Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘКЪДИРДӘН УЗЫП БУЛМАГАЧ...


Әдәбият сөючеләрне, гомумән укучыларны, язылган әсәрнең иң элек тормышчан булуы кызыксындыра. Әдәби әсәр узган яки гамәли тормышны дөрес чагылдыра икән—ул романмы, повестьмы яки хикәяме—укучыны үзенә жәлеп итә.
Моңа кадәр хикәяләре һәм повестьлары белән танылган Марат Әмирхановның «Тәкъдир» романы («Казан утлары» 10. 11 саннар. 1999) әдәбият сөючеләрне битараф калдырмагандыр.
Романда коммунистлар партиясе хакимлек иткән житмешенче еллардагы вакыйгалар тасвирланган. Автор үзе ул елларда Бөгелмә районы Карабаш урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән һәм укыту эшләре буенча жаваплы хезмәт башкарган. Шунлыктан мәктәп тормышы, укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләр әсәрдә дөрес чагылыш тапкан.
Әсәрнең сюжеты артык катлаулы түгел. Биредә төп геройлар Мансур белән Җәмилә—егет һәм кыз—соңрак өйләнешеп, матур гына гаилә тормышы коралар, уртак шатлыклары булып кызлары туа. Ләйсән—чибәр, тере кыз— гаиләгә бәхет, нур өсти, әтисенең, әнисенең тормышлары, яшәешләре тагы да күңеллерәк, тулырак булып китә.
Тик шунсы кызганыч: тормыш гел күңелле көннәрдән генә тормый. Гомумән, бәхетле гаиләләрнең аз булуы һәрберебезгә мәгълүм. Соңгы елларда бигрәк тә.
Балаларның үз милләтенә тугры булырлык тәрбия алуларында аналарның роле турында Мансур урта мәктәп укытучылары алдында чыгышлар ясый. Әмма аның фикерләрен хуплаучы табылмый. Азай гына да түгел: укыту мәшәкатьләре, жәмәгатьчелек эшләре алып барган Мансур төннәрен йокламыйча тәрбия темасына багышланган диссертациясен дә тәмамлый. Ләкин житәкчесе Габбас Ярмиевнең берүк теманы ике кешегә бирүе нәтижәсендә Мансурга үз хезмәтен яклап чыгарга мөмкинлек бирмиләр. Ярмнев үзе инде институттан киткән, аны пенсиягә озатканнар. Яшь укытучы Мансурның күпьеллык хезмәте шулай юкка чыга.
Күп мәшәкатьләр чигеп тә фәнни исем алудан кинәт кенә өметен өзгән Мансур институттан чайкала чайкала чыгып коймага сөялә, аннан соң аякларын көчкә өстерәп урам буйлап китә. Бераздан милиционерлар аны исерек иргә хисаплап «кара козгын» машинасына төрткәләп кертәләр һәм айныткычка китереп ябып та куялар.
Мансур бер гаепсезгә алкашлар янына килеп эләгүенә бик кайгыра, үртәләнә һәм гарьләнә. «Әгәр мәктәпкә аның айныткычка эләгүе турында белешмә килеп төшсәме? Юк, асылынып үлүең хәерлерәк. Болай да бөтен планнарының асты өскә килде. Инде әлкәш дигән даны чыксынмы?» дип төшенкелеккә бирелә ул.
Әйе. менә шундый хәсрәтле уйлар киче!» Мансур һәм соңрак хатыны 9*
Ә
Җәмилә, кызы Ләйсән хакына, үзенең, абруе өчен көрәшергә тиешлеген күңеленә беркетә.
Ләкин әсәрнең бу урыны укучы буларак миндә каршылыклы фикерләр уятты. Хәзерләгән диссертациясенең юкка чыгуы Мансур өчен көтелмәгән хәл буларак аңа бик нык тискәре йогынты ясый, тетрәндерә, ди. Әмма ләкин яшь кенә ирнең аңын югалтыр дәрәҗәгә җитеп, трамвай юлына кереп адашып йөрүен күңел кабул итми. Ике милиционерның Мансурны әткәләп-төрткәләп машинага утыртып алып китүләре дә ышандырып бетерми. Милиционерлар әдәбиятта күп мәртәбә тупас итеп күрсәтелсәләр дә, алар исерек белән айнык кешене аера беләләр ич! Әлеге хәлнең көпә-көндез булуы да әсәрнең ышандыру көчен киметә. Һәрбер әдәби әсәрдә ышандыру көченең эзлекле дәвам итүе— иң әһәмиятле шарт икәнен минемчә беркем дә онытмаска тиеш.
Матур башланган гаилә тормышын бик күп кыенлыклар сагалап тора. Нишләмәк кирәк, мондый хәлләр еш кабатлана шул. Алты яшьлек кызлары Ләйсәннең яман шеш белән авырып вафат булуы, бу чирдән кызларын коткарып кала алмауларын, зур кайгы килүен автор ышандырырлык итеп тасвирлаган. Автор Ләйсәннең балаларга хас сөйләшүен дөрес тоемлап, сөйләм үзенчәлекләрен табигый итеп биргән.
Мансурны тормыш төрле яклап сыный. Ул Кормаш урта мәктәбендә укытучы, завуч, Чаллыда мәктәп директоры, күп тә үтми язмыш аны Казанга «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенә китерә, биредә дә ул югалып калмый, кыенлыкларны җиңеп абруйлы журналистларның берсенә әйләнә. Җәмилә дә Казан шәһәренә бик теләп күчә һәм үз һөнәре—укытучы хезмәтен дәвам итә. Әмма аларга җиңел түгел, чит кеше йортында фатирчы булып яшиләр.
...Менә журналист Мансур өлкә комитетының фән бүлеге мөдире урынбасары янына керә. Анда Мансурның элекке танышы Сафа бик эре кыяфәттә утыра, вәкарь белән генә сөйләшә. Мансурның: «Әллә син мине танымыйсыңмы?» дигән соравына Сафа: «Мансур иптәш, без агай-энеләр белән ресторанда утырмыйбыз. Бу—Обком! Монда фәкать эш турында гына сөйләшәләр» дип үзенең чын бюрократка әйләнүен күрсәтә. Автор ул вакытларда галимнәрнең кимсетелүен шул Сафа сүзләре белән хәзерге буын кешеләренә бик үтемле итеп җиткерә. «Мөштәри, Камай ише милләтчеләргә без партия матбугатында урын бирә алмыйбыз!»—ди тагын әлеге түрә.
Әйе, ул елларда безнең талантлы әдәбият-сәнгать әһелләре дә, галим- голәмә дә коммунистлар партиясенең урынсызга басым ясаулары, чикләүләре астында яшәп, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә алмадылар шул.
Автор Мансурны яхшы укытучы, булдыклы журналист итеп сурәтли. Гаиләдә дә аны үрнәк ир һәм ата итеп күзалларга мөмкин булыр иде. Әмма, дүрт аяклы ат та абына дигәндәй, автор аны җайлап кына «уҗымга» кертеп җибәрә. «Уҗым» дигәнебез исә—Рәшидә. Җәмиләнең бертуган сеңлесе. Мансурның балдызы.
Безнең татар халкында җизнәй булган кешеләрнең үз балдызларын яратулары булгалаган. «Балдыз сөю язык түгел җизнәкәй» дип җырлыйлар да... Автор шушы урында: «Җизни, синнән күңелем бизми», «Балдыз булыр балдай» кебек мәкаль, әйтемнәрне бик урынлы куллана. Әлеге гыйбарәләрне исенә төшергән Мансур: «Балдыз сөю татарда гаеп саналмый ләбаса» дип. хатыны Җәмилә каршында аклану өчен дәлилләр табылуына куана да.
Рәшидә дә «ирем Айдарны яратмыйм» дип, үз күңеленең жизнәсенә тартылуын гөнаһка санамый. Җизнәсен: «Айдар командировкада. Илсур кунакта, аулагөй, җизнәкәй» дип шатланып каршы ала. Рәшидәнең шәрә балтырлары, изүенең ачылып киткәләве Мансурны вәсвәсәле уйларга этәрә һәм ул Рәшидә чибәрнең җәтмәсенә эләгүен сизми дә кала. Шампан, коньяк шәрабларын парлап бер-бер артлы күтәрү, җыр. бию, уен-көлке, мәзәк сүзләр... Шунда Рәшидә «Җизнәкәй башым әйләнә» дип Мансурның алдына ава, гыйшык-мыйшык, мәхәббәт уеннары башлана...
Әмма биредә аянычы шул: Мансур авыру хатынының, чирле кызының хәлләренә кереп, хәсрәтләнеп йөрер чагында ваемсыз һәм гамьсез рәвештә гаиләсен оныта, балдызы белән мәхәббәт уены уйный.
ТӘКЪДИРДӘН УЗЫП БУЛМАГАЧ 133
Егет белән кыз кебек очрашу сәгатьләре билгели-билгели алар кабат- кабат очрашалар, ресторанда утырулар да дәвам итә. Ә авыру апасы Җәмилә каршында Рәшидә үзен аз гына да гаепле санамый. «Безгә никах укытырга кирәк, Мансур! Ходай каршында ир белән хатын булыйк», дип Рәшидә үзенен оятсыз тәкъдимен әйтергә дә кыенсынмый.
Әмма ир буларак бу минутларда Мансурда акыл көче өстенлек ала, ул Рәшидәне читкә этеп жибәрә. Тик. бик тә үжәт, әрсез балдыз «апаның гомере санаулы, Ләйсәнгә миннән дә яхшы ана булмас» дип мәлжерәп төшкән Мансурны үзенең тәкъдименә күндерә, һәм алар Мансурның хатыны Җәмилә исән килеш Кабан күле буенда яшәүче мулла бабакайга барып никах укыталар. Автор сүзләре белән әйткәндә: «Мансурның аңлашуы никах белән төгәлләнде. • Ә безнең, укучыларның, бу никахка күңеле риза түгел. Әдәби әсәрнең ышандыру көче менә шушы урынла бик кими. Мансур—житди укытучы, тәрбияче, дөреслекне алга сөрүче көчле журналист. Аның авыру хатыны Җәмилә янында яшәгәндә үк балдызы белән никах укытуы тормыш, гаилә кысаларына хәзер дә сыймый, житмешенче елларда исә бигрәк тә сыймый иде.
Алда язганымча Рәшидә «никахлашыйк» дигәч, Мансур аны этеп җибәрә. Менә шушы хәлдә Мансур ике арадагы мәхәббәт маҗараларын өзгән булса, әсәр тормышчан булып калыр һәм бу вакыйгалар укучыны ныграк ышандырыр иде.
Инде әсәрнең теленә килсәк—авылда туып үскән, урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган әдипнең теле йөгерек, әсәр жиңел укыла. Романда урыны белән чигенешләр ясала, төрле тарихи белешмәләр китерү дә әсәрне тагы тулыландыра. Кормаш авылы турында язганда автор хәзерге Карабаш эшчеләр бистәсен күз алдында тота. Узган гасырларда Уфа, Оренбург якларына йөрүче сәүдәгәрләр Карабаш авылында атларын ашатып, кунып йөргәннәр. Шуңа күрә, юллар чатында торган Карабаш—бай тарихлы авылларның берсе.
Әсәрдә катнашучы геройлар һәм персонажлар шактый күп. Әмма аларның барсы да кирәк микән? Әсәрне эзлекле рәвештә алып баруда аларның тискәре йогынтысы сизелә.
Чәчмә әсәрләрнең ышандыру көчен арттыруда чагыштырулар, һичшиксез, уңай роль уйный. Күп еллар буе татар язучыларының әдәби әсәрләрен даими укып баручы буларак мин шуны сизәм: чагыштырулар хәзерге язучыларның, кайберләрендә артык еш кулланыла. Әмма бу авторны мин андыйлар арасына кертергә теләмим.
«Бәбкәләрен саклаган ата каз шикелле галимнең муены алга сузылды.»
• Кытайларныкы сыман кысык күзләре тегәрҗеп калынлыгында гына калды.»
• Йортка кергәнче утка кер икән!» Менә болар—мәгънәле чагыштырулар һәм халкыбыз арасында киң таралган, дөрес әйтелгән гыйбарәләр! Әйе. мондый чагыштырулар, мәкаль, әйтемнәр романда күп очрый. Димәк автор халкыбызның фольклорын, мәгънәле гыйбарәләрен күңелендә саклый һәм әдәби әсәрнең кирәк урынында куллана белә. Ләкин, сирәк булса да, урынлы булмаган чагыштырулар очравы күңелдә канәгатьсезлек хисләре тудыра.
Төп геройның алда язылган фән бүлеге мөдире урынбасары белән әңгәмәсе вакытында автор: «Сафа уңган бала чүпрәгедәй төссез керфекләрен җилпештереп, Мансурга текәлде.» — дип яза. Үткен чагыштыру булсын өчен автор нны шулай итеп язган. Әмма уңган бала (?) чүпрәген төссез керфекләр белән чагыштыруны уңышлы дип кем әйтә алыр икән?
Шактый озынга сузылган бу романның азагы ничектер тиз тәмамлана. Автор аны: «Җәмилә Ләйсәннең елын үткәрә алмады. Тагын алты айдан баш очындагы Тума кошның канатлары киселеп төште. Тәкъдир аны кызы хозурына иңдерде• дип төгәлли.
Кызлары Ләйсәнне җирләгәч Мансурның Җәмилә белән алты ай дәвам иткән тормышын әсәрдә укучы күрә алмый. Мансурның Рәшидә белән никахы да бар бит әле. аларның ике арадагы мөнәсәбәтләре ничек дәвам иткән?!
Ләйсәннең үлемен әнисе Җәмилә дә, әтисе Мансур да бик авыр кичерә. Монсы табигый хәл, мондый авыр кайгыга дучар булган ата-ананың
кичерешләре җиңел булмавын һәркем күз алдына китерә ала. Шулай да, танышларына, дусларына мөрәҗәгать иткән сыман «бәхил булыгыз» дип үзләренә-үзләре кул салырга җыенулары турында язу күңелдә ризасызлык тудыра.
Аерым гаиләләрдә җиткән егетләрнең, кызларның төрле фаҗигаләргә эләгеп, көтмәгәндә үлемгә дучар булуларын еш ишетәбез. Әмма ата аналар бердәм булып зур кайгы-хәсрәтләрне бергәләп уздыралар, бик авыр булса да үзләренә кул салып фани дөньядан китмиләр. Мансур белән Җәмиләне бу фаҗигадән Галим белән Лилия килеп коткара. Алар килеп кермәсә нәрсә булыр иде?
Җәмиләнең яман шеш белән чирләп, авыр хәлдә яткан соңгы көннәре ничек узды икән? Ни кызганыч, әсәрдә бу мизгелләр тасвирланмаган...
Мансур авыру хатынының ятагы кырына утырып, яраткан Җәмиләсенең күзләренә карап соңгы сүзләрен әйтүен, бу минутта нәрсәләр кичерүен автор тетрәндергеч итеп язган булса, шушы гомерлеккә аерылышу алдындагы ир белән хатынның халәтен укучылар, бигрәк тә хатын-кызлар, йөрәкләренә якын кабул итәрләр, аларның күзләре яшьләнер һәм әдәби әсәрнең уңышы тагы да югарырак булыр иде.
Берничә сүз белән йомгаклаганда, Марат Әмирханов кызыксынып укырлык роман иҗат иткән, алда язылачак әсәрләре тагы да тормышчан, уңышлы булыр дигән өметтә калабыз.
Сәлах ШӘРИПОВ,