Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ИҖАТ БАЛКЫШЛАРЫ


КОМПОЗИТОР АЛМАЗ МОНАСЫЙПОВКА 75 ЯШЬ
атарстан радиосының җырлар язу студиясендә чираттагы эш көне башлана Радио һәм
телевидениенең Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге оркестры музыкантлары урындыкларга җайлашып
утыралар да уен коралларын көйли башлыйлар Тавыш операторы микрофоннар җайлап куя,
пианиночы Юран Шәмсетдинов исә эшкә дәрт-дәрман, көч биреп тора. Оркестр Алмаз Монасыйпов
җырларын язарга җыена. Бүген автор үзе дирижерлык итә Уйнап караганнан сон, тынлы уен кораллары
янгырашы аерым язып алына, аннары кыллыларныкы Композитор бәрмә коралларга күп вакыт бирә, уйнап
карый, кулына маракасларны ала.
Дирижерлык иткәндә, Алмаз Закир улы гадәттәгедән башкачарак халәткә күчә: кулына таякчык
тоткан, өстенә концерт фрагы кигән бу останың йөзе бик
җитди, хәтта бераз сагышлы да сыман. Ә ул үзе
коллегасының чираттагы мәзәгенә елмаеп та ала,
көлкеле искәрмәләр дә ясый. Музыкантлар еш
тукталып торалар, аерым кисәкләрне яңадан уйнап
карыйлар. Вакыт гиз уза.
Җырчылар белән эшләү өчен Алмаз ага
радиокомитетның тәрәзәләре Горький урамына карап
торган күрше бинасына чыга. Урамда янгыр ява,
машиналар, кул чыбылдыгы тоткан кешеләр узып тора.
Берсе туктап кала: тәрәзәдән Зөһрә Сәхәбиева үрелеп
карый, аннары бераздан ул монда килеп керәчәк. Ә
бүлмәдә музыка хакимлек итә. Автор рояльдә һаман
илһамланыбрак уйный, Лидия Әхмәтованың гүзәл
тавышы көйне үзенең ин югары ноктасына китереп җиткерә...
Менә инде дүрт дистә ел буена эстрададан татар композиторы Алмаз Монасыйпов әсәрләре
янгырый. Бу вакыт эчендә башкаручыларның инде берничә буыны үзе өчен анын музыкасының искиткеч бай
һәм катлаулы доньясын ачты, тынлаучыларнын рәхмәтле берничә буыны төрле жанрларда нәтижәле
эшләүче останын ижади үсешенә шатлана. Анын музыкасын шунда ук танып аласын, ул шулкадәр гадәти
түгел булып тоела ки. каләмдәш дусларында даими рәвештә бәхәс тудырып тора. Анда нинди генә
йогынтыны күрми алар! Урта Азия. Кавказ, якын һәм ерак чит илләр халыкларының музыка мәдәнияты
аһәннәре Әледән- әле әйтеп куялар "Монда нәрсәдер көнчыгышныкы бар,—аннары, кончыгышнын конкрет
кайсы йогынтысына өстенлек бирергә белмичә, ышанычсыз гына өстәп куялар: ихтимал, үзбәкнекедер ■>
Менә шулай: азәрбайҗанныкы, төрекнеке, әрмәннеке дип тә әйтергә мөмкин.
Т
Мондыйрак бәяләмәне моннан егерме еллар чамасы элек ишетергә туры килә иле хәзер дә
ишетәсен остәвенә болай дип авыл мәктәбе укучы кызы да. инде танылган жырчы да шулай әйтә алыр иде
Ниндидер гадәти булмаган аһәнне ишетеп аласын икән, бер үк вакытта янгыраучы күп традицион
билгеләрне еш кына игътибарга да алмый каласын Милли стиль турындагы стереотип тошенчәләр дә
үзләрен сиздерә. Казандылар нигездә радио һәм телевидение аша композиторларның Казан татарлары
музыкасын, ижали фикерләү нәтиҗәләрен күрәләр. Ә бит татарлар кайда гына яшәми! Әйтик, бу якта теге
төбәктәге кебек җырламыйлар Аннары халык авыз иҗатындагы тарихи катламнар да бер-берсеннән нык
аерылып тора. 1972 елда Композиторлар берлегендә Ульяновск татар-мишәрләренен фольклор
экспедициясе алып кайткан халык җырларын тыңлаткач, музыка белгечләре һәм композиторларның аларга
мөнәсәбәте бердәй булды: болар бит бик үк татарча янгырамый Шул ук елны нота кибетләре шүрлекләрендә
Мәхмүт Нигьмәтжановнын яна җыентыгы пәйда булды, анда беренче тапкыр мишәрләрнең, керәшен
татарларының «татарча булмаган» җырларыннан ботен бер тупланма нәшер ителде. Шуна күрә
композиторның стиле формалашуга нинди лә булса мәдәниятларнын йогынтысы турында сойләү мәжбүри
түгел
Анын балачагы Казанда узган, шуна күрә музыка ташкыны да шактый мул булган Сәнгать әһеле
тынлап, күзәтеп карарга, каләмен сынау очен нәрсәнедер сайлап алырга хаклы Әмма халык жыры ин топ
чыганак саналды һәм шулай булып кала да. Алмаз Монасыйповнын нәсел тамырлары да җирле туфракта—
алар Татарстан төбәкләреннән
Композиторның бабасы хәзерге Биектау районының Әйшә авылыннан Жәмила исемле кыз белән
ойләнешкәч. алар Казанга күчеп киләләр һәм үзләренә ой төзи башлыйлар. Гайнетдин агай бер унайдан
хәзерге Шәриф Камал урамында кечкенә генә типография оештырып, анда китаплар, календарьлар бастыра
китаплар тышлау белән шөгыльләнә Типография эшләре белән торле шәһәрләрдә йөргәндә. 1912 елда, ул
чума авыруы эләктерә һәм кырык яше дә тулар-тулмастан сәфәрендә үлеп китә. Гаиләдә биш бала ятим
кала, шуларнын ин өлкәне композиторның әтисе—Закир була.
Шул еллардагы кино геройларына охшаган
көләч һәм чибәр бу кеше Салих Сәйдәшевнен театр
оркестрында скрипкада уйнаган, аннары Татарстан
китап нәшриятында эшләгән 1934 елда кулга алынган,
ун ел буена Себер лагерьларында җәфа чиккән
Гомеренең сонгы тугыз елын Казанда гаиләсендә
уздырган
Композиторның әнисе Фатыйма Шәрәф кызы
Шәрәф—мәгълүм китап
нәширләре гаиләсеннән Бертуган Шәрәфләрнең
типографиясе безнен гасыр башында ин алдынгы
татар полиграфия предприятиеләреннән берсе була,
доньяга ул традицион әдәбиятны гына түгел, ә
замандашларының—Г Тукай. М Гафури Ф Әмирхан. Г
Камал һәм башка гүзәл әдәбиятчыларның да
әсәрләрен бастырып чыгара.
Бу гүзәл гаиләнен тамырлары, хәзерге Буа
районындагы Аксу авылына барып тоташа—уттан
гасырнын 60 елларында анда крәстиян Хоснетдин яши
Өйгә яшь хатын китергәч, анын олы улы. унтугыз
яшьлек Шәрәф Самарага китә,
анда сәүдәгәр кибетендә башта йомышчы малай, аннары приказчик булып эшли. Берничә елдан сон туган
авылына әйләнеп кайтып, йорт сала, өйләнеп җибәрә, авыл хужалыгы белән мавыгып китә, хәтта -Кишер
Аксуы» дигән китап та яза башлый Шәрәфетдин Хөснетдин улы һәм анын хатыны Гайнетдин гаиләсендә
биш ул һәм биш кыз үсә: Шиһаб. Шәһәр. Зифа. Борһан. Гыйльми. Сара, һажәр. Галимҗан. Халисә һәм
Фатыйма Өйгә даими рәвештә гәзитә-журналлар яздырып алып торалар. Әниләре балаларына шигырьләр
укый, әкиятләр сөйли, бәет һәм мөнәҗәтләр жырлый. ул курайда да уйный белә. Шул заманнарда гадәткә
кергәнчә, балаларның барысы да үз авылларында башлангыч белем ала Аннары уллары укуларын
Казандагы “Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дәвам итәләр.
Укуны тәмамлаганнан сон. ир туганнардан өлкәне Шиһаб туган авылына кайта, сәүдә белән
шөгыльләнә башлый, аннары мулла була. Шәһәр укыган урынында ук укытып кала. Мәржани турында китап
яза Борһан Ырынбурда революцион хәрәкәттә актив катнаша, очерклар, мәкаләләр, китаплар яза. 1906
елда Гыйльми. Шәһәр һәм Борһан -Шәрәф матбагасы» типографиясен ачалар, анын эшендә төп рольне
оештыру сәләтенә, бетмәс-төкәнмәс энергияле, белемле һәм тәҗрибәле Гыльметдин Шәрәфетдин уйный.
Ул чагында ана нибары 21 генә яшь булса да, анын инде эш тәҗрибәсе шактый тупланган була, кит ап
бастыру эшен яхшы белә, чөнки ул хәреф жыю эшенә Петербургта, ул чагында Россиядәге ин яхшы
көнчыгыш типографиясендә—Ильяс Борһанский типографиясендә өйрәнә, аннары Ырынбурда Фатих
Кәрими кул астында хәреф жыючы һәм корректор булып эшли.
Типография 1 ноябрьдә -Болгар» кунакханәсе бүлмәләрендә ачыла 1906 елның көзеннән 1912
елның декабренә хәтле анда Габдулла Тукай яшәгән (хәзер бу Киров һәм Татарстан урамнары чатындагы
ярымжимерек йорт) 1908 ел ахырында типографияне бикләп алалар Типографиянең кулга алынуына юл
куймас өчен. Гыйльметдин Шәрәф аны сату турында ялган килешү ясый Яна хуҗа фамилиясе буенча башта
ул Саинов типографиясе дип атала, аннары ■Үрнәк» дип йөртелә башлый Жандарм агентлары тиз арада Г
Саиновнын ялган хуҗа булуын, типографиянең чын хуҗасы булып Гыйльметдин Шәрәф калуын билгелиләр
В Е Казаков чираттагы хуҗа булып әверелә. 1913 елда • Мәгариф» типографиясе ачыла, ул -Шәрәф
типографиясе»нен дәвамы була.
1917 елга кадәр Гыйльметдин Шәрәф Казан губерна -Милли Шурасы» составында, аннары
икътисадчы, банк идарәчесе урынбасары булып эшли. Аны 1927 елда, валюта сатып алуда гаепләп, кулга
алалар 1942 елнын 5 гыйнварында, бераз вакыт пеллагра белән авырып. Краслагнын беренче лагерь
пунктында Красноярскида үлә
Гыйльметдиннең кулга алынуы анын ир туганнарын вакыйгалар барышын ничектер үзгәртергә
тырышып карарга мәжбүр итә. Борһан Ташкентка китеп бара, ләкин тиздән ул да кулга алына Шәһәр Уфага
күченеп килә, анда жирле мөфтият мөхтәсибе һәм китапханәче булып эшли. Мөфти Риза Фәхретдин вафат
булганнан сон. 1936 елда Шәһәр кулга алына һәм тиздән эчке Россия. Себер. Казакъстан мөселманнары
Дини идарәсе эше буенча атып үтерелә. Шиһаб исә. авылда яшәп, типографияне оештыруда катнашмаса
да. туганнарының язмышын уртаклаша 30 нчы елларда аны кулак дигән сылтау бел ән сөрәләр. 1939 елда
ул тоткынлыкта үлә.
Алмаз Закир улы үзенен гаиләсе турында һәрвакыт аз сөйли иде. Бәлки, беркем дә
сорашмагангадыр. бәлки вакыты килеп житмәгәнгәдер Шәрәфләр турындагы беренче язма, фоторәсем
белән. 1989 елда -Азат хатын» журналының 4 санында дөнья күрә Бер битнен яртысын алып торган кечкенә
күләмле фоторәсемдә 37 кешедән торган бөтен гаилә диярлек урын алган анда Зифа белән Сара гына юк.
Зурайткыч пыяладан карасан. һәркайсын аерырга мөмкин.
Фоторәсемнең уртасында—әниләре Гайнелнәвәл (ул чагында әтиләре исән булмый инде). Анын
тирәсендә уллары—хатыннары белән, кызлары—ирләре белән бергә басканнар Икенче рәттә сул яктан
кырыйда унсигез яшьлек Фатыйма Шәрәф басып тора Рәсем 1923 елда алынган, бер елдан ул кияүгә чыгар,
ә 1925 елнын 11 июлендә беренче балалары Алмаз дөньяга килер Рәсемнен аскы
өлешендә бала-чагалар Торкемнен үзәгендә Халисә кызы ике яшьлек Энже Сәгыйтова утыра—булачак
библиограф, педагогия фәннәре кандидаты Ул М Е Салтыков-Щедрин исемендәге Дәүләт халык
китапханәсендә милли әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә. анын фондларында исә Габдулла Тукайның үзе
исән чагында ук Шәрәфләр типографиясендә басылган әсәрләре саклана Энҗедән ун якта объективка
житди итеп Гыйльметдиннең сигез яшьлек кызы Шәфика— булачак физика математика фәннәре докторы.
Петербург университеты профессоры карап тора Еллар узар, ул кечкенә бер планетаны ачар да аны
халыкара каталогта "Шәрәф" исеме белән теркәр Әнисе һажэрнен тезләрендә Жәвад Тәржеманов үзе
утыра—ул язучы һәм публицист булып танылачак әле
Болар барысы да—композиторның туганнан туган кыз һәм ир туганнары Фоторәсемне игътибар белән
караганда ин кочле тәэсир итә торган беренче нәрсә шулдыр басып торганнардан берсе тышкы кыяфәте
белән Алмаз Закир улына искиткеч охшаган—шундый ук бодрә чәч. маңгай рәвеше Әгәр дә аны күзлек кигән
һәм елмайган кыяфәттә күз алдына китерсәң. нәкъ бер йоз инде менә Ул—бертуган ир Шэрәфләрнен кечесе
Галимҗан Шәрәф Татарстан милли дәүләт тозелешенә генә түгел тарих, этнография һәм филологиянең күп
мәсьәләләрен эшкәртүгә зур олеш керткән күренекле татар галиме һәм жэмәгать эшлеклесе Олы ир
туганнары кебек үк. -Мөхәммәдия* мәдрәсәсен, аннары Казан икенче реаль училищесын тәмамлап, ул
Петербург тимер юл инженерлары институтына укырга керә, бер үк вакытта профессорлар һәм
академикларның— университетның Көнчыгыш телләре белгечләре Бартольд. Крачковский һәм башка
галимнәрнең лекцияләренә йори
1917 елнын кышында Галимжан Шәрәф Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милли
җыелышын—"Милли мәжлес-не үткәрүгә эшлекле тостэ катнаша Корылтайда игълан ителгән бәйсез «Идел
Урал штаты- Совет хакимиятен таныса ла. милли мәсьәләдәге күп кенә эшләрдә большевиклар сәясәтен
якламый Шуңа күрә чынлыкта корылтайның барча делегатлары да «буржуаз милләтчеләр- дип карала һәм.
ахырда, алар эзәрлекләүгә дучар була
1937 елнын март аенда Эчке эшләр халык комиссариатындагы аерым киңәшмә Галимжан
Шәрәфне сигез елга ирегеннән мәхрүм итүгә хокем итә. ул аны Төньяк тимер юл лагерында уздыра 1945
елда азат ителгәннән сон ана Казанда яшәү һәм эшләү тыела һәм аны Апастагы мәктәпкә татар теле һәм
әдәбияты укытырга җибәрәләр Әмма соңрак, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул аерым карар белән эшеннән
азат ителә һәм сонгы биш елын эшсезлеккэ дучар ителгән хәлендә гаиләсе белән яшәп уздыра
Берничә ел Казан дәүләт университетында Галимжан Шәрәфнен 100 еллыгына багыш ланган
конференция уздырылды Фойеда фотосурәтләр күргәзмәсен күрсәттеләр, кунак-туганнар белән очрашу
оештырылды Университет укытучылары белән беррәттән, конференциягә студентлар да катнашты Алар
оештыру эшләренә дә булышты. Алмаз Закир улы бу унайдан Мәскәүдән Казанга килде, үзенен туганнары
белән очрашуга ул бик шат булды Килгән кунакларны студентлар теркәп утыра торган өстәлдә конференция
программалары оеме ята. аларны исемлек буенча берәр данә өләшәләр Исемлектә Алмаз Монасыйпов
исеме юк булып чыкты
"Мин анын бертуганының улы»—диде Алмаз Закирович горурлык белән Бер студент ана гамьсез
генә карап куйды да монда инде андыйларнын күп булганлыгын әйтте Чыннан да күп: туганнар, туганнан
туганнарның балалары. Галимжаннын улы Арслан... Шуларнын ин атаклыларын президиумга чакырып
алдылар, башкалары залда калды Аларнын барысын да гаилә охшашлыгы билгеләре, хәтта кайсысының
кем нәселеннән булуын да чамаларга момкин иде Президиумда утыручы Альмира Әсхәт кызы Эминова (ул
филология фәннәре докторы, Казан университеты доценты) үзенең бабасы Борһанга бик охшаган Анын
янәшәсенә утырган Сания Шәһәр кызы Шәрәф-Акжитова Шәрәфләр турында доклад ясады һәм музейга
фотографияләр ябыштырылган, гаиләнең һәр тармагы тасвирланган берничә кульязма альбом бүләк итеп
тапшырды.
Конференция тәмамлангач, анда катнашучыларның барысы да Жуковский урамындагы Галимжан
яшәгән 15 йортка киттеләр Ерак түгел—урамның шул ягында ук ул яшәгән 7 йорт тора. Композиторның
балачагы һәм яшьлеге шунда узган. Икенче каттагы өч тәрәзә ишегалдына балкон белән һәм тагын өч
тәрәзә— урамга, туп-туры музыка училишесы бинасына карый. Могаен, мәгънәле хәлдер бу: бу мохитта
иртәдән кичкә кадәр музыка яңгырый; торле уен кораллары, җырчыларның тавышлары ишетелеп торган
бина белән янәшәдә яшәү үзенә күрә бер мәгънәле хозурлыктыр Ленинградка күчеп киткәнче, музыка
училишесы белән янәшәдәге 8 йортта Халисә Шәрәф-Сәгыйтова гаиләсе яшәгән Фатыйма Шәрәф кызы
тәрәзәләреннән Халисәнең оченче каттагы бүлмәләренең тәрәзәләре күренеп торган Кон саен менә-менә
кулга алырга килерләр, дигән шик-шобһәдә яшәгән кешеләр бу куркыныч Сталин эзәрлекләве елларында
шушы фатирнын тәрәзә тобенә янып торган өстәл уты куя торган булганнар: янәсе, хәзергә тыныч әле. .
Библиографик мәгълүматларга караганда. 1906 елдан 1913 елга кадәр бертуган Шәрә фләр
типографиясендә 348 исемдәге 2 миллион носхә китап нәшер ителгән Болар—татар шигырьләре прозасы,
рус һәм чит ил классикларыннан тәрҗемәләр, дәреслекләр, авыл хуҗалыгына кагылышлы китаплар,
календарьлар, медицина турындагы брошюралар, фәнни-популяр басмалар, рус. фарсы телләрен
үзлегеннән өйрәнү кулланмалары, халык авыз ижаты юнәлешендәге җыентыклар—жыр китаплары,
әкиятләр, әйтемнәр һәм урта гасырның халык аеруча яратып файдалана торган әсәрләре.
Халык китапка һәрвакыт изгеләштереп караган, аны ихтирам, кадер-хормәт иткән, сүзнен
хакыйкатенә ышанган. Китаплар төрле булган, ияләренең үз рәсемнәре белән бизәлгән кулъязма китаплар,
басма китаплар, бөтенләй юка һәм күләмле зур китаплар. Шуларнын кайберләре безгә гасырлар
тирәнлегеннән килеп җиткән билгесез иясенең дидактик рәвештәге «Бәдәвам» китабы башлангыч
сыйныфларда уку дәреслеге сыйфатында файдаланылган. Кол Галинен "Йосыф кыйссасы» дигән лирик
поэмасы. Чәләбинен Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турындагы -Мөхәммәдия» фәлсәфи хикәяте
Ул чорларда халык арасында фәлсәфи лирика жанры—мөнәҗәтләр аеруча кин таралган булган,
аларда узган гасырнын билгеле ияләренең дә, исемнәре танылмаганнарынын да шигырьләре һәм
поэмалары шигъри нигез булып хезмәт игә Бәетләр—халык яки аерым бер адәми зат тормышындагы моһим
вакыйгалар турындагы жыр-хикәятләр үз итеп файдаланыла. Танылган лирик җырлар белән бергә, бәет һәм
мөнәҗәтләр "Менә сезгә яхшы җырлар», «Торле кызыклы җырлар», ■<Ял итү өчен яхшы җырлар» /тигән
атамалар белән күләме һәм микъдары кечерәк китапчыклар рәвешендә баст ырып чыгарылганнар
Узган гасырнын икенче яртысында татарча китаплар арзан кәгазьдә, кырны
киметү һәм текстта бүлекләрне бүлеп бирү исәбенә бит мәйданын мөмкин кадәр файдаланып, тышсыз
нәшер ителгәннәр Китаплар күп нөс хәдә чыгарылган. Кагыйдә буларак, аларнын ияләренә каләм хакы
түләнмәгән Болар исә китапларның үзкыйммәтен киметкән, тыйнак кына бизәлгән басмаларны халык сатып
а лырлык иткән
һәр өйдә диярлек кечкенә китапханә булган. Чәчмә әсәрләрне кычкырып, шигырьләрне җырлап
укыганнар Балачактан ук инде мәктәпләрдә шигырьләрне җырлап өйрәнгәннәр, телдән сөйләү гадәтен
буыннан-буынга тапшыра барганнар Укырга-язарга барысы да өйрәнгән кемдер моны яхшырак башкарган,
ә гадәттә мондый кешегә кышкы озын кичләрдә кунакка килә торган булганнар, чәй эчкәннән с он, күз
яшьләрен сортә-сортэ тынлап утырганнар Шигырьләрне җырлап уку гадәте халыкта шулкадәр таралган
булган ки, шагыйрьләр, үзләренең әсәрләрен, нинди дә булса мәгълүм көйне күздә тотып, аларнын жыр
буларак яшәячәген күздә тотып ижат иткәннәр Шуннан яна мон килеп чыккан, монсу жыр кин таралган
Китаплардагы шигъри образларны аерым бер кешеләр китереп чыгарып, башкаручыларның жирле
үзенчәлекләре булуга карамастан, ул җырларда уртак уй-фикер. моң-зар бар бу бетмәс-төкәнмәс, иксез-
чиксез рәвеш, сурәт, тасвирлау байлыгы Мондый җырларны тыңлаган вакытта алар чын-чынлап әсир итә.
күнелне били.
Алмаз ага классик музыка мирасы белән унбер яшеннән—беренче музыка мәктәбенә укырга
кергәч, аннары музыка училищесында музыка белеме бирүне оештыручы, бик күп композиторларга һәм
музыкантларга тормышка юллама биргән Рувим Львович Поляковның виолончель сыйныфына кергәч
таныша башлый
1943 елнын гыйнварында училишенын оченче курсыннан Алмаз Закир улын Совет армиясенә
алалар Бәхеткә, ул алгы сызыкка эләкми Аларнын зенит артиллериясе часте Рига янында торган арада,
сугыш тәмамлана Поездга утырып ойгә кайтканда, ул нинди дә булса заводка эшкә керермен, дип уйлый
Ләкин башкача килеп чыга, ул чагында әле генә ачылган консерваториядә уку елы башлана һәм Алмаз анын
беренче студентлары һәм Александр Владимирович Броуннын виолончель сыйныфы буенча аны беренче
булып тәмамлаучылар (икенче номерлы «кызыл» диплом) арасында булып чыга
Тынычсыз еллар була бу Мураделинын -Боек дуслык» операсы турында ВКП(б) Үзәк Комитетының
1948 елгы карарыннан сон кайбер совет композиторларының, шул исәптән Дмитрий Шостаковичнын иҗаты
җимергеч тәнкыйтькә дучар ителгәч, илнең музыка уку йортларында, шул исәптән Казанда ла, бу
музыкантларның карашларын гаепләүче «митинг протестлар» булып уза Өченче курснын комсомо л
җитәкчесе буларак. Алмазны нотык сөйләргә дип мөнбәргә чыгаралар, әмма анардан таләп ителгән нәрсәне
ишетә алмыйлар Хәлнен нинди җитди булганлыгын ул күп еллар узгач кына белә аны күңелсез
нәтиҗәләрдән абруйлы педагогларның катнашуы гына коткарып калган икән
Консерваторияне тәмамлагач. Алмаз Закир улы элек үзе укыган, радиога язып алуларда катнашкан
музыка мәктәбендә виолончель сыйныфын алып бара Шулай, бервакыт алар ул чакта әле яшь композитор
Әнвәр Бакировнын виолончель һәм фортепиано очен сонатинасын язып алу алдыннан күнегү ясап утыралар
Үз уен коралын яхшы белүче Алмаз авторга уен ысулларын, музыканың аһэнен арттыручы остэмә
эффектларын күрсәтә, аннары анын яңадан яна вариантларын ача ача. көйне үзенчә үзгәртеп карарга
тотына Сонатинаны язып алалар Әнвәр Бакиров ана бер кинэш әйтеп куя: -Синең урыныңда мин үзем
музыка язып карар идем» һәм 1952 елда Алмаз Монасыйпов Альберт Леманнын композиция сыйныфына
янадан консерваториягә укырга керә Зур композитор, остаз һәм педагог була бу Яшь авторның беренче
әсәрләрен менә шушы елдан башлап санарга кирәк скрипка һәм фортепиано очен соната, романслар һәм
җырлар—болар ти иэн анын топ ижат үзенчәлегенә әверелә
1956 елда консерваторияне икенче тапкыр тәмамлагач. Алмаз Закир улы биредә камера ансамбле
сыйныфын һәм музыка училищесында теоретик дәресләрне алып бара Укучылар анын аккордлар очен
уйлап тапкан үзенчәлекле
образларын, кызыклы дәресләрен беркайчан да онытмаслар.
Уку елларында ул—совет джазынын үсеше тарихындагы легендар шәхес. Олег Лундстрем белән
таныша, бу елларда ул үзенен туганы Игорь һәм күп кенә башка -шанхайлы»лар белән консерваториягә
укырга керә. Менә шул студент елларыннан бирле Олег Лундстрем белән Алмаз Монасыйповны ярты
гасырлык диярлек дуслык жепләре бәйләп тора. 1956 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм мәдәнияты
декадасы алдыннан язылган эстрада-джаз миниатюралары язмалары— -Румба". Александр Ключаревнын
«Яз жыры- дигән жыр темасына "Фантазия-се. Сара Садыйкованын «Танголы. Алмаз Монасыйповнын—
■Хыяллар»ы татар радиосының алтын фондына кереп калды. Алардан сонгысын язып алуда Алмаз әфәнде
үзе катнашты, ул анда виолончельдә, ә Ключаревнын "Фантазиясендә тамтамда уйнады
1959 елдан алып ун ел дәвамында Алмаз Монасыйпов М Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера
һәм балет театрында дирижер булып эшләде, профессор Исай Эзравич Шерман сыйныфында опера-
симфония дирижерлыгы белгечлеге буенча аспирантура тәмамлады. 1968 елдан башлап, ул
консерваториядә композиция сыйныфын алып бара. Яна әсәрләр саны да артканнан-арта. Балет сюитасы.
Беренче симфония, «Муса Жәлил« симфония- поэмасы...
Китаптан укуның борынгы речитатив коенә һәм нәфис ритмлы мөнәҗәтләргә мөрәҗәгать итү
композитор өчен бик нәтижәле булып чыкты Ләкин бу күренешнең икенче ягы да була. Ул чагында «мөнәҗәт"
дигән сүзне күбәүләр әйтергә дә куркалар иде. Әле кү птән түгел генә аларны магнитофонга язып алу өчен
җырларга риза булган әбиләр үзләренең исем-фамилияләрен сорагач, хафага тошәләр иде бит.
Нәкъ шул вакытларда Рафаэль Мостафин Кол Галинен «Кыйссаи Йосыф«ын •■Таҗлы бриллиант»
дип атады. Ә бит аны җырлап уку ислам традицияләренә бәйле—ул тыела иде. Шуңа күрә халык
мәдәниятынын шушы катламын беренче булып файдалана башлаган композитор ижаты—гражданлык
батырлыгының бер чагылышы ул. Ул чагында мондый «җинаятьчел» материал белән эшләргә батырчылык
итмиләр иде әле. Әйе. аны беркем дә башкармаячагын, ә нәшриятның кулъязмаларны кире кайтарачагын
алдан белә торып, кемнен инде үз әсәрләрен күнелсез язмышка дучар итәсе килсен?
КПСС өлкә комитетының сагаюлы мөнәсәбәте. Нәжип Жиһанов белән катлаулы мөнәсәбәтләрдә
булу Алмаз Монасыйповны Казаннан Мәскәүгә китү турындагы фикергә килергә мәжбүр итә. һәм 1972 елдан
башлап, анын тормышы яртылаш бүленә; «монда» һәм «тегендә» булу вакытлары. Дуслары шаярталар:
«Татарстан» поездына билет алырга вакыт җитте- Мәскәүдә 3 нче һәм 4 нче симфонияләр. «Тукай
ритмнарында» дигән вокаль-симфоник поэма ижат ителә. Анда аеруча тәэсирле бүлекләр -Туган жиргә». -
Туган авыл» дип атала, фортепиано өчен музыка (пианист кызы үсеп житә). оркестр белән скрипка өчен
коннертино-серенада (скрипкачы улы үсеп житә) Балачак шәһәре, туганнар һәм дусларга бәйле сагыш
йөрәкне һаман ныграк сызлата..
Ә ул вакытта Казанда консерватория эчендә ниндидер бер бушлык барлыкка килә: жыр
кафедрасында анын җырларын һәм романсларын беркайчан да башкартмыйлар. пианистлар да аны
уйнамый. Консерваториянең ярты гасыр яшәве чорында музыка теориясе белгечләре арасында нибары бер
үрнәге— беренче симфония буенча диплом эше башкарыла. Бу ниндидер бер сихерле, һәлакәтле божрага
охшап тора.
Сонгы берничә ел композитор өчен авыр була: ул озак авырый. Шунын аркасында. Казанга
әүвәлгечә еш килә алмый. Эше дә элеккегечә ташып тормый. Анын хәл-әхвәле ниндидер сагыш һәм күңел
төшенкелеге аркасында шактый начарая. Ул үзенен әсәрләре язмышы өчен борчыла. Вакыты белән ачынып
әйтеп куя торган иде: • Жырларым алдында үз гаебемне тоям Жырны һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк, ә мин
аны яздым да ташладым ...»
Ул фәкать моннан ике ел элек кенә Казанга килә алды. «Ауропа-Азия» фестивале концертларын
карады, һәм. акрынлап, артистларның күп сәгатьләргә сузылган ялыктыргыч чыгышларыннан сон
сәнгатьтәш дуслары белән аралашунын
күнегелгән даирәсенә кайта башлады Казанда булу очен һәр мөмкинлектән файдаланып.—анын музыкасы
башкарылган симфоник оркестр сезонын ачумы ул. консерваториямен 50 еллыгы унаеннан юбилей
тантанасымы—ул радиога язып алуны оештыру, җырчылар белән күнегүләр үткәрү һәм башка -рәхәт»
мәшәкатьләргә кереп чумуына шатлана иде
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында өченче ел инде Ю. Сафиуллиннын
Алмаз Монасыйпов музыкасы белән -Идегәй- спектакле бара Телевидениедә бәйрәм концертлары
программаларында бик яхшы аранжировка белән Дәүләт телерадио оркестры башкару ында анын җырлары
ишетелә башлады Узган ел ахырында Мәскәүдә татар милләтеннән -яна руслар- Алмаз Закировичнын
авторлык кичәсен оештырдылар Башкортстан җырчысы Идрис Газиев тенор очен яна деракциядә эшләгән
фонограмма астында -Тукай ритмнарында» дигән поэманы башкарды Клара Хәйретдинова. анын уйнавына
кушылып, ул ижат иткән романсларны җырлады Оныгы Мартина Монасыйпова фортепиано музыкасын
уйнады Биредә композитор зур уныш казанды, залда елап утырдылар Санкт -Петербургтан килгән кунак
ханым бу кичәне үзләрендә кабатлау теләген белдерде Әйе. композиторны сонрак анда да җылы кабул
иттеләр Шундый озак җибәрми тордылар ки. ул Мәскәү поездына чак кына сонга калмады. Өенә кайту белән
үк. икенче конне иртән Галимҗан Шәрәфкә багышланган конференциягә олгерү ниятендә “Татарстан-
поездына җыена башлады
Конференциядән сон—җырчылар белән янадан күнегүләр, яңадан радиога язулар.
Дөрес. Алмаз Монасыйпов җырлары җинелдән түгел Бездә җырчылар күп. ә анын җырларын
һәммәсе дә башкармый Алар кызыксыз булудан түгел, ә бәлки мона теләсә кемнен дә көче җитмәүдән
Аларны тынлау бер нәрсә, ә менә ойрәнү Ритм башка сыеп бетми, хикмәтле бизәк челтәрләренә яшеренеп,
кой истә калмый
Бөтенесен бергә җыйганнан сон тагын бер сынау алда тора—гади аккомпанементтан бигрәк,
миниатюрадагы симфониягә охшаш фонограмма белән очрашу Шуна күрә җырчыларга җинел түгел
Жырчылар арасыннан берәү сорап та куя:
—Алмаз Закирович, сез үз җырларыгызны үзегез очен язасызмы9
—Әйе.—дип жавап бирә аптырап калган композитор
Шунысы да хак: ул үзенен җырларын һәркемнән яхшырак башкара Әгәр үгенсән. беркайчан да баш
тартмый Дипломатыннан. кирәк була калса дип салынган, жыр текстлары язылган кәгазь битләрен алыр да.
комачаулык итмәсен очен күзлеген салып, дулкынландаргыч баритон тавышын артык күтәрмичә генә
җырлый башлар Ә мангаенда гарәпчә -ләм- хәрефе рәвешендәге кан тамыры тибәргә керешер
Алмаз Закир улынын зур горурлыгы—олы кы-
Awai МонасыйповЖыбок. ныгы Свтмма һм зыннан һәм улыннан биш онык-шры бсмт (IWN)
оныгы Алар консерва
ториядә уку алдыннан анын
каршындагы мәктәп-лииейны
тәмамладылар Лииейнын тулы
исеме бик озын Казан дәүләт
консерваториясе каршындагы урта
махсус музыка мәктәбе. 'Кайда
укыйсын7»—дигән сорауга балалар
гадәттә горурлык белән ниндидер
бер серле нәрсәне әйтеп бирәләр -
KZ1K каршындагы УМММда- һәм
олкәннәрнен зур ачылган күзләренә
карап торалар Республиканың һәм
күрше тобәкләрнен -музыка
кадрлары мәктәбе» күптән түгел
үзенен угыз еллыгын билгеләп узды.
Олы оныгы Мартина бу мәктәпне
тәмамлады инде, хәзер укуын
Мәскәүдә—Гнесиннар исемендәге
Россия академиясендә дәвам иттерә
Ә ул укуны, мондагы барлык балалар
кебек, фортепиано артына
урындыкка биегәйтүче әйберләр
куйган хәлдә утырып, биш яшендә
башлады Нәни Тина—тан калдыргыч
сойкемле бала була: әбисе Кызыл
Калфак костюмын бизәкләп тегеп
кигезгән. Аны яхшырак күрү һәм
ишетү өчен, әкияттәге бүре кебек,
ана иеләсен икән, ул сикереп торыр
иде дә синен битеннән үбеп алыр иде
Кече сыйныфлардан өлкәннәренә
күчә барды, •хезмәт исемлеге» дә
үсте: -Яшьләр сәнгатьләре
ассамблеяләре- конкурсы
дипломанты. Д Кабалевский
исемендәге конкурс лауреаты.
Дварионас исемендәге яшьләр
халыкара конкурсы лауреаты
Калган оныклары: Тимур. Лиза. Максим. Рөстәм шул ук мәктәптә скрипкада уйнарга өйрәнәләр
Аларнын ин бәләкәе—өченче сыйныфны тәмамлаган Ростәмнен инде зур унышлары бар Ул региональ
(Түбән Новгород) һәм бөтен Россия конкурсларының лауреаты. Ә Мартинанын инде улы үсә. димәк. Алмаз
Закир улы икеләтә дәү әти.
Алмаз Монасыйповнын сөйләшү рәвеше үзенчәлекле фикерләрен ачык, төгәл итеп, акрын һәм
канатлы сүзләр белән әйтеп бирә, а тавышы күнелгә үтәрлек. Берничә дистә еллар дәвамында анын белән
якынча менә болай сөйләшәбез:
—Йә. сөйлә, ничек яшисен, нәрсә яхшы, нәрсә начар? Начардан башла. —Нигә начардан. Алмаз
Закирович?
—Бәлки, ярдәм итә алырмын
Ул кайда да булса бер почмакта, әйтик, музыка мәктәбендәге үзенен виолончель буенча элекке
шәкерте, хәзер инде утыз еллык стажлы, абруйлы педагог белән сөйләшеп утырырга ярата. Анын
тормышындагы барлык авыр нәрсәләрне тынлап, уйга кала һәм. ниһаять, әйтеп куя.
—Барысы да жайга салыныр. Моннан да начаррак булмас, шәт
—Начаррак булыр урын юк инде.—дип көрсенә шәкерте Мона башын чайкап. Алмаз Закирович
остәп куя.
—Начарракның чиге булмый, яхшыракның булуы бик ихтимал.
Анын композиция сыйныфында алты укучы булган Барысы да төрледән- торле. һәркайсы үз
халкына үз сүзен әйтергә теләгән Эшкәртербез дә—татар, удмурт композиторлары булырбыз дип уйлап,
класска халык көйләрен алып килә торган булалар Алмаз Закирович аларны фольклорга жаваплы
мөнәсәбәттә булырга өйрәткән—эшкәртү бер нәрсә, ә халык көенә салынган орлыкны тишелдерә белү—
башка бурыч ул. Жинел бурыч түгел. Алмаз Закир улы шуны әйтә килде материалның каршылыгын аны үз
йөрәген кайнарлыгы белән мен градуслы температурага кадәр җылыткыч кына жинеп була.