Логотип Казан Утлары
Публицистика

XVI ГАСЫР ЯДКАРЕ


XV-XVI гасырда Европада дипломатия мөнәсәбәтләрендә үзара портретлар
алышу төп йолага әверелә Хөкемдарлар теге яки бу ил белән дуслашу максатларында
яисә ярәшү өчен бер-берсенә үзләренен. җитлеккән угыл-кызларынын портретларын
җибәрәләр Госманлылар Империясе. Урта Азия. Иран. Италия, Польша-Литва. Мәскәү һ.
б дәүләтләр белән мәдәни багланыштагы, сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр кайнап торган,
янарыш стадиясе кичергән Казанга да мондый йола хас булган, әлбәттә һәм. табигый
ки. үз чорынын гүзәл ханбикәсе, акыл иясе, дипломат Сөембикәнең портреты булу
ихтималы һичкемне дә гаҗәпләндермәс
Тышлыкның беренче битендәге рәсем бүгенге көнгә кадәр сәнгать белгечләре
арасында җитди бәхәсләргә сәбәп булып килә. Чыннан да. чыгышы белән, һичшиксез
ерак гасырлар ядкаре булган рәсемдә кемнәр һәм кайсы чор сурәтләнгән сон?
Сүз 1999 елда Милли мәдәният музеена академик А Н Каралиннын шәхси
коллекциясеннән килеп кергән борынгы картина турында бара Күпләр аны «Сөембикә
ханбикә үзенең улы Үтәмешгәрәй белән» дип фаразлый И Грабарь исемендәге
Бөтенроссия нәфис һәм фәнни реставрация мәркәзе буяу катлавын һәм тукымасын
тикшереп, рәсемнен XVII гасыр ахырында. XVIII гасыр башында ясалу ихтималын
билгеләде
Композициянең уртасында—башына асылташлардан, энже-мәржәннәрдән
каелган баш киеме, парча күлмәк, авыр бәрхет камзул, кыйммәтле хәситә кигән чибәр
ханым, уңда, ханым алдындагы китаптан күзләрен алмый карап торучы, аның кебек үк
киенгән яшь кыз бала; сулда— тәрбияче-дая; артта—асылташлар белән чиккән түбәтәй
кигән ир-ат
Укалы киемнәр кигән зифа буйлы, инсафлы йөзле, чибәр ханымнын Сөембикә
булуы шөбһә уятмый Бер үк вакытта Мономах бүреген һәм Казан таҗын хәтерләткән,
ренессанс чоры Европа хатын-кызларының очлы манарадай баш киеме, өс кием
детальләре анын җәмгыятьтәге урынын—дәрәҗәсен күрсәтеп тора Ә менә Сөембикә
янындагы алкалы яшүсмернең дошман күзеннән яшерү өчен кыз бала итеп
киендерелгән Үтәмеш булуы шикле Бу. Һичшиксез, жиде- сигез яшьләрдәге кыз бала'
Кызчыкның Сөембикәнең беренче ире—1531-1535 елларда Казан тәхетендә утырган,
аннан үтерелгән Жан гали ханнан туган кызы—Маһи-Солтан. яки ШаһиСолтан (1534-1535
еллар) булуы мөмкин Ул М Худяков хезмәтләреңдә дә телгә алына Шулай итеп, әсәрнең
язылу вакыты 1542-1545 еллар чамасы килеп чыга, ягъни. Үтәмеш туганчы ук. Ә инде
арттагы кара киемле татар аксөяге кем’’ Сафа Гәрәй булса, ул. шиксез, композициянең
уртасында сурәтләнгән булыр иде, хан киемнәрен кияр иде Сәргаскәр Кошчык-оглан
булса, хәрби атрибутлары булыр иде. Монда исә бөтенләй башка композиция Рәсемнен
үзәгендә— мәдәни, шигъри, укымышлы, иҗади сарай атмосферасы! һәммә карашлар
тоташкан жирдә— Ананын алдында—Китап! Картинада, һичшиксез, ниндидер әсәр уку
процессы Уйланып карап торган ир затының исә заманының танылган шагыйре
Мөхәммәдьяр. Гарифбәк. Колшәриф яисә башка берәр акыл иясе булуы да шик уятмый
кебек.
Инде рәсемнен чоры һәм авторы турында Рентгенограмма әсәрнең безгә кадәр
килеп җитмәгән бик борынгы оригиналдан башкарылган күчермә булуы турында сөйли
Безнен фикеребезчә, әсәрнең авторы—Италия янарыш чорынын профессиональ
остасы Бу фикерне картинаның Көнбатыш христиан диненә хас дүрт фигурадан
гыйбарәт Канонга буйсынган •изге гаилә» («Святое семейство») тибында ясалуы да
ачык раслый. Бу тип композицияләрдә, рус иконаларыннан аермалы буларак, гадәттә
изге Ана. нәни Гайса сурәтләнә Әсәрнең рухы да. андагы гуманизм, дөньявилык
билгеләре дә аны Көнбатыш янарыш чоры идеаллары белән тоташтыра, урыс
православиесенә хас булмаган эслүб моны ассызыклап тора XVI гасыр рус сынлы
сәнгатендә әле иконалар язу гына гамәлдә, парсуна («персона» сүзеннән) дип аталган
беренче портретлар бары XVII гасыр ахыры-XVIII йөз башында гына күренә башлый
Димәк, һәм сурәтләү алымнары, һәм эслүбе. һәм төсләр уены белән без тикшергән
рәсем, һичшиксез. XVI гасыр Италия рәссамыныкы Ә күчермәне христиан динен кабул
иткән татар кешесе ясау ихтималын да читкә кагарга ярамый Басып алынган, изелгән,
җир йөзеннән юк ителергә тиеш халык сәнгатен урыс иконачысы күтәрмәс иде Бусы да
бәхәссез. XVII гасыр Идел буе һәм Казан регионының төп икона мәктәбе рәссамнары—
«Строгановларның» бабалары татарлардан Аларнын берсе—Аникей Федорович
Строганов 1497-1570 (милләтенә хыянәт иткән өчен татарлар анын әтисен тере килеш
туныйлар) Фамилия «строганый» сүзеннән
Шулай итеп, безнең алдыбызда, Сөембикә манарасы. «Ханбикә кувшины». Казан
тажы. Мөхәммәдьяр шигырьләре кебек үк кыйммәтле мирас—сәяси, матди, мәдәни
багланышлар чагылышы—Казан ханлыгы чоры ядкаре. Анын мәдәни образы Казан
яңарышының нуры