Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕРЛӘРДӘН-МОҢ ҺӘМ СҮЗ КАЛА..


О
Кайчан гына әле кергән идем Дөньяның мин ачын капкасын. Йөгереп кенә кердем, йөгереп кенә Уздым гүя гөмерем бакчасын.
Икенче як капкасына аның
Кай арада килеп жнтелгән!
Нәрсә чәчтем, ниләр хтырттым дип.
Карап торам бакчам читеннән.
Бакча читендәге имәннәрем Ят чорларда яфрак ярырлар. Афәтләрсез ятсын анда карлар. Давылларсыз яусын яңгырлар.
Имәннәрем, жнлләр кебек узган Гомерләрдән моң һәм суз кала: Уйлыларга, зинһар, жнткерегез Моңнарымны, сүзсез булса .та.

Займище урманында
Кая китте синең аю йөргән Яланлы һәм куе чакларың! Мәгърур поши кайда? Эзләсәм дә Аларны мин инде тапмамын.
Тынлык тапмам, сокланалмам күреп Кызыл алкаларын кураның.
Син урман да түгел һәм бакча да, Гүя—төнге шәһәр урамы.
Кара урман булган чакларыңнан Син карарак ләкин, шомлырак. «Без әле бар!»—диеп коңгылдаган Козгыннардан күпләр козгынрак.
Әйе, куркасы юк аюлардан, һич куркыныч түгел бүреләр. Алар кача хәзер куркып бездән, Элеккедәй явыз түгелләр.
Җанварлыкны, ерткычлыкны алар Кешеләргә, ахры, бирделәр. Сукбайлар бар—җан һәм башларына Урын табалмыйча йөриләр.

Алар инде дус һәм туган түгел. Очрашырга туры килгәндә. Ни булды соң, әй урманым сиңа. Ниләр генә булды, и бәндә?!

ИЛГӘ кайттым
Илгә кайттым. Сабый чакның Урамнарын урадым. «Туганнарым, сөйгәннәрем. Сез кайда?»—дип сорадым.
Мин ал арга: «Саумысыз!» — дип. Кулларым сузалмадым. Битләремне учка кысып. Сызландым, түзалмадым.
Өянкеләр әйтте шаулап: «Чишмәләрең кипмәгән! Бу доньяга кемнәр генә Килмәгән дә китмәгән!»
Малай чагым эхтәреннән Агымсулар буйладым. Агымсулар буйлаганда. Яшьсез генә еладым..
О
«Безнең инде җыр җырланган!»—диде Кордаш дустым, гүя сөенеп...
Азагында без җырлаган җырның Булды «Яшәү» дигән сүз элек.
Җырланганмы безнең җырларыбыз.
Тукталганмы әллә беразга?
Көйләр бүтән хәзер, тик барыбер Калды «Яшәү!» дигән сүз анда.
Җилнең иләс чагы
Җилнең кай якка исәргә Белмәгән иләс чагы.
Яфракларны кузгатырга Хәленнән килмәс чагы.
Улаулары, дулаулары
Уена кермәс чагы.
Көн үзәгеннән кояшның Узасы килмәс чагы.
Чү! Еракта нинди күкрәү
Каралтты көләч тауны?
... Ял ит. җаным, алда безгә Тәңре ни бирмәс тагы.
Хыянәт
Кем татымый калган Иблиснең Алма төсендәге җимешен?
Син дә күмдең аның бер төшен— Зәһәрлеге калган өлешен.
Уйдан табут ясап, тирәнгә Күмдең, кал, дип, узган көннәрдә. Белмәгәнсең әмма матдәсен— Аның радиоактив мәгънәсен.
Тамактагы ачы төенне
Әллә йоталмаган идеңме?
Йоткан идең зәһәр җимешне, Үкенүләр тулы рәнҗешне.
Ә ул калган тыныч, тын җирдә— Аңның аскы, уйсыз төбендә. Күтәрелә шуннан тын ялкын... Хәзер ул соң ничек тукталсын?
Вакытында тыя белмәгәч, Дәһшәткә чик куя белмәгәч, Агуын ул өрә әкерен, Экерен генә кыла мәкерен.
Җан-тәнеңне шулай җимерерме. Агулармы бөтен гомереңне? Снздермичә саркып тын җирдән— Аңның уйдан аргы төбеннән,
Күтәрелә утсыз кыямәт— Хыянәт.
О
Үз теләгем белән тусам әгәр, Туар идем кош булып.
Тумас идем киңне кысан иткән Ишлеләргә куш булып.
Әйе, сайлар идем илне-җирне, Белешеп кавемнәрне.
Ә бу илдә кем санлады безне, Кем белде кадерләрне?
Туар идем йолдызлардан ары Хыялдагы үлчәмдә.
Теләр идем шунда, йә шәфкатьле Бүтән чорга күчәргә.
Киләсеңме дөньяга дип бездән Сорамадылар рөхсәт.
Рәнҗемәсләр, шаять, киткәндә дә Рөхсәтсез генә китсәк.
о
Аккошларым, сезгә иярим дип. Мин кул сузып күккә үрелгәч. Ташладыгыз миңа алсу каурый. Э ул чакта миңа—җиде яшь.
Бөтерелеп күктә, алсу каурый Күксел төскә керде кай ара. Алның-күкнең кушылып җемелдәве Хәтеремдә хәзер яңара.
Йөгереп кенә барып алдым кулга Сез калдырган сихри каурыйны. «Ни әйтергә теләдегез?»—диеп. Шул чагыма борылып карыймын.
Беләм, әйткәнсездер: «Язмышыңны Каурый белән үзең яз!»—диеп. Каурыемны вакыт дулкыннары— Күптән инде—китте агызып.
Язлар саен көтәм кайтырсыз дип. Көтә белгәч, өмет өзелмәс.
Эзләп йөрим алсу каурыемны... Миңа тагын гүя җиде яшь.