Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ЯЗУЧЫ
ДЕПУТАТЛАРЫБЫЗ
19 декабрьдә булып узган
сайлауларда Татарстан Дәүләт Советына
язучылардан Р.Харис, Т. Миннуллин, Ф.
Галимуллин, Р.Вәлиев, Р. Миннуллин
депутат итеп сайланды Аларнын күбесе үткән
чакырылышлардагы Югары Совет һәм
Дәүләт Советларында депутатлар буларак
сайлаучылар мәнфәгатен яклап, халык
ышанычын аклаганнар иде инде Дәүләт
Советына, шулай ук, «Сөембикә»
журналының баш мөхәррире Р. Туфитуллом
да сайланды Каләмдәшләребезне
котлыйбыз, ижат һәм депутат
эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!
ЯҢА МИНИСТР
Татарстан Республикасы Президенты
М Шаймиевнең 1999 ел. 17 ноябрь Указы
нигезендә Илдус Габдрахман улы Тарханов
Татарстан Мәдәният министры итеп
билгеләнде. Үз вакытында ул Казан дәүләт
мәдәният институтын тәмамлаган иде, соңрак
Лениногорск, Чаллы шәһәрләрендә сәнгать
өлкәсендә жаваплы эшләр башкарды 1993
елдан Татарстан мәдәният министры
урынбасары булып эшләде.
ТЕЛЕВИДЕНИЕ ҮЗӘГЕНӘ 40 ЕЛ
Элеккеге Советлар Союзында
телевидение эшчәнлегенен башлангычы 1939
елдан санала. Татарстан телевидениесе исә
ике дистә елга яшьрәк—ул 1959 елда
башлана. Дөрес, бер төркем энтузиаст
галимнәр 1955 елда ук үзешчән төстә
Радиоприбор заводы нда беренче тәҗрибә
тапшыруларын оештыралар. Әмма Татарстан
телевидениесенең чынлап эшли башлавы—
1959 елда шәһөребезнен Ш Усманов
урамында телестудия төзелү белән бәйле.
6 декабрьдә К Тинчурин исемендәге
театр бинасында Татарстан китап
нәшриятының 80 еллыгына багышланган
китап бәйрәме булып үтте. Тантананы
нәшрият директоры Д. Шакиров ачып җибәрде
Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәм- мәтшиннын
котлавын Татарстан халык депутаты Р
Миннуллин ирештерде. Хөкүмәт исеменнән
Татарстан матбугат, телера- диотапшырулар
һәм массакүләм коммуникация чаралары
министры 3. Вәлиева чыгыш ясады.
Кичәдә каләм әһелләреннән Н
Фәттах. Ә Кәримуллин.Р Даутов: җырчыла-
рыбыз—3 Сөнгатуллина, Ф Сәлахов. А. Туи-
шева. Р Миндияр, Камал театры артистла-
ры—Р Таҗетдин. Н Ихсанова. Г. Исәнгу- лова.
А. Хафиз, Ф Хафиз. Р Мотыйгуллина
катнаштылар
ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕНДӘ ОЧРАШУ
Диния нәзарәте һәм Язучылар
берлеге каршындагы Аксакаллар (Өлкәннәр)
Шурасы инициативасы белән үткәрелгән бу
очрашуда язучылардан Ә Баянов, Р
Фәйзуллин, М Хәбибуллин. В Нуруллин. Ә.
Рәшитов. Р Гарипов. Ш Маннапов, Р
Хафизова. С Гәрәева. Ш Мостафин, Ф
Зыятдинов; руханилардан мөфти Госман
хәзрәт Исхакый. Вәлиулла хәзрәт Ягькуб.
Ильяс хәзрәт Жиһаншин катнашты Татарстан
Язучылар берлеге белән нәзарәт-мөфтият
эшчәнлегенен кайбер мәсьәләләрен (дини
рухтагы нәфис әдәбият нәшер итү.
мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә белем-
тәрбия бирү эшен яхшырту, газет-журнал
редакцияләре белән элемтәне ныгыту һ б )
координацияләү турында ике арада файдалы
әнгәмә булды.
ӘДӘБИЯТ ФОНДЫНДА
Язучыларның Г Тукай исемендәге
клубында Татарстан Әдәбият фонды
әгъзаларының 11 конференциясе буллы.
Анда фонд идарәсе рәисе Әхсән Баянов һәм
башкаручы директор Данил Салиховнын ике
җыен арасындагы эшчәнлек турында
хисаплары тыңланды Докладлар буенча
фикер алышуда бүгенге икътисади тотрык-
сызлык заманында әдәбиятның, аерым
алганда, каләм әһелләренең кыен хәлдә
калуы, китап бастыруның монарчы
күрелмәгәнчә сүлпәнәюе янә искәртеп
үтелде, киләчәктә
язучыларнын ижаты һәм көнкүреше өчен
уңайлы шартлар тудыру җәһәтеннән
эшлекле тәкъдимнәр әйтелде
Конференциядә Әдәбият
фондынын бүгенге заман таләпләренә
туры китереп янартылган Уставы кабул
ителде Идарә рәисе итеп күпчелек тавыш
белән күренекле шагыйрь Гәрәй Рәхим
сайланды Идарәнен беренче утырышында
башкаручы директор вазифалары янадан
драматург Данил Салиховка йөклэтелде
КҮРГӘЗМӘ ЗАЛЛАРЫНДА
Түбән Камада яшәп ижат итүче
Әхсән Фәтхетдинов халыкка яхшы
мәгълүм Ул— Татарстаннын Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Татарстаннын атказанган сәнгать
эшлеклесе Монарчы да. төгәлрәк әйткәндә.
1976, 1992 елларда Казанда анын шәхси
күргәзмәләре булган иде инде 1999 елның
7 декабрендә Казан милли-мәдәни үзәге
бинасында ачылган күргәзмә үзенең
колачы, оригинальлеге, жанрлар
төрлелеге белән аерылып торды һәм ул
сәнгать сөючеләрнең тирән ихтирамын
казанды Күргәзмә композициясенең зур
бер өлешен шагыйрь Равил
Фәйзуллиннын кыска шигырьләре
нигезендә язылган «Кабер ташлары»
циклы тәшкил итә Күргәзмә быелнын
гыйнвар аенда да эшләячәк
Чаллы шәһәренен картиналар
галереясендә Татарстаннын атказанган
сәнгать эшлеклесе Нәжип Нәкъкашнын
гарәби каллиграфия күргәзмәсе ачылды
Күргәзмә изге Рамазан аена багыш-
лана. Анда Ислам сәнгате әсәрләре гарәп
язулы шәмаилләр, ләүхәләр һәм тугралар
күрсәтелә Анда, шулай ук. ул бизәгән
китаплар белән дә танышырга мөмкин
Күргәзмәне оештыруда Чаллы шәһәре
хакимияте булышлык күрсәтте
Шәриф Камал музеенда татар
халкының мәшһүр шагыйре, жвмөгать
эшлеклесе. меценат-иганәче
Дәрдсмәнднен (Закир Рәмиев) тууына 140
ел тулуга багыш ланган «Күңел һәр жирдэ
гөл эзли» дип исемләнгән күргәзмә
ачылды Аны ачу тантанасына язучылар,
галимнәр, һәм шагыйрь иҗатын сөючеләр
күпләп килгән иде Дәрдмәндкә
багышланган мондый күргәзмә
мәдәниятебез тарихында беренче тапкыр
оештырыла. Экспонатлар
Башкортостанның Милли музееннан.
Татарстаннын берләштерелгән Дәүләт
музееннан һәм. шулай ук. Татарстан Милли
китапханәсеннән атынган
Декабрь башында шул ук күргәзмә
залында Дәрдемәнднен «Агарган кыл»
исемле китабын тәкъдим итү кичәсе дә
булып узды
Күренекле язучы-галим. популяр
фантастик әсәрләр авторы Владимир
Корча гиннын 75 яшьлек юбилее уңаеннан,
башкалабызның М Горький музеенда,
танылган әдәбият-сәнгать әһелләре
катнашында ижат кичәсе үткәрелде
Юбилярны Татарстан Язу чылар берлеге
рәисе Ф Галимуллин. күп санлы
шәкертләре, университетта бергә эшләгән
коллегалары, кин җәмәгатьчелек
вәкилләре котлады
Милли Мәжлес рәисе, язучы Айдар
Хәлим. Милли Мәжлес президиумы әгъза-
лары—«Иттифак» милли бәйсезлек
фиркасы рәисе, язучы Фәүзия Бәйрәмова.
Әлмәт язучылар оешмасы житәкчссе.
шагыйрь һәм композитор Разим
Валиуллин Оренбургта булып кайттылар
Алар анда күренекле мәгърифәтче,
ДИСТӘЛӘ1ӘН китаплар авторы Мәдинә
ханым Рәхимкулова белән очраштылар.
мәчетләрдә китапханәдә, татар театрында
булдылар
КОТЛЫЙБЫЗ!
Фән һәм техника өлкәсендәге уныш
лары өчен. Татарстан Президсн1ы Указы
нигезендә, бер төркем галимнәребез
Дәүләт премиясенә таек булдылар Атар
арасында Казан дәүләт ветеринария
академиясе ректоры. ветеринария
фәннәре докторы Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы Корбанов Рифат /Камал
улы һәм Казан дәүләт университеты
профессоры фито югня фәннәре локторы
Нигъмәтуллама Йолдыз Галимжан кызы