Логотип Казан Утлары
Драма

ЭЗЛӘДЕМ. ТАПТЫМ. ЮГАЛТТЫМ...


ИКЕ АКТЛЫ ДРАМА
Катнашалар:
Алмас Ура зон - эшкуар, 40 яшьтә
Т а н з и ф а Уразова —анасы, 70 яшьтә
Инсаф Уразов —улы, I8 яшьтә
Чаңбаев Шәмен Корбанович—72 яшьтә.
Халисә Сарманаена эстрада артисткасы Прологта—18. вакыйга дәвамында— 40 яшьтә
Айгөл—18 яшьтә.
Сәләх—40 яшьләр чамасы
Мирхуҗа —тән сакчысы.
Вакыйга *>0 нчы елларда. Халисә г а н ы т ы Пәрдә күтәрелә. Еракта талтирәкләр. каеннар урап алган Казансу Без—кешеләр—донья когүчеләр, Гомер буе нидер кетебе i Тал-тирәктәй жилдә бөгелсәк тә. Отылмыйбыз, сабыр итәбез Озак-озак өзелеп көтүләрнен Ни икәнен үзем белом мин. Тик ятларга берни си ыермимен. Тыннан елмаям һәм каләм мин. Озак көтеп мин картаям, ахры. Еллар саргаймыйлар бит алар Хатирәләр синнән аерылган Яшьлегемә алып китәр. ман играем. Сәхнәнен ун ягыңда-тал-тмрәк. Уртада—Изгеләр чишмәсе. Ул матур итеп бизәлгән—мәрхүм Сөләйман ядкаре. Унсигег яшьлек Халисә бизәкле көянтә-чиләкләрен күтәреп чишмәгә килә. Яшеренгән урыныннан унсигез яшьлек Алмас чыга. Алмас (әкрен генә) Халисә Халисә. Әбәү, кем бу? Алмас Тс-с-с... Кычкырма Халисә Алмас ’! Син? Алмас (чи.1әк.юрен тотып) Әйдә, читкәрәк
Халисә. Ни булды?
Алмас. Безне беркем дә күрмәсен...
Халисә. Берни аңламыйм.
Алмас. Мин синең белән саубуллашырга килдем.
Халисә. Күзен башкага төштеме?
Алмас. Кит әле. аның кайгысымы?..
Халисә. Миннән суындыңмы әллә?
Ал мае. Әй, бәйләнмә әле..
Халисә Мине калдырып кая китәсең? Укырга бергә китәргә уйладык ич! Мин—театр училищесына, син әтиең юлыннан—тарих бүлегенә...
Ал мае. Төкерәм тарихка... Барсына кул селтәп, мина китәргә туры килә.
Халисә. Кая китәргә?
Алмас. Әлегә үзем дә белмим. Кой чиләгеңне башка... янам. (Чиләкне иеп башына коя.) Белмим! Поезд кая алып китсә—шунда!
Халисә. (Чиләкләрен җиргә куеп.) Беркая да китмисең! Җибәрмим!
Ал мае. Мин җинаять эшләдем.
Халисә. Ышанмыйм! Булмас.
Алмас. Качып котылмасам, мине төрмә көтә!
Халисә.Ни сөйлисең?! Алмас, ни эшләдең?
Алмас. Мин Чаңбаевны кыйнадым. Әйе. әйе. дөмбәсләдем!
Халисә. Ах...
Алмас. Башта аракы шешәләреннән төзи башлаган йортын җимердем. Аннары үзен Гомер буе җыелган үчне алдым.
Халисә. Нигә? Ник!
Алмас. Үзең дә беләсең. Әтинең газапларда үлүенә гаепле адәм—шул Чанба- ев! Әти үлгәч, әнине үзенә көчләп кияүгә алган—шул Чаңбаев! Анам да гаепле! Аны да кичермим...
Халисә. Алмас, тынычлан, үзеңне кулга ал.
Алмас. Тагын бер минут торсам, мине кулга алачаклар. Сау бул...
Халисә. Бөтенләй ташлыйсыңмыни?
Алмас. Бөтенләйгә түгел. Халисә Көтсәң, без бергә булырбыз. Көчен җитәрме көтәргә?
Халисә. Гомерем буе көтәрмен. Алмас. Исән генә була күр. Шуны гына әйт кайчан кайтырсың?
Алмас. Кайчан да кайчан мине эзләүдән туктарлар, шунда кайтырмын, Дөнья бетереп эзләрләр-эзләрләр дә бер вакыт онытырлар. Ул кайтыр, но бу Алмас булмас. Ул баеп кайтыр!
X а л и с ә. Н ичек кенә булса да кайт!
Алмас. Минем атамны ярлы булганы өчен гомер буе кимсеттеләр, көн күрсәтмәделәр. Ул үзе дә гаепле инде. Мин аңладым. Халисә, безнең хәзер синен белән энәбездә юк. Без бергә тормыш корсакта, син кайчан да булса, анам кебек, мине ташлап китәчәксең.
X а л и сә. Ни сөйлисең, Алмас, юк. юк!
Алмас. Анам да яшь чагында ташламаска вәгъдә биргән... Тормыш- анасын ормыш! Мине эзлиләр, озакторыр- га ярамый. (Кузгала.)
Халисә. Тукта, тагын бер генә сүз...
Алмас. Тотма, мин киттем... Миннән озак кына хәбәр дә килмәс, барыбер көт! Әллә нинди гайбәтләр килер—көт! Өйләнгән дисәләр дә ышанма! Көтеп арысаң—тот та бер картка кияүгә чык!
Халисә. Ахмак!
Алмас. Тагын бер әйт шул сүзеңне! Халисә. Ахмак!..
Алмас. Үлсәм генә көтмә. Чао. старушка! (Кочаклап убә дә ашыгып югала.)
Халисә. Алмас, бер генә еүз.. (Сәхнә караңгылана.)
Беренче акт
Унсигез елдан соң...
Шул ук урын. Уң якта—ауган талтирәк. Сулда—буш шешәләрдән корылган йорт. Жди көне. Шәмси сәхнәдә сәхнә кора.
Сәләх (тирләп-пешеп. әлсерәп керә). Уф. яндым, харап булдым, беттем!
Шәмси. Ни булды?
Сәләх. Хәзер егылам да үләм!
Шәмси. Өең яндымы?
Сәләх. Юк шул.
Шәмси. Таладылармы?
Сәләх. Юк ла...
Шәмси. Хатының куып чыгардымы?
Сәләх. Лутчы булыр ие...
Шәмси. Милициягә эләктеңме?
Сәләх. Юк! Ычкынды!
Шәмси. Чуртанмы?
Сәләх. Чуртыма кирәкме ул! Пычаксыз суйды! Үзен суясы калган!
заладим, ТАПТЫМ ЮГАЛТТЫМ ___________________________________________
Ш Ө М с и Исерекме?
Сал әх Исеректән лә болайрак' Качты, кабахәт1
Шәме и Милиция чакырт!
Сәләх Чөеп кенә ыргыта ул милициямне! Качты дим ич'
Шәмси Кем качты?
Сәләх. Мирхуҗа'
Шәмси. Кем сон ул?
С ә л ә х К үрмәле! е зме ’
Шәмси Бернинди Мирхужаныла белмим
Сәләх Таныттыра торган билгеләр: кәкере торба шикелле..шанны сатыйм дип акырын торган ике MOIU I
Ш ә м с и Әллә үзен исерек инде
Сәләх Мирхужа айнытты качып киткәч Уф, ардым. . тирокко утыра). Тагын бер билгесе кыи-кызыл койрыгы елан кебек муенына уралырга юра! Төшенә килеп керсә, куркып качарсын!
Шәмси Мирхужа булмады бу алайса, жен булды!
Сәләх Син ни сөйлисен’ Нинди жен9 Үгез качты! Үгез! Их. бәйләп сатасы калган'
Ш ә м с и . Ә. ә үгеэ... Мирхужа да Мирхужа дисен
Сәләх Авы шын Мирхужаисемле үгезе. Күрмәдегезме9 (Тирен сорта.)
Шәмси. Нишләп Мирхужа?
Сәләх Безнең Кәкере Елгада Мирхужа исемле тагын бер мир үгезе бар Мал гуарлы жи ге гол хатынга йортка керде. Малын ашап бетерә дә икенчесенә күчә, хөрәсән. Әй хәрамләште лә инде көрәшкәндә... Сонгы тәкәне аяк чалып, сугышып алды, паразит! Егерме тәкә, унике үгез ашадым дип мактана, салам юрхан' Жиле гол хатын моны тотып печәргә бх пач. читкә китеп олакты Teie Мирхужа белән дошманнар ие Күрмәдеңме Мирхуҗаны?
Шәмси Кайсысын’
С ә л ә х Икесен дә! Берсен дәүләткә тапшырасы! Икенчесе аяк чалып мине аста калдырды coin ы сабантуйда Очратсам. чын көрәшкә чакырам! Ин башта мөгезлесен табарга! Качты биз. качты!
Шәмси Каян качты?
Сәләх Hi комбинатына барабыз шулай, юк Без ветврач I атүф бе юн к.к*ф юнен кенә кабинада ут ыр< ан булабы з. бера i төшергән иск. кәннчне Тамак спины да сорап кыткылдык бит ми юн нн өчен дигәндә, менә шушы сумкада! ы ярты -әтәч булып кычкыра, суккнн сын Туктаттык га шу<|к-рны. гәк. авызына юкерим. чөмерәбез Гатуф белән тцммс ботагыннан шеш.шен
_________________ __ _________________ 93
Ни өчен дисән. стакан юк инде. тәк. кәннчне Бераз баргач, шхфертуктаткан ла машинаны, әйтә бит безгә «Карагыз малны?» ди Карасак, тфү. беләгенне чеметим, үгезлән жилләр искән. Сикереп төшкән лә сызган, нәкъ шушы тирәдә, без салып утырган урында. Күрмәденме Мирхуҗаны ’
Шәмси Әллә кызыл иеме?
Сәләх. Точно! Үзе! Алкаш бите кебек кып-кызыл!
Ш ә м с и Маңгаенда агы бар идеме әллә?
Сәләх Әй! Әйе' Бар ие'
III ә м с и Юк. күрмәдем шу 1
Сәләх Әй. сине тынлап торган мин жүләр
III әмс и Үгезен койрыгын тотты рырдип уйлыйсынмы9
Сәләх. Тота торган жегет басып гора алдында! Тотмаган нәстә калмады Тирә-юныгә сабантуй батыры дип дан алган. беркемгә дә почти бил бирмәгән Сәләх булыр бу. бик белеп тор. абзыйкай! Мир үгезен озатырга теләсә нинди селәгәй малайны жибәрми персидәтел (Кесженнан аракы шешосен чыгара) Бераз калган әле монда. Кил. әзрәк тамызасынмы9 (Үзе эчеп куя). Әгәренки шушы иблис котыртмаса. Мирхуҗага бирешер исме Сәләх' Их. шушы булмаса. ин кимендә замминистр булады- рыем мин! Ну көчле сволочь, мине лә жинә' Кил. сал!
Шәмси Мин саллым инде саласын Әнә кара, шешәләрдән иортсалып куйдым
Сал ак (торып карый) Шушы эчкәч—без ыргытып бәргән шешәдәнме?
Ш ә м с и Нәрсәдән булсын Зама- ныбышын ал кашлары на мәтелек һәйкәл'
Сәләх Ну, малай, салгансың9 Бер ү зен салдыңмы?
Ill ә м с и Йортны бер үзем салдым Төзү материалын үзебезнең татар эчкечеләреннән генә җыйдым Нигезлә шушы авылдан. Борынгы Болгарда булганын бармы9
Сәләх Анын кайгысымы безлә
Шәмси Бабайлар калдырган манараларны күргәнен юкмы9
Сәләх Рәсемдә күргән бар инде анысы
Шәмси Милли казанышыбыз саналырлык бу корылманы мин киләчәккә калдырам. Оныклар, бәлки чит кавемгә ияргән тагарнын ни өчен күтәрелә алмавын егылуын аңларлар Профессор Чанбаен'
Сәләх Профессор9' Киләчәккә минем лә өлеш керсен Минем дә тарихта
каласым килә. (Буш шешәсен бирә).
Шәмси Мин инде эшне төгәлләдем. Бер шешә белән эләгерсең микән. ай-һай (Ata.) Патша жәяү йөри торган корылмага булса да файдаланырмын.
Сәләх Ну даешь, малай. Сөенечтән күз яшьләре атылып чыкты Мондый әкәмәтне күргән юк ие.
Шәмси Дөньяда икәү генә. Берсе Япониядә. Пепси шешәсеннән.
Сәләх. Бик арзанга төшкән ич бу. авызына төкерим Прәме бушлай! Кара, бездәге бу материал белән барлык өйсезләрне өйле итеп була бит! (Аркасыннан кагып). Маладис. профессор
Шәмси (ошатмады) Кулыгызны алыгыз... иптәш...
Сәләх. Сә...ләх! Әлегә мин ләх түгел Ыслушай, профессор, мин сине кайдадыр күрдем бугай Карале, син нәрсә маташтырасын?
Шәмси Сәхнә Бүген монда шушыннан чыккан артистка Халисә Сарманаева концерт бирәчәк.
Сәләх Сәхнәдисенме Яшь чакта абзагыз да жырчы булган (Чишмәдән су эчә ) Коточкыч шәп ие анын тавышы (Тырышып.)
Җидегән чишмәләрдә...
Шәмси. Хәзер буш шешә кебек шылтырый.
Сәләх Шул мәлгунь харап итмәсә, атказанган әртис буладырыем... Чишмәгә авызны тидергәч, әллә нишләп жырлыйсы килеп китте. Мендер әле мине сәхнәгә. Эт әле арттан (Шәмси ярдәм итә.) Арттан этүче булмады шул, арттан этүче, без дә төшеп калганнардан түгел иек Без дә жырлаган булган иек сөю жырларын. Менә болай, кулны күкрәккә куйган булып, күзне йомып (Җырларга тырыша )
Яшьлегем чәчәк атканда Сине сөйдем, гүзәлем...
Юк. чыкмый Фермада дуңгыз мыркылдавын тыңлап, үгез артыннан куып узды гомер Җыр жырланган, мангай сырланган. (Сәхнәдән төшә-төшә.) Иптәш- әфәнде пырафессор, үгезне табалмасам. мине персидәтел нишләтер икән9
Шәмси Үзеңне көтүгә үгез итеп куя.
Сәләх Анысы булмас. Болай да хатын «бозау» дип тирги Әйт, нишләтә9
Шәмси. Кисә.
Сәләх Анысы да булмас. Ярты ел инде акча биргәннәре юк.
Шәмси. Үтермәс әле.
Сәләх Үтерүен үтермәс, үземне дәүләткә тапшырмасын, чукынгыры'
Шәмси Дәүләтнең төрмәләре шыгрым тулы—урын юк.
Сәләх Вак-төяк белән эләккәннәргә урын табалар алар. Ыслушай пырафессор, фамилияң ничек әле синен’’ Мин сиңа тагын сугылырмын.
Шәмси. Чанбаев.
Сәләх. Иптәш Чанбаев' Искә төште: кайда күрдем дисәм, без синең белән яттык...
Шәмси. Айныткычтамы9
Сәләх. Юк. Спесклиникада...
Шәмси. Син анда ничек эләктең9 Сәләх Блат наркомнан да өстен Шунда санитар булып эшләүче апам салды Тәк... Син дә. мин дә яшь ул чакта Син аерым бүлмәдә бер үзен ятгын Икебездә кабырга белән Көрәшченең авырткан жирен беләсеңдер: бил. кабырга... Синен кабырганы кемдер сыйпаган и дөрес эшләгән дигәннәр ие
Шәмси. Бар. үгезеңне эзлә!
Сәләх Мирхужаны күрсәң, хәбәр ит. иптәш Чанбаев Кәкере Елга авылы. «Туры юл» күмәк хужалыгы. Шәмси батыр... (Чыга )
Шәмси М ирхужаларга сәлам1 (Эшен дәвам итә. Таяк белән кармаланып, сукырайган Таңзифа керә.)
Т а н з и ф а Авылдашлар, ханнарым, кем дә булса, мине ишетәсезме? (Шәмси дәшми, әмма һәрбер сүзен игътибар белән тыңлый Таңзифа чишмә янына ки» Күккә текәлеп ) Илаһым, зинһар ишетә күр минем ялваруымны, кичерә күр кылган гөнаһларымны' Пәйгамбәрләр затыннан булган изге адәмне авыр хәлдә ташлаганым өчен биргән жәзанны кабул кылдым күзләрем сукырайды Илаһым, сонгы гозеремне ишет: ят жирләрдә адашып йөргән Алмасымны кайтар Шулай ук исәнлек тәүфыйк бир баламның баласы, йөрәгем пәрасы Инсафка Карангы төннәрдә барасы юлларына тан нурлары сибә күр Илаһым. мин гаепле синең каршында.
Шәмси (якынрак барып) Синен гаебен юк. Таңзифа. Хатаң гына бар
Таңзифа Һай. кеше бар икән Тавышын таныш кебек. Нидә хаталандым мин?
Шәмси Сөләйманга кияүгә чыгып ялгыштың.
Таңзифа Ялгышымны әйт.
Шәмси Сөләйман яши белмәде
Таңзифа Ана ничек яшәргә
кирәк иде соң?
Шәмси Ул тормыш агымына каршы йөзде, яраклаша белмәде. Тормыш ул—сәхнә, кешеләр анда үзләрен түгел, бөтенләй башка кешене уйныйлар Диваналар гына шәрран-яра үзләрен ачалар Сөләйман уйлаганнарны әллә мин уйламадыммы, әллә мин белмәдемме татар халкынын бөек тарихлы икәнен? Нигә кирәк иде Сөләйманга безнең Болгардагы Кара пулатның Кырымдагы Хан төрбәсенә охшашлыгын исбат итәргә? Вакытыннан элек кычкырган әтәчнен муенын боралар
Таң зифа Чанбаев! Күзләрем сукырайгач кына, бик сон күзләрем ачылды: менә шулай уйлаучыга кияүгә чыгып, мин ялгышканмын Мин сине яратмыйча чыктым. Сөләйманны милләтче дип эштән кугач, бик авыр хәлдә калдым шул. Имеш. Алмасымны кеше итәм.
Шәмси Юлдан язган ул малаеңны искә дә алма. Көтмә син аны. кайтмый ул!
Т а н з и ф а . Кайтыр, Алла бирсә . Ул сине күрмәс өчен генә кайтмый читтә йөри, бахырым.
Шәмси. Ярар Минем эшем бар. (Сәхнәгә менеп JULIU башлый.)
Т а ң з и ф a . Нишлисен анда, исе-рекләрдән калган шешәжыясынмы һаман?
Шәмси. Усалланма! Бүген Халисә концерт белән килә. Сәхнә ясыйм
Танзифа. И-х, Халисә кызым киләмени? Сагындым үзен Шигырен, жырын сагындым Күнел бөтенләй бушап, таштай катып калган чак Сөләйманны да. ул монда дачада яши башлагач, беренче тапкыр сәхнәдә күргән идем Тормыш ваклыклары йөрәгемне ураган вакыт иде Ул югарыда иде. мин менә алмаслык югары лыкта иде. (Шәмсигә.) Менәргә ярдәм ит, минем бик аз гына булса да. Сөләйман югарылыгына күтәреләсем килә (Шәмси менәргә ярдәм итә.) Ул сөйләгән шигырьне мин гел күңелемнән сөйләп йөрим.
Гомерем буе тауга-Күккә ашып Түбән тешә тешә ялыктым Тукталдым да Урал итегенә, Йөрәгемә ятып ял иттем Ишетелде шул чак серле бер жыр. Ардым инде, галлым дигәндә •Төшсән лә син Җиргә-бнк түбәнгә. Төшә күрмә Җырла түбәнгә • Табигатьне, йөрәгемне айкап Яшәртте Җыр Җирне Күкләрне Таулар күкрәгеннән чыккангадыр. Ул мине дө биек күтәрде
(Шигырьдәвамында Шәмси әкренит түбәнгә
_________________________________________
төшә, ауган тирәккә утырып уйга тала ) Сөләйман, син шушында гына ятасын ич Ишеттеңме? Уян. бәгърем, кичерә күр мине (Шул сүзләрне кабатлап, югарыдан төшә, Шәмсинең биргән кулын алмый ) Кичер мине. Сөләйман (Чыга. Шәмси тирән уйда. Шул вакыт Алмасның тән сакчысы Мирхуҗа килеп керә Ул килбәтсез олы гәүдәле, сакал-мыек үстергән. Күн тужуркадан Ымлыклар белән генә сөйләшә Тирә-якны барлап чыга, сәхнә асларын - өсләрен тикшерә, чишмә тирәсен карый Сәләх бушаткан шешәне алып. иснәп карый да чишмә ташына бәреп вата. Шәмсине күреп, аның янына кило.)
Шәмси (торып, әдәпле генә кулын бирә ) Чанбаев!
М и р х у ж а (кесәсен капшап) Кит' Шәмси Аңламыйм Мирхужа Ычкын!
Шәмси Ни әйтергә телисез'’ Мирхужа Сыз!
Шәмси Әллә үгез киләме9 М ирхужа. Шым'
Шәмси Төшендем Затлы маши на килеп туктаган Белдем—олы хуҗа килгән Обкомда бүлек мөдире булып эшләдем Профессор Чанбаев'
Мирхужа Тай!
Шәмси Мин моннан китмим Минем дачам монда
Мирхужа Тәгәрә' (Көч кушанып. Шәмсине чыгара Сәхнә артында тавышлар.) Чиген' Артка! (Чыга)
Халисә тавышы
Без очрашкан, без аерылган урын— Елга ярындагы тал-тирәк.
«Әллә кайта микән?» дигән кебек.
Җил искәндә куя калтырап
Әйтә йөрәк «Алай ашыктырма. Газаплама, мина ял кирәк Күрәсеңме, сабыр ителмәгән. Усал жилдә ауган тал-тирәк
Кич. Эңгср-менгср.
Халисә (сәхнәдә) Исәнмессз- саумысыз. авылдашлар, туганнар, апалар, сеңелләр, абыйлар, энеләр! Иштирәктә һаман клуб булмагач, мин сезне Казансу буена чакырдым инде Рәхмәт сезгә, килгәнсез Әйдәгез, бүген барыбызга да кадерле булган Сөләйман абый Уразовны искә алыйк Искиткеч кеше иде ул. Юкка гына без аны читтән алып кайтып, менә монда-Изгеләр зиратына жнрләмәдек Үзегез дә беләсез, шагыйрь бул м аса да, ул жаны белән шагыйрь иде Менә сезгә дә бер шигырен исегезгә төшерим
Чнт жирләрнен салкын туфрагы да Якын күрә мине, үз итә.
Синнән башка туңган күнелемә «Көтәм!» дигән тик бер сүз житә. Син яшәгән жирнен жылы жилен Сулышларым белән тартырмын. Өметенне өзеп, көтмәсән дә.
Онытсан да. барыбер кайтырмын.
(Кинәт ут сүнә.) Нишләп ут сүнде? Кем сүндерде? Борчылмагыз, мин аны ут кабынганчы сөйли торам (Соңгы юлны кабатлап әйтә.)
Онытсан да барыбер кайтырмын!
Ал мае (соңгы юл әйтелү белән, караңгыдан) Мин кайттым!
Халисә. Кем ул? Мин күрмим Алмас. Танымыйсыңмы?
Халисә Тавышын таныш кебек...
Алмас. Иске танышыңны оныттыңмы?
Халисә. Кем сон син?
Алмас Мин сүземдә тордым Син боздыңмы әллә вәгьдәнне’’
Халисә. Берни анламыйм.
Алмас. «Көтәм» дигән сүзеңне кемгә әйттең9
Халисә Әллә төш күрәм инде? .
Алмас Димәк, «көт, кайтам» диючеләр мин генә түгел?
Халисә. Нигә сон син күренмисен?
Ал м ас . Син дөрес әйтәсең: мин күренми торган адәм идем' Хәзер син мине күрерсең! Барс' Ут! (Машина фарасының уты сәхнәне яктырта Сәхнәнең бир читендәге креслода заманча затлы киенгән, сакал- мыек үстергән Ачмас утыра Аннан читтә- рәк аның тән сакчысы Мирхуҗа урнашкан.) Халисә, мине әле дә танымыйсынмы? (Пауза.) Кайчан да кайчан мине эзләүдән туктарлар, кайчан да кайчан мине онытырлар, ул кайтыр., но...
Халисә. Алмас?!
Алмас Таныдың тәки? (Сәхнәгә сикереп менә.) Чао, старушка!
Халисә Үз күзләремә үзем ышанмыйм Чыннан да синме бу, Алмас9
Алмас Алмаска охшамаганмыни?
Халисә Танырлык та түгел. Үзгәргәнсең.
Алмас Дөнья үзгәртә адәм баласын Син үзгәрмәгәнсең диярлек Мине күргәч нишләптер куркып калдын. Син шат түгел кебек
Халисә Үзем дә белмим Каушап калдым әле.
Алмас Әйт, син шатмы, түгелме’ Мине онытсаң, дөресен әйт!
Халисә Онытмадым. Алмас
Алмас. Ышанмыйм Нишләп, алай булгач, кочакламыйсың көткәненне’
Халисә Халык алдында оялмыйча...
Алмас. Халык юк. Бу концертын бары минем өчен!
Халисә Чыннан да Ут кабынгач. карасам, ике генә кеше. Кем ул әнә тегесе... әллә нинди адәм?
Алмас Төкер! Ул кеше түгел Аны юк дип сана.
Халисә. Ул бездән күзен алмый
Алмас, һөнәре шул. Минем тән сакчысы. Әфганчы. Ә син—минем жан сакчысы бул! Барс, югал! (Мирхуҗа китә) Халисә. Ә халык кайда?
Алмас. Мин кусам китә, мин чакырсам—килә халык Безнең бәхетле очрашуны карап тормасыннар. Кудым әлегә. Йә, сагындыңмы мине. Халисә?
Халисә Безне очраштырган әнә теге тирәк сине көтә-көтә түзәлмәде. сынды. Мин саргайдым гына Ә син үзен’
Алмас. Мин дә сынмадым. Халисә! (Кочаклашалар.)
Халисә Кара, чәчләрен агарган ич... Күзләрен һаман да чем каралар.
Алмас Синең күзләреңнең зәнгәр икәнен әле генә күрдем Яшь чакта күрмәгәнмен
Халисә Бабай булгансың.
Алмас Заманнан артта калып булмый. Акыл үстереп булмагач, сакал үстердем. Ә сакаллы адәмне акыллыга саныйлар. Ни эшләсәң шул килешә...
Халисә Өйләнмәгән егеткә дисеңме. Чынлапмы?
Алмас Законлы хатыным юк.
Халисә. Законсызлар?
Алмас. Алар белән шаярырга вакытым юк. Мин эш кешесе.
Халисә Син кем соң? Бик зур начальникмы? Тән сакчысы белән генә йөрисен...
Алмас. Мин настоящий алмас' Мине беркем бөгә дә, сындыра да алмый Беркем кимсетә, өркетә, куркыта алмый' Һәм сине дә! Мескенлек, коллык бетте'
Халисә. Сине көтә-көтә картаеп беттем, Алмас.
Алмас Мина ошый болай картаюың Мин Иштирәккә сине яшәртү өчен кайттым. Халисә'
Халисә Яшәрт инде, алай бик теләгәч...
Алмас. Яратканын унсигез ел көткән артистка Халисә Сарманаева шушы сәләмә сәхнәдә жырларга тиешме’’ Барс' Келәм' (Мирхуҗа сахнәга заты келәм җәя ) Барс! Чемодан' (Мирхуҗа заграничный чемоданны Алмас алдына куя да, хуҗасы кул селтәгәч, чыга Чемоданны ачып ) Сина' Мине көткәнең өчен! Хәзер мин халыкны чакыртырмын' Әтием яраткан жырны жырларсын. аңладыңмы? (Халисә чемоданны алып чыга.) Барс!
М и р х у ж a. Ay!
Алмас Чакыр халыкны! (Магнитофоннан музыка җибәрә.) Халык, жыел- дынмы? Сәлам! Тамак туйдымы’’ Сыйландыгызмы? Кем куйды сезгә импортный эчемлекләрне и закускаларны дисәгез. мин-Уразов булырмын! Бу фамилия таныштыр сезгә. Яхшы беләсез дип уйлыйм сездә дача салып алып яшәгән Сөләйман Уразовны! Сез минем үземне танымыйсыз, кәнишне. Без үзебез Алмас Уразов, то есть Сөләйманның улы булабыз. Кайберегез может хәтерли торгандыр, мин әтинең дачасында тордым Казансуда вак-төяк балык тоттым. Инде килеп мин. үлгәч кенә булса да. исән чакта кадер күрмәгән атамны хөрмәтләргә кайттым Анысын үзегез күрерсез ничек икәнне В то же время сез дә атамны үлгәч кенә булса да тоже монда Изгеләр зиратына алып кайтып жирлә- дегез, анысына да рәхмәт Үзегезгә билгеле, атамны исән чакта типкедә йөрттеләр, юк. сезне әйтмим, аның коллегаларын сөйлим Эшеннән кудылар, язган эшләрен басмадылар, янәсе дә милләтче дип Ул. өметен өзеп, Йошкар-Олага китте, шунда жан бирде. Мин анын китапларын бүгенге көндә печатать итеп, сезгә алып кайттым Барс! Тарат халыкка! Бушлай' Инде бу сәхнәгә чакырам Иштирәкнең генә түгел, татарның известный артисткасын—Халисә Сарманаеваны! Кул чап! Халисә, чык' Покажись! (Музыка, кул чабулар) Хатын- кыз шулай киенергә тиеш! Европаның ин сонгы модасы! Халисә, балкы'(Затлы киемнәр кигән, зиннәтле алка-төймәләр таккан Халисә сәхнәгә чыга ) Минем заявка' Атамның яраткан жырын! (Аска креслога тошеп утыра )
Халисә (прожек тор нурында балкып җырлый)
Урманнарга кереп кисеп алдым Дугалыкка диеп төз элмә Йөрәккәем бигрәк түзем лә.
Гомер язларында аерылдык.
Очраштык тик гомер көзендә. Яз да. көз дә чагыла йөземдә.
Әллә хәсрәт, әллә сөенечтән Ике яшь бөртеге күземдә. Йөрәккәем, чыда, өзелмә. Кыңгыраулар булып яшьлек калды. Чынлап калды гомерем эзендә. Йөрәккәем, түз лә. өзелмә
(Кул чабулар.)
Алмас Халисә, нигә әле син бүгенге шатлыклы көндә хәсрәтеңне халыкка жырлап торасын Биеп жибәр әле бер яшь чагыңдагы кебек, авылларын селкетеп! Халык! Давай, кул чап! (Кул чабулар)
Халисә Юк. Алмас, хәзер булды- ралмыйм...
Алмас. Мин сорыйм! Музыка! (Бию көе уйнала Халисә соңгы чиккә җиткәнче бии дә. хәле бетеп егыш һәм йөзтүбән капланып елый.. Алмас сәхнәгә йөгереп менә. Халисә янына килә.) Халык' Тарал' Барс' Сыйла' Ни булды. Халисә, әллә инде елыйсын'’ (Күтәреп торгыза.)
Халисә Күңелем тулды...
Алмас Әйдәтөшик моннан, ял ит
Халисә Ә концерт анда... минем иптәшләр.
Алмас Мин әйттем: концерт тәмам Иптәшләрең сәхнәгә чыгып тормасыннар Менә аларныи өлешен үзләренә бирерсең. (Акча төргәген суза.)
Халисә Шул кадәр акча . безнен күргән лә юк...
Алмас Минем белән булганда күрерсең Мин әйткәч, ал'
Халисә Рәхмәт
Алмас (аска төшеп) Бир кулыңны
Халисә Хәлсезләнеп киттем (Төшкәндә туктап.) Кала бит
Алмас. Нәрсә?
Халисә Келәм
Алмас. Төкер Миндә ул милли он Артистларына бир Әйдә, чишмә янына. Су эчеп жибәр
Халисә Рәхмәт. Алмас (Башын ■һмасның җилкәсенә куя )
Алмас Тынычландыңмы инде’’
Халисә Эчкәч хәл кереп китте Сөләйман абый матурлаган чишмә.
Алмас Әти—дурак. Ике айлык хезмәт хакын суга салды.
Халисә Гажәеп бит Тыңла анын чел терәүләрен Читтә йөргәндә төшләренә кергәндер инде, шулаймы?
Алмас . Анда. Халисә, не только анын турында уйлау, төш күрергә дә вакыт булмады
Халисә. Мин сине төшемдә гел яшь итеп күрдем. Берсен сөйлимме? Испаниягә барганбыз, имеш...
Алмас. Мин чыннан да анда бардым.
Халисә. Мин стадионда утырам. Ә син мәйданда тореодор... Кызыл материя тоткансың да үгезгә каршы барасың. Менә- менә сине үгез сөзә дигәндә, уяндым...
Алмас. Мин үзем сөзәм хәзер! Беркем каршы тора алмый. (Кулындагы магнитофонны кабыза, аннан Халисәнең җыры ишетелә.)
Әллә хәсрәт, әллә сөенечтән—
Яшь бөртеге ике күземдә.
Йөрәккәем, чыда, өзелмә
Халисә. Кара, язып та алгансың.
Алмас. Кассета ясатып миргә таратам әле мин синең тавышыңны..
Халисә. Алмас, чынлапмы?
Алмас. Син әле һаман җырлап кына йөрисенме?
Халисә Ярты гомерем сәхнәдә узды.
Ал мае .Тамак туйдырырлык сәмән бирәләрме сон? Ничә лимон?
Халисә. Төрле чак була инде. Чәйне лимонсыз гына эчәргә туры килә.
Ал мас. Моннан соң Халисә Сар- манаеванын дөньяның төрле почмакларында ишетерләр. Кассета саткан табышның яртысы—үзеңә! Доллар белән!
Халисә Шаяртма.
Алмас. Шаярмыйм Дөньяның күп кенә нокталары минем кулда.
Халисә Яшь чагыңа охшап калдың. Мактанырга ярата идең.
Алмас. Мин башка Алмас хәзер. (Кесә телефонын ала.)
Халисә Нәрсә бу?
Алмас. «Эрикссон» Дөньяны кулда тота торган аппарат
Халисә Яшь чакта алдауларыңа рәхәтләнеп ышана идем...
Алмас (номер җыеп). Истамбул- мы? Әссәләмәгаләйкем, Нурхан бей? Минем товар үтәме? Эшләр майлаган кебек бара? Хуп! Афәрин! (Тагын номер җыя.) Хельсинки? Кадыйр әфәнде, сезме, йөрәк маем? Миңа нинди сорауларың бар? Анысын миннән сорап та торма, үзең хәл ит! Мин сина ышанам. Миннән фатиха. Хуш. канәтем.
Халисә. Хәзер инде ышандым. (Кайдадыр шартлау.)
Алмас (сикереп тора. Ул үзен гел киеренке тота, сөйләшкәндә вакыт-вакыт тирә-ягына карап ала.) Барс!
Мирхужа (кереп). Ау!
Алмас Нинди шартлау? Тикшер!
Мирхуҗа. Момент! (Чыга.)
Халисә. Синең җаның тыныч түгел...
Алмас. Арылды.
Халисә. Әйт Алмас, син кем соң?
Алмас. Үзебезчә әйткәндә: Бай абзый! Яна татар. Өр-яңа! Кайберәүләр малтабар да дип җибәрәләр Ягъни дә мәсәлән, мал артыннан чабучылар.
Халисә. Шулай бик баймыни син?
Алмас. Бай, бик бай. Халисә! Син миннән ни телисең, шуны сорый аласың. (Шәмси салган йортны карап.) Бу нинди йорт?
Халисә. Буш шешәләрдән салынган.
Алмас. Шәп товар. Хуҗасы кем?
Халисә. Чаңбаев.
Алмас. Шул мин кабыргасын сыйпаган Чанбаевмы?
Халисә. Шул.
А л м а с. Ул әле исәнмени?
Халисә. Исән.
Алмас. Кеше гомерен кыскартучылар озак яшиләр. Үзе шунда яшиме?
Халисә Дача йортында тора. Монысы—сату өчен.
Алмас. Әтинең үлеменә сәбәпче адәмнәрнең берсе.
Халисә. Алай ук түгел инде. Яши белеп яшәүче.
А л м а с. Иң авыр чакта әтине якламады. Обкомда эшләвеннән файдаланып, әни дигән кешене үзенә алды.
Халисә. Алмас, нигә әни исәнме дип сорамыйсын?
Алмас. Аның исән булуы-булмавы мине кызыксындырмый. Әтигә хыянәтен мәңге кичермәм.
Халисә Ул исән. Күзләре сукырайды.
Алмас. Ну и что? Мине менә бу сарай и аның хуҗасы кызыксындыра.
Халисә. Әнә үзе дә шунда йөри (Шәмси күренә. Балта белән нәрсәгәдер суга. Алмас сискәнеп, сикереп тора.)
Алмас. Барс!
Мирхуҗа (кереп). Ау! (Шәмсигз таба бара.)
Халисә. Зинһар тимәгез ана! Ул карт инде. Алмас, тынычлан...
Алмас. Барс! Кире борыл! (Мирхуҗа китә.) Әй. син, монда кил әле!
Халисә. Алмас, бәйләнә күрмә.
Алмас. Мин ана тырнак белән дә кагылмам.
Халисә Үзе бәйләнсә
Алмас Сонга калды Хужа. кил минем янга!
Халисә. Бу киемнәрдән күренергә уңайсыз (Бер читка кита)
Шәмси (кера) Хәерле көннәр. Алмас Сөләйманович!
Алмас. Сәлам. Чанбаев' Кил якынрак кил.
Шәмси Әлегә колакларым әйбәт ишетә. Аллага шөкер
Алмас. Аллага ышанасынмыни?
Шәмси Мин электә күңелемнән ышана идем.
Алмас. Ялгышмасам. син коточкыч атеист идең?
Шәмси Заманы шундый иде. Сезнең кебек игелекле бер бизнесмен Иштирәккә мәчет салып куйды. Әнә. шунда йөрим. Әмма халык бизгән, килүчеләр берике генә.
Алмас. Мактыйм Заман белән бергә атлыйсың Кабыргаларыңның жидссе дә исән-саулармы?
Шәмси Әй. искә төшермик инле, онытыйк...
Алмас. Бу сарайны үзен эчкән шешәләрдән кордынмы’’
Шәмси Алла сакласын Яшь чакта бераз капкаладым Карт кешегә— гөнаһ.
Алмас. Минем янга якынрак кил. Чанбаев Нигә куркасын’’ Син бывший Чанбаевбулсанла. мин элекке Алмас түгел Син аласынны алдын
Шәмси Тән ярасы онытыла. Алмас Сөләйманович
Алмас Тел яраларын мин оныт мыйм. но мин үч алырга кайтмадым Бу өеңне сатасынмы9
Шәмси. Сезнен кебек хөрмәтле кешеләр белән килешергә булыр дип уйлыйм.
Алмас. Мин аны алам' Барс! Чемодан' (Мирхуҗа дипломат алып керә) Мә'
Шәмси Күпме’
Алмас Йөз миллион
Шәмси Йөз миллион9
Алмас Азсынасынмы9
Шәмси Мин алай ук сорарга батырчылык итмәс идем
Алмас Мин беләм. сезгә галимнәргә лимонны төштә генә күрергә туры килә.
Шәме и Минем хәл ярыйсы әле Кайбер коллегаларым тамак ялына чит илгә китте. Дворник булып эшләүчеләр дә бар, Алла сакласын...
Алмас. Сине Алла саклар. Дворник бул массы н. Ал!
Ш ә м с и (шикләнебрәк). Шаярт-мыйсынмы? Чынлапмы9
Алмас Яна гына станоктан чыгып банкка кергән, буявы да кипмәгән. Барс! Оформить итсеннәр' Барыгыз! Тукта!
Шәмси Тынлыйм. әфәндем Алмас. Син пенсиядәме9 Шәмси Профессор буларак ипи- тозлык бирәләр.
Алмас. Мескен профессорлар, гомерегезне укып, интегеп әрәм иткәнсез. Заман кая бара: бизнеска хезмәт итмәгән акыл белән яшәп булмый хәзер Дөньяның тоткасы—акча, чамаладынмы? Кемнен арты тегермән тарта ди әле татар9
Шәмси Көчленеке Кызганыч, әмма факт
Алмас Шушы мина саткан өйнен каравылчысы буласын Хезмәтең өчен мин хужа—түлим
Шәмси Риза'
Алмас. Сыпыр' (Шәмси белән Мирхуҗа чыгалар) Халисә, кил!
Халисә. Сугышып китмәсеннәр дип котым очып торды
Алмас Хәзер ул минем кулда Мин ни телим, шуны эшләячәк Халисә, бу сарай—синеке!
Халисә Кит аннан, мин анда нишлим...
Алмас. Безнеке' Ял итә торган резиденпия' Барс! (Мирхуҗа пәйда була ) Тойотаны әзерлә' Югал! (Теге китә ) Халисә, жанын кая тели-шунда алып барам9 Әйт. кая китәбез9
Халисә Инбашлапәниеннснхәлен белик Борчылам. Концертта ла күренмәде
Ал мае Юк. ана—беркайчан да!
Халисә Алмас
Алмас Исемен телгә алма.
Халисә Хәзер Изгеләр зиратына. Сөләйман абыйга керик
Ал мае Төп максатымнынберсе— шул Мин аны мәңгеләштерергә кайттым Башта Казансу буйларын әйләник Тагын кемнәрне күрергә9
Халисә Баланны
Алмас Тагын бер кабатла әле
Халисә Баланны
Алмас. Нинди бала?
Халисә Үзеннен балан
Алмас Минем балам9 Ничек инде9
Халисә. Икебезнен балабыз.
Алмас Халисә, шаярма.
Халисә. Бала белән шаярмыйлар Алмас. Валлаһи дин.
Халисә. Үзең дә ышанырсың.
Алмас. Исеме ничек?
Халисә. Инсаф.
Алмас Фамилиясе?
Халисә. Әлбәттә Уразов.
Алмас. Кемгә охшаган?
Халисә. Нәкъ Сөләйман абый.
Алмас Кызмы?
Халисә. Малай.
Ал мае Малай?
Халисә. Ир бала.
Алмас. Аңа ничә яшь?
Халисә. Унсигез.
Алмас Халисә, ни жанын белән шуны әйтми торасын? Минем унсигез яшьлек малаем бар! Уразовларнын нәселе корымаган' (Кесә телефонын ала.) Егетләр! Ура' Мине монда малаем көтеп торган Котлагыз! Мичкәләрне тәгәрәтә башлагыз! Пир на весь мир! Миннән—йөз кешелек банкет' Сәлам! Рәхмәт! Халисә, ник син моны очрашкач та әйтмәден?
Халисә. Курыктым
Алмас. Нидән4 Баладан баш тартыр дип уйладынмы’’
Халисә. Андый уй да булгандыр Мин бит әле сине белмим. (Шартлау Алмас сискәнеп сикереп тора.) Барс! (Мирхуҗа керә ) Кем атты9
Мирхужа. Мин Котырган эт ташланды.
Алмас Пистолетка тотынма дип мин әйттем! Бар' (Теге чыга ) Их. Халисә, син мине бәхетле иттен Чыннан да. баш тартыр дип уйладынмы9
Халисә. Хәзер тынычландым
Ал мае Барс, өстәл! Аля-фуршит' (Мирхуҗа тәгәрәтеп остәл кертә Шәраб коеп.) Балабыз хөрмәтенә! Яшәсен Уразовлар һәм дә... Халисә Уразова! Инде. Халисә-жан. туп-туры Инсаф янына китәбез! Танышсын уз әтисе белән. Үзен ятим итеп тоймасын1
Халисә. Алмас, ул юк...
Алмас Ничек... юк9
Халисә. Әлегә Инсафның рәсемен генә күрә аласың Менә... (Фоторәсем ала.) Менә...
Алмас (карап) Минем балам.. Инсаф.. Әллә... үлдеме9
Халисә. Исән., исән...
Ал мае Кайда ул?
Халисә Аны армиягә алып киттеләр.
Ал мае Кайчан9
Халисә. Ике ай элек.
Алмас Их. Халисә...
Халисә. Ул киткәннән бирле йокы күргәнем юк.
Алмас Хаты килдеме?
Халисә. Килде шул...
Алмас Нигә «шул»?
Халисә Сонгы хатында «безне Чечняга жибәрделәр» дип язган.
Алмас Анда бит үтереш..
Халисә. Хәбәрләр тыңлаган саен тетрәнәм. Харап кына итмәсәләрярый инде балакайны...
Ал м а с Артык борчылма Мин егетләргә хәбәр бирермен. Коткарырбыз
Халисә. Коткара күр. Алмас
Алмас. Мин бик вакытында кайтканмын
Халисә. Унсигез елдан соң..
Алмас. Әле соң түгел. Туй ясый бызмы?
Халисә Картаеп беткәчме9
Алмас Без әле яши генә башлый быз. Халисә. Кайда яшисен килә?
Халисә И нсаф кайтмыйча хәл итә алмыйм.
Алмас. Өчәүләп хәл итәрбез Инсафнын соңгы адресы бармы?
Халисә. Бар Үзем белән. (Бирә) Менә Укы.
Алмас Борчылма Эзенә төшәр без Дөнья Алмаслар кулында! (Телефонда номер җыя ) Серега, сәлам! Синен ярдәмен кирәк Минем малайны коткарырга кирәк Ут эченә жибәрәләр. Уразов Инсаф Адресы. хәрби часть (Шул вакыт үгез үкергт тавыш ишетелә. Сискәнеп.) Нәрсә бу?
Халисә. Үгез! Кызыл үгез!
Алмас. Үкереп безнен өскә килә' Якыная...
Халисә Ой! Мин куркам нишлибез. Алмас?
Алмас. Мин барында курыкма. Халисә... (пистолетын чыгара.)
Сәләх (йөгереп керә). Тотарга ярдәм итегез! Безнен качкан үгез ул! (Алмас янына килә, атарга җыенганын күреп, пистолетына ябыша.) Зинһар, атма! Дәүләткә тереләй тапшырасы үгез. Атма! Ату минем үземне пычаксыз суеп, жиде кат тиремне туныйлар!
Алмас Халисә әйдә машинага Барс! «Тойота»! (Ашыгып чыгалар.)
Икенче акт
Шул ук урын. Июль ае. Шул ук көнне. Кич. Чишмә буе электр белән яктыртылган. Тирә-ягыиа карана-карана. кача-поса Инсаф керә. Кеше юклыкны шәйләп, чишмә янына килә. Йотлыгып су эчә, битләрен чылата. Котелогына су ала. Кемдер килгәнне күреп, ауган тирәк артына кача. Айгөл керә.
Айгөл (алдындагы сәхнәне ку pen) Ой. сәхнә! Мөгаен. Халисә апа килгән' Казанда йөреп мин сонга калганмын. Әллә килеп житмәдс микән әле? Сәхнә! Хыялым минем! Менә мин. каушый-каушыи. дулкынлана-дулкынлана. сәхнәгә күтәре- ләм. (Әкрен гена сәхнәгә күтәрелә.) Тамашачылар мине көтәләр, кул чабып каршылыйлар Мин сәхнә уртасына басам да хөрмәтләп башымны иям Кайсысы үтемлерәк булыр икән дип, сөйлисе шигырьләремне күңелемнән барлап чыгам Менә монысын. Сөләйман Уразовныкын
«Сөясенме мине?» дип сорыйсын Андый төче сүзләр, юк. әйтмәм. Күзләренә сүзсез карауларның Хатирәсен мәңге югалтмам Матур сүзләр очып югалалар Усал жилләрендә язмышнын Сине генә өзелеп сөюемне
Әйтми калдым, бик тә ялгыштым Син йөрисен кайсы тарафларда. Нинди хәбәр килер ул яктан? Гомерем буе эзләп таптым сине. Юк. югалтмам, сине, югалтмам!
Инсаф (тирәк артыннан) Айгөл! Айгол Ой! Кем дәшә мина?
Инсаф Монда кил.
Айгөл Син кем?
Инсаф Танырсың
Айгол Мин белмәгән кеше янына бармыйм
Инсаф Күп сөйләшмә, тизрәк кил...
Айгөл Кем икәнеңне әйтсәң барам ( Үзе. әкрен генә сәхнәдән тишеп. Инсафка таба бара, аны к үреп тук тап каю ) И н с аф Миннән курыкма. Айгөл. А й г о л Инсаф'’ Синме бу?
Инсаф Әйе Мин
Айгол. Сәләмә киемнәр Тавы шын карлыккан Ябыккансың
Инсаф Әйе, мин тудырган анам да гаиымаслык-
АЙ1ӨЛ Үз күзләремә үзем ышанмыйм Инсаф, ни булды?
Инсаф Шулай Язмыш жилләре какты.
Ай гөл Син бит армиядә., .солдат..
Инсаф Мин хәзер солдат түгел.
Айгөл Котлыйм. Инсаф! Ура' Сине кайтардылар'’
Инсаф Тс-с-с шаулама
Айгөл Хәзер үк документларыңны үзең теләгән тарих факультетына илтеп бирәбез! Бик вакытлы кайткансын.
Инсаф Бу—мөмкин түгел
Айгөл Сине ялга гына кайтардылармы? Ничә көнгә?
Инсаф. Юк Мин ялга кайтмадым
Айгөл Әллә авырып киттеңме'’ Дәваланырга кайттыңмы'’
Инсаф Дөресен әйткәндә
Айгөл Дөресен әйт
Инсаф Мин кайтмадым бөтенләй кайтмадым
Айгөл Берни аңламыйм
Инсаф Мин дезертир
Айгөл Шаяртма мине. Инсаф.
Инсаф Мин армиядән качтым
Айгөл Син качтын? (Утыра ) Качтың’! Ышанмыйм
Инсаф Ышанма Әмма бу факт
Айгөл Ничек качтын'’
Инсаф Мин хезмәт иткән частьны Чечняга илтеп тыктылар Дошман дип мишеньга атарга боердылар Күзләремне йомып аттым Янына бардым аккош кебек ак күлмәкле чечен кы зы кан эчендә ята Күз алдымда кан. кан Гаепсез, гөнаһсыз кеше каны. Түзәлмәдем. автоматны ташлап, качып киттем
Айгөл Сина. нәрсә булыр *
Инсаф. Трибунал
Айгөл Сине эзлиләрме?
Инсаф. Эзлиләр
А й г ө л Нигә монда кайттын сон'* Инсаф Бабам белән кинәшергә Айгөл Зира п агы бабаң белән?
И нсаф Ни генә кылсам да. мин анын белән кинәшәм Минем урында ул нишләр иде микән дип уйлыйм.
Айгөл Бу юлы ул сине хупламастыр
Инсаф Тыныч халыкны аткан, кырган өчен, «дөрес эшлисен. Инсаф'» дип әйтер идеме? Юк'
Айгөл Син бит хәрби антынны бозгансың
Инсаф Мин аны үзем дә беләм' Кит' Юкны сөйләмә' Син дә мине аңламагач (Кузгала ) Мондый черек
армиянең уставын мин танымыйм!
Ай гөл . Инсаф, тукта, ачуланма... Аптыраганнан әйтүем.
Инсаф. Әнием, әбием исән- саулармы?
Айгөл. Исәннәр. Аларга хәбәр итимме?
Инсаф Нинди хәбәр... Бу аларга сөенеч түгел. Беркемгә бер сүз әйтмисең.
Ай гөл . Хәзер нишлибез. Инсаф?
И н саф. Үзем дә белмим. Беркемгә күренмәскә...
Айгөл. Син болай да адәмгә күренерлек түгел. Инде караңгы. Халык печән әзерли Монда килүче булмас. Син ачтыр бит? Ашарга алып килимме?
Инсаф. Үзеңнең хәлләр ничек. Айгөл?
Айгөл. Әле генә Казаннан кайттым Театр училищесына керергә йөрим Августта имтиханнар Шигырьне тыңладың әллә? Шуны әзерлим Ә син?
Инсаф. Миндә университет кайгысы юк. Мин зиратка керәм. Айгөл...
Ай гөл . Кермә анда... керә күрмә. Анда... куркыныч.
Инсаф. Мина тере адәмнәр куркынычрак. Анда тып-тын Анда мине аңлый торган затлар ята
Айгөл. Анда сине эзләмәсләр дә... Аңладым Ашарга нәрсә алып килим, Инсаф?
Инсаф Бер бөтен ипи Чишмәдә су бар. Башка берни дә кирәкми. Мин сине шушында көтәрмен.
Ай гөл. Сак бул, Инсаф.
Инсаф Кара аны. аны-моны сиздерә күрмә...
Айгөл. Борчылма, Инсаф.
Инсаф. Кәккүк булып миңа бер тапкыр кычкырырсың.
Айгөл. Ярар. Көт (Кәккук булып кычкыра.)
Инсаф (җавап бирә). Мин сине күрергә дә кайттым. Айгөл. . (Зират ягына китә.)
Айгөл. Мин хәзер киләм! (Чыга. Алмас белән Халисә керәләр. Халисә киемен джинсыга алыштырган.)
Алмас. Иә. Халисә-жан. икәү генә «Тойота»да гулять итү ошадымы9
Халисә. Рәхәтлек диңгезендә йөз- деммени.. Алмас, әйдә, утырыйк әле (Тирәккәутыра.) Мин бик ардым. Алмас.
Алмас. Мине көтепме?
Халисә. Сине көтеп тә... Артист тормышын син әле белеп бетермисен...
Алмас. Чәбәкәй итүгә алданып йөрисез инде.
Халисә. Төрле чаклар була. Күчмә тормышның авырлыклары күп инде аның. Ягылмаган клублар. Буранлы-янгырлы көннәр-төннәр, ачлы-туклы яшәү дигәндәй. Ашказан бозылып бетте инде...
Алмас. Авыр яшәвең йөзенә чыккан. Халисә.
Халисә. Үзем дә сизәм. Ялгыз хатын—ятим бала белән бер.
Алмас. Ял итәргә вакыт. Халисә. Яшәртәм мин сине: үзем белән ял итәргә Анталиягә алып китәм! Сине Урта диңгезнең иркә жиле, кайнар комы, жылы дулкыны көтә. Үзем дә синең кебек сөйләшә башладым бугай.
Халисә. Чынлапмы, Алмас? Ә Инсаф?.. Аның язмышын хәл итмичә, нинди ял.
Ал мае Борчылма. Тиздән ул безнең янда булыр. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә соңгы чиккә житеп ардым. (Халисә янына утыра.) Яраткан кешеңнән бер иркәләнәсе килгән минутлар да була. Ә вакыт, вакыт! (Шартлаган тавыш. Алмас сикереп тора да кире утыра.)
Халисә. Синең дә нерваларын какшаган, Алмас. Бездә монда карьерада таш чыгаралар.
Алмас. Син минем бердәнбер якын кешем, Халисә. Сиңа кайбер серләрне дә ачарга була.
Халисә. Сереңне эчеңдә саклама. Ач. Үзеңә жиңеллек килер.
Алмас. Мин мишеньдәге нокта, Халисә.
Халисә. Аңламыйм.
Алмас. Мина мылтык көпшәсе төбәлгән.
Халисә. Ничек... төбәлгән?
Алмас. Мине һәр минутны атып үтерүләре мөмкин.
Халисә (торып). Юк, бу—мөмкин түгел. Мин сине унсигез ел буе көтеп тә бик тиз югалту өчен көттеммени? Кемнәр, ни өчен?
Алмас. Киллер дип аталган төз атучы жәлладларым мине адым саен эзәрлеклиләр. Мин шуны аркам белән гел тоеп торам.
Халисә. Синдәге сәер ул халәтне сизгән идем шул.
Алмас. Минем фирма мәрмәр ташлар белән дә эш итә, читтән кайтартам Мин сиңа каберләр өстендә калкып чыккан һәйкәлташлар урманын күрсәтер идем Утыз-кырык яшьлек әзмәвердәй ир-егетләр ята ул таш асларында. Минем дусларым
да. дошманнарым да Егетләр шәфкатьсез сугышта бер-берләрен кырып салганнар кебек.
Халисә Мин синен өчен куркам; Алмас
Алмас һәркемнән шикләнәм хәзер Үземнен Барстан да.
Халисә Анын күзләре чыннан да мылтык көпшәсе кебек Атарга тора
Алмас. Минем чын дошманнарым бодай да муеннан. Бугазларына аркылы сөякбулып яттым. Тыңла бердәнбер көнне чын ату тавышы ишетсәләр, ул мин—Алмас Уразов булырмын. Киллер бер эләктерсә, минем малларым гына торып калачак бу дөньяда..
Халисә. Ул турыда сөйләргә ашыкма. Алмас
Алмас Тыңла, әле әйтеп бетермәдем Минем гомер буе җыйган байлыгыма кем хуҗа булачак?
Халисә Әйтә алмыйм.
Алмас Уразовлар нәселен кем дәвам итәр9 Ни өчен мине кайткан дисен? Ул-бу була калса, мирасымны Инсафка һәм сина калдырырга Кәртләрне ачып бетермим Мин Инсафнын дөньяда барлыгын ишеттем, әмма ышанмадым, шик тә булгандыр, миңа аны үз күзләрем белән күрү кирәк иде...
Халисә. Әлегә күргәнең юк бит
Алмас. Күрербез. Мин Сине дә, Инсафны да бәхетле итәргә кайттым. Халисә-җан Төенчекләреңне төенлә. Алай дисән. әртистнең нинди төенчеге булсын Мин сине үзем белән алып китәм Хәерче тормышын белән бәхилләш
Халисә Ә Инсаф-’
Алмас. Мин әйттем Инсафны без ял иткән Анталиягә. беренче разрядлы кунакханәгә китерерләр
Халисә Алла бирсә, диген
Алмас. Доллар, доллар барсына да хуҗа! Ә ул миңдә. Аллага шөкер! Исән чакта яшәп калыйк дөньяның артына тибеп' Атам Болгар ханының исемен биреп ялгышма ган. Хөрмәтнең ин олысы аңа! Хәзер мин максатымның икенче өлешенә күчәм атам алдындагы бурычны үтим Һәйкәлне күрдеңме?
Халисә Күрдем Бигрәк тә биек, затлы инде'
Алмас. Әллә каян күренеп торсын' •Алмас Уразов куйган!» дисеннәр
X а л исә Сөләйман абый ана лаек инде.
Алмас Ә теге хәерчеләр куйган 1ашны алып ыргытабыз!
Халисә һәйкәл бик кыйммәткә төшкәндер
Алмас Уразовлар нәселе турыңда сүз барганда—вакланмыйбыз Мәрмәр үзебезнең кулда Ин шәбен лично үзем сайладым
Халисә Аны ничек кертерсез икән зиратка-’
Алмас. Бәләкәй ташны алып ташларга кереп киттеләр инде Иштирәкнең алкашларын ялладым Һәйкәлне куябыз да Халисә, әзерлән, без Төркия оҗмахына китәбез!
Халисә Туктале. мин ничек эшемне калдырып китим?
Алмас. Сәхнәне димәкче буласынмы?
Халисә. Ул—минем гомерлек юанычым
Алмас. Моннан сон дунгыз фермасы кебек салкын клубларда чит- ятларны түгел, затлы рестораннарда, дингез- нен кайнар комнарында мине юатырсын. үзең дә юанырсын. Үзен дә күреп торасын, заман алышынды сәхнәдә—без—мал табучылар! Йә. киттек' (Телефонга ) һалло! Уразовтан сәлам' Анталиягә—өч урын' Аерым бүлмәләр' Үзем барам'
Халисә Ашыкма... Нигә өч?
Алмас Мин әйттем Инсафны шунда китерерләр
Халисә Мин риза
Алмас. Бәхилләш сәхнән белән
Халисә Сәхнә белән бәхилләшергә-’ Юк. Алмас
Ал мае Балабыз Инсафнынбәхетле булуын теләмисенмени9
Халисә Инсаф өчен мин үземне дә корбан итәргә әзер.
Алмас Икенен берсе йә сәхнә, йә бала. Бар. сонгы тапкыр сәхнәңә менеп төш
Халисә (әкрен гена сәхнәгә менә ) Сөләйман абыйның да тормышында шундый чагы булгандыр инде . (Лныц шигырен свйли.)
Канатларым кинәт хәлсезләнде. Мин очалмый торган кош инде Әкрен-әкрен генә Күктән тешәм Җырлы иткән Күгем, хуш инде Үз баланны Күктә күрү өчен Җанын белән кирәк түләргә.
Бигрәк авыр, бигрәк авыр икән
Зәнгар Күктән төшү түбән га
(Теләмичә генә сәхнәдән тншә Алмас ана тишәргә ярдәм итә )
Алмас Бар. өен белән дә хушлаш
Халисә. Мина хужама чылтыратырга, мондагы иптәшләрем белән дә хушлашырга кирәк.
Прожектор нуры Изгеләр зираты ягын яктырта.
Алмас. Барс!
М и р х у ж а (зираттан килеп чыга). Ау!
Алмас. Нигә озакладыгыз? Нигә ташны алып чыкмыйсыз?
Мирхужа. Бирми.
Алмас. Нәрсәне?
М ирхужа Ташны.
Алмас. Кем?
Мирхужа. Бер селәгәй.
Алмас. Кем?
Мирхужа. Бер малай ташны бирми.
Алмас. Алып ыргыт!
М ирхужа. Булмый!
Алмас Син? Мирхужа!
М ирхужа Тешли. Менә... бармак..
Алмас. Ну-ка аны монда!
М ирхужа. Килми.
Алмас. Син тимә. Яхшылык белән...
Мирхужа. Момент!
Алмас (магнитофонны кабыза, аннан Халисәнең тасмага язылган шигыре ишетелә).
Үз баланны Күктә күрү өчен
Җаның белән кирәк түләргә...
Мирхужа Инсафны алып чыга.
Инсаф Тотма! Мин үзем барам.
М ирхужа. Шушы! (Инсаф белән Алмас арасына баса.)
Алмас. Төнлә... зиратта нишлисең?
Инсаф Изгеләрнең рухын саклыйм.
Алмас. Син үзеңне дә изге саныйсынмы?
Инсаф. Юк. Кызганыч, изгеләр көннән көн азая бара. Исән чакта аларга көн күрсәтмиләр.
Алмас. Бу фикерен белән килешәм. Мин изге кешенең үлгәч кадерен белергә кайттым.
Инсаф Соңга калдың.
Ал мае. Нигә алай уйлыйсың?
Инсаф Үлгәч анын кадерен белделәр инде.
Алмас. Ничек?
Инсаф. Исемен, үзе кабатларга яраткан сүзләрен язып таш куйдылар.
Алмас. Ул изге адәмнең исеме ничек?
И н с а ф. Ул пәйгамбәр затыннан.
Алмас. Кем ул?
Инсаф. Сөләйман.
Алмас. Мин ныклап карамадым. Ташка нинди сүзләр язылган?
Инсаф «Эзләдем Таптым. Югалттым.»
А л м а с. Н и әйтергә теләде икән ул?
Инсаф. Мин үзем дә гомер буе бу сүзләрнең мәгънәсен эзлим.
Алмас. Акыл иясе булса да. анын яшәве яшәү булмады. Шулай да ул татарның бөек кешесе. Үзенә адәм рәтле таш та куя алмаганнар. Мин ул бәләкәй ташны алып ташлыйм. Үзенә лаек затлы һәйкәл куям. Аңладыңмы?
Инсаф. Мин рөхсәт итмим.
Алмас. Син... кем?
Инсаф. Кем булсам да. сина барыбер.
Алмас. Минем кем икәнемне чамалыйсынмы, малай?
Инсаф. Синен кем булуың мине кызыксындырмый.
Алмас. Кит юлдан.
Инсаф. Китмим.
Алмас. Яхшылап әйтәм: кит!
М ирхужа. Ыргытам!
Алмас. Сабыр. Көч кулланмыйча хәл итәргә тырышыйк. (Шәмси куренә. эшләпәсен салып, башын иеп.) Хәерле төн сезгә!
Шәмси. Нигә йокы алмый дисәм, сез икән әле монда...
Алмас. Уразовка мин куясы һәйкәлне күрдеңме?
Шәмси Искиткеч. Гениально! Мондый һәйкәлнең татар тарихында булганы юк! Бер чакырымнан балкып торыр! Үрелеп караган идем, эшләпәм шуып төште.
Алмас. Бу малайны таныйсыңмы'1
Шәмси (текәлеп карый, танымый) Юк, күргәнем юк. Ниндидер сукбай., бомж...
А л м а с. Ул безне зиратка үткәрми. Син әйтеп карале...
Шәмси. Әй, малай актыгы, бу абзаннын кем икәнен беләсенме?
Инсаф. Белергә дә теләмим.
Шәмси. Нигә син аларны үткәрмисен. Синен ни хакын бар?
Инсаф Андый һәйкәл Сөләйман Уразовның рухына ят. Иштирәк халкы ана башка изгеләрдән аерылып тормаган таш куйды
Шәмси. Ялгышасын. Хужа дөрес әйтә. Сөләйман әнә шундый затлы
һәйкәлгә лаек! Син аңла: заман үзгәрде, заман—көчленеке!
Инсаф Лаек булгач, син нигә исән чагында анын кадерен белмәден9 Нигә якламадын авыр чакларында9 Ул заманда көч синдә иде бит!
Алмас. Мин бу сүзләрен белән килешәм Шуның өчен ул үз заманында бер кабыргасы белән түләде.
Шәмси. Әй-й... Искә төшермик, онытыйк узганнарны
Алмас. Малай, безгә каршы торсан. син дә берничә кабыргаңнан колак кагуың бар. (Шәмси куркып чыгып китә.) Соңгы тапкыр әйтәм: кит юлдан!
Инсаф. Сез монда бары тик минем гәүдәм аркылы гына үтә аласыз.
Алмас. Барс! (Әмер генә котеп торган Мирхуҗа Инсафка ташлана, нокаут белән Инсафны ега.)
Инсаф. Кабахәтләр! (Шул вакыт кулына чемодан тотып. Халисә килеп керә.) Халисә (улының тавышын танып) Туктагыз' Кемне кыйныйсыз? (Инсаф янына бара.) Инсаф?! Синме бу? (Инсафны күтәрергә тырыша ) Балам
Алмас. Барс, кит (Мирхуҗа китә Алмас Инсаф янына бара.) Балам дисеңме? Инсаф?.. (Инсафны күтәреп торгызырга ярдәм итә.)
Халисә Чынлап та Инсафмы син? Бер генә сүз әйт Нишләттеләр сине?
А л м а с. Ул үзе гаепле, каршы торды. атам янына кертмәде...
Халисә Балам, хәлең ничек?
Инсаф Борчылма, әни Хәлем әйбәт
Халисә Танырлык та түгелсен Сакал-мыек баскан үзеңне, иске-москы киемнәр. Ни булды сиңа?
Инсаф Берни дә булмады Тынычлан.
Халисә. Син армиядән котылып кайттыңмы?
Инсаф Котылдым, әни
Халисә Бөтенләйгәме?
Инсаф Бөтенләйгә
X а л и с ә. Сине җибәрделәрме9
Инсаф Әйе, әни.
Халисә Авырыпмы9
Инсаф Әйе Әз генә авырдым
Халисә Инде беркая да китмисенме9
Инсаф Китмим инде, китмим
Алмас Халисә Инсафка минем кем икәнне әйт
Халисә Инсаф, таныш бул бу- синенәтиен (Тынлык.)
Алмас. Исәнме, Инсаф9. Саумы. улым9 (Инсаф дәшми )
Халисә Улым, дәш инде, бер генә сүз әйт...
Мирхужа (керә). Тотыгыз!
Ал мае. Кемне?
Мирхужа Менә моны!
Алмас Нигә тотарга?
Мирхужа Кача!
Ал мае. Кем кача?
Мирхужа Аны эзлиләр!
Ал мае Кемне?
Мирхужа. Бу малай армиядән качкан.
Алмас. Качкан9
Мирхужа Дезертир! Мин күрсәттем!
Алмас Тукта, кычкырма!
Мирхужа Зиратка качкан!
Бәйләргә! (бау чыгара )
Ал мае. Авызыңны яп!
Халисә Чынмы бу, Инсаф9
Инсаф Әйе. мин зираттан качкан дезертир Армия дигән зираттан Мин үзебезнең халыкны атарга теләмим Мин монда кайтып Сөләйман бабам белән киңәштем Сезне борчымаска уйлаган идем мәжбүр иттеләр менә болар
Халисә Харап иткәнсең бит үзеңне. балакай, хәзер нишлибез9
Инсаф Ни генә булса да. минем жаным тыныч хәзер
Халисә Алмас’
Алмас. Бер дә юкка борчыласын. Халисә-жан Инсаф, бер дә кайгырма барысын да үзем җайлармын
Халисә. Хәзер сине ни көтә9 Әйт. балам, ни көтә сине?
Инсаф Мине трибунал көтә, әни Әмма вөҗданым саф кала
Мирхужа. Киләләр!
Халисә Инсаф, кач' Зиратка кереп кач
Алмас. Чыннан да. син зиратка кереп тор Алар белән мин үзем сөйләшермен.
Инсаф. Беркая да качмыйм.
Халисә Әнә килеп җитәләр Балам, мин сине беркемгә дә бирмим Хәзер безгә атан ярдәм итәр
Алмас Бер дә аптырап тормагыз Атаңда сине генә коткарырлык көч бар Лимон гына төртәсе Лимон атаңда миллион . Сатылмаган адәм юк дөньяда Офицеры белән үзем сөйләшермен Тынычланыгыз
Инсаф Юкка борчыласын, ата кеше, мине берничек гә сатып алып булмый
Мин мал түгел Аннары кемнең чын дезертир булуы турында да уйлыйсы бар әле.
Халисә. Инсаф...
И нсаф. Тынычлан, әни Мин үзем аларнын кулына биреләм Әни. сау бул. үзеңне сакла, мин тиз кайтырмын (Кузгала.) Мин Уразов Инсаф! Килегез, мин әзер!
Алмас. Улым... Инсаф... тукта... бер генә сүз... ике-өч кенә сүз...
Инсаф. «Эзләдем. Таптым Югалттым.»
Ай гөл (йөгереп керә). Инсаф, кач. сине эзләп киләләр!
Инсаф. Мин үз язмышымны хәл иттем. Сау бул, Айгөл, исән булсак, бер кайтырбыз... /\лла бирсә...
Халисә. Исән будырсынмы сон, балакаем?
Ай гөл . Кайтырсыңмы соң?
Инсаф Сезнең янга кайтмыйлар димени?
Халисә Тамагың ачтыр бит. балакаем...
Инсаф Безне инде ач торырга өйрәттеләр. .
Айгөл (чүпрәккә төрелгән икмәкне биреп). Инсаф, ал...
Инсаф (ала). Тормышыгыз шушы ипи кебек түгәрәк булсын, авылдашлар
Халисә. Котелогың бушмы? Бир әле. су алып бирим...
Инсаф Бушаган икән шул.. (Халисә Инсафның котелогын алып, чишмәгә китә. Айгөл Инсаф янына килә.) Кайткач кочаклармын... Чао. старушка!
Айгөл (кочакларга ашыга) Мин сиңа кәккүк булып кычкырырмын
Инсаф Кайда гына булсам да. мин ишетермен. Кара аны. бер генә тапкыр түгел, йөз тапкыр кычкырырсың...
Халисә (котелогын биреп). Зинһар үзеңне сакла, бала.. Әнә килеп тә житгеләр... Инсаф!. (Артыннан омтылып, туктап кала Инсаф эзләүчеләргә каршы үзе китә.)
Айгөл (хәлсезләнеп тирәккә утырган Халисә янына барып) Халисә апа. түз.. Кайтам диде бит...
Халисә. Көтүнең ни икәнен беләм мин, Айгөл...
Таңзифа (таягы белән кармаланып керә) Нинди төн булды бу? Беркем йокламый. Зират ягыннан шомлы тавышлар ишетәм Әрвахлар уянып чыкканмы әллә?
Халисә. Таңзифа апа. балаң кайтты ..
Та н з и фа Кайсы балам9 Югалганымы? Алмасымы. Инсафымы? Кайда алар?
Халисә. Алмас, кочакла инде әнкәңне...
Таңзифа. Күрсәтегез миңа «Алмасымны. Инсафымны.
Халисә. Алмас... (Алмас хәрәкәтсез басып тора.)
Таңзифа Күпме еллар зарыгып көткән Алмасыммы, чынлапмы? Йә Аллам! Кил. балам, кочаклашыйк әле. Син инде зур үскәнсеңдер. И күрәсем килә дә соң үзеңне. Күзләрем йомылды шул. күзләрем. Син нинди хәзер? Чәчләрең һаман чем карамы? Кайда син. алдыма килдеңме инде? И күзләрем, бер генә минутка, баламның нурлы йөзен күрү өчен генә ачылсагыз иде.. Юк ла. мин болай да кармалап та таныйм үз баламны, тәнендәге һәрбер ноктасын беләм. Кил. балам. (Алмас аның янына бармагач. Халисә аны көчләп Таңзифа янына китерә. Ул баласын капшап карый ) Юк. бу адәм Алмас түгел. Юк... юк. Әгәр ул Алмасым булса, унсигез ел өзелеп көткән анасының хәлен белми калмас иде. Мин бит ул бәхетле булсын, үлем кочагында ятканда терелсен, югары белем алсын дип. яраткан Сөләйманымны калдырып. Шәмсигә кияүгә чыктым. Гомеремдәге иң үкенечле ялгышым... Әгәр ул Алмас булса, озак еллардан сон булса да үпкәсен онытып, тудырган әнкәсен кичерер иде Юк... юк... бу минем Алмасым түгел.
Алмас (артык түзә алмыйча, талпынып). Әнкәй, тукта...
Таңзифа. Юк. ул минем балам түгел. Эзләдем. Таптым. Югалттым. (Чыга.) Алмас Атам ни әйтергә теләде икән бу сүзләре белән?
Халисә. Сөләйман абыйнын соңгы сүзләре. Тагын әйткән: гаиләне саклый алмауга мин үзем гаепле, дигән, үз эшемә фанатикларча бирелеп, мин Танзи- фаны да. «Алмасны да югалттым, дигән.
Алмас. Халисә, без монда артык кала алмыйбыз. Киттек.. Ал чемоданыңны...
Халисә икеләнеп тора да, чемоданын ала.
Айгөл. Халисә апа. сез кая9
Халисә Мин сәхнәдән китәм Айгөл.
Айгөл. Сез.. мине үзегез артыннан сәхнәгә әйдәгән, жанга якын остазым... китәсез... ышанмыйм...
X а л н с ә. Гомеремдә бер генә булса да мин дә бер рәхәт тормыш күрергә тиеш
Айгөл Мин сиңа сәхнә бәхете телим
Айгөл Сез, Сөләйман абыйның шигырьләрен сөйләргә өйрәткән кадерле кешем, сәхнәдән китәсез?.
Халисә. Сау бул, сеңелем.
Алмас (киеренке халәттә) Барс!
Сәхнә карангылана. Шул вакыт бөтен дөньяны ватып-ж.нмереп, ямьсез үкереп үгез килгән, куркышын йөгергән, кычкырган тавышлар ишетелә.
Алмас тавышы Барс1 Мирхужа Ау!
Алмас Сакла! Халисә! Машинага!
Мирхужа. Момент! (Пистолет аткан һәм Кызыл үгезнең үлем ачысы белән үкергән авазы ишетелә. Прожектор нурлары төшә уртадагы сәхнә җимерелгән, аннан хәрабәләр генә калган Аның янында— пистолетын тоткан Мирхуҗа Кулында пычак Ул шамакай көлүе белән көлә. Кулында кып-кызыл канлы зур пычак) Кых!
Сөләх (керә) Мирхужаны син аттыңмы, кабахәт!
М ирхужа Мин!
Сәләх Ник аттың?!
Мирхужа Дәүләткә тапшырасы хайван Качкан Дезертир. (Көлә.)
Сәләх Яраткан хайваным иде Үзем озатып бардым.
Мирхужа Мин сине беләм качарга үзең булышкансың...
Сәләх Мин синнән курыкмыйм Булыштым Кузовны үзем ачтым Ник син аттың?
Мирхужа. Мине гаепләмәкче буласын! Ул котырган!
Сәләх Ул сине күргәч котырган Ни өчен котырганын беләсеңме'’
Мирхужа Төкерәм'
Сәләх Бисмилла әйтеп, тынычландырып эш кылсаң, мал тыпырчынмый. язмышына буйсына Ул тоя анда аны электр тогы белән үтерәләр..
Мирхужа Какая разница9
Сәләх Аерма зур! Синен исемеңне ана биреп ялгышалар. Син ул котырган! Безул—адәмнәр—котырган! Мирхужа. мин сине эзләдем, таптым
Мирхужа. Ну и што?
Сәләх Яшер пистолетыңны, куй пычагыңны' Мин сине хәләл көрәшкә чакырам
Мирхужа. Синеңчә булсын (Коралларын яшерә ) Көрәшкә9 Ха-ха-ха!
Сәләх (сөлге ала). Башладык!
(Тигезсез көрәш, дөресен әйткәндә, сугыш башлана Мирхуҗа Сәләхне тупас көч—нокаут белән ега Үзе чыгып кача. Сагәх егыла, соңгы көче белән тора Хәрабәләрдә Айгөлнең тавышын ишетеп, аны такталар арасыннан күтәрә.) Сеңелем, син исәнме9
Айгөл Мин... исән. Ә сез?
Сәләх. Сеңелем, ачу белән дөньябызны жимерсә дә, үгезгә ачуланма, ул гаепле түгел. Аны шул хәлгә житкер- деләр Байлык, көч изге күнелле адәмнәрдә булмаса, сәхнәгә Мирхужалар менәчәк Бирмик сәхнәне аларга!
Айгөл (сәхнә хәрабәләре арасында Сөләйманның шигырен сөйли).
Ишетелде шул чак серле тавыш Ардым инде, талдым дигәндә Төшсән дә син Җиргә—бик түбәнгә. Төшә күрмә Жырда түбәнгә!
(Кире кайтучы Халисәне күреп ) Халисә апа. син китмисен9!
Халисә Әйе. мин сәхнәдә калам.
Артта—ату тавышы.
Сәләх Кемнедер аттылар...
Халисә Алмас9'
Үзәк өзгеч кәккүк авазы ишетелә...
1997 ел