Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыйблам


Усал диләр мине, шулай микән. Усаллыгым да юк. акчам да... Йөрәк өшеп, жан чымырдап китә Кырмыскага ялгыш бассам да.
Табигать җәүһәре—канатлы җан Очарга омтылды, ыргылды: Күгәрчен баласын песи тоткан— Көн буена кәефем кырылды.
Кешегә ышанмый бүре баласы. Бүреккә салсаң да. урманга карый. Э менә безгә алга барасы.
Иманлы булалсаң—шул ярый!
Хозурланып болыннарда йөрдем: Урман буйларында сукмагым, һәр куакны, һәр чәчәкне сөйдем. Эткә дә, атка да сукмадым.
Алга чыгып, күкрәк кагып тормыйм.
Күләгәлә торам, ышыкта. Намусымны уңга-сулга бормыйм. Дәҗҗал белән Иблис кушып та!
ҮЗ КАДЕРЕН БЕЛГӘН ЮЛЧЫ
Күңел кошы
Шәп шомарган сәясәтче үзен сөяр. Мәрхүмнәрнең каберенә тирес өяр. Халык өчен тырышырга кирәк, дияр, һәм үзенең арбасына мөлкәт төяр.
Коммунизм төзибез дип йөз ел баргач. Алдануыңны тоясың чәч агаргач, Ата-бабалар да үткән шушы юлдан: «Агыйделнең аръягында кара урман*...
Өмет белән киләчәккә барасың да, Килеп җитә кар-буранлы гомер кышы. Төтен иснәп, тимер-бетон арасында. Талпынадыр, тилмерәдер күңел кошы.
Шатлык белән дөнья куып йөрмәдеңме? Кайгы белән дус-ишләрне җирләдеңме? ...Үзең белән мәңгелеккә алып китмә Үзең генә белгән алтын серләреңне!
Сүрән генә көлү
Яшь гомернең алсу хыяллары Тоныкланды... акча җитмәү белән. Төтен исле, шыксыз урамнары...— Яме китте, талау, көчләү белән.
Нинди юлдан кая барабыз без. Бу—бәхеткә илткән юл микән? Елап җавап бирә яңгырлы көз: «Син исән бит әле, шул җиткән».
Ата-баба яшәп үткән эзләр, Үзебезчә матур яз-көзләр. Әрем сабагы да—туган кебек. Сүрән генә көлә бу күзләр.
Басуларда таныш җилләр исә. Күк болытлар белән сөйләшеп. Бер кайгысыз каен гына үсә, Тирә-якка ямьнәр өләшеп.
*
Кемнәр биек мөнбәр биләгән дә. Кемнәр күктән йолдыз чүпләгән, Елый-елый кемнәр килмәгән дә, Янып-көеп кемнәр китмәгән.
Гомер-бакый күктә йолдыз янган. Матур хыял булып колларга.
Бер шагыйрьнең матур җыры калган Тугры юлдаш булып юлларда.
Аҗдаһаны батыр егет жинә. һәр әкияттә батыр егет бар. Күрә торып харап булдык димә. Батыр егет барда өмет бар.
Үзен-үзе саткан имансыз кол Арасыннан шундый кол чыга... Үз җанында гына иманлы юл— Үз кадерен белгән юлчыга!
Империя түрәсенә
Бүлгәлә дә, хакимлек ит, тиран. Кемгә—камчы, кемгә прәннек күрсәт. Холуйларга елмаерга тырыш. Зыялылар йөрсен хәер эстәп.
Бүлгәлә дә. хакимлек ит. түрә. «Оҗмах капкалары»н ачалмадың... Җиңүче—хак: чөнки, үзеңә күрә Елмаешып тора вассалларың...
Акыл җыйдык
Безнең яшьлек әрәм үтте, дисең, Чираттан-чиратка чайкалып. План-фәлән куып иртә-кичен. Йөгергәләп йөрде бар халык.
Ә план ул бер дә тулмый икән. Без—йөк аты гына булганбыз. Ярты гомер бәхет өмет иткән. Яшел яфрак ярган урман без.
Кысыла-кысыла. тар кысага сыйдык. Түбәнсенеп намус елады.
Миллион корбан биреп, акыл җыйдык: Безнең гомер бушка узмады.
Ил алдында үлүе дә җиңел— Шулаен ул. бәлки, шулайдыр, һәр көнеңдә яңа үргә менеп. Йөзгә чаклы яшәү кулайдыр.
Биек таулар, чүлләр кичәрсең син.
Ярга ятып сулар эчәрсең.
Яңа заманнарны төзен, бизәп.
Матур булып искә төшәрсең...
*
Тыныч еллар, имин чорлар килер-килмәс, Олуг хаким менбәренә менер-менмәс, Үткән дәвер даһиларын буржуаз, дип, Яңа гыйлем өйрәттеләр белер-белмәс.
Даһиларга горур башны ияр-имәс, Череп беткән Европадан көләр-көлмәс, һәр тишектән, һәр ярыктан дошман эзләп, Юлсыз-нисез алга бардык иләс-миләс.
Алдынгылар бүләк алган, медаль алган, Тырыш икән, өлгер икән, алсын әйдә. Безгә дә бер тыйнак кына өлеш калган: Шөкер дибез шикәр белән ипи-чәйгә!
Дөнья йөзен агартам дип, чабып йөреп, Даһилар да ач-ялангач гүргә кергән.
...Тагын берәр сылтау табып, дошман күреп. Явыз язмыш аермасын туган җирдән!
Күңел эзләнә
Ярлының ярмасы булса, Салырга савыты булмый. ...Язарлык фикерең булса, Язарга вакытың булмый.
Яхшы гына яздың кебек,— Күңел канәгатьлек тоймый. Шәп шагыйрьләр булган элек, Бездә—нидер җитми... булмый!
*
Кайчан көләч, кайчан иләс-миләс Нидер телә, нидер теләмә,— Ни эзләгәнеңне оелер-белмәс, Гомер буе күңел эзләнә.
Уйланасың ялгыз иртә-кичен, Менә түрең, әнә бусага. Сокланырлык булсын герой-кешең,— Дус булса да, дошман булса да!