Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШЛАРЫБЫЗ УРТАК


r 11 атар милләте төрле-яры сибел- 1
гән »—еш кына әнә шундый сүзләрне
ишетергә туры килә. Әйе. «Сибелә чәчәк»
жырындагыча итеп әйтсәк. «Сибелә чәчәк,
жилләр искәндә...» Ә безнең милләт
язмышында җилләр генә түгел, гарасатлы
давыллар да гел булып торган шул. Әмма
«сибелгән» сүзе күбрәк чит-ят төбәкләргә
китеп, яңа нигез корганнарга туры киләдер, ә
Рәсәйнең күп кенә почмакларында яшәүче
татарлар турында «бүлгәләнгән» дип әйтү
дөресрәк булыр. Кайчандыр аларның шанлы
Болгар дәүләте эчендә бергә- бергә яшәгән
заманнары булган лабаса. Хәлбуки, тарихка
күз салсак, хәзерге вакытта Татарстаннан
читтә саналган һәм Идел буе. Урал
якларындагы татар-мишәр, татар-типтәр
туганнарыбызның тарихи
яажЕГвредекиЕ
ТКТЯРЫ
чыгарылган «Нижгар татарлары» («Ни-
жегородские татары») дигән китап—
кыйммәтле чыганак. Аның авторы— тарих
фәннәре кандидаты. Россиянең атказанган
укытучысы Мансур Зәки улы Хафизов шул
төбәктә туып-үскән кеше Без аны әлегә кадәр
татар төбәкләренең тарихына караган
мәкаләләр, очерклар авторы буларак белә
идек. Инде менә ул әлеге хезмәтләрен бергә
туплап, китап итеп дөньяга чыгарган.
Китапта Новгород өлкәсендәге
татар авыллары мисалында бу
як халкының Октябрь
инкыйлабына чаклы һәм аннан
соңгы чордагы сикәлтәле юлы.
этник яктан формалашуы,
бердәм татар милләте булып
формалашудагы роле. Казан
татарлары белән үзара
багланышлары турында бәян
ителә .Автор үзенең хезмәтендә
жирле архив материалларына.
М. З.Зәки-
үз җирләрендә тамырланган хәлдә
икәнлекләрен күрәбез.
Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл
Октябрь. Сергач. Пильнә. Сеченов. Спасс
һәм башка районнарында да күпчелек жирле
халык—татар-мишәрләр көн күрә.
Татарстаннан читтә булуга карамастан, үз
ана телләрен, гореф- гадәтләрен. диннәрен
әлегәчә саклап калган милләттәшләребез
турында галимнәребез азмы-күпме язгалап
торсалар да. әлегә мондый хезмәтләргә
кытлык юк дип әйтә алмыйбыз. Үз
туганнарыңның тарихын, узганын вә
бүгенгесен белү бик тә фарыз гамәл бит
югыйсә.
Шул яктан караганда. «Нижпо-
лиграф» нәшриятында 5 мең данә итеп
ев. А. X. Халиков. Р Г Фәхретдинов. Ф М
Хисамова. Ә Г. Кәримуллин һәм башка
галимнәрнең фикерләренә таянып эш итә.
үзенчә нәтижатәр ясый Биредәге очеркларда
жирсезлектән. фәкыйрьлектән интеккән
татар-мишәр агай-энеләрнен Октябрь
инкыйлабын ачык күңел белән каршылавы,
ләкин тиздән, яңа властьның аз санлы халык-
ларга. аларнын диненә, гореф-гадәтләренә
кырын каравын күреп, аннан суынуы, күп
очракларда аңа буйсынмавы нәтиҗәсендә
килеп чыккан кискен конфликтлар турында
әтрафлы итеп язылган. «Мәсәлән, ди автор.
Петрякс волостеның 1926 елла булган
съездында үзен бирегә җибәргән 300
сайлаучы исеменнән Исхак Хәйретди-
Шамил МАН НАЛОВ
нов дигән делегат бодай сөйли:
—Гражданнар! Совет власте безне
патша власте кебек үк изә Без докладчыдан
конкрет жавап таләп итәбез: ни өчен
мәктәпләрдә дин дәресләрен укыту тыела?
Без бу хакта сонгы тапкыр сорыйбыз, әгәр бу
юлы да отказ алсак
Аны башка делегатлар да хупладылар
Красный Островтан Хафиз Сабитов бөтен
халыкны дулкынландырган, борчыган әлеге
мәсьәләне съездның көн тәртибенә кертүне
таләп итте...»
Октябрь инкыйлабына хәтле татар
авылларындагы үзара тату гына яшәгән
халыкнын большевиклар хакимияте
вакытында сыйныфларга аерылуы,
дошманлашуы, шул сәбәпле урта хәлле
крестьяннарны да «кулак» мөһере белән
тамгалап, сөргеннәргә сөрү өчен иләмсез
жирлек барлыкка килүе турында ачынып яза
автор. Бу урында татар халкының сөекле
жырчысы Рәшит Ваһапов туган Актук
авылындагы ямьсез күренешләр дә телгә
алына. Ә бит шул елларда аның әтисен дә
мулла булганы өчен кулга алганнар, хәләл
көче белән тапкан барлык малын
конфискацияләгәннәр.
Революциядән сон татар крестьяннары
аеруча жык күрә Урыс агайлары үзләренең
чиркәү жирләрен бүлеп алганда татарлар
сакал сыпырып кала. Чөнки мәчетләрнең җире
юк. Ә хөкүмәткә икмәк тапшыру планы арткан-
нан арга бара Үз теләгең белән «артык»
икмәгеңне илтеп бирмәсән, мылтыклы
комиссарлар талап алып китәләр.
Жирсезлектән зарланганнарга әйтәләр. «Әнә,
кулак күршеңнең, мулла-мунтагайның җирен
талап алыгыз!»—диләр. Әле күңеленнән иман
нуры чыгып бетмәгән татар коммунистлары
халыкны бу эштән тыеп тора. Ошбу гамәлгә
бармас өчен күбесе партиядән кире чыгу ягын
карый Шундый хәлне истә тотып
булса кирәк, 1928 елда Сталин «авылдагы
сыйнфый аерымлыкны танымаучы һәм
кулаклар белән әчелешле булырга теләмәүче
элементларны» каты тәнкыйтьләп чыга. «Авыл
җирендә кем бөтенесенә—байларга да,
ярлыларга да ошый торган сәясәт алып
барырга уйлый, ул марксист түгел, ә дурак»,—
дип «акыл бирә» Халыклар атасы Шундый
күрсәтмәләрдән соң, авылдагы •сәнәктән
көрәк» булган түрәләрнең урта хәлле, ин
тырыш крестьяннарны да, хәләл кул көче
белән көн күрүче дин әһелләрен дә «кулак»
исемлегенә кертүләренә гаҗәпләнәсе юк...
Әнә шундый башбаштаклыклар Түбән
Новгород губернасы. Сергач өязе (хәзерге
Кызыл Октябрь районы) Семочка авылы
крестьяннарының күтәрелешенә һәм күпләгән
кешенең каны коелуга, жаны кыелуга сәбәп
була Бу турыда Мансур Хафизов үзенең
«Татар авылындагы фаҗига» («Трагедия в
татарской деревне») исемле икенче китабында
бик тәфсилләп яза. (Нижнии Новгород. 1999)
Кыскасы. Мансур Хафизовнын Нижгар
татарлары турындагы тарихи очеркларын укып
чыккач, безнен халыкнын язмышы кайда да
бер. уртак язмыш икән шул. дип уфтанып
куясын Уртак булмыйни'” Татар мәдәниятына
Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рамил
Курамшин кебек жырчы артистларны. Кави
Нәҗми кебек күренекле язучыларны,
Лотфулла Фәттахов кебек талантлы
рәссамнарны биргән Нижгар яклары бит ул!
Хәлбуки, ошбу мәҗмуга Татарстаннан читтә
яшәүче милләттәшләребез тормышындагы
бик гыйбрәтле тарихи сәхифәләрне ачып бирә,
үзгәртеп корулар чорында бүгенге авылда
узганнарнын аянычлы хаталарын
кабатламаска өнди