Логотип Казан Утлары
Бәян

КҮҢЕЛЕМ СЕРЛӘРЕ...


КУЕН ДӘФТӘРЛӘРЕННӘН 4 июль 1992 ел. Займище, кич
еренче июльдә коега суга барам, якындагы сүзсез урманны уятып күке кычкыра. Язын, үз вакытында күкеләр курка-курка гына аваз салып, җиһанда барлыкларын белдергәннәр иде. Ин гаҗәбе, күкеләр гүбәндә, куак астында кычкыргандай булдылар. Бүген минем хәсрәтемне арттырып, биек агачмын нәкъ очыннан тилереп кычкыралар. Шомлы яз! Шомлы күкеләр' Быел сыерчыклар килмәде, ничәнче яз Займишеда оя кормыйлар алар. Чәпчекләр ашык-пошык кына күренделәр дә. югалдылар Керәшәләр дә күз нуры ирешмәслек югарылыкта чаж-чож очалар. Тугры чыпчыклар күренми, якын дусларым—чибәр песнәкләр, мөгаен, урмандадыр. Тимер юлга юл күрсәтеп үскән рүшада пар санау iачлар алым саен диярлек сайрашалар, дөньяны матурлыкка өндиләр иле. Быел ник берәвесе ялгышып сайрап жибәрсен. Безгә язган югары күк астында карга белән саескан гына калды Ә каргалар иблис сызган план нигезендә, бомба ташлар!а әзерләнгән шомлы күләгәләр булып күкне бүлешеп алдылар Элгәрге елларда тимер тешле саесканнар кеше тораклары янына якынаерга шүрләп чиггән-чотган гына яныйлар иде Быел! Күзенә карап кылыч койрыкларын селки-селки баш түбәнне чукырга җыеналар Кая ул курку! Кая ул сагаю! «Сайрар кошларыгызны ашап симердек, хәзер үзегезне чукырга тотынабыз!» диләрме? «Ин элек бала-чагаларыгыз- нын күзләрен чукып чыгарачакбыз!» диләрме?
Июньнсн сон!ы көннәрендә Кызыл Байракка барган идем Ике көнгә Нәкыя белән Сихри урыннар! Идел не н аулак диярлек ягасы Нарат урманнары Текә ярлы тирән чокырлар. Мен төрле чәчкә-гө.ыәр кәшә карап тирбәләләр. Болын җилләренә сөенешеп кылганнар йөгерешә Бешен якларда әз-мәз качып калган сихри дала кылганнары Учак урыннары Төтен исләре. Каяндыр. Үр өстеннән тимер очлымнарын ялтыратып атменәр болгар яугирләре килеп чыгар төсле Тик тукта' Гарпхка юнәлтсә!! хәтерне куркыныч' Идел ярыкла!ы бердәнбер тагар авылы Табигать гүзәл булса да күненә ШОМ Идел ятим Идел буп-
Б
буш. Пароходлар йөзми. Корсагына алагаем мал тутырган дәү-дәү баржалар чайкалмый. Юл сабуны сорап, карлыккан тавышка бер-берсен сәламләгән теплоходлар Идел төбенә чумганмы? Төптә дә зәнгәрсу-кара радиацияле ләм белән балыклар каберлеге икәнен белмәгәнме әллә алар? Дачабызда ике тәүлек яшәдек, күз карашын ияртеп китәрлек хәрәкәт күрмәдек. Тынлык кадерле кунак булса да кин Идел өстенен шыргый бушлыгы күңелне телем-телем турый, куркыта. Идел—хәрәкәт! Яшәргә тиеш ул! Ә быел Идел үксез, ятим, жан бирергә сузылган арык гәүдә. Кызыл Байрактан кайткач, ике көн рәттән Гарәф белән балыкка чыктык—кирәк бит! Идел безнең янда да үксез, караучысыз калган үксез баладай, кызганыч. Акчарлаклар юк. Идел утрауларының хужасы сандугач сайрамый. Әле кайчан гына «куак саен сандугач!» дип сокланып язган идем. Көймәгә утырып барганда ян-яклардагы яшел утраулардан уңнан, сулдан пар-пар челәннәр очып күтәрелә, алар авыр, салмак канатлары белән көймә йөреше унаена очып иярә торганнар иде. И нинди хозур булган ул чаклар! Моркваш күленнән Олы Иделгә чыга торган тар бугаз өстеннән каршы якның ермачланган текә ярлары, Иделне дулкыннары белән сөендереп, йокыдан уятып үтеп-сүтеп йөргән таудай ак пароходлар, дәү- дәү чуртан баржалар күнелне әллә кайларга чакырып, өзлексез үтеп, күренеп торалар иде. Теге як яр астына кармак салырга теләгәндә кара- каршы йөзгән баржаларның, теплоходларның җәһәннәм ындыр табагыдай жәелгән салларнын үтеп киткәнен көтеп чират житкерә алмыйча зарланыша торган идек. Бүген көзгедәй Идел өстен дулкыннар чатлатмый, көттереп кенә ракеталар узгалый, алар җитез, күз сенеп өлгергәнне көтмичә, аулак өйдә йоклап калып, кинәт сикереп торган үшән егетләр ындыр артлатып ашыккан кебек тиз-тиз югалалар. Моркваш күленә дулкыннары да кереп житәлмый. Берәүгә дә юл сапмыйча дулкыннарны постырып басып узган кин-кин саллар кая киттеләр икән? Бушлык, жансызлык. Димәк, ил хужалыгында эшләр кәкәй. Идел илгә хезмәт итми, кангырып-жылап бушка ага. Иделдә эш сүнгән икән, бу—бетү, бу—ярлылык, хужасызлык галәмәте. ШОМ!
Займищеда янәшәбездән тимер юллар сузыла. Андагы жанлылыкка. тенкәгә тигән көне-төне хәрәкәткә күз иярми торган иде. Соңгы атна- ун көндә тимер юллар да парлашып ялга чыктылар. Электровозларны кайдадыр күгәреп бәйдә торган тепловозлар алыштырды, баш очына тагын төтен, сөрем кайтты Вагоннарның тәгәрмәчләре май сорап чиныйлар. Элек караватка ятсан жир тетри, ярлар ишелә, идәннәр исерешеп бии торган иде Хәзер—юк. Тынлык белән куанасы килгән күнелгә ШОМ бүселеп ята. тел тешләнә. Усал сүзләрне әйтеп котыласы килә, кемгә атап әйтәсене белмәгәнгә тешләрне тимер койма итәсен дә иреннәрне йомасын.
Әйе. дөньянын бар мәшәкатьләрен, җиһанны н сулышын аңлатыр өчен өч хәрефле бер сүз житә икән: ШОМ!
Байтактан янгыр төшкәне юк иде, бүген шөкер, ат ялыдай юллы- юллы, яшен камчылары сузылышкан баганалы-баганалы болытлар өстерәлеп килеп җиттеләр дә безнен баш очына казык кагып, тышау салдылар. Сәгать икедә яварга тотынган ташкын кичкә кадәр тоташтан койды. Әле хәзер дә китеп өлгермәгән болыт кибәннәре мыгыр-мыгыр килеп һаман шәбәртәләр. Инде кичке сигезләр булып килә Шәһәр маржалары явымны, дымны сөйми, алар шәһәрдәге тартмаларына ашыгалар, күлләвекләрнең болганчык күзләрен сытып, лай чәчеп, аллы- артлы поездга чабалар. Җилфердәгән күлмәк итәкләренә күз иярми. Таза балтырларына, сихри тез асларына яшьлекне сагыну ияреп китә. Чап-чап' Мин икенче катта. Маңгаемны суынган пыялаларга терәп, әле бер якка, әле каршы тарафка чыгып, бакчамны күзәтәм Күбрәк марҗалар чабышкан юл ягына чыгам икән! Оялып, читенсенеп Яхиннар ягына чыктым. Ходәвәндәм, алтмыш бишне тутырып килгәндә әле һаман күз зинасы кала микәнни?!
Янгырга сөенергә кирәк тә. булмый. Болыттай кабарынган, болыттай салынган ШОМ күнелдән агып чыгарга юл таба алмыйча һаман әйләнә, тулгана, бог ырлый Ага вакыт, әллә жаннан. әллә тәннән умырып-умырып тере ярчыкларны каезлый Жәйнен ин асыл, ин хозур көннәре ләбаса, сөен, сикер, кинән! Хәлем түзәрлек, шөкер, шикәр авыруым әллә ни сиздерми, авызым кипми, кадерле даруым «Букарбан» бар әлегә. Сөенә алмыйм гына бит' Шатлыгымнан да хәзер кара күләгә төшә 5 июль 1992 ел, Займище иргә
у. I I ei+>a uolant, seripta manent»
\\ I J «Сүзләр оча. язган кала!» Сизелә башлаган корылык, үзе бер ШОМ иде Янгыр кинәндереп үтте ШОМ кимемәде Идел- йортнын зәһәр дулкыннарын ияртеп килеп нинди әче кислоталар, кай заводлардан үтергеч агулар калдырып китте икән бу юлы болытлар дип. үзем басып торган, улларым, балаларым яшәгән сүзсез жиргә иеләм Болганып яткан нәни дулкынчыклар чуарлаган, чит-читләре күкерттәй сарыланган күлләвекләргә карыйм Табигатьнең һәр ымыннан гап-гади үзгәрешләреннән ШОМ көтәсен. инде безнен уртак өметләр дә үлеп бара бугай «Надежда умирает последней», диләр урыслар Әллә бу безнен соңгы ометләрнен тайпылышымы'’ Гәрчә бүтән сүзләр дә бар'
«Noch am urabepxlanz er lie Hox ningait»
«И на могиле пробиваются ростки надежды», дигән, киләчәккә өмет белән караган Фридрих Шиллер Ышаныргамы? Юк. әлбәттә Шиллер безнен заманның шушы кадәр өметсез, мәрхәмәтсез, шәфкатьсез булырын бер генә тапкыр да күз алдына китермәгән Шагыйрь кеше адәми затның дөньядагы ин явыз, тиңдәшсез ерткыч булып үзгәрәчәген белмәгән ШОМ коммунистлары Пушкин шәһәренә җыелып. XXIX съездларын үткәрделәр «Яңарыш съезды» дип атадылар аны Исеменә кара «янарыш» Әле кайчанрак кына безнен әдипләр дә «Мин коммунист'» дип күкрәк каккан иле Яфрак астыннан күпме божәк. ничаклы хаиннар баш калкытып чыгачак әле.. Нәни генә үзгәреш башланса да канэчәр коммунистлар җирне басачак Фашистлар-шовинистлар да туктаусыз үрчи тора Илдәге һава, сасы дым анарга ашлама, нур. дым биреп гора Үрчиләр, үсәләр, калкыналар, борчак сабаклары кебек бер-берсенә җеп сузалар, укмашалар Бсрзаман шул йомшак җепләрне безнен муенга бау итеп салырлармы? Мөмкин Бик ихтимал Фашист, коммунист—ике чабата бер кием, бүгенге чабата, иртәгә тевтон рыцарьларының тимер табанлы корыч башмаклары Илне сытып кына үтәчәкләр Кеше жаны—аяк киеменә ияргән тузан гына ләбаса. Кагып төшерәчәкләр. Көне килгәнне көтәләр, әзерлиләр Шовинист-фашист-коммунистлар ал таннарның берсендә сикереп торып, тотаклашып, җитәкләшеп ирек хәрәкәтенә каршы чыгып басарлар ла Рәчәйне яңадан бер капчыкка тутырып бәйләп, бехләрне рәттән суя башларлар әле Коммунистлар алар фашистлар гына да түгел, аларда мең явызлык, мен шәфкатьсехлек! Бигрәк тә хәзерге шартларда, ил аксаганда, икътисад тилмереп жан биреп ятканда, халык гамь белән ваем эчендә саташып йөргәндә, буш вәгъдәләр эленгән әләмнәрен болгап мәйданга тагын большевикларның өрәге коммунистлар калкып чыкса аңгырайган адәмнәр алар артыннан ияреп чапмас дисенме.’ Үпкәлисенме, юкмы, тарихы дәвамында бер чакта да демократияне татымаган урыс халкына бары тик корыч кул. тимер богау вә кан эчкеч хакимият кенә төс' Халык, хакимияткә ялланган философлар каршы килсә лә. кара сарык ул!
Ельцин, эчә-эчә күбенеп беткән буш бугаз булып чыктымы, өзеп әйтү әлегә кыен Шушы арада буп-буш ямаулы капчыгын селкеп Мюнхенга, без гасыр буена каһәрләгән капиталист ларга теләнергә бара Горбачевны шулай бер. аркасыннан кагып, сүз белән юатып озатып
калганнар иде инде. Хәлсезләнгән, бетәшкән, үләргә йөз тоткан коммунистик режим жимеше Рәсәй калкынырга, җиде сыерны да имеп аякка басарга җыенамы? һаман-һаман чит илләр хәзинәсенә күз тотып рәтләнеп булырмы? Нигә хөкүмәт көрсиләрендә урын биләгән урыс- улак арасыннан бер акыллы баш күтәрелеп: «Житге! Үзебез эш тотып карыйк!» дип оран салмый?! Үз илендә үз көнеңне күрерлек акылың калмаган икән, акылны импорт итеп алып кайтып булырмы икән?
Яңгыр шашынып китеп, түбә тишеге аша өйгә үтте, кухня түшәменә сары ашъяулык жәйде. Түбәмне япкан бимитнең көче тәмам Бимитне каерып алып түбәне шифер белән ябарга кыҗрап йөрдем Йолдыз Вагизович Курмашев шифер да бирәм дигән иде, өлгермәдем. Хәзер көчәнергә, иза чигәргә туры киләчәк. Без яшәгән, без җайлашкан заман үтте, хәзерге заманга, бүгенге базар мөнәсәбәтләренә, икътисадка без яраша алмыйбыз. «Кияү булсак та бу туйга түгел» инде без. Түбәгә үтеп кергән су—адәм әгъзаларына үтеп кергән рак күзәнәге ул.
Торам да аптырап як-ягыма күз ташлыйм—дачаларда басып яшәүчеләр калмады, бик күпләр алдан ук аякларын киенделәр, Казан тирәсе авылларыннан йорт-кура сатып алып, шул нигезләрдә тормышларын дәвам итәләр. Бәрәңге утырталар, кош-корт асрыйлар. Альберт Яхин Шәледән—җөмһүриятнең бәрәңге патшалыгыннан—25 сутый жир алды. Шәле бәрәнгесе! Ярмалы, коры, күзәнәкләре тирән түгел, чубыргалы бәрәнге. Альберт хәзер дачасына шпион шикелле яшеренеп кенә кайтып керә дә дәшми-тынмый чыгып сыза. Икенче күршем Марсель Зарипов та унбер умартасын багып, кайдадыр карурманда качкын булып ята. Көзгә берсе бәрәнге сәүдәсе, икенчесе чәчәк балы базары ачып җибәрәчәк. Оттымы алар? Отканнардыр, мөгаен. Йорт аралаш шул хәл, Зәки белән Мәръям югалды, Фатыйма апа төтен булып очты. Күпчелек картлар өй саклап шәһәрдә яталар. Тимер ишекләр куйдыралар да, өйдән чыкмыйлар. Төн саен зур йортлардагы квартирларның берсен басмый калмыйлар икән. Нибуч, сагаерсың. Адәмдә оят бетте. Оят беткәч адәмдә курку да калмый. Курку калмаган илдә кансызлар үрчи. Фәкыйрьлек, ачлык, билгесез киләчәк моңарчы юаш күренгәннәргә дә усаллык тамыза. Моңарчы дәшми-тынмый эшләп йөргәннәр дә билләренә хәнҗәр, куеннарына алтатар тагып юлбасар булып китәләр. Моңарчы җинаятьләр төрлелегенә багышланган дәреслекләрдә язылмаган хикмәтле җинаятьләр эшләнә. 53 баланын башына җиткән Чикотило берүзе ни тора! Шул үләтнең судтагы капризларына түзеп торалар бит! Ике йөз мен кеше ун ел дәвамында эзләгәч кенә таба алдылар ул иблисне. Күпме җан кыйды, күпме адәмнәрне кара хәсрәткә күмде, безнен кесәдән анын өчен күпме акча чыкты! Менә җәй үтеп бара, урманга кергән юк диярлек. Урман ШОМ оясы. Әлерәк кенә Казан төрмәсеннән биш явыз качты, рецидивист урыслар. Ил күләмендә яңа амнистиягә ияреп 60 мең тоткын иреккә чыкты. Амнистия булмасын димим, үземнең дә аны өзелеп көткән чакларым бар иде. Кем чыга бит, кемнәр кемнәрне азат итәләр! Жәнҗаллы төбәкләрдән качаклар кайта. «Аларның күпчелеге, шул җөмләдән борыны канаган, үч алырга ярсыган кара урыс-улак та сыйлы табынлы, тыныч түрле Татарстанны сайлый», дип шөбһәләнеп яза газеталар. Ә качаклар— дөрләп янган учакта очлы башлары белән тырпаеп аркылы-торкылы яткан коры-сары ботаклар алар. Тырпаеп торырлар, торырлар да гөлт итеп кабынырлар.
„ Чиләгемә чын көмеш су тутырып тын иртәдә сөенә-сөенә коедан кайтып барам. Каршыма Рәсим Сәйдәшев килә. Якынаюга буш чиләген төбе белән әйләндерде.. Буш чиләк белән очраштырмый, янәсе
—«Иске сукыр күнеккән, яна сукыр дөмеккән».
—«Тозсызны күзсез дә күрә».
5 июль 1992 ел, Займище көпә-көндез.
нда-монда барганда каршыма берәү очрады исә. адымнарымны акрынайтам да уйларымны тәртә арасына кертеп эшкә кушам: «Иә. җитмешенче яшь белән барасын, күпне күрден. бел нинди уйлар асрап яши бу адәм9 Йөз кыяфәтен өйрән, әйтеп бир!» Адәм балалары эш күплектән иза чиксәләр дә. табигый буларак, аларнын ара- тирә буш вакытлары да кала, кеше буш вакытына асылда узе төп хуҗа. Тәүлек дәвамында адәм балаларынын япа-ялгыз калган чаклары да була Ялгызлык—уй ул. Йә. әйт нинди тәмамланмаган уйлар аларнын баш мие шартларында тузгый сон? Элек, моннан өч-дүрт ел элек тә. мин уйсыз бер минут та яши алмый идем Елнын кайсы фасылында, көннен кайсы бүлемтегендә булмасын, төрледән-төрле уйлар шакып-нитеп тормыйча чиксез озын жеп булып башыма уралалар да. ми шарларым йомгак булып авыраялар иде Берьюлы өч-дүрт әсәр тирәсендә була иде кайнар уйларым. Хәтерлим, иртә-кич Переделкинонын аулак сукмакларын адымнарым белән үлчәгәндә, йорт кысасы мәшәкатьләре. Казан тормы- шынын бимазалы ыгы-зыгылары чак кына онытылып торганда, һәр яна адымым аныма нидер тартып китерә, хатирәләр казанында кайнап онытыла язган кадерле истәлекләрне уятып чыгара да. язылачак әсәрләремнең берсенә җилемләп беркетеп куя торган иде Урманнын һәр борылышында мине ачыш, һәр куак артында көтелмәгән кадерле уйлар өермәсе сагалап тора иле Япа-ялгызлык һәм зарыктырган тынлык миңа уйлан канат тага иде. Оча идем мин уй-фикернен ташыган дәрьялары өстеннән! Урынга ятып өлгермисен, ми үзенә хас алымнар белән уйны йөгертә башлый, каулый, ашыктыра, уем үтеп кермәгән почмак юк дөньяда, хәтер ачык, аек, уй җебен нинди давыллар кагылганда да өзми саклый ала. азагына кадәр дилбегәне кулдан ычкындырмый Күпме әсәрләр әнә шул уйлар өермәсе уртасында туган вакыйгалар нәтиҗәсендә дөнья күрде Арып- талып ятсам да мин ял итмим, акыл үзеннән-үзе уй тегермәнен әйләндерә, уйнын җылы оны мөшкәдән өзлексез ага. тонна-тонна фикерләрем акылнын кыл иләге аша кат-кат үтеп чүп-чардан арына Ниһаять, кат- кат иләгәннән сон гына акылга ятышлы, йогышлы саналган уй- нәтижәләрем әсәр юллары булып иркен тезеләләр иле Минем бер чакта да уйлар торгынлыгына әсир төшеп, каләм очы чәйнәп тинтерәп утырганым булмады Уйлар күңелемнең давыллы диңгезендә яралдылар, шунда туып, шунда ныгыдылар, бер чакта да онытылмадылар И хәтеремнең көчле, әтрафлы чаклары' Күнелемнен күзәнәкләренә килгән фикерләрнен сакчысы аек хәтерем! Мин уемнын ял иткәнен, фикер сугыш-көрәшләреннән арынганымны хәтерләмим Бары тик бер урынла— Идел туз айларында балык тотканда—су асты дөньясы белән нәзек җеп аша якыннан аралашканда гына, вакыт-вакыт онытылып, жаным күбәләк булып очканда мин табигатьнең бер кисәкчәсенә әйлән гади торган идем Бүтәнчә уй шарламасының тынганы юк. ул гаярь вулкан кратеры сыман кайный, дөберди, ыргыла, вулкан кратерына сыеша алмыйча тышка бәреп чыга. Әсәрләргә әзерлек туктаусыз дәвам итә. яшисен, йөрисен, сак күз һәрчак мангай астында, дөньянын минутларын жыеп ала. чагыштыра, туплый, барлый, хәтернен вак күзәнәкләре җитмәсә, уйларнын эресен-вагын сөзә бара, артык-портыклардан арына, яна тәэсирләргә, туачак уйларга урын әзерли Кино карыйсын, телевизор алдында утырасын, күз алдында әллә нинди хәлләр туып җимерелә, ә ан. уй. фикер һаман үзенекен үти, ми шарлары алга тәгәрәп үз сюжетынны алга сөрәләр, уен өзелмәс берничә юнәлештә үзенә юл сала. Тормышта ишеткән мәгънәле вә гыйбрәтле вакыйгаларны хәтер тозагына төшерәсең дә тамга салып .шарны алдагы эшләрнең нигезенә чәпеп куясын Әһә. дисен, бу гыйбрәтле сүз фәлән әсәргә кулай булачак икән Әһә. дисен, адәмиен бу гамәле төгән әсәрнең агышына ипләнә икән, шуна ятып тора Болар асылда әдип акылы белән үзеннән-үзе эшләнә Әдипнен акылы шундый гажәп.
А
могҗизалы орган ул, аның хәрәкәттән тукталганы юк, эшли-эшли ул ял итмәскә күнеккән, күзне күрсен өчен көчләргә кирәк булмаган шикелле, акылны да тәртә арасына кертеп чыбыркыларга кирәкми. Әдип акылы туктаусыз шаулап ага торган ут елгасы ул. Күп вакыт күргәннәргә игътибар да итмәгән кебек буласын, үтә-китә, мәгәр әдипләргә генә хас акыл үзенекен эшли: уй-тойгыларны хәрәкәткә китереп, күргәннәрдән ин кыйммәтлесен сайлап ала, беркетә, хәтергә ныгыта, һәм һич көтмәгән мизгелләрдә, эш кызып барганда, ин кирәк чагында гына әдипнең яшерен акылы—хәтер киштәсеннән зарури хәзинәне алып бирә. Әдәбият эше, асылда, яшерен, астагы акыл хәзинәсенә ия булу ул. Әгәр шундый, синең ихтыяр көченә баш бирмичә тупланган яшертен, астагы акыл хәзинәң юк икән—син көнлекче! Син колак артын кашып, төчкереп- иөткереп, хатыныңны сүгеп, балаларыңа ырлап илһам көтеп утырасың. «Йа, хода, бир мәдәт!» Ә илһам килми, илһам яшерен, астагы акылның зурлыгыннан, анын заманча тере булуыннан тора. Әдип—тырыш, мәңге ял белмәс бал корты ул. Әдипнең гомере—яз. жәй. Үтә кыска. Шул кыска җәйдә ул кәрәзләренә мул табыш җыеп калырга тиеш. Мин монарчы уйсыз яшәмәдем. Уй белән тотаклашып яшәү әдип өчен иҗади бәхет китерә. Синен астагы яшерен акылын баи икән, син—бәхетле. Син үзен сөйгән, жанынны җылыткан хезмәт белән гомеренне уздырасын. Син бай икәнсең, уен туктаусыз хәрәкәтләнә дигән сүз. Акылдан тамып ак кәгазьгә төшкән уйны хисләр бизи, аны кирәк төсләргә мана. Әдәбият табигатьнең үзе сыман мен төсле ул, чөнки чын әдип сихерче рәссам.
Ни үкенеч, бәхетле җәй томырылып үтә-китә икән. Иртә-кичләрем хәзер уйсыз уза диярлек. Нәтиҗәле уйларымның тамыры корыды. Уйсыз яшим димим, уйларым бар, тик алар миңа канат куя алмый, уйларым адымымны акрынайталар, гәүдәмне җиргә сөйриләр. Артка борылып- борылып карыйм, күздә кара томан, акылда өермәдәй ШОМ. Ымсынып алга текәләм—анда да кара пәрдә. Пәрдә артында ни, белә алмыйм, сизгерлегем, үткенлегем юк. Аргамакларым, йөгерек чабышкыларым үткән гомер сукмакларында таралып-югалып беттеме?! Уйлар дуамаллыгына ия булмаган адәм уллары ничек яши икән? Уйсызлар буламы? Мин трамвайга кереп басуга кемнедер сайлап алам да, башыннан-аягынача җентекләп, туктый-туктый күзәтәм. Газапланам: ни уйлый бу кеше6 7 8 9 Нинди уйлар йөртә аны? Арада угрылар, жан кыючылар, фахишлар, мөртәтләр дә бар ич Бар гынамы сиңа, андыилар—бүгенге кон җимешләре, күп алар.. Алар күңеленә уй ничек иңә? Кем кодрәте белән? Жәйге таңнарда, сандугач моңын тыңлаганда алар нинди уйда булалар9 Балаларын ничек, нинди өметләр белән иркәлиләр? Күкрәкләренә җылы диңгез дулкыннары үрмәләгәндә алар нинди уйда коеналар икән9 Сөйгәннәренең мәхәббәт җылысын тойганда алар кем булып кала? Табигать биргән рәвешләренә әйләнеп кайта алалармы? Әллә аларнын иркәләү алымнары бүтәнчәме? Уиларнын чиге, үлчәве юк, ул канатлы тулпар, ул дошманнарын бер селтәнүдә кырып салучы Салсал батыр... Тик угрыга уйнын мондый гаҗәеп сыйфатлары кирәкме икән? Табигатьнең адәм уен чикли торган бер-бер хикмәте бардыр Менә хәзер, гомеремнең салкынаеп калган көзендә, талпынып-талпынып аяк өстендә калырга, тәкмәрләп китмәскә тырышканда тере уй чыганагын каян алыйм? Кемгә таянсыннар уйларым, кемгә?.. Бу максат кынамы?!
6 июль, Займище. Я лгызлык зарыктырып килгән рәхәтлек ул... Бер үк вакытта, ара- тирә, ялгызлык шомлы уйлар үрчегән упкынга тотып чөя! Шөкер,
димен, бөтен кеше дә минем хәлдә яшәми, миндәй уйламый, алар офыгын салкын боҗра буып куймагандыр... Салават күперендә кап-кара, йөнтәс дуга күрмиләрдер алар! Шунысы шөкер! Әле бүгенге ишелеп-
җимерелеп барган җәмгыятьтә бәхет татый торган яшьләр бардыр, кеше күнеленен ин югары эсселеккә ирешеп кайнаган ноктасы—сөю-мәхәббәт бардыр Шиллер әйткәндәй, каберстанда да өмет шытымнарын абайлый алырлык якты күзләр бетмәгәндер. Хак. сизәм. таныйм бүген, мине биләгән шомлы уйларның дөресләре дә бардыр! Мәсәлән, мин туа- туышка үземне язучы итеп тойдым. Тора-бара үземнең татар әдәбиятында яна сүз әйтә алырлык олы талант иясе дип исәпләп йөрттем. Хата булган! Рәхмәт тәңрегә, ул мина талантны кызганмыйча мул итеп каерып биргән Ләкин минем акыл үсешем заманнан һәрчак артта килде Нәтиҗәдә, мин. «поздно созрел». Дөньяның дүрт ягын, милләтне, милләт язмышында әдип тоткан урынны бик тә үземчә тар вә ялгыш аңлаганмын Мин фәкыйрь -милләт бер бөтен ул. ул бердәм булырга тиеш Тарих милләтне туплый, аның төрледән-төрле катламнарын калыплый, ныгыта», дип инанып яшәдем Янәсе, милли әдип анын тоткасы, әдип—вәкил, ул милләтне борчыган мәсьәләләргә җавапны тизрәк таба белә, милләттәшләрен үз артыннан өнди, ияртә дә. җитәкли дә. Ин мөһиме әдип белән милләт арасында берлек, бердәмлек булырга тиеш, янәсе, табигать әдипнең урынын тан яралганнан ук билгеләп куйган һәм мин. янәсе, табигать көтеп алган ир-егет, татарны алга илтүчеләрнең берсе булам Милләттәшләре ана рәхмәтле булырга тиеш, аны айларга, ниндидер бер дәрәҗәдә аңа табыныр!а да бурычлы дип исәпли илем «Җиз кыңгырау». «■Киек каз юлы*. «Эңгер-меңгер», «Югалган көн» пьесаларында мин әнә шул юнәлештәрәк тырышып маташкан идем. Ялгышканмын' Томана зирәк булганмын! Шыр тиле! Кырык ахмак! Алты-биш Саный икәнмен! Утыз-кырык ел күпме көч. егәр сарыф иткәннән сон гына мин үз хезмәтемнең бәясен аңладым шикелле
Чын әдип белән милләт арасы бер чакта да тыгыз була алмый Милләт ул «тәмнәр төркеме Кемнәр генә юк ул төркемлә' Белем җәһәтеннән булсын, тормышта тоткан урыннары югарылыгыннан булсын, байлык-муллык хисабы юнәлешеннән булсын, аерым кешеләр бер- берссннән бик еракта һәм капма-каршы яссылыкларда гомер кичәләр Акыл төзелеше ягыннан да ерак алар, уй-фикер сөрелеше җәһәтеннән дә яшәгән саен бер-берләреннән аерыла, читләшә, ерагая баралар Кешеләр төркемен бер бөтен итеп, илдә куелган законнар гына яшәтә. Ә закон- кануннарга буйсынып кына бер өергә тупланган жан ияләрен ялгыз әдип куенына сеңдерә вә сыйдыра аламы? Күпме тере зат сыя бер әдип куенына? Фи-и-и Кыскасы, язучыны \з итеп милләтнең бик санаулы. нәни генә төркеме кабул итә ала. Чикләнгән, тар төркеме генә' Жиде миллион таiap дибез Шул саннан күпме кеше Әмирхан Еникине белә'’ Нуриханны? Мөхәммәтне? Мине'’ Күпчелек әдәбиятны укымый, ана төкереп кенә карый, әдип сүзенең зарурлыгын тоймый, ул әдәби сүзгә бөтенләй мохтаҗ түгел! Хәзерге заманда бигрәк тә. Адәмнең сәнгатькә, әдәбиятка булырга тиешле тойгыларын телевидение йомарлап тота, кинотеатрлар үз тирәсенә туплый, хоккей чәкәләшләре йотып ала. футбол бәрелешләре. Тормышны бөтен, үхтәрен бәхетле итеп тотар өчен мен- миллионнарга әнә шул кайнар ярышлар, бокс сугышлары, баскетболистларнын тиргә чумып ыргылулары тәмам җитә! Америка профессионалларының темпераментлы ярышларын юкка гына күрсәтә башладылармы бездә? Өер-өерләр бер-берсенә кызып-кызып ташлана, берәүләр өскә чыга, бүгәннәр аста яньчелеп кала Тамашачы һәрчак җиңүчеләр ягында, гамаша караганда анын да каны кайнарлана, пары җитмәсә ул гаш өстенә бер-ике чәркә аракыны кушып җибәрә Һәм адәм оҗмах бакчаларына күчә' Нәни генә, орчык башы хәтле генә җаны тантана итә! Футбол, хоккейлар алар тоташ гипноз, өерләрне алдау Үзем дә зәңгәр экран-тәрәзәчектән саг лык политикларны, буш үгепеләрне тынлап утыруга караганда футбол-хоккеиларны өстенрәк күрәм Әдәбият уку—көч. игътибар, дикъкать сорый Әсәр укыганда кеше акыл көчен генә түгел, физик коч тә сарыф итәргә тиеш Ә адәмнәрнең көче.
ихтыяры китап укырга калмый, алар аны арзанлы бәрелешләргә бирә- бирә сарыф итеп бетерәләр. Күптән түгел генә үзәк гәҗитләрнең берсе Толстой, Тургенев, Гончаров китапларының китапханә киштәләрендә еллар буе укылмыйча әче тузанга манчылып ятуларын әрнеп язып чыккан иде Безнен китаплар да ята. Ятачак. Егерме ел эчендә басылып чыккан әдәби материалның нибарысы ике проценты гына алдагы елларга уза. Бу саналган, үлчәнгән хакыйкать. Без ыштансыз вә мәгънәсез татарлар гына шул аяусыз канунны санга сукмыйча, еллар өйгән бөтен черек чүп- чарны—китапларын исемлектән төшереп калдырмаска маташып, тишек капчыкларыбызны иннән-иңгә күчерә-күчерә киләчәккә сөйрибез. Көлке! Сафсата! Әдип, язмыш билгеләгән бер чорда, үзенә замандаш булган милләттәшләренә хуҗа була алмый, алар сирәк-мирәк аралашсалар да бер чакта да бер уйда, бер фикердә була алмыйлар. Әдип нинди бөек булса да үз чордашларын кабул итеп бетерә алмый Ул нидер чамалый, нидер сизә, тоя, бәлки дөрес фикер йөрткән чаклары да буладыр, әмма әдипне бары тик киләчәк буын вәкилләре генә, анда да тар мохит вәкилләре, белгечләр, намусы саф кала алган әдәбиятчылар гына тулаем анлый вә анлата алачак. Киләчәк буын дулкыны әдипне кабул итәме, юкмы, анысы да әлегә табышмак булып кала Шакир Мөхәммәдов. Мәхмүт Галәүләр әдәбиятыбызда үз эзләрен калдырганнар Кабул итәме аны бүгенге татар? Ай-Һай. Без бик тырышып татарга Галимҗан Ибраһимовны сеңдерергә маташтык, барып чыкмады Менә Гаяз Исхакый кайтты дип сөенештек. Валлаһи, бөек язучы, олы әдип!» «Зиндан» дип аталган затлы китабы чыкты Сатылмыйча ята. Нуриханнын «Сызгыра торган уклар»ын алалар «Әле Әмирханның, Вакыйф Нуруллинның томнары да сатылып бетмәгән. Замандашларын да укымый бүген татар», диде үткән пәнҗешәмбедә Фәрваз Мина нидер ишарәләп, нидер кисәтеп «Томнарын чыкса да сатылмыйча ятыр!» дип тынычландырып, алдан әзерләп куюы булдымы?..
Кайчакта искиткеч хәлләргә юлыгасын. Гап-гади, әмма үтә тормышчан язмышларны, һәркемгә якын, аңлаешлы һәм тәэсирле сюжетка корып төшерелгән 300 серияле «Байлар да җылый икән» исемле ерак Мексика фильмын Казаннын һәм авылларның яше-карты, урысы-татары егыла-егыла, җылый-җылый карый... Кытайда да аны миллиард кеше караган диләр Әгәр Кытайда ике миллиард кеше яшәсә, ике миллиарды да карар иде. Анласан анла, теләсәң ничек кабул ит Мин әдәбиятыбыз халыкка битараф булган кебек, халык та әдәбиятына битараф дип өзгәләнәм. Ә монда Шәһәр урамнары тына, адәмнәр Марианна—Луис- Альберто белән очрашу өчен эшләрен ташлап качалар, кибетчеләр «Санитарный час» дигән ялган такта элеп, арткы, аулак бүлмәләрдәге телевизор каршысына тезеләләр. Сүзләр юк, адәмнәрне күз яше берләштерә Безнен шундый җитәкләүче көчебез, иманнарыбызны бер итә торган әсәребез бармы9 Татарны мең ел яшәтә алган гигант «Йосыф китабы»нын да бүген кыйммәте, көче, туплау хикмәте сизелми < Идегәй»не күпме кеше укып кабул итте икән? Бүген дөнья кодрәте футбол кулында. Әлерәк кенә футбол буенча Европа беренчелегенә ярышлар булып узды. Нәни генә Дания футболчылары, крестьян кыяфәтле егетләр, мәшһүр спорт иле алманнарны таптап уздылар. Данияда үл җиңү сәгатьләрендә ни булганын күз алдына китерү кыен түгел' Милләтне мәгълүм бер дәрәҗәдә атаклы шәхесләр әсир итә ала.
10 июль 1992 ел. Займище.
Дачада. Ялгызмын. Усалланган табигать татар җиренә ыжгырып каныкты, кылган хаталарыбыз, ялгыш, гөнаһлы гамәлләребез өчен тәмам үчекте, айлар буе байтак төбәкләрдә тамчы яңгыр төшмәде.
Д
кояш «мә. сезгә!» дигәндәй кыздырды, бодай да хәсрәткә уралып туган таңнарны дәһшәтле мизгелләргә әйләндерде Арыш башаклары суырылды, өскә үрләргә өметләнгән бодай кырлары пәжеп жиргә инде, күләгә эзләп бер-берсенә йомшак кулларын сузган нәфис борчак тоҗымнары жинелеп. яргаланган жиргә егылдылар. Бәрәнге сабакларына алка булып асылынган әмрикән коңгызлары тәлгәш-тәлгәш оешып туй итүдән туктамады. Ниһаять, янгыр жиргә түгел, адәм улларының коргаксыган күңелләренә яулы, бар тереклек газ-төтен-сөремнән арынып кин итеп бер сулап куйды. «Татар җиренә бу явыз хикмәтләрне ярсыган урыс җибәрә. Теләделәр әрмәннәрдә җир тетрәттеләр Теләделәр: Карабах халыкларына сугыш сулышы өрделәр Мәскәүнен кулы бөтен дөньяны богауларга барып җитә. Менә безне корылык белән җәфалыйлар, былтыр иген-тару өлгергәндә, бәрәнге алганда янгыр болытларын Татарстан күгенә бәйләп куеп жанны талаганнар иде», дип зарлана бер иш халык Ышанмас та иден. валлаһи' Болытларына гына күтәрелеп кара жәйге. июль болытларымы болар?' Җәһәннәмнән кубарылган албастылар, иблисләр түгелме әллә?! Кояшнын мәрхәмәте беткәнен, озон катлавы юкарып жиргә зәһәр, үтергеч уклар яуганын белә идек инде Хәзер «кислород ачлыгы» вәгъдә итәләр Гайрәтле Мәскәү. бик теләсә, безне кислородсыз да калдырыр! Баунын башы Макашов. Жириновскийлар кулында, алар муенга салынган муенчакны тартып кысарга да күп сорамаслар
Бүген иртәнге биштә торып чыксам, йөзеннән нур качкан Гарәф Шәрәфетдинов каршыма килә «Афәт бу. чираттагы каргыш'» дип күккә ишарәли Татар гына шигәя дисәк, аргы башта юл уртасында урыс Трубаевны очраттык «Афәт бу. ей богу, табигать безгә бәла арты бәласен жибәрә!» дип. ул да сукрана. Кып-кызыл большевик, элеккеге райком секретаре. ГКЧП калкып чыгуга сүзләре гамак төбеннән генә горгылдап чыккан бәндә.
Гарәф белән Гудковлар дачасы артына. Идел ярына барып бастык Манза-а-ра! Ахырзаман! Килбәтсез иблисләр атланган кара яллы дулкыннар шашып-ыргылып. безнең зәгыйфь аяк очларына килеп җитеп, безне упкынга тарталар Болытлар аръяктагы тәбәшәк тауларга тия-тия шуыша, агач ботакларына уралып ял итә Баксан, хәлдән тайган болытлар безнең кечтеки тауларга ла төшеп җитә ала икән Әйтәм ич. Идел аръягындагы себерке-урманнарга болытларның иләмсезе, аклы-каралысы уралган Һәр агач, һәр тырма-ботак кына түгел, жиргә сыпылып яткан үләннәр дә болытларга якорь булганнар Болытлар аяк астыннан ук шуыша, үрмәли, тәгәри. Жил котсыз' Кай яктан исеп, кая барганын белеп тә булмый Арган җил. анын агачларга кунып ял итәсе килә, агач ботаклары әз генә тынып торалар ла иңнәрен кагын, болытларны өерләп куа башлыйлар Жир шарында уй-фикер тотынып торырлык нокта калмаган кебек, жир өстендә җилләргә ял бирерлек әмәл лә калмаган. Әллә шу на алар тыела алмыйча офык артыннан безгә туктаусыз болыт кәрваннарын ташый Урыс иленә каһәре төшкән ходайның да кодрәте калмадымы әллә9 Тьфү. тьфү. көфер сүз сөйлим түгелме? Сөйләү түгел, акырып-бакырып артың белән киртә жимерсән дә бүген син каһарман түгел Киресенчә, табигать котырынганда, чынлап торып дулаганда мактанчык жир уллары бәләкәйләнеп, утырган эт биеклеге генә калалар Күкрәкләре иске тальян күреге сыман гыжылдый, тезләре күчәре ашалган тәгәрмәч кебек кылдый- былдый килә, йөнтәс борын тишекләреннән һава түгел, зәһәр төтен сызгырып чыга Язмыш үрмәкүчләре тирәнәйткән маңгай җыерчыкларына ачы тир кереп тула
Тирләтә дөнья' Сикертә дөнья'
Атна буе дачадагы нәни чоланымда качып ятып (икенче каттагы аулак, жып-жылы бүлмәчегемне әйтәм') тәүлекләрне кардай йомарлап, артка ыргыта тордым Эш тотып булмады, иске журналларны актардым, хәтта чишелмәгән кроссовордларны чишәргә маташтым Искеләр янына яна журналлар өстәлде: «Казан утлары». «Новый мир»нын 6 саннары
килде. Күптәннән болай рәхәт кичереп, һәр юл сызыгыннан мәгънә табып әдәби әсәр укыганым юк иде. «Новый мир»—мин утыз-утыз биш ел дәвамында өйгә алдырып укый торган журналым. Мин гомерем буе бу журналның әдәби әсәрләрен генә түгел, публицистикасын да. фәнни мәкаләләрне дә күздән кичерергә тырыша идем. Ю. Казаков, П Нилин, Ф Абрамов (сонгы мәкаләсендә М Мәһдиев аны хаклы рәвештә элеп алып селкеп салды!), Ал. Солженицын, Влад. Войнович, Ал. Твардовский, Виктор Астафьев, В Гроссман иҗатлары белән мин беренче чиратта шушы журнал аша таныштым. Хыялым шушы журналда берәр әсәр бастырырлык дәрәҗәгә җитү иде. Әхмәт Ерикәйдән бүтән берәр татар язучысы журналга менеп җитә алдымы икән? Хәтерләмим. «Новый мир» журналы һәрвакыт әдәбиятка кан өсти торды, кыен чакларда да Войновичларга, Синявскийларга көч вә куәт өстәп яшәде. Соңгы вакытларда да анда ара-тирә искиткеч кызыклы мәкаләләр басыла торды. Онытканмын, заманында А. Побожийнын «Мертвая дорога» исемле әсәре миңа искиткеч көчле тәэсир ясап. Себер якларында, Салехард-Дабытнанги тирәләрендә йөрткән иде. («Новый мир» № 8, 1964ел.) Быелгы журналларның 6 санында басылган М Конисскаяның «Злые годы» дип аталган хатирәләрен гаять зур кызыксыну белән укыдым Конисская әдип түгел, әмма төрле яктан әзерлекле, яшьтән үк затлы һәм максатлы тәрбия алган, күпне укыган, югары дәрәҗәдәге зыялылар белән тыгыз аралашкан, зыялыларның бәрәкәтле тәрбиясен күргән ханым. Ул һич тарсынмыйча, үзе кичергәннәрне нигез итеп алып, зыялыларны һәм мокытларны янәшә куеп, төрле тарихи шартларда чагыштырып карый һәм мен төрле тормыш мисаллары яктылыгында зыялының (биредә сүз чын зыялы турында гына бара!) мокытлардан һич бәхәссез мең баскычка югары булуын үзе татыган газаплы тормыш күренешләре белән дәлилли ала. Без бит кулда җимерү әләмнәре тотып кына яшәгән түбән затлар. Рәчәйнен шигаре: «Сначала до основания разрушим... а затем!»... Октябрь җимерелүләреннән сон Ленин илдән ике миллион ярым зыялыны чит илләргә сөрә. Кайбер мәгълүматларга караганда, октябрьдән сон 4 миллион кеше илдән качты дигән сүзләр дә бар. Утызынчы, кырыгынчы елларда зыялыларны турапмы турыйлар, кулы ак булганы өчен генә дә күпме зыялыларның башы киселә! Хакимиятнең бөтен дәрәҗәләренә акылсызлар, ярты жүләрләр. кабакбашлы идиотлар килә. Күн ыштан, күн кием кигән, маузер тоткан кемсә, шыр тиле булса да. хакимияткә үрләде. Дурак дуракны ярата. Бу—аксиома. Дурак акыллыны үз түгәрәгенә якын да китерми. Акылсызлар тиз-тиз үз ишләрен табалар һәм кулга-кул тоташалар. Сатлык җаннар, хаиннар, мокытлар (без аларны бөтен дөнья пролетарийлары дип атап берләшергә чакырдык. Канлы октябрь әләме астына басканнарны илдән талап алынган алтын белән күмдек!) егерменче гасырда кешелек дөньясының уңай геннарын бетереп, алардан Шариковлар. шакаллар өере тудырды Һәм шундыйларны кызыл почмакка тәре итеп күтәрдек. Ныклап уйласаң, әнә шул мокытлар сыйныфы вәкилләрен көнгә чыгарган әсәрләр татар әдәбиятында да бардыр. Уйларга кирәк. Ләкин безнен әдәбиятыбызның үзәгендә һәрвакыт без шомарткан, таслаган һәм алга манган Мокытлар һәм Мокытихалар торды. Конисская әдәбият вәкиле түгел дип кабатлап әйтәм, әдәби укуы да булмаган, әмма Ходай ана күпне ышанып тапшырган һәм ялгышмаган.
Без һәр әсәрдән—зурмы ул, кечкенәме—әдәбият кануннарына буйсынуны таләп итәбез, беренче чиратта ныклы сюжетлы әсәрләргә генә ышаныч белдерәбез. Бу әсәр—әдәбият законнарыннан күрәләтә качып, тормышның эчке-тышкы үз кануннарына буйсынып иҗат ителгән. Мокыт—урысмы ул, немецмы, полякмы—барыбер мокыт, ул надан, надан икән—тупас, тупас икән—явыз Мокытның талау, үчегү, көчләү, хрлашу инстинктлары гына үскән, ул ярым кыргый, ярым дивана рухы белән кол. Зыялылар исә күңел югарылыгын, рухи сафлыкны, җаннарында ныгыган мәрхәмәт-шәфкатьлелекне гадәттән тыш кыен хәлләрдә дә
җуймыйча саклыйлар, аны бикләп, яшереп тотмыйлар, үз ишләренә, үзен кабул иткән, аңлаган затларга мөмкин кадәр яхшылык, игелек күрсәтергә тырышалар Немеиларнын. мокыт-фашистларнын ниләр кыланганын без хәзер тулаем беләбез инде! Мин Хатыньны да барып карадым «Мы из огненой деревни* китабы да күңелләргә кереп калган «Или и смотри» киносы күренешләре дә күз алдымда. Бөек белорус Василь Быковнын повестьларын хәзер дә кат-кат укыйм бигрәк тә Сотниковны яратам. Хәзер генә аңладым, ул әсәрдә дә тартыш зыялы Сотников белән мокыт Рыбак арасында бара ич! Конисская без моңарчы кабул иткән, күнеккән штамплардан читкәрәк китә, ул тасвирлаган немецлар бүтәнчәрәк инде! Дәһшәтле, рәхимсез сугыш мәйданнарында немец милләте вәкилләре төрлечә булганнар. Төрле ан дәрәҗәләре белән килеп кергәннәр һәм бу төрлелек ин авыр, катлаулы чарпалышларда да сакланып калган. Безнең лагерьларда тоткыннар төрле-төрле түгел идемени? Мин юкка гына зыялы яһүдиләргә, урыснын акыллы вәкилләре архитектор Уклсинга. казачий генерал улы Силоринга. шагыйрь Сергей Сергеевич Козлов-Куманскийга тартылдыммы? Үземнен егерме биш еллык «юбилеем»ны билгеләгәндә өстәлем тирәсендә шул зыялы затлар һәм немец дустым һейнн Бем утырмадымы'* Неменнын зыялы уллары үзләренен кешелек сыйфатларын бер чакта да югалтып бетермәгәннәр. Әйе. явыз диктатор режимы елларында алар сагайганнар, рәхим-шәфкать нурларын алар курка-курка гына күрсәтә торган булганнар. Сталин чорында Рәчәйдәге һәр өч кешенең икесе теге яки бу күләмдә МГБ-КГБ хезмәтләренә ярләм итеп торганда кешенең эчке дөньясы имгәнмичә калмаган, әлбәттә. Хәрби киемнәргә төренгән зыялы немецлар рәссам, ике нәни бала әнкәсе Конисскаяны бүтәннәрдән бик тиз аерып күргәннәр Гаилә, балаларга мөнәсәбәт—зыялыларның төп төсмерләреннән берсе ул. Конисская зыялы булуы белән бик күпләрдән аерылып тора һәм аның шушы югары сыйфатын, затлылыгын. неменнын затлы офицерлары, солдатлары да бәяли беләләр. Җиңүчеләр, совет солдатлары да бер казанда быгырдаган тары ярмалары түгел автор өчен! Алар арасында да зыялыларны очратырга була. Ләкин күпчелек—соры мокытлар оере. Германиягә барып кергәч, ни генә кыланмый совет солдаты? Көчли, талый, урлый, җимерә «Җиңүчегә ни кыланса шул килешә!» дигән әхлак кагыйдәсе совет солдатларын боза, алардагы хайвани инстинктларны котырта. Халкыбызга тупаслык, җаһиллек. караклык-бурлык. имансызлык каян килә дип бүген баш ватабыз. Халкыбыздагы тоташ кыргыйлык, имансызлык әнә шул җиңү тантаналарының бер шаукымы түгелмени? Дөрес, без миллионнарны» каны, җаны бәрабәренә, кеше гомере белән һич исәпләшеп гормастан дөньядагы афәтләрнен берсен—фашизмны җиңеп чыктык. Ләкин бу җиңүне» икенче бер афәтне—коммунизмны ныгытуына төшенә алмыйча калдык. Җингән ил үз гамәлләренә дөрес бәя бирмәсә. бу җиңү халыкларда шапырыну, мактану, талап баю. бүтән милләтләргә нәфрәт хисе тәрбияләсә—монын азагын хәзер әйтү кыен түгел Илебездәге халыкларның ан дәрәҗәсенә генә карарга кирәк Ватан сугышында җинү. шу i җинүнен озакка сузылган эйфориясе Рәчәйнен ялкау акыллы халыкларын һәлакәткә китерде дә инде Чит ил белгечләре, галимнәр. философлар. әдипләр безнең ил вәкилләре белән очрашканда гел бер сорауны биреп килделәр «Нигә сез шул кадәрле сугыш белән мавыгасыз? Сугыш беткәнгә фәлән еллар биз инде?» Әйе. Ватан сугышына багышлап төшерелгән кинолардагы сугыш эпизодларында шартлаткыч матдәләр сугышның у зеннән дә күбрәк, артыграк кулланылган икән инде ! Нигә алай?! Без сугыш хәлләренә каиза-кайта ил халыкларының күзен чынлыктан, чынбарлыктан каплап тоттык. Бүтән бер юнәлештә дә алга китә алмаган, икътисады һәлакәткә килеп терәлгән ил бары тик сугыш мактанчыклыгы, шапырыну.зы буш коткы бс юн leno яши ала иде. Әгәр инде үзгәрешләр башланып, хакимияз башына Iорбачев килмәсә. Рәчәй генераллары, канга манчылган маршаллары өченче бөтендөнья сугышын башлаган булалар иле Бүгенге
ил атом сугышы хәрабәләре арасында пыскып ятачак иде. Рәчәй тарих буена бары тик сугышта жинү рухы белән генә яшәде. Урыс милләтенең дөнья фәненә керткән акыллы өлеше күпме? Ничаклы.’ Илнен бөтен сәрмиясе, нигездә, сугыш эшен яхшыртуга гына тотыла килде.
Конисская әсәре урыс солдатының кемлеген рәхимсез рәвештә фаш итә. Җиңүчеләрне алдан торып кына түгел, арттан да карый, бәяли автор. Безнең илдәге хакимият әнә шул җинүче-мокытлар кулына калганнан бирле илебездә рәт, низам, тәртип, хокук бетте. Ватан сугышы— ике-өч буынга һаваланып яшәргә ярдәм итте, блиндажларда кача-поса партбилет өләшеп, посып яткан полковник Брежневларга күккә сикерергә, алтын таҗлар кияргә булышты. Сугыштан сонгы буын вәкилләре арасында үткәндәге җиңүләргә ышыкланып, сугышка аркаланып кемнәр генә рәхәт яшәмәде дә, кемнәр дөнья байлыгын чумырып калмады?! Гомумән, бер чакта да сугышмый тормаган урыс халкына ваемсызлык, гамьсезлек, ялкаулык, эш сөймәү сыйфатлары әнә шул туктаусыз сузылып килгән хәрби жинүләрнен жимеше ул. Шуңа алар Чехословакияга бәреп керде, мадьярларны сындырды, якты дөнья күренмәсен өчен Берлинны таш дивар белән урталайга бүлде, Әфганнарны басып алды. Хәзер әнә Курил утраулары хакында тартыш бара. Урыс: «Бирмибез!»—дип акыра. Нигә кирәк безгә ул утраулар? Рәчәйгә жир җитмиме? Җир өчен тартышмый Рәчәй халкы, анын болай да ярты җире тик, буш ята. Рәчәйгә «Җиңдек! Җинәбез! Бирмибез!» дигән оран кирәк. Рәчәй халкы әнә шул буш оран белән җылынып яши. Монда «киләчәк сугышларга кадәр!» дип тә әйтергә кирәк. Шөкер, дөньяда Америка, Англия. Франция кебек илләр, аларнын иманлы, динле, фидакяр лидерлары бар. Шөкер, дөньяда атом бомбалары яралды. Тыйса урысны бары тик шул гына тыячак.
Без татарлар юаш, басылган халык. «Уянабыз, уянабыз, уяндык!» дип, бер гасыр буена үз-үзебезне алдап юанабыз. Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп, сонгы сулышын алып ятмыймы9 Безнен канда янарыш геннары беткән булса? Мисаллары әзме әллә? Касыйм. Кострома татарларын хәтергә төшерик. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның хәлен аңларга теләп, үз төбәгебезгә. Татарстанга игътибар итик. Татарның төп төбәгендә, яхшымы-яманмы җөмһүрият яшәгәндә татарлардан ни калды? «Учак урыннары, учак урыннары... Безгә янарыш килмәсә? Уянмасак?» дигән сорауны куярга куркабыз. Чөнки ана жавап унай булуы да ихтимал. Без, татарлар, көзгегә карарга куркабыз. Авыз кыек булгач, көзгегә үпкәлисе түгел иде дә... нишлисең. Тарихта жинүчеләр яшәгән, жинелгән илләр булган. Шведлар Рәчәйгә кергәннәр дә борылып кайтып киткәннәр. Французларның чигенүен урыс шовинистлары бүген дә көлке итеп телгә ала, киноларда мәсхәрәли. Немецлар да үтеп караган Рәчәй чикләрен, японнар да... Ә урыслар яулап алган җирләреннән бер чакта да кире борылып чыкмаганнар! Максатлары һәрчак ачык булган: «Владикавказ!» дигәннәр алар. «Владивосток!» дип ыргылганнар Без. татарлар—җиңүчеләр табаны астыңда яшәгән халык. Халыкның бер өлеше ничарадан-бичара урыслашкан, милләтнең аңлы өлеше урыстан мәрхәмәт көтүнең өметсезлеген белеп урыслашкан, чукынган, иманын алыштырган, чит илләргә таралган. Без татардан чыккан мәшһүр урысларны санап мактанабыз. Әгәр ул гали затлар татар булып калса чукынмасалар. шул дәрәҗәгә ирешә алырлар идеме9 Юк. әлбәттә Бу хакта ике сүз булырга мөмкин дә түгел. Беренчедән, аларнын генофондлары үзгәреш кичергән. Үзгәреш, үз чиратында, үсү таләп иткән. Икенчедән, табан астында ыңгырашып яткан татарлар үз араларыннан берәүнен дә котылып чыгуын, күтәрелүен теләмәгәннәр. Калкынырга үзләре дә ирек бирмәгәннәр. Без шуннан бирле вак, көнчел, бәләкәй булып калганбыз. Урысларны сүгеп тел ардырганчы, татарның үзенә хак бәя бирергә кирәк! Казанны урыслар басып алган, имеш! Сафсата! Казанны урысларга татар үзе яулап биргән!
Мондый уй-борчылулар миңа беренче тапкыр гына килми инде^ элегрәк тә әйткәнем, язып куйган чакларым булгандыр, әмма Конисская
КҮҢЕЛЕМ СЕРЛӘРЕ.-17 юлларын укыганда мин өр-янадан шушы уйларга кайттым, элгәрге иманымны ныгыттым Элек мин белгән кешеләрне Конисская чишендереп каршыма бастырды. Әйе. бу мемуарлар—бәхетсез язмыш дулкыннарында бәхетле була алган, бәхетнен кин төшенчәсен алган хатын язмышы турында «Страшно в этом сознаться, но после тридцати лет унижения, страха, страха, страха, я. попав под власть немцев, почувствовала себя вдруг свободной Это звучит неправдоподобно Ведь я тут была рабой!» Бөтен хикмәт тә шунда ки. бу язмаларны югары күтәргән сәбәп тә шунда, немец коллыгын татыган. Рәчәйнең һәлакәтен күреп торган хатын, хәзерге хәлен, халәтен кат-кат уйлагач, сәер мәгънәле нәтижәгә килә немец коллыгы Рәчәидәге коллыктан жинелрәк икән! Йә. кайсыбызның башына бу фикернсн килгәне бар? һәм Конисскаяга бер шиксез ышанасын. Бүген, кичә, өченче көн шикләнгән булыр идек әле. Бүген, конституцион суд большевикларның ерткычлыгын күп санлы документлар, фактлар аша дөньяга белдергән көннәрдә Юк. юк. рәчәй чушпаннары. мокытларның аны яктырды димим. Кая ул! Лигачев ишеләр. эшлексез Ивашколар һаман тырпылдый, бәргәләнә. Әле коммунистлар йөзенә ябылган битлекнен чынлап торып алып ташланганы юк һәм булыр дамы?.. Конисская авыз тутырып әйтеп биргән Гаепләү сүзләрен элегрәк тә әйткәләгән, ишарәләгән әсәрләр булгалады. ләкин үз язмышыннан чыгып, шундый шомлы нәтижә ясаган кеше буларак, ул—беренчедер Бу әсәр гадәти булмаган төзелеше белән дә мине үзенә тартты Дөрес, ахырга таба, Конисская яңадан большевизм оҗмахына кайтып, үзенә сыеныр почмак эзли башлагач, авторнын тавышы үзгәрә, ул кирәккә- кирәкмәскә йөткерә, бугазын чистарта башлый. Рәчәй һавасыннан төенләнгән йодрыкны йотып жибәрә алмый Кайсы почмак тандыр ясалмалык, курку, тәлинкә тоту бүселеп чыга Уйладым, әллә безнен ясалма, ялган тормышны бүтәнчә тасвир итеп тә булмыймы ’ Без шулкадәр бозылган, имгәтелгән. дөнья кануннарын аяк астына салып изгән мохитгә яшәдек ки. аны әдәбиятта бүгенчә язып та. аңлатып та булмаганмы* Инде көр. нык тавыш белән бердәм рәвештә ин кирәкле җырны башлыйбыз да. күмәкләшеп «бөтен дөнья юксыллары. берләшегез!»не күтәреп алабыз.
Рәхмәтлемен. Конисская мемуарлары күңелемә хис өстәде. Хис яңара, өстәлә икән, адәм баласының гомере озая, суына башлаган күңеле дә җылына дигән сүз' Хис чыганаклары саекты, үшәнләндем, тойгылар тупасланды Кая барыйм?
12 июль 1992 ел. Займище, иртәнчәк-көндез-кич
үген 2 август. Дачада ашык-пошыграк, әмма кайнарланып язылган кәгазь битләрен өйдә акка күчереп утырам Әзгә генә телевизорны тоташтырдым Барселона хәлләрен—Лилия Нуретдинова, Рамилә Бурангулова. Мәдинә Биктаһироваларның хәлен беләсем килде' Гаҗәп, телевизорда астролог Тамара Глоба игълан итә «Бүген әдипләр, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре өчен «удивительный гармоничный день» Бүген >ш башларга да. гаилә корырга да мөмкин икән Күк җисемнәре, планеталар тыныч рәткә тезелгән Шуңамы, кичә, өченче кон һәм бүген мин тоташтан эш тотам Шулай барсын кана Йолдызлар, күкләр ярдәмгә килегез мина' Тәңрем, шәфкатеңнән ташлама'
Григорий Канович Литвада. Вильнюста яшәүче яһүднен милли әдибе Дубултыда очрашып, кыска-кыска гына сөйләшкәләп йөреп, шунда танышкан идек Бераз мактанчык куык, тере саесканнарны теләп очыртучы, һавалы, бешен ише провинциаль кабартмаларга каш җимереп, өстән генә караучы бх тәкәббер кешене мин нигәдер бер күрүдә үз иттем Яшермим. Григорий Канович үзе дә мине читкә какмады, мина гарты г гы Ике сүзснен берендә ул борчак чәчеп җибәрә иде: «Слезы и молитвы
2. .к у,. я> п
Б
дураков» исемле романым Англиядә басыла. Болгариядән корректурасын җибәрделәр. ФРГла чыга... фәлән илләрдә. ». дигән сүзләрен көлемсерәп кабул иттем, ышанмадым. «Слезы и молитвы дураков». «И нет рабам рая» исемле романнарын язучылар кибетеннән Мәскәүдән соратып алдым һәм гаҗәпләнеп калдым: мин куык диебрәк кабул иткән Канович яһүдиләрнең бөек һәм милли язучысы икән Бу хакта матбугатта чыгышларым булды инде. Минем коткыга ияреп, улларым да Канович китапларын укып чыктылар, нәтиҗә куанычлы булды, алар да бу яһүди әдипне кабул иттеләр, яраттылар. Шушы җәйдә, дачамда, чолан- кабинетымда мин Кановичнын өченче әсәрен—«Козленок за два гроша» романын җентекләп укып чыктым һәм чын мәгънәсендә тан калдым. (Минем бу тан калуым үтә ихлас һәм чын күңелдән озакка булыр!) Мине ике нәрсә искиткеч сокландырды. Кановичнын теле. Гади тел белән язмый ул. телен җанландыра, һәр җөмләсен диярлек чагыштырулар, сынландырулар. җанландырулар белән бизи, бизәкли. Романнар дәвамында ничаклы гүзәллеккә төрелгән җөмләләрне укып сөенәсең. Гап-гади тормыш хикмәтләре Канович теленә кергәч җанланалар, бизәкле тел чаралары аша күңелне җылытып йомшарталар. Бүген аннан мең мисал китереп булыр иде, чөнки Канович геройлары таш кисүче Эфраим, сучы Шмуле- Сендер, хәерче Авнер Розентальләр әсәр дәвамында зирәк пәйгамбәрләр, тапкыр философлар, тирән фикерле яһүдиләр булып күңелдәге изге уйларны, яхшы ниятләрне ныгыталар Югарыда саналган кешеләр, барыннан да бигрәк—чәчрәп торган яһүдиләр, еврей халкының уллары. Бармы яһүд милләте? Анын вәкилләренә нинди төп сыйфатлар хас. дигәндә, әсәрдән бу сорауга тулы җавап алып була. Әсәрдә телгә алынган һәркем, баймы ул, ярлымы, хәерчеме (Канович тиккә генә таш юнучыны, сучыны һәм хәер эстәп көн күрүчене сайлап алмаган!) бер-берсен чиксез нык ярата! Яһүд булганы өчен ярата! Үзе шул милләт булганы өчен милләттәшенә тинсез мәхәббәт саклый. Әйе. әсәрдә Литвадагы «местечковый еврейлар» тормышы үзәккә куела. Әмма автор гасыр башындагы яһүдиләр тормышы материаллары аша персонажларның бер-берсенә ихлас хөрмәтен, мәхәббәтен, самими мөнәсәбәтен белдереп кенә калмый, еврейлар язмышына да. яһүдиләргә бөек мәхәббәтен дә белдерә ала. Бу өч роман дәвамында мине ин нык тан калдырганы шул булды: Канович. автор, үзе дә яһүд милләтен, анын гореф-гадәтләрен, иманын, динен, дин әһелләрен, һәр жан иясен какшамас, бетмәс мәхәббәт белән ярата. Еврейларның язмышы аны борчый, шуна күрә авторнын һәр сүзеннән, ишарә-ымыннан ут бөркелеп тора. Ул яһүдиләрнең тарихына, милләтнен гимнын тудырган бөек шәхесләргә жай чыккан саен мәдхия укый. «Яратам!» дип кычкырмый, шапырынмый, әмма еврейларның билгеле бер чорда, мәгълүм шартларда аларнын бер-берсенә ничаклы ярдәмчел икәнлеген сөенә-сөенә яза. Горурлана автор үз милләте вәкилләре белән! Акыллы, хәйләкәр, эшчән, тырыш халык яһүдиләр. Ремаркнын «Возлюби ближнего своего». «Ночь в Лиссабоне» романнарында михнәт чигеп йөрүче яһүдиләрнең бер-берсенә тоташкан жылы кулларын укып, күзләремә яшь килгән чаклар бар иде...
Әдәбият, асыл әдәбият, тарихка багана булып басарлык әдәбият— бары тик милли генә була ала. Ходай коллары—адәм балаларын бары тик милли мәйданда гына тулысынча аңлап вә анлатып була. Толстой. Достоевскийлар . Канович—милли язучы. Ул үз өстенә милләтен дөнья мәйданында күрсәтү бурычын алган, һәм искиткеч зур уңышка ирешкән Ә бездә? Татарларда? Үз милләтен яраткан әдипләр бармы? Гомумән, татар прозасы вәкилләре татар дигән халык вәкилләрен кайсы чорда, нинди итеп тарихта беркетеп куйганнар9 Әдәбиятта беркетеп куелган тарихны бозу мөмкин түгел инде. Алдагы көннәрдә яңа шәхесләр Толстойны, Достоевскийны ничаклы бозарга тырышсалар да, алар беркетеп киткән урыс—урыс булып калачак инде. Урыс халкының вәкилләре булып Карамазовлар. Мармеладовлар, Смердяковлар. Мышкиннар. Карениннар.
Вронскийлар тезелеп торачак. Безнен татарда татарны яраткан әдипләр бармы.’ Татарда нинди милли сыйфатларны әсәрләрендә тапканнар алар’ Татар язмышын нинди мисаллар белән ачарга тырышканнар? Мин быел жәи. үткәндәге прозачыларның и жаты на кайтып карый башладым Тар. кара милләтчелекне кан дошманы санаган бөек психолог Фатих Әмирхан Татарны чиксез сөйгән, үз татарын Европа кешесе итеп керергә ашкынган остаз. Сәмигулла абзыйлардан. Фәтхулла хәзрәтләрдән көлеп, аларны чеметеп-чеметеп алса да Фатих Әмирхан татарны бөтен барлыгы белән яраткан Мәҗит Гафури белгән татар дөньясы бөтенләй башка. «Тормыш баскычлары->ндагы шәкерт-күсәкләр «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек»тәге бичара, мескен, уйсыз, надан, көчсез татарлар Күр инде ул « Ярлылар яки өйдәш хатын»ны' Бер-берсенә ярдәм кулы сузарга әзер татарлар да нинди мескен-, зәгыйфь Гомумән. Уфага килгән Тукайны өенә чакырып чәй дә эчерә алмаган «Габделмәҗит мин бичара» татарда бары тик мескенлек. аңгыралык. көчсезлек кенә күргән Үзенчә. Гафури да татарны яраткандыр, мәгәр анын язмалары татарга рух өстәмәгән, әдип һәрдаим татарнын баш түбәсенә зәгыйфь йодрыгы белән төеп, көчсез иреннәре белән аны җәһәннәмгә зтәргән «Татарлар, сез бетәсез.
Галимҗан Ибраһимов социалистлар, большевиклар арасында татар революционерларын эзләгән Татар тормышын каһәрләгән, татарнын бары тик кара якларын гына күргән Революцион идеяләр татарны яктылыкка илтә дип балаларча ышанган. «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрен генә кара. Булгандыр, яшәгәндер андый татарлар да. Ләкин тарих алдында татар хатын-кьгзларынын язмышын шул кадәр чикләнгән, кара, каһәрләнгән итеп күрсәтү белән Г Ибраһимов та татарны артка сөйрәгән Шәриф Камалның беренче бөек хикәяләре. Илләреннән язмыш сөргән «Акчарлаклар».. «Уяну»лагы Муса да урыс шәһәрендә иза чигә бит Читтә, эт кулында Социалистик реализм кысасына ирекле баштан кергәнче Шәриф Камал гүзәл бер язучыбыз булган, тагар өчен янып- көйгән... Менә безнен дөньяга Гаяз Исхакыйны кайтарырга тырышабыз Исхакыйнын татарга мөнәсәбәте бөтенләй бүтән! «Тормышмыни бу?« дигән шактый төшенке әсәрендә дә татарлар чын кешеләр рәвешендә тасвирлана. «Ничто человеческое им не чуждо!»
Югарыда саналган, егерменче гасыр дәвамында татар милләтенен. татар халкының яшәү рәвешен, иманын, характерын, гүзәл вә кара якларын үз әсәрләре аша тарихка беркетеп калдырган шәхесләрнең татарга мөнәсәбәтләре төрле-төрле булган. Бусы бәхәссез. Шул мисаллардан чыгып әдипләрнең үзләренең кемлеген дә, татар халкының яшәү рәвешен дә ачарга тырышып бер нәрсә язарга кыҗрап йөрим Вакыт җиткерә алсам. Ходай гомерне жәлләмәсә. шәт-иншалла язып та куярмын әле Corn ы елларда мин Ә. Еники. М Мәһдиевләр иҗатын күтәреп, шәхес буларак аларны гел мактап килом. Мин аларнын ижатын шулай боек дип санаганга түгел ул Әмирхан абыинын да. Мәһлиевнен дә урта- кул әсәрләре бар. алар да безнен барыбыз кебек үк куркак, сак язучылар Алар инде милләт дип тә язгы ташкынга күкрәкләре белән атыла торган җаннар түгел. Тәмле ашап, рәхәт кичереп, кәеф-сафада яшәгән, шулай яшәү рәвешен генә кабул иткән барчуклар (Үзем дә алардан калышмыйм!) Ләкин бер нәрсә бар: Әмирхан Еники дә. Мөхәммәт Мәһдиев тә татарнын милли әдипләре, алар татарны ярага алалар, анын җанын аңлыйлар Менә нәрсә кыйммәт минем өчен' Шул сыйфатлары белән алар үз чордашларыннан нык аерылып торалар Әгәр Еники белән Мәһдиевтә чорнын социаль каршылыкларын аңлау, шул каршылыклар чарпалышында үз төп урыннарын билгеләү көче лә бутса, .стар тагар тормышын дөнья мәйданына чыгарырлык әсәрләр яза алыр иде һичшиксез Без. татарлар, дөнья биеклегендә уйлау сәләтеннән мәхрүм ителгән, ә әдип милләтен гашлап узын бер чакта да ерак китә алмый! Татарлык-парлык безнен лә итәкне тота •
Канович философ «Деги—эти не близкие Дети—это далекие» лип
кистереп куя. Мен хаклы яһүд! Мин «дети близкие!» дип алданып, юанып киләчәгемне якты итеп күрергә тырышкан мәлдә.. «Варенье—вино бедных, медовый напиток горемык», ди ул Мин Эрих Мария Ремаркка табынган кебек үк Канович та аны үз итә шикелле. Урыны-урыны белән әсәр дәвамында Ремарк аһәңнәре яңгырап әсәрне тагын да биеккәрәк менгерә. «Так пусть же бесконечно длится эта ночь! Старик Эфраим загоняет в нее своих детей, как загоняет в хлев». Вакыт турында анын үз фәлсәфи фикере, сокландыргыч дәрәжәдә туры, усал хөкем чыгара Канович Вакыт төшенчәсенә. «Время! Что такое время,—думает Эфраим,—Научая сеть, раскинутая над нами. Меняются пауки, мухи, а сеть висит и висит. Как только из нас высасывают кровь, в нее попадают другие, и так изо дня в день из века в век, и нет метлы, чтобы вымести из нашего дома, из нашего сердца». Ремарк аһәңнәре, Хемингуэй тавышлары. Канович аша да мин үземнен бөек пәйгамбәрләрем белән очрашам _
«Козленок за два гроша» шушы трилогиянең сонгы китабы булса кирәк. Алдагы ике китапта очраган шәхесләр ара-тирә монда да чагылып, вакыйгаларга катнашып китәләр, һәр өч китапнын яһүдиләр язмышына караган нигезле чыгармалары бар. Гыйбрәт! Яһүдне изәләр, кысалар, ул һәр тарихи чордан тагын да дус, тату, көчле, искиткеч ярдәмчел һәм хәйләкәр булып чыга. Нигә без андый түгел?! Без һаман кысыла, тарая, кечерәя барабыз. Һәм татар инде тарихта үз язмышын хәл иткән дип раслауга кем каршы чыга ала?!
Эфраимнын үз балаларына булган тиңсез мәхәббәте мине тетрәтте. Войничнын «Кигәвен» романында Монтанелли атанын Артурга ташкын мәхәббәтен белдергән вәгазен искә төшердем. Аталарнын балага мәхәббәте (әгәр ул чын булса!) чиксез кайнар, утлы бөек һәм мәнгелек була. Эфраимнын балаларга белдергән эчке уйлары дәреслекләргә керерлек бөек юллар...
Канович белән без хатлар да алыштык. Мин ана да китабымны жибәрдем.. Ни аяныч, минем уртакул әсәрләр, уртакул тәрҗемәчеләр аша үтеп чыгып, аның күңелендә теләктәшлек уятмадылар шикелле Дөрес, Литвада хәлләр үзгәрде, азатлык көрәше башланды. Канович СССР Югары Советы депутаты итеп сайланды. Азатлык хәрәкәтендә яһүдиләрнең ниндидер җәмгыятен оештырып җибәргәч, анын сәяси хәле авырайган икән, дигән хәбәрләр килеп иреште. Хат язарга кыҗрап йөрим. Израильгә китте, дигән хәбәрләр дә йөрде. .
8 август 1992 ел. Казан, иртә.
6-7 августларда Кызыл Байракта булдык, шунда куен дәфтәренә сыздин-быздин теркәп куйган юлларымны акка күчерим әле...
«Кич. Кызыл Байрактагы өебез каршысында кирпечләргә куелган бүрәнә башы өстендә утырам. Агач куелыкларыннан курка-курка гына сузылган, текә-текә ярлы тирән чокырларда оеган кара күләгәләр кинәт куердылар—көннен көн буена татар җиренә нур олаулары койган кояш, агач очларына кунып хәл җыеп торды да, сонгы кат күзен кысты, югалды. Соңгы рәхәт яктылыкны әрсез энгер йотып та өлгермәде. Идел аръягында елт итеп өлгер бер ут кабынды, көндезге окопларына кереп поскан, моңарчы барлыклары беленмәгән ут күзләрне котырта башлады Утлар башта өзек-өзек, аерым-аерым кабындылар да Идел агымына ияреп, тоташ чылбыр булып сузылдылар. Күз иярми нур агышына! Нур таулары Идел суына да төшеп ятты! Сихри төсләргә кереп елтырарга, җемелдәргә тотынды. Талгын җил гел-гел юнәлешен үзгәртә, юлына туры килгән үлән-чәчкәләрнен җәйге кичтә генә уяна торган исләрен өерләп китерә, эңгернең дә төсе үзгәрә, ул хәзер карасу түгел, сыек шәмәхә, зәңгәр.. Мин сызлау теземне язып аякларымны сузып җибәрәм. Күз текәмдә беренче кабынган җитез ут малае! Тоташ чылбырда, бәлки, мин аны
бутаганмындыр да. әмма барыбер, ул, дип уйлау рәхәт Ул барысыннан да яктырак яна кебек'»
Кызыл Байрак! Кызыл Байрак!
Исеме гайрәтне чигерә торган. Идел ягасында сирәк очрый торган татар төбәге. Уч төбе хәтле генә авыл Утызынчы еллар башында татарларның затлы елга ярларыннан, урманлы-сулы төбәкләрдән кайчандыр куылуын искә алып, шул тарихи явызлыкны «төзәтергә теләп», социалистик илдә милли мәсьәләне хәл иткән булып кыланып, татар гаиләләрен җыештырып, янача—советча авылларга нигез салганнар Яна килгән татарлар бабаларының хәтерен саклап, шунда төпләнгәннәр. Әле дә урам-тыкрыкларда ак яулыкларын җилкәгә жәеп җибәргән татар апалары күренгәли, кәжә-сарыкларга татарча эндәшәләр. Шөкер, песиләр, каз- үрдәкләр. бүрекле ата казлар туган телләрен онытмаганнар икән Займите белән ике ара еракмыни, илле чакрымнан артмыйдыр, кошлар дөньясында зур аерма Монда кошлар да татарча сайрый Әллә мина гына шулай тоеламы? Улым Мансур шушы тирәдәге дачаларның берсенә кунакка килеп. Идел ягасындагы татар авылына гашыйк булып кайтты да: « Минем татарлар арасында яшисем килә, дача жирен алсам, шуннан гына алам!» лиле. - Мондый авылны тагын каян табасын”» Мансур кистереп куйды- куюын Тик безгә кем аннан жир бирә1’ Мин совхоз директоры, райком секретарьлары янына юргалый башладым Ел дәвамында йөреп, байтак йөз суымны түккәч, хуҗалык мәсьәләләрендә һәрдаим ярдәмен кызганмаган Мансур Хәсәнов булышлыгы белән без аннан зур гына кишәрлек жир алдык Унбиш сутыйдан да артыграк ахрысы Эшне печеп тоттык. Мансур гадәттән тыш җитез булды, бабалары, кардәшләре дә булышты, ике ел дигәндә без авылча гади булса да нарат бүрәнәләрдән йорт, мунча, бетон шакмаклардан гараж җиткереп куйдык та. жиребезнен чит читләрен тимер челтәр койма белән ураттык Азнакайдан Ирек кода да ярдәмгә килде, материалларның кайберләрен ул да табынлы Мансур эшне башлап йөрде, жәйләрен шунда—елга ярында, урман-сулар арасында үткәрермен, шәһәр тузаны-газыннан, агулы сулардан котылып торырмын дип планлаштырды Мәгәр язмаган икән1 Дөнья кинәт кырыкка төрләнде, тормыш шартлары сынды, бөгелде, без көткән «якты киләчәк» томанлы, болганчык көннәр китерде, бүген ышанып уйлаган, иртәгәгә һич ярамас булды Мансур былтыр-быел дачага эз дә басмады Төзелеш тукталды Гараж түбәсе бетон плиталар белән генә ябылган килеш тора, су үткәрә, сумала йөгертәсе бар Мунча миче ялгыш чыгарылган Эш муеннан! Һәммәсенә букча-букча акча кирәк' Ә ачка безнен гаиләгә саркып кына тама. «Әти. син гомерен буе җәйләрне Займишела үткәрдең. ваемын булмады. Әгәр мин синен сыман җәйләрне шәһәрдән китеп торсам, гаиләм белән ачка үләчәкмен», диде Мансур. Алай ук та булмас иде, әмма-ләкин Мансур хаклы: хәзер гомуми хәрәкәттән, төп ai ымнан чак кына читтәрәк калсан да—беттен дигән сүз Меть» без. бер төркем әдипләр, сугылып арбадан төшеп калдык га. хәзер кигиләре сынган тәгәрмәч булып юл тузанында аунап ятабыз Пенсиям әләм көлкесе, бүтәнчә бер җәһәттән акча керми Янача эш башларга көч-куәт тә. гайрәт гә калмады Әйе. җыелышып, күңелле итеп, бәйрәмнәр белән тормышны бизәп. Займищеда җәйләрне үткәрә илек Урман. Идел, уграх чар безнеке иде' Aii-һай. безнең балалар андый тормышны күрә алырмы, белмим Булмас I ыр. ошамаган
Шулай итеп, Кызыл Байракта үз җиребез, үз йортыбыз булды Озак куанычкамы? Әйтүе кыен Яна җиребезне аерата Нәкыя яратты Һәм ипнең авырлыгы тулысыңча анын җилкәсенә төште Ниләр генә эшләмәде ул шушы ике елда! Чирәм күтәрде, жир казылы, җилкәсенә күтәреп су. тирес ташыды Яшелчәләрне утыртты, йомшартты, утады, барса бер секунд ял итмәде Теше-тырнагы белән жиргә ябышып ятты Былтыр шактый уныш алган идек помидор, борыч, бәрәше. суган һәйбәт кенә уныш бирде Сусызлык интектерә Быел, шөкер. Нәкыя кичвебс)
Илгизәрне алып барып, электр керттеләр. Яренгә, боерган булса, сулы да булырбыз. Быел да помидор, кыяр, суган, кишер, чөгендер уңды дияргә ярый. Әгәр су да җитешле булса... мондый кояшлы кишәрлектә әллә никадәр яшелчә аласы икәнбез. Агачлар да өметле калкына. Нәкыя бер машина тирес тә китерткән. Яшьләр килеп, шашлык куырып, шәрап эчеп, кәеф-сафа корып китә. Мин барып кояшта арка җылытам, төрле уйларга чумган булып, арлы-бирле йөрим. Нәкыя күтәрелеп тә карамый, җир йомшарта, утый, чиләкләп су ташый. Эшләмәгән эше юк.. Менә хәзер дә ул Галияне, анын иптәш кызы Дашаны ияртеп, авылга сөт- күкәй эзләп чыгып китте. Ә мин өй саклаган булып, уй йомгагын урый- урый. әле моңсуланып, әле дәртләнеп-кабынып, ишеккә аркамны терәп, ялкау симертеп утырам
Кызыл Байрак Иделнен текә ярлы ун кул ягында. Моннан ерак та түгел, моннан да текәрәк ярлар өстендә Тәтеш шәһәре ята. Истәлекле урын! Авыр истәлекләр оясы! Сугышның ин авыр бер елында, кырык дүрттә, тугызынчы классны тәмамлаган егет-малайларны бөтен Татарстаннан җыеп китереп. Тәтештә хәрби өйрәнүләр лагере оештырганнар иде Зәй мәктәпләреннән килеп, без дә ай буена шунда марш атлап йөрдек. И-и, заманалар! Аякта чабата, өстә ямаулы пинжәк кисәге, аркада биштәрле капчык. Сугыш еллары йортыннан күпме ризык алып чыгып була? Бәрәңге кабыгы, алабута оны кушып пешерелгән кайрак ипи, ике- өч баш суган булгандыр инде... Беренче мәртәбә пароходка утырып, коерыкта мичкәләр арасында аунап, бик озаклап Тәтешкә бардык. Биек- биек баскычлардан өскә менә башлагач кына ач булуыбызны, хәлсезле- гебезне сиздек. Менә-менә тез буыннарыбыз калмады. Бардык, урнаштык, взводларга бүлделәр һәм юкә урманына алып киттеләр. Юкәләрдән матрас үрдек Парталарны чыгарып ташлап, идәнгә юкә маталар җәйдек... Иртәләрен аларны урап өеп куябыз. Без солдат хезмәтеннән кайтуга алар кыза. яна. Искә чыдап булмый Баш астына юк, өскә ябынырга бирмиләр. Ашау чөгендер суы! Бер учма юанын бәясе егерме сум! Акчалылар шуны ашый. Җирле халык имән чикләвеге дәүлеге бәрәңгене китереп сата, иң байлар аны әз-әзләп алалар да ашыйлар. Күпләп алсан, саклар урын юк. Ач малайларда үткенлек тә, кыюлык та җитәрлек. Урлатмасан, талап алалар. Дүрт меңнән артык үсмер арасында кемнәр генә юк. Иң беренче булып взвод командирыбыз Закалкинның (хәтеремдә шулай сакланган, батальон командирының фамилиясе Кикодзе иде, лагерь начальнигы майор Кострач!) ботинка үкчәсе каерылып чыкты. Ике-өч көн табанны юкә белән урап-бәйләп йөрсә дә ботинка тәмам «протестка кергән» икән. Нишләргә? «Солдат хезмәтеннән», ач корсакка мылтык түтәсе терәп «право—коли!»ларга буйсынып ыргылып йөрүдән тәмам туйган мин бичара—(төннәрен бигрәк читен, күзем сукыр-букыр, күзлек юк, берни күрмим!) үзем чабата ясап бирәм!» дип командирга белдердем. Маталар үргәндә Тәтеш тирәсендәге юкә чаукалыкларын күргән идем. Шуннан китте! Бүтәннәр мылтык асып, ах-ух килеп, «Священная война»га бугаз киереп «марш-марш» атлап чыгып киттеләр... Ә мин ялгыз башым, бәләкәй балта, пәке тотып урманга юнәләм. Юкәне туныйм, кабыгын каезлыйм, киндерә ишәм. һәммәсе әзер булгач, кайтам да эшкә тотынам. Имән ботагыннан шөшле ясадым, төрле размерда калыплар, һәммәсе әзер булды Командир хәзер өр-яна чабаталарын шыгырдатып марш атлый, ул арада взводның яртысы яланаякка калды. Яңгырлы ел, дөп- дөп басарга тиешле солдат колонналары яланаяк калгач бик мәзәк икән. Яңгырның да төрлесе бар. салкыны дигәндәй, иртәләрен суык, күбәүләр төчкерә, йөткерә башлады. Чөгендер суы ныгыта алмаган эч китә! Сыйныф бүлмәләренең бер-икесен «эч белән җәфаланучыларга» бирделәр. Рәтләр күзгә күренеп кимеде. Безнең взвод исә шактый тернәкләнеп китте: көненә өч пар чабатаны тукып кына торам. Өйдә өйрәнелгән, күнегелгән норма! Чабатага чират яралды. «Миңа да миңа» дип ялыналар малайлар. Миңа әз булса да ризык тама: «сиңа!» икән, әйдә капчыгыңны селке,
ипи кыерчыгы бир, бәрәнгеннән әз-мәз өлеш чыгар Киндерә ишәргә, юкә төшерергә бер егетне бирделәр, хәзер чаукалыкка икәү барып пәрибез Эш көйләнде. Шулай, чабатага атланып, хәрби өйрәнүләр лагереннән бик һәйбәт характеристка алып кайтып киттем Уку башланырга күп калмаган иде инде. Тәтеш баскычлары шактый вакытларга кадәр куркыныч төшләр булып гел йөдәтте. Иртән уяталар да. ярдан бәреп чыккан чишмәләргә юынырга алып төшеп китәләр Чабатачы булсан да иртәнге жәфалардан котылмак юк. Төшүен төшәсен. менү мен газап Ачлык тауны, текә баскычларны яратмый шул Өченче ел Минскида Влад. Львович Меховта кунакта ятабыз. Сүз иярә сүз чыкты, яшьтәшләр, ул да Тәтеш шулпасын чөмергән икән Лаеш шулпасыннан бер дә ким булмаган
Сонра. үземнен көндәлек гадәти халәтемә кайткач, уйларым белән бүгенге көннен кара дөреслегенә уралгач, уйны бүлеп шаккатып утырдым нилектән жаныма шул тиклем рәхәт булды әле?! Балаларча гади чагыштырулар, Идел ярларын сокланып күзәтүләр, истәлекләр белән мавыгулар, наян вә гөнаһсызрак фикерләр күнелемә ничек кайтты, кем аларны тартып китерде, ни’’ Кайтыр сукмаклары имгәнеп бетмәгәнмени хатирәләрнең’’ Жаныма кем жылылык койды'.’ Тынлыкмы? Йортыбызнын юан. жылы бүрәнәләреме9 Ишегалдыбыздагы йөз-мен ганжә-гөлләрнен сабыр, тыйнак гүзәллегеме? Сизелер-сизелмәс аккан куе хуш исләр жанымны өскә, күптән менә алмаган югарыга алып менеп киттеләрме’ Гайрәтем тәмам чиккән дөньянын әле мине тыныч сыендырыр почмагы шушымы?.
Повторяется топот.
Повторяем следы. Никого еще опыт Не спасал от беды
«Театральная жизнь» журналларының Мансур дачага китереп ташлаган номерларын укып утырам Мансурга багышланган хәбәрләр күзгә чалына, минем Тинчурин театрында куелган әкәмәткә дә кагылып үткәннәр. Дамир Сиражиев куйган иде! Салават театрында барган «Баласын жуйган болан ззеннән»гә дә кин генә тукталып үткәннәр Журналда Мейерхольлка багышланган кадерле истәлекләр бар Мансур журналлардан котылыр!а ниятләгән, битләрен ертып мич кабызган, тышлыкларга кайнар чәйнек куеп торган Кызганыч! Кызыклы елларда чыккан саннар—бер заман, картайгач, үзен яшәгән заманда үз бәянне югалткач, юаныр өчен үткәннәргә борылып карап, үткәннәр белән чикләнеп яшәгәндә бу журналларның да кирәге чыгып куяр әле. Мин Займишсда үткәндәге журналларны укып, үткән заман һавасын сулап, әллә кайчан аккан- беткән суларда коенып, бүгенгеләрдән качарга, онытылырга, күмелергә вә күренмәскә тырышмыйммыни'’
Журналнын 1990 ел, 23 санын актарып утырам. Василии Аксеновнын «В поисках грустного беби» исемле мәкаләсендә Анатолий Антохин исеме күренеп калды да йотылып укырга тотындым Бар иде Антохиннын гөрләп-шаулап урыс драматургиясенә кергән чаклары' Алек Арбузов шәкерте' Беренче пьесалары телгә керде, «Театр»да басылды Ьс з анын белән икс өч ел рәттән Ялтада драматургларның Бөтенсоюз семинарларында катнаштык Бергә төшкән Ялга фотоларында ул ла бар Шыксыз, төссез дин әй герлек арык, сары егет иде Без артык дәрәҗәдә якын идек дин расларга базмыйм, әмма ул семинарларның берсендә. Мәскәүгә кашып китер алдыннан мина бодай диде «Аяз. сине талант диләр Бик күпләргә пьесаларын укып, ярдәм дә итәсең, беләм Минем тәмамланмаган бер киносценарием бар Укып кара әле шуны Бәлки, бер-бер жигди сүз әйтерсең’» Мин шактый кызыксынып һәм мавыгып сценарийны укып ЧЫК1ЫМ 1 гет белән кыз проект институты кысасыннан чыгып баралар Халык гашкыны аларны ияртеп, ары сугып, бире кагып метрога сөйрәп алып керә Гагын вагонга кертен ыргыта Егет белән кыз кара каршы
баскан хәлдә, хәрәкәт давылы эчендә калалар, һәм бер-берсенен тиешле урыннарына терәлеп баралар. Егет табигый рәвештә «уяна» һәм кызны да «уята». Тагын кысан ишек, тагын халык ыргымнары, метро егет белән кызны урамга чыгарып чөя. Алар бер-берсенә тагылган хәлдә әле шактый баралар, шундый ук кысан троллейбуска кереп, кара-каршы кысылышып тагын бер-берсен «уяталар» Нәтиҗәдә, икәү генә калганда да бер- берсеннән аерыла алмыйлар, аллы-артлы барганда да бер-берсенен кайнар чакырышын сизеп, кызның фатирына кайтып керәләр. Кергән шәпкә чишенәләр, кием-салымнарын як-якка чөя-чөя караватка барып җитәләр һәм бу очрашу ашыгыч, әмма татлы... белән тәмамлана. Егет кызны, кыз егетне бик ошата, алар бер-берсе белән якын араларда очрашырга чын- чыннан вәгъдәләшеп саубуллашалар, һәм китә шуннан!.. Егет кызны, кыз шетне эзәрлекли, телефоннан очрашу хакында сүз куешалар, вакыт, урын билгелиләр. Ләкин шашкын тормыш дулкыннары аларны хәзер төрле тарафларга чөя. яшьләр авыр мәшәкатьле, аяусыз тормыш белән яшиләр, вәгъдәләр үтәлми, сүзләр кибәк урынына җилгә оча. Нәтиҗәдә, аларнын беренче татлы якынлыгы егет белән кызның бердәнбер бәхетле кавышуы булып кала...
Сценарийны ошаттым. Сүзләрем дә бар иде, киңәшләр дә бирдем, уртак сүзләребез, фикерләребез булды, без бер-беребезгә дустанә хөрмәтле булып аерылыштык...
Өметле яшь урыс драматургын язучылар союзына һәм партиягә алалар. Сынау өчен туристик виза белән бүләклиләр. Юлдашларын күзәтергә боерып. Италиягә озаталар. Анатолийның Италиядә калуы заманында зур сенсация булган иде. Калды егет. Китәр алдыннан гына Татьяна Борисовна Агапова аңа кыз бүләк иткән иде! Шуларны ташлады, чит илдә император Хайле Селлассиенең күп санлы принцессаларының берсенә өйләнде, принцесса үз чиратында тагын бер принцессаны тудырды . Татьяна Борисовнаны да чакырып алды егет, аны Аляскадагы мәшһүр бала тудыру йортына патронаж сестра итеп эшкә урнаштырды...
Вас. Аксенов Анатолийның Америка шәһәре Норвичта Гогольнен «Өйләнү» әсәре буенча куелган спектакле турында җиңел юмор аша. яратып, тәэсоратларын язган Норвичтагы фестиваль уңае белән Аксенов тагын бер затлы кешенең исемен теркәгән. Норвичтагы урыс мәктәбенең почетлы директоры Николай Всеволодович Первушин дигән кеше икән. Монреаль университетының профессоры. Казан университеты шәкерте! Аксенов Казаннан. Первушин шуннан! . Яһүд белән урыс Нигә татарлар Рәчәй тәбесеннән ычкынып китә алмадылар да, нигә чит илләрдә яхшы ат яуламадылар?! Ичмасам бер әдип, бер язучы кысан елларда башын горур тотып чит ил кочагына ташланмады9! Нигә бездән диссидентлар чыкмады9! Эш үткәч юрган астыннан чыккан йодрыкларын селкүчеләр бар ул барын! Мәхмүт Хөсәенне дә кысканнар янәсе, фәлән фәләнсч тә диссидент булган икән! Әллә кемнәр торгынлык елларында чикләүләрдән газап чиккән имеш! Bo-истину Әбрар Кәримуллин хаклы «Ул татармы9 Эшләмичә генә баюны, укымыйча гына мулла булуны көтеп ята торган халык!» дия торган иде элек. Хәзер үзгәргәндер’. Рыцарь, академик булып сайлангач, исеме дан. кесәсе акча белән күмелгәч, ул да әз-мәз бүтәнчәрәк сөйли башлагандыр. Бигрәк тә татар турында бүтәнчә фикер йөртәдер...
Генрих Белль: «Писатели в странах тоталитарного режима обращаются к вере, писатели в демократических странах—к безбожию».
Тукай урамындагы стадионны әйбер-кара базарына бирделәр. Керү хакы 5 тәнкә. Кызыксынып, бер көнне Нәкыя белән шунда киттек. Халык—судагы балык! Кым-кырыч! Мәхшәр. Ерып йөргеле түгел. Без татарны элек-электән мактап, мактанып вә шапырынып киләбез «Без. имеш, сәүдәгә маһир халык». Татарлар чит илләрдә дә сәүдә белән алдыралар, мисалга фин татарларын китерәләр. Сүз шуңа барып җитә ки. сәүдәгәрлек безнең төп милли сыйфатыбыз, дип тә җибәрәбез! Шуның
өстенә мин соңгы вакытларда бодай дип тә уйлый башладым «Менә инициативалы, юл ярып йөрүчеләр заманы—капитализм килә. Без, йоклаган үшән татарлар, юл яручылар янәшәсендә ни хәлдә калырбыз9 һаман шул химия заводларында череп, таш базларында үпкә чире алып, урам себереп, дегет кайнатып яшәргә калырбызмы?» Базар аша кемнен кем икәнен белеп тә була! Базарга керсәм—сәүдә, мал Вьетнам кәтәнәләре кулында! Сатучыларның 90 проценты шулар Таслап капчык-бүктәрләргә чалбар, куртка, юбкалар тутырганнар да базарны биләгәннәр. Рәтен белә алар! Кыз-кыркын, егет-җилән иреннәрен кыймылдатып кына үзара сүз алышалар, сакауланып кына урыс сүзләрен дә сиптерәләр. Башын сатуга гына салган адәмгә күп сүз кирәкме әллә9 Сатып алучылар урыс, татар: меңлекләр, биш меңлекләр кулдан кулга гына йөри Татар акчасы капчыгы белән вьетнамнар кулына күчә. Инде базар бетте дигән урында, тузан арасында адашкан кәжә бәрәне сыман татар һөнәрмәннәре утыра. Җиргә үз хезмәтләренең җимешен таратып ташлаганнар Халык алар ягына әйләнеп тә карамый. Чәчрәп торган чит ил товарлары янында аларнын кул җимешләре мескен, бичара, ятим булып калган Фәкыйрьлеге кычкырып торган товар белән ярышырлык татарларны күрмәдем әлегә. Татарның тир түгеп тапкан акчасы бүген җөмһүрияттә калмый, анын икътисадын ныгытырга ярдәм итә алмый Яшелчә-җимеш базарларында Урта Азия сәүдәгәрләре татар акчасын таласа, әйбер-кара базарына вьетнамнар баш' Мостаев барып Вьетнамнан 60 мен бәндә ияртеп кайтканнан бирле Казаннын төсе үзгәрде . талый безне әнә шул кәтәналәр. үкертеп, көпә-көндез талый, һәм. талаячак та! Без шулар өеренә каршы торырлык житез җаннарны тудыра алмый торган алашалар кәгүе ләбаса! Ай-Һай, юл ярын алга чыккан адәмнәрнең кадере арткан чагында без тамак гөбе белән генә сөйләшә алырбызмы берәр заман, юкмы’
Әле Кызыл Байракта уйлап йөрим. Әйе. тагар башына бәла-казалар күп килгән. Бәла-каза килмәгән, имгәтелмәгән милләт бармы сон ул? Берәүләр бәла-казалар кырыннан көчәеп, берләшеп, ныгып чыкканнар Әйтик, немецлар. Икенче бөтендөнья сугышы азагында немец иле. немец җире исән-аман котылып чыктымы әллә? Берлиннары көлгә әйләнде, күп калалары хәрабәдәй калды Ә хәзер алар нинди хәлдә? Үз халыкларына оҗмах ясадылар да. бөтен ил ярлыларын сыендырып, туйдырып торалар. Юньсез славян калдыклары югославлар бер-берсен суеп бетергәндә 200 мен ач тәреләре Германиягә барып сыенды Албаннар Германиягә кача. РәчәЙдән дә барып җитәләр Кем-кем. безнен малайлар да coni ы ике-өч ел эчендә немецлардан күргән шәфкать-мәрхәмәт белән хәлләнделәр Милләтнең берләшүе иң зур сүзләрнен берсе Татарлар—тар. таркау халык дип мен кәррә кабатладым. Татарлар—бер-берсен сөйми торган, берсенең хәсрәтен икенчесе күрми торган, ишетми торган сукыр вә саңгырау да халык.
19 август 1992 ел, Казан, ирто.
лерәк кенә Займишелан кайтып кердек. 9 нчы трамвай тулып килде, төшүчеләр ишеккә сыймыйлар Карыйбыз һәркемнен кулында дөя дәүмәләге ике капчык, аркаларына буйвол зурлыгы капчык асканнар. Иешкән ипи алып китәләр. Ваклап-ваклал. Татарстанны, татарны талыйлар. Ачу да килә, капчык күтәреп ишәккә әйләнгән крестьяннарны да кызганасын Илдә иген юк диярлек, бөтен төбәкләргә ачлык яный Ә безлә әлегә Ходага шөкер' Бер заман коралланып, машиналарга төялеп төрле яклардан безгә дошман баскыннары бәреп кермәсме ’ Бүгеннән Татарстан ипекәйгә карточка кертергә тиеш' Бүгеннән! Югыйсә, безне талап, үзебезне мәсхәрә итеп, аска салып изәчәкләр
Мулл иле авылыннан кайткандагы бер кү зәтүем
Ә
Иртәнге поезд. Каршымдагы кыз йокыдан торды да чәч тарый. Йөзе ягымлы, чибәр диярлек. Мангае ачык. Иптәш кызы белән сузып, кыланыбрак сөйләшә. Чәче артык калын түгел, юка, тере вә эре бөртекле. Бер уйлаганда артык мәшәкать тудырмый торган чәч Ал да күз ачып йомганчы тарап куй! Ә кыз өчен чәч тарау үзе бер театр. Уйнап рәхәтләнә кызыкай! Театрны башта үзе өчен куя. Тамашачы да була калса, ул аны дүрт-биш пәрдәгә суза. Чәч бөртекләрен саран чишмә агымы кебек бер уңайга озаклап агызып тора. Ага чәч, ага, кинәт кенә бүтән якка борыла, кыз учына ятып озак кына ял итә. Кыз күзләрен көзгедән алмый, ана шушы әле унга, әле сулга борылган саргылт агымны күзәтеп тору рәхәт ахрысы. Тик кенә ятканда әлләни елкылдамаган учмалар хәрәкәттә күпергәндәй булалар, матурланалар. Минем аны бик кызыксынып күзәткәнне кыз сизә—белдерми. Шушы спектакль дәвамында безнен күз карашларыбыз ник бер очрашсын! Бу уен, бер кешелек шушы моноспектакль бары минем өчен генә уйналадыр дип уйламадым, мин карт, нигә минем өчен кыланып маташсын кыз, болар һәммәсе дә аның үз рәхәте, үз кәефе өчен генә! Аның муенын боргалавы, кашларының әле өскә сикереп менеп китүләре, ике ирен кысасыннан елан угыдай чәчрәп чыккан тел очының җитезлеге бу җанлы тамашаның моңарчы күп тапкырлар уйналуын тагын бер тапкыр раслады. Менә чәч унга- сулга агуыннан туктады, кыз аны уңгарак каерып күтәрде дә баш түбәсен алкалап бәйләде. Шуннан соң гына күз аскарак, әүвәл муенына, аннан да түбәнгә төшеп китте. Муены арык кызның, дәртсез, көчсез муен. Түбәнгә таба да мактанырлыгы юк икән кызыкайнын. имиләренең кечкенә вә ләпшердек икәнен ул күлмәк киңлеге белән яшерергә тырышкан. Күлмәге төрле тарафка җәелеп салынган, көткән урыннарда нәни таучыклар юк. Кыз тагын чәченә кайтты, бик озаклап көзгедән тырышып нидер эзләде, иң ахырда чәч учмасы очына ике җирдән ике йомшак боҗра кигертте...
Поезддан төштек. Мин Галияне җитәкләп әкрен атлыйм, Нәкыя алданрак бара. Шулай да баягы кызларны куып җиттек һәм мин кызнын икс аягы да гарип булуын, аяк табаннарын асфальтта ышкып атлавын күреп алдым. Ул җинел атларга тырыша, алга омтылып очып китәргә җыенгандай талпынып карый... Күңелем кызгану хисләре белән уалып китте. Аның бердәнбер байлыгы, матурлыгы, куанычы әнә шул чәчләре икән.
Ун кул ягымда бөкре ир утыра. Урта яшьләрдә, кин чыгынкы маңгайлы, зур күзләре эчкә батып кергән, кыска җинле буй-буй күлмәк кигән. Күрәм, беләгендәге кан тамырлары чамасыз юан. калын Гомере буе гариплегенә рәнҗеп, язмышын каһәрләп яшәгән бу кешегә йөрәге түзсен өчен кан тамырларын шулай юан ясаганмы Хода хәзрәтләре1
21 август 1992 ел, Казан, төштән сон.
онгы көннәрдә сул күзем ныграк, уңы әзрәк авыртып гел җөдәтте. Кичә көне буе бимазалады. Күз тирәмә кул тидерә алмыйм— авырта. Сызлавы да борчудан ашмый, әллә ничек, бер дә мондый хәлне күргәнем, болай хафаланганым юк иде. Уйлыйм. Ремаркнын дүрт томы кулга кергәч, романнарын ашыгып-сөенеп тагын бер кат йөгереп уздым Вак хәрефле китаплар минем өчен түгел, әллә шул уку артыкка киттеме9 Китап укыйсың, гәҗитләрне сөреп чыгасын. Машинкада утырасың, җитмәсә, телевизорсыз да яшәп булмый—гадәт' Тәмәкене ташладым да—котылдым, боларыннан котылмак юк Тиешле-тиешсез чакта хәмере дә эчелде, анысы да чал чәчле бабайга файдага түгел. Кичә сәгать уннарда йокларга яттым һәм бик тиз генә уяндым да Сәбәп нәрсәдә? Бер җирем дә авыртмый кебек, ә йокы качкан1 Күз тирәләре
С
мәзәк кенә сызлаштырып. кычытып тора. Шуңа уянганмындыр, дип юанып. әзрәк әйле-шәйле яткач, йокы тагын үзенә алган Инде ныгытып уяндым. Сул күзем кычытып сызлый һәм ни гажәп. сызлавы ниндидер тамырлар буйлап яңакларыма тарала, баш түбәсенә менеп китә Күңелгә физик шом килде. Торып карадым сәгать ике. Әйләнгәлим. боргаланам, гәүдәне куяр җайлы урын таба алмыйм. Күз чокырыннан чыккан авырту бөтен тәнгә тарала, хәлем юк Ун-унбиш минут шулай җанып тырпылдап яттым микән, сизәм, йөрәк тәбегә эләккән коштай тырпылдый, көчсез, авырту да бар! Торып утырдым, бастым, сизәм. йөрәк каядыр агып китте, гәүдә дә йөзә! Баш әйләнә, авыз эче корыды, кул. аяк бармаклары, теге чакта 1962 нче елнын 23 февралендә, Мәскәүдә кичергән хәлдәге төсле меҗер-меҗер киләләр' Кинәт курку килде беттем' Кайчан исә шушы кара сүз анга килергә тиеш бит. сонгы вакытта әҗәл белән очрашу турында кирәгеннән артык сш уйлыйм, шул сәгать җитте микән, дим! Нәкыяне уяттым «Карчык, ахры китәргә чамалыйм, йөрәгемә мин хуҗа түгел, аны әҗәл тарткаламыймы?» Ул курыкты, минем курку арта төште Тел әйләнми диярлек, гәүдәм юеш мунчала кабыгыдай ишелергә тора. Нәкыя мине диванга илтеп яткырды да күршедәге врач .Пеняларга чабып кереп кигге. Ятам—кәеф начар' Леня бик тиз керде Басымны үлчәде: 180/100. Гомеремдә дә болай булганым юк иде Тамыр тибеше: 100. «Көчле тахикардия!» ди Леня Ятам аңгы-миңге. «Инсультмы, инфарктмы?» «Ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк», диде Леня Көне буе эшләмәгән телефоным соң гына телгә килгән иде. рәхмәт! Өйдәге вак- төяк дарулар белән әҗәлне алдарга маташып карыйбыз. Юк. кәеф сөремле, томанлы. Җаным куркак! Ниһаять, килделәр Врач, яшь кенә егет тынлады. санады. Шул ук: 180/100. Тамыр йөзне бәр,» Менә сина тимерче, чүки генә!
Сонгы вакытларда әҗәл, китү турында еш уйланам, дидем. Сәбәпсез түгел! Быел безнен яшьтәшләр кырыла. Чордашлар күпләп-күпләп үлә тора. 65 белән барам ич! Күп тә түгел әмма кичерешләрне уйласаң!
Машинада калган кардиологны алып менделәр, озаклап тыңладылар, яздылар, саран сүзләр белән генә аялашып алдылар, хәвеф-хәтәр юк. дигән кебегрәк нәтиҗә ясадылар һәм ун якка каратып яткырдылар да арт шәрифкә ике мул дарулы укол кададылар. Дару ампулалары әнә хәзер дә өелеп ята. «Күзне каратыр!а кирәк», дип саубуллаштылар. бүтән тәкъдимнәре булмады да шикелле
Тынычландым Нәкыя бичара таңнан Кызыл Байракка чыгып чапкан, уяндым, дару тулган арт өстендәге чокыр каткан, аяк атлар-атламас. алай да күңелем тыныч. Сонгы айларда минем басымым югары булгандыр дип беләм. Еш-еш күз чокырым, бигрәк тә сулы, авырткалап куя иде Авыр әйбер күтәрсәм дә. чамадан арттырып хәмер капсам да. иртәләрен күзем сызлаштыра иде Басым уйна!аннан булган ич ул' Менә җүләр мин, шыр тиле!
Иртәнге чәйдән соң Газиз Кашапов турында кичә күчергән мәкаләмне Әхәт Гаффарга илтеп бирдем Төштән сон түзмәдем, дустым, сердәшем машинкам янына утырдым Сул күз мәзәкләнеп тора, иртәгә окулистка бармый булмас Көн ямьсез, офыкка кара-кучкыл сусыл болытлар салынган, бөркү. Әллә басым уйный, әллә коннен кара япанчасы күңелне болгата, утырам шунда ишелгән чүмәлә булып Язасы сүнәр, эшлисе эшләр бихисап иде. белмим, бу күз афәте шул басымнан гынамы'’ Әллә мине бүтән сынаулар да көтәме'.’ Уйласаң исең китәрлек, у иламыича яшәргә күнекмәгәнмен
Карангы күк сау чакта да изә иде. тәнгә чир. җанга шик-шөбһәләр хужд булганда күк әйләнеп карамаслык җәһәннәмгә әйләнә. тәрәзәгә гып-тып төшкән янтыр тамчылары да мылтык көпшәсеннән чыккан ядрә кебек Нәкыяне көтеп утырам Ул бичара шашып-иө1срсп бакчада кайнашадыр инде. Чыланып кайтырмы, белмим.
Бала чакта ишеткән сүз -Ярар ярыгын түбән карар'-
22 август 1992 ел, Казан, көпә-көндез.
аулыда Кәшифә апасында татарча кунак булырга ярата Вахит Юныс. Чираттагы утырмадан сон Мәскәүгә кайтышлый шәһри Казанда тукталып, өч көн дәвамында очрашып яшәдек Бөтендөнья татарлары конгрессына килгәч, ул предпринимательләр, бизнес кешеләре белән генә аралашырга тырышып йөреп, безнең ише салам сыйракларга игътибар җитмәгән иде. Соңгы вакытларда безнең аралар ерагаебрак киткән иде бугай. Мәскәүдә яшәп, чит илләрдә эшләп, хезмәт хакын доллар белән алып күнеккән Вахит. Уллары бер авыз сүз татарча белми Улы яһүдәгә өйләнеп, нәбәрәләре Тимур белән Антон Мәскәүнен ООН мәктәбендә укыйлар. Безнең тормыш шартлары, яшәү мөмкинлекләре нык аерылган мәлдә уртак сүзләр кимегән иде. Бу юлы Казанда нык тукталуының сәбәбе берничә булып чыкты: Вахит Язучылар берлегенә керергә омтыла—димәк, мин кирәк. Ләкин Вахит бер йомыш өчен генә акча түгеп, вакыт әрәм итеп йөри торган егет түгел. Ул һәрдаим эшлекле кеше, эшем иясе, малтабар. Ул берничә максатны берләштерә ала... Шулай булып чыкты да... Татарстан җөмһүрияте чит илләр белән багланышлар урнаштырырга кулай булган дәүләт департаменты оештырып йөри. Аның мәгълүм кешеләре дә бар, алар кайдадыр үз тавышларын әлегә ишеттермичә генә эшләп тә яталар икән. Вахит шуларны эзләп тапкан. Ике улы да дипломат, үзе дә әле сукмактан сөрлеккән зат түгел, үз көчендә, әгәр җай булса әнә шул, яңа туып килгән департаментта эш күрсәтергә һәм, билгеле инде, әз-мәз акча эшләп алырга да нияте юк түгел. Эзләп тапкан, кергән, сөйләшкән, үзеннән һәм улларыннан хезмәт тәкъдим иткән һәм юл башын төйнәп куйган. Гомумән, картлыкта Татарстанга тартыласы килмиме ул егетнең? Бик мөмкин. Бирсен Ходай! 24 август 1992 ел, Казан, иртә.
арниковый эффект» диләр. Көннәр әз генә җылынды исә, шушы сүзне тәкърарлыйлар. Жир шарына уралып галәм киңлегендә йөзүче бушлыкта хәзер нинди «эффектлар» өстенлек итәдер, әйтә алмыйм, бер нәрсә мәгълүм: бүген урамга салкын җил хуҗа. Плащ-куртка кигән тәннәр дә бөкрәеп тыр-пыр йөгерәләр Гәүдәләр җиңел! Чөнки корсаклар буш. Туя ашау күпләргә насыйп түгел Бер карасаң, акча янчыклары буазланган адәмнәргә рәхәт тормыш килде. Базар-кибетләрдә җанын ни теләсә шул бар! Эчемлекнең ниндие кирәк тә, ризыкнын кайсы төре генә юк?! Кызганыч, баскычның астагы араталары барыбер өскә менә алмады. Элек кем түрә булса, бүген дә шул бай. Бүген дә шундыйлар эшне эредән йөртә. Без. элгәре күкрәк көче белән уртада ныгырга тырышып яшәгән кешеләр, аскы аратадагы бичаралардан да түбәнгәрәк, тормышның караңгы упкынына мәтәлеп төштек! Бүгенге хәлдә бездән дә явыз язмышлы кеше юктыр
Кичә Рәчәйдә ничә еллар каһәрләнгән мәшһүр «Рембо» кинофильмының 1, 2 кисәкләрен карадым. Безнең агач телләр раслаганча бер дә кан коярга өндәүче, шәфкатьсезлек, мәрхәмәтсезлекне данлаучы фильмнар түгел! Киресенчә, явызлыкка нәфрәт укый торган фикерләр сеңдерелә, һич ялыкмыйча, ике серия тәмамланганчы телевизор каршысында утырдым Икенче фильмда ахырга таба ур-ра-патриотизм мотивлары чагылып киткәләсә дә, асылда сүз яхшылык турында бара. Хәрби чиновниклар Рембоны явыз язмыш дулкынына ташлап калдырсалар да, ул, мен үлемне җиңеп, үзен һәлакәткә дучар иткән бәндәдән үч ала' Белмим, анын гамәлләрендә нинди зыян күргәннәрдер безнең коммунист- өрәкләр, мин аның һәр гамәленә кушылып—теләктәшлек күрсәтеп утырдым. Рембо кебек тәвәккәллек, кыюлык, чаялык миндә булсын иде
Б
П
әле бүген! Юлыма аркылы төшкән күсәкләрне урталайга сындырыр идем' Хәер. Рембо андый-мондый вак-төяк дошманнар белән көрәшеп дан казанмый шул. анын дошманнары да дошман' Беренче фильмдагы полицейскийны гына ал! Көчле, мәкерле, явыз жан ул. Без большевиклар тәбесендә яшәгән затлар кешеләрнең явызлыгындагы бөеклеген дә күрергә һәм күрсәтергә өйрәнмәгән шул!
27 август 1992 ел, Казан, иртәнчәк.
орбачев бичәсе белән Испаниядә король гаиләсенең кунагы булып рәхәт чигеп ята икән.. Бәхетле кеше' Ә илдә кырылыш, кан коюлар тукталмый. Әле бер чите кителә илнен. әле икенчесе. Гөрҗиләрне анлы. алдынгы милләт дип йөрсәм, кулларына мылтык тоткач алар да гадәти ерткычка әйләнәләр икән. Шулай, коммунистик система тарафыннан өстен итеп тәрбияләнгән, «союзная республика» дип расланып бозылган кайбер милләтләр икенче сорт халыкларга ирек бирергә җыенмыйлар! Кыра гөржиләр абхазларны, кыра! Үзбәк каракалпакларны кыскан шикелле үк Гөржиләр осетиннарның канын эчеп кенә туймаганнар икән, хәзер абхазларга ябырылдылар Ничек инде урыс шовинисты Татарстанның хокуклы булуына ризалашсын' Югославия җир шарынын тагын бер имгәге булды. Атарга ни җитмәгән инде9 Нигә гаралдылар? Ник бер-берсен кыралар? Славяннар шул. коммунистик ил дәвамчылары! Бүгенге көнгә халык колагына сүзе житә торган лидерлары юк. вак-тояк өшегән кикрикле күркәләр дулкын өстендәге күбек булып калкалар да җыйнаулашып ярны жимерергә тотыналар Җимерә атмыйлар, озак вакытлар кага-кага яр балчыгын ашыйлар 14 октябрь 1992 ел, Переделкино
дөнья! И бәхет! II куаныч! «Татарстан» поезды белән Рәсәй мәркәзенә килеп төштем. Вахит Юныс белән Ямиль Мостафин каршыладылар Җәһәт кенә Литфондка барып беренче срогыма бушлай путевкамны алдым, тиз-тиз көйләп тә бирделәр. Элеккеге гадәтләр лә калган икән әле юмарт Литфондта! Ямиль ниндидер җыелышка кереп калды. Вахит мине Псрсдслкинога илтә китте. Көн кояшлы, салкынча. гөнлә ун-унбер градус салкын булган. Яфракларын коярга өлгермәгән авыр санлы имәннәр, яфракларының кадерен белеп, санап кына җил иркенә биреп, кышка әзерләнгән өрәңгеләр салкынның кинәтлегеннән чарасыз калып акаешып утыралар. Ә без. тирә-яктагы алтынсу хозурлыкка карап та өлгер») алмыйча, тәгәрибез дә тәгәрибез Вахит белән сөйләшер сүзләр дә әлләни күп түгел, ул ниндидер чит ил ширкәтләренә американнар!а. итальяннарга ялланган да «бу араларда алар белән эш йөртәчәкмен, бүтәнчә вакыт та табылмас, шәт», дип искәртә Мин көлемсерәп күтәреп алам «Казан ярлы-ябагае Аяз белән вакыт үткәрүгә караганда, чит ил эшкуарлары белән эш йөртү кулайрак. әлбәттә Аңлыйм!» Уйлаганымның чынын әйтәм. Вахит та яшерми «Аяз белән очрашу рухым өчен кирәк булса, чит ил вәкилләре белән эш йөртү кесәм өчен кирәк!» Ә хәзер!е караты чуар заманда рухи азыкка караганда, кесә ягын кайгырту беренче сызыкка чыкканда. Вахит белән аралашу еш булмас шикелле Бу фикер белән икебез дә килешәбез Бирсен Ходай' Зарыктырган ялгызлыктан аермасын, мәүләм! Язарга җыенган үткәннәремә бер башым гына кайтып килим Бары тик гадел хакыйкатьне ачып сатам дигәндә дә күнел коесының алтмыш еллык чоңгылыннан чьи армаслык уйларым бар ләбаса! Адәм баласы сонгы чиктә. Ходай илчеләре— фәрештәләр каршысына. ип каты белгеч хөкемдарлар алдында да капчыгын төбенәчә селкеп бетерә алмый ич' Моны аңлаган фәрештәләр дә адәминең бугазына пычак салмый iap шикелле
Г
И
И дөнья! И бәхет! И куаныч! Килеп җитеп. гомеремнең күпмедер давыллы вә монсу мизгелләрен үзенә сеңдергән 114 нче бүлмәгә кереп урнашып, сөенечләремне үстерер өчен тәмле чәй эчеп. Нәкыя юл ризыгы итеп тыккан куян ботын кимереп, минем таныш тәрәзәмә текәлгән карлы җиргә, мине сагынган каен-наратларга карап, рәхәтләнеп куанып, гәүдәмә дәрт, рухыма көч. уйларыма канат өстәгәч, әз генә черем итеп алдым, аска төштем Тактадагы исемлеккә күз йөртеп чыктым. «Спичечный состав» нык ук үзгәргән икән. Рәттән ят исемнәр, күпчелек исемнәр янына "США» дип теркәгәннәр. Мәскәү. Петербург яһүдләренә ярдәмгә «әмрикөннәр» дә килеп урнашкан икән. Передслкинога да чит илдән яу төшкән. Ни кыла алар монда, ни майтара'.’ Элек килгәннәрдә халыкнын яртыдан артыгы йә чын таныш, йә күз күнеккән танышлар була торган иде. Бу юлы. Наркирьер монда да. Илья Кашафетдин. Зәй тумасы монда икән. Тагын бер-ике таныш исем Аннары рәт-рәт ятлар китә. Көндезге ашта Илья белән кыска гына күрештек, шыр исерек, теле сүзенә бәйләнми, кыргыйдай, телсездәй мөгери Илья Татарның талантлары әнә шундый танымаслык, кул бирмәслек кыргыйга әйләнә инде безнен кабахәт заманда!
Әүвәле монда кавказлылар. Урта Азия тумалары мыжлап ята иде. хәзер карыйм: ник берәвесе булсын! Сугышып кан коеп яталар инде, бүтәнчә түгел, югыйсә алар һәр чак бай булдылар, айга биш меңне чыгарып салу аларга язгы ташуга йомычка ыргыту белән бер Переделкинога китмәскә береккән Рауль Мирхәйдәр дә юк. бүтән әрсез алабайлар да юк. гомумән, язучылар бармы икән әле монда? Әллә заман кандалалары—эшмәкәрләр, алыпсатарлар, ил талаучылар кереп тулганмы? Ничек мина ике айга урын биргәннәр алар? Былтыр Наташага бүләк итеп әз-мәз карабодай ярмасы алып килгән идем, шунын кодрәтеме? Шул булса кирәк. Шунысы да булса кирәк. Литфондта Наташа үзе күренмәде, мине Галина Андреевна Фашмакова ханым кабул итте, документларны шул хәстәрләде.
Ниһаять, берәүнен лә кәефен сакламыйча түшәм аклыгыннан уйлар чүпләп ятыр чаклар җитте. Бисмилла! 15 октябрь, иртәнчәк.
ылтыр ай башында килеп. 26 нчы ноябрьдә 114 нче бүлмә белән саубуллашканмын икән. Ризван Хәмид белән бергә булдык, җитәкләшеп кайтып та киттек. 16 октябрь, 1992 ел, көпә-көндез.
өкер Ходама: бүген җиң сызганып эшкә тотындым. Алтынчы биткә чыккач тыелдым: сүзләрнең кадере бетә башлады... Сәгазь почкагына: «Үз-үземне ашап ятам- дип язып куйганмын Эш кәгазьләре арасында шул почкак та ияреп килгән. Быелгы яшәү рәвешемне кыска гына бер гыйбарәдә тулысынча бәяләгәнмен.
20 октябрь 1992 ел
өз кыш белән тартыша. Бүген иртә таңнан тыгыз буран уйный. Эре-эре кар бөртекләренә уралып сап-сары соңгы яфраклар оча. Юеш. дым. җил. Таңнан баш иңкеп. чуалып торды Шөкер, тәвәккәлләп һавага чыккан идем, йөреп киттем, адымнарым жинел Көлеп җибәрдем, сәламәтмен! Ә син. төпле күк. болытларың, яфрак бураннарын белән мине озак изә алмассың! Карыйм, яшь агачлар җилдә бер-берсенә якынаеп үбешәләр, ә карт агачлар юеш себерке ботаклары
Б
Ш
К
белән бер-берсен кыйныйлар, чәбәклиләр Аяусыз дөнья! Юан-юан имәннәр, калын-калын ботаклы наратлар «жирне ычкындырмыйча без тотып торабыз» дигән сыман, сукмак читләрендә тамырларын таратып, мин чалны озатып калалар.
22 октябрь 1992 ел.
үген әгинен вафаты көне Үлгәненә 17 ел узган икән! Сөякләре таралып ятадыр, мәрхүмнен! Жаны кайларда гизә икән? Тынычмы9 Безгә рәнҗемиме?.. Белгән юк Алданын барлыгын акыл белән 1енә таныганнарга теге дөнья, каберстан белән чынлап торып аралашу юк. Ходайга яшьтән үк, күнелен саф чактан табынып калмасан. яшәү шактый кыен «Күнелнен яфрак чагында» Ходай күнелгә инәргә тиеш Әти мулла баласы, әни—үтә дини гаиләдә туып-үскән, нигә алар Ходай тарафына бер дә борылып карамадылар икән9 Икесе дә Бәлки күнелләренен яшерен түрләрендә Аллага табыну да булгандыр, безгә аны-моны сиздермәделәр Утызынчы еллардагы дингә, дини китапларга барган аяусыз һөжүм аларны шулай сындырганмы? Белмим Балалар алдында ул хакта сөйләшкәннәрен дә хәтерләмим Әти мәрхүм шактый куркак кеше иде, әни исә тынлаучан, бер чакта да ир сүзеннән чыкмый торган гадел хатын иде. Рәнҗеп ятма, әти! Быел синен кабереңә кайтып та булмады! Дөнья басты, алган акчаларны саныйсын да юлга чыгарга шүрләп торасың. Акча—явыз көч, безне җиңә, бөгә, тунын
Кичә Ринат Мөхәммәдиев килеп, мине Гариф Ахуновнын улы Рәшит эшли торган фирманын «штаб-квартирасына» алып китте Рәшит хәзер тигез җирдә олы түмгәк. Рәшит хәзер ниндидер, без аңламый торган фирманың Президенты « Штаб квартираны» үзләре салганнар, үз зәвыкларына жайлап бизәгәннәр. Менә ничек яши икән миллионерлар' Бинаны алтмыш ир-егет саклый икән, һәрберсенең айлыгы 25 мен сум! Шуннан чыгып Президентның керемен чамалап була. Табынга «Метакса» дигән грек коньягы менде, биш йолдызлы, виски «Бләк әнд уайт», «Столичная» аракысы. «Кока-кола», виски кушып зчә торган әллә ниләр Төрле-төрле итләр, «салями», яшелчә-жимешләр. Саплы бәләкәй чүмечләрдә каймакта пешкән гөмбәне бик яратып икешәр чүмеч состык Бинанын бизәлешенә тан калып өстә, бельэтажда утырдык Рәшит бармагын гына кыймылдатып куя, аш ташучылар йөгереп кенә йөриләр Байлык, җитешлек, донья рәхәте бөтен яктан бәреп тора Шунда ук сауна! Кереп юынып чык! Аша. эч—«берәү бер тиен акча түләтми» Җәннәт!
Рәшитнен «Мерседес»ы белән озатып куйдылар, беренче яртыда гына кайттым. Бер литрлы гаҗәеп матур эшләнгән «Метакса» коньягы күчтәнәч булып кайтты.
Гариф, Ринат Торкиягә очра шу-киңәшмәгә баралар икән кзфәр Фәтхетдинов га бара дигән сүз колагыма чалынды Уфадан Диние Бүләков килеп җитте, анын белән ике-өч сүз алышып, берәр чәркә коньяк зчеп кенә калдык... Нәҗип «Аяз югалды » дип зарлана икән, вакыт табып аңа берәр хат язганда начар булмас иде...
Юк шул безләрдә берләшмәк.
Юк бергә-бергә гөрләшмәк.
Бер ЖЙН. бер тән булып, һәр неч кә серне бергә серләшмәм Үтте бездән инде дөнья
Жан бирәбез галал-гомья Дөнья' Актык сүзне тыңла Бәхил бул бездән, и дөнья'
Равил Бохараев чит илдә латин хәрефләре белән Идет буе татар
Б
шагыйрьләренең дини-фәлсәфи шигырьләрен туплап чыгарган. Тукайның аянычлы «Азан» шигырен дә керткән. Дөрес күчердемме икән. Тукайны татарнын бүгенге биеклегеннән торып укыдым да имәнеп киттем. Китапның исеме «Азан». Борынгы вә гасыр башындагы шагыйрьләрне гаскәр итеп тезеп. Р. Бохарай татарны кая дәшә? Ишетелерме анын тавышы? Тукайның «Туган тел»ен инглизчәгә тәрҗемә итеп бастырган.
25 октябрь 1992 ел.
елгәннәр, бөек бабаларыбыз Тукай, Ф Әмирхан. Гаяз Исхакыйлар татарнын милли характерын әллә кайчан, гасыр башында ук бәяләп калдырганнар. Шунысы гажәп вә кызганыч, алар биргән акылны без кабул итә алмаганбыз, үзгәрмәгәнбез, үзгәрергә йөз дә тотмаганбыз. Күр инде Тукайны! Переделкино болдырына чыгып тупланган төрле илләрдән, бер-береннән ерак төбәкләрдән җыелган яһүдләрнен «бергә- бергә гөрләшүләрен», «Һәр нечкә серне бергә серләшүләрен» күзәтеп, сокланып торган диярсең. Тора-бара без хәзер монда өч татар булдык. Ташкенттан Рауль Мирхәйдәров килде. Беренче күрешүдә үк Татарстанны. Казан татарларын хурларга, хакәрәтләргә . ана яман ялалар өяргә тотынды. «Бәхетегез бар, җирегездә урыс яши Сәнгатегез чәчәк атмый икән—урыс гаепле, тормыш алама икән—урыс гаепле, китаплар чыкмый икән—урыс гаепле. Һәр унышсызлыкны, тормышның кыек якларын урыска өясез дә тынычланасыз. Хәзер менә үзегез баш, үзегез түш—нигә татар үз язмышын үзе хәл итми? Китаплар чыгамы? Юк? Әйттем бит! Ә Үзбәкстанда китаплар чыгу икеләтә артты. Төрекмәнстан хөкүмәте гонорарларны исәпкә алмыйча, пенсияләрне санамыйча һәр язучыга гына икешәр мен сум акча биреп бара. Сез дә хәзер «самостоятельная республика!» Нәрсәгез үзгәрде?» Элек бер анекдот йөри иде Американнар белән урыслар очрашып бәхәсләшәләр икән. Американнар безнен тормышның һәр почмагыннан гаеп табып, «Сездә хәерчелек». «Сездә КГБ», «Сездә динсезлек», дип, фәлән-фәсмәтән дип тезеп баралар, ә урыслар сүз саен: «а у вас негров бьют», дип отпор бирәләр икән. Шуның сыман. Рауль Мирхәйдәровнын кайсысы дөрес, кайсысы кимсетү булган сүзләренә бер сүз белән җавап биреп тордым. «Бездә әлегә тыныч, милләтләр үзара сугышмый. Калганнарын киләчәк хәл итәр», дигән булдым.
Бүген кыш башлангандай итте. Әллә репетиция генә ясап маташамы? Сигез-ун градус салкын. Унике ел рәттән тавыклар чеби чыгарган, төсен җуйган, тетмәләнеп беткән куян бүрек башка менде. «Бакча карачкысын чишендергәнсең!» дип берәрсе якадан элдермәсә яратырсын. Бишмәт тә ташка үлчим.. Хатирәләр дәфтәренең өченче ел, былтыр язып кайткан баш өлешен рәткә салып, әзерләнгән документлар белән беркетеп чыктым. Бүген алтынчы бүлеккә тотынып-тотынып карасам да тиз генә юлны табып булмады әле. Төштән сон анда борылып кармаланам—стена, монда кагылып карыйм—юл юк, ниһаять, бу якка каерылып карадым да бүлекнең башын «Ачлык» дип куйдым. Шул табышыма таянып алга китеп карармын, боерса. Кәефем ару. күз тимәсен Кичә Искәндәр улым кереп чыкты. Италиягә барышы Читтә очрашкангамы, улымнын йөз сызыклары нык үзгәргәнне абайладым. Иртәгә, көн ямьсез булмаса, явып тормаса. Мәскәүгә барып кайтырга да кирәк. Икенче срокка да калырга булдым. Путевканы алып калыйм, дим. Йә, тагын бәясе арта башлар. Хәзерге бөкере заманны белгән юк. Әллә ниләр күрерсең.
Сул як диварым тоташ тәрәзә минем. Кичләрен, агач башларыннан караңгылык коела башлагач, мин тыгыз, авыр пәрдәне ябып куям да, иртән ачып җибәрәм. Театр сәхнәсенең пәрдәсен ачкандай булам. Сәхнәдә бер башым. Тамашачыларым бер төптән чыккан өч каен, юан-юан таза ботакларын уч итеп урнаштырып үскән карт нарат. Арырак тоташ агачлыклар. Алар иртәнге яктыдан кичке караңгыга кадәр 114 нче номерда
Б
театрның карт актеры Аязның уенын карап, шаккатып торалар Ара- тирә минем күнел булсын өчен җилләрдә тирбәлеп мине хуплыйлар да. гаҗәпләнеп тынып калалар Көне буе күзләрен алмыйлар. Ә мин ятам, торам, утлар яндырам, күнелгә килгән фикерләрне тәрәзә төбенә әзерләп куйган ак кәгазьгә сызгалап куям Вакыт-вакыт кадерле юлдашым, сердәшем машинкам янына утырам Бармакларны жәлләп сабыр гына, йомшак кына басарга иле дә. юк. эшкә тотынгач һәммәсе онытыла, бармаклар сүзләрне авыр мәгъдәннән коярга теләгәндәй клавишаларны сытардай басалар, хәрәкәтләргә күз иярми Уйлар аргамаклар сыман ярышып-ярышып чабалар. Кая баралар алар, еракмы юллары, финиш кайда, әле белмим Сюжет сызыгы үтә томанлы гына шәйләнә һәммәсенә игътибар бирә башласан, артык күпкә китмәсме * Белгән юк. Әнә хәзер юаш кына энгер-менгер инә. агачлар көянтә белән су күтәргән юка кыз сыман сизелер-сизслмәс кенә чайкалалар һәм бүгенге якшәмбедә карт артист ниләр кыландыра икән дип карап, хәтерләп калырга тырышалар Тыныч йокы сезгә, дуслар!
Пәрдә төште 26 октябрь.
ичә хатыны белән Уфалан Шәриф Биккол килеп җитте Бүлмәмә керделәр. әз-мәз хәбәрләр алышып. әнгәмә корып утырдык. Шәрифнең хатыны мин язганнарны нык укып баручы, ярату1!ы хатын икән. Гомумән, алар икәвссе дә татар матбугатын кызыксынып укып, фикер алышып һәм бәхәсләшеп яшиләр икән Шәриф—кара ук булмаса да башкорт. Рәисә ханым чын татар хатыны. Шәрифтә элек сизелми иде. хәзер кискен генә фикерләре дә бар. Җөмләдән. «Сез бәхетле, сезне изүче берәү генә—урыслар гына. Ә безне татар да изә. урысы да кимсн куймый. Мәгәр татарлар безне ныграк изә!» дип әйтеп куйды. Татар-башкорт мөнәсәбәтләре алга чыкканда мин турыдан-туры тартышка, бәхәскә кермим, анын кемгә ни файдасы бар? Үз фикеремне дә теләсә кемгә чишеп ташламыйм, анын кемгә кирәге бар.’ Әлбәттә. «Идел- Урал» теориясе байтак милләтләр өчен котылу чарасы, яшәү чыганагы буласы икән. Әгәр Идел-Урал төбәгендәге милләтләр үзара янәшә яшәү формасын нигезли алсалар, бу урыска йотылудан котылунын бердәнбер ышанычлы чарасы буласы икән. Булмаган, берекмәгән Ләкин шуны кистереп әйтәсем килә: алдагы буыннарга Хода кодрәте белән акыл иңеп, милли хәрәкәтләр башына зирәк, киң карашлы лидерлар туып ныгыса. «Идел-Урал» штагларына әйләнеп кайтачаклар Башкорт өчен дә. чуваш өчен дә. бүтәннәр өчен лә бу—котылу, саклану юлы Гарантия Югыйсә урыс шовинизмы әкрен-әкрен барыбызны да йотачак Урыс милләте акылга килгәнче—без бетәчәкбез!
«Анын куркак икәнлеген этләр генә белә иде Бүтәннәрдән яшерә алганны ул этләрдән яшерә алмады» 27 октябрь, кичкырын
ичә икенче срокка путевка алып кайттым Кәгазь кулда, тыныч кына эшлә дә эшлә Бүген эш тукталып тора әле. үшәнләнде Күчү бүлеге, уңайлы гына старт ала азмый Ташлап китәргә лә ярамый, чөнки алдагы бик күп фикерләргә нигез хәзер салынырга тиеш Тырышырга каза, чәчләрне йолкый-йолкый тырышырга'
3. .К У.. М II
К
Өфедә «Идел-Урал» дигән гәжит чыга икән. Зур исемне алганнар Өфснен татар егетләре. «Идел-Урал» татар дөньясы өчен яңа сүз түгел, мәгәр анын бөтен тулылыгы, жаваплылыгы әле хәзер безгә аңлашылып бетә микән? Әгәр без татарның, күрше милләтләрнен урыс баскынлыгыннан азат булуын теләсәк, кайчан исә бер, бүтән милләтләр белән нигезле аңлашып, һәммәбезне бер дәрәжәгә күтәреп, рухи азатлыкка ирешсәк Бергә йомарланмыйча без яши алмаячакбыз. Чөнки урыс бер чакта да. өскә нинди генә хакимиятләр менеп утырса да. безгә тулы ирекне бирмәячәк, урысның бәгъзе бер өлеше шовинист, империалист булып калачак. Аерым-аерым татар да, башкорт та, чуваш-мари да тулы ирекле милләтләр булып яши алмас. Без әнә шул Европа берләшмәсе мисалында үзебезнең тотаклашу мөмкинлекләренә ирешеп кенә азатлыкка чыга алачакбыз. Ин мөһиме, урыс милләте ничек яшәр?! Власть нинди урыс кулында булыр?! Әле берләшкән ирекле дәүләт төзегән очракта да бер күзебез Ходайда булса, икенчесе урыста булачак.
31 октябрь, кич.
армаклар сызлый, тырнак аслары үлгән кебек, жансыз... һава ярышып алмаша! Кичә көне буе ботинкаларга юеш кар боткасы ашаткан идек, бүген боз суырттык. Ике көн күңелле генә эшләдем! Бирсен Ходай. Кичә Татарстанның мөстәкыйльлеге Конституциядә беркетелде, дип хәбәр иттеләр. Бүген Илья Кашафетдин «язвить» итә. «Чит ил кешесе, Татарстан гражданины», дип авызын ерып тора. Бүтәннәр дәшми, әмма нидер уйлыйлар, тапкырлыйлар, бүләләр. Җаваплары гына билгесез.
3 ноябрь 1992 ел, кичкырын.
ередел к инода беренче срогым бетеп тә килә. Ни тырышып эшләсәм дә әле 1950 елның декабренә барып житә алганым юк. Зәйдән, Казаннан һаман чыгып китә алганым юк. Бүген Мәүләгә багышланган бүлеккә тотындым. Вакытсыз бу дөньядан киткән яшьлек дусларым арасында Мәүләнен үлеме ин аянычлысы. Анын мина йогынтысы зур иде, аңа да минем рухи файдам тими калмагандыр Мәүлә—тулы, бөтен шәхес, зур талант иясе иде И-и. әгәр бүген Мәүлә Солтан. Рифгать Әминнәр исән булса.. Хәер, бишектәге бала бишкә төрләнә, ә без аерылышканга кырык биш ел үткән... Шәүкәтләр, Илдарлар белән тып- тын гына бер-беребездән ераклашканбыз, бәлки Мәүлә белән дә чәкәләшеп беткән булыр идек? Гөнаһлы уй әйтсәм әйтим, гомер юлында үлеп калган чордашларым хакында урнашкан фикерләремне инде беркем дә, берничек тә үзгәртә алмый, алар хакында уйлап, аларнын рухына якты хатирәләремне яза-яза. аларнын якты исемнәрен дога дәрәжәсенә менгереп, мин үземнен яшәешемне аңлап һәм аңлатып бирә барам түгелме? Яшьлектә кешеләргә гел якты күз белән каралган Гурий Тавлиннын исемен дә гел ару сүз белән искә аласы килә. Яшьлек—үз күнелен каралмагын чак, хәзер үз күңелең дә әллә нишләп ватылып, сынып беткән, кешеләрдән дә яктылыкны бик сирәк табасын.
Бүген иртәнге сукмакларымда мине бәләкәй кыхзарым көтеп торган икән, ямансулап аларны сагындым. Бергә-бергә дә, аерым-аерым да күз алдымнан үткәрдем Моңарчы алар ничектер томан эчендәрәк читтә торалар иде. бүген җанымны жылытып, күз яшьләремне эретеп хәтеремә төштеләр. Улларымны әлләни уйламыйм хәзер, «исән-сау булсыннар!» дип Ходама ялварам да. тәмам. Ә кызларны өметсез, ямьсез киләчәк көтә. Нинди заманда аларнын күбәләк жаннарын күктән чакырып
Б
П
китергәнбез! Аларга нинди яхшылык, акыл калдыра алам мин Менә шул ямьсез билгесезлек изә мине
Бүген жебетге. ботинкаларым балыкка әйләнде, рәхәтләнеп йөзделәр
4 ноябрь 1992 ел.
атарстаннын мөстәкыйльлеге Конституциясендә беркетелде дигән хәбәр илгә таралды. Россия Югары Советы, көнче ир кебек. «Китмә, аерма, жаным!» дип, татарларны үгетли. Бугеннән Америкада яңа президент. Билл Клинтон. 46 яшь Күрер күзгә сөйкемле генә кеше Бу ике вакыйганы янәшә куеп, икесенен дә мөһим вә бер-берсенә тыгыз бәйләнгән икәнен уйлап ятам. Әйе. әйе. Россиядәге үзгәрешләрне Горбачев түгел. Рейган-Тэтчер татулыгы башлап җибәрде, явыз Ленинны алар фаш итте, алар бәреп төшерде. Безнен барлыгыбыз. татарнын бөтенлеге турыдан-туры Америкадагы хәлләргә бәйләнгән. Әгәр Клинтон урыс фашистларына, кара милләтчеләргә шәфкатьле күзе белән караса Фашизм микробларына үрчергә мөмкинлек бирсә татарларның мөстәкыйльлек дигән сүзе черек кәгазь кисәге булып кына калачак. Әлегә без милли мәсьәләләрнең берәвесен дә үзбаш хәл итә алмыйбыз Клинтоннан да ярдәм өметләнәбез без, әле Езьиинга карап та чукынабыз. Европага да ялварып карыйбыз. Ничек булыр, дөнья сәясәте кая таба борылыр. Америка кебек көчле, бай ил башына яшь лидер килде Ничек кенә килә әле' Бар халыкның мәхәббәтен казанып, дәртен кузгатып, олуг тантана-бәирәм ясап, саксофоннар уйнап килә! Карагыз, күрегез, жаны да тәне дә ачык. Ә Рәчәйдә лидерлар карангы баздан төтен булып кысылып чыгалар да шым гына түргә үрмәлиләр. Хәшәрәтләр инде менә, тач ач күселәр! Кемнең кем икәнен бсрчакта да белә алмыйсын. Монарчы кылган гамәлләре, кешелек сыйфатлары да сер. моннан сон кылачаклары да сер булып калырга тиеш. Чөнки моңарчы ла явызлык кылып өскә күтәрелгән, моннан сон бары тик җинаятьләр кылып кына үз мәнфәгатен кайгыртачак
Лашман биясе кебек хатын.
Ике башыннан да яна торган шәм мин (Кайгы-хасрәте кеше )
Тамак, тамак Адәм баласының төп кайгыртуы тамак Ир бала туа—атага жир өлеше «имана» тия Иман белән имана бер тамырдан Кыз бала туса. Ходайның мәрхәмәте—йортка җиде йөз фәрештә инә Ә малай туса—өйгә туклык, имана, жир килә Шул бер кишәрлек жир өлешен Ходай Һәдиясе җиде йөз фәрештәгә лә алыштырмаган крестьян Ә крестьян гына татар булган да' Бу фикерне «Хатирәләр романына» ипләп кертеп куясы иле'
6 ноябрь 1992 ел.
фадан Габдулла Байбурин килде, кемдер: «Үзе—бай, үк—бур», дип куйды Мин «Нәкъ Юзеевча» дип уйладым Илдарның чирек көче әнә шундый «мәзәкләр» корып үтә
Бригадир кыз Тәския. ирләр киеме кия Ирләр киеме кисә дә һаман чүгәләп
Иртәнге чәйдән сон Шәриф Биккол белән сөйләшеп йөрдек «Минем партиядән чыгарга уйлаганым ла юк. -ди ул мактанып,—әле партиянең үз сүзен әйтеп бетерә алганы юк Октябрь бәйрәме тирәсендә күрерсең әле менә Чак кына исәнгерәп калган коммунистлар бүген аңга килделәр, Ельцинның кем икәнлеген күрделәр. Үз хәлләрен
Т
У
төшенделәр: коммунистлар партиясен җимергән Ельциннар да алардан бер яклары белән дә аерылмыйлар икән! һәркем үз тамагын кайгырта, үз җәннәтен төзи!» диде ул, коммунист булуы белән мактанып.
«Хатирәләр бакчасы»на тагын бер җыр. Шәп җыр, шайтан алгыры!
Кызыл ыштан, кин балак, колхоз хатыны карак. Председатель чабып йөри, ыштан төпләрен карап
7 ноябрь.
ктябрь инкыйлабының 75 еллыгы. Быел бу канлы көнне ил буйлап бәйрәм итәләр, киң күләмдә билгеләп үтәләр. Югары Советның 5 нче съездында бүгенге хөкүмәтнең язмышы хәл ителәчәк. Хөкүмәт әгъзалары хәзер нишләргә белмиләр, ары чабалар, бире чабалар, халыкка, ярлыларга эндәшәләр, һәркемнең кәефен күрергә, мафияларга ярарга тырышалар, бәлки съездда да аларны яклаучылар күпчелек булыр дип өметләнәләр Газеталар бердәм рәвештә Григорий Явлинскийга мөрәҗәгать иттеләр. «Лит. газета» ике санында рәттән Явлинский белән интервью бирде «Пограничная ситуация» дигән бу материалны кат-кат укып чыктым. Чыннан да, әгәр Ельцин Гайдар урынына Явлинскийны үзенә алып, илнен икътисади язмышын аңа тапшырган булса, без каярак барыр идек тә, кайда булыр идек9 Күп нәрсә толпанын акыруыннан түгел, берәүнең төпле акылыннан тора шул. Минем күз алдымда кызыклы бер шәхес яралды. Ул—Григорий Алексеевич Явлинский. Гайдарлар белән ярыша алырлык шәхес, алга карап үз юлын расларлык шәхес.. Бүгенге хөкүмәтне усалланмыйча гына, төпле итеп, саннар, мисаллар ярдәмендә тәнкыйтьли, уйландыра... „
Бүген икенче срогымны башлап җибәрдем. «Йәгез. бер дога»нын ике зур бүлеген тәмамлап, өченчегә күчтем, ниһаять. Казан каласын ташлап этапка чыгып киттем. Алда чак кына җинелрәк булыр төсле күренә. Казаннан, чәбәләнеп беткән мөнәсәбәтләрдән. Черек күлдән, шөкер. Ходам, котылдым. Бүген бик һәйбәт, бик җитез эшләдем. Беренче бүлек илле битләр чамасы иде, икенчесе утыз биттән артып китте. Бер интервал аша—җәмгысе сиксән биттән артык текст яздым. Байтак эш башкарылды, боерган булса, шушы дәрт белән эш барса, шактый зур тауны күчерәчәкмен.
Шәриф Бикколның хатыны Рәисә ханым—Азнакай якларыннан. Татар әдәбиятына үлеп гашыйк бу хатын Казанда чыккан китапларны да, гәжит- журналларны да берсен калдырмыйча укып бара икән. Үземнен әсәрләрне болай яратып укыган кешене моңарчы очратканым юк иде «Яра» повестен бик күпләргә сөйләп күрсәттем, журналны Грозный каласындагы китап сөюче татар хатынына җибәреп кайтардым», ди Рәисә ханым. «Әхәт Гаффар ниндирәк кеше ул, күргәнем юк», дип сорады. «Мыеклы кара егет», дидем.
Башкортта «внук»:—«ейән», «внучка»—«ейәнсәр». Матур сүзләр. Татарда бу сүзләрнең татарчасы юкмы? һаман, тегермәне корып, «онык», «онычка» дип маймылланып йөрибезме? Бардыр ул сүз, булмый калмас, татарлар да үз нәсел җепләренең өзелмәвен теләгәннәрдер Ләкин «әлеге дә баягы, үсә шайтан таягы» дигәндәй, милләтебезнең кадерсез вә хәтерсез икәнен тагын бер тапкыр әрнеп кычкырырга кала!
15 ноябрь 1992 ел, кич.
инем куен дәфтәрләренә берзаман кем дә булса күз ташласа, анда һава торышына, ай-йолдызларга ишарәләрне бик күп очратыр Кәгазьдә жансыз гына тырпаеп торган бу гадәти сүзләрнен кадерен үземнән башка берәү дә андый алмас! Әнә шул агач ботакларына кысылып чыгып килгән, әле туып кына маташкан кояшка карап, мин нинди хисләргә батмаганмын да, ай урагына озак-озак карап торып нинди
О
М
уйлар уйламаганмын! Табигать күренешләрен кыска-кыска итеп куен дәфтәренә беркеткәннән сон туган бик күп уйлар йомарланып-йомарланып әсәрләргә кереп киткән. Аи-йолдызларга карап мин үземнен тәгаен җир баласы булуымны, монда минем халкым татарлар яшәгәнен искәргәнмен, күңел шашынып тулган чаклар булган өйне, хатын, бала-чагаларны сызланып сагынган мизгелләр килеп киткән, яна фикерләр ныгыган, хатирәләр уянган. Картайсам да авыл баласы шул мин. табигатьнең бер ярчыгы, анын тере күзле, кайнар канлы кисәкчәсе
«День» газетасының быелгы 43. 44 номерларын укып ятам. Үзебездәге «Суверенитет» тупас кылана, жөмһүрият башлыкларына пычрак ата. дип зарланган булабыз, болар тәмам бәйдән ычкынганнар, котырганнар «Газета духовной оппозиции». Хакимият белән көрәшкә чакыралар, урысларның әлегә тере калган күзәнәкләрен кытыклыйлар, атап ук әйтмәсәләр дә яһүдләргә каршы чыгалар, аларга ләгънәт укыйлар Уйга төшерә торган фикерләре дә бар. сүзләре тоташтан исәрлек дип раслап булмый Ике санда да программа булырлык мәкаләләр бар. Юрии Власовның «Кровососы» дигән мәкаләсе ике санга сузылган. Урыс җаны өстендә утлы ураган биетә автор! Юрий Власовның кем икәнен беләм. моңарчы да радио-телевидение аша ясаган гайрәтле чыгышларын ишеткән бар иде. Ике сүзнең берендә татарларны, урыслар уйлап чыгарган игоны сүгә. Россиянен бар бәхетсезлеге шулардан килә дип. тарихтан мен мисал казып чыгара торган иде. Яһүд белән көрәшкә чыгарга ниятләгәндә татар ягына карап бер баш орып та куя. «И орут до хрипоты, доказывая прелести новой жизни, обозреватели, бесталанные литераторы, коммента-торы—вся платная полуграмотная мразь, усевшаяся на спину народа. И. как правило, все безродные—не здешние, не свои, не русаки и не татары, не пермяки или мордвины, а пришлые, без корней, без любви к земле и людям»
Оппозициянең рухи юлбашчысы Александр Проханов исә татарны тагын да югарырак күтәрә, урыс белән тигез дәрәжәгә менгерә «Вот почему, как ни тяжела была жизнь, государственниками в России были смердь и князь, приходской священник и великий писатель, великоросс и татарин. Отдавая свой живот за отечество, они знали что служат своим чадам и умершим предкам, а также высшей—для неверующего социальной, для верующего божественной—истине»
Тагын бер тапкыр татарны искә ала Проханов. Россиянен бар милләтләрен тагын бер кат урыс канаты астына тупланырга өнди!. Соңгы сүзе дә безгә—мөстәкыйльлек таләп итеп күтәрелгән татарларга да барып кагыла. «И еще—Россия не мстительна. Россиянин отходчив Победив, он не станет казнить Довольно того, что вырвет из рук неприятеля меч Мы не жаждем реванша, не намерены ставить плах. Мы устали от крови и слез». Ай-Һай. шулай булыр микән? Урыс кулыннан кылыч төшкәне юк. ә кылыч белән берчакта да печән чапмыйлар, урмыйлар да. Кылыч кайсы замаңда булса да кеше башын кыйган инде ул. Урыс кулындагы кылыч бигрәк тә!
23 ноябрь 1992 ел, Переделкино f яшь тулырга да ерак калмады, бер-ике сикерсәң барып та житәсен. |j J Ил. жир. халык, милләт шушы хәлдә булганда алтмыш бишне тутырып килгән ир үзен ни чамадарак сизәргә тиеш"’ Хәзерге мәшәкатьләр, иртәгә килер куркынычлар, шик-шөбһәләр һәр көн саен гомернең ике көнлеген талап ала. урлый, яшәү ямен киметә, сөенечләрне каралта Бүген иртәнге чәйдән сон Яр буе кибетенә сугылып чыктым Куен кесәмдә бумажнигым Товарларның саны арткан, ак ман бар. килосы дүрт йөз сумнан артыграк Коньяк бар. аракылар тезелеп тора. сөт. каймак, зремчек. күкәй Ә бәяләр! Күрче, кесәмдәге бумажнигым үкереп жылый. жылый-жылый кысыла, бәләкәйләнә. Көн искиткеч матур башланган иде. иртән тын тын. күк аяз. аяз күктән дә ефәк кисәкләре булып сирәк-сирәк кар бөртекләре төшә, сукмак коры, гәүдәм җиңел. йөрим ирәеп, ияк өскә
чөелгән, күзләр күпне күрә Менә бер тирәдән чыккан агачлар. Яшь чагында янәшә үскәннәр, сыешканнар. Үсә-үсә аларга нур җитми башлаган, һава кысанланган. Агачларның берәүләре унга каерылган, икенчеләре сулга тартылган, агач очлары бер-берсеннән ераклашканнар Юлдашларыннан, чордашларыннан, ихтимал кардәш-ләреннән дә качар өчен байтагысы кыегайган, кәкрәйгән. Ах. таңнарда кояш нурларын бүлешә алмыйча ничек- ничек талашкан нардыр алар, чык суларын күбрәк эчәргә теләп кеше күзеннән читтә, түбәндә тамырлар бер-берсе белән ничек-ничек сугышканнардыр! Бер йотым су өчен бәргәләшә-бәргәләшә унга-сулга каерылганнардыр Тормышта да шулай, менә без яшьтәш, чордаш әдипләр «үскән чакта үскән идек, тал тамырлары кебек», ә хәзер... бер-беребезгә борылып та карамыйбыз диярлек. Һәркем башын читкә бора-бора гарипләнгән, кәкрәйгән, бөгелгән Баш очларыбыз ерагайса да тамырлар җирдә, алар бергә буталышып, аралашып беткән, кайда кемнен тамыры икәнен аерып алырлык та түгел... Тик шунысы бар—Җир һаман бер. Без шул Җиргә тамырларны нык җибәргәнбез, давылларда, явыз җилләр искәндә башларыбыз бер-беребезне тукмаса да бу Җирне ташлап китә алмыйбыз..
Язучы-әдип картлыгында тома ялгыз ул, япа-ялгыз Аннан иптәшләре, иптәшләреннән ул качып китәләр. Былтыр I нче Майда монда Переделкинода Әмирхан ага Еники белән озак кына сөйләшеп йөргән идек. Әүвәлдә Әмирхан ага Әхмәт Фәйзи белән ахирәт дус булганнар да. олыгая төшкәч аралары суынган дип колагыма чалынган иде. Мәрхүм Әхмәт абый хакында сорашырга базмадым, вафат булган әдипнен исеменә тоз сибәсем килмәде, шулай да Әмирхан агадан элегрәк кемнәр белән якын дус булып яшәвен белергә теләдем. «Мин Расих һәм Фатих Хөсни белән бик дус идем», диде, көрсенеп, Әмирхан ага. «Ә нигә араларыгыз ераклашты сон?» дип кызыксындым. «Расихның әтисе Әстерханнан кайтты да авызын күтәреп «Алла юк ул. Коръәнгә ышанып йөреп мин бик нык ялгышканмын, совет власте һәм коммунистлар партиясе минем күземне ачты», дип дингә каршы лекцияләр укып йөрде. Диндар картлар белән диспутлар уздырды.. Шул чакта мин Расихка: «Ник мондый ямьсез эшләргә юл куясын.’» дип сорадым Ул һич уңайсызланмыйча «аның үз эше!» дип кистереп җавап бирде... Шул вакыйгалардан сон, табигый рәвештә, безнен аралар ерагайды, дуслык кителде... Ә Фатих. Ямьсез картайды Фатих! Кеше үзенен картлыгына әзерләнә башларга тиеш. Картлык катлаулы чор. ул ана әзер килеш, каушамыйча барып ирешергә тиеш. Фатих биреште, тиз сынды, ямьсезләнде, үз-үзен күзәтми башлады. Өлкән кеше үз-үзен карамый башлый икән, ул кешелек сыйфатларын да җуя. Анын бүтәннәрне, шул җөмләдән, элеккеге якыннарын күрәсе дә, үзен күрсәтәсе дә килми».
Уйлап карасан. бүген Әмирхан ага да, Фатих Хөсни дә. Расих та япа- ялгызлар ләбаса..
Әнә шундый чор. аерылышыр чаклар безнен буынны да ялмап йотты. Бер яшьтәш мине тозсыз-борычсыз чәйнәп төкереп ташларга әзер! Шәүкәт дипломат, ул гомергә акыллы булды, төс бирмәсә дә. сизәм, суынган безнен аралар! Күптәннән үзебез эзләп, җаныбыз теләп очрашкан юк Булгалый. ялгыш-монгыш кына, платформада поезд көткәндә, йә вагонда кайтканда, кыска гына күрешеп, сөйләшкәләп алабыз. Сүзләр дә шул. шырдый-бырдый, һава хәле, базар бәяләре Тик без мондый мокытлар түгел идек ич! Нык-нык сөйләшкән, дөнья учагында бергә янган чаклар бар иде! Марсель Сәлимҗанов та мине юксынып капканы кага иде! Шәриф Хөсәенев һич көтмәгәндә килеп керер иде...
Ялгызлык—картлыкның китмәс чире икән ул.
Олыгаеп барам, сизәм. «Әшъяларнын төсе» үзгәреп кенә калмады, үз төсем дә алмашына. Һәр иртәне сакал кырдырып Ходай безгә зур сабак бирә: кара. күр. уйла... Уйламый нишлисең, маңгай сачләре коелып сирәгәйде, адымнар чалшайды, бер алга атласаң, ике тапкыр артка күчәсең. Минем картаюыма исем китми, шөкер, балаларыбыз җитте, һәркаюсы нын гаиләсе, үз тормышы, үз ишеге бар дияргә була. Мин бары бер нәрсәдән: иртәрәк үлеп китеп дөнья йөзендә Нәкыяне ялгыз калдырудан куркам! Менә хәзер
генә, шушы яшькә җиткәч кенә, хатын итеп бик яшь кызны алуыма үкенгән мәлләрем була Анын да ин курыкканы, мин иргә үлеп китеп, ялгыз баш калуы
Утыз алты сл бергә яшәдек. Төрлесе булды, әле хәзер дә баламиш- кинлык, җүләрлекләр калкып-калкып чыга, ике арабызны ямьсехти Күбесенчә, боларга мин гаепле. Мин' Юньсезлек тә бар инде үземдә, дуамаллык та. ахмаклык та хаттин ашкан Ачуланышкан чакларда Нәкыя хаклы зарлана. Нишлисен, холкымнын яман якларын менә ялгыз каттан мәлләрдә үзем кискен хөкем итсәм дә, тормышта сабыр акыллы, ипле, йомшак телле була алмадым Инде үзгәреп тә булмый торгандыр. Ходай хәерлегә илтсен! Заман боздымы, заманга төкереп үзем бозылдыммы, хәзер анын әһәмияте юк та бугай Менә кич җитеп килә Нәкыя «Татарстан» поездына утырып минем янга сәфәр чыга. Ниләр уйлый икән ул? Гомере гел ямьсезлектә үтте дип зарланамы? Бәхет-сәгадәтне татымадым дип кыйналамы? Каргыймы мине ’ Барысы да бардыр Мөгаен, мин ана ул көткән, ул өметләнгән бәхегне бирә аямаганмындыр Ни кызганыч, шундый хәвефле шикләрне Нәкыя белән уртак итеп булмый. Ул да дөресен сөйләп бирмәс иде. Яшьлектә ычкындырган хаталарны хәзер ямаулык белән каплап тотмыйбызмы ни’’ Ямаулыкны сүтеп ыргытсан, байтак ямьсезлекләр шыраеп калыр иде! «Мин сине шундый нык сагынып көттем бит. Нәкыя'» дип кычкырын әйтеп тә булмый. Әллә ничек шунда, оятмы, читенме Гаҗәп икән бу картлык! Анын сагынулары да бүтәнчә. «сагындым» сүзен өлкәннәр бөтенләй яшь чактагы мәгъжзсенә тәңгәл китереп әйтмиләр икән Картлык сагынуы яшьлек калыбына сыймый, ул үзгә, анын яшертен төсмерләре күбрәк.
Кич җитеп килә. Уфалы Габдулла Байбурин бүген Литфондта өченче срокка калуын тәгаенләп кайтты Миңа ла андый уй килеп киткәләде Мәгәр мин оч срокка түзә алмам кебек. Соңгы көннәрдә кайтасы килә башлады Нәкыянең килүе искиткеч вакытлы һәм шәп булачак
Бүген зш тотып булмады диярлек. Кулның кочен шушы, кичке уйларымны кәгазьгә төшерүгә исраф иттем. Ходай кабул итсен!
"... туганнарым да зир-зәбәр килеп, юкка чыгып беткән» «Зир- зәбәр»—нинди мәгънәле матур сүз! Аны ХО яшьлек, бүген Алманиядә яшәүче Ильяс бабай Габдулла Кланлы кулланган.
Болай уксыңдыр дип белмәгән илем...
Аяз Гыйләҗевкә
• Күрәләтә безне рәнҗеткән», дип Каргап булмый язмыш-шилманы Бер табында Бик еш утырырга Ходай безгә насыйп кылмады Тик. мин.
«Биргәненә шөкер,—лимен — Бәндәләрдә төрле талым бар Җиләген тә бетәр иде бәлкем Бик еш булса уртак табыннар Җитмәсә лә ярты дистәгә дә. (Тылсым алар.
серле фал алар!) Бергә күнел ачкан бу минутлар Асы гынны ачып салдылар. Икеләнеп тормый тарафына Юнәлттем мин күнел җилкәнен Мин бит инде
(аф алтынны җиздән
Аерырлык яшькә җиткәнмен'
40
Шундый хакыйкать бар:
Юньле ир белән
Бер утырулары—бер гомер.
Хак сүз икән:
Йөрәк учагына
Син өстәден тере бер күмер.
Бу заманда—
Өмет өзгән мәлдә
Жанга ямь-юаныч табудан,
Еш димәем,
Булсын әле алда
Бергә утырачак табыннар!
Монарчы син
Серле китап иден.
Инде
Байтак бите укылган...
Болай уксыңдыр дип белмәгәйнем, шәп кешесен икән, чукынган!
Шәриф БИККОЛ
7 ноябрь 1992 ел. Переделкино
27 ноябрь 1992 ел, Переделкино, кич.
әкыя килде, күңелле генә ял итәбез. Эш бераз тоткарланса да зарланмыйм, карчык белән күптәннән ял иткән юк иде... Миннән бигрәк ул ял итә, мин—куанам. Ике кулы да сынык Нәкыянен көн-төн эштән бушамавын күреп җаным нык әрни иде!.
28 ноябрь 92 ел, көпә-көндез.
ерсекөнгә юлга... Хуш, кадерле Переделкино! Мина бик күп эш бәхете китереп торган бәрәкәтле, жылы почмак! Шушы каһәр суккан болганчык заманга да әз-мәз жылын калган икән Сонгы килүемме9 Белгән юк. Директор Николаев А А.ны очратам: «Бүген каян да булса акча килеп кермәсә, ижат йортын ябабыз», дип куркыта, һәрбер урыс кебек, яһүдләрне сүгә. Урыска һәм татарга яшәү үтә жинел, озын-озак баш ватып тормыйлар, тоталар да берсе яһүдләрне. безләр урысларны сүгәбез дә көчебез бетеп тә куя. Шуннан арыга юк. тпру!.. Менә шулай!
1981 нче елның 9 октябрендә Әлмәттә, драма театры тирәсендә котырып үскән тигәнәкләр, себерке-себерке булып чайкалган ак вә кара әремнәр арасында, кояшлы-жилле көндә алдарак языласы романымның исемен эзләп тапкан идем, һәм «Кылдан нәзек, кылычтан үткен» романын язам дип. гадәтемчә, бик иртәләй шапырынып та ташлаган илем Шуннан өч-дүрт ел рәттән романны ермачлап та маташтым, очланмаган, тәмамланмаган. юл салынмаган, сукмагы төшмәгән кулъязма-сәхифәләр язу өстәлем киштәсендә ничәмә-ничә еллардан бирле күзне кисеп, анны уятырга тырышып аунап йөриләр. Шул арада җитез егетләр мин тапкан (гәрчә ул өстәрәк кенә ятса да) исемне чәйнәп, теткәләп бетерделәр. Зиннур Мансуров шул исем астында поэма язды. Ниһаять. Ринат Мөхәммәдиев тә ожмахка атланып керәсе ишәгенә—Тукай бүләгенә өметенә—шул исемне такты. Китабын «Сират күпере* дип атады. Мин бу югалтулар белән тиз килештем, жинел кичердем, шапырынмаска, сүзен ычкынгач аны эш белән цементларга һәм романны язып тагын байтак коллегаларны көнләштерергә кирәк иде. Нәкыя «Шәһри Казан» гәжитләрен алып килгән. Гәжитнен баш чан кагучысы, рухи остазы Жәвад Тәржеманов жингән кыяфәттә мәкалә арты мәкалә бастырган Һаман шул «әшния» не изә. нәгърә ора. каһәрли һәм яласының-ялганынын төп угы минем җәрәхәтле күкрәгемә төбәлгән... Ә мин нык кына язып ятам.
Н
Б
Инде туктыйм, ак күңелемнән шул нәләт суккан көнче-күбәләкләрнең исемнәрен мәнгегә онытам, хәтеремне сафлыйм, дип уйлап кына өлгерәм. тагын берсе карангы почмактан чәчрәп чыга да былчырак ата Шактый җыелганнар икән алар бу елларда!
Ярар, Ходай аларны да кичерсен Бу дөньяда төзек кала алган адәмнәр аз, үземнең дә хаталарым булгандыр, бер төркем өлкәннәргә тел тидерергә кирәкмәгәндер дә, мөгаен Әгәр татар тарихы әзрәккә кала алса. әйдә, безне Ходай һәм тарих хөкем кылсын
Романның исемен үзгәрттем, тора-бара ул »Каргыш»ка әйләнде. Әле бүген төнлә уйны терелтеп азапланам: төп героем авылга, ата йортына кайтып төшә Төн Бер ялгызы. Өстәлдә самавыр тора Суы да тутырылган. Ул самавырны тоташтыра. Ята. ниндидер ят тавыш ишетеп, сәерсенеп вә гаҗәпләнеп ята Тавыш бераздан үзгәрә, тәмсез исләр чыга башлый. Ул тавышнын һәм иснең чыганагын таба алмыйча баш вата Баксан, самавыр кайный икән, ул искәреп торып басканда суы кайнап беткән, самавыр эреп кәнкәйгән
Әле бу искә килгәнне теркәп үтү генә' Вакыйгалар гына түгел, аерым җөмләләр, хәтта аерым сүзләр дә хәтердә тезеләләр. Яна әсәрне шулкадәр дулкынланып, сөенеп уйлыйсың ки. сүзләр өр-яна төсләр алып янача яңгырыйлар, яна куаныч китерәләр. Гади мисал «искергән» Ха-ха. моңарчы игътибар ителмәгән «искерү»—«ис- керү» икән ләбаса! Сүзнең ерак тамыры ачылса һәрчак күңелем күтәрелә. Мин үземнен миллионлаган күзәнәклә- ремнен берсендә шушы сүзне кулланышка кертеп җибәргән борынгы бабамнын уянганын тоям Булган ич алар, телебезне тудырганнар, әллә никадәр тормыш, яшәү күренешләренә, табигать серләренә, җир-күк микъдарларына меңнәр вә миллионнар кабатларлык затлы сүзләр калдырганнар Шул. җимерүчеләрнең түгел, тудыручыларның үз кардәшен икәнен җан белән, кайнар кан белән сиземләү генә кешегә туп-тулы милли бәхет китерә ала! Туган тел—үтә катлаулы күренеш ул. Әбрар Кәримуллин зур мәкалә белән чыккан, һәрбер сүзе дөп-дөрес. мәгәр маркиз академик соңгы сүзне әлегә әйтә алмый, теле көтек. Ул чыгарган хөкемне татар телен болай да белгән, әз-мәз кадерли торган затлар гына кабул итәрлек Ә хәзер урыслашкан, куркыныч милли нигилизм чире белән авырып, шул чирне балаларына, нәбәрәләренә дә йоктырган, телнен кодрәте сереннән ераклашкан бәндәләргә әйтергә кирәк Хөкемен атылган пуля кебек көчле һәм үткер булсын, югыйсә урыс дөньясында рухи аңгырайган, үтә калын тиреле чучкаларга һәм мөгезборыннарга әверелгән татарга тәэсир итә алырмын дип өметләнмә. Менә, мылтыгын каян табарга да кай якка төбәп атарга, бу мәсьәлә әле чишелмәгән. Без тоташ Россиягә бәйләнгән Кайберәүләр «без үз юлыбыз белән үзгә, үзебезчә барабыз!» дип акырсалар да... һи-и. ай-ай, менә декабрьдә гражданнар сугышы башланып, хакимият башына Прохановлар, Юрий Власовлар. Шафаревичлар килсен әле Алар тагын империянең чиген элекке күләмдә киңәйтеп, яна. фашистик- коммунистик кануннар урнаштырсыннар әле Россия акыллы, зыялы, саный белә торган хуҗалык алып баруның серләрен кулында тота алырлык адәмиләр кулына күчсен дип ялварырга кирәк. Шул чакта гына без Россиядән мәгызате. үзебез өметләнгән ишарәләрне көтә алабыз. Бүрәнә аркылы бүре куарга гадәтләнгән татар зыялыларының әле чыбыркы күргәннәре, камчы татыганнары юк. Анысы да ерак йөрми. Ай-Һай кәттә казаклар яралып-туып маташа! Кичә урамда Валерий Турны очраттым Өшәнгән, картайган
Исән-имин шушы зур җаваплы эшемнән котылсам, рәхәтләнеп, иркенләп, ирәеп «Каргыш» романын язар идем
Шунын белән программа-максимум тәмам Хыялнын чиге юк. язучы күңеле йөгәнсез чаптар ул, мәгәр, уйларым арды, иртәгә татар дөньясында кемнәр торып калырын һич ачыкламак юк Чыгармы татарча җитди китаплар, әллә татар аңы әнә шул театр сәхнәләрендә!е бетмәс-төкәнмәс арзанлы кәмитләр белән туксынып кына яшәрме’
Ахыры ктм е санда