Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘХМҮД МАКСУДНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ


Мәхмүд Максуд—бетен ижат гомере буенча тәржемә өлкәсендә эшләгән язучыларның
берсе. Аның тәржемәсендә дөнья һәм рус классик әдәбиятынын бик күп әсәрләре татар телендә
басылып чыкты.
А. Пушкинның «Дубровский» повесте, «Русалка» поэмасы, «Саран рыцарь» трагедиясе;
Р. Ролланнын «Кола Брюньон» романы. Г. Гейненын «Германия» поэмасы, Н Некрасовның «Рус
илендә кем рәхәт яши?» поэмасы, Гетенын «Фауст»ы, И Тургеневның «Рудин», Низаминың
«Ләйлә вә Мәҗнүн» һ. б. бик күп әсәрләр аның тәржемәсендә дөнья күрде.
М Максуд бөек рус язучысы Л. Толстой ижатын пропагандалауга күп көч куйды. Аның
тәржемәсендә Л. Толстойның дөньякүләм атаклы әсәрләреннән дүрт томлык «Сугыш һәм
тынычлык» эпопеясы һәм ике томлык «Анна Каренина» романы татар телендә басылып чыкты.
Фронтовик язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Максуд 1900 елның 15 январенда Саба районы
Югары Кибәхужа авылында туа Кышкар мәдрәсәсендә, Арчадагы ике класслы рус -татар
мәктәбендә, соңрак Малмыж шәһәрендә Югары—башлангыч училище дип йөртелгән уку
йортында гомуми белем ала. Мәктәп елларыңда үзенең беренче өйрәнчек шигырьләре һәм
хикәяләрен яза башлый.
Гражданнар сугышы елларында Кызыл гаскәргә язылып, Колчакка каршы сугышта
катнаша. Фронт шартларында күп кенә патриотик шигырьләр, кызылармеецларның героик
образларын тасвирлаган нәсерләр ижат итә.
1920-30 елларда ул Мәскәүдә яши. Анда Мәскәү нәшриятларында эшли, «Яшь эшче»,
«Коммунист» гезетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр була. Шул ук чорда әдип Көнчыгыш
хезмәт ияләре коммунистик университетының тарих- табигать фәннәре бүлеген, аннары Мәскәү
дәүләт университетының этнология факультетында әдәбият бүлеген тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы елларында М. Максуд ижат эшен ташламый, фронт газеталарына
языша, 1944 елны «Үч һәм нәләт җыры» исемле поэтик җыентыгын бастырып чыгара. Сугышчан
хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән
бүләкләнә.
Сугыштан сонгы чорда ул очерк жанрында һәм тәржемә өлкәсендә актив ижат итә.
Әдәбият өлкәсендәге ижади хезмәтләре өчен М. Максуд 1957 елны «Почет Билгесе»
ордены белән бүләкләнә.
М. Максуд 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат булды. Ул 1934 елдан Язучылар
берлеге әгъзасы иде.