Логотип Казан Утлары
Хикәя

Тәкъдирнең изге ялганы


Кышкы салкын Кырлай өйләрен үз кочагына кысты, һәр йортта бу салкыннан котылыр өчен жылы итеп мичләр яктылар Сәгъди абзыйларның өендәге мич җылысы бу салкынны, кадерсез кунакны чыгарып җибәргән ише. урамга куып чыгарды Ә усал җил исә. тәрәзә капкачларын ачулы бәргәли-бәргәли. урам буенча түбән очка төшеп китте
... Зәңгәр күктә, яшь кызнын чулпыларындагы көмеш тәңкаләре кебек эреле-ваклы йолдызлар җемелдәшә Авыл өйләренә ап-ак шикәр комы булып, әкрен генә кар ява Аннары әлеге ком-кар зур-зур шикәр кисәкләренә әйләнә шикелле. Бу шикәрне малай кулын сузып кына алар иде сыман
Кечкенә Габдулла шушы төшне әллә ничәнче мәртәбә күрә инде Ул менә өченче көн. әле туңып, калтырап, әле уттай янып, иреннәре кара көеп, эчәсе килгәнен дә әйтә алмыйча авырып ята. Әнә хәзер дә анын үз әнисенә бик тә охшаган мөлаем йөзле, ак яулыклы бер апа ана әтисенең зур касәсенә, өрек җимеше салып, чәй ясап китергән дә ул үз гомерендә беркайчан да ашап карамаган балан бәлеше кисәген сузып тора..
Габдулланың әлеге дәү бәлеш кисәгенә үрелгән хәлсез кулы мич кырыеннан салынып төште. Малай кулы кызу кирпечкә тиюгә сискәнеп уянып китте. Теге мөлаем йөзле апа каядыр юкка чыкты Ул үзенен мич башында— әтисенең иске тунын бөркәнеп ятуын абайлап алды Малайның колагына үзе шикелле үк ятим кәҗә бәтиенең мич астыннан кызганыч мәэлдәгәне, сәке астындагы яңарак кына туган песи баласының көчсез генә мияулаганы тонык кына ишетелде. Габдулла көч-хәл белән күзләрен ачты, кипшенгән иреннәрен ялап алды. Төшендәге балан бәлешен ашарга өлгерми калуы кайгысыннан анын күзләренә кайнар яшь тулды
—И-и. төш кенә булган ич бу! Шул балан бәлеше кисәген ашап бетергәч уянса ни була иде инде, җә?!
Күз яшен дә сөртергә өлгермәгән Габдулланы кабат авыр караңгылык йотты.
... Урамның аргы башыннан чиккән түбәтәйле, чем кара читекле, бик ыспай киенгән, китап-дәфтәр тутырылган зур букчасын иңбашына аскан үсмер бер малай төшеп килә. Ул әле генә сабакташ шәкертләргә үзе язган шигырен укыган. Ана хәлфәсе афәрин дигән, ә дус малайлары, җилкәсенә кага кага «Яхшы!»—дип мактаганнар Ул бик шат: аңа ияреп, бар дөнья куанадыр шикелле. Малай әлеге яшүсмердә үзен таныды һәм ана бу Габдулла бик ошады...
Мич башында каеры тун астында тунын калтырап яткан авыру малай, хыял-төшендәге Габдуллага ияреп, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып шул шигырьне кабатлады:
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син. һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы Бар күңелләрдән җылы, йомшак синен кабрсн ташы Шунда тамсын күз яшемнең ни ачысы һәм татлысы’
Авыру Габдулла янына сулы чүмеч тоткан Сәгъди абзый килде Ул үзен- үзе белештермичә нидер сөйләнеп яткан малайның кайнар башын күтәреп, анын кипшенгән иреннәренә су тидерде. Малай, имән кисмәк гәме сеңгән җылымса суны йотлыгып-йотлыгып эчте. Сәгъди абзый анын өстеңдәге тунны ипләбрәк япкан шикелле итте дә. авыр сулап, мич аралыгыннан чыгып китте
И-и. бигрәк тә татлы, тәмле икән Казанның суы!. Габдулла—шагыйрь, ул—Казан каласындагы егетләрнен ин чибәре, мәһабәт гәүдәлесе, мәртәбәлссс Ул инде хәзер Казан дигән шанлы канада яши. имеш Менә шушы шагыйрь
К
ерактан якынлашып килгән кыңгыраулар чыңын ишетте: «Әниләр-әтиләр килде!»
Йортының яшелгә буялган челтәрле кин капкалары ачылып китте дә ишегалдына пар ат җигелгән тарантас килеп керде. Габдулла, кочагын җәеп, әти-әниләренә каршы ашыкты. Анын Казандагы һәм Кырлайдагы әти-әниләре шагыйрь улларына кунакка килгәннәр иде. Әниләре, тарантастан төшү белән, төенчекләрен чиштеләр дә. аннан кызыл билле прәннекләр чыгарып, яраткан уллары Габдуллага суздылар. Габдулла, үзенең ике катлы таш өенен парадный ишегеннән аларны аскы каттагы күп тәрәзәле якты бүлмәгә алып керде Бүлмә идәненә тутый кош сурәте төшерелгән хәтфә палас җәелгән, каршы дивар буендагы пыяла тәрәзәле зур шкафларга хисапсыз китап тезелгән иде Йомшак кәнәфиләргә утырган, ак ефәк шәлләр япкан матур кызлар, яхшы киемнәр кигән укымышлы егетләр аларны аягүрә басып каршы алдылар. Кечкенә түгәрәк өстәлдәге кәкре муенлы җиз граммафоннан әкрен генә матур бер көй—«Әллүки» агыла. Бүлмә уртасында ак ашъяулык җәелгән озын өстәл тора. Аларны хәтта өстәлдәге эреле-ваклы балан бәлешләре, кызарып пешкән пәрәмәч-өчпочмаклар да елмаешып каршылыйлар сыман иде. Габдулла исә. бу нигъмәтләрнең берсенә дә кагылмыйча, йоп-йомшак, ап-ак күмәчне сап- сары балга манчый-манчый ашап, алтын путалы зур касәдән өрек җимеше салынган һинд чәе эчеп утыра, имеш. .
Кинәт малайны Зөһрә әнисенең:
— Карале. Габдулла тагын саташа бугай,—дигән тавышы беразга гына аңына китерде, тик авыруы аны тагын татлы караңгылыкка этеп төшерде.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде...
Кырлайның беркатлы «Шүрәлеләре» яшәгән урманның алсу сандугач, зәнгәр кынгырау чәчәкләренә күмелгән иң матур түгәрәк аланында, шул чәчәкләр арасында ике кыз бала белән өч малай куышлы уйныйлар, имеш. Алар барысы да чук кебек киенгән: кызларның аякларында чигүле читекләр, кара чәчләрендә кызыл, яшел төстәге энҗеле калфаклар, ә малайлар исә ап- ак ситсы күлмәктә, яшел, зәнгәр кәзәкиләрдә.
Алан уртасындагы бөдрәләнеп үскән юан каен агачына аркасын терәп, ак күлмәк белән кара бәрхет кәзәки кигән бер ир-ат утыра. Ул үрелеп кенә үз тирәсендәге кып-кызыл каен җиләкләрен уң кулы белән сул учына җыя. Учы җиләк белән тулгач, балаларын үз янына чакырып ала. Балалары, чыпчыклар төркеме сыман чыр-чу килешеп, анын янына җыелышалар, һәммәсенең кулында рәсемле китап, ә ул китапларны язган кеше Габдулла Тукаев дигән шагыйрь, имеш. Күз ачып йомганчы әтиләре кулындагы җиләкләрне чүпләп бетерергә өлгергән балалар, бер-берсен уздырып, көйләп-көйләп шигырь укыйлар, имеш.
Тау башына салынгандыр безнен авыл.
Бер чишмә бар. якын безнен авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм. Шуңар күрә сөям жаным. тәнем белән.
Балаларның аталары, җәйге урманның акрын шавыннан, чәчәкләр-нен хуш исеннән, тирә-яктагы чәчәкләргә кунгалап очкан төрле төстәге күбәләкләр, шул күбәләкләрдән дә матуррак булган балаларының күңелле, шат авазларыннан күнеле тулып, күзләрен йомды. Бик. бик бәхетле иде ул бу мизгелдә.
• Карале, бу бәхетле ата—Габдулла үзе икән ич!»
Кинәт бу ямьле манзара юкка чыкты, түгәрәк аланда фәкать ямьсез итеп ябалак кычкырган тавыш кына яңгырап калды. Малай, шул тавыштан куркып, уянып киткәндәй булды.
Алгы якта Зөһрә әнисе, сукрана-сукрана. кулыннан ялгыш төшереп җибәргән чүмеч-кашыкларын җыя иде. Малайның төшендәге хуш исле каен җиләге исен өнендәге көн саен диярлек ашый торган майсыз борай боткасы исе алыштырды. Әнисе, авыр атлап, анын янына керде. Габдулла үзенен кайнар маңгаенда анын кытыршы, салкынча учын тойды. Анын белән гел төксе генә сөйләшә торган әнисенең эштән бушамаган, бирчәеп беткән бармаклары әкрен генә малайның маңгаендагы тир тамчыларын сөртеп алды, җитү чәчен сый палы
Көтелмәгән бу наздан тетрәнеп киткән авыру малай кузен ачарга да куркып ятты. Бу мизгелдә ана әйтеп-анлатып бетергесез рәхәт иде Анын озын кара керфекләре астыннан тәгәрәшеп чыккан кайнар яшь бөртекләре әнисенен рәхимле бармакларын чылатты
Әнисенен:
—Балакаем, өч көн ашаганын юк. бер-ике генә кашык булса да кап инде,—дигән йомшак тавышына Габдулла күхтәрен ачып җибәрде Зөһрә әнисе ана сөтле ботка салынган зәңгәр чәчәкле җамаяк сузды Гаҗәп, малайның хәзер бер җире дә авыртмый Әнисенен шәфкатьле куллары аның маңгаендагы тир тамчыларын гына түгел, гүя тәнендәге, җанындагы авыруын да сыпырып алган иде
Бу минутларда үзен өч көн буена үлем белән яшәү арасында тоткан авырудан котылган Габдулланың күзләре шатлык яшьләре, ә кечкенә җәрәхәтле йөрәге бәхет белән тулды Ул бу минутларда әлеге төшләрендәге мизгелләрнең үз гомерендә беркайчан да булмаячагын белмәве белән дә бәхетле иле
Тәкъдире авыру малайга бу төшләрендә киләчәктә анын бөек шагыйрь Габдулла Тукай буласын күрсәтте, гик анын язмышына язган чын хакыйкатьне, әллә аны кызганып, әллә булачак Шагыйрь алдында үзенең көчсепеген аңлап, аннан яшерде
Бу изге ялган алдында каты авыру җиңелде Нәни Габдулланы язмышы кызганды зәһәр чир чигенде Кечкенә Апушнын гомер китабына язылган ачы Язмышы киләчәктә:
— Йөрмәсен бәгьре өзек милләт киеп кашсыз йөзек
Без анын бик зур фәхерле. чын бриллиант кашлары'
диячәк һәм. татар милләтенен рухияте таҗында ин эре асылташы булачак, шигърияте белән гасырлар буена үз халкының күнел кылларын тибрәтеп торачак тарихта мәңгегә егерме җиде яшьлек егет булып калачак үлемсез Шагыйрьне нәни Апуш чагында ук үз халкыннан тартып алырга батырчылык итмәде
Сабантуйлы авылым
'^Г^гәй. АВЫЛ Сабантуй
Мин—шәһәр кызы. Әмма бу өч төшенчә минем күңелемдә гел бергә .ж JL в^ппп Мин ел саен ашкынып, дулкынланып авылыма Сабан-туена кайтамТһәр ел саен бер янадык, бер истәлек ишетеп, хатирәләр тынлап киләм. Авылымның, авылдашларымның үткәнен аңларга, монна-рын тоярга өйрәнәм. Шуна күрәдерме, һәр узган Сабантуе, икенчесенә кадәр, үзенен җырларын җырлатып, минем күңелемне җылытып яшәтв дә инде
Быел да шулай булды. Иртәгә Сабантуе дигән көнне кичтән, көн сүрелгәч, барлык эшләр беткәч, авыл тынгач, өйләрдәге тәрәзәләрдә уллар сүнә башлагач мин капка төбен.» чыгып утырдым. Чөнки бу вакытта авыл үзенә бер төрле серле тормыш белән яши башлый Капка гәпләрендә төркем-төркем булып яшьләр җыелыша, аннан алар, сөйкемле парлар булып, авыл урамы буйлап таралыша һәм урамга серле тынлык инә
Мин дә капка төбеңдәге уңайлы эскәмиядә утырам һәм нидер көгәм Каршыдагы зәңгәр чәчәкле капка төбендәге эскәмиядә урам уртасында!ы баганадан төшкән көчле ут яктысында күрше Галимҗан бабай белән югары очта яшәүче Рамазан абыйның малае Искәндәр утыра Искәндәр гармун уйный Ул әкрен генә, салмак кына, әмма гаҗәеп матур итеп, бар дөньяны оныттырырлык игеп уйный җиһанда мон һәм син генә каласын
Мин. күңелем тулып, күкләргә ашардай булып, мон кочагында тирбәләм Бу минутларда мин әйтеп бетергесез бер рәхәтлек кнчерәм
Гармун гына, һәм шул ук мәллә Галимҗан бабайның Искәндәргә әйткән сүзләрен ишетәм:
—Әйдә. улым, минем көйне, минем җырны сыздыр әле. Синең уйнаганны
ишеткәндә мин яшәреп китәм, синең моңың бар. Синең моңың күңелеңнән бармакларына да күчә белә.
Егет, гармун каешларын җилкәсенә җайлабрак куеп, бармакларын гармун телләре буйлап йөгертеп ала.
—Юк, Галимжан бабай, мин бик шәп уйнамыйм, синең гармуның шулай шәп сыздыра, әллә нинди моңнар чыга үзеннән. Гармунда бармакларым түгел, жаным уйный кебек, кыңгырауларын да мин түгел, йөрәгем чыңлата шикелле— әллә нинди көчкә ия синең гармуның.
— Шулайдыр, мина да шулай тоела иде: гармун җаным, күңелем әйтергә теләгәнне көй итеп сибә иде. Бармаклар гармун телләренә кагылуга көй үзе чыга кебек иде,—диде ул әкрен генә. Аннан, уйланып торгач:
—Туктале, ничә ел инде аңа?—диде.
—Нәрсә турында әйтәсең, бабай?—дип сорады Искәндәр, гармунын тезләренә куеп.
—Дөрес,—диде карт, үзенең уенын җөпләгәндәй,—мина бу гармунны нәкъ менә шушы көнне—иртәгә Сабантуе буласы көнне, миңа унсигез яшь тулган көнне—әти бүләк иткән иде. Әти минем укытучы кеше иде. Бераз хыялыйрак та иде. Хуҗалыкта аннан да кирәгрәк башка нәрсәләр дә булгандыр. Шулай да. әти миңа, бөтен авыл халкын сокландырып уйнарга, җыр белән яшәргә язсын сиңа дип. гармун бүләк итте. Мин кечкенәдән гармунда уйный идем, минем иске генә булса да гармуным да бар иде. Әмма бу гармунны күрүгә мин тынсыз калдым: искиткеч гармун иде ул. Әни гармунга нәни генә көмеш кыңгыраулар такты: алар гармун моңына кушылып чыңладылар.
—Шуннан соң ни булды, Галимҗан бабай?
—Шуннан сонмы? Мин гармунда уйнаган соңгы Сабантуе булды. «Ин оста гармунчыга ин унган кыз» чиккән кулъяулык алган соңгы Сабантуе иде ул. Шуннан сугыш башланды. Көрәшче Мәрданша да. күрше авылнын сабантуйлар батыры Салих абый да, җырчы Исмәгыйль дә, тракторчы Хәсән дә. барыбыз да сугышка киттек. Күргәнен бардыр: мәктәп бакчасындагы һәйкәлгә 124 исем-фамилия язылган, ә ул елларда безнең авылда барлыгы 140 йорт бар иде. Үзен уйлап-исәпләп кара . Шул сабантуеннан сон минем беркайчан да гармунда уйнаганым булмады. Йөрәгем моңнарын, шатлык- сөенечләремне көйгә әйләндереп сибүдән туктады ул... Соңгы сабантуенда чиккән кулъяулыгын алган кыз—Нәфисә минем кайтуымны җиде ел көтте. Мин, сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр йөреп, аннан сон да әле өч ел хезмәт итеп кайттым. Ә Нәфисә...
Шулчак капка ачылды да, алар янына озын аксыл күлмәк кигән, иңенә ак Оренбур шәл салган бик сөйкемле әби чыкты.
—Галимҗан, кер инде. Егетне клубта кызлар көтәдер. Мин дә сине әллә кайчаннан бирле чәй эчәргә көтәм.
—Хәзер, әби.—диде Искәндәр, аңа урын биреп —Галимжан бабай, синен бу гармунда ничә еллар уйнаганын юк. Мә. тот әле. Син бу ягыннан уйнарсың, бу яктан мин тартырмын. Сыздырыйк әле синең көйне! Ишетсен авыл: гармунчы Галимжан уйный дисеннәр! Башлыйбыз!..
—Туктале, улым, йөрәгем сикерә.—Галимҗан бабай, сак кына итеп, Искәндәр иңенә кидергән гармунның телләренә кагылды, аннан сон бармакларын әкрен генә гармун телләре буйлап йөртеп алды.
һәм кинәт, төнге авыл урамын монга күмеп, көй агыла башлады. Көй- мон, көчәйгәннән-көчәя барып, урамга сыймыйча, югарыга күтәрелде, агач яфракларын шаулатты.
Олы юлның тузанында Калды минем эзләрем...
Галимжан бабай бераз карлыкканрак, Искәндәр исә яшь, көчле тавыш белән җырлап җибәрделәр. Мин дә, эчемнән генә, җырга кушылдым:
Кайда икән яшьлегем, дип. Шул юллардан эзләдем...
Җырлап бетергәч тә. Искәндәр белән бер кулсыз Галимжан бабай, гармунчы
Галимжан. тагын берничә көй уйнадылар. Башын кынгыр салып, тырышып- тырышып гармунда уйнаган бер кулсыз Галимжан бабайнын йөзендә шат елмаю иде бу мизгелләрдә. Галимжан бабай башын кыңгырайтып, гармунга куйган, йөзендә ягымлы елмаю балкый, иреннәре исә әкрен генә үзе уйнаган көйне көйли Мин сокланып та, тетрәнеп тә ана карап утырам. Мин генә түгел, ак шәленең очлары белән авызын каплаган Нәфисә әби дә ана карап тынсыз калган иде. Мин анладым! Галимжан бабай шулай үзенең яшьлегенә—ин бәхетле көннәренә кире кайткан. Чөнки аның иртәгә туган көне, иртәгә сабантуе, иртәгә Нәфисәсенен беренче бүләген—чиккән кулъяулык алачак көне, иртәгә авылның ин оста гармунчысы—унсигез яшьлек гармунчы Галимжан көне'
Гармун тынды. Авыл урамын айкаган, күкләргә ашкан мон сүнде
—Искәндәр улым, минем гармунда уйнарлык оныгым юк. шуңа күрә мин бу гармунны сиңа бүләк итәм Быелгы сабантуенда минем гармунда син уйна, көрәшүче батырларга да, чабышкы атларга да. кыз күзләгән егет-жиләнгә дә, яшь кызларга да синен йөрәген аша шушы гармунга күчкән моңнар ярдәм итсен, күңелләренә сафлык булып керсен.
—Ай, рәхмәт, Галимжан бабай!—Искәндәр анын алдындагы гармунны кулларына алды, иңенә асты,—Мин тагын килермен әле синен янга, синен көйләрне әле тагын бергәләп уйнарбыз.
Искәндәр урам буйлап уйнап, түбәнгә, клубка төшеп китте Аның артыннан тагын моң-җыр сузылып калды.
Бабайлар моңыннан башка
Туган жир ятим бит ул.
Көйсез-моңсыз үткән көннәр—
Яшәлмәгән көн бит ул.
Капка төбендәге эскәмиядә бер-берсенә сыенышып утырган Галим-ждн бабай белән Нәфисә әби әкрен генә нидер сөйләшә иде Мин. сак кына урынымнан торып, кече капканы шыгырдатмаска тырышып ачып, өйгә кереп киттем.
Күргән-ишеткәннәремне уйлап, йоклап китә алмый ягам Башымда уйлар, күңелемдә моңнар, йөрәгемдә сабантуе алдыннан гына була торган ниндидер ашкыну, нидер көтү
Менә иртәнге кояшнын беренче нурлары тәрәзәдә өй эченә сибелде Авыл әтәчләр тавышына күмелде. Туган авылымның—җырлы-моңлы сабантуйлы авылымның—яна сабантуйлы таңы атып килә иде
Булмас димә...
Нәниләргә
нәс исемле песи малаен кунакка дип шәһәргә алып килделәр Әнәс бер кон кунак булган, ике көн кунак булган—күңелсез мона. Зөһрә апасы иртән иртүк мәктәбенә йөгергән, анын әти-әнисе ипләренә киткәннәр. Шуннан көне буена юк га юк икән болар Песи малае Әнәс тәрәзә төбендә’ и моңая ди. и эчс поша ди моның Гажәп икән шәһәр дигән җирдә. Зу-ур ишегалдында ни сыер мөгрәми, ни сарыклар бәэлдәми, ни чуар тавыклар кыткылдамый, ни кызыл кикрикле чем-кара әтәч тә кәпрәеп йөрми, ни үсеп килүче каз бәпкәләре дә пипелдәшми Монда кешеләрдән дә машиналар күбрәк икән Шулай да әллә нидә бер җиргә сыенып диярлек мәчеләр үткәли дә. агач төбе саен иснәнеп Йөргән әллә нинди килбәтсез этләрен иярткән кешеләр генә күренгәли.
Өченче көнне инде Әнәс исемле песи малае түзмәгән ?өһрә мәктәптән кайтып керүгә үк:
—Апа. урамга чыгып әйләнеп керим але.-дигән
— Бар инде, бар,—дигән ’Зөһрә —Син авылда иреккә ияләнгән шул Тик кара аны. адаша күрмә.
Ә
—Апашмам1—пмгән песи малае Әнәс —Мин авылда урамнарны бер итеп йөргән малай бит! Сезнең ишегалдыгыз мина мич башы шикелле генә ул.
Песи малае бик әйбәтләп йонын чистарткан, битен юган, мыекларын тараган да. лифтка гына утырып, аска төшкән һәм ишек төбендә әби-бабайлар өчен куелган эскәмиягә менеп утырган. Ул шактый вакыт тын гына тирә- юньне күзәтеп утырган. Ул арада караңгы да төшкән Менә песи малае Әнәс янына күрше ишек төбеннән бер кара песи килеп җиткән. Килеп тә җиткән, колагын тырпайтып, мыегын кабартып, койрыгын кәкрәйтеп;
—Ты кто такой? Дай миллион. Я—рэкет,—дигән.
—Мин—песи малае Әнәс.
—Чего-то не понимаю. Татарский кот шту-ли?
—Татар песие шул,—дигән песи малае Әнәс.
—А я—русская кошка. Дворовая красавица Мурка.
—Я по-русски не разговариваю.—дигән песи малае Әнәс
Урыс песие Мурка мона бик гаҗәпләнеп карап торган-торган да нәрсәләрдер әйтеп караган. Шуннан сон;
—А я по-татарски не понимаю,—дип бик хәтәр тавыш белән сузып елап җибәргән. Ә песи малае Әнәснен мона исе дә китмәгән Башта авызын ерып елмайган, аннары рәхәтләнеп көлгән, соңыннан инде «Урам көе»нә җырлап- мырлап та җибәргән:
Безнен урам мәчеләре
Берсеннән-берсе чибәр.
Кала мәчеләре кыланчык.
Күрсәң, гайрәтен чигәр-әр
—Мыр-расиво поешь!—дигән аптырап киткән Мурка.—Научи меня-у-у
Нишләсен инде песи малае Әнәс. Эскәмиядә колак тырпайтып, мыек кабартып, тырнак кәпрәйтеп кенә утырып булмый бит инде. Сөйләшәм дисәң, татарча да белми икән ич әле бу Муркасы да. Ниндирәк җыр өйрәтергә икән соң мона дип. бераз уйлап торгач, песи малае Әнәс сузып җибәргән:
Иртән торып, тышка чыксам.
Этләр өрә урамда;
Эт өрүе нипачум ул
Дуслашсалар мыраула-а-ар..
Ана бик әкрен генә булса да Мурка да кушылгалап алган Җырлап бетергәч карасалар, боларны ала-кола, ак. кара мәчеләр уратып алган икән. Песи малае аларга күз генә төшереп алган да икенче җырын сузган.
Төнлә торып тышка чыксам.
Мырлаша илле мәче.
Илле мәче җырлаганда
Безне мен эт җиңмәячәк!
Җырлап бетергәндә ишетә песи малае Әнәс—әлеге песиләр дә аларга кушылып киткәннәр икән. Татарча җырлыйлар! Карасалар, песи малае Әнәс жырына кушылган илле ике мәченен илле икесе дә татар песиләре булып чыккан! Алар хуҗалары кушканга күрә урыс исемнәре алып, чит телдә мырлашып, җырлашып йөргәннәр икән!
И киткән шуннан сон гәпләшү, җырлашу Ишегалдына бөтен квартал мәчеләре җыелышкан һәм алар тан атканчыга кадәр Сабан туе үткәргәннәр. Алар бергә булгач, ишек алдына хуҗаларын ияртеп чыккан муенчаклы килбәтсез этләрдән качып үз дәрәҗәләрен дә төшермәгәннәр, сырт тырпайтып ысылдап та азапланмаганнар. Рәхәтләнеп туган телләрендә сөйләшкәннәр-мырлашканнар, җырлашканнар Ана телен тырнаштырмый да. сугыштырмый да, ә дуслаштыра гына икән ул, әйеме?
Шулай итеп, авылдан килгән песи малае Әнәс үз туган телен, үз мыр- мырларын оныткан, урыслашкан шәһәр песиләрен ана телләрендә мырауларга өйрәтеп киткән, ди. Шуннан бирле квартал песиләре бары тик туган телләрендә генә мыраулаша икән хәзер.