Логотип Казан Утлары
Очерк

ТАТАР ЗОРГЕСЫ


Рихард Зорге турында бәхәс
ервакыт ӘЛЛӘ язучылар җыелышы тәнәфесендә, әллә язучы Ләбибә Ихсанованын фәлән еллык юбилей кичәсендә.—анысы төгәл генә хәтеремдә калмаган,—бәхәс кабынып китте: Рихард Зоргены урыс шпионы дип санарга буламы-юкмы?
—Нинди урыс булсын?!—ди кайберәүләр —Ул бит чыйкылдап торган немей..
Икенчеләре каршы төшә:
—Сон. ул бит Советлар Союзына хезмәт иткән, фашистик Германиягә каршы көрәшкән. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган разведчик!
—Японнар җәзалап үтергәннән сон егерме ел үткәчме?..
—Булса ни! Разведчикларнын һәммәсенең дә язмышлары шундыйрак Исән чакта аларны кем дә белми, һәлак булгач кына үзләренә герой исеме бирәләр
—Алар турында китаплар языла, кинофильмнар төшерелә, урамнарны алар исеме белән атыйлар...—дип күтәреп ала кемдер
—Эш анда түгел. Рихард Зорге—милләте белән немец, әмма ул үз халкына хыянәт итмәгән, ул фашизмга каршы көрәшкән.
—Сталин режимына таяныпмы?
—Ул елларда кайсы коммунист башкача эшләгән булыр иде? Зорге ихлас марксист булган, коммунизм идеалларына ышанган
—Әйе шул Мин дә кушылам бу сүзләргә. Кайсыдыр китаптан укыдым: анын бабасы Фридрих Зорге да Карл Маркснын турылыклы шәкерте һәм көрәштәше булган бит Көнбатыш Европа илләрендә әле хәзер дә аны оныгына караганда күбрәк хөрмәт итәләр икән. Ул—Беренче Интернационалны оештыручыларның берсе, анын Генераль секретаре да булган. Рихард Зорге, димәк, бала чагыннан ук марксистик рухта тәрбияләнеп үскән, һәр эштә бабасына охшарга тырышкан, дигән сүз.
— Шулай. Ул демократик Германиянең якты киләчәгенә ышанган, шуныңөчен гомерен биргән...
Шунда сүзгә Ләбибә Ихсанованын кызы Әлфия Минһаҗева кушылды.
—Әйе, хәзер Рихард Зорге—халыкара танылган мәшһүр шәхес. Анысы бәхәссез. Ә сез сугыштан соңгы елларда Зорге эшен Япониядә кем дәвам иткәнен беләсезме? Разведчик булып...—диде ул.
Б
готдаш
Җыелышкан халыкның колаклары торды.
— Белмибез.
— Кем ул. кем9—диештеләр.
Әлфия ханым, әле анык кына жавап бирмичә, елмаеп сүзен дәвам итте
— Кем анда агентларны янадан булдырган0 Кем Япониянең Америка булышлыгы белән кораллана башлавы турындагы кыйммәтле мәгълүматларны Мәскәүгә хәбәр итеп, андагы Америка хәрби базалары һәм кораллары турында да белеп торган.
—Йә. әйт инде, әйт!
— Безнең якташыбыз Шамил Хәмзин —диде Әлфия ханым —Ул үзенең хатыны, турылыклы көрәштәше Бибииран Алимова белән бергәләп эшләгән. Хатыны да ярым татар кызы
—Сез боларны каян беләсез?—дип кирәкмәгәнрәк сорау бирде кемдер
Ул кешенең колагына гына пышылдап. Әлфия ханымның Татарстан Республикасының Дәүләт Куркынычсызлыгы Комитетында, җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегендә эшләгәнлеген әйттеләр. Димәк, ул белә дә белә инде'
Мине, Бөек Ватан сугышы елларында татарларның, аерым алганда, жәлилчеләрнең һәм башкаларның батырлыклары турында күптәннән мәгълүматлар жыеп. китаплар язучы буларак, бу сөйләшү бигрәк тә кызыксындырды Мин Әлфия ханымның эш телефонын алдым, аннары аллан шалтыратып. Черек күлгә—мәгълүм йорттагы аның эш бүлмәсенә килдем. Һәм бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым.
Шамил Хәмзин белән хатыны Бибииран Алимовага кагылышлы мәгълүматларны, япон матбугатында алар турында мәкаләләр басылып чыкканнан сон. яңарак кына ачканнар икән. Шуңа чаклы алар «яшерен сер» тамгасы белән сакланган
—Миңа ул архив белән танышырга мөмкин булмасмы?—дип сорадым Әлфия ханымнан.
— Мөмкинен мөмкин,—дип жавап бирде Әлфия ханым суза төшеп —Әмма башта кайбер рәсми шартларны үтәргә кирәк булыр
Бу «рәсми шартлар» дигәнен үтәп бетерү өчен ике еллап вакыт сарыф ителде— оешмасы шундый бит: КГБ
һәм менә, ниһаять. Татарстан журналистларыннан беренче буларак, миңа ул бәһасез архив материалларын өйрәнергә рөхсәт иттеләр.
Таш капчыкта
КҮЗЛӘРЕ караңгыга ияләшә төшкәч. Шамил тирә-ягына карана башлады. Ул тәрөзөсез-нисез түгәрәк таш капчыкта—зинданда идө. Түшәмгә үк беркетелгән тонык лампочка ялангач бетон диварны, салам чыпта капланган тар гына ятак урынын сүрән генә яктырта. Сөрсегән, тынчу һава. Ишек янындагы балчык чүлмәктән нәжес бәвел исләре аңкый
«Менә нинди икән ул Кытай төрмәләре' Хан заманнарыннан бирле шундый булганнардыр »—дип. күңелсез ачыш ясады Шамил
Кайда, кайчан, нинди хата ясады икән соң әле ул? Ничек «тишелде- икән9 Әле бит «эшнең» башы гына иде
Әгәр гомерең буена шушында калсаң? Тереләй черетсәләр9 Исемең жисемең кайларда юкка чыкканын туган илеңдә белми дә калсалар9 Юк' Бу—мөмкин түгел! Мөмкин түгел'
Үзәк эшләгән -легенда—фараз буенча, ул бит—Әнвәр Садыйк уйгур Туган жире—Төньяк Көнбатыш Кытайның Кашгар төбәге Аның документлары да ялган түгел, чып чын—беркем бәйләнерлек шикләнерлек урын юк. Ә үзенең «туган авылын- ул, Мөскөүдөге махсус мәктәптә укыганда ук. энәсеннән жебенө кадәр итеп өйрәнде, җиде төн уртасында уятып сорасалар да. шартлатып сөйләп бирер иде Ул -авылдашларының» бөтенесенең исемнәрен генә түгел, хәтта кушаматларына хәтле белә.
кайсы йорт кай тирәдә икәнен дә әйтә ала, авыл читендәге тауларны, җәйрәп яткан даланы биш бармагы кебек өйрәнгән Уйгурларның гореф- гадәтләре, йолалары турында инде әйтеп торасы да юк. Хәтта төшләрен дә уйгурча күрергә өйрәнгән иде ул.
Болай тышкы төс-кыяфәте белән дә суйган да каплаган уйгур иде инде. Шунысы да бар, гомумән генә, уйгур кешесе түгел, ә исеме-аты ясалмалыкларсыз булырга тиеш. Аннары яшь кияү белән кәләш Гонконгка юл тотар (туй сәяхәте!), анда сәүдә фирмасы ачып җибәрерләр, япон сәүдә фирмалары белән ныклы багланышка кергәч, бераздан алар булышлыгы белән үзләре дә Япониягә китәр. Япония—төп максат Күрдегезме, нинди катлаулы юл үтәсе бар...
Һәм менә юлның башында ук бөтенесе дә чәлпәрәмә килде шикелле. Шулай ук Шамил Хәмзин Кытайның шушы таш капчыгында эзсез-хөбәрсез череп югалырмы? Кайда һәм нәрсәдә ялгышты ул? Кайда һәм нәрсәдә?
Пароль—«Юха—55»
БЕР ТӘҮЛЕК таш капчыкта ятканнан соң, Шамилгә ярты кружка тынчып беткән җылымса су белән ниндидер көрән төстәге болганчык нәмәрсә бирәләр—аш дисәң—аш түгел, ботка дисәң—ботка... Моннан да тамактан үтмәс ризыкны аның әле гомер күргәне юк иде. Әмма ашарга кирәк! Укшуыңны басып булса да... Яшисе бар... Яшәү өчен көчеңне саклау кирәк. Ул әле көрәшәчәк! Аны шулай өйрәттеләр...
Тяньцзиньда ул шундагы уйгурлар һәм татарлар белән танышкан иде. Биредә берничә дистә гаиләдән торган татар төбәге (хәзергечә әйтсәк, диаспорасыдыр инде) бар икән—берәүләренең тамырлары Октябрь революциясенә кадәр үк өти-өнилөре Россия-Кытай тимер юлын салуда катнашкан заманнарга барып тоташа, икенчеләрен революция давыллары бу якларга китереп ташлаган, өченчеләре.. Һи. нигә санап торырга, ди? Татарны язмыш җилләре кай тарафларга гына чәчмәгән?
Холкы-табигате белән шат күңелле, кунакчыл-юмарт ««уйгур егете» алар арасында тиз арада дуслар таба, үз кеше булып китә, озакламый шунда яшәргә дә күчә.
>1ик иде...
Кырыгынчы елларның икенче яртысында,—Бөек Ватан сугышы беткәннән соңрак, дип өстик,—Шамил Хөмзинны совет-кытай чиге аша Кытайга юлладылар Ул елларда әле Кытайның үзендә граждан-нар сугышы бара: Маоцзедун гаскәрләре белән гоминданчылар сугышып ята иде Ә уйгур Әнвәр Садыйкның ул тарткалашуларга катнашы юк—ул сәүдә кешесе. Ул үзенең сатар малы белән бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөри-йөри, бөтен Кытайны диярлек иңли: колагы күпне ишетә, күзе күпне күрә. Шулай йөри торгач, Әнвәр Садыйк, ниһаять, Кытайның көнчыгышындагы диңгез буенда иң эре шәһәрләрнең берсе булган Тяньцзинь шәһәренә барып чыга. Монда- диңгез порты. Ә ул нәкъ шунда барып чыгарга тиеш тә була: Мәскөүдә расланган ■«легенда» буенча ул шунда бер кыз белән танышырга тиеш,—ул кыз Үзәктән җибәрелгән радист, Шамил шуңа «гашыйк эш! Менә шулай! Ошыймы әле ул кыз к мәсьәлә». Өйләнешү чынлап, бернинди
Менә у. i татар Зоргесы— Шами.1 Хәмчин булырга-* һәм... өйләнергә дә i сиңа, юкмы—анысы Үзәк өчен «t
тәгаен булган уйгур Әнвәр
Шамилгә шулкадәр ышанып карыйлар, элекке татар байлары гаиләсеннән чыккан берәү—кытай контрразведкасы офицеры—аны, зур хезмәт хакы һәм төрле өстенлекләр белән кызыктырып, үзләренә эшкә тартырга да уйлый хәтта. Шамил әдәпле генә итеп бу тәкъдимне кире кага: «Мин— сәүдәгәр,—ди.—Холкым-табигатем. телчөнлегем белән разведчик була алмыймдыр - Шуннан соң әлеге офицер үзе бик тә ошаткан бу уйгур егетенә» бер пароль әйтә: «Әгәр дә бик кыен хәлгә тарсаң. кулга ала нитә калсалар, контрразведка вәкиле белән очрашу сора, аңа исә шуны гына әйт: «Юха—55» Шамил ихластан көлеп җибәрә, аңа—сәүдә кешесенә котрразведканың кирәге булырмы икән?
Әллә ул офицер алдан берәр нәрсә сизенгәнме, әллә башкачамы— чынлап та, бу сөйләшүдән соң берничә көннән Шамилне кулга алып, менә шушы таш капчыкка биклиләр Аны монда күпме тотарлар икән9 Әгәр дә бу гади тикшерү генә булса, аның документларының чынлыгына ышангач, аннары «туган җире» Кашгардан белешмәләр килгәч, аны азат итәргә тиешләр. Мондый очрак булу мөмкинлеген Үзәк алдан күреп, кисәтеп куйган иде: кулга алсалар, тыпырчынмаска, тикшерү нәтиҗәләрен тыныч кына көтеп утырырга
Һе. көтеп утырырга. Әйтүе ансат’ Менә шушы таш капчыкта утырып кара әле син. Шамил тәвәккәлләргә була—гоминдан контрразведкасы вәкиле белән очраштыруларын сорый Аның теләген үтиләр, сорау алырга китергәч, ул офицерга теге парольне әйтә «Юха—55» Офицер аптырап кала: «Сез моны каян беләсез?»—дип сорый. Шамил—ләммим Аның сүзләрен ишетми дө. тәрәзәгә таба борыла «Юха—55» үз көчен күрсәтә бит* Шамилгә бөтенләй башкача карый башлыйлар Сугучыкыйнаучы да юк, ашау яклары да рәтләнә төшә. Хәтта укырга газеталар да бирәләр Һәм бер атнадан—ул иректә*
Бу «таш капчык» вакыйгасы тәки шулай ачылмый кала Ни өчен аны кулга алганнар? Нәрсәдән шикләнгәннәр9 Ничек шулай тиз азат иткәннәр9 Биредә хикмәт «Юха—55» паролендә генә булмагандыр Татар уйгур милли телөктөшлеге-бердөмлегендө дө булгандыр мөгаен
Ничек разведчик булалар?
МОНДЫЙ сорауны малайлар бирергә ярата, чөнки аларның һәркайсы хыялында батыр разведчик була
Шамил Габдуллаҗан улы Хөмзин 1915 елда Архангельск шәһәрендә туа Әти-әнилөре ул якларга кайлардан барып чыккандыр—билгесез
1923 елда Хөмзиннар гаиләсе Казанга күченеп кайта. Уң Болак урамында яши башлый алар. Туганнары һәм дуслары Шамилнең шат күңелле, шук-шаян, зиһенле малай булып үскәнлеген искә ала Ул спортның төрле төрләренә йөрергә яраткан Җәй көннәрендә Идел буйларында балык тоткан, су коенган, кызынган Аның сугышка кадәр Түбән Осланда дус ишләре белән төшкән фоторәсемнәре сакланып калган таза тыгыз тәнле егет комлыкта, кулларына таянып, баштүбән тора . Икенче рәсемдә ул, су чәчрәтә чәчрәтә коенып чыгып килә Кояшта янган төненең мускуллары уйнап тора
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Шамил Хөмзин Ленинград электротехника институтының приборлар төзелеше бүлегенә укырга керә Җиңел керә Студентлык елларында хәрби сер булган өлкәдә шөгыльләнә самолетлардан җибәреп, радио аша идарә ителә һәм тиешле урынга барып төшә торган торпеда уйлап таба Ул вакытларда әле «ракета» төшөнчөсе телдә дә булмый
Менә шунда инде бу сәләтле өгет белән тиешле оешмалар кызык сына башлый Егет сәләтле, бик тиз дуслашучан-аралашучан Тырыш, намуслы, шактый зыялы Шамил техникадан кала, шигърият музыка белән мавыга, күп укый Сәламәтлеге дә, кем әйтмешли. Аллага шөкер— баһадирларча
Укуын тәмамлап, Мәскәүдөге оборона предприятиеләренең берсендә эшли башлагач та. Шамил Хөмзинны күз уңыннан ычкындырмыйлар Шунда ул коммунистлар сафына баса.
Бу вакытта инде илдә Бөек Ватан сугышы дөрли Шамил Хөмзин. фронтка ирекле булып китәргә теләп, берничә мәртәбә рапорт яза. ләкин аны җибәрмиләр Ә 1943 елда аңа куркынычсызлык органнарының тышкы эшләр разведкасы идарәсенә эшкә күчәргә тәкъдим ясыйлар Немец-фашист илбасарларына каршы көрәшкә атлыгып торган егет ике уйлап тормый, шунда ук риза була. Чөнки ул. бераз укыткач-өйрәткөч. үзен фашистлар тылына ташларлар дип исәпли. Әмма язмыш аны башкага әзерли икән. Шамил Хөмзинны КГБның махсус мәктәбенә укырга җибәрәләр Ул анда берничә ел дәвамында гаять катлаулы һәм куркыныч булган разведчик һөнәренең әлифбасыннан—«А-дан -Я»га кадәр генә үтеп калмый, ә чын мәгънәсендә аның төбенә төшеп өйрәнә.
Бу махсус мәктәпкә килгәндә аңа инде егерме сигез яшь була. Җитлеккән, акыл утырткан шәхес. Аңа баштарак авырга туры килә. Фәнни эштә, кирәксә—иртә торып, кирәкмәсә иркенрәк тә яшәргә күнеккән кешегә биредәге һәр минуты исөпле-санаулы эш сәгатьләренә тартылуы җиңелдән булмый.
Сәгать иртәнге алтыда сикереп торасың. Урын-җиреңне җыештырып, юынып-кырынып, саф һавада башта биш минутлык физзарядка ясал аласың да, әйдә—җиде кат тирләрең чыкканчы, кырык минут йөгертәләр
Җиде сәгать утыз минутта—иртәнге аш.
Аннары—дәресләр, дәресләр, дәресләр.. Һәр укучы өчен аерым укытучы, аерым программа. Бары тик төрле коралларны өйрәнү, пистолеттан ату. радио эше. психология (кешеләргә тәэсир итә белү, үзеңне кеше тәэсире-йогынтысыннан саклап кала алу. кирәкле кешене «эшкәртеп-, аны үзеңә буйсындыру, гипноз нигезләре һ. б.), медицина (нигездә травматология), чит радиотапшыруларны тота белү һәм кирәкле элемтә чараларын тыңларга өйрәнү, шәһәрдәме-авылдамы, япан кырда урмандамы—күзәтә-эзәрлекли белү, икътисад фәне һәм башкалар Аларны санап бетерерлек тә түгел
Төшке аштан соң, көн саен спортзалда ике сәгать буена кул сугышы нечкәлекләренә өйрәтәләр. Самбосы да. дзюдосы да. башкасы да калмый.
Болардан тыш. вакыт-вакыт курсантларны төрле гайре табигый шартларда исән калу күнекмәләренә дә өйрәтәләр: салкын кышта урманда, эссе чүл-далапарда бер азыксыз-сусыз яшәргә кирәк Аннары— тәүлекләр буе бер кешелек ялгыз камерада утыр! Сынма-сыгылма! Төрле психотропны чараларны күтәрә бел! Монда да—һ.б. һ.б. һ.б. Ә инде йөзү, кылыч сугышы (фехтование) һәм башка спорт төрләрен Шамил Хөмзин үзе дә бик ярата.
Гомуми фәннәрне үзләштерә барган саен махсус фәннәргә тирәнрәк керәләр илләр өйрәнү (Шамил Хөмзин нигездә Кытай белән Японияне җентекләп өйрәнә), көнчыгыш диннәре (буддизм, синтоизм, конфуцианлык). телләр (уйгур, төрек, кытай, инглиз, япон телләре), төбәкне өйрәнү («туган уйгур авылы-, аның кешеләре, -туган-тумачалар- Һ. б.).
Шамил Хөмзин үз һөнәрендә вак-төякләр булмаячагын күңеленә ныклап сеңдерә ачы тәҗрибә шуны күрсәтә—хәтта дөньяның иң атаклы разведчиклары-шпионнары да нәкъ менә «вак-төяктә» яналар
Кичке сәгать унда—отбой. Шамил шулкадәр нык арый, ятуга йокыга тала, хәтта төшләр дә күрми...
Фәрман буенча өйләнү
«КӘЛӘШ- ТУРЫНДА да берничә сүз әйтеп үтик. Хәер, кәләш сүзен куштырнаклар эченә алмаска да була. Моның шулай икәнен алдарак күрербез әле.
Бибииран Алимова (Мәскөүдә аны Ирина дип кенә атап йөртәләр)
1918 елда Төрекмөнстанда туа. Аның әтисе Кәрим Алимов чыгышы белән Татарстанның Буа районыннан була. Гражданнар сугышы чорында Урта Азиягә барып эләгә һәм шунда төрекмән кызына өйләнә, төпләнеп кала.
Бала чагында Бибииран артистка булырга хыяллана. Чибәр була ул. Аның хыялы тормышка аша: урта мәктәпне тәмамлагач та, ул «Төрекмәнфильм» киностудиясендә эшли башлый. Баштарак төрле кечкенә рольләрдә уйный, аннары Төрекмөнстанда зур уңыш казанган «Умбар» фильмында баш рольне башкара. Ленинградта кинорежиссер Георгий Козинцев остаханөсендө укый. Артистлык сәләтеннән тыш, Бибииранның бала чагыннан ук чит телләргә һәвәслеге дә ачыла Ул төрекмән, татар, урыс телләрен су кебек эчә, тагын немец телен яхшы белә төрекчәне дө өйрәнә Бөек Ватан сугышы башлангач, сәләтле кыз фронтка тәрҗемәче булып китә. Анда инде, әлбәттә, дәүләт куркынычсызлыгы оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшли, вакыт-вакыт аларның бик тә четерекле йомышларын башкара.
1947 елда Бибииран туган Ашхабадына әйләнеп кайта Яңадан артистлык һөнәренә керешергә ниятли ул. Әммакызны янә тиешле
оешмага чакырып алалар да Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге тышкы разведканың резиденты бурычынүз өстенә алуын «үтенәләр-Бибииран Алимова,
бераз уйланганнан соң, ризалык бирә: кирәк икән—кирәк! Ахыр чиктә, разведчиклык—шул укуен, әмма куркыныч уен, аңа да артистлык сәләте
дө, үз һөнәреңне яхшы белү дө хас ич Әйе, бу «уенда» кат-кат
кабатлауларсыз һәм хаталарсыз «уйнау»тиешле Үзәк язган сценарий
буенча, әмма режиссерларсыз һәм әйтеп торучы суфлерларсыз «уйна». Бары тик шул гына.
Үзәк оештырган «легенда» буенча Бибииран Алимова бик бай һәм нәсел-нәсәпле уйгур гаиләсенең Хатыча (татарча Хәдичә түгелме икән?) исемле кызына әверелергә тиеш. Аның «өти-әниләре» Садыйклар гаиләсе белән күптән таныш икән дө, кызны алар үзе гомердә дә күрмәгән Әнвәргә ярәшкәннәр, имеш Чынлап та, Бибииранның Әнвөр-Шамилне бер дө күргәне булмаган Менә шуның белән очрашу өчен ул Кытайның Тяньцзинь шәһәренә сәяхәткә чыга
Килеп төшә Бибииран Тяньцзиньга кичләтеп Әмма бер каршы алучы да юк! Шамилгә ул кичтә нәрсәдер комачаулаган була. Кыз, аптырашта калып, як-ягына карангалап торганда, аның янына полицейский килә. Хатыча Бибииран тиз генә үзен кулга ала һәм уйгурчалап тегеңә шундый сүзләр яудыра: «Урамда төн, ә сездә юньләп яктыртмыйлар да икән, күзгә төртсәң дә бернәрсә күрмәссең». Көтелмәгәндә үзенә эләккән шелтәдән каушап калган полицейский аңа рикша тотарга булыша һәм якындагы кунакханәгә юлны да өйрәтеп җибәрә
Үзәкнең запас варианты буенча егет белән кыз икенче көнне иртән универмаг янында очрашырга тиеш була Бу юлы Әнвөр-Садыйк вакытында килә һәм яшьләр күзгә-күз очраша
Шундый четерөкле-киеренке хәлне күз алдыгызга китерегез: очрашырга, гашыйк булырга һәм, өйләнешеп, гаилә корырга . Әйтергә генә җиңел' «Гашыйк булырга»—ә күңелең тартмаса. бер-береңне ошата алмасаң9 Егет тә, кыз да,—Шамил дә. Бибииран да дигәнем,—бу очрашуны шөбһәләнеп вә шул ук вакытта өметләнеп тә көтә Шулай булмыйни9' Шамилгә инде утыз ике яшь—ул әле һаман буйдак, Бибииранга да утыз тулып килә— бу яшендә кияүгә чыкмый калган шөрекь кызын күз алдына да китереп булмый.
Йә Хода! Менә очраштылар һәм бер күрүдә үк бер-берсен ошаттылар Юк. монысы инде Үзәк фәрманы белән түгел ө күңел кушуы белән була Кыз да бик чибәр, егет тә төшеп калганнардан түгел ич Ә иң мөһиме шул—алар бер-берсенә бик тә пар килә, бер-берсен тулыландырып тора Үзәкнең психологлары үз икмәкләрен бушка гына ашамыйдыр шул!
Әй икегез, икегез.
Икегезнең битегез.
Икегез дә пар килгәнсез— Тигез гомер итегез!
Ниһаять, нәкь ислами шәригать кысаларында өйләнешеп, Шамил белән Бибииран туй үткәрә Гадәти гаилә тормышы шулай башлана
Әмма 1949 ел! Кытайда Маоцзедунның халык армиясе җиңеп чыга. Яшь гаилә, меңләгән бай кытайлылар агымына кушылып, Гонконгка кача. Элекке элемтәләрен дә югалтмыйча, яңаларын да булдыра алар...
Читтән караганда да Шамил белән Бибииран менә дигән пар була: икесе дә чибәр, затлы киенә, байлар! Гонконгта да аларның үз кибетләре ачыла, сәүдәләре гөрләп бара. Өйләрендә алар иң кунакчыл хуҗа була, аларга кемнәр генә килми дә. кемнәр генә кунак булмый! Шунысын да әйтергә кирәк, Үзәк бу чорда аларга акчалата берничек тә ярдәм итә алмый—моның шик уятуы мөмкин булыр иде Шулай итеп, бай сәүдәгәр уйгур Әнвәр Садыйк белән аның гүзәл хатыны Хатыча үз көннәрен үзләре күрергә тиеш була, Ә моның өчен көнен-төнен эшләргә кирәк... Монда сиңа «алма, пеш, авызга төш» дип ятарга һич ярамый Капиталистик Гонконг бу, абзыкай!
Эшләре гөрли сәүдәгәрләрнең
1954 ЕЛНЫҢ көзендә—«салкын сугыш» дигән афәтнең иң кызган чорында Әнвәр Садыйклар гаиләсе Япониягә күчеп китә Әүвәле Кобэ шәһәренә, соңрак—Токионың үзенә үк. Бу гамәл беркемдә дә шик-мазар уятмый, чөнки бай сәүдәгәр Садыйкларны Япония эшмәкәрләре инде күптәннән—биш-алты ел белә килә Әнвәр Садыйклар Токионың абруйлы районнарының берсеннән зур булмаган җир кишәрлеге сатып ала (ә Токиода зур мәйданнар сатып алырга мөмкин дө түгел!). Аларның ике катлы зиннәтле йортлары һәм кечкенә генә бакчалары була. Йортның беренче катында—кибет, икенче катында үзләре яши Тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, йорт җиһазлары, кием-салым, азык төлек белән сату итә алар. Кыскасы, кайчан нәрсә яхшырак үтә—шул сәүдәдә була Эшләре гөрләп барган сәүдәгәрләр исемен тотарга кирәк бит
Капиталистик кырыс конкуренция-көндөшлек шартларында үз куышыңны табу, башкалардан «йоттырмау» зур маһирлык сорый. Монда—кем кемне! Бары тик шулай гына. Шунда гына Шамил Хөмзин КГБның махсус мәк төбендә, утлы кораллардан атуга өйрәтүдән битәр, игътибарны күбрәк икътисад нигезләре һәм эшмәкәрлеккә ни өчен юнәлткәннәрен ныклап аңлый.
Кытайдагы шикелле үк, Әнвәр Садыйкларның биредә дә дуслары- танышлары ишәйгәннән-ишәя бара, өйдән кунаклар өзелми Ирле-хатынлы
Менә шулай! Алга таба Үзәк «сценарие- белән ике яшь йөрәк «сценарие» кушылып китә: айлы төннәрдә очрашулар, көтеп-сагынып сөйләшүләр, «кочышу-үбешүләр» дип әйтмик—анысы кырыс ислам кануннарына сыеп бетмәс иде, әмма тыйнак кына иркәләшүләрсез дә калмагандыр
Яшь кияү белан яшь кл/эш. Ш Хамзин һәм Б Ашмова Кытай. 40 нчы еллар ахыры
Садыйклар Токиодагы америкалылар клубына сукмак сала, әкренләп төрки телле мөселман җәмгыятьләре белән тыгыз элемтә урнаштыра Болардан тыш Хатыча абруйлы хатын-кызлар клубына да языла
Акчага бик кытлык булган мәлләрдә (-бай сәүдәгәрләрдә- анысы да булгалый!) Хатыча кичләрен утырып челтәр якалар бәйли, аларны үз кибетләренә куеп, «сиңа гына бирем» дип байбикәләргә сата тора Зур зәвык белән бик матур итеп бәйләнгән ул якаларга сорау зур була Ни әйтерсең—экзотика!
Бераздан Садыйклар чыгышлары төрек булган америкалы хәрбиләр белән аралаша, алар белән төрекчә сөйләшә башлый Төрекләр «үз мөселманымыз-кардәшемез» йортын бик ярата Биредә аларны һәрвакыт күңел җылысы, кунакчыллык көтә, алар рәхәтләнеп үз ватаннарының җырларын тыңлый ала Төрекләр үзләре үк Садыйкларда авыр хәрби хезмәттә каткан күңелләренең эрегәнлеген, беркемнән шикләнмичә ял итү мөмкинлеге барлыгын сөйли Һәм. курыкмыйча, үзләре дә сизмәстән, мөһим хәрби серләрне дә үзара-сүзара чыгарып сала тора
Ә тәннәрен ирлехатынлы Садыйклар Үзәккә хәбәрләр яза. аны микротасмага төшереп, кечкенә тартмачыкка сала һәм билгеләнгән яшерен урынга илтеп урнаштыра Аннан инде хәбәрләр Мөскәүгә барып ирешә Менә архивларда сакланып калган шундый хәбәрләрнең берсе (оригиналын тәрҗемә итми китерәбез): -Георгу Стало известно, что в обстановке секретности спущена на воду подводная лодка нового типа, оснащенная новейшим оборудованием Бир» (Бир—Бибииранның псевдонимы) Әлбәттә, мондый хәбәрләр шифр белән языла һәм Мөскөүдө генә укыла
Садыйклар, америкалыларның Көньяк Көнчыгыш Азиядә яңа хөрби- сөяси төркем оештыру планнары барлыгын, бу төркемгә, Япониядән гыш. Көньяк Корея, Көньяк Вьетнам. Тайвань, Тайланд. Филлипин, Яңа Зеландия һәм тагын берничә илнең керү мөмкинлеген алдан белеп. Мөскәүгә үз вакытында хәбәр дә итә Халеф (Шамил Хөмзинның псевдонимы) бу хакта Үзәкне берничә ай алдан кисәтә, сөйләшүләрнең Сеул шәһәрендә 1966 елның җөендә үтәчәген хәбәр итә Бу хәбәр дөрес булып чыга 1966 елның 14-16 июлендә Сеулда тугыз илнең чит ил эшләре министрлары конференциясе үткәрелә, шунда Азия—Тын Океан советы оештырыла.
Совет разведчигы полковник Шамил Хөмзинның (Халефның) архивында аның Мөскәүгә җибәргән хәбәрләре тупланган байтак папкалар бар Алар арасында төрле дәүләтләрнең СССРга каршы хәрби көч кулланып каршы тору мөмкинлеге турындагы уй-ниятләре дә. чит илләрдә эшләнә башлаган яңа төр ракета һәм башка стратегик коралларның тактик техник мәгълүматлары да. СССРдагы сәнәгать һөм хәрби обьектларның кайсыларына карата шпионлык эшләре алып барылганлыгы да һөм тагын бик күп нәрсәләр бар.
Унөч ел буена «ачылмыйча»
ИРЛЕХАТЫНЛЫ Хөмзиннар (Садыйклар) Япониядә, ачылмыйча тотылмыйча, унөч өл яши Разведчиклар өчен, мөгаен рекордлы вакыттыр бу' Унөч ел буе. бер генә хата-ялгыш та җибәрмичә үз ролеңне «уйнап- яшәп кара әле. Әлбәттә, бик киеренке мизгелләр, четерекле хәлләр дә булган, булмыйча каламы соң9!
Бервакыт Шамил Хөмзин юл һәлакәтенә тара, машинасын җимертә, аягын сындыра Ә нәкъ шул кичтә,—егылып үлсәң—үл'—ерак шәһәр читендәге билгеләнгән яшерен урынга шифрланган чираттагы хәбәрне илтеп саласы бар Бибииран ханым, икеләнергә урын калдырмаслык итеп «Үзем барам!»—ди Әйтүе җиңел! Беренчедән—ерак, төн Такси яки машина-фөлөн алсаң, полиция эзеңә басачак «Бу сәүдәгәр хатыны төн уртасында шәһәр читендә нишләп йөри әле9—диячөклөр
Ә җәмәгать транспорты дигәнең Токиода Казандагыдан да начаррак йөри Аннары, ул өлө шәһәр читенә үк барып та җитми Икенчедән— куркыныч ia бит Ул тирәләр җыен әтрәк-әләм, җинаятьчеләр белән тулы
төн уртасында ялгыз яшь хатынга кул сузарга теләүчеләр булмасмы9 Әмма башка чара да юк...
Соңыннан, инде туган илгә кайткач, Ирина (Бибииран) Кәримовна журналист В. Головачевка бу хакта сөйләгәндә «йөрәге ярылыр хәлгә җиткәнлеген» әйтә. Төнге шәһәр чите. Ярлы алачыклар. Йорт-җирсез сукбайлар (хәзергечә әйтсәк—бомжлар) картон тартмалар бөркәнеп урамда ук йоклап ята. Тартма астыннан аяклары гына тырпаеп сузылып чыккан Бибииран өнә шул аяклар аша атлый, һәр мизгелдә берәрсе аяк чалырга, һөҗүм итәргә мөмкин бит. Урамнар буп-буш, ул-бу була калса, ярдәмгә чакырырга этле ждн да юк.
Аллага шөкер, барысы да хәвеф-хәтәрсез генә үтә, Бибииран бурычын үти, Мәскәүгә җибәреләсе хәбәрне урынына илтеп куя. Әмма кайвакытларда әле һаман да ул, куркыныч төшләр күреп, шабыр тиргә батып уяна: менә ул, имеш, ярты төн уртасында, караңгыда шул сузылган аяклар аша атлый, тирә-юньдә гырлап йоклыйлар, кемнәрдер ыңгыраша, ниндидер сәер кыштырдаулар.. Менә аңа ташланалар!.. Юк!!! Һәм ул куркып уянып китә.
Икенче вакыйга ирле-хатынлы икәүләп шәһәрдән читтәге ерак префектурага барып кайтканда була. Шулай ук төн уртасы. Коеп яңгыр ява. Тау битеннән бормаланып узган авыл юлыннан кайтып киләләр. Бер урында юлны яңгыр нык юган икән Шамил тормозга баса, әмма машина һаман аска шуа Шамил хатынына: «Сикер!»—дип кычкыра. Бибииран «Юк, син сикер! Син кирәгрәк»,—дип тарткалаша Шуннан соң Шамил, бер кулы белән рульне тоткан килеш, машина ишеген ача да хатынын төртеп диярлек төшерә. Аның артыннан үзе дә сикерә.
Аларны юлның бүлтәебрәк чыгып торган төше коткарып кала. Бераз бәрелгән-сугылган җирләре булса да, артык зыянлы түгел икән. Ә машиналары аска таба тагын бер ун метрлап шуып бара да, упкынга мәтәлдем дигәндә генә, бер агачка эләгеп эленеп кала. Ир белән хатын манма су булган, пычранып беткән, тырналган-бөрелгән килеш юлга күтәрелә нишләргә хәзер? Юл полициясе белән бер дә очрашасылары килми Юлда булган төрле хәлләр турындагы хәбәрләргә исем-фамилияң эләксә—бетте! Шунда ук сорау туачак: америкалыларның хәрби базаларыннан ерак түгел җирдә төн уртасында нишләп йөргән әле алар? Һәрхәлдә, бу сәяхәт аларның сәүдә эшләренә кагылышлы була алмый. Шуннан алар авыл халкыннан ярдәм сорарга була. Якындагы бер авылга барып куналар, иртән әйбәт хак түләп трактор яллыйлар да машиналарын тартып чыгаралар Хуҗага да юмарт түләнә, ниндидер уйдырма сөйлиләр, полициягә әйтеп тормаска булдык, диләр. Машина шактый яньчелгән-изелгөн икән, аны калдырып, прокатка икенче машина алып, кайтып китәләр.
Шулай итеп, бу юлы да Ходай Тәгалә саклап кала үзләрен...
Садыйклар турында япон матбугаты
ШАМИЛ ХӘМЗИН Япониядә алдырган фоторәсемнәрендә киң күңелле, таза гына бер ир-ат булып күренә. Еллар үтү белән ул, чынлап та, тазарып-юанаеп киткән, абруйлы-дәрөҗөле сәүдәгәр инде менә! Аны еш кына беркатлы кеше дип кабул итәләр. Кунакчыллыгыннан, юмартлыгыннан тартынмыйча файдаланалар: әҗәткә акча алып торалар да кайтарып бирергә «оныталар» Әнвәр Садыйк исә кул гына селти: «Эшләребез, Аллаһыга шөкер, әйбәт бара, борчылмагыз, аннан гына бөлмәбез әле»,— ди Ә Бибииран, шулай ук тазара төшсә дә, елдан-ел чибәрләнә, күркәмрәк була бара. Нәзакәтле, ефәкләрдән генә затлы-зәвыклы итеп киенгән, бармаклары тулы кыйммәтле ташлы йөзек-балдаклар... Аны, хөрмәтләп, Хатыча-сан диеп йөртәләр. Ул зыялылык, асыл сөяклелек, дисеңме, иң югары даирәләр арасында да үз-үзен тотышы, дисеңме! Шунда аның бар булган артистлык таланты ачыла да инде.
Бибииранның чибәрлеге-сылулыгы гүя аның визит корточкасына
әверелә, аның алдында теләсә кайсы бай йортларның һәм чит ил миссияләренең ишекләре ачыла.
Бик тиз аралашып китүчән, кирәксә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган бу пар һәркайда җәмәгатьчелекнең җаны булып таныла. Аларның йортындагы җомга чәй мәҗлесләренә (мөселманнар бит!) дистәләгән кунаклар җыела Алар турында ник бер шик-шөбһә. ник бер начар сүз булсын!
Менә шулай унөч ел яшәгәннән соң, алар Япониядән тәки ачылмыйча китеп бара
Японнар өчен хакыйкать бары тик кырык (!) елдан соң гына—инде яшерүнең кирәге калмагач кына ачыла. Бер абруйлы япон газеты болай яза (озынрак булса да, бу өзек бик тә кызыклы) «Ирле-хатынлы Әнвәр белән Хатыча-сан Садыйклар «салкын сугыш- елларында Япониядә ун елдан артык уңышлы эшләп килә. Ул елларда КГБ үзенең Япониядәге разведка челтәрен яңадан торгызу чараларын күрә Көнбатыш Кытайдагы Уйгур автономияле районының Урумче шәһәренә төпләнгән КГБ офицеры чыгышы белән Төрекмөнстаннан булган Бибииран Алимовага аның Уйгур районыннан уйгур кызы икәнлеген раслаучы тиешле документларны юнәтеп бирә. Үзләрен азык-төлек белән сәүдә итүчеләр сыйфатында таныткан бу пар Көнбатыш Япониянең Кобэ шәһәренә 1954 елның көзендә Гонконгтан килеп урнаша
Япониядә КГБның бу агентлары Әнвәр һәм Хатыча Садыйк исемнәре ала, Токиода үзләренең сәүдә компаниясен ачып җибәрә Япониядә унөч ел яшәү дәверендә Садыйклар гаиләсе илнең. 1954 елда үзебезнең яклау көчләре оештырылганнан соң, ничек итеп яңадан кораллануын һәм Кушма Штатлар белән ике яклы элемтәләрнең үсешен җентекләп күзәтеп тора Төрки телләрне камил белгәннәре хәлендә, алар төрек җәмәгатьчелеге арасында кайнаша, төрекләрнең Токиодагы илчелегенә иркен кереп-чыгып йөри.
Шпион Садыйкларның уңышлы эшчөнлеклөренең берсе АКШ хәрби базаларын, үзебезнең яклау көчләре базаларын һәм Япониянең хәрби аэродромнарын һавадан алдырган фоторәсемнәрне кулларына төшерү була Бу мәгълүматларны алар бары тик чыгышлары белән төрек булган америкалы солдатлардан гына ала алган
Алар шулай ук Мәскәүгө иң башлангыч чорында ук Япониянең үз көчләре белән су асты көймәсе ясарга тырышуын да хәбәр итеп өлгерә 1950-1953 еллардагы Корея сугышы тәмамланганнан соң. үзара тыныч яшәү килешүенә кул куелгач, БМО гаскәрләренә килеп кушылган төрек офицерларының ял вакытларында ирле-хатынлы Садыйклар сәүдә компаниясен үзләренең икенче туган йортлары итеп санаулары да мәгълүм
Шулай итеп, бернәрсә дә сизенмәгән кунаклар белән эш алып бара бара, Садыйклар гаиләсе АКШның Көньяк Кореядә урнашкан гаскәрләре эшчәнлеге турында да кыйммәтле мәгълүматлар җыя ала Файдалы багланышлар булдыру максатыннан. Алимова шулай ук күп кенә дипломатларның һәм офицерларның хатыннары йөри торган иҗтимагый клубтан да файдалана»
Пычак йөзендә йөрү
КЕМДЕР ӘЙТЕРГӘ мөмкин: «Йә, нәрсәсе бар инде? Бер-берсен яратышып яшәгән яр-пар, дус-имин гаилә бездән ерак экзотик Япониядә тук тормышта яшәп ята. Ә без монда •
Әмма Рихард Зоргеның фаҗигале язмышын онытмыйк Ул, япон казаматларында күпме гомер җәфа чиккәннән соң. җәзалаулы сораулардан соң гына ачыла һәм үлем җәзасына хөкем ителә
Ә бит Шамил Хәмзин белән аның хатыны Бибииран Алимованы да. тотылсалар (!) шул ук язмыш көткән Андый очрак була калса,—тьфү- тьфү'—Үзәк, ягъни Мәскөү. -Без андый уйгурларны белмибез-,-дигән
җавабын да әзерләп куйган булгандыр, бәлки. Хәзер дә бездә «иң югарыда* шундый ук сәясәт хөкем итә түгелме соң?..
Ярар, гади тормыш-яшәешкә кайтыйк. Хәтта өйдә, кунакларны озатып бетергәч тә, икәү бер түшәктә кочаклашып ятканда да, алар бары тик уйгур телендә генә иркәләшөлөр-назлашалар. Әгәр инде ниндидер ашыгыч мөһим сүз була-нитә калса, ым-хөрәкөт белән, язу белән генә аралашалар. Бу саклану чаралары һич тә -кирәкмәс, артык эш» булмый.
Бервакыт, үзләренең -сәүдә эшләре- белән Япония буйлап йөргәндә, алар, арып-талып, беренче очраган кунакханәгә туктала. Ике кешелек буш бүлмәгә урнаша
Югыйсә, бу Ходай каргаган җәһәннәм тишегендә, Токиодан әллә кайларда әлеге ирле-хатынлы уйгур сәүдәгәрләре кемгә кирәк тә, нәрсәгә кирәк? Әмма
Юл йөреп арып-талган Бибииранның иркенләп, рәхәтләнеп бер үз туган телендә—татар телендә!—сөйләшәсе килгәнен тоеп. Шамил тиз генә телефон аппаратын мендәр белән каплый. Ун-унбиш минут та үтми, ишек шакыйлар. Яшь кенә бер егет, янәсе, телефон станциясе кешесе буларак, гафу үтенә-үтенө, телефонны «тикшереп» чыгып китә. Күрәсез, бер генә адым да уйланмыйча ясалмаска тиеш Һәм унөч ел буе шулай! Күпме түземлек, ихтыяр көче һәм нервлар кирәк булды икән аларга?!
Ә бит разведчик та (теләсәгез, -шпион» дип әйтик) шул ук. безнең шикелле, аяклы-куллы. җанлы кеше Ул да үлеп-җирсеп туган илен сагына, якыннарын, туган-тумачаларын, әгәр дә исән булсалар, әти-әниләрен өзелеп күрәсе килә, үз туган телендә бер рәхәтләнеп сөйләшеп, үз халкының җырларын ишетергә тели ул...
КГБ архивында Бибиран ханымның әнисенә. Ашхабадка язган хаты саклана. Ул болай дип яза: «Кадерле энекәем, озак яза алмаганга гафу итегез мине, шулай килеп чыкты инде Сезне бик бик сагынам, бик күреп сөйләшәсем килә, энемне сагынам Нишлим соң. эшем шундый—тиз генә сезнең янга әйләнеп кайта алмам әле Соңгы хатыгызда сез үзегез турында да. энем турында да бик аз язгансыз.
Мин кайвакытларда озын кичләрен күңелемнән сезнең белен сөйләшәм һәм миңа сез мине ишетәсездер шикелле тоела. Минем хакта кайгырмагыз-борчылмагыз, һәммәсе дә әйбәт Әле ял көннәрен комлыкта булдык—кызындык, коендык, җиләк-җимешләр ашадык. Тыныч кына имин тормыш алып барам Сезне яратып кочаклыйм. Исән-сау, шат күңелле, тормыш сөючән булыгыз Сезне яратучы—И-
Үз кызының нинди -тыныч кына имин тормыш алып баруы» турында әнисе сизендеме икән? Бәлки, сизенгәндер дә Чөнки яраткан кызыннан хатлар елга ике-өч кенә килә, аларын да почта аша түгел, ниндидер бик әдәпле егет китереп китә бит Егет. Бибииранның әнисе хатны укып бетергәнче, бер читтә тыйнак кына басып тора Аннары хатны алып, кире куен кесәсенә сала, ничек җавап язарга, күршеләргә ни-нәрсә дип әйтергә кирәклеген -өйрәтеп- тә китә
Һәм унөч ел буе шулай!
Япониядән китү
ҮЗӘКТӘН—Мәскөүдән Токиодан китү турында күрсөтмә-фәрман килгәч.— күрәсең. Садыйклар урынына инде башка разведчиклар әзерләнгән булгандыр!—Әнвәр белән Хатыча-сан Садыйк дусларына, таныш-белешлөренө Көнбатыш Европага сәүдә эшләре белән барырга җыенулары турында хәбәр итә. Йорт-җирләрен. сәүдә компанияләрен япон банкларындагы хәтсез байлыкларын калдырып, бер-ике чемодан белән генә китеп бара алар.
Соңыннан дуслары Шамил Хәмзиннән: «Япониядән баеп кайттыңмы соң?»—дип сораганда, ул шаяру катыш җавап бирә «Әйе,—ди,—йөрәгемә
ике инфаркт алдым да, бер мең доллар акча туплаган идем Каһәре, анысының да өчтән берен чик аша чыкканда таможняда басып алып калдылар, калганы -Москвич» автомобиленә дә җитмәде»,—ди
Шулай итеп, ирле-хатынлы «сәүдәгәрләр» 1967 елда Мәск^үгө кайтып төшә. Үзәк аларны «кочагын җәеп» каршы ала: халык телендә •хрущевка» дип йөртелә торган йорттан башкала читендә ике бүлмәле фатир бирәләр Токиодагы аскы катында кибете булган ике катлы таш йорттан соң, кухнясы биш кв метрлы бу фатир «искитмәле» була инде! Кая. ди. монда кунаклар җыеп, мәҗлесләр оештырып йөрү!
Шулай да Шамил Хөмзин «Москвич» автомобиле сатып ала. Туган ил һавасын сулап туя алмыйча. Мәскәү тирәләрендәге урман-кырларда йөри алар Беренче араларда, туган як каеннарын, тал-тирәкләрне күреп, күзләренә яшьләр килә..
Әмма тиешле ялын бетерергә дә өлгерми, Шамил Хәмзинны янә КГБга чакыртып алалар һәм яңа бурыч йөклиләр
—Сез баш тарта аласыз,—диләр—Аңлыйбыз: унөч ел яшертен эш алып бару—уенмуен түгел Ләкин бу очракта да сездән башка кеше җибәреп булмый.
Ә эш болай тора. Япониядә Әнвәр Садыйк бер халыкара сәнәгать корпорациясенең җитәкчеләреннән берсе белән танышкан була Ул кешенең исемен әле хәзер дә әйтергә ярамый. Шуңа күрә без аны шартлы рәвештә Рәшит әфәнде дип кенә атыйк Әнвәр Садыйк, боларның көндәлек сәнәгать әйберләреннән тыш, бик яшертен хәрби заказлар да үтәгәннәрен белеп ала Әмма бу бөһалөп бетермәслек мәгълүмат чыганагына кай яклап якын килергә соң?
Рәшит әфәндене ныклап өйрәнгөн-күзәткөннән соң, Әнвәр Садыйк аңлый: бу кеше бик акыллы, үткен, яхшы һөнәрмен, белемле Әмма бик кысмыр, комсызрак, акчага хирыс. Әһә! Менә шушы сыйфатларына «кармак салырга» кирәк тә
Бер җай табып, Әнвәр Садыйк Рәшит әфәндене үз кибетенә чакыра «Бик шәп мал кайтты, кереп кара әле»,—ди. Рәшит әфәнде килә һәм... бик затлы-кыйммәтле тунга күзе төшә кара әле. бу аның сөяркәсенә менә дигән бүләк бит' Бүләген бүләк, әмма Рәшит әфәнденең янында тунны алырлык акчасы юк икән шул.
—Хафаланма!—ди Әнвәр —Эшләрем гөрләп бара. ал. әйдә, тунны. Җае чыккач, түләрсең әле.
Рәшит әфәнде тунны фәлән сумлык әҗәткә алуы турында бурыч кәгазе язып калдыра Шуннан соң ул Әнвәр Садыйкның кибетенә ияләшеп китә бит, еш кына килгәлөп, шундый бурыч кәгазьләре хисабына йә бик матур туфли, йә сөйгәненә затлы кичке күлмәк, йә бизәнү әйберләре алып китә тора Бурыч кәгазьләре бер дистә ярымлап җыелгач, Әнвәр Садыйк моны бераз «кыса»
—Минем эшләр начараеп китте бит әле Зур акча кирәк Син бурычларыңны кайтара алмассыңмы?—ди.
Рәшит әфәнденең, әлбәттә, акчасы бар. ул сәүдәгәр Әнвәр Садыйктан күпкә артык «төшерә» акчаны Әмма бирәсе килми генә бит үз кәсәсеннән чыгарып!
Шунда Әнвәр Садыйк әйтә
—Бер чит ил корпорациясе сезнең хәрби заказларыгыз белән кызыксына,-ди—Тиешле мәгълүмат бирсәгез, әйбәт түләрләр—бурычларыңны капларга да җитәр, артып та калыр әле
Рәшит әфәнде акыллы кеше—Әнвәрнең тел төбен шунда ук аңлап ала. аның кемгә эшләгәнен туп туры сорый. Әнвәр, тәвәккәлләп, әйтергә була. Мондый кешеләр белән башкача эшләргә мөмкин түгел
Бу кичтә алар шактый озак сөйләшеп утыра Әнвәр Садыйк -салкын сугыш» шартларында дөньяда тынычлыкны бары тик хәрби тәңгәллек тигезлек белән генә саклап калып булуы турында сөйли Ашкынып кораллану Рәшит әфәнделәр корпорациясенә гаять зур табышлар китәрсә дә, чынлап торып атом сугышы башланса, җир йөзендә бернинди
тереклек тә калмаячак бит Кыскасы, затлы туннар-фәләннәр өстенө менә шундый иделогик «ямаулык»та салырга туры килә.
Рәшит әфәнде шуннан соң бик кирәкле мәгълүматларны биреп кенә тора. Әмма, ни кызганыч, бер ел чамасы эшләгәннән соң, ул Япониядән китеп бара. Ә, бәлки, «җибәргәннәрдер»—кем белә?
Һөм менә, күп еллар үткәч, Рәшит әфәнденең Якын Көнчыгыштагы илләрнең берсендә төпләнеп калуын, төрле кораллар җитештерә торган эре бер корпорациянең бердәнбер хуҗасы булуын КГБ белеп ала Нинди кораллар җитештерәләр анда? Кайсы илләрнең заказларын үтиләр? Менә шуларны Шамил Хәмзин ачыкларга тиеш була да инде.
Таш яуса да—чигенмәскә!
БИК ӘЙЛӘНГЕЧ юллар белән. Көнбатыш Европа һөм Якын Көнчыгыш илләре аша, ниһаять, Шамил Хәмзин тиешле урынына барып җитә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу илдә Советлар Союзының ни илчелеге, ни сәүдә вәкиллеге булмый, гомумән, бер генә совет кешесе дә юк ил икән бу
Шамил Хәмзин бик зур кыенлыклар белән Рәшит әфәнденең үзен кабул итүенә ирешә Әмма Рәшит әфәнде сәүдәгәр Әнвәр Садыйкны танымамышка салына һәм аның белән сөйләшеп торырга да теләми Күрәсең, үзен хәзер бик бай. беркем белән дә исәпләшеп тормаслык мөстәкыйль-бәйсез кеше итеп исәпли һәм үткәндә булганнарны «оныткандыр»
Шамил Хәмзин Үзәккә үзенең уңышсызлыкка очравы турында хәбәр итә Аңа максатыннан һич кире чигенмәскә, яңа юллар эзләргә боералар Шамил Хәмзин башыннан үткәннәрен барлый да. «ни Алласы, ни мулласы» юк илдә Рәшит әфәнденең тулы хокуклы хуҗа булуын аңлый Әгәр дә бу хуҗа бармагын селкетсә дә, Шамил Хәмзинның көле дә калмаячак бит Нишләргә соң9 Димәк, Рәшит әфәнденең чит илләргә чыгуын көтәргә кала.
Ниһаять, шундый көн килеп җитә Рәшит әфәнде үз эшләре белән Лондонга юл тота Аның артыннан ук Шамил Хәмзин дә шунда юнәлә.
Лондонда исә, Рәшит әфәнденең кайсы кунакханәгә тукталуын һөм телефонын белеп алгач. Шамил Хәмзин аңа. баш тартмаслык шартлар куеп, очрашу билгели.
Очрашу Ш Хәмзин вакытлыча алып торган автомобиль эчендә була. Шамил, тегенең кайтарасы бурычлары-фәлөннәре, үткәннәре турында сөйләнеп, Рәшит әфәндене куркытып маташмый, чөнки бу—файдасыз Ул аңа бары тик халыкара сәясәт турында сөйли. Кайбер илләрнең, барлык халыкара килешүләрне бозыл, атом-төш кораллары эшләүләрен искәртә Бу исә дөньяда әлегә кадәр сакланып килгән паритетны бозарга һөм бу якты дөньяның асты-өскә килүенә китерергә мөмкинлеген әйтә.
Ул Рәшит әфәнденең «үз кармагында» булып, КГБга хезмәт иткәнен «тишсә», тегенең, бөлгенлеккә төшеп, «дөрләп яначагы» турында искәртеп тормый Анысы болай да аңлашыла . Рәшит әфәнде акыллы кеше бит
Рәшит әфәнде нишләсен? Риза булмый хәле юк. Ул Израиль белән Көньяк Африка Республикасының атом-төш кораллары булдыру турындагы планнары хакында бик яшерен мәгълүматлар бирә Ул мәгълүматлар киң дөньяга әле хәзер генә билгеле булды. Ә безнең разведка аларны утыз елдан да ары элек белә иде инде.
Тагын яңа бурыч
ШАМИЛ ХӘМЗИННЫҢ өстенлеге шунда була: аңа һәр атлаган саен яңа әкият сөйләп яки яңа документлар юнәтеп торасы юк. Ул капиталистик сәүдә дөньясында һаман да күренекле япон сәүдәгәре уйгур Әнвәр Садыйк булып кала бирә Рәсми документлары да—чын, бер ялгансыз. Аны Япониядә булсын, Гонконгта булсын—дистөлөрчә-йөзлөрчө кеше белә, таный
Бер генә хилаф эш эшләгәне дә юк. Гадел, намуслы сәүдәгәр.
Япониядән киткәннән соң, ул, имеш, Европаның кайсыдыр бер иленә барып төпләнгән. Бөтен җир шарын гизеп чыккан, беркем дә аның сәүдөдөме-башкадамы «гөнаһ» эшләрен сизмәгән
Тик менә Бибииран белән генә вакытлыча аерым яшәргә туры килә. Ни әйтсәң дә. хатын-кыз бит: аның нервлары нык какшаган икән. Мәскөүдә. пенсиягә чыгып, шактый гына табибларга йөри Бибииран ханым Табиблар беравыздан: «Сеэ—хатын-кыз, җитмәсә, артист кеше (ул, әлбәттә, разведчик та икәнен әйтеп тормый)—сез хис кешесе, хиссиятегез бик көчле, шуңа күрә, йөрәгегез дә тизрәк туза»,—дигәнрәк сүзләрне әйтә.
Ә Шамил Хәмзинга тапшырылган яңа бурыч шуннан гыйбарәт була Америка Кушма Штатларының көнбатышындагы Юта штаты ракеталар төзелеше үзәге икән. Мәскөүгә шунысы да мәгълүм НАТОның СССРга иң якын урнашкан илләрендәге хәрби базаларга корал һәм башка
хәрби кирәк-яраклар шуннан җибәрелә Ачыкларга кирәк алар нинди
базалар? Кайсы илләрдә? Саны ничә? Коралланулары ничегрәк? Безнең илгә беренче һөҗүм итү мөмкинлеге бармы? Менә шундый бик «гади» табышмаклар
Үзәкнең бер «кармагы» да салынган икән. Европадан киткән бер белгеч,—Мишель дип әйтик,—америкалыларның ракета төзелеше үзәкләренең берсендә эшли Ул безгә кирәкле мәгълүматларны белә, шуның өстәвенә, «салкын сугыш» сәясәтен дә өнәми, АКШның бар дөньяда өстенлек итәргә тырышуын да якламый, көч белән кара-каршы торуны көчәйтергә түгел, ә киресенчә, киметергә кирәк дип саный икән
Шамил Хәмзинга менә шул Мишель белән якыннан танышып- дуслашып, тиешле мәгълүматларны алырга кирәк Янә дә «кирәк, кирәк кирәк.»
Теннис уйный белү дә ярый
ШАМИЛ ХӘМЗИН (әлбәттә инде, сәүдәгәр Әнвәр Садыйк) Юта штатының үзәге булган Солт-Лейк-Сити шәһәренә үзенең «сәүдә эшләре» белән килеп төшә Мишель яшәгән кунакханәгә урнаша Бер атна чамасы вакыты Мишель турында мәгълүматлар җыюга китә аның Баксаң—Мишель теннис уйнарга бик ярата икән, көн саен берничә сәгатен теннис мәйданчыгында үткәрә Шамил шуннан файдаланырга була...
Теннис мәйданчыгы тирәсендә һәрвакыт карап торучы -ачык авызлар» күп була, алар кычкыра, сызгыра, кул чаба—шул рәвешле уйнаучыларны дәртләндереп тора. Менә шул «ачык авызларның» берсе Шамил Хөмзин була Мишельнең уены иң кызган чагында, ул «Җиңүчегә—миннән йөз доллар’»—дип игълан итә. Калганнар аны хуплап гүләп ала. уен тагын да кыза. Ниһаять, тирләп пешеп чыккан Мишель җиңә бит әй! Үзенең отышыннан бик тә канәгать җиңүче үзенә теләктәш һәркемне якындагы барга кереп, «күктән төшкән йөз долларны юарга- тәкъдим итә.
Шау-гөр килеп сыйланалар Озакламый башкалар таралып бетә Ә Шамил белән Мишель әле бик озак гөп корып утыра Шамил үзенең эре эшмәкәр абруй дәрәҗәле бер фирма вәкиле икәнлеген әйтә, акчасын хәрби сәнәгать олкөсенө салмакчы була икән дә. тик шикләнә, Мишельдән киңәш сорый Моның өчен төрле мәгълүматлар кирәк бит. имеш, нишләргә икән? Булышсаң, фирма хезмәтең өчен мул итеп түләр иде Мишель дә бик үк ашыкмый, «уйларга кирәк» дигәнрәк вәгъдә бирә
Икенче очрашуларында Мишель Шамилгә кайбер кирәкле -киңәшләрен» бирә, Шамил аңа зур гына сумма акча тоттыра һәм «Бу акча фирманың ябык бүлегеннән бирелә, бер кайда да теркәлми, салым түләү декларациясенә дә кертү мәҗбүри түгел»,—ди.
Бу бик четерекле-төвөккәл адым була. Көнбатышта, шул исәптән, Америкада да салым түләүдән качып котылырга тырышу авыр җинаять санала, сине озак елларга төрмәгә ябып куюлары да ихтимал Мишель
Шамилнең бу «җимен» бик тиз генә «кабып йота», аны-моны уйлап тормый
Шуннан эшләр майлагандай җайланып китә. Мишель кирәкле мәгълүматларны бирә тора, Шамил аңа тиешлесен түли бара һәм барысын да Үзәккә хәбәр итә тора.
Бу үзара «хезмәттәшлек» Мишель үз вакытын тутырып, туган иленә кайтып киткәч тә өзелми. Шамил үз «фирмасы» эшләре белән бу илгә килеп чыккалый, Мишель белән очрашып тора. Ә бервакыт, җае килеп, Урта диңгез буенда «безнең фирма хисабына» бергәләп ял итик әле, дигән тәкъдим ясый Шамил Мишель рәхәтләнеп риза була.
Нәкъ менә шунда, җылы диңгезнең җәннәттәй кочагында ял иткәндә. Мишель үзенең дустына СССРның көньяк чикләрендәге бер дәүләттә бик көчле хәрби авиа-ракета базасы төзелеп ятканын тәфсилләп сөйләп бирә Әлбәттә, шул ук төндә шифрланган яшерен хәбәр Мәскәүгә барып ирешә Анда исә бу хәбәрнең дөреслеген тикшерел карагач кына ышаналар...
Җиләнсез дә, хәнҗәрсез дә батыр
СОҢЫННАН, Мәскәүгә кайтып, пенсиягә чыккач, Шамил Габдуллаҗан улы үзенең «сәүдәгәрлек» эшчәнлеге турында сөйләгәндә, кырык ел буе яшерен оешмада, шуның егерме елын чит илләрдә эшләп тә. бер мәртәбә дә корал кулланмаганын, кемне дә булса үтерергә туры килмәгәнен әйтә Ә бу сыйфат инде иң камил, иң маһир разведчикларга гына хас сыйфат' Ул. тыны-көне бетеп, үзен эзәрлекләгән дошманнан да качып йөрмәгән, түбәләрдән дә сикермәгән, үзе белгән-өйрәнгән шәрекъ көрәше ысулларын да бер дә кулланмаган Чөнки аларның хаҗәте чыкмаган, хаҗәте чыкса—кем белә? Ул «шпионнар турындагы» кино- телефильмнарны караганда көлемсерәп кенә утыра торган була.
Разведчик, полковник Шамил Габдуллаҗан улы Хәмзинның бар «эшчәнлеге» калын-калын егерме папкага сыеп беткән, аларда «Халеф* дигән имза белән җиде меңнән артык (!) хәбөр-мәгълүмат теркәлгән. Ни- нөрсәләр икәнен тәгаенләп тормыйбыз, кайберләрен өстәрәк әйтеп уздык, ә кайберләренә әле «чират җитмәгән».
Ш Хамзин Маскау квартирында туганнарының балалары арасында
Шамил Хөмзинның күп кенә фоторәсемнәрен карап утырам Бер үк кеше, ә нинди төрле-төрле кыяфәтләрдә ул! Менә мәҗлесләр, шау-шу. кәеф-сафа корырга яратучы «сәүдәгәр» Менә һәркемгә ярдәм итәргә әзер торучы гади бер кеше. Юк, берсендә генә дә «шпион- кыяфәте юк икән бит Үзебезнең татарыбыз яки -уйгурыбыз- гына икән
Тагын бер фоторәсем үткен акыллы, сине үтәли күрә белүчән. бик сак-сабыр карашлы, һәммәсен дә алдан чамалаучан ир-ат заты Менә монысы инде кырык ел разведчик булып та бер генә хата да ясамаган Шамил Хәмзин!
Аның зыялылыгы, белеме-эрудициясе исләрең китәрлек! Юк. төрле телләр белүе генә түгел, ничәмә-ничә төрле халыкларның гореф- гадәтләрен. мәдөниятын-әдәбиятын белүендә дә Уйгур белән ул уйгур, хәтта уйлары-төшлөре дә уйгурча. Төрекләр белән—төрек, европалылар белән дә нәкъ аларча: кирәк икән—немецча, инглизчә һ. б. телләрдә иркен аңлаша-сөйлөшө ала
Кемдер хәзер әйтергә дә мөмкин «Ярар шулай да булсын, ди Әмма бит Шамил Хәмзин коммунистик режимга хезмәт иткән .» Гадәттә, мондый сүзләрне элек үзләре дә коммунист булып, хәзер «демократ-ка өйләнгән кешеләр өйтүчән
Әйе. әтисе мулла булган гаиләдән чыккан Шамил Хәмзин колхозлашу чорындагы «бөгелеш-тайпылышларны- да, Сталинның нахакка миллионлаган кешеләрне җөберлөвен дә. тоталитар режимның башка -матур- якларын да белеп-күреп яшәгән Әмма шул ук вакытта ул коммунизм идеалларына инанган, якты киләчәккә өметләнгән һәм шуны якынайту өчен тырышкан Ул туган иленә, халкына хезмәт иткән Җирдә атом-төш сугышы башланмасын өчен көрәшкән, шул максаттан чыгыл, чит илләрдә дә уртак тел таба алган, фикердәшләр булдырган
Шамил Хәмзин, үз татар халкыннан озак еллар аерылып яшәсә дә. татарлыгын онытмаган Аның архивында татар китаплары да байтак Мәсәлән, анда Г Тукайның әле революциягә кадәр үк чыккан шигырьләр китабы бар. мөгаен, әтисе мирасыдыр Әбрар Кәримуллинның татар халкының килеп чыгышы турындагы кулъязмасы бар Ә. Ерикәй. С. Хәким, Г. Зөйнашева һ б. җырлары бар Ул Һади Такташның улы Рафаэль белән дә дус булган. Рафаэль аңа. җылы сүзләр язып, әтисенең китабын бүләк иткән.
Аны казандылар да хәтерли
ЯШЬЛЕК ДУСТЫ Наил ага Гайнетдинов Шамилнең нык таза булуы турында сөйли Алар бергәләп Идел комлыкларында кызына, су коена, балык тота Шамил волейбол, футбол уйнарга да бик яраткан уеннан соң тирләп пешкән төнен сафландыру өчен Югары Ослан тирәләрендә Иделне аркылы йөзеп чыга торган булган. -Көзгә, дип сөйли Наил ага. Шамил кояшта янып, күнитек шикелле кап кара булыр, аның таза-тыгыз тәнен күргән кызлар биһуш китәр иде. валлаһи'
Танылган җырчы Мөнирә Булатова да Шамил Хәмзинны яхшы хәтерли икән Алар әле утызынчы еллар башында ук пионерлар клубында танышканнар Барабаннар кагыл, быргылар уйнатып Ленин- Сталин эшенә һәм коммунистлар партиясенә турылыклы булырга антлар биреп йөргән алар Шамилнең тотылмас разведчик булганлыгын Мөнирә Булатова бары тик соңгы елларда гына белә
Разведчик—сирәк һөнәр
МӘСКӘҮГӘ кайткач, гади генә ике бүлмәле - хрущевка-да яшәгән, иске -Москвич-та йөргән Шамил Хөмзинның пенсиясе дө әллә ни зурдан булмаган. Пенсиягә чыкканда ул полковник, ө Бибииран ханым 9*
майор дәрәҗәсендә булган, орден-медальләре дә күп түгел—һәр кайсының ике-өч булыр..
Хикмәт, әлбәттә, байлык, дәрәҗәләрдә түгел. Хикмәт—аларның батырлыгын тануда. Ә бу җәһәттән, илебез. Мәскәү шактый сынаткан.
Шамил Хәмзин белән Бибииран ханым 1995 елда (бу Шамилнең соңгы җәе була) Төрекмәнстанга сәяхәт кыла. Аларны анда тантана көтә Самолеттагы пассажирларга чыкмый торырга кушып, Шамил белән Бибииран ханымны оркестр белән, чәчәкләр белән каршы алалар Мондый хөрмәткә күнекмәгән карт белән карчык, кино-видеокамераларның үзләрен төшерүләренә уңайсызланып, каушап кына самолет басмасыннан атлый... Аларны журналистлар, халык төркеме чолгап ала... Аннары дәрәҗәле кунаклар гына утырып йөри торган кара төстәге, өсте ачык «Чайка» автомобилендә, бөтен шәһәрне күрсәтеп, хөкүмәт йортына алып киләләр. Иң югары дәрәҗәдә кабул итү. газет-телевидениедә репортажлар, кайчандыр Бибииран Алимова эшләгән «Төрекмәнфильм» студиясендә очрашу, университет студентлары алдында чыгыш ясау, атаклы -Умбар- фильмын кабатлап күрсәтү, Бибииранның туган-тумачалары, таныш-белешләре белән рәхәтләнеп сөйләшүләре, кунактан-кунакка йөрү..—берсе дә калмый. Күңелләре тулган картлар өледөн-әле күз яшьләрен сөртә...
Карт-карчык алдагы җөйдә Казанга кайту турында хыяллана. Әмма сиксән яшьлек Шамил Хәмзинның йөрәге түзми, ул 1995 елда бу дөньядан кичә... Урыны җәннәттә булсын күренекле милләттәшебезнең!
Бер елдан соң Бибииран (Ирина Кәримовна) Алимова Казанга ялгызы гына килә, сөекле иренең архивларын төяп алып килә ул. Аның килеп китүе һич тә Төрекмәнстандагыча булмый. Каршы алучылар да юк... Җәмәгатьчелек тә матбугатта Әлфия Минһаҗеваның бердәнбер кыска гына хәбәрен укыса укыгандыр. Моны безнең мокытлыгыбыз, дими, ни дисең?
Ә шул ук вакытта үзәк матбугатта—Мөскәүдө, дигәнем,—«татар Зоргесы- турында саллы-саллы гына берничә мәкалә басылып чыга. Бу җәһәттән, журналист Виталий Головачевның «Труд» газетында чыккан тулы бер серия очеркларын искә алып үтү кирәктер (1995). Аннары. 1998 елда «Правда- газетында (бар әле ул газет, бар!) Марина Эратованың Бибииран ханым (Ирина Кәримовна) Алимова белән әңгәмәсе басылды. Тагын да кайбер басылып чыккан әйберләр булгалады.
Әмма татар телендә разведчик, полковник Шамил Хәмзин белән аның хатыны, разведчик, майор Бибииран Алимова турында беренче зур мөкалә-очерк шушы булыр Аларның яшерен эшләрен хәзер яшермиләр инде. Хәзер тыюлар юк. Татар халкы үзенең каһарманнарын белергә тиеш. Алар турында фильмнар төшерелер,—әйтеп узыйк. Ш. Хәмзин исән чагында ук бер документаль фильм эшләнгән булган, әмма ул ни өчендер Татарстанга «кайтып җитмәгән»,—китаплар язылыр, спектакльләр куелыр дип ышанабыз. Андый каһарманнар күп булмый.
Разведчик—сирәк һөнәр ул.