Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘККӘ КАРАП


•КАЗАН УТЛАРЫ. ЖУРНАЛЫ РЕДКОЛЛЕГИЯСЕНЕҢ КИҢӘЙТЕЛГӘН УТЫРЫШЫННАН
Узган елның 15 ноябрендә үткәрелгән утырышта баш редактор Р. Фәйзуллин; идарә әгъзалары X. Әюпов, М. Госманов, А. Гыйлэҗев, А.Гыймадиев, Ф. Латыйфи, С. Маннапов, Т. Миңнуллин, X. Мшцзегулов, Б. Солтанбэков, «Казан утларымның актив авторлары М. Әгъләмов, М.Әмирханов, Ф. Галимуллин, Г. Гыйльманов, Р. Кэрами, И. Надиров, Г. Рәхим, Ф. Урманче, М. Хуҗин, редакция хезмәткәрләре М. Вәли. Н. Гамбәр, Р. Гаташ, Ш. Маннапов, М. Шабаев; газета һәм журналлар, • Татарстан» теле-радиокомпаниясеннан вәкилләр катнашты
Көн тәртибендә журналның быел басылган саннарына кузәму генә каралса да, бу көнне татар әдәбияты турында зур һәм җитди сөйләшү булды Утырышны кереш сүз белән «Казан утларымның баш мөхәррире Равил Фәйзуллин ачты Жанрлар буенча докладларны Флүс Латыйфи (проза). Гәрәй Рәхим (шигърият). Марс Шабаев (публицистика). Галимҗан Гыйльманов (әдәби тәнкыйть) ясады Аннары килгән кунакларга сүз бирелде
Укучыларыбыз!а редколлегия утырышы беркетмәсеннән кыскача сөземтә тәкъдим итәбез.
Равил Фәйзуллин:
Бүген сезнен кулыгызда «Казан утлары»нын быелгы 10 нчы. ә гомумән алганда 924 нче саны 1000 санын күрергә дә ерак калмый. Шөкер, әлегә журналыбыз график буенча вакытында чыгып килә, укучылар кулына барып ирешә Кайбер басмалар шикелле, ике айныкын яки кварталныкын берләштереп куш саннар чыгарган юк Авторларга каләмхак түләү дә сонгы елда жайга салынып бара Хөкүмәт- нен. шул исәптән үз министрлыгыбызнын, кайгыр тучанлыгын һәрдаим тоеп эшлибез.
«Казан утлары»н бүгенге татар әдәби хәрәкәтенен төп штабы, үзенә күрә бер «диспетчерлык» үзәге дип саналырга хаклыдыр дип уйлыйбыз. Чөнки татар язучыларынын. фикер ияләренең ин яхшы дигән яна әсәрләре, галимнәрнең хезмәтләре, гадәттә, безгә
килә. 1999 елда журналыбызда 257 авторның эреле-ваклы әсәре, язмасы дөнья күргән Шулармын кимендә яртысы-бүгенге әдәби хәрәкәттә актив катнашучы авторлар 1999 елда 5 роман бастырдык Хәтердә, кайчандыр «проза жанрында быел бер роман туды» яисә «ике съезд арасында өч роман язылды» дип сөйләнгән чаклар бар иде Быел дөнья күргәннәре—арадан сайлап алып басылган романнар бит Шуларга өстәп-20 гә якын повесть һәм хикәяләр. 2 пьеса. 2 поэма, һәр санда даими басылып килә торган публицистика һәм тәнкыйть мәкаләләре.
тарихи хезмәтләр, әдәбият-сәнгать яңалыклары
Бүгенге әдәбиятта кызыклы, гыйбрәтле хәлләр бара. Эчтәлек-фикер ягыннан да, сыйфатый-камиллек ягыннан да күп унай мисаллар китерергә мөмкин булса да, борчыган нәрсәләр дә җитәрлек. Шуларнын, мөгаен, ин авыры—әдәби процесста хаосның хөкем сөрүе Нәшриятлар күп, акча-дәрманы булган кешеләр дә юк түгел. Китап исеме астында бик күп антиәдәбият чыга. Махсус әзерлеге булмаган гади укучыга талантны графоманнан, яхшы әсәрне яманнан аеру кыенлашты. Бу очракта ориентир-маяклар күрсәтергә тиеш әдәби тәнкыйтебез бик зәгыйфь. «Казан утлары» бу мәсьәләдә үзенә күрә бер юлкүрсәткеч булырга тиеш. Шуны аңлап, алга таба әдәби тәнкыйть үсешенә аерым игътибар бирмәкчебез Алдагы саннарда «әдәби тәнкыйтьне ничек «терелтергә»? дигән баш астында чыккан язмадан күренгәнчә, күп кенә әдипләрне дә бик борчый бу хәл.
Тираж мәсьәләсе. Һәммәбезне дә бик уйландыра торган мәсьәлә. Бүгенге көнгә тиражыбыз—8229 данә. Заманына күрә ярый да сыман. Әмма татарның төп журналы өчен азрак. Тиражларның кимүенә сәбәпләр күп: гади халыкның матди хәле начар булу, газета-журналларның күбәюе (татар телендә укучы халык ишәймәде, алар моннан егерме-утыз ел электәге кебек 5-6 басма алдырмыйлар, язылсалар 1-2 газетка йә журналга язылалар), урындагы җаваплы кешеләрнең мәсьәләне аңлап җиткермәүләре, пошмаулары, иманнары булмавы һ. б... Әлбәттә, үзебезнең редакция хезмәткәрләре ягыннан да пропагандалау эшен заманча эффектлы итеп оештырып бетерә алмыйбыз әле. Мина калса, алдагы елларда «Казан утлары»нын тиражы минимум 10-15 мең булырга тиеш.
Кулъязмалар 1999 елда бүтән еллардагыга караганда күбрәк керде Язучыларның абсолют күпчелеге бездә басылырга тели. Мона журналның стабиль чыгуы, уңга-сулга тайпылмыйча төпле мәсләге булуы, һәм ниһаять, азмы-күпме булган каләмхакны вакытында түләп бару да сәбәп булса кирәк. Ин мөһиме— сайлап алып бастырырга мөмкинлек бар. Күләм күп булса да, яхшы проза әсәре—сирәк кунак. Сәбәпләре дә бар: М Мәһди. X Сәрьян, М. Хәсәнов, Ш Хөсәеновләр (олуг драматург булу белән рәттән ул менә дигән прозаик та иде) китеп бардылар. Танылган әдипләр—халык язучылары Ә. Еники, А. Гыйләжев. Г. Ахуновлар өлкәнәйделәр... Мәйдан уртасында 40-50 яшьлекләрдән Ә Гаффар. М. Галиев, Р Сибат. Ф Әмәк, Н. Гыйматдинова. Ф Яхин, 3. Хәкимнәр калып бара. 30-35 яшьлекләрдән авыз тутырып әйтердәй чын талант ияләре аз. 60-70 еллардагы татар мәктәпләре бетерелүгә хөкем ителгән чорның нәтиҗәләрен татыйбыз хәзер... Бүгән жанрлардагы хәлләр турында махсус әзерләнеп килгән иптәшләребез тәфсилләбрәк сөйләр.
Без, вәзгыять, сәяси-мал заманы яңара дип, кинәт кенә кардиналь үзгәрә алмыйбыз. Хәтта, теләсәк тә. Базар мөнәсәбәтләре чорына ярашып ук бетә алмыйбыз. Редакция хезмәткәрләре генә түгел, язучыларыбыз да, хәтта, әйтер идем, җәмгыятебез дә. Әйтик, без журналыбызда реклама-игьланнар басмыйбыз Кемдер әйтер, биш-алты мең генә булса да, керемегез булыр иде. дияр. Әйе. бәлки, безгә дә акча кирәктер Әмма журнал тышлыкларында без язучыларыбыз портретларын, олуг сәнгать осталарының, әйтик рәссам нарның, яна зур хезмәтләрен бастырабыз. Алай эшләү—халык мәнфәгатенә күбрәк туры килә дип исәплибез
Бу җыелышыбызда Редколлегиянең яңа әгъзаларын да расларбыз дип ышанам. Моңарчы эшләп килгән әгъзаларның кайберләре дөнья куйды (Н. Нәҗми), кайберләре үз теләкләре белән бу вазифадан азат итүне сорадылар Редколлегия составына тәкъдим ителә торган иптәшләр түбәндәгеләр: Зилә Вәлиева—Татарстан матбугат, телевидение, радиотапшырулар һәм гаммави коммуникацияләр министры; Фоат Галимуллин—Татарстан Язучылар берлеге рәисе; Гәрәй Рәхим—Татарстан Дәүләт Советы аппараты референты, Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Хөрмәтле каләмдәшләр! Сезнен кулыгызда 2000 елга төзелгән план-проект Анда безнен эшчәнлегебез юнәлешләре күрсәтелгән, редакция портфелендә булган әсәрләр исемлеге бирелгән. Танышып, үз фикерләрегезне әйтерсез дип ышанам Ә хәзер бүгенге әдәбиятыбыз, аерым алганда, быел «Казан утлары»нда басылган әсәрләр турында ихлас сөйләшергә чакырам.
Флүс Латыйфи:
Соңгы елларда журналда басылып чыккан әсәрләрдә нәрсә күзәтелә9 Гомумән, бүгенге прозада нинди тенденция өстенлек итә. нинди процесслар бара9 Минем шул хактагы фикерләремне сезнен белән уртаклашасым килә Яшерен-батырын түгел, әле моннан дүрт-биш ел элек кенә проза әсәрләре бик сыек иле Журнал битләрендә, гәрчә алар Язучылар берлеге әгъзасы булып исәпләнсәләр лә. ярымүзешчән авторлар өстенлек итте, бар мәйданны алар басып алган иле һәм без беренче эш иттереп, акрынлап булса ла таләпчәнлек планкасын күтәрә барабыз Болай эшләр өчен безгә нәрсә мөмкинлек бирә сон’’ Беренчедән, сонгы ике-өч елда чәчмә әсәрләр бик күп керә башлады 1998-1999 елларда исә ре корал ы ләрәжәгә жигте һәм. табигый ки. бу үзеннән-үзе аларга карата таләпчәнлекне дә бермә-бер арттырырга мөмкинлек тудырды Кистереп әйтә алам, редакция тарафыннан борылган биш-алты роман бар, повестьлар бихисап, хикәяләрне әйтеп тә тормыйм Әйткәнемчә, аларнын авторлары Язучылар Берлеге әгъзалары. Мондый сәясәт бәлки, кемдәдер үпкә дә уята торгандыр, кемнәрдер, редакциягә ачу тотып та китә торгандыр Ләкин нишлисең, әсәрләре редакциянең, зәвыклы укучының таләпләренә ждвап биреп бетерерлек түгел иде
Соңгы еллардагы иҗтимагый тотрыксызлык сәбәпме аңа. белмим, әмма проза язучылар сирәгәйгән, бу жанрда, чыннан да. таләпчәнлек бик нык кимегән иде бит Ни өчен? Уйланып карыйк әле. Еш кына без китап чыгаруны бик авыр дип зарланырга яратабыз. Шунысы бар. пычак ике яклы дигән кебек, ул кемгәдер бик авырайды, ләкин шул ук вакытта кемгәдер бик җиңеләйде дә бит Яхшы беләбез, әдәбият тирәсендә язучы булырга, язучы дигән бөек исемне алырга үтә дә тырышып йөргән бер даирә шома егетләр, графоманнар даирәсе димме, бар Ул акчалы дуслар таба, тегеләй итә, болай итә. әмма китабын бастырып чыгара Китап чыга. Ул китап йөри, тарала Авторы аны бик актив рәвештә, хәтта бушлай диярлек тарага, таныла һәм язучы булып йөри башлый Кесәсе калын кешегә китап чыгару хәзер кыен түгел. Акчаң булса, теләсә нинди тузга язмаган нәрсәләрне бастырып чыгарырга әзер ярымүзешчән нәшриятлары да. типографияләре дә җитәрлек Ләкин гомере буе әсәр язган, чын әдәбият сагындагы Татарстан китап нәшриятына гугры калган һәм бары тик каләмхак әҗеренә яшәп килгән язучы моны эшли алмый. Шулай итеп, китап базарын камил булмаган, чын әдәбияттан шактый ерак торган зәвыксыз китаплар басып алды Дөрес, андый китапларның ла үз укучысы, үз даирәсе бардыр, ләкин чын мәгънәсендә югары сәнгатьле, чын. камил әсәрләр бары тик ‘ Казан утларьГнда гына басыла ала Ни өчен “Казан утларьГнда? Чөнки монда әсәрне акча түләп бастырып булмый Акча түләп тә. башкача итеп гә Шунлыктан мин бүген чын тагар әдәбияты, чын татар романы, иң матур шигырьләр, чын мәгънәсендә әдәби тәнкыйть һәм публицистика кайда ул. дип сорасалар, курыкмыйча әйтә алам, алар бары тик “Казан утлары" журналы битләрендә генә Бу башка басмаларга күләгә төшерергә теләгәннән түгел, ә бәлки журналдагы хәлне, әдәби сәясәтне белгәнгә күрә ассызыклап әйтелгән сүздер “Казан утларьГнда басылу өчен әсәрнең чын мәгънәсендә югары кимәллә эшләнеше, теленең сафлыгы, чисталыгы, зәвыклы әсәр булуы, чын әдәби осталык шарт Темасы әйбәт бит. авторы яхшы кеше бит дип кенә журналда әсәр чыгарып булмый
1999 елда журнал битләрендә биш роман, тугыз повесть, ун хикәя һәм “Татар хикәяләре хәзинәсеннән" дигән циклдан тагын өч хикәя басылып чыкты
Бу рубрика ни өчен һәм кемгә кирәк9 Иң элек ул үрнәк өчен Нинди
хикәяләребез бар? Гасыр дәвамында язучыларыбыз нинди темалар күтәргән Иняхшы хикәя дигәнебез нинди булган? Алтын хәзинәбезне нәрсәләр тәшкил итә9 Классикларыбызнын ин яхшы әсәрләре генә сайлап басыла. Әмирхан Еникинең • Шаяру". Габделхәй Сабитовнын "Өч күңел". Кәрим Тинчуриннын "Дачада" дигән хикәяләрен бастырып чыгардык. Бүгенге көндә дә һәм тел ягыннан, һәм сюжет ягыннан өлге-үрнәк булырлык хикәяләр алар. Әсәр житмәгәнлектән басмыйбыз без аларны. Әйткәнемчә, әсәрләр житәрлек. Бу укучыларга, үсеп килүче яна буынга күрсәтер өчен махсус эшләнә. Чөнки ул китаплар инде тузган, яңалары исә басылмый Ә “Казан утларьГнда басылып чыккач алар яңа сулыш алалар, чын хикәя шушындый була икән дигән бик матур тәэсир калдыралар.
Инде роман жанры турында. Монда исә бик кызыклы бер тенденция күзәтелә Бер яктан, әле һаман да су кебек озын, унтугызынчы гасыр азакларындагыча яисә илленче еллардагыча, күпсүзлелектән жәфа чигүче романнар язу дәвам итү белән бергә, тыгыз концентрацияле, катлаулы сюжетлы, аз сүзле, әмма сурәтләү ягыннан киң колачлы яңа тип романнар күренә башлады, һәм бу аңлашыла да. Чөнки заман үзгәрде, кешеләр үзгәрде. Югары тизлек, компьютерлар заманы килде, дөньяны информация ташкыны басып китте. Кешенең бишәр йөз. алтышар йөз битлек, хәтта меңәр битлек романнар укып утырырга вакыты да, түземе дә һәм теләге дә юк. Шушы хәл безнең әдәбиятта да үзен нык сиздерә башлады. 1999 елда чыккан романнарның ин озын дигәне дә ун табактан артмый. Ә инде кыскалык ягыннан рекордны, миңа калса. Айдар Хәлим куйды. Аның "Татар вакыты" романы журнал битләрендә нибарысы утыз сигез бит алып тора. Машинка битләре белән исәпләгәндә, өч табакка, нибарысы 75 биткә. Октябрь инкыйлабыннан соң татар тормышында булган, милләтнең жанына. икътисадына, яшәү рәвешенә суга торган бөтен әверелешләр сыйган. Ул шулхәтле тыгыз язылган ки, әле уйлап та куям, бу теманы нинди дә булса күп сүзле язучы алган булса, бәлки ул рәхәтләнеп жиде йөз биткә дә тарта алган булыр иде. Дөрес, автор аның жанрын кыска роман дип билгеләгән. Әдәбият теориясе кануннары буенча тикшерсәң, әсәр бәлки роман да түгелдер. Анысы бәхәс тә кузгатырга мөмкин Ләкин сурәтләнгән вакыйгалар романлык. Әсәрдә кереп кенә чыккан геройлар бар. һәм шул геройларның кылган гамәлендә бөтен кеше язмышына житәрлек вакыйгалар, шагыйранә символик сурәтләр.
1999 елда шаян сүз остасы дип танылган Камил Кәримов роман авторы буларак бөтенләй яңа яктан ачылды—аяз көнне күк күкрәгән шикелле "Ком сәгате" дигән романын бирде. Кызыклы параллель. А. Хәлимнең романы "Татар вакыты" дип атала. Камилнеке дә шуна аваздаш—"Ком сәгате”. Вакыт үтә. ул бармак арасыннан агып чыккан ком кебек... Безгә бирелгән гомер вакыты үтә бара, үтә бара... Бер генә ком бөртеген дә кире кайтарып булмый. Без ничек коелабыз соң әле? Бездән жир йөзендә нинди эзләр кала? Камил язган, сурәтләгән темасын, вакыйгаларны белеп һәм яратып яза. Аның белән бергә роман геройларына гашыйк булып каласын. Алар белән бергә кайгырасын, сөенәсең, борчыласың... Алар тормышы белән яши башлыйсың. Бу романнарны мин әдәбиятыбызда соңгы еллардагы вакыйга дип саныйм.
Зәки Зәйнуллиннын романы да матур тәэсир калдырды. Ул нәрсәсе белән кызыклы? Бәлки, язылыш ягыннан анын чатаклыклары да бардыр. Тел ягыннан да шомартылып житмәгән урыннар күзгә ташлана. Чөнки роман тиз арада эшләнгән, суытып өлгермәгән көйгә редакциягә килеп керде, бераз эшкәртелсә дә житешмәгән жирләре калган булуы ихтимал. Бу табигый хәл. Әсәрнең кыйммәте шунда. 3. Зәйнуллин Башкортстандагы вәзгыятькә әдәби әсәр белән бәя бирә белде. Хәзер Көнбатыш Башкортстан дип аталган жирләрдә борынгы болгар калаларының булганлыгы, борынгы бабаларыбыз яшәгән жирләр икәңтеген раслап, бу жирләрдә татарның килмешәк түгеллеген, туган жире, үз жире икәнлеген ассызыклап куйды. Бу безнең татар жире, без Башкортстанда килмешәк түгел, монда башкорт теленен уйлап чыгарылган ниндидер көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр түгел, ә борын-борыннан татарлар яши дигән фикер ул. һәм ул фикер тарихи чыганаклар белән исбатлана Әсәрнең табигый рәвештә Мирсәет Солтангалиев язмышына килеп тоташуы да табигый. Ул әсәрне бүгенге көн белән дә, ерак тарих белән дә бәйләп куйды. Зәки абый тыныч кына, тик кенә утыра торган кеше түгел. Ул аны әле тагын да камилләштерер, китап итеп чыкканга кадәр роман тагын да шомара төшәр дип беләм.
Марат Әмирханов шулай ук беренче романы белән катнашты. Аның мона кадәр
басылган Гөлнәзирә повестен журнал укучылар яратып кабул иткән иде. Яна әсәрдә дә хатын-кыз язмышы, анын авырлыклары да. матурлыклары да. фажигасе дә. Заманча язылган әсәр. Шулай да, “Гөлнәзирә” эшләнеш ягыннан матуррак, үтемлерәк иде. Җыйнаграк иде.
Инде докладчы икәнмен, тагын бер романны әйтмичә кала алмыйм. Ана ниндидер бәя бирергә жыенмыйм. Шунысын гына искәртәсем килә, (биредә өченче затта сөйләргә мәжбүрмен) Флүс Латыйфинын “Ишелеп төшкән бәхет"е-роман- эксперимент Ул, безнең традицион татар романнарында булмаганча, дөньяны эре штрихлар белән колачларга тырышып карау. Татар кайда бәхетле? Татарстанда бәхетлеме ул? Чит илләргә күчеп киткән, качып китәргә мәжбүр ителгән татарлар бәхетлеме? Беренче карашка мәхәббәт һәм Ватанга тугрылык хакындагы сыман тоелучы роман тукымасына урыс дәүләтенен татарга карата гасырлар буе дәвам иткән мәкерле сәясәте яшерелгән Ничек тә булса татарның тамырын корыту, анын генофондын юкка чыгару сәясәте ул. Укыган кешеләр ана үз бәяләрен бирер дип беләм
һәр әсәргә тукталырга вакыт җитмәсә дә, повестьлар хакында аерым фикер әйтәсе килә Алар тугыз Яңа авторлар байтак Шуларнын берсе-Каим Шәйхетдинов “Кышлар узар...” Хәрби кеше язмалары Каләме бар Бу унайдан кызыклы бер закончалык күзәтелә. Запаска, отставкага чыккан хәрбиләр каләмгә тотына Һәм бу бердә гаҗәпләндерми Чөнки ул чорларда татар егетләре өчен офицер булу бер дәрөжә саналган, акыллы, сәләтле егетләребез гомерләрен гаскәрилеккә багышлаган “Казан утлары" өчен Әмиржан Моталлапов исеме дә яна булды Повесть белән катнашты Бөтенләй яна автор—Нурулла Гариф “Мәмеш Бирде” дигән тарихи кыйссасында ул үткән заманнарны мавыктыргыч итеп әдәби кимәлдә күз алдына китереп бастыра аллы һәммәсендә рациональ орлык бар Бүген башка язучылар тарафыннан әлегәчә әйтелмәгән, күтәрелмәгән яна катламнар ачыла Алар шунын белән кызыклы Ә инде повестьлар арасында ин унышлысы дип мәрхүм Әнәс Галиевнен “Чигенгәндә" дигән әсәрен аерып куясым килә. Кызыл армия чигенеп бара Украина якларыннан Бер төркем егетләрне алып, бик мөһим задание биреп ерак тылга озаталар Болар чолганышта кала-кала, иптәшләрен югалта-югалта кайтып егылалар Грузиягә—хәрби округнын үзәк шәһәренә. Нәрсә алып кайтканнар болар? Дәүләтнең ин яшерен серләрен саклап кайтабыз дип. газиз башларын мен бәла астына куеп кайткан егетләр ни төяп кайткан сон? Болар акча, асыл маллар икән Армия сәргаскәрләре хатыннарына, гаиләләренә зур байлык кайта. Тегендә немешар килгәнче банклар ачык, хранилишелар ачык Барысы да эвакуацияләнә алмаган Әсәрдә бүгенге урыс армиясенең дә хәле ачык күзаллана.
Әсәрләрне кыскача санап чыгу гына да "Казан утлары" журналынын бүгенге тормышка актив позициядә торуын күрсәтә.
Хикәяләр бик күп булды Хикәя дигәч, кайчандыр ишеткән бик мәгънәле сүзләр искә төште әле. Әдәбиятка керү чагыштырмача жинел. ә менә анда гамәлдә булу шактый авыр эш Әдәбиятта калу исә бөтенләй мөмкин булмаган, аерым фидакарьләргә генә тәтегән бәхет ул Азар инде классиклар Бер китабы, бер әсәре белән кергән кешеләр кала алмый әдәбиятта Ә безгә хикәя күтәреп күбесенчә шундый кешеләр килә дисәм, ялгышмамдыр. Шулай итеп, әдәбиятта. Язучылар берлегендә балласт барлыкка килә Хәтта үзегез эшләп бетерегез инде, язып бир инде дигән тәкъдим белән килүчеләр дә бар Ләкин кешегә ничек язып бирмәк кирәк Андый заманалар үтте бит
Прозада тагын нинди тенденция бара9 Ин күзгә ташланганы, бу өлкәгә дә хатын-кызлар килә башлады Бөтенләй белмәгән, күрмәгән җирләрдән, авыл җирләреннән, районнардан—Чаллы, Сарман. Мөслим, Актаныш якларыннан килә әдәби әсәрләр Матур, җырлап торган чишмә кебек татар теле белән язылган әйберләр Чак кына кул тигереп, вакыйгаларны, ситуацияне үзгәртеп җибәрәсен. менә дигән әсәр килә дә чыга инде Хәзер редакция папкасында Казан кызы Сөмбел Гаффарованын бик әйбәт хикәяләре ята Айгөл Әхмәтталиева дигән кыз беркемгә дә билгеле түгел Хикәяләре Чаллыдан килеп төште Җырлап укыла, теле бай. халыкчан Теленнән җылылык бөркелеп тора, андый телне тотып, сөеп карыйсы килә башлый Мөслимнән Ләлә Сөләйманова дигән авторның нәни генә әйбәт повесте ята.
Ю. .к У • м I
Өстәп шуны әйтәсем килә, элегрәк Арча якларыннан әдәбиятка яна алмаш килә торган иде Хәзер менә шундый үзәк Татарстанның көнчыгышына күченә бара. Әкренләп ул процесс көчәя, төп көчләр шуннан килә. Ин матур, халыкчан телле язучылар бүгенге көндә шул яклардан. Мисалга Факил Сафинны алыйк. Сонгы елларда гына роман һәм повесте чыкты. Теле гажәп бай! Казанга килеп күренгәне дә юк, Мөслимдә яшәп язып ята Фоат Садри. Аласың әсәрләрен, укырга рәхәт Җырлап торган йомшак, ягымлы, матур тел.
Тагын бер үзенчәлек, яшьрәк буын телсез иде, телсез язучылар күренә иде Хәзер исә яңа яшьләрнең әдәби теле яхшыра башлады. Хәтерегездәдер, әле моннан бер ун ел элек кенә митингларга чыгып кычкыра идек: дәһшәтле бер сан бар иде. Татар балаларының бары тик җиде проценты гына ана телендә укый иде. Телне кисү, үтерү бара иде. Хәзер исә Татарстан мәгариф министрлыгыннан алынган яңа мәгълүматлар күрсәткәнчә, республикадагы татар яшьләренең 47 проценты чын татар мәктәбендә урта белемне туган телдә ала Аз әле, әмма үсеш бар Юк-юк дисән дә, хәзер һәр өлкә үзәгендә татар мәктәпләре эшли. Күптән түгел Ижауда “Казан утлары” көннәре уздырып кайткан идек. Удмуртия башкаласында удмурт мәктәбе юк, ә классик татар гимназиясе ачканнар. Пединститутларында татар филологиясе бүлеге, педучилишеда татар бүлеге эшләп тора. Инде беренче чыгарылышлары булган Әкренләп булса да кадрлар әзерләнә. Менә шушындый куанычлы үзгәрешләр фонында яшьләрнең әдәбиятка омтылуы аеруча сөенечле хәл бит.
Чыгышымның башында ук мин әсәрләргә таләпчәнлек дәрәҗәсе нык күтәрелде дигән идем. Әйе, ул шулай. Әмма, шунын белән бергә, редакциягә проза әсәрләре килү дә нык артты. Бүгенге көндә редакция папкасында инде өйрәнелгән һәм өйрәнелү стадиясендәге сигез роман, ун повесть бар, хикәяләр исә бихисап. Бу инде үзе генә дә безнен потенциаль мөмкинлекләребез, потенциаль энергиябез сүнмәгән, сүрелмәгән дигәнне аңлата. Проза торгынлыктан чыгып килә, ул күтәрелештә дип әйтергә тулы нигез бар дип әйтәсем килә.
Гәрәй Рәхим:
Журналның быелгы ун санында басылып чыккан поэзия әсәрләре белән таныштым, аларны бер мин генә түгел, инде һәрберебез дә укыган, шул сәбәпле, һәр әсәргә аерым-аерым тукталуны кирәк санамыйм. Бүгенге поэзия һәм «Казан утлары»ның бер-берсе белән нинди мөнәсәбәттә булулары хакында кайбер фикерләрем белән генә уртаклашасым килә. Бүгенге татар поэзиясенең торышы, үсү юллары, үзгәрешләре һәм аның иң зур уңышларын төгәл күрсәтү, аның йөзен тәгаен генә билгеләү миссиясе «Казан утла- ры»нда дип саныйм Биредә басылган әсәрләрдән чыгып кына без татар поэзиясенең бүгенге әдәбиятта тоткан урынын билгели алабыз.
Әйдәгез, журналда басылган әсәрләргә иң элек тематик яктан якын килеп карыйк. Бу яктан алганда, бөтен шагыйрьдә дә уртак бер күренеш күзәтелә. Нинди уртаклык сон бу? Бу—без электән аһ-зар килеп әйтә алмыйча интеккән, шигырь юллары арасына яшерә-яшерә генә халыкка җиткерә алган, бәгыребезнең түреннән чыккан ин төп тема—татар халкынын рухи тормышын, аның дөньядагы һәм күрше-күлән арасында тоткан урынын һәм татар менталитетына гына хас үзенчәлекләрен билгеләү темасы. Бу күренешне мин бик табигый дип саныйм, чөнки ул бүгенге көндә ин актуаль тема булып исәпләнә. Рәсәйдә басылып чыккан тарих китаплары. Рәсәйнен матбугат чаралары
әле һаман ла безнен тарихыбызны дөрес аңлатмый, киресен сөйләргә тырыша Шушы шартларда бу теманы күтәреп чыгуны мин татар шагыйрьләренең унышы дип уйлыйм
Журналда басылган шигырьләрдә тагын бер уртаклык сизелә—90 еллар башында милли хәрәкәтебез, милли фикеребез урамнарга, митингларга бәреп чыккан хәтәр бер заманда, без—шагыйрьләр—бераз гына югалып калдык шикелле Партия идеологиясе бетте, яна идеология күренми Шушы күчеш чорында бигрәк тә поэзиянең лирик формалары, шигъриятнең ин нечкә жанрлары ничектер тукталып калды Ләкин менә соңгы вакытларда шигърият артык сәясәтне алып ташлап, янадан үз эзенә, поэтик сүз әйтүгә, поэтик сәнгатьнең күп мөмкинлек-ләренә нигезләнгән әсәрләр ижат итүгә юнәлде. Шушы яссылыктан караганда, журналда быел басылган шигырьләргә күз салсак, начар дип әйтерлек шигырь юк Уртакул шигырьләр бар. ләкин алар азчылыкны тәшкил итә Ин күбе- әйбәт шигырьләр
Әле генә Равил Фәйзуллин әйткән фикер белән килешәм—дөрестән дә. гади укучыга яхшы әсәрне начардан аеру кыенлашты Мина калса, бу яктан ла журнал гади укучыга ориентир булып тора.
Поэма жанры буенча бер-ике сүз әйтеп китәм Әлеге жанр сонгы вакытта зур үзгәрешләр кичерде Беренчедән, поэмалар сан ягыннан бик нык кимеде, икенчедән, күләм ягыннан бик нык кыскарды Быел менә нибары ике поэма басылган. Берсе—Ренат Харисныкы, икенчесе—Рөстәм Мингалимнын шигъри новелла кебек әсәре. Кыска булсалар да. аларда шигъри көч шактый күп.
Бу саннарда басылган шагыйрьләрдән мин Гамил Афзал. Зөлфәт. Рәдиф Гаташ, Наис Гамбәр һәм Шамил Маннаповнын шигырьләрен әйбәт дип әйтер идем Шулай ук яшьләр арасында берничә шагыйрь һәм шагыйрәләребезне аерып әйтергә мөмкин—аларда инде бернинди өйрәнчеклек юк. өлгергән әсәрләр ижат иткәннәр.
Инде тәкъдимнәргә килгәндә. Беренчедән, әдәби юмор кимеде Эпиграммалар. шаржлар, багышлаулар элегрәк журналда еш басыла һәм алар шактый кызык була Торган иде. Бәлки инде хәзер анын авторлары да юктыр Яшь шагыйрьләр, мона игътибар итсеннәр иде
Икенчедән, журналда ижат портретлары, аерым язучының ижаты һәм биографиясе турында кызыклы мәгълүматлар белән язылган чын әдәби очерклар юк Мин. мәсәлән, сан саен бер язучы турында укырга теләр илем Язучыдан башка әдәбият юк. язучы әсәреннән башка журнал юк Бәлки, журналнын дүртенче тышлыгында рәсеме чыгучы язучы зурында шул номерда ук мәкалә урнаштырыргадыр?
Галимҗан Г ы й л ьм а н о в :
Бүгенге тормыш шактый катлаулы, дөньяда зур үзгәрешләр бара. «Казан утлары* журналын шушы чорда әдәби процессны тотып торучы журнал дип саныйм һәм киләчәктә дә анын шулай булачагына ышанам
Әдәби тәнкыйть әдәби ижатнын бәя, анализ белән бәйле өлкәсе Шуңа күрә агымдагы әдәби хәрәкәтнең барышы, асылы, үсеш переспективасы турыдан-туры шушы жанрнын егәрлегеннән тора Чынлап та. бүген бу жанрнын хәле ничек сон’ Агымдагы елда «Казан уллары» журналында дөнья күргән тәнкыйть мәкаләләре берничә борчулы фикергә урын калдыралар.
Мәгълүм ки. сонгы вакытта әдәби тәнкыйтьнең яна чалымнары барлыкка килде Әйтик, публицистик
аһәң бик көчәйде. Бу турыдан-туры тәнкыйтьчеләрнең заман сулышын тоеп яшәүләре, гражданлык позицияләре активлашуы белән бәйләнгән. Академик фән, әдәбият гыйлеме дә нык үтеп керә башлады тәнкыйтькә. Сөенергә генә кирәк, югыйсә. Әмма беренче очракта да, икенче очракта да публицизм һәм академизм белән мавыгуларны күрми калу мөмкин түгел. Мәсәлән, 1999 елда «Әдәби тәнкыйть» рубрикасында басылып чыккан кайбер мәкаләләр (Ф.Хатипов, Ф Урманче, Г Мөхәммәтвәлиева һ.б.) әдәби тәнкыйть язмалары булудан бигрәк, әдәбият белеме буенча тикшеренүләрне хәтерләтәләр.
Икенче бер чик: шул ук рубрикада Лена Шагыйрьжаннын «Сүз»гә багышланган лирик язмасы, эссесе китерелгән («К.У.» № 3). Аның әдәби тәнкыйть белән бернинди уртаклыгы да юк.
Укучыны ялгыш ызанга кертеп җибәрергә мөмкин сәяси публицизмга бер мисал. Беренче санда Радик Фәизовның тәнкыйди язмасы (анкетага жаваплар) урнаштырылган Автор монда туксанынчы еллар сәяси тормышын «егерменче еллар инкыйлабы» белән чагыштыра һәм егерменче еллар инкыйлабы (?) халык кузгалышы нәтижәсендә.ә туксанынчы еллар инкыйлабы (?) «асылда югарыдан, өстән ясалды, анда халык, хезмәт ияләре бөтенләй катнашмады», дигән фикер үткәрә. Татар язучылары бу хәрәкәттә, ягъни мәсәлән, «аны башкаруда урын тотмадылар» дип тә җибәрә хәтта хөрмәтле язучыбыз. Мондый бәхәсле язмалар әдәби тәнкыйтькә генә түгел, журнал абруена да шактый зыян китерә, минемчә
Тагын бер борчыган нәрсә, журналда басылган мәкаләләрдә әдәби тәнкыйть жанрының яшәү-яшәмәве, гомумән, шик астына алына. Алтынчы санда басылган мәкаләсендә Ф Урманче болай дип яза: «Безнең көннәрдә әдәбият фәненнән, чын шигърияттән ерак торган социалистик реализм кануннарының барысы да чәлпәрәмә килде, берсе дә калмады. Бәлки, шуңа күрәдер, әдәби тәнкыйть тә шактый сүрелеп, гомумән бетүгә йөз тотты». Шунда ук автор X. Госман, Г. Халит, И. Нуруллин, Г. Кашшаф. Н. Юзиев кебек корифейларнын исемнәрен телгә алып: «Чын әдәбият белемен дә, әдәби тәнкыйтьне дә үзләре белән алып киттеләр» дигән үтә дә бәхәсле фикер әйтә. Бәхәсле, чөнки тәнкыйть жанрының үсешен соцреализм белән, бигрәк тә аерым исемнәр белән генә бәйләү дөрес булмас иде. Бүгенге көндә Ф. Галимуллин, Т. Галиуллин, Р. Рахмани, Г Сверигин, Н. Хисамов кебек «фәннән килгән* тәнкыйтьчеләр дә, М. Вәли, Р. Мостафин кебек «публицистик рухлы» тәнкыйтьчеләр дә бердәй актив ижат итеп киләләр. Аларнын барысы да—шул ук X. Госманның, И. Нуруллинның яисә Н. Юзиевнын шәкертләре, дәвамчылары.
Ф Урманченың әлеге мәкаләсендә тәнкыйтьче, бигрәк тә халык иҗаты белән язма әдәбият багланышлары хакында язучы өчен «дистәләгән еллар буе халык ижатын өйрәнү» шарты куела. Минемчә, тәнкыйтьче булу өчен, унар еллар архив-фондларда утырып, диссертацияләр язу мәҗбүри түгел, анарда ин элек Ходай тарафыннан бирелгән тоем булырга тиеш. Тәнкыйтьче бәяне анализлап кына түгел, күнеле, хыялы аша да үткәреп бирергә тиеш.
Шул ук җавапны Р Сверигиннын: «Бүгенге төп кыенлык сепаратор булмауда—ягъни әдәби тәнкыйть дигән нәрсәнең үз функцияләрен, вазифаларын башкарудан бөтенләй читләшүендә»,—дигән сүзләренә карата да бирәсем килә Бар әдәби тәнкыйть, бар. Читләшми дә ул, заманга яраклы рәвештә бераз үзгәрә генә. Заманга өлгерә алмый икән инде—анысы икенче мәсьәлә
Киңәшем шул: үзенең чын тәнкыйть рухын, тәнкыйть мәктәбен саклап калган «Казан утлары» киләчәктә «тәнкыйтьнең бетүе» хакындагы язмаларга азрак игътибар бирсен иде.
Әдәби тәнкыйть өлкәсендә журналның иң зур уңышы—90 еллар әдәбияты хакында анкетага жаваплар. Әлеге җавапларда әдәби тәнкыйть жанрының бөтен чалымнары да ачык чагылган Алар арасында анализга нигезләнгән язмалар да (Л. Шагыйрьжан, Р Гаташ. Н Гамбәр һ.б.) шактый.
Сорауларга жаваплар соңгы 10—15 елда ирешелгән әдәби казанышларны, уңай сыйфатларны, шулай ук чор әдәбиятының кимчелекләрен, һәм ниһаять, алдагы гасырга аяк атлаганда язучының тоткан урынын ачыкларга тиеш иде
Максатка ирешелгән дип саныйм. Төп фикер бер үк исемнәр тирәсендә бөтерелә Сонгы 10-15 елда ин күренекле әсәрләрне Мәхмүт Хәсәнов, Әмирхан Еники Фоат Садриев. Тәлгать Галиуллин. Ринат Мөхәммәдиев. Ибраһим Салахов. Аяз Гыйләжев. Флүс Латыйфи. Миргазыян Юныс. Зөлфәт Хәким, Марсель Галиев. Факил Әмәк. Рафаэль Сибат. Айдар Хәлим. Зәки Зайнуллин биргән. Шигърияттә— Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Харрас Әюп, Газинур Морат һәм әлбәттә. Равил Фәйзуллин. Ренат Харис. Рәшит Әхмәтҗан, Рәшит Әхмәт. Лена Шагыйрьжан һ б Драматургиядә ике исем Туфан Миннуллин һәм Зөлфәт Хәким.
Сонгы елларнын әдәби казанышы, гадәттә, заман геройлары белән, хәтердә калырлык төп образлар белән бәйләнгән була. М Хәсәновнын Иргалие күп телгә алына, шулай ук Р Мөхәммәдиев белән Т. Галиуллиннарнын бүгенге көн кешесенең типик вәкилен күрсәтеп бирә алулары искәртелә.
Бүгенге көндә әдәби тәнкыйть игътибар итәр мәсьәләләр күп. милли рух проблемасы һәм әдәби процесс, әдәбият һәм социология, әдәбият һәм бүгенге әхлак, әдәбият һәм базар психологиясе.. Әдәбиятның төрле дәрәжәләрдә (образ, сүз. мәгънә) пычрануы, әхлакый тотнаксызлык. акча белән буталу
Жанр формаларында да активлык кирәк. Үткен, дәлилле һәм гадел мәкаләләр җитешми, әдәби портретлар азайды. Дөрес, тәнкыйди эсселар «сүзбаш»лары. аналитик тәнкыйть формалары һаман актив килеш кала, әмма әдәби тәнкыйтьнең жаны булган рецензия жанрына заман сулышы өрәсе бар әле
Марс Шабай:
1999 ел публицистикасын журналнын баш мөхәррире Равил Фәйзуллиннын «Гасыр йомгагын төенләгәндә» исемле зур мәкаләсе ачып җибәрде Әдип үзенен бу хезмәтендә халкыбызның тулы бер гасырдагы язмышы турында уйлана, киләчәге хакында борчылып фараз кыла. Дәлилләве, фәлсәфи анхтиз- лавы һәм ниһаять стиль-язылышы белән мин бу язманы журналда басылган публицистик әсәрләр арасында иң яхшыларның берсе дип исәплим
Беренче ике санда М Зариповнын «Генерал булу рәхәтме’» исемле мәкаләсе басылды. Автор анда Татарстан нефтьчеләре тормышын. «Татнефть» берләшмәсенең үткәнендә һәм бүгенгесендә нинди
Биктимсров һәм Марсель Сәлимжановнын татар театры язмышы хакындагы фикерләрен әнгәмә рәвешендә биргән илек Халык бик яратып кабул итте Чөнки ул көн кадагына суга, бүгенге вәзгыятьтә чишелеш көтеп яткан бөтен проблемаларны үз эченә ала торган кайнар публицистик тел белән язылган мәкалә иде Быел исә журналнын икенче санында шагыйрь Гәрәй Рәхимнең Лондонда яшәүче күренекле татар шагыйре, публицист, жәмәгать эшлеклесе Равил Бохарау белән әңгәмәсе басылып чыкты Равил Бохарай дөньяга мәгълүм Би-Би-Си радиосында эшли. Англиядә танылып килүче журналист булу белән бергә ул татар шагыйрьләренең әсәрләрен инглиз һәм башка чит телләргә тәрҗемә итү. аларны бастырып чыгару буенча да шактый күп эш башкара. Әлеге әнгәмә шулай ук күпләрдә уңай фикер калдырды.
Публицистика жанры буенча безнен даими авторыбыз—Мәскәүдә яшәп ижат игүче Әгъдәс Борһанов. Мәскәү гуманитар Дәүләт университеты профессоры Ул ел саен безгә ике-өч мәкалә китерә Русча яза. тәрҗемә итәргә туры килә Теле бик авыр, бик фәнни Аны тәрҗемә итә-итә. безнен укучыга үтә кү-ренмале булсын дип тырыша-тырыша жан тирләрне чыгарырга туры килә.
кыенлыклары булуы хакында бик тәфсилләп яза.
Соңгы елларда без әнгәмә жанрын публицистик характерда алып барырга тырышабыз Бу бик тә отышлы күренеш. Узган ел Туфан Миннуллин. Шәүкәт
Әгьдәс Борһановнын журналның унынчы санында дөнья күргән «Россия жәмгыятенең кризис чыганагы» исемле мәкаләсе авыр, четерекле, ләкин бик мәгънәле. Автор әлеге мәкаләсендә Рәсәй халкының ни өчен эшлексез, башсыз, эчкече булуын аңлатырга омтыла. Урыс империясенең башка милләтләр байлыгын талап формалашуын һәм киләчәктә болай барса урысларның милләт буларак көчсезләнү ихтималы барлыгы хакында искәртә.
Алтынчы санда Тәүфыйк Әйдинең «Үз җырыбыз үзәктә» исемле публицистик әсәре басылды Бу—автор Казакъстаннан кайткач язылган мәкалә. Тәүфыйк Әйди кая гына барса да, татар диаспорасы, урындагы татарлар турында яза, кайберләрең чеметеп тә, милләтпәрвар булганнарын мактап та ала. Ел саен анын шундый рухтагы бер-ике әсәре безнең журналда басыла.
Кайнар публицистик тел белән язылган тагын ике мәкалә игътибарга лаек. Болар—Миркасыйм Госмановнын «Каһирә очрашулары» һәм Миргазыян Юнысның «Альбатрос язмышы» Икесендә дә бүгенге көн сулышы, кайнар каләм, тирән проблемалар сизелә.
Соңгы санда Әгъзам Фәйзрахмановнын «Гасыр бусагасын атлаганда» исемле мәкаләсе чыгып килә. Ул шулай ук Дәүләт думасы, дәүләтчелек, бүгенге вәзгыять турында бик жентекләп яза.
Бүгенге җыелудан файдаланып, редколлегия әгъзаларына әйтәсе килгән сүзем шул—барыгызның да күнел төбендә публицистик орлык ята. теләгәндә яза аласыз. Һәркемгә дә елга бер генә мәкалә белән булса да катнашу фарыз эш. дип саныйм Публицистиканы язучы авторларны табу җиңел эш түгел Чөнки анын эрудициясе, белеме булырга тиеш, күңелен борчып торган, әйтәсе килгән сүзе булырга тиеш. Менә ике-өч ел буе инде шулай мине кымтырыклап килгән берничә тема бар. Мәсәлән, мещанлык. Мещанлык—битарафлыкның ин уңдырышлы туфрагы.
Тагын бер тема—без милли-мәдәни мохтәрият, дип авыз суын корытабыз, ләкин гади халыкнын күбесе монын ни икәнлеге анламый, үмәренен хокукларын белеп бетерми. Киләчәктә журнал битләрендә менә шулар турындагы язмаларны да күрсәк иде.
Хатип Миңнегулов:
Бүгенге сөйләшү журнал хакында гына түгел, ә гомумән, татар әдәбияты хакында, анын бүгенгесе һәм киләчәге хакында бара Игътибар итеп утырам— узган ел үткән редколлегиядә әйтелгән тәкъдимнәрнең күбесе искә алынган, журнал бер урында гына тормый, гел иҗади эзләнүдә Эчтәлек, сәнгати дәрәҗәсе ягыннан да күтәрелә бара. Аннан сон бүгенге сөйләшүдә миңа ошаган нәрсә—бер-беребезгә хөрмәт белән карау. Бер-беребезне тәнкыйтьләгәндә дә сак, матур итеп тәнкыйтьләү. Инде журнал турында. Проза өлкәсендә матур фикерләр булды. Мин үземнен күңелемә хуш килгән Нур Әхмәдиевнең «Амбирак яки кара каен кайгысы» турында әйтеп китәсем килә. Аны мин бик яратып укыдым Әйбәт, матур тел белән язылган, әхлакый яктан чиста повесть.
Шигърияттә яшьләргә, башка төбәктә яшәп ижат итүчеләргә киң урын бирелүне матур күренеш дип исәплим.
Аннан соң тагын бер фикер—дөнья күләмендәге классик әсәрләрне татар укучыларына күбрәк җиткерергә кирәк. Ги де Мопассаннын «Бер асраунын кыйссасы» мона үрнәк булып тора. С. Ибраһимова тәрҗемәсендә ул нәкъ туган телдә язылган әсәр кебек янгырады Мондый сәхифәләр—һәм тәрҗемә мәктәбе, һәм яшьләр өчен классик әдәбият мәктәбе булыр иде
нын халәтен, хален билгеләү дигән сүз.
Үэенен чыгышында Равил Файзуллин «Хәтта Язучылар берлеге булып исәпләнүче кайбер иптәшләрнең ла әсәрләрен кире борырга мәжбүр булабыз*.—диде Бу—уйланырга мәжбүр итә торган факт Аннан сон. Флүс Латыйфи да шундый фикер әйтте -Әдәбиятка килеп керү жинел. әмма әдәбиятта кхлу шактый авыр».-диде ул. Дөрестән лә. әдәбиятта калу анда үз кеше булу, берничә дистә ел буена жиң сызганып иждт итү искиткеч авыр эш Ин аянычлысы шу i рәхәтләнеп ижат итә алырдай кайбер иптәшләр әле һаман үткән багаж белән йөриләр, баштанаяк ижатка чумасы урында кайбер бүтән мәсьәләләрне хәл итү белән мавыгалар Бүгенге, яисә киләчәк ижат планнары турында сүз чыккач алар берни дә әйтә алмыйлар Бу. чынлап та, әдәбиятта калунын шактый авыр бер »ш икәнлеге хакында сөйли
Яшерен-батырын түгел. Язучылар берлегенә кабул итүдә таләпчәнлек соңгы елларда кими төште Шуна ла без әдәбиятыбызның әйдәп баручысы булган •Казан утлары-ның баш мөхәррире Равил Фәйзуллиннын кабул итү коллегиясенә җитәкчелек итүен үтендек һәм әдәбиятыбы хдагы шушы гомуми халнен торышы турында ихлас борчылган каләм әһеле буларак, ул моңа ризалыгын бирле
киләчакке КАРАП
Булат
Солтанбәков:
Тиздән яна гасырга аяк басабыз, аннан инде өченче меңъеллыкка да күп калмый. Йомгак ясыйсы фикер ияләре алдында тупланган рухи байлыкны гомумиләштерү буенча хәл итәсе мәсьәләләр биниһая күп. Киләсе елларда тарихка, тарихи материалларга игътибарны көчәйтергә кирәк Бу үткән гасырга борылып карау, андагы укышларны һәм ялгышларны тагын бер кат күздән кичерү булыр иде. Бер генә журнал ла тарихны «Казан утлары» хәтле сеңдерә алмый Биредә беренче чиратта язучы кулы, язучы фикере, язучы акылы, димәк, сезнен ярдәм сорала
Дөньяда татарнын абруе үсә бара Татар зыялылары, татарнын күренекле вәкилләре XX гасырда дөньякүләм аренага чыкты Бу ла әдәби әсәрләрдә
чагылыш табарга тиеш дип исәплим. Ә ана кадәр бу темалар татар философлары һәм галимнәре хезмәтләрендә житди аналиманыр дип беләм
Фоат
Галим ул лин:
• Казан утлары* безнен әдәбиятыбыз мохитендә ин житди. ин югары кимәлдәге. планканы ин югары куючы журнал Быелгы Язучылар корылтаенда башка мәсьәләләр белән мавыгып, ижат турында сөйләшү бөтенләй аз булды, күңелләрдә бушлык калды Менә шул бушлыкны бүген -Казан утлары- журналы тутырды Чөнки биредә әдәбиятнын төп көчләре әдәбиятка төп юнәлеш бирүчеләр, абруйлы шәхестер тупланган. Аларнын сүзе гомуми әдәбиятыбызны билгеләүдә бик дөрес ориентир, дип уйлыйм мин Без 2000 елның февраль аенда -Әдәби ел йомгак лары»н уздырачакбыз, һәм менә корылтай белән әлеге «Әдәби ел йомгаклары* арасында «Казан утлары- журналы турында бүгенге сөйләшү билгеле бер этапны тәшкил итә. Чөнки бу сөйләшү тулаем әдәбиятыбы з
Мәгъсум Хуҗин:
Миңа журналның 10 нчы сандагы шигырьләр ошады. Киләчәктә дә журнал шундый әйбәт әсәрләр белән ачылсын иде. Гәрәй Рәхимнең фикерләре белән килешәм—дөрестән дә ижат портретларын ешрак бирергә кирәк. Бу—бердән, яшь буынны әдәби осталыкка өйрәтү өчен файдалы булса, икенчедән, үзебез өчен бер тарих, истәлек булыр иде. Инде үземне борчыган бер нәрсә хакында әйтеп китәм. Мәҗит Гафурины 1914 елда язылган «Хан кызы Алтынчәч» исемле хикәясе бар. 1915 елда Нәҗип Думави «Болгар кызы Тойгы туташ» дигән хикәя яза. Фатих Әмирханның «Халык кызлары» исемле хикәяләре бар. Менә алар барысы да бер әкияти форма тапканнар. Күрәсең, монын сәбәпләре дә булгаңдыр, бәлки бөтен нәрсәне дә турыдан-туры әйтергә ярамагандыр. Әмма шушы әкиятләрнең барысында да безнең халыкның үткәне, барлыгы һәм киләчәге, әкияти формада булса да. әдәби калыпка салынган. Дөрес, соңгы вакытта хикәяләрдә тарих чагыла башлады, әмма бу өлкәдә «Казан утларылның өлеше сизелмәде. Моны нигездә «Идел» журналы алып барды. Минемчә, хикәя жанрында тарихның шулай олы итеп чагылуы ул әлбәттә безнең горурлыгыбыз булырга тиеш. Киләчәктә, «Казан утлары» журналы тарихка мөрәҗәгать иткән вакытта, шушыларны истә тотса әйбәт булыр иде.
Туфан Миңнулдин:
Иң элек сүзне журнал таратудагы кыенлыклардан башлыйм әле. Гариф абый әйтмешли, мин рәис булып эшләгән вакытта, язучыларның һәркайсыннан «Казан утлары» на язылганлык турында квитанция сорамакчы идек. Иманым камил—язучыларның 50 % ы бүгенге көндә «Казан углары»н алмый. Хәтта өлкән яшьтә- геләрнең дә күпчелегенең мөмкинчелеге бар бит. югыйсә.
Аннары, әлеге мәсьәләне Дәүләт күләмендә куярга кирәктер—һәр китапханә, һәр мәктәп алдырырга тиеш журналны! Элек бит һәр коммунистка «Правда»ны яздырттыралар иде. Ә нигә «Казан утлары»на язылуны һәр татар теле укытучысына мәҗбүри итеп куймаска! Икмәге бит ул аның, ризыгы. Математика укытучысыннан таләп итмибез бит без аны
Киеренке, шау-шулы заманда яшибез. Шушы чор рәхмәтем зур. Ләкин безнең әдәбиятта чор фаҗигасы, тарих фаҗигасе барыбер эшләнеп бетмәгән әле. һәр чор фәнгә кереп калу белән беррәттән. әдәбиятка да кереп калсын иде. Шул очракта гына ул халык аңына тиешенчә барып җитәчәк.
Журналда шигъриятне тиешле югарылыкта дип исәплим. Ә инде прозага килгәндә, кызганычка каршы, шигърият белән чагыштырырлык әйбәт проза әлегә күренми. Ниндидер конкурс рәвешендә оештырыпмы, гонорарын икеләтә арттыру хисабынамы, кыскасы, безнең чорны чагылдырган әйбәт проза әсәрләрен киләчәктә журнал битләрендә күрәсе иде.
әдәбиятка кереп калырга тиеш. Әле беркөнне уйланып ятам: тарих яңадан эшләнә бит, җәмәгать! Казыналар, эзләнәләр, тикшеренәләр. Шул өлкәдә эшлүчеләргә
Аяз Г ыйләҗев:
Флүс Латыйфи белән килешәм—берничә ел элек прозаның нык түбән төшүе күзәтелде Мин инде хафалана башладым. Кая бу прозаиклар, нишли бу татар прозасы, дип Соңгы елларда әйбәт әсәрләр күренә башлады Әйтик. Марат Әмирчановнын -Гөлнәзирәле. Ул чын татар тормышы турында. Татар телен, татар язмышын белеп татар характерын тудыра алган. Камил Кәримовнын романы да унышлы гына чыккан, темасы кызыклы, үзенчәлекле.
Бүгенге прозаикларның төп гаебе дип мин әдип булырга җыенган кешеләрнең татар телен белмәүләрен саныйм. Алар бәлки инде хәзер Әмирхан Еники. Аяз Гыйләжевләрнен телен аңлап га бетерми торганнардыр. Тагын бер үземне борчыган нәрсә хакында Күтггән түгел Ибраһим Салаховнын архивы Казанга кайтты
дип язып чыктылар. Ул кайда, аның белән кызыксынган кеше бармы9 Гомумән, әдипләрнен архивы белән кем шөгыльләнә9 Архив бит һәрвакыт хәрәкәттә, эштә булырга тиеш Менә мин бик белергә теләр идем. Нәкый Исәнбәтнең архивы кайда? Хәсән Туфанның архивы кайда9 Алар белән кем эшли? Тарих ул архив ияләренең урыннарын билгеләргә, аларнын зарурлыгын ачыкларга тиештер бит’
Миркасыйм Госманов:
Чыннан да. монда безне борчыган, безгә кирәкле мәсьәләләр турында сүз бара. Тагын бер нәрсәгә басым ясар идем. Сонгы елларда күп кенә яна журналлар барлыкка килде, күбесе үзгәрде кайберләре бик матураеп китте, кайберләре сүлпәнләнде, дигәндәй «Казан утлары» исә дәрәҗәсен тиешле югарылыкта саклап кала алды. Ни өчен мин мона басым ясыйм? «Шура» журналы битләрендә бәхәс бара Сорау куела: атадан калган мирасны өч бала өч төрле хәл кылган Беренчесе ярлыдан баеган, икенчесе байлыкны туздырган, өченчесе саклап калган Бу өч улның кайсысы югары бәя алырга тиеш9 Фикер алыша-алыша шундый нәтиҗәгә киләләр юкны бар иткән дә түгел, барны юк иткән дә түгел, ә бәлки мин тыныч күңел белән актарам
Публицистика мәсьәләсенә берникадәр игътибар итәсе килә Никадәр генә инкарь итәргә тырышсагыз да. минем белән килешми булдыра алмассыз публицистиканы мин беренче чиратка куям—заман аныкы бит1 Көрәш заманы' Шуны истә тотып, журналнын публицистика өлешен җанландырасы иле Бу өлкәдә безнең проблемалар җитәрлек Татар өчен беренче проблема- авыл, авыл тормышы проблемасы дип әйтер идем мин' Үзем шәһәрлә туып-үскән булсам ла. экспедицияләргә, командировкаларга йөрергә, бүгенге тагар авылларында еш
барны саклап калганы хөрмәткә лаек. Әгәр дә һәр буын үзенең кулында булганны югалта икән, яисә ватып җимереп ташлый икән, ул инде башка буынга, башка культурага ияләнә алмый. һәм җәмгыятьләрнең үсешендә без күреп-сынап киләбез—яңаны төзегән җәмгыятьләр түгел, булган байлыкны саклап, шуны хәстәрләп үстергән җәмгыятьләр отты, алар алдан бара «Казан утлары» да. үзенең стилен, алымын саклап калуы белән башкаларга үрнәк булып тора
Кайбер журналларны актарганда борчыласын, кайберләрен караганда, «кара болар акчаны ничек оста эшли беләләр!» дип елмаясын, ә менә «Казан утлары»н
булырга туры килә. Шунда чан сугарлык күренешләргә тап буласын. Бүгенге авыл упкынга
тәгәрәп бара. Татар халкының төп резервы булган авыл эчкечелеккә бирелде һәм картлыкка
гына калды. Күп авыллар үлемгә, бетүгә йөз тота. Авылларны кичекмәстән җанландырырга
кирәк. Бу өлкәдә кайбер мәсьәләләрне актуальләштерәсе иде.
Архив хакында Аяз Гыйләҗевка кушылам. Халыкта архивка карата хөрмәт тәрбияләү
мөһим. Кызганычка каршы, безнен халык—архивын туздыру белән мактанган халык. Аннары.
«Казан утлары»нын үз архивы да баерак булсын, хроникада әдәби-мәдәни тормыш киңрәк
яктыртылсын иде.
Илбарис Надиров:
Чит ил татарлары белән аралашып яшәгәнгә, мин аларнын безнен илдә бара торган сәяси
һәм мәдәни тормышка мөнәсәбәтләрен азмы-күпме
күзаллыйм. Аларнын бер өлеше бездә басыла торган
журналларны, газетларны даими укып бара. Мәсәлән,
Финлдяндиядә алты, Төркиядә ике гаилә «Казан утлары»н
алдыра. Журналның сонгы, 10 санында Төркәр Соукканның
«Швециядән татар тавышлары» дигән мәкаләсе басылды.
Төркәр—Швеция полиция академиясе доценты, гаҗәеп
белемле, мәгълүматлы кеше. Әнә шундый шәхесләрнең
иҗатын, язмаларын даими урнаштырып барырга кирәк Чөнки
чит төбәкләрдә безнен күренекле шәхесләребез бар. Ул
очракта журнал чит илләргә дә күбрәк күләмдә чыгар иде.
Мөдәррис Вәлиев:
Журнал таратудагы кыенлыклар хакында сүз булды, ин
авырткан җиребез шулдыр. Аларга өстәп әйтәсе килгән
фикерем: журналга ниндидер бер функциональ ихтыяҗ
тудыра белергә кирәк. Ягъни, шушы журналны алмасаң,
нәрсәнедер югалтасын икән, бүгенге әдәби хәрәкәттәге ин
мөһим моментны белми каласын икән Кайбер газета-
журналлар үзләренә реклама биргән вакытта «дәресләр,
укытучылар. укучылар өчен кызыклы һәм кирәкле материал
бездә басыла» дип язалар. «Казан утлары»нда да менә шушы
функциональ якны көчәйтеп булмый микән? Әйтик, ниндидер
махсус бер рубрика кертеп, мәгьлүмати якны көчәйтеп.
Укытучылар бүген методик ярдәмгә бик тә ихтыяҗ кичерәләр
бит
Равил Фәйзуллин:
Байтак кызыклы фикерләр ишеттек, һәркем күңелдәгесен әйтеп сөйләште.
Һәркаисыгызга рәхмәт, һәрберебез өчен бик тә җаваплы, әле без төгәл күз алдына
китермәгән гасырлар алышынган бу елларда, иҗатларыбызда ярдәмләшеп, бергә -бергә
фикердәш булып, алга таба да шулай киңәш-табыш итеп яшик!