Логотип Казан Утлары
Роман

УТЛЫ ДАЛА


ТАРИХИ РОМАН
Беренче бәйләм
1уздаль урамнарын көтелмәгән һәм хәвефле тояк тавышлары уятты Кала капкасының сакчылары каравыл Йортында изрәп йоклый, борын астын аксыл төк каплаган бер яшүсмер генә калканына таянып баскан көенчә имән дивар өстендә уяу тора иде Киев каласы ягыннан жан-фәрманга куып килгән жайдакны күрүгә үк, ул каравыл йортының карындык тарткан тәрәзәсенә иелеп, сөрән салды
—Петро, уян! Киев юлыннан ут капкан шикелле бер жайдак килә Юрий кенәз юллаган чапкын булмагае
Беренче булып биек дивар янына кышкы салкыннан аты ап-ак бәскә капланган жайдак килеп житге һәм. ияреннән төшеп тә тормыйча, имән капканы сөңге сабы белән төя башлады.
— Мондагы торакларны жир йотканмыни соң, эт еккыры? Ачыгыз капканы, тизрәк ачыгыз, дим1
Алтмыш яшьләрдәге, чал сакаллы Петро билен тота-тота өстерәлеп кенә өйдән чыкты. Әүвәл мунчадагы төнлек юлы сыман кечкенә капкачны ачып, жайдакка күз төшерде, шуннан соң гына, чыелдатып, тимер эшермәләрне шудырды. Үзе һич тә исе китмәгәндәй сөйләнүен белде
—Үзенне шәрә хатын көтеп тилмерми торгандыр бит әле. кая ашыгасын?
Капкада ат сыярлык ара ачылуга, жайдак эчкә узды Кыяфәте ярсу да, бик вәкарьле дә иде
—Кенә» чапкыны мин!—дип. ул йөзенә әүвәл эре төсмер чыгарды Ләкин чал сакаллы, өтек гәүдәле каравылбашны күргәч, андагы эрелек
Вахит ИМАМОВ (1954)— Прозаик . « Нвп'р». »Сәетбатыр». »Татарлар Пугачев явында» һ б китаплар авторы. Гаяз Исхакый исемендвге премия лауреаты Чаллыда яши
С
кимсеткеч һәм мәсхәрәле карашка алмашынды.
—Син картлач та шәрә хатын турында сөйләгән буласын бит, теленне корт чаккыры!
һавада усал булып чыелдаган камчы икенче мизгелдә каравылбаш Петронын мангаен һәм йөзен ярып үтте. Картлач авыр ыңгырашып, җиргә сыгылып төште. Тәкәббер, кансыз җайдак, артына әйләнеп тә карамыйча һәм чаптар тоягы астыннан кар чәчрәтеп, урыныннан алга ыргылды.
Кенәз сарае янында аны озын көбә, тимер очлымнарга төренгән дүрт ир каршылады. Болар кенәзнең шәхси алаеннан, тамак ертып кына аларнын өнен алу мөмкин түгел иде. Җайдак тыенкы сөйләште.
—Юрий кенәздән. Угылы Андрей янына. Ашыгыч фәрман белән.
Кала өстендәге зәңгәрсу эңгер-меңгер әле таралмаган, шулай да Клязьма елгасы ягында офык алсулана башлаган иде инде. Кораллы ирләрнең берсе—күрәсең, унбашыдыр—шул якка ым какты.
—Таңга ерак түгел. Көтсәң ярамыймы?
—Юрий кенәз шәхсән үзе юллады, һәр минут—баш бәясе, ашыгырга кушты.
—Һе, кем башы хакында сүз бара бит. Синең яки минем баш икән, кенәз төкереп бирә.
Унбашы бу сүзләрне пышылдап диярлек дәште, аннан гына сарай ягына борылды.
—Әйдә, керик. Аларнын кул кыска, талканнары коры. Андый- мондый бәла була калса, баштан сыйпамаслар.
Андрей кенәзнең йокы бүлмәсе янында, ишекне аркылы бүлеп, бер ир ята иде. Келәм буйлап сак кына атлаган аяк тавышлары җитә калды, эт шикелле ыргылып, җансакчы шундук аягына басты. Куллары «ә» дигәнче кылыч сабына ятты, күзләре бөтен коридорны энә күзеннән кичергәндәй капылт айкап чыкты
—Бу мин әле, Прокопий,—дип, унбашы телгә килде. Юрий кенәз ашыгыч фәрман юллаган Менә бу чапкынга Андрей кенәз кирәк. Бар, кер, уят.
Прокопий сынаулы караш белән янә бер мәртәбә чапкынны капшап алды. Шуннан соң гына ишеккә борылды, әмма кулын тотка сабына салып өлгермәде. Капылт ишек ачылды һәм тупсада Андрей кенәз үзе пәйда булды. Ул озын, ак күлмәктән, инбашына кызгылт төстәге юка кафтан элгән, әмма шундый кин киемнәр дә кенәзнең мәһабәтлеген һәм гаярьлеген каплый алмый иде. Чапкын ана текәлде дә катты. «Курку белмәс, кушйөрәкле кенәз. Анын куллары тимер герләр сыман. Кылыч белән бер селтәнүдә теләсә кайсы атның муенын чабып өзә. Үзе гади, гадел. Яу чапканда укчылары белән бер казаннан ашый»,—дип юкка гына сөйләмәгәннәр. Менә нинди баһадир гәүдәле икәнсең син, кенәз!»
Чапкынның уйларын Андрей кенәз бүлде.
—Мин тояк тавышларын ишеткәч тә уянган идем инде. Суздаль җиренә нинди фәрман китердең? Сөйлә, чапкын.
Кырт борылып, унбашы юкка чыкты. Чапкын әле кенәзгә, әле анын җансакчысына төбәлеп, сүз әйтә алмыйча торды. Кырыслана төшкән тавыш белән Андрей әмерен янә кабатлады.
—Нинди фәрман китердең? Мин сөйләргә куштым.
Чапкын ашыга-кабалана тезә башлады.
—Юрий кенәз дружинасы белән Өстер каласында тора. Ул бәйнә- бәйнә тапшырырга әмерләде. Энекәше Владимир алып килгән венгр полкларын олуг кенәз Изяслав янә өйләренә кайтарып җибәргән. Анын каравы, Вышегород каласыннан сезнен абзыегыз Вячеславны чакырып китергән дә, Изяслав ана: «Минем икенче атам бул, Киев белән икәү идарә итик»,—дип ялварган. Бер-берсенә ата һәм ул булырга антлар эчеп, алар София соборында тәре үпкәннәр. Мәгәр Изяславнын эче тулы кара уй, яз җитүгә үк ул венгрларны кабат чакырачак та сезнен
нәселгә һәм Галич кенәзенә каршы яу чыгачак икән.
Андрей түзеп тора алмыйча, сүз кыстырды:
—Әткәй аннан алдарак кузгалырга җыена инде, димәк. Мәгәр бу юлы үз ягына ул кемнәрне аудармакчы була?
—Юрий кенәз. беренче эш итеп, кыпчак ханы Бәнәк белән сүз беркетеп куйды. Бәнәк үзенен утлы Сөенечне җибәрәчәк. Хак булса, шул Сөенеч «Киевнен Алтын капкасын кылыч белән чабып өзәм». дип шапырынган икән.
Андрей шаркылдап көлүдән көчкә тыелып калды, әмма, барыбер, ирен читләре буйлап таралган мәсхәрәле елмаюын яшерә алмады. Чапкын, үзенен артыграк сөйләнә башлавын анлады күрәсен. кырысланды
—Чернигов кенәзләре үзара яман бозылышкан. Өлкәннәре. Изяслав Давид углы, олуг кенәзнен ярлыкавына өмет баглап. Киевкә качып киткән Аның энекәше Владимир үз гаскәре белән инде күптән әтиен янында тора. Юрий кенәз тагын Олег углы Святослав һәм анын туганнан- туган энесе белән дә бәйләнешкә керде. Алар да боз ташудан сон елгалар ачылуга ук Юрий кенәз кул астына килергә ант эчкәннәр.
—Әткәй минем үземә шәхсән ни боерды?
—Әле язгы ташу башланганчы ук Юрий кенәз сине үз янына көтә.—Чапкын тирән итеп тын алганнан соң гына өстәде.—Биш мен, алай ук булмаса. ким дигәндә өч мен җайдак белән.
Андрейның йөзендә бер кыл да селкенмәде, кыяфәте таш сын шикелле үзгәрешсез калды. Чапкын башын иеп чыгып киткәч кенә, ул Прокопийга таба борылды һәм авыр сулап дәште
—Менә, гагын яу көтә безне. Прокопий туганкаем. Тагын күпме ана улын югалтачак, күпме сабый ятим калачак. Син әйтмешли, ул Ходай каргаган Киев тәхете өчен кан коюлар кайчан тукталыр сон? Ата—улына, энесе абзыйсына каршы кылыч күтәреп бертуктамый жан кыя торган, акылларын көя кискән нинди халык сон без'’ Бу коточкыч һәлакәттән котылу өчен нишләргә сон безгә, нишләргә?!
Ир уртасы булып җитлеккән һәм шушы көнгә кадәр әтисенең кул астында йореп, үзенә туену өчен аерым бер биләмәгә дә хуҗа булуга ирешмәгән бу кенәзне әлеге сорауларның күптән газаплавын яхшы белсә дә, Прокопий эндәшмәде. Аның анык билгеләгән үз мәсләге бар. ләкин Андрейны да шуңа иңдерү өчен кенәз йөрәгендәге әче чүпрәнен тулып ташуын көтә һәм хәтта аны әле кыздыра белергә дә кирәк иде.
2
онгы көннәрдә Андрейның кәефе кияү мунчасыннан парланып чыккан яшь ирнеке сыман дәртле, күтәренке иде Аллага шөкер, менә яз да җитте. Газаплы кыш айлары нык туйдырган иде Юрий балалары һәммәсе дә аны. аю сыман, өннәренә бикләнеп үткәрделәр. Әтиләре генә, бер-ике мәртәбә ауга дәшеп, арадагы бозны эретмәкче булды. Сәбәп тапкан булып Андрей бармый калды. Ә сәбәбе чыннан да бар иде бит. Йә, Хода! Кавышуларына биш ел үткәннән сон. ниһаять, хатыны Байгол генә түгел, хәтта кайнешләре дә Андрей белән бер өстәл артына утыра, гәпләшә башладылар Өлкәннәре Яким бик еш кына кенәздән кинәш сораштырды Ал арның эшләре барсын дип, Андрей тауар яки алтын тәкъдим итсә. Байгөл туганнары беренче тапкыр аның ярдәменнән баш тартмады. Дөрес, тиешле керемне алар һәр очракта Андрейга гадел рәвештә кайтарып бирә торган булды Әмма биш ел буе ике арада яткан упкын өстендә күпер хасил булу Андрей өчен барыбер дә олы җиңү иле.
Андрей коточкыч кан өстендә туй үткәрде Мона һаман да шул әтисе гаепле иде Илле бишенче елда1 Суздаль җиренә Изяслав яклы Рязань кенәзе Ростислав бәреп кергәч. Юрий кенәз. бер йөз кешелек
С
дружина таләп итеп, Мәскәү елгасы буенда утырган Күчкәй бистәсенә дә чапкын куды. Чапкын канга батып, кыйналып кайтып керде. Анысына төкерәсе, әмма Күчкәй юллаган җавап Юрий кенәзнен үген сытарлык дәрәҗәдә мәсхәрәле булып янгырый иде:
—Мин Болгар ханынын бәге. Ә бер үк дәрәҗәдәге Юрий. угыр, нишләп әле миңа йөгән киермәк була? Моннан егерме җиде ел элек Болгар мәмләкәтенә борынын тыккач, без анын койрыгын өткән идек бит инде. Шуннан бирле тычкан сыман тын да чыгармыйча яши, Болгар ягына борылып караудан да өне алына иде. Әллә Юрий, угыр, алган сабагын оныта башлаганмы?
Күчкәй Юрий кенәзнен егерме сигезенче елгы2 походына ишарәли иде. Әйе, болгарлар, кунакка чакырып, кыпчак ханы Әюпне агулагач, Юрий алар җиренә яу белән басып керде. Ул—Әюп хан кияве, әмма бабасының үлеме өчен үч алу бары сәбәп кенә, ә асылда анын исәбе Болгар җирен талап кайту иде. Юрий улчак үзенә ярдәмгә Ростов кенәзе Глебны да дәште. Икесенә ун менлек гаскәр туплап, алар егермешәр ишкәкле зур-зур каекларда Клязьма буйлап Укага төштеләр. Әлеге елга борын-борынгыдан бирле рус җире белән Болгар иле арасындагы аергыч чик булып исәпләнә иде. Ләкин моннан нәкъ йөз ел элек Болгар ханы Ибраһим Мөхәммәт утлы Уканың Иделгә коя торган тамагына килеп, текә, биек Тукрантау өстенә имән койма, сулы чокыр, ташлы ур, бүрәнә чөйләр белән ныгытылган усал кальга төзеткән. Чикләре болай да җәя тәтесенә охшап торган Болгар дәүләтенең әлеге шәһәре менә инде йөз ел буе рус кенәзләрен шул тәте өстенә корылган ук шикелле гел өркетеп торды. Рус кенәзләре, кыюланып китеп, Болгар дәүләтенен чиге аша үтсә, «җәягә корылган ук» шул мәлдә үк хәрәкәткә килеп, әле Рязань, әле Муром яки Суздаль җирләренә ярып керде. Утыз ел элек болгарлар Муром каласын яулап, хәтта аны дүрт-биш ел буе үз кулларында да тоттылар. Кыскасы, Ука тамагына корып куйган кальга руслар өчен һәрчак табан астына кадаган энә сыман булды, гел оныттырмыйча, сызландырып торды. Болгарлар үзләре бу кальганы әле «Ибраһим кирмәне», әле «Калачык» дип йөртә башладылар. Алар ничек кенә дип атамасын, әмма бу кальганы кулга төшерү һәр рус кенәзен дан-шөһрәткә илтә торган олы баскыч иде.
Руслар бәхетенә, әлеге ук-кальгада болгарлар аларны һич көтмәгән булып чыкты Аны рус гаскәре беренче һөҗүмнән соң ук яулады. Нигездә рус шәһәрләре белән алыш-биреш итүче сәүдәгәрләр яши торган кальганы тәүлек буе талап, аннан җыелган байлыкны Сузьдалга озаттылар да, үзләре Идел буйлап түбән юнәлделәр.
Болгар ханы Сәгыйть бу вакытта башкорт даласы аша һөҗүм белән килгән кара-аймыкларга каршы яу алып бара иде. Рус гаскәрләренә каршы чыгарга ул өлгерми калды. Шуннан файдаланып, Юрий белән Глеб Чулман тамагына каршы ярда утырган Ашлы каласын да иркенләп таладылар. Алтын-көмеш, ганимәт, коллар белән тулган каеклар янә Суздальга юл алды.
Яусыз җиңүләр белән һаваланган кенәзләр инде пайтәхетне—Болгар каласын эләктермәкче булды. Ләкин Чулман елгасы тамагынын сулъяк ярында, Ага-Базар иңкүлегендә, аларны инде Сәгыйть ханнын хисапсыз җайдаклар гаскәре каршы алды. Өшәнеп калган Юрийнын кенәзе Глеб дуамал булып чыкты—барча сугышчыларына һөҗүмгә ташланырга әмер бирде. Ростовлылар каеклардан төшеп беткәч кенә, болгарларның хәйләсе ачылды. Чулманнын уң ягында тар, тиз йөрешле йөзләгән көймәләр пәйда булды. Алар Сәгыйть хан янына ярдәмгә ашыгучы Кашан бәге Шәмгунның укчылары иде. Беркадәр вакыттан соң кашанлылар Юрийнын каекларын урап алды, Сәгыйть җайдаклары Ростов дружинасын тураклый '6655, ягъни милади белән 1147 ел.
4120 ел.
башлады Калкандай ныклы һәм биек диварлы каеклардагы суздальлылар әүвәл бик гайрәтле каршы тордылар. Ул арада кашанлыларнын бер төркеме Глебнын саксыз калдырылган дистәләгән каекларын эләктереп юкка чыкты Ә бермәлне инде яу кырын ташлап качкан ростовлылар Суздаль каекларына ургыла башлады. Үзара талаш, изеш купты Әхтә ничә каек капланды Ул да түгел, болгарлылар каеклар өстенә очына ут элгән ук янгыры коя башлады Lira өстен зәһәр төтен каплады, янгын купты Рус гаскәренен нәкъ яртысы гына качып котыла алды Болгарларның кулына әсирлеккә төшүчеләр генә дә меннән арткан иде Рус җирендә корбаннар өчен кайгыру гел булмады. Калачык. Ашлы шәһәрләреннән таланган байлык һәммәсенен күзен каплады Юри и белән Глебнын Болгарга ясаган явын мәртәбә дип кабул иттеләр Әмма шуннан бирле Юрий кенәз Болгар юлын гомергә онытты Ә менә Күчкәй бәк хәзер анын шул хурлыклы походын искә төшереп. Суздаль кенәзен ачыктан- ачык мәсхәрәли иде
Моннан унбиш еллар элек энеләре, кардәшләре белән Болгар иленнән килгән бу кешене Юрий кенәз Суздаль җиренә үзе кертте Анын хакында сонрак «ул Болгарда ниндидер тарханны ә.ътә үтереп, әллә бөлдереп качкан», дип тә. «Болгар ханы рус җиренә махсус җибәргән шымчы», дип тә сөйләделәр. Юрий кенәз имеш-мимешләргә төкереп бирде Килмешәкләр бу вакытта Мәскәү елгасы ярына барып бистә корган һәм. ин мөһиме, рус халкы күптән күрергә тилмергән сәхтиян читекләр. Чин ефәге, ике төрәнле сабан, дегет. Шам кылычы, чуен казан кебек дистәләгән затлы тауар белән сату итүне җәелдереп җибәргән иде инде. Чын аты Мостафа булса да. үзе барып сәүдә иткән Суздаль. Владимир. Ростов. Муром боярлары ана һәрвакыт Степан дип эндәштеләр Кесәсе калынаеп, абруе арткач, ул Иван углы Степанга әверелде. Бистәсенең генә исеме үзгәрмәде. Мәскәү елгасынын йөзьяшәр нарат, каен, карагайлар белән уратылган зур аланлы ярын барча кеше, әлеге килмешәкләргә багышлап. «Күчкәй кыры. Күчкәй бистәсе» дип кенә атап йөртте.
Инде. менә, заманында Юрий аны кунак сыман кабул итеп ачык йөз белән каршылаган, үзенен куенында ана ин затлы, ин аулак җирне бүлеп биргән килмешәк тә кенәз хәтле кенәзне—атаклы Мономахнын улын мәсхәрәли. Моны башка боярлар да ишетеп алса, рус җирендә Суздаль хакименең сүзенә колак салучы да калмаячак. Бөгелмәгән агачны сындыралар. Тәкәббер, әрсез Күчкәй бистәсен тез чүктереп, ул бөтен рус җиренә сабак бирергә тиеш
Шул рәвешчә фикер йөртте дә. кул астындагы бер мен җайдамы дружинаны алып. Юрий кенәз Мәскәү ярына ябырылды Күзкәйнекеләр аны көтми иде. Тимер көбәләргә төренгән бер мен жайдакнын авылны камавын күрүгә үк өнсез калдылар Авылда коралга ябышучы кеше табылмады Күчкәй бәк алтын-көмеш биреп аның күзен капламакчы иде «Бу байлык һәм авыл болай да минеке»,—дип. Юрий кенәз ихахайлап бер көлде дә. сугышчыларына борылып, ялгыз каен тарафына ияк какты Күчкәй бәкне шундук каен ботагына асып куйдылар Гәүдәсе һаман тартыша иде әле Шулвакытны ачыргаланып, өзгәләнеп кычкырган әче. тетрәндергеч тавыш йөзьяшәр карагайларны сискәндереп узды:
—i^r-кә-әй! Ә-те-кә-ем. жа-ным!
Тавыш иясе әле унбиш-уналты яшьләрдәге генә бер кыз иде. Ялгыз каен төбенә йөгереп килеп, әтисенен аякларын кочкан мескен кышын газаплануларын күрмәс өчен барча ирләр йөзләрен түбән иде Юрий кенәз мондый очракта да кансыз булып чыкты Каен янына килде дә. камчы сабы белән иягенә төртеп, кызның йөзен үзенә күтәрде Чык тамчысы кебек әле керләнмәгән, тулган ай шикелле тансык бер чибәр иде ул.
—Атың кем’—дип. Юрийнын әрсезләнеп соравына каршы тора алмады Авылны чолгап алган сугышчылардан бөркелгән дәһшәт, газиз
әтисенең үлеме, хәтта, мәржәнле, гәрәбәле япмага төренеп баскан кансыз кенәз кыяфәте дә бу самими, садә кызны һушсыз иткән иде. Ул, куркулы карашын кенәздән аермыйча, җавап бирергә мәжбүр булды.
—Байгөл.
—Минем киленем булырсың,—диде аңа кенәз. Аннары каенлыкка таба борылып сөрән салды.
—Андрей, бирегә кил!
Әйе, Андрей да әтисенен таләбе буенча походка барган иде. Шунын өчен бүгенгәчә үкенеп бетә алмый. Әмма ул чагында...
Андрей Юрий кенәзнен болгар сәүдәгәрләренә рәхим-шәфкать күрсәтмәячәген юлда вакытта ук анлап барды. Күчкәй бәкне каен ботагына аскан чагында Андрейның керфеге дә селкенмәде, җаны да әрнемәде. Чөнки ул балачактан бирле инанып үсте: хаким кеше халыкка үзенең уч төбен күрсәтергә тиеш түгел! Дәүләтнең нигез ташларын кан белән беркетсәң, алар ныграк була. Кенәз өчен коллар—ком бөртеге. Рус җиренең бөтенлеге хакына ул коллар гомерен кызганмаска, үз ихтыярына каршы чыгучы һәркемне чүп үләне сыман йолкып атырга тиеш. Тиеш! Тиеш!
Әмма ул чагында әтисенен әмере буенча каен янына килде дә, Андрей тынсыз калды. Кара, озын толымлы, куе керфекле, сыгылмалы кашлы, тамчылы гөлдәй мөлдерәмә күзле, алсу йөзле бу садә кыз уч төбенә алган карлыгач баласы шикелле гаҗәеп сылу да, кызганыч та иде.
Андрей үзе дә унөч-ундүрт яшьләр чамасында әнисез калып үсте, ялгызлык газапларын нык татып өлгерде. Юрий кенәз җарияләр янында югалып йөргән чакта Андрейны бертуган абыйлары да «Кыпчак баласы! Кыргый кыпчак, кыпчак!»—дип яман мыскыл итте, тиуннар да байтак тәпәләде. Шуңа күрә Андрей үзалдына йомык егет кенә түгел, ә күп кешегә ачулы һәм үчле дә булып үсте...
—Хатыныңның үлеменнән бирле ничә ел буйдак булып йөргән идең. Менә сиңа кәләш. Әниең кыпчак иде, хатынын болгар кызы булыр. Үкенмәссең, мөселман кызлары кайнар була алар. Әниең дә, әнә, оҗмахка күченгәнче ничә угыл табып өлгерде. Бу болгар хатыны синең ике ятимә кызыңа да ана булыр.
Юрий кенәзнен әлеге сүзләре Андрейдан бигрәк Байгөлне сискәндерде. Мономахныкылар искәрми дә калды, ә болгар кызының кулыңда җиң эченнән төшкән нәни генә хәнҗәр хасил булды.
—Мин үз-үземне суям, мәгәр әткәмне үтергән ерткычка килен булып төшмим!—диде ул нык итеп һәм хәнҗәр очын бугазына терәде.
Юрий кенәзнен йөзендә бер җепсел дә селкенмәде.
—Төшәрсең, күгәрченкәем, әле сөенеченнән елап, ялына-ялвара төшәрсең.—Юрий читән буена тезелешеп баскан күчкәйлеләргә таба ияк какты.—Агай-энеләреңне, барча авылдашларыңны суеп чыкканны теләмисең лә син.
Капылт агарынган Байгөлнен хәнҗәре кулыннан төшеп китте. Бераздан ул инде йөзтүбән капланган көенә өзгәләнеп-ярсып җирне төя иде. Читән буендагы төркемнән аерылып, үзе шикелле үк үкси-үкси янына килеп тезләнгән бертуган сенлесе Осланбикәнең иркәләп кочулары, үгетләүләре дә ярдәм итмәде. Байгөл соңрак, әтисе Күчкәй бәкне авылдашлары элмәктән төшергәч кенә, җир өстеннән купты...
Шул ук атнада Андрей белән Байгөлнен туе булды. Үзе белән сенлесе Осланбикәне алып Байгөл калага, кенәз йортына күченде. Суздаль халкы өчен яшь бикә Василисага әверелде, Андрей өчен Байгөл булып калды. Ләкин әллә ничә атна буена ул кенәзгә үз бүлмәсенең келәсен ачмады, аш өстәле артында очрашканда бер дә елмаймады. Ятим калган кызнын халәтен аңлый иде, Андрей түзде. Берзаманны Байгөлнен энеләре дә, Суздальга килгәч, кенәз жизнәләренен йортына кергәли башладылар. Ә беркөнне Байгөл тыелып кына аңа күз сирпеде. Кичен йокы бүлмәсенең ишеге дә, ниһаять ачык иде...
Андрей иртән айный алмый интекте. Сигез ел көтеп-көтеп тә
малай табып бирә белмәгән тәүге хатынын искә алып та тормады ул. Ләкин Андрей гөнаһсыз түгел, анын җарияләре бик күп булды. Әмма Байгөл кебек үк кайнар тәмлесе, жан җылымлысы очрамады ана. Шул бер төндә үк сихерләде ул аны.
Ә аннары инде Байгөл ана бер-бер артлы ике угыл табып бирде Икенчесе шушы кышта туды. Андрей, әлбәттә, чиксез канәгать иде. Байгөл дә үзен бәхетле итеп тоя башлады бугай Ул хәзер инде әтисенен үлемен дә искә алмый, ярсымый да иде Сонгы көннәрдә ул гел күгәрчен сыман гөр-гөр килеп торды, кайнар кочагын һәм назын кызганмады Ә бер танда, судагы балыкларга жим ташлаган шикелле генә әйтеп узды:
—Безнен еракта калган кардәшләр дә бик күп. Үз гомерендә бер тапкыр булса да туган иленне—Болгар җирен барып күрсәм тае ул!
Хатынының кинаясен Андрей, билгеле инде, бик тиз аңлап алды. Нинди җавап бирергә икәнен анык белми иде, озак уйлап йөрде Аптырагач, үз янына Прокопийны дәште. Ә тегесенен фикере искитмәле кыска да, мантыйклы да иде
—Төнге күке барыбер үзенекен итә инде ул, кенәз. Болгар иленә бар син Олуг кенәз буласы, ил тотасы кешегә чит дәүләт тормышын да белеп тору кыйммәт. Өстәвенә анда сабак алырдай, рус җиренә күчерердәй үрнәкләр дә күп булырга тиеш. Ул дәүләтне юкка гына Бөек Болгар иле дип йөртми торганнардыр Тәвәккәллә, кенәз.
Андрей бераз гына вакыт икеләнеп торды да. шундук өзеп салды
—Алайса, бар, каекларны әзерләргә фәрман җиткер Койрыгынны сыртыңа салып, күләгәдә калырга өметләнмә Мин сине дә, Козьманы да үзем белән алам Бер атнадан—юлга!
Икенче бәйләм
1
уздаль кенәзе улының кунак сәяхәте турындагы хәбәр Болгар мәмләкәте буйлап инде Ука тамагындагы Калачык кальгасыннан ук чыгып киткән иде Яраннарын алып, бүләк төяп, дүрт олы каекта барган Андрейны юлда тоткарлаучы булмады
Байгөлнең туганнары Кашан каласында яши икән, шуңа йөз тоттылар. Ләкин Чулман елгасы тамагына кергәч. Болгар каласы яныннан узасы бар иде. Елганың сул ярында калкып чыккан биек-бик йортларны һәм хисапсыз манараларны күрүгә үк Андрейның ис-акылы китте Болгар эссе мунчадан сон изүен ачып, тымызык кичтә тын азып утыручы мәгърур ир-ат сыман Дөньяда дошман да бардыр, дип уйламый да бугай Шәһәр елга ягыннан бернинди өстәмә дивар белән дә капланмаган Әмма Чулман яклап аңа һөҗүм итү гомумән мөмкин түгел. Гаҗәеп текә һәм биек яр каланы ин куәтле диварлардан да ышанычлырак саклый Өстәвенә, нәкъ елгага каратып, болгарлар яр өстенә катлы-катлы йортлар, сөнге сыман үткен очларын күккә сузган түгәрәк манаралар төзегәннәр Шул йортларны, манараларны каплап, елга ярына икешәр катлы имән диварлар килеп терәлә Диварларның Чулман ягындагы очларын үтә дә биек каланчалар саклый. Түбәсе бүрәнәләр белән капланган ул каланчалар өстендә әллә ничәшәр кизү әрле-бирле йөренә Имән диварларның азагын бөтенләй курен тә булмый Азар каядыр, дала ягына китеп югала Диварзар каршына кин һәм тирән ерым казылган. Ерымнан алда кылыч йөзе кебек теп- текә ур һәм тагын ерым Анысы инде чөй сыман очлап һәм бер- берсеннән кул сузымы кадәр ара калдырып утыртылган имән бүрәназәр белән шыгрым тузы Ул чөй кагылган, су тутырылган ерымнар, кылычтай текә ур уртасында фәкать ике арба сыешлы гына ара калдырган Ләкин әлеге юл да биек каланчалардан тимер чылбырлар белән асылган имән күперләргә барып төртелә.
С
Андрей шушы ныгытмаларның һәммәсен дикъкать белән барлап чыкты, бераздан исә тәненә боздай салкын жил үткәндәй булды, калтыранып куйды. «Йә, Ходаем!—дип әрнеп уйланды ул —Нишләп рус жирендә мона тиң торырдай бер кальга да юк сон? һәм Юрий кенәз белән Глеб теге чакны нишләп шушындый кыядай кирмәнне алырга хыялланды икән? Әтисе тарафыннан коточкыч әтәчләнү һәм сукырлык бит бу. Мондый диварлар аша кош та очып керә алмый. Аны ук очырып, сөнге селтәп кенә яулау мөмкинмени?!»
Кенәз йөрәгендә янган утны Прокопий да тоя иде, ахры Әмма анын көтелмәгән сүзләре шул ялкынга кисәү генә өстәгәндәй булды
—Бу кальганың эчке төзелешен карап чыкканда да ярар иде. Мәгәр кала бәге рөхсәтеннән башка ана үтү мөмкин эш түгел, ахры.
—Нинди юл кала сон?
—Кашан бәгенә бүләкләрне мул бирмичә булмас. Ә ул, бәлки, үзе ачкыч табар...
Әтисе Юрий Озын-Кул ясаган һөҗүмнән соң пайтәхетнең дәүләт эченәрәк, тыныч төбәккә урнашкан Биләргә күчерелүен дә, Болгарнын хәзер мәмләкәттәге гади, әмма изге шәһәр булып кына калуын да Андрей, әлбәттә, инде белә иде Кала диварларыннан күзен алалмыйча ул һаман саен уйлануын белде.
«Дәүләт өчен шулай кирәк дип тапкач, менә, болгарлар пайтәхетне бер каладан икенчесенә күчергән дә куйган. Бернинди ызгыш-талаш та чыкмаган, һәммәсе килешкән, күнеккән. Ә рус жирендә дә шул ук эшне эшләү мөмкин түгелме сон? Әйтик, Киевны калдыру да, әткәй утырган Суздальны пайтәхет итеп күтәрү?..»
Андрей үзенен уйларыннан үзе куркып китте. «Уйларымны ялгыш кычкырып әйтмәдемме?»—дигән сыман итеп, әле Прокопий, әле каен- энекәшләренә таба карап алды. Әмма юлдашларының һәммәсе дә фәкать Болгар өстенә төбәлеп бара иде. Байгөл, Осланбикә, Яким карашыннан, әнә, ямансулау, моңсулык бөркелеп тора.
«Болгарлар, менә, гади генә дип саналган калаларын да ничек ныгытканнар. Кирмән генә түгел, кыя бит бу! Гади калалары кыядай булгач, яна пайтәхеткә әверелгән Биләр кайда урнашкан да, анысы ниндирәк икән сон? Мантыйк буенча фикер йөрсән, анысы бөтенләй якын да килә алмаслык тау булырга тиеш. Кызганыч. Андрейга ул пайтәхетне барып күрергә насыйп булмас инде. Ичмаса, шушы Болгарын булса да эчтән күреп, капшап китсән иде!..»
Чулман өстендә аларга әле җилкәнле, әле ишкәкле зур-зур каеклар торган саен ешрак очрый башлады. Беришеләре капчык белән икмәк, икенчеләре күн йә тире төягән. Сирәк кенә булса да арада төргәк- төргәк итеп постау, ефәк, бәз төягән каеклар да очрап тора. Ин гажәбе— бер генә каекны да кораллы ир сакламый, хәрби кием элгән кеше бөтенләй юк
Андрей, түзмичә, шул хакта өлкән каенэнесенә сүз каткан иде. Якимнен җавабы тәмам аптыратты.
—Бөек Болгар—игенчеләр һәм сәүдәгәрләр иле бит ул, жизни- кенәз Монда сәүдәгәрләр кәрванын талау кебек хәлнен бөтенләй булганы юк. Хан җиткергән кануннар бик коры. Вак-төяк малга кызыккан угрынын кулын киссәләр, сәүдәгәрне талаган юлбасар шундук башсыз кала.
—Вәт, әкәмәт! Шул канун үтәләме?
— Байтак юл үттен, менәрләгән кешеләрне күрдең. Арада чулаклары күп очрадымы сон?
—Берне дә шәйләмәдем.
—Менә, илбашынын сүзе үтәлүгә ждвап шул буладыр инде, жизни- кенәз. и
«Йә Хода, йә Хода!—дип. Андрей янә эчтән генә сызарга мәжбүр булды —Рус жирендә жансакчылар ияртмичә ауга да чыгып булмый. Ә сәүдә белән көн күрүче бояр һәрвакытта сакка аерым бер дружина яллап
йөри. Әле шул да җитми Юлбасарлар, ушкуйлар, ач холоплар күпме сәүдәгәр һәм боярнын гомерен кыеп тора .»
Кашан каласына терәлеп торган яр буен эреле-ваклы, җилкәнле- ишкәкле дистәләгән каек һәм көймәләр сырып алган иде Сәяхәтчеләр ал арны беркадәр ары узып, кызыл ком каплаган ярга тукталдылар Каектагылар ком өстенә агач басма салып та өлгермәде, алар янына ияр менгән биш-алты жайдак килеп җитте Арада берсе яшел, затлы чапан кигән Ак чалма уртасында зиннәтле таш елкылдый. Аты да бик гаярь, гел уйнаклап тора. Башлап, шул сүз катты.
—Әссәләмүгаләйкүм. кунаклар! Кашан вилаятенә төкле аягын илә генә узарга насыйп әйләсә иде, мөхтәрәм Сүздәл бәге!
Кашанлыларнын үзен алдан ук белеп каршы алуларына Андрей әлләни гаҗәпләнмәде. Әйе, ертауллары уяу йөргән, тәртип дигәннәре катгый куелган илдә шулай булырга тиеш Хәтта. Андрей әле затлы киемдәге бу җайдакны күргәч, аны каршыларга Кашан бәге үзе килгән икән, дип тә һаваланган иде. Әмма өмете акланмады. Затлы кием иясе кала бәгенең наибе булып чыкты Ияреннән төшеп һәм ике кулын сузып Андрей кенәзне сәламләүгә үк. ул калачын ачып Күчкәйнекеләргә каршы атлады
—И-и, карендэшләр! Сезләр илә Болгар туп рагында очрашырга да насыйп булыр икән. Күчкәй-борадәрнен аяныч вафаты хакында күптән хәбәрдармыз. Авыр тупрагы җинел булсын. Ә сез туган вилаятегезгә рәхим кылыгыз... Саумы, Байгөл бикә! Әссәламегаләйкем. Хәким-борадәр' Йә, Раббем! Әллә монысы Осланбикәме9 И-и. син дә нинди сылу карлыгач булып үсеп җиткәнсен бит. сенелем!
Яр буенда беркадәр ыгы-зыгы, елашу-сыкташу булып алды Яким- кайнеше тезләнеп, кызыл комны үпте. Аннары ирләр каршына көмешләнгән ияр, бәрхет җәймә ябылган атлар китерделәр Байгол белән Осланбикә өчен биек аркалы, җинел арбалы җигүле ат әзерләнгән иде. Нарасые Мстиславны алып, Байгөл шуңа утырды Ә өлкән улы Изяслав әле дүртенче яше белән генә барса да, арбага утыртулары белән килешмәде. Күз ачып йомганчы үрәчәдән шуышып төште дә, әтисе янына йөгерде «Бу да ир-ат, имеш! Вәт, тәкәббер!»—дип, масаеп көлә-көлә, Андрей аны тезләренә алды.
Кашанлыларга бик сиздерергә теләмәсә дә, Андрейның күзләре юл буе гел ялт-йолт килеп барды Әйе, бу кала да имән диварлар белән уратылган Ике якта капка, янында манаралар. Урамнары кин. таш түшәлгән һичнинди чүп әсәре күренми, зәһәр ис сизелми Чисталык, пөхтәлек буенча кая инде ул боларга якын килү9 Мәнге буласы юк Йортлары таза Кайсылары зур-зур яссы ташлардан, кайсылары нарат бүрәнәдән салынган. Гаҗәп, боларда һәрбер ихатаны, һәрбер йортны икенчесеннән биек коймалар аерып тора. Димәк, биредә һәр йорт кирмән рәвешендә. Бар, орышсыз-нисез генә яулап кара
Кин мәйдан аша үткәндә Андрей тагы да гаҗәпләнде Базар иде. ахры. Рәт-рәт булып хисапсыз чатырлар, гөмбәгә охшаш ятмалар сузылган Бер рәттә балчык чүлмәкләр, карчагалар. су савытлары тезелеп китсә, башкаларында сугыш кораллары, алтын-көмештән ясалган бизәну әйберләре, тимер йозаклар, төрәнле сабаннар, балга, чалгы герләр, агач өстәлләр, камыт, сәхтиян читек һәм күн чүәкләр, тире, бал Андрей кат-кат игътибар итте, муенын суза-суза эзләнде. Ләкин, ни гаҗәп, базарның үзендә дә. хисапсыз урамнарда да бер генә кизү яки сугышчы да очрамады «Сәер табышмак бу,—дип уйлады ул аптырагач — Болгарлар чыннан да тыныч хәят халкымы, әллә инде болар бөтенләй дә пошмас, гамьсез бер кавемме9»
Шәһәр бәгенен сарае ике биек манаралы зур мәчет янында урнаш кан булып чыкты Капка гәбендә билләренә җинел кылыч аскан ике генә сакчы тора иде Әмма ихата зче кунакларны шау-гөр килгән халык төркеме белән каршылады. Андрей шаккатты. Ачык мәйданга ярымтүгәрәк
ясап баскан ирләрнең күбесендә таушалган кием, ямаулы тун. табаны купкан итек. Мондагы һәр ир иненә биштәр аскан. Капчыкка охшаш ул биштәрләрдәге ертык аша балта, чүкеч, кәйлә, ышкы, өтергеләр күренеп тора. Ул гына да җитмәгән, байтак ирләр кулларына казан, пычкы, көрәк тотып баскан. Болар арасында (ниһаять!) унбиш-егермеләп сугышчы да күренә. Ихатадагыларның һәммәсе сарай баскычына чыгып баскан иргә төбәлгәннәр. Әллә үзләре ана нидер аңлаталар, әллә даулыйлар— һич төшенерлек түгел. Ә теге ир билендәге кара каешына ике кулын тыгып баскан да, елмаеп тик тора.
Андрей аптыраудан тәмам гаҗиз булып Якимга сорау бирде: —Кемнәр болар? Нинди кәмит уены бу? Нәрсә бүлешәләр9 Суздаль кунагынын шактый сәер хәлгә калуын наиб та чамалап өлгерде, әлбәттә. Ашыга-кабалана ул Якимга нидер сөйләде, тегесе тәрҗемә итте.
—Әле бер сәгать элек кенә Чулман буйлап ун каек кайтып төшкән. Бу кешеләр моннан бер ел элек чыгып киткән булган. Хан фәрманы буенча. Алар Чулманнан Нократка күчеп, арлар һәм висулар яшәгән мәңгелек урманлыкларга таба күтәрелгәннәр. Нократ белән Чипса елгалары тоташкан җирдә, биек тау башында яңа кала төзеп кайтканнар.
Әлеге хәбәр дә Андрей өчен аяз көнне яңгыраган күкрәү авазы сыман булып ишетелде. Аның тагын ачынулы нәтиҗә ясамыйча чарасы юк иде. «Йә, Хода! Безнен кенәзләр тегендә һичнинди тынышу, җайлашу белмичә берсен-берсе кыра. Изяслав, имгәк, рус җиренең хакиме була торып Өстер кальгасын яндырып юкка чыгарды, җир белән тигезләде. Ә болгарлар, әнә, яңа өлкәләр били, яңа калалар нигезли. Алар дәүләт ныгыта, ә без җимерәбез. Тагын күпме мөмкин? Рус җирендәге канкоюлы мәхшәрне кем генә туктатыр сон?..»
Ниһаять, сарай баскычына баскан ялгыз ир Суздаль кунакларын да шәйләп өлгерде. «Ә» дигәнче ул басмалар буйлап йөгереп төште. Сарай янындагы түгәрәкне ярып Андрей каршына килеп басты. Бер кулы белән атның тезгенен тотты, икенчесен күкрәгенә куйды Елмая-елмая сәламләргә тотынды.
—Әссәламегаләйкем, Әндри кенәз! Гафу кыла күр, Идел буена төшеп үзем каршылый алмадым Синнән алда гына һөнәркяннар вә мигьмарлар фиркасе кайтып төште Менә, күрәсең бит. Ә алар—Кашан вилаяте терәкләре. Аларны санга сукмыйсын икән, хәят бармый. Хәер, үзең аңлыйсындыр. Инде рәхим итеп, йортыма узыгыз. Сез мәнем ин мөхтәрәм кунакларым.
Яким тәрҗемә итә башлады. Андрей тарта-суза гына ияреннән төште. Ә инде тәрҗемәнең тулы мәгънәсен анлагач, Андрей тагын уклау йоткан сыман катып калды. Менә сиңа мә! Гап-гади күлмәк-чалбар кигән, бер җансакчы да алмаган килеш чыгып, бер көтү өтек ир, ягъни үз коллары белән япа-ялгыз көенә һәм авыз ера-ера сөйләшеп торучы шушы бәндә—мәшһүр Кашан каласынын бәге!
—Әмир Колын бу, Колын!—дип, яна-пешә пышылдады янда торган Яким.
Андрей телсез калды. Ул нишләптер биредә заманында әтисенен каекларын яндырган, аның ярты гаскәрен кырып салган шанлы баһадирны—Шәмгун бәкне очратырга өметләнгән иде. Менә, аның урынына Андрей каршында кырык яшьләр чамасындагы көләч ир басып тора. Кап-кара түбәтәйле, пөхтә тар мыеклы, чандыр буйлы, кара-кучкыл йөзле. Бер яңагында кечкенә, әмма кайнар җамаяк тигәннән калган сыман түм-түгәрәк җәрәхәт эзе дә бар Нинди хаким соң бу тамгалы әмир? Илдәге абруе ниндирәк дәрәҗәдә?
Әнә шундый туктаусыз уйлар эчендә яна-көя Андрей сарай эченә узды, һәр тарафтан пөхтәлек, тәртип балкып тора, әмма йортның күренеше әлләни бай түгел. Идәннәрдә келәм, тәбәнәк, зур өстәлләр, һәр бүлмә саен мич һәм сәке, аларда катлы-катлы ястык-юрган, тәрәзәләрдә чигүле
ак пәрдәләр, ишек өсте саен шәмаил.
Икенче катка менгәч, әмир Колын бер-бер артлы ике бүлмәнен ишеген ачып куйды.
—Менә, жанын кайсын тели, шунысын сайлап урнаш. Әндри кенәз. Икенчесенә оланнары вә сенлесе Ослан илә байбикә рәхим кылсын. Яраннарына урын беренче катта булыр
Андрей озын коридор буенча күз йөгертеп чыкты. Яшерен ишекләр эзләде, таба алмады. Дәшми торуын белде
—Сез урнаша торыгыз, юл тузаннарыннан арыныгыз.—дип. әмир Колын баскычка таба чигенә башлады —Ул арада олы кунаклар өчен сый табыны да әзер булыр...
Табын янына дәшәргә наиб керде. Сый-нигьмәтне беренче катта ин зур бүлмәгә әзерләгәннәр икән. Суздаль кунаклары кергәндә әмир Колын күлмәк-чалбарын да алыштырган, инбашына якалары алтын- көмеш жепләр белән чигелгән затлы чапан да киеп алган иде Яшел чалма чите буйлап тезелгән якут ташлар тәрәзәдән төшкән кояш нурларында ялт-йолт килеп уйный Биленә таккан кин каеш аелын да мәржән, бәрәзә. гәрәбә ташлар бизи. Юк. сарай баскычында очраткан өтек ир түгел иде инде әмир Колын. Вәкарь килеш-килбәт, мәгърур гәүдә, каш астыннан текәлгән горур караш—һәммәсе анын ил тоткасы икәнен кычкырып тора. Залнын гүренә урнашкан мич буенда яшел чапан кигән өч-дүрт ир тезелеп баскан. Андрей ишектән инүгә үк әмир Колын аларга таба караш ташлады да. горур атлап Суздаль кенәзенен каршысына килде. Озын. ябык, әмма тимер кыскычтай каты куллары белән ул кенәзне кочагына алды. Ягымлы сүзләрен дә онытмады
—Әйдүк. Әндри кенәз! Урыс мәмләкәтенен абруйлы кенәзләре. кунак булып, безләр әтрафына бик тә сирәк килә. Болгар хозурына сәяхәт кылуынны да без дустанә, килешеп яшәү өчен басма салырга омтылуын дип кабул кыламыз Арадагы ераклык вә салкынлык боздай эреп юкка чыксын, безне борадәрләргә әверелдерсен иде
Әмирнен аны тулы хокуклы Суздаль кенәзенә санап кабул итүе дә Андрейның күнеленә горурлану, җылылык өстәде Бирегә чакырылган чит ирләрнең кем икәнлекләрен белмәсә дә. алар каршында Колынга ихтирам белән жавап кайтарырга омтылды ул.
—Ялгышмасам. минем Байгөл бикәм сина шактый якын кардәш туры килә бугай, хөрмәтле әмир —Сак кына терсәгеннән алып. Андрей Байгөлне әмир Колын каршына китереп бастырды.—Шулай икән без әле синен белән кодалар да булып чыгабыз. Менә шундый туганнар яшәгән җирне без юксынып килдек. Кунак кеше, билгеле ки. күчтәнәчсез йөрми Ә хәзер гаепкә санамыйча гына син шуларны кабул итсәң иде, әмир Колын.
Бүләк чыгару шартларын Андрей белән Прокопий инде күптән килешеп куйганнар иде Кенәз бил каешы өстенә бер бармагын салса. Прокопий бер тәпси тулы зиннәт китерергә тиеш Ике бармагын куйса— ике тәпси Кенәзнен ишарәсен көткән Прокопий карашын каешка юнәлтте Ни гажәп. каеш өстенә Адрей өч бармагын куеп тора иде Менә шул сәбәпле бүләк чыгару беркадәр сузыла төште Хуҗалар авырсынмыйча көтте Бераздан гына ишектә бер-бер артлы Прокопий. Яким. Козьма пәйда булды. Аларнын ике кулларына күтәргән зур-зур тәпсиләре өстеңдә якут, мәржән кебек асылташлар, алтын-көмеш җиһаз күз яуларын алып җемелдәшә иде. Мич буена тезелешкән ирләр «аһ» итте Прокопии тоткан тәпси өстендәге кызгылт якут белән алтын хәнҗәр һәммәсенең игътибарын тартты. Әлеге якут таш ин дәү йодрыктан да олырак һәм аз гына кыймылдаган саен көлтә-көлтә нурлар чәчә иде Әмир Колын да бик канәгать калды.
Ниһаять, сый нигъмәт белән тулы тәбәнәк өстәлләр артына утырыштылар Әмир Колын Андрейны ин түргә уздырды, келәм өстендәге нәни мендәрләрне ипләп куйды Әмир үзе кенәз белән янәшә чүмәште Анын
аръягына моңа кадәр мич буенда басып торган ирләрдән аерылып, егерме яшьләр тирәсендәге Алыптай зур һәм иләмсез гәүдәле, кырыс йөзле, шакмактай кин иякле бер егет килеп тезләнде. Шуннан соң гына уңъяк ишектәге пәрдә артыннан өч хатын залга инде. Иякләрен, иреннәрен яулык очы белән каплап кына, алар әмир янәшәсенә утырыштылар. Мич буенда торучы ирләр һәм Андрейның яраннары өстәлнең каршы ягына тезелеште. Ашны болгарлар дога кылудан башлады. Өстәлдәге йөзем, анар, ал Мортлардан чемченеп авыз иткәч, әмир кенәзне үз кунаклары белән таныштыруны да кирәк тапты. Әмма ул сүзләрен тавыш күтәрмичә, Яким колагынарак әйтте.
— Кунакларның күбесе Шәмгун ханның яраннары. Хәйдәр би шанлы Ага-Базарны тотучы баш базаркян. Анын кәрваннары Чингә тиклем барып иөри. Бәдретдин хаҗи исә Болгар мәмләкәтендәге мигьмар- лар бие. баш оста. Кәрамулла хажи да, шулай ук, мәмләкәттә абруй иясе—ул да баш оста, булат вә чуен коючы һөнәркяннар бие. Аларның өчесен күрүемә дә күңелем мәмнүн. Хәйдәр би мина сәрмая илә ярдәм кылды.
Башкаларга сиздермәскә тырышып пышылдаган Якимнын сүзләре Андрей өчен дә кызык булып тоелды.
—Колын сүзе «ат баласы» дигәнне анлата. Җизни-кенәз, сора әле, әмиргә ни өчен андый кушамат тактылар икән?
Шушы ук сорауны Андрейдан сон Яким янә кабатлагач, әмир Колын, бөкесен аткан кымыз шешәсе шикелле кайный-кайный, пырхылдап көлә башлады.
—Әллә нинди сере юк ла аның. Мәнем илә көмәнле чагында инәйгә колын типкән. Мәгълүм ки, инәй гайре нык курыккан. Шунын нисбәтедер, менә, мән җиһанга тамгалы булып туганмын. Шәмгунь атам озак баш ватмаган. Берьюлы ике намь таккан да куйган. Берсе—Колын, икенчесе Хисам. Мәгәр минем Хисам дигән атымны искә алучы да юк. Туганнан бирле Колын да Колын. Мән күнектем инде.
Әмиргә кушылып, һәммәсе дә эчкерсез көлештеләр. Шуннан сон гына Колын, «менә, минем әле мондый бүләгем дә бар» дигән сыман итеп, үзенең унъягында утырган яшь егет инсәсенә кулын салды.
— Монысы мәнем өлкән угылым Хәмбәл булыр. Әндри кенәз. Ходайныкын алдан белеп булмый. Синең илә мина янә дә күрешергә насыйп әйдәрме, әллә юкмы? Ә угылым илә танышып калуын хәер. Кем белә, икенче юлы миһман булып килгәндә, шаять, сәне Хәмбәл каршы алыр Шаять, йә синен үзеңә аны Сүздәл кенәзлегендә каршыларга туры килер—Әмир улынын җилкәсенә шап-шоп сугып алды.—һичбер тәкәллефсез көе игълан кылырга җөрьәт итәм: моңа кадәрге асла орышта да әле мәнем угылымны галәбә кыла алган пәһлеван булганы юктыр
Инде моңа кадәр дә Андрей кенәз күз кырые белән ара-тирә әлеге егеткә караш ташлый иде. Хуҗа сүзләреннән сон Хәмбәл тарафына ул тәмам йөзе белән борылды һәм... бөтен тәне кинәт көзән җыергандай эсселе-суыклы булып китте. Әйе, сүз дә юк, Хәмбәл Алыптай зур гәүдәле, имән кәүсәсе сыман буынланып күпергән иңбашлары, аюныкына охшап, сөзәкләнеп тора. Уч төпләре көрәктәй, беләкләре буйвол мөгезе сыман кәкре һәм нык. Болары гына шаккатмады түгел, рус җирендә дә пәһлеван ирләр байтак. Әмма кыяфәте... Җилпучтай кин йөз шакмаклы ияк. Чылгыйлары ирен өстенә яткан куе мыек. Иреннәр астына сыймыйча тырпаеп торучы эре, казык тешләр. Хуҗасы яшь кенә булуга карамастан тирән буразналар белән сыргаланган тап-тар мангай. Дәү һәм кәкре борын Шул борын өстенә килеп бөгәрләнгән кара, куе кашлар, һәм һәрчак кашлар астыннан гына сөзеп текәлүчән соры күзләр. Хәмбәл дөньяда елмаю, көләчлек тә барлыгын бөтенләй белми сыман. Аның мыек чылгыйлары урыннарыннан һич кузгалмый. Йөзе дә кешеләрне өркетү, өшәндерү өчен ясап куелган таш сынныкы сыман.
Андрей капылт кына шулчак Байгөлнең туйдан сонгы тәүге көннәрдә
бик еш кабатлый торган усал кисәтүен исенә төшерде
—"Әтисен дөмектердек, кызын хатынлыкка алдык», дип. тантана итәргә ашыкмагыз әле Берегез дә ошбу җиһанда мәңгелек түгел, сез Дә—Аллаһы Тәгалә коллары. Бервакытны сез катилләр каршына ла Газраил фәрештә килер. Катиллегегез өчен сез шулчак үкенерсез, мәгәр, ә-ә-әй. сон булыр
Шушы кисәтүне хәтерендә янартгы да. Андрей янә Хәмбәлнен нурсыз йөзенә төбәлде һәм имәнеп куйды. «Мөселманнарның ул Газраил дигәннәре, мөгаен дә, менә шушы аю кыяфәтендәдер Ходаем, үзен сакла...»
^-Ь|и аРть'ннан сый янарып торды, табын озак барды Кунаклар буза һәм чәй эчеп аргач кына, әмир Колын танбурчылар һәм чәйчеләрне' дәште. Калфак, хәситә, чулпылар белән бизәнгән япь-яшь кызлар үзләре дә сылу, ымсындыргыч иде. Алар тәүге итеп сузган монлы җыр да Андрейның күңеленә бик хуш килде.
2
кенче таңда ук әмир Колын Андрейны ауга чакырды Төн гажәеп тыныч үтте, һичнинди дә мәкерлек-усаллык сизелмәде. Андрейның күнеле тыныч, кәефе шәп иде. Ул шундук ризалашты Шулай да үзе белән Прокопийны. Козьманы. кайнешләрен дә алды Чулманны сулда калдырып. Иделгә таба юл тоттылар Атлар гаярь иде. гел тыеп барырга туры килде Андрей күбесенчә тирә-юньне күзәтү белән мәшгуль булды.
Чулман ягыннан күтәрелгән кояш нурлары туктаусыз лепердәгән агач яфракларында кайтарылып уйный. Чулман яры буйлап Иделгә чаклы тын һәм сихри урман сузылган
Әнә, офыкларга кадәр сузылып иген басуы җәйри. Җиргә сыгылып төшкән тук башаклар өстендә рәшә уйный Идел буен иге-чиге күренмәгән болыннар сарып алган. Болыннарда түбәтәй-түбәтәй булып тузганак, күкбаш, энҗе чәчәкләре сибелеп ята Кин. талгын, чал Идел өстендә җилкәнле кораблар, ишкәкле каеклар чайкала, ялгыз балыкчы көймәләре нокта сыман һич селкенми тора. «Йә. Аллаһ! Иркен төбәк, кызлар сыман купшы мәмләкәт кенә түгел, мөселманнар яратып кия торган чигуле түбәтәй бит бу. Синен дә шулкадәр күнел биреп яраткан җәннәт бакчаларын булыр икән! »
Ау уңмады. Кашанга таба бик кәефсез кыяфәттә кузгалдылар Төркем озын чылбыр булып сузылды. Ниндидер «Кискә» атлы авыл яныннан да ирләр шулай таралып, үзара сөйләшмичә диярлек үттеләр Йөрәге урынына бизмән куелган сыман Андрей кенәз Болгар җирендәге һәр тарафны гел-гел үзенчә үлчәп, чагыштырып барды да, тагын хәйран, мөкиббән калып узды. Менә монысы да гап-гади бер авыл бит инде, югыйсә Ә барыбер ул, әнә, һәрьяктан биек ур. тирән чокыр, куе читән белән әйләндереп алынган. Читән дивар артында ук иген басулары башлана, авылга капка аша гына керәсе Авылны әйләндереп алган читәнле ур белән йортлар арасында ике-өч ук арасы яланкыр ята. Болгар авылынын йортлары да шәрә хатын кебек тырпаеп утырмый шул Алар умарта оялары шикелле тезелешеп тора Авыл үзе тигез, җыйнак түтәлләргә бүленгән бакча төсле—ике-өч йорт саен кин тыкрык. Һәм шул түтәлләрмен һәркайсы аерым рәвештә тыгыз читән белән уратылган һәр йортнын ихатасы, лапасы, мунчасы, келәтләре аерым Күп кенә ихаталарда лапас түбәләре ишегалды буйлап та сузылган Ук яки сөңге очыра башласаң, алар ихата эченә үтеп кермәде зүгел Инде тыштагы басу читәнен узып керсәң дә, авылда һәр тыкрык, һәр йорт саен тукталып орышырга кирәк 'танбур кыллы, чән арфага охшаган музыка коралы
И
һәр утарын, һәрбер ихатасын аерым кирмән итеп төзи белсә дә белер икән бу болгар халкы!
Шушыларны уйлап, Андрейның янә йөзе сытылды, «Кискә» дигәннәре тәмам күздән югалганчы башын чайкап барды. Ахырда ялгызлык та туйдырды, күрәсең, кенәз әмиргә якынлашты, анын белән ияргә-ияр басып бара башлады.
—Сүзләрем сине мактау яки ясалмалык булып ишетелмәсен, шөһрәтле әмир,—дип һәм тәүге тапкыр чын күңеленнән хөрмәт күрсәтеп, Андрей Колынны яна әңгәмәгә чакырды.—Болгар җиренең әлләни күп почмакларын күреп өлгермәдем. Мәгәр күргән кадәресеннән чыгып та нәтижә ясый алам. Дәүләтегез—имин, халкыгыз мул яши. Сезнең кенәзләр безнекеләр шикелле үзара сугышып, кан коеп та ятмый, күрәсең, һәрхәлдә—ишетмәдем. Дәүләт җимерердәй сер түгелдер, миңа анлат әле. Сездә дәүләт нинди тылсымга таянып яши ул? Кенәзләрегез ничек билгеләнә? Кенәзләрегез ничек билгеләнә? Хан сезне нинди көч белән буйсындырып тота? Гаскәрегез кайда?
Яким тәрҗемәсеннән соң әмир Колын әүвәл тирә-юньне сискәндереп көлә башлады, бераздан гына йөзе җитдиләнде.
—Бәгъзе дә тылсым тотмый безнең мәмләкәтне, Әндри кенәз, күз тидерә күрмә, һәммәсе дә сезнең җирдәгечә, аерма бик аздыр. Ханның тәхете, тач сездәге кеби, йә анын борадәренә. йә углына кала. Мәгәр, ханнар тәхетне васыять итеп китә, соңыннан инде жәдид хакимемезне, Коръән үбеп, бәкләр, тарханнар вә сәетләр раслый.
—Әйе, бу кадәресе нәкъ бездәге кебек. Әмма ханның угыллары үзара ничек сугышмыйча яшиләр сон?—дип, Андрей кенәз инде сабырсызлануын да күрсәтте.
—Аермасы шулдыр, Әндри кенәз, бездә ханнын һәр углы да хаким тәхетенә дәгъва итә алмый. Үзең үк уйлап бак. Безнен ханнар кәм дигәндә өч-дүрт хатынга өйләнә. Алар җәмгысы унлап угыл таба. Ул угыллардан йөзләп онык тууы да ихтимал. Шулай икән, ул угылларның вә оныкларның күңелен күрәм дип, алар асыл зат дип, һәркайсына вилаять илә бәйлек бирә башласаң, Болгар мәмләкәтен йөзгә туракларга кирәк булыр иде.
Андрей кенәз һаман кызулатты.
—Хан угылларының язмышы ничек хәл ителә соң?
—Бер уйласаң, гап-гади, Әндри кенәз. Тәхет варисы булмаган угылларының берсенә дә хан хосусан вилаять бүлеп бирми.
Андрейның гаҗәпләнүе йөзенә чыкты:
— Шулай, Әндри кенәз. Вилаять бирми, аздырмый, үсендерми. Тәхеткә дәхеле булмаган һәр угыл ханнын курсыбаенда. ягъни шәхси сак алаенда йөзбашы, хәтта гап-гади бер гази булып тәгаен ителә. Шуның белән вәссәлам.
Ризалашасы килмичә Андрей каршы төште.
—Хан угылын колчурага әйләндерү бит инде бу. Ничек түзмәк кирәк? Ә әгәр шул курсыбайда йөргән йөзбашы, түнтәреш оештырып, ханның җанын кыйса? Яки, һич югы, курсыбайның бәге булып алса?
Әмир Колын көлеп баш чайкады.
—Юк, Әндри кенәз, аның ише хәлләр мөмкин булмас гамәлдер. Бердән, курсыбайга сәрдәр итеп хан үзенә үтә дә салыйк җанлы булган бәкне тәгаенли. Хан сөлаләсеннән булган углан сәрдәр урынына менә алмый. Курсыбайда йөзбаш булган угланның түнтәреш оештыра алуы да бик икеле. Сукыр мәче бардыр, дип бер сычкан да уйламый. Шуна күрә сәрдәр үзе дә, хан да курсыбайдагы йөзләгән газигә җасуслык1 өчен биниһая сәрмая түләп тора. Ары да килсәк, гыйсъянлык кылып инкыйлаб корган катилне мәмләкәт хакиме дип кем танысын? Миндәй вилаять бәкләре, тарханнар, сәетләр—җәмгысы ул катилгә каршы чыгачак бит.
—Шулаен-шулайдыр,—дип, Андрей кенәз әүвәл ияк какты, әмма бераз баргач, барыбер үзенекен сукалады.—Тик син ни генә әйтмә, мәгәр
дөньяда ханның сәрдәрен дә, бөтен курсыбайны да сатып алырлык сайлыклар бар бит ул. Димәк, сездә дә түнтәреш ясау бөтенләй үк. төбе- тамыры белән өметсез эш түгел.
—Ул рәвешчә фикер сөрсәң» йоклап яткан мәче авызына сычкан үзе Килеп керми инде ул. Әндри кенәз. Анысы мәгълүм. Мәгәр, валлаһи дип әйтәм, бездә курсыбай газиләренен ханны алыштыра алганы юк әле.
—Ә күпме соң алар?
—Кайчан ничек инде Жәмгысы да хан ихтыярында. Кайчак өч мен гази яллый, кайчак биш мен. Мәмләкәт тыныч гомер сөргән бәгъзе сәнәләрдә бәр мене дә житә.
Андрей гаҗәпләнүдән чигәләренә ябышты, башын унлы-суллы борып, иярендә чайкалып ук куйды
—Әкәмәт! Бөтен илне, барча бәкне йөгәндә тотарга бер мен сугышчы житәме?
Әмир Колын, жинелчә генә көлемсерәп куйды. Андрей исә кызыксынуыннан туктамады.
—Ә дәүләтегезнең чикләрен кем саклый?
—Нигездә казаклар, ягъни дә килеп, акча бәрабәренә ялланып көн итүче ирләр. Мәгәр яллы булганнары өчен атарга гына ышанып бетмимез. Араларына субашларны да һәр вилаятьтән туплап жибәрәмез Алары— игенчеләр илә һөнәрчеләр. Субашы биргән йорт сатымны аз түли
—Яу куркынычы туса ничек9
—Ул чакта хан һәр вилаятьтән мөхсусан чирү туплый Аларны казан-чылар дип тә, азатлар дип тә йөртәләр Чөнки казаннары—уртак. Чирүгә баскач салымнардан тулысынча азат ителәләр, шуна күрә «азат» дип аталалар —Бераз тын торганнан сон, Әмир колын сүзен дәвам итте — Ә болай без бит тыныч, иминлектә хәят кичерүче халаек, чит җиргә яу чапмыймыз, талап җыйган байлыгымыз асла юктыр Бәгъзе мәмләкәткә безнең сәүдәгәрләр генә үтеп керә Алар сезнен урыс җирендә дә бик күп йөри, Хәрәзем, Солхат, Саксин, Бохара калаларына, хәттин Шам. Чин базарларына ису-вису? ырулары зргәсенә дә барып житә Күп байлыкны хания казнасына шулар ташый. Кыскасы, ошбу рәвешчә тупланган сәрмая илә калалар торгызамыз, мәчетләр жалислыймыз булыр. Әндри кенәз
Яким тәрҗемәсенең һәрбер сүзен Андрей йотлыгып тыңлады, аннары байтак ара дәшми-тынмый барды Атда, еракта, Кашан катасының сөңгедәй очлы мәчет манаралары, гөнаһсыз яшь кызларнын алмадай тыгыз һәм түгәрәк күкрәкләрен хәтерләтүче бихисап гөмбәзләр пәйда булгач кына, ул үтә уйчан тавыш белән әңгәмәне очлап та куйды
—Яу йөрмәгән көе дә дәүләт тота аласыз. Сәер халык сез шулай да, гаҗәп халык..
3
әһәр читендә аучыларны һич тә көтелмәгән яңалык каршылады Ирләр әле кала капкасына җитмәгән дә иде. ә каршыларына алмачуар төстәге тулпар атта ялгыз ждйдак уктай очып кило башлады. Прокопий шундук кырыс кыяфәткә керде, кулы сөнге сабына ятты. Аның каравы, әмир Колыннын ирен читләре күмәч шикелле кабарып чыкты, карашында очкын кабынды Икенче мизгелдә ул да, чаптарын кырт кузгатып, ялгыз җайдак каршына оча иде «Ике-өч кул сузымы ара калды, инде бәрелешәләр», дип. аучылар хәвефкә чумганда җайдаклар иярләреннән сикереп төште һәм, җилкәләренә шап-шоп китереп суга- суга, берсен-берсе кочаклый да башлады Ләкин Андрей өчен ин гажәбе шул—әле генә очрашкан ике ирнең чаптартары да, берсенен муенына
‘жасус —шымчы
’И с у•в и с у - борынгы төньяк халыклары
'га зи —сугышчы
Ш
икенчесе ышкыла-ышкыла, рәхәтләнеп кешнәп тора иде. «Әмир белән яна кунак үзара туганнар, йә дуслар, ахрысы»,—дип нәтиҗә ясарга ашыкты Адрей Ялгышмаган икән.
Таныш түгел ир-ат Андрейга каршы юнәлде. Өстеңдә әлләни бай булмаган кием. Яше утыздан артык түгел. Колачларын жәйгән, авызы ерык. Кин күнелле, көләч, үз кеше икәнлеге әллә каян күренеп тора. Тик беренче караштан ук сискәндерә, кызгандыра торган кимчелеге дә бар икән шул. Таныш түгел ир-атнын бер аягы гарип, ахрысы. Симез үрдәк шикелле ул бичара гел бер якка янтаеп, аксап килә.
Андрей да ияреннән төште, дикъкать беләнрәк текәлде. Шул ук чандыр гәүдә, кара-кучкыл янаклар, көләч караш, яшереп булмас гадилек. Әмма буе бер карыш биегрәк, җилкәләр куна тактасы шикелле кин, куллар озын, ләкин ишелгән бау шикелле көчле һәм төенле. Бу ир- егетнен әмир туганы булуына шиге гел калмагач, Андрей кафтан итәкләрен, каешын төзәткәләде, яна кунакны рәсмирәк төстә каршыларга әзерләнде. Әмма бары да юкка гына булып чыкты.
Атлап килешкә, туктап та тормастан, таныш түгел ир аны әүвәл кочагына алды, аннары гына, кулларын күкрәк янына күтәреп, баш иеп сәламләде.
—Хуш килден мәмләкәтебезгә, Андрей кенәз. Безнен халыкта канатлы бер сүз бар. «Атты яшьлек читтән кайтса, алтмыш яшьлек күрә килер»,—ди Менә, сезнен кунакка төшү хәбәрегезне алгач, мин дә очып килдем. Син безгә туган тиешле Күчкәй кызын алдын. Димәк ки, син мина кода буласыңдыр.
Ир-егет һәммә сүзләрен саф рус телендә ярып салды. Моны ишеткәч, Андрей инде отыры гаҗәпләнде Әмир энекәше исә тын алырга да ирек бирмәде.
—Кунакка килеп, дөрес эшләгәнсез. Туганнар бер-берсен табышырга тиеш. Дөнья бит бу. Гомер сөрешендә туганнарнын гына түгел, ерак танышларның да кирәк булуы бар,—дип өзлексез сөйләнде дә, ул Андрейны янә бер мәртәбә кочагына алды. Хәмбәл, Яким белән дә бик җылы күреште. Шуннан соң ул аучылар арасына китеп барды.
Андрейның беркадәр югалып калуын тойды бугай, әмир Колын пышылдап сүз башлады:
—Төпчек борадәр ул минем. Наме—һәрбәдән Һәр ягы да камил булсын дип, атаемыз ана шулай кушкан. Нә үкенеч, Ходай Тәгалә атаемнын ялваруларын гына ишетмәгән. Энем тумыштан ук, менә, чонтык1 булып калган.
Яким тәрҗемә итеп бетергәндә Андрейның йөзендә үкенү катыш теләктәшлек чаткысы пәйда булды. Ул әмир энекәшен чын күңелдән кызгана һәм моңа үзе дә аптырый иде. Колын шуны сизде, күрәсең, алдагы сүзен инде көлемсерәп кенә дәвам итте.
—Бәләкәй чакта без аның наменнән дә, төпчек булуыннан да «арбадан төшеп калган, арбадан», дип кенә көлә идек. Намен тутырып әйтергә күнегә алмадык. Ул менә мондый чактан бирле һәмишә инсан өчен Әрбәт булып йөрде. Кып-кыска—Әрбәт. Шуның илә вәссәлам.— Әмир Колынның күңеле күтәренке иде, ул инде кычкырып ук көлеп җибәрде —Мәгәр чонтык булса да, ай-һай, гайрәтле ул. Кылыч орышыңда вә мәргәнлек бәйгесендә аны узган инсан юк әле.
Яким тәрҗемә иткәнче Колын тын торды. Ләкин шул арада аның йөзе караңгыланып та өлгерде.
—Әле кайчан гына без биш борадәр идек,—дип, үзалдына сөйләнгән шикелле моңсу итеп әйтте ул,—Өчесе инде вафат Әрбәт илә икәү генә калдык. Атай олыгайды. Борадәр өчен гайре хафалана. Үзенең эргәсеннән җибәрми. Гел Биләрдә тота. Сирәк күрешәмез. Сагынылган...
Кабат иярләргә менеп алгач, Әрбәт Андрейның янына ук килеп 'чонтык—бер аягы кыска.
рында чагыльӘРеННӘН елмаю китмәгән- эчкерсез шатлануы күз карашла- күптәнг^1 унаенла мин Ибраһим бәк янына да кагылдым.—дип. Әрбәт олы күна7аНЬ1ШЛар шикелле- керешсез-нисез генә сүз башлады —Сездәй бирдеУ аКЛар турында хәбәр иттем. Ул сине кабул итәргә ризалыгын бәйнә^әфсич'1Н ^ИЧНИ анламыйча текәлүе сәерсетте. Әрбәт инде бәйнә- R болгар каласы турында. Андрей кенәз. Менә егерме ел
у. ХуЖа булып Ибраһим бәк утыра Ул әмир Колын белән мина гамужә тиешле. Ягъни, ага. атабызнын энесе.
Леге яналыкны ишеткәч, Андрей кенәзне корт чаккан кебек булды, колаклары сагайды «Туктале син. әмир. Сезнен дәүләттә дә шактый шомлы хәл туган түгелме сон9 Кашанга әмир Колын хужа, Болгарга- иорапим. Биләрдә, мөгаен дә. син үзен идарә итәсеңдер Алай-болай оулып Шәмгунь хан көтмәгәндә мәнгелек дөньяга китсә, өстәвенә әле варисын да әйтеп олгермәсә. сез өч туган арасында да яу чыгуы бар бит омир Колын «Хакимнең варисы берәү генә, башка туганнар тәхеткә дәгъва итә алмый»,—дип үз-үзен юата да бит. Ләкин Ибраһим бәк белән синең шайтан коткысына бирелмәсегезгә кем ышана?»
Үз уйларын сиздерүдән шөлләде, күрәсен. Андрей кенәз ашыгып сорау бирде
—Ул Ибраһим бәк дигән аган ниндирәк кеше сон? Тыйнак бәндәме, әллә данга-малга кызыгучымы?
Әрбәт һичнинди киная сизмичә жавап тотты
—Холкы коры, тик торуны белми Сараенда бик сирәк утыра Бар белгәне—төзелеш. Моннан йөз кырык-йөз илле еллар элек хаким булып торган адашы—Ибраһим бине Мөхәммәт хан анын өчен ин зур өлге, ахры Кызганыч, ул шөһрәтле ханнын үз балалары булмаган, нәселе юк Бәлки, шуңадыр ул үзеннән сон җиребездә бик күп яна кала калдырып киткән Ука елгасы тамагындагы Калачыкны үзен дә күргәнсеңдер Ул кальга да, Чулман ярындагы Алабуга да ул төзеп калдырган зур кирмәннәр Идел буендагы Богылтау кальгасын да шул ук Ибраһим хан жалисләгән, диләр Менә, хәзер Болгарда утырган гамужә агамда да шул хан чире Элеккерәк елларда кәрван сарайны өр-янадан салу, диварларны янарту. ерымнарны киңәйтү, мәчетләр төзү белән генә шөгыльләнгән иле Хәзер инде кала уртасында махсус кальга—таш кирмән тергезәм дип җенләнә
«Без үзара сугышып булганын җимерәбез, ә болар һаман яна кальга лар да төзи, искесен дә ныгыта»,—дип. Андрей янә ачынып уйланды Ахырда җанын кычыттырган сорауны бирмичә түзмәде
—Ә сез ул таш кирмәннәр төзүче Ибраһим агагыз көннәрдән беркөнне үзен—хан. ә Болгарны пайтәхет дип игълан итүдән курыкмыйсы змы’
Әрбәт нәкъ Колын шикелле үк туарылып, рәхәтләнеп көлде Бераздан соң гына җитдиләнде.
—Сынар бармак белән җәя бөгеп булмый бит ул. Андрей кенәз. - дип, көтмәгәндә Әрбәт үзе дәвам итте —Баш хакимгә буйсынмый торган, мөстәкыйль вилаять төзү өчен генә дә әллә никадәрле шарт үтәлү кирәк.
— Нинди шартлар?—дип. Әрбәтнен беләгенә капылт тотынуын Андрей үзе сизмичә дә калды. Анын күхләрендә шашкын бер ут яна. әмма үзе шуны яшерә алмый иде.
— Беренчесе—вилаятен яки кенәзлеген дәүләтеннен читендәрәк торсын Икенчесе—кул астында бер генә түгел, ә биш-алты шәһәр булу отышлырак Ләкин аларга хужа итеп туганнарыңны һәм кардәшләреңне утыртырга ярамый Бәк, кенәз нәселеннән булмаган үз яраннарыңны наиб итеп кую файдалырак Өченчесе, әлбәттә, көчле гаскәр Биш-алты шәһәрдән тупланган һәм башка беркемгә дә түгел, фәкать сина гына буйсына торган гаскәр Ул синен мөстәкыйльлегенә ризасызлык белдергән күрше дәге һәр кенәзне бик тиз арада барып бастыра алырга тиеш Шул
ук вакытта саклану турында да кайгыртырга, үз җирендәге калаларны дошман яулап керә алмаслык таш кирмәннәргә әйләндерергә, өстәвенә яшерен тозаклар да төзеп куярга кирәк, һәм сонгысы. Моннан ары үзеннен беркемгә дә буйсынмаячаксың икәнлекне илдә нинди дә булса көчле яу барганда игълан итү файдалы. Илен имин икән, димәк, башка бәкләр, кенәзләр җыелып синен өскә килү хәвефе бар Ә үзара кан кою, яу барса, мондый чакта бәк-кенәзләр бергә туплана алмый..
Әрбәт һәммә сүзен Андрейнын йөзенә текәлеп сөйләде. Ә Андрейның эчендә болай да ут иде. Эчтәге шул утны чит бер дәүләт әмиренең үтәдән-үтә күрә белүен анлау рус кенәзе күңелендә ярсу да, кыенсыну да уятты. Андрейнын башы торган саен ныграк иелде. Әле ярый әмир сараена кайтып җиттеләр. Кенәз зиһененә капкан ялкын кичке мәҗлес барышында гына, ниһаять, онытылды.
4
кенче көнне тан белән Болгарга көймәләр кәрваны белән кузгалдылар. Чулман өсте зур-зур каеклар, җилкәнле кораблар, эреле-ваклы көймәләр белән чуарланган һәм аларнын барчасы да Болгарга таба агылалар иде.
... Болгар урнашкан калкулык өстенә күтәрелгәч тә. Андрейнын күз алдында яңа манзара ачылды. Айкалудан чыккач та, ерым аша гына, имән бүрәнәләр белән ныгытылган аерым бер кирмән шәһәргә терәлеп диярлек үк тора. Киң итеп ачылган капкалары аша кирмән эчендә икешәр катлы таш һәм агач йортлар, эреле-ваклы кибетләр, ихата уртасында мал яба торган араннар, ат эчерү өчен ясалган улаклар, сиртмәләрен күккә чөйгән коелар күренә. Ихата түрендә вак-вак кызыл кирпечләрдән салынган икешәр катлы ниндидер аерым йортлар да бар
—Кәрвансарай бу безнен,—дип, Әрбәт анлата барды —Чит мәмләкәтләрдән килгән барча сәүдәгәр биредә туктала. Тиешле салымнарын түләп, шушында ук тамга да алалар. Ярминкә юк көннәрдә калада сату итәләр, кичләрен әнә теге мунчаларда үзара гәп коралар, танышалар, бәхәсләшәләр.
Кәрвансарайны үткәч, шәһәр читендә бер-бер артлы тезелешеп киткән яна бистәләр күренде һәркайсын йә тәбәнәк урлар, йә агач коймалар ураткан, шуңадырмы алар аерым бер утрау булып тоела.
—Монысы—әрмәннәр бистәсе,—диде Әрбәт. кәрвансарай артындагы беренче ихатага кулын төбәп. Андрейнын гаҗәпләнеп төбәлүен күргәч, янә шәрехләде —Әйе, Болгар җиренә килеп көн күрүче әрмән һөнәрчеләре нигезләде аны. Йортлары да, алачыклары да шунда. Су ташый торган зур чүлмәкләр, вак-төяк савыт-саба, шәп хәнҗәрләр, күн җиләннәр һәм үкчәле кәвешләр ясап сату итәләр. Хәтта, шушында ук мәгъбәдләре1 дә бар.
—Сез чит халыкларга үз җирегездә үз динен тотарга ирек бирәсезмени?—дип сорады Андрей шаккатып.
—Ә көчләп тыюда ни файда9—диде Әрбәт үз чиратында, ана сорау белән.—Көчләп тыю, җәза, эзәрлекләү—киресенчә, кешене үзе сайлаган иманның хаклыгына ышандыра гына. Кайсы дингә табыну—кешенен ин изге һәм ирекле гамәледер. Дин—ул бәйге төсле. Үз ягына түндерү өчен һәрбер дингә бердәй мөмкинлекләр тудыру лазим. Менә ни өчен безнен калабызда мәчетләр дә, әрмән мәгъбәде дә, шулай ук нәсара чиркәве дә бар.
Үз колакларына ышанмыйча. Андрей ияреннән күтәрелә төште.
—Христиан чиркәве?
—Әйе, чиркәү дә, рус сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләре тупланып ’м ә гъбәд—гыйбадәтханә.
И
утырган аерым бистә дә бар бездә. Анысы каланың көньягында, моннан күренми генә
Андрей күкерт шикелле кабынгандай булды.
—Анда кем яши сон? Саугатлармы1. әллә качаклармы0
Әрбәтнен йөзендә мәсхәрәле көлү чагылды
—Саугатлар гына яшәсә, без аны «коллар бистәсе», дип атап йөртер идек. Аннары, кол итеп тотылган биегәнен, барыбер, берзаманны синен аркана хәнҗәр кадавы бар Әйтик, берәр кенәзегез яу белән килсә Шулай булгач, Андрей кенәз. кол ителгән яугирләр һич яшәми анда. Күпчелеге—сәүдәгәрләр белән һөнәрчеләр Яшермим, араларында качаклар да шактый. Кенәзләр белән боярлар талавына түзмичә качып килүчеләр Гафу ит, монысына инде без гаепле түгел.
Шәһәр эченә керүгә, Андрейнын игътибары жәя кереше кебек киерелде. Кин юл кала үзәгенә таба алып бара. Як-якта икешәр катлы йортлар. Күпчелеге таштан салынган. Бер катлылары да бар Азары биек койма белән әйләндереп алынган Йортлары ихатанын түренә урнашкан нар. Гөмбәз түбәле ташпулатлар бик күп. Келәтләрме алар, идарә йортларымы—һич тә анлап булмый
Юл азагында зур мәйдан ачылды. Нәкъ каршыла гына һәр почмагына таш манара бастырылган мәһабәт сарай күренде. Янәшәдә биеклеге унбиш- егерме аршынга җиткән гаҗәеп биек манарасы бар Андрейнын үз гомерендә мондый биек бинаны күргәне юк иде «Сарае—бәк порты, ә манарасын тирә-якны күзәтү өчен төзегәннәр, ахры».—дип нәтиҗә ясарга ашыкты ул. Анын уйларын Әрбәт кире какты
—Җәмигъ мәчет бу безнен Зур залына бер мен кеше сыя Манарасына мөәзиннәребёз менеп, көн дә азан әйтә Ошбу манараны без күрәчәк Ибраһим бәк төзеде
Андрей хатасын кабатламас өчен, мәчет янәшәсендә торган икенче бер сарайга таба кул изәп сорады.
—Бу таш сараегызга кем урнашкан9
—Анысы дарелголүм, ягъни гыйлем йорты Бездә һәр мәчет каршында махсус мәдрәсә бар. Анда һәммә сабый бала укырга-я зарга өйрәнә Ә гыйлемгә омтылганнары, аеруча сәләтлеләр. мәдрәсәдән сон шушы дарелголүмгә килеп белем ала. Биредә алар гарәп, фарсы телләрен дә су кебек эчә башлыйлар Коръәнне турыдан-туры тәрҗемә итеп тәфсилләр дәрәҗәгә ирешәләр
—Мәчеттә мулла булу өчен шушында уку шартмы ’
—Әйе. авылларда мулла булу өчен шушында уку да җитә Ә инде вилаятьләрдә имам-хатыйб яки сәет булырга теләгәннәр, тагын Бохара Үргәнеч, Харәземгә барып, андагы шанлы мәдрәсәләрдә дә укып кайталар Табиб, мөәррих яки гыйлем иясе булырга омтылганнар ла шунда барып укый.
—Ул укулар күпмегә сузыла инде
—Җәмгысы егерме елга кадәр барып җитә
Үз колакларына үзе ышанмыйча. Андрей баш чайкады
—Егерме ел? Шул кадәрле гомерне кызганучы юкмы9 Аннары монда укучылар ничек көн күрә сон9 Нинди хисапка яши. дип соравым
Дарелголүм шәкертләренең һәркайсына йә казна акчасыннан. й«» вакыфтан' өлеш чыгарыла Гыйлем һәм акыл иясе—һәр мәмләкәт өчен иң кыйммәтле байлык Ни кызганыч, аларны алтын яки җәүһәр ташлар белән дә сатып алып булмый
Ул арада инде асылмалы күпер һәм кин капка аша үтеп, иркен ихата эченә керделәр Як-якта кулларына җиңел калкан тоткан. дәү кылычлар аскан шыгавыллар басып калды Шулар ук ишегалдында йөреп тора иде Андрей күзе белән бөтен ихатаны айкап чыкты Бер якта ялгыз 'с а у г а т —сугыш, яу тоткыны ’шыгавыл—ишек сакчысы, эчке сакчы.
манаралы агач йорт утыра. Манара сөңгесе өстенә ай куелган. «Монысы мәчет, ахры». Бер як читтә кайсы агач, кайсы таш, әмма һәммәсе дә тәбәнәк йортлар тезелешкән. «Болары келәт яки мал лапасы бугай». Андрейның фикерен раслагандай шул лапасларның берсеннән ат кешнәгән тавыш ишетелде, кенәз елмаеп куйды. Кунак шуннан сон гына ишек катына шыгавыллар баскан сарайга игътибар итте. Ике катлы зур гына таш сарай. Гөмбәз шикелле өсте түгәрәкләнеп эшләнгән тәрәзәләре төсле пыялалар белән бизәкләнгән Сарай түбәсе дә гөмбәз белән капланган. Стеналары калын. Түбәгә тышкы яктан менүче баскычлар юк. «һе, тышкы ягы таш диварлар белән уратылса да, ихата эчендәге байлык зур түгел икән шул. Күрәсең, менә шушы келәтләрне җимереп, Ибраһим бәк яна сарай төзергә җыенадыр.. »
Ишек төбендә кунакларны Ибраһим бәкнең наибе каршы алды. Хужа үзе юк икән. Тәңкәле тауда эшләгән өч ирне таш баскан, Ибраһим бәк. ут капкандай, шунда чыгып киткән.
Күңелсез кыяфәт белән генә залга үттеләр. Байлык-бизәлеше буенча ул әмир Колын йортыннан бик үк аерылып тормый. Шул ук йомшак келәмнәр, парча пәрдәләр, бәрхет чаршау. Кунаклар ике як стена буена тезелеп утырышты. Бәллүр савытларга өрек, йөзем, чия чыгардылар. Кайнар чәй дә килде. Әмир Колын белән Әрбәт әлләни ис китмәгән кыяфәттә үзара сүз алышты. Андрейның кәефе юк иде, үзалдына йомылды, эндәшмәде.
Байтак вакыт үтте. Ниһаять, берзаманны ихатада ат юыртып кергән тавыш ишетелде. Кылыч кыны таш баскычка тиеп үтте бугай, корыч зеңләп алды.
—Ибраһим бәк атлап йөри белми,—дип. елмая-елмая, Әрбәт шәрехләде —Үз артында халык аны юкка гына «Үтбәк» яки «Чакматаш» дип атап йөртми инде.
Залдагылар аягурә күтәрелергә дә өлгермәде, җилкәсе белән ишек янагына бәрелә-сугыла хуҗа килеп керде. Башкалар искә-анга килеп өлгергәнче ул җил-җил атлап зал түренә узды. Башын кырт-кырт борабора кунакларның йөзен айкады. Менә ул үтәли яндырып чыгардай сынаулы һәм утлы караш белән Андрейга текәлде. Бу кешенең карашы артыгы белән җитди һәм нәкъ борау шикелле, торган саен сыта, аны күтәреп тору гаять авыр иде. Әмма икенче мизгелдә үк инде бәкнең ирен читләрендә елмаю чагылды, тик, барыбер, аның йөзе агачтан юнып ясаган битлеккә охшый иде. Иңенә потлы-потлы герләр яткан сыман Андрей урыныннан кузгала алмый торды. Ә Ибраһим бәк атылган ук кебек кузгалды да, Андрейны инде кочагына алды. Залга шап-шоп суккан тавыш янгырады, шул мизгелдә үк тузан күтәрелде. Ат өстендә туктаусыз чабып йөргән бәкнең җиләне шау тузанга баткан, селкенде исә, шул өермәгә охшап күтәрелә иде. Хуҗа моны үзе дә тоеп өлгерде, ләкин һич аптырамады.
—Фу!—дип, кул аркасы белән йөзе каршындагы тузанны куып алды, шундук дөнья мәшәкәтенә дә кереп китте.
—Кием алыштырырга да ара юк бит, һич тынгылык бирмиләр. Иртән Касыйм остага күпме тукып киттем. «Чамасыз куалама, чокырдан һәр ташны дилбегәләр белән бәйләп күтәр, инсаннарны сакла, сакла!»— дидем. Юк кына бит. әй. Мин китүгә үк, авыш бүрәнәләр өстенә берьюлы ике таш мендерткән. Берсен дә бәйләтмәгән. Ә бүрәнәләр читкә янтайган да, ташлар, бер-бер артлы кубып, астагы ирләр өстенә килеп төшкән. Берьюлы өч мәет. Берьюлы! Һәр эшче кул жан бәһасе торган вакытта бит!
Залга тагын кайнар чәй чыгара башладылар. Пар бөркелеп торган касәләрнең берсен Ибраһим бәк кулларына алды. Әз-мәз генә өргәләде дә. голт-голт китереп эчә үк бащлады. «Кайнар чәйне ике дә уйламый эчә бу. Холкы да кайнар, ахры»,—дигән нәтиҗәгә килде Андрей һәм хуҗага игътибар беләнрәк күз ташлады.
Ибраһим бәк төс-кыяфәте буенча Әрбәт белән Колыннан әлләни
аерылмый. Шул ук какча, ябык гәүдә, кояшта янган йөз. кап-кара куе каш. кылыч борын. Әрбәт белән Колын өчен ага саналса да. яше кырык биштән артык түгел бугай Мәгәр күз төпләре сары, янак тиресе жилдә яргаланып беткән Муены жете кара Ә куллары9 Алар тоташ сөялләрдән тора Һәр бармагы саен жәрәхәт Ул җәрәхәтләр тузан тулган сыман каралып чыккан «Минем холопларымнын да бу кадәрле кара куллы була алганы юк»,—дип сөенеп куйды Андрей.—«Ә бу таш белән балчыкны да үзе актара икән Бәк димәссен!»
Ибраһим бәк Андрейнын каршына килеп туктады, карашы белән янә бораулап алды Соравы да көтелмәгән рәвештә килеп чыкты.
— Калачык кальгасы ничек утыра анда9 Диварларын таштан сала башламаган нармы, кенәз?
—Юк. имән бүрәнәләр эчендә утыра әле ул.
Андрейнын шул жавабы да житә калды. Ибраһим бәк кулы белән ботына чаба-чаба тезә башлады
—Менә, күрдегезме9—Анын сүзләре тагын энекәшләренә юнәлтелгән иде —Атагыз Шәмгунь хан ничәмә-ничә кат әйтә килде ана Мин күпме тукыдым Ә Бәшәр бәк төкереп тә бирми Муромныкылар илә рязаньлылар ничә кабат кальганы талап вә яндырып китте Ә монын бер гаме юк Мәнсез!..
—Кенәз! Сездә.
Ибраһим бәк ниндидер сорау бирергә җыенган гына иде. шулчак кинәт ишек ачылып китте һәм залга чалмасы шикелле үк ап-ак сакаллы бер карт килеп керде Ана әле илле генә тирәседер, гәүдәсе төз. таза, ләкин шул чал сакалына, тирән җыерчыклар яткан йөзенә карап, анын яшен дөрес чамалау шактый читен иде
—Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтулла. әмирләр!—дип. ул ин әүвәл ил-йортнын хуҗаларына сәлам бирле Аннары ун кулына тоткан сөян таягын ишек катына сөяде Ул кунакларны бертын күздән кичереп чыкты да, башлап, һич тә ялгышмыйча Андрейга таба атлады Картнын керфекләре тирәли һәм ирен читләре буйлап зчкерсез елмаю таралган, күзләре дә садә, самими караш белән нурланган иде
—Чит мәмләкәттән олуг кунак килгән, ә сез эндәшмисез дә,—дип. атлап килешли үк зарланды ул Аннары ике кулын да Андрейга сузды, гәүдәсе дә беркадәр иелгәндәй булды
—Әссәләмүгаләйкүм. кенәз. Ошбу сәфәрен сонгысы булмасын. Болгар илә Сүздәл кенәзлеге арасында монафикълык1, хыйлаф гамәлләр юкка чыгып, аларны санәгать-'. тәжарәт’ вә гыйлем өлкәсендә багланышлар гына алыштырырга насыйп әйләсә иде
—Амин!—дип. әлеге карт сүзен башкалар да мөһерләп, жөпләп куйды
—Ә син атана бик тә охшагансын. кенәз —Андрей Яким тәрҗемә иткән сүзләрне тынлый иде. шуналыр карт беркадәр тын торды —Моннан утыз сәнә элгәре мина Юрий кенәзне хозурларга насыйп булган иде Син тач шул икәнсен Атасына охшаган бала бәхетле була, лиләр Ходай Тәгалә һәр икегезгә озын гомер бирсен
Шул сүзләрдән сон гына, ак сакаллы карт хуҗаларга таба атлады, һәркайсы белән кул биреп һәм бөгелеп исәнләште Ләкин сәер хәл әмирләр бил бөгеп кенә калмый, иелеп, чал сакаллы картнын кулларына иреннәрен дә тидереп ала иде Әлеге сәерлекне Андрейнын янына килеп баскан Әрбәт ачып салды.
—Давыт сәет бу. мәмләкәтебездәге дин башлыгы
Дога укырга дип болгарлар келәм өстенә чүккәч. Суздальныкылар да стена буена җайлап утырдылар Догадан сон. һәркайсынын карашы сәеткә төбәлде Һәммәсе дә аннан хикмәтле берәр сүз көтә иде Ләкин 'монафикълык -икейөзлелек канәгать- һөнәрчелек, ’тәжарәт- сәүдә.
3. .к У • ■** I
чал сакаллы сәет авыз ачарга да өлгерә алмый калды. Янә кинәт ишек шыгырдады һәм залга жилән итәкләре яртылаш янып беткән, үзе кара корымга баткан бер ир килеп керде. Ул залда ике дистәгә якын ир-атны, хәтта сәетне күрүдән дә каушамады. Атыла-бәрелә түргә узды да, Ибраһим бәк янына тезләнеп, анын колагына яна-пешә нидер пышылдарга кереште. Берничә мизгелдән сон ук Ибраһим бәкнең йөзе кара көеп чыкты, кашлары борын өстенә дугаланып килде, йөзеннән нур качты.
—Ә Хәнәфи углан анда ни караган?—дип аҗгырып дәшкән беренче соравы бөтен залга яңгырап ишетелде.—Корымга баткан ир-ат эндәшмәгәч, Ибраһим бәк сүгенә-сүгенә урыныннан купты. Кунаклардан бигрәк сәет тарафына борылып, өч-дүрт җөмлә ташлады.
—Яна утчагыр1 ясарга фәрман биргән идем. Шәрҗир-’ шартлатканнар. Бер гази һәлак булган. Янына бармый булмый. Син монда үзен кара инде, сәет хәзрәт.
Ибраһим бәк артыннан шалтырап ишек ябылды. Зал кабер тынлыгы эченә чумган сыман булды. Сәет ниндидер дога укып алды, ана кушылып барча ирләр йөзләрен сыпырып куйды. Тынлык, ниһаять, кунакларга яна чәй, хәлвә, җимешләр китергәч кенә тарала башлады Андрей сорашмаса да, чәй артында, пышылдап кына, Әрбәт үзе сәет турында сөйләүне кирәк тапты.
— Бездә ахирәткә күчкән кешеләрне генә изгегә санап искә алу гадәте бар. Ә менә сәет Давытны инде хәзер үк мәмләкәттә күпләр изгегә санап иөри Үзе дә гаять гыйлемле һәм гадел. Өстәвенә, сәетебезнен каны да изгеләрдән. Аның шәҗәрәсе Мөхәммәт пәйгамбәргә үк барып тоташа, диләр. Ни дәрәҗәдә хактыр, анысын мин белмим. Мәгәр үз бабасы—Якуб ибне Ногман, валлаһи, изгеләрдән. Ул шушы калада казый булып торган Гаделлегенә тан калганнар. Ханнарны да һич курыкмый тетә торган булган. Менә шул Якуб карт халкыбызга «Болгар тарихы» дигән искитмәле китап язып биргән.
«Тарих» сүзен ишетүгә үк Адрейнын колаклары үрә торгандай булды. Хәтерендә шундук Киев монахы Нестор исеме янарды. «Кызык, бездә дә, боларда да ил тарихын дин әһелләре язган икән,»—дигән уй зиһеннән капылт йөгереп узды.
—Мәдрәсәләрдә барча шәкерт хәзер шул «Болгар тарихы»н укып гыйлем эсти.
Әрбәт туктап калды, йөзенә сагыш инде. Чәе инде суынып бетсә дә, шуна өргән булып байтак тын утырды. Тавышы да янадан зәгыйфьләнеп. калтырап ишетелде.
—Якуб ибне Ногман унбиш-уналты ел элек гүр иясе булды. Андый аяныч үлемнән Ходай Тәгалә берүк саклый күрсен.
Әрбәт тын алгандай итте, шул арада Андрей зиһенендә яңа ачыш пәйда булып узды. «Менә гаҗәп! Безнең Нестор да илле еллар элек дөнья куйган. Димәк, бу ике гыйлем иясе дә бер үк заманда гомер иткән. Шулай да безнең Нестор үзенең елъязмасын алдарак язып өлгергән».
—Егерме еллар элек Болгарда Тулгак Хәйдәр атлы хан утыра иде. Юк, аты «Тулгак» түгел, ә лякабе шундый. Анысын халык кушкан. Чамадан тыш дәү корсаклы булганы һәм бертуктаусыз игенчеләрне талаганы өчен. Мин ул чакта Бохарада укып ята идем. Һәммә нечкәлекләрне белеп тә бетермимдер. Шәмгунь атамнан ишеткәннәремне генә сиңа сөйлим.. Тулгак Хәйдәргә кадәр утырган ханнар заманында игенчеләрне «субаш» һәм «ак чирмеш» дигән катламнарга теркәп йөрткәннәр. Алар шул катламга карап еллык салымын түләгән. Ә Тулгак Хәйдәр тоткан да бер елны субашларны—ак чирмеш, ә тегеләрен кара чирмеш дәрәҗәсенә төшергән. Болаи иткәч, салым түләү күләме икеләтә арткан. Әлбәттә 'утча гы р—утлы чүлмәк ыргыта торган җайланма, катапульт.
■’шәржи р —нефть тутырылган металл чүлмәк. Аны нефтенә ут төртеп очыра торган булганнар. «Шәрә җир» сүзеннән ясалган.
инде, субашлар һәм ак чирмешләр фетнә күтәргәннәр. Хәйдәр хан аларга каршы казанчыларны юллаган Яу артыннан яу купкан, бик күп кан коелган. Менә шул чагында инде Я куб ибне Ногман да түзеп кала алмаган. Баш казый булып утырган шушы изге кеше халык алдына чыгып Хәйдәр ханны сүгә башлаган Аны комсыхтыкта һәм кансыхтыкта гаепләп оялтмакчы булган. Мәгәр чылбырын салган этне сүз белән генә кабат оясына кертеп буламыни9 Житмәсә, җилгә каршы очырган төкерек тә йөзенә ләм булып кайта бит ул. Мөгаен, Якуб казый да аңлагандыр моны. Мәгәр курыкмаган, һәр җирдә Хәйдәр ханны золымлыкта гаепләп сөйли биргән
Әрбәтнен йөзенә кара күләгә ятты, ул хикәянен ахырыннан курка иде бугай. Туктап чәй чөмерде Салкын чәй янган йөрәген баскан кебек булды.
—Ә кансыз Хәйдәр хан тәмам шашкан, ахры. Ул беркөнне Якуб казыйны зинданга ыргытыр!а. дип әмер биргән. Казый анда да тез чүкмәгән. Зиндан тәрәзәсенә килеп, узгынчылар каршында һаман ханны сүккән. Шуннан сон хан әмере буенча башта анын күхтәрен чокыганнар, аннары инде телен дә кисеп алганнар
Безнең явыз Давид Теребовль кенәзе Васильконын күзләрен генә чокыган. Ә боларнын ханы безнең Давидны да уздырган икән».—дип уйлады Андрей. Сагышлы тавыш белән Әрбәт хикәясен очлап кунды
—Үзенен сонгы көннәрендә Якуб казыйны базарларда думбыра чиертеп җан асраган, диләр Вафат булгач, анын җеназасын да ханнан яшереп кенә җирләгәннәр, ди Изге кабере кайсы тарафтадыр—безгә әйтүче юк Мәмләкәт тарихын язган гыилемдарнын аянычлы нафагы әнә шундый
Әрбәткә генә түгел. Андрейга да монсу. авыр иде —Ә теге ханыгыз хәзер кайда инде?—диде ул.
—Якуб казый вафатыннан сон вилаятьләрдәге байтак игенчеләр коралга тотынганнар. Шул игенчеләр хан алаен куып тараткан. Тулгак Хәйдәр үзе кыпчак даласына качып киткән
Икесе дә. сиздермичә генә, сәет Давытны күзәтеп утырдылар Беркадәр вакыттан сон Әрбәтнен йөзенә елмаю иңде. Ул. ияк белән генә кагып, сәет Давытка таба ымлады
—Безнең сәетне бабасына бик охшаган, диләр. Әллә шуна инде, халык аны һәр җирдә җылы каршылый Ходай Тәгалә Якуб казыйнын бу оныгын бәла-казалардан саклый күрсен иде
Әрбәт белән Андрей—икесе тин соклану белән сәеткә төбәлделәр Әрбәтнен теләге изге, әмма Якуб ибне Ногман оныгын да бу җиһанда никадәр үкенечле һәм аяныч язмыш көтүен әлегә беркем дә белә алмый иде шул.
Өченче бәйләм
згын ике кыш та үтеп китте
Болгардан әйләнеп кайтканнан бирле Андрей нәкъ өненә кереп качкан аю сыман гел үз Йортында бикләнеп яшәде Дөнья белән алыш-бирешне ул туктаткан, яшәү рәвеше лә ялгыз монахныкыннан кайтыш түгел иде Сенелесе Осланбикәне Хәмбалгә кятлырып кайтканнан сон. Байгол лә канатлары каерылган аккошка охшый башлады Ул күпчелек вакытын үз бүлмәсенә бикләнеп үткәрә, күнеле ятим калган базаныкыдай боек, аздан гына да ярсый һәм көчләп тартылган имчәк сыман савылып- савылып елый башлый иде Апаларының газапларын тоеп, янына энекәш ләре ешрак кереп йөрде Ләкин алар да Байголне юатырдай сүзләр таба алмый, күбрәк вакытларын Андрей белән әңгәмәдә үткәрәләр иле
Андрей үзе ишетергә һич теләмәсә дә. ишекләрне, ярыкларны
Т
табып, колакларны сытып, йорт эченә яналыклар һаман агыла торды. Киевтагы олуг кенәз Изяславнын азынуы житкән, ул зур гаскәр белән барып. Төньяк Новгород каласын тимер божра эченә алган икән. Икейөзле, аумакай Святослав солых тәкъдим иткән, олуг кенәзгә тугры булырга дип алтын тәре үпкән. Шуна күрә генә Изяслав Төньяк Новгород каласын җимермичә калдырган Ләкин олуг кенәз Киевка мондый ярты-йорты җинү белән генә кайтырга теләмәгән. Святослав биргән Новгород дружинасын да ияртеп, Изяслав хәзер инде Галич жиренә юнәлгән, үзенен кан дошманы Владимирко кенәздән үч алмакчы булган Әмма өлгермәгән. Нинди гаҗәеп хәл: нәкъ Изяславтан илче килгән көнне моңа кадәр чир һәм сырхауларның ни икәнен дә белмәгән Владимирко бик сәер рәвештә, кинәт вафат булган. Чит куллар агулап үтергәнме аны, әллә үзенең улы Ярослав этлек эшләгәнме?—бу кадәресен Ходай Тәгалә үзе генә белә. Ләкин икенче көнне үк инде Галич тәхетенә Ярослав менеп алган һәм, ни гажәп. ул да олуг кенәзгә баш ияргә катгый каршы килгән. Изяслав белән Ярослав гаскәрләре Серет елгасы буенда бәрелешкәннәр. Ике яктан да менәрләп ирләр үлгән, жинү яуланмаган Ярослав Теребовль каласына кереп бикләнгән Изяслав үз кулына әсирлеккә төшкән йөзләрчә галичлыларны шәһәр стенасы каршына алып килеп. Ярославнын күз алдында кырдыртып бетергән. Үзе шушы вәхшилекне бик зур жинү дип кабул иткән, ахры. Киев каласына кайтып, ул инде туй үткәрә башлаган. Алтынчы дистәгә аяк баскан Изяслав унҗиде яшьлек абхаз кенәзбикәсен хатынлыкка алган. Әмма канында ут шикелле Кавказ дәрте кайнаган яшь бикә карт кенәзнен желеген нык суырган, ахры. Изяслав инде, сырхауга сабышып, түшәккә дә егылган.
Ярымхакыйкать, ярымгайбәт булып яңгыраган мондый хәбәрләрне ишетү Андрей өчен аянычлы да, көлке дә иде. Ә Изяславнын «мәрхәмәте» белән Ростов каласына күчкән Юрий кенәз, әнә, әсәренгән. Тиздән мәетләр буласын сизенгән карга сыман ул инде Козельск шәһәренә чыгып киткән. Шунда туктап, үз канаты астына яна гаскәр туплый башлаган. Әтисе юллаган чапкын Андрейга да килде. Ә Андрей, үзен сырхау итеп танытып, һаман өй эченә бикләнеп ята бирде. Әмма тәкъдирдә язганы—ул тау түгел, кыя, аны урап үтү мөмкин түгел икән.
Җир өстенә яна кар ятуга, энекәше Глеб юллаган гаярь чапкын килде.
—Хаким Изяслав вафат! Киев боярлары аның урынына Бөек Новгородтан бертуган энесе Ростиславны чакырып китергәннәр. Сезнен агагыз— карт Вячеслав—Ростислав ягына ауган. Юрий кенәз дәгъвасыннан шөлләп, шулар Киевка угыз, бәрәндиләрне дә чакырып китергәннәр. Козельскига килеп, атагызга кушылган Святославны да сатып алганнар. Олуг кенәз урынына менгән Ростивлав Пинск һәм Туров калаларын биргәч, теге хыянәтче синең атаңны ташлап киткән. Глеб энекәшен, чапкын юллап, кыпчакларны дәште. «Алар килүгә үк Ростиславка каршы яуга кузгалачак. Глеб сине үз янына дәшә. Синнән кичектергесез һәм олы ярдәм кирәк, батыр кенәз.
Чапкын тезгән әлеге хәбәрләрне ишетүгә үк Андрейның йөрәгендә ярсу-нәфрәт язгы ташкын булып күтәрелде. Киевның жыен кол бояры инде ничәнче мәртәбә аның әтисен усал мәсхәрәли. Күпме түзмәк кирәк? Юрий кенәз—Мономахнын асрауга алган чит-ят углы түгел. Аның абыйсы Мстиславныкылар гына ала карга да, Киев тәхетенә фәкать алар гына лаекмыни? Гел башын иеп йөргән кешенен түбәсенә төкерәләр бит ул. Әгәр һаман-һаман түзеп торачак икән, Юрийныкылар, үз колагын күрә алмаган кешеләр сыман, Киев тәхетеннән мәңгелеккә мәхрүм калачак.
Өненә кереп качкан аю тормышы белән яшәү дә нык туйдырган иде. Андрей ашыгыч рәвештә походка хәзерләнә башлады. Һәр тарафта йокысы туеп уянган кешедәй каударлык күрсәтте, тиз арада үз кул астына мен кешелек дружина туплап куйды. Шулай да, Козельск каласына барып кушылганда кышның яртысы инде үткән иде. Әтисе аны көтмәгән.
хәйран салмыш, ул яна гына туган углынын «тәпиен юып» ята булып чыкты.
—Үги анан яна төпчек тапты Минем угылым бар. унберенче угыл! Исемен Всеволод куштым. Всеволод!—дип. Юрий кенәз селәгәйгә батып беткән иреннәрен Андрейнын янагына төртте Хәйран калырлык хәл— атасында тәхет, ил кайгысы бөтенләй юк иде.
Глебтан Козельскига да чапкын килеп житте
—Кыпчаклар килүгә, алар белән барып. Глеб кенәз Переяславль каласын камалышка алды. Мәгәр калага бикләнгән Мстислав—вафат булган олуг кенәз Изяславнын углы—төп шикелле бик нык утыра. Өстәвенә. Киевтан ана ярдәмгә Ростислав та чыккан Глеб кенәз сезнен Переяславльгә килеп җитүегезне катгый таләп итә
«Таләп итәргә башы бик яшь әле,—дип фикер йөртте Андрей, һич тәгәрәп төшмичә —Бик елдам хәрәкәтләнә башлады бу энекәш Әтисен дә, абыйсын да узып. Киев тәхетенә утырмакчы бугай. Урманга ашыкма, кәжә, барча бүре синеке», дигән сыман артык каударланма, туган. Сина дигән тәхет дөньяга да яралмаган әле»
Андрей кенәз әтисен айнытуны, үгетләүне дә кирәк санамады һаман көтә бирде. Бу көннәрдә ул. чыннан да. чит кеше кулы белән утлы күмер тотарга хәзерләнгән хәйләкәргә охшап калган иде
Атна-ун көннән сон яна хәбәр килеп иреште
—Глеб кенәз, Переяславльне калдырып. Чернигов жиренә чигенгән Андагы кенәз Изяслав Давид углы да Ростиславның хаким булуына нык ачулы икән. Глеб кенәз белән Изяслав дружиналары бергә кушылганнар Мәгәр Киевка һөжүм итә алмыйлар. Вышегородка килеп. Ростислав аларнын юлын капылт бикләп куйган
Икенче танда ук килеп житкән өр-яна бер хәбәр һәммәсен сискәндерде.
—Мономах нәселендәге ин-ин өлкән вәкил—карт Вячеслав вафат' Кичтән үз дружинасы белән лыкынганчы эчкән. Түшәккә күтәреп кенә кертеп сала алганнар Төнлә акырып-бакырып аптыраткан да. аннары жан биргән Ростислав аны жирләү өчен Киевка кайткан, диләр
Андрей бу хәбәрне яшерен сөенеч белән каршылады Әлеге карт бертуган энесе Юрий кенәзне гомер буе китмәс нәфрәт белән тинтерәтте. Нинди сәбәптәндер ул һәрчак Мстислав атлы туганын яклап чыкты, ә Юрийга һаман аяк чалды Инде. менә, вафат Аннан котылдылар «Синен хокукын юк. канун бозасын!»—дип Юрий кенәзгә тәхет юлын бикләргә хәзер һичкем җөрьәт итә алмый Алтмыш дүрт яшьлек Юрий—Мономах нәселендә бүген ин өлкәне Олуг кенәз урыны, барысыннан элек, ана тиеш. Ләкин уяу булырга, йокламаска, көрәшергә кирәк!
Юрий кенәзне айнытып, походка җыенганчы байтак вакыт узды. Ул арада яна хәбәр алдылар.
—Ростислав, киевлыларны. угыз бәрәндиләрне җыйнап, Чернигов җиренә юнәлгән Изяслав Давид углы белән Глеб гаскәре аны Белоус елгасы буенда каршылаган Глеб кул астындагы кыпчакларны күреп, Ростиславның тәмам коты очкан Ул Глебка - солых. Изяславка Переяславльне тәкъдим итә башлаган Агасы күрсәткән куркаклыкны шәйләп, элеккеге олуг кенәзнен улы Мстислав яу кырын ташлап киткән
Шул сәгатьтә үк Юрий белән Андрей Козельскига тупланган бар гаскәрне ияргә күтәрделәр Вакытны сузарга ярамый, һәр минутнын тау-тау алтыннардан да кыйбатрак чагы иде Атларны-арбаларны кызганып торучы табылмады, һәр кенәз. артына ут капкандай, дружинасын Киевка таба куды Әмма табигатьтә яз уянып килә, шул хәрәкәтне нык тоткарлый иде. _
Күмәк гаскәр Смоленскига якынлашкан чакта атын шабыр тиргә батырган чапкын аларны ут шикелле, көтелмәгән, хәбәр белән каршы алды.
—Глеб әллә сезне көтеп, әллә Чернигов кенәзе Изяславнын көчәюен
нән шөлләп, үз дружинасын яуга кертми торган. Шул арада Изяслав үз кул астындагы көчне күтәргән дә. киевлылар гаскәрен пыран-заран китергән. Ростислав олуг кенәз булудан баш тарткан, аны Смоленскига кайтарып җибәргәннәр Киевнын мәкерле боярлары хәзер Изяслав Давид углын олуг кенәз итеп чакыра икән. Ә Изяслав, үз ягына аудармакчы булып, Глеб кенәзгә Переяславль каласын биргән...
Юрий кенәзне дә. аның янәшәсенә баскан барча улларын да аяз көнне яшен суккан кебек булды. Хәбәр—коточкыч; ашыгыч чара күреп өлгермәсәләр, Киев тәхете янә Юрий кенәзнен борын төбеннән ычкыначак иде. Атларны, олауларны тагын аяусыз рәвештә куалый башладылар Чакрым саен дистәләгән чаптар янып ава барды. Ярларыннан ташыган инеш- елгаларны кичкәндә атлар гына түгел, сугышчылар да батып харап булды.
Смоленскида аларны инде олуг кенәзлектән куылган Ростислав белән мәнге икейөзле булып, әле Юрий, әле Мстиславныкылар ягына авып йөргән «умырткасыз» Святослав кенәз көтә иде Аларнын кул астында да дружиналар бар икәнен белгәч, Юрий кенәз икейөзлеләнеп, уйнап маташмады, максатын турыдан ярып салды:
— Мономах нәселендә мин бүген—иң өлкәне. Зирәк Ярослав кануннары буенча, олуг кенәз урыны мина тиеш. Дружиналарыгыз белән мина кушылыгыз. Туену өчен һәркайсыгызга өстәмә калалар бирергә вәгъдә итәм. Киевка юнәлик тә, аны тизрәк яулыйк. Һәммәсе дә сез дигәнчә булыр...
Тагын да көчәеп алган гаскәр егерменче мартта Киевка килеп житте. Шәһәр аларны капкаларын бикләп каршылады. Юрий кенәзнен котырынуына чик-чама юк иде. Нинди нәгаләт төшкән кала булды сон бу?! Мона кадәр дә Юрий аны өч мәртәбә камалышка алган, икесендә шәһәрне яулаган да иде бит инде. Менә, дүртенче кат камау. Бәреп керә калса, монысы инде Киевны өченче тапкыр яулап алу булачак. Өченче кат яулау! Ин изге сан! Кешелеген сынау өчен һәркемне өч кат сынау кирәк, ялгышса да адәм баласына төзәлү өчен өч мөмкинлек бирергә кирәк, диләр. Алтмыш дүрт яшенә җиткән Юрий кенәз—Мономахнын углы!—инде бу юлы да изге атасының урынын яулый алмасмыни?!
Киевка илче итеп Юрий үз тиунын юллады.
— Изяславка тапшыр.—диде ул аңа катгый тавыш белән.—Мин күп түздем. Киев мина тиеш. Үз ихтыяры белән ташлап чыкмый икән, мин Киевтан көл генә калдырачакмын. Ходай шаһит, хакыйкать минем якта!..
Әлләни озак көтеп җәфа чикмәделәр. Әүвәл Юрийнын тиуны күренде, аннары чит-ят күзләр каршында нарасыен имезергә читенсенгән яшь ана сыман көттереп-ялындырып кына шәһәр капкалары ачылды.
—Изяслав синең гафу итүенне сорый,—дип, тиун Юрий каршында, беренче булып, сынар тезенә чүкте.—Котлыйбыз, Киев синеке, олуг кенәзебез!
Капкалар каршында кулларына алтынланган, көмешләнгән зур-зур иконалар, ипи-тоз, мул бүләкләр тоткан руханилар һәм боярлар төркеме пәйда булды. Шәһәр өстен чиркәү манараларындагы бакыр чаннар шавы күмеп китте. Юрий кенәз яңакларына бәхет сытып чыгарган яшьләрне яшермәде.
Бу көн тарих тәгәрмәчендәге бер мең йөз илле бишенче ел әйләнәсе иде.
2
ндрей алда ярылып яткан такыр юлны ташлап, читтәге биек калкулык өстенә менеп басты. Прокопий белән Козьма да аның эзенә басып килә иде. Андрей аларга юлда туктап калырга әмер бирде. Тегеләр «кенәз яна биләмәсенә күз төшерергә җыена, күрәсең», дигән нәтиҗә ясадылар да, сүзсез буйсындылар. Калкулык алдында, чыннан да, уч төбендәгедәй аерым-ачык булып, Андрейның яна биләмәсе—
А
Вышегород каласы ята иде Эмма ул кала кенәзне һич тә кызыксындырмый. Андрейның бар теләге япа-ялгыз калып, күнелендәге ин яшерен уйларны, ин олы ниятләрне ахыргача ерып чыту иде
Менә, бер атна буе айныр-айнымас көе тантана иткәннән сон. Юрий кенәз үзенең улларына яңадан-яна кала-биләмәләр бүлеп чыкты. Үзе өчен кечерәйгән, искергән киемнәрне энеләренә өләшүче «мәрхәмәтле, юмарт» өлкән ага кыяфәтендә бүлде ул аларны. Әйе. артык та. ким дә түгел, нәкъ иске киемнәрне өләшкән кебек бүлде. Гәрчә инде Изяслав тарафыннан бүләк ителгән булса да. әтисенен «юмартлыгы» белән Глебка шул ук Переяслаать эләкте, ягъни кат-кат тамгаланды Андреинын башка туганнары —Борис. Василий. Мстислав—Рось елгасы буен Туров. Бөек Новгород калаларын алды Башка «тугры көрәштәшләре» дә Юрий кенәзгә рәнжеп китмәгәндер. Кичә хаким булып йөргән Ростислав шул ук Смоленск каласына тәгаенләнде. «Күндәм» Изяслав Давид углы үзенең Чернигов каласына «шат» кыяфәт белән кайтып китте «Умырткасыз» Святослав Олег улының да үпкәсе калмагандыр Олуг кенәз аңа «тугрылыгы» өчен Снов. Воротынск. Карачев калаларын «бүләк итте».
Әлбәттә. Юрий кенәзнен Андрей кылган «изгелекләрне» онытырга да хокукы юк иде. «Ярдәм кирәксә дә кул астымда гына, өстеннән күз- колак булу өчен дә уңайлырак»,—дип уйлагандыр инде «Кушйөрәкле» улына ул пайтәхеткә ин якын урнашкан Вышегородны бирде Андрей Бөек Новгородка утырырга лаеклырак идеме, әллә Переяславлыәме?— анысы вак мәсьәлә Ин мөһиме шул: әтисе кала-биләмәләрне үзеннән артып калганга күрә генә өләште. Туров. Смоленскиларнын ана шәхсән кирәге юк. аларны «тугры» кенәхләргә бүлеп бирүе дә фәкать яхшатлану, тегеләрне үзенә буйсындырып тоту өчен генә. Җитмәсә, әле шулары да вакытлыча гына. Святослав. Михаил, Ярослав, Всеволод кебек төпчекләре үсеп життеме, Юрий кенәз рус жирендә шундук яңабаштан бүлү куптарачак. Бүген канәгать елмаеп киткән кемдер рәнжетеләчәк. кемдер таланачак... каннар коелачак! Ә бүген елмаеп киткән кенәхтәрнен берсе иртәгә Киев хакименә кырын карый башласа яки тураебрак басарга жөрьәт итсә, андый бәндә турында гоманлал торасы да юк—ана якты көн бетәчәк. Шулай булгач инде шулай булгач, кичәге тантаналар, ант эчүләр, биләмә өләшүләр—болар һәммәсе дә сакаулы айларга гына исәпләнгән уен түгелме соң?
Ярар. Андреинын үзенә жил тимәсен, ул әтисенен куены аегында «үгез үлсә—ит. арба ватылса—угын», дип кенә яшәсен дә ди. Ләкин берзаманны аның үз уллары—Изяслав белән Мстислав үсеп җитәчәк һәм көннәрдән бер көнне аларга да биләмә кирәк булачак Ә Андреинын бүген исән имин көе яшәп ятучы туганнары гына да сигезәү Алардан туган балаларның утыз-кырыкка кадәр җигүе дә мөмкин Ходай Гәгалә каршында аларны н һәммәсе бертигез, һәркайсынын Юрий кенәздән аерым биләмә дәгъваларга тулы хокукы бар Ул чакта бабалары нишләр? Олегныкыларга. Святослав. Мстиславныкыларга каршы яу чыгармы? Тик ул бүген Чернигов. Туров. Смоленскига хужа булып утырган кенәзләр дә кайчандыр Киев хакимнәре булган Мономах. Зирәк Ярослав. «Кызыл Кояш» Владимирдан туган уллар-оныклар бит Һәрбер буын саен дүртәр- бишәр мәртәбә ишәя баручы кенәзләргә янадан-яна йөзәрләгән кала төзеп өлгертү һич мөмкин түгел. Әле киресенчә, аның булганнарын да җимереп торалар бит Үзара яу. талау һич тукталмый һәм рус җирендә тормыш кору шул көенчә барса, ул мәнге дә тукталачак түгел
Андрей бу фикер мөмкинлекләрнең һәммәсен дә. менә. Ходай Тәгалә аның әтисенә озын гомер бирер дигән күзлектән чыгып гоманлады Ә Юрий кенәз әгәр ике-өч елдан соң ук дөнья куйса? Ул чагында шул ук бүген Мономах нәселенә тугры булырга ант эчкән Олег-Святославныкылар башларын каткытачак Хәтта, Глеб энекәше дә. Андрейны узып, Киевка ыргылачак. Яна яу. коточкыч кан кою чыкмасына бер кәррә ышаныч га юк бит, Киев тәхете әле беренче е гында ук кара канга батып
өлгергән. Шуннан сонгы өч йөз ел буена ат үләксәләре астында изелеп үлгән Олег, сөнге белән кадалган Борис, кылычлардан туралган ике Ярополк, пычак белән суелган Глеб, сукырайтылган Василько, агуланган Ростислав һәм тагын меңәрләгән-менәрләгән бичараларнын канын суырып торган бит ул. Киев каласы үзе дә. нигезләнгәннән бирле, тоташ кан эчендә. Барча мәхшәр, һәммә кан коюлар шушы каһәр суккан Киев белән тәхет аркасында гына килеп чыккан. Ходай Тәгалә бу шәһәрне мәнге ярлыка-маслык итеп каргады микәнни сон?..
Прокопий, тугры дус, «урыс җирендә өч йөз ел элек тә тәртип булмаган, хәзер дә юк», дигән сүзләрне кабатларга ярата, әледән-әле искә төшереп тора. Сүзләре хакыйкать шул, берни әйтеп булмый. Тәртип, тынычлык, байлык урыс җирендә мәңге булмаган һәм бик тиз генә булырга охшамаган. Кенәзенә тәхет даулашам дип, һәр ел саен меңәрләгән урыс ирләре берсен-берсе кыра, кол итеп читкә озата, йөзәрләгән шәһәр- авылларны талый һәм яндыра. Ә шул ук вакытта күршедә генә урнашкан Болгар иле күкрәк киереп, чәчәк атып утыра Дистә еллар буена үзара яу чыкканнары ишетелми, һәммә бәк-әмирләр, бер гаиләдәге балалар шикелле, ханга буйсынып яши Хан кайсын кая тели, шунда күчереп куя. Ә бәкләрнең шылт иткән тавышлары да юк. Алай гына түгел, шул ук хан, әгәр кирәк тапса, пайтәхет кадәр пайтәхетне бер каладан икенчесенә күчереп куя Ничек шулкадәр килешеп, тату итеп яши белә икән болгар халкы?
Пайтәхет Башкала... Әллә сон безгә дә пайтәхетне, алар үрнәгендә, икенче калага күчереп куяргамы? Ходай Тәгалә каргаган, тоташ канга баткан Киев каласыннан шулай котылыргамы? Ләкин кайсы шәһәргә? Иң мөһиме, ничек итеп? Бу хакта сүз кузгатсаң, Юрий кенәз мәңге риза булачак түгел. Ул Киевны дүрт мәртәбә камалышка алып, өч кат бәреп керде. Жинүне бик авыр яулады. Шуңа күрә аның өчен Киев—изге, кадерле бер шәһәр.
Аннары, аннары... Тиктомалга гына пайтәхетне алыштырудан да һичбер файда юк бит. Тәхет өчен үзара яу туктатылмый икән, яна башкала да биш-ун ел эчендә тоташ кара канга күмеләчәк. Димәк, ин элгәре, тәхет өчен кан коюны туктатырга кирәк. Ничек? Әнә, нәкъ болгарлар кебек. Тәхет варисы булмаган балаларга аерым биләмәләр бирүне катгый тыеп. Менә шул чагында урыс кенәзләре арасында да үзара яу йөрүләр бермәлне тукталачак. Аннары инде һәрбер биләмәнең хуҗасы олуг кенәз авызына гына карап торачак. Кан коюлар булмагач, халык ишәячәк. Игенчелек, һөнәрчелек, төзелеш, сәүдә фәкать үсешкә таба гына юл алачак. Ниһаять, урыс җирендә дә чып-чын дәүләт хасил булачак!
Бик якты, җылы хыяллар бу. Ләкин, ләкин Безнен берәр генә кенәзне булса да балаларына биләмә бирүне туктату хакында үгетләү, шул юл белән китсәк урыс җиренен чәчәк атасына ышандыру мөмкин хәлмени? Бу турыда сүз кузгалтуга ук теге кенәз шундук Андрейны суеп үтерәчәк, хәтта, инде качып котылса да, жүләргә чыгарачак бит. Нинди юл кала соң? Әрбәт әйткәнчәме? Ул ничек дип аңлатты сон әле?
—Кенәзлеген дәүләтнең читендәрәк торсын.
—Кул астыңа биш-алты шәһәр тупла. Аларның берсен дә туганнарына бирмә.
—Фәкать үзеңә генә буйсына торган көчле гаскәр булдыр.
—Кенәзлегеннен чикләрен һәм калаларын кирмәннәр төзеп ныгыт.
—Мөстәкыйль кенәзгә әйләнүеңне башкалар арасында үзара яу барган чакта игълан ит.
Әйе, әйе! Аягы чонтык әмир һәммә шартны нәкъ менә шул рәвештә санап чыккан иде. «Эре балыкны су болганчык чакта эләктерәләр!»—дип тә өстәде бит әле. Димәк, ул Андрей күңелендә янган утны әле шул чагында ук үтәли күреп торган. Әмма дошман дәүләт әмире булса да, чонтык Әрбәт икейөзлеләнеп маташмаган. «Рус кенәзлекләрен бер йодрыкка төйнәп, камил дәүләт төзим» дигән максат куйса, Андрейга
Әрбәт санаган шартларны үтәргә генә кала. Беренчесе—чит-ят күзләрдән, көндәшләр үченнән читтә утырган кенәзлек. Сайланып тору юк. димәк. Суздаль.
Вышегород ягыннан чиркәү чаннары чынлаган аһән ишетелде. «Минем максатымны чиркәү дә хуплый түгелме сон9»—дигән кайнар өмет Андрейнын зиһенен яндырып узды. Ин биек чиркәү ягына борылып чукынды да. аргамагын чаптырып, Андрей калкулыктан төште.
—Вышегородта, чиркәүгә кереп, гыйбадәт кылу өчен генә тукталабыз,—дип кычкырды ул үзенен дистәләрчә яуларда сынатган дружинасына.—Аннары безне изге юл. олы максат көтә
Вышегород чиркәвендә Андрей попка ялваргандай итеп гозерләде: —Мин бик тә авыр, әмма изге юлга чыгам, атакай. Бик күп жәфа кичәргә, гел түзәргә туры килүе бар. Бәлки, минем хакта «акылдан шашкан», дип әйтүчеләр дә табылыр. Ләкин күнелемдә һичбер мәкер юк. Мин халкымнын кан коюлардан азат, тыныч, мул. камил дәүләт булып яшәвен телим. Әгәр син дә шуны теләсән. изге юл башында фатиха бир һәм хәерхаһ бул мина, атакай.
Андрейнын яңаклары буйлап тоташ яшь ага иде. Мәһабәт гәүдәле поп әүвәл аны күкрәгенә кысты. Аннары чиркәүнен альтарына таба юнәлде дә, стенадагы ин-ин затлы—алтын, көмеш, жәүһәр асылташлар белән бизәлгән иконаны алып, янә кенәзнен каршына килеп басты.
—Син ин изге юлга аяк баскансын. кенәз. Тулы җиңүне син. бәлки, бер үзең генә яулый да алмассың. Башлап йөрүчегә һәрвакыт авыр. Тик, шикләнмә, кенәз. Син кузгаткан изге эшне үзеннән сон килгән энеләрең, угылларың дәвам итәр. Һич югы оныкларын булса да җиңеп чыгар. Син менә бу иконаны үзен белән ал. Шушында сурәтләнгән Изге Мария сине ялгыш адымнардан, кызулыктан, дошманнарын үченнән сакласын. Тагын шунысын да онытма. Дәүләтләрне, халыкларны көчле дин берләштерә. Денсез дәүләтнен юлы җиңелүгә илтә. Изге сәгатьтә, кенәз. Ходай Тәгалә сине ярдәменнән ташламасын.
Шул көнне үк дружина Суздаль каласына төбәп юлга чыкты
Дүртенче бәйләм
1
сүгәй баһадир бүген Онон елгасы буена ауга чыкты Башка чакта, ауга дисәң, кыят ыруындагы ирләрнен берсе калмый, өстәвенә алар әле үзләре белән җинел тирмәләр, оста бавырчылар гына түгел, хәтта төнлә ат каравыллау өчен коллары—тотыкларны да ала торганнар иде Ә бу юлы Ясүгәй үзе белән жиде-сигез генә ир ияртте Чөнки ана буйсына торган ыруның байтак күремнәре’ Онон белән Керулен елгалары арасында җәйләүләр буйлап таралган. Ясүгәй янында анын энеләре Дәритай. Тайчу. Канун карамагындагы бер нәсел кавемнәре генә калган иде
Кыятлылар аз түгел-түгелен, җәмгысы унбиш меңләп тирмә исәпләнә Тик шулай да саклык комачауламый Моннан кул сузымында гына агып яткан Керулен елгасы да. анын сулъяк яры буйлап җәелгән сусыл үзәнлекләр лә—кара татар ыруының җирләре Ул гына да җитми, шул татар ыруынын йә төрбән. йә җыен кабиләсе магуллар хуҗа булган Онон янына да килеп чыккалый Төрбәнлеләр килсә, әлләни шөллисе юк—алардагы арба-тирмә саны искитмәле түгел Мәгәр инде җыештылар күренсә, алар белән орышка керүдән Мәңгелек Күк Тәңре берүк үзе сакласын Кара татар ыруынын әлеге ин хәтәр кабиләсендәге тирмәләр саны утыз меңнән арга Ким дигәндә угыз күремлек кабилә! Шул күремнәр санына карап әлеге кабиләне «утыз татар- дип йөртәләр дә инде Кара
Я
татарларның саны анда гына да бетми. Аларнын тагын Далай, Буир күлләрен тирәләп утырган коңгырат. әбрибуир дигән кабиләләре дә бар Аларга да Керулен, Аргын елгаларын кичеп магул җәйләүләренә керү берни тормый Дөрес, соңгы елларда кара татарлар мүкләк сыер сыман әлләни сөмсезләнми Ясүгәйнең әтисе Бәртән баһадир белән бертуган Кабул хан үз заманында аларны чит җирләргә борын тыгу гадәтеннән нык биздерде Кара татарлар хәзер койрыкларын кыскан куян сыман тавыш-тынсыз яши. Тик шулай да... бер жыен кабиләсендә генә дә утыз күрем хәтле көч туплаган ул азгын татарлар магул җәйләүләренә дә нәфес сузмас, дигән ышаныч юк бит Уяу булу, саклык күрә белү һич тә артык түгел. Менә ни өчен Ясүгәй баһадир кыятлыларны өлкән энекәше Дәритай кулына калдырды да, бер күнел ачып алырга, дигән карар кылып, ауга ялгызы диярлек кенә чыгып китте.
Ирләр инде күптән Ононнын камышлы-таллы ярлары буенча таралдылар Ясүгәй янында балачактан бирле аерылгысыз дусты Бүчек кенә калды. Алар атларын тышаулап өрәңгеләр арасына утларга җибәрделәр дә, аткы дип аталган җиңел җәяләрен генә алып, үзләре Онон яры буйлап киттеләр.
Күк йөзе чалт аяз, Ононнын йөгерек дулкыннары өстендә кояш нурлары күзләрне камаштырып җемелдәшә иде. Тирә-юньдә шылт иткән аваз да юк Камышлар арасыннан ара-тирә сөрән салган үрдәк, казгыш, торна тавышлары гына түгел, дулкыннан дулкынга сикереп уйнаган чөгә, чабак, корбан балыкларының чупылдавы да Онон өстендә янгырап ишетелә Ирләрнен аяк тавышыннан куркып уянган кондыз камышларны чыжылдатып уза, бераздан быгыр-быгыр килеп суга чумган аваз янгырап ала.
Онон бу урында күл сыман кин булып җәелгән. Кызлар чәче сыман куе, көяз булып үскән камышлары-таллары арасында җайдак югалырлык һәр җәй саен биредә җәйрәннәр. кулан, поши, кыр кәҗәләре мыжгып тора Саксызрак йөрсән бүре, бурсык кына түгел, барс яки юлбарыс каршына да килеп чыгуын бар.
Ук һәм җәяләрен әзер тоткан хәлдә селәүсенгә охшап бик сак барсалар да, Ясүгәй белән Бүчеккә берни очрамады. Инде камышлар- таллар да сирәгәйде. Ононнын кисәк борылып Хинганга таба юл алган терсәгенә килеп җиттеләр. Монда Ононнын ярлары инде тоташ таштан тора. Ә бер ук очышы кадәрле ара узуга елга, кисәк сынган сыман, текә шарламага әверелә. Бер дилбегә буе биеклектән тирән чоңгыл өстенә аккан су гүләве Алатау кыяларына бәрелеп тагын да көчәя. Ләкин шушы шарламаны узуга елга кабат тына. Аскы якта ул тагын да киңрәк булып җәелә Ярларының бер ягын вак ташлы комлыклар били, икенче ягы буйлап янә камышлыклар, куе таллык, яшел үзән сузыла.
Шарлама янына җиткәч, һава җиләсләнде. Жәя тотып йөрү артык иде. уклар садакка салынды. Ясүгәй шарлама кырындагы шома ташларга тезләнде, очлы башлы кәпәчен салып озаклап су эчте, кулларын юешләп яңакларын, баш артына тарттырып бәйләнгән чәчләрен, култык асларын, күкрәген сыпырды. Шарлама өстеннән тирә-юньне, биек Алатау буйларын беркадәр күзәткәч кенә ул урыныннан кузгалды. Чаган, тупыл, карагач ботакларына ябыша-ябыша түбән төштеләр. Алда Соры-Айгыр үзәнлеге башланды.
Бер казан асарлык та вакыт үтмәгәндер, ирләр, сәер авазлар ишетеп, сагаерга мәҗбүр булды. Икесе тиң куе таллыкларны аралап су буена килделәр дә, каршы яктагы ярга текәлделәр. Онон өстендә әүвәл ат пошкырган, кубыз зеңгелдәгән, дөмбак дөңгердәгән тавышлар ишетелде Бераздан гына Алатау өркәчләре арасында кәрван пәйда булды.
Өсләренә ап-ак киезләр тарттырып каплаган җиде арбадан хасил иде ул. Һәр арбага пар ат җигелгән, алар белән арбакашлар идарә итеп бара. Кәрванның алдына да. артына да бишәр җайдак тезелгән. Ләкин арбаларда да кешеләр шактый бугай, һәрхәлдә, алдагы дүрт-биш арбадан
әле талга кунган кошлар шикелле чыркылдашкан кыз-кыркын, әле тыелып кына сөйләшкән ир-ат тавышлары ишетелеп куя
Нәкъ Ясүгәй белән Бүчек поскан таллар каршына житкәч. алдагы жайдаклар тукталып та тормыйча елгага керә башлады. Атлар муеннарын сузып су эчәргә тотынды, шул хәл кәрванны тукталырга мәжбүр итте Бу тукталуны сүзсез әмер дип кабул иттеләр, күрәссн. тапты ком өстенә һәр арбадан егетләр, кызлар сикерешеп төшә башлады Яшьләрнен һәркайсы пөхтә, бәйрәмчә киенгән, кызларның чәчләрен чәчәкле такыялар, тәнкәле чулпылар бизи иде Егетләр дә сынатмаган һәммәсе дә баш очына ак киез кәпәчләр элеп алган, чигүле күлмәкләрен күбесенчә кызыл төстәге кушак буып тора.
«Туй»,—дип нәтижә ясады Ясүгәй. Ул инде алдагы арбага эленгән туградагы болан мөгезе сурәтенә карап та кәрван ияләрен чамалаган иде «Мәркетләр кәләш алып кайта»
Мәркет кабиләсе Байкүлгә кадәр сузылган Сәлимгә елгасы ярларында, Камәр-Табан дип аталган тау буендагы үзәнлекләрдә яши иде Онон буеннан ким дигәндә тагын ике атналык юл Элекке заманнарда мәркетләр магул белән бер тугьма булса да. сонгы байтак елда алар кара татарлар белән кан алмашып яши Алай гына да түгел, татарлар чакыру салса, шул мәркетләр хәзер шундук магулларга каршы күтәрелә Чиннарга кушылып, шул ук мәркетләр дә магул кардәшләрен -кыргый татар* дип мыскыл иткән була Әнә шундый хыянәтләре, якын тугъмаларыннан йөз чөергәннәре өчен магуллар мәркетләрне аеруча гафу итә алмый Җай чыккан саен магуллар мәркет кабиләсен аяусыз талап тора Дөрес, алар магуллардан шактый ерак яши Ясүгәй шул ара ераклыгы турында кат-кат уйлады да, тәмам аптырап китте -Җир аръягына килеп иөрмәсәләр, үзләрендә кәләш беткәнме7 Әллә, әллә кәләшләре жәйрәннәргә дә биргесез бер сылумы?»
Ул арада кәрвандагы яшьләрнен күпчелеге аякларындагы күноек һәм тулаларын салып ташлаган, кызлар исә чыр-чу килеп елга суына кереп баскан иде. Баш арба янында бер-бсрсенен кулларыннан тотышкан егет белән кыз гына аерым басып калды Болар киемнәре белән үк башкалардан нык аерыла иде, Ясүгәй әсәренеп текәлде Кияүмен аякларында күн итек, чигүле ак күлмәк өстеннән ул имнәренә кара төлке тиресеннән тегелгән кин бишмәт ябынган Алтын йөгертеп бизәлгән билбавы кояш нурларында ялт-иолт килеп тора Кәләш тә ярлы түгел Зәңгәрсу төстәге ефәк күлмәк өстеннән сусар тиресеннән тегелгән жинсез камзул кигән. Башында энже бөртекләре белән бизәлгән ак калфак
«Берсе—мәркет, икенчесе кара тагар булса да. кара кешеләр генә түгел инде болар»,—дип уйлап алуга ук Ясүгәйнен йодрыклары усал йомарланды. Анын уйларын раслагандай Онон өстендә чыр-чу килүче кызлар тавышы яңгырап ишетелде:
—Чилу бәй, Айлы бикә! Бер-берегездән һаман туя алмыйсыз Юыныр өчен генә булса да аерылыгыз инде!
«Әһә! Чилу дигәннәре мәркет бәге углы, кәләшен кара татарларның бер кабилә башлыгыннан барып алган Мәркет белән татар жүләр түгел, ике арада жиде дәрья ятса да туганлык җепләрен һаман ныгыта бир.» Шуңа күрә аларны җиңү, буйсындыру кыен» Ясүгәй беравык уйга чумып торды —«Ә кәләшнең исеме бик матур икән Айлы бикә. Айлы •
Ясүгәй дикъкать белән яшь кызга текәлде Айлы бикә инде сусар камзулын да. ак калфагын да салып ташлаган һәм ул. су эченнән акрын гына атлап, һаман Ясүгәйгә таба якыная иде Ясүгәй ана төбәлде лә. агарынып калды Анын үз гомерендә мондый чибәрне күргәне юк. Айлы бикә ана күктәге Мәңгелек Тәңре яныннан төшкән бер алиһә, фәрештә булып күренә иде Гәрәбәдәй саргылт озын толымнар, саф күк йөзе кебек зәңгәр күзләр. алсу, тулы иреннәр һәм аккош канаты шикелле знак куллар Ясүгәй яшь кызның гәүдәсен-сынын да күрмәде, ул карашын аера алмыйча һаман һаман шул аккош канатларын, жзгтендәй аксыл-
сары чәч толымнарын гына күзәтте. Кабиләләр арасында сугышлар һич тукталмый. Ясүгәй кулы аша да күпме кырнак. күпме кәнизәк узды, әмма анын мондый саргылт чәчле, зәңгәр күзле, ал-ак тәнле хатын- кызны күргәне юк иде. «Әллә күземә генә шулай күренәме? Тәнре сынамыймы?»—дип. куллары белән алиһә сүрәтен куган кебек итте, яшь кыз югалмады. Алай гына да түгел, ул нәкъ башкалар шикелле үк су өстенә иелеп ап-ак кулларын, янакларын юа башлады. Анын өстендәге зәңгәрсу күлмәк изүе кайтарылып төште, изү астында тулып ташкан алсу, зур имчәкләр сихерләп уйнаклады. Ясүгәй үз күкрәгендә тышауларын өзеп качкан ярсу ат шикелле кисәк шашып кабынган кайнар хисләргә түзә алмыйча күзләрен чытырдатып йомды, авыр ыңгырашып, куе таллар төбенә чүгәләде.
Аны Бүчекнен сак кына итеп иңбашына кагылуы айнытты. Ул ияге белән Онон өстенә ымлый, ә анда кәрван нәкъ Ясүгәйгә таба турылап елга аша чыгып килә иде. Ясүгәй барс җитезлеге белән урыныннан купты һәм шылт иткән тавыш та чыгармыйча, камышларны артта калдырып, карагач, чаган күләгәләре астына кереп яшеренде. Туй кәрваны бу як ярга чыгуга тукталып тормады, Соры-Айгыр үзәнлеге буйлап Камәр- Табан тауларына таба юл алды. Ясүгәйне котырткан шикелле арбалардан һаман әле кубыз, әле дөмбак тавышы ишетелә, ул авазларның һәркайсы баһадирның йөрәген телеп уза иде.
Кәрван саксавыл. дүләнә, чаган агачларыннан торган куе чытырманлык артына кереп югалгач. Бүчек телгә килде:
—Ә кәләшләре күз явын алырдай мал бит боларнын. Ясүгәй. Моның ише сылуны җарияң итеп тотар өчен бер көтү елкы бирү дә кызганыч булмас иде. Мәркетләргә шундый карлыгачны биреп җибәрү дә харам.
Ясүгәй болай да башына авыр күсәк төшкән кебек миңгерәгән иде. Юлдашының сүзләре ана өстәмә үчекләү булып ишетелде.
—Сиңа ул кәләшне кем бирергә тора?—дип. ярсып кузгалды ул.
Бүчекнен тавышы җилсез көннәрдә дә лепердәшеп утыручы усак яфракларының моңын хәтерләтеп ипле, талгын акты:
—Үз ирке белән утарга мал да керми. Кәләшләрен талап алырга кирәк. Юкка гына баһадир түгелсен бит. Тирмәңдә сөеп туйгысыз җарияң булыр иде.
Бүчекнен соңгы сүзләре Ясүгәйне тәмам чыгырыннан чыгарды. —Шушының ише бала-чага җәясе белән талап алыргамы?
Ясүгәй үзен-үзе белештермичә аткыны тезенә бәргәли башлады. Кәҗә мөгезе белән ныгытылган җәя шыгырдап куйды, әмма сынарга өлгермәде Ясүгәй кулыннан аны Бүчек тартып алды.
—Ашыкма, баһадир,—диде ул гыжлый төшеп —Ин жүнсез корык та кайвакытта җебегәнне куркытырга ярый. Аннары үзеңнең зирәк Байшонкар сунарчы, ут-күз Томавыл мәргән сөлаләсеннән булуыңны онытма.
Бүчек ныклы карарга килеп өлгергән иде, ахры. Ул Ясүгәйнен җәясен яшел чирәм өстенә ташлады да. бик тиз юкка чыкты. Анын соңгы сүзләре Ясүгәйне дә айнытып җибәргәндәй итте. Чирәм өстендәге сөяк аткыга текәлеп, баһадир уйга калды.
Әйе. кыятлылар бүген дә олылап искә ала торган ерак бабалары булган анын. Бабасынын бабасы Байшонкар. анын улы Томавыл мәргән турында Ясүгәй баһадир әткәсе Бәртән Хәтирәләре буенча ишетеп кенә белә. Ерак бабасының чын исеме Бәдуанчар булса да. сунарчылык белән көн иткәне өчен кыятлылар аңа «Байшонкар* дигән кушамат таккан, диләр. Имеш, ауга юнәлгәндә ул үзе белән аткы-жәя йөртмәгән, гел карчыга һәм шоңкарлар гына алып чыга торган булган Шактый күп сандагы гаилә җанын түкми-чәчми асрап бара алгач, ул карчыга-шонкарлар белән ау итүе табышлы булган, ахры. Әнә шулай—юлы һәрчак уң булган сунарчыны кыятлылар зирәк акылы өчен дә бик нык хөрмәт иткән. Байшонкар бабасы һәрчак бер сүзне—магул кабиләләрен бер тугра, бер
кул астына тупларга кирәклеге турында тәкърарлаган. Шушы максат өчен ул үзе гомерен биргән, Томавыл углына да шуны әманәтләгән. Шул бердәмлек мәзһәбе өчен кардәш-туганнары күнеленә якын булгандыр ул. Кыятлылар Бәдуанчарнын сөекле кошы ак шоңкарны юкка гына ыруг туграсынын ин изге билгесе итмәс иде
Гажәеп сәер хәл: ә Томавыл бабасы, менә, карчыга-шоңкар белән ау итүне күз чалымына да китерми торган булган Анысы һәрчак кыр кәҗәсе мөгезеннән тарттырылган жәяне һәм тигез башаклы аткы-укларны гына үзенә тугры юлдаш иткән. Горурланырдай нигезе дә булган—Томавыл мәргән очырган ук берчакта да ялгышу-адашуны белмәгән. Ауга йөрү— анысы уен гына. Ин мөһиме: Томавыл мәргән яшь чактан ук яу кырында үзен курку белмәс, ин азамат яугир итеп таныткан Нәкъ шул бабасы ыруг батыры булып торган чакта кыятлылар магулларнын тугыз кабиләсен дә үз тирмәләре янына туплауга ирешкән. Ахырда инде Томавыл мәргән үзенең улы Кабулны магул кабиләләренең бердәм ханы итеп ак киез өстенә күтәрткән Ул көнне Балдак Дала үзәнлегенә җыелган магуллар олы учак ягып, шуның тирәсендә дөмбак кага-кага биегән, ыруг пәһлеваннары көч сынашкан, яшь егетләр-ирләр ярсу чаптарларда узышкан.
Билгеле инде, магулларнын аерым дәүләт тотарга дәгъва кылып бер тугра астына туплануы чиннәргә* һәм кара татарларга һич тә ошамаган Магулларнын куәтләнүе аеруча чиннәргә аяк табанына кадалган шырпы сыман тәэсир иткән. Ясүгәй тәгаен белә: чиннәр элек-электән үк магуллар белән дә, кара татарлар белән дә үзара гел яу йөрешеп көн иткән. Әллә ничә гасыр элек үк чиннәр Далай белән Буир күлләре буенда яшәгән жыен. төрбән, коңгырат, әбрибуир кабиләләрен аларнын үз ханнары булмаганга күрә «кара татар» дип мыскыл итеп йөргәннәр Үзләре белән солых төзеп, аларнын таштан салынган галәмәт биек стеналарын саклый- саклый көн итүче ангыт кабиләсен дә үз итмәгән чиннәр. Ангытларнын у кый-яза белүче кабилә булуына ташлама ясап кына аларны «ак», әмма, барыбер, үзләре өчен чит-ят икәнне аңлаткан «татар» кушаматы белән атаганнар Ә инде үзләренә каршы туктаусыз яу йөргән, өстәвенә әле гомер буе Күк Тәңрегә табынып яшәгән магулларга чиннәрнен мөһере элек-электән үк бер булган: «кыргый татарлар», яки кабиләләр санына карап «тугыз татар»—бетте-китте.
«Үшән атка камчы—ин тансык аш», дип белми әйтмиләр шул. Чиннәр аткан кушамат та магуллар сыртында усал камчы булып яңгыраган Кыят. нирун, тайжут. чатжират...—һәммә кабиләләр бердәм уянганнар, күмәк дәүләт төзергә зур омтылыш туган. Мәгәр магуллар инде хан да сайлап куйгач, вәкарь, борнай, масаючан чиннәр үз казаннарын чит-ят куллар китергән утлы күмер белән жылытмакчы булган. Алар тотканнар да. кара татарларны магулларга каршы котырта башлаганнар. Хәер, ырулар арасында мазул-татар дошманлыгы турында төрле хәбәр йөри Кайсысы гына тәгаен. хак икәнен ачыклау да кыен. Бер ишләре ул дошманлашуга исеме дә билгесез камны сәбәп итә Имеш, моннан егерме-егерме биш еллар элгәре Кабул ханның Тәкый атлы энесе яман авырый башлаган да, магуллар шул хастаны дәваласын өчен кара татарларның баш камын чакырып китергәннәр Татар камы Тәкый хастаны күп итеп өшкергән, әллә ничә төрле үлән сулары да эчергән Инде тегесенең хате яхшыргандай булган Әмма кам китүгә үк. Кабул ханнын энесе яман итеп тартышкан да. мәңгелеккә тынган «Тагар камы хастаны юрамал гына дәвалап йөргән икән, ә чынында бозган».—дип нәтиҗә ясаганнар. Ачулары купкан магуллар шуннан сон. җыелышып, кара тагарлар янына барганнар да. теге камны бөтен кабиләсе каршында кыйнап үтергәннәр Кам кадәр камны үтерүгә кара татар ыруы да түзеп калмаган.Төрбән. коңгырат, җыен кабиләләре бергә укмашкан да. инде магуллар өстенә зур яу белән КИЛ1ӘН
Магул кабиләләренең кайберләре тагын да хәтәррәк хатирәләр саклый Чин дәүләте тәхетен берзаманны магул-татар катыш жүрҗән
кабиләсенең бәкләре эләктереп алган, анысы хак. Менә шулар, имеш, кара татарларны котыртып магулларга каршы җибәргәннәр Яу барышында магуллар җиңелгән, йөзәрләгән ир-ат әсирлеккә төшкән. Жүржәнле хакимнәр аларнын һәммәсен дә әле зинданда тәннәренә утлы күмер басып җәфалый-җәфалый. әле баш өсләренә кайнап торган су коя-коя газаплап үтергәннәр Шуннан сон әлеге мәкер өчен үч алырга дип, инде магуллар кара татар кабиләсе өстенә юнәлгәннәр...
Магул кабиләләре арасында йөргән андый хатирәләр бик күп, ә асылы уртак: имеш, беренче булып яу гөрзиен кара татар ыруы күтәргән, шуннан бирле ике халык арасында үзара кан кою башланган. Әледән- әле кабынып торган ул туктаусыз яу әле Ясүгәй сабый чакта—бабасы Кабул хан заманында да бара иде. Кабул бабасыннан сон, уртак хан булып, ак киез өстенә анын улы Котул да инде күптән менде. Ә үзара яу йөрү һәм дошманлык һич кенә дә сүнми. .
Котул. Котул. Ясүгәйгә ага тиешле ул. Әтисе Бәртән баһадирның абыйсы. Ясүгәйгә калса, ак дөя йоныннан сугып ясалган дәү һәм изге киез өстенә магуллар анын әтисен күтәрергә тиеш иде. Ясүгәй әле яшь кенә егет булса да. ул чакта ук тәгаен чамалап өлгерде. Бәртән баһадир үз абыйсы Котулга караганда бер карыш озынчарак буйлы, аяк-кул, җилкәләр дөя сыны шикелле мәһабәт һәм эре, йөзе горур. Ул сычкан койрыгы сыман бөтәрләнеп килгән тар кашлары астыннан сөзеп төбәлгәндә анын бораулы, утлы карашы дәү-дәү ирләрне дә бер карышка чүктергәндәй итә. Юкә кайрысы кебек саргаеп чыккан тимер куллары кылыч орышында да, ук очырту бәйгесендә дә үзенә тиннәрне белми. Ләкин, менә, хан сайлауга калгач, ыру батырлары, бәкләр никтер карсак буйлы, симез корсаклы Котулны яклап чыкты. Бәртән баһадирны кырыс холкы, каты кулы өчен якын күрмәдеме алар, әллә Ясүгәй анасының кара татар ыруындагы конгыратлардан алып кайтылган сылу, әмма килмешәк булуы ошап бетмәдеме?—төгәлен Мәңгелек Күк Тәнре үзе генә белә Мәгәр тәкъдир Ясүгәй һәм анын энеләре өчен кырыс булып чыкты. Үзе исән чакта бабалары Кабул гел өлкән угылын гына якын күреп яшәде, ахырда инде ыру бәкләре дә шуны якладылар. Нәтиҗәдә шул эт яламас Котул хан да булып алды. Ә ул инде, үз чиратында, ин олы тугайларны, иң сусыл җәйләүләрне, билгеле ки, үз уллары Алтын, Кучар, Сачә бәкләргә өләшеп чыкты. Ясүгәй белән анын энеләре Дәритай, Тайчу, Канунга Онон буендагы иң ерак үзәнлекләр—«утыз татар» кабиләсе белән янәшәлек эләкте. Ясүгәй баһадир хәзер телиме-теләмиме, ләкин һәрбер таңда кара татарларның көтелмәгән һөҗүменнән шөлләп көн итүгә дучар...
Дөрес анысы. Бәртән баһадир үз урынына ыру башлыгы булып менгән өлкән улын көч-куәтсез итеп калдырмады. Кайсыдыр бер елда җәйләү-утлаулар өчен Бәртәннекеләр белән Котулныкылар арасында ызгыш-талаш купкач, яшь кенә булуына карамастан. Ясүгәй үзе дә, анын чал әтисе дә үзләрен шактый түзем һәм зирәк дала хуҗалары итеп таныта белде. Шул хәл күршеләрдә ышаныч һәм дәрт уятты, ахры Магул ыруынын нирун, тайжут кабиләләре дә, Котул хан улларын калдырып. әүвәл Бәртән. аннары Ясүгәй каршына килеп баш иделәр. Әнә шулай, озак еллар дәвамында барган алыш нәтиҗәсендә Ясүгәй кул астына унбиш менләп тирмә тупланды. Хәвеф-мазар туса. Ясүгәй бер тәүлек эчендә дошманына каршы егерме мендек гаскәр куя ала. Ә Бәртән баһадир бит. вафаты алдыннан, ана һаман яңа җирләр яуларга, яна ыруларны буйсындырырга васыять иткән иде. Ни үкенеч, тик Ясүгәйнен генә сонгы ничә ел буена бер төрле дә жинүгә ирешә алганы юк. һич югы шушы мәркәтләрнен борынына чиертеп, аларнын аккош канатлы Айлы бикәләрен урлый алсан икән, ичмаса!..
Чаганнар арасыннан тояк тавышлары ишетелде, үзәнлектә ияр менгән Бүчек пәйда булды. Ул Ясүгәйнен Уттоягын да тезгененнән тартып килә иде. Баһадир ана җитез генә сикереп атланды Үзара бер
сүз дә алышып тормыйча җайдаклар Соры-Айгыр үзәне буйлап Камәр— Табан ягына юыртып киттеләр.
сүгәй белән Бүчек куып житкәндә туй кәрваны Тозлы күл буена төн кунарга туктаган иде Мәркетләр саклык турында бөтенләй онытканнар. Яр буенча сузылган арбалары каравылсыз тора Тышауланган атлар сусыл сарут белән тулы иңкүлек эчендә утлап йөри Ә яшьләр күлдән ярты дилбегә буе арада сай гына чокыр казып зур казан асканнар да. һәммәсе дә учак тирәли олы түгәрәк ясап утырганнар. «Бүчек Онон буендагы башка аучыларны таба алмаган, шунысы кызга-ныч»,—дип Ясүгәй ачынып уйланды —«Аларны да ияртеп килгән булсам, аһ, күңел ачтырыр идем сон үзегезгә!»
Мәркетләрнен дөньяга һичбер гаме калмаган иде Менә, алар арасыннан җинсез кайры тунга төренеп утырганы кулына кубыз алды, кичке рәхәт тынлыкны сискәндереп, инкүлек өстендә кылга суккан авазлар яңгырады. Күп тә үтмәде, кубыз көенә калын тавышлы ир-ат моны кушылды
Йалвун анын көзи.
йәлкин анын өзи.
толун айын йүзи.
йарды мәнин йүрәк'
Кайры тунлы оста тиз-тиз генә кубыз кылларына чиертеп алды, дәртле дә, еламсык та аваз байтак зенләп торды. «Каиры тун» янә бармакларын кубызга тидерүгә инкүлек буйлап инде көмеш кыңгырау чылтырагандагы шикелле сихри тавыш иясе җыр сузды
Айдум анар сәвүк.
Бизни таба нә әлүк.
кәчтин язы кәрик.
кырлар әзиз бәзик?’
Ясүгәй үзе яшеренеп торган артыш ботакларын кабаланып эзәрле дә, түгәрәктә утырган мәркетләргә текәлде. Анын сизгер күңеле ялгышмады: түгәрәктән беркадәр алга чыгып һәм бер-бсрсенен кулларыннан тотышып җырлаучылар Чилу бәй белән Айлы бикә иде Баһашф ачынудан яңакларын шыгырдатып кысты, колакларын томалап артыш төбенә иелде Кин, каты уч төпләре генә аны коткара алмый, инде Чилу бәй башлаган җыр юллары анын колакларын сытып керә иде
Айды сәнин узу әмдәк тәлим ызу йумшар катыг узу көнлүм сана йүгрүк-'
Кубыз зеңгелдәве, жыр алмашу учак янында озак дәвам итте Күк йөзенә тулган ай калыкты, Киек Каз Юлы. Казык. Чүмеч йолдызлары кабынды Борын астыннан гына тиз-тиз пышылдый-пышылдый Ясүгәй Тәңрегә габына башлады
—Котбый. Үгәй! Сез бүген атларны саклыйсыз.—дип күл буеннан тавыш Ясүгәйне җиһанга кайтарды. Баһадир артыш
‘Тылсым анын күзе.
уйнак анын үзе.
тулган айдыр йөзе.
яралады жднны.
(Жыр шр Михмүт Кашгариның <Диване легатет тори» всэреююн алынды).
Я
яңгырап ишетелгән
’Әйттем анар: «Сөеклем, кин үзәннәрне кичеп, биек тауларны кичеп, килә алдын безгә ничек?»
'Әйтте: «Газап чигеп сииа килгән чакта, күнлем ашкынганга каты юл да йомшак*
ботакларын аралады: әмерләрне, әлбәттә, һаман да шул Чилу бәй бирә иде. Учак янында ирләр генә торып калган, кызлар таралышкан.
Мәркет батырының яна әмере ишетелде:
—Бүртә, Ләббан, Мәсхәт! Олаулар янында торгак булырга бүген сезнең чират. Калганнар, таралыгыз! «Чүмеч» сүнүгә, юлга.
Егетләр бер-берсенә терәп диярлек тезелгән арбалар астына кереп сузылдылар. Учак янында дүрт кенә шәүлә басып калды. Аларнын өчесе каравылга билгеләнгән мәркетләр, дүртенчесе Чилу бәй иде. Батырлары учактагы кисәүләрне кузгаткалап бер тын утырды да, озак түзә алмады, оеган аякларын яза-яза тугралы арбага таба юнәлде. Сакчыларның берсе учак янына чүгәләп калды. Икесе олауларның баш-башына барып урнаштылар. Ләкин тулган ай яктысында баганадай басып тору шикләндерде бугай, икесе дә ян-яктагы чаган кәүсәләренә барып сыенды.
Ай нәкъ баш түбәсенә менеп җиткәч, һава җиләсләнде. Тәнендә җинелчә калтырану тоеп Ясүгәй чаган төбенә бөгәрләнеп утырды, тирә- юньгә колак салды. Күл буе сихерләнгән шикелле тынып калган. Сирәк- мирәк кенә иңкүлектәге атлар пошкырып куя. Ерактан адашкан ләкләк тавышы ишетелгәли. Сүнәр-сүнмәс янган учактагы кисәүләр чыжлавы да талгын чишмә агуын хәтерләтә. Бу тынлыкка бирелеп Ясүгәй үзенең йокыга талганын да сизми калды.
Ул корыган үлән сабаклары кыштырдаган тавышка айнып китте. Кулы инде билендәге хәнҗәр сабына яткан иде. Үләннәр арасыннан соры кәпәчле баш калыккач кына Ясүгәй тынычланды. Бүчек икән. Ул әүвәл имән бармагын иреннәренә терәгән иде, соңрак Ясүгәйгә сулга таба ымлап юл күрсәтте, үзе олауларның икенче башына таба шуышып китте Ясүгәй шуннан сон гына игътибар итте: төнге караңгылык инде беркадәр тарала башлаган, күл буена шактый куе томан яткан икән.
Ун-унбиш адым ара шуышуга ук Ясүгәй төнге сакчыларның берсенә барып төртелә язды. Мәркет егете вазифасын тәмам оныткан һәм баш астына кулын салган хәлдә гырлый-гырлый йоклап ята иде Ясүгәй анын әле ныклап сакал да чыкмаган йөзенә бер тын гына карап торды да, икенче мизгелдә инде хәнҗәрен анын муенына батырды. Аннары ул сикереп урыныннан купты, аяклары үзләреннән-үзе аны тугралы арбага таба алып бара башлады Ләкин шул чагында ул капылт кына учак янында утырып калган мәркетне исенә төшерде. Кабаланып кулына аткы алды, җәя йөзенә ук көйләде.
«Учак сакчысы», чыннан да, һаман урынында утыра һәм иң гаҗәбе ул йокламый иде. Ясүгәй аны шәйләүгә шундук сарут арасына сеңде, әмма хәйлә-мазар эзләп баш ватмады Тәңрегә шөкер, ауда гына түгел, яуда да Ясүгәйнен угы ялгышуны белми иде. Бу юлы да очырган ук бичара мәркетнең нәкъ бугазына барып кадалды. «Ут сакчысы» ыңгырашырга да өлгермичә янга авып төште.
Ясүгәй янә җитез күтәрелде, аяк очларына басып кына тугралы арба янына йөгереп килде. Болай да өсте һәм ян-яклары капланган арбаның алдына да, артына да ак киездән чыбылдык корганнар, бу «күчмә тирмә»нең ишек ягын чамалавы да авыр иде. Ясүгәй шылт иткән тавыш та чыгармыйча арбанын башына сикереп менде. Хәнҗәр йөзе белән киез чыбылдыкны урталай телеп төшерде. Ул чыбылдыкның бер канатын күтәрә башлады һәм кинәт катып калды.
Киң арбанын төбенә дә йомшак ак киез җәелгән Шул киез өстенә икесе дә анадан тума чишенгән Айлы бикә белән Чилу бәй сузылган. Яшь кәләш бөтенләй эсселәгән, ахры. Ул аккош канатыдай ак кулларын гына түгел, алсу аякларын да як-якка ташлап, туарылып йоклый. Сулыш алганда аның тыгыз, мул күкрәкләре тагын да кабаргандай була, жиләс көндәге күл өсте шикелле дулкынланып куя.
Шулчак артта авыр мышнаган тавыш ишетелде, арба җиңелчә генә селкенгәләп куйды. Ясүгәй үз янына Бүчек менеп басканын да, анын кыбырсынып чыбылдык эченә текәлүен дә тоя, әмма үзендә кыл
кыймылдатырлык га көч таба алмый иле. Алар яшь кәләш тәненә шактый озак вакыт төбәлеп тын тордылар. Кисәк килеп туган хәвефне икесенен берсе дә сизенмичә калды.
Ат сакларга билгеләнгән мәркетләрнен берсе ниндидер йомышы төшеп олаулар янына кайткан һәм учак янындагы иптәшенен гәүдәсенә килеп төртелгән иде, ахры Нәкъ шул тарафтан куркынып кычкырган тавыш ишетелде һәм Ясүгәй белән Бүчек икесе дә шундук җиргә сикерделәр.
—У-у-вах, у-у-вах. бәла!
Моны һаман да шул мәркет кычкыра, ә Ясүгәйнен ауга чыккан саен диярлек үлән яки камыш кыштырдаган тавышка карал та ук очырганы һәм шулай итеп җәйран, төлкеләрне генә түгел, әрлән-йомраннарны да атып алганы бар иде Хәзер дә баһадирнын кулы ялгышмады бугай, учак ягында гырылдаган аваз гына ишетелеп алды Ләкин инде мәркет сөрән салган тавышны башкалар да ишеткән, яндагы бер арба астыннан ике егет чыгып килә иде. Аларнын берсе Бүчек аткан уктан шундук ауды Әмма икенчесе әле Ясүгәй җәясенә ук элеп очырганчы башка юлдашларына сөрән салып өлгерде Кинәт барлык арбалар да бердәм шыгырдады Хәзер инде җиңүгә өметләнү мөмкин түгел иде
Ләкин Ясүгәй моны уйламады. Ул үзен-үзе белештермичә тугралы арба өстенә сикереп менде Кулындагы хәнҗәр белән киез чыбылдыкны янә бер урыннан телеп төшерде. Ашыгып киез эченә чумды һәм бер мизгелгә генә аптырап калды
Мәркет бәге урыныннан сикереп торган, тик өстенә әле берни кияргә дә өлгермәгән. Кылыч, жәя таккан, кулына хәнҗәр тоткан Ясүгәйнен кыяфәте үк аның өнен алды бугай. Чилу бәй капылт кына арбаның икенче очына ыргылды да. андагы чыбылдык астына сикереп шундук юкка чыкты.
Айлы бикә киез өстенә торып утырган, күкрәгенә зәңгәр күлмәген кыскан, үзе куркудан дер-дер килә иде Ясүгәй аны кулыннан эләктереп алды, үз артыннан сөйрәп тышка атлады Иңкүлектә яман орыш бара, кулына кылыч тоткан Бүчекне ике мәркет бөркәвечле арбалар буена кысрыклаган иде. Үзенең орышка катыша алмасын анлап. Ясүгәй мәркетләрнен берсенә хәнҗәр томырды Хәнжәр мәркетнен күкрәк сөягенә барып төртелде, күрәсен. орышчы егылмады Шулай да анын инде кылыч селтәнерлек куәте калмаган иде Хәнҗәр йөзенә ике кулы белән ябышкан көенчә ул артыш куаклары эченә кереп юкка чыкты. Ул арада Бүчек ялгыз мәркетнен күкрәген урталай телеп төшерде
Кыятлылар өчен һәр мизгел кадерле, аларга мәркетләр яныннан мөмкин кадәр тизрәк качып котылырга кирәк иде Ясүгәй җиргә сикереп төште, күлмәген тоткан көенчә анадан тума килеш басып торган Айлы бикәне күкрәгенә алды һәм Утгояк яшерелгән чокырга таба зур-зур сикереп йөгерә башлады.
—Бүчек. Бүчек!—дип кычкырды ул гыжылдап.
— Мин монда, мин калмыйм,—дип жавап бирде тегесе
Бер кулына жәя. икенчесенә кылыч тоткан Бүчек аларны каплап барырга тырышты.
Ул арада Чилу бәй дә анга килеп өлгергән иде инде Иңкүлектә анын әмерләре яңгырап ишетелде
—Усай. Синтәк! Атларны тизрәк куып китерегез! Кал паннарыгыз, караклар артыннан Айлы бикәне урлатсагыз, һәммәгезне суям'
Урланган кәләшне күкрәгенә кыскан көенчә Ясүгәй әллә ни кызу йөгерә алмый иде. Әледән-әле ачыргаланып кычкыруына, тырмашуына да карамады, ул Айлы бикәне иңбашына салды. Яшь кәләш анын аркасын төя. тешли. 1ӘКИН мондый хатдә йөгерү күпкә җиңелләште
Мәркетләр чокыр янына килеп җиткәнче Ясүгәй Утгояк өстенә менеп өлгерде. Айлы бикәне ияр аша ташлап алдына салды Ул аткысына ук корып азапланганда мәркетләр чокыр читенә килеп тезелеште Үзенә
4. .К У.» № 1
төбәлгән уннан артык укны күрүгә үк гомерендә беренче мәртәбә Ясүгәйнен тәне чымырдап куйды Мәркетләр тәтә кылын ычкындырса, уклар һичшиксез Ясүгәйне теткәләячәк иде. Әмма нәкъ шул мизгелдә чокыр өстендә Чилу бәйнен пошаманлы авазы янгырады:
—Берүк ата күрмәгез, Айлыга тидерәсез!
Үзенә-үзе хөкем чыгаруын Чилу бәй аяламады. Ясүгәй ярсып Уттоякнын касыгына типте. Еллар буена йөреп, хужасынын ымына да өйрәтелгән чаптар кисәк ыргылып урыныннан кузгалды. Мәркетләр янә жәя күтәргәндә Уттояк инде әрәмәлек артына кереп качкан иде.
3
әркетләр шактый ерак ара куа килделәр, ләкин Соры-Айгыр үзәнендә кыятлыларнын эзен югалттылар. Алатау янындагы шарлама янына житкәч кенә, Ясүгәйнен күңеле тынычланды. Кичә тезләнеп су эчкән шома ташлар каршында ул әүвәл үзе Уттояк өстеннән сикереп төште, аннары ярымһушсыз хәлдәге бикәне күкрәгенә күтәреп алды. Ясүгәй аны сак кына жиргә шудырган иде, Айлы бикә оеган аякларына баса алмады, кояшта кызган шома ташлар өстенә сыгылып төште. Ясүгәй аны янә күтәрмәкче булып Айлы бикәнен иннәренә ябышты Ләкин һич тә көтмәгәндә кырнак кәләш баһадирның беләгенә тешләрен батырды. Ясүгәй кулларын капылт тартып алды да, ышкынырга мәҗбүр булды Айлы бикә зәңгәр күлмәге белән күкрәкләрен томалап бөгәрләнде, әмма озын керфекләр астыннан төбәлгән карашы кыргый, усал иде.
—Курыкма, мин сиңа кагылмыйм,—дип эндәште Ясүгәй. Кызның керфекләре дә селкенмәде Ясүгәй янә телгә килде.
—Син, мөгаен, нык кына алҗыгансыңдыр. Менә, су. Әзрәк юынып ал. Аннары...
Ясүгәй кызнын күлмәгенә ымлады. Айлы бикә шул мизгелдә генә айнып китте бугай, күлмәген җәеп аның бер чите белән бот тирәләрен дә каплагандай итте Ясүгәй басынкы, тыныч тавыш белән сөйләнүен белде.
—Без кайтасы ара шактый ерак. Әйдә, юын, чибәркәй. Мин сиңа карамыйм.
Ясүгәй башкаларыннан байтак калкып торган олы бер таш өстенә барып утырды. Иңендәге жәяне, билендәге кылычын салып ташлады. Өстендәге күн камзулыннан да бушангач, ана жиләс, рәхәт булып китте. Сиздермәскә тырышып, ул Онон өстенә борылды. Тоткын кызны күрде дә, башын чайкап куйды.
Айлы бикә өстенә күлмәген киеп алган һәм су эченә чүгәләп утырган көенә юына иде. Менә, ул бервакыт гәүдәсен турайтты, аякларын күтәреп баса-баса шарламага таба атлап китте. Тәмам юешләнгән күлмәге тәненә сылашып яткан һәм кырнак кызның бөтен матурлыгын күрсәтеп тора иде Төз һәм озын ботлар, ике учка сыеп бетәрлек неп-нечкә бил, камыш сабагыдай, зифа гәүдә, атлаган саен җанланып уйнаклаучы тыгыз, мул күкрәкләр. «Йә, Тәнре, бу кадәр чибәр колларын да булыр икән!*— дип уйлап куйды Ясүгәй һәм күкрәгендә кабынган ярсу хистән котылырга омтылып, йөзен читкә борды.
Бу минутта Айлы бикә шарламаның читенә үк килеп баскан һәм беркадәр алга иелә төшеп, астагы чоңгылны күзәтә иде. Менә ул ачулы кыяфәт белән кыятлыларга таба күз ташлады. Атларның йөгәннәрен тотып карамалар ышыгында торган Бүчекнен куркынып кычкырган авазы Онон буендагы тынлыкны ярып узды:
—Ясүгәй-ә-әй!
Таш өстеннән капылт сикереп торган баһадирның сискәнүле карашы әүвәл Онон буендагы таллыклар, камышлыкларны айкап узды. Бүчек инде йөгәннәрне ташлап, Ясүгәйгә таба йөгерә башлаган иде Баһадир
М
да Ононга таба борылды һәм кисәк катып калды Шарлама читендә торган Айлы бикә нәкъ шулвакыт, керпе сыман бөгәрләнеп, чонгыл өстенә томырылды һәм шундук юкка чыкты Ясүгәй болан шикелле сикергәләп елга өстенә ыргылды. Берничә мизгелдән инде ул да. ук сыман томырылып, чонгыл эченә кереп чумган иде
Ясүгәй су астында күзләрен ачып тирә-якны айкап чыкты, бер төрле шәүлә дә шәйләмәде. Ул тагын да тирәнгәрәк чумды, ярсын - ярсый куллары белән чонгыл төбендәге ташларны, комлыкларны капшый башлады. Тыны тәмам беткәч кенә, ул чоңгыл өстенә калыкты. ашыгып сулыш алды һәм янә чумарга әзерләнде. Ләкин аны кояш нурларында ялтырап уйнаклаган гәрәбәдәй саргылт чәчләр туктатты Айлы бикә, күрәсең, инде күптән су өстенә калыккан Ул чонгыл өстенә ургылып аккан су ташкынының астында, зур гына таш артына яшеренеп тора Үзе әллә куркудан, әллә өшенүдән дер-дер килә иде
Ясүгәй йөзеп килеп кулыннан эләктергәч, яшь кыз карышмады Ашыкмыйча гына яр читенә чыктылар Ясүгәй кабат аны күкрәгенә күгәрде, шарлама өстенә менеп атлар янына җиткәнче кулларыннан төшермәде. Уттояк каршына китереп бастыргач кына ул әрнүле лә. каһкаһәле дә тоелган тавыш белән берничә сүз әйтте
—Кая, кем янына качмакчы булдын? Жебегән Чилу янынамы’ Сина кәләшен ташлап кача торган куркак җан кадерлеме ’
Ясүгәй төртмәле сүзләре үзенен кырнак хәленә төшүе, кача алманы өчен болай да өзгәләнгән кызның соңгы түземлеген сындырды Чабылган сарут сабагы шикелле бөгелеп төште дә. ап-ак куллары белән җирне төя-төя Айлы бикә әрнеп еларга тотынды Кызны очкылык тота башлагач кына, баһадир аны кулларыннан тартып күтәрде Бүчек тоткан күн камзулын алып, Айлы бикәнең иңбашына салды. Әлелән-әле кабынып сулкылдаган кызны күзәтү авыр иде бугай, үзе дә тоймастан Ясүгәй ана ягымлы эндәште
—Ә мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен, жаный Мин тач бүре шикелле. Тешемә эләккән калҗаны мәнгс ычкындырмыйм Сине дә җибәрмим . —Ясүгәй нәрсәгәдер килеп төртелгән сыман бер тын туктап торды, әмма теленә килгән сүзен барыбер ярып салды һәм үзем дә качмыйм.
Айлы бикә әрнүле, үпкәле карашын ана текәде Ниһаять, беренче мәртәбә телгә килде
—Ә өендә мине кемен итеп тотарсын сон? Кәнизәген итепме әллә җарияңме?
Ясүгәйнен өстенә кайнар су койдылар диярсең, ул шундук куырылып калды, кызарып чыкты Карашын яшерергә теләп әле Бүчеккә әле Уттоякка төбәлде Ахырда түзмәде, гыжлап жавап бирле
—Мина нишләргәдер, әле үзем дә белмим Мәгәр сине кара кырнак итеп тотасым юк.
—Ждриян итмәкчесен инде, алай булгач
Ясүгәй ярсып җиргә типте
—Белмим дидем бит. бел-мим!
Уттоякка менеп юл чыккач та. Айлы бикәнен йөзе яктырмады. Ул озак вакыт буе онытылып бара да, йокыдан уянгандай әлелән-әле ниндидер сүзләр пышылдап ала иде. Чыдамады. Ясүгәй сорыйсы итте
—Син үзегезнең Аллагызга эндәшәсеңме сон. ниләр пышылдыйсын ’ Айлы бикәнен җавабы усал кысылган иреннәре арасыннан сытылып
чыкты.
—Ходай Тәгаләгә ялварам мин. Ул тизрәк ишетсен дә минем тоткынлыкка эләгүем турында Тимерждн бәк колагына ирештерсен иде.
Ясүгәй эсселе-суыклы булып китте Кара татар ыруындагы ин данлыклы һәм гайрәтле әлеге баһадирны Ясүгәй ишетеп тә. малай чакта хәтта күреп тә белә иде Йөгереп барган дөяне бер сугуда егарлык Алыптай гәүдәле бу батыр әле дә булса Ясүгәйнен күз алдында юра
Һәр иненә дәү ирләр утырырлык киң жилкәле. бала башы кадәр йодрыклы адәм иде ул. Юкка гына аны татарлар «Кыя батыр» дип йөртмиләр. Җитмәсә, ул әле «утыз татар» кабиләсе өстеннән бәк булып та тора.
Ясүгәй үзенен эчендәге утны сиздермәде.
—Син кайсы кабиләдән буласын сон?
—Конгыраттан.
—Кабилә башыгызның аты нинди?
Айлы бикәнен иңбашлары Ясүгәйнең күкрәгенә терәлеп бара иде, алар җиңелчә калтыранып куйды.
—Сәмыйк бәк.
—Димәк, син шул Сәмыйк бәк кызы буласың да инде.
Айлы бикә гаҗәпләнеп баһадирга текәлде, күзләре зур булып ачылды. Ясүгәй мыек астыннан гына елмайды да, яшь кәләшкә үзенең карарын өзеп әйтте:
—Кабилә бәгенең кызын урлаган өчен баштан сыйпамаслар, анысын гына чамалыйм. Мәгәр «утыз татар» гына түгел, чаган татарлары1 белән төрбәнлеләр, конгыратлар, мәркетләр җыелып килсә дә, сине бирәсем юк. Колагына киртлә.
4
нон буенда калган Балдак Дала үзәнлегенә кайткач, кыятлылар Ясүгәйне сәер каршылады Иң элек баһадир тирмәсенә өлкән энесе Дәритай котырынып керде. Кәпрәймәкче дә, туганнарының исләрен китәрмәкче дә булып Ясүгәй Айлы бикәне чыбылдык артына яшермичә, тирмәнен ак ягында тота иде. Йөзен түбән игән хәлдә чәчен үреп утырган кырнак кыз ягына Дәритай, хәтта әйләнеп тә карамады. Елан-мазар үтә күрмәсен дип ишек төбенә ат кылыннан үреп салынган юан бауны атлап керүгә үк Дәритай төкерек чәчә-чәчә җикеренергә тотынды.
—Ошбу чәчби сиңа нигә кирәк булды? Мәркетләр илә татарлар бергә укмашып килеп барча ыруларны суеп чыксын, дисеңмени? Үзеңнең әткәй тарафыннан баһадир итеп калдырылган булуыңны нигә онытасын9 Ясүгәй үзен кулга алып, тыныч калырга тырышты.
—Кара татар кәләшләрне әсир итеп алу магул батыры өчен кайчаннан бирле хурлык санала сон?
Дәритайның куе кашлары борын өстенә җыерылып килде, ул тагын да ярсып кычкырды.
—Хурлык саналмый, баһадир, мәгәр бәла тудыра. Син ошбу чәчбине гадел орышта түгел, бәлки урлап алгансың. Моның өчен Тимерҗан бәк синен билеңне сындырачак. Хәзер Кабул хан заманасы түгел. Магул кабиләләре төрлесе-төрле якка таралышып бетте. Ә татарлар бердәм. Аларнын бер җыен кабиләсендә генә дә утызлап күрем бар. Хак булса, кара татарлардагы җәмгы тирмәләрнең саны җитмеш менгә чаклы җитә икән. Ә синең кул астында унбиш-егерме мен генә ир. Котул ханның сине яклап калуы икеле. Әле яуда без кырыла калсак, сөенеп кенә торыр.
—Ярар сон, кирәк икән, Котул ханнан башка, ялгыз орышырбыз. Мәгәр вакытыннан алда үлмә әле син.
Ясүгәйнең ваемсыз җавабы өметен тәмам өзде, күрәсең. Дәритай кулын селтәде дә чыгып китте. Аннан сон беркадәр вакыт узгач тирмәгә атылып кергән энесе Тайчунын тәкъдиме Ясүгәйне бөтенләй аптыратты.
—Синең хатынын бар, җарияләрең дә әллә ничәү. Ошбу кырнагынны миңа бирче, батыр?
'Чаган татарлары — ангыт кабиләсенең монгол телендәге атамасы. Кытайларча әйтсәк, «ак татарлар».
О
Кинәт агарып киткән йөзе белән Айлы бикә баһадирга таба борылды. Ясүгәй моны күрде
—Синен дә жариян илә кәнизәкләрен ике тирмә тулы. Мондый сары чәчби сиңа нәгә кәрәк?
—Мин әйләнәм ана.
Ясүгәйнен тәненә утлы күмер тигән кебек булды. Тайчуга унсигез яшь тулып килә, ул әлегә ялгыз Аны башлы-күзле итү. баһадир буларак. Ясүгәй өстендә тора. Җитмәсә, бабалар йоласы буенча Тайчунын теләсә кайсы кырпак кызга өйләнергә хокукы бар
Ясүгәй кайнар карашын Айлы бикәгә төбәде һәм көтелмәгән карарын әйтеп салды.
— Мин аны үзем өчен дип орышып алдым. Тайчу. Ул ошбу тирмәдән чыгып китмәячәк. Мин аны үземә хатынлыкка алам.
Калтыранып утырган Айлы бикә урыныннан кисәк сикереп торды Ясүгәйнен әле генә мондый карарга килүен Тайчу да анлап өлгерде Анын йөзенә күләгә ятты, карашы кырысланды.
—Син мина үзем сайлаган кырнакка өйләнергә юри ирек бирмисен, атайлар йоласын бозасын,—дип кычкырды ул ярсып —Мин синен яныңда кала алмыйм. Бүген үк тайжутлар кабиләсенә китәм Кирәгем чыгып, чакырырга җыенсан. мине көтмә Моннан ары тайжутларнын да сина буйсынасы юк!
Инде Ясүгәй тирмә киезенә тибеп җикерергә мәҗбүр булды —Бер төмән чирү илә өстенә килсәм, буйсынмый чаран калмас!
—Булдыра алсан, ул төмәнне Тимержан бәккә каршы тупла. Кабиле башлыгының кызын кырнак итеп тоткан өчен анын сине гафу кыласы юк. Мине таба алачагына да нык шикләнәм Мин тайжугларны алып. Окон буеннан китәм. Кайсы якка, кайсы батыр кул астына—анысын күз күрер
Кырт борылды да. көмеш йөгертелгән кылыч кынын ишек катында торган чиләк-табакларга бәрә-бәрә Тайчу чыгып китте. Ясүгәй тирмә идәненә ябылган барс тиресе өстенә чүгәләде. Тоныкланып калган карашын Айлы бикәгә төбәде. Кабер тынлыгы урнашкан тирмә эчендә бер сүз дә алышмыйча озак утырдылар. Айлы бикәнен түземлеге бетте, күрәсен, йөзен җин очы белән каплады да. чыбылдык артына кереп югалды. Аягындагы күноекларын салып бераздан Ясүгәй дә кыз янына узды. Айлы бикә тешләде. тырнашты, баһадирны үзенә якын да китермәде Тырналган эзләрмен берсеннән муенына кан саркып чыгуын үзе дә тойды, Ясүгәй шуны капылт сыпырды да. кызыл төскә баткан уч төбен Айлы бикәнен күз алдына сузды.
—Ошбу канны оныта күрмә, кызыкай. шунын илә ант эчәм - Ясүгәй уч төбен ялап алды.—Үзен ихтыяр итмичә торып, моннан ары мин сина кул сузмыйм. Мәгәр беләм син яныма үзен киләчәксең Шуңа чаклы сина кырнак урыны'
Баһадир бик тәкәббер кыяфәттә чыгып китте Әмма түзә алмады, икенче танда ук гаепле йөз белән килеп керде. Шул кичтә Ясүгәй анын каршына сусар тиресеннән тегелгән тун кертеп салды, ак энже бөртеклә реннән тезелгән сәйләнне муенына такты. Тик Айлы бикә барыбер күңел капкаларын ачып елмаймады Көн артыннан көн үтә башлады Ясүгәй бер генә иртә һәм кичне дә калдырмыйча кереп Айлы бикә янында утыра торган булды Тоткын кыз үзенен халәтенә ияләшә башлаган иде. күрәсен. бер танда баһадир керми калгач, кич белән ул аны елмаеп каршылады Ясүгәйнен күнеле алданды Кайнар мәхәббәткә өмет итеп ул кызның муенына иреннәрен тидерде. Ләкин Айлы бикә тагын шундук керпе шикелле бөгәрләнеп яп ы, усал тырнап алды.
Ә беркөнне баһадир кара көеп йөри башлады Анын авызыннан бер сүз дә чыкмый иде. Айлы бикә кырнак хатыннар сөйләшүен ишетеп кенә белде. Тайжут кабиләсе юкка чыккан, теге көнне Тайчу юкка гына янамаган икән Дөрес булса, тайжутлар магул белән татар катнаш наймам
кабиләсе яшәгән Шәрәборын тауларына, Кукы-Ката үзәнлегенә таба киткәннәр, ди. Берәр атна узгач Ясүгәй, алар артыннан биш мен кешелек чирү юллап кына, качакларны кабат балдак Дала үзәнлегенә кайтара алды. Ләкин тайҗутларда ниндидер яшерен дошманлык хисе яшәп калды бугай, шуннан сон Ясүгәй баһадир оештырган бәйге-орышларда алар бөтенләй катнашмый башладылар..
Айлы бикәнең кырнак хәленә төшүенә ике ай тулганда кыятлыларга тагын да хәтәррәк хәбәр килеп төште. Далай, Буир күлләре буеннан кубып Онон елгасына таба кара татар чирүе килә, сәрдәрләре Тимержан бәк икән. Сәбәбен ачыклап маташу артык мәшәкать иде. Ясүгәй баһадир шул көнне үк нирун, тайжут кабиләләрен чакырып чапкыннар юллады. Ин беренче булып Балдак Далага нируннар башлыгы Ярми килеп җитте. Ул үз кабиләсенең барча ирләрен күтәреп кенә калмаган, ярдәмгә әле магул-татар катнаш гирәй ыруы сугышчыларын да дәшкән икән. Бер үзе дүрт меңнән артык жайдакны жыеп килгән Ярми бәкне Ясүгәй, әлбәттә, кочаклап каршылады.
Кул астында ун меннән артык җайдак туплануга Ясүгәй баһадир Алатауга таба кузгалды. Ике дәһшәтле көч Соры-Айгыр үзәнендә очрашты. Ясүгәй үз җайдакларының күбесен, тозак чирүе итеп чытырманлык артына яшереп куйган иде. Татарлар аңа орыш осталыгын күрсәтергә ирек бирмәделәр. Магулларга җитәргә ике ук очарлык ара калуга ук, тыгыз сафлар эченнән, айгырын уйнаклатып, алга Тимержан бәк чыкты.
—Ата-баба йоласы буенча орышны батырлар башлаячак,—Бәкнең усал, калын тавышы Алатау кыяларына бәрелеп магулларга дәһшәт бөркеде.—Үзенә кырнак илә җарияләрне дә чын ирләрчә итеп таба белми торган угъры батырыгызны чыгарыгыз. Мин ул куркак тәкәне үзем менә шушында, бар чирүе каршында тотып печәм.
Бәкнен сүзләренә татарларның мәсхәрәле көлүе янгырап кушылды. Ясүгәйнен тәкате корыды, ул Уттоякнын касыгына типте. Чаптар сискәнүдән әүвәл арткы аякларына күтәрелеп кешнәде, аннары ук шикелле сузылып алга томырылды.
Тимержан бәк кулына озын, саллы сөңге тоткан иде. Ясүгәй дә сөнгесен алга сузды, гәүдәсен үгез тиреләреннән сумала белән катырып салган җинел калкан артына яшерде.
Батырлар арасы мизгел саен кими башлады. Ясүгәй инде Тимержан бәкнен бәллүләгән саен җилдә җилфердәгән озын, чал мыекларын да, кысылган керфекләре арасыннан төбәлгән ярсулы карашын да аермачык итеп күрә иде Манганга-мангай килергә исәпләп Ясүгәй Уттоякнын йөгәнен усал тартты—чаптар тыңламады. Бер-берсеннән нәкъ сөңге озынлыгындагы ара калдырып батырлар узып киттеләр. Шулай да бер мизгелдә Тимержан бәкнен сөнге очы Ясүгәйнен калканын бәреп узды һәм шул жиңел сугу да магул баһадирын ияреннән алып ташлый язды «Гайрәтле дә сон син, Кыя батыр».—дип уйлап алды Ясүгәй һәм ике-өч дилбегә озынлыгы ара узуга атын кире борды.
Батырлар янә бер-берсенен каршына ашыктылар. Ясүгәй түгәрәк калканын күкрәгенә кысты. Атлар бу юлы читкә тайпылмады. Менә Тимержан бәкнен йөзе якынайды. Ясүгәй анын җыерчыклар баскан яңакларын да шәйләде, мәсхәрә белән тулы карашын да күрде. Аһ, нигә ул татар бәге йөзеннән күз алмады икән9! Нәкъ шул мизгелдә бәкнен юан саплы озын сөнгесе Ясүгәйнен калканын ярып узды. Тимер көбәне сытып, күкрәгенә кадалган очлы сөнге магул баһадирын ияреннән әйләндереп атты. Ясүгәй күз алдында жиһан сүнде...
Үзәнлектәге тынлыкны сискәндереп татарларның тантаналы тавышы яңгырады. Тимержан бәк тә сөнгесен болгый-болгый тантана итә иде Ул бераздан гына дошманына таба күз ташлады Ясүгәй бер аягы белән өзәнгегә эләгеп калган һәм Уттояк анын гәүдәсен магул чирүе ягына тартып бара иде. Тимержан бәк Ясүгәйне инде мәеткә санап урыннан
кузгалмый да торды Әмма ул ялгышты. Магул баһадиры анын жуйган һәм яраланган гына иде
Өч көннән сон. ниһаять. Ясүгәй күзләрен ачты һәм үзенен Балдак Даладагы тирмә эчендә ятуын аклады. Анын күкрәге чәнчеп- чәнчеп яна, күз алдында да яшелле-кызыллы утлар уйный иле Шулай да ул үз янына тезләнгән Айлы бикәнен шәүләсен бик тиз шәйләп алды, анын тыелып кына үксегән тавышын да аермачык ишетте Ясүгәй кулын әкрен генә кыймылдатып кызнын тегтәренә кагылды, кибеп ябышкан иреннәре аша ике-өч сүз генә сытып чыгара алды
—Әйт-тем бит. әйт-тем. Менә, үзен килден
Айлы бикә анын тавышын ишетеп әүвәл гаҗәпләнде. аннары тагын да ярсыбрак елый-елый Сүгәйнен башын кочып алды, баһадирның күзләрен, янагын. иреннәрен шашып-шашып үбәргә тотынды Ясүгәйгә рәхәт, күкрәгендәге авырту да онытылган иде
Айлы бикә тиздән тынычланды Ул Ясүгәйгә карап кин елмайды, аннары оялудан йөзен түбән иде Ясүгәй анын кулын үзенен учына кысып, кызнын ал йөзеннән карашын аера алмыйча ятты Ләкин иңнәренә баскан ил кайгысы үзенекен итте, бераздан ул шөбһәләнеп сорарга мәжбүр булды.
—Орыш ничек беткән, сөйлә мина
Айлы бикә карашын читкә яшерде
— Бер як та жинә алмаган Мәгәр Тимержан бәк юрамал гына чигенгән атлы булган да. тозак чирүе илә өч йөзгә якын тайжутлыларны әсирлеккә алган —Айлы бикә тын дәшми торгач, өстәде —Дәритай энен илә Ярми бәк тә яраланып кайтты
Ясүгәй тешләрен яман шыгырдатты, бик озак дәшми ятты Ахырда түзмәде, сорап куйды
—Син Тимержан баһалирнын монда килүен көткән иленме’’ Дөресен әйт.
Мин яу булуын бөтенләй лә теләмәгән илем Чилу бәйнен инде күптән мина кирәге калмады Шулай булгач, магул илә татарларның үзара орышуыннан бер як та отмый Җитмәсә, кырнак бер кыз өчен
-Син кырпагым түгел'
—Ә кемен сон?
—Беренче көнне үк әйткән илем Мин сине үземә хатынлыкка алам.
Айлы бикә янә Ясүгәйнен йөзенә иелде Бу төнне алар тәүге тапкыр бергә үткәрделәр
Ясүгәй ике атна дигәндә аягына басты Шул көнне үк туй итә башладылар Магул ыруында орыштан яраланып кайтучылар байтак, өстәвенә Дәритай белән Ярми бәкнен дә хәлләре әле һаман яхшырмаган иде. Ясүгәй ерактагы кабиләләргә чапкыннар җибәр.» алмады Шуна күрә көрәштә дә. ат чабышында ла нигездә нирунлылар белән кыятлылар гына катнашты
Туй ыгы зыгысы узгач, Ясүгәй тынычланган кебек булды, үзалдына елмаеп Пәри башлады’ Әмма берәр айдан Дәритай ла савыкты һәм Ясүгәй белән алар арасында яман талаш купты Дәритай кара татарлардан үч алырга чакыра, баһадирдан кабат чирү туплавын таләп итә иле Ясүгәй теше-тырнагы белән каршы торгач. Дәритай нирунлылар янына качып китте Анда инде Ярми бәк тә аягына күтәрел тән икән Икәүләп алар янә яртылаш кардәш тиеш гирәй ыруынын олугбәте Түгән янына ярдәм сорап барганнар Түгән бәк аларга ике мен чамасы нәүкәр биреп җибәргән Илен.» кайткач. Ярми бәк тагын оч мен тирәсе нирунлыларны ияргә күтәргән.
Әлеге хәбәрләр килеп ирешкәндә Ясүгәй инде берни кыла алмый нирунлылар белән гирәйлсләр Далай күленә карап юлга чыккан иде Кыш кереп килү сәбәпле бернинди саклык чарасы да күрмәгәннәр Ярми бәк белән Дәритай чирүе Аргын елгасы буйлап кара гагарларнын
төрбән кабиләсен талап узган. Бер ай буе шунда котырынганнан соң, магуллар әллә никадәрле ганимәт туплап һәм тоткыннар җыеп кайту ягына таба борылганнар. Тимержан бәк ашыгыч рәвештә чирү туплап, угьры магулларны куа чыккан, ләкин кар-буранлы юлда аларның эзен югалткан Магуллар шулай бернинди зыян да күрмичә кайтып житкән.
Ясүгәй баһадир ике-өч ай буена әнә шундый үкенечле һәм шөбһәле хәбәрләр көтеп яшәде, ябыкты, суырылды. Магуллар тантанасының тик вакытлы гына булуын, яз җитүгә кара татарлар белән яңа орыш көтәргә кирәклеген ул алдан ук белеп тора иде.
Тәнренен мәрхәмәте, әле ярый анын күңелен юатырга Айлы бикәсе бар. Ул ягымлы сүзләрен дә, кайнар кочагын да кызганмый. Өстәвенә соңгы бер ай эчендә шактый түгәрәкләнә башлады, Ясүгәйгә бер угыл табарга вәгъдә итә.
5
әвеф һәм сөенеч көтә-көтә кыш та үтеп китте. Яз көне, алдан беренче булып, кара хәбәр килде:
— Керулен елгасы буйлап Балдак Далага таба кара болыт булып татар чирүе килә. Тимержан бәкнең нирун илә гирәйлеләрне кырып бетермичә торып кире борылырга исәбе юк икән.
Айлы бикәне Чилу бәй кулыннан урлаганга тугыз ай тулып килә, ул инде тулгак тотудан җәфалана иде.
— Нигә инде һаман кан коясыз? Минем туганнарым илә, зинһар, орышсыз-кансыз итеп килешә күр?—дип һәм Ясүгәйгә кылычын кыныннан чыгармаска ялварып, Айлы бикә нык өзгәләнде, ярсып үкседе.
Әмма баһадир кешенең башка чарасы юк, аңа үз кул астындагы кабиләләр иминлеген сакларга кирәк. Кыятгагы, нирун, тайжут кабиләләрендәге барча ирләр ияргә менде. Сигез меңгә якын жайдак белән ал арга гирәй бәге Түтән дә килеп кушылды. Сәрдәр итеп Ясүгәй баһадирны сайладылар. Анын кул астындагы жайдак саны ике төмәнгә тулды. Әмма магул кабиләләренең берсе дә яуга атлыгып тормый, нирун белән гирәйлеләр исә үзләренен кыш башындагы походларыннан бик канәгать, аларга да хәзер корбан бирү урынсыз шикелле тоела иде.
Тимержан бәкне Ясүгәй үз чирүен Каратау буена тезеп каршылады. Татарлар сан ягыннан азрак, әмма аларда көбә, очлым һәм кораллар күпкә шәбрәк иде.
Чирүдән аерылып, Ясүгәй алга чыгып басты. Мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып оран салды.
—Юкка кан коюдан бер як та отмый. Корбан урынына кәләш алышып яшәсә, кара татар да, магул да отар гына иде. Шул мәсләктән алышны батырларның орышыннан башлыйк. Жинелгән батыр ягы кыныннан кылычын чыгармыйча кире борылмасмы? Минем сиңа әҗәтем бар сыман, әйдә, чык, Тимержан бәк.
Алмачуар төстәге биек айгыр иләмсез пәһлеванны чирүләр уртасына алып чыкты Чигә һәм сакалындагы төкләр чалара башласа да, Тимержан бәкнен нарат кабыгы сыман яргаланган дәү куллары уйнаклап кына тора иде әле. Бүген ул озын сөңгесен читкә ташлады, тимер үзәнлеккә томырды, кулын кылыч сабына салды. Ике баһадир бер-берсенә текәлеп хәрәкәтсез калдылар.
Ниһаять, аргамаклар алга ыргылды һәм җайдакларны бер-берсенә каршы алып китте. Аралар якынайды. Тимержан бәк авыр гөрзиен иңбашына алды, ияреннән беркадәр күтәрелә төште. Менә батырларның күз карашлары очрашты, Ясүгәйнең тыныч йөзен күреп, Тимержан бәк ирен читләре белән генә мәсхәрәле төстә елмайгандай итте. Тимержан бәккә калса, менә ул тагын ике дилбегә озынлыгы араны узачак һәм гөрзие белән сугып магул батырының башын, һичшиксез, көбәсе эченә
Х
чумдырачак иде Әмма ул сонгы мизгелдә генә Ясүгәйнен кулларында бернинди дә кора,! булмавын, магул батырынын нибары ат кылыннан үрелгән озын, нечкә бауны гына җилфердәтеп килүен күреп алды Бәкнен тәне эсселе-суыклы булып китте, авыр гөрзие инбашыннан төште Икенче мизгелдә инде кыл элмәк татар баһадирынын иңбашларын чорнап атгерде Бер дилбегә буе ара узуга Тимержан бәк ияреннән суырылып төште Утгояк пәһлеван гәүдәсен эреле-ваклы ташлар аунаган үзәнлек буенча сөйри башлады
Тыгыз саф булып тезелгән магул чирүе өстендә тантаналы җинү авазы купты, үзәнлек гүләде. Татарлар «аһ» иттеләр, йөзләренә курку шөбһә чыкты Магул батыры Ясүгәй Тимержан бәкне әсир итеп алса, татарлар өчен бу, һичшиксез, мәнге юылмаслык кара хурлык иде
Әмма шул минутта һичкем көтмәгән коточкыч бәла туды Тимержан бәкнен гәүдәсе эреле-ваклы түмгәкләргә бәрелә-сугыла сөйрәлә ә Ясүгәй баһадир айын ягына әйләнеп тә карамыйча гына бара иле Менә Утгояк үз каршына очраган зур-зур ике ташны сикереп узды Озын кыл бау ташлар арасына шуышып төште Тимержан бәкнен атыптай гәүдәсе зур ташларга килеп төртелде Уттоякнын чабып баруы тик бер мизгелгә генә тукталгандай булды Нәкъ шул чакта кыл элмәк Тимержан бәкнен тимер көбә кигән инбашыннан ычкынды һәм муенын чорнап атлы Икенче мизгелдә инде татар баһадирынын кылычтай киселеп чыккан башы кылганнар арасына тәгәрәп китте
Үзәнлек әүвәл «аһ» дигән кызганыч аваз чыгарып иңрәде. аннары ике як чирү дә тораташтай калды. Уттоякнын кинәт кенә алга ыргылуын нан сискәнгән Ясүгәй дә артына борылды, тетрәнеп китте, йөзе агарынды Уттоякны ул шундук кирегә борды, эре ташлар янына җитәрәк ияреннән сикереп төште. Йөгереп барды да, Тимержан бәкнен башын кулларына алды. Әле анын йөзенә, әле татар чирүенә таба текәлеп, нишләргә лә белми газапланды. Аннан гына ул кисек башны Тимержан бәкнен гәүдәсе өстен ә илтеп куйды, үзе, эре ташлар янына чүгәләп, хәрәкәтсез калды
Бераздан сон татар чирүеннән дүрт-биш жайдак аерылып чыкты һәм ташлар янына юыртып килә башлалы Ясүгәйнен йөзендә кыл ла селкенмәде, чөнки анын өчен ин коточкыч бәла инде узган иде
Татарлар бәкләре янына килеп тезләнделәр, арадан кайсыдыр ынгырашып куйды Бик озак вакыт буена алар да дәшмәде, үзәнлек өстендә дә һаман кабер тынлыгы гына хөкем сөрде
Ин беренче булып, бәк гәүдәсе яныннан саргылт чәчле гәнгәр күзле ир-ат күтәрелде. Анын йөзендә ниндидер таныш чалымнар тоюдан Ясүгәй әсәренде «Минем Айлы бикәмнен әтисе Сәмыйк бәк түгелме сон бу?»—дигән уй зиһенен яндырып узды Әмма ана озаклап күзәтергә вакыт бирмәделәр Аякка баскан тагарлар арасыннан Тимержан бәк шикелле үк пәһлеван гәүдәлесе телгә килде
— Без китәбез, батыр, орыш булмаячак.
Ясүгәй эндәшмәде Татарлар Тимержан бәкнен гәүдәсен җирдән күтәрделәр Шулчак карсак буйлы, сирәк тешле ир-ат өстәп куйды:
— Мәгәр тагарлар ошбу хурлык өчен сине гафу кылмаячак. Ясүгәй Шуны оныта күрмә!
Ясүгәй үз-үзен белештермичә әүвәл кылычына ябышты, аннан гына акылына килде. Берничә минуттан сон тагарлар үзәнлектән чыгып югалды Ясүгәй дә үз чирүенә кире борылырга әмер бирле Орыш булмый ка мы бу һичшиксез олы җинү иде Магу.ллар гөрләштеләр, нидер сөйләнде 1әр Тик Ясүгәй генә кара көеп, үзалдына йомылып бара бирде
Җәйләүләрен») җитәргә бер фәрсах чамасы ара калганда Балда Дала ягыннан җан-фәрман чабып килгән ялгыз жайдак күренде Килә килешкә үк барча Онон ярын янгыратып сөрән салды
—Ясүгәй баһадир! Айлы бикә сәнә угыл тапты' Сәнен угылын бар' Чигәләренә кинәт кан йөгерүдән Ясүгәйнен күз аллары карангы ланып китте Туктаусыз рәвештә үзалдына «ниһаять, ниһаять» тип
кабатлады. Янда гына кемдер пышылдады:
—Галәбә килгән көнне угылын да туу бәк кыйммәтле фал инде ул, батыр. Магул сөлаләсенә нәкъ ошбу угылыннын дан вә шөһрәт китерүе ихтимал.
Инде дә түзә алмыйча, Ясүгәй баһадир Уттоякны алга куалады. Бераздан колакларында жил сызгыра башлады, жанын исә бер генә уй җылытты:
—Минем угылым бар! Минем угылым бар'
Балдак-Далада Утгояктан сикереп төшүгә үк ул тирмә эченә чумды. Айлы бикә чыбылдык артында ята, сабый бала анын кочагында иде. Килеп тезләнде дә, Ясүгәй әүвәл Айлы бикәнен күкрәгенә борынын төртте, аннары сабыйны кулларына алды. Сабыйнын йөзе, муены шәфәкъ төсле кызыл, тәне кайнар иде. Ясүгәй анын борынын, күкрәген, кулларын онытылып үбә башлады. Сабыйнын ун кулын кысып йомарлаган көе тотуын күргәч, ипләп кенә анын бармакларын ачты һәм сискәнеп китте. Сабыйнын уч төбендә эрбет чикләвеге зурлыгында булып укмашкан... кан төене җәйрәп ята иде.
Чыбылдык эчендә бер читтә кендекче карчык пышылдап телгә килде, әмма анын сүзләре Ясүгәйнең колакларын ярып ишетелде:
—Атасына бер дә охшамаган... Усал, кансыз батыр микәнни сон монысы, йә, Күк Тәңрем?!.
Тышта инде баһадирлары артыннан кайтып җиткән йөзәрләгән җайдакларның тояк тавышлары яңгырады. Сабыен тоткан көе Ясүгәй тирмә эченнән чыкты, аны кул очына алып югарыга күтәрде һәм тантаналы тавыш белән сугышчыларына мөрәҗәгать итте.
—Җиһанга менә минем дә угылым туды. Ул шөһрәтле Байшонкар сунарчы, Томавыл мәргән, Кабул хан вә Бәртән баһадир сөлаләсен дәвам итәчәк. Анын әтисе дә бүген орышта кара татарларның иң гайрәтле баһадиры Тимерҗан бәкне җиңде. Ошбу тинсез галәбә хөрмәтенә мин угылыма үзем җиңгән дошман атын куям. Моннан ары ул җиһанда Тимерҗан бәк атын йөртәчәк. Безнеңчә—Тимучин.
—Ти-му-чин, Ти-му-чин!—дип сөрән сала-сала магуллар яна туган батырны сәламләде. Шул көнне үк Балдак Далада сабый Тимучинга багышланган туй башланды.
Тарих дәрьясында бу һиҗри белән биш йөз дә илле, милади белән мен бер йөз дә илле бишенче елнын агышы иде. Магуллар кавемендә генә исәп гап-гади: әлеге хәл дунгыз елында булды, дип билгеләнде.
Бишенче бәйләм
1
ндрей кенәз Бөек Болгар илен юкка гына сагынып искә ала, андагы хәят инде байтак айлар буе һич тә сокланырлык хәлдә түгел иде. Анын әле сәерлеге дә шунда: Болгарда тау чишмәсе сыман гөрләп кенә барган ил тормышы нәкъ Андрей кенәз киткән елда капылт җимерелде.
Шактый соңарып һәм инде шуңа үкенгәндәй, карлы-бозлы яңгырлары белән котырынып килгән нәкъ шул көздә Бөек Болгар җиренә берьюлы ике тарафтан дошман ябырылды. Муром, Суздаль, Ростов кенәз- лекләреннән җыелып килеп, рус угрыларының әле Ука тамагындагы Калачыкны, әле үз эченә чирмеш, ар, әрҗә, мукшыларны алган Мәртүбә вилаятен талап китүләренә болгарлар инде күптән күнеккәннәр һәм тышкы чикләрне саклау өчен ялланган казакларны да, гадәттә, Ука, Сура елгалары тирәсенә туплап тота торганнар иде. Әмма ул көзне руслар үзләре «ушкуй» дип мыскыл итә торган юлбасарлар бөтенләй дә
А
көтелмәгән яктан—Чулман елгасы буенча—Корым-Чаллы. Тәмте вилаять- ләренә үтеп керде Колын кальгасына кадәрге җирләрне олау белән үтеп, соңыннан Чипса елгасы буенча каекларда төшкән яна юлбасарлар Галич. Ярослав калаларыннан җыелган угрылар булып чыкты Боларнын көч-куәте бөтенләй дә мәгълүм түгел иде Шәмгун хан аларга каршы, курсыбаен биреп һәм беркадәр гаскәр туплап. Ибраһим энекәшен юлларга мәжбүр булды Әмир Ибраһим Чулман яры буйлап көнбатышка таба кузгалуга атна-ун көн дә вакыт узмагандыр, ак күбеккә баткан чапкын пайтәхеткә яна хәбәр китереп ирештерде
—Олуг ханиям. бәла! Жаек дәрьясы аша мәмләкәткә карлукъ илә каныклылар чирүе һөҗүм кылды Сәрдәрләре Сәгыйт хан кулыннан качып котылган кабих Манук икән
Манук дигәннәре моннан утыз ел элгәре әтисе Әюп ханны, анын белән бергә унлап туганын болгарлар агулап үтергән чакта яугирләр кулыннан тик бер ялгызы качып котыла алган кыпчак бәге иде Шул бер исем һәммәсен дә аңлатканга күрә. Шәмгун хан бәйнә-бәйнә сорашып та тормады Манук—болгар чирүләренен көч-куәтен инде кат-кат татып киткән яубашы, анын әпен-төпен генә әзерләнгән, юк-бар гаскәр белән үч алырга килүе бөтенләй дә мөмкин түгел иде Яна чапкын килгәч, ул фараз кылулар тиз расланды Манук бәк, чыннан да. Болгар җиренә егерме меннән артык жайдак белән кергән булып чыкты
Вилаятьләрнен һәм түбә башы булып саналган эрерәк калаларның барчасына чапкын юллап, унбиш-егерме мен кешелек гаскәр туплаганчы ике атна чамасы вакыт үтеп китте Ул арада инде яна хәбәр килде*
— Манук чирүе Сакмар суын кичкән!
Шәмгун хан кайнанасынын энә очы кебек төртмәле карашыннан шүрләгән яшь килен җитезлеге белән кабалана башлады, каушап калды Зур яулар кузгалган чакта анын һичбер вакытта да тәхет ышыгында калганы юк иде Бу юлы да чирү башына төп сәрдәр булып үзе басачагын белдерде Шулай да соныннан. барыбер, гаскәрен ике төмән итеп төгәл бүлде Бер төмән башы итеп Сувар каласының бәге Бәрәҗне тәгаенләп куйды Икенче төмәнне үзенен улы Колын кулына бирде Сөзгәк тәкә сыман яуга атлыгып торган ярсу Хәмбәл. әлбәттә, инде, әтисенен кул астында иде Пайтәхетне, анын да әле аеруча тәхетен саклау өчен Биләр каласында нибары бер мен кешелек алай белән Әрбәт кенә торып калды.
Сакмар елгасына төбәп юнәлделәр Кар катыш янгырлы көзге юллар тиз барырга ирек бирмәде Көндезләрен дә ыстан булып туктап атларны ашатырга, азатларны учак, казан янында ял иттерер!ә туры килде Багучы итеп бер күчеш алга озатылган иравыл алае гына йокы күрми иде Салак елгасына җиткәндә багучылар китергән хәбәрләр болгарлар арасында таркаулык кына өстәде
—Манук үз чирүен урталайга бүлде. Бәгъзе кыйсем Тук суы буенча Этил эргәсенә таба бара Икенчесе Дим буйлатып шималь тарафына кит алды.
Шәмгун хан бу юлы да бик нык каушап калды Шул каушавы белән хаталанды да.
— Карьялардагы гөнаһсыз инсаннарны баскыннардан талаттырып булмый Безгә дә олуг чирүне икеләйгә бүлергә туры килер Кабих баскыннарга янә кушылырга имкян бирү муафыйк гамәл түгелдер
Шәмгун чан бу карарын үз янына менбашларны җыйгач игълан иткән иде Әлбәттә инде, хан сүзенә каршы килердәй батыр табылмады Ә күчмә киез чатырдан менбашлар чыгып киткәч. Шәмгун хан ү з карарын фәкать Колын углына гына җегсн-җеккә тезеп аңлаткандай итте
-Фараз кылуымча, угры Манук Дим буйлатып мәмләкәт үзәгенә һөҗүм итмәк булыр Астыртын морады мәнем яуда йөрүдән фәтва кылып, пайтәхетне яулап алудыр Шуна күрә мәнем үземә пайтәхеткә якын арада хәрәкәт кылу хәвефсезрәк булыр Мәгълүм гамәл ханнягә үз тәхетеннән ерак китми йөрү-муафыйграк адым. Мин хәл иттем Үзем
илә төмәнбашы Бәрәҗне ияртәм дә, мин угры Манукка пайтәхет юлын биклим. Ә син, угылым, үз төмәнен илә Этил буена ашык. Баскыннар Болгар калаларына зәүрәт китермәсен.
Әмир Колыннын зиһенен әрем сыман әче бер уй капылт яндырып узды. «Юкка гына мәмләкәт вә халаек кайгысын үз итмәк булып мона- фыикланасың, әткәй. Үтәли күреп торам бит: сәнен өчен ин-ин хәйран вә сәгадәт1—Биләр тәхете шул...»
Икенче таңда сабах намазын укып дога кылганнан соң ук, болгар чирүе ияр өстенә менде. Ике төмән дә, капма-каршы тезелеп, сөңгеләрен чөеп хушлаштылар. Шәмгун хан иярендә утырган килеш кенә әмир Колынны кочагына алды.
—Галәбәләр насыйп әйләсен сиңа угылым.
—Үзеңне саклый күр, ханиям.
Ирләр башкача бер сүз дә алышмады. Аргамаклар алга ыргылып берникадәр ара узганнан соң да, бер-берсенә караш ташлаучы җайдак табылмады. Яу юлында артка әйләнеп карау бик яман фал иде. Берсе— хан, икенчесе әмир тәхетен яулаган ата белән ул турында бу таңда алар мәңгелеккә хушлаштылар дип һичкем уйламады.
Ләкин тәкъдир болгарлар белән, сугым малын чалган чакта дога- бисмилланың ни икәнен дә белми торган явыз кассап2 сыман, аяусыз эш йөртте. Шәмгун хан да, әмир Колын да яу кырында нәкъ бер үк көндә баш салдылар. Шәмгун хан нык ялгышкан. Дим елгасы буйлап күтәрелгән карлуклар чирүе сафында Манук бәк юк, ул үз җанына якын Кыпчак Даласы аша Иделгә таба хәрәкәт итә иде. Әмма карлуклар да мәкер-хәйләгә оста булып чыкты. Бөгелмә-тау буенда шулар корган тозак чирүе тарафыннан тулгамага эләгеп, Шәмгун хан күз ачып йомганчы хассә-алаенын1 нәкъ яртысын югалтты. Инде ханга тотык булып төшү хәвефе дә яный башлаган иде. Шулвакытга ике менбаш белән бергә, карлуклар боҗрасын ярып, тулгама эченә Бәрәҗ бәк бәреп керде Хассә- алай газиләренә дәрт өстәлде, тантана авазлары үзәнлекне ярды. Ләкин кайсыдыр бер мизгелдә, билгесез дошман очырган сөяк канатлы ук Шәмгун ханның муенын яман тырнап узды. Моңа әлләни игътибар да итмичә, хан әле һаман дәү кылычы белән унлы-суллы килеп орышуын гына белә иде. Тик берзаманны анын хәле бетә башлады. Газиләр аны яу кырыннан читкә алып чыкты. Ят күзләрдән читтә корылган киез чатыр эченә салгач, хан озак сәгатьләргә түзә алмады. Дошман очырган ук агуланган иде, моны инде яраннарының һәммәсе дә анлап өлгерде. Ә Шәмгун хан киезләр өстендә боргаланып берникадәр вакыт тартышты да, офыкта шәфәкъ яктысы уйнаганда мәңгелеккә тынды. Баш сәрдәр булып калган Бәрәҗ бәкнең ысылдап дәшкән әмере усал яңгырады:
—Карлукларны тар-мар итми торып, хан вафаты турында игълан ясамау фарыз. Теленә нәхужа хатынҗәмәйләрне гафу кылмыйм. Андый- ларны шәхсән үзем кылычтан уздырачакмын!
Шәмгун хан җеназасы яткан киез тирмәне көчле сак астына куеп чирү каршына чыккач, Бәрәҗ бәкнең яңа әмере янгырал ишетелде:
—Дошман кулыннан тартып алынган ганимәтләрнең һәммәсе дә азатларның шәхсән малы булып саналачак. Хания илә сәрдәрләр үзләренә бер кыйсем дә ганимәт таләп итми. Асла шикләнмичә яуга ташланыгыз.
Бәрәҗ бәк ни сөйләвен нык чамалый иде. Болгарлар, чыннан да, карлуклар өстенә ярсу карчыгага охшап ыргылдылар...
Әмир Колын өчен дә сонгы сәгать көтмәгәндә генә килеп җитте. Манук бәк чирүен болгарлар Тук елгасы ярында ук куып тотты. Колын инде төмәнен унга-сулга җәеп, каныклыларны елга суына таба кысрыкла- макчы да иде. Манук үз гаскәренә ныклы ыстан корырлык җай калмавын
'Хәйран вә сәгадәт—яшәү һәм бәхет чыганагы. 2Кассап—ит чабучы.
’Хассә алай—шәхси гвардия, дружина.
чамалады бугай, сөңгесен югарыга чөеп, ул таш дивар шикелле тыгызланып баскан җайдаклары каршына атылып чыкты
—Мән монафыйк болгарлар тарафыннан инде әллә ничә кат мәсхәрә кичергән бәкмен. Яуда кизәк кылу —мәнем хокукымда. Шул мәсләктән чыгып, мән сезнен чирү башыгызны орышка чакырам. Куян йөрәкле әрвах түгел икән, мәнем каршыма чыксын
Манук бик тә сирәк кулланыла торган дала канунын барча азатларга ишетелерлек итеп, кычкырып игьланлады Әйе. Манук—әтисе Әюп ханны болгарлар агулап үгергән чакта исән-имин качып котылган бердәнбер бәк, хәзер инде кан үче таләп итсә дә. хәтта, шунысы да анын хокукында иде. Орышка чыга калса әмир Колыннын үзе башлап кылыч та күтәрә алмаячагын чамалаганга күрә болгарларның һәммәсе дә коточкыч шөбһәгә чумды. Үзәнлек өстен тынлык сарып алды, хәтта атларның йөгән селкетүе дә янылрап ишетелде
Шулчак, ин беренче булып, урыныннан Хәмбәл кузгалды. Әлбәттә, анын кем булуын Манук та чамалады. Тәнендә хан каны аккан бәк буларак Хәмбәлнен дә Манукка каршы орышка чыгарга хокукы бар иде Ләкин Хәмбәлие әмир Колыннын кырыс тавышы җиргә кадаклап куйган сыман итте
—Ата кешенен үз баласын әүвәл башлап кылыч астына куярга хокукы юк, угылым. Син артка чик Кизәк кылу Манук хозурында булса да, орышка чыгу минем өлешемә тигән көмештер
Колын чаптыры чирүләр арсындагы кин мәйданга чыкты. Сәрдарләр карчыгалар сыман бер-берсенә каршы ыргылды Чирүләр өстендә тәннәрне өшетә торган боздай тынлык туды Манук бәк сөнгесен еракка сузып алга ята төшкән, ә әмир Колын фәкать түгәрәк күн калкан артына ышыкланып кына оча иде.
Орыш язмышын гоманлау артык гамәл иде, ул тиз хәл ителде. Манук килә-килешкә үк Колынны ияреннән бәреп төшерде, икенче мизгелдә инде, чаптарын кырт борып, аякларына күтәрелә башлаган әмирне сөңге очына алды Муенын сөңге үтәли ерып чыккан Колын гәүдәсе җирдә аунап калды, ә Манук ике кулын күккә чөя-чөя тантана итә башлады.
—Тугры. Ибәк. Әюп хан!
Җиңүче бәк. шул рәвешчә кычкыра-кычкыра. инде күптән вафаг булган кыпчак ханнарының рухын чакыра, үз тантанасына аларнын ла шаһит булуын тели иде. Ләкин ни гаҗәп: кыпчак бәген теге дөньядан кайтырга *тиеш» булган ханнар рухы түгел, хәтта каныклылар да дәртләндереп кычкырмыйлар иле
Ә ул арада инде ачык мәйданга унбиш кадаклы гөрзиен иңбашына салган Хәмбәл атылып чыкты Тимер чөйләре чекрәеп торган гөрзие генә түгел, бәлки кара көйгән, нуры качкан, шөкатьсез кыяфәте белән дә куркыныч иде ул.
—Ошбу тарафка борыл, яу нәкәсе!2—дип. Хәмбәл иләмсез тавышы белән оран салды —Нахак ысул илә атам җанын кыйдың, мәгәр бик куанма Тамырыннан өзелгән кылган сымак мәмләкәтеннән куылган бәк булсаң ла, атам өчен мән синнән үч алам Мән синен Газраилен бүген Кизәк кылу хокукың узды инде Гадел орышка чык. тукал сөлтек*!
—Бәгьземез сөлтектер. анысын яу күрсәтер Мәгәр мәмләкәттән куылу бер бәктән дә ерак йөрми биз ул. Ан бул. селәгәй'
Манук үз-үзенә куәт өстәргә тырышып кычкырса да. тавышы тонык чыкты Ә Хәмбәл. учак тирәли йөгергәләп йөргән әрвах яки алыш 'Кизәк кылу—орышта беренче булып сугу чираты.
•’Яу нәкәсе —кешелсксситек. дошман
'Тукал мүкләк.
4Сөлтек карачкы
алдыннан тояклары белән жир чокыган гаярь үгез сыман үзен-үзе кыздыра, ярсыта башлады.
—Тукал! Сөлтек! Мәмләкәтеннән мәхрүм калган әрвах! Шуна күрә печелгән айгыр, нәселсез алаша бит син!
Беренче булып Манук үз чаптарының касыгына типте. Хәмбәл исә, имән кәүсәседәй таза кулы белән унбиш кадаклы гөрзиен югарыга чөйде дә, дошманына каршы ыргылды. Ара күз ачып йомганчы кими башлады, чирүләр өстенә янә тынлык инде. Һәммәсе дә котсыз кыяфәте белән өрәккә охшап килгән Хәмбәл пәһлеванга текәлделәр. Хәмбәлнең шул котсыз кыяфәте кыпчак бәгенең тәмам өнен алды. Җайдаклар бер- берсе янына җитәргә бер тотам ара калгач, Манук үз атын капылт читкә борды. Хәмбәлнен югары күтәргән тимер чөйле гөрзие буш һаваны гына ярып узды.
—Җебегән! Тукал! Куркак!—дип, Хәмбәл коточкыч ярсу белән үкерде һәм айгырын шундук кирегә таба борды.
Өне качкан Манук та бу мизгелдә мәйдан уртасында катып тора, ләкин аның инде болгар батыры белән кабат йөзгә-йөз килергә куәте юк иде. Хәмбәлнен янә үзенә таба томырылуын күргәч, кыпчак бәге каныклылар ягына элдертә башлады. Әмма тәкъдиреннән качып котыла алмады ул. Ике ук очышы ара узуга ук Хәмбәл аны дөянекедәй эре сөякле аргамагы белән куып җитте. Янә бер мизгелдән сон тимер чөйле гөрзи Манук очлымы өстенә барып төште. Ике як чирүдә дә һәммәсе «аһ» итте. Манукнын чаптары да чаба, гәүдәсе дә аумый, төз утыра, ләкин кыпчак бәгенең башы булырга тиеш урында... ап-ак умыртка сөяге генә тырпаеп тора иде.
2
әмгун хан вафатыннан соң ике тәүлек узгач, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн уртасында, Биләр капкасы каршында күбек белән катнаш ләмгә баткан чапкын пәйда булды.
— Мәмләкәткә олы кайгы инде. Күперне төшерегез. Мин—хан чапкыны,—дип. ул имән каланчалар өстендә торган тоткавылларга оран салды.
Тавышы өзек-өзек булып һәм гыжылдап чыкса да, тоткавыллар аның хуҗасын бик тиз танып алды. Болгар иленең һәм Биләр каласының баш сәете Давытның жигән1 энекәше, изге итеп искә алынучы Якуб Ногман оныгы, ә үзе шагыйрь буларак танылган Сөләйман әл-Сувари иде ул. Гәрчә үзе күбесенчә Сувар каласында яшәсә дә, шагыйрь Сөләйман Биләр, Болгарга да бик еш килеп йөри, чичәннәрнең бәйге-мәжлесләрендә гел катнаша, шуна күрә аны һәркем таный һәм үз итә иде...
—Ханнан чапкын килде,— дип шыгавыллар кереп эндәшүгә, Әрбәт йокысыннан куркып уянды. Әмир үз өстенә жылы җилән киеп өлгергәнче, бүлмәгә инде Сөйләйман килеп керде.
— Кара хәбәр китердем. Ир бул, олан.
Шагыйрьнең шушы сүзләре үк Әрбәтнең җанын-тәнен кызган энә кебек үтәли яндырып узды Әмма ул аксаклап булса да шагыйрьнең каршына килде. Сөләйманның күзләренә туры текәлеп бакты.
—Бәла казык башыннан түгел, безнең баштан йөри. Сөйлә, борадәр.
- Шәмгун атаң вафат. Алдан хәзерләнгән агулы уктан үлде. Кем угы булгандыр ул—тәгаенләү мөмкин гамәл түгел.
Әрбәт ияреннән сугып төшерелгән яралы җайдак сыман, авыр итеп ыңгырашып куйды. Сөләйман аның күзләренә керердәй булып текәлде Юк, әмир кыяфәтендә-йөзендә ясалмалык һич чагылмый иде. Шагыйрь үкенечле, хәвефле тавыш белән сүзен дәвам итте: 'Ж.и гән—туганнан туган, ягъни, бертуганның баласы.
Ш
—Шәмгун ханга ясин чыгучы булмады. Женазасын да үткәрә алмыймыз. Хан мәете Бәрәж бәк кулында
Әрбәтнен күзләре зур булып ачылды, бөтен тәне җилдәге пәрәвез ятьмәсе шикелле кинәт калтырый башлады. Шагыйрь чамалады, әмирне ярсу, нәфрәт уты шашкын учак булып эчтән талый иде
— Бәрәж бәк хан вафаты хакында азатларга җиткерүне тыйды Синен илә Колын-Хисам борадәрен эргәсенә чапкын юллаучыларга да үлем хәвефе яный. «Чапкын озаткан һәр соранны1 шәхсән үзем кылычтан уздырачакмын».—Бәрәж бәкнен менбашларга җиткергән әмере әнә шундый
Әрбәтнен тәне, яңаклары әле һаман жепшек кар астыннан бәреп чыккан язгы чишмә кебек тартыша, калтырана иле. Ул нибары бер сүз генә сытып чыгара алды.
—Ә син?
—Минем гомер бизмәннәргә салгысыз байлык түгел. Ул хакта сүз кузгатып торуы да артык.
Сөләйман көчле яңгырдан сон угырып калган җиһан сыман беркадәр тын торды. Аннары әмир йөзенә текәлеп, тагын да хәвефләнә төшкән тавышы белән дәште
—Мәмләкәт иясез калды Ул буралкы' хәлендә Менә бәла кайда Ә буралкы муенына тәүге булып кем бугалак сала, анын сыртына ла шул ук инсан сикереп атлана бит Бәрәж бәк ышбу шайтан коткысына бирелмәс дип, кем әйтә ала?
Әрбәтнен йөзенә ярсу төс өстәлде, ияк калтыравы ешайды
—Ни-и-ничек Б-б-бәрәж9 Ко-ко-колын бо-борадәрем вәли гаһед булырга тиешле бит,—дип, тотлыга-тотлыга, ләкин барыбер чиксез ачу белән эндәште ул.
—И-и-эх, Әрбәт оланкаем,—дип Сөләйман-шагыйрь башын чайкады да, үз итеп, әмирнең иңбашына кулын салды —Ханнар сөлаләсе сәер кавем шул ул, берүк гаеп итмә Теләсә кайсы инсан тәненә чыбык очы тиклем генә хания каны эләкте исә. андый бәндә иртәгә үк үзен хаклы вәли гаһед дип фараз кыла башлый Ә Бәрәж бәк моннан утыз кырык сәнә элгәре Болгар хакиме булып торган Сәгыйть хан оныгынын углы Ибраһим бәк, Колын-Хисам, Хәмбәл илә синен сымак ук Бәрәжнен дә мәмләкәт тәхетен үзенә дәгъваларга хокукы бар Бүген Болгар мәмләкәте өстендә кургаш болыт сыман өелеп торган бәла-казанын асылы шушы инде.
Болгар иленә янаган бәланең күләм-куәтен Әрбәт тә тулысынча күз алдына китереп өлгерле Яңакларындагы калтырану юкка чыкты, карашында ачу-нәфрәт авыр сагыш белән алышынды
—Хан тәхетен максат итеп куйса, Бәрәж очен бүгенге көн гайре кулай очрак. Ибраһим бәк тә, Колын борадәрем дә ерак төбәкләр тә яу кылып йөри Ә Бәрәж бәк Бөгелмә-тау эргәсендә, борын төбендә генә Кулы астында бер төмән чирүе дә бар. Ният итсә. Биләргә юл ачык Мең азатлы алай белән генә мин тәхетне саклап кала алмамдыр
Сөләйман-шагыйрь әмир Әрбәтне тынычландырмакчы булды
— Байчура бәк Ибраһим илә Колын-Хисам әмирләр эрг«н.енә дә елдам чапкын куды Ходай тәкъаирендәгене фара з кылуы читен I lly лай да, бәлки, йә Ибраһим бәк, йә Колын-Хисам пайтәхеткә алданрак кайтып өлгерер Мәгәр бәлки генә шул, бәлки генә
—Әшгар' остасы! Ә син нигә һәммә фикереңне дә әйтеп бетерми сең?—дип, Әрбәт капылт ярсып җикерде Ачулы күзләре кисәк кабынган утлы күмерне хәтерләтте —Ибраһим бәкнен дә. әмир Колынмын п пәйтәхеткә кайтып өлгерүен теләмисең бит син. теләмисен' Атарны
'Соран—төсен үзгәртүче җәнлек, хамелеон
’Буралкы-өйрәтелмәгән, бер тапкыр да иярләнмәгән ат
'Ә ш г а р ь —шигырь
тәхеткә утыртмас өчен түгел. Син шул тәхет аркасында болгар халкынын үзара бугазга-бугаз килгәнен, тоташ кан коюын теләмисен
Сөләйман бер сүз белән дә җавап кайтармады. Таш ватып арыган кеше кыяфәтендә Әрбәт йомшак келәм өстенә барып утырды, куллары сынган каз канатлары шикелле асылынып төште.
—Нә аяныч,—дип телгә килде Әрбәт, тик бераздан гына. Тавышы сүлпән һәм гаять моңсу иде.—Тәхет хакына дип болгар халкынын үзара суешуын мин дә теләмим шул. Юк, теләмим!
3
агын өч көннән сон, Биләрне Бәрәҗ бәкнең төмәне камап алды. Кала күперләре күтәрелгән, азатлар белән бергә һөнәре-субашлар да дивар өстенә менеп баскан иде. Бәрәҗ дистәләгән яу кичереп, тормышта байтак тәҗрибә туплаган бәк иде, дивар артындагы ур өстенә менеп калага күз ташлауга, һәммәсен ачыклады. Дивар белән ур арасындагы ерымнарга су җибәрелмәгән Кала эчендә төтен әсәре күренми, димәк, казаннар астына ут ягып су һәм сагыз кайнатучылар да юк. Дивар өстенә тезелгән ирләрнең дә бик азы гына көбә күлмәк белән тимер очлымнардан. Көлке, гаҗәп: диварга менгән һәм бүрек-бишмәггән торган ирләр арасында сөңге урынына очын учакта яндырып каралткан таяк кына тотып басканнары да байтак.
Бәрәҗ бәкнең шиге калмады: биләрлеләр кан коярга исәпләми иде. Шуны тагын бер кат сынарга ниятләгән сыман, Сувар бәге юрга атын ур өстендә уйнаклатып торды. Оста мәргән өчен һичбер кыенлык юк, дошман итсә, ул бәкне инде күптән сәрпи ук1 очына утырта ала иде. Ләкин дивар өстендә җәя күтәрүче азат күренмәде.
Бәрәҗ үз янына наибен дәшеп алды. Анын тавышына хакимнәр мәкаме өстәлеп өлгергән иде инде.
—Калага кер, фәрманымны җиткер. Ниндәен генә монафыйклык уйлап тапмасыннар, асла кабул кылмыйм. Шартым мәгълүм Чонтык Әрбәт капуларны ачсын, үзе пайтәхетне калдырып китсен. Мән Сәгыйть хан токымы. Ә Сәгыйть хан Әрбәт әмирнең атасы Шәмгунга ага булган хаким Шәригать буенча, тәхет миңа тиеш.
Ияр өстендә утырса да, наиб бик тырышып башын түбән иде Наиб йөгәнен тарткалый башлагач кына, Бәрәҗ йомшаграк аһән белән өстәде.
—Әмир Әрбәт буйсынчаклык кылса, асла онытмамын. Хания мәрхәмәтен күрмичә да калмас. Мәгәр инде...—Бәрәҗ тавышында янә корыч чыны чагылды.—... Хилаф гамәл кыла, минем юлыма киртә куя икән, ярлыкау көтмәсен. Чүгәр-чигенер әмәлем юктыр Мәркәзне җимереп юкка чыгару да, тоткавылларын кылычтан үткәрү дә мине туктатмас. Мәгәр инсаннарның каны коела икән, барча гөнаһасы Әрбәт өстенә ягылыр. Ул чонтыкны шул хакта кисәтергә дә онытма.
Бик озак көткәннән соң гына, күпер төшерелде һәм кин капка ачылды. Ләкин каладан салмак кына чыгып килүче кеше Әрбәт тә, Бәрәҗ бәк наибе дә түгел, ә илнең баш сәете Давыт карт иде. Ил өстенә килгән хәвеф, әйтерсең лә, аның иннәренә авыр йөк булып яткан. Сәетнең гәүдәсе җиргә сенгән шикелле чүгеп, кечерәеп калган Йөзе сабыйларын җуйган мескен ананыкы сыман борчулы һәм боек, карашыннан сагыш бөркелеп тора.
Бәрәҗ ияреннән төште, кулларын чапан итәгенә сыпыргалап куйды. Исәбе мөхтәрәм сәет белән ихлас күрешү иде. Әмма Давыт ана килеп җиткәнче үк туктап калды, ике кулын күкргенә кушырып, баш игәндәй итте.
'Сәрпи ук—тигез колаклы, еракка оча торган ук.
Т
—Әссәләмүгаләйкүм, дияр идем, мәгәр Мөхәммәт пәйгамбәрнең ошбу изге теләген ниятендә кер вә харам гамәл булмаган инсаннарга гына багышлыйлар Ә син үзенне жиһанга яраткан ананнан да газизрәк булырга тиешле мәмләкәтен өстенә шайман илә килден Анын инсаннарына—Аллаһы Тәгалә колларына үч вә кан илә яныйсын
Давыт кайчандыр Сувар каласында сәет булып торган дин башлыгы иде Әле шул чакта ук Давыт туры сүзле һәм тәкәббер булды, шуна күрә Бәрәж бәк белән икесе үзара тынышу белмәделәр. Шәмгун хан Давытны Биләргә баш сәет итеп чакыргач, Сувар бәге колын салган бия сыман жинел сулап калды. Ходай Тәгаләгә шөкерана кылып яшәде Ә хәзер язмышнын уйнавы яки сынавы түгел, дип әйтеп кара инде Менә бит «Тәкъдир» дигәннәре Бәрәж бәкне шул сәет белән янә очраштырды Анын әле ин аянычы да шул Бәрәж бәк мәмләкәтнең баш сәетен санга сукмыйча һич булдыра алмый һәм хәзер тешен кысып булса да түзәргә мәжбүр иде
—Мән бәгъзе инсанга да үч вә яу илә янамыйм, мөхтәрәм сәет хәзрәт,—дип, Бәрәж мөмкин кадәр тыныч күренергә тырышып жавап бирде —Мән фәкать үземә тиеш булган тәхеткә дәгъвамны гына белдерәм Сәгыйть хан сөласенен бәгъзе вәкиле буларак, мәнем ана дәхелем бар. дип саныйм. Син дә моны инкарь итмисендер9
—Юк, инкарь итмим, бәк. Мәгәр даулашып алган зиннәтнен бәрәкәте булмый бит анын, син шуны да онытма.
Сәет кулына тотып килгән сөян таягына таяныбрак басты Анын нияте Бәрәжне үгетләп, анык килешүгә ирешүдә иде
—Син, менә, үз мәнфәгатьләреңне генә алга сөрәсен. бәк. Хан тәхетен фаразлап күзләрен сукырайган. Шул ук вакытта олуг ул тәхеткә Ибраһим бәк тә, Колын илә Әрбәт әмирләр дә алагаем тулы хокуклы бит Ә син нишләп алар мәнфәгатен күз чалымына да китереп карамыйсын9
Бәрәж бәк тешләрен шыгырдатып, усал ысылдады
—Мән үз дәхелемне инде игълан кылдым Янә бер тапкыр кабатлыйк» Мән Сәгыйть хан сөлаләсенен өлкән вәкиле. Тәхет мина тиеш'
Сәет каш астыннан сөзеп текәлде.
—Хуп, шулай да булсын, ди. Ә нигә сон алайса төмән илә килден9 —Чонтык Әрбәтнен пайтәхетне үз ихтыяры илә ташлап китәсенә шикләнгәнгә күрә. Кылыч исә гайре тискәре билне дә урталаига өзә
—Ә Биләр халкы ул әмирне инде хан итеп игълан кылган булса9 —Кире чигенәсем юк. Андый мәлдә мина тәхетне көч илә яулау юлы гына кала.
—Хәзер инде уйла, бәк,—диде дә. сәет Давыт беркадәр тын торды — Хуп, син тәхеткә даулашып мендең дә, ди Ә мәмләкәтнең ерак почмакларында үз чирүләре илә шул мәмләкәт мәнфәгате бәрабәренә үк яу кылып йөргән Ибраһим бәк берлә әмир Катын да бар Иртәгә пайтәхет эргәсенә үз төмәннәре илә алар кайтып җитәр Әгәр алар да иртәгә тач синен шикелле үк адым кылса? Алар да хан тәхетен инде синнән көч илә дәгъвалый башласа? Андый хәвефле мәлдә син нишләрсен9
Бәрәж сүзендә нык торды.
—Сусаган ат инешкә борынын төрткәч, кире чигенү белмәс Мән шундый аттыр, сәет
Давыт инде дә түзә алмыйча, күңелендәге уен ачып салды
—Әллә Ибраһим илә Колын-Хисам кайтып җиткәнче түзәсеңме сон. бәк9 Ул чагында, бәлкем, йә үзегез килешә алыр идегез, йә барча вилаять бәкләре, вә тарханнар, вә сәетләр. пайтәхеткә тупланып, берегезне сайлап куяр иде Шулай гаделрәк булыр, башкаларда дәгъва калмас иде. әллә көтәсеңме?
—Көтмим, сәет. Юкка изаланма.
—Гөнаһсыз инсаннарнын каны агачак бит Нигә Аллаһы Тәгаләнең
'Шайман —сугыш кораллары яки киемнәре
колларын кызганмыйсын?
Бәрәж бәк инде күптән койрыгын кысла эләктергән төлке сыман кыбырсый башлаган иде. Сәетнең соңгы сүзләрен ишеткәч, ул йөзе белән читкә борылып басты.
—Хәер...—Давытның тавышы гаять тонык чыкты, сизелеп тора, сәетнең рухы инде сынган иде,—Чебен безләгәннән филләр өркәме дә, чебен кырылганга алар кайгырамы? Йә, Ходаем! Изге болгар халкын нигә мондый канлы мәхшәр җибәреп җәзалыйсын? Гөнаһымыз нилә?
Бәрәҗ бәк кулына камчы алды. Инде шикләнерлек урын юк, ул калага һөҗүм ясарга хәзерләнә иде.
—Яуга әмер бирмә,—дип эндәште аңа сәет, элеккечә үк, мәгарәдәге талгын чишмә чылтыравын хәтерләткән тонык тавыш белән —Биләрдә сиңа каршылык кылучы булмаячак. Янап әйтүем түгел, мәгәр искәртү бик фарыздыр. Дау илә килгән хан өчен ошбу мәмләкәттә сөенүче инсан булмаячак. Андый мәмләкәт илә хакимлек кылу да ай-һай. читен булыр сиңа.
Шул кичтә үк яраннары, аумакай субашлары һәм ялагай сәүдәгәрләр Бәрәж бәкне хан тәхетенә күтәрде. Мәмләкәт туграсындагы канатлы ак барс канатлы аҗцаһа сурәте белән алышынды. Тагын шунысы гаҗәп: яңа хаким пәйда булган тәүге көндә үк Биләр каласының ярлы-ябагае ана «ат мөгезе кебек уяу колаклы хан» дигән кушамат-бәһа биреп тә өлгергән иде инде.
4
олгар илендәге аяныч һәм коточкыч мәхшәр пайтәхеткә Хәмбәл кайтып кергәч башланды. Әгәр сизгеррәк булса һәм зирәгрәк эш йөртсә, әлеге болганчык көннәрдә Хәмбәлнең, хәтта, хан тәхетенә күтәрелергә дә өмете бар иде. Чөнки Болгарлар ана, берьяктан, туган әтисен югалткан өчен ихлас күңелдән теләктәш булса, икенчедән, каныклыларның бер төмән чирүен пыран-заран китергән, ә үз гаскәрен тулысынча диярлек саклап кала белгән, ил өстенә тыныч тормыш, иминлек китерүе өчен нык соклана иде. Өстәвенә, Хәмбәлнен орышта Манукны юк итүе, шундый шәхси үрнәге белән үк болгарларны җинүле яуга рухландыра алуы турындагы хәбәрләр Бәрәҗ бәк ягына ауган төмән алайларына да кайтып иреште һәм әлеге чирүдәге байтак азатлар да батыр сәрдәр, гадел хан хакында хыяллана башлады. Мондый кулай тарафның һәркайсы да Хәмбәл тегермәненә инеш булып коела һәм теләсә, әгәр бик теләсә, аңа хан тәхетенә юлны ача ала иде. һич югы. ул бер төмән гаскәре белән пайтәхет диварлары буена кайтып тик кенә торса да, анын язмыш бизмәнен үз ягына аударырдай өмете бар иде.
Ни үкенеч, яугир егет мондый, ашъяулык өстенә тезеп куелган затлы сый шикелле ымсындыргыч, уңай якларның берсен дә шәйли, файдалана белмәде. Орышларда үзен—курку белмәс пәһлеван, яу кырында зирәк сәрдәр итеп танытса да, сәясәттә, мәгыйшәттә Хәмбәл имчәк баласы сыман сукыр булып чыкты. Аның каравы, мәкер белән тәхеткә үрмәләгән Бәрәҗ үзен тиңсез сәрдәр итеп тойган яшь әмирнең данга, яуга омтылучан гадәтеннән оста файдаланды.
Әле Хәмбәл юлда чагында ук аны Бәрәж юллаган ялагайлар белән үгетчеләр урап алды. Биләр каласында булып узган хәлләрне алар, әлбәттә, үзләре өчен отышлы балга-майга төреп бәян итә белде:
—Сиңа гамуҗә1 агаң тиеш булган чонтык Әрбәт тәхеттән үзе баш тарткан. Хәрәзем, Үргәнечләрдә гыйлем эстәп акыл шәрифләре кыегайган бугай. Давыт карт урынына Биләрдә олуг сәет булырга ниятли, үзенә шуннан гайре дәрәҗә фарыз түгел, дип әйткән, ди. Бәрәж бәк хан
'Гамужә—әтисе белән бетуган.
Б
67
булырга әүвәл дәгъва итмәгән. Пайтәхетнен биләре. имамнары анын эргәсенә килеп үтенгәч кенә ризалашкан. Бер төмән карлукъ чирүе Биләрнең борын төбенә килеп житкән чакта Бәрәж бәк нишләсен0 Ул— Сәгыить хан сөлаләсендәге ин күренекле бәк. шулай икән, мәрхүм Шәмгун ханны алыштырырга хәләл хокуклы бит..
Хәмбәл Бәрәж бәкнен хан тәхетендә пәйда булуына әлләни аптырамады. Бәрәж ач калырга теләмәгән, үзенә тиешле калҗаны эләктергән эт йә бүре кебек уяу булган икән, аны тагын нидә гаеплисен’ Хан сарае тирәсендә тәхет өчен көрәш гомер-гомергә бүреләр өерендәге бәйге- ызгышны хәтерләтә бит ул. Андый бәйгедә читне таларга дип теш ыржайтып йөргән, һәрчак уяу, өстәвенә әле үтә кансыз булган көрәшчеләр генә жинеп чыга ала.
Хәмбәл барыннан да бигрәк Әрбәт агасына карата жен ачулы иде. Ничек шулай бик жинел генә итеп тәхетне һәм Биләрне ташлап китә алган сон ул? Нигә шәһәрне бикләмәгән дә. ник яуга кермәгән'’ Ахыр чиктә, тәхет өчен яуда ул нигә диеп башын салмаган.’ Әллә, әллә карт-карт агайларның «адәм баласы күбрәк белгән саен тилеләнә», дигән сүзләрендә хаклык бармы? Әрбәт тә бит Хәрәзем. Үргәнечләргә барып укып йөрде Әллә ничә әжнәби1 телләрен белә. Коръәнне дә су урынына эчә. Ләкин аннан кемгә, ни файда сон? Ждһил- калып көн күр. әмма дошман сина каршы корал күтәрә икән, анын кулын сугып сындырырлык кына куәт-вәкарьлеккә ия бул инде син Бүрегә каршы бүре булмасан— яшәвен дә артык Ә Әрбәт. валлаһи, мүкләк, жебегән ул!
Хәмбәл юл буе Әрбәтне шулай сүгеп кайтты, һәммәсенә аны гаепләде. Юанырлык. дәртләнерлек кәефе юк иде Ул да түгел. Кернәк каласына җиткәндә Тәмте вилаятенен бәге Инсан, дүрт менгә якын җайдагын үзе белән алып. Таш-билбау тарафына аерылып китте Инде Биләргә кайтып җитәргә кул сузымы гына ара калгач. Актай елгасын кичеп чыккан чакта, пайтәхеттәге һөнәрчеләр идарәсе башлыгы Әбүбәкер Әхмәт углы белән Саксин каласынын тарханы Әтәк чирлегә сабыштылар Алар өчен яр буенда жинел тирмә кордырырга һәм -парны яраннары белән бергә шунда калдырырга гуры килде
Ә җинүче гаскәр Биләр каласына якынаеп килгәндә Бәрәж инде, шәхси алаен гына үзе белән алып. Хәмбәлне дивар тышына ук чыгып каршылады «Дошманнан саклану өчен ин отышлы ысул—үзен һөҗүм итү», дигән мәңгелек канун Бәрәж тарафыннан әнә шулай, бик оста рәвештә, тормышка ашырылды Яна хан тарафыннан әрсезлек кенә түгел, гаҗәеп тәвәккәллек тә иде бу адым Айкалуга илтә торган олы юл өстендә кулына Коръән күтәргән Бәрәжне. кайсы затлы чапан, кайсы зиннәтле тун готын тезелгән берничә бәкне, мәчет имамнарын, тарханнарны һәм шанлы сәүдәгәрләрне күргәч. Хәмбәлнен балан да соскыга охшаш дәү ияге ион бияләп сыман салынып ук төште
Хәмбәл. ин әүвәл. Бәрәжнен аны гап-гади киемнәр белән каршы алуына шаккатты. Хан гаҗы да. тәвис каурыйлары һәм якут ташлар белән бизәлгән затлы бүреге дә юк иде анын Яна хан үз өстенә көмеш жепләр белән генә чигел1ән алсу чапан кигән Башында ак чалма Аякларында болгари кара итекләр Бил каешында гадәти бер хәнҗәр
Хәмбәл гаҗәпләнүдән ханнын тирә-ягын, кала диварларын айкап чыкты. Бәрәжнен шәхси сакчылары арасында оста мәргәннәр шактый күп күренә, дивар өсте дә томавыллар ешлыгыннан сыгылып тора Ләкин ни гажәп—алар арасында жәя өстенә ук салган, яуга әзер торган бер ир- ат юк.
Хәмбәл .vie һаман ат өстендә килә иде күз кырые белән генә үзенең гаскәренә караш ташлап алды Алар сафында да һичнинди каударлану, хәвеф сизелми Сәрләр тарафыннан әмер-кисәтү булмаганга күрә.
Әжнәби - чит ил.
Ж a li и л — надан.
коралларының кайда икәнлеген дә онытып, кияү егетләре сыман пошынмыйча гына якынаялар.
Ике арада нибары утыз-кырык адым гына калгач, Хәмбәл чаптарын туктатты Ул да. Бәрәж дә сөзешкә чыккан тәкәләр шикелле бер-берсенен күзенә текәлделәр Хәмбәл зиһене аша йөз төрле уй яшен тизлеге белән чагылып узды Аны биредә нинди язмыш көтә? Әмир Колыннан калган Кашанны Бәрәж ана бирерме, әллә... әллә ул аны зинданга, анын да әле ин кәттәсенә—барслар ябылган базына ыргытырмы9 Зиндангадыр, дисәң, Бәрәж аны менә хәзер дә мәргәннәреннән, кавын шикелле итеп, теткәләтә ала. Ә нигә, нигә ана каршы ук күтәрүче юк? Бәрәж нәрсәгә өметләнә дә, ул ни әзерләгән?
Ахырда Хәмбәл ияреннән капылт сикереп төште һәм йөзенә бернинди хәвефләнү төсмере чыгармыйча Бәрәжгә каршы атлады. Ни кызганыч, ул үзенен шәхси ихтыяры белән тәбегә кереп баручы күсе хәленә калуын гына андый алмый иде. Ә үзе һаман адым саен: «Ас, кис, мәгәр мин синен алдында тезләнәчәк түгелмен, угры Бәрәж!»—дип, эченнән генә тәкърарлавын белде.
Яна хан аның тезләнүен һич тә көтми, гомумән, ул бүген нинди дә үпкә-бозылышу чыгудан яман шүрли иде.
—Әссәләмүгаләйкүм. Болгар мәмләкәтенә олуг галәбә вә имин хәят китергән шанлы батыр!—дип, Бәрәжнен олыгаеп, данлыклап сәламләгән беренче сүзләреннән үк Хәмбәл инбашларын, сынын турайтты. Бәрәж дә, урыныннан кузгалып, өч-дүрт адым алга чыгып басты һәм элеккечә, сәрдәрнен салпы ягына салам кыстыруын дәвам итте.
—Синен шәхси орышта качкын кыпчак пәһлеваны Манукны утын әрдәнәсе урынына чәрдәкләп ташлавын вә, янә дә килеп, баскын канык- лыларны Жаек дәрьясына тиклем куа-куа алагаем кырып бетерүен хакында ишетеп без биниһая сөендек. Ошбу шанлы галәбә вә тырышлыгын өчен болгар халкы сине мәңге онытмас. Сина ошбу халаекны — Бәрәж тир- якта тезелеп торучыларга таба кул изәде.—... киләчәктә дә үзеңнен яна галәбәләрен илә сөендерергә насыйп әйдәсә иде.
—Амин! Ярабби, Ходаем!—дип алдан өйрәтеп куйгандай, һәммәсе дә хан сүзен куәтләде.
Бәрәж янә бер-ике адым алга атлады һәм Хәмбәлнен күзенә төтен җибәрүен дәвам итте
—Син яуларда үзеңне маһир вә булдыклы сәрдәр итеп танытгын. Артабан да шул йөкне үз өстенә алсан, болгар халкы, мотлакан, сиңа рәхмәтләр генә укыр иде.
«Монысы нинди сүз тагын?»—дигәндәй, Хәмбәл керфекләрен кыса төшеп текәлде. Ә Бәрәж берникадәр вакыт буе юри көттереп торганнан сон гына, анын каравы һәркемгә дә ишетелерлек итеп көр, гаярь тавыш белән игълан итте.
—Мин сина биш мен газилык курсыбай тупларга вә анын баш сәрдәре булырга тәкъдим кылам, шанлы батыр Вә, янә дә килеп, мин сиңа олугбәк дәрәҗәсен бирәм. Син, артабан, минем фәрманымнан гайре дә, теләсә кайсы вилаять бәгенә әмер кыла аласың.
Янда гына кемнәрдер теше сызлаган шикелле яман ыңгырашты, кемнәрдер ашыга-кабалана. «Афәрин! Машалла!»—дип, соклангандай, хуплагандай итте Хәмбәл зиһенендә, әлбәттә, үз кайгысы иде.
«Иелгән башны кылыч кисми»,—дигән әйтемнәрен аңлый алмый идем. Ә, бәлки, гел хактыр ул? Менә бит, башны иеп килгәч, Бәрәж мине мәмләкәтнең баш сәрдәре итеп тәгаенләде. Җитмәсә, әле олугбәк тә итте. Ә әгәр дә Бәрәж урынына Әрбәт агам хан булып утырса? Мина андый дәрәжә эләгер идемени? Хакыйкатьнең күзенә карасаң. Әрбәтнен мине тәхет дәвамчысы итеп калдыруы гайре икеле хәл. Чөнки анын үз угыллары бар. Күпме генә хыяллансам да, мин хан тәхетенә менә алмый идем бит Шул ук жебегән Әрбәт агаемны да, анын угылларын да урап үтә алмый идем. Бәс, шулай икән, Бәрәж эргәсенә башны иеп килеп,
мин отканмын гына була түгелме сон? Бәлки, сәрдәр дәрәҗәсеннән хан тәхетенә юл күпкә якынрактыр9 »
Хәлбәл, башын иеп. алга атлады. Бәрәж аны кочагына алды Хәмбәл. иелеп, анын кулын үпте. Нәкъ шул минутта, мәнге ычкына алмаслык булып, бер-берсенен тозагына эләгүләрен алар анламады. Әлегә икесе дә үз дәрәжәләреннән бик канәгать, алар өчен дөнья гел түгәрәк иде.
5
л кичтә Хәмбәл үзенен кала бәкләре, аерым менбашлар белән бергә хан сараена кайтып, буза чөмерә башлауларын гына хәтерләп калды, аннан сон онытылды Икенче танда кургаш шикелле авырайган керфекләрен ачканда ул үзенен анадан тума чишенгән ике кыз уртасында ятуын шәйләп өлгерде Бу хәлгә ул әүвәл куркып калды Как шикелле кибеп, бер-берсенә ябышкан иреннәре аша көч-хәл белән генә сорау бирде
— Мин кайда? Монда кем китерде9
Ждрияләрнен күзләрен ут шикелле зәһәр сирпегәне. сагыз сыман кара чәчлесе Хәмбәлнен йонлач, кин күкрәге өстендә тал бөресе сыман йомшак, нәфис бармакларын уйнаклата-уйнаклата гына жавап кайтарды —Кәлисә' урамындагы тимерче Әр-Әслап йортында син. батыр Мәгәр сине ошбу эргәгә берәү дә аркан илә сөйрәп китермәде Киресенчә, шәрә жарияләрнен биюе илә хозурланмак булып, монда үзен килден.
Хәмбәл әле кашларын жыерып. әле чигәләрен уып кичәге көнне хәтерләргә тырышып карады. Юк, ул идән ярыгына төшеп югалган көмеш тәңкә сыман инде юкка чыккан. Хәмбәл аны исенә төшерерлек хәлдә түгел иде. Мона ачуы гына килде «Кәлисә урамы, кәлисә».—дип аптырап уйланды ул.—«Аһ. шайтан алгыры' Биләрлеләр аны гәп корганда Саклан урамы, дип йөртәләр бит Нәсаралар хозурына килеп кунак булган бәгъзе диндарларга да ошбу кяферләр сихерле шәраб эчерә, ә аннары, инде куна калгач, анын муенына тәре тага. имеш Ошбу мәсләктән килеп, урамнарының исеменә тиклем—Саклан Саклан'.»
Хәмбәл корт чаккан шикелле кабаланып муенын капшап карады Аллага шөкер, чылбырга охшаш әйбер очрамады. Анын каравы, ул бармаклар хужасынын тәнендә һичнинди дә кием булмавын тойды Хәмбәл уңайсызланып китте. Янындагы кызларга күз атты Берсе гәрәбәдәй сары чәчле, зәңгәр күзле, мул имчәкле иле Икенчесе тазалык, зур имчәкләр белән шапырырдай түгел, әмма тәне кайнар «һе, берсе маржа, ә карасы элгәре үзебезнең өммәттән булган, мәгәр соңрак нәсаралык кылган керәшен җариясе бугай боларнын» Кара чәчле, кайнар тәнлесе әле һаман Хәмбәлнен йонлач күкрәген бөгәрләнеп черем иткән песи баласы шикелле йомшак, нәфис куллары белән кытыклап ята иде (. әрдәр анын нәни кыңгырау зенләгән сыман назлы тавышын янә бер мәртәбә хәтерендә яңартты Аннары онытылды Тимер эш остасы Ярославнын өен калдырып чыккан чакта ул бик уңайсызлана, әмма андагы тойгылар, кызганычка каршы, салкын суга кереп тәүге чирканчык алган йөзүче халәтен генә хәтерләтә иде
Бөек Болгар иленә килгән мәхшәр санаулы көннәр эчендә канат җәйде Бәрәж хан бик җинел генә. Баш сәрдәр олугбәк дәрәҗәләрен биреп. Хәмбәлне кулга ияләштерү турында юкка гына хыялланган иде Батырга Шәмгун хан вафатыннан сон Биләрдә булып узган хәлләрнең асылын аңлатучылар күп табылды. Үз ялгышын тулысынча аклап алгергән Хәмбәл учактагы кисәү шикелле кара көеп чыкты Анын күңеле хәзер инде, умарта оясына ябылган корт күченә охшап, бетмәс үч һәм үкенечтән генә тора иде
'Кәлисә —чиркәү
У
Бәрәж хан белән Хәмбәл арасындагы астыртын тартыш әлләни озак дәвам итмәде. Гвардия-курсыбай сафына үзе белән Сувардан ук туплап килгән азатларны биреп, Бәрәж Хәмбәлне курчак сәрдәр хәленә калдырмакчы иде. Әмма Хәмбәл шундук азау тешен күрсәтте. Ул Жаек буеннан җиңү яулап кайткан төмән калдыгын таратмыйча тотты һәм нигездә кашанлылардан торган ике мен яугирне курсыбайга гази итеп куйды. Инде Бәрәж хан аны сәрдәрлектән читләштерү белән яный башлагач, Хәмбәл суварлыларнын да ике мен азатын курсыбайга алырга риза булды. Ләкин өч-дүрт күн үтүгә үк бер менбашнын гәүдәсен кала читендәге ерымнан табып алдылар. Икенче курсыбайны ташлап үзе качты. Ә суварлылар өлешендәге йөзбашларны алыштыру гына Хәмбәл өчен берни тормый иде. Тартышта шактый нык оттыра башлавын күреп, Бәрәж үзе тәгаенләгән биш мен газинен сонгы бер мененә янә суварлы- ларны ялламакчы булды. Тик ни гажәп: хан кадәр хан тәхетендә утырган Бәрәж өчен, аяз көнне уйнаган яшен сыман булып. Биләргә бер мен кешелек кыпчак чирүе килеп керде. Анын каршына Хәмбәл кыпчакларның данлыклы хакиме Шәрәф хан улы Сарычинны да китереп бастыргач, Бәрәжнен күзләре мангаена менде. Яна менне һәм анын башлыгын сәрдәр чакырган икән, бу, әлбәттә инде, Хәмбәл белән Сарычин бер ыстанда, дигән сүз иде. Бәрәжгә тешләрен кысып булса да ризалык бирергә туры килде.
Ә Күкрәге тулы үч йөртүче Хәмбәл нәкъ шуны гына көтеп торган кеше кебек эш итә башлады. Ул инде баш һөнәрче Әбүбәкер белән Саксин тарханы Әтәкнең Актай елгасы буенда ни сәбәпле авыруга сабышуын аңлап өлгергән иде. Сарычин килүгә бер ай да вакыт үтмәгәндер, Хәмбәл әмере буенча кыпчаклар Әбүбәкер йортындагы барча байлыкны талап алды, останын чуен, бакыр җиһазлар коюга көйләнгән мич һәм казаннарын җимереп бетерде. Ахырда Әбүбәкер оста Болгар каласына, Ибраһим бәк кул астына качып китәргә мәҗбүр булды.
Аннары Хәмбәл күбесенчә суварлылардан торган ике мен газине Саксин каласына юллады. Саксин нигездә кыпчаклардан торган шәһәр булып исәпләнә һәм әгәр газиләргә каланы җимерү-талау фәрманы җиткерелгән булса, бу эшкә Сарычиннын дәррәү каршы кубасын Хәмбәл, һичшиксез, бик чамалый иде Шуңа күрә сәрдәр газиләргә фәкать тархан йортын гына таларга рөхсәт бирде. Әтәккә шул да житте. Куркак тархан язмышын кат-кат сынап тормас өчен хатыны ягыннан үзенә бабай тиеш булган башкорт Инсан бәк янына чыгып качты. Хәмбәл һичнинди фәрман- рөхсәт көтеп тормады, Сарычинны Саксинга тархан итеп озатты. Соңыннан Бәрәжнен әлеге карарны фәрман итеп расламыйча чарасы калмады.
Хәмбәлне хәзер тотып тыешлы түгел, ул инде утар җимереп чыккан ярсу үгез рәвешенә кергән иде. Ул Саксинны ташлап качкан Әтәктән генә түгел, заманында үзенә хыянәт иткән Инсан бәктән дә яман үч алырга ният корды. Ул Сарычиннан соң менбаш булып калган анын энекәше Әтрәкне үзе белән алды. Ал арга кашанлылардан һәм суварлылардан берешәр мен гази өстәде. Шулар белән Хәмбәл Чирмешән, Дим елгаларын бик тиз кичеп үтсә дә, башкорт бәге шымчылары тарафыннан үз вакытында кисәтелгән иде, ахры. Нокыш елгасы буенда Инсан курсыбайны биш мең жайдаклы чирү туплап каршы алды. Орыш гадел башланып киткән булса, кем җиңеп чыгар иде икән?—анысын Ходай Тәгалә үзе генә белә. Ләкин Хәмбәл Инсан бәкнең чирүне икегә бүлеп, берсен кияве Әтәккә тапшыруын белгәч, дошман ыстанына шундук үгетчеләр куды.
—Әтәк тархан буйсыну күрсәтеп вә сәждә кылып башсәрдәрнен хозурына килсә, олугбәгемез аны Саксин каласына кайтарырга разый.
_ Шул коры вәгъдә дә җитә калды: үзенә тапшырылган алаилардагы менбашларны әсирлеккә алып һәм якыннарын ияртеп Әтәк тархан үзенен бабасын ташлап китте. Җитәкчесез калган җайдаклар оядан егылып төшкән кош балалары сыман ни кылырга белмәде. Ә Хәмбәл ул арада Инсан
бәк җитәкләгән чирү өстенә ташланды. Яртылаш кына калган ул чирүне, әлбәттә инде, Хәмбәл котырган үгез мөгезенә эләккән салам өеме сыман итеп бик гиз туздырып атты. Исән калган берничә йөз җайдагы белән Инсан далага качып котылды. Хәмбәл кияүгә чыгарга атгермәгән гөнаһсыз кыз белән тәүге төн уздырган карт бер ир-ат сыман тантана итәргә ашыкмады, Әтәкне кулга алырга боерды. Хыянәтче тархан үз хәлен тиз аңлады Ул да далага качты. Сонрак инде бөтенләй кыпчаклар ягына китеп барды. Аумакай һәм җебегән әлеге тархан турында халык телендә «Әтәк-сәтәк» дигән гыйбарә генә яшәп калды .
Хәмбәл котырына һәм тантана итә, әмма Бәрәҗ хан да йоклап ятмый иде. Төпченә һәм бер-бер артлы шаһитларны тотып газаплый торгач, ул Бөгелмә-тау ягыннан Биләргә, аннары Ибраһим бәк һәм Хәмбәл тарафына чапкыннар юллаучы кешенен Байчура булуын ачыклады. Билгеле ки, ханнын хыянәт юлына баскан бәкне гафу итәргә исәбе юк иде. Яңа сылтау белән Бәрәж Кернәк каласы бәген сарайга чакыртты. Әмма Байчура да төшеп калганнар кавеменнән түгел иде. Бәрәж хәйләсенең асылын ул бик тиз анлап алды, пайтәхет тарафына аяк та атламады.
Ул арада Биләргә Хәмбәл кайтып житте Саклан урамында янә буза эчеш, фәхеш башланды. Бик озак баш ваткач, Бәрәж хатын-кыз дигәндә башын жуя торган сәрдәр куллары белән утлы күмер сосарга мәкер корды. Үз янына чакырып, ин элек, ул Байчураның мен жарияга да алыштыргысыз, оҗмах фәрештәләредәй чибәр Сәмәрә атлы кызы булуы турында авыз суларын корыта-корыта, Хәмбәлнен эченә ут төшерде Ә аннары инде чабышкы ат халәтенә кергән сәрдәрне яна хатын алып кайтырга үгетләде. Ләкин Хәмбәлне Кернәккә озаткан чакта үзенә генә отышлы шартлар куярга да онытмады.
—Мәмләкәттә башсәрдәр берәү генә. Аның туен пайтәхеттә бәйрәм кылу фарыз. Ханияңне үпкәләтмим дисәң, Байчураны—пайтәхеткә чакыр Туегыз ханиянең хозурында үтсен..
Бер-ике атнадан сон ук Хәмбәл Сәмәрәне Биләргә алып кайтты Эре сөякле, озын буйлы булса да, ул төскә-биткә, чыннан да, чибәр иде Мөхтәрәм парның туен Ага-Базарда зур ярминкә узачак көнгә көйләделәр Хан ярминкәдән кергән барча салым-гамгаларны яшьләргә туй бүләге итеп кайтарырга вәгъдә бирде. Сүз дә юк. Хәмбәл аша туйга, әлбәттә инде, Байчура бәк үзе дә чакырылды. Ханнын берьюлы ике куян атарга җыенуын һичкем төшенмәде.
Сәрдәрне бик жайлы сындырып була торган бер сәбәп шул Хәмбәл өчен кандошманга әверелгән Инсан белән Байчура үзара кода бәкләр иде Байчураның юлга чыгуы хакында хәбәр алынуга ук Бәрәж хан менә шул сәбәпне эшкә җикте.
— Байчуранын җансакчылары Инсан иңдергән катилләрдән тора,- дип тәүге сүзләре белән үк Хәмбәлнен күнеленә шом салды ул —Инсан синнән үч алырга ант эчкән, аксакаллар аны хуплаган. Заманында болгарлар кыпчаклы Әюп ханнан үч алган сымак. Инсан бәк юллаган катилләр лә туй барышында синең башыңа җитәргә ният итә икән
Моннан утыз биш-кырык еллар чамасы элек болгарларнын Әюп ханны туйга ««акырып һәм шунда агу эчертеп үтерүләре хакында балачактан бирле ишетеп белә иде ул Бәрәж хан кисәтүеннән сон шул мәкерле хәлне хәтерендә яңартып, Хәмбәл акылын жуйды
—Кирәк икән, селтек Инсаннын ждсусларын гына түгел. Байчуранын үз башын да өздерәм мин!—дип котырып кычкырды ул.—Монафыйклыкка түзеп торасым юк!
Хәмбәл сүз белән генә янап калмады Шул сәгатьтә үк кала капкаларын саклаучы тоткавылларны курсыбай газиләре алыштырды Серләрнең аларга җиткергән соңгы әмере дә кансыз яңгырады
—Байчура җансакчыл арына рәхим-шәфкать күрсәткән сөлтекләрне үзем тотып асам!
Беркадәр вакыттан сон сарайга коточкыч хәбәр кайтып иреште
—Газиләр Кернәк гөруһын1 тулгамага алгач, Байчура үзенен жансак- чыларын яклап кылычына ябышкан. Курсыбайныкылар бәкне Айкапу эргәсендә кылыч илә чабып үтергәннәр
Шул кичтә үк каладан Байчура бәкнен кызы Сәмәрә чыгып качты. Ана кемнен ярдәм итүе бик тиз ачыкланды. Курсыбай сафындагы кыпчаклар менбашы Әтрәк тә шул ук кичтә юкка чыккан иде. Хәмбәл шушы бер көн эчендә булып узган коточкыч хәлләрдән сон, кайнар таш йоткан кеше сыман, әүвәл телсез калды, өенә кереп бикләнде, җиһанга чыгып күренмәс булды. Әмма бәгырен талаган үкенү ялкынына әлләни күп түзә алмады бугай. Саклан урамындагы тимерче Ярослав йортына күчеп, ул янә буза төтененә күмелде, фәхешлеккә чумды...
Иренең кансызлыгы белән бозыклыгы болай да гел берьялгызы диярлек көн күргән Осланбикәнен дә үзәгенә үтте Ул беркемнең дә күзенә күренмичә генә каладан чыгып качты, Идел аръягындагы Мәркәвеш авылына килеп, ерак кардәшләренә сыенды. Ерак-еракта. рус жиреңдә калган апасы Байгөлне һәм абыйларын сагынудан ул һәркөн саен якындагы биек тау башына менеп, туктала алмыйча, савылып-савылып елый торган булды Аның саргаеп кипкән жансыз гәүдәсен дә биек тау башыннан табып алдылар, гөнаһсыз һәм мескен хатынның рухын рәнжетмик дип, шунда ук җирләделәр. Күрше-тирә авыл хатыннары. Осланбикәне әүлиягә санап, озак еллар буе ялгыз кабер янына килеп йөрде. Ә соңыннан инде гөнаһсыз хатын күмелгән бу биек тау «Югары Ослан» булып халык теленә күчте...
Әлбәттә, мона кадәр әле дистәләгән еллар үтәсе бар иде. Ә әлегә.. әлегә мәкерле Бәрәж хан ишегалды тулы тавык өере арасында кукраеп йөрүче борнай әтәч кебек берьялгызы гына тантана итте. Ләкин анысы да озын-озак көннәргә сузылып китә алмады. Идел буендагы чапкыннар ханга уклау йоткандай катып калырлык хәбәр китерделәр:
—Һөнәрчеләр илә игенчеләр Сәмәрә бикәне, Кернәккә кайтуга ук, әтисе урынына кала бәге итеп сайлап куйган!
Бәрәж, авыр күсәк белән сугып мингерәтелгән үгез сыман, берничә минут буе хәрәкәтсез торды. Аннары тәрәзә пыялаларын зенгелдәтерлек чәрелдек тавыш белән кычкырып җибәрде.
—Ничек инде «әтисе урынына?» Үгез күрмичә гаурәте2 корыган шул сыерны кала бәге итеп куйганнармы? Минем(!) мәмләкәттә хатын- кыз бәк! Адәм тәганәсе! Мондый хәбәр чит-ят падишаһларга барып элгәште исә, оят, хурлык! Асам, кисәм, ул Кернәкне вәйран итеп бетерәм!
Бәрәжнең Хәмбәл колагына барып ирештерерлек һәм анын мин- минлеген уятырлык кадау сүзләре дә әзер иде инде.
—Елдам төстә башсәрдәрне айнытып китерегез. Үзләре итәк ачып торган кяфер җарияләренә җайдак булып атлану асла читен түгел. Утарына килеп кергән әнә теге Кернәк сыерына җайдак була белсен иде ул. Атан3 ләкабе илә шан аласы килмәсә, шул сыер Сәмәрәне бер иярләп кайтсын...
Бәрәжнен исемен ишетүдән үк саруы кайнаса да, Хәмбәл башын түбән иеп буйсынды. Ул үзе белән ике мең газилек гаскәр алды һәм Кернәккә төбәп юлга чыкты. Иделне кичтеләр, Зөя яры буйлап байтак төштеләр. Шул чагында багучылар хәбәр җиткерде
—Сәмәрә бикә Бәрәж ханның һәммә фәрманын да шундук белеп тора. Курсыбайнын каладагылардан үч алуыннан шүрләп, ул Кернәкне үзе ташлап киткән. Хәзер Әтилне кичкән дә, Жигүле-Ат тауларына менеп яшеренгән, ди. Кыпчак бәге Әтрәк тә анын эргәсендә. Ул Сәмәрәнең кулын бик сораган, мәгәр бикә риза булмаган, ди Бәрәж хан тарафыннан мәсхәрә вә золым күргән барча инсаннарны үз әләме астына 'Г өруһ—төркем. Та у рәт—оят жир. ’Атан—печелгән дөя.
чакыра икән. Әтрәк әләме эргәсенә инде өч мен ир тупланган Ихтилал күтәрергә жыенган шул чирүнен бер өлеше Жигүле-Ат тавыннан түбән- дәрәк. Этил дугасында, бүрәнә кирмән корган Ул кирмәнне Сәмәрә бикә исеме илә атаганнар да инде
Әлеге яңалыкларны ишетүгә. Хәмбәл башта, балтасын суга төшергән бичара төсле, пошаманга калды Әтрәк туплаган чирүне куып тарату анын өчен берни түгел, ләкин кара халыкка каршы кылыч күтәрүнен үзенә дан һәм шөһрәт китермәсен ул нык чамалый иде Аннары ул Әтрәк Саксин каласына Хәмбәл үзе тархан итеп куйган Сарычиннын да энесе бит әле. Хәмбәл Әтрәккә каршы яуга чыкса, аны яклап кыпчакларның күтәрелүе дә мөмкин Буралкыдай кыргый Сәмәрә бикәдән мүкләк Бәрәж үч алырга җыена дип кенә бер үк диндә булган кыпчаклар белән ике араны бозу муафыйк эшмени?.
Хәмбәл озак кына вакыт утырып уйланды да. ахырда биш йөз газилек алайга Кернәкне талап кайтырга әмер бирде Калган чирү белән үзе кирегә борылды һәм Кашанга юл тотты Кашан—туган ката, ләкин менә ничә айлар буе анда Хәмбәл һич кенә дә гафу итә атмаячак чонтык Әрбәт туенып ята иле. Ул—әтисенен бертуган энекәше, үтә якын кеше Әмма нәкъ менә анын җебегәнлеге, куркаклыгы аркасында гына Хәмбәл һичшиксез үзенә тиеш булган тәхеттән коры катлы Анын кебек сатлык аганы Хәмбәлнен мәнге-мәнге гафу итәсе юк!
Хәмбәл курсыбайны әнә шундый тоташ нәфрәт хисләре кичереп куалады. Ләкин ул сонарды. Хәмбәл имән капкаларны җимереп катага кергән чакта Әрбәт Кашаннан киткән иде инде Йөзеннән кан. күзеннән нур качкан сәрдәр дистәләгән кешене җәзалатты—Әрбәт качкан юлны белүче табылмады.
Алтынчы бәйләм
1
ндрейның күңелендәге уйлар буйга узган хатын имчәкләре шикелле тулып ташкай иле Атар аны юл буе эзәрлекләде, кенәз Суздальдагы сарайга кайткач та басылмады Әледән-әле янына Прокопий. Козьма ише яраннары кереп йөрсә лә. Андрей берни ишетми-күрми, әйтерсен лә, ул бу җиһаннан пыяла дивар артына кереп яшеренгән иде Тәүге көннәрдә ул әтисе тарафыннан, аны кире чакырып, чапкын артыннан чапкын килер, лип котте Юрий кенәз тәхет юуны дәвам итә иде. күрәсен, кала капкаларын усал шакучы кеше күренмәде Ә бер тайда инде Андрей, һичкемне кисәтмичә, аргамагы өстенә сикереп менде һәм йөгәнен елга буена алып чыгучы капка ягына тартты Токавыллар кенәзнен ялгыз һәм кисәтмичә-эндәшмичә йөри торган сәер гадәтенә күнегеп килә иле. капка эшермәләрен тавыш-тынсыз гына шудырдылар Андрей Каменка ярына килеп туктады да. тораташтай калды
Ул коенып, йөзәргә өйрәнеп үскән елга менә шушы инде Киңлеге ике-өч дилбегә озынлыгы булыр, ә тирәнлеге, каһәр генә төшсен, тирәнлеге бер тәртәдән артмый Мона ничек инде зур-зур каекларны яки җилкәнле корабларны кертү мөмкин булсын'’
Андрейның колагына шулчак ул Болгарга сәяхәт кылганда. Ага Базар янында, урыс сәүдәгәре мыскыллап кычкырган сүзләр кабат кайтып яңгырагандай булды:
•Суздаль бакалар йөзәрлек кенә сулы Каменка буенда утыра бит ул*. _
-Хак әйткәнсең илдәш Кораблар керердәй елга буена утырмаган 'Ихтилал-фетнә; азатлык, гаделлек эчен көраш.
А
өчен генә дә Суздаль урыс иленең яна башкаласы була алмый,—дип, үзе дә тоймастан, Андрей ерак-еракта калган сәүдәгәргә кычкырып җавап бирде—Кулайрак шәһәр эзләмичә чарабыз юк Башкаласын бер жирдә нигезләп, ярминкә-тантаналарны икенче төштә үткәреп, чит-ят кенәзләрне баетып булмас инде...
Шул көнне үк. ташчыларны һәм балта осталарын үзе белән алып, Андрей кенәз нәкъ илле ел элек бабасы—бөек Мономах нигезләгән Владимир каласына карап юлга чыкты. Анын нинди максат белән юнәлүен әле һаман һичкем аңламый, һөнәрчеләрне кузгатуына ишарәләп кенә «кенәз болгарлылар һөҗүменнән шүрли, шуңа күрә Владимирны ташкир- мән хәленә китермәкче бугай», дип томанлыйлар иде. Ә Андрей инде бер-ике атнадан соң ук барча бояр-сәүдәгәрләргә һәр авылдан ат-олаулар, шулар белән бергә ташчыларны, тимерчеләрне, мич чыгару һәм балта осталарын туплап китерергә әмер җиткерде. Фәрманда кисәтелгәнчә, аны үтәмәгән түрәләргә үлем куркынычы яный иде Шунлыктан җәй ахырында бөтен бер кенәзлек таяк тыгып болгатылган кырмыска оясына охшап калды. Владимир каласы әйләнәсендә таш диварлар белән бер үк вакытта төзелешкә куып китерелгән олаучылар, һөнәрчеләр кунып көн күрүче катлы-катлы чатырлар, җиргә казып ясалган өннәр пәйда булды. Йөзәр, менәр булып тупланган төзүчеләргә дә, атларга да ризык җитми иде Көзге янгырлар кубуга карамастан, Андрей Клязьма елгасы буендагы кин бер иңкүлектә зур ярминкә үткәреләчәге хакында кисәтеп дистәләгән якка чапкыннар куды. Ярминкә ул өмет иткәнчә үк мул булмады, шулай да җиде-сигез рус кенәзлегеннән байтак кына шанлы сәүдәгәрләр ашлык, тимер кораллар, көнкүреш җиһазлары төялгән олаулары белән килеп җитте Андрей өчен иң сөенечлесе шул: Ука тамагындагы Калачык кальгасыннан—болгарлар, Идел, Чипса елгаларының аръягыннан арлар, мукшылар да Владимир каласына килгән, димәк, яңа ярминкә турындагы хәбәр башка халыкларга да таралачак иде
Бер уйласаң, Владимир каласы әйләнәсендәге таш диварлар, яна кирмән әкиятләрдә генә була торган тизлек белән күтәрелә, ләкин Андрей шәһәр кыяфәтеннән әле һаман канәгать түгел иде. «Бу кала киләчәктә галиҗәнап мәркәз булачак бит. Мәгәр ерактан ук үзенә тарта, сокландыра торган мәһабәтлек, могҗизадай күренеш җитми ана»,—дип, бер танда кинәт яктырып уйланды ул. Төшендә Андрей үзенең янә Болгар каласына баруын күргән иде. Ә уянгач шәһри Болгарның Айкапуы күз алдына килде.
—Әйе, әйе, Владимирга да урыс холобын баш иеп керергә мәҗбүр итә, ә күрше кенәзләрнең өнен ала торган зур капкалар кирәк!—дип, Андрей инде кычкырып карар кылды. Шул көнне үк кенәз диварларның ике урынына берсе—алтын, икенчесе көмеш белән йөгертелгән һәм һәркайсы өстенә тәре, чан куелган гаҗәеп зур капкалар уярга әмер бирде.
Ә Кыш җиткәч, Андрей үзенең гаиләсен дә Владимирга күчереп куйды. Шул көннәрдә үк байтак кенәзләрне шаккатырып, урыс җиренә гайре кыргый хәбәр таралды.
—Суздаль кенәзлегенең үзәге Владимир каласына күчкән. Моннан ары Суздальда Андрей кенәз тәгаенләгән наиб-воевода гына утырачак икән.
Әйе, гәрчә җиһанда әле каласыз-биләмәсез калган өч энекәше, ике улы булса да, Андрей Суздальны һичкемгә бирмәде. Ул Андрей кыздырган тәүге коймак иде һәм, гаҗәпләнәсе юк, төерле һәм ачы да булып чыкты.
—Изяславка сигез яшь тулды. Андый чакта синен Ростислав атлы абыең Бөек Новгород каласына хуҗа булып торган. Аның турында Хозер- Ильяс килеп кайгыртмаган. Аны синен атан шунда илтеп утырткан. Кыргый кыпчак хатыныннан туган Ростиславка Новгород каласына хуҗа булырга яраган. Ә гыйлемле болгар хатыныннан яралган Изяславка хәерче
Суздаль биләмәсе дә харам байлыкмыни9—дип. ин беренче булып. ярсу әтәч сыман. Байгөл очып кунды.
— Мин урыс калаларын берләштереп. Болгар шикелле үк зур бер дәүләт төземәкче булам. Башка кенәзләр кебек инде мин дә калаларны үз балаларыма яки туганнарыма өләшә башласам, алар янә бер-берсенә каршы кылыч күтәрәчәк. Ходай каргаган бу урыс жирендә суеш-кырылыш мәнге бетмәячәк Ахыр чиктә, мин Изяславнын үз туганнары кулыннан һәлак булуын теләмим, анла шуны. Байгөл9'
Андрей әнә шул рәвешчә бик тынычлап кына анлатмакчы булды, хәтта, ялынып та карады Кызганыч ки. Байгөл тыңламады Анын үз кырыгы-кырык: Изяслав өчен ул Суздальны дәгъва итүен белде, әле көзге янгыр сыман бертуктамый елап, ате кызыл чүпрәк күргән күркә шикелле ярсып куркытмакчы булды Андрей бирешмәгәч, элекке гадәтенчә. Байгөл балалар бүлмәсенә бикләнеп көн күрә башлады Аны акылга утыртмакчы булып Андрей ике улын да Баигөлнен кочагыннан суырып алды, аларны монастырьдагы руханилар тәрбиясенә бирде Ирнен дә. хатыннын да чигенергә исәбе күренмәде, ике арадагы упкын кинәя генә барды. Ләкин Андрей инде бердәм дәүләт төзү уе белән учак сыман дөрләп кабынган һәм хәзер ана шуннан гайре барлык гамәлләр дә вак мәсьәлә, көчне юкка сарыф итү генә булып тоела иде «Күңелдәге хисләр каен тузы сыман янып бетте инде, ә аннан калган көлне актарудан бер мәгънә юк*.—дип нәтижә ясады Андрей. Гәүдәсенә бала-чага бишмәте ярамаган дәү пәһлеван кебек, ул инде башка төрле тормыш белән барыбер дә яши алмас иде. Байгөл белән ара бозылуга да ул кул гына селтәде, күңеле дирбияләрен салган ат шикелле иркенәеп калды
Владимир каласына күченгәннән бирле Андрейны Вышегород рухание кисәткән сүзләр эзәрлекләп йөрде.
—«Халыкларны көчле дин берләштерә Денсез дәүләтнең юлы жинелүгә. жимерелүгә таба бара. Шуна күрә һәр бөек эшеңне Ходай Тәгалә исеме белән башла »
Андрей Вышегородтан алып кайткан Изге Мария иконасын Владимир чиркәвенә илтеп куйды Үткәндә-сүткәндә лә чиркәү эченә кереп, гел-гел шуна гына табына торган булды Бер-ике дини бәйрәмне зурлап үткәреп карады Әмма бик тиз тоеп алды урыс кенәзлекләрен мондый юллар белән генә һич тә шаккатырып булмаячак иде Андрей бик озак баш ватты, мәгәр чарасын да тапты Тик бу юлы да ул үз максатын, йомырка салмас борын кытаклый башлаган юнсез тавык сыман, алдан белдермәде Я з башында анын фәрманын атып тирә-якка яна чапкыннар таралды.
— Елгалардан бозлар китүгә үк һәрбер авыл Клязьма буендагы Ак чокырлан Владимир каласы янына ин каты һәм ин затлы ташларны икешәр карыш озынлыгында кисеп китерергә тиеш Ким дигәндә утыз олау китермәгән авылны «кызыл әтәч» куну куркынычы көтә ~
Мондый янау урыс авылы өчен шыр-хәерче өстенә килгән бозлы янгыр кебек әлләни зур хәвеф булмаса да. бермәлне олау зар Владимир каласына таба тоташ ташкын сыман агыла башлады Андрей аларнын һәммәсен каладан янә унбиш-егермс чакрым ераккарак. Клязьма елгасы буйлап сузылган куна тактасыдай гажәеп тигез үзәнлеккә куды Ә анда инде күптән нигез, идән асты базлары өчен чокырлар әзерләнгән һәм йөзәрләгән ташчы көтеп тора иде Вышегород рухание бүләк иткән затлы иконаны баш өстенә күтәреп. Андрей шул чагында халык уртасына чыгып басты
-Халыкларны көчле дин берләштерә,— дип. үз сүзләрен әйткән шикелле, ropvp башлады ул —Урыс милләте өчен изге кояш —Иисус Христос булыр Шул бердәнбер кояш астына туплана ла белик, анын тугры коллары ла булыйк Сонгы елларда без Иисусыбызны оныттык, диниен кадере китте Шуна күрә урыс жирендә кырылыш, яу тукталмый Алга таба һәрбер адымыбызны Иисус-кояш исеме белән башлаганда
гына без ул очсыз-кырыйсыз кан коюларны, мөгаен, туктатырбыз. Менә ни максаттан мин шушы кин далада, зур кораблар керердәй тирән сулы Клязьма янәшәсендә, фәкать чиркәүләрдән генә торачак зур бер кальга төзетмәкче булдым. Мин әлеге кальганын исемен дә «Ходай Тәгаләне сөючеләр», дип куям. Бо-го-лю-бов!
Аннары Андрей кенәз һәрбер олаучыны затлы шәраб белән сыйлады. Икенче таңда ук ташчылар, төзүчеләр эшкә кереште. Бер ай дигәндә далада озын, калын дивар һәм шуның эчендә дистәләгән бина үсеп чыкты. Андрей икона күтәреп сөйләсә дә, халыкны алдады. Ул чиркәүләрдән тыш биредә үзе һәм сакчылары өчен дә зур сарайлар төзетә, ә соңыннан бу бистә, аның исәбенчә, һичбер дошман яулый алмаслык ташкирмәнгә әверелергә тиеш иде. Әйе, Андрей халыкның күзенә төтен җибәрә белде, ләкин үзе моңа төкереп тә бирмәде. Чөнки ана инде бер ай элек үк «Боголюб» дигән абруйлы намь тагылган һәм Андрей турындагы бу яна дан бөтен урыс кенәзлекләре буенча таралган да иде.
Андрейнын өметләре үзе көткәннән дә уңышлырак булып акланды. Шул елда ук Владимир янына күрше кенәзләр талавыннан, яу йөрүдән качып киткән йөзәрләгән, менәрләгән крестьяннар килә башлады. Ул да түгел, Ростов белән Муром кенәзләре дә Андрейнын алдына килеп тезләнде. Алар да инде күрше урыс кенәзләре белән кан коешудан, качкан крестьяннарны эзәрлекләүдән туйган һәм Андрейдан үз канаты астына алуын үтенә иде. Владимир кенәзенен шарты гаять кыска булды:
—Сезнең һәркайсыгыз фәкать миңа гына буйсынып яшәячәк. Икегезнең берегез баш калкыта икән, ул тыңлаусыз башны шундук кыеп төшерәм яки андый кенәз урынына воевода куям. Сез калаларны үз балаларыгызга мирас итү хокукыннан да мәхрүм ителәсез.
Андрей әрем сыман ачы хакыйкатьне турыдан-туры ярып сөйләмәде генә. Чынлыкта исә, Ростов белән Муром хакимнәре кенәзлектән наиб- воевода дәрәҗәсенә төшерелә иде. Әмма тегеләр Андрей куйган шартларга күнмичә булдыра алмадылар. Чөнки алар Мономах оныгы да, Юрий Долгорукий уллары да түгел һәм иртәме-соңмы, барыбер, кенәзлеклә- реннән колак кагасы бичаралар иде. Теләсә кайсы азгын кенәз һөҗүменнән соң башсыз калуга караганда алар көчәеп килүче һәм данга тиенгән Андрейга баш иеп яшәүне үзләренә кулай санадылар. Ә күңел күзе сукыр булмаган күршеләре Владимир кенәзенен көннән-көн көрәя баручы үгез хәленә килүен һәм аның башкалар көтмәгән бер минутта үз аранын җимереп читкә ыргыласын нык чамалап өлгергән иде инде.
2
аш дивар артына качкан йолкыш монах сыман япа-ялгыз көе яшәү житәр инде сиңа. Күзен төшәрдәй бер сылуны тап та, әйдә, өйләндерәм.
Андрей кенәз бер иртәдә әйткән шул сүзләр Козьма өчен корт чаккандай булды. Авыр йөк астында калган бер бичара сыман ул кызарып чыкты, күзләрен озын керфекләре каплап алды, теле көрмәкләнде.
—Ә... ә... ә... м-м-мин с-с-сина н-н-нинди х-х-хилаф эш эшләдем сон, ке-ке-кенәз?—дип көч-хәл белән генә сытып чыгарды ул —Синең өчен кирәкмәс кешегә әйләндемме әллә?
Андрей кычкырып көлде.
—Өйләнү дигәндә уттан курыккан кебек бәлтерәп төшкән мондый бәндәне тәүге тапкыр күрәм... Минем янга килүеңә дә алты-җиде ел үтте түгелме сон инде? Сиңа күптән хатын назын, ата бәхетен кичерергә вакыт. Синең ир-ат горурлыгын корымагандыр бит, мәлгунь? Әллә... әллә берәр бояр кызына күз атгын да, шуны миңа әйтергә кыймый йөрисенме? Курыкма, әйт кенә син. Бояр кызы икән, бояр кызы. Барыбер, өйләндерәм...
Козьма тәнен кызган тимер белән өткән сыман, тагын да куырылды,
Т
ДАЛА 77
бер генә дә жавап кайтармады. Ул үзен яман угрылыкта тотылган һәм качар юлы бикләнгән бер бичара карак халәтендә тойды, анын дәшмәве дә котылгысыз жәза көтүгә охшап кына калчы
Бөтен бәла шунда—Козьма байтак айлар буе кенәз хатыны Байголгә гашыйк һәм кайчандыр, жан атып. Андрей ягына күчкән пәһлеван хәзер үзен инде тулысыңча чарасыз бер әсир шикелле итеп тоя иде Канчан туды бу хәл. ничек шулай булды?—ул кадәресен. мөгаен. Козьма үзе анык кына аңлаталмас иде
Гәрчә Байгөл анын өчен олуг хужабикә булып саналса да. Козьма аны әүвәл. туган сенлеседәй итеп, якын күреп йөрде Байгөл чынында да аннан ике яшькә кечерәк, ә ялгызлыгы, ятимлеге өчен Козьма аны кызгана да иде. Байгөлнен кияүгә чыгу тарихын да төгәл белеп алгач. Козьма инде тәмам бетеренде. «Анын әтисен үтергән кансыз жәлладнын улы белән яшәүгә Байгөл-Василиса ничек түзә9 Ике арада яткан кипмәс канны атлап, онытылып сөю мөмкинмени9 Җәллад улы белән бергә яшәү, шул катилнын оныкларын табу Байгөл-Василиса өчен газап кына бит»
Хужабикәнен бик еш кына үз бүлмәсенә бикләнеп үкси-үкси өзгәләнүләренә дә шаһит була башлагач, пәһлеван күңелендәге кызгану һәм әрнү хисләре куера гына барды. Бу гөнаһсыз кешене нигә газаплыйсын. Ходаем? Катил, кансыз Юрий кенәзенне син ни өчен тантана иттерәсен дә, ата-ана, ир назыннан мәхрүм ителгән ялгыз Байгөл-Василиса ни сәбәпле синең өчен дә үги бер бала сон? Нигә, нигә бу дөньяңны шушы кадәр миһербансыз, гаделсез иттереп яраттын син’»—дип. Козьма инде, аптырагач, Ходай Тәгаләгә дә тел тидерергә батырчылык кылды.
Тоташ кызгану хисләренең мәхәббәткә әвереләсене күп калмаган иде. Әмма анын баш югалтып гашыйк булуы Андрей кенәз Болгар сәяхәтеннән кайткан чакта туды
Ука тамагындагы Калачыкны үтеп, рус жиренә аяк басуга ук. Андрей кенәз Табанлы-күл буендагы яшел тугайлыкта ялга тукталырга әмер бирде Җилкәләреннән авыр йөк—болгарларның көтелмәгән һөжүменнән курку хисе төшкәнгә күрә һәр сәяхәтче балаларын үстереп читкә тараткан, аларны башлы-күзле иткән бәхетле ана сыман тынычланып, иркенәеп калды. Күл буена жинел чатырлар кордылар, балык тоткач, казан астылар Тын, җылы кич иде. жырлар суза-суза рәхәтләнеп күнел ачтылар. Тәмам төн уртасы житкәч кенә, сәяхәтчеләр чатырларга таралышты. Вазифалар күптән билгеләнгән иде: Прокопий—Андрей кенәз. ә Козьма исә Байгөл чатыры янында сакка калды.
Хужабикә бу төндә әледән-әле ике нәни улын үбә-үбә бик тыелып елады. Күрәсен. әле генә аерылышкан туган җирен лә. шунда калган сенлесе Осланбикәне дә сагына, юксына иде ул Анын етау авазлары бик озак вакыт үткәч кенә тынды Ә күзләрне иркәли-иркәли сызылып ган ата башлаганда ул чатырдан чыкты Бер кенәз чатырына, бер Козьмага карап байтак басып горды. Козьма һичнинди уяулык әсәре сиздермәде, ыстан да тын иде Шуннан сон Байгөл күл буена юналде. песиле тал куаклары артына җиткәч, су өстенә текәлеп, янә уйга калды Менә бермәлне ул иңендәге камзулын салып атты, кин изүле күлмәген аяк астына шудырып төшерде. Аннары чатырлар ягына борылып карады да. өстендәге сонгы эчке киемнәрен дә салды. Козьма хужабикә эзеннән шуышып килеп, инде күптән тал куаклары төбендә яга иде Ул Байголгә текәлде дә катты.
()фык артында әле генә керфекләрен ачкан шук кояшның ал нурлары яшь хатынның озын, таза ботларында кайтарылып уйный Ә очына ике чия кунган тыгыз, мул күкрәкләр Байгөл сулыш алган саен җанлангандай була. Ымсындырып торган шул чияләр җылы кояш нурыннан тулырлар да. менә-менә өзелеп төшәр төсле. Әллә Байгөл дә нәкъ шундый ук хисләр кичерде инде Көтмәгәндә кулларын күтәрде дә. кызгылт чияләрне бармак очларында уйнаклатып алды Козьма сызланудан икс күзен дә чытырдатып йомды.
Су чупылдаган тавышлар ишетелгәч кенә, ул күзләрен ачты. Байгөл бил тиңелтен су эченә кергән, ике учы белән ипләп кенә күкрәкләрен юа. Менә ул тагын бер мәртәбә чатырлар тарафына караш атты. Козьма аның шул карашын күрде дә, куырылып калды Нәфрәт тә, үкенү дә. сугымга салынган бичара мал күзендәге кебек көчсезлек тә—барысы бергә җыелган иде анда. Әйтерсең, Байгөлнен җаны каядыр очып киткән дә, монда жанынын кабыгы гына калган. Козьма инде урыныннан кубарга әзерләнде. Ә Байгөл кинәт су эченә таба ыргылды да, өзелгән камыш сабагы шикелле кинәт юкка чыкты. Ниндидер хәвеф сизгән Козьма яшеренеп торган урыныннан торып басты. Байгөл чумган төштәге түгәрәк дулкыннар өстенә текәлеп торды. Козьмага инде учак ягып казан эләрлек ара узган кебек булды, су өстендәге дулкын эзләре дә юкка чыкты— Байгөл күренмәде. Хәвефнен асылын анлап өлгергән Козьма ашыгып күлгә чумды, ике-өч колач салуга Байгөл югалган урынга килеп житте. Аннары киерелеп бер тын алды да, хужабикәсе артыннан төпкә чумды.
Байгөл күл төбендә, камыш сабакларын йомарлап тоткан көе, инде һушсыз хәлдә ята иде. Козьма аны үзенең күкрәгенә сосып алды, су өстенә калыккач, ат кебек пошкыра-пошкыра йөзеп китте. Яр өстенә чыгарып салганда да хужабикә жан әсәре белдермәде. Козьма аны-моны уйлап тормыйча уч төпләре белән хужабикәнен мул имчәкләре өстенә кат-кат басты, кулларын аска-өскә йөртеп хәрәкәтләндерә башлады.
Байгөл бик көттереп кенә керфекләрен ачты. Башта һични анышмыйча Козьманың йөзенә текәлеп ятты. Хужабикәнен өстендә һичбер кием дә юк һәм Козьма телиме-теләмиме яшь, сылу хатыннын һәммә байлыгына текәлеп утырырга мәжбүр иде.
Бераздан җиһанга «э-э-эһ»—дигән авыр бер ыңгырашу таралды һәм Байгөл интегеп кенә, өзгәләнә-үски башлады. Ул бер сүз дә әйтми, акланмый, ялвармый да, әмма усал йодрыклары белән җирне төя-төя. һич туктала алмый газаплана иде. Егетнең дә ана комачауларга исәбе юк иде, ул таллыклар артына кереп чүгәләде дә көтте.
Козьманы чатырлар ягында үлән сабаклары сынган тавыш кына җиһанга кайтарды. Прокопий да аягына баскан һәм күл буена төшеп бара иде. Козьма капылт кына урыныннан кузгалды, аяк очларына басып. Байгөл янына ашыкты. Читтә аунаган камзулны алды да. анадан тума яткан хужабикә өстенә ипләп япты. Шуннан соң, янә сиздермәскә тырышып кына, чатыр буена китте.
Хужабикә күл буенда булган әлеге яман хәл турында һичвакытта искә төшермәде. Бер тапкыр гына ул. үтә җылы итеп, Козьманын беләгеннән кысты, әмма барыбер һични эндәшмәде Ләкин пәһлеван егет тан алдында Табанлы-күл буенда күргән сын белән инде тулысынча сихерләнгән иде. Үзен-үзе күпме генә тыелырга мәжбүр итмәсен, ул янә. сайрар кош сыман талпынып. Байгөл янына омтыла башлады. Хужабикә йокыга ятар алдыннан чишенгәндә һәр кич саен диярлек ул аркан белән тартып китерелгән сыман шул тирәгә суырылып бара һәм аны качып кына күзәтә торган булды. Ул үзенен пәке йөзеннән йөргәндәге кебек хәвефле халәт кичерүен дә. гөнаһка көннән-көн тирәнрәк суырыла, чума баруын да аңлый, әмма сазлык эченә эләккән бичара шикелле аннан котылу әмәлен генә таба алмый иде.
3
оголюбове бистәсе төзелешендә куна-төнә эшләп яткан чакта Андрейга искитмәле сәер хәбәр китерделәр:
— Кенәзлекнең чигендә. Уканың бу ягында, егермеләп болгар шымчысын тоттык. Ни өчендер алар елга тамагындагы Калачык кирмәненә эләгүдән дер калтырап тора. Мәгәр иң гаҗәбе—ул шымчыларның берсе үзен сиңа яхшы мәгълүм. Әмир, дип таныштыра.
—Исеме ничек?—дип сорады Андрей, каударланып.
Б
Чапкыннын җавабы тагын да тылсымлырак булып яңгырады
— Без ла кат-кат сорадык, ә ул берни әйтми. «Мин атын да. дәрәҗәсен дә югалткан гап-гади бер качкын Кенәзегез кабул итми икән, мин кыпчак даласына борылып китәм». дип. тик тәкърарлап тора
Андрейның инде түзем дилбегәсен тагын да сузарлык чамасы калмады.
—Ә хәзер кайда ул?—дип. ашыгып сорау бирле
— Монда таба алып киләбез Күп булса, унбиш чакрым ара калгандыр,—дигән жавабын ишетүгә. Андрей чаптары өстенә сикереп менде Прокопий һәм Козьма анын артыннан көч-хәл белән генә җитештеләр.
Чапкыннарны күреп Клязьма ярында туктап калган төркем эченә ярып керүгә үк. Андрей шаккатты Киемнәре шактый теткәләнгән, үзе нык йончыган, чәче чаларып килгән һәм һич кенә дә көтелмәгән кунак— әле кайчан гына аны үзенен кайнар учактай дәрте, зиһенлеге, горурлыгы белән сокландырган чонтык Әрбәт иде Андрей шундук иярдән сикереп төште, кичәге әмирне кочагына сосып алды Чит-ятлар каршында һичбер төрле сорау бирмәде ул. ләкин Әрбәтнен кинәт дымланган һәм гаепле, мескен кешедәй гел яшерергә тырышкан күзләрен тиз шәйләп өлгерде Шуна күрә һични аңлатмыйча, әмма сынар кулы белән кочаклаган хәлдә ул Әрбәтне төркемнән читкә алып китте Клязьма буйлап берникадәр баргач, икесе тин аякларын ярдан салындырып, җиргә утырдылар Шунда Әрбәт. тәгәрмәче күчәреннән чыгып аптыраткан арба шикелле, туктала- туктала. Болгар илендә булып узган барча аяныч хәлне кенәзгә бәян итте. Ни гаҗәп Андрей әлеге хәбәрләргә һич сөенми, ул бары тик күңеленә сокландыргыч булып кереп калган Болгардагы бердәмлекнен шулай җинел генә таркала алуына сәерсенә иде
Әрбәт сөйләүдән туктагач, ирләр, давыл вакытында сынып төшкән агач кәүсәләре кебек, тып-тын утырдылар
—Үзенне яклау өчен минем гаскәр туплап баруымнан син баш тарттың. Син мона чыннан да инанасыңмы сон’—дип. Андрей инде ничәнче мәртәбә бер үк сорауны кабатлады
— Мин әйттем бит инде,—дип. Әрбәт тә һаман бер үк җавапны тәкърарлавын белде —Кан коярга теләмәгән өчен мин тәхеттән баш тарттым, шул ук сәбәп белән туган илемне дә ташлап киттем Үз халкымның дошманы булырга һичбер исәбем юк. Шәхси орышта мина каршы торырдай кеше булмаса ла. мин гомер буе каннан куркып яшим Ә аннары. Синең гаскәр туплап Болгарга баруыннын унышка китерәсенә дә нык шикләнәм. Читләр кага башласа, бер гаилә балалары бик тиз берләш.» ул Болгар—хужасы сәнәк кадаган нәсел үгезенә охшап калды Анын каны агып тезгә чүккән хәлен күрү өчен, ай-һай. әле күп көтәргә кирәк.
Тагын тын калдылар. Аны. башлап, янә Андрей бозды
—Сине күрүгә минем Байгөл дә. Күчкәй бистәсендәге туганнарын да шатланыр, дип уйлыйм Әйдә, Байгөлне ал да. син Күчкәйгә юнәл Ял ит. көч тупла, рус җирен бәялә Аннары күз күрер Чамалап-тоеп горам, син озак вакыт буе тик ятуга түзә алмассын әле
Шулай килештеләр лә. Әрбәт Владимир каласы аша Күчкәйгә юл тотты. Андрей үзенен бәясендә һич тә ялгышмаган булып чыкты Бер айдан сон ук Әрбәт тарафыннан чакыру килеп җитте
Күчкәй—яна кала, ныклы кирмән төзү өчен гаҗәеп шәп урын Мин тирә-юньдәге урманны кистерә башладым инде Диварларын төзеп куйганчы, килеп күз сал. Үз каланчаңнан торып бәһаләгәч. бәлки, синен кирмән мәйданын үзгәртәсең килер
Андрен кенәзлектә һәрбер эшне ышанып тапшырырдай ярдәмчесе хасил булуын шундук анлап алды Сөенече эченә сыймый иде. ул Күчкәй гарафына канатланып очты Бистә каршына җиткәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча торды Яндагы урман кин итеп егылган, ботакларыннан арындырылган имән белән нарат бүрәнәләр тау-тау булып ята. шулар читендә
үз зур таш өемнәре. Бистәнен бөтен тирә-ягын тирән итеп казылган чокыр урап алган. Йортлар янәшәсендә дә чокыр урыннары.
—Хәтерендә булса. Болгар каласын өч яктан да тирән сулар саклый. Чулманнан тыш. Болгарнын бер ягы буйлап Милән суы ага. икенче яктан каланы корыган инешне казып хасил иткән култык каплап тора,—дип анлатты Әрбәт. Андрейны булачак кирмән планы белән таныштыра башлагач,—Монда да нәкъ шул хәл. Әнә теге якта—Явыз-елга, биредә— Мәскәү. ә менә инде без казып тирәнәйтә башлаган яна ерым мона кадәр ‘•Үлгән су» булып йөргән. Казый-казый Мәскәү белән Явыз-елгага илтеп тоташтыргач, бу ерымга хәтсез су тулачак, шулай итеп синен әлеге яна кирмәненне нәкъ өч яктан сулы киртә каплап торачак. Качак әмирне кочып үбүдән Андрей үзен көчкә тыеп калды. Анын йөрәге инде ут шикелле яна. бар хыялы яна каланы тизрәк күрү иде. Ә Әрбәт канатлана-канатлана, сайрар кош шикелле очына-очына сөйләвен генә белде.
—Үлгән-су ягыннан бу кирмәнне таш диварлар белән ныгыту отышлырак булыр. Ул гына да җитмәс. дивар каршына кин ерым казытырбыз, Болгардагы кебек үрләр күтәрербез. Аяныч хәл. таш дигәннәре генә бу якларда бик күп түгел икән. Явыз-елга белән Мәскәү ягына әлегә бүрәнә диварлар гына утыртырга туры киләчәк.
Бермәл тын торды да, авыз ера-ера. Әрбәт сорау бирде.
—Сезнең бу «Мәскәү» дигән сүзегез нәрсә анлата ул?
Андрей җилкәсен сикертеп куйды. Әрбәт элеп алды.
—Ә безнеңчә «мәсхә»—сыер, «мәскән»—яшәү урыны, дигән мәгънәләрне белдерә. Кемнәр белә, бәлки, чыннан да. әлеге төбәк рус кенәзлекләренең тернәкләнү, нәсел янарту урыны булып китәр. Мондый төбәк хәтта рус җиренең яңа башкаласы булырга да. эх. кулай бит.
Әрбәттәге ялкындай илһамлану Андрейга да күчте.
—Алай икән. әйдә, яңа каланың исеме «Мәскәү» булып китсен. Син шуны төзе дә. анын беренче воеводасына әйлән. «Әрбәт-воевода!» Ох. шәп яңгырый бит!
Ирләр, бер-берсенен җилкәләренә шап-шоп суга-суга, озак көлештеләр. Бу минутта алар икесе тиң шактый бәхетле, әмма еллар узгач «Үлгән- су»ның—«Неглинная»га, «Явыз-елга»ның—•>Яуза»га үзгәртеләсең дә, Мәскәү кирмәнендә тәүге воевода булган болгар улының шәһәр урамнарында «Арбат» исеме белән сакланып каласын да әлегә һичкем белә алмый иде. Ләкин, барыннан да бигрәк, каланың нигез ташын салган болгарларны, күп дәверләр үткәч, рус халкының гомумән белмә-мешкә сабышуы аеруча аяныч хәл булды. Ни хәл итмәк кирәк? Тарихны фәкать җиңүчеләр кулы белән генә язу—күптән мәгълүм хакыйкать шул инде...
4
ңадан Владимирга кайтып кергәнче үк Андрейны Киевтан килгән чапкын куып җитте
—Олуг кенәз көе вафат булган Изяславның улы Мстислав синең бертуган абыен Мстиславны Бөек Новгород каласыннан куып җибәргән. Черниговтагы Изяслав Давид углы да. Смоленскидагы Ростислав та угры Мстиславны яклыйлар, өчесе бергәләшеп синең әтиеңә каршы яу чыгарга җыеналар икән. Олуг кенәз үз янына дәшә, синнән, ким дигәндә, ун мен кешелек гаскәр таләп итә.
Андрей ачудан үртәлеп, капылт йөзен чытты. Башка кенәзлекләргә чыгып йөрмәсә дә. урыс жирендә дәвам иткән кырылыш, яу турында хәбәрдар иде ул. Әтисе күпме көрәшкәннән һәм кан түккәннән сон. Киев тәхетенә утырды, ләкин урыс кенәзләре арасындагы ызгыш-талашны тыя алмады. Бар мәхшәрне, ин элек, үзен аеруча рәнҗетелгәнгә санаган Мстислав Изяслав углы башлап йөрде. Ул әтисеннән калган тәхеткә Юрий утыру белән дә. үзенә Волынь кенәзлеге эләгү белән дә ризалашырга теләмәде. Ул Польша җиренә үзен дошман булып йөргән Олегнын улы Святослав белән
Я
Чернигов кенәзе Изяслав та яклап чыкты Башка чарасы калмагач Юрий кенәз, Польшага качкан Мстиславка—Луцк. Изяславка—Корчевск. Святославка Мозырь калаларын биреп, һәр өчесенең күнелен күрмәкче булды Юк шул, яуга-канга күнеккән явыз кенәзләрнен берсе дә туя белмәде Мстислав тотты да. Волынь өлкәсеннән үзенен агасы Владимирны куып җибәрде. Түземлеген җуйган «Озын Куллы* Юрий. үзенә ярдәмгә угыз, бәрәндиләрне дәшеп, әле Мстиславка, әле Чернигов кенәзе белән Төньяк-Новгород хуҗасына каршы яу йөрергә мәҗбүр булды.
Урыс җирендә барган бу мәхшәрне аларнын дошманнары да күреп тора иделәр Кыпчаклар моннан аеруча оста файдаланды. Юрий кенәз Киевны калдырып китәргә мәжбүр булган саен кыпчаклар урыс кенәзлек- ләрен аяусыз талап торды Урыс кенәхтәре белән сугышудан арып беткән Юрий. янә шул ук бәрәндиләрне ияртеп, ике мәртәбә кыпчак даласына да жавап походлары оештырды
Олуг кенәз булып Киевта калуына ике елга якын вакыт үтсә дә. әтисе мона кадәр Андрейны үзенә ярдәмгә чакырмаган иде Улының Вышегородны. димәк, берочтан аны да ташлап китүенә үпкәләгән идеме ул. әллә Суздаль- Владимир җирендә башланган гаҗәеп зур эшләрне хупладымы9—моны Андрей, әлбәттә, анламады Ләкин менә хәзер, әтисе ярдәмгә чакыргач, өстәвенә, бик катгый рәвештә ун мен кешелек гаскәр таләп иткәч. Андрейнын ачуы гына килде. «Тот капчыгыңны'—дип, эченнән генә ярсып сүгенде ул — Мондый тәртип алга таба тагын дәвам итсә, урыс җирендәге бу коточкыч мәхшәрмен мәңге бетәсе юк Син бүген гомер кичергән тугыз малаеңның берсенә биләмә яулый дип. үз кул астымда булган ун мен (ун мен') сугышчыны сазлык сыман төпсез яуга илтеп кертергә мин жүләрмс әллә? Бик атлыга икән, ул Новгород өчен Мстислав үзе жаны теләгән кадәр канын койсын Ике аягымның берсен дә атлыйсым юк!«
Андрей эчендә янган утны Киев янында ана «әсирлеккә төшкәннән» бирле бер кон дә аерылмыйча яшәгән пәһлеван Козьма да тоеп алды бугай
—Син рөхсәт ит. кенәз, мин Киевка китим,—дип. кыш уртасындагы яңгыр сыман һич тә көтелмәгән сүз катты ул.
Андрей гаҗәпсенеп сорарга мәжбүр булды
— Вәт әкәмәт! Ә монысы нигә?
—Нинди сәер хәлдер, мәгәр тарих кабатланып торырга ярага икән бит ул. Син Нестор язмасында үзен укыган зирәк Ярослав язмышы турында хәтерлисенме, кенәз9
Андрей теле төйнәлгән кеше шикелле җавапсыз калды. Козьма дәвам итте
—Хәтерендә булса. Новгородка кенәз итеп куелгач. Зирәк Ярослав үзенен әтисенә ясак түләүдән баш тарта Шуның өстенә. әле үз биләмәсен мөстәкыйль кенәзлек. дип тә белдерә ул. Шушы эшне рус берлеген җимерергә омтылу дип андап. «Кызыл Кояш» Владимир кенәз үз улына каршы гаскәр туплый башлый Мин Юрий кенәз дә шул хатаны кабатлар, сиңа каршы күтәрелер, дип куркам
Андрей которынып аны бүлдерде
—«Кызыл Кояш» олы гаскәр туплый. Мәгәр Ярославка каршы яуга чыгарга өлгерми Берестов авылына баргач, җарияләре кочагында, үтә сәер хәлдә жан бирә ул Ә син нигә шулары н да сөйләп бетермәдең’ Минем агам белән лә шундый хәл туар, дип шикләнәсеңмени9
Ихлас күңелле Козьма, пәһлеван булса да. кешеләрнең туры карашын күтәрә алмый иде Андрей кычкырырга тотынгач, ул күтләрен бөтенләй кашлары астына яшереп үк басты
Мин күрәзәче түгел, аны беләсең булыр — Козьманын тавышында да үзен гаепле тою авазы ишетелә иде—Мәгәр Юрий кенәзнен дошманнары бик күп Мстислав—бер. Чернигов кенәзе—ике Шуларга өстәп, гагын синең бабаң каршы яуга чыгып йөргән Олегның бүгенге оныклары Алары инде санал бетергесез. Әле гагын жил кайсы якка иссә, шул тарафка авыша торган Святослав та бар Тагын тагын але Киевның үзендә дә
о. .к V . М I
Юрий кенәзне сөймәүче боярлар—ерып чыккысыз. Шулар һәммәсе берләшеп олуг кенәзне сина каршы котыртмас, дип ышанып буламыни?
Андрей инде тынычланып сорау бирде.
—Ә син. Козьма. Киевка барып, ниләр генә майтара алырсын соң? Онытма, сине анда үзен үк җанын кыйган Остомыслнын абыйлары көтеп тора бит.
Козьма кулын гына селтәде.
—Әй. минем гомер—гади чыра ла ул. Янды-бетте. аңа төкерәсе. Ә менә синең, үз җилкәңә алган, таудай эшләрең бар. Шуңа күрә сина хәтта Юрий кенәз дә кагылмаска тиеш.
—Син мина мәдхия укыма, максатыңны сөйлә.
—Мин сина әле беренче көнне үк барысын да ачып салган идем. Кабих Остомысл үлемгә этәргән минем «Аккош» апама Киевның Петрила атлы бояры да гыйшык тотып йөри иде. дип сөйләдем мин. шунысы хәтерендәме9 Менә шул Петрила хәзер Киевның иң беренче боярына әверелгән. Юрий кенәзнен ун кулы булып исәпләнә икән. Мин шунын янына барам. Ышанам, ул әле «Аккош»—Ульянаны оныта алмагандыр. Онытмаска тиеш! Ярдәм итми калмас.
Пәһлеванның сонгы сүзләре, пышылдап эндәшкән кебек, тонык кына яңгырап ишетелде. Күрәсең, аны тагын ачы хәтирәләр биләп алган иде. Бертуган энекәшедәй тугры Козьма белән Андрей сүзсез генә хушлашырга мәҗбүр булды.
5
озьма, саф чишмә төбенә карагандай, илне алда көткән вакыйгаларның барчасын да үтәли күреп кисәткән булып чыкты. Сабак алучылар гына сирәк табыла, ә галиҗәнап тарихның әйләнеше кайбер чакта коймадагы такталар сыман бер-берсенә гажәп охшаш булып та кабатлана икән.
Козьманың аты ярты юлны үткәнче үк янып ауды. Пәһлеван егет Киевка җиткәндә җиһанда яз да борынланган иде инде. Язгы туфрак яна гына кияүгә чыгып, буйга үтү турында хыялланган яшь хатын шикелле уҗымнар шытуын көтеп тилмерә. Табигатьнең керләнмәгән, тапланмаган чагы, каштаннар чәчәккә бөреләнеп килә, туфрак дымы, кояш җылысы җир өстеннән рәшә сыман кайтарылып уйный Табигатьнең бар муллыгы белән хозурлан да. жыр гына суз. Күңелләрнең әнә шулай, язгы инеш сыман, тулып ташкан чагы.
Ә Козьма исә, Ләһ капкасын үтеп калага керүгә үк. аптырашка калды. Шәһәр стеналарының эчке каты урыны-урыны белән җимерелеп төшкән. Аны тергезергә дип бүрәнәләр хәзерләүче дә. ике арага кабат тутыру өчен таш һәм туфрак ташучы да күренми. Кала урамнарында ташландык, ярымҗимерек йортлар күзгә бәрелеп тора. Байтак урамнар чокырланып беткән, аларны әрем, алабута, билчән басып киткән. Хәтта, инде чиркәү кадәр чиркәүләр дә хужа кулын оныткан. Күбесенең гөмбәзләре өстенә мүк саргандай тоныкланып калган, стеналары акшарланмаган, ятим төсен алган.
Козьманы янә бер тараф үтә сәерсетте. Чиркәү яннары, мәйданнар хәер сорашып утыручы гарип-горәбә һәм ач әрвах белән тулы. Анын каравы, әледән-әле урамнар буйлап йә бояр, йә кенәз унбишәр-егермешәр җайдаклы сак астында узып китә тора. Кала ниндидер куркыныч дошман явын йә олы мәхшәр көтә диярсен. Шәһәрдә кылыч таккан, ат менгән сугышчылар искиткеч күп
••Андрей кенәз әйтмешли, «валлаһи, әкәмәт бу».—дип ачынып уйланды Козьма.—«Үзе башкала, дип атала, ә хуҗасы барлыгы һич күренми Мәгәр бөтен халкы орышка чыгарга, кан коярга әзер. Әйтерсең лә. кылыч селтәп, читне талап кына илне тотып була. Э-эх. Андрей кенәз белеп кул селтәгән.
К
Ходай каргышы төшкән бу калага. Ходай каргышы' •
Шәһәр урамнары буйлап ялтырап йөрергә һич ярамын иде Козьма элек үзе яшәгән бистәгә бик сакланып кына аяк басты Ләкин бояр Петрила йортлары урнашкан ихатага якынлаш) га ук гаҗәпләнеп туктарга туры килде Ихата уртасына зур-зур ташлардан яна йорт салынган, ишегалды кылыч, хәнҗәр таккан сугышчылар белән тулы Очлы башлы имән бүрәнатәрдән ясалган биек дивар белән әйләндереп алынган бу ихата бояр утарыннан бигрәк көчле дошман һөҗүмен каршыларга хәзерләнгән зур хәрби кирмәнне хәтерләтә. «-Беренче бояр дәрәҗәсенә ирешкән байлар шулай үзгәрә икән»,— дип нәтижә ясаса да. Козьма ялгышкан булып чыкты Ул юлда туктатып сорашкан беренче карчык ук анын өметен әзле
Юк. Петрила хәзер үзәктә. София соборы янында ук яши Анын утарына якын киләм. димә Диварлары таш. бөтен яклап сакчы. Ә монысы йә угрыларны, йә бөтенләй гөнаһсыз бәндәләрне тотып газаплый торган зиндан гына хәзер Бу тирәдә йөрмә Мондагы җәлладлар күргән бер сөяккә ташланырга торган эт сыманнар. олан
Рәхмәт әитә-әйтә аерылды да. Козьма үзәккә ашыкты Узгынчы карчык һич тә арттырмаган, беренче бояр яшәгән утар янына якын килү мөмкин түгел иде. Хуҗасын үтеп барышлый булса да күрергә өметләнеп. Козьма Собор мәйданының аулаграк почмагына елышып утырды
Мәйдан ыгы-зыгысын беркадәр күзәтеп утыргач, ул бөтен кала тормышын да уч төбендәгеләи күргән кебек булды Собор стенасын әйләндереп, картлар һәм гарипләр хәер сорашып утыра. Якындагы авылдан килгән ике олаудан ирләр тозлы кыяр белән ачыган сөт сатып тора Әле теге, әле бу табан ашыгучы кораллы җайдаклар агышы һич туктамый Әнә. бер хатын хәйран гына исереп алган ирен, усал йодрыклары белән төя төя өстерәп бара Телендә тоташ әшәке сүз
— Мин сина ул соңгы мендәрне ипигә алыштырырга дип биреп чыгардым бит. Ә син тагын бирән булганчы лыкынгансын. дуңгыз' Мин синен ул шайтан балаларына «кишеренне» ашатыйммы әллә’
Йре аннан да гайрәтлерәк тавыш белән сүгенә
— Юк, «кишергә- тимә, анысы сина кирәк
Хәер сорашып утырган гарип-горәбәгә шул да җитә, бар дөньяны куптарып көлешәләр
Козьмага бу кыямәтне күзәтеп утыру гаять сәер иде Ул хәтерендә әле Кашан, әле Владимир урамнарын янартты һәм шул хатирәне Киев тормышы белән чагыштырган саен күңелендәге әрнү-сызлану хисе көчәя генә барды -И-и. Ходаем' Андрей кенәз белеп әйтә икән Урыс халкына күмәк бүрек кенә түгел, чыбыркы ла җитми Хәвеф-хәтәр килгән чагында гына берләшә беләсез сез Ә ул үтте икән, сезнең өчен дингез-тубыктан-
Шундый авыр уйлар кичерә-кичерә Козьма озак утырды бугай Мәйданда инде шактый гына кеше гәр алышынды, ыгы -зыгысы гына бер дә кимемәде Бермәлне Козьма Собор стенасы буена килеп баскан сынар куллы әзмәвердәй иргә игътибар итте Ана текәлебрәк карады да тәне чымырдап куйды Әлеге ир йолкынып беткән иске җиләненен бер изүен янга төшергән дә. нибары бер карыш озынлыгында калган кисек беләген аска-өскә таба кыймылдаткан булып, кызгандырып тора Козьма ихтыярсыз рәвештә гарип ирнен йөзенә күз ташлады һәм янә ачынып уйланырга мәҗбүр булды «■Мөгаен, бичара да сынар кулын шул туймас күзле кенәзләр мәнфәгатен яклап яуда өздергәндер. Ә ана әле утыз яшь тә юк бит Ничек көн итәр сон ул хәзер? Мондый гарип бүген кемгә кирәк’»
С ынар куллы ир әзмәвердәй озын гәүдәле булса да. гаять ябык rue Күзләре эчкә баткан, янаклары суырылган, муены ла. әнә. беләк шикелле нечкәреп һәм озынаеп калган -Ачлык галәмәте бу. ачлык галәмәте».-дип нәтиҗә ясады Козьма.
Ә гарип ир. чыннан да. инде ничәме ничә тәүлек буена бер кабым икмәк тә күрми тигмерэ. ашказанында бүреләр улый иде Менә, бермәлне ул мәйданнын каршы ягында тозлы кыяр сатучы иргәр янына киле Әүвәл
унга-сулга карангалап алды да, хужасы күрмәгәндә генә бер мичкәдән учы белән кыярларны эләктереп, янә Собор ягына таба йөгерергә тотынды. Ачлык анын үзәгенә үткән иде, ахры, ул йөгереп барышлый ук кыярларны берәм-берәм авызына озата башлады. Шунадыр, үз өстенә якынаеп килгән хәвефне бөтенләй күрмичә дә калды.
Мәйданга жайдакларнын яна бер төркеме кереп килә иде. Күзе- башы тонган гарип ир дә болан сыман сикергәләп мәйдан уртасына томырылды, хәвефтән качарга да өлгермәде. Менә, алдан килгән ат күкрәге белән аңа китереп бәрде. Кулындагы кыярларын тирә-юньгә чәчеп, әзмәвердәй гәүдә җиргә ауды. Тагын бер-ике адым узса, икенче булып килгән айгыр гарип ирне таптап узачак иде. Нәкъ шул мизгелдә чаптар алдында пәһлевандай Козьма пәйда булды һәм ике кулы белән дә аргамакның йөгәненнән усал эләктереп алды. Аргамак куркудан, алгы аякларына тезләнгән шикелле, шып туктады, ә иярдәге җайдак анын башы аша очып җиргә мәтәлеп төште. Козьма сикереп аякларына күтәрелгән әлеге ирнең... кан дошманы Остомыслнын бертуган абыйсы Гаврила икәнлеген генә шәйләп өлгерде. Икенче мизгелдә инде кемдер анын баш түбәсенә күсәк белән орды һәм Козьма, әйтерсең лә, упкын төбенә чумды.
6
озьма салкын һәм ярымкараңгы базда аңына килде. Анын кул-аягы бәйләп ташланган һәм кан савудан бөтен тәне берни тоймас хәлгә килгән иде. Ул сызланудан авыр ыңгырашып куйды, шуны ишетүгә үк янына күн алъяпкыч кигән ике җәллад килеп җитте.
—Әһә, айныдыңмы, кабих?—дип сүгенде берсе һәм, озак көттермичә, таштай йодрыгы белән пәһлеванның маңгаена сукты. Козьманын күзләреннән ут көлтәсе чәчрәгәндәй булды. Шул ук вакытта тагын катлы-катлы сүгенү сүзләре колакларын сытып яңгырады.
— Моңа хәтле кайда качып йөрдең? Гаврила боярны үтерергә килгән бүтән иптәшләрен бармы?
Ниндидер хәвефле сизенүдән Козьманын тәне тартышып алды. Шул минутта ук, ике ягыннан эләктереп, җәлладлар аны юеш эскәмия өстенә күтәреп утырттылар. Егет шөбһәле карашы белән баз эченә төбәлде һәм сискәнеп куйды... Түшәмдәге тимер ыргакка аякларыннан бәйләп баштүбән асылган яп-ябык гәүдәнең сул кул урынында бер карыш озынлыгындагы беләк калдыгы гына тырпаеп күренә иде...
Козьманын борынына ниндидер көйгән ис бәрелде. Карашы белән ул, ялт итеп, базны айкап чыкты. Стенага эреле-ваклы кыскычлар, камчы- чыбыркылар эленгән. Яндагы бер өстәлдә утлы күмер көйри. Таш идәндә каеш, чылбыр, чыбык өемнәре «һе, тәмуг дигәннәре, күрәсең, шушы буладыр инде...» Козьма уйлап бетерергә дә өлгермәде, җәлладларның берсе телгә килде.
—Бу «Күлтәпи» белән кайда таныштыгыз? Ул кайсы кенәз холобы? Аннан гайре юлбасарлар кайда?
Козьма бер-берсенә ябышып каткан иреннәрен ачып, нибары өч- дүрт кенә сүз әйтеп кала алды.
—Мин ул бичаранын исемен дә белмим...
һаваны ярып камчы чыжылдаган тавыш ишетелде һәм тәнен кисәк өтеп алган авырту ачысы Козьманы куырып куярга мәҗбүр итте.
—Аты Ефим анын, Еф-фим, Еф-фим!—дип, җәлладларның саргылт сакаллысы Козьманын колагына иелеп үкерде.—Башынны җүләргә салып азапланма, егет. Җирән Демьяннан сер яшереп калырдай бәндә бу дөньяга тумаган да әле. Борынына киртлә.
Козьма үзенең бу зинданнан исән-имин котыла алмаячагын, әлбәттә, инде чамалаган иде. «Һичшиксез, бу җәлладлар—Гавриланын тугры этләре»,— дип ашыгып уйланды ул.—«Акланырдай сәбәп табуы кыен, түзәргә генә
К
кала. Ә бу этлэрнен жиде кат тиремне салдырмыйча туктыйсы юк»
Баш очында Җирән Демьяннын иләмсез усал тавышы күк күкрәгән сыман яңгырады
—Бу «Күлтәпи»дән башка иптәшләрен кайда? Гаврила боярны үтерергә сезне кем жибәрде9
Козьма эндәшмәде. Җирән Демьян каерылып, аның яңагына сукты Сорауларын янә кабатлады Козьманын жансыз бүкән сыман утыруын күргәч, түземлеге сынды. Ул пәһлеванны әүвәл таш идән өстенә сугып очырды, аннары, аякларыннан каеш белән бәйләп, түшәмдәге ыргакка күтәрттереп асты. Демьян анын өстендәге күлмәк-жиләннәрне икегә аерып төшерде Ә кансыз жәлладларнын пеләш башлысы кулына утлы күмерләр өстенә кибәргә эленгән чыбыркыны алды Беренче сугулар гына егет тәнен янар кисәү сыман өтеп алды Аркасындагы рәхимсез чыжылдаулар саны егермедән арткач. Козьма анын җуйды
Аннары аны, йөзенә су сибеп, һушына китерделәр Җирән Демьян бер үк сораулар белән кабат-кабат анын үзәгенә үтте Козьма исә телен йоткан кешедәй эндәшмәвен белде Шуннан сон аны янә элмәккә күтәрделәр. Җәлладлар алышынды Пәһлеван егетне газаплау өч көн. өч төн буе туктаусыз дәвам итте
Дүртенче тәүлеккә Козьма саташа башлады Анын иреннәре чәйнәлүдән һәм кыйналудан канга оешып каткан, сүзләрен аерып алу. анлау мөмкин түгел иде Шулай да. анын янына иелеп, җәлладлар тын калды. «Ва-си-ли- са. Василиса»,—дип. Козьма әүвәл гел бер исем белән генә саташты Җәлладлар, әлбәттә, анын кем булуын анлый алмый иде. Ләкин беркадәр өметлерәк сүзләр дә озак көттермәде
—Син Изяслав белән Мстиславны юкка гына анын кочагыннан тартып алдын, кенәз. Василисанын өмете дә. терәге дә шулар гына бит Мин тәгаен беләм Шаһит булганым бар Табанлы-күл буе Василиса да ул таңда ничек матур иде. Аккош кебек. Аккош
Козьманын саташуында эзлеклелек булмаса да. җәлладларны «кенәз» дигән сәер сүз сагайтты Шул минутта ук яшь бер җәллад Гаврила артыннан чыгып йөгерде Бояр яна-пешә килеп җиткәндә Козьма саташудан туктамаган иде.
—Мин сина да гашыйк кеше, кенәз. Син рус жире, рус халкы, дип көясен. Колын булсам да. аны чамалыйм бит Мәгәр атан гына Юрий кенәз бер дә сөйми сине Ул килер дә. синен кирмәннәрне җимереп ташлар. Мин бит шуннан куркам. Ә Петрила безгә ярдәм итәр иде Ул «Аккош»ны сөя. Аккош. Аккош
Шушы сүзләрне ишетү дә җитте. Гаврила өчен һичбер сер калмады
—Бу холопны элмәктән төшерегез Рәте булса, ашарына бирсәгез дә ярый.—дип. җәлладларга әмер төсе белән эндәште ул Ишектән чыгып барышлый әйткән соңгы сүзләре дә ишетелеп калды -Дар агачы бу хәсисне сагынып күптән еласа да. бәлки, ул башка бер эт тамагына сөяк булып утырырга ярар.
... Кич белән шушы ярым караңгы базга килеп кергән Петриланы күреп. Козьма шаклар катты. Кемне кемне, пайтәхетнең беренче боярына әйләнгән Петриланы кара канга баткан җәза базында каршылау Козьма өчен хыялга да кертә алмас бер могҗиза иде Шушы кешене күреп бер сөйләшү өчен ул йөзәрләгән чакрым араны ачлы-туклы үтте Ахыр чиктә, шул бер очрашу теләге-омтылышы өчен ул мондагы мәсхәрә-жәзалауларга дучар булды. Хыялдагы күрешүгә генә түгел, инде бит исән калачагына да өмете бөтенләй диярлек сүнеп бара иде һәм. менә, хыялдагы бояр, әкияттәге фәрештәгә охшап, анын янына үзе килеп җиткән
Петрила шактый мул корсак, кин сакал үстереп җибәрсә дә. Козьма аны шундук ганып алды Элеккеге якын кешесен агач сәке өстендә яткан көенчә каршыларга уңайсызланып, ул урыныннан тармакчы да булды Ләкин камчы белән телгәләнеп беткән һәм тоташ канга баткан аркасы ул аз гына селкенүгә үк. пычак белән китереп төрткән сыман, шундук куырып алды
Авыр ыңгырашып һәм иреннәрен тешләп, Козьма янә такта өстенә егылды.
—Кузгалма, кузгалма,—дип эндәште дә. Петрила арган, уйчан кыяфәт белән анын янына килеп утырды. Козьманын күзләренә, йөзенә бик озак вакыт текәлеп торгач, кына, ирен читләре белән елмайгандай итте
—Ә без сине күптән югалткан идек бит инде Бер-ике ел чамасы элек кемдер сине Андрей кенәз янында күргәнлеген әйтте, ана ышанмадык Инде, менә, күрәм, син исәнсен икән.
Козьманын урт сөякләре шыгырдап куйды. Петрила акланган кеше рәвешендә сөйләшүгә күчте.
—Мин синең турыда әле генә, күп булса бер-ике сәгать элек кенә белдем. Миңа ачуланма. Туп-туры ерткыч Гавриланын кулына эләккәнсең бит Язмыш көлгән синнән. Мәгәр кайгырма. Мин сине хәзер үк үземнең өемә алып китәм. Каршы килмисендер бит?
Петрила әллә нинди кыргый тавыш белән көлеп куйды. Ә бу Козьма өчен сау-сәламәт тешкә килеп эләккән тутык тимер сыман тәэсир итте.
—Ай-Һай, моннан чыгарга хәлем житәр микән?—диде ул, карлыккан тавыш белән һәм ашыга-кабалана үз гозеренә күчте.—Ә мина бит синең белән бик тә, бик тә сөйләшергә кирәк иде, бояр
—Өлгерербез,—дигән булып. Петрила гамьсез кыяфәттә генә кул селтәде, шулай да жим ташлады.—Алай ни хакында сөйләшергә ашкынасын?
—Андрей кенәз турында. Анын эшләре, олы максатлары. Юрий кенәз хакында. Гомумән, сүзләрем күп.
Петриланын күз кабаклары кысыла төште.
—Ә син шуның өчен генә дип монда килдеңмени?
—Фәкать шуның өчен, бояр, шунын өчен
Петрила, иңбашларын сикертеп, аңламаган кешегә сабышты.
—Син янгын сүндерергә йөгергән кеше кебек ашыгасың, ә мин андый алмыйм.
—Менә-менә, нәкъ шулай. Петрила бояр,—дип Козьма ялкынланган каен тузы сыман кабына башлады.—Нәкъ янгын шикелле хәвеф килеп чыгудан куркам да инде мин. Андрей кенәз гаскәр белән ярдәм итмәгәнгә күрә мин Юрий кенәзнең аңа каршы яуга чыгуыннан куркам. Ул бөтен рус халкын бер түбә астына тупламакчы була. Мәгәр анын әле, колын кебек яки тай кебек, юньләп биле ныгымаган чагы Сындырмаска иде аның билен, комачауламаска иде. Мин шуңа дип килдем.
Петрила тәгәрмәчкә таяк кыстырмакчы булды
—Мөгаен, Андрей кенәз җибәргәндер әле.
—Юк, үзем килдем мин, бояр. үзем, үзем!—дип ачыргаланып кычкырды да. аркасындагы яраларның ут шикелле талавына карамастан, Козьма терсәкләренә күтәрелде.
Бераздан ул инде барын да бәйнә-бәйнә аңлатуга күчте.
—Ихатадан ерак чыгып йөрмә, өстенә юньлерәк итеп киен. Сый өстәле артына син дә утырырсың.
Петриланың сүзләре Козьманы шаккатырды.
—Мин бит холоп, бояр. Ничек җөрьәт итим?—дип каршы төшкән иде, Петрила җавапны бик тиз тапты.
—Ә син холоп түгел, бәлки аның өлкән утлы, шанлы Андрей кенәздән килгән олуг кунак рәвешендә түргә утырачаксың. Шулай булгач, син үзеңне әлләни кимсетмә.
Козьма атна-ун көннән сон гына аякка басты. Ул инде күптән Петрила йортына күчкән һәм ана күрсәтелгән кадер-хөрмәт шактый мулдан иде.
Беркөнне Петрила аңа үзләренә кунакка олуг кенәз Юрий киләчәген әйтте.
Олуг кенәз төштән сон ук Петрила бояр сараена килеп җитте лраннары-сакчылары бик күп түгел, ә үзе инде шактый кызмача иде козьма олуг кенәзнен кыяфәтен күздән кичерде дә. кызганып ук куйды юрии кенәзнен чәче тоташ чаларып беткән, гәүдәсе бөкрәйгән, карашында нур юк, күз төпләре исә шешенгән, зәңгәрләнеп чыккан капчыклардан тора. «Оп. айныганын юк, ахрысы, кенәз!»—дип нәтиҗә ясады да. Козьма анын тирәсеннән читтәрәк йөрергә карар кылды
Тиздән Петрила ихатасына ике-өч зур бояр белән бергә явыз Остомыслнын абыйсы кансыз Гаврила да килеп керде Сонгысын күрүгә үк Козьманын күңелен хәвефле уй уттай яндырып узды *Монын ише сасы козгыннарны үләксә исен сизеп җыела, диләр Әллә бүген дә берәр төрле бәла көтеләме?»
Өстәл артында ата-ананы белмәс эчеш кузгалды, пешекчеләр йорты белән бояр сарае арасында кыздырылган күркә, дуңгыз, тозлаган каз куелган тәпси күтәреп хезмәтчеләр йөгерешә башлады Козьманы өстәл янына чакыручы һаман табылмады. Петрила бояр вәгъдәсенә ышанып алданганы, өстәл артына олуг кенәз янәшәсенә ымсынганы өчен Козьмага. хәтта, оят булып китте. Ул үз күләгәсеннән качарга җыенган кеше сыман ихатаның утын әрдәнәләре өелгән почмагына кереп ышыкланды
Әмма Петрила бояр аны онытмаган, ул үзенчәрәк план корган икән Инде кичке караңгылык төшеп күз бәйләнгәч, ихатала Козьманы эзләп йөгерешкән хезмәтчеләр тавышы ишетелде
—Теге үгез кайда? Гаврила зинданыннан котылган теге егет кайда’ Аны бояр дәшә.
Петрила бояр Козьманы сараеның алгы бүлмәсенә чыгып каршылады
—Сина да безнең табынга кушылырга накыт -Анын тавышы гаять тыныч чыкты —Мәгәр кунак кеше буш кул белән йөрми Илбашы булып утырган карт кенәзнен күңелен лә күрә белү кирәк Угылы Андрей исеменнән өстәлгә менә шушы кувшин белән бергә әнә теге җиләнне алып керерсен Җиләнне Юрий кенәзнен иңнәренә капла, ә кувшиндагы шәрабны үз кулларын белән ана агызып бир Тарсынып эш итмә, карт кенәзнен күзләреннән яшь чыгарлык булсын
Козьманын сул беләгенә әүвәл алтын, көмеш җепләр белән чигелгән бәрхет җилән китереп салдылар, аннары Петрила бояр үзе анын кулларына тар муенлы нәфис кувшин сузды Хуҗа залга кереп китүгә бер минут га вакыт узмагандыр, дәү. кин ишекләр кабат ачылды һәм аһәнле. вәкарь мәкамле тавыш сарайны яңгыратып игълан итте
—Владимир-Суздаль жирләренен хужасы Андрей кенәз әтрафыннан олуг илбашына баш иеп килгән илче Козьма батыр'
Кыяфәтенә җитди, кырыс төсмер бирергә тырышып Козьма алга атлады. Өстәл артында кунаклар шактый гына, ә хәмер чөмерүдән бурсык сыман кызарып чыккан кенәз. әлбәттә инде, ин хөрмәтле җирдә— түргә куелган кин кәнәфи өстендә җәелеп утыра иде
Козьма иркен залнын нәкъ уртасына ук чыгып басты, идәнгә кадәр иелеп олуг кенәзне сәламләде
—Тугры улыгыз Андрей кенәз сезгә чиксез салам юллый һәм түбәнчелек белән башын ия.—дип. Козьма калтыранган тавыш белән сүз башлаган иде дә. беләгенә салынган затлы җилән нәфис кувшин өстенә кайтарылып төшкәч, тәмам каушап калды Ул аны янә беләгенә җайлабрак салмакчы булды, җилән тыңламады, һаман саен кувшин өстенә шуышып төшә горды
— Кенәз янына бар. җиләнне иненә капла,—дип. янда гына Петрила пышылдады
Тыңлаусыз җиләннән арыну өчен җай чыгуга сөенеп. Козма өстәлләр артына узды Әүвәл кувшинны өстәл өстенә куйды, аннары җиләнне үзенен бушап калган кулларына алды Затлы бүләк күргәч. Юрий кенәз дә урыныннан купты, шешенгән кабаклар астына яшеренгән күзләре дымланып ук чыкты Козьма җиләнне анын иннәренә китереп япкач Юрий кенәз дулкынлануын да яшереп маташмады
—Тыңлаусыз, башбирмәс булса да, күңелемне күрде бит Барыбер олылады,—дип сөйләнде дә, Юрий кенәз кул аркасы белән күз төпләрен тиз-тиз сыпырып куйды.
—Ә нигә дип үзе килми соң ул?—диде кенәз, тик бераздан гына — Инде ничә кабат чакырдым бит үзен. Янап та карадым. Ә ул һаман килми. Нәрсә, анда күлнең күтен күккә асамы әллә?
Козьма ашыга-кабалана тезеп китте:
—Андрей угылың анда яңа кенәзлек төзи. Иске калаларны ныгыта, яңаларын сала. Чит дәүләтләр, чит кенәзләр белән сәүдә эшен жайлый. Яңа дружиналар туплый, яна чиркәү һәм соборлар күтәрә. Анын исәбе— бөтен урыс жирләрен бер йодрык шикелле итеп бергә туплау. Аның эше бик күп. Зинһар өчен, син комачаулый күрмә ана. бөек, олуг кенәз?!
—Яңа кенәзлек төзи!—дип, Юрий кенәз каһкаһә катыш мыскыллап кабатлады.—Атасыннан, туганнарыннан йөз чөерә, имеш. Мәгәр сыңар бармак белән генә кое казый алыр микән соң ул? Ай-Һай! Андрейның минем каршыга тезләнеп киләсе көннәре алда булмагае!
—Әй, дөнья мәшәкәте турында баш ватуны ташласаң иде, олуг кенәз,— дип, янда торган Петрила Козьманың касыгына төртте.—Бокалга шәраб сал.
Ул шулай дип Козьмага ысылдады да, аннары һәркемгә ишетелерлек тавыш белән карт кенәзгә дәште.
—Әнә, шанлы улын сиңа озын гомер теләп, бер мичкә шәраб җибәрергә дә онытмаган, кенәз. Шуннан авыз итик.
Козьма шәраб белән мөлдерәмә тулган бокалны Юрий кенәзгә сузды. Тегесенең йөзенә тагын елмаю бәреп чыкты. Ул арала Петрила, яңгыратып, тостны да әйтеп өлгерде.
— Юрий кенәз исәнлеге өчен. Яшәсен, олуг кенәз!
Шау-гөр килеп ирләр кузгалышты, бәллүр, керәч касәләр зеңгелдәде. Ул да түгел, Юрий кенәз шәраб тулы бокалын иреннәренә китерде, голт- голт иттереп эчә үк башлады. Залда көтелмәгән тынлык урнашты. Байтак ирләрнең күзе Юрий кенәз кулындагы бокалга текәлеп тора иде.
Менә, олуг кенәз соңгы тамчы шәрабны да эчеп бетерде. Ул кул аркасы белән сакал-мыекларын сыпырып алды, кикереп куйды. Ул инде кабат кәнәфиенә утырырга җыенгандай итте, алга иелә төште. Ләкин нәкъ шул мизгелдә аркасына кайнар пычак китереп кададылар диярсең, кенәз кисәк тураеп басты. Аның авызы зур булып ачылган, күзләре киң кабаклар арасыннан акаеп чыккан иде. Нидер кабып йотарга теләгән кеше сыман ул кат-кат авызын ачты. Ямьсез булып тырпайган бармаклары белән әүвәл сакалына, аннан күкрәгенә ябышты. Берникадәр вакыт ул һавадан үзе тотынырдай терәк эзләде дә, соныннан өстәлләр өстенә гөрселдәп барып төште.
—Кенәзне агуладылар! Кенәз үлде! Хыянәт!—дип. ин беренче булып, Гаврила чәрелдәде. Мәхшәрдәге кебек үкереп, аңа башкалар кушылды.
—Андрей кенәз агуланган шәраб җибәргән!
—Хыянәт! Хыянәт!
Козьма берни аңышмыйча сабый бала сыман сүзсез тора иде. Менә, ул кенәз яраннарының урыннарыннан сикереп торуларын күрде. Арадан берсе, кылычын кыныннан суырып, Козьма пәһлеванга таба якынайды. Артта кемдер: «Аллага шөкер, Давидныкыларга да бәйрәм килде, безне онытмаслар»,—дип зәһәр пышылдады. Козьма тавыш иясен шәйләргә өлгермәде.
—Хыянәт! Хыянәт!—дип ярсып кычкырды да, кемдер авыр күсәк белән анын баш түбәсенә орды. Гаврила зинданындагы җәвалаулардан сон ныклап савыгып та өлгермәгән пәһлеван янә тирән упкын эченә очты.
Дәвамы киләсе санда.