ХИКӘЯЛӘР
«Пахан»
Безнен мәктәп авылның нәкъ уртасына салынган. Мәктәп директоры Хәбир Хәбриеч әйтмешли, -
значит шулай кирәк булган- Авыл дигәч тә сез тагын жәһәннәмнен аръягында, урман буена сыенып
утырган ун-егерме йортны күз алдына китермәгез! Безнен авылдан шәһәр күренеп кенә тора. Ара —
төп-төгәл уналты бөтен уннан ике километр. Хәбир Хәбриеч көн саен шуннан йөреп эшли Фатиры
шәһәрдә анын. Сез аны жәяү йөри дип уйлыйсыздыр инде. Юу ук. автобус белән дә түгел Чия
төсендәге тугызынчы модель*Жигули*е белән генә жилдерә.
Күптән түгел шәһәрдән кайтартылган бер башкисәрне китереп тыктылар безнен класска Кемнең
туганы булуын, кемдә торганын, хәтта исемен дә белмибез Ну түлке аның *текә»леген күрсәгез! Чәче
төбенә хәтле кырып алынган, өстендә—тар чалбар белән тар куртка Кулында нәзек тимер чылбыр Шул
чылбырны бертуктаусыз әйләндерә. Ту уңга, ту сулга. Ник әйләндергәнен беребез дә аңламый
Класстагы ин күп белүче -Саескан Надиры- гына: -Эспандер кебек, бармак мускулларын ныгыта ул. бик
беләсегез килсә!—дип маташты үзе...
Башкисәребез туктаусыз сагыз чәйни, чәйнәп туйгач сагызын колак артына ябыштырып куя
Беребез белән дә аралашмый, тәнәфес житүгә колагына наушник киеп куя да күзләрен шарландырып,
иреннәрен кыймылдатып аудио- плеердан музыка тыңлый башлый Андый чакта психушкадагы жүләргә
охшап кала ул. -Саескан Надиры- әйтә, бу малай шәһәрдә бозылып беткән дә. монда денгә кермәс микән
дип кайтарганнар аны ди. Ләкин бу шпанадан кеше чыгуына шикләнәм мин Хәбир Хәбриеч әйтмешли, -
едва ли...»
Әлеге шакалның безнен класска килүенә ике-өч көн дә үтмәгәндер, көтмәгәндә мина директор
янына керергә куштылар Хәбир Хәбриеч гадәтенчә бераз сынап карап торганнан сон суз башлады.
—Заһидуллин!—диде ул теш арасыннан чыккан сытык тавыш белән. —Синең класста гына
түгел, бөтен мәктәптә авторитетлы малай икәнлегеңне беләбез. Сина -партийный задание* йөкләнә...
Хәбир Хәбриечнен Павлик Морозовлар. Мальчиш-Кибальчишларны мисалга китерүләрен. Бөек
Ватан сугышын телгә алуларын сөйләп тормыйм, озынга китә, мәгәр.кыскача гына әйткәндә, мин теге
башкисәрне тәрбияләргә, ягъни-тәртә арасына кертергә- тиеш булдым.
—Уку елы ахырына шул шәһәр хулиганыннан кеше ясый алсаң, сиңа.. -Мактау кәгазе-
тапшырырбыз1—диде Хәбриеч тантаналы итеп
Директорның сүзе-закон' Мин төне буе төрле планнар корып яттым Ин элек. Маяковскийнын -Что
такое хорошо, что такое плохо* китабын укыйсы булыр моңа. аннары-
Иртәгесен. мәктәпкә килеп керешли ни күрим, теге башкисәр кроссовкаларын салмый гына
фойега кереп бара.
-Стоп! Кая барасын?-дип беләгеннән эләктереп тә алдым моның Малаебыз аптырап мина
карады
—Аягыңны сал дим! Шәһәр ышпанасы мина тилегә караган тосле күз ташлады да киитка кесәсеннән чын (әйе,әйе.
чып-чын!) радиотелефон тартып чыгарды '
—Пахан|—диде ул зре генә трубкага иелеп.-Монда мине бер ахмак туктатты, аякны салырга
куша... г
Кинәт тез буыннарым калтырап китте. -Пахан?!. Пахан бит VA бамля башлыгы дигән сүз! Димәк
димәк, бу теге кемнәр кешесе.. маф мафия!!* Шыпырт кына таярга җыенган идем инде, кинәт., кинәт малаебыз кроссвкаларын салырга тотынды
—Пахан шулай кушты!—ди бу ирен чите белән генә елмаеп Үзе радиотелефонын эре генә түш
кесәсенә шудырды да. сызгыра-сызгыра чишенү бүлмәсенә кереп китте.
Мин бу хәлләрне малайларга сөйләдем. Алты минутка сузылган тынлык хасил булды Тынлыкны
әлеге дә баягы -Саескан Надиры- бозды
—Беттек!—диде ул. Башка сүз әйтүче булмады
Зур киеренкелектә тагын ике көн үтеп китте. Яңа малай берни булмагандай йөри, берәү дә анын
белән сөйләшергә җөрьәт итми.. -Что такое хорошо...* ны укырга да никтер минем җай чыкмый...
Беркөнне озын тәнәфестә класска керсәм... бүлмә зәнгәр төтен белән тулган! Тәмәке төтене!
Шикләнүем урынлы булып чыкты—-мафиоза-быз музыкасын тыңлый-тынлый сигарет төтәтә!
—Ташла тәмәкенне!—дип боердым мөмкин кадәр кырыс тавыш чыгарырга тырышып -Мафиози- янә
телефонын тартып чыгарды
—Пахан! Тагын теге әжәл корбаны килеп җиткән... Класста тәмәке тартма, ди. Ну Ну пахан, теге
школда тарта идек бит... Ну..
-Пахан- трубканы куйды ахры, малаебыз канәгатьсез генә телефонын сүндерде, нәфрәт белән мина
карап алды һәм тәмәкесен тәрәзә төбендәге гөл туфрагына батырды.
Мин җинел сулап куйдым Кара, ул хәтле начар кеше түгел икән ич бу -Пахан- дигәннәре!.. Күр. ничек
берсүзсез буйсына ана шәһәр башкисәре Малайлар белән җыелыштык та. мафиядән курыкмаска сүз
беркеттек Хәтта -Саескан Надиры- мондый фикер әйтте -Яна малайны үзешчән сәнгатьтә сынап карарга
кирәк,—диде ул —Музыка тыңларга ярата бит. бәлки жыр-биюгә дә һәвәслеге бардыр?» Бу кызык идея иде.
Киләсе атнага -Кошлар бәйрәме- була Анда безнен малайлар хоры -Яз килә- җырын башкарачак Ә нигә
хорга яңа малайны да тартып карамаска?!
Дәресләрдән соң кайтырга җыенган җиреннән туктаттык без моны Ниятебезне җиткердек Бу юлы
да радиотелефонына үрелер дип көткән идек алай булмады, малаебыз безнен тәкъдимне ишеткәч, буыла -
буыла көләргә тотынды. Көлеп бетергәч, -черт!- итеп идәнгә төкерде дә. ишеккә юнәлде Чыгып китсә, бу
безнен тарафтан зур җиңелү булачак иде, сүз берләшкәндәй, дәррәү каршына чыгып бастык
—Карале братан,—мәйтәм —Бәлки -Пахан- белән кинәш итәрсен. ә’
Күрәсең, үзе дә шулай эшләргә җыенган булган ахры, берсүзсез телефонын өстерәп чыгарды бу;
—Алло. Пахан, монда бер клоун җитми ди. ниндидер тусовкага-
Каян башыма шундый тәвәккәллек килгәндер, кинәт тегенең кулыннан телефонын йолкып алдым
—Пахан!—дип акырдым трубкага. —Пахан! Синен яхшы бәндә икәнлегеңне беләбез, булыш. Пахан!
Аңлат шуңа. -Кошлар бәйрәме-ндә җырларга кирәк, диген Пахан! Пахан дим. ишетәсеңме?!
Бер-ике секунд тынлыктан сон трубкада гаҗәп дәрәҗәдә таныш тавыш ишетелде
—Кемгә Пахан, кемгә Хәбир Хәбриеч.. Кызма. Заһидуллин! Бир телефонын минем малайга' Өйдә
үзем сөйләшермен мин аның белән Бәлки риза да булыр
Трубканың кулдан төшеп китүе һәм -Саескан Надиры-нын -Әрәм булды'- дигәне истә калган Бүтәнен
хәтерләмим Әле һушыма килгәч тәанлый алмый интектем -телефон трубкасы турында әйттеме Надир, әллә
минем хактамы5
«Бөек математик»
атематика буенча үткәрелгән олимпиадаларда Идрис беренчелекне бирми Анын башы—
компьютер Малаинын әлеге сәләтенә һәркем шакката Мәсәлән, өч урынлы санга өч урынлы
санны күнелдән тапкырлау Идрис өчен майлы коймак ашау белән бер Квадрат тамыр алу.
пропориия төзү ише нәрсәләрне дә күнелдән генә исәпли ала ул. Талант тек талант инде менә!
М
Беркөнне физика дәресендә укытучы абыйлары Җирдән Айга кадәр 384 400 км. дигән иде. Идрис
шундук телен шартлатты:
—Минем абыйның -Опел-е йөз алтмыш көн дә дүрт сәгать барыр иде! Диманың әтисе -Москвич-ma
ике йөз көн... Ә Фәниянең апасы трамвай белән...
Кыскасы, малай, айга нинди транспорт ничә көн баруын ике минут дигәндә санап та чыкты. Физика
укытучысының күзләре маңгаена менде!
Биология дәресендә Идрис ун кулында ничә күзәнәк булуын әйтеп бирде.
Класс җитәкчеләре Камәрия апаның туган көненә бүләк алу мәсьәләсе килеп баскач та. -Бөек
математик-нын -компьютер башы- нык булышты. Теш пастасы, шампунь, сөлге, хушбуй ише нәрсәләр белән
шыплап тутырылган набор- пакет алмакчы иде алар. Идрис тиз арада һәр вак-төяк әйбернең бәясен
белешеп, шуларның суммасын исәпләп чыгарды—баксаң, шул ук әйберләрне аерым-аерым сатып алсан 1
сум 78 тиенгә арзангарак төшә икән!
—Әле тагын менә бусына да игътибар итегез!—дип хәйләкәр генә елмайды ул классташларына.—
Теш пастасының 75 граммлысы ун тәңкә тора, ә 50 граммлысы—7 сум 30 тиен. Димәк, кайсын алу
отышлырак?.
Берәү дә әйтә алмады Бизнесмен малае Альберт кына күзләрен чепе-чепе китереп.
—Блендамед- алу отышлырак! Ул кариесны булдырмый!—дип куйды.
Ә бүген... бүген Идрис классташ кызы Илсөяр белән кинода утыра. Илсөярнең кулында Идрис алып
биргән туңдырма Экранда үзәк өзгеч тавыш белән Джимми җырлый. Кыз онытылып шуны карый. Идриснен
башында исә бүтән нәрсә •Туңдырманы сатып алганда хата җибәрдем,—дип борчыла ул —Стаканлысы 120
грамм, майлылыгы да 2.5 проиент кына Вафлилысы үзе арзан, граммы да артыграк, майлылыгы —3 проиент.
Соңгысын алырга кирәк булган да бит. >
Шулчак Илсөяр анын беләгенә кагылды:
—Әннекәйгенәм! Әллә чынлап та Джиммины үтерәләр инде?!
—Үтермиләр —дип мыгырданды малай битараф кына -Ике кешелек кино билеты да утыз тәңкә. -
Таниор диско-нын видеокассетасы да шул ук бәя—дип уйлады ул —Кинотеатрда бер карыйсын да—бетте!
Ә -видик-ны күпме телисен әйләндерергә була ■
—Бүтән җырламас инде ул...—диде Илсөяр яшьле күзләрен экранга төбәп
—Җырлый...—дип мыгырданды Идрис. Ә үзенең башында мондыйрак уй бөтерелде -Илсөяр Ленин
проспектында яши. аны озату өчен ике төрле транспортка утырырга, икебез өчен дә түләргә кирәк Үзебезнең
йортта тугызынчы катта яшәүче Светаны чакырган булсам, алты сум янга калыр иде... Тукта, ә нигә мин
Илсөярне озатырга тиеш сон әле? Үзе генә кайтса дүрт сум янга кала лабаса!..-
Идрис әкрен генә торып, караңгы залдан кармалана-кармалана үтеп, -выход* дигән яшькелт язуга
атлады Джимми белән хисләнеп утырган классташ кызы анын чыгып киткәнен абайламады да.
Изге эшләр дәфтәре
инар быел бишенче класска күчте. Юк, аның бишенчегә күчүе гайре табигый хәл түгел. Ел саен
укучылар бердән—икегә, өчтән - дүрткә, тугыздан— унга күчәләр бит инде, бу да шундый гадәти
бер күренеш Киресенчә, күчмәсә сәер булыр иде әле
Бүген сөйлисе сүзнен башы анын алты ел буе парталарда, коридор идәннәрендә һәм
шугалакларда күпне күреп, чит-читләре ашалып, чүбекләнеп беткән соры (бәлки яңа вакытында кара төстә
булгандыр) портфелендә, портфель эчендәге шулай ук чүбеккә әйләнеп беткән шакмаклы бер дәфтәрдә
(Игътибарлырак укучылар бишенчедә укучы Динарның портфеле ни өчен алты ел -дөнья гизгән-дигән сорау
бирергә мөмкиннәр Динар өченче класста ике ел -утырган-).
Әлеге дәфтәр өченче ел табигать белеме дәресеннән башланган булган. Мәгәр, никтер ике битенә
генә язылган анын. Кичә, класс җитәкчеләре Мөэминә апа барлык укучыларга да яна дәфтәр алып килергә
кушкач. Динар әлеге дәфтәрне чормадан эзләп табып, тузанын кагып, баштагы ике битен ертып, бүген шуны
укытучы хозурына күтәреп килгән. /Игътибарлырак укучылар ни өчен Динар яна
Д
дәфтәрне сатып кына алмаган, дип сорарга мөмкиннәр Динарнын әти-әнисенә хезмәт хакын узган елнын
февраль ае эчен генә биргәннәр акчалары юк/
Мөэминә апалары дәфтәрнең тышына -Изге эшләр- дип яздырды Кыскасы шул— һәр укучы, шул
исәптән Динар да кылган һәр изге эшен, изге адымын шушы дәфтәргә теркәп барырга тиеш икән. Өстәвенә,
бу изге гамәлләр көненә өчтән дә ким булмаска тиеш, ди. Ягъни, сыерчыкларга оя ясау, күрше әбинен
утынын ярып бирү, иптәшенә укуда булышу һ.б. шундый эшләр инде болар Кем күпме изгелек кылган —
киләсе атнада жыелып тикшерергә сүз куештылар
... Уйлана-уйлана мәктәп бинасыннан чыгып килгәндә Динарнын күзе юлдан бераз читтәрәк ачык
канализаиия коесына төште Капкачы янәшәдә ята -Берәр ачыгавызы ялгыш төшеп китәр әле • дип уйлап
куюы булды, шатлыктан авызы ерылып та китте. Урраа! Менә сина беренче изге эш!
Малай йөгереп килеп капкачны коега каплап куймакчы иде. тот капчыгын —кыймылдата да алмады
Ярдәмгә Мансурны. Илшат белән Әмирне һәм Мәхмүтне чакырырга туры килде Бишәүләп тырыша торгач
тәки кое авызын томалау бәхетенә ирештеләр
Динар ниндидер бер жинеллек тоеп өенә атлады. Кайтып житкәнче анын башында -гениальный-
план формалашкан иде инде Ул хәзер сыерчык оясы ясаячак' Дөрес, тышта көз инде үзе. сыерчыклар бәлки
китеп тә беткәннәрдер, әмма киләсе язга тагын кайта бит алар! Менә бу ичмасам бик зур изге эш булачак'
Малай кайнарланып портфелен, гадәттәгечә, юынгыч белән мич арасына томырды да. формасында
салмый тышка чыгып китте Тә—әк. кайда әле безнен балта, пычкы, такталар? Ә —ә —ә. ие. күптән түгел
генә ломны пычкы белән кисеп караганы өчен әтисе Динардан яшереп куйган иде шул аларны Стоп! Чоланда
агач тартмалар бар ич безнен! Ясап торасы да юк бер ягына сыерчык сыешлы итеп тишек кенә тишәсе дә..
Малай үзенен тапкырлыгына сокланып, карангы чоланга ашыкты. Тартмалар дөрестән дә күп. ләкин
бушлары юк икән Ничава! Бушатабыз аны'Тартмадагы дөге икенче бер тартмадагы ниндидер ак әйбер
өстенә очты Ак төстә иде, мөгаен анысы да дөге булгандыр
Ярты сәгатьтән аскы өлешендә почта конверты зурлыгындагы тишеге булган сыерчык оясы абзар
түбәсендә кукраеп утыра иде инде (Игътибарлырак укучылар нигә оянын тишеге шулай зур дип сорарга
мөмкиннәр Беренчедән. Динарнын. авыл малае булса да. монарчы сыерчык күргәне булмады икенчедән эш
кораллары булмау сәбәпле, тишекне ул көрәк белән тишәргә мәжбүр булды)
Сәхәбетдин бабай кулын кесәсенә тыгып, бераз бөкрәебрәк басып торган малайны күргәч
аптырап калды
—Сон, бабай, неужели анламыисын.менә шундый дәфтәрбашлаттырдылар ие... әби-бабайларнын
утынын ярырга куштылар —дип авыз эченнән ботка пешерде Динар
—Ә—ә—ә... сез теге кемнәр мәллә, тимерчеләр тимурчылар мәллә'5 —дип жанланып китте
Сәхәбетдин карт эшнен асылын анлап алгач —Утыным ярылган бит минем улым Мунчага бер-ике бидон су
алып кайтсан ярар иде үзе
-Бабай, безгә мунча турында бер сүз дә әйтмәделәр-малай -лышк- итеп борынын тартып алды —
Ату. утынын ярылган булгач, Динар ярды, дип менә бу төшкә кулынны гына куй инде, жәме!
Кояш офыкка якынлашканда. Динар -физкультурадан булышырга дип- футбол тубын кыстырып,
югары урамга -Әмирләргә юл тоткан иде инде Шулай итеп, малаебызның чүбекле дәфтәренә бер көндә дүрт
изге эш теркәлде
Кичен, -планны хәтта арттырып үтәдем- дип кәефләнеп, диванга кырынаеп •Каникулы в
Простаквашино-ны карап ятканда, чоланга чыгып кергән әнисе бөтен кәефен төшерде
—Тоз белән дөгемне кушкансың дунгыэ сырты'—дип шәрран ярырга тотынды Көрәкне яньчеп
бетергән өчен әтисеннән дә шәп эләкте Кыскасы ниндидер юк-бар аркасында, бер көндә күпме изге эш
эшләгән малайнын бәйрәм ру хын тәмам бетерделәр
Әмма. -Почтальон Печкин-нын посылка китерүен карап яткан малай бәйрәмнең эурысы иртәгә
булачагын әле башына да китерми иде Әйе. әйе. мәктәп астындагы су торбаларын тикшерергә дип
канализаиия коесы аша подвалга төшкән сантехник Әбелбәкер абзый -бәйрәм-нен зурысын иртәгә, якты
дөньяга чыккач күрсәтәчәк, һичшиксез күрсәтәчәк иде әле ана