МӘХӘББӘТ—БЕР ГЕНӘ!
амашачы, артистка Наилә Гәрәеваны сәхнәдә беренче тапкыр күрүендә үк. ана гашыйк булды Дөрес, театр сәнгатенә бәя бирүчеләрнен фикере төрлечәрэк иде Берәүләр Наиләне турыдан туры Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим итү ягын алдылар, икенчеләре исә япь-яшь артистканы татар телен камил белмәүдә гаепләп, аны сәхнәдән читләштерү таләпләре белән чыктылар Тик бер хакыйкать кенә буйсынмас хәлдә иде—беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баскан Наилә Гәрәева һәрьяклап игътибарга лаек шәхес иде Бусы инде бәхәссез чынбарлык Баш ватыгыз! Шәпме бу артистка, ниндидер кимчелекләре бармы—үзегез хәл итегез1 Әмма ул бар иле инде1 Аны. анын ижатын беркая да яшереп калдырып булмый иде инде' Наилә Гәрәева дигән артистка бар иде1
1960 ел иде бу Камал театрынын -йокымсырабрак- яшәгән дәвере Ник. дигәндә, сәбәпләрне күп китерергә мөмкин булыр иде Әмма ин мөһиме—ижади коллектив шактый олыгайган 17-18 яшьлек кызлар ролендә 50- 60 яшьлек ханымнар уйнап йөри Елыйсы урында колеп. көләсе жирдә елап утырасын Дорес. яшь кадрлар әзерләнеп ята Мәскәүнен Шепкин исемендәге студиясендә дә. үзебезнен театр училищесында да ор- яна талант ияләре укыйлар иде Әмма театр, бигрәк тә тамашачы уку елларын котеп утыра алмый, ана тамаша кирәк ләбаса1
Артистлар сәхнәгә күп төрле юллар белән килеп керә Гасыр башында, театрыбызның беренче адымнарында, кызлар ролендә уйнаучыларны табуы аеруча кыен булган Мина мәшһүр Фатыйма Ильская үзе сөйләгән иде —Мине бит тамаша карарга барган җиремнән алып калдылар Театрны яратуымны сизгәннәр дә. тотындылар димләргә Имеш. минем кыяфәтем дә шәп. күзләрем дә мәгънәле карый Шулай үгетләп куйдылар, рәхмәт тошкерлэре'
Икенче берәүләр һәвәскәр түгәрәкләрдән килеп кергән, башкалары үзләре дә көтмәгәнчә, бүтән уку йортына •• эләгә- алмыйча театр институтына укырга барган да талант дигәне шунда ачылган Хәтта театр инсппугын тәмамлаганнан сон да сәхнәне ташлап китүчеләр бар Кыскасы, сәхнә йолдызларыбызнын язмышы күптөрле Наилә Гәрәева исә үзе кичергәннәр турында бөтенләй башкача сөйли
—Минем бит башка барыр юлым юк иде,—ди ул бик гади генә иттереп —Мин башка һөнәр турында утый да алмадым мона минем вакытым да юк иде
Бөтен хикмәт шунда ки. бу гаилә башлыклары—Хәким абый белән Рауан ханым өйдә матурлыкка соклану даирәсе тудыра алганнар Балаларны тәрбияләүдән? бөтен максат бер генә юнәлешкә буйсындырылган балалар дөньяның матур ягын таный белсеннәр' Калганы—кечкенә мәсьәлә—тамак кайгысы да. өс-баш булдыруда, байлык туплау да—барысы да ин арткы якка куелган Наилә кеп кечкенә чагыннан ук шул хакыйкатькә мөкиббән китеп яши башлаган Анын күз алдында абыйсы скрипкачы
Т
Намә Гәрәева
булып өлгергән, апасы музыка мәктәбенә йөргән Наиләне исә. курчактай нәп-нәни Наиләне өйдәге артисткага әйләндергәннәр Гаиләгә берәр кунак килеп кердеме, беренче тамаша итеп Наиләдән шигырь сөйләткәннәр, җырлатканнар аны. биетеп тә караганнар Кул чапканнар, сөендергәннәр баланы
Аннары, инде үзен-үзе белештереп алгач. Наилә Гәрәева Казанның пионерлар сараена йөрергә тотынган Монда ул катнашмаган бер генә түгәрәк тә калмаган Кызчык төрледән-төрле ярышларга да катнашкан, откан да оттырган да Шул яшендә үк сәхнә хезмәтенең татлы якларын гына түгел, «жинелү» кебек ачы җимешләрен дә татыган ул. Шулай да анын шул балалык елларында ук жинү дигәне алда рак йөргән Аны Татарстан радиосының балалар өчен оештырылган тапшыруларын алып барырга чакырганнар Монда инде—сәхрә1 Кыз үзе теләгән дәрьяда колачлап йөзгән
Гаиләдә исә балаларны шул әүвәлге рәвештә тәрбияләү дәвам иткән. Үзе дә үзәкләрне өздереп җырлаучы Рауан ханым һәм сәнгать дөньясындагы күп шәхесләр белән якыннан таныш булган ата кеше өйне кечкенә генә сәнгать дөньясына әйләндергәннәр Хәким әфәнде Фәйзи Йосыпов. Хәким Сәлимжанов белән һәрчак аралашып яшәгән Камал театрында ату тавышы чыгара торган күренеш кирәксә, һәрчак Хәким агага мөрәҗәгать итә торган булганнар. Ул төп эше буенча ату кораллары белән эш иткән икән. Әмма
—Безнен өйдә бер язу өстәле бар иде Бөтенебезгә—шул бер инде ул Хикмәт анда түгел. Ул өстәлгә утыру белән күз каршы яктагы диварга текәлеп кала Анда исә—төрледән-төрле сурәтләр. Бер рәттә—дөньянын мәшһүр артистлары икенчесендә—язучылар, аннары—галимнәр Әти дә. әни дә безгә аларнын кем икәнлекләрен, ниләр ижат итүләрен сөйлиләр Без бу хакта яттан белә башлаганчы Арада, әлбәттә. Һади Такташ. Габдулла Тукай рәсемнәре аерым урын алып тора иде. Тик.
Наилә ханымның бу сүзләрне «тик» дип түгәрәкләве шуңа бәйле—өйдә күбесенчә урыс телендә генә сөйләшәләр. "Татарча белән генә ерак китеп булмый хәзер!"—ди Рауан ханым.
—Әнием минем белән бер генә тапкыр да татарча сөйләшмәде Ярый әле дәү әни бар иде! Ул урысча бер авыз сүз дә ычкындырмый торган иде. Алгарак китеп булса да әйтим, минем татар артистлары әзерли торган училишега кергәнемне ишеткәч, дәү әнием озак иттереп, кеткелдәп көлде: «И-и. синнән нинди татар артисты чыксын бер авыз татарча сүз белмисен бит син!?»—диде.
Дәү әнисенен «кирелеге»нә жавап йөзеннән диярсен, Наилә Гәрәева татар театр студиясенә укырга чакырыла. Дөрес, юл туры гына булып чыкмый Аттестат алган кыз "күперенеп» Мәскәүгә ашкына әле. Рауан апа да каршы килми. Ул бу төпчек кызын кечкенәдән үк. "Син—артистка!»—дип тәгаенләп үстерә. Наилә урта мәктәпне тәмамлаган елны исә Мәскәүнен Щукин студиясенә ил буенча укучылар чакыралар Наилә дә жыена. Мәскәү хәтле Мәскәүгә китәрлек булгач, әни кеше, кызын өстәл уртасына бастырып, өр-яна ситсадан бик матур күлмәк тегәргә тәвәккәлли "Солние- клеш» дигән фасон бу, марҗалар «Аһ!» итәрләр, ди-ди тегә ана бу күлмәкне Шушы очып китәргә әзерләнгәндәй күлмәген киеп. Наилә, гомерендә беренче мәртәбә. Мәскәү каласына юл ала. Юк туганы, юк каршылаучысы, юк барып керер жире.
Әй тырыша, әй бөтен белгәннәрен күрсәтеп калырга ашыга кызыкай—юк, алмыйлар. Ә-әй. ул Мәскәүдә безнен Наиләләрне генә кире борганнармы сон? Хәтта сугышлардан йөреп кайткан Ефремовны да. урыснын мәшһүр Ефремов дигән артистын да кабул итмәгәннәр бит анда Курчак кебек татар кызына ни сан булсын, ди инде «Иди. иди!—генә дигәннәр.—У вас там есть свои учебные заведения. »
Ачуыннан чатнар хәлгә килгән Наиләкәй. очып торган «солние-клеш» күлмәген киеп. Казанына кайтып сыена Бәхетенә нәкъ шул елны Качалов театры да үзенә кирәкле бер төркем укучылар жыя икән Анда Наиләне жинел кабул итәләр. Әмма бераздан, мәшһүр режиссерыбыз Ширияздан Сарымсаков белән Празат Исәнбәт кызны татар төркеменә чакырып алалар Наилә анда Ирек Баһманов. Мансур Шиһапов. Рәсим Салахов кебек, бүген дә сәнгатебез дөньясына фидакарь хезмәт күрсәтүче шәхесләр арасына эләгә. Бусы—бер бәхет Тик кешегә бәхете дә. кайгысы да аерым-аерым гына килми, диләр, хак икән Икенче курста укыганда ук Наилә Гәрәеваны Камал театрында куелырга тиешле op-яна спектакльгә чакырып алалар
Баш рольгә! Бу спектакль артистка язмышында—бәхет ачкычы Пьеса авторы
да -op-яна» кеше—Хәй Вахит, режиссерның да бу—беренче эше. режиссер—Рәфкать Бикчантаев. Наилә Гәрәева да—бу олуг сәхнәгә беренче тапкыр аяк баса. Спектакльнең исеме дә—«Беренче мәхәббәт»
Туры килсә да килер икән! Минем уемча, «мәхәббәт» дигән боек хис берничә була алмый Ул—йә бар. йә юк инде. Аны саннар белән санап азапланырга кирәкми Аны Ходай бер бирсә—шокер ит. юк икән—вәссәлам. Наилә Гәрәевага әнә шул бөек хис тәкъдир булып килгән Мен шокер1 Шул спектакль ботен татар тамашачысын аякка бастырды Театр «йокысыннан» уянды Гәрәева-Рәхиләне күрер өчен Татарстанның әллә кай якларыннан килә башладылар Спектакль Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Бер торкем ижат әһелләре аны алдылар, тик Наиләгә, «әле борыны кипмәгән» дигәнрәк. урынсыз бер сәбәп белән бу бүләк тәтемәде Гәрчә спектакльнең топ унышы шушы яна артистканың ифрат дәрәжадә шәп уйнавы аркасында килгән иде бит! Талантлы артисткасына, әле студент килеш үк шундый зур дәрәҗәдәге бүләкне бирсә, татар буламыни инде ул?!
—Спектакльгә дәү әнине дә алып бардым.—дип исенә тошерә Наилә. Әй мактый артистларны, әй мактый башкаларны. «Дәү әнием, ник минем уеным турында бер сүз дә әйтмисен?"—дим. Көлә генә дәү әнием Ярый, ди дә. тагын башкаларны мактарга тотына «Татарча ныклап өйрәнәсең бар'-—дип тә төрттерә
Ни бәхет—Наилә Гәрәеванын ин оста, ин үтемле тәнкыйтьчесе үзе янында яшәгән Анын ин яраткан дәү әнисе булган Менә бит ул гаилә тәрбиясе' Үз-үзенне белә башлаганнан бирле бер юнәлешкә тотылган тәрбия кешенен гомерлек шокеренә барып тоташа. Әле нибары икенче курста гына укыганда тәкъдим ителгән Тукай бүләген Наилә барыбер алды бит ул. Театрга Мәскэүдән «шепкинчылар» ка>тгканчы инде тәмам буын ныгытып өлгергән Наиләгә бер-бер артлы зур-зур рольләр тапшырыла килде
Гади тамашачы артистлар эшенә сокланып карый карый да әйтеп куя
—Әй рәхәт тә яшиләр инде!—ди — Күрче, жнтмеш-сиксән яшькә чаклы тамаша куеп йориләр бит. ә!..
Наилә дә белә бу мөнәсәбәтне. Аңлатырга тырыша:
—һай ул яна рольне өйрәнә башлагандагы авырлыклар! Үз яшендәгерәк. үз холкында!ырак образ -эләксә»—бер хәл әле. Режиссер синнән сорап тормый бит ул. Мина, мәсәлән, унжиде-унсигез яшьлек авыл кызы Диләфрүзне уйнаганда, кырыгым
• Неренчс снектакленнин күренеш
белән Сәлимә арасында һич нинди аерма ла тоелмый
узган, гүя Наилә, чыннан да. эчеп кенә җанын баса ала. гүя Наилә урам хәерчеләре белән генә аралашып яши
Минем бу урында артистканың җитешсез якларына да бик тукталасым килгән иде—таба алмадым, валлаһи, таба алмадым Күрәсен ул бар эшен лә йөрәге аша
якынлашып килә иле
Актерга һич көтелмәгән рольне бик еш бирәләр. Коннэр. атналар үтә—теге рольдәге «кеше» белән һич уртаклык таба алмыйсын Сәхнә образы—ботенләй башка кеше бит ул. ә актер тамашачыга шуны тасвирлап бирергә тиеш Менә «Шәжэ- рә-даге Сәлимә ролен генә алып карыйк Наилә ул образдагы кичерешләрне ботенләй белми Күрмәгән да. татымаган да Эчми дә. тартмый да ул Инде сәхнәдә Наилә башкарган Сәлимәне күз алдына китерегез' Артистка бу бәхетсез жанны
шул кадәр «җелегенә тошеп» сурәтләп бирә ки Наилә Гүя Наилә үзе төрмәләр колын
Сонгы билге-бәя—аныкы. Берәр сүзеңнән сон кул чабып та куйсалар, соңыннан чәчәк тә бирсәләр—артисттан да бәхетле зат юк кебек. .
Алар арасында татар классикасы да. хәзерге заман татар драматургиясе үрнәкләре дә, урысчадан яки Ауропа илләре телендә язылган әсәрләр дә байтак. Шулай да тамашачы күңелендә, мөгаен, Зөбәйдә («Зөбәйдә—адәм баласы». ШХөсәенов}, Диләфрүз («Диләзрүзгә— дүрт кияү». Т. Миннуллин), Зөбәрҗәт («Ай тотылган төндә». М. Кәрим). Изабелла («Чамасына күрә чарасы») кебек рольләр калгандыр. Шулай да арада үзәккә үткәннәренә аерым тукталмый булмый. Берара Наилә сәхнәдә күренмәс булды. Авыр еллар иде ул. Ижади яктан гына түгел, хәтта матди хәлебез начарланды, безне тамак, ос-башны каплау хәсрәте биләп алды Шундый чакта ижат ягыннан да «кыса» башласалар—дөньяны матурлату турында гына хыялланып яшәгән кеше нишләргә тиеш иде сон? Мин Наиләдән бер интервью аллым
—Хәлем—бөтен халыкныкы кебек.—диде ул. Сүзләре жәй уртасында коелган бөртек кебек иде.—Тамак кайгысы. Колхозга бәрәңгегә йөрибез...
Шактый сүзсез тордык, чөнки миндә дә аны тынычландырырлык сүз юк иде. Аннары Наиләкәем Тукай шигырен укый башлады. Ул бит. гомумән, бик күп укый, күп белә, күп уйлана. Таянычы итеп шуларга тотынган икән—Нәкъ Тукайча инде.— диде:
Шөкер, бу коточкыч авыр дәверебез артка чигенде кебек. Наиләгә бер-бер артлы яна рольләр бирә башладылар. “Бичура» (М. Гыйләжев) спектаклендә режиссер улы Фәрит Бикчәнтәев (Тукай бүләге лауреаты) ана карчык ролен бирде. Бу—Наилә иҗатындагы op-яна адым булды. Аннары—“Хушыгыз!»дагы үлем хәленә житкән Миләүшә. Миләүшәне Наилә гажәеп зур киеренкелек белән башкарды
—Бу—минем язмыш. Мина мондый роль бүтән «эләкми» инде дип. сөенә-сөенә уйнады ул.
Дөресен әйткәндә, Миләүшә образы (Т. Миннуллин пьесасы, «Хушыгыз!»)—(5у гасыр гарасатларын кичергән һәр ижат кешесенең язмышы ул. Үзәк өзгеч.
Әле ул гынамы? Тамашачы һич көтмәгәндә, театр "Шәжәрә» спектаклен сәхнәләштерде. Ашкынып бардык. Сәер генә башланып киткән спектакль, мәсьәләләр куера барган саен, жанны һаман үзенә тарта торды. Әллә кай заманнарда бурычка
уздырып, бөтен барлыгын биреп башкара.
—Ай, ул роль алганнан сонгы беренче вакытларда бәргәләнүләрем! Образ белән үз холкым арасында нинди дә булса бер охшашлык, тәнгәллек табарга тырышам Репетициягә барам, юк. режиссер һаман бер үк таләпне кычкыра «Гәрәева! Гәрәева! Алай түгел, эзлә, тап!..» Ниһаять, акрынлап анлый башлыйсын «Менә бит! Үземдә дә шул ук хәлләр ич!..» Режиссер да башканы таләп итми башлый, хәтта кайчак: “Ярый, ярый, яхшы!»—дип тә куя әле. Аннары инде ин зур сынауга, тамашачы алдына чыгасын
‘Гузәлем Әсәл» спектаклендә— Әсәл ролендә Н. Гәрәева
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым. Көннәремнен һич берен дә чөнки ак ди алмадым. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым. Чөнки ятимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым. Кайтмады үч. бетте көч. сынды кылыч—шул булды эш Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым
Ниһаять -акча тәкъдим итүчеләр- япа-ялгызлыкта, эчеп, тәмәке тартып, үз көнен нибары үзе генә күреп ятучы Сәлимә-Наилә Гәрәева янына килеп керәләр Бу— язмышнын Наиләгә биргән ин шәп роле дияр идем мин Заманабызның, бәхетсез илебезнең. мен жәфа чигеп кон күрүче газиз халкыбызның бөтен язмышын ача да бирә ул. Тамаша залы бердән еларга тотынды Чонки Сәлимә—без ул. Безнен бичара тормышыбыз
—Телемне оныттырдылар—өйрәндем.—ди Сәлимә —Монымнан яздырырга теләделәр әнә мандолина алдым, өйрәнәм мин аны1
-Шәҗәрә- (Т Миннуллин пьесасы. Ф Бикчәнтэев режиссурасы)—бер Наилә Гәрәеванын гына түгел, театрмын гомуми, зур ачышы, минемчә Гасырыбызнын фажигасе сәхнәдән бу дәрәҗәдә шәрәләндереп күрсәтелгәне юк иде әле һәм хикмәтнең ин биек ноктасы—Сәлимә образында Аны Наилә Гәрэева ифрат дәрәжэдэ ихлас, ышандырырлык иттереп тасвирлап та бирә
Иманым камил: шатлык белән кайгы һәрчак рәттән йөри Наилә Гэрәеванын 2000 елдагы сезон ахырында кичергән яна шатлыгы—мәшһүр талант иясе Шәриф Хосәеновнын -Әни килде- пьесасы буенча куелган -Әни килде- спектаклендәге Ана образы Бу әсәр күпләргә таныш Аны безнен Казаңда гына да оч театр сәхнәләштерде Режиссеры гел Марсель Сәлимжанов булды һәм. бәхетемә, мин һәр оч куелышны да күреп кала аллым -Күреп кала алдым- дим. чонки Качалов театрындагы беренче куелышта гажэеп рәвештә уйнаган Павлова да. Камал театрындагы беренче куелыштагы спектакльдә бу рольне башкарган Галимә ханым Ибраһимова ла вафатлар инде Драматургның 60 яшьлегенә туры китереп әсәрне К Тинчурин театры да сәхнәләштерде Ана ролен күренекле артисткабыз Исламия Мәхмүтова башкарды Хәзер берсе турында да һичнинди яман сүз әйтеп булмый Әмма В Павлованың рус олы бәяләве хәтердә Шәриф Хосәенов. гомумән, үзенен бу әсәре турында зур фикердә калды Әсәр Татарстанда гына -калмады-, бөтен Русия -буйлап китге- Пьеса авторын күп шәһәрләргә чакырып кына торалар иде
Ниһаять. Камал театрының 2000 елгы сезонында пьесаны кабат сәхнәләштерергә алындылар И и-и. -алындылар-гынамы сон’’ Бу вакыйга безнен Камал театрының ифрат дәрәҗәдә кешелеклелеген дәлилләп күрсәтте Пьеса авторы үзе 70 еллыгына әзерләнә, әмма үзе монарчы яшәп олгерә алмаячагын белә иде бгп инде Шәриф Хосәенов—табиб кеше Ул үзенә ябышкан яман чирнен озак дәвам итмәслеген бик яхшы белә әмма һич тә сыкрап-нитеп ятмый иде Театр -Әни килде-не кабаттан сәхнәләштерергә алынганын белгәч тэ •Нәрсә, мин үлгәнче күрсәтеп калмакчы буласызмы9"—дип. шаяртып ятты Әни роленә билгеләнгән Наилә Гэрэеваны ихластан хуплады ул Шифаханәдә
Homo Гор&евн »Әни KU.ide> спеьтаыснА» Ана pa ieHtto
алган акчаны кемгә Тапшырырга белми йөриләр Кергән һәр өй акчадан баш тарта Үзләре—барысы да Сэетбэковлар нәселеннән, әлеге акча биргән бай нәселеннән бит Бер карасаң. беренче ишектән үк умырып алып калырга тиешләр иде кебек Юк Алмыйлар. Чөнки гаиләнен тарихы катлаулы, куркыныч Хәсрәтле Өркү дигән хис берсеннән дә чыкмаган Акчасы да кирәкми, тик элекке -халык дошманы- дигән исем генә кире кайтмасын! Әмма бу апачык хакыйкатьне нәселнең бер генә вәкиле дә ачыктан ачык танымый
сәхнәсендә татар хатынын шундый да шанлы бөеклеккә күгәрүен драматург аеруча
очрашкач та
—Ярый. ярый, тавышын да калынаеп киткән, әйдә, тырышып кара’—ди икән
Шәриф Хөсәенов Наилә Гәрәеваның ижатын баштан ук хуплап алды. Үзенен "Зөбәйдә—адәм баласы» пьесасында уйнавын ничекләр итеп мактап йөрүе—әле дә күз алдында Драматург аңа зур курчак бүләк итте. Бу бүләген безнең яндагы гына уенчыклар кибетеннән сатып алган иде—күрсәтергә кергән. Мин тиргәдем "Тапкансың бүләк итәр нәрсә?—дим—Бүгенге көндә хатыннарга шул курчак кына җитмәгән инде!»
—Бетмәс сезнен чүпрәк-чапрак!—диде ул.—Менә бирәм әле. Теләсә нишләтсен!
Еллар үтеп беткәч, сораган идем. Наилә әйтә:
—Ул курчак, минем ин кадерле әйберләрем белән бергә саклана.—ди.—»Әни килде» дә мин ике мәртәбә уйнадым бит беренчесендә—Римма, хәзер—Ана. Бу рольләрдә начар уйнап булмый. Шундый әсәрләр бар—анда артист әллә ни өсти алмый. Бу драматургның осталыгына бәйле! "Әни килде»нен бу куелышын карарга элекке тамашачы килде Алар әле Галимә апаны, Шамуковны. Шәүкәт Биктимеровны бик яхшы хәтерлиләр, безнең уенны шулар алымы белән чагыштырып утыралар иде. Тамашачының беренче реакциясе үзебезне дә аптырашта калдырды Хәзер ияләндек инде Яна тамашачы алдында үзебезчә, рәхәтләнеп уйныйбыз. Шәриф абый гына юк. Ул пьесаның беренче куелышыннан сон. атна үтәр-үгмәс, мәңгелеккә күчте. Авыр туфрагы жинел булсын. Мина бер кочак ап-ак розалар бүләк итеп калдырды ул:
—Елаттың бит. Наилә—диде.—Мина аның тарафыннан шуннан да зур мактау кирәкми иде инде..
Үзе теләмәсә дә. Наилә Гәрәевага мактаулар өзелми Монарчы Татарстанның халык артисткасы исеме бар иде инде аның, ә 1967 елда. "Гүзәлем Әсал» спектаклендәге Әсәл ролен әйбәт башкарганы өчен, ана Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген дә бирделәр Быел исә. 2000 елда Президентыбыз Минтимер Шаймиев үзе ана "Халыклар дуслыгы ордены»н тапшырды.
Гажәп. кеше язмышы гел бер ноктага гына төбәлеп барса, барыбер да олы бер юлга килеп чыкмый калмый 1960 елнын 14 январенда, үзе ышанган артисткасына, яраткан хатынына, бердәнбер уртак балалары Фәрит Бикчәнтәевнен өметле киләчәгенә ышанып күренекле режиссер һәм артист Рәфкать Бикчәнтәев Наиләгә бер альбом бүләк иткән булган « Бу эшен шушы олы альбомны тутырачак галереяның башлангычы булсын!»—дип язган ул анда. Сәхнәбездән бик иртә киткән талант иябез—Рәфкать әфәнденен бу изге теләге бүген тормышка аша.
Наилә Гәрәева—ижатынын ин житди дәверенә килеп керде. Мин бу юлларны язганда, ул әле Финляндиядә гастрольдә йори иде Хәер, хикмәт бер аның ижатында гына да түгел: анын бердәнбер улы Фәрит Бикчәнтәевкә дә без зур өметләр баглыйбыз. Анын режиссурасы татар тамашачысын бер баскыч өскәрәк күтәрер кебек Өстәвенә. Фәритнен улы Йосыф та. әле сабый килеш, сәхнәгә аяк басты Киленнәре Люция Хәмитне дә тамашачы яхшы кабул итә Болар бары да Наилә Гәрәеваның. анын сәхнәгә булган бердәнбер мәхәббәтенең җимешләре!