Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИПИ ПЕШЕРДЕК


ездә ипи беткән көнне күршеләрдә дә шул хәл. Ике-өч кадак кына әҗәткә алып торырмын дигән
идем, булмады...—Куәс төбендәге әче камырны җебетә-җебетә әни шулай сөйләнде.—Үзебезгә ипи
салырга туры килә инде... Хәзер изеп куйсам, төшкелеккә кайткач мичкә салыр идем дә бит, эштән
кайтканчы мичтә ятсалар ике катланып бетәчәкләр. Нәрсә эшләргә соң?—диде ул әтигә карап.
—Өй саклаучы олы кызың бар бит синең. Мичтән ипи чыгарырга да ярамагач, нигә ашатабыз соң
без аны? Әйеме кызым?—Әти миңа күз кысып куйды.
—И-и-и... Әйе шул. Алай бергәләп пешерәсе булгач, бер чүмеч сөт тә өстим әле. Онны да ваграк
иләктән иләргә кирәк, тәмлерәк булыр...
Миңа канат чыккандай булды. Ипи пешерү уен эш түгел! Мин хәзер кул арасына керә башладым
инде, әни шулай ди. Алар мактагач үземә дә рәхәт. Тизрәк үсәсе килә. Мондый эшләрне бәләкәй кешегә
кушмыйлар. Хәзер бәрәңге дә әрчи беләм, идән дә юам. Әни мине өйрәтеп кенә тора. «Эшләвең безнең
өчен булса, өйрәнүең үзең өчен»,—ди. Бәрәңге әрчегәндә янымда утырмаса да, сизә ул минем тәҗрибәм
юклыкны.
—Кызым, әллә бик калын әрчисең инде?—дип куя.
—Каян беләсең?
—Әрчүеңнән тураган тавыш килә. Башлаганда юка гына ал, кабыгын өзмәскә тырыш. Үзеннән-үзе
юка әрчелер.
Их. булмый шул! Бәрәңгеләре дә шулкадәр эреләр. Кулга да сыймыйлар. Аптырагач сәке йөзлегенә
куям да юнам гына. Әрчегән бәрәңгеләрем минем кулга сыярлык кына булып калалар.
Ә менә бүген, уз гомеремдә беренче мәртәбә ипи пешерергә булышачакмын. Бу инде бәрәңге әрчү
генә түгел—ипи салу иң зур эш ул безнең өйдә.
Әни алты олы, бер бәләкәй ипи әвәләп куйды. Бәләкәй ипинең уртасына тамга салды.
—Монысын кендек әбиеңә кертерсең, яме кызым?
Әни ипи пешергән саен шулай итә. Кендек әби минеке генә түгел, безнең очтагы байтак балаларның
кендек әбисе—күршедә генә торучы Мөгаллимә әби. Ул берүзе яши. Хәзер картайган инде, күзләре дә начар
күрә башлаган. Без кызлар белән аңа чишмәдән су алып кайтабыз, идәнен юабыз, өен җыештырабыз,
аннары ул безнең барыбызга да «тәти кулың кайсысы?» — дип сорый-сорый йә чикләвек, йә конфет өләшеп
чыга да, озын-озын итеп рәхмәтләр укый.
Ә менә бүген мин—ипи пешерүче.
Әни ашыга-ашыга ипиләрне мичкә тыкты.
— Кабармыйча да йөдәтте... Нәрсә булып чыгар болар... Эшкә соңга калам бугай инде. Карале,
кызым, морҗа ябылмаган икән, әйтәм аны мичкә тыгуга ипиләрем җәелеп китте. Бар, тизрәк яп морҗаны,
башта тәлинкәләрен капла, аннары гына юшкәсен этәрсең.
Боларын әни әйтмәсә дә беләм. Беренче тапкыр гына морҗа ябу түгел. Әгәр башта юшкәсен этсәң,
мичтән торбага чыга торган кызулык кулны өтеп кенә ала. Бер-ике тапкыр кулың пешсә, бутамаска
өйрәнәсең аны!
—Ярый, мин киттем, — диде әни алъяпкычын алыштырып.—Сәгатьнең минутлыгы дүрткә җиткәч
мич капкачын ач та, күмерләрне кече учакка күчер, яме кызым? Ә инде минутлык уникегә җиткәч, ипиләрне
мичтән чыгарырсың.
Б
Әни йөгереп өйдән чыгып китте.
♦Уфф!»
—Берүк вакытында чыгарырга оныта күрмә! Ишетсен колагың! Ипиләрне мичтән алмыйча урамга
чыкма!
Боларын әни урамнан, ачык тәрәзәдән кычкырды.
—Ярар, ярар!
Тагы бер мәртәбә «уфф» дидем дә, сәгать каршысына утырып минутлыкның уникегә җиткәнен көтә
башладым.
Сәгать йөри йөрүен, тик минутлыгы ник кенә урыныннан кузгалсын. Карап тора-тора күзләрем
авыртып бетте. «Келт-келт, келт-келт. Чык-кит, чык-кит» дип котырта мине сәгать.
Кинәт урамнан безнең якка таба якынаеп килүче җыр, гармун, кыңгырау тавышлары ишетелде. Ачык
тәрәзәдән чебен кермәскә дип куйган марляны күтәреп урамга карасам... Әннекәем!.. Әллә иртәгә сабан туе
микән? Сөлгеләр, яулыклар белән бизәлгән атлар! Аларга ияргән бала чага!
Ул атларны күрсәң! Йөгәннәрендә дә әллә ничә кулъяулык! Ул сөлгеләр дисеңме, чуклы
дилбегәләр! Безнең турыдан аз гына үтүгә, арбадан коелып төштеләр дә, кемнедер ... Ә-ә-ә... Хатипның
абыйсын икән —һавага чөяргә тотындылар! И- и, бүген бит аны армиягә озаталар! Алар турысындагы
кешене күрсәң!..
Ай! Тәрәзәдән егылып төшә яздым. Күпме генә сузылып карасам да. барысы да күренми шул.
Аларның да өйләре безнең якта, җитмәсә Сәмигулла абыйның бурасы ярты урамны каплаган. Их, ничек кенә
чыгасы урамга! Әй, шушы сүз тыңлаулар харап итә кешене!
Ул арада күзләрен тасырайтып, йөгерүдән тыны беткән Диләрә килеп җитте.
—Нишләп өйдә утырасың, тиле! Әйдә, Хатиплар турына!
—Әй, бик чыгар идем дә бит, — дидем мин үрсәләнеп.- Әни мичкә ипи салып киткән иде, шуны
чыгарасым бар! Урамга шундый чыгасы килә үзс!
—Әйдә, әйдә. Чыгар тизрәк ипиләреңне!
—Минутлыгы уникегә җиткәч кенә чыгарасы шул. Ә минутлык урыныннан кузгалырга уйламый да.
Сәгатькә карасам...
—Юк, юк күчкән икән азрак. Бигрәк әкрен йөри безнең бу сәгать. Ничек кенә тизләтергә инде моны?
—Сәгатьне тиз йөртер өчен нәрсә эшләргә икәнен дә белмәгәч! Ипи пешерәм дигән була тагы!
Сәгать геренә авыррак әйбер асарга кирәк!
—Асты ди менә!
—Беләсең килсә, безнең әбиләрнең сәгатьләрендә ике кадаклы гер, аннары трактор гайкасы, тагы
әллә нәрсәләр эленеп тора. Бабай әйтә, хәзер моңа арба күчәре генә тагасы калды инде, ди. Менә күрсәң,
аларның сәгатьләре йөгереп кенә йөри, үскәнкәем!
—Йөгерде ди сиңа! Стена буйлап йөгерәмени, шулхәтле авыр әйберләр белән?
—Әй, көлгән була тагы, киттем мин алайса...
—И, малай, тукта инде, көт мине дә. Әннекәем, минутлыгы дүрткә җиткән бит! Менә, дөрес йөрми
дигән идең I
Урамда җырлаган, көлгән, гармун уйнаган тавышлар һич тынмый.
Диләрә кул гына селтәде дә, чыгып йөгерде. Мин ипи йөзе китерергә куелган күмерләрне күчерергә
дип мич янына атылдым. Бәрелә-сугыла чыгып йөгергән Диләрә артыннан башта ♦шап» иттереп ишек,
аннары деңгердәп капка ябылып калды. Әти өйдә булса, ♦баганасын аударды!» дип кычкырыр иде.
Мич капкачын ачсам! Ипиләр кызарып чыккан. Ярый әле болары сәгатькә карап тормый, пешүләрен
беләләр.
Мин яңадан тәрәзәдән башымны тыктым. Яшь кызлар ла җыелган ахры. Шап-шоп биегән, кул
чапкан тавышлар ишетелә. Их. үзләрен күреп булмый шул!
Ул арада Диләрә тагын кереп җитте. Әни әйтмешли, күзләре урыныннан купкан моның, үзе
кабалана, үзе сөйли:
—һаман утыра! Хәзер тагын урам әйләнәчәкләр! Күрми каласың бит! Әй. сезнең бу сәгать
сәгатьмени! Шуңа ышанып ипи пешерергә!.. Әйдә әле, әзрәк ярдәм итик үзенә!
Без икебез сәгатьнең ике ягына бастык та, сәгать телен мин Диләрә ягына, Диләрә минем якка
атынлырырга тотындык. Диләрә сәгать теленә бәргән саен, «тизрәк-тизрәк* дип кабатлый.
—Тегеп куйганнармы әллә моның минутлыгын? Һаман бер урында тора! Тавышын гына тыңлап
кара әле син аның. Аксак-туксак йөри бит бу сәгать. Ә менә болай итсәк...
Диләрә ике куллап сәгать геренә тотынды да, аска тартып тора башлады.
—Күрдеңме, ничек шәп йөреп китте! Тавышы да гел икенче. Рәтле сәгать шулай йөрергә тиеш!
Берәр авыр әйбер тап әле, хәзер төзәтәбез аны. Мин болай асылынып торсам, бернәрсә дә күрми калам
бит.
Йөгерә-йөгерә өй бетереп авыр әйбер эзли башладым.
—Аш чүмече ничек булыр микән?
—Бара-бара! Китер тизрәк! Бу гына аз әле! Тап инде авыррак бер нәрсә.
—Ә самавыр капкачы?
—Китер монда, хәзер бәйләп асабыз.
Сәгать чынлап та кызурак йөргән сымак итә. тырыша мескенкәем. Ул да ипи пешерә бит.
Әй. урамда җырлыйлар!
Яшь гомерне үтә диләр, Үткәнен күрсәң иде.
Үткән чакта тотып алып
Кирәген бирсәң иде.
—Их, күрми калабыз бит! Ничек итеп кирәген бирәләр икән ул яшь гомернең! Син ипиләреңне кара,
мин тиз генә әйләнеп керим әле!
Диләрә очып диярлек чыгып йөгерде.
Мин кара кайгыда, ә урамда җыр, көлеш. Нинди генә хәйлә уйлап табасы моңа! Аптырадым бу
сәгать белән. Ничек кенә уникегә җиткерәсе үзен? Таптым- таптым! Тиз генә урындыкка бастым да,
сәгатьнең минутлыгын уникегә җиткердем дә куйдым. Менә бәхет булгач! Җиңел күчә икән ул. Әни әйткәнчә
булды хәзер. Сәгатьне җиткереп куйдым, ипиләр пешкәннәрдер инде. Син ашыкканда ул кабалана диләрме
әле? Кисәү агачы, йә мич төбендәге кирпечкә эләгә, йә ипи эченә кереп китә. Кочкә-кочкә, пешә-пешә
ипиләрне чыгарып, сәкегә тездем дә, урамга йөгердем...
Без таралганда, авыл тынып калган, кич булган иде инде. Өйдә нихәлләр бар икән? Капкадан әкрен
генә кердем дә, өйалды ишеген шыгырдатмаска тырышып, сак кына ача башладым.
Кече якта әни белән кендек әби тавышы. Ишек ярыгыннан аларның сөйләшкәне ишетелә.
—Менә монысы сиңа, Мөгаллимәтти,—диде әни тамгалы ипине кендек әбигә тоттырып.- Кызың
пешергән. Пешкәне дә шушы бер бәләкәй ипи.
—И-и-и, кызың үсте, Мәүлидә,— ди кендек әби.-Шушындый олы эшкә ярагач...
—Үсте, үсте үсмәгән кая! Әнә, армиягә егетләр озатып йөри. Шуны әйтеп торам бит. Бер мич чиле-
пешле ипине чыгарган да тезгән. Валчыгын да калдырмый ашатам үзләренә. Икенче юлы аң булыр.
Нишләтергә инде бу кызны? Әйтеп киттем бит, минутлыгы уникегә җиткәч кенә ал мичтән ипил әрне дидем.
Сәгатькә күз сал әле син. Ничаклы әйбер аскан. Ничек кадагы сынып сәгате идәнгә төшмәгән диген.
Мин атылып өйгә кердем.
—Әни, уникегә җиткердем бит мин минутлыкны. Бик җиңел күчә икән ул. Ипиләр пешмәгәнмени?..
Әни бер сүз әйтә алмыйча, лапылдап урындыкка утырды да, ачулы күзләре белән миңа текәлде.
Аңламассың боларны. Мин тырыштым, сәгать тырышты, ә ипиләр чи калган.
Кече яктан кулына ипи тотып, әти килеп чыкты. Ну, эләгә дә соң хәзер...
—Ярар инде әнисе, — диде әти мине гаҗәпкә калдырып.- Беренче коймак табага ябыша диләрме
әле? Чиерәк булса да, ашамаслык түгел бу. Кыерчыгы бигрәк тә тәмле. Кызым пешергән ипи бит, әйеме
кызым?
Шулчак кинәт йөгереп килеп әтине кочаклап аласым килде... Әйттем бит. ипи пешерү уен эш түгел
ул.