Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘННӘРГӘ БОРЫЛЫП КАРАСАМ...


ХӘТЕР- ХАТИРӘ
Бу гомергә һаммәсе булды насыйп.
Тик булмадык нигездә артык кашык
Китмәсәк тә җиде күкләргә ашып.
Бәллүр җирдә калдык без туры басып
Мөдәррис Әгъзәмов
шем житте житмешкә, йөрәк һаман яшьлектә Бу—егетләнергә маташып сөйләнү генә, әлбәттә Картлык үзенекен итә. күбрәк истәлекләр белән яши башлыйсын Тормыш дигәнен адәм баласын чүки, игәүли, чарлый һәм дөньяда өч ямьсез нәрсә барлыгын төшендерә аларнын берсе—фәкыйрьлек-ярлылык. икенчесе—сырхау-чир, өченчесе—картлык-хәлсезлек
Беренчесе минем ишеләрне куркытмый, ул—гомерлек юлдаш Шәхсән үземә килгәндә. Ходайга мен шөкер, артык сырхап та интекмәдем Өченчесе белән дә килешергә туры килә. Табигать кануннары һәркем өчен аерым язылмаган шул Мона холкыңда үпкә үрчетер хал юк
Гомер юлындагы чакрым баганаларын күбрәк артта калдырган саен, кеше үзенен үткәненә жентекләбрәк карый башлый булса кирәк Гомеремнең а 1мы-күпме йөк салган арбасы да житмешенче баганасына житеп килә мин 1930елнын 17 гыйнварында Чистай каласында дөньяга килгәнмен
Шундый тойгы белән яшим гүя тормышымның буеннан-буена күзгә күренмәс кыллар сузылган Кайчак язмыш аларга оста музыкантларча кагыла (күркәм көннәр кичерәм), ә кайвакыт шул нечкә-нәфис кылларга кувалда белән оралар (ник туганыма үкенерлек халәттә калам)
Өти-әнием—Хәмит һәм Фатыйма Камаловлар Чистай педагогия техникумын тәмамлаган авыл укытучылары иделәр
Буа районынын Янтуган авылына күченеп килүебез истә (1934 елнын августы) Тәтештән ат белән килеп төштек Картавил (Камброд) белән Янтуган арасызшагы зират Арбадан аякларын салындырып утырган әгинен сүхләре хәтергә сенеп калган •Зиратлары бигрәк ямьсез икән, монда гына үлеп калырга язмасын!*
Я
Язмыш уеныдыр инде: әти 1936 елның 1 июлендә Янтуганда вафат булды, ләкин бертуган абыйсы Әхәт белән энесе Фоат аны кайчандыр үзе эшләп киткән авылга— Лаеш районының Татар Сараланы зиратына җирләделәр. Әхәт абый ул елларда Саралан мәктәбендә директор иде.
Шул рәвешле, әни—тол; без, өч бала, сеңелләрем Ралина (1931), Джемма (1933) һәм мин ятим торып калдык
Ул елларда да тормыш «пар канатлылар» өчен дә жинел түгел иде. егерме алты яшендә өч бала белән тол калган укытучы гаиләсендә көн саен кояш көлеп тора алмаганлыгы аңлашылса кирәк. Әнинең башы бурычтан чыкмавы бәгырьгә уелып язылган
Әти үлгән елнын көзендә, ягъни 1936 елда, беренче класска укырга кердем. Ул вакытта сигездән укый башлыйлар иде, тик мине өйдә бикләп тотудан ни мәгънә?—дүрт яшемдә укый-яза идем ич инде. Хисапта да яшемә күрә төтенем туры йөргән булса кирәк.
Әни әйтеп торгандыр инде, җидееллык мәктәп директоры Зиннәт Гафият улы Вәлиев исеменә гариза яздым. Латин алфавитының гамәлдә чагы бит. Тырыша торгач, «гариза* урынына «гарижа» килеп чыккан. Көлделәр.
Беренче укытучыбыз Рәхимҗан абый Муллин иде. Ул ак финнәргә каршы да сугышты. Бөек Ватан сугышыңда һәлак булды.
Янтуганнан без 1942 елда киттек. Сугышнын кызган чагы иде. Шул ук районның Исәк авылына күчтек. Әни «Революция» колхозында хисапчы булып эшли башлады Укытучылык хезмәт хакына яшәр мәл калмаган иде инде. Җиденче классны мин Исәк мәктәбендә тәмамладым.
Җиденче класстан сон, 1943 елның көзендә Буа ветеринария техникумына укырга кердем, ләкин «Октябрь бәйрәме»нә кайтканнан сон кабат бармадым Күңелем тартмый иде. Әни. йомшак холыклы хатын, әллә ни басымчакланмады. Хәзер болай фикерлим, ярый әле теләр-теләмәс укып китмәгәнмен. Яратмый әйләнергә мәҗбүр ителгән кеше төсле, күңелемә чит булган хезмәттә гомерем буе чиләнер идем. Ә болай, яраткан эшем белән кинәнеп шөгыльләнгәч, үземне сират кичеп, фирдәүстә (иң беренче дәрәҗә оҗмахта) утыргандай хис итәм Әдәби иҗат—минем өчен сәгадәт талы (бәхет символы!). Ветфельдшер булып китсәм, рас әгәре. сукырларга көзге сатучы булыр идем Ә бит үзләрен ветеринариядә бик бәхетле санаган кешеләр дә аз түгел. Алар да үз һөнәрләренә гашыйк...
Исәктән Күл-Черкен авылына күчеп килгәч, колхозда эшли башладым (ул елларда—«Искра», хәзер «Ватан» күмәк хуҗалыгы). Такыр басу торнасы—артык кашык булып яшәр хәлем юк иде. Политрук ире фронтта һәлак булган апаның (әниемнең бертуган сеңелесе)—җидееллык мәктәп директоры Хәтимә Курамшинаның үзенең дә өч баласы бар иде бит. Дәү әни дә аның тәрбиясендә.
Колхозда үгез дә, ат та җиктем. Кырга тиресен дә чыгардык, чәчүлек орлыгын да. көлтәсен дә ташыдык, көзен Лашчы разъездына бәрәңге заданиесен дә илтә идек. Кордашлар белән эшләү үзенә күрә бер канәгатьләнү хисе бирә иде шикелле.
Үгез җигеп изаланганнан сон атка күчеп утыргач, үзеңне самолетта очкандай сизәсең икән. Үгез—ике мөгез (МУ-2) ашыгуны белми. Сал син арбаңа теләсәң күпме йөк—тартачак, мәгәр ашыктырма. Исе дә китмәячәк. Кыйнасаң да. кан баскан күзләрен акайтып кына торачак. Урысларның «Упрямый как бык» дигәннәрен мин шул елларда аңладым. .
Үгез белән тарткалашкан көннәр истә нык калган, хәтта көндәлегем битләренә дә кергән.
Сугыш чорында мин үгез җиктем.
Рәижи идем кире беткәнгә. Бар язмышым кире үгез булды. Ирешалмадым күңел көткәнгә...
1944 елның язы бәгырь майларын сыздырган ачлыгы белән истәлекле. И-их, интектек тә соң ачка! Ярый әле, колхоз партоешмасы секретаре йөген дә сөйрәп баручы. Күл-Черкендә мәктәп директоры Хәтимә апа Курамшина, колхоз идарәсе рәисе Кәлимулла абый Алимов белән сөйләшеп, мине язгы чәчү һәм урак өсте вакытына ачылган ашханәгә мөдир итеп билгеләтте. Бер мәлгә тамак тук булды.
Колхозда эшләгәндә, 1944 елны, мине комсомолга алдылар. Шушы елның ук көзендә исә Буа шәһәреңдәге Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәпнең сигезенче классында укый башладым. 1945-1946 уку елында тугызынчы классны тәмамлагач, хәл бөтенләй начарланды. Өс-баш чыгып төште, ризык дигәнеңә өмет киселде. Терәксез калган колмак сабагыдай булдым.
Хәрби училищега китәргә карар иттем. Тик ул ният тә чынга ашмады Район хәрби комиссариатында эшләүче Украинский дигән бер офицер алдап йөртте-йөртте дә, төп башына утыртып калдырды..
Шулай нишләргә белми кангырып йөргән көзге көннәрнен берсендә мине Буада яшәүче атаклы артистка Зөләйха ханым Богданова очратып, хәл-әхвәлләремне сораштырды да минем ул житәкләгән агитбригадада район авылларын әйләнеп чыкканым бар иде инде), аннары, кырт кисеп, эш тәкъдим итте
—Энем,—диде ул,—Буа колхоз-совхоз театрына актерлар кирәк Яна оешып киләләр. «Галиябану^ны сәхнәләштерәләр Син бит безнен шәп артист Урнаш шунда эшкә Алар тиздән гастрольгә китәчәкләр
«Менәр як—атның сул ягы Камчылау як—атнын ун ягы Сайла. Барлас, бер якны,—дидем үземә —Йә театрга урнашасын да көн итәрлек жай табасын, йә сукбайлыкта йөрисен - Яшьлек хыялым булган театрга керергә ризалаштым Зөләйха апа театрның директоры Һәм режиссеры Исхак абый Дасаев белән сөйләште һәм мин иртәгәсен үк сәхнә эшчесе (театрда рабочий сиены дигән штат берәмлеге бар) һәм актер булып киттем. Ни хәл итим9 Талда кунар урыны юк кош сыман идем ич Карыным белән кар ярып, борыным белән боз тишәргә риза идем
Театрда эшли башлау 1946 елнын декабрендә булды.
Башкарырга тиешле ролем шул иле: Исмәгыйль Хәлилне аткач, йөгереп килеп житкән ике кешенен берсе- мин Әйтер сүзем «Бу ни хәл9 Ни булды9 Нишләделәр9-
Гастрольгә киттек Беренче тамашабыз Буа районынын Ташкичү авылында декабрьнен егерме сигезендә уйналды Спектакль тәмамлангач, театрнын прима актрисасы Сылу ханым Садрина (директор Исхак абый Дасаевнын хатыны) мактады үземне. «Карале, сәхнәдә чирканмыйсын да икән бит син Яна әсәр хәстәрли башлагач, роль бирергә кирәк сина, тулы роль. Исхакка әйтермен мин •
(Бераздан төшендем бөтенләй сәләтсез булсан да, Сылу ханым кушкач. Исхак абый роль бирәчәк Садрина апабыз театрда Әби-Патша иде Ире анын сүзеннән кусан да чыкмый, чыга да алмый!)
Фатирга карт актер Гали абзый Донский белән төшеп йөрдек Котыш белән Тотыш сыман. Мин аның йомышчысы идем, ләкин ул. күпне күргән, күпне белә торган карт, мина да байтакны бирде
Йомышчылыгым базага—Буага кайткач ана бик хажәт була торган иде Ул ялгыз маржала фатирда торды Хужабикә, саулыкка туймыйча картаеп баручы хатын. Гали абыйга әллә ни хезмәт күрсәтә алмый иде Ә мин йөгерәм генә. Төп эшем кибеткә йөрү азык-төлек юнәтү һәм. әлбәттә, аракы алып кайту
Кәефләнеп алгач, ул Әстерхан театрында узган яшьлеген сагынып сөйләргә ярата иде. Урыс театры корифейларының әсәрләрен бик сш телгә ала, алар тәгълиматын ин садә төстә мина ирештерергә тели иде Немирович-Данчеко исемен мин беренче тапкыр аңардан ишеттем К С Станиславскийның - Моя жизнь в искусстве- дигән бик шәп китабы турында да мина башлап ул сөйләде (бу хезмәтне мин соныннан, студент елларымда укыдым)
Шулай башланган -актерлык эшчәнлегем» 1946 елнын декабреннән алып 1948 елның июленә кадәр дәвам итте. Мина I амир Насрыйнын «Күңел дәфтәре-ндә - Зәйнетдин картны, Сәет Кальметовнын -Безнен кияү» комедиясендә—Шәнгәрәй картны, Риза Ишморатның -Бүләк» пьесасында Хайдулла абзыйны уйнарга туры килде Әсәрне сәхнәгә драматург, әле гимнастеркасын да салырга атгермәган фронтовик-майор Риза Ишморат үзе куйды Без аның белән шул елдан бирле танышлар, дуслар булдык Риза ага Ишморат әсәрен репитинияләгән көннәрнең берсендә болай диде -Син уйный торган карт образ түгел әле, рольдә уйнау гына Тора-бара моны ныклап төшенерсең». - диде Ул бик хаклы булган
Танылган драматург һәм режиссер Риза абый туксаннан узып вафат булгач та ул сөйләгән бик күп истәлекләрне гыйбрәтле хатирәләр итеп уемда яңартам
Гастрольләрдә йөргәндә, спектакльләрдән тыш. колхоз-совхоз театры артистларының концерт программалары да бар иде Ул концертларда минем өлешем нәфис сүз белән кашашудан гыйбарәт иде Габдулла Тукайның -Су анасы-н • Китмибез.сн, Һади Такташның -Мокамай». -Тун трагедиясе.н. Әхмәт Фәйзинең «Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашу ы-н. Фатих Кәримнең «Өмет йолды зы- поэмасын укый идем.
Театрда мине «Яшь карт» дип йөртәләр иде Чыннан да. унҗиде яшендә картлар
роле белән кинәндерүләре үзе бер мәзәк хәл ләбаса! Егетләр ролен да уйнаганым булды булуын. Әйтик, Сәет Кальметовның «Йолдызлар балкый» әсәре буенча автор үзе үк сәхнәгә куйган спектакльдә фронттан кайткан егетне баш карган идем
Гомеремдә бер тапкыр мина «Галиябану»да Хәлил булырга да туры килде Ничарадан бичара хәл иде бу. Хәлилне уйнаучы актерыбыз—Әхмәт абый Галиәкбәров суык тидереп, нык авырып китте. Спектакльне езсәк, акча да җыелмый кала, иртәгәсен күрше авылга күчәргә атлар яки үгезләр дә бирмәячәкләр. Директор һәм режиссер Исхак абый Дасаев: «Өзмибез тамашаны. Хәлилне син уйныйсың!»—диде Сүзләрне яттан беләм, һәр көнне шуларны кабатлыйбыз бит. Яшьлек тә бар, «кыяфәт тә»—Хәлил димәслек түгел. Ә менә жырга килгәндә, юк инде, иптәшкәем, юк. Мәҗлесләрдә кешегә кушылып җырлаган булам да сон, Хәлил түгел инде. Шулай да тәвәккәлләдем, Хәлил киемнәрен кидем, гармунны кулга алдым. Чынында бит Әхмәт абый Галиәкбәров та үзе уйнамый, арттан баянчы-гармунчы Хафиз Сөләйманов уйный (ул тумышы белән Буа районының Аксу авылы егете иде).
Хәлилнен Галиябану тәрәзәсенә килер чагы житте Кайнар укол кададылар диярсен, пешеп чыктым. Борылып: «Бар куәтенә кычкыртып уйна, Хафиз!»—дим. Аллага тапшырып, жыр башладым.
Билемдәге ал билбавым
Тормый кыстырган жирдә, Үзе чакыра, үзе кача,
Галиябану, сылуым иркәм. Чыкмый сызгырган жирга.
Галиябану—Мәдинә Гатиятуллина тәрәзә янына килеп, жавап җырын суза. Ул яхшы җырлый!..
Тәвәккәл таш ярган, диләрме? Ерып чыктым бит тәки' Труппабыз белән сөенештек, спектакль өзелмәде ич!
Мәдинә Гатиятуллина (ул—Казан кызы, атаклы балетмейстр Мансур Гатиятул- линнын сенелесе) кәефемне тәмам күтәрде. «Чын егет белән дә кара-каршы уйнар көнем бар икән!»—ди. Салпы якка салам кыстыруын чамалыйм, шулай да күңелгә рәхәт!
Иртәгәсен чаналарга декорацияләрне төяп ятабыз, бу авылнын мәктәп директоры укытучы хатыны белән мәктәпкә табан узып бара. Хәләле нигәдер турсайган иде бугай, ана сүз кушарга җыеныптыр инде, мина күрсәтеп:
—Таныйсынмы кичәге Хәлилне?—дигән булды. Нишләсен, яшь ханым да ирен чите белән генә елмаеп куйды:
—Таныйм, таныйм, бик яхшы уйнады,—дип тә өстәде.
Шуннан сөйләшеп узып киттеләр. «Яхшы уйнауның ни икәнен бик яхшы беләбез дә бит,—дим эчемнән генә.—Жэннәткә гөнаһлар җибәрми. Җырчы булмагач, ни хәл итим?..»
Ике елга якын гомер эчендә дистәгә якын рольдә чыгыш ясадым Ярата идем сәхнәне, хәзер дә ихластан яратам. Үзешчәннәргә кушылып уйнарга бүген дә әзермен Әмма ул елларда укыйсы килү теләгем һәммәсеннән дә көчлерәк иде Өс-башны беркадәр рәткә-юньгә китергәч, кышлыкка дип унбиш-егерме потлап бодай алып куйгач, унынчы класста укый башладым. 1949 елнын җәендә урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алдым. Түбәм күккә тиде, тик... бу әле юлнын башы гына иде. Югары белем аласы бик килә, мәгәр ничегрәк итеп яшәргә?
Фанер чемоданыма хәзинәдә барын—запас бер күлмәк, бер трусикны һәм китапларны салып, Казанга юл тоттым Исәбем вагон түбәсендә бару иде. Юлга бер тиен дә акчам юк. Ходайның рәхмәте дими, ни дисен, тарихтан укытучыбыз Гөлсем Галләмовна Султиева очрады (ул—Янтуганныкы, әтиемнең дә, әниемнең дә укучысы ) «Юлына акчаң бармы сон9»—дип сорады. Бик кыенсынсам да турысын әйттем. Ул мина егерме алты сум акча бирде. Нәкъ билетлык Бу—мине поездга түгел, олы тормышка озату иде.
Иртәнге бишләр чамасы иде шикелле, Казанга килеп төштем. Барып сыеныр урыным бер генә—Щапов урамындагы тугызынчы йортнын икенче фатиры Анда үзләренең биш баласы белән әти ягыннан кардәш Хәйдәр абый Камалов һәм Гашурә жинги яши Абый, туфрагы җинел булсын, йомшак күңелле кеше иде Шофер правосын алдырганнан сон тимер юл вокзалындагы посылкалар ташу бүлегендә каравыл торды
Гашурә жинги (без аңа «Гашура апа» дип эндәшәбез) гомере буе авыр эштә булды, ниндидер «снаб»та йөк төяде, йөк бушатты. Бик яхшы җөйче Миңа, минем сеңелләремә
генә дә күпме кием тегеп кидерде самими, ярдәмчел жан!
Ал арны уятып кермәдем. Кояшлы, аяз иртә иде. Йокыларыннан торып, аяклануларын көттем Үзем көтәм. үзем үртәләм «Менә урманда-урынсыз. кырда койрыксызлык галәмәте'* Гомерем булып, һөнәр алып, йорт-жирте яисә фатирлы була калсам, елнын теләсә кайсы вакытында, тәүлекнең теләсә ниткән сәгатендә туган- тумачаны гына түгел, дус-иш. таныш-белешне генә дә түгел, монарчы күз күрмәгән мосафирны да кертеп кундырырмын, кирәксә, сонгы сынык ипиемне бүлешермен* - дим үз-үземә. Әтисез дә, әнисез дә булгач, (әни 1944 елнын 31 мартында вафат булды), кунар куагын булмау аерата сиздерә бит ул.
Шапырынуга кермәсен, шул антыма тугрылыклы мин
Гашурә апа мине гадәттәгечә бик ачык каршылады Кабул итү имтиханнарына килүемне белгәч (документларны шул көнне тапшырдым): «Үзебездә торырсын- -диде Әй кин күңелле кеше дә соң! Гадел хезмәт кешеләре арасында, шөкер, андыйлар аз түгел бит әле, түгел!
Сульяк Болак белән Мартын Межлаук (сонгы елларда шулай атала) урамнары кисешкән жирдә Казан дәүләт педагогия институгынын төп бинасы урнашкан Кабул итү комиссиясе дә шунда. Документларны тапшырдым «Тулай торак кирәкме’*—ди директорның алгы бүлмәсендә утыручы зур гәүдәле, зур борынлы, бөдрә чәчле яһүд агай Күзлек пыялалары артында зур ачылган күзләр Кырыс, кискен
—Кирәксә, әнә теге ишектән директор янына кереп, менә бу ордерга имза сырлатып чык. (Ул елларда ректор фәкать университетта гына булып, башка югары уку йортларынын башлыклары директор дип йөртелә иде)
Керсәм барбулдыгымны сөенеч басты. Зур кабинетта. «Т* хәрефе ясап сузылган зур өстәлләр түрендә Йосыф Әхмәтжанович Туишев утыра Ул бит Телеграф тыкрыгындагы махсус урта мәктәпнең директоры иде. ә минем ул мәктәптә сигезенче классны тәмамлагач, ике ай чамасы укып алганым, погоннар тагып йөргәнем дә булды бит Күз дигәнен йомшаграк булу аркасында кире Буага кайтып киткән идем
—Уз әйдә, уз. Тулай тораккамы?—Ул ордерны алырга кул сузды һәм мине исенә төшереп өлгерде
—Махсус мәктәптә укып алган иденме әле'’
—Әйе. абый.
—Бөдрәләреннән таныдым Инде безгә, институтка килденме'’ Әйбәт булган Карале. Камалов, ялгышмасам. син круглый сирота бит. эйемс9
—Әйе. абый Укытучы балаларыннан, әти-әниләре үлгән булса да. укыган өчен түләтмиләр дигәч, монда килдем
-Шунын өчен генәме?—Туишев агайның күзләрендә үпкәме, шелтәме очкыны кабынып сүнде.
—Сон укытучы һөнәре мина бик якын инде ул —Сөйләшә белми торган мәнссз бәндә булуым өчен үземне чәйнәп ташлар хәлгә житкән идем
Директор ордерга кул куйды һәм стена буендагы урындыкларны күрсәтте Бу аның «утыр* дигәне иде Үзе телефоннан шылтыратып. Бирюшсв дигән берәүне чакырды. Тиз арада о >ын буйлы, кара тутлы бер абый килеп керде Фронтовик булырга тиеш, бер кулы гарибрәк
— Менә. Рашат, безгә бер тырыш малай килә Татар теле-әдөбияты бүлегенә Мин аны дүрт-биш елдан бирле бсләм Спеишколадан Ул шыр ятим Хәзер дә менә кесәсендә бер тиене юк. иманым камил Профкомда сөйләш, акчалата булышыгыз Хәзер үк Аннары мин үз фондымнан карармын Беренче экзаменыңны биргәч гә минем яныма кер. Камалов, ярыймы9
Рашат абый Бирюшсв институтның ВЛКСМ комитеты секретаре икән Тарих факультетын тәмамлап, аспирантурага калган
Ике йөз сум акча биреп, кул куйдырдылар Бер кирпеч ипи сатып алып. Гашурә апаларга кайтканда, мин жнрдәге жәннәтнен жиденче катында идем Ник дигәндә, жавап анык фитрәт көннәре-кризис кичерә идем ләбаса' Инде болай булгач, фәлән фәсмәтән. катык сөзмәдән дигәндәйләрне дә авыз итәргә мөмкин булачак'
Институтның беренче тулай торагында. Зур Кызыл урамындагы борынгы монаегырыза яшәп, керү имтиханнарын тапшыра башладым
Беренче имтихан-урыс әдәбиятыннан сочинение Ике тема-бсрсс мәктәп программасы буенча өйрәнгәннәрдән, икенчесе—ирекле Бүгенгедәй хәтердә «Я знаю- город будет, я знаю-саду инссть* В Маяковский •
Мин ирекле теманы сайладым Буадагы М. Вахитов исемендәге урта мәктәпнең унынчы классын бергә тәмамлаган сабакташларым Мөһит Мөхәммәтжанов (Исәк авылыннан), Даян Бикмуллин (Чәчкап авылыннан, моннан берничә ел элек вафат булды) янәшәмдә Мөһит—көчле математик, сочинение ана авыр бирелә, шунадыр минем янәшәмдә булырга тырыша.
Төп бинанын 67 аудиториясендә барлык факультетларга керүчеләр бергә язабыз Иң арткы рәткә утырган идек, имтихан алучы Корбан Тимергалиевич Вәлитов, нидәндер шикләнеп, безне иң алгы рәткә күчереп утыртты Бу аның тарафыннан чебенгә чукмар күтәрү иде инде Без болай да куркып-имәнеп кенә тора идек «һәй, чиркәү мәэзине!»— дип мыгырдандым, тик тыңламый хәлебез юк иде. Ядәчен киергән дә усал карап тора!
Иртәгәсен урыс теле һәм әдәбиятыннан телдән имтихан тотканда сочинениене «хорошо»га язганымны белдем. Ике урында өтерне санга сукмаганмын икән Әмма Вәлитов агай миннән канәгать икәнлеген яшереп тә тормады. Телдән җавапларыма «отл» куйды.
Географиядән керү имтиханын Сара апа Еникеева алды. Билеттагы сорауларга җилле генә җавап бирдем кебек, һәрхәлдә, бәйләнмәде, ризасызлык белдереп, чырай сытмады. Соңыннан карталар буйлап куа башлады География кабинетының стеналары төрле карталар белән тулы Йөгерә-йөгерә җавап бирәсең Мәгәр шундый итеп куа, өлгерер хәл юк. Мәктәптә дә шулай тинтерәткән булсалар икән, дим. Кыскасы, бу апа миңа «хор»ны куеп чыгарды. Бик риза-бәхил идем инде. Карталар янында җитез булалмадым бит!..
Немец теленнән «хор»ны фәрештә канатын җәюе аркасында гына булуын әйтергә тиешмен Күпме генә тырышып хәстәрләнгән булсам да, мин имтиханны «яхшы» билгесенә бирә алмаячак идем.
Имтиханга керер алдыннан мине доцент Маһинур апа Фәйзуллина эзләп тапты. «Фатыйма улы икәнсең бит. Әниең чалымнары бар шул. Бөдрәләрең әниеңнеке»,—дип сөйләшеп китте ул, хәл-әхвәл сорашты.
Мин хәлемнең мөшкеллеген туп-туры әйттем. Берәр фәнне «өчле*гә бирсәм, стипендия булмаячак, хәрби училищега китәрмен дип килдем, дидем.
Маһинур апа имтихан алучы Баһаветдинова апа янына кереп чыкты. Минем чаманы аңлаткандыр инде.
Баһаветдинова апага мен рәхмәт! «Хор»ны кызганмады Шунда әйтте:
—Укый башлагач, тырышыгыз инде!—диде.
Вәгъдә бирдем һәм сүземдә тордым.
Икенче курс азагында холыксызлыкнын аръягындагы Морозовага да имтиханны «отлично»га тапшырдым. Шуның белән мин кабул итү имтиханында биргән вәгъдәмне дә үтәдем, ике курс дәвамында бер генә «хор» да алмаган һәм җәмәгать эшләрендә жин сызганып йөргән активист буларак, өченче-дүртенче курсларда иң зур стипендияне— Сталин исемендәгесен алдым Мәгълүм бер горурлык белән раслый алам кызыл дипломымның кушымтасында «зачтено» һәм «отлично» дигәннәрдән башка билге юк.
Мине аспирантурага калдырдылар. Кандидатлык минимумының да ин жәфа- лысы, сырхауга сабыштыра язганы немецтеле булды. Монда инде милләте белән немка— Кованько түти—Хак Тәгаләңә дә исе китми торган адәми зат кирәкне бирде Кабул итү сынавында миңа «канәгатьләнерлек» куйды, укуны тәмамлаганда «яхшы»сын кызганмады.
Янә институтка кергән көннәргә кайтыйм әле.
Беренче имтиханнарны уңышлы тапшыргач, Йосыф абый Туишев янына кердем. Бу юлы кабул итү бүлмәсендәге яһүд агай—Александр Абрамович Фрумин әллә ни тоткарламады (без аны үзе артында Трумэн дип тә атый торган идек).
Йосыф абый директор фондыннан ике йөз сум яздырып бирде. Рәхмәтем чиксез иде. Беренче стипендия көненә—22 сентябрьгә кадәр тамагым тук, күңелем көр булды. Үземне кеше итеп тойдым.
Күп еллар үткәч, Йосыф Әхмәтҗановичны соңгы юлга озатканда, минем, сакаллы сабыйның, кешеләрдән качып елавым да шуларны хәтерләп иде
Әйе. институтта барлык фәннәрне дә диярлек күңелгә якын атып укыдым. Шулай да бер төкәнү ташына абына язып калдым Предметы да төшенмәслек тә, укып өлгермәслек тә түгел Нибары егерме ике лекция. «Мәктәп гигиенасы». Безгә аның буенча лекцияне шәһәрдә бердәнбер белгеч саналган Рашат Суняков дигән зат укыды.
Өлкән курс студентлары кисәткәннәр иде «Сак бул!—дигәннәр иде алар —Суняков
абзагыз. ни гаҗәптер. студент егетләрне өнәми, тоташ «отлично»га укучыларны үз итми»
Чыннан да, шулай булып чыкты.
Парта капкачының калынлыгын әйткәндә ике миллиметрга хаталандым Шул житә калды
— Мин сезгә «отлично» куя алмыйм. Икенче билет аласызмы'*—ди һәм калын пыялалы күзлеге аша сөзеп карый.
Алдым. Чатнатып җавап бирдем
—Әгәр өченче билетка да шулай җавап бирсәгез, «отлично».—ди мөхтәрәм мөгаллимебез.
Өченчесен дә алдым. Бәйләнер урыны калмады Ин югары билгене куйды Әмма минем нервылар балалайка кыллары хәленә килеп, зенләп тора иде
Инде чын күңелдән үз иткән, ярты гасырга якын гомер үткәч тә сагындыра торган укытучыларыбыз турында язып узыйм
Студент халкы XIX гасыр башы рус әдәбияты тарихы буенча лекиияләр укучы Семен Николаевич Никольскийны бик ярата иде Гадилеге, кешелеклелегс. тирән белеме өчен Аңа булган тирән ихтирамны коммунист студентлар ул балага тартан бер очракта күрсәттеләр
Ниндидер әләкче-көлавыз институт дирекциясе һәм парткомына пышылдаган Никольский үзе укыткан фәннән читтән торып укучы бер студенткадан имтиханны ресторанда әчеп утырганда алган, имеш
Бәйләнәләр Абзыйнын. чыннан да, капкалау гадәте бар Ни өчен эчкәли, анысын уйлап та бирмиләр, шуңа ябышып пычратмакчылар
Кая ул! һәммә факультетлардан студентлар (ул чакта фронтовиклар да бар әле) шундый итеп күтәрелделәр, партком секретаре мондый мәсьәләне җыелышка куюына үкенеп бетә алмагандыр
Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә доцент Якуб Хәлил улы Агишевнын абруе бик олы иле Күпне күргән Эрудит Демократ Партиясез Курыкмый Инанганын сөйли Лекцияләре тирән мәгънәле дә. мавыктыргыч та Сөйләү остасы Анын лекцияләреңдә йокыга китмисен яисә кызларга хат сырларга утырмыйсын инде Аныгыңны ачып тынлыйсын, кайчак кәгазьгә теркәп барырга тиешлегеңне дә онытып җибәрәсең
Мина ул икеләтә якын иде. Остазым буларак та, әтиемнен дусты буларак та Аларның дуслыгы, фикердәшлеге 1932 елда ук башланган Бу вакытта әтием Лаеш районының Сарадан авылы мәктәбендә директор була. Ә 1930 елда Казан дәүләт педагогия институтында укый башлаган Якуб Хәлил улы Саралан мәктәбенә педагогик практикага килә.
Якуб абый әтидән ун яшькә өлкән булса да. үзара уртак тел тапканнар
Мин Якуб абыйны педагогия институтының беренче курсында укый башлаган көнне 80 мәктәп бинасында (анын ике этажын пединститут били иде) очраттым
—Беренче курс студентлары исемлегендә күрдем фамилияңне диде ул — Стипендия алырлык булып кергәнсең икән Монысы-яхшы Керү имтиханнары биргәндә нигә килмәдең безгә' Адресны деканаттан алырга иде Белешмәләр бюросы бар, наконец
—Борчыйсым килмәде, -дидем
—Бу кадәр дә әниеңә охшамасаң Әтиең ут уйната иде'
Укый башлагач, мин Якуб абыйларның фатирына баргаладым Хатыны Хәдичә апа да бик ачык каршылый иде. Уллары Рөстәм белән дә дуслашып киттек
Ул елларда (илленче еллар башында) уку отличникларын һәм җәмәгать эше активистларын бик килешле итеп хуплый беләләр иде Әйтик, мин өченче курсны тәмамлаган җәйдә, 1952 елда, профком бер төркем у к£ алдынгыларын илебез башкаласы Мәскәүгә туристлык сәяхәтенә җибәрде Күбебезнең, шу г җөмләдән минем дә. Мәскәүне беренче күрүебез иле Тау тикле тәэсирләр белән кайттык
Өченче-дүртенче курсларда исемле стипендия алып уку мина сеңелем Ралинаны (соңрак кече сеңелем Джемманы да) институтка китерергә, тулай торакка урнаштырырга җай бирде
Педагогия институтында үткән чор минем өчен бик күп нәрсатәрнен борынлап китүе белән бәйле
Беренче шигырьләр Яшьлегендә шигырь язмаган кеше булмыйдыр Мин инин беренче шигыремне Буа районында ул чакта «Яна юл» исеме белән чыккан гәзитә дә бастырлыхг Май бәйрәменә багышланган иле шикелле Тезмә югтар теркәлгән
дәфтәр битенә районга ниндидер казна эше белән килгән Ибраһим абый Гыйльфа- новтан цензура мөһере дә бастырып алган идем. Мөһерле нөсхәне гәзитә редакторы Нәжип Гобәйдуллин үзенә алып калган иде (перестраховка өчен!)
Студент булгач. «Яшь сталинчы»да (хәзерге «Татарстан яшьләре») бер-ике шигырем басылды Монысы шагыйрь Сәхаб Урайский ярдәменә бәйләнгән. Шигырьләр, әлбәттә. Сталинга мәдхия җырлаучы юлларыннан гыйбарәт иде.
Әле дә булса тезмә юллардан бизгәнем юк. Кайчак үз-үземә сорау да куям прозаик башын белән ни дип чиләнәсең әле рифма-ритм җәһәтеннән? Бу сорауга үзем үк җавап бирергә тиеш бит инде. Эш болайрак тора: миннән шагыйрь чыкмасын институтның беренче курсында укыганда ук аңлаган идем, берничә шигырем матбугат йөзе күргәч. Мәгәр шигырьдән бизмәдем һәм бизмәмен. Шигъри әдәбиятны сатып алып та укыйм, китапханәләрдән алып та. Шигырьсез (чын шигырьсез!) яшәү тутык дөнья белән бер мина.
Фикерле, асыл бизәкле, хис-тойгыларга да җим бирерлек, уйландырырлык, рухландырырлык шигъри юлларны шагыйрь булып туган зат кына яза ала. Минем тезмә юлларым фәкать үзем өчен генә. Әсәрләремә кереп киткәннәре дә теге яки бу персонажның күңел чайпалышы нәтиҗәсе Алар—шагыйрь түгелләр, ләкин теләсә ничек сөйләргә һәм язарга хаклы кешеләр.
Беренче хикәям... Ул да «Яшь сталинчы»да дөнья күрде. «Күңел газабы» дип аталган бу өйрәнчек әсәр дүртенче курста укыганда, 1953 елның 20 февралендә басылды. Анын гәзитә сәхифәсенә кереп китүенә ул елларда үзе дә яшь язучы исәпләнгән Гариф Ахуновнын булышлыгы тигәнен әйтү кирәк.
Журналистикага беренче адымымны да яшьләр гәзитәсендә ясадым. Студент чагында ук эшли башлаган иде. күрәсең, соңыннан радиожурналист булып киткән Роберт Гатауллин миңа ял паркларының жәйге сезонны башлап җибәрергә хәзерлеге турында язарга задание бирде. Бүгенгедәй истә, башлап Үзәк паркка юнәлгән идем Мәкалә чыкты. Шуны юл башы дип саныйм.
Аннан сон йөзләгән мәкаләләр бастырдым. Редакторлар Гали абый Хуҗи. Рашат Гайнанов. Рафак Тимергалин хуплап тордылар. Гали Хуҗи абый белән без нык дуслашып киттек. Мин аны. Риза ага Ишморат, Шәрәф абый Мөдәррис, Зәки абый Нури белән беррәтгән. әдәби остазым дип саныйм, һәммәсенең якты истәлеген гомерем азагынача күңел түремдә изге саклаячакмын.
Үземнән шагыйрь чыкмаячагын аңлагач, тәнкыйтьче булырга ниятләдем. Бу өлкәдә мин Ибраһим абый Нуруллинга соклана идем. Форсаттан файдаланып әйтим, ул—мина булышучы зат иде. Берничә әсәремне укып, бәяләп, яхшыртуга нык ярдәм итте.
Әдәби рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре язып карадым. Шундыйлардан хәзерге «Совет әдәбияты» журналында (хәзер «Казан утлары» журналы) басылган- нарынын берничәсен күрсәтим: «Таләпчәнлекне киметмәскә!» («Совет әдәбияты». N° 11. 1953 ел), «Партизан малай» («С.Ә.». N° 4. 1954). «Безнең заман» («С.Ә ». N° 9. 1955), «Тормыш юлында» («С.Ә.». N 7. 1956). «Ямьле Ык буйлары» («С.Ә.», N°5.1956). •Үсү юлында» («С.Ә.». № 9. 1956), «Мирхәйдәр Фәйзинең ижат лабораториясеннән. «Галиябану» драмасының язылу тарихы» («С.Ә.». N12, 1956), «Кыска хикәяләр» («С.Ә.», N° 11, 1958) һәм башка бик күпләр.
Әдәби тәнкыйть дөньясына юл башы әнә шундыйрак булды.
Сонгы араларда, картларга хас бер кызыксыну белән, очеркларымны һәм бу жанрга карата язганнарымны барлап чыктым. 1959-1998 елларда алтмыштан артык очерк биргәнмен икән. Күп диярлек түгел, әмма хикмәт санда гынамыни?!
Әйткәнемчә, институтны тәмамлагач, гыйльми совет мине татар әдәбияты буенча аспирантурага тәкъдим итте. Фәнни җитәкчем итеп Жамал Гали кызы Вәжиеваны билгеләделәр. Кандидатлык минимумын ярыйсы гына тапшырдым, диссертациягә керештем. Темам «Мирхәйдәр Фәйзи драматургиясе» иде.
Диссертация язылды, ике кат кафедрада тикшерелде (кафедра мөдире Абдулла Җамалетдин улы Сайганов иде), 1956 ел көзендә яклауга куелырга тиеш иде.
«Хәерчегә җил каршы.—дигәндәй,—алдан булса—тезе туңа, арттан булса—оны туза.» КПССның XX съезды И В Сталинның шәхес культын пыран-заран китерде. Ә минем диссертациям, бик күпләрнеке шикелле. Сталинның әдәбиятка кагылышлы фикерләре, теге яки бу чорга, вакыйгаларга карата әйткәннәреннән цитаталар белән
шыплап тутырылган, гомумән, сталинизм рухында язылган иде Моны ул чор үзе таләп итә. ә фәнни җитәкче. «муен тамырына төеп», шуны даулый иде Диссертаииянен 6v варианты узмаячагы кояшлы иртәдәй ачык булып калды Хакыйкать шуннан гыйбарәт иде. Мона да карамастан, мина өлкән укытучылыкны тәкъдим иттеләр Стационарда да. читтән торып укучылар белән дә эшләргә, татар совет әдәбияты һәм нәфис сүз укытырга тиеш буласы идем Эш торак мәсьәләсенә килеп терәлде Институт ж итәкчесе, хөрметлебез Йосыф ага Туишев кырт кисте
—Тулай торактан бүлмә бирә алмыйм Комсомол, профсоюз конференцияләрендә ишетеп торасын бит. студентлар бугаздан алалар «Акчалы укытучылар тулай торакта мәйдан билиләр, студент халкы фатирга түләп ыштансыз кала'»—диләр
һәммәсенә кул селтәп. Буа районы гәзитәсе редакциясенә эшкә кайтып киттем Хатыным, әнисе өендә яшәп. Буадагы Луначарский исемендәге урта мәктәптә һәм Буа ветеринария техникумында укыта иде. 1954 елнын 26 апрелендә туган Рөстәм әбисе кулында үсә иде (энесе Рәшит нәкъ биш елдан 1959 елның 25 апрелендә дөньяга килде)
Алгарак узып булса да әйтим диссертация якланмаса да. тупланган материал, ясалган нәтижәләр. куелган көч бөтенләй үк әрәм булмады Байтак еллар үткәч. 1987 елда Татарстан китап нәшриятында «Мирхәйдәр Фәйзи» дигән китап бастырып чыгардым
Буа район гәзитәсе редакциясендә баштарак—тәржемәче. аннары жаваплы секретарь булдым Редактор урынбасары булып беркадәр эшләгәч, мине Казанга. «Татарстан яшьләре» редакциясенә редактор итеп күчерделәр Мәскәүгә. ВЛКСМ Үзәк Комитетына әнгәмө-консультациягә. раслануга барып кайттым
Буа белән жылы гына саубуллашырга туры килде Райкомнын беренче секретаре Георгий Федорович Мамаков саубуллашканда әйтте:
—Җибәрмәскә ни тырышып карадым, булмады Яшьләр партия өлкә комитетының икенче секретаре Салих Гыйлемханович Батыевка кергәннәр Ул сине күчерергә вәгъдә биргән Мин. Барлас, сине райкомга идеология буенча секретарь итеп алмакчы идем,—диде
Ә минем, турысын әйтим. Казанга бик-бик күчәсем килә иде Бу кала—әдәби мәркәзебез бит Бөек Тукай әйткәнчә, «монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур». Мин исә язарга ныклап керешергә карар кылган идем
Буада эшләгән чагында Татарстан китап нәшриятында беренче жыентыгым— •Гомер иткәндә» дигән тупланмам дөнья күрде Бу хәл. беренче улым тугандагы кебек үк. олы шатлык китерде
Җыентыкнын кулъязмасына эчке рецензияне күренекле әдипләребез, әсәрләрен укып үскән язучылар—Мирсәй ага Әмир белән Ибраһим абый Гази яздылар Атар, нигездә, унай фикер әйткәннәр иде. Үзем турында үзем күп сүзлеләнгәнче, остазларым буларак ихтирам иткән язучылар әйткәннәрнең берничә жөмләсен китерим Мирсәй абый Әмир болай язган иде
«,. Иң әһәмиятлесе Барлас иптәштә *ана come белән кергән» язучылык таланты бар Моның әстенә бу яшь ЯЗУЧЫНЫҢ теоретик яктан да хәзерлеге бар икәнлеге күренеп тора Әдәби әсәрне чынлап та әдәби итә торган художество чараларын. теге яки бу күренешне җанлы итеп сурәтләү юлларын ул. күп кенә башлап язучыларга хас булганча, интуиция белән генә түгел. ә белеп, аңлап купана. Бусы инде нур әстенә нур дигән сүз.
9 X. 1958»
Ибраһим абый Газиның фикере мондый
«... Ипт Камалов, кайбер яшь язучылар кебек, телсез язучы түгел, ул халык тезен яхшы беле, халык теленнән оста файдалана, тик кайвакытта ешрак файдалану белән арттырыбрак җибәрә.
Икенче күңелгә килә торган нәрсә автордагы юмор, дәресрәге. сатира злеыентлары Шуның әстенә ипт Камаловның тормыш мәсьәләләрен куюда да осталыгы (юк. влгерзеге. җитезлеге дисәк, доресрәк булыр) бар Мондый сыйфатлары булган кешедән вакыты белән яхшы язучы үсәр дип ометләнергә була Октябрь. 1956»
Хикәяләр, повестьлар язуымны дәвам иттем Төп хезмәттән һәм жәмәгать эшләреннән соң вакыт бик аз кала иде югыйсә Әмма яшь чакта аруны белмисен икән ул. Хәзер үзем дә гажәпләнгаләп алам, ничек өлгергәнмен^ Комсомол райкомы бюросы әгъзасы, партия райкомы лекторы (1957 елда 72 лекция укыганмын), татар һәм урыс драма түгәрәкләре житәкчесе (үзем дә уйнап), район радиоузелында татарча тапшыруларны алып баручы редактор-диктор Кичен эштән кайтканда, райком
каршындагы фатирым янында ат яки машина көтеп торучан.
—Кайсы колхоздан9—дип белешәм дә, хәзер чыгам дип, тамак ялгарга кереп китәм. Аннары—колхозга, лекция укырга! Рәхмәт, халык күп җыела иде. Игътибар белән тыңлыйлар, сораулар байтак була.
Буада эшләгәндә гаять истәлекле бер вакыйга булды. Мин 1957 елда яшьләрнең һәм студентларның VI Бөтендөнья фестиваленә бардым. Районнан дүртәү идек: ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Наил Зарипов, Кыят совхозы тракторчысы Виктор Цыганков. «Кызыл йолдыз» колхозы (Карлы авылы) сыер савучысы Гөлфия Мифтахова һәм мин.
Шушы грандиоз вакыйгага катнашу беренче тапкыр ил чикләрен атлап чыгуга тиң иде. Дөнья киңлеген тойгандай булдым.
Казанга күчеп эшли башлагач, җаваплылык күпкә артса да, мәшәкать бераз кимеде. Дөрес, монда да ВЛКСМ өлкә комитеты бюросы әгъзасы, әледән-әле эш куша торалар иде, ләкин райондагыча чабулыйсы түгел иде инде.
Бердәм, тату коллективта эшләдем дип әйтә алам. Нигездә. Ни өчен нигездә дим?
Комсомол Үзәк Комитетыннан расланып кайткач, эшкә керештем. 1959 елнын 16 октябрендә «Татарстан яшьләре»н беренче мәртәбә кул куеп чыгардым. Редакция хезмәткәрләренең һәммәсе диярлек берәм-берәм яныма кереп, сөйләшеп, зар түгеп чыктылар. Кечкенә генә коллективта да ике-өч төрле позициядә торучылар барлыгы беленде.
Эшли башлавыма ун көн дигәндә коллективны җыеп алып, киңәшмә уздырдык. Бу чара миңа «Хөрмәтле каләмдәшләр, минем янда күбегез булып чыкты, һәркайсыгызны дикъкать белән тынладым, аңларга тырыштым. Күңелемдә кырык бер сер тартмасы бар Иләкнекен чиләккә бушатып йөри торган гадәтем юк. Колактан колакка хәбәр ташымыйм. Сер итеп сөйләгәннәрегез миндә калыр. Инде болай килешик: һәр бәхәсле нәрсәне коллектив җыелышында тикшереп хәл кылырбыз. Читтә-чатта гәп куертулар булмасын», —дип әйтү өчен зарур иде.
Шулай булды да.
«Татарстан яшьләре»ндә эшләү мина тормышны өйрәнү юлында күпне бирде. Яшь язучы буларак, бу чорда шактый бай материал тупладым, гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән очраштым, халык тормышының пульсын тоярга өйрәнә төштем. Теләсәм-те.тәмәсәм дә экономик мәсьәләләр белән кызыксынырга тиеш булдым. Беренче чиратта нефть дөньясына игътибар итәргә кирәк иде.
Район матбугаты журналистларына тәтемәгән зур бер мөмкинлек туды, Татарстанның һәммә районын әйләнеп чыктым. Күп милләтле туган республикам— ап-ачык булып күз алдыма басты.
Казаннын үзендәге предприятиеләрнең бик үзенчәлекләренә дә аяк басканым юк иде, аларнын байтагы белән таныштым Органик синтез заводы корылышында бик еш булырга туры килә иде.
Күрше республикаларга, өлкәләргә бару җае да мине куандырды. Чувашия, Башкортстан, Орентург, Пермь журналистлары белән аралаштым. Ә Мәскәүдә уза торган киңәшмәләрдә элеккеге Союзның һәммә почмакларыннан килгән журналистларнын фикерен тыңларга мөмкин була иде.
Яшь хәбәрчеләрнең II Бөтенсоюз съезды хәтергә уелып калган (июль, 1961 ел). Анда «Комсомолец Татарии» гәзитәсеннән—Надежда Андреевна Сальтина, «Татарстан яшьләре»ннән мин бардык.
Каһарман диңгезче татар егете Әсгать Жиһаншин белән якыннан танышуыма да журналистлыгым сәбәпче
Өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли, 1960 ел башында кече сержант Әсгать Жиһаншин җитәкчелегендәге дүрт солдат, язмыш шаяруы аркасында, моторы сафтан чыккан баржада Тын океанда 49 көнлек дрейф кичерделәр. Азыксыз, сусыз... Аларны америкалылар коткарды. Туган илгә кайткач, егетләрне Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр.
Ул вакытта космонавтлар галәмгә күтәрелмәгән иде әле, яшь солдатларның батырлыгы дөньяны шаулатты.
Океан гизәргә мәҗбүр булган егетләрнең (Филипп Поплавский, Анатолий Крючковский, Иван Федотов) башлыгы Әсгать Җиһаншиннын Самара өлкәсендәге (ул чакта Куйбышев өлкәсе) Шентала район үзәгенә, әти-әнисе, туганнары янына ялга кайтасын белеп, без, берничә журналист, шул тарафка сәфәр чыктык. Төркемдә шагыйрь Илдар Юзеев, «Комсомолец Татарии» хезмәткәре (ул бик оста фотокор да) Жан
Миндубаев. радиожурналист Карл Фәизов һәм мин идем. Океан батырына дип Муса Жэлилнен өч томлыгын алып бардым. Укыдымы икән, һич әйтә алмыйм, ул көннәрдә герой-шагыйрь томнары олы мәгънәгә ия бүләк иде. минемчә
Төрле тарафлардан килүчеләр күп булса да. Жиһаншиннар өендә безне. Татарстан матбугаты вәкилләрен, әйбәт каршыладылар Солдатны н әтисе Рәхимҗан абыйда, әнисе Хәтимә апа да улларынын исән кайтуына чиксез шат иделәр Ник дигәндә. Әсгатьләрне чит илгә качып китмәделәрме икән дип шикләнүчеләр дә табылган булган.
Беркадәр вакыт узгач, мин Әсгать белән Әлмәттә. яшь нефтьчеләр слетында күрештем Анын белән янә бер очрашуыбыз комсомолның XIV съездында булды (1620 апрель. 1962 ел) Егет ул вакытта Ломоносов шәһәрендә диңгезчеләр мәктәбендә укый һәм Ленинград өлкәсеннән делегат булып сайланган иде. Тәнәфесләрдә гел бергә сөйләшеп йөрдек, ә бер кичне ул без яшәгән «Варшава* кунакханәсенә дә килде Шул күрешүләрдән каһарман егет хакында күңелемдә якты истәлек уелып калды
Соңрак яшьләр гәзитәсеннән мине «Социалистик Татарстан»га (хәзерге «Ватаным Татарстан») күчерделәр Нәкъ менә күчерделәр. Яшьләр гәзитәсеннән китәсем килми иде әле. «Социалистик Татарстан»нын баш редакторы Шәмси Хәбибулла улы Хамматов өзми дә куймый үзенә өндәде, ниһаять, партия өлкә комитетының бүлек мөдире Н. А. Андриянов мине күчәргә мәжбүр итте Әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли башладым Баш редакторыбыз Шәмси ага бик әйбәт кеше иде. әмма эшкә җигү дигәндә аяусыз булды, тын алырга да ирек бирмәде. «Мина язучы кирәкми, журналист кирәк» дип кырт кискәне дә булды Сиздем монда эшләү озакка китсә, хушыгыз, хикәя һәм повестьлар. Роман язу хыялы да челпәрәмә киләчәк
«Социалистик Татарстан»да эшләгәндәге командировкаларның иң исталеклесе косманавт Андриан Николаевның туган авылы—Шоршелыга бару булды бугай
•Чаян» редакциясенә күчәсе иттем Анда вакыт иркенрәк. Тик ничек диләр әле9 «Ходай бүрегә ризык бирсә, тешен сындырып бирә* диләрме9 Сатира-юмор әсәрләре язу минем өлешкә тигән көмеш түгел икән. Бер ел эшләгәч, ул чактагы баш редактор Әхмәт абый Исхак хозурына кердем
—Булмый миннән монда эшләү, азат итегез,—дип гозерләдем
Ул килеште.
— Минем үземнең дә конкрет адрес, конкрет фамилия белән фельетон язганым юк. Мәсәлләр—бүтән мәсьәлә,—диде
Татарстан радиосында эшли башладым. Әүвәле пропаганда редакциясендә булдым, аннары ижтимагый-сәяси тапшырулар буенча баш редактор иттеләр Нәкъ бер ел эшләгәч (өстәвенә мин бит әле перевод белән килгән идем), радиотапшырулар һәм телевидение комитеты житәкчесе Фаик Газизович Надыйровтан чираттагы ялга җибәрүен сорадым. Ул. кешеләр җитешми, кайсы сырхау, кайсы укуда дип. отпуск бирмәде Ә минем «Яшь имәннәр» повсстын төгәлләп. Татарстан китап нәшриятына тапшырасым бар иде.
Кат-кат сорап та ял бирмәгәч, ундүрт ай эшләгәннән сон үз белдегем белән китеп бардым Мәгәр бу мина кыйммәткә төште Партҗыелышта мина каты шелтә «ябыштырдылар» «Яшь имәннәр» бер елга соңарып чыкты
1966 елның маеннан профессиональ язучымын Дөрес, ара-тирә редакцияләрдә эшләп алам, радиога да язам, чыгышларым да булгалый
Пенсиягә кадәр һәм хезмәт ялына чыккач тырышулар заяга булмады Бер-бер артлы «Яшьлеккә сәяхәт». «Күршеләр», «Күңел кыңгыраулары». «Ялыкмаслар». •Урамнар киңәя». «Язгы күкрәү». «Сарсаз кызы Сария», «Колокольчики души». «Канат ярганда», «Канатлы кырмыска», «Йөрәк давыллары». «Ярсөяр әрәмәсе». «Өметен өзелмәсен». «Язмыш сәхифәләре». «Уйлый күнел» китапларым дөнья күрде Базарга өстәп, берничә очерк китабым чыгуын да әйтергә мөмкин
Татарстан китап нәшриятында «Көмеш беләзек» дигән тупланмам тузан җыеп ятарга мәҗбүр «Адашкан адәмнәр» дигән яңа повестемның кулъязмасы редакцияләп типографиягә озатырга әзер
Кызык өчен санап баккан идем, бу юлларга имза куйган көнгә 2 романым («Өметен өзелмәсен». «Жир күчәре»), 23 повсстым. 215 хикәям бар икән Китапларга, спектакльләргә рецензияләрем байтак
Беренче хикәям басылганга кырык биш елдан артык вакыт узган да киткән Егтар саны белән китаплар санын чагыштырсаң, һич мактанырлык чама юк Хәер, хикмәт сыйфатта бит. накыт сынавын узып, әсәрләрнең укучы күңелендә азмы-күпме яшәвендә.
Һич югы бер әсәреңнең үзеңнән сон киләсе буынга калуында
Әсәрләрнең сыйфаты турында исә үзем авыз ача калсам, бу һичничек акланмаган минсенү булыр иде. Аларга бәя бирү әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар эше Кырык елдан артык каләм тибрәтеп, бармакка сөял йоктыруның нәтиҗәсен шунда күрәм: сүз кыйммәтенә, әдәби сүз кадеренә төшенеп барам шикелле.
Сүз, туган телдә әйтелгән вә язылган сүз, тылсымга иядер ул. Сүз ана назыннан да ләззәтлерәк була ала. Шуның белән бергә, сүзнең дарыдан, бомбадан да хәвефлерәк булуы мөмкин Шуна күрә сүзләр белән үтә сак булу зарур. Сүзләргә карата түзем булу кирәк. Сүз белән үтереп тә. әҗәлдән коткарып та була. Сүз белән хыянәт кылырга да мөмкин
Изге сүзләрне—Ата-Ана, Ватан, Азатлык, Тугрылык, Намус. Вөҗдан сүзләрен— адым саен тәкрарлап, арзанайтмаган хәерле. Гаскәри часть байрагын чехолда саклаган кебек, олы, мөкатдәс сүзләрне күңел түрендә саклау—ин хәерлесе
Язучы өчен сүз—бөек могҗиза. Сүздә мәгънә дә, хис тә. мон-көи дә, хәтта төс тә бергә тупланган.
Инде ни дияргә кала?
Мактанып җиткермәгәнмен икән ләбаса! Миңа 1980 елның апрелендә— Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ә 1992 елның августында Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемнәр бирелде. Санга сугучыларга бик рәхмәт!
Бүгеннәрдә яна әсәр язам. Килер көннәргә үземчә планнар да бар. Әмма әдәбият типкен хәлендә бит. Ил түрәләренә анын кирәге юк. Мәктәп аларны әдәбиятка ихтирам рухында тәрбияләргә бик тырышкан иде дә, кәнәфи дигән йомшак урындык кемнән туганнарын оныттыра шул. Мәскәү алдында тәлинкә тотудан бушый алмыйлар. Артларына тибеп төшергәч, үтә демократ булып сөйләнүчәннәр алар. Шунысы хак: халык аларга тәхеттә чакта да ышанмады, аннан киткәч, гомумән, чүп кисәге итеп карый...
Без экономик фәхишәлек баткаклыгында, рухи сазлыкта Дөньяви ориентирларны җуйдык бугай. Тормыш мәгънәсе тойгысын югалттык шикелле. Әдәбият та «каралды». Сталинизмны сүгеп кереп киттек тә, сүкмәгән нәрсәбез аз калып бара бугай инде. Әхлак, намус, мәхәббәт, ышаныч, оят, вөҗдан, аяу-мәрхәмәт дигәннәргә кире кайту зарур.
Халыкның башы түбән иелгән. Халык түзә.
Бер анекдот хәтердә яңара: кайсыдыр заводта баш адәм эшчеләрне сүгә икән, сезне һичнинди чаралар белән куркытып булмый, иртәгә асабыз инде сезне, ди, янәсе Шул чакта бер эшче кул күтәреп, рөхсәт алып кына сорый: «Аса торган бау казнаныкы буламы, әллә үзебезгә өйдән алып килү тиешме?»—ди, имеш... Илдә суеш, ызгыш бара. Менә без нинди маразмда. Ә бит тыныч заманда яшибез дигән булабыз Фашистик Германияне, милитаристик Японияне җиңүгә дә ничә ел узды! Ярты гасырдан артык! Жинүче хәерчеләр икәнебезне онытабызмы? Жинелгән немец белән җинелгән япон тормышы безнен кешеләрнең тан алды төшенә дә керми..
Менә иҗат әһеле булып яшә шул вазгыятьтә! Алып-сатарлар соң дәрәҗәдә азынган, дәүләтне талаучылар койрык чәнчеп чапкан шартларда. Илдә чын хуҗа юк, чын хуҗа! Шуна бик авыр..
Ә йөрәктә, картаюга да бакмастан, тормыш томанлы, буталчык булса да, иҗат дәрте сау әле, шөкер Вакыйгаларны шәхсән үзең катнашкан төсле итеп, кешеләрне кул биреп күрешердәй тоеп булырлык рәвештә сурәтләп, фикере дигәндә тыгыз, эшләнеше белән тел-теш тидермәслек яна әсәр язасы иде, дим. Әмма монысы гомер барлыгы-юклыгына бәйле. Бу яшьтә максимум максатлар хакында сөйләү үзе үк сәер тоелыр сыман.
Язмама керешкәндә Мөдәррис Әгъләмне ярдәмгә чакырган идем, инде язмамны тәмамлаганда, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалга таяныйм
Ташка уеп язар сүзләрем юк.
Алтын хәреф белән язмагыз Сарыклар да исән, бүре дә тук— Бик простой кеше абзагыз.