Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ СЕРЛӘРЕН АЧУЧЫ


ӘДӘБИЯТ ГАЛИМЕ ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬЧЕ ФӘРИТ ХАТИПОВКА 70 ЯШЬ
«Язучыларнын әсәр язу тәҗрибәсе, бу юнәлештә эшләү рәвеше, ижатнын гомум яклары
һәм индивидуаль үзенчәлекләре—бик кыйммәтле иҗат серләре ул. Шулай булуга карамастан,
әле күп кенә күренекле әдипләрнең ижат лабораториясе ачылмаган килеш ка ла бирә...»—дип
чын күнелдән борчылып яза күренекле галим һәм әдәби
тәнкыйтьче Фәрит ага Хатипов үзенен «Ижат серләре» исемле
зур күләмле мәкаләсендә («Казан утлары», 5 сан, 1999 ел)
Әйе. шушы айда 70 яшен тутыручы галим мона кадәр
басылган хезмәтләрендә лә әдәбиятнын мөһим һәм актуаль
проблемаларын күгәрде, атарны тормышның һәм ижатнын ин
җитди таләпләре югарылыгында хәл итәргә омтылды.
Актаныш төбәгенең Пучы авылында туган Фәрит ага
студент елларыннан ук көндәлек матбугатта актив языша
башлый—яна чыккан әдәби әсәрләргә һәм спектакльләргә
рецензияләр бастыра. 1952 елда Казан дәүләт университетын
тәмамлагач ул шунда ук аспирантурада кала, аннары «Мирсәй
Әмир ижатында унай герой проблемасы» дигән темага
кандидатлык диссертациясе яклый 1955-1959 елларда ул Төмән
өлкәсенең Тобол педагогия институтында укыта һәм шулай ук
актив ижат итә Ә инде 1959-1972 елларда Фәрит ага Уфа шәһәрендә яши андагы университетта
укыта, татар әдәбиятының күренекле әдипләре Ә. Еники. Г Әпсәләмов. А Гыйләжев һ. б лар
турында җитди хезмәтләр бастыра. «Эпик жанрлар» дигән күләмле хезмәт тә биредә языла. 1972
елда галим Казанга кайтып, педагогия институтында эшли башлый һәм үзенен иҗади
эшчәнлегендә әдәбиятта геройнын күнел дөньясын сәнгатьчә чагылдыруга, психологи змга
аеруча зур игътибар бирә, бу хакта хезмәтләр, китаплар яза. Ул— филология фәннәре докторы
Журналыбызның актив авторы Фәрит аганы азы юбилее белән котлыйбыз!