МОҢНАР ҺӘМ УЙЛАР...
КОМПОЗИТОР ШАМИЛ ШӘРИФУЛЛИНГА 50 ЯШЬ
узыкант булмаган кешегә башваткыч ребус кебек күренгән билгеләр—ноталар үгеп
чыкмаслык карурман, урман-чытырман, яисә күгәрчен жибәрсән дә чүпләп бетерә
алмаслык булып сибелгән йөзләгән-менләгән мәрҗәннәр, алай гына да түгел, шул
мәрҗәннәрдән чигелгән гүзәл калфак кашыдыр кебек тә тоелырга мөмкин Уйнаучы,
шул мәрҗәннәргә—ноталарга карап, уен коралында уйнап җибәрсә, кайсы кечерәк, кайсы зуррак,
кайсы кара, ә кайберләре ак килеш калдырылган түгәрәкләрнең сихри музыкаль авазларны
белдерүче билгеләр икәнлеген аңлыйсын. Кара мэржән, ак мәрҗән Татар кешесе музыка
дөньясын шулай сихри итеп кабул итә. .
Композитор Шамил Шәрифуллиннын балет, симфония, оратория һәм башка әсәрләре
язылган партитура битләрен ачкалап карап утырганда менә шундый уйлар туды, әле шунысы да
бар, минем кебек музыкант булмаган кеше өчен генә түгел, ә беркадәр музыкаль белеме булган,
шул өлкәдә эшләп йөргән кеше өчен дә урман- чытырман ул катлаулы әсәрнен партитурасы, ә
Шамил Шарифуллин күбрәк нәкъ менә катлаулы булган симфоник музыка өлкәсендә ижат итә
Бу унайдан бер кызыклы
Шамил Шарифуллин чын, һәм бик тә үзенчәлекле композитор буларак. 1975 елда үзенен
■•Мөнәҗәтләр» исемле хор өчен язылган концерты белән
аваз салды Бу хәлнен «мөнәҗәтләр» дигән сүзне әйтергә дә
ярамаган елларда булганлыгын искә төшерсәк, без
авторнын гражданлык батырлыгын күрербез Бу
батырлыкның кыйммәте тагын шунда ки. халыкның рухи
байлыгына новаторларча якын килеп, мона хәтле без
ишетмәгән-белмәгән, әмма тарих төпкелләрендә, үткән
чорлар тирәнлегендә яткан авазларны янадан тудыруында,
катлаулы бизәкле монолит олы полотно хасил итүендә.
Әсәрне Казан дәүләт консерваториясенең Семен Казачков
җитәкчелегендәге хоры башкарды Бу коллектив турында
төрле кешенен төрлечә фикере булырга мөмкин, әмма
шунысы да мәгълүм; бу хор—үзенен олы хезмәте белән
1976 елнын көзендә «Мөнәҗәтләр» кин татар
җәмәгатьчелеге өчен язучыларнын Тукай исемендәге
клубында шул ук хор тарафыннан башкарылды Бу концертка килгән кайбер иҗатчы
алыпларыбызнын исемнәрен генә атап китү дә күп нәрсә анлата Нәкый Исәнбәт. Бакый Урманче.
Мөхәммәт Гайнуллин, Сибгат Хәким. Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Әбрар Кәримуллин һәм
башка бик күп атаклы язучыларыбыз. композитор
М
“деталь»не күрсәтеп үтәсе килә мәсәлән, композиторның тәмамланып килә торган «Йосыф -
Зөләйха» балеты партитурасының бит исәбе инде ... биш йөздән узып бара икән. Менә
шундый мәржәннәр-сәйләннәр..
классик һәм кин полотнолы милли әсәрләрне башкарырга хакы бар дигән статусны яулап
алган хор ул. Хор Казанда, Россиянен көчле музыкаль үзәкләре булган Мэскәү, Петербург һәм
башка шәһәрләрендә, чит илләрдә дә концертлар бирә, э «Мөнәжәтләр»нен бу коллектив
репертуарыннан төшеп калганы юк әле.
ларыбыз, артистларыбыз һәм. гомумән, бик күп музыка сөючеләребез белән Тукай клубы
шыгрым тулы иде Катлаулы биеклеккә сихрилеккә, даһилеккэ күтәрелеп ижат ителгән һәм
башкарылган, йөрәкләрдә яшертен генә вулкан булып кайнап яткан музыкаль көчнен шаулап
бәреп чыгуын тыңлаучылар көчле кул чабулар, котлаулар -афәриннәр- белән каршы алды; бу
хәл халкыбыз борынгы музыкаль байлыгының иреккә чыгуы кебек кабул ителде Хөрлеккә
азатлыкка, үткән бөеклекне анлауга бер зур адым иле бу Әнә шундый чыгышлардан сон монәжат
жанры турында авыз тутырып сөйләү гадәткә кереп китте, музыка белгечләре дә бу юнәлештә
ачылыбрак эшли башладылар
Шамил Шәрифуллиннын икенче бер әсәренең—инструменталь триосының (автор аны
әбисенә багышлый) премьерасы шаһиты да булырга туры килгән иде И В. Әүхәдиев исемендәге
музыка училишесенын концерт залы, тыңлаучылар шыгрым тулы Бусында тамашачылар
арасында Фасил Әхмэтовнын. Ренат Еникеевнын. Мирсәет Яруллиннын, яшь композиторлардан
Шамил Тимербулатовнын. Разия Еникееванын. Фәрит Шэрифул- линнын һәм башка урта буын
композиторларның, консерватория һәм училише студентларының булуы күзгә бәрелеп тора иде
"Трио»ны бик тә билгеле башкаручы лардан—Әлфия Бурнашева (фортепиано). Гөлфирә
Сафина (виолончель) һәм Фәридә Закиржановадан (скрипка) торган состав уйнады Ул кичне
залда тынлаучыларнын күнелләрен актарып ташлап, кара урманнарда йөрткәндәй алгысытып
кояшлы аланнарга алып чыгып, шатландырып, тагын да дингез төпкелләренә чумдырып, сихри
мон янгырады ниһаять, сулыш бетә дигәндә генә аннан тартып алып, әкрен генә сонгы аккорд
сүнде Тыңлаучылар бермәл айный алмыйча тордылар, залда (беркем юк диярсен1) берничә
дәкыйка секундка тирән тынлык хөкем итеп алды, аннан.—эссе мунча ташына кайнар су
сиптеләрмени.—өермәдәй кул чабулар, алкышлар башланды Бу— олуг сәнгатьнең тантана итүе
иде
Мәгълүм ки. һәрбер ижат өлкәсенең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар язучы, әитик. ижат
җимешен китап нәшер итеп укучысына ирештерергә тырыша, композиторга исә хезмәтен күрсәтү
өчен музыкантлар һәм тыңлаучылар кирәк Шул рәвешчә. 1983 елда тамашачы-тынлаучылар
Казан дәүләт консерваториясенең зур концертлар залына жыелды. бу юлы Шамил
Шәрифуллиннын -Жыен» исемле әсәре—зур симфоник оркестр өчен язылган концерты
башкарылачак иде Гадәттэгечэ. автөрнын ижат принципларына хас булганча, әсәр музыкаль
теленен яңалыклары, новаторлык рухы белән сугарылган иде; халык жыенынын—сабан туенын
гүзәл бизәкләре картиналары музыкаль авазлар белән шундый да оста тасвирланган ки.
әйтерсең лә син кешеләр һәм урындык-креслолар белән шыгрым залда түгел, чәчәкле болында
таллар-куаклар. зифа каеннар арасында туганнарын, якыннарын белән тамаша карап тынлап
утырасын Соңыннан бу -Җыен- концерты турында да матбугатта матур-матур фикерләр әйтелде
Шамил Шарифуллин студентлар арасында
Шамил Шарифуллин ижаты турында сүз алып барганда, анын жыр өлкәсендәге
уңышларына күз йомып үтсәк, бу гөнаһ булыр иде. Ул жыр өлкәсенә дә янадык алып килгән
композитор. Биредә композиторның бу өлкәдә дә янача музыкаль «телгә» ия булуын ассызыклап
билгеләп үткән хәлдә, башка бернәрсәне дә искә алып китәсе килә Сүз «Сабан туе» һәм «Син
биергә мине чакыр» жырлары хакында бара Шамил Шәрифуллиннын «Сабан туе» жыры туганчы,
безнен атаклы бу бәйрәмебез турында халыкныкы булып канунлашкан. «Сабан туе хезмәт туе.
бәхет һәм шатлык туе», дип башланып китә торган җырларыбыз гына бар иде кебек Хикмәти
Хода, композиторның сабан туе хакында язылган җырыннан сон, бу темага байтак яна җырлар
туды Бу яна җырлар, бигрәк тә сабан туе бәйрәме көннәрендә, бер-берсе белән ярышып
янгырыйлар хәзер «Син биергә мине чакыр» көе белән дә шундыйрак хәл булды. Мона чаклы
күрелмәгәнчә, биергә чакырган төрле-төрле җырлар барлыкка килде, хәтта бии белмәгән
кешеләр дә биергә өндәлә. чакырыла башлады, чынлап та, халык әйткәнчә—биючегә сүз
әйтмәгез, бии-бии остара.
Сибгат ага Хәким Шамил Шәрифуллиннын үэенен шигырьләренә жырлар иҗат итүеннән
бик канәгать иде. Атаклы шагыйребезнең «Йөгерә чәчәкләр» исемле шигыренә язылган лирик-
романтик характердагы жыр бөтенләй сүрелгән күңелгә дә яшәү дәрте өрерлек көчкә ия. ул яшәү
учагын кабызырлык өметләр уята ала «Әйлән-бәйлән» көенә дә шагыйрь югары бәһа бирде
Кешеләрне бер-берсенә карата игьтибарлылыкка. мөлаемлеккә. дусларча бердәмлеккә
чакырган бу җырларны безнен җирлектәге бүгенге адәм баласына ишеткәләп тору бер дә зыянга
булмас иде. югыйсә Татар дәүләт Жыр һәм бию ансамбле солисткасы Флүзә Жәләлова
«Сөембикә» журналында әйтеп үткәнчә, хәзер күбрәк «кан саркып торган яралы жырлар янгырый
җырда сер калмады».
Композиторның шагыйрь Равил Файзуллин шигыренә ижат иткән «Иясез шатлык» жыры
да аерым игътибарга лаек. Бу жыр бик тә үзенчәлекле тавышка ия булган Регина Сәйфи
башкаруында күңелләргә тирән эз салды, анын трагик яңгырашлы тавышы йөрәкне уеп-уеп ала.
Шагыйрь белән композитор арасындагы ижади дуслык нәтиҗәсендә туган тагын башка жырлар,
әсәрләр дә, үзенен башкаручысын табып, тыңлаучыга барып ирешер әле дип ышанасы килә.
Композиторның «Яфрак төшкән инде юлга» исемле әсәрен алыйк. Бу көйне үзәкне
өзәрлек монсу булганы өчен генә түгел, э бәлки якты монсулык. яктылык биргәне өчен, гүяки
көзге ак каеннар арасында, кул болгап, канат жилпеп йөрүче көзге якты рухы өчен дә яраталар
Гомумән. Шамил Шарифуллин ижатына
контрастлар хас Фэлсәфи-дини эчтәлекле
«Мөнәжәтләр» циклыннан сон ул яп-якты, үтә дә
нәфис, мәхәббәт лирикасы белән сугарылган
«Авыл көйләре»н халыкка тапшырды. Бу юлы да.
ин беренче булып, җырларны Казан дәүләт
консерваториясе хоры башкарды, хормейстры
Нурия Журае- ва иде. «Авыл көйләре» дә.
«Мөнәжәтләр» кебек үк, Татарстан радиосы
фондына язып алынды,
Шулай. Шамил Шарифуллин ижаты бер
төрле үлчәү калыбына гына сыймый Шәхес
буларак, ул тирән белемгә һәм бай энцикло педик
мәгълүматларга ия Мәскәүдә аспирантурада
укыган елларында ана Америка индеецларының
халык җырларын тынларга туры килә Тарихи-
географик хата аркасында индеецлар дигән
гомум исем белән
Шамш Шәрифуллин (уңда) композитор аталып йөрүче, чынында һәрбер кабиләнең
Алмаз Монасыипов белән. үз атамасы булган (науа, мая. кичуа һ. б.)
халыкларның көйләре төрки халыклар
көйләренә бик якын булуына ул шунда игътибар итә Ә кайбер көйләре исә хатта ки
•Мөхәммәдия» китабы көйләре белән бөтенләй дә аваздаш булып, жырларынын сүзләре
арасыннан “ана», «ата», «тау», «ак», «атау», «алып» һ. б сүзләр аңлашылып тора икән Менә
шуннан сон композитор бу халыклар турында мәгълүматлар эзли башлый «Латин Америкасы»
дигән журналлардан һәм башка чыганаклардан шактый кызыклы материаллар табыла Татар
халкынын «Чикамыш» исемле (жыр «Чикамыш» дип калыпланса да. сүз «чыгу» тамырыннан,
кияүгә чыгу мәгънәсендә) туй жыры текстына бик нык аваздаш җырларын да таба. Сүз унаенда
тагын бер нәрсәне искәртеп үтик Композитор Шамил Шарифуллин татар халкынын бик борынгы
чорындагы яшэеш- тормышына. бигрәк тә музыкага караган хәзинәләрне, үзе табарга, алар
турында академик дэрәжэдә мәгълүмат булдырырга тырышучан кеше һәм торки-татар белән
америка индеецлары музыкасының уртаклыгын ачу белән рухланы п. "Чәчәк турында жыр»
исемле балет музыкасы яза Ана менә шундый «исәрлек», музыкага менә шундый бирелгәнлек
хас Соныннан, академик Әбрар ага Кәримуллин белән танышып, үэенен фикерләре белән
уртаклашкач, язылган әсәре турында да хәбәрләшкәч, бу өлкәдә (Америка индеецлары һә м
төрки-татар уртаклыгы мәсьәләсендә) шактый эзләнүләр алып барырга өлгергән галим йөзендә
үзенен теләктәшен һәм фикердәшен таба, тик балет партитурасы композиторның өстәл
тартмасында кала бирә Балет кадәр балетны безнен шартларда кузгатып жибәрү, сәхнәгә
куйдыру—ай-һай1 авыр шул Чонки үзебезнеке булып саналган, Муса Жалил исемен йөрткән
опера һәм балет театрыбыз җитәкчелеге гомумән дә безнен композиторларның әсәрләрен
сәхнәләштерү турында мәсьәлә кузгалгач, калын бронялы битараф калканга әйләнә Шамил
Шэрифуллиннын башкару өчен чират көтеп яткан башка әсәрләре дә байтак Моның сәбәбе артык
серле түгел, бүгенге көннәрдә хәтта бер жырны халыкка чыгару өчен дә автордан (') шактый
күләмдә акча таләп ителә. Менә шундый безнен өчен аңлашылмаган мәсьәлә
Шамил Шарифуллин контрастлар белән эш итәргә яратучан шәхес, дигән идек Композитор
хәзерге музыка-көйләребезнен болгар бабайларыбыздан калган тамырла рын шактый өйрәнгән
кеше Ул, магнито фон күгәреп, авыл-шәһәрләр буенча йөреп, халык авыз ижатын жыеп та.
теоретик яктан эшкәртеп тә. шул чордагы
музыкаль карти наны күзалларга тырышучы
галим-компози- торларнын берсе Болгар
чорындагы музыка үлчәм-метрикасын
хәзергедән, татар кытай-япон яңгырашлы
үлчәмнән шактый аермалы булган дип саный ул
Әйтик, бер генә мисал Ул әнием ягыннан
туганым— туганый апам, инде мәрхүмә
Мәгузәдән (Болгар ягы кешесе) язып алган
монәжәтлэргэ хәзерге Болгариянең борын гы
халык жырлары үлчәмнәренең туры килүен үзе
шул илгә барып өйрәнеп кайта Шул өйрәнүләр,
экспедицияләр нәтиҗәсе буларак, «Болгар
моннары» дигән ун кисәктән торган цикл туа Бу
көйләр, әгәр музыка турында шулай әйтергә
яраса, өрфия кебек үтә күренмәле нәфисләр,
гүзәлләр, күнелләрне бизи, сафландыра, ерак-
еракларга да һәм үз күнелен топкеллэренә дә
чакыручылар дияр идем -Болгар моннары» да
Татарстан радиосы аша эфирда янгырый.
Агымсу бер урында тормый, ага да ага
ул. ә ижатны мин агымсу белән дә чагыштырырга
мөмкин дип саныйм, шул рәвешчә композитор
Шамил Шарифуллин да хәрәкәттә—ижатта Менә ул инде берничә ел. тирлэп-пешеп, яна балет—
«Йосыф-
Шами.1 Шврифхиин фахъкхор
экспедициясе
вакытында
музыкаль культураны искә алып иҗат ителә.
Әйе. чын ижатчынын иж ат колачы кин, күп
тармаклы Шамил Шәрифуллиннын Казан дәүләт
консерваториясендә, музыка мәктәпләрендә
педагоглык эшчанлеген истә тоткан хәлдә
(танылган композитор Риф Гатауллин,
композитор һәм дирижер Рөстәм Абязов. яшь
композитор Илһам Байтирәк анын укучылары),
музыкантыбыз ижатынын тагын бер тармагына
игътибарны юнәлтәсе килә Сүэ—
композитормын китап язып, аны бастырып
чыгару эшчән- леге хакында. Композиторның
җырлары тупланган беренче китабы 1984 елда
Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан
иде. Инде берничә дистә еллар буе Шамил
Шарифуллин халык җырларын жыю, нотага
салу, эшкәртү, аңлатмалар искәрмәләр язу һәм
матбугатка яна китаплар әзерләү эшләре белән
даими шөгыльләнә Шуларнын берсе—тугыз йөз
битле «Урта Идел буе татарларының җырлап
уку традициясе» исемле ку/тъязмасы 1992 елда
ук нәшриятка тапшырылган. Әмма...
Шулай да. Ш Шәрифуллин кул кушырып
утыручылардан түгел. 1994 елда «Борынгы халык җырлары» дигән икенче бер. юка булса да, зур
форматлы китап дөнья күрә «Мөхәммәдия» китабы көйләре. «Сак-Сок» бәете, мөнәжәтләрнен
кайберлэренен койләре, «Йосыф китабы» кое. «Шәһри Болгар бәете» көйләрен эченә алган
китап Казан дәүләт консерваториясе белән бергәләп чыгарылган. Ә менә «Сак-Сок» бәетенен
тулы нотациясе матур рәсемнәр белән бизәлеп. Татарстан китап нәшриятында күптән түгел генә
дөнья күрде. Композиторның «Татар халык музыкасы Балалар музыка мәктәпләре өчен
программа» китабы да аерым әйтеп, тукталып китүне таләп итә. Гомумән, татар мәктәпләре,
музыка белән кызыксынучы һәркем өчен дә бер хәзинә дип атап була ул программаны
Композиторның шундый хезмәт куюын чып-чын патриотизм дип исәпләргә кирәктер, чөнки мона
чаклы андый кин колачлы программаның төзелгәне юк иде эле. Программадагы берничә теманы
гына күрсәтеп үтик « . Татар халык музыкасының үзенчәлекләре . Анын башка халыклар
музыкасыннан аермасы. Милли мон. ритм, формалар формалашуның озакка сузылган тарихи
юлы. Халыкнын аеруча яраткан образлары, темалары һәм сюжетлары. Кешене тумыштан чолгап
алган жанрлар Азан һәм мәҗбүри гыйбәдәт догалары Бишек җырлары. Практик юнәлешле уен
җырлары (такмаклар, әйтемнәр һ. б.) Мәктәп җырлары Шәкерт җырлары Коръәнне көйләп уку.
Хезмәткә бәйле музыкаль фольклор Яшьлэрнен уен һәм әйлән-бәйлән җырлары Балаларның
күмәк музыкаль уеннары. Татар халык музыка уен кораллары Халык бәйрәмнәре Татар
халкынын эпик лирикасы һ. б.. һ. б. әнә шундыйлардан.
Хәзерге вакытта композитор бу программа буенча дүрт китаптан торган «Татар халык
музыкасы антологиясе»н төзи Антологиянең беренче китабы 2000 елда нәшриятта бас ылып
чыгачак дип көтелә Башына төшсә, башмакчы буласын, ди безнен халык.
Зөләйха» әсәрен яза. Мина әсәрнен кайбер фрагментларын тынлап карау бәхете эләкте.
Искиткеч аһәңнәргә бай музыка; биредә Синай атавы. Мисыр һәм Мавритания һ. б. экияти
иллэрнен сихри музыкасын, татар-төрки пентатоникасын берсен дә чит күрмисен: бер сүз
белән әйткәндә, әсәр катлаулы музыкаль синтезга ия Бөек шагыйребез Кол Гали,
эзләнүчеләрнең фикереңчә, дүрт мен еллар чамасы вакыт ераклыгындагы көньяк илләрендә
экияти дә. чын да булган һәм җетелеге белән илаһи рәссамның бик зур форматтагы фантастик
картиналары сыман, күнелне үзенә магниттай тартып торган вакыйгаларга шигъри сүз белән
мөрәҗәгать иткән шикелле, балет та шул җирлектәге
алда атап кителгән дөнья күргән китаплар өчен һәм балет өстендә эшләү мәшәкать ләренең
кайберләрен күгәрешер, ярдәмләшер өчен дә спонсорлар әзләргә һәм табарга туры килә
авторга. Ул аларга чиксез рәхмәтле Менә ул кешеләр Габдрәшит Сәхипгәрәй улы Юргин (Казан).
Камил Әсфәндияров (Алабуга, төзүче). Латыйпов Зиннур Йэмги улы (Казан). Айдар Зөфәр улы
Шарафетдинов (Казан)
Рәхмәтләр әйтүне искә төшердек икән. Шамил Шәрифуллин рәхмәтләрнең ин-ин
зурларын үзенен укытучыларына һәрдаим ирештереп, әйтә килә, үэенен алар алдындагы
бурычын талантлы ижат нәтиҗәләре белән үтәргә, түләргә тырыша Композиторның әйтүе
буенча, менә анын остазлары укытучылары беренчесе, кызганыч ки. инде мәрхүм, боек
композиторыбыз Нәжип Жиһанов икенчесе бик тә үзенчәлекле олы талант иясе Алмаз
Монасыйпов; өченчесе, әле күптән түгел генә вафат булган күренекле композитор («Татар
рапсодиясе»нен авторы) һәм педагог Альберт Леман
Жин сызганып, көнен—төнгә, төнен—иртәгә ялгап, тирләп-пешеп. сәламәтлеге шактый
чамалы хәлдә ижат итүче композиторның әсәрләре кин халык массасына барып иреште, ирешеп
тора дип авыз тутырып әйтеп булмый әле Радиодан анын әсәрләре сирәк янгырыи өстәвенә,
бүгенге көннәрдә безнен радионың туры элемтәләр үткәрү сәбәпле, менэ-менә тематик зуррак
тапшырулар башланып китәргә тиеш кебек сәгатьләрдә эшләү вакыты бетә, эфир вакыты бүтән
каналларга күчә Бүгенге кон татар телевидениесе турында сүз алып барганда, җитди музыкаль
һәм интеллектуаль тапшырулар булу мөмкинчелеге хакында уйларга да урын калмады бугай
инде Башка илләрнен. башка халыкларның дистәләгән телепрограммалары гөрләп эшләп тору
сәбәпле, аларга нинди тапшыру карыйсы килсә, шуны сайлау мөмкинчелеге бар безгә исә андый
сайлану момкин булмагач, шул сәгать ярым вакытны этик-эстетик таләпләрдән чыгып сарыф
итәсе лә кана Дөресен әйткәндә, хәшәрәт дәрәҗәсендәге фильмнар безгә дә мул килеп керә Ин
аянычы—заманга иярәбез дигән булып, татар тапшырулары бөтенләй кысылып бетте ә бит
татар үзенен тарихи трагик язмышын аралап һэрторле замана шаукымнарына бирешмәү
сәбәпле генә исән-сау калган
Авторыбызга әйләнеп кайтып, шуны да әйтергә ярындыр әсәрләренең сирәгрәк
янгыравы автор характерының шактый үзенчәлекле булуы (чын иҗатчының кайсынын жайлы -
майлы холкы булганы бар9), үзгәрмичә бертөрле калуы кайчагында хәтта •шырпылы» булуы
аркасында туган аңлашылмаучылык сәбәпләре белән дә бәйледер Тик. барыбер, талантны
томалап булмый, чын әсәрләр үзенә юл яра Музыка мәктәпләрендә. консерваториядә,
педуниверситетнын музыка белеме факультетында, культура академиясендә, музыка
училищеларында Шамил Шәрифуллиннын төрле характердагы вокал һәм инструменталь
әсәрләре даими өйрәнелә Димәк, традиниялэр-чылбырлар бәйләме өзелми, дәвам итә
Сүэебезнен сонында композиторның эле күптән түгел генә узган 50 яшьлек юбилее белән
котлап, ана унышлар. саулык-саламэтлек. якты, сүрелмәс ижат офыклары теләп. Сибгат ага
Хәкимнең композитор жыр ижат иткән шигырь юлларын искә төшерәсе килә
Йогерә чәчәкләр офыкка.
Офыккача туп туры
Агыза аларнын артыннан
Хисләремнең дулкыны
Композиторның хисләре саекмас, ижат дәрте үсэр-үрләр офыклар артыннан тагын да
яна офыкларга ирешер, дөньяга бертуктаусыз аваз салып, ана үэенен ижат угын сирпел торыр
дип ышанасы килә
Бер тошам аэ күтэрелэм кабат
Доньяга салмасан кат кат набат
Хәтере кыска күңеле чуп-чуар.
Асыл голне сытып, юкса, чүп туар