозылган ант өчен кәффарәт түләнә. Гаиләгезгә ашата торган ризыкнын уртачасы хәтле микъдарда ун фәкыйрьнең тамагын туйдыру яки аларны киендерү яки бер колны азат игү фарыз. Боларны үти алмаган кеше өч көн тоташтан ураза тота Ант эчкәннән сон. бозылган антыгызнын кәффарәте шушы булыр Сүзегездә торыгыз. Аллаһ сезгә ачык итеп анлата. ихтимал, сез шөкер итәрсез.
(Аллаһ исеме белән ант иткән кеше антын һичшиксез үтәргә тиеш Әгәр дә ант итен тә. эшләнәчәк эше харам яки яман икәне беленсә, ул кеше антын бозар. з1 эштән баш тартыр һәм кәффарәтен бирер Кәффарәт - гонаһтан арыну очен кылынган гадел эш )
90. Әй. мөселманнар! Хәмер эчү. азгын уеннар уйнау, табынгыч сыннарга баш ору. фал ачтыру, ырымланган уклар белән шобага салу шайтан гамәлләредер, шакшылыктыр, мондыйлардан ерак торыгыг котылырсыз
91. Исерткеч һәм азгын уеннар белән шайтан арагызда үч орлыкларын, дошманлык чәчә; Аллаһны искә төшерүдән вә намаздан биздерергә тели. Сез бу эшләрдән ваз кичә алырсызмы икән?
(«Исламнан элегрәк заманнарда гарәпләрдә шәраб эчу йоласы бар иде Аиаһ Тәгалә беренче мөселманнарны әкрен-әкрен генә исерткечләрдән биздерә башлады Тыйды Исерткечнең файдасына караганда, зыянының күбрәк икәнен искәртте Соңыннан исерткеч зчкән килеш намаз укуны тыйды Бу аять белән исертә торган эчемлекләрне харам кызды Жаһи- лият вакытында гарәпләр ун данә ук сабы белән бертөрле отыш уены уйный иде Ун укның җидесенә отыш язылган Өчесе отышсыз, буш уклар Отыш чыкканнар шу i малны фәкыйрьләргә садака итеп тәгаенлый иде. әмма маз бәһасен оттырганнар түш торган булган Оттырганнар р малыннан казак каккан Шуңа күрә. Ислам фәкыйрыәргә откан Maidan түгел, хәл&з .наздан өзеш аерырга куша Отышлы уеннарда уртага war. акча кую тыела Исереклекне тыю. азгын уеннарны рөхсәт итмәү, җәмгыятьнең һәм матди, һәм әхлакый ягын тазартыр очен иң мөһим кануннардыр»
Хәйретдин Карамай тәфсиреннән )
92. Атлаһка вә анын Рәсүленә итагать итегез һәм (гөнаһ кылудан) тыелыгыз
Итагатьтән баш тартсагыз, белеп торыгыз ки. Рәсүлебезнең вазифасы (бары тик Аллаһ хөкемнәрен) сезгә дөрес итеп житкерү һәм аңлатудыр.
93. Иман китергән вә игелек кылганнарга элек ашаган-эчкәннәре өчен гөнаһ юк, әгәр дә алар чын күңелдән (гөнаһ эшләүдән) саклансалар, иманнарын сакласалар, тагып да игелек кылсалар. Аллаһ игелек кылганнарны сөя.
94. Әй. иман китергән бәндәләр. Аллаһ кулларыгыз вә сөңгеләрегез белән ауланган җәнлекләр белән Аллаһны күрмичә дә ана нык ышаналармы, юкмы икәнен сыный. Кем хәттин ашса (тыелганнан артыгын кылса), шул әче газапка дучар.
(Ихрам бәйләп, хаҗ йолаларын үтәгән вакытта киек-җэнлек аулау тыела, шул вакытта, мине берәү дә күрми, дип киек аулаган кеше гөнаһка батачак. Аллаһ барысын да күреп тора.)
95. Әй. манлы бәндәләр, ихрамлы чагында киек-җәнлек үтермәгез. Арагыздан берәүсе (ярамаганлыгын) белгән көе җәнлек ауласа, аның әҗере җәзадыр. Арагыздан ике кешене хөкемдар итеп сайлагыз да. тотылган (үтерелгән) киекнен бәһасен билгеләтегез. Гаепле кеше үз хайванын чалып, шул киек микъдарындагы ит белән Кәгъбәдәге фәкыйрьләрнең тамагын туйдырыр. Яки гаепле адәм ураза тотсын. Шулай итеп, кылганнары өчен бәндә җавап бирергә тиеш. Аллаһ элеккесен гафу итә. Кем бу эшне кабат эшләсә, Аллаһ аны каты җәзага тартыр. Аллаһ һәрвакыт җиңүче һәм үч кайтаручы (җәза бирүче).
96. һәм сезгә, һәм юлчыларга, файда буларак, диңгездә ау оештыру, тотылган ризыкны ашау хәләл кылынды. Ихрамлы чагыгызда коры җирдәге ау сезгә харам кылынды. Аллаһ хозурында җавап бирүдән куркыгыз.
97. Аллаһ Кәгъбәне—изге бинаны, харам аен. хаҗ корбанын вә алардагы гәрданлыкларны кешеләр файдасы өчен булдырды. Бу—Аллаһнын күкләрдә. Җирдә ни булса, барысын да белеп торганын сез белсен өчен.
98. Белеп торыгыз, Аллаһнын җәзасы әчедер. Аллаһнын ярлыкавы, гафу итүе дә чиксездер.
99. Рәсүл өстенә төшкән вазифа фәкать (Коръәнне) ирештерү генә. Аллаһ яшермәгәнегезне дә. яшергәнегезне дә белеп тора.
100. Әйт син:
— Шакшы-яман белән сафлык-игелек бер түгел; хәтта шакшы-яманлыкның күпчелеге сезгә ошаса да. Акыл ияләре! Шулай булгач, сез гөнаһ кылудан. Аллаһ каршысында җавап бирүдән куркыгыз һәм (тәмугтан), ихтимал, котылырсыз,—диген.
(«Бу аять Исламның сан артыннан кумаганлыгын. бәлки, сыйфат өстенлеген күздә тота».
Хәйретдин Карачан тәфсиреннән Яманлык күп булса да. игелек азрак күренсә дә. яманлыкның әле мотлак өскә чыкканы юк, Аллага шөкер.)
101. Әйе, иманлы кешеләр, җавабы сезгә кайгы китерә торган нәрсәләр турында сорашмагыз. Коръән иңдерелгәч сорасагыз, ачык җавап табарсыз. Аллаһ сезне гафу итәр. Аллаһ юмартлык белән ярлыкаучы вә сабырдыр.
(«Рәсүл-и Әкрам: Аллаһ сезгә (малы булганнарга) хаҗ кылуны фарыз итте, хаҗ вазифагызны калдырмагыз, дигәч, берәү: һәр ел саенмы. Рәсулулла?—дип сорады һәм соравын тагын өч тапкыр кабатлады Пәйгамбәребез бераз тын торганнан соң: әгәр дә мин хәзер: әйе. ел саен, дисәм, шулай фарыз булыр иде. алай эшләргә сезнең көчегез җитмәс иде,—диде.
Шушы аятьнең иңүенә бу вакыйга сәбәп булды. Онытканга түгел, кешеләргә кулай булсын өчен, Аллаһ кайбер нәрсәләрне ачык иттереп әйтми. Күп сораулар бирү эшне катлауландыра гына».
Хәйретдин Караман тәфсиреннән.)
102. Сездән алда килгәннәр дә шулай сораган иде, җавап алганнан соң да алар инанмады.
103. Аллаһ (хайваннарны) бахирә, саифә, василә, хам, дип атап, алар турында
күрсәтмәләр бирмәде Ләкин кяферлар Аллаһка ята яга. чөнки аларнын күбесенен башы эшләми.
("Исламнан әүвәл гарәпләрдә шундый йола бар иде. Алар биш тапкыр бозаулаган дөянең соңгы бозавы саулык булса, шул дөягә Бахирә исеме кушып, колагына тайга салып. иреккә җибәрәләр. шуннан соң ул дөяне саумыйлар, сөте таш сыннарга, потларга каш. имеш Таш сыннар, потлар хөрмәтенә иреккә җибәрелгән һәм сөтен бары тик сәяхәтчеләр генә эчәргә тиеш булган дөяләргә Саифә диләр. Берсе саулык, берсе тәкә-игез бәрән китергән сарыкка яки ана дөягә Василә дип исем куша торган бу зганнар Тәкә бәрән, үгез бозау потларга корбан буларак чалына Ун тапкыр бозау атасы булган ата дөягә Хам исеме кушылган һәм ул да иреккә җибәрелгән Имештер, кяферләр. шушы йоланы Аллаһ боерган, дип ялган сөйли*
Хәйретдин Карачан тәфсиреннән)
104. Аларга.
—Аллаһ иңдергәнгә (Коръәнгә) кайтарылыгыз. Рәсүл янына килегез.— дигәч, алар:
—Аталарыбыз тоткан юл безгә кадерле.—диләр. Аталары надан булып, яман юлдан киткән булсалар дамы?
105. Әй. иман китергән бәндәләр, ханыгызны коткару сезнен үзегездән тора Сез тугры юлда булсагыз, азгыннар сезгә һичбер зыян кыла алмас Барыгыз ла Аллаһ хозурына киләчәксез Ул сезгә ни кылганнарыгызны күрсәтәчәк
106. Әй, иманлы бәндәләр, берәрегезгә әҗәл шаукымы янаса, үз арагыздан ике гадел кеше сайлагыз, алар васыятегезнен шәһитләре булсын. Сез сәяхәттә булып. (чит кавем арасында калсагыз) һәм якагыздан әҗәл тотса, (башка диндә булган) ике кеше васыятегезнен шаһите булсын. Инде алардан шикләнер булсагыз, аларны намаздан сон тотып:
-Туганнарыбызга файда китерәчәк булган очракта да. без бу васыятьне бозачак түгелбез. Аллаһ исеме белән ант иткән шәһитлегебезне яшереп калдырмаячакбыз. Әгәр шулай кылмасак. без гөнаһкяр булачакбыз,—дип. Ахтаһ исеме белән ант иттерегез.
107. Шаһитләрнен гөнаһкяр икәнлекләре беленсә, (мәрһүмнең васыятен бозып күрсәтсәләр), мәрхүмгә тагын да якынрак торган (хакыйкый варисзыктагы) ике кеше тегеләрнең урынын алыр вә:
— Валлаһи, безнен шәһитлегебез тегеләрнең шәһитлегеннән дөрес Без беркемнең хакына да кул сузмадык Әгәр дә шулай була калса, без залимнәрдән булырбыз.—дип Аллаһ исеме белән ант итсеннәр
108. Шаһитләр дөреслек белән шаһитлек итсеннәр өчен шулай эшләнә. Шәһитлеккә алынган шаһитләр безнен шаһитлегебездән риза булмасалар. башка шаһитләр сайлаячаклар, дип куркып, гадел шаһитлек кылсыннар өчен (Ялган шаһитлек кылып, гөнаһлы булудан) Аллаһган куркыгыз һәм аны (әмерләрен) тындагы < Азгын халыкка Аллаһ юл күрсәтмәс.
109. Килер бер көн. бөтен пәйгамбәрләрен Үз янына туплап, Аллаһ әйтер
—Сез нинди җаваплар алдыгыз0 дияр Алар җавап бирер
-Без белмибез. Бөтен серләрне дә Син генә беләсең, диярләр
(Кыямәт көнендә гһлиһ бөтенрәсү.иәрен җыяр һәм аларның Җир йөзендә кылганнары турында сораштырыр: A. Lзаһның хөкемнәрен сез кеше зәр арасында таратып иөрдегсз. кеше зәр бу хөкемнәрне ничек кабул итте, чын күңелдәнме, юрамал гынамы. әллә инкарь иттеләрме янәсе Һәр кешенең күңеленә ишерелгәннәрне бары тик бер Алзаһ кына белә)
110. Аллйһ әйтер
Әй. Мәрьям углы Гайсә. сина вә синен анаңа күрсәткән юмартлыгымны хәтерлә Ничек игеп сине изге рух (Җәбраил) ярдәме белән аяккка бастырдым Бишектә чагында да ук. үсмер булганда да син инде кешеләр белән сөйләшә илен Сина язуны, хикмәтләрне. Тәүрат белән Инҗилне өйрәттем Балчыктан кош сыны ясап, ана өрлен һәм кошка җан инде, бу ла минем рөхсәтем белән башкарылды Янә минем рөхсәтем илә анадан тума сукырны син күрер иттен тилчә тенлене савыктырдың, мәет лорие Минем рөхсәтем илә терелттең Исраил угылларының
мәкерле кулын сина кагылдыртмадым. Син ап-ачык дәлилләр китерсәң дә, кяферләр ышанмады һәм:
—Бу сихердән башка эш түгел,—диделәр.
(Бу аятьтә вә башка аятьләрдә дә гадәттән тыш хәлләр. могҗизалар тасвирлана. Могҗиза—кеше көченнән килми торган, бер карауда табигать кануннарына күрә, мөмкин була алмаган, башкалар өчен гайре табигый күренешләр. Коръән иңү дә могҗиза.)
111. Хавариларга да Мин әйттем
—Миңа һәм Минем пәйгамбәрләремә иман китерегез,—дидем.
Алар;
— Иман китердек. Безнең чынлыкта мөселман булуыбызга шаһит бул,— диделәр.
(Хаварилар—пәйгамбәребезнең сәхабәләре кебек, хәзрәти Гайсәгә ияргән вә аңа тугры булган мөридләр )
112. Хаварилар әйтте:
—Әй. Мәрьям углы Гайсә. Раббынның Күктән безгә дәстархан иңдерергә көченнән киләме?—диделәр. Гайсә әйтте:
—Мөселман икәнсез, (көфер сөйләргә) Аллаһтан куркыгыз,—диде
113. Хаварилар исә:
—Дәстархан белән ризык төшсә, без рәхәтләнеп ашар идек, нәфсебезне басар идек, син дөрес сөйлисенме икән, карап карыйк, могҗизага шаһит булыйк,—диделәр
114. Мәрьям углы Гайсә:
—Әй. Аллаһым Раббыбыз, Күктән безнең өчен, бездән элек килгәннәргә дә. бездән соң килгәннәргә дә Син могҗиза сыйфатында бер табын иңдер, безне сыйла, бәйрәм булсын. Син ризык бирүдә иң юмарты бит.
115. Аллаһ болай диде:
—Мин аны сезгә иңдерермен, ләкин моннан сон да арагызда көфер сөйләүче табылса, (ягъни Аллаһка ышанмаса) Мин аны шундый бер җәза белән газаплармын ки. дөньясындагы башка берәүгә дә андый каты җәза бирелмәс.
116. Аллаһ әйтте:
—Ий, Мәрьям углы Гайсә! Мине дә, анамны да Аллаһтан башка ике Аллаһ иттегез,—дип кешеләргә син әйттеңме?
Гайсә әйтте:
—Син мотлакан пакьсен Алай сөйләргә хакым булмаган көе. мин ничек авыз ачыйм, ди. Әгәр шулай сөйләгән булсам. Син аны мотлак ишеткән булыр идең. Мин Синен ни уйлаганыңны белмим. Шик юктыр ки. Син бөтен яшерен серләрне белеп торасын (117) Син боерганнардан башка мин аларга һични сөйләмәдем. Мин аларга: минем Раббым һәм сезнең дә Раббыгыз булган бер Аллага гыйбадәт кылыгыз, дидем. Араларында яшәгән дәвердә аларга күзәтче булдым. Мина үлем биргән вакытта да аларны Син күзәтеп тордың. Син һәр нәрсәне күреп-белеп торучы шаһит. (118) Әгәр дә аларга җәза бирсәң, алар, шөбһәсез, синең колларыңдыр. Аларны гафу итәргә уйласаң, синең ихтыярында. Син—жинүче. Син—хөкемдар.
119. (Кыямәттә) Аллаһ әйтер:
— Менә бүген гаделләргә гаделлекләре файда бирә торган көн Алар өчен агачлар арасыннан чишмәләр агып ятучы мәңгелек җәннәтләр бар Аллаһ алардан. алар да Аллаһтан разый булачак. Менә шунда булыр бөек котылыш.
120. Күкләрнең. Жир эчендәгеләрнен хакиме—Аллаһтыр. Ул барысына да хаклы рәвештә кодрәтледер.