Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИТАП ГАСЫРЫ КИТӘМЕ?


1999 дагы тугызлы саннарнын иякләре салынып түгәрәкләнгәч, язмаларыбызда рәттән симез өч «ООО» күренгәч, яна гасыр быел ук башлана дип уйлаучылар да булды бугай. Ашыкмыйк, өченче менне башлаган яна гасыр танына тагын бер ел бар әле! (Бу хисап милади буенча, һиҗри белән исәпләсәң, бөтенләй бүтән гасырда әле без!) Бәрәкәтсез тиз узса да. бер ел әллә никадәр хәл-вакыйгалар. көтелмәгән үзгәрешләрне үз эченә ала әле ул. Исән-сау булсак, яна гасыр бусагасын атлаганда укучылар белән уртаклашырлык яна уй-фикерләр табылыр, бәлки. Ә хәзергә—язма сүз, басма китап, язмышлары сүз сәнгатенә бәйле каләмдәшләрем хезмәте турында.
...Китап гасыры үтеп бара Бу сүзләрне кәгазьгә төшерәм, ә ждн бәргәләнә. Кул яза, күңел килешми Ә нишлисен. Вакыт Галиҗәнапләренә каршы чара юк. XX гасыр—информация-коммуникация ягыннан—телефон, радио, самолет, телевизор, кибернетика гасыры булды. Фән казанышлары кешеләрнең рухи дөньясын бик нык үзгәртте Шулай да. дөньяны танып- белүдә, эстетик тәрбия бирүдә Китап төп чыганак булып кала бирде Шулай булмыйни! Китап—ничә гасырлар буе Кеше акылының могҗизасы саналды. Гомер бакый Кеше җанының сердәше булды. Ул—уйлатты, елатты, сөендерде, нәфрәтләндерде, хыялландырды Гомер буе сабак бирде (Китап белән бергә, хатлар язу-хат алышу гасыры ла үтеп бара түгелме соң? Кызганыч. Ничәмә-ничә буын хат язып, хат көтеп хыялланып яшәде бит!) Ризасыхтанып булса да, килешергә туры килә, гасырыбызның соңгы чирегеңдә телевидение һәм компьютер системасы информация пространствосыннан басма Китапны шактый кысрыклады да. Бер генә мисал: кайчан гына яхшы язу машинасы булдыру турында хыяллана идек. Хәзер аларнын хаҗәте бетеп бара. . Фән акылы казанышларын гавами акыл үзләштерергә өлгерә алмый Цивилизацияле дөнья компьютерның интернет челтәре белән эш итә хәзер Кешелек аны тарихында үзе бер революция «Виртуаль чынбарлык», «тинейджер» (компьютер «җанлы» кешеләр) дигән төшенчәләр барлыкка килде. Менәр чакрым ераклыктан кешеләр үзара мәгълүмат алу гына түгел, хәтта тәнни- хисси мөнәсәбәтләргә дә керә алалар дип сөйлиләр Йә. хода, илаһи дип йөргән Китабыбыз нишләр инде'.’ Ахырзаман бәндәләренең Ана ихтыяҗы булырмы'’
Дөресен әйтик, күңелдә тәшвишле уйлар булса да, Китап язмышы белән нисбәтән киләчәккә өметсез үк карамыйм Халкыбыз Китапның үз язмышы икәнен аңлар дип ышанам. Алга габа 200 еллап тарихы булган Америка өчен китап—бер нәрсә булса, меңәр еллык дәүләтле тарихы булган Европа илләре өчен, бәлки, икенчерәктер китапның миссиясе Ә безнең өчен ул төп байлык. Ул моңарчы безнең өчен—Дәүләт тә, Дин дә, Гыйлем чыганагы да булып килде. Элгәргеләребезнең бөек сүзләрен искә төшерик:
«Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады... Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады (....), алар сәламәт әле, алар яңгырый әле» (Г. Тукай). «Ижтимагый иректән мәхрүм ителгән халыкта әдәбият аның вөҗдан һәм ачу авазын ишеттерү өчен бердәнбер трибуна булып тора» (А. Герцен). Болар—үткән гасырларның хикмәти җан авазлары.
Әйе, без Китаптан аерылырга тиеш түгел. Әлегә «Йосыф-Зөләйха» кыйссаларыннан, «Идегәй» дастаннарыннан килгән рухи яктылык яшәтә. Китапларга салынган жегәр-көч бик тә кирәк әле безгә. Хәзерге рәсми статистика ягыннан карасаң да, алга киткән байтак халыклар нисбәтендә, бүген дә югары белемгә ия кешеләр саны буенча без шактый түбән урында. Һәрхәлдә, киләсе гасырның байтак дистә елларында без Китап Укучы Халык булып дөньяга кереп калсак иде! Теләкнең шушы урынында бик тә мөһим бер нәрсәне дә ачыклау кирәк Нинди китап белән киләчәккә бармакчыбыз сон? Кайларда алар? Кемнәр чыгара аларны? Авторлары кем? Укучылары кем һәм күпме? Чыннан да, чигәләреңне тотып уйланырлык хәл. Бер карасаң, китапка дәрт кими бара дибез, икенче яктан—дөнья тулган китап белән. Зур форматлысы, кечкенәсе, ялтыравык тышлысы, рәсемлесе. Тик аларнын күбесе, иң аз дигәндә өчтән икесе, псевдокитаплар, полиграфик ысул белән кәгазьгә төшкән опуслар, кеше җанын көчләүче язмалар, очсыз анекдот- мәзәкләр, хайвани инстинктны кытыклаучы детектив хикәяләр, порножур- наллар... Югары художество кыйммәткә, тәрбияви әһәмияткә ия, эстетик зәвык белән чыкканнары да житәрлек. Фәнни басмалар, белешмә сүзлекләр, дөнья классикасы үрнәкләре. Алар, кызганыч, азрак керә йорт түрләренә Китапханәләр, китап кибетләренә караганда затлы банк биналары, коммерция офислары күбрәк төзелә хәзер. Әлбәттә, аларнын үз дөньясы, үз китаплары, күбрәк табыш алуга файдалы методик әсбаплар Татар дөньясының китап чыгару тарихына баксан, бер уртак хәлгә тап буласын: гасыр башында да, гасыр ахырында да матбагада хөрлек булган: теләсә нәрсә чыгарып була! Ләкин аерма бар. Татар галәмендәге китаплар, нигездә, берничә төрдә: матур әдәбият (шул исәптән халык ижаты үрнәкләре); дини әдәбият; дәреслекләр, фәнни-белешмә басмалар. Бәлки, китапчы-галим. академик Ә. Кәримуллин да шул фикердәдер. Ул чорда әдәпсез-оятсыз «әдәбият» үрнәкләрен таба алмыйсын. Шуңа күрә, ул замандагы китап мирасы, нигездә, милләт киләчәгенә, аның мәгърифәтенә хезмәт иткән, милли үзаңны үстергән. Р Фәхретдин, Г Тукай. Г Исхакый, Дәрдемәнд, Ф Әмирхан, Г Ибраһимов һәм башка әдипләрнең ижаты шул хакта сөйли. Ә хәзерге вәзгыять9 Хәлнең ничеклеген алдарак беркадәр әйттем шикелле. Китап дөньясында хаос. (Рәсәйдәге яшәүнең көзгесе!) Күпләр нәрсәнең китап, нәрсәнең антикитап икәнен аера алмый. Пародокс хәл: Китапны «китап» бетереп бара. Республи-када. белүемчә, китап чыгаруга лицензия-хокук алган йөзләгән нәшрият (!) бар. Нигә шулкадәр үрчегәннәр сон алар? Аларнын күплегеннән берәр нәрсә отабызмы? Төгәл жавап бирү авыр, күңел авазы—отмыйбыз,—ди. Чөнки аларнын туксан фәлән проценты, ничек кенә булса да, нәрсә чыгарып булса да, табыш алу максатын куйган басмаханәләр. Миңа калса, бүгенге көндә, традицион тәртиптә, төп ике оешма—Татарстан китап нәшрияты һәм «Мәгариф» нәшрияты гына дәүләтчел сәясәт алып барып, киләчәкне күз алдында тотып, эшчәнлек алып бара, һәрхәлдә, бу нәшриятлар чыгарган китаплар өчен, нигездә, оялырлык түгел. Кайбер чыгарма мисаллар табып була булуын Әлбәттә, бу төп нәшриятлар тагын да нәтиҗәлерәк—күбрәк китаплар да чыгара алыр иде дә, әмма бюджет тарафыннан каралган суммаларның да өчле-тугызлы. ягъни ярым-йорты бирелүе сәбәпле бөтен тулаем көчендә эшли алмый. Шул сәбәпле, байтак авторлар, очсызлырак чыгара торган коммерция басмаханәләргә мөрәҗәгать итәләр Ә эшкуар басмаханәчеләр теләсә ни чыгарырга әзер! Андый авторлар, мен бәла белән акча юнәтеп чыгарган китапларын үзләре сатып, үзләре урнаштырып йөрергә мәҗбүрләр. Дәрдмәнд, Акмулла, яки кырыктартмачы. . барсы бергә буталган.
КИТАП ГАСЫРЫ КИТӘМЕ?
Китапханәләргә кергәч, бөрешеп калам Китап киштәләре алдында
Бөек уйлар тулы изге сарайдан сон кичке Күккә карыйм нарасыйланып Анда да мәнгелек иолдыпар
Ике хәзинә бар дөньяда саклагыз!
Каберстан анын берсе Гел гөлдә булсын! Китапханә икенчесе Күнелдә булсын' Базар бодай да катыр
Булды заманнар—безнен халык китапларны күмәргә дә мәжбүр ителде Яндырылудан саклап калганнарын Иманлы тормышка өмет өзгәч, кояш астында рәнжетелгәнче. ичмасам, укымышлы затларнын жәсәде белән изге туфракка иңсен дип. үз акыллары белән дә күмделәр аларны
Безгә, минемчә. Китапларны. Чын Китапларны саклау, үстерү, аларны яңа буыннар рухына сеңдерү юнәлешендә кардиналь чаралар кирәк Дәүләти максат һәм стратегик планнар белән
Беренчесе, һичшиксез, булган бөек мирасны (шөкер, ул бар! булмаса, нишләр иден!) жыеп-туплап. бастырып, һәрдаим халыкка житкер\. ирештерү, анына сеңдерү Бу жәһәттән. ассызыклап үтик, байтак эшләр эшләнә дә Тел. әдәбият, тарих институты (хәзерге—Тел. әдәбият, сәнгать институты). Татарстан китап нәшрияты, сонгы ун елларда барлыкка килгән «Мәгариф» нәшрияты. «Мирас» журналы Халыкка ирештерелгән уникаль басмалар Кол Галинен «Кыйссаи Иосыф»ы. «Идегәй» дастаны. Мөхәммәдьяр поэмалары. Утыз Имәни, Кандалый әсәрләре.
Икенчесе—дин нигезләрен ныгытуга, әхлакый тәрбиягә ярдәм итә алырлык югары кимәлдәге әсәрләрне, икенче төрле әйткәндә, иманлы әдәбиятка өстенлек бирү Бу—жәмгыятьне савыктыруның бер юлыдыр. Бездә хәзер төрле-төрле басмаханәләрдә дини әдәбият шактый күп басыла. Тик аларнын төп өлеше әлегә кустарь дәрәжәдә Рәшидә абыстай (Р Исхакова) чыгарган китап-брошюралар \з вакыты өчен ярап та куядыр, алар да кемнәргәдер кирәктер Әмма Дин тәгълиматы ягыннан да. художество-нәфислеге ягыннан да Мәржани. Риза Фәхретдин. Муса Бигиев. Галимхан Баруди хәзрәтләренең хезмәтләре югарылыгына һай. ерак әле бүгенге дин Хадимнәренә!
Күнелдә иман булмаса— мәчет ни дә. азан ни!
Җәһаләт белән сәрхүшлек безне әле озак жәзалар.
Өченчедән, борын-борыннан безнең халыкның Китапны изге дип санавын истә тотып, традицион мәгънәдәге әдәби әсәрләрнен сыйфаты камил булырга тиешлеген онытмаска тиешбез Бу—безгә, һөнәре итеп әдәбиятны сайлаган профессиональ язучыларга карый Язучы исемен, кесәсендә шуның шаһәдәтнамәсен йөрткән күпме каләм ияләренең күпме чүп-чар «әсәрләре» дөнья күрә! Үзебездән дә ояла белик1 Таләпчәнлек житми Әзме-күпме ижади процесска йогынты ясый алырлык ижат оешмаларының, остаханәләрнен. әдәбият-сәнгать өчен җаваплы дәүләт Хадимнәренең таләпчәнлеге житми Тумыштан килгән сәләт-талант бер нәрсә, ә осталык—икенче нәрсә, аңа ирешер өчен гомер кирәк, үзенне аямау кирәк Дөресен әйтик, чын мәгънәсендә туган телнең нечкәлекләрен белгәннәр дә сирәкләнеп бара Төптәнрәк уйласаң, безнен Китапның башында—дөнья цивилизациясенең жәүһәре. ин мөкәммәл китап Коръән тора Шуны онытмаска иде'
Ярый, фәлсәфәбезне кыскартып, жиргә төшик, бүгенге яшәешебез хәлләренә, бүгенге реаль вәзгыятькә килик Менә яна ел башланды Газеталар.
журналлар, язылган әбүнәчеләр саны буенча яна тиражлар белән басылып чыга башлады, Яна дигәч, гадәттә, күбрәк, мулрак итеп күрәсе килә дә бит'— ни хәл итмәк кирәк,—татар матбугатын быелга алдыручылар ишәймәде. Димәк, милли үзаңны үстерүче бер фактор кимеде. Димәк, үзбилгеләнүгә, дәүләтчелеккә, бәйсезлеккә (Декларация кабул ителүнең 10 еллыгында!) яна адым атланмады. Хакыйкать: татар телендә чыгучы басмалар, асылда, милли идеяне халыкка сеңдерүче басмалар бит алар. Матбугатка язылунын сайлаулар компаниясе вакытына туры килүе дә безнең өчен зыянга гына булды. Депутатлыкка үтү өчен берсен-берсе этеп-таптап, саташыр дәрәжәгә җиткән кандидатларның (ә аларнын абсолют күпчелеге—эш башында торучылар) үз марафоны. Күбесенә китабын ни дә, журналын ни!.. Сүз дә юк, китап алдыру, көндәлек матбугатка язылу матди җитешлеккә бәйле. Парадокс: җәмгыятьтә акча күп тә. акча юк та! Галәмәт күп баскычлы, күп пирамидалы идарә структура кешеләренә акча бар һәм мул бар, гади игенчегә—юк; хоккей, машина куу ярышлары өчен акча бар, милли университет ачарга, классикларның күптомлы к китапларын чыгарырга—юк; башкаладан килгән ярымшәрә, ярымнаркоман поп-«йолдыз- лар»га астрономик суммалар бирер өчен акча бар, ә өлкән бер хөрмәтле (!?) язучыга каләмхак түләргә—юк. Бәлки, кәгазьгә кытлыктыр? Кәгаз чыганагы— шау урманнар кырылып киселә бара. Алай дисән, дөнья кәгазь белән тулган. Шәһәр җирләрендәге почта әрҗәләрендә дыңгычлап тутырылган реклама газеталары... Тик татарчалары гына юк. Хәер, сайлау өндәмәләрендә андыйлары да очрый. Безнен матбугатны укучылар, шул исәптән «Казан углары»н да, байлар, финанс магнатлары, елгыр малтабарлар (ярый ла бертуган Кашаповлар кебек керемнәренең бер өлешен, әйтик зәкать өлешен, халык өчен кирәк китаплар чыгаручылар булса!), бар вөҗүдләре һәм гамәлләрен фәкать өстәге идарәчегә яки идарәчеләргә карап эш йөртүче марионет җирле түрәләр түгел, ә тормышларын очын-очка ялгап баручы гап-гади кешеләр—игенчеләр, авыл интеллигенциясе, пенсионерлар, укытучылар, студентлар.. Алар, чыннан да. бүген ярлы катлам. Бик теләгәндә дә, языла алсалар, бер яки ике газета- журналга язылалар. Бу очракта, җирле хакимият башлыкларыннан күп нәрсә тора. Халыкка, төрле юлларын табып (алдынгыларны бүләкләү, пенсионерларга бушлай яздыру, авыл мәктәпләренә, китапханәләргә шефлык итү һ. б.), рух хәзинәсен илтә алу саваплы да, мәгънәле дә булыр иде, хезмәт кешесенең күңелен яулау да булыр иде! Хаким кеше хәким дә булса икән! Тормышыбызда андый тәңгәллек мисаллары да бар: быел җәй Президент М. Шәймиевнен республика китапханәләренә яна китаплар кайтару өчен 2 млн. сум акча бирдерүе—җәмәгатьчелек рухын савыктырып җибәрде. Дөрес, Президентның мөмкинлекләре гаять зур. Әмма төбәкләр җирлегендә район башлыкларынын да дәрман-хокуклары шактый... Сүз унаеннан, шуны да әйтеп узыйк: район башлыкларынын туксан процентлабы Казанның авыл хуҗалыгы һәм ветеринария институтларында (хәзергечә әйтсәк, академияләрдә) укып чыккан кешеләр Күп нәрсә аларнын интеллектуаль әзерлекләренә бәйле. Шулай булгач, бу югары уку йортларында тиешле гумманитар белем бирү дә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала.
Китап гасыры үтеп бара дидек. Гасыры үтсә дә, Китап дигәннәре бездән кул болгап тиз генә үтмәс әле. боерган булса... Ел ахырында гына татар халкының рухи тормышында бер тарихи вакыйга булды: ниһаять, күп буыннар хыялланган «Татар энциклопедик сүзлеге» дөнья күрде. Олы казаныш Әйтүләреңчә, алдагы елларда биш томда энциклопедик басма чыгачак. Күпме генә зарлансак та, олуг әдипләрнең (мәрхүмнәрнең дә, исәннәрнең дә) күптомлыклары чыгып тора. Соңгы елларда татар тарихына караган, объектив мәгълүматларга бай булган саллы-саллы фәнни китаплар халыкка иреште. Сәләтле яшь (чын мәгънәсендә яшь!) талантларның китаплары чыккалап тора. Милли мәгариф системасының тернәкләнеп килүенең бер мисалы бу Киләчәккә өмет-ышаныч бар. Гасырлар буе тупланган генетик аңга, халык акылын һәм хакимнәрнең егәр-куәтен кушып, бергә-бергә иҗтиһат иткәндә киләсе гасырда да Китап безнен гомерлек юлдашыбыз булыр, шәт Амин'