Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУРЫ СҮЗЛЕ, БАШ БИРМӘС ШӘХЕС


ТАРИХЧЫ ГАЛИМ ӘГЬДӘС БОРҺАНОВКА 80 ЯШЬ
1965 елда Казан дәүләт университетына аспирантурага кергәч, партия тарихы кафедрасы
җитәкчесе, профессор (хәзер Татарстан фәннәр академиясенең академигы) Рафикъ Измайлович
Нәфыйгов мине үзенә чакырып:
—Сезнең тема буенча бездә бер генә кеше эшли, ул Әгьдәс Хөсәенович Борһанов,—диде.
Шуннан соң мин булачак җитәкчемне эзләп таптым. Ул Казанның Горький урамында Татар
Дәүләт академия театры янындагы йортта яши иле. Беренче очрашуыбыз аның фатирында шактый
рәсми төстә узды, әлләни озакка да сузылмады. Минем өчен иң мөһиме—җитәкчелек игәргә аның
ризалыгын алдым.
Безнең алга таба фәнни эшчәнлегебез-хезмәттәшлегебез ул Мәскәүгә киткәнгә кадәр бергә
барды. Хәер, ул Мәскәүдә яшәгәндә дә бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп, сирәк булса да очрашып
торабыз. Әйтергә кирәк, хәзер мин үзем дә аспирантларга җитәкчелек итәм һәм бу эштә остазымның
карашларына таянам. Алар шуннан гыйбарәт: кыюлык, дөреслек, намусыңа хыянәт итмәү.
Хакыйкать, намус дигәннән, анын белән булган бер сөйләшү колагымда яңгырый кебек. 1966
елның октябрь ае. ә Борһановнын докторлык диссертациясен якларга әзерләнеп йөргән көннәре иде.
Диссертация темасы—-Октябрь революциясе һәм вак буржуаз партияләр. 1917 ел март-ноябрь
айлары». Зур күләмле, саллы хезмәт, һәрберсе 600 битлек ике томлык бу хезмәтнең кайбер битләрендә
саннар-даталарны ачыклауда аңа булышырга алындым. Бу эш белән шактый утырдык без.
Диссертациянең тарихи хезмәтләргә күзәтү-анализ бүлегендә Әгьдәс Борһанов Мәскәү тарихчылары—
Иҗтимагый Фәннәр академиясе кафедрасы мөдире И. Ф. Петровны. КПСС Үзәк Комитеты бүлек мөдире
С П. Трапезниковны һәм шулай ук П. Н. Соболев, Д. Коваленко кебек галимнәрне, әлбәттә, Йосиф
Сталинны да шактый нык тәнкыйть иткән иде.
Бераз шүрләп:
—Әгьдәс Хөсәенович. болай ук тәнкыйтьләгәч, сезнең эшегезне расламаулары мөмкин бит,—
дип әйткәнемне сизми дә калдым (Хәер, шөбһәләнеп әйткән сүзләрем, кызганыч ки. рас килде. Чыннан
да, аның эшен 24 ел дәвамында Югары аттестация комиссиясе (ВАК) расламый тинтерәтте.). Әмма
фәнни җитәкчем бераз уйланып:
—Юк. үзгәртмим, язылганча калдырачакмын,—диде.
—Нигә инде алай үзегезне удар астына куясыз'.’—дип сорадым.
— Башкача эшләргә минем фәнни намусым кушмый,—дип сүзен төгәлләде Әгьдәс Хөсәенович.
Әйтергә кирәк, аның кайберәүләр тарафыннан гали үҗәтлек дип бәяләнгән фәнни намуслылыгы
диссертациясен яклау вакытында да һәм тагын 24 елга сузылган көрәшендә дә ачык расланды.
Дөрес, аның диссертациясе университет гыйльми советында зур алкышлар белән якланды.
Әмма шуннан сон ул шактый гыйбрәтле хәлләргә сәбәп булды Өнәмәүчелек җиле анын диссертациясе
язмышын хәл итү белән генә чикләнмәде Ә. X Борһановнын аспирантларына да кагылып узды Аны без
1967 елның сентябрендә үк сизә башладык Аз гына алданрак яклаганлыктан, минем диссертациям
андый каһәрләнүгә эләкми калды. Ә инде М А. Мөлеков. М X Хәйдәров В Н Николаевка кыенга туры
килде Алар Казанда яклаган кандидатлык диссертацияләрен раслату өчен ике ел Мәскәү юлын
таптадылар ВАКка барып һәркайсы
диссертациясен тагын бер тапкыр якларга мәжбүр булды. Безнен фәнни житәкче бездән намуслылыгы
өчен менә шулай үч ала башладылар
Тиздән «Коммунист» журналында жимергеч мәкалә пәйда булды. Конкрет атап әйтмәсәләр дә,
«кайбер» галимнәргә «троцкист» һәм башка ярлыклар тага башладылар Шәхес культы шаукымы кабат уяна,
баш калкыта башлады Күп тарихчылар тындылар, көтеп тору позициясенә күчтеләр.. Әмма Әгьдәс
Хөсәенович. чын галим буларак, фәнни эзләнүләрен туктатмады, яна аспирантлар туплады (ул барысы 10
фән кандидаты әзерләде, шулардан икесе инде фән докторы, өчесенен докторлык диссертациясе әзер),
студентлар анын артыннан көтү-көтү булып иөри. анын лекцияләре тирән эчтәлекле һәм кыю фикерләргә
бай була иде
Югары аттестация комиссиясе (ВАК) шулай ук үз эше белән мәшгуль фәнни этиканын ин гади
нормаларын да бозып. Ә. X. Борһановнын диссертациясен рецен зияләү өчен ул тәнкыйтьләгән галимнәргә
тапшыра! Алардан фикер туплау- жыю өчен 16 ай вакыт кирәк була. Большевиклар революциядә үхтәренә
якын торган вак буржуаз партияләр белән хезмәттәшлек итәргә мөмкин иде. дигән ленинчыл положение
катып калган сталинчы тарихчыларга ошамый Үзгәртеп кору чорында Ә. Борһанов бу хакта «Вопросы
истории» журналында болай дип язды: «Рецензентлар тәнкыйтенең бөтен пафосы хезмәтемдәге шәхес
культына каршы ориентациягә юнәлдерелгән иде. Алар Сталинның төп ударны демократик партияләргә
юнәлдерүен кагылгысыз итеп калдырырга теләделәр». «Озакка сузылган эш» дигән бу мәкаләсендә ул үз
хезмәтенә карата гаделсез тәнкыйтьне тулысынча кире кага
Хәер, ул аны 1967 елда ВАКнын эксперт комиссиясендә дә кире кагучы. ВАКның ул вакыттагы рәисе
В П Етютинга диссертациясен ВАК пленумында карауны сорап мөрәжәгать иткән. В П. Елютин, аны кабул
итеп: «Диссертациягез Казан университеты ректорына кире соратып алырга тәкъдим ителде».—дип
белдергән. Ижтимагый Фәннәр академиясе галимнәренең ана каршы кампания оештырулары уңаеннан Ә.
X. Борһанов Л И Брежневка да мөрәжәгать итә Монын нинди файдасы булды дисезме'’ Шул ук 1967 елда
басарга дип кул куелган монографиясенең наборы таратыла. Университет нәшриятында Әгьдәс Хөсәенович
үтенече белән бу китапнын корректурасын берничә көн үзем укыдым Ул үз заманы өчен бик кызык һәм хәтәр
язма иле. Сталинга. Троцкийга кагылышлы урыннары һич тә гадәттәгечә түгел, тәнкыйть күзлегеннән чыгып
янача язылган иде Большевиклар, меньшевикларга булган бәяләрдә үзгә иде Авылдагы крестьян
инкыйлабы да коммунистлар һәм Сталин язганча түгел, ә Ленин язганчарак иде Кыскама гына әйткәндә,
авылда инкыйлаб 1917 елда түгел, ә бары тик 1918 елда гына булды, диелгән иде
Безнен университетның ректоры Михаил Тихонович Нужин чын галим- профессор иле Ул тыныч,
сабыр холыклы. Ул һәркемне дикъкать белән тыңлый, кулыннан килгәнчә булышырга әзер тора, күп вакытта
бәлагә тарган галимнәрне коткарырга көчен, вакытын кызганмый иде Анын Әгьдәс Борһановка мөнәсәбәте
дә шулайрак булды Ул анын белән даими аралашып торды Әлбәттә, мона Ә Борһановнын берара партиянең
өлкә комитетында вузлар бүлеге мөдире булып эшләве дә тәэсир иткәндер Фикер ияләре буларак, алар
икесе дә партиянен тар кануннары белән бик үк санашмаска тырышты Докторлык диссертациясен яклау
алдыннан ректор Ә Борһановка журналистлар кафедрасының мөдире урынын гәкъдим итә. әмма Борһанов
моннан баш тарта
Кайсыбер көннәрне алар сәгатьләр буена фикер алышып утыралар Коммунистлар партиясенең
тарих кафедрасы доцентынын башкалардан аерылып торган фикерләре ректор өчен, әлбәттә, кызыклы
була Математика галиме М Нужин Ә Борһановнын янача карашларын тиз шәйләп ала Шулай бер сөйләшеп
утырганда ректор ана:
—Әгьдәс Хөсәенович. лекцияләрегезне бик иркен укыйсыз, артык кыю фикерләр ычкындырасыз,
дип сөйлиләр Сөйләгәннәрегезне язып алып, тиешле оешмаларга ла житкераләр икән,—ди.
Әгьдәс Борһанов болай жавап бирә
Мин советка каршы сүз сөйләмим: бары тик партияне һәм социализмны Ленинча яхшыртырга
1ына телим.
Bv чорда Ә Борһанов аларны яхшыртып булмаячагын аңлау дәрәжәсенә жнтмәгән була әле. Ул
моны соңрак аңлаячак Бу үзсүзле татар доцентының кыю
жавабын тынлап утырган ректор тагын да житдирәк төс белән:
— Шушы көннәрдә генә мина өлкә комитеты секретаре янында булырга туры килде,—дип сүзен
дәвам итә Үзсүзле татар егетен тикшергән сымак, тукталып калып, әйтер сүзен әйтми тора да кырт
итеп:—«Сез ул троцкист Борһановны кайчан эштән куарсыз’—дип сорады секретарь. — Ректор,
гадәтенчә тамак төбен кыра-кыра. коры йөткерү белән йөткереп ала. Әсәрләнгәндә, дулкынланганда
йөткереп жәфалана иде мәрхүм, авыр туфрагы жиңел булсын.
—Ә сез нәрсә дип жавап бирдегез сон ’—дип сорау бирә Борһанов. бер лә исе китмәгән кыяфәт
белән
— Минме.’—дип анын сүзен бүлә Нужин. Ул. кесәсеннән кулъяулыгы алып, мангаен. битен
сөрткәләп. тагы «ых. ых» йөткергәләп куя —«Сез үзегез куалагыз, ул бит сезнең кадр!»—дидем мин ана.
Икесе дә сүзсез тынып калалар. Тынлыкны тагын ректор боза. Ул:
—Мин ана әйттем: без аны бер мәртәбә, срогы житми торып сайлау уздыру юлы белән. 1964
елны эшеннән куган идек—барып чыкмады Лекцияләрендә укыту эшләрендә житешсезлекләре
булмаганлыктан. Мәскәү яңадан кайтарды.—дидем.
Өлкә комитеты житәкчеләре. Әгьдәс Борһановны болай да жинә алмагач, соңрак башка
институтларга «ычкындыру» турында уйлана башлый. Башта аны финанс-икътисад институтына
күчермәкче булып маташалар, әмма андагы кафедра хужасы «Без аны ала алмыйбыз, чөнки коллектив
каршы».—ди. Консерватория ректоры Нәжип Жиһанов: «Без дә ала алмыйбыз, безнең уку йорты ижади.
махсус ВУЗ»,—дип кире кага.
1968 елда КПСС Үзәк комитетының фән бүлеге мөдире С П Трапезников «Борһанов эше» белән
үзе жин сызганып шөгыльләнә башлый. Бу турыда Әгьдәс Борһанов үзе болай сөйли:
— 1968 елның ахырында КПСС ҮК фән бүлеге мөдире С П. Трапезников Ә. X Борһановнын
докторлык диссертациясенә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә академик И И Мини, СССР
Фәннәр Академиясенең тарих бүлеге акалемик-сәркатибе Е М Жуков. КПСС ҮКнен фән бүлеге секторы
мөдире В Т Долгих. СССР Фәннәр Академиясенең СССР тарихы институты парткомы сәркатибе П В.
Волобуев диссертациянең оппоненты профессор Ф Т Константинов катнашты. Күрдегезме, нинди тузлар!
һәм мин—бер «кечкенә шөреп», диссертант Ә.
Утырганнар (сулдан уңга) Әгьдәс Борһанов. Мархан Хәидәров (үзбәк галиме) Басканнар Рәмзи Вәлиев.
Марат Мелеков. Борис Николаев I960 еллар азагы
Борһанов Трапезников башта Константинов. Мини һәм Волобуев фикерләрен тынлады Иң сәере шул. болар
һәр өчесе Ә. X. Борһановнын диссертациясенә КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый Фәннәр академиясенең
кайбер профессорлары гадел булмаган тәнкыйть белән чыкканнар, шуның аркасында Ә. X. Борһановнын
фән докторы дәрәҗәсе алуы ВАКта тоткарлана, дип сөйләде
Шуннан сон Трапезников минем диссертациянең ВАК аша үтүен үзе тикшерәчәген әйтте һәм минем
. киңәшмәдән чыгып китүемне үтенде. Мин чыктым, кинәшмә тагын бер ярты сәгать дәвам итте шикелле
Соңыннан Константинов белән Волобуев мина сөйләделәр: Трапезников, бу Борһановка башта докторлыгын
якларга кирәк булган, аннары инде бүтән галимнәрне тәнкыйть итсә дә ярар иде. дигәнрәк фикер әйткән
икән
Бу урында шуны да өстәп куярга кирәк. Әгьдәс Борһановнын диссертациясендә С П
Трапезниковның ике томлык хезмәтенә дә «эләгә». Октябрь инкыйлабы чорындагы аграр мәсьәләләрне
сталинчыл карашлардан торып бәяләгән хезмәт була ул. Әлбәттә. О Борһанов аны «сүтеп» ташлый
КПСС ҮКнен фән бүлегендә гаделлек эзләүче галимгә менә шулай «ярдәм» итәләр
Бу авыр чорда без Әгьдәс Хөсәенович Борһанов белән тагын да якыная төштек һәр кич очрашып,
бәхәсләшә, мәсьәләләрне уртаклаша идек. Өстәвенә бер үк вакытта икебезнең дә хатыннарыбыз авырып
китте. Тиздән Әгьдәс Хөсәеновичнын хатыны вафат булды Бәла дигән нәрсә кешегә бер килсә, бер-бер
артлы килә икән ул..
—Җитмешенче еллар азагында—дип искә ала Әгьдәс Хөсәенович—диссертациядәге аеруча
бәхәсле дип саналган мәсьәләләр теге яки бу формада расланганнан соң. фәнни хезмәтемне янадан
карауларын үтенеп, кабат ВАКка мөрәҗәгать иттем. ВАК диссертацияне яклау материалларын Казаннан
соратып караган иде. ал арны таба алмадылар. Шуннан сон КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Партия
Контроле Комиссиясенә апелляция бирдем Яклау материаллары «табылды», ул КПССнын Татарстан өлкә
комитеты секретарьларының берсенең өстәл тартмасында яткан Аны ВАКка җибәрделәр, тик диссертация
үзе «югалган» булып чыкты Шунлыктан ВАК аны янадан карау мөмкин түгел дип тапты
Ниһаять. Әгьдәс Борһанов көткән чор җитә
1988 ел. СССР Фәннәр Академиясенен Фәнни советы Бөек Октябрь социалистик революциясенең
комплекслы проблемаларын өйрәнү буенча мәсьәлә күтәрә. Бераз соңрак Мәскәү Тарих-архив институты
белән Казан университеты гыйльми советлары ла бу мәсьәләне кузгата. Бу юлы үниверсигетның бер
бүлегендә «Для служебною пользования» дигән гриф белән «ябылып» яткан диссертация д ә «табыла». Әйе.
Ә. X. Борһанов диссертациясе
1989ел. Безнең гыйльми советтан Ә X. Борһановнын үзе һәм анын хезмәтләренә карата
фикеребезне белдерүне сорадылар Бу әлбәттә, табигый хәл иде. чөнки ул диссертациясен бездә яклаган,
байтак еллар бездә эшләгән, безнен кеше иде 1998 елнын 23 февралендә тарих факультеты гыйльми
советы утырышында бу мәсьәләне карадык Анда, профессорлардан И Р Таһиров. Г Н Вульфсон. А. Л
Литвин, доцентлар Р К Вәлиев. Р А Шәйхиеаләр чыгыш ясап, бергавыштан Әгьдәс Хөсәен улы Борһановнын
«Бөек Октябрь революциясе һәм вак буржуаз партияләр» дигән докторлык диссертациясе өчен аңа
докторлык дәрәҗәсе бирү турындагы мәсьәләне Югары Аттестация Комиссиясе алдына янадан куярга дигән
фикергә килделәр Шундый ук карар да кабул ителде. Бу карарны университет гыйльми советы да хуплады
Ниһаягь. Әгьдәс Хөсәен улы Борһанов- тарих фәннәре докторы' Җитмеш яшен тутырган көннәрдә
аны Мәскәү Тарих-архив институтында профессор итеп та сайладылар
әзер Әгьдәс Борһанов Мәскәүдә яши Бер уйласаң, кызык бит: ни өчендер, үз төбәгендә
кыерсытылганнарга шул Мәскәүдә урын табыла. Әлбәттә. Ә. Борһановны Мәскәү махсус
чакыртып алмады Ул анда үзе китәргә мәҗбүр бу гды «Те ген тыя алмаган». яисә теләсә кемгә
уйлаганын әйтергә батырчылыгы җиткән галим, үз Казанында тынычлык булмагач, ни эшләсен." Х
Бу анын өчен бик авыр вакытлар иде. Хәләл жефетенен вафат булуы аның хәсрәтләрен тагы да
арттырды. Мин укытучымның фатирыннан ерак тормый идем Әгъдәс Хөсәенович һәр кич диярлек безнен
тулай торакка килеп керә дә.
— Исәнмесез. Люция ханым'—дип елмаеп хатыным белән озаклап сөйләшеп утыра иде. Соңыннан
икәү генә калгач.
— Рәмзи, ай-һай акыллы хатынын!—дип мактап та куя
Мин аңа үзем ясаган эчемлекне тәкъдим итәм. Ул аз гына эчә.
—Әйдә бакчага киттек.—ди. Без өчәү Горький бакчасына барып һава сулыйбыз. Туктап-туктап
һавадагы йолдызларны саныйбыз, сөйләшәбез, хыялланабыз. Әйтерсең лә берни булмаган Әгъдәс
Хөсәенович һәрвакыт тыныч йөзле, уяу фикерле булып калды. Бер вакытта да зарланмады Эче пошкан
көннәрендә Фукс бакчасы янындагы чангы базасыннан Дәрвишләр бистәсенә кадәр чаңгыда йөреп кайта да:
—Менә. Дербоградка барып килдем әле—ди. Үзенең бите алмадай кызыл, аркасы тирләгән...
Озакламый Ә. Борһанов Мәскәүдәге Гражданнар авиациясе инженерлары институтына эшкә
урнашты.
Монда эшкә урнашуда Казандагы кебегрәк каршылыклар белән бара. Ул үзе бу турыда шаяртып:—
Казан мескеннәрен миңа эш табудан коткарырга булдым, жәлләдем, кызгандым үзләрен,—дип сөйли.
Мәскәүгә барып төшкәч тә институттан институтка йөгерә остазыбыз. Вакыт тиз уза. кесәсенең
сайлыгын да искә алсан, безнен галимебез бөтенләй авыр хәлдә кала Бар ышаныч—дус-ишләр,
фикердәшләр, танышларда. Әгъдәс Борһановны ул вакытта ук күпләр белә иде инде. 1999 елнын март
аенда. Әгъдәс Хөсәенович Казан санаториенда ял иткән көннәрдә мин аннан Мәскәүгә китүе турында
сөйләвен үтенгәч, ул:
- Ярый, мин сина язып бирермен,—лиле. Тизлән без анын белән минем эш урынымда, тарих
факультетының декан кабинетында очраштык. Ул кызыклы гына язма алып килгән иде. Текст урысча
язылган, без аны татарча китерәбез.
«.. 1973 елны мин Мәскәүгә китеп бардым.
Табигый ки. бөтенләй күченеп китәргә жыенганчы. иңәүвәл эш табарга кирәк иде. КПСС ҮК
каршындагы Югары партия мәктәбенең читтән торып уку бүлегендә дустым В Н эшли иде. Ул кафедра
мөдире белән мине эшкә алу турында сөйләште Моны КПСС ҮКнен Фән бүлеге ризалыгы белән эшләргә
кирәк булды Мин. шундагы күптәнге танышым, оештыру бүлеге мөдиренең беренче урынбасары Н. К. га
мөрәжәгать итеп, анын югары партия мәктәбенә шылтыратып алуын үтендем. Ул исә миңа болай дип жавап
бирде: «Кадерле Әгъдәс Хөсәенович. син. безнен тәгълимат белән яраша алмаган хаталарыңны танып, бер
мәртәбә дә матбугатта чыгыш ясамадың, төп коммунистик журнал булган «Коммунист» битләрендә сине
тәнкыйть итеп чыккан күренекле галимнәребез фикере белән килешмәдең, инде хәзер югары партия
мәктәбендә эшләргә телисенме'.’ Синен оппортунист икәненне белмәгән берәр тынычрак пединститут яки
техник вузда урын тап!»
Югары белем министрлыгында ла күптәнге танышларым бар иле. анда методика идарәсенә
инспектор кирәк икән, мине шунда «кодаладылар». Бөтен кирәкле ишек-тишекләрне үттем, партком
секретаре белән генә очрашасым калды, әмма ул авырый иде. Шулай да министрлык коллегиясендә мине
эшкә раслау көне билгеләнде. Шунда килдем, партком секретаре дә терелгән. Ул үзе башкорт. КПСС
райкомы бюросынын әгъзасы һәм алыштыргысыз партком секретаре икән хәзер фамилиясен хәтерләмим
инде. Коллегия утырышы алдыннан ул мине чакырып алды да: «Сез «Коммунист» журналы тәнкыйтьләгән
Борһановмы?-—дип сорады -Әйе — дидем.-шул үзе». Аның башка сораулары юк иде. Коллегия утырышы
булмый калды
Шул ук таныш-белешләрем аннары мине Гражданнар авиациясе институтына тәкъдим иттеләр,
кочак жәеп каршы алмасалар да. мин шунда эшләп киттем»
1973 елны бу хәлләрне без белми илек шул. Ә Борһановнын Казанда калган шәкертләре Марат
Метеков. Владимир Бохараев белән без. енайсызлыклар сизсәк тә. бирешмәдек, тавыш-тынсыз эшкә
керештек
Мин булачак докторлык диссертациямнең кулъязмасын 1976 елла университет нәшриятына
тапшырдым, әмма ул айда дүрт ел япы Нәшриятын директоры Әскәр Хәйретдинов мине бик якын ита иле.
Университетын комсомол комитетында мин
секретарь чагында ул идеология комиссиясенен җитәкчесе иде. ә университет бетергәч, нәшрият директоры
булып китге. Монографиянен листажын да ул биргән иде. Тоткарлау мәсьәләсе аннан тормады, киресенчә,
ул булмаган булса, минем монографиям дөнья да күрмәгән булыр иде. бәлкем. Хезмәтем «Назревание
общенационального кризиса и его проявление в Поволжье и на Урале в 1917 году» дип атала. Әлбәттә, ул
елларда «кризис» сүзе хакимият башындагыларга һич ошамый иде. Бары тик сиксәненче еллар ахырында
гына бу мәсьәләләр актуаль булып китте һәммин.бишел Мәскәү юлын таптаганнан сон. 1990 елда
Екатеринбургта докторлык диссертациясен якладым Менә шул вакытта тагын бер мәртәбә остазымны искә
алдым, ә бит анын диссертациясен 24 ел буе расламадылар. Ничек түзгәнен Әгъләс Хөсәенович үзе генә
б еләдер инде.
Шуны да әйтеп узарга кирәк. Ә. X. Борһанов диссертациясен сейфка салып куйгач, газет-
журналларда аны тәнкыйтьләү башлангач, безнен факультет каршындагы докторлык диссертацияләрен
яклау Советын да яптылар Эшләр авырайганнан-авырая барды. 1980 елда язган хезмәтем 1990 елга кадәр
портфелемдә йөрде. Хәтта: «Рәмзилә кризис»,—кебек шаяртуларда булгалады. Чыннан да
Җитмешенче еллар азагында Бионика лабораториясендә унышлы эшләп килгән хатыныма да
уңайсызлыклар туа башлады Физика факультеты деканы, мәрхүм Поминов: «Лаборатория житәкчесе сезнең
хатыныгыз өстеннән көн саен деканатка яза башлады»,—дигән иле. Бу Люциянең кандидатлык
диссертациясен яклап, докторлык диссертациясен эшләгән чаклары иле.
—Анын житәкчесе белән ничек сөйләшергә сон?—дип сорадым
—Ин яхшысы, бәйләнешмәскә... эштән китәргә кирәк Ахыры начар булуы мөмкин,—диде декан
Шулайрак булды да. Хатынымның үзенә әйтми генә Совет уздырып, эшеннән азат игтеләр. Ул шикаятьләр
белән йөрмәде, мин лә киңәш итмәдем.
Михаил Тихонович Нужин монда да безгә булышу юлларын эзләде. Ниһаять, хатынымны биология
факультетына доцент итеп «Биофизика» курсын укырга чакырдылар. Бу инде аны аклау иле. Шулай итеп
«троцкист-оппортунист* Ә X. Борһанов жилләре безгә дә кагылгалап узды Кафедрабыз мөдире И М Ионенко
хәлемне аңлады, артык борчымады Дустым И Таһиров һәр көн диярлек сораипырып торды. Алексей Литвин.
Булат Солтанбәков. Марат Мөлеков һәм башкалар ру хи көч биреп, теләктәш булдылар. Ниһаять, 1990 елны
китабым дөнья күрде. Әлбәттә. ана чын күңелдән шатланган кеше Әтъдәс Хөсәенович Борһанов булды
— Молодец. Рәмзи, булдыргансың.'—диде ул Бу минем өчен барлык рецензияләрдән лә зур бәя
иде инде Шатландым.
—Эх! Сез монда булып, сезнең мәктәбегез тагын да үскән булса иде. дидем Ул елмаеп:
— Ерунда! Мәктәпсез дә әйбәт эшлисез бит,—диде —Әнә Марат Молеков, Володя Бохараев эшли.
Мурхан Хәйдәров,—дип санап кипе—Павел Васильевич Волобуев бик булыша.—лиле ул —Беләсең бит. ул
«Хлебная монополия» хезмәтен язган кеше. СССР тарихы институтының элекке директоры, академик
Әйе. хәтерлим Мин Мәскәү университетында анын янында булган илем Ул анда Октябрь
революциясе темасына багышланган махсус курс укый иде Лекциясе тәмамлангач, тәнәфес вакытында
анын янына килеп:
—Павел Васильевич, исәнмесез!—дидем. Ул көрәк кебек кулын сузып
—Сез каян, кем буласыз сон ’—дип сорады.
— Мин Вәлиев Рәмзи. Әгьдәс Борһановнын шәкерте Казан универси тетыннан.—дигәч, көр тавыш
белән үз итебрәк
—Ә-ә-ә. гафу итегез инде мине, теге вакытта сезнең авторефераты! ы зга отзыв жибәрә алмадым
бит.—диде ул.
- Павел Васильевич, инде һәммәсе тәртиптә. ВАК минем эшне хушлады Хәзер мин сездән булачак
докторлык диссертациямнең консультанты булуыгызны сорарга килгән идем,—дидем.
— Мин риза,—диде Волобуев Диссертациянең темасын да хуплады .» аерылганда кулын биреп
Казанга киткәндә шалтыратыгыз,—диде
Күпме вакыт узгандыр, хәтерләмим. Павел Васильевич Волобусвны эшеннән
азат итеп. Табигать белеме институтына гади хезмәткәр итеп жибәрүләрен Әгьдәс Хөсәенович Борһанов
аша белдем. Үзгәртеп кору елларына кадәр янадан тавыш- тыны ишетелмәде 1987 елда гына «Выбор путей
общественного развития теория, история, современность» дигән зур хезмәте донья курде һәм үзе дә яңадан
тарих институтында эшли башлады.
Хәзер инде ул вафат булды. Бу зур кайгы иде. Ул кешелекле кеше, зур галим иде. Ә. X. Борһановка
70 яшь тулган көннәрнең берсендә академик П В Волобуев шалтыратып
—Әгьдәс Хөсәенович. сезнен докторлык диссертациясен раслау мәсьәләсен ВАКта янадан
кузгатсак, риза булырсызмы?—дип сорый ул.
— Риза. әйдә, бар гаделлек тантана итсен әле,—ди Ә. Борһанов —Әмма үзем кыл да
кыймылдатмыйм, туйдым —Безгә сезнен ризалыгыгыз гына кирәк.—ди академик Волобуев.
Менә шуннан сон боз кузгала—аклау процессы башлана.
1996 елны Әгьдәс Борһановнын «Каплардан киләсең, кайларга барасың. Рәсәи?» дип аталган зур
күләмле китабы дөнья күрде, ә 1998 елда ул татар телендә дә нәшер ителде Бу китабында ул Октябрь
революциясеннән соңгы чордагы Россиянен хәле һәм аның киләчәге турында сүз алып бара.
Үз вакытында академик П В Волобуев анын бу монографиясенә бәя биреп «Аның яна китабы
Россиянең узганы һәм киләчәге турында тирән уйланулар нәтижәсендә туган. Ул Россиянең киләчәге өчен
борчыла Яна китап озак еллар дәвамында тормышта дөреслек эзләүнең нәтижәсе»,—дип язган иде.
Әгьдәс Борһанов орден-медальләр белән бүләкләнмәде, макталмады. Ул беркайчан да. беркем
алдында да билен бөкмәде, башын имәде. Хәтта артык горуррак та булгандыр, дип әйтсәк тә.
ялгышмабыздыр.
Бу хезмәте әле анын барлык зыялылар тарафыннан да укылып, аңлашылып беткәндер, дип әйтү
дөрес булмас. Әмма фикер алышулар булмады түгел, булды һәм көрәшче игеп күрсәтте.
Аның «Үзәк һәрвакыт эгоист булды» («Комсомольская правда». 1992 ел. 20 март). «Рус булмаган
кешеләргә рус телендә сөйләшү мәжбүри түгел» («Общая газета-. 1993 ел. 19(21) нче сан). «Федерация
милләтләр берлеге сыйфатында» («Утро России».
1995 ел. 17(77) нче сан). «Мин ни өчен татар?» («Идел» (русча). 1995 ел. 7-8 нче саннар. «Идел»
(татарча). 1995 ел. 8 нче сан). «Россиядә татар диаспорасының киләчәге» («Панорама-форум». 1995 ел. 3
нче сан). «Безне бөгү мөмкин түгел» («Татарские края-. 1996 ел. 36. 37. 39. 40 нчы саннар). «Европа
Советына» («Татарские края».
1996 ел. 41 нче сан). «К вопросу о национальной идее» («Татарские новости». №7-8 (41-42) 1997 ел).
«Федерацияме9 Юк ул!» («Идел». 1999. № 2). Үзгәртеп коруга багышланган «Борһанов публицистикасы» әле
туксанынчы елда ук чит илдә дә дөнья күрде. (Burga№ov Agdas. Perestroika a№d the co№cept of Moskow.
1990).
«Татар халкының киләчәге нинди?» («Татарстан». № 12. 1999) дип аталган мәкаләсендә ул « безгә,
татар халкына, тарихи тупиктан чыгу юлын гамәлдәге системадан читтә эзләү зарур Милләтнең үсешен,
беренче чиратта анын икътисадының юнәлешен үзгәртергә кирәк», дип яза. Татар халкы бу эшне бары тик
үз көченә генә таянып эшләргә тиешлеген әйтә. Россиянен бу эшне эшләргә теләге дә. икътисади хәле дә
юк. Цезарь әйтмешли, үз-үзенә булыша алмаган Россия ничек итеп татар халкына булышсын9 Бу эшне
башкару өчен «бөтен халыкны тату кешеләрне бөтенләй яна сыйфатка ия итеп. Татарстанның үсешенә үз
стратегиясе һәм тактикасы булырга тиеш». Ә. Борһанов фикеренчә. эшләрне матди нигез төзүдән башларга
кирәк Шул чагында гына ул базар мөнәсәбәтләре объектыннан шүл мөнәсәбәтләрнең субъектына әверелә
һәм милли капиталны булдыруда реаль төстә катнаша ала. '
ул дәвам итә.
Әйе. Ә. X Борһанов үзен көчле фикер иясе, эзләнүче һәм тынгысыз галим.
■Халык баилыгынын байтак өлеше дәүләт бюрократиясе инициативасы белән малкуарлар
кулына... күчсә лә, тән милли байлык әлега дәүләт карамагында кала оира Респуолика карамагындагы
бетен байлыкны исәпкә алырга анда һ™ гражданнын элешенә титан кәмешен билгеләргә, аннары
кыйммәтле кәгатк рәвешендә халыкка бирергә кирвк..-да ул. Шулай иген, ул хосусый милекчелек
идеологиясен яклап чыга, хосусый милекчелек татар халкының киләчәгенә нык тәэсир игәчәген
ышандырырлык итеп исбатлый, фәнни әдәбиятта мондый фикер яна гына әйтелгән булса да. чынлыкта ул
татар эшмәкәрләре тарафыннан әле гасыр башында ук тормышка ашырыла башлаган Әмма бу мәсьәлә әле
аз өйрәнелгән, билгеле тарихи фактлар да онытыла бара иде Гасыр башында ук инде татар эшмәкәрләре
үз кулларында шактый матди байлык туплап өлгерәләр Бу байлык табигый рәвештә хезмәт итеп, көч түгеп
туплана Фәнни терминология теле белән әйткәндә, бу юл—эволюцион юл. ин ышанычлы юл
Бу уңайдан Мәскәү тарихчысы М Водоланинанын татар халкына карата әйтелгән сүзләре кызыклы
Бер студентның ‘Татар халкы нинди халык9*—диген соравына ул болай дип жавап бирә
«Татармы9 О. ул мәһабәт халык!
Син аларның эшчәнлекләрен жәелдерергә мөмкинлек кенә бир. бөтен дөньяны кармап алачаклар.
Әгәр Ульянов, үз вакытында килеп өлгермичә, аз гына ун-утыз ел гына соңарган булса, бөтен хакимият өч
йөз аек татар миллионеры кулына күчкән булыр иде. Чөнки алтын да. уран рудалары да. нефть тә. төрле
кыйммәтле ташлар да—һәммәсе дә алар кулына күчеп бетәр иде
Газизов һәм Азимовлар. Рәмиев һәм Шәкүровләр. Скуратов һәм Строгановлар.
Урал. Кавказ. Себер .... ат. икмәк, жир асты байлыклары—һәммәсе дә. һәммәсе дә!
Акчуриннар, Хәйруллиннар. Мансуровлар. Ишморатовлар. Морозовлар. Дәгиловлар! Хәтәр бит'
Ә идеологияләре-инанулары нинди? Яшел! Тыйнаклык, гыйлемлек Һәм шул ук вакытта—батырлык,
курку белмәслек, егетлек, байлык, көч. тугрылык, чисталык Аннары бу илнең ничек аталуы хакында да
уйланырлар иде: Русияме әллә Татарстанмы?!» («Дөнья». 1992. февраль)
Ә. Борһанов борчылып болай яза «Мин атап киткән юл кыскарак юл (халыклар һәрвакыт кыскарак
юл эзлиләр, әмма жинел юллар юк - Р В ) Татарстан үз байлыкларына хужа түгел дигән мәгънәдә әйтмим
Хикмәт шунда байлык х.иык карамагында түгел һәм татар халкынын (бөтен халыкның) МИЛЛИ МАЯСЫ
формалашмаган. Бу җәһәттән дөнья күләмендә башкарасы эшләрнең исәбе хисабы юк.
Соңгы 10-15 сл эчендә татарның элек югалткан этник бердәмлеген торгызырга омтылышы, аның
уянуы—халыкта, милли идея буларак, үз-үзен саклап калу хисе тууның мөһим күрсәткече. Татарларның
яшәешендә тел һәм милли мәдәниятне торгызу процессы бара. Аны татар милләтендәге гражданнарның
акционер лык кооператив, җитештерүче. сәүдә итүче һ б. предприятиеләр, компанияләр, шулай ук шәхси
хосусый гаилә предприятиеләре тезү юлы белән милекчеләргә әйләндерергә, ярдәм итеп ныгытырга һәм
үстерергә кирәк Гражданнарның һәм тагар эшкуарларының баплыкларын махсус оештырылган Татарстан
халык банкында туплап татар МИЛЛИ МАЯСЫН формалаштыру өстендә эшлисе бар » (Ә Борһанов Татар
халкынын киләчәге нинди’ «Татарстан». 12. 1999 )
Үзгәртеп кору чоры башлангач. Ә. X Борһановка да «кояш елмайды» Сонгы унөч ел эчендә генә дә
аның ике йөздән арт ык хезмәте дөнья күрде Шуларның җидесе китаплар Фәнни хезмәтләре өчен Россия
гуманитар университеты ана махсус академик стипендиясе билгеләде Үзе шул ук гуманитар университетта
(ректоры Юрий Афанасьев) социология кафедрасында «Философия и социология собственности» дигән
темага махсус лекцияләр укый, аспирантлар белән җитәкчелек итә
Казаннан «үз теләге» белән китәргә мәжбүр булган Ә X Борһанов шушы елларда гына Татарстан
Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы итеп саиланлы
Әгьдәс Хөсәеновнч Борһанов һәрвакыт эштә: яза. Рәсәй буйлап лекцияләр укып йөри, ә бит аңа
инде Х0 яшь Халык әйтмешли. -Карама беләккә, кара йөрәккә'- Аллага шокер, аның йөрәге әле нык Фидакарь
хезмәтеңдә яна уңышларга ирешүен телик!