АСЫЛЫБЫЗГА КАЙТУ
әзерге татар повестьлары арасында милли үзаң—милләтеңне бөтен тирәнлеге белән аңлау, ярату, яклау, ихтирам итү. туган телеңне, гореф-гадәтләреңне, динеңне чын-чынлап белү хисе тәрбияләүче һәм асылыбызга кайтырга, ягъни милләтне милләт итеп таныткан әби-бабайларыбызның йолаларына, тамырларына, нигезенә, теленә хөрмәт белән карарга чакырганнары да булу куандыра Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллиннын «Кайту* повесте (Яруллин Ф Сайланма әсәрләр. Ill томда. / т Повестышр. кереш суз —Казан: -Мирас» кит. нәшр . 1994 — 616 бит.) шундый әсәрләрнең берсе Бик тәэсирле итеп язылган бу повестьта каршылыклы чорыбызның катлаулы күренешләре үзенчәлекле рәвештә тасвирлана. Әсәрнең вакыйгалары үзәгенә хәзерге армия хезмәтендә үзләренең бердәнбер улларын югалткан ата-ананын ачы хәсрәте, тормышта булган чын хәл алынган. Үлгән Олег Шәйхетдиновнын әти-әнисе Баулы районының Кызылъяр авылында туган. Әтисе—хәзер отставкадагы полковник, әнисе—шулай ук лаеклы ялда.
«Хәрби хезмәтен үтәгәндә 22 яшендә һәлак булган лейтенант Олег Шәйхетди- новка багышлыйм бу әсәремне*.—дип башлый автор Аннары язучы атасының улына язган мөрәжәгатен укучы игътибарына тәкъдим итә. Гомумән, кем сон ул—үлгән егетнең әтисе Фәрит Шәйхиев?
Күп балалы гаиләдә туып үскән ул. Балачагы мохтаҗлыкта узган Иртән торуга гаиләдәге һәр кешене бер уй борчый: бүген нәрсә ашаргаӘтисе Миннетлин абзый балта остасы була. Туган авылында матур-матур йортлар, мунчалар сала, мич чыгара.
Х
тегү тегә, сугым суя. Фәритнең әнисе дә бик тырыш колхозда эшли, бригадир нинди эшкә кушса, шунда чаба
Урта мәктәпне тәмамлагач. Фәрит Саратов хәрби училищесына укырга керә Өч елдан сон офицер киемнәрен киеп, иннәренә лейтенант погоннары тагып, туган авылына кайта.
Повесть (еройлары Фәрит белән Халисә үткән заман авылынын матур бер кичәсендә бер-берсенә гашыйк булалар. Ике ел хат алышалар һәм кавышалар Бик тагу яшиләр Яшь гаиләдә көтеп алынган малай туа -Малай ул шатлык кына түгел, бик зур горурлык та,—ди автор — Малае юк атага кешеләр, ничектер, кимсетебрәк караучан. Хәрбиләр арасында бу нәрсә аеруча нык сизелә Монда бөтен нәрсә Ватан язмышы белән үлчәнә Ә Ватанның язмышы малайлар, ягъни булачак солдатлар кулында.»
Фәрит тә улының хәрби кеше булуын тели - Менә син ай үсәсен көн үсеп, әтиең кебек командир будырсын, шулаймы'»—ди ул. Улына үзе үк аңлы рәвештә урыс исеме куша Шул рәвешчә, аны теленнән, милләтеннән, гореф-гадәтләреннән аера Пермь шәһәрендә туган кара кашлы, кара чәчле, ачык зәнгәр күзле бу бала малай чагын хәрби шәһәрчектә үткәрә. Шулай итеп, гаиләсендә туган бу малай бишегеннән төшүгә үк солдатка әверелә. Уенчыкларның һәммәсе дә үтерү коралы пистолет, автомат, пулемет, танк, самолет. Әтисе аны иртән «подъем» дип уята, •отбой» дип яткыра. Олег, әтисеннән үрнәк алып, һәркөн салкын су белән юына Кыш коне алар, урамга чыгып, тәннәрен кар белән ышкыйлар, йөгерәләр, сикерәләр Укырга кергән елны әтисе улына туган көненә пневматик пистолет бүләк итә Үсә төшкәч ана чын мылтык, чын автомат тотарга рөхсәт итә башлыйлар
Кыскасы. Олег инде үзен хәрби тормыштан башка күз алдына да китерә алмый Шуңа күрә ул, сигезенче сыйныфны тәмамлагач. Свердловск шәһәрендәге Суворов училищесына укырга керә. Укуы жинел булмый, казармада катгый режим «Польем белән торасың, отбой белән ятасын».—дип яза Олег сөйгән кызы Маринага Иртән торгач, йөгереп кайтулар, салкын су белән юынулар, хәлдән тайганчы спорт белән шөгыльләнүләр, дәресләр 15 яшьлек үсмер егет өчен жинел булмый, әлбәттә Начар укырга. «2» ле алырга ярамый Әтисе аңа һәрвакыт «Булачак офицер армия тормышының барлык авырлыкларын белергә тиеш»,-дип тукып тора Аннары Олег Чиләбсдәгс югары танк училищесын тәмамлый, лейтенант була һәм аны Әрмән- стандагы Кировакан шәһәренә хезмәт итәргә жибәрәләр Әмма биредә, хәрби хезмәттә. Олег тәртипсезлек, гаделсезлек, икейөзлелек, башбаштаклык белән күзгэ- күз очраша. Җыелышта ул гаделсезлеккә каршы чыгыш ясый: «Бу жәһәннәм оясын күптән туздырырга вакыт иде инде Без кайда'’ Совет Армиясендәме. ә.глә һәркем үз оясына нәрсәдер урлап ташучы диюләр патшалыгындамы'’ Өлкән командирлар кешеләрнең гомере бәрабәренә байлык жыя. Кече командирлар эчә Полкта дедовщина Беркем бернигә дә жавап бирми Ә ин яман үрнәкне полк командиры үзе күрсәтә.. •
Шулай итеп. Олег, үзе дә сизмәстән. Совет империясе армиясендәге дөреслекне ачып сала Командирлар, фаш ителүдән куркып, аны юлдан алып ташлыйлар. Бозлавык көнне төзек булмаган машинага улыртып. йөк алып кайтырга станциягә жибәрәләр. янына ялланган үтерүчене утырталар. Ул Олегнын башына тимер белән китереп суга. Чәчәктәй гомер әнә шулай өзелә
Менә шушы хәлләрдән соң Олегнын әтисе уйлана, үз хаталарын анлыи башлый. «Улым' Дошманнарыбыздан үч ала алмавым өчен мин синең алда бик гаепле Ләкин мин. кулдай килгәнчә, тырышып карадым, хәтта президентка, оборона министрына хатлар яздым Ләкин аларда кеше кайгысы булмаган икән Моны үэебез табынган уртак Ватан таркалгач кына белдек Кеше кадере юк илдә дөреслек була алмый икән Мин шуны аңладым »
Әйе. майор Шәйхиев үзе гадел, бик гырыш. намуслы, патриот кеше Аның өчен ин изге нәрсә Ватанга хезмәт итү. инә тугрылык Ул армия тормышы белән яши-яши Ватан һәм намус төшенчәсен янәшә куярга өйрәнгән Шул ук вакытта ул маңкорг. ягъни теленнән, линеннән, үз халкыннан аерылган зат Дөньяда явызлык, мәкер дә барлыгын әйтеп тәрбияләмәгәннәр аны Шәйхиен утын ла үзе кебек гомерлек армия хезмәтенә әзерли Ләкин югарыда күреп үткән олы фажнг адән соң нык үзгәрә Моның өчен кешегә ике зур югалту кичерергә кирәк булган икән
улын. Ватанын югалту кирәк булган!
Шәйхисвнен манкортка әйләнүендә зур гаеп, һичшиксез, совет дәүләтенен милли сәясәтендә. Бу сәясәт «татар» исеменнән курку, хурлану хисен дистә еллар дәвамында халык анына сеңдереп килде «Менә мин үземнән генә алам. Татар авылында татар мәктәбе бетергән килеш хәрби училищега килеп кердем. Русчага күчү бик рәхәт булды дисеңме миңа? Белгән әйбереңне дә сөйләп бирә алмын интегәсең Ялгыш ычкынган сүзеннән көләргә торалар Кыскасы шул. әнкәсе, балага татар исеме кушмыйбыз Бу татар авылы түгел Хәрбиләр шәһәрчеге. Монда кешенең милләте юк.
—Милләтсез кеше буламыни?—диде Халисә.
— Милләт дип үзеңнең үлеп бара торган гореф-гадәтләреңә ябышып яту искелек калдыгы гына. Без коммунизмда яшисе кешеләр. Коммунизмда кешеләр бары тик Ленин телендә генә сөйләшәчәкләр.»
Хатыны Халисә иренә каршы килеп, баласын телсез, милләтсез калдырырга теләми. Ләкин ул. ата-баба йолаларын сакларга тырышып караса да. үз позициясендә тора алмый.
Ни өчен повесть «Кайту» дип атала? Чөнки Шәйхиев үз тамырына, асылына, ата-бабаларнын гореф-гадәтенә, теленә, иленә авыр кичерешләр, олы корбаннар аша кайта. Аның милли үзаңы уяна башлый.
«Сон булса да уң булсын дип. инде менә бабаларын янына алып кайтам. Чит- ят туфракларда сөякләрен рәнҗеп ятмасын. Үзебезнең йолаларыбыз белән догалар укып чын мөселманча итеп җирләячәкбез сине. Кешеләр исән чакта гына түгел, үлгәч тә үзенең нәсел-нәсәбенә якын булырга тиешләр. Шунда гына аларнын җаннары тынычлык табачак. Ә җан барлыгына мин хәзер ышана башладым, улым Бүген мин кайчандыр үзем ераклашкан нәрсәләргә якынаю сизәм. Үткәннәремә, тамырыма, асылыма кайтам Бу бик авыр кайту, әлбәттә Чөнки мин моны сине югалту бәрабәренә таптым»—дип уйлана ахырда әсәрнең төп герое
Шулай итеп, язучы Ватан, армиядәге тәртипсезлекләр. аның эчтән җимерелүе, милли гореф-гадәтләр, йолаларның, милләтнең юкка чыгуы, татарларның маңкортлашуы кебек проблемаларны күтәрә һәм ал арны укучыга зур тәэсир ясарлык итеп яктырта.
«Әйдәгез, барыбыз да үзебезнең асылыбызга кайтыйк, милләтебез өчен тырышыйк! Татар халкы белән горурланырга кирәк!»—дип чан суга әсәр авторы Фәнис Яруллин. Повестьның актуальлеге әнә шунда.