Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОТЛАУЛАР БАГЫШЛАУЛАР

Илдар Юзеевка
(Бераз шаярып)
... Безнең урып,
бу нәкъ безнең җир дип, җиң сызганган идек.
Хуҗаларча йөрен, ут өереп, эшләп алган идек.
Яшәр өчен урын
сайлаганда ялгыштыкмы әллә?!
Турайт әле билең, әйт кызык сүз, хәлләрне күр, әнә!
Без тормаслык гүзәл бу урынга яшьлек кора оя.
Кая китик?
Монда, әй, валлаһи, картаерга оят.
Рөстәм
Мингалим
КОТЛАУЛАР БАГЫШЛАУЛАР
Равил Фәйзуллинга
Миңа кердең Мәскәүдә. сөйләшәсен, ипле син. Нидер язып кайт, дисең, нидер табып кайт, дисең. Бәлки, нидер табылыр— утлар якты үзәктә... Беләсеңме, син миңа тапмасам да сүз әйтмә. Күпләр килгән табарга, әле һаман киләләр. Этә-тортә Мәскәүгә— югалыр! а керәләр. Югалырга яшьлектә, ки алалар картлыкта. Елмаешын, исереп— югалалар шатлыктан. Төсләре дә үзгәрә— соры юлда сорылар.
Тавышлары—хәрабә, башы бар да соңы бар. һич күренми эзләре— шундый якты үзәктә?! Беләсеңме, син миңа тапмасам да сүз әйтмә. .Мин үземне югалтмам, хәтта нидер язармын. Күрешербез исән-сау уртасында Казанның. Алда безнең -җәйләр бар. күп кышларда әле без— ике кара ир булып, ак юлларда йөрербез. ... һәм иҗаты тукталган егетләрнең өенә, йә кы.злар бүлмәсенә илһам булып керербез.
1977

Хәсән Сарьянга
(Вафатыннан соң)
Өзелеп яратсак та дусларны, берәм-берәм җирдән китәрбез... Яратсак та җәйләр, кышларны, бала чага, хатын-кызларны... Берәм-берәм шулай китәрбез. ... Бизмәсәк тә кырдан, үләннән, көйрәп яткан бөрлегәннәрдән... Тәм тапсак та төрле телләрдән, гуймасак та торган өйләрдән, барысын да ташлан китәрбез. Калдыралмас безне биредә калдырыр! а теләгәннәр дә. Төгәллисе мөһим эшләр дә калдыралмас безне биредә. Калдыралмас безне Кояш та. йолдызлар да, Идел буе да... Калхыбыз кирәк булса да— калдыралмас безне бу дөнья. Шулай булгач, шулай итәрбез— курыкмыйча гына, тын гына, күптән киткән дуслар янына, берәм-берәм шулай... китәрбез.
1978
Каләмдәшем Рәдиф Гаташны озаграк күрми торганда туган уй
Ул шулай көлә белә, яктырып килә белә: көмеш тәңкә сипкәндәй, тавышын сибеп көлә.
Җыя алсаң, көлүен— учка җыеп торырлык, кесәңә тутырырлык, куенга тутырырлык. Тәнең шуны сизәрлек рәхәтләнеп беравык. Аның гына көлүе— шундый тере матурлык.
Аның гына көлүе— шундый рәхәт түгелү. Тик отарлык түгел ул. онтырлык га түгел ул.
1983
Йөреп чыгыйк әле Казанны
(Роберт Әх.чәтҗановка)
Сине күрми торсам, әллә ничек, танып булмый конне, Кабанны. Йөреп чыгыйк әле, бер күрешкәч, чигеп чыгыйк әле Казанны. ...Үзебездән әйбәт дуслар монда очрап, хәлне сорап үтәрлек... Күрмәмешкә салышып үтсәләр дә үпкәләмик артык, күтәрик... Исемебез чиста, кием пөхтә, акча да бар кесә төбендә.— Без бит риза шуңа, данга менеп, күккә ашкан даһи түгелләр. Дәрәҗә бар—әйбәт уңыш бирер сары бодай кыры биеклек. ...Ял итәргә дисәк, диван нигә? Безгә таш та. җир дә бик ипле. Берәүләрне ун кыз сөйсә—нәрсә? Безне сөйгән, әйдә, бер булсын. Киеме ни безгә, кием аша җиткерсеннәр йөрәк җылысы. Чәчәк сузмый гына тыңласыннар, әй, укырбыз шигырь туктап бер. һәм. кем белә. Казандагы гөлләр— бәлки, бар да безнең өчендер?!
1985
Аена Шагыйрьҗанга
Түшәгең дә шигырь синең, шигырьләр юрганың да.
♦ Мөлдерәмә күңел*ең дә, шигырең юллары да...
Яшьләрне, яшьтәшләреңне көнләштереп яз гына. Гомерлеккә кердең, Лена, син шигърият язына!
Кычкырын сине сөйлибез, каймакта—яшерен генә. Котлыйбыз иҗатың белән... һәм булган яшең белән!
/995
Илһам Шакировна
Бергәлеккә—бердәмлеккә чакыру чаңы булдың,— син күзе булдың татарның, сызлаган җаны булдың. Алтмышка җитен сызлавың аныр бит. авыр ла ул: йөздә үтмәс, меңдә бетмәс, мәңгегә калырмы ул?
«Туган тел»ле халкың калса— чынга ашар өметең.
Котлыйбыз сине, туганкай, чын күңелдән үз итен!
/995
Хисам Камаловка
«Чияле тау*дан шактый ук еракка киткәнсең бит.
Без сизмәгән-когмәгәндә җитмешкә җиткәнсең бит. Узган гомер, калган хәтер, төзәлмәс яралары...
Безнең яшәү—зур тукталыш, бәйрәмнәр—алга бару.
Котлы булсын бу бәйрәмең, шатлыгы уртак булсын! Җитмештән соң ла җайдак бул. иҗатың юртак булсын!
1996
Гәрәй Рәхимгә
Тормыш тоташ бәйрәм түгел, булгалый бәйрәмнәре. Ник булмасын бәйрәмнәре, булганда Гәрәйләре?
Ул Гөргөри, Григориймы.— анысы—Алла эше: әдәбият дөньясына— безгә кирәк бу кеше. Мәхәббәттә, дуслыкта да, иҗатта да алдыра...
Моннан да зур бәйрәмнәрен булсын, Гәрәй, алдарак!
/996
Клара Булатовага
Юлга чыктың «Гел кояшка карап*, гел кояшка карап яшәдец. Күзләрендә шуңа гел нур булды, нур киптерде—килсә яшьләрең. Елмаюын нурдан гына торды, беләсеңдер үзең калганын... ...Бәйрәм котлы булсын!
Гомере озын булсын синең кебек якты баланың!
1996
Олуг бәйрәм
—Баян улы Галиевкә Илле тулган,—ди халык. Олуг бәйрәм тарафыннан бу бит бераз нахаллык! Экеренрәк, ашыкмыйча, соңрак килсә ни булган?! Соңламый, Марсель, бәйрәмнәр! Котлыйбыз сине, туган! Яшә күреп бәйрәмнәрнең олысыннан-олысын:
«Алтын тотка»ң, «Апрель кызы»ң, җырларың юлдаш булсын!