Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

КАЗАН ТУРЫНДА ЗУРДАН СӨЙЛӘШҮ
Октябрь аенда Мәскәүдә РФ Президенты
Владимир Путин рәислегендә Рәсәй Федерациясе
Дәүләт Советы президиумының икенче утырышы
булды Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев
анын әгъзасы булып тора
Президиум әгъзалары РФ Дәүләт Советы
утырышына чыгарылачак мәсьәләләрне
әзерләүнең барышы турында белдерү ясадылар
Шул ук көнне Рәсәй Президенты Владимир Путин
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев белән
очрашты Очрашу барышында Казанный 1000
еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре
җентекләп тикшерелде Владимир Пугин РФ
хөкүмәте әгъзаларына юбилейга әзерлеккә бәйле
боерыклар бирде Очрашуда РФ хокүмәтс рәисе
урынбасары, финанс министры Алексеи Кудрин һәм
Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков
катнашты.
ИҢ ЯХШЫЛАРНЫҢ БЕРСЕ
Мәскәүдә Рәсәй Архитекторлар
берлегенең V съезды кысаларында «Рәсәй
архитектурасы. 1000 еллык йомгаклары» күр-
гәзмәсе булды Анда Татарстан экспозициясе ин
яхшылардан берсе дип табылды
Күргәзмәдә рсспубликанын Болгар
заманнарыннан бүгенге көнгә хәтле архитектура
тарихы материаллары күрсәтелде Тарихи
шәһәрләр генә түгел, яшь шәһәрләр дә
тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде Казан
Кремле аерым урын алып тора Ихтимал, тиздән ул
ЮНЕСКО карамагына кергелер Күргәзмә
кысаларында Татарстан. Мәскәүне исәпкә
алмаганда, бөтен төбәк ләрдән бердәнбер буларак,
үзенең Республика көнен уздырды Музыка янгырал
торды, шигырьләр сөйләделәр, артистлар чыгыш
ясады, рәссамнарның әсәрләре, декоратив гамәли
сәнгать әсәрләре, Салих Сәйдәшен. Федор
Шаляпин турында фильмнар күрсә телде
Кунакларны милли ризыклар да сокландырды
ПРЕЗИДЕНТ КОТЛЫЙ
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев
«Татарстан» дәүләт телерадио компаниясен
Евразиянең оченче тетефору мында жинү яулавы
белән котлады - • Панорама» иҗади
берләшмәсенең «Лев Гумилев Жизнь попреки»
дигән документаль публицистик фильмы әлеге
телегрорум бүләгенә лаек дип табылды
Президент, шулай ук. «Эфир» теле-
компаниясенен -Шәһәр» информация
программасын алып баручы Айгөл Мирзая- нованын
төбәк телекомпанияләре арасында үткәрелгән
абруйлы конкурста Гран-при яулавы уңаеннан ана
тәбрик телеграммасы юллады
СӘЙДӘШКӘ—ЯДКАРЬ ТАШ
Югары Ослан районының Кызыл Байрак
авылында бөек композитор Салих Сәйдәшевкә
истәлек ташы ачу тантанасы булып узды Әлеге
ядкарь Г. Камда исемендәге татар дәүләт академия
театры коллективы тарафыннан әзерләнде
Тантанада мәдәният министры Илдус Тарханов.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат
Галимуллнн. композиторның улы Альфред
Сәйдәшев. Камал театрының баш режиссеры
Марсель Сәлимҗанов. Татарстанның халык
шагыйре Равил Файзуллин (ташһәйкалнен Иделгә
караган ягына анын шигъри юллары уелган) чыгыш
ясады
Кызыл Байрак авылындагы истәлек таш
Идел ярларының күрке булып композиторның
1920—1940 елларда җәй айларында биредә
яшәвен искәртеп, анын рухын саклап торыр
БЕЗ КАЙДА ДА БАР
2000 елнын март аеннан Украина
татарларының түләүсез тарала торган, гнражы 10
мен данә булган «Дуслык» газетасы чыга башлады
Шулай ук. Бөтен Украина татар мәдәни үзәге
әйдәүчеләре инициативасы белән «Украина
татарлары Үткәне һәм бүгенгесе» дигән китап та
әзерләнә
ТАТАР МУЗЫКАСЫН
ЯРАТУ ЧЫЛАР ӨЧЕН
Казанда Нәҗип Жиһанов исемендәге татар
музыкасы клубы ачылды Күптән түгел аны
оештыручыларның беренче утырышы булып үтте
Әлеге клубны оештыру фикере Казан
дәүләт консерваториясе профессоры.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
композитор Шамил Шәрифуллнннан чыккан иде
Анын бу фикеренә композиторлар Резидә
Ахиярова. Мәсгүдә Шәмсетдииова. Риф
Гатауллиннар да кушылды Төрле фестивальләр,
татар музыкаль фольклоры турында әңгәмәләр
циклы һәм «Нәҗип Жиһанов исемендәге тагар
музыкасы клубын тәкынр итү». «Минем
тормышымда Нәҗип
Тышлыктагы сурәтләр -------- -- -------------------------------- ---------
Тышлыкның беренче битендә: Салих Сәйдәшев портреты—рәссам Вил Шәрәфетдинов
эше.
Тышлыкнын дүртенче битендә: язучы Рауль Мирхәйдәров.
Жиһанов композиторлар сөйли», «Татар
композиторлары ижатында Салих Сәйдәшев»
исемле музыкаль кичәләр һәм башка чаралар
шушы клубта үтәчәк.
МИЛЛИ КӨЙЛӘР, МИЛЛИ ҖЫРЛАР...
Быел Татар сәнгатенең ин яхшы музыка
әсәрләре тупланган «Каз канаты» диген компакт-
диск дөнья күрде. Ул классик музыка, халык
музыкасы, Татарстан композиторларының
жырлары дигән өч бүлектән тора Классик музыка
бүлегендә Фәрит Яруллин, Солтан Габәши, Салих
Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин,
Нәжип Жиһанов, Фасил Әхмәтов әсәрләре; халык
музыкасы бүлегенә «Иске кара урман»,
«Галиябану», «Каз канаты», -Олы юлнын тузаны»
кебек жырлар; Татарстан композиторларының
жырлары дигән бүлеккә—«Туган җирем—
Татарстан» (Г.Зәйнәшева шигыре, А Ключарев
музыкасы), «Казан кызы» (Н Арсланов шигыре,
3 Хәбибуллин музыкасы), «Урман кызы» (Һ
Такташ шигыре, Ж Фәйзи музыкасы), «Әдрән
диңгез» (Т Гыйззәт шигыре, С Сәйдәшев
музыкасы) һ. б. бик күп жырлар кергән. Өч бүлеккә
65 әсәр тупланган Барысы да күренекле җырчылар,
иң яхшы оркестрлар башкаруында язылган
АРХЕОГРАФИК ТАБЫШЛАР
Быел июль аенда Казан дәүләт
университеты һәм Татарстан Милли
китапханәсенең Берләштерелгән археографик
экспедициясе доцент Җәүдәт Миңнуллин
җитәкчелегендә Пермь өлкәсенең Октябрь, Пермь,
Барда районнарына керә торган 26 татар авылы
һәм Пермь, Кунгур, Октябрьск шәһәрләрендә
тикшерү эшләре алып барды Экспедиция
дәвамында XVII-XX йөз башына караган һәм фәнни
әһәмияткә ия булган 292 берәмлек тарихи һәм
әдәби кулъязма чыганак тупланды. Шулай ук татар,
гарәп, фарсы һәм төрек телләрендәге 96 иске
басма китап, 1913 елны 24 сан «Шура» журналы да
Казанга алып кайтылды. Ин кыйммәтле тарихи,
әдәби җәүһәрләр арасында Кол Галинең мәшһүр
«Кыйссаи Йосыф» дастанының 3 кулъязмасы, XIV
йөзгә караган «Кыиссаи Аук» дастанының 2 нөсхәсе
бар
ГАКЫЙЛЬ—ҖИҢҮЧЕ
Мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү
оешмасы игълан иткән конкурста катнашып.
Самара өлкәсендә яшәүче шагыйрь һәм рәссам
Гакыйль Сәгыйров лауреат исеменә лаек булды.
Әлеге бәйгедә Россиянең 62
төбәгеннән. Австрия. Израиль, Венгрия, Беларусь һ
б илләрдән бер мен инвалид катнашкан Ә Г
Сәгыйров исә үзснсн график рәсемнәре белән
катнашып жинү яулады.
Мәскәүдә ОРТ телеканалы ачы язмышка
дучар ителгән милләттәшебез хакында фильм да
төшерде
ИСӘННӘР ӨЧЕН КИРӘК
ТР Прокуратурасында сәяси репрессия
елларында зыян күргән татарстанлыларга
багышланган «Мертвым не больно Больно живым»
дигән китапны тәкъдир итү булды.
Танылган язучылар, журналистлар,
тарихчылар Булат Солтанбәков. Алексей Литвин.
Марсель Зарипов һ. б очерклары һәм публицистик
мәкаләләре республиканың Прокуратура, Дәүләт
иминлеге комитеты. Эчке эшләр идарәсе архив
материалларына нигезләнеп язылган.
Авторлар арасында репрессия дәһшәтен үз
башлары аша үткәргәннәр дә бар. Җыентыкта
күренекле жәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре
Шамил Усманов. Кави Нәҗми, Хәсән Туфан турында
материаллар урын алган. Китапны төзүдә
Прокуратура һәм Дәүләт иминлеге комитеты
хезмәткәрләре катнашкан РФ Конституция суды
рәисе Сәйфихан Нәфиев сүзләренә караганда, бу
хезмәт киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.
ИСКӘ АЛУ
15 сентябрьдә Г. Тукайның Казандагы
әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы
Гариф Ахуновнын (1925 — 2000) якты истәлеген
искә алу кичәсе булды.
Анда Татарстаннын күренекле әдәбият,
сәнгать әһелләре катнашты, китап күргәзмәсе
оештырылды.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татар әдәбияты өлкәсендәге уңышлы
хезмәте өчен шагыйрә Лена Галимҗан кызы
Шакнрҗановага (Лена Шагыйржан) «Татарстан
Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе»
дигән мактаулы исем бирелде
Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге
уңышлары өчен язучы. Татарстан язучыларының
Әдәби фонды директоры Салихов Данил
Хәбибрахман улына •Татарстан Республикасының
атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы
исем бирелде.