ДАСТАННАРДА—ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ
угандаш төрки халыклар ижатында уртак сюжетка корылган күләмле әсәрләр бар. Аларны «эпос»
дип тә. «дастан» яисә «хикәят» дип тә атыйлар Кин танылу тапкан «Алпамыш». «Кобланды
батыр». «Гыйса улы Амәт». «Күр углы».
• Кыиссаи Йосыф». «Түләк һәм Сусылу». «Кузы Көрпәч белән Баянсылу». «Гашыйк Гариб».
«Идегәй» кебек эпик ядкарьләрне бер генә халыкка нисбәтләп булмый, алар бер үк вакытта татар, башкорт,
казакъ, нугай, үзбәк, азәрбәижан. төрекмән һ.б төрки халыкларның әдәби-мәдәни мирасын тәшкил итәләр
Төрки телле халыклар ижатынын эпик әсәрләр рәте гаять бай катламнан гыйбарәт Чура батыр
исеме белән бәйле дастаннар —фәнни, тарихи, ижтимагый. тәрбияви һәм мәдәни әһәмияткә ия шушы
катламнын бер буыны Героик—эпик характеры, бердәй тематикасы, сюжет һәм мотивлары, каһарманны
сурәтләү чаралары, һәм. ниһаять, уртак идеяне чагылдыруы Чура батырга багышланган төрки эпос-
дастаннарны бер жепкә тезә.
Тарихи вакыйгалар җирлегендә барлыкка килеп, үзәктә реаль шәхес образын гәүдәләндергән халык
ижаты жәүһәрләрен героик эпос яисә тарихи дастан дип атау бар Исеме эпик биография югарылыгына
күтәрелгән тарихи шәхесләрне әллә ни күп дип әйтеп булмый. Татар-монгол империясенә нигез салган
Чыңгызхан. Алтын Урданын көнбатыш өлкәләрендә хөкемдарлык иткән Мамай, Нугай Урдасына нигез салган
Идс1әй—боларның исемен халык үзенен шигъри ижатында мәңгеләштергән Шушы атаклы затлар
янәшәсендә татар, кырымтатар. нугай, казакъ халыклары героик эпосында Чура образының да балкуы гажәп
түгелме9 Гажәп. чөнки үз чорында дөнья шаулаткан Бату хан. абруйлы Үзбәк хан. шулай ук Алтын Урданың
зур өлешен биләп торган хөкемдар Нугайга, йә булмаса Казан ханлыгының мәшһүр Сөембикәсенә дә
тиешенчә күрсәтелмәгән игътибарга чама белән 1500-1546 нчы елларда шул ук ханлыкта яшәп эшчәнлек
иткән дипломат, сәясәтче, хөкүмәт әгъзасы Чура бәк Нарыков лаек булган' Монда хикмәт чор таләбендә
булса кирәк Чурага багышланган дастаннарның темасын төрки халыкларның милли каһарманы Чура батыр
турында дип тә. Казан ханлыгының җимерелү трагедиясенә мөнәсәбәттә һәм тагын да киңрәк мәгънәдә
татар кандыкларының бер-бер артлы Мәскәү тарафыннан тез чүктерелү процессына протест белдерү дип
тә билгеләр! ә мөмкин. 1552 нче елда Казанны урыс гаскәрләренең яулап алуы татар халкы гына түгел,
башка горки - мөселманнар өчен лә зур фаҗига буларак кабул ителгән Тарих белән тыгыз бәйләнештә
торган халык ижаты бу вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдерми калмаган, шул уңайдан ил азатлыгын яклап
көрәшүче милли каһарман Чура образын бик теләп ч.н ылдырган. Шуңа күрә Чура батырның төрки халыклар
эпосында гәүдәләнешен иҗади ихтыяҗ нәтиҗәсе дип карау дөрес булыр
Тарихи шәхес буларак. Чура Нарыков- XVI йөзнең 20 нче елларыннан Казан ханлыгында сәяси һәм
дипломатик эшчәнлеге белән мәгълүм шәхес Биредә ул Мәскәү белән союиа йөз тоткан «көнбатыш» төркем
тарафлары булган Заманында аның фикердәшләре дин атаклы Булат һәм Нурали Ширин. Гәүһәршад. Сәсд
Боерган. Кадыш. Отуч. Баубәк. Борнаш. Колыш мирзалар кебек сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләрне
күрсәтергә мөмкин Шунысы мәгълүм «көнбатыш» төркеме Казан ханлыгында кырымлы Гәрәйләр
династиясенә оппозициядә торган фирка булган Моны берьяклы гына бәяләп, урыс хөкүмәте
ориентациясендә торган әлеге төркем тарафдарларын, шул исәптән Чура Нарыковны да Мәскәүгә иман
саткан җаннар дип санау зур хаксы тык булыр иде Доку менталь чыганаклар раслаганча. Чура бәк партиясе
ханлыкны чит ил баскынчыларына бәйлелеккә төшермәү, дәүләт иминлеген. мөс1әкыйлы1екне мөмкин
булганча саклау юнәлешендә торган Казан ханлыгы өчен гаять катлаулы е лларда алар күп тапкыр
конфликтлы хәлләрдән чыгу җаен тапканнар.
Т
дипломатик осталык нәтиҗәсендә. тәхетне Кырымнан килгән ханнар биләгәндә дә, Мәскәү утырткан ханнар
заманында да. алар белән килешеп, эшчәнлек алып барганнар Чура Нарыков та—гомере буе ханлык
мәнфәгате өчен көрәшкән сәләтле шәхес Илдәге хәлләрдән һәрвакыт хәбәрдар Чура бәк халык белән еш
аралашкан, аның ышанычын яулаган осга сәясәтче булган.
Тарихи Чура белән дастаннар каһарманы Чура батыр арасында охшашлык та. аермалар да шактый
Чура Нарыковка теге яки бу мөнәсәбәттә торган шәхесләрнең дастаннарда чагылышы, чор һәм вакыйгалар
уртаклыгы, ягъни тарихи җирлек бу ике образны һичшиксез якынайтса, читләтеп үтеп булмый торган
принципиаль каршылыклар да очрый Менә шуларнын берсе 1546 нчы елның көзендә Сафагәрәй хан
тарафыннан жәзалап үтерелгән Чура бәк язмышы төрки дастаннарда 1552 нче елга— Казан алыну
фаҗигасенә үк килеп тоташа Бу урында без тарихи төгәллектән бераз читкә китеп, дастаннарның реаль
вакыйгалар, риваятьләр җирлегендә ижат ителгән фольклор әсәре булуын янә бер кат искә төшерергә
тиешбез. Халык иҗаты әсәрләренә, бигрәк тә анын эпос-дасганнар жанрына тарихилык хас, әмма алар
чынбарлык вакыйгаларының күчермәсе дә түгел Төрки халыкларның Чура батырга багышланган дастаннары
тарихны ничек бар шулай яктыртуны түгел, ә героик эпос каһарманын халык батыры, ыру-ил
мәнфәгатьләрен яклаучы итеп сурәтләүне алга куя.
Чура батыр исеме белән бәйле дастаннарның татар, кырымтатар, нугай, казакъларда таралуы бу
халыкларның заманында Алтын Урда дәүләтенә берләшкән булуыннан киләдер Аларнын үзара тыгыз
мәдәни-ру хи бәйләнешләре соңыннан, һәркайсы мөстәкыйль дәүләтләр төзеп яши башлагач та, халыкның
уртак сюжетка мөрәҗәгать итеп, бердәй традицияләргә нигезләнгән дастаннар ижат итүенә китергән дип
карарга мөмкин Шушы әдәби-тарнхи процесслар нәтиҗәсендә татарлардан тыш нугайларда—ике,
казакъларда—өч, Кырым татарларында хәтта дүрт вариантта Чура батырга багышланган дастаннар
барлыкка килгән (күбрәк тә булуы бик мөмкин). Әлеге образ башкорт халык иҗатында да бик популяр, әмма
ут күршеләребездә күләмле эпос- дастан табылмады
XVI йөздә Казан-Мәскәү арасындагы киеренке атмосфераны чагылдырган -Чура батыр»
дастаннары, уртак эпик мотивларны, идея-сюжет элементларын берләштерү белән беррәттән. һәркайсы үз
үзенчәлеге белән сугарылган мөстәкыйль әсәрләр буларак та кыйммәт
Төрки версияләр арасында иң беренче басылып чыккан дастан— татар халык -Чура батыр»ы. Ул
1862 нче елда И Березин тарафыннан төзелгән «Турецкая хрестоматия» китабына кертелгән Дастанның
һәм, гомумән, Чура образының инәүвәл безнен фольклорда популяр булуы шик уятмый. Дастанда гына
түгел, татар халкының бәет, риваять кебек жанрларында да шул ук батыр образы чагылыш тапкан Шунысы
әһәмиятле аларнын да тарихи җирлеге XVI йөз уртасында Казан ханлыгы вакыйгаларын тасвирлауга кайтып
кала.
Татар халкының «Чура батыр»ы—темасы һәм сюжеты ягыннан шактый үзенчәлекле булуы белән
бергә, реаль вакыйгаларга да иң якын торучы версия Монын тарихи нигезе бар Казан ханлыгының Мәскәүгә
көчләп буйсындырылуы, әлбәттә, ин беренче нәүбәттә безнең халык өчен зур фаҗига булган Шуңа күрә
дастан бер-берсе белән тирән керешкән ике зур теманы яктырта дияргә мөмкин милли каһарман Чура
язмышы һәм Казан ханлыгы җимерелү вакыйгасы Шул ук вакытта бу әсәр, татар ханлыкларынын бер-бер
артлы урыс дәүләте тарафыннан буйсындырылу фактын искәртеп, теманы тагын да киңәйтә. Чит кавем, чит
дәүләттән җиңелгән ханлыкларның кайчандыр дан-шөһрэтле илләр булуына ишарәдә, трагик вакыйгаларга
мөнәсәбәттә биредә ачык сизелә һәм уйланырга мәҗбүр итә Дастан кардәш халыклар арасында бердәмлек
идеясен алга сөрә дисәк, бер да хата булмас Эпик-географик масштаблар да шушы фикерне яклый кебек
Татар версиясеме, кырымтатар, нугай яисә казакъныкымы традиция буларак, Чура батырны Казанга
читтән—мөселман иленнән (гадәттә Кырымнан) китертә һәм шул каһарман, кулына кылыч алып Казан
халкын һәм ханлыкны дошман явыннан азат итү өчен көрәшә Төрки дастаннар Казан ханлыгы батырын
милли герой, ә ханлыкның дошманын үз халкының дошманы буларак кабул итәләр!
Чурага багышланган төрки дастаннарның һәркайсы нигеме теп каһарманның атасы Нарыл
тормышын сурәтләүдән башлана. Нарыкнын чибәр (ару) кыз Миңле Сылуга әйләнүе, алар кичергән тормыш
кыенлыклары, илдән чыгып китәргә мәжбүр
булып, юлда Миняе Сылуның Чура исемле бала табуы, ниһаять. Кырымга килеп төпләнү— дастаннарның
Нарыкка багышланган өлешендә төп сюжет сызыклары. Татар версиясе тасвирны Нарыкнын балачагыннан
ук башлый. Ул олуг бер мирза тәрбиясендә үскән ятим бала була. Кырымтатар. нугай версияләре аны хан
хезмәтчесе буларак сурәтләсәләр, казакъ эпосында ул. гадәттә, бай нәсел баласы, хәтта бер
вариантында—хан. Дастаннар, билгеле булганча, чичәннәрнең ижат жимешс. Чичән мәгълүм эпик әсәрне
байлар аудиториясенә бер төрле, ярлырак катлам өчен башкача яңгырашта бирә алган. Түрәләр яисә гади
халыкка махсус атап та әсәрләр ижат ителгән әлеге социаль дифференциальләшү Чура батырга
багышланган дастаннарда үзен әллә ни сиздерми. Шулай да биредә казакъ халкының эпик традицияләре
һәм тарихи үсеш юлы үзенчәлеклерәк булуны исәпкә алырга кирәктер Казан татарлары 1552 елда ук
кичергән фажиганең аларга XVI11-Х1Х. хәтта XX йөз башында гына килүе дә әдәби процесска тәэсир иткән
б улса кирәк.
Дастаннарның икенче зур өлеше Чура батыр тормышын бәян игә Гомумтөрки эпоска хас
мотивлар— балага «бәхетле* исем кушу, булачак баһадирның батыр балачагын тасвирлау, героик
эпизодлар, каһарманлык сыйфатларын, аның үзенә тин атын, кылыч-садагын сурәтләү, ата-анасы.
кардәшенә, туган жиренә мөнәсәбәтен белдергән эпизодлар—болар Чура батыр дастаннарының төп
нигезен тәшкил итә Кырымтатар «Чора батыр»ынын һәркайсы геройны Казанга китереп тәмамлана, 2
вариантта исә батыр үлгәннән соң каланы урыс явы алу турында ла сөйләнә. Кырымтатар дастаннарының
идея-эчтәлегендә Казан ханлыгының дошманы булган урыс дәүләтенә һәм урысларга тискәре мөнәсәбәт,
аларны чит итү. Казан ханлыгына теләктәшлек үзен сиздерә Кырымтатар «Чора батыр* дастаннарында
чәчмә һәм шигъри форма үрелеп бирелгән Героик сәфәргә киткәндә каһарманның ата-анасы. кардәше,
хатыны белән хушлашуын бәян иткән шигъри юллар кырымтатар дастаннарының гажәеп тәэсирле
урыннарыннан берсен тәшкил итә:
Ал инде. анам, ал инде.
Саулык белән кал инде Ун ай мине күгәрдең, Ун ай мине имездең.
Алкалы бишек яптырдың. Тан йокысын дүрт бүлдең. Тартып имчәк
имгәндә Бавырына, ай. анам, сеңгәнмен . Имгән сөтем хәләл ит.
Кырымда гаделсезлеккә каршы көрәшеп ихтирам казанган баһадир Казанга юл тота. Каһарманның
аерылмас юлдашы-ат Торки халыкларның атка мөкиббән китү сыйфаты аларның дастаннарында да чагыла
Кырым татарларындамы, татар, нугай, казакъгамы, Чураның атаклы Тасмалы Кере (Кер Турысы. Тасмагере)
бар Бу толпар— атны аңа гадәттә изге карт бүләк итә.
Җилдән житез аты булган кебек, дошманнарын жинәр өчен, төрки эпик герой үзенчәлекле сугыш
коралына—кылычка да ия Мәсәлән, кыргызларның атаклы «Манас» поэмасында баһадирның Ачалбарс
кылычы. Ак кәлтә дигән мылтьи ы аңа дан яуларга булыша Чура батырга багышланган дастаннарның күп
кенә версияләрендә каһарманның Күк Чыбык исемле кылычы шундый ук роль уйный Аны Чурага Казан
ханының кызы бүләк итә.
Чура батыр исеме белән бәйле нугай дастаннарында ла XVI йөздә Казан белән Мәскәү арасында
үзара конфликтлы мөнәсәбәтне һәм ханлыкның үз эчендә барган каршылык.'!ы сәясәт атмосферасын тою
кыен түгел Нугай дастаннары Казан алыну вакыйгасына эмоциональ якын килү, образлылык ягыннан
үзенчәлекле Алар нугай халык эпосына хас булганча, каһарман һәлакәте уңаеннан китерелгән классик
дәрәжәдәгс елау-сыктау монологлары белән дә аерылып торалар Нугайларның «Шора батыр»ында
героикэпизодларның инәһәмиятлесе- Кырымнан Казанга күчеп килгәч. Шоранын кала өстснә килгән яуга
каршы көрәшү моменты Нугай халык ижаты пәһлеванны канлы вакыйгалар мәйданына кигереп чыгара Шора
батыр. Казанда манара жимерекләрс өстендә яулар белән кылычка кылыч килеп, соңгы сулышынача сугыша
Соңыннан, әсир төшәргә теләмичә. Иделнең текә ярыннан суга ташланып һәлак була. Казанга улын эзләп
килгән Минле Сы ту—ана болай дип елый
Карчыгадан туган тургайдай.
Ханнан туган солтандай, әй, бикәләр, тутайлар.
Кайсыгыз ул тапкансыз. Казан каласын казанган Кан яралы Чурадай?
Бармактагы уймагым.
Ак көмештәй тырнагым.
Төрки халыкларның Чура батырга багышланган эпик әсәрләре рәтендә казакъ версияләре һәм
вариантлары үзенчәлекле урын били. Болар—бер-берсеннән эчтәлеге белән, башка төрки Чура батыр
дастаннарыннан казакъ халкына гына хас тарихи жирлектә барлыкка килүләре белән аерылып торучы
әсәрләр.
Күзәтүләр шундый нәтижә бирә: казакъ дастаннары каһарман язмышын Казан ханлыгы
фажигасе белән бәйләүдән читкәрәк тайпыла яисә тарихи чынбарлыкка кайтып төшкән сюжет әлеге трагик
вакыйгага битарафлык төсмере белән тәмамлана, төрки халыклар ижатында мәгълүм сюжетка корылган
дастаннар үз чоры өчен казакъ халкына якынрак торган мәсьәләләрне яктырту юнәлешен ала Гадәттәге
урыс гаскәрләрен биредә казакъ халкынын тарихи дошманы—калмыклар алыштыра. Шулай булуга
карамастан, Чура батыр турындагы казакъ дастаннарында да башка төрки версияләр белән уртак рух
сизелә, һәр вариант Чура (Шора) батырны эпик каһарманга хас сыйфатларга ия милли герой итеп тасвирлый
һәм, иң әһәмиятлесе. аның язмышын Казан каласы белән бәйли Мә гълүм бер вариантта хәтта Казан
ханлыгының төрки дөнья өчен гаять мөһим үзәк булуы ачыктан-ачык әйтелә.
Казакъ дастаннарында күп кенә хәлләрне илаһи көч кодрәте ярдәмендә аңлату шактый куәтле.
Кайбер эпизодлар тамырлары белән мәжүсилек чорына ук барып тоташа. Мәсәлән, каберлеккә табыну.
Баба-Тукты-Чәч образына бәйле гамәлләр, каһарманны изгеләр өне озата бару һ.б. Бу—урта гасырларга
хас фикерләү үзенчәлегеннән килә булса кирәк Һәм, әлбәттә, эпоста мәсьәләне әлеге юл белән хәл итүне
иран һәм төрки халыкларның мәдәни-тарихи традицияләренең чагылышы лип тә бәяләргә мөмкин Казакъ
халкынын тикшерелгән дастаннарында шушы аңлатманы бирердәй күренешләр шактый. Томанлырак
мәгънәдә булса да, фикерләү үзенчәлегенә бәйле әлеге эпик традиция нугай, кырымтатар, татар
версияләрендә дә очрый. Балачагында Чура (Чора, Шора) бозаулар бакканда каяндыр пәйда булып, батырга
ат бүләк иткән карт образы шул күренешнең бер чагылышы түгел микән9
Татар, кырымтатар, нугай, казакъ дастаннарының һәркайсында Чура батыр исеме бары уңай һәм
югары бәя алган, героик идеаллаштырылган. Образның берничә халык ижатында киң чагылышы
дастаннарның халыкара әһәмиятен үстерә. Нарык углы Чура батырга багышланган уннан артык төрки
дастаннар үзләренең илея-эстетик кыйммәтләре һәм югары сәнгатьчә эшләнешләре белән дә игътибарга
лаек. Туган жир. Ватан бәйсезлсге, халык бәхете, ыру -кабилә иминлеге өчен көрәш темасы, батырлык,
гаделлек, тугрылык кебек рухи сыйфатларны зурлау, бердәмлек булмау һәм кызулык күрсәтү китереп
чыгарган нәтижәләргә ишарә ясау бу әсәрләрнең төп эчтәлеген тәшкил итә Мондый югары идеяләр бүгенге
көн өчен дә бик актуаль. Чура батырга багышланган һәрбер дастан—мөстәкыйль эпик әсәр, татар,
кырымтатар, нугай, казакъ халыкларының күңел жәүһәрләре. Шушы төрки ядкарьләрнең Казан ханлыгы
язмышын бәян итүләре, шул ханлыкта яшәгән мәгълүм шәхесне уртакдошманга каршы ил азатлыгы өчен
көрәшүче милли каһарман буларак сурәтләве бердәмлеккә өндәүнең матур үрнәге түгелмени?