Логотип Казан Утлары
Поэма

ҺАРУТ БЕЛӘН МАРУТ


Җсм-жем йолдыз. Кап-кара тон... Чиксез ераклыклар аша бер якты тап Җир шарына котылгысыз якынлаша.
Аны кемнәр күрә икән? Икътисадчылар йокыда, сәясәтчеләр күз йомган һәр яңалыктан куркудан.
Эшчеләр бик арыганнар башлыкларын сүгә-сүгә... Җитәкчеләр... Ә аларга төнге күкнең сере нигә?..
Күккә карамый исерек, аекның башында күптән өмет-ышаныч югалган кара жиргә. зәңгәр күккә.
Ил башлыклары үзләре сирәк нидер күзәтәләр, ярдәмчеләре күргәнне күргән булып сүз әйтәләр.
(Бу безнекенә кагылмый, безнеке искиткеч уңган— туганда ук ул теннисчы, агроном һәм композитор. язучы, галим һәм доктор, төзүче, банкир, дирижер, оратор һәм архитектор, укытучы булып туган!)
Э хәрбиләр күрә бары күрергә боерык булгач, әйтик, Кызыл мәйданга ук шпион самолет кунгач.
Депутатлар күпне күрә.
хәтта кирәкмәс төшне дә, тик ышаныч үтерелгән алар сүзенә кешедә.
Руханилар ни күрсә дә Ходай бирмеш! дип әйтәләр, әнә шулай кеше аңын тирәнәйтеп «киңәйтәләр».
Ә якты тап якынлаша...
Кометамы, метеормы— беркем белми... һәм дә белми аның Җиргә тошәр турын.
Күрсә күрә шагыйрь генә— хыялда адашкан кеше, ерак китеп эзлисе юк, әйтик, менә минем ише...
2
Кара урман. Җем-жем йолдыз коелган Аккош күленә.
Елтыр-елтыр килгән «Волга» төннең серенә күмелгән.
Кайтып бара әллә кайдан... Якынлашты күл турына.
Кинәт фаралары сүнде серле яктылык нурыннан.
Күл суына нидер чумды, сазан коерык бәргән сыман. Җып-жылы бу күтәрелде жем-жем йолдыз тулы судан.
Машинадан төшеп, берәү курка-курка килде күлгә. Ничек кенә караса да су күрмәде—күле үлгән!
Сыек ләмдә анда-санда бәргәләнә бака, балык, әйтерсең лә кинәт кенә парламентсыз калган халык.
Авызларын шапылдатып ача-яба бахырларың... Ләкин галәм аңлый алмый аларның сүзсез хырлавын. Камышта оака бакылдый йолдыз тулы күкне сүгеп. Барлык бака—гади бака, мандат алган вәкил түгел.
Җирдә беркем дә ишетми бөек ризасызлык жырын— ни Алласы, ни мулласы, ни Госдума спикеры, ни безнеке, ни БМО Генеральный сәркәтибе... Ишетсәләр дә файдасыз— күлнең бу эчке тәртибе!
С п и к е р
Подумаешь! Күл кипкән дә тончыккан икән сазаннар... Во-первых, локаль һәлакәт, во-вторых, ул күл Казанда...
Генераль сәркәтиб
Аккош күлендә петроль юк!
Шулай булгач, сүз дә кыска— бака, балык—халык түгел!..
Гринписка! Гринписка!
М у л л а
Лә хәүлә вэлә кувәте... Алган шикелле бирер дә...
Догабыздан калдырмасак. чыкканы кадәр керер дә...
Депутат
Суверенитетның безгә һәр тамчысын саклау язган... Милли дарелфөнүн кирәк, но элгәре—су һәм сазан!
Яңа урыс
Эй, братва, күл төбенә нидер төшкән, төбен тишкән. Гуманитар ярдәм килсә, банк аша—әйләнешкә!
Иске татар
Әйбәт булган—үзе беткән, тишелгәнме, тишкәннәрме... Кабанда барып чыкмагач, алтын эзләп төшкәннәрдер...
Әллә кайдан яңгыраган сүзләрдән колагы тонып, теге оерәү, бата-чума. балык чүпләргә тотынды. Балыклар коерык бәрә— анда шап-шоп, монда шап-шоп... теге берәү балык тота шап-шоп нткән якны капшап.
Ос киемен ашык-пошык чыклы чирәмгә ыргыткан. Уч яссылык кәрәкәләр, беләк юанлыгы чуртан...
Ә эчтәрәк бер авыры ләмне кыйный—бу сазандыр! Ходай кушса, тошке ашка кыздырырга да язгандыр.
Азарт куркудан көчлерәк— сузылды арырак кереп... Шулчак аның беләгеннән нндер алды эләктереп.
Теге берәү куркуыннан акырды (Ничек языйк соң?) Кыскасы—күлгә таралды гажәеп таныш газ нее...
Куркырлык та иде хәле! Кан-кара төн. Җем-жем йолдыз. Җилемдәй ләм эчкә тарта, аска сөйри кемдер комсыз.
К е м д с р
Иблис кебек сүгенәсең, әллә аның танышымы?
Сөйрә мине, сөйрә тнзрәк.
чыгармыйча тавышымны.
Югыйсә мин харап булам, үзеңне лә харап итәм...
Теге
Әллә нн дип торам тагы— син дә адәми зат икән!.. Ничек монда эләктең соң шушындый мәхшәр төнендә?
Кемдер
Сөйрә диләр сиңа тизрәк, озак салынма телеңә...
Бер сүз белән әйтеп булмый ничек монда эләккәнне.
Ялгышырсың—уйлый калсаң ихтыярый теләктән дип.
Теге берәү, каерылып, чакырып алды шоферын. Кыскасы—тартып алдылар яхшылыкка юрый-юрый.
Таң беленеп килә иде.
Җирне төреп алсу нурга. Болар юындылар төшеп бераз су калган чокырга.
Теге
Тукта, тукта! Бу ни хәл бу?! Зинһар тизрәк аңлат барын— Үзең адәм, кулларың бар. ә арканда—канатларың...
Кемдер
Мин—фәрештә!
Теге
Син—фәрештә?
Мин—атеист!.. Бераз галим.
Ләкин хәзерге хәлемне аңлый һәм аңлата алмыйм...
Дөрес, кичен бераз каптык... Ләкин чамадан узмадык— ыштанда су кайнатырлык дәрәҗәдә үк кызмадык.
Яле. тагы тотып карыйм— җисемең булмаска тиеш! Ләкин сниең җисемең бар— тыгыз, каты. җылы. юеш...
Кемдер
Мин—фәрештә! Натуральный.
Теге
Алай булгач, син җенессез!
Без-кешеләр арасында йөри мондый бер кызык сүз: ике хатын очрашкан ди, кибеттәме, әллә эштә. —Мин тагы кияүгә чыктым, ир түгел бусы, фәрештә! —Хәсрәтеңне уртаклашам!— диеп әйткән ди тегесе,— минеке дә ир түгел лә, сизелми ирлек билгесе...
Кемдер
Мин җенесле! Бәла шунда! Син бөек сер ишетәсең— Аллаһының икәү генә ирлеге бар фәрештәсе!.. Берсе аның каршыгызда. Мәзәгегез сезнең—гайбәт. Үзе белмәгәннән көлү— кешегә хас көлке гадәт. Фәрештәләр исермиләр, йокламыйлар, арымыйлар...
Теге
Бездә дә андыйлар байтак! министрлар, әйтик—мэрлар, район, колхоз башлыклары күрмиләр акны-караны. Дорес, алар очмыйлар да. очарга чөнки ярамый. Икенчегез кайда сезнең?
Кемдер
Җир астында... Бабилунда... Мин дә озак шунда идем, бүген инде менә монда. Теге
Бабнлун инде күптән юк...
Кемдер
Аның астындагы зиндан һаман да бар! Минем дусым газап чигә әнә шунда.
Без беренче гаепләдек кешеләрне азгынлыкта. Аллаһыдан без үтендек куелсын дип моңа нокта. Ә Аллаһы үзебезне җибәрде Җиргә сынауга... Адым саен без эләктек ләззәт дигән хәтәр ауга. Хәмер ләззәте татыгач, татын югалтты сүзебез, гүзәл хатыннар янында өстен чыкты җенесебез. Күпме гаиләне боздык.
нигез салдык сихер эшкә. Үзебез дә, сихерләнеп, барып җиттек үтерешкә. Күңелгә кергән азгынлык ирек куймады туктарга, оныттык хәтта Аллаһны— табындык төрле потларга. Аллаһ моңа чыдамады— ташлады безне зинданга... Мин котылдым. Мескен дусым Ахырзамангача анда...
Теге
Ә син ничек чыга алдың?
Кемдер
Әлегә сер!.. Сезнең илдә бер яһүд бар. Ул коткарды... һәм эләктем шушы күлгә. Мин бит инде ничә гасыр су күрмәдем. Сусау—газап... Бер голт! итеп йоткан идем— Аккош күле судан азат... Берәр эш булмасмы диеп, менеп карадым гарешкә. Ни күрәм—Аллаһ янында бихисап яңа фәрештә...
Кабат сөрде Җир шарына— тибеп торып җибәрде дә, мәтәлдем, берни калмады канатларым җегәрендә. Элеккеге гонаһларны ярлыкамады, күрәсең...
Теге
Бездә дә еш алмашына олы тәхетләр тирәсе... Әйтик, өч-дүрт ел эчендә илдән дүрт-биш Премьер узды. Берсе берни төземәде, һәммәсе үзенчә бозды.
Кеше түгел хәтта ташның— бармы, юкмы—җаны сызлый... Кеше эшли—акча алмый, ашказаны инде бозлы.
һәм әфьюн белән шаяра бала-чага, егет-кызы.
Кемдер
Мин төшендем—сезнең яшәү минем газаптан да тозлы!..
Нигә миңа Бабилунга ашыгырга җирне ярып?! Йә, танышыйк—һарут булам!
Теге
Мин, алайса, булам... Марут!
Һарут
Нинди Марут? Син алдашма! Марут Баонлун астында нурдан хасил чылбыр белән кайнар кыяга асылган, бәйгә куйган күбәләктәй...
Марут
һич алдашмыйм. Мин бит бары...
һарут
Канатларың кая синең? Кил, иңнәрең капшап карыйм...
Марут
һич алдашмыйм! Сүзем шулай образлы һәм шагыйрәнә... Мин дә күңел азгынлыгын җиңеп яшәргә өйрәнәм. Бер ел инде кулда кодрәт, учта төрле дилбегәләр кот очарлык мөмкинлекләр минем алда бил бөгәләр. Илне ваклап саткан чакта, һәр майлы калҗа-кнсәккә кул үзлегеннән сузыла!— шуны да алыйк исәпкә, һәркемнең хәләл акчасы ипн-тозлык—рәтләп тотсаң... Ә кодрәтле кулны ипләп дәүләт кесәсенә тыксаң?!.
Мин бирешмим—һәммәсеннән әлегәчә ерак торам...
Миннән баераклар артты, шунсы җанны авырттыра.
һарут
Син сынатырсың, мөгаен... Характерың—сып-сыек лай... Шушы балыкка кызыктың...
Марут
Кызыкмыйча! Ул бит бушлай! Аннары, бу—вак мәсьәлә, очраклы бер туры кнлү! Ил язмышын хәл иткәндә принципның корыч бнле бөгелмәс тә, сыгылмас та— бирешмәмен вәсвәсәгә...
Һарут
Белмим, белмим!.. Бусы инде шактый четрекле мәсьәлә «Иль белән «Мин» бер бизмәндә очрашу—иң хәтәр мизгел.
«Мин* ен иленә биргәннәр бик аз була! Алар—изге! Бәлки ялгышамдыр, чөнки кеше хәзер бик катлаулы... Ә шулай да сине Җирдә бик күп вәсвәсәләр аулый. Еш эләктерер тозаклар— малмы, данмы, яшь кочакмы...
Марут
Бер елдан соң очрашырбыз— һәм ышанырсың шулчакны.
һ а р у т
Ә азгынлык өстен чыкса? Үзеңә күрә син—түрә...
Марут
Барлык гөнаһымны җыеп, органнарга үзем бирәм— теләсә ни эшләтсеннәр, суырсыннар җанның сүлен... Илдә закон Алла булса, органнар—закон рәсүле.
Түзә калсам, син үзеңә нинди җәза алачаксың?
һарут
Канатларны кисеп атып, кеше булып калачакмын. Фәрештәгә иң зур җәза— Җирдә яшәү кеше булып! Бигрәк тә сезнең дәүләттә— сездә мәкер болыт-болыт! Кешегә төшкән газаптан мин бары тик үләчәкмен, мәңгелек зинданга түгел, гүргә генә керәчәкмен...
Якты кояш, җем-җем йолдыз, типмичә космик тәртәгә, Җир тирәли әйләнделәр өч йөз алтмыш дүрт мәртәбә.
Өч йөз алтмыш бишенчесе бер секундка соңга калды. Аллаһ, бу хәлләрне күреп, Җир күчәрен майлап алды.
Килеп җитте июль төне Аккош күле буена да, җып-җылы суда бер аккош ялгыз гына коенганда.
Мондый хәлне илле еллап Казан инде хәтерләми...
Марут
Ике фәрештә бар диләр иңнәрендә кешеләрнең. Шулар язып бара диләр кешеләрнең бар эшләрен. Мине шулардан азат ит! Яшәп калыйм курыкмыйча. Аллаһ биргән бар рәхәтнең кочагында оча-оча...
Күңел бер дә тыныч түгел— шик белән шом аслы-өсле. Бер көнне чакырып алып, мең гаеп тагарлар төсле.
һарут
Ярар! Риза! Иңнәреңнән фәрештәне куачакмын, син дә мин дә барып җитсәк шул изге мизгелгә чаклы. Ә кешегә иң зур җәза— фәрештә булып яшәүдер— языклылар—Җир шартында— языксыздан көнләшәдер, чөнки кыек эшләр генә көткәннәрдән дә алдарак кешегә байлык китерә, кеше байлыкка алдана!
Марут
Бер елдан соң очрашырбыз нәкъ менә шушы урында.
һарут
Килештек! Оттырачаксың...
Марут
Бу сынау миңа—ерунда!..
3
Ә бу аккош куптара бит, кузгата бит хәтер ләмен. Аккошларны күрер очен махсус килә торган булган Зәки Нури, Нәби Дәүли, Сибгат Хәким. Хәсән Туфан. Бу гаҗәеп күл буенда кәгазь-каләм осталары хәзер дә еш күренәләр диеп әйтергә дә ярый.
Озаклап йөзү буенча Фәйзуллин рекорд куйгалый. Кузгалак һәм гөмбә эзләп. Мөдәррис Әгъләм булгалый.
Мансур Вәли бер бармагын күл суына тыккан килеш катгый тәнкыйть сүзе Әйтә- H. романы кебек юеш!
Салих Маннан постулатны тикшерә үзенчә борып— кызларын су коендыра, үзе ярда саклап торып.
Мостафнн Аккош күлендә ямь табалмый кебек бер дә— ахры монда урын юктыр уйдырмага, яңа сергә.
Карап күрмн күлне Фоат— чөнки мнльон шөгыль тапкан: декан, диктор, конферансье, тәнкыйтьче дә, депутат та.
Зиннур Мансур газетасын кулдан язып арыгач ук күл буена килеп чыга, йөрәген фикергә ачып.
Хәтта Ркаил Зәйдулла үтешли генә туктала, яр кибетеннән кыйммәтле бер шешә минераль ала.
Ә Гаташ килми башлады, чөнки бу тирәдә тормый. Ә газәлдә кипкән гөлләр Аккош күле суын сорый.
Мннгалим канәгать диләр кызы ясаган рәсемнән— табигый урман-кырларны килми диләр күрәсе дә.
Гәрәй китте дә югалды, чумды контора эшенә. Шагыйрьлеге качты мәллә кино-лприк бу кешедән?
Кутуй курка барча судан— коенганда Тирән күлдә ыштан резинасы гына коткарган аны үлемнән.
Ренат Харис тимер-бетон поэмалар яза-яза, тимер булган—күлгә керсә, кот тә тор бер бәла-каза...
Җәй челләсендә бар өмет фәкать Зиннур Хөсниярда— күл кипкәндә ул коенса, Аккош күле чыга ярдан...
Әйе, житге июль төне Аккош күле буена да. Аккош күлендә бер аккош ялгыз гына Koeiiiанда.
Чума аккош... Алка-алка дулкын чаба күл буйлата. Дулкын, көмеш боҗра булып, алтын комга чыгып ята һәм юк була әкрен генә, ярда кала дымлы эзе, әйтерсең лә көнлек шигырь язган шагыйрьләрнең сүзе...
Чыга аккош... Кага канат... Җем-җем йолдыз тамчылары чыңлап күлгә коелалар, бәллүр тавышлар чыгарып...
Аһ, кызганыч, күренмиләр меломаннар, шигьриманнар... Чү! Автомобиль яктысы саркылды төнге томаннан.
Килеп туктады «Мерседес», чыкты аннан безнең Марут, тамырлары күлгә кергән төпкә утырды ул барып һәм күреп алды аккошны җем-жем йолдыз алтынында... Чумды аккош... Пәйда булды Маруттан нәкъ бер адымда һарут үзе! Нараттай төз. үзе көяз, үзе ыспай, ап-ак туфли, ап-ак чалбар, ап-ак күлмәк—җиңе кыска...
һарут
Сәлам, дускай! Ни гаҗәеп— оныткансың дигән идем. Син галәм механикасы гамәледәй төгәл килдең.
Марут
Ашыктым отылганыңны әйтергә дип сиңа тизрәк.
һарут
Без лнгнтим сөйләшмибез— әлегә уеңны үзгәрт, ач машинаң багажнигын, чыгарып куй тәмнишкәләр. регламентта каралганча, утырыйк бер чәкешкәләп.
Марут
Аны гына булдырабыз... Кайсын ачыйк? Бусын... Әйдә...
һарут
Чнстайныкы булса кирәк— тамакны майлады әйбәт.
Марут
Усалныкы ла ярыйсы. Бөгелмәнеке—чын агу. Аларның сулары шундый! Нишлисен бит—нефть ягы... ... менә телем дә аңкаудан тәмам купты—чынлап менә! Ел буе сүзсез яшәдем күреп кенә, тыңлап кына.
Марут
Канда йөрдең, ниләр күрдең?— сөйләп җибәр эчә-каба.
Төп башында утырсак та, замана сәгате чаба...
һ а р у т
Тотыйк әле тагын берне. Халыкка да бераз бүлик... халыкара хокукларны— яшәсеннәр шуны белеп... Ни эшләдем? Ни эшләдем? Әйтә алам сиңа шуны: булыштым Аккош күленә тутырырга шушы суны... Аннары озак эзләдем кешечә яшәү серләрен— кайда гына йөрмәдем дә, кайларга гына кермәдем! Театр дигән урында очраггым Әмәлетдинне. Әҗәл—Әҗәл генә түгел, салым начальнигы димме?! Университетлар бик күп! Лекция тыңладым байтак. Йөздәй туксан профессор белем биреп аңгырайта.
Барлык учрежденияләрдә докторлар да кандидатлар— кеше язган белән, диләр,— галим булган рәсми затлар! һәммәсенең киләчәге тау юлы күк ышанычсыз... Шуңа да өстәл астында: әвеш-түеш... кыштыр... тыз-быз... База, оанк. төрле фондларда тормыш академиклары туксан микъдарны—кесәгә, дә үләткә—калган микъдары... Хөкем сараена йөрдем... Менә кайда ул тамаша! һәркем үтәргә тиештер Җир «сират күпере» аша, һәрбер кеше, чөнки, карак— Россиягез, чөнки, ярлы... Ә ярлы илдә кешенең намуслы булганы бармы?!
Сии нәрсә? Зинданда яшәп, җирдәгеләргә үчлесең— барыбызны, понимаешь, бер аршип белән үлчисең... Дөрес, безнең җәмгыятьтә агы да бар. карасы да. Нәрсә, андыйлар юкмыни фәрештәләр арасында? Син үзең дә гөнаһ өчен Җиргә сөрелгәнсең ласа!.. Иң әүвәле үзеңне бел— үзеңне аңла ичмаса...
һ а ру т
Фәрештә үзен аңлады кеше белән чагыштырып. Кеше үзен ничек аңлар?
Марут
Фәрештәгә каршы торып...
һ а р у т
Хәзер сиңа күчәчәкбез... Чыгыйм тик сүзем очына. Тагын берне тотыйк әле— телемнең очы кычына... ... Куәтле нәрсә, зәһәрең!— уйны чәчрәтеп җибәрде... Фикердәге киртәләрнең йомшарып китте чөйләре... Парламентыгызга йөрдем— акыллылар нык утыра, ләкин аларның фикерен әллә нәрсә тотып тора. Тәнәфес вакытларында сөйләшәләр төркем-төркем. шундый дөрес, ләкин чыгып, уй-фикерен әйтми беркем. Ә биш-алты депутатта чын энциклопедик белем— беркем дә бәйләп куялмый аларның йөгәнсез телен: салым турында дисеңме, йә авыл, шәһәр исеме, дуңгызның айлык үсеме, китапта сурәт төсеме, ипчек юк итү күсене, кисеп ыргыту бүсерне, биметалл деталь кисеме, үрчетү сиам песиен, сөю-сөелү хисенме, регламентның искесенме, бу нәрсәме? кес-кесеме? серләрен Фест дисбесенең— барысын да компетентлы итеп сөйләп тора алар.
Рәис урынбасарлары тел шартлатып таң калалар... Куба бәхәс... Кемнәрнеңдер күңел читләре кителә... Ахыр чиктә бик кирәкле законнар кабул ителә. Ләкин шундук ачыклана— ул законнар акчасызлар! Акчаларны Килештерү комиссияләре сыза!.. Әнә шулар иң акыллы! Алар фәрештәләргә тиң— безгә бит акча кирәкми, барлык нәрсә безгә тиген! Аптырадым законнарны тормыш белән сыный-сыный. Законнар шундый тыгызлар— тормышыгыз хәтта сыймый. Сугышасыз, талашасыз, сикерәсез үпле-кырлы. Шуңа күрә пәрберегез кадәри хәл җайлый, урлый...
Марут
Җитте, җитте! Кеше җанын аңлама! ан башың белән чумасың ич Оятсызлык дигән тирән сасы күлгә. Ничек инде «һәрберегез?» Ник ягасың мина яла? Бу сүзләрең өчен сине тотып судка бирә алам.
һ а р у г
Бирмичә генә тор әле— кеше түгел мин. фәрештә! Кирмән урамында түгел минем суд! Әнә. гарештә! Аллаһ кына минем хакта хокем карары чыгара... Менә хәзер сиңа килик— әзер булып тор чыдарга!
Марут
Үзем сиңа сөйлән бирәм елымның һәрбер мизгелен. Аның һәрбер манзарасы— изгелек, тоташ изгелек.
һ а р у т
Күрәчәкбез, беләчәкбез, борчылма син, аптырама— иңнәреңдә фәрештәләр барысын язып торалар: изгесен дә, языгын да! — Күренегез, Нурлыларым!.. Сезгә copav: Бу кешенең берәр гөнаһ эше бармы?
Сул фәрештә
Адәм белән Хава кылган гонаһны бик еш кабатлый...
Уң фәрештә
Буш итми ич хатыннарны— бу эше, димәк, саваплы!
Сул ф ә р е шт ә
Берәү моңа кача-поса бер «дипломат» акча төртте...
Уң фәрештә
Акча рәвешендә—рәхмәт! Кызын бик шәп эшкә кертте.
Сул фәрештә
Хәер сораган бер картка бер сум акчасын кызганды...
Уң фәрештә
Аракыга җыя иде, бирмәде, димәк, бозмады!
С у л ф ә р е ш т ә
Коттедж сала! Хезмәт хакы— бер морҗалык ике айга...
Уң фәрештә
Рәхмәтлеләре күп! Шуннан акмаса да. тама файда!
С у л ф ә р е ш т ә
Берне уйлый... Сөйләгәне уйларының нәкъ киресе. Бигрәк тә дәүләт турында сөйләми сүзнең дөресен...
У ң ф ә р е ш т ә
Аның каравы—рәнҗетми ни үлесен, ни тересен. Үз урынында дәүләтнең һәм сарыгы, һәм бүресе!
Сул фәрештә
Меңләгән гөнаһ теркәлгән— үзең санап карыйсынмы?
Уң фәрештә
Миндә дә шулар язылган— савап эшләр барысы да!
Марут
Йә. шуннан соң нинди хөкем чыгарасың минем хакта?
Һ арут
Ничек аңлыйк—бер үк нәрсә зур гөнаһ та, зур савап та?
Фәрештәләр
Протоколга теркәп бардык, берннне дә югалтмыйча— шушы нур дискеткаларда гамәлләре кочак-кочак.
һару т
Беләм, беләм, сез—бюрократ, фнлигран һәрбер эшегез... Ләкин бәһагезме ялгыш, ялгышмы шушы кешегез?— башым җитми... Кая әле. шешәне бир. ачыйк кабат. Нурдан үреп, уйларыма өстим әле яңа канат. Аллаһы аңлатыр иде, гарше көрен ләкин ерак— әллә күпме очасы бар. йолдызларны ера -ера...
Марут
Нигә бик ерак йөрергә? Син—сихер, тылсым иясе— алып килсен фәрештәләр берәр район судиясен. прокурормы, адвокатмы, берәр хокук идарәсе җаваплы хезмәткәренме, министрларның берәрсен, үзәк сайлау комиссиясенең сәркатибен димме, спикер урынбасары... Башкасы башыма килми... Хөкем объектив булсынга, килсеннәр башка каладан— әйтик. Чабаксар. Сыктывкар. Уфа йә Йошкар-Оладан...
һарут
Моны эшләү миңа—пүчтәк. Акыллы идея хакы— (җәннәткә эләгә калсаң) тулы түшле яшьтәш хатын! —Нурлыларым, хәерле юл! Алты-җнде минут сезгә. Кайсы очрый—шуны монда! Берсе булса, җитә безгә. Мәсьәләне аңлатыгыз алып килгәндә бирегә. Өйрәтегез кыска итеп сорауга җавап бирергә.
Марут
Яшьтәш хатын имеш.. Бераз яшьрәк булсын инде булса. Тән җылыту... ул да әйбәт! Ә җан туңса, ә җан туңса?
һ арут
Кем әйтмешли—ноу проблеме! Әүвәле нәтиҗә ясыйк— изгедер, бәлки, эшләрең, бәлки гөнаһ—олы язык? ... Әнә фәрештәләр кайта.
М а р у т
Беркемне дә тапмаганнар...
һарут
Син күрмисең... бер урнына егермене таккан алар. —.Артык күп алып килгәнсез...
Фәрештәләр
Хакыйкать хакына бары! Тәннәре түшәктә калды, биредә телле җаннары.
һарут
Сәлам, акыл ияләре!
Без мохтаҗ сезнең җавапка: ник кешенең бер үк эше һәм гөнаһ та. һәм савап та?
Куп а клар х о р ы
Ник табынга чакырмыйсыз?
М арут
Тагын инде, тагын инде... Табып диеп... табын түгел...
К у и а к лар хор ы
Шешә булгач, табын инде!
һарут
Әйдә, әйдә, коеп җибәр пластмасса бәллүренә. Коллегалар монда саллы, шешәнең төбе күренә.
Ф » Р с III Т ) 1 ■) р
Алар эчми! Алариың бит тәннәре юк әле бүген...
Кунаклар хоры
Нигә эчми? Ана китсә— алкоголь да җисем түгел!
һ арут
Озак сузма, ач шешәне, сал тулырак—саранланма. Сезнең илдә аек баштан акыллы сүз чыкмый—аңла!
Избирком вәкиле
Эчик әле салганын, сорамыйк кайдан алганын. Дөрес цифыр җанга якын, эшкә китсен калганы...
Спикер урынбасары
Җырга иртәрәк түгелме? Әйтелмәде әле тост та...
М и и и с т р
—Кунакчыл Татарстанга кунак күбрәк килсен, дуслар!
Д о ц е н т
—Байрагындагы оч төснең өстәгесе ямь-яшел.
Дөрес эшли Татарстан— налог түләми яши...
Марут
Без—донорлар! Бел түлибез! Иртәрәк тә башкалардан Ләкин җитми, һаман җитми йолдыз очлы башкалага.
М и н и с т р
Казанда фәнни-г амәли форумнарны сагынам— йөзләп кунак, бай банкетлар!!! Белмим кем хисабына...
һарут
Сез монда нигә килдегез?
Төшерәмен исегезгә— тост кирәкми, җавап кирәк, компетентлы җавап сездән! ... Бу нинди чиблркәй тагы?
Хатын
Адвокат булам ич мин...
Юридик фән өчен тотыйк— ул фән Казанда көчле!
һарут
Коллегалар, тост кирәкми, без мохтаҗ сезнең җавапка: ник кешенең бер үк эше һәм гөнаһ та, һәм савап та?!
Судья
Әнә килә автомобиль, кулясасы бумажный... Ни эшләнгән важны түгел, кем эшләгән—шул важны...
һарут
Кешесенә күрә мәллә Җирдә хөкем чыгарулар?
Хокук идарәсеннән
Бөтен нәрсә хәл ителә югарыда... Югарыда!
Прокурор
Таслап аерып бирәбез без оныннан көрпәсен. Суд ул бәйсез! Үзе белә эшне ничек йөртәсен.
һарут
Бу нинди карт? Нинди кызчык? Оныгымы?
Ф ә р е т т ә л з р
... Син ул хакта бик сорашма инде... Болар— профессор һәм аспирантка. Мәхәббәт кодексына, берсе астан, берсе өстән, статья язалар иде. билгелеләренә өстәп... Икесен дә алып килдек... Тәннәре дәвам итәләр...
һарут Иптәш галим! Җавабыгыз!..
II р о ф е с с о р
Башым әйләнеп китте лә... ... Әйтик, студент бер кыз белән килеп капса... пнкант чакта, барысы да кызганачак, аннары—яклаячаклар.
Доцентны шул ук эш өчен урыныннан алачаклар! Ә профессорга, сокланып. «Молодец!» дни калачаклар...
һарут
Тел төбеңнән аңлашыла: хөкем—кешесенә карап!..
Профессор
Бөтен җәмгыятьтә була сайлап тарый торган тарак...
Аспирантка
Җилбер-җилбер җил чуалта ука чук киләпләрен; оҗмахлардан чыкты мәллә сөйкемле сөякләрең?
һарут
Кара, ничек сырпалана! Сырпаланмый гына утыр— буш парик кебек башыңа җәмгыявн акыл тутыр.
Аспирантка
Тау башына менәсең, болыт килә, күрәмсең? Үбим дигәч үбәм инде, бер үбүдән үлмәссең.
һарут
Эй исә җнл, исә җил. бөгеләдер нечкә бил. Бер беткән баш ике бетмәс— бар. тәнеңне киеп кнл!
Марут
Азгын ат тайга иярә. Онытылып китмә берүк. Син куйган катгый сорауга күмәкләшеп җавап бирик: гөнаһлымы, саваплымы? Хәл ителә минем язмыш... Ә син монда, понимаешь, тай күрдең дә үзең азмыш.
Һарут
Дөрес, бераз кыздым бугай... Тагын тынгы бирми ирлек! Фәрештә булып яшәргә Җир шарында һич юк җирлек. Бигрәк тә—сезнең илләрдә! Нәрсә генә эшләсәң дә башың законга бәрелә.
Избирком вәкиле
һәм акча чыга кесәңнән төрле штраф, салым булып— байлык җыю бездә кыен...
Прокурор
Коррупция чәчәк ата. куллар йөри кыек-мыек... Әллә ни килеп эләгә, берәр эшкә салсаң кармак. Салмыйбыз—беләбез чөнки: silent lenter inter armal (Закон телсез корал барда!)
һарут
Бәлки закон үтәлеше бәйледер яңгырга, карга?
Судья
Прокурор әйтте ич инде: закон телсез корал барда!
Марут
Туры сорау туры җавап таләп итә. аңлыйсызмы? Әллә шушы сорауга да җавап бирә алмыйсызмы
Министр
Без дә университетта латыйнны йоттык күпмедер. Беләсегез килә икән: homo novus—homo lider! (Яңа кеше—ирекледер!) Ул ирекле! Теләмәсә селкетмәс мыек төген дә. Сез тиле сорау эләсез аның колак киртегенә.
Избирком вәкиле
Эчик әле салганын ла, сорамыйк кайдан алганын. Дөрес цнфыр җанга якын, эшкә китсен калганы.
Кунаклар хоры
Алай да бергә-бергә, болай да бергә-бергә. Җыен дуслар барыбыз бергә булсак иде гомергә.
Марут
Аһ бирәннәр, оятсызлар, инде таң килә беленеп. Канса-каннс әйтәсезме: гаепсезме, гаеплеме?
Спикер урынбасары
Бу сорау беренчесенә һич ялганмый...
Министр
... Ул тел башка!
Адвокат
Мең гөнаһлы гаепсезләр җәмгыятьтә чиктин ашкан. Шундыйларны яклый-яклый, миебезне сөял басты. За правосудие, егетләр!
Судья
Тутырып салып һәм басып!
Фәрештәләр Таң беленә... Илтеп куйыйк боларны үз тәннәренә...
Марут
Аермасын Ходай җанны тәндә яшәү ямьнәреннән...
һ а ру т
Барыгыз, бар. Нурлыларым, боларны алып китегез! һәркайсысын җайлап кына Үз тәненә беркетегез. Ялгыша күрмәгез тагы! Бик үкенерсез азактан— сезне дә, җенесле итеп, салыр адәмн газапка... Писарь-аюнтларьщ китте. Файдаланыйк оу хәлеңнән— гөнаһ диеп бәялисең үзең нинди гамәлеңне?
М а р у т
Андыйлар юк... бугай... ләкин берсен үзем аңлый алмыйм— сайлауда, бюллетень алын, аларны урнага салмый чыгып киттем. Шушы эшне кайсы кенәгәгә языйк?
һ а р у т
Бу—Конституцияне санга сукмау! Димәк, язык!
Марут
Кандидатлар арасында лаеклысы юк дип санап...
һ а р у т
Ягыш намусың кушканча! Бу гамәлең, димәк, савап!
М а р у т
Поты бер тиенлек берәү шулай үтте парламентка, һәм шул кеше спикерны зерә-пачум тотты утка. Дөрес, аны күптән түгел чөйделәр дә югарырак, тавышыннан котылдылар! Үзе монда, тавыш—ерак!
Фәрештәләр
Барысын да эшләп кайттык... Күрсәң иде—чынлап җылап, профессор әфәндебезнең җаны алды чыгымчылап. Прокурор тәнен күрде дә, тәмам акылыннан шашты— ул яшьрәк, ди, тазарак, ди, шунда калырга маташты. Этә-төртә бикләп куйдык үз тәненә бичараны...
һарут
Җен алмаштырган диярләр— андый эшләр һич ярамый. Сез савап эш эшләгәнсез...
Марут
Ә галим алдында—язык! Яшь тән аның талантына бирер иде күпме азык... һарут
Күрәсеңме—язык, савап билгеләнә шартка карап. Хәзер мин ачык аңладым— Сездә икелән стандарт законда да, әхлакта да! Нигезегездә шул ята. Синең белән бәхәсем дә хата икән... Олы хата!
Мин җиңелдем!
Ал пычагың, канатларымны ат чабып... Авырттырдың!..
Мәңгелеккә аерылдык, фәрештә чагым...
Мар у т
Син әйттең һәм мин эшләдем! Хәзер син вәгъдәңне үтә— иңнәремнән фәрештәләр юкка чыксын!
Йә, йә. котәм! һ а р у т
Үти алмыйм! Без ялгыштык
4
Җем-җем йолдыз таң нурында эри торды берәм-берәм. Күл өстеннән аккош сыман ап-ак томан күтәрелә.
Ялтырап торган «Мерседес» чыкларны коеп кузгалды. Алтын комда шифр сыман аның матур эзе калды.
Бераз тынгач, дымлы эзгә чыгып ятты яшел бака... Бака халкы кеше шифрын укый белми әле пока...
Табын булган төп төбендә ялгыз шешә ята аунап... Әле генә ни булганын бетералмый ул да аңлап— югыйсә бит акыллыны даһи итә тооган шешә!
Аунап ята бит мескенкәй— әнә нинди хәлгә төшкән...
Чоры шундый! Даһиның да кадере юк! Бусы—хак сүз. Алай дисәң, бу шешәгә Җир шарында иң зур акциз!
Шул вакыт елгыр «Мерседес» җитте Казан уртасына. Анда—базар! Рим эчендә Ватикан дәүләте сыман.
«Мерседес» шунда туктады.
Сатучылар йоклап ята.
Безнең герой чыгып басты— чибәр, көяз, пөхтә, актан!
Уянды базар, кузгалды баш бетәрлек ыгы-зыгы, һәм башланды фәрештәнең кешечә яшәү кызыгы.
Очратырбыз әле аны көтелмәгән урыннарда. Танырбызмы? Бәлки, бәлки— йөрәкләрдә күзләр барда.
Бик еш аңа охшаш кеше очрый, эшли, йә сүз әйтә... —Сәлам, һарут!—дип эндәшәм, —Юк. мин—фәлән!—дип төзәтә.
Ә Марут кайда дисезме?
Марут—тырыш! Өскә үрли... Шактый кыю. шактый үҗәт, йомыкый һәм бераз серле...
кисеп минем канатларны— инде мин фәрештә түгел, синең кебек бәндә бары. Ялкын кузга күчкән кебек, эчкә күчте тылсым көчем, ул җитә бары үземне кеше итеп тотар өчен.
Марут
Көчең, бәлки, җитәр әле— тырышсана! Көтәм, көтәм!
һарут
Күрәсең бит—булмый, булмый... Кил, хушлашыйк... һәм мин китәм...
Марут
Кая китмәкче буласың?
һарут
Сез—кешеләр арасына...
Марут
Эшләреңне кем бүләчәк агына һәм карасына?
һарут
Беркем бүлми һәм теркәми. Мин шундый бердәнбер кеше! Алай ук түгел икән лә— постта торган канцлерлар, президентлар, спикерлар, әмирләр һәм премьерлар, корольләр, императорлар, мөфтиләр, далай-ламалар һәм Рим папалары ише!..
Марут
Кирәк булсаң, сине кайдан, ничек итеп эзләп табыйм?
һарут
Йөгәнсез яшәячәкмен! Йөгәнсезне һәркем таный...