Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Хөрмәтле редакция!
«Казан утлары» журналын даими укып барам. Ул минем өчен дустыма да һәм ана
телемне камилләштерүдә остазыма да әйләнде. Чөнки минем мәктәп елларым туган
төбәгемнән еракта узды.
Хәтта Казанга кайткач та яшьлек, студент елларым да рус мохитендә үтте. Милләтем
белән горурланып яшәсәм дә. аның телен яхшы белми торып, чын татар була алмавымны
ашадым. Бөтен көчем белән кызымны татар мәктәбенә хәзерли башладым. Балама тел
өйрәнүдә «Салават күпере» журналы, ә үземә -Казан утлары» журналы ярдәм итте Ана телендә
укып рухи ләззәт тою. жан шатлыгы кичерү шигърияттән башланды Алар мине татар прозасына,
зур әсәрләргә алып чыкты
Әмма соңгы елларда күп кенә әсәрләрдә телебезнең чуарлануы, гүзәллеген,
сыгылмалыгын югалта баруы күңелне борчый Өстәвенә сюжетларында күбрәк җенси азгынлык,
төрле тупаслыклар гайрәтне чигерә Андый әсәрләрне укыйсы да килми шул һәр нәрсәдә чама
хисен югалтмаска иде Бигрәк тә матур әдәбиятта Күзәтүләремнән чыгып әйтәм. күпчелек укучы
шундый матур әдәбиятны ярата Матур әдәбиятны!
Ә менә журналыгызның җиденче саны биктә уңышлы дип әйтер идем. Андагы ике өр -яңа
автор—Г Галиеванын -Тулгак» повестен. Нурзидә хикәяләрен һәм миңа таныш булмаган язучы
Гариф Галиевнен «Каракош сыртында- хикәясен бастырып чыгаруыгыз нур өстенә нур булган.
Минем бу язмамда аерата истә кала торган -Тулгак- әсәре турында уз фикерләремне
әйтәсем килә. Иң беренче мине әсәрнең исеме уйга салды Ниндидер бер. хатын-кызга гына хас
булган, кызыксыну белән укый башладым. Теленең сафлыгы, матурлыгы, җөмләләрнең
төгәллеге, гадилеге, әсәрнең мавыктыр! ыч вакыйгаларга бай булып үрелеп кенә баруы
күңелемне әсир итте. Тәмам ахырына кадәр җитмичә куллан төшерә алмадым мин аны «Тулгак»
бер сулышта укыла торган әсәр, баштарак исеме белән килешә алмасам да. тора-бара шулай
исемләү кирәклеген авторның тирәнтен төшендерә алуы сокландырды
Чыннан да. бөтен тормышыбыз заманның авыр тулгаклары белән тулган ич Мондый
әсәрне билгеле инде, үзе ана булган хатын-кыз гына яза ала дип уйлыйм мин Укуын тиз укысам
да. әсәрдән аерыла алмыйча, андагы вакыйгалар эчендә кайнавым атналар буена сузылды
Яңадан журналны кулыма алырга мәжбүр булдым Инде бу юлы ашыкмыйча, кайбер урыннарына
кире кайта кайта рәхәтләнеп яң.ыан укып чыктым
Рәхмәт сезгә! Киләчәктә иҗатыгызга зур уңышлар телим
М. ВЭЛИЕВА
Ктан