«ИДЕГӘЙ» ҮТКӘН ЮЛ
Дастанның «сөргеннән» кайтуы
«ИДЕГӘЙ* дастанынын халкыбыага «тоткыннан* кайту юлы татарнын үз язмышына тин
катлаулы һәм фаҗигале. Әйе. дастаннын юкка чыгудан котылу тарихы чор сулышын сиздереп
торучы төгәл бер барометрны хәтерләтә.
•Идсгәйөне беренче тапкыр XIX гасыр уртасында төрки дөньяны өйрәнүче урыс галиме
В. В. Радлов язып алган Дастан галимне күптән җимерелеп юкка чыккан дөньяны колачлы һәм
тирәнтен сурәтләве белән кызыксындырганмы, әллә ул аны тарихи чыганакларга өстәмә
буларак теркәп калдырганмы, бу сорауларга хәзер төгәл ждвап табу кыен—әмма бу хәл-
күренеш «Идегәй»нен әле язылмаган һәм анын юкка чыгудан котылу тарихын өйрәнү өчен гаять
әһәмиятле
Икенче тапкыр дастан 1919 елда Көнбатыш Себсрнен Тар өязе Яланкүл авылында
Ситдыйк Зәйнетдиновтан язып алынган. Бу эшне галим һәм журналист. 1937 ел корбаны
Нигъмәт Хәким башкарган. Дастан ул вакытта да. кызганычка каршы, әдәби хәрәкәткә керә
алмыйча калган Әмма анын тагар әдәби-тарихи җирлегенә эләгүе—үзе үк шактый зур эш. Бу
инде ым. киная рәвешендә генә булса да татарнын яшәү өмете туды дигән сүз. Нигъмәт
Хәкимнен эшен танылган галимебез Нәкый Исәнбәт дәвам иткән Исәнбәт зур авырлык белән
булса да 1940 елда дастанны •Совет әдәбияты» журналының II. 12 саннарында бастырыл
чыгаруга ирешкән Ул «Идетәй»нс заманга яраклаштырыбрак драма әсәре итеп тә эшкәрткән
һәм дастан шул рәвештә 1941 елнын июнендә Мәскәүдә Татарстаннын әдәбият һәм сәнгать
атналыгы көннәрендә күрсәтелергә тиеш булган. Сугыш башлану сәбәпле, бу ният тормышка
ашырылмыйча кала. Сугыш комачавы гына тоткарлап торган очракта, тынычлык көннәре килгәч
дастан белән кызыксынучылар, һичшиксег. табылыр иде. тик 1944 елда дастанны
җәмәгатьчелек күзеннән югалту турында ВКБ<6) нын махсус карары чыга һәм «Идсгәй»не
шундый итеп яшерәләр һәм тыялар ки. хәтта аны фәнни институтларда, уку йортларында искә
алу да җинаять санала башлый Партия •Идегәй»не байлар феодаллар дастаны, шу на күрә
хезмәт ияләренә зарарлы әсәр дип таба Дастан совет чорында мәҗбүри өйрәнелгән, әле шушы
көнгә кадәр безне милләт буларак юкка чыгарыр өчен кулланылып килгән тарихтагы кара
ялганны-
ХӘБИПОВА Зәрия Габдулла кызы (1949) — 1972елдаКазан<toy ит гниеерситетының иеханика
математика факультетын тима.м/ыи Бүгенге конда « Татнефть* системасында инженер
программист булып шеш Iатар фысофвсе һам тел язмышы бемн кызыксына Журналыбызда
урын алган бу макала фалазфи з чанүюрнең мпраф/ы чагылышы Элиотта яши
Тарих
«татар халкынын артта калган, надан, кыргый халык» булуын тулысынча инкяр итү белән генә
чикләнеп калмый, әлбәттә. «Идегәй*дә татарнын омтылышы, холык- фигыле. гореф-гадәтләре,
идеалы, дәүләт тоту тәртибе, гомумән, безнен халыкка гына хас тулы милли галәме (космосы)
с урәтләнеп калган.
1985 елдан Русия дәүләтенең империячел сәясәтендә чатнаулар барлыкка килү,
милләтләрнең уяна башлавы <■ Идегәй->не яңадан татар дөньясына кайтырга мөмкинлек
бирде. Дастан 1988 елда башта «Казан утлары» ж урналында, аннан соң аерым китап булып
басылып чыкты. Шушы әсәр буенча Г Камал театры зур спектакль (драматург Юныс Сафиуллин
эшкәртүендә) куелды. Шул рәвешле, дастан әдәбият сөючеләр арасында, гомумән, татар
зыялыларында күпмедер кызыксыну тудырып, тарихыбызның халык иҗатында гына сакланып
калган тулы канлы героик чорын күзалларга, колониаль изүгә кадәр татарнын психологиясен,
рухи дөньясын тоярга, ерак бабаларыбызнын кылган гамәлләре белән горурланырга
мөмкинлекләр туды.
Анлашыла ки. «Идегәй»нен әдәби хәрәкәттә элегрәк үзенең тиешле урынын ала
алмавы, татар әдәбияты, тарихы, фәлсәфәсе, тел гыйлеме, милли рухиятнен үсешендә ясалма
тоткарлык тудырып, бушлык барлыкка китергән иде Чагыштыру өчен урысларның «Слово о
полку Игореве» исемле дастанын гына алып карыйк «Идегәй»дән күпкә кечкенә әлеге әсәргә
багышланган фәнни эшләрне бергә теркәсән. дистәләгән калын томнар барлыкка килер иде.
Әлеге дастаннын һәр персонажы гына түгел, андагы һәр сүз. һәр ижек. хәтта әйтелмәгән
сүзләргә кадәр берәмтекләп өйрәнелгән «Слово»нын геройларын тарихи прототиплар белән
җентекләп чагыштырып чыкканнар. Әсәрне күп тапкырлар бүгенге урыс теленә, чит ил
телләренә, элекке СССРда яшәүче халыкларның телләренә тәржемә иткәннәр. Дастан
эчтәлегенә таянып «Князь Игорь» операсы язылган. Рәсс амнар күп тапкырлар басылып чыккан
дастан китапларын бизәү белән генә канәгатьләнмичә, махсус альбомнар, зур полотнолы
әсәрләр ижат иткәннәр. «Слово о полку Игореве» мәктәптә өйрәнелә, гуманитар, сәнгать югары
уку йортларының программаларына керә. Шулай итеп, урысларның үз ерак тарихларына
тоташуы барлыкка килә Милләткә исән калу өчен берләшү кирәклеге турындагы уй тарих һәм
сәнгать теле белән һәр урыс кешесенең күңеленә салына
Әйе. милләтләрне формалаштыручы әсәрләр күп түгел Грекларны Гомерның
«Илиада»сыннан. исландларны сагаларыннан, германлыларны «Небелунглар» жырыннан.
инглизләрне Шекспир драмаларыннан, һиндларны «Рамаяна» һәм «Махабхарата»дан.
гарәпләрне «1001 кичә»дән. Коръәннән башка күз алдына китерү мөмкин булмаган кебек, татар
дөньясын да «Идегәй» дастаныннан башка яшәргә рухи жегәре. өметле киләчәге,
мөстәкыйльлеккә ирешү мөмкинлеге булган дөнья итеп күз алдына китереп булмый. Шушы
фикерне дәлилләү өчен «Идегәй» дастанын дикъкать белән шәрехләп чыгарга кирәк.
Дөньяда бүген яңа карашка, яна фәлсәфәгә ихтыяж зур. Әмма дөньяны янача күзаллау
буш урында үзеннән-үзе барлыкка килә алмый Боларнын барысы да үткәндәге- ләрнен рухи
мирасын ныклап үзләштергәндә, һәр буын калдырган байлыкны бөртекләп җыйганда,
саклаганда һәм өйрәнгәндә генә безнең күңелләребезгә инәргә мөмкин
Шушы фикердән чыгып караганда да. «Идегәй» дастаны тирәнтен өйрәнелергә тиешле
милләткүләм бөек әсәр Язылган чоры төгәл билгеле булмаса да. татарнын дәүләтчелеген әле
тәмам югалтмаганлыгы, татар теленең Кытайдан Әдрән ярларына кадәр тылмач сыз да
аңлашылганлыгы әсәрдә бик ачык сизелеп тора Дастаннын күп байлыклары бүген дә үзенең
өйрәнүчесен көтеп ята бирә
Тарихка кыскача сәяхәт
«ИДЕГӘЙ» дастаны тарихи җирлеккә таянып, шаулап узган вакыйгаларның кайтаваз
тавышын ишетеп, геройларының көчен-данын тоеп язылган әсәр Анын эчтәлегендә Алтын
Урданың таркалу чоры, шушы таркалуы әдәби һәм фәлсәфи биеклектән торып сурәтләнгән.
Әсәрнең каһарманнары—Туктамыш хан. Аксак Тимер. Идегәй морза. Кадыйрбирде. Норадын
һәм башкалар—Алтын Урда тарихында билгеле шәхесләр. Тарихи чыганаклар Идегәйне
Туктамышның гаскәр башлыгы, сугышчан юлбашчысы итеп күрсәтә. Ул Туктамыш һәм Аксак
Тимер бәрелешләреннән оста файдаланып, Туктамышны 1398 елда тәхеттән куа һәм егерме
ел дәүләт дилбегәсен үз кулында тота. Чынгыз нәселеннән булмаганлыктан. үзе тәхеткә утыра
алмый, «курчак»
ханнар аша идарә итә Бу шәхесне дәүләтне таркатудан туктатырга алынган сонгы кодрәтле көч
дип атарга да була һәм 1419 елда. 63 яшендә, үзенен кан дошманы Тукгамышнын улы
Кадыйрбирде кулы белән үтерелә
Дастанда Котлыкыя нәселе белән Туктамыш нәселе арасында барган кан үче
котылгысыз мистик төгәллек белән кабатланган итеп сурәтләнә Идегәйнен әтисен Туктамыш
хан үтертә, Туктамышның үзен-Идегәйнен малае. Идегәйне исә-Туктамыш малае Кан үче-
дәүләтне җимерүче сәбәпләрен берсе буларак, фаҗигале хәрәкәттә сурәтләнә Бу көч хәтта
гаять каты куллы, хакимият серләрен белгән тәҗрибәле шәхесләргә дә буйсынырга теләми
шикелле тоела.
Буыннан буын чабылса.
Ул чагында ни калыр9 Йорт урынында яу калыр, Яу чапканда ни
калыр9 Ялгыз башы канты pan. Куйдай булып мангырап. Чүл
далада тинтерәп. Дуадактай хан калыр
Идегәй—кешеләргә көчле тәэсир итә белгән, күренекле, хәтергә тирән сенеп кала
торган шәхес булган. Аны адәм баласында сирәк очрый торган серле көчкә дә ия. дип
санаганнар Үзе исән вакытта ук Идегәйнен көченә бәйле төрле мәзәк хәлләр, сәер риваятьләр
халык арасында таралган булган Дастан авторына алар билгеле булган, дип. исәпләргә кирәк,
чөнки дастанда Идегәйнен тәк-ир көчен күрсәтүче вакыйгалар оста файдаланыла Яу кырында
дошманын кыяфәт тәэсире белән бергә ега алу. Аксак Тимер утыртып киткән курчак ханны
чукмар итеп тотып сарайдан анын яраннарын куу кебек морзанын мифик көчен күрсәткән
юлларны елмаймыйча укып булмый. Әмма әсәргә мондый күренешләрне кертү әдәби алым
фольклор гиперболасы икәнен дә истән чыгарырга ярамый Идегәйгә бәйләнешле гыйбрәтле
вакыйгалар, татар күңелен җылытып, көч өстәп торучы мәзәкләр серле риваятьләр үзе үлгәч тә
халыкта озак сакланган
Туктамыш хан белән орышта Идегәй болай ди
Бер селтәде—бере ауды.
Бере ауганга уны ауды Ун ауганнын жиле бар. Уны белән Йөзе
ауды Йөзе ауганга мене ауды
Үлән ярган бүредәй.
Адәм егып юл ярып. Килә бирде Идегәй Салкын казан, суык су.—
Аны җитеп аударып.
Чыңгыздан калган кара ту— Аны житеп аударып. Ат астында
калдырып. Тоякка салып сындырып. Юлда барын таптатып.
Сөрә бирде Идегәй
Чынбарлыктагы Идегәйнен калачлы шәхес икәнлеген төрлечә кабул иткәннәр һәм
бәяләгәннәр Риза Фәхретдин аны Алтын Урданы таркатуда гаепли Кайбер тикшерүчеләр анын
шәхеслек масштабын кечерәйтеп, татар тарихына керткән өлешен киметеп. Идегәйне мангыт
ыруы җирлегендә генә күрсәтергә тырышалар Ничек кенә булмасын. Идегәй морза тарихта,
замандашлары күнелендә җуелмас тирән »з калдырган Вак төяк вакыйгалар гына дастанга
нигез-зәмнн була алмыйлар Без ясалма, примитив, ялган геройлар җирлегендә тәрбияләнгән
адәми затлар буларак, күп вакыйгаларга бүгенге кеше күте белән карыйбыз Без—ышанмыйбы
з Чөнки кичә батыр дип игълан ителгән кеше, хакимият кулы белән генә күтәрелгән дә. хакимият
алышынгач хурлауга, таптауга ук дучар булып чыга Бабайлар сүзе—ялганнын гомере бер
көнлек икәнлеген тагын бер кат исбатлый Ә гасырлар буена халык күнелендә сакланучы дастан
каһарманнары халык ихлас яраткан, үзе өлге—үрнәк итеп алган һәм тарихта
сизелерлек эз калдыра алучылардан гына туа ала. «Идегәй»не укыганда кабат шуны истә
тотарга кирәк: ул заман кешеләрен бүгенге үлчәм белән үлчәү, бүгенге күз аллау белән күрү
шактый зур ялгышлыкларга, ялган бәяләргә, хәтта капма -каршы нәтиҗәләргә китерәчәк
Шундый зур, көчле дәүләтне җыйган олпат ир-егетләр гомерләрен ат сыртында үткәрергә,
туктаусыз дөнья гизәргә, хәлиткеч вакыйгаларның үзәгендә кайнап мәйдан тотарга, туган
җирләреннән еракта, көч сынашуда, сугыш кырында үлеп калырга да мәҗбүр булганнар.
Дөньяны алар шулай кабул иткәннәр Жир—алар өчен әле ачылып бетмәгән могҗизалы
чиксезлек, ирлекне сынау-сыналу һәм саклау кыры булган. Хыял һәм омтылышлары, үз
көчләренә ышанулары шулкадәр гайрәтле булган—алар үзләрен үлемсез, тарихи
вакыйгаларны үзгәртергә, аларны башка юнәлешкә борырга сәләтле дип хис итеп яшәгәннәр.
Дастандагы тормыш-яшәеш хәрәкәтен, анын кыйбласын һәм максатын бүгенге көнкүреш
хәрәкәте, кыйбласы, максаты белән һич кенә дә чагыштырырлык түгел. Хәрәкәт һәр шәхеснен
үзендә һәм ул ташкын кебек ургылып тора. Бу максатлы тынгысызлык үзенә ат ярсулыгын да
кушкан. Дастанның һәр юлында без шуны тоеп торабыз.
Галәм гизүчеләрнең исеме дә—ир-ат—тирән мәгънәле, күңелдә төрле чагыштырулар
калкыта торган сүз. Канатлы омтылыш, ярсулы көч, таянырга терәк яңгырый бу сүздә. Гаиләне,
илне, милләтне саклаучы кешене генә шулай атап була. Татар ирләре холкындагы әле
тулысынча сүнеп бетмәгән илаһи ярсулык, максатчан ашкынучанлык, мөгаен, шул заманнар
җиленен тәэсиредер.
Тел һәм сүз сере
«ИДЕГӘЙ»нең үзенчәлекле әсәр булуы беренче юллардан ук үзен сиздерә. Дастан
кыска гына кереш сүз белән Туктамыш ханның ауда йөргәнен тасвирлаудан башланып китә
Туктамышның кем икәнлеге, холкы, идарә итү ысулы, сарайдагы, илдәге тәртипләр һәм алдагы
хикәяләүгә бәйле сюжет төеннәре барысы да шунда төйнәлә. Сурәтләр җете, сөйләм
чагыштыруларга, тел парчаларына ифрат бай. Гади кыскалык түгел бу—кыска шигъри
җөмләләр яңгыравыклы, йөгерек, жегәрен югалтмаган көчле, тыгыз тел белән язылган. Дастан
хәтердән сөйләнә торган әсәр булганлыктан, сүзләрнең тәэсире, хәтердә калу мөмкинлеге,
сурәт тудыру көче гасырлар буенча тупланып килгән акыннар тәҗрибәсеннән чыгып
файдаланылган. Дастан сүзе безне азагына кадәр сихерләп, үзенең җилкенүле. мәкерле һәм
омтылышлы тәэсир агымыннан җибәрми тота
Әйе, татар теленең гайрәтле чагы сурәтләнеп калган дастанда. Телнең киләчәге,
мөмкинлекләре чиксез гасырларга сузылыр һәм халыкка чиксез озак хезмәт итәр, дип ышанып
сурәтләнгән. Телне шулай кадерләп, нечкәлеген тоеп иҗат итү—ул чор кешеләренен бу
байлыкка булган мөнәсәбәтләре бөтенләй башка, хәзергедән күпкә самими, җитди, тирән
фәлсәфи сугарылышта булуы белән аерылып тора.
Дәвамлы үсеш күзлегеннән караганда телнең барлыкка килүе, үсүе кешене хайваннар
дөньясыннан аерып чыгарган хәлиткеч көч булып аңлашыла Тел гажәеп серле, шушы көнгә
кадәр өйрәнелеп бетмәгән мирас Ул сөйләүче белән яши һәм үзен саклап, үстереп,
камилләштереп буыннан-буынга тапшыручылары беткәч сүрелә һәм язма чыганакларда гына
калып сүнә. Алай да ул тулысынча югалмый, ә үзе кайчандыр аралашкан халыклар теленә
сыенып, сүз ясашларына кереп сизелерлек эзен калдыра. Җир кешеләре—тулаем телгә
корылган цивилизация кешеләре. Кешегә хас гамәл кылу—тел, сүз аша калыплашып канга
сеңгән. Дөньяны киңрәк, тулырак күрү, киңрәк аңлау, шуны дөрес тасвирлау, уй барлыкка китерү
һәм уртак уй ярдәмендә оешу, хәтер туплау, шуны саклау, киләчәк буыннарга тапшыру,
тарихның төп чыганагы һәм хәрәкәте булып та сүзләр казаны—тел тора Төрле чорларда аерым
телләр, бигрәк тә яулап алу юлына баскан халыкларның телләре, өстенлек итәргә дәгъва
белдереп, башка телләрне кысрыклаган, аларга тәэсирле йогынты ясарга омтылган. Ничек кенә
булмасын, телләр төрлелеге, аларнын үзенчәлеге исән һәм һәр тел дөньяга үзенә генә хас күрү,
фикерләү, исәп туплау, фәлсәфә кору мөмкинлекләрен биреп тора.
Евразиянен иксез-чиксез киңлекләрендә дәүләт төзегән күчмә һәм утрак төркиләр
тормышында тел аеруча зур роль уйнаган Ул мәгълүмат туплау, аны саклау һәм тапшыруның
тикшерелгән һәм ышанычлы бер коралы булган. Китап, хат рәвешендә сүзне яшәтү
мөмкинлекләре—алар да файдаланылган, әлбәттә. Әмма ул чорда сөйләүче
(тулгаучы) тарафыннан җиткерелгән сүз тәэсирлерәк тә, көчлерәк тә икәнлеген белгәннәр
Чөнки һәр кеше сүз әйтү белән генә чикләнмичә, ана үзенен хисләрен, шәхеслеген, өмет-
багланышларын, сүз иясенең мөнәсәбәтен сыйдырырга тырыша Дастан безгә шушы турыда
сөйли.
Ирнен ирдән нисе артык9—
Бер сөйләгән сүзе артык
Бүгенге көндә сүз рәвешендәге мәгълүматның кирәксез дәрәҗәдә күп булуы, сүзнең
хакыйкатьне ачудан битәр, аны яшерү, күз буяу, сәясәт, басым ясау. алдау, ялган юлга җибәрү
өчен ешрак кулланылуы сүзнен жегәрен алган, анын чын асылын тоныкландырган. «Идегәй»нсң
телен бүгенге көндә кулланылган тел белән чагыштырганда, бүгенге тел байлыгыбызнын
чиктән тыш таушалуы, чүпләнүе, төссехзәнеп бетүе күзгә ташлана Кол хәлендәге кешене
«хезмәт алдынгысы» дип атау, мескенлеккә төшкән илне «сәяси тотрыклылык һәм дуслык» иле
дип игълан итү, халыкны талауны «халык турында кайгырту» дип шапырыну, милләт исемен
атап әйтергә курку, -татар» урынына «татарстанлы» сүзен куллану кебек кыланышлар кешене
сүздән биздерәләр, ана булган инанулы ышанычны бермә-бер киметәләр. Мондый дөньяда
яшәү безне сүзгә битараф булырга өйрәтә Хисләрне, фикерләрне яшерергә куша Кешеләр
арасында сөйләшеп аралашуны, оешкан бергәлекне юкка чыгара. Шул ук вакытта, безнең күңел
ихластан әйтелгән хак сүзне эчке сиземләү дулкыннары аша тотып ала Дастан чорында яшәгән
кешеләр моны бездән тирәнрәк аңлаганнар. Чыннан да, сүзнең тәэсире сөйләүченең күңел
халәтенә, күрә белү, ышандыру, инандыру осталыгына, шәхеслек дәрәҗәсенә бәйле.
Табигый үсеш нәтиҗәсендә кешедә сүзне үзләштерү, анын мөмкинлекләрен тою, анлау,
көндәлектә файдалану, ягъни сүзгә таба эчке бер авышу барлыкка килгән Кеше сүз аша
дөньяны күрү белән генә чикләнеп калмый. Ул һәр очракта сүзне күнслендә кат-кат яңгыратып,
вакыйгаларны күңелендә кабат кичереп, үзе өчен сүзнең уңай яки тискәре тәэсирен көчәйтә
яисә киметә ала. Сүз кешене күпмедер дәрәҗәдә буйсындыра, аның күзәнәкләренә үк кереп
оялый, кешене үз дулкыныннан җибәрмичә тота. Күңелгә килеп тигән сүздән арыну, чирдән
арыну кебек үк катлаулы, авыр һәм күп вакыт шактый газаплы һәр очракта ишеткән сүзнең,
әйтелү тәэсиренә карап, күңелдә гомерлек җуелмас эзе кала. Телдә калыпланган «җылы сүз»,
-яман сүз», «сүз ишеттерү», «битен ертып бәреп әйтү», «кеше сүзе кеше үтерә», «сүз ишетү
чирдән яман» һәм башка телгә кагылышлы гыйбәрәләр буыннан-буынга тапшырылып, бик
борынгыдан халкыбызның телгә-сүзгә биргән бәясе, сүзнең көчен искәртүче аңлатмалы
тамгалар булып сакланып киләләр
Дастанда сүз аерым төрләргә бүленгән һәр төр, һәр катлам сүзнен куллану һәм тәэсир
мөмкинлеге ачык күрсәтелгән Әсәрдә сүз-тел дөньясы гадәти (гади) сүз. теләк (доганы кертеп),
ант, каргыш, юрау, күпер-хәтер, тоташу-күрү (еру > рәвешендә тасвирланалар, һәр очракта
сүзне кулланучы (әйтүче, тулгаучы) башта юнәлеш сайларга, аннан соң аерым халәткә керергә,
шул халәттә әйтелгән сүзләрдән ваз кичмәскә, әйткән сүзенә тугрылыклы булырга, анын
тәэсире, нәтиҗәсе өчен тайпылгысыз җавап тотарга тиеш икәнлеге ачык аңлашыла.
Аксак Тимер хатын укыган Туктамыш хан манзарасында сүзнен күңелгә ничек үтеп керүе
һәм тәэсире бөтен нечкәлеге белән сурәтләнгән Сүз тәэсире дастанда бер яктан салкын боз
һәм икенче яктан утта кызган тимер белән чагыштырып бирелгән
Эченә суык боз төште—
Тун тимердәй күк булды.
Эченә кызу ут төште— Сум тимердәй кызарды Кызарган сон ут
булды. Аннан да үтеп ак булды
Тимер иң югары эрү ноктасында ак булса, кеше сүз тәэсиреннән ак булганда аның
күңеле, киресенчә, соңгы чиккә җитеп каткан, туңган хәлгә кергән була Шундый халәттәге
Туктамыш, киләчәктә нинди катлаулы вакыйгалар туасын уена да кертмичә. Идегәйнең әтисе
Котлыкыяны үлем җәзасына хөкем итеп ташлый Котлыкыя би һәм өлкән пир Жднтимер
заманында үзара ант эчешкән олпат ирләр булалар Антны сонты сулышка кадәр саклау
безнең ерак бабаларыбызда тайпылгысыз бер шарт булган Нәкъ шушы тугрылык мәскәүлеләр
белән мөнәсәбәткә кергән очракларда
урыс файдасына эшләп килгән. Мәскәүлеләр антны вәзгыятьнең хәлиткеч мизгелендә
үзләрен саклап калу өчен бирә торган булганнар һәм җае чыгу белән антларын бозып
торганнар Бу сыйфат Рәсәйдә хәзер мәскәүлеләр өчен генә түгел, дәрәжәгә омтылган,
хакимияткә үрмәләгән һәр адәми зат өчен кагыйдәгә әйләнде
Җантимер антгашын соңгы чиккә кадәр батырларча яклый: Котлыкыя сүзләрендә
хаклык барын, бу җәзаның язмышны бозачагын әйтеп ханны кисәтә
Туктамыштан олы хан Аның телен алмады, Сүзенә колак
салмады.
Ант хан боерыгыннан өстен—ул күкләр карамагындагы илаһи халәт саналган Безнең
бабаларыбыз моңа тулысыңча инанганнар Шуңа Җантимер үз баласын үлемгә биреп,
Котлыкыяның нәселен саклап калуга барып житә Бу адым анын сонгы чиккә кадәр антына
тугрылыклы калуын күрсәтә. «Тәңре хөкеме бу иде»—газиз баласыннан да өстен—дастан туган
чорда антның катгыйлыгы шул дәрәҗәдә бәяләнгән
Тәңре! Менә кемгә мөрәҗәгать итә торган булган Алтын Урда кешесе үзенен бөтен
ялварулары белән Табигать белән тыгыз бәйләнгән, дөресрәге, табигать көчләренә таянудан
барлыкка килгән дин буларак, тәңречелек кешенең кызыксынуын, үзен табигать белән бәйли,
аннан көч ала белүен тыймаган Киресенчә, бу дин кешенең хәрәкәт, сиземләү, уй-хыял
нәтиҗәсендә тапкан катлаулы күзаллауларын үзенеке иткән. Шуңа күрә тәңречелеккә күрәзәлек
итү, еру, тылсым кебек көчле тәэсиргә нигезләнгән, исламны кабул иткәч тыелган алымнар да,
ант, теләк, юрау, каргыш, каһәр кебек сүз аша тапшырыла торган алымнар да тулысынча сыя
алган Дастанда һәр алымның куллану күренеше бирелгән. Алда без аларнын кайберләрең
кыскача тикшереп китәрбез.
Ихластан, жан ачысы белән яки күчү халәтендә (үлгәндә) әйтелгән сүзләр, кайдадыр
күкләрдә сакланып, сүз аткан кешенең язмышына тәэсир итәсенә чын күңелдән ышанып гамәл
кылалар дастан геройлары Каргыш—жан ачысының ин тетрәндергеч биек, иң кайнар ноктасы
Кешенең һәр кылган гамәле башта аның үзенен тойгыларын кузгата. Чөнки гамәл кылу өчен
кеше уй, фикер, күңел, тән хәрәкәтләре ясарга мәҗбүр була. Шуңа да каргыш һәр очракта ике
җәпле һәм ике яклы Каргаган кеше шушы халәтнең шаукымын үзендә дә калдыра һәм ул анын
киләчәк язмышына тәэсир итә. Дастан авторы моны аңлый. Шуңа күрә ул үлем хәлендәге Кара
Тиен Йосынчыдан түбәндәге сүзләрне әйттерә.
Каргышым аткыючтан очкыдыр.
Кара таптан үтәдер.
Сине каргап нитием9
Каргамый ак кигием
Куып тотылган Туктамыш хан үзенең дошманы Норадынны болай дип каргый
Казак чыгып җиреннән, Садагы төшми биленнән, Минемдәен
аптырап. Куркуыннан калтырап Баш куярга җир тапмый, Куылып
йөрсен иленнән!
Үз заманы өчен каргыш, аның тәэсире, аннан котылу юллары нык, җентекләп
өйрәнелгән булган Авыл кешеләре бүгенге көндә дә каргышның тәэсиренә ышаналар Кешенең
тормышында килеп чыккан бәхетсезлекләрне каргыш белән дә бәйләү авыз җирендә әле һаман
табигый санала. «Каргап үлде ул аны», «Шул кешенен каргышы гына башына җитте»,—кебек
сүзләрне авылда еш ишетергә була. Дастан чорында каргышлары ин тәэсирле кешеләр булып
ятим балалар саналган Ни өчен9 Чөнки алар ин кимсетелгән, газапны иң мул кичерүчеләр.
Аларнын күңелләре даими әрнүле, тирән хәсрәттә. Ятим, гарип-горәбә күңеленә газап өстәү—
алар күңеленнән үзеңә көчәйгән кайтаваз газап дулкыннары килүгә сәбәп була. Безнен шулай
уйларга хакыбыз бар төсле. Дастанда хәтта Туктамыш хан да ятим Норадыннын каргышыннан
куркып, аны үтертми, ә мескен атка атландырып чүлдә үлемгә чыгарып җибәрү белән чикләнә
Ул заманнарда каргышны кайтару мөмкин дип саналган Анын өчен үзеңнен
гаепсезлегенә көчле инану хисе белән, түбәндәге сүзләрне әйтергә кирәк булган:
Андый, андый каргышны Монда бастым, бакырттым' Җиде тауны
яңраттым. Каргышын кара башына
Сүзнен яшәү агымына шундый тәэсирле йогынтысын тану борынгы бабаларыбыз
культурасының әһәмиятле һәм аерылгысыз бер өлеше булып торган
Зур дәүләтләрнең барлыкка килүенә ниндидер серле, без анлал җиткермәгән көчләр
йогынты ясаган, шул көчләр юл күрсәткән сыман тоела Чыннан да. ничек туган ул гайрәт-
жегәрлек шундый иксез-чиксез далалар киңлеген үзләштерергә, халыкны, гаскәрне
оештырырга? Кемнән, кайдан өйрәнгәннәр алар табигатьнең чиктән тыш кырыс шартларына
каршы тора алу мөмкинлекләренә? Төрле юнәлешләрдә хәрәкәт итеп ничек адашмаганнар9
Юлда, яуда йөргәндә ничек таралып, югалып, юкка чыгып бетмәгәннәр? Бу сораулар бүгенге көн
чынбарлыгыннан гына гади һәм беркатлы янгырый. Әгәр тарихка күз салсак, ачылмаган
җирләрне өйрәнүчеләрнең яки хәрәкәт итүче гаскәрнең күбесе (тикшерүчеләр 60—90 % дип
исәплиләр) чыккан юллан кире әйләнеп кайтмаган. Җир, диңгез-океаннар үз серләрен жинел генә
ачмаганнар Мисал итеп. 1859 елда Австралияне көньяктан төньякка кисеп үткән экспедиция
язмышын күрсәтергә була. Атлар, дөяләр, азык-төлек җитәрлек булуга карамастан. Роберт Бурк
һәм Уильям Уилс җитәкләгән экспедиция тулысыңча юлда һәлак була. Тәҗрибәсезлек, бер-
беренә яраклаша белмәүдән туган үзара ызгыш, начар һава шартлары юлга чыккан кешеләрне
күп очракта үлемгә дучар итә.
Евразия континентын дер селкетеп торган дәүләт төзегән борынгы бабалары- бызнын
көчен курку белмәс ир. жегәрлекле ат. тайпылмас тугры Сүз бердәмлеге укмаштырып, аларның
хәрәкәтенә ташу яруыдай ярсулык биргән дисәк, тарихи чынбарлыкка хилафлык китермәбез
шикелле. Аңлашыладыр ки. шушы өч көч бергәлегендә сүз—үзара бәйләүче, аңлашу тудыручы,
юл күрсәтүче, канат чыгаручы көч булып торган
Дастан геройлары сүзне гамәлгә юнәлеш бирер өчен генә сөйлиләр һәм аларда сүз
белән гамәл арасы шулкадәр кыска, тыгыз ара—сүз әйтелү белән гамәл кылына башлый кебек.
Тормышта бу рәвештә хәрәкәт оста өйрәтелгән гаскәрдә генә күзәтелә Шулай да гаскәр дигәч,
бүгенге көн чынбарлыгына яраклаштырып, куркытуга көйләнгән сукырларча (дедовшина)
буйсыну турында сүз бара дип уйласак, без ялгышырбыз Дастан заманында үзара мөнәсәбәт,
бүгенге сүз белән әйткәндә, демократик, дөресрәге, хәрби демократик ысулда алып барылган
Туктамышның һәр батырын аерып атаган урыннары шуны дәлилли:
Бу җыеннын эчендә
Кемнәр бар да. кемнәр юк,
Аптыраган көнемдә Тулгамага
кешем юк!—
дип зарлана ул. Чөнки хаким җәмгыять пирамидасында ин югарыдагы зур дәрәҗә һәм шуңа күрә
хан үзе тугры, хак сүзгә башкалардан күпкә мохтаҗрак Сүз гамәлгә юл ачып, хәрәкәт итәргә
мөмкинлек бирә Сүз юнәлешне билгели һәм ялгышуны хатага юлыкканны ачыклап күрсәтә
Чынгыз заманыннан яшәп килгән бу тәртип хаким өчен идарә итү рәвеше һәм анын кулланма
өлгесе дә булып торган -Идсгәй»не укыганда шул аңлашыла—хакимнен ышанычы, анын көче
якыннарынын көченә, аларнын мөстәкыйль күрә, үзенчәлекле аңлый белү сәләтенә һәм шул
сәләтләрнең идарә итүченеке белән берләшүенә таяна Чыңгызның үзе тирәсенә көчле тәэсирле
үзенчәлекле күрә, аңлый белүче кешеләрне туплап идарә итүе тарихи чыганакларда ла
сакланып калган
Сүзгә булган мөнәсәбәтнең дастан чорында бүгенгедән ни дәрәҗәдә аерылып торганын
тагын берничә мисалда карап узыйк Туктамышның лачын караучысы Котлыкыя хан каршында
басып тора Туктамышның күңеле тун тимердәй катканын сизә ул. ханның нәфрәтен дә ачык тоя.
үзен җинаятьтә, сатылуда гаепләнгәнлеген лә ишетә Ул инде коты алынып, хаким каршында дер
калтырап торырга тнеш кебек Ә ул үзен тыныч тота Сүзләрен курыкмыйча, аяк терәп, ярып әйтә
Мескенләнеп түбәнсенүдән. кол булудан горур үлемне өстен күреп
Чабучы булсаң, баш-менә.' Түгүче булса, кан—менә'
дип җавабын тәмамлый Котлыкыя
11. «к. у.. м I
Бу Котлыкыянын дуамаллыгы яки үлемнән курыкмавы белән генә дә чикләнми, ә
төркиләрнең яшәү, идарә итү тәртибенә килеп тоташа. Борынгы төркиләр культурасы тормыш-
көнкүреш өчен төрле мөмкинлекләрне тулы файдалану, сәяхәт ысулларының камиллеге, хәрби
осталык өстенә, әйтелгән сүзгә катгый, хәтта кырыс мөнәсәбәт, сүз ярдәмендә шәхескә куйган
таләпләре, уй һәм сүз белән тәэсир итү осталыклары белән дә аерылып торган. Урлашу һәм
ялган сөйләү ин каты җәзага—үлемгә китерә торган гамәлләрдән саналган. Менә нәрсә көч-
гайрәт. гыйбрәт биргән аларга.
Дөрмән улы Урман би
Туксан бала эчендә
Каракчылык кылган би: Балалар менгән таяк ат Аны урлап
тотылды
Таяк атны урлаган өчен Идегәй Урман бинең башын кистерә һәм Туктамыш бу хөкемнең
хак икәнен танырга мәҗбүр була.
Мәңгелектән хәбәр-белешмә алучы Субра ерау сүзенең хаклыгын башын куеп дәлилли.
Ир кешенең ин беренче, хәлиткеч (асыл) сыйфаты ялганламау икәнен белдереп
Юкны димәс ирдермен!—
дип, Идегәй ант итә.
Шушы өзекләрдән күренгәнчә, ил төзүче ирләрнең сүзләре катгый рәвештә ялганга юл
куймыйча, хакыйкатькә таянып эш итүгә, шушы юл белән көч-куәтне, бердәмлекне сакларга һәм
арттырырга ярдәм иткән. Урлашу, ялган, риялы сүз— байлык тупларга җиңел юл кебек тоелса
да, соңгы чиктә яшәеш сазлыгына илткәнен, илне—дәүләтне юкка чыгарганын кат-кат искәртә
«Идегәй* дастаны. Бу яктан аның эчтәлеге бүгенге көн өчен ифрат актуаль һәм гыйбрәтле
Дастанны ижат итүчеләр фикеренчә, уйлаганны, күргәнне әйтүгә сүз табу— илаһи бер
халәт. Күнелдә сүз барлыкка килү һәм сүз белән чынбарлык арасындагы элемтәне үзара
чагыштырып карауны һәр кеше үзе хәл итүе—җәмгыятьтәге бәйләнешләрнең камил һәм
ышанычлы булуының билгесе. Уйны сүз аша белдерү, үз сүзеңне ишеттерү, сөйләшү-
уртаклашу—безнең культурада махсус юкка чыгарылган. Без уй белән сүзнен аралары өзелгән,
сүз белән гамәл үзара тәнгәлсезлеккә дучар булган җимерек сәясәт дөньясында яшибез. Әйтәсе
сүзен дә әйтә алмаган мескен халыкнын тормыш диңгезенең ин төбендә, ләм астында ятып
калуы берничек тә гаҗәп түгел. Ничә еллар безне сүз әйтү хокукыннан мәхрүм итеп, авызга
йодрык тыгып, куркытып, күз буярга мәҗбүр итеп, өнсез яшәттеләр. Уй-фикерле кеше булудан
ваз кичтереп, телсез, куркак, күндәм эш аты, саз үләне, кабырчык булып тәпәлдек без. Шуна күрә
язмышыбыз фаҗигале—ләм кипкәннән соң тузан булып юкка чыгачакбыз Кешелек дөньясынын
күпмедер өлешендә сүзнен чын бәясе югалу, анын алдау, көчләү, сәяси пропаганда, риялы
реклама чарасына әйләнүе, тормышның имгәнүен, кешенен мондый җәмгыятьтә алданып,
киләчәксез, куанычсыз яшәгәнен белдертә.
Сүзне аерым төрләргә бүлеп куллану сүзгә дәрәҗә бирү түгел, ә дөньяны тирәнрәк анлау-
анлатуга бәйле. Бу алым үтә нечкә, нәтиҗәле сиземләүгә корылган һәм күзаллауны тулырак
гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Шушы уңайдан без үзебез яшәгән дөнья өчен сүз нәрсә сон ул
дигән сорауны куярга һәм шул сорауга җавап эзләп карарга тиештербез. Сүз ул шул ук тавыш,
яктылык, радио дулкыннары шикелле дулкын, кешенен башка адәми затлар белән элемтәгә
кергәндә барлыкка килә торган авазлар һәм биокыр бәйләнеше. Ләкин сүз гади дулкын гына
түгел. Ул адәм баласынын күз белән һәм күңел белән күрүен, рухи халәтен берләштереп үзенә
сыйдыра алган һәм шуны саклап йөртүче жанлы бер дулкын да. Сүз ул—кыр. Сүз гади кыр гына
түгел, ул үзара бәйләү һәм берләштерү көченә ия булган тылсымлы кыр Яки киресенчә—таркату,
сукырайту, хәтта үтерү көченә ия усал биокыр—дулкын. «Идегәй» дастанында бүгенге көндә
катлаулы физик, галәм кануннары нигезендә генә исбат итеп булган күренешләр искиткеч
самими, төгәл тоемлау һәм тирә-якны үзара бәйләнешле күрә, күзәтә, аңлый белү нәтиҗәсендә
моннан ничә йөз ел элек ерак бабаларыбызга мәгълүм булган. Мәгълүм булган гына түгел, шушы
беренче карауда катлаулы тоелган алымнар көндәлек тормышта кулланылып торган.
Уй һәм кыр
БЕЗ—ТАТАРЛАРНЫҢ бербөтен халык булып оешуында Алтын Урданың өлеше хәлиткеч
зур. Урдада югары камиллеккә ирешкән татар теле кин тарала. Халык күнелендә туган җирне үз
итү хисе, бергәлекне тою һәм тану тойгысы барлыкка килә. Туган илнен никадәр кадерле, якын
икәнен Идегәйнең кайту күренешенә багышланган юлларда ачык күрәбез. Үз ягынын яфрагы да
калкадай. агачының ботагы да көмеш алкадай күренә аңа. Идегәйнең илгә кайтканда әйткән
жилкенүле сүзләре йөрәкне телгәләп ала:
Адәм гарибе шул булыр—
Кайтып илен тапмаса
Әгәр дә Алтын Урда дәүләт буларак тагын йөз. ике йөз ел яшәгән булса, халкыбызның
нинди дәрәҗәгә җитеп үсә, ныгый, тарала алуын күз азды на китерү дә кыен. Дастанда
сурәтләнгән дөньяны күзаллау табигать серләренә гаҗәеп тирән үтеп керү мөмкинлекләрен
саклый. Шул мөмкинлекләрнең фән һәм фәлсәфә юнәлешендә үсеп житеп саклана алмавы
безнен киләчәк язмышыбыз өчен зур фаҗига булган
Сүз—Алтын Урда цивилизациясенең ин мөһим, ин хәлиткеч бер элементы Сүзнең көчен,
тәэсирен андау. аны куллануны аерым тәртиптә алып бару, сүз сөйләүне илаһи халәткә тиңләү—
безнен каныбызга сенеп калган Сүзгә ышану, сүзне тота белү татар кешесе табигатенең үтә
нечкә һәм үзенчәлекле бер сыйфаты Шушы сыйфатыбызга таянып, безне сүз ярдәмендә шактый
жинел ышандырырга, алдарга була. Тагар кешесе үзен ялган, ялтыравыклы сүздән коткара
белми Бу өлкәдә ул сабыйга тин. Без бит үткәннән яралган, хәтергә, теләккә бәйле сүзгә
мөкиббән, кыр тәэсиренә үтә сизгер, ашкынуга бирелүчән. яратудан таралып төшә торган үтә лә
серле затлар
Кашларына карасам.—
Каләмнән пәйда булгандай.
Күзләренә карасам.
Күгеннән пәйда булгандай.
Каршыннан торып карасам.— Каһәрдән пәйда булгандай.
Буйларына карасам.- Нурдан пәйда булгандай1
Бу юлларда Идегәйгә тәэсир иткән көчләр һәм аларның Идегәй кыяфәтендә
гәүдәләнеше саналган. Әлеге күзаллауда борынгырак мифлар да чагылыш таба, мәсәлән,
нурдан пәйда булу. Әмма алар мифик элемент буларак түгел, ә кешегә тәэсир итә алучы
чынбарлык рәвешендә сурәтләнгәннәр Дастан туган чор сиземләү көче аша табигатьне тирәнтен
аңлау, шул серләрне кешенен мөмкинлекләрен кинәйтү өчен ныклап файдалана башлауга күчү
чоры булган, күрәсен Биокыр белән тәэсир итү (Идегәйнең Норадынны бәреп егу күренеше),
кешенен хәтер кырыннан мәгълүмат ала белү (Субра ераунын Идегәйнең кем икәнлеген ачуы),
кырны көчәйтү ысуллары (Норадын тәрбиясе), уй белән кешегә тәэсир итү. унны кузгата һәм
туктата белү, хәтер, мәгълүмат, вакыт һәм мәңгелекне бүгенгегә караганда ачыграк аңлау-болар
барсы да Алтын Урда цивилизациясенең тирә-як дөньяны тасвирлауда үзенчәлекле караш
барлыкка китергәнлеге һәм шул карашларга таянып үзенчәлекле булып үскәнлеге турында сөйли
Уй һәм акыл-Галәмнеке ди дастан. Кеше Галәмнен уртак уена тоташып кына гамәл кыла ала һәм
анын үз уе Галәмдә даими теркәлеп кала.
Уй тәэсире.. Кыр тәэсире
Дастан үзе сүз аша тапшырылган күмәк уй рәвешендә безгә килеп ирешкән. Укыган чакта
анык һәр юлы кыр көче белән синең акылына, уена тәэсир итеп тора Аксак Тимернең ачуы.
Идегәйнең ярсып мәҗлестән чыгып кигүе. Кара Тиен Йосынчыны күргәч кинәт шүрләп калуы, пир
Iаләтдингә үпкәсе, сугышта табигый куркусызлыгы. илгә кайтуы. Норадынны яратуы.
Туктамышның качып бару күренеш- ләре—тылсымлы тәэсир көче белән күңелне тирән
тетрәндереп, күнелгә сенеп кала торган юллар Аларны кат-кат укыйсын һәм сүзнең көченә,
уйның бөеклегенә тагын бер кат инанасын Ихлас сүз беркайчан да югалмый икән ул Анын
тәэсирен вакыт га жуя алмый икән Безне бетерүгә, тарихтан чыгарып ыргытуга көйләнгән
чынбарлыкта •ИдегәЙ»нен исән калып безгә килеп ирешүе-шушы гипотезаны исбатлаучы бер
дәлил түгелмени'
Дастанда Евразия киңлекләренең төрле төбәк сөйләмнәре хоры яңгырый. Татар иленең
чиксез киңлеген шул яңгыраш тапкан диалектлар, шивәләр үзенчәлекләре аша даими тоеп
торасың. Анда хәтта минем туган авылым сөйләме дә катнашкан. Дастан иҗатчысы безнең
Исергәпчә «жик күреп», «теңкә кортып». «яскынып». «кыды- рып» дип сөйли. Норадын әнисенә
безнеңчә «инәки» дип эндәшә. Сүзләр урыны- урыны белән каяндыр ерактан ишетелгән кебек
тоела. Әйе. ерактан, безнен балачагыбыздан Мин хәтерлим, безнең әби-бабайлар шулайрак
сөйләшә иде Кайбер сүзләр аңлашылып та бетми Нәрсә ул «йөлте», «этте к», «ыртык». «мидәт».
«биншәм»? Әмма бу сү-зләр дә гаҗәп бер асылташның ялтырау матурлыгы кебегрәк кабул
ителәләр. Алар һич тә әсәрне аңлауга комачауламыйлар. Шул ук вакытта, ни гажәп. бары тик
бер генә сүз мина бөтен әсәргә башкача карарга мәжбүр итте Низаг бит Идегәйнең өрәген
көнләүдән башлана:
Елкычыдан би булган
Кобыгылнын өрәге.
Өрәгеңнән өстен булганда.
Аны түбән кылаек!
Нәрсә сон ул өрәк? Без бу сүзне әрвахның кабердән чыгып адашып йөргән куркыныч
шәүләсе, яки бик ябык, ямьсез кеше мәгънәсендә айларга күнеккәнбез. Дастан өрәкне башка
мәгънәдә куллана—бу бәхәссез. «Өрәк»—Нурихан Фәттахның иҗекләү ысулында тикшергәндә,
«аура» сүзенә аваздаш, ә мәгънәсе буенча тәңгәл. Димәк, өрәк—кешенең физик һәм психик
халәтен чагылдырган кыры булып чыга һәм дастанда сурәтләнгән Йәникә шул кырны күрү
сәләтенә ия. Дастанда кыр телгә алынып кына калынмый. ә аны үстерү, көчәйтү ысуллары да
бирелә. Өрәкнен кешене уратып алган кырдан читтә адашып, каңгырып йөргән шәүләгә әйләнүе
безнен язмышка ишарә түгелме’ Татар кешесенең туган туфрагында чит. икенче сортлы кеше
булып яшәве, милли таркалуы өрәкләшү түгелмени’
Тамырлары тагын бик еракка киткән бер тасвирлау бар дастанда:
Аһым җирне—күкне тотадыр.
Күтәрә алмассын. Норадын!
Анда Идегәй аһ орды.
Норадын артка егылды.
Авызы-борыны кыйшайды
Аһ—борынгы мисыр мифологиясендә кешенең тәне кебек үк аерылгысыз бер өлеше,
анын үлгәннән сон кала торган гәүдәләнеше Тән җирнеке булса, аһ—күкнеке. Борынгы Мисырда
гади кешенең аһы бер генә катлы, ә патшаларда ул берничә (җидегә кадәр) кат була дип
исәпләгәннәр Идегәйнең аһы шундыйлардан Анын көче хәтта жир белән күкне тотып торырга да
җитәрлек итеп күрсәтелгән
Курку белмәс, йөремсәк татар кешесен язмыш кайсы гына илләргә илтмәгән дә. ул кайда
гына үзенен тамырларын җибәреп карамаган. Сөннәр. Урта Азиядә Караханилар. Мисырда
Бейбарс. Һиндстанда Моголлар, Алтын Урда, ханлыклар— барысында да безнен бабайларның
эзләре бит. Дәүләт тоту, ил жыю ул заман ирләренен иң көчле омтылышы булганлыктан, алар
тирәсенә гаскәриләр, галимнәр, дин белгечләре, чичәннәр, ераулар җыелган Алар үзара
берләшкәннәр, шул бергәлек беркайчан да өзелеп тормаган. Илләр җыелу белән бергә, дин һәм
мәгыйшәт тә үзләштерелгән, уртак яшәешкә сыйганнары әкренләп телгә дә күчкән. Вакытлар үтү
белән, язмыш агышына ияреп сүзләр дә йә беренчел мәгънәләрен җуеп, янара торганнар,
үзгәреш кичергәннәр, яисә үзгәрмичә безгә аңлашылмас дәрәҗәгә җитеп телдә сакланганнар.
Аһ—безнен өчен миф белән бәйләнешен югалткан гади бер хис белдерү авазы булып кына
калган, ә өрәк анын беренчел мәгънәсен аңлаучылар беткәч куркыныч шәүләгә әйләнгән.
Тел халыкнын рухи халәтен, ирек-ирексезлеген. өмет-багланышларын. хакимлек
дәрәҗәсен, хакимлеккә дәгъвасын бик төгәл чагылдыра. Уй һәм күңел—безнен бөтен га
мәлләребез не н хуҗасы. Телдән төшеп калган вакыт үтү белән уйга керми башлый Уйга
кермәгән гамәл булып тормышка аша алмый Ничек әйләндерсән дә телдән төшеп калган һәр сүз
зур, янадан табылмас югалту була инде Дастанның үзеннән берничә мисал китерик «Ясавыл».
«тоткавыл», «иравыл» «чагдавыл». «утчагыр». «аткыюч» һәм башка гаскәр тормышына
кагылышлы сүзләр дәүләтебезне югалткач, телебездән бөтенләй төшеп калганнар. Икенче
төрле нәтиҗә ясарга да була—без
гаскәрсез калганбыз, аннан сон гаскәргә кагылышлы сүзләр онытылган Сонгысы дөреслеккә
т уры киләрәк сыман
Тауда Йөргән бүре идем
Талчыгыма тайлы бия жиер идем Уйга төшеп куй булдым.
«Уйга бату», «уй басу», «уйдан арына белмәү—менә нинди халәт ир-егетләрне куй ясый.
Кичә илләр җиср ир булсам, бүген бер гавергә кол булып яшимен—бу юлларның кинаяле
мәгънәсе-тагын бсзнен язмыш'
Дастан геройлары уй белән эш итә белүне үзләренен ин өстен сыйфатлары санап, каты
бәхәс чыкканда хәлиткеч дәлил итеп китерәләр Атасына кул күтәргән Норадын, сүзгә, бәхәскә
хакы барын түбәндәге юллар белән белдерә
Уй дигәй дә кыр дигәй. Уйны баскан мырзамын'
Дәүләт югалту нәтиҗәсендә бик нык гадиләшкән, аяусыз бастырылган татар дөньясы уй
һәм кыр нечкәлеген тою тәэсиренә корылган кайбер һөнәр-гадәтләрен, бәлки, әле бүгенге көндә
дә саклыйдыр’ Безнен бит алар белән эзлекле. жэпди фәнни нигездә, ихлас кызыксынганыбыз
юк Андый эшкә тотынырга безмен мөмкинлегебез булганы да юк Сенсация эзләргә мәҗбүр
журналистлар, акча калы—надан экстрасенслар бу яктан татар чынбарлыгына ярдәмче түгел. Уй
һәм кыр тәэсире күпкә гадирәк тә, катлаулырак та. Ул дөньяга фәнни карашларны үзгәртүгә
кадәр барып җитәргә мөмкин
Дөньянын асылын аңларга омтылучы галимнәр фикеренчә. фәнни күзаллауларга
борынгыларның дөньяга карашлары да сыярга хаклы Бүгенге көндә галәмне төрле
кисәкчекләрдән торган, фрагментар, күзәтүчегә бәйсез биниһая зур. катлаулы машина
рәвешендә күзаллау—фән архивына тапшырылган караш Хәзер физиклар дөньяны бер-берсенә
тыгыз бәйләнгән гажәп катлаулы хәрәкәт агым челтәре дип фаразлый башладылар Матдә эченә
үтеп кереп, анын төзелешен өйрәнү, галәм киңлекләрендә бара торган шушы катлаулы агым
хәрәкәтнен серенә төшенүдәге ачышлар физикларны каты жисем төшенчәсеннән баш тартып,
дөньяны уй һәм кыр агымы рәвешендә күзаллауга китергән Алар уйны—без яши торган
дөньянын аерылгысыз үзлеге, галәмне бәйләүче, үзара тоташтыручы җепләр челтәре дип
исәплиләр Дөньяны аңтау-аклату уй аша гына мөмкин Уй агымы фәкать өзлексез булганда гына
күрү барлыкка килә Күрү—күзәтүчегә, анын акылына, теленә, тарихи тәҗрибәсенә, культурасына
бәйле •Идегәй» дастаны уй һәм кыр бәйләнешләрен тормышта яшәп килгән үзенчәлекле
культура берәмлеге буларак ача. гамәл агымында күрсәтә
Хәтер һәм мәгълүмат кыры
ХАЛЫК әкиятләрендә гажәп тирән мәгънәле күзәтүләр бар Әйтик, чәч бөртеге хуҗасының
бәладә икәнен әйтә, агачлар куркыныч килгәндә кешене яшерә, адашкан юлчыга юл күрсәтә,
ташлар сүзлән хәрәкәткә киләләр, корылмаларны йомырка зурлыгындагы ташка әйләндереп
һәм кире торгызып була һәм башка могҗизалар Кешенен дөньяны танып белү юлында беренче
адым булган әкият бары тик киләчәк фәне генә аңлата алачак күзаллауларны үзендә туплый
алган Шундыйларның берсе хәтер һәм мәгълүматка кагыла Әкият дөньясында бер нәрсә дә
югалмый һәм онытылмый—баскан эздә, әйткән сүз дә. кылган яхшылык ямаңтык га (Соныннан
бу әкияти мифик күзаллау дингә күчкән ) Бүгенге фән хәтер һәм мәгьлүхзатка кагылышлы күп
нәрсәләрне белә Бигрәк тә компьютерлар кин таралу, мәгыүмагны җыю, эшкәртү, тарату,
хәтерләүнең электрон җайланмалары һәм челтәре барлыкка Килү табигатьтә хәгернен чиксез-
төпсез икәнлегенә ышанырга мөмкинлек бирә
Дөньяны күзаллау. җәмгыятьне оештыру, идарә игү - мәгълүмат туплау, хәтергә таянудан
башка мөмкин түгел Кешеләрнен милләт кавем булып оешып яшәүләрен дә хәтер һәм
мәгълүмат туплаудан башка аңлатып булмый Көч. куркыту ярдәмендә тупланган миллионлаган
гавамнын хәтере юк, ә милләтмен ин бәләкәе дә хәтергә, тарихка, гореф-гадәтләргә», уртак
өметләргә ия була Һөнәри осталыклар, гореф- гадәт, тел. гыйлем, тарих, дин барысы да хәтер
берәмлекләре булып, аерым кешенен
һәм милләтнең яшәешен сугарып, тәэмин итеп торалар. Милләткә сыенмаган адәм кеше булып
я шәүдән туктый
Хәтер—табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Хәтта таш та кайда ятканын, су да каян
акканын, үлән дә нинди җирдә үскәнен хәтерли. Француз галиме Бенвентист билгеле бер
матдәне суда 10 120 катнашмасында эреткән; фәнни күзаллаулар буенча мондый катнашмада
матдәнең бер молекуласының да булуы мөмкин түгел. Ә тәҗрибәдә суның эрегән матдәне
хәтерләве ачыкланган Башка шундый күзәтүләргә таянып, кайбер галимнәр җирнең магнит кыры
кебек үк мәгълүмат кыры да бар дигән фикергә килделәр.
Фәндә кешелек җәмгыяте турында сүз барганда, аның үсешен спираль белән
чагыштыралар: бүген үткән юл бераздан онытыла, әмма икенче әйләнештә ул камилләшкән
сыйфатта тагын кабатлана. «Идегәй» дастаны турында уйлаганда, бу чагыштыру һәрвакыт үзен
сиздереп, үзенең хаклыгын күрсәтеп тора.
Дастанга таянып хәтер һәм мәгълүмат кыры турында берничә төрле фикергә килергә
мөмкңн. Беренчесе—дастан яттан сөиләргә тиешле әсәр буларак, сүзнең музыкасын, кеше
хәтеренең нечкәлекләрен тоеп язылган Шуна да ул хәтерне ныгытучы, көчәйтүче махсус
ысулларга бай. Икенчесе—дастан үз чорында хәтер-хәбәрнен ничек таралганын һәм ничек
сакланганын сурәтләп күрсәтә. Өченчесе—Субра ерау үрнәгендә тарихи хәтер, сынамышлар
кулланып мәгълүмат кырына тоташу мөмкинлеге күрсәтелгән. Хәзер һәр фикерне дә дастанның
үзеннән алынган мисаллар аша карап китик.
Беренче урында хәтерләүне җиңеләйтүче алым булып, әлбәттә, көйләп, яңгыратып
сөйләү—рифма-ритм тора Рифма һәм бер үк сүзне төрле мәгънәдә кат- кат янәшә куллану
текстны кысарга, фикерне һәм сүз тәэсирен киңәйтергә, көчәйтергә мөмкинлек бирә:
Үзе бинен сансыз мал.
Үзе дә белмәс икән дә.
Яки Идегәй турында:
Тауда ятты, тай бакты.
Елкы бакты—кол булды. Өстендә ямар тун булды. Башы белән баш
булды.
Үзе-үзе, тау-тай, кыр-куй, елкы-кол, баш-баш, бакты-булды сүзләре парлы кабатланып,
шигырьнең эчке көй-янгырашын барлыкка китерәләр Шигырь көе белән күңелгә үтеп керә,
музыка рәвешендә хәтердә сакланып кала
Күреп сөйләү алымы шулай ук сөйләүченен хәтерен кинәйтә. сүз тәэсирен күпкә көчәйтә
Мона сүз агымында хәрәкәтле сурәтне еш алыштырып тору белән ирешергә була. Дикъкат биреп
укыганда, дастанның тоташ хәрәкәткә көйләнгән шигъри сөйләм икәнлеген аңлый башлыйсын.
Ерау әзер булсын!— дип
Хан боерыгын биргәндә.
Хан чабары Байморат
Сыйпап соры бүрек киеп.
Билен тартып бер буды;
Кыл койрыгын чарт төеп, Чапкын атка бер менде. Юрта чабып бер
җилде..
Әлеге өзектә һәр юл үзара бәйләнешле тоташ бер хәрәкәтне сурәтли Аны истә калдыру
өчен атка атлануны күзаллау җитә.
Шуна игътибар итәргә кирәк, сүз нәрсә турыңда гына бармасын—кешеме ул, барасы
җирме, шәһәр-авылмы—кушкан исем гаҗәп оста, төгәл, ул аның бөтен кыяфәтен, сыйфатын,
күләмен үзенә сеңдереп куелган. Дастандагы исем-атама бирү осталыгы—сүзгә булган
мөнәсәбәттән, сүзнен күрсәтүче, анга җиткерүче, вакыйгаларны үзара бәйләп торучы булуын
танудан килеп чыккан Төгәл, кыяфәтенә туры китереп сайланган атама җиңел аңлашыла һәм
хәтердә озак саклана Сары Тау, Ждек, Ык, Идел. Саба. Болгар, Казан һәм башка исемнәр әле
бүген дә исәннәр, матур янгыравы белән безне һаман сокландырып торалар.
Автор атамаларны дастанның шигырь агымында тезеп санау белән генә чикләнеп
калмаган Атамалар күп очракта үтәсе (үткән) юлның ераклыгын, төбәкләрнең табигый географик
планын да күрсәтеп торалар
Чулман буе Жүкә Тау, Җүкә
Таунын аръягы Ышыктан аккан
Ык булыр, Анын да чыгып
башына.
Даладан дала үтәсен
Яисә:
Ай да ун көн дигәндә, Сәмәркандтай шәһәргә Житсп килде
Норадын
Араны төгәл билгеләү, исемнәрне урынлы, төгәл атау бу жирләрнен кат-кат үтелгән,
өйрәнелгән, таныш төбәк булуына ишарә ясый Үтелгән—һәм хәтергә сенеп калган! Икенчедән,
атамаларнын үзара тоташуы, аларнын йөрелгән жиргә тәнгәл яңгырашы күңелдә географик
карта рәвешендәге сурәт барлыкка китерә Бабалары-бызның Гоби Чүленнән Карпат тауларына
тинентен жәелгән биниһая зур киңлектә адашмыйча жинел Йөри алуларының сере дә нәкъ шушы
исемнәрнең йөргән җирләргә тәңгәл яңгырашта бирелүенә һәм аларнын телдән телгә тезеп
тапшырылуына бәйле.
Авылыбыз тирәсендәге тау, урман, күл. болыннарның исемнәрен күңелемнән кабатлыйм:
Ар тавы. Факия юлы, Бәшәр чокыры. Бакыр тау. Чаукалык тавы, Ачы төбәге, Уксынлы кул. Ык,
Әдһәм тугае, Даулы болын. Аккош күле. Тау борыны—һәм атамалар сайлау нәкъ «Идегәй»
чорларындагы кебек җаваплы, сүз бәясен аңлауга көйләнгән икәнлегенә төшенәм Безне хәзер
тар бер төбәккә бикләп кунганнар Йөрер юлларыбыз чиксез кыскарган.
Шул чор җәмгыятенә хас хәтер-хәбәр туплау һәм тарату Идегәйнең кемлеген ачыклау
күренешендә тулысыңча сурәтләнеп калган
Исегездәдер, көннәрдән беркөнне Йәникә күңелендә туган көнчелек Туктамыш ханны да
йокысыз калдыра Хан үзенең якыннарыннан шнк-шөбһәсенә җавап табуны, ачыклык кертүне
таләп итә Кем ул өрәге хан өрәгеннән дә көчле булган ир-егет’’ Бу сорау иң яшертен, ин җаваплы
һәм куркыныч эшләрне башкара торган тугыз иргә бирелә. Бирелә, әмма сорау җавапсыз кала.
Шикне бетерердәй, күңелне тынычлан дырырдай сүзне әйтүче юк Шунысы игътибарга лаек.
Туктамыш хан Идегәйне тәрбияләгән Җантимергә якын кешеләргә тими Жднтимер ана
тугрылыклы хезмәт иткән һәм аңа карата шик күрсәтү—анын рухын түбәнсетү’, абруен төшерү
генә түгел, Туктамышның да абруен төшерү булыр иде Моны шулай аңларга кирәктер
Ахырда йөз туксан биш яшәгән Субра ерау. малга кызыгып. Идегәйнең кемлеген ачып
бирә. Идегәйне сынау мәжлестә оештырыла Субра ерау башта үзен бераз бал белән
«кыздырып» ала Идегәйнең һәм киң Җанбайның сүзгә мөнәсәбәтен табында- гыларга ача да.
«кемлекне билгеләү» өчен, хәзерге тел белән әйткәндә, психологик тест оештыра Җанбайны—
жанбаз—хәтергә юл куючы. Идегәйне—асыл чичән дип атый. Кемлек билгеләнгәннән сон
гомерендә үзе күргән ханнарны һәм батырларны исенә төшереп атый башлый Бу күренешләрнең
тирән эчке мәгънәсе бар кемлекне ачыклау—ул ерау өчен агарга ук чыгару булса, хәтер кырын
хәрәкәткә китерү—төбәү, тиешле мәгълүматны атып алу дәрәҗәсендә була.
һәр кеше үзенең нәсел-ыруы турында мәгълүматка ия Бу мәгълүматның үтә кыйммәт
торуы дастанда ачык аңлатылган. Кешенең сыны, кыяфәте, атлап йөреше, үз-үэен тотышы,
тавышы, сөйләме һәм башка күп яклары аны үткәндәгеләр белән бәйләргә мөмкинлек бирә
Кайбер очракта кемнең кемгә кайсы җире охшаган икәнне дә әйтеп булмый, ә шул кешенен нинди
нәселдән икәнлекне ачык тоясын. Танып белү—төсмерләү, сиземләү аша күңелгә килә
Мәгълүмат кыры—кешенен аерылгысыз өлеше, аның гомерлек юлдашы бит
Инде мин кеше танымам.
Әгәр кеше танысам, Котлыкыя би улы Идегәй ул—Кобыгыл’—
дип тәмамлый ерау чыгышын
В. И Вернадский ачкан тәгълимат буенча. Җир—тереклек барлыкка китергән, катлаулы
бәйләнешләр белән яшәүче бербөтен организм—неосфера. Мәгълүмат алу- алмашу
тереклекнең һәр төренә тормыш-көнкүреш казанында кайнап яшәү мөмкинлеге тудыра.
Табигатьнең үзендә даими эшләүче мәгълүмат челтәре булуы сизелә. Чынлап та. әгәр жир
сазланса, озак көттермичә анда суга яраклашкан үсемлекләр һәм тереклек барлыкка килә, су
кипсә—киресенчә, коры җирне яраткан үсемлек үсә башлавын күрәбез. 1972 елгы корылыкта
Казансу елгасы бөтенләй диярлек кипте һәм элекке елга төбе аллы -гөлле чәчәкләр белән
капланды Кешеләр шул гөлләр арасыннан сукмак салдылар. Үсемлекләр бернинди көтеп торуны
белмичә бер жәйдә барлыкка килгән коры җирне үзенеке иттеләр. Бу без күрә алганы гына Ә без
күрмәгән микродөньяда андый хәрәкәт тагын да тизрәк һәм кинрәк бара Галимнәр исәпләвенчә,
уңайлы шартлар туганда, бактерияләрнең үрчү мөмкинлеге шулкадәр зур, алар жир авырлыгына
тигез авырлыкны санаулы тәүлек эчендә үрчеп барлыкка китерә алалар. Гомумән, жирнен тере
өслеге (биосфера) үзе аша биниһая күп матдә үткәреп, аны туктаусыз эшкәртеп тора. Су, кояш
энергиясе ярдәмендә эшкәртелгән матдә жирнен эчке катламнарына куыла, анда басым,
тыгызлык тәэсирендә ниндидер үзгәрешләр кичерә һәм тагын әйләнешкә кайта Тереклек
организмы шушы әйләнештә мәгълүмат белән дә тулыландырыла Хайваннар бу катлаулы
бәйләнештән үзләренә кирәкле мәгълүматны ала беләләр. Күчеш, юл табу күренешләре, бигрәк
тә кышны жылы якларда үткәрүче кошлар мисалында, мәгълүмат кырына тоташа белүдән, дип
аңлатырга да мөмкин
Кеше табигать барлыкка китергән мәгълүмат кырыннан тыш үзе мәгълүмат барлыкка
китерә һәм аны үз тормышындагы гамәлләргә җайлаштырып, жирнен тереклек катламына
сизелерлек тәэсир ясап яши.
«Идегәй» дастанында сурәтләнгән мәгълүмат кырына тоташу—очраклы күренеш, яки
авторның уйдырмасы түгел. Төркиләрнен бик борынгы заманнардан гаскәрдә көчле уй-кыр белән
тәэсир итүче яки мәгълүмат алучы кешеләре дә булганы тарихи чыганакларда сакланган.
Әбелкасыйм Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендә 589 елда булган төркиләр һәм иранлылар
арасындагы Герат сугышы турында хикәяләү бар. Төркиләр сугышта сихер кулланып, иранлылар
өстенә ут һәм ук яудыра башлыйлар. Бәһрәмнен куркусызлыгы, моның күз буу икәнлекне аң лавы
гына иранлыларны мәсхәрәле качудан туктата Чынгыз хан гаскәре турындагы истәлекләрдә дә
шуна охшаш очраклар китерелә. «Идегәй»нен аермасы шунда, дастан уй-кыр белән эш итүне
сихер яки күз буу белән бәйләми, ә кешенең табигый тәэсир итә алу көченә кайтарып калды ра.
Л. Н. Гумилев үзенең хезмәтләрендә төркиләрдә тарихи хәтернең өзек булуын күрсәтә. Шул ук
вакытта фикерләүнең сихер, тылсым басымыннан кешенең тәэсир көчен тануга күчүе,
күзаллауның төгәлләнгән, бер калыпка салынып, ниндидер юллар белән эзлекле үсә алг аны
турында сөйли.
Алтын Урда, аннан соңгы татар ханлыклары җимерелгәннән сон безнең тарихи хәтердә
тагын ялганмас өзеклелекләр һәм бушлыклар барлыкка килгән. Тел— чагыштырмача үзүсешкә
ирешкән илаһи күплек буларак, мәгънәләре онытыла башлаган сүзләрне һәм бөтенләй югалган
сүзләрне дә саклап калган.
Тугыз ирен чакырткыл.
Ерауларнын алдыргыл.
Сынчыларын сынаткыл. Өлкән
бер туй кылдыргыл,—
дип кинәш итә Иәникә ханәш Идегәйнең кем икәнлеген ачыклау өчен. Димәк ул вакытта ук
кыяфәткә карап кешенен холкын-фигылен сынчылар ярдәмендә билгели белгәннәр «Ерау» сүзе
кулланыштан төшеп калган, анын төп мәгънәсе мәгълүмат кырына тоташып, ерып чыга белүче
булырга тиеш Ерауның пары «Яр салу», «сөрән салу» гыйбарәләре—хәбәр тарату мәгънәсендә
бүген дә телебездә кулланыла. Дастанда ул болай яңгырый:
Азамат ир Идегәй
Анда илтә яр салды:
Дәвер кемнең дәвере?— Идегәйнең дәвере' Заман кемнен
заманы? Идегәйнең заманы! Яр салдырды калага. Яр салдырды
далага.
Вакыт һәм мәңгелек
ВАКЫТНЫ ничек аңларга була9 Чиксехтектән агып килүче елгамы ул. атв туктаусыз
тәүлекләрне кабатлап, әйләнеп торган сәгать угымы ’ Агым тихлеге нәрсәгә бәйле? Кабатланамы
ул? Фантастлар вакыт дәрьясында киләчәккә, йә үткәнгә күчә ала торган корабка утырып сәяхәт
итәләр дә. ә нигә без үз вакытыбыз эченә генә кереп бикләнгәнбез9
Вакыт агымы чылбыр боҗраларын хәтерләтә көн һәм төн. ел фасыллары, туу һәм
үлем—кабатланып торалар, шулай ук һәрберсе тәмамланган вакытны үт эченә сыйдыра
Вакыт—тереклек, яшәү белән бәйләнгән Уйлап карасан. узган да. киләчәк тә юк. ә бүген,
һәр тереклекнең яшәү вакытына бәйле бары тик шушы мизгел генә бар Мөгаен, вакытны җирдәге
тереклек барлыкка китергәндер Салкын галәм киңлекләре өчен көн һәм төн. җәй һәм кыш, яшәү
һәм үлем төшенчәләре юк бит Үзгә табигатьле, ел фасыллары бер-берсенә охшамаган биниһая
зур. чиксез киңлекләрдә даими хәрәкәттә булган борынгы бабаларыбыз вакытнын нәкъ шушы
үхтеген—яшәүгә бәйгелеген вакыт дип таныганнар Иртәгә, киләчәк бар. әгәр син исән булсан
Алдагы көн агырга
Без барабыз, ул килмәс—
бу Идегәйнең соңгы сүзләре Ялыктыргыч, озын, ярсу көрәш ахырында кыска гына әйтелгән әлеге
сүзләр алдагы буыннарга васыять булып яңгырыйлар. Әйе, жинү. жинелү—тормыш диңгезендә
бер тамчы гына. «Хәзер инде нишләргә?» дигән сорауга җавап гади: «Яшәргә» Яшәгәндә үгкән
дә. киләчәк тә югалмый Атар—тоташ Безнен күзәнәкләргә сеңеп, күңелдә, хәтердә саклана Исән
калырга, яшәргә' Заман, вакыт барлыкка китерергә Яшәгән халыкнын гына үз тормышы—үз
накыты бар Вакыт— яшәү дә бит ул
Без килгәнче ниләр булган, без киткәч нәрсәләр булыр’ Бу сорауны бирмәгән кеше
юктыр. Шушы сорауга җавап рәвешендә диннәр барлыкка килгән һәм аларнын һәрберсе кешене
үлем билгесезлегеннән чиксез бер агымга кушып үзенчә юата белә Берләре, кешенен җирдәге
гөнаһларына карап, үлгәч икенче тормыш белән тәмугта, йә оҗмахта яшәячәгенә
ышандырсалар, икенчеләре -адәм баласының тормышка һичшиксез, ниндидер яна кыяфәттә
кире кайтачагына ышандыралар
• Идегәй» дастаны шушы каршылыклы тоелган ике карашны да сыйдыра алган Монын
сере гади-Алтын Урда дәүләтендә. Чыңгыздан килгән гадәт буенча, диннәр иреге сакланган
Тагын шуңа игътибар итәргә кирәк. XX гасырда коммунистлар хакимлеге чорында ирешелгән
уйсыз, тоткыннарча түбәнсенеп буйсыну-Рәсәй дәүләтчелеге тудырган, башлангычы бер патша
тирәсендә тупланып, талап-көчләп. яндырып-көйдереп дәүләт оештыруның имәнгеч җимеше ул
Тормыш иркенрәк аккан дәүләтләрдә гамәлдәге дин тәкъдим иткән карашлардан тыш. халыкнын
яшәү рәвешендә тапкан үз уй-карашлары да сакланып кала Дастанда тәнречелек белән
бәйләнгән күп йола-ышануларнын яңгыравы халык күңелендә ислам динен кабул иткәннән сон
ла Тәңренең онытылмавы турында сөйли Тәңречелек -мәҗүсилектән сон ирешелгән нн борынгы
диннәрдән санала Анын нигезендә табигатьнең өстенлеген тану кешенен көче табигать белән
үзара яраклашуда, табигать белән гармоник бәйләнеш .темтә барлыкка китерә белүдә икәнен
аңлау ята Мәсәлән японнарның икенче диннәре синтоизм күп яклары белән тәнречелекне
хәтерләтә Аттын Урда иивили заннясе табигать көчләренә, тереклеккә (атка һәм малга), жир-
суга. үсемлекләр дөньясына таянып, аларга берегеп күтәрелгән цивилизация Башкача мөмкин
лә түге т -ул заман кешесе малына азык, ашарына ризык, кзлда йөрергә жегәрлс көчне Тәңре
бирсә генә таба алган. Алланы да у i бәхәсләшеп тә тормыйча Тәңрегә тиң изге һәм мәрхәмәт
те итеп кабул иткән һәм. бүгенге японнар шике.гте. шушы очракта жан аларнын кайсысына
мохтаҗрак, аларнын кайсы күңелгә һәм вакыйгага якынрак, ге нә у найлырак шул исемне әйтеп
күкләргә мөрәҗәгать иткән ул чорда йә Тәңре йә Атта дип икесенә дә ялварган татар һәм
шуларнын икесе дә көч куәт, рухи жегәр биреп, адәм балаларын үзара берләштереп, якынайтып
торганнар
Бала чагында ныклы ислам тәрбиясе алган Норадын атасына кул күтәрә, анын күзен
бәреп чыгара һәм гөнаһын хаҗга барып юачагын белдереп
Тәңре өе Кәгъбәне Бер әйләнсәм уңармын. Өч әйләнсәм
тынармын. Языгы белән гөнаһын
Жиле әйләнсәм йолармын,—
ди. Күпне күргән, күп яшәгән, яхшы хәтере өчен ерау исеме алган Субра карт та әгәр үзен
Туктамыш хан үтерсә. «Ахирәт өйгә барырмын, янә өйгә керермен»,—дип, диннәр тәкъдим иткән
ике аңлатманы бергә кушып фикерли һәм юаныч таба.
Табигать белән тыгыз бәйләнгән жәмгыять аңында кабатлана торган вакыт системасы
өстенлек итә. 12 еллык терлек (хайван) календаре кертү, ел фасылларына, табигать
күренешләренә багышлап теләкләр теләү, күңелле бәйрәмнәр үткәрү, төрле йолалар үтәү—
вакытның кабатлануын танудан барлыкка килгән. Уртак йолаларны тиешлечә үтәп тору безнең
бабаларыбызны берләштергән, жәмгыять тормышында үзара якынаю барлыкка китергән.
Дастанда вакытның кабатлануы тагын да киңрәк алынган. Вакыт кешенең холкына, язмышына,
жәмгыять үсешенә үрелеп үсә. анда кабатлану таба.
Астрономик вакыт, кабатлана торган (циклик) вакыт, тереклекнең эчке вакытыннан тыш
әсәрдә тарихи вакыт төшенчәсе дә яңгыраш тапкан Субра ерау үзенең күргән батырларын,
ханнарын вакыт турысына (тарихи вакытка) тезеп куеп сөйли. Аларнын һәрберсенең кыяфәтен,
гадәтен искә төшерә, бүгенге көнгә тәэсирен чамалый, бүгенге белән бәйләнешләрен эзли һәм
таба. Мыскыллап:
Бездән дәүран үткәндә.
Сезгә дәүран җиткәндә Та кем калды ханнарга —
дип каты гына әйтеп тә куя. Дәвер, дәүран. заман—тарихи вакытның атамалары. Субра ерау
хәтерендә сакланучы вакыт—ул шулай ук эчке вакыт Аның үзенчәлеге шунда, хәтердәге эчке
вакыт буларак аны тизләтеп, әкренәйтеп, кайбер өзекләрен төшереп калдырып, төрле юнәлештә
үтеп була. Дөресрәге, Субра ерау вакытны түгел, вакытка бәйле кешеләрне, вакыйгаларны вакыт
турысына, хәтер җебенә тезә. Ә үткән вакытны аны сизеп-тоеп булмый, ул каядыр китеп югалган.
Картларның: «Яшәгән дә кебек түгел, ә гомер үтеп тә киткән»,—дип уфтанулары вакытның
сизелми генә югала баруын аңлаудан бит.
Кешенен эчке вакыты да тигез акмый Вакыт тойгысы безнен яшькә, халәткә бәйләнгән.
Яшьчек өчен вакыт чиксезлеккә тоташа кебек тоелса, картлык өчен комга сенгән су шикелле генә.
Эчке вакытның төрле тизлектә акканын гадәти халәттән чыкканда—ашыкканда, көткәндә,
авырганда һ. б. шундый очракларда һәркем сизә. Эчке вакытны көйләү белән махсус
шөгыльләнергә дә була. Йогларның йөрәк тибешен, сулышларын туктатып тора алулары—эчке
вакытны әкренәйтә белүдән килә.
Вакытның тигезсез агуы, әкренәюе аның кайдадыр бөтенләй туктаган булуы мөмкин
дигән уй тудыра. Бу фикерләү колачы җитмәгән «кайдадырны» без мәңгелек дип атыйбыз.
Дастан мәңгелектә вакытның юкка чыкканын таный. Әсәр геройлары аткан теләкләре, эчкән
антлары, каһәр-каргышлары. мәгълүмат буларак, мәңгелектә саклана дип гамәл кылалар.
Мәңгелектә үткән дә. бүген дә, киләчәк тә бар Үткәндә аткан каһәр угы төбәгән кешесенә
киләчәктән язмыш булып килеп кадала. Әзәл— мәңгелекнең тагын бер атамасы. Күрәзәлек итү—
әзәлне күрү, ягъни мәңгелек белән тоташу, мәңгелектән мәгълүмат алуны анлата Күчеш
халәтендәге теләк, каргыш— көчле тәэсиргә ия. Шулай ук күчеш халәтендә күрәзәлек итү сәләте
дә арта. Кара Тиен Йосынчы. мәңгелек йортка күчәр алдыннан Идегәйгә атап түбәңдәге сүзләрне
әйтә:
Туктамыштан жик күреп. Шаһ Тимергә барсаң да. Ул да сина
тураймас. Йортыңны талап кан эчеп. Токымыңны кол итеп. Йортын
йорттан күчереп. Иленне жирдән аерып. Үз кулың белән кол итеп.
Мен хәйләгә юл итәр
Шушы кыска гына күрәзәлектә татарнын бөтен язмышы чагылган. Дастанны ижат иткән
кешеләрнен ни дәрәжәлә халык язмышын дөрес күзаллаганын аңлый башлыйсын бу юлларны
укыгач. Әйе. һәр уй-гамәлнен үсеш мөмкинлеге бар. Бүген халыкны талап, алдап иртәгә ирекле,
бәхетле жәмгыять төзеп булмый. Кылганнарның җуелмас эзе, тәэсире кала. Рәхмәте йә
каргышы, савабы йә каһәре кала. Үткәнне оныттырып була, онытып булмый Болай уйлаганда.
Субра ераунын күрәзәчелеге дә вакыйгаларның үсеш мөмкинлеген күрү, фәнни тел белән
әйткәндә—экстраполяциягә бәйле
Гомер юлында үсеш мөмкинлеген дөрес күзалларга өйрәнү' генә кешеләрне төрле
афәтләрдән саклап кала ала. Табигать булсын, жәмгыять булсын алар кеше тәэсиреннән,
кешеләрнен кылган гамәлләреннән җимереләләр яки чәчәк аталар. Шуна күрә бүген дә
күрәзәлек һич тә онытылган шөгыль түгел Аналитиклар, футурологлар киләчәкне күзаллауны
(күрәзәлекне) фәнни нигездә алып барырга омтылалар. Алар да үз тешләре үтмәгәндә, борынгы
юрамаларга. атаклы күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәләр
Нәтижә ясап һич икеләнмичә әйтергә була, дастан вакытны үткәннән бүгенгегә һәм
киләчәктән бүгенгегә ага торган мәнгелек елгасы рәвешендә тасвирлап күрсәтә Бу фикер
шундый эзлеклелек белән шигырь юлларына үрелгән, тыңлаучы өчен анын таныш һәм
аңлаешлы икәнлеге бәхәссез. Вакыт турында шундый уй булу ул хыялый уйдырма яки нигезсез
адашу түгел, ә вакытны тереклеккә, анын үсешенә бәйләп караудан килә. Бодай бөртеге үзендә
үткәнен дә киләчәген дә йөрткән кебек, һәр тереклек үз эченә үткән һәм киләчәк вакытны кертеп
яшергән
XX гасырнын ин зур ачышларыннан берсе—астрономик вакыт агышының тиз леккә
бәйлелегенә төшенү булды. Исәпләүләрдән күренгәнчә, яктылык тизлегенә якын тизлектә
хәрәкәт итүче жиссмдәгеләр өчен вакыт сизелерлек әкренәя Әгәр дә без шундый кораб төзеп,
яктылыкка якын тизлектә хәрәкәт итсәк, корабта үткән 30—40 ел эчендә Жирдә меңнәрчә еллар
үтәр иде Әлеге ачыш галәм киңлегендә бара торган үзгәрешләрнең вакытын ачыклау катлаулы
икәнлеген күрсәтә Чагыштырмалылык теориясенә нигез салучы Альберт Эйнштейн, тереклеккә
бәйле вакытнын тагын да катлаулы икәнен искәртә һәм әлегә бернинди дә математик
күзаллауларга бирешмәгәнен таный.
Яса
АЛТЫН УРДА чорын тикшерүче галимнәр Чыңгыз ханнын үзеннән калган идарә игү
ысулларын теркәгән кануннар җыентыгы Яса сакланмаган дигән фикердә торалар Бу. бәлки,
чынлап та шулайдыр Ул заманнардан соң күпме утлы-давыллы вакыйгалар илләр, халыклар
өстеннән җимергеч өермә булып үткән Һәр заман үз бөеген калкытырга омтылган Бөекләр
үзләрен тарих алдында тагын ла биегрәк күрсәтү өчен, үткәндәгеләрнен эзләрен бутаганнар,
кырып алганнар, һич булмаса. исемнәрен кара төскә буяп, халыклар күзеннән-күңеленнән
яшергәннәр
Әмма гасырлар буе яшәп килгән идарә итү ысулы эзсез югала алмый Идарә итүнең ничек
сакланганын анлау өчен бүгенге көнгә мөрәҗәгать игәргә кирәк Халыкка, халык милкенә
мөнәсәбәт, кануннар (законнар) үтәлеше дәүләтнең идарә игү ысуллары аша тормышка
ашырыла Безнен гомер Рәсәй дәүләтенең чираттагы тетрәнүле үзгәрешләр кичергән чорына
туры килде. Коммунизм идеясе гамәлдән чыгарылып, жәмгыять демократик юлга басачак һәм
шул җирлектә базар мөнәсәбәтләре алга сөреләчәк, дип игълан ителде Артык нечкәлекләрен.»
кермичә кичә коммунизм байрагы астында яшәгән иске Рәсәйдә һәм базар мөнәсәбәтләренә
күчүче яна Рәсәйдә нәрсәләр үзгәрде сон дигән сорауга җавап эзләп карыйк Иске Рәсәйдә
кешенең милеккә хокукы юк дәрәҗәсендә иде Халыкның күпчелеге хәерче һәм гамак туйдыру
өчен урлашырга мәҗбүр булып яшәде Фәкать партиоменклатурага кергән яки аларга хезмәт
иткән кешеләр генә, биләгән урынлыкларына карап, милекле булдылар Аларнын да күбесе
урлашты Яна Рәсәйдә халыкнын күпчелеге-эшсез, акчасыз, милексез калды Шуна бу күпчелек
өчен ике генә км кала сыман ачтан үлү. яки урлашу, талау, алдау, сату һәм сатылу
Портноменклатурадан яна байларга әверелгәннәр урлашуның законлаштырылган юлларын
гамәлгә куйдылар
Иске Рәсәйдә номенклатура өчен бер закон, халык өчен анын икенчесе иле
Яна Рәсәйдә законны санга сугу бөтенләй бегге. Өстәгеләргә урлашу өчен нәрсә кулай, шуны
закон дип игълан итеп яшәү башланды хәзер.
Иске Рәсәйдә халык сүзен тыңлаган булып кына кылану, чынлыкта партноменк латура
диктатурасы идарә итә иде Яна Рәсәйдә хакимнәр халык барлыгын бөтенләй оныттылар
Куркыту, янау, алдау—идарәнең төп ысулына әйләнде. Сүз иреге дә күз ирегенә әверелеп, кара
халыкка шәрә бот күрсәтүгә кайтып калды
Чагыштырудан күренгәнчә, янача идарә итү ысулы барлыкка килмәде Киресенчә, иске
ысул үзенен бөтен әшәкелекләре белән чүплектә үскән шайтан таягы сыман әрсезләнеп яна
шартларда үсә һәм чәчәк ата башлады. Идарәдә яна ысул барлыкка килсен өчен кеше
мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш була Бу инде башны яра торган иң каты һәм катлаулы сорау Моңа
жавап «базис и надстройка», «материя первична», шуңа башта экономиканы үзгәртергә кирәк,
аннан кеше үзеннән-үзе үзгәрәчәк. Ждвап та бар, әмма Рәсәй өчен бернинди чишелеш юк кебек
Профессор Әгьдәс Борһанов Рәсәйнен бәхетсезлеге үз халкын милектән мәхрүм итүдән килә
дип исбат итә. Хезмәтләрендә милек һәм мөнәсәбәт арасындагы бәйләнешне тикшереп,
милексез халыкнын һәр очракта люмпен, һәрвакыт тәртипсез (жизнь копейка!), мохитны,
дәүләтне һәм үз-үзен җимерергә әзер торганын күрсәтә.
Идарә итү ысулы мөнәсәбәт рәвешендә телдә, мәкаль -әйтемнәрдә. дастаннарда,
халыкнын тәртибендә үзенен сизелерлек эзен калдыра «От тюрьмы и от сумы не зарекайся»,—
ди урыс халык мәкале тормыштагы гаделсезлек һәм хәерчелекнең котылгысыз икәнен күреп
Мәкаль ялгышмый ул. Шуңа Ясанын эзен телебездән, халыкнын холкыннан, дастаннардан
эзләсәк, без дә ялгышмабыз
Татар телендә дәүләт сүзе берничә мәгънәдә кулланыла һәм һәр мәгънәсе дә унай
мөнәсәбәтне белдерә: дәүләт—ил, дәүләт—байлык, дәүләт—зурлау, ирләр исеме. Татар
холкындагы дәүләт кушканны үтәргә тырышу да бик еракка, халыкнын үзен хөрмәт итеп яшәткән
дәүләткә булган мөнәсәбәтнең хәтер чагылышы дип танырга кирәктер «Идегәй» дастанында
илдәге мөнәсәбәт-тәртип түбәндәгечә сурәтләнә:
Ялгыз йөргән юлаучы Ям юлында ял тапкан Юртса юлы кин
булып, Ятса жире кин булып. Йорт-жир әман икән дә.
Бу юллар Яса буенча идарә итү ысулынын халык милкен гадел яклауны гамәлгә куйганын
күрсәтә.
Чынгыз хан кешеләрне ике төргә аера торган булган Берләре—яхшы кешеләр Алар
ышанычлы, ихлас, тугры, нык, матга кызыкмыйлар Һәм жаннарын саклау өчен куркып бер-берсен
һәм ватанны сатмыйлар Икенчеләре—кабахәтләр Кабахәтлекләрен түбәндәге сыйфатлар
билгели: куркаклык, сатлык җанлык, хыянәтчеллек, хөсетлелек, алар тормыш мәгънәсен мат
туплау һәм үз рәхәтлекләре турында гына кайгыртудан табалар. Бөек хан үз дәүләтен беренче
төр кешеләргә таянып, шулар ярдәмендә күтәргән Ә сатлык, мал өчен кеше жанын кыярга
әзерләрне юк итү гадәтен дә хак дип санаган.
Дастан каһарманнарының үз-үзләрен тотышы, көрәш максаты, кылган гамәлләре
ниндидер бер канунга туры китереп идеаллаштырмаганын аңлау кыен түгел Туктамыш үзенен
Чынгыз нәселеннән булуы белән масайса (Чыңгыздан булган затыма кол Кобогыл тинәлмәс!).
Идегәй. Норадын кешене нәсел затлылыгы гына түгел, ә кылган гамәлләре, кешеләргә карата
мөнәсәбәт затлылыгы билгеләгәнен искәртеп:
«Мин бер колын түгелмен, син дә Чыңгыз түгелсең»,—дип үзләренең бу дөньяда хаклары
барлыгын дәгъвалыйлар. Дастан геройлары идеал итеп алган канун, әлбәттә, Чыңгыз ханнын
Ясасына бәйле Бу сыйфатларны Яса тәрбияләгән. Дастанның һәр персонажы тормышларының
иң катлаулы мизгелендә үзенен кылганын Ясага куеп, чагыштырып карый Туктамыш Норадынны
үтертүдән курка:
Жисер хатын, ятим ул. Аксак,
гарип, ярлы, кол— Шуларның
бер шәре бар,—
чөнки Яса көчсезләрне үз канаты астына алып саклый Куып тоткан дошманы Туктамышка
Норадын беренче булып кул күтәрми:
Яшен өлкән ир икән.
Син ат. кизәк синеке!—
ди. Ясанын өлкәннәрне хөрмәтләргә кушканын истә тотып гамәл кыла. Колчура карт илне
җитәкләрлек ирләрне сагынып
Ятимнәргә—яр булган.
Колчурага—дус булган.
Аты юкка—ат булган.
Чүлләгәнгә—су булган.
Адашканга—юл булган.
Ялгызга—ясак булган, Жәяүгә—таяк булган. Карны ачканга—
тамак булган Идегәй ир бар икән,-
дип Яса (Ясак) сүзен Дастанга чыгара. «Ялгызга—ясак»,—ди дастан һәм Яса нигезендә социаль
яклаунын нинди көчле һәм ышанычлы булуын күрсәтә. Өзектән аңлашылганча—яса, ясак
сүзенен мәгънәсе—ныклык, таяныч, илгә, кешеләргә—яклау, ярдәм бирүне аңлата.
Закон язылу белән ул шундук таяныч була дигән сүз түгел әле. Күпме яхшы язылган
законнар, карарлар кәгазьдә генә калалар. Ясанын төп аермасы—ул гамәлгә куелып, канун
рәвешендә яшәп, халыклар тормышына кереп җуелмас эзен калдырып килгән Чыңгыз хан
даһиларга хас алдан сиземләү белән. Яса үтәлешен тәэмин итәрлек көч тапкан Ул көчне хан ү-
рнәк була алуда күргән Өске катламнарның, ханнын шәхсән үзенен халык каршында
жаваллылыгында һәм үрнәк бузуында Мәкерле һәм рәхимсез Туктамыш хан үлем элмәгенә
килеп эләккәч, иле турында үкенечле кайгырып:
Хан булып ни иткәнмен9
Халыгыма, илемә.
Өлге булган мырзамын,—
дип Ясанын катгый таләбен, ханнын үрнәк булырга тиешле һәм мәҗбүр икәнлеген аянып исенә
төшерә Шулай итеп, ярсулы, кыргый күренгән заман үз карыныннан яктылыкка илтә торган ныклы
сукмаклар калдырган Әгәр ир-хатын бер-берсснә терәк була алмаса, ата—улга, ана—кызга яхшы
үрнәк күрсәтә аямаса. гаилә җимерелә Түрәләр халык турында кайгыртмасалар. чын үрнәк була
алмасалар, ш тинелтен ил җимерелә.
Бүгенге Көнбатыш демократиясе таләпләре дә Чынгыз хан Ясасына эчке мәгънә ягыннан
әллә ни үзгәреш кертмәгән. Демократия нигезендә милекне тану өчен дәүләтнең ждваплылыгын
булдыру, һөнәри осталыкларны үстерү, камилләштерү. саклау, яна буынга тапшыру, сүз иреге,
диннәр иреге, гаилә иминлеге турыңда кайгырту кебек Яса таләпләре җәйрәп ята.
• Идегәй» дастаны да Яса таләпләрен шигъри юлларга үреп, үз чоры каһарманнарының
язмышлары аша шул бөек канун сүзен безгә җиткергән
Кыскасы. •Идегәй» дастаны данлы вә шанлы үткәнебезнен раушан көзгесе ул’