ТАЙГАДАГЫ ФАҖИГА
Февраль аенын зәмһәрир суыклары хакимлек иткән вакыт. Әмма лалатка эчендә җылы, юка тимердән эретеп ябыштырылган мичнен кабыргалары уттай кызган. Мичнен өстендәге чуенда аш кайный. Түрдәрәк. палатканың алгы казыгына, керосин лампасы беркетелгән. Аяк аска калын итеп түшәлгән нарат һәм кедр ылысы хуш ис тарата. Бүген укучыларыбызга тәкъдим ителә торган бу хикәясе авторнын Төмән геологоразведкасында эшләгәндә күргән һәм ишеткән вакыйгалар тәэсирендә язылган. Палатканың эчендә өч кеше. Шуларнын берсе—Урал егете Равил Тимербаев. Ул, сарык тиресеннән тегелгән йоклау капчыгыннан яртылаш чыккан килеш, шахмат тактасына карамыйча гына, Геннадий Менешевка мат куярга маташа. —Филне а-бердән с-өчкә күчер,—ди ул тегеңә. —Бик шәп!—ди Геннадий, Равил өчен фигураны күчереп куйгач- Мин корольне а-биштән а-алтыга йөрим. Геннадий да татар егете, Саратов өлкәсенең Аткарск шәһәреннән. Ул ана телендә бөтенләй сөйләшми һәм шунын белән горур да шикелле. Палаткадагыларнын өченчесе—Виктор Харишенко, Краснодар ягыннан килгән олы гына кеше—ашарга әзерли. Ара-тирә мич капкачын ачып, коры нарат утыны өсти. Мичне ачу белән үк, аннан, чатыр-чотыр итеп, очкыннар сибелеп чыга. Шундый ук, нарат утыны якканда гына була торган очкыннар, морҗа аша тышкы якка да очып чыгалар. Аларнын кайсылары палатка өстенә куна да, бераз кызарып торгач, сүнә. Шуна Илдус Хуҗин (1942)— Свердловск өлкәсенең Кызыльяр (Красноуфим) районында Бишавыл дигән авылда туган. Югары белеше. Әдәби иҗат белән байтактан шөгыльләнә. Аның беренче әсәре— «Егетнең кайтуы» исемле фантастик хикәяте 1997елда журналның беренче санында басылып чыккан иде. Хәзерге вакытта Кызылъяр районының Урта Бәяк авылында яши. К ТАЙГАДАГЫ ФАҖИГА күрә палатканын әске өлеше бик күп урыннан янып тишелгән. сын Ж-йтеп торыр, башка өстәмә!—ди Равил Викторга.—Өйне яндырырРавнл. арада ин яше булса да, бу төркемнен башлыгы. Өч ел хтек кенә Мәскәү Геодезия һәм Картография институтын тәмамлап, ул Төмән геология идарәсенә эшкә килде. Шуннан башлап, нефть һәм газ эзләү экспедицияләрендә катнаша Геннадий Менешев та геодезист. Ул бу сейсмик партиягә** колледж тәмамлаганнан сон җибәрелгән. Виктор Харищенко исә топографик отря䆆 эшчесе, ул инде утыз елдан артык геология экспедицияләрендә йөргән кеше. Кайчандыр техникум тәмамлаган геолог буларак. Төмән нефтен эпәүчеләрнен тәүге төркемнәрендә катнашкан. Ләкин соңгы елларда эчүгә бирелеп, квалификациясен югалткан адәм —Әгәр, вәгъдә иткәнчә, бер елнын эш хакын биреп сөендерсәләр,— дип хыялланды Виктор,—Кубаньга кайтып, берәр авылда кечерәк кенә Йорт сатып алырмын, җимеш бакчасы үстерермен, өйләнеп җибәрермен Җитәр инде, болай ла җәен тайгада озынборын һәм кигәвеннәр туйдырып, кышын палаткаларда туңып үтте гомерем —Кай җирдә көтәләр сон сине?—диде ана Геннадий, һәрвакыттагыча төрттереп —Синен бит ни йортын, ни гаилән—беркемен дә юк Туганнарын синен дөньяда барлыгынны да белмиләрдер инде, мөгаен Ул шахмат тактасына иелде—Иә ярый. Равил биреләм Мастерлыкка кандидат белән көрәшүе авыр икән Геннадий, сибелеп яткан шахмат фигураларын җыеп алып тартмага салды да, идәнгә Виктор янынарак чүгәләде —Аннан соң,—дип дәвам итте Менешев,—син бит тагын «Зур җир«гә барып җиткәнче акчаңны эчеп бетерәсен дә. ачлый-ялангачлай, ябыгып бетеренеп кире монда кайтып керәсен —Анысы шулай!—дип. шаркылдап көлде анын әңгәмәдәше — Минем кебекләр Төмәнгә дә барып җитә алмый, бөтен акча Салехард. Сургут яисә Нижневартовск рестораннарыңда торып кала шул. кадалгыры — Их, егетләр!—дип дәвам итте, кинәт кәефе үзгәргән Харишенко — Ә шулай да, без бит ул—Себер тайгасын башлап буйсындыручылар' Ьсз ачкан беренче нефть ятмаларының исемнәре колакларда музыка кебек яңгырый иде Сургут Шаим Берозово —Мин бит гел генә эчкече түгел илем!—дип, өзелеп калган сүзен дәвам итте Виктор-Минем тәртибем бозылганга биш алты елдан да артык түгел Ә нигә эчә башладым соң мин? Әйтсәм-әйтим: гомеремне багышлаган, тырышып эшләгән эшләремнең нәтиҗәсе мәгънәсез рәвештә юкка чыгуы, төрле әрсез алдакчылар кулына эләккәненә ачу килгәнгә эчәм мин! Бераз тын утырганнан сон, Виктор дәвам итте —Элек без ачкан ятмаларның нефте халыкны туйдырачак дип уйлап, үзебезне бәхетле итеп сизә идек. Без бит төньякка сезнен кебек «озын берлекэзләп килмәдек, безне бу якларга романтика әйдәде Ә сез беләсезме соң ул сүзнең чын мәгънәсен? Алтмышынчы елтар романтикасы нәрсә ул. ишеткәнегез бармы.’ Халыкка эчкерсез хезмәт итү. шунын өчен бөтен авырлыкларга түзү» кеше аягы басма!ан тайгада, тауларда йөрү һәм. ниһаять, учаклар тирәсендә төн уздыру—менә нәрсә ул- романтика Әй!-дип. кулын селтәде бөтенләй сөмсере коелган Виктор - Бетте тормышнын мәгънәсе' ** Геологиямен геофизик ысулларын кулланып нефть һәм газ ятмаларын эзләүче белгечләр һәм эшчеләр төркеме Өч дүрт сейсмик партия экспедиция тәшкил итә , †† Сейсмик партиядә топографик төшерүләр алып баручы геодезистлар һәм эшчеләр төркеме —Эш нәрсәдә сон?—диде Равил.—Хәзер нәрсә үзгәрде соң? Без әле дә шул син яшь чагында яшәгән, эшләгән шартларда түгелбезмени? Шулай ук палаткада кышлау, нәрсә эләкте, шуны ашау, аркаларга кырык- илле килограмм йөк алып, кар яки саз еру... —Анысы дөрес,—дип, бераз йомшарды Виктор —Ләкин менә әйт син: геологоразведкага акча өчен килмәдем, дин—гомергә, ышанмаячакмын. —Сон, элек шулай булган, дип, без дә чабата киеп йөрикмени инде?— дип куйды Геннадий. —Киярсез әле анысын да, ашыкма. Мәскәүдәге демократлар гына сау булсын. Нәрсә соң әле мин сезнең белән авыз суы корытып утырам? Үзегезгә күрә—түрәләрегез. Безнең гомер үткән инде. —Ләкин бит, Виктор Моисеевич,—дип каршы төште Равил,—элекке түрәләр дә безне яхшы тормышка алып килмәделәр. Без бит алдынгы илләргә караганда күп тапкыр начаррак яшәдек. Ә хәзер бөтен кешегә дә тигез хокук бирелде: телисең икән, хәленнән килә икән—бае... —Әйе, әйе! Телисең икән, кеше тала. Әле эшләп баеган кемсәләр юк әле: алдап та, талап кына байлык жыю бара. —Анысы төзәтелер. Күп тә үтмәс, бу яна тәртипләргә күчү этабын үтеп китәрбез, иншалла. Бар нәрсә дә рәтләнер. Рәтләнсә дә, кырык-илле елсыз булмас әле ул,—дип, каршы төште Виктор —Ләкин нәкъ рәтләнеп житге дигәндә генә, тагын берәр акыллы баш реформатор табылыр да, янабаштан үзгәртеп кора башлар, илне янә кирегә таба өстерәр. Гәпнен нәкъ куерып җиткән чагында гына тышта ниндидер тавышлар ишетелә башлады: башта эт өрде, аннан сон кеше тавышлары килде. Палаткадагылар шундук аптырап, колакларын торгыздылар: кемнәр булыр икән бу кыргый тайгада? Тавышлар көчәйде, килүчеләр ягыннан да, бу яктан да этләр өрде. —Бу—боланнар куган авазлар,—дип аңлатты Виктор.—Ишетәсезме, хант Коля тавышына охшаган. Палаткадагылар, көтелмәгән кунакларны каршыларга дип, тышка чыктылар. Чыннан да, база ягыннан бодайга таба ике нартага җигелгән боланнар атлый иде. Йөкләре авыр иде, ахрысы: болан куучылар нарталар артыннан җәяүләп киләләр, ә хайваннар арганнар, еш-еш тын алалар. Викторның палатка янында әйләнгәләп өреп торган бүре аулаучы эте Пират янына килүчеләр ягыннан Федор Чусовитиннын Найдасы чабып килеп җитте, һәм ике таныш эт күрешү сөенеченнән «һау-һау!» өргәләп, бер-берсен сәламләргә, үзара иснәшергә тотындылар. Ниһаять, төнге юлчылар үзләре дә палатка янына килеп җиттеләр. Болар, чыннан да, геолог Федор Чусовитин һәм үзенен боланнары белән экспедициягә йөк ташырга ялланган хант кешесе Коля булып чыктылар Болан караучыдан башкалар бары да палатка эченә керделәр, ә Коля исә малларын карап калды. Ул аларны туарды, махсус нык баулар белән боланнарның артына сөйрәлеп йөри торган нарат кискәләре такты. Бу агачлар боланнарга иртәнгә чаклы артык ерак китәргә ирек бирмиләр иде. Боланнар шундук, тирән карны чокып, мүк һәм лишайник эзләп, туенырга тотындылар. Хуҗалар кунакларны кайнар аш һәм чәй белән сыйлагач, тегеләр үзләренең нинди эш белән йөргәнлекләрен сөйләп бирделәр. —Икенче отрядка‡‡ барышыбыз,—дип аңлатты хуҗаларга Чусовитин,—Моргун тагын бер урында таптана бит, тәүлегенә ике чакрым да үтә алмый. Имеш, приборлар чыгымчылый. Көз көне дә ноябрь аенын графигын бозган иде бит Анда да үзем барып кына эшне җайга салган идем. Станциян姧 атна буена төзәтергә туры килде. Ә Иван Моргун, ‡‡ Сейсмик отряд. Партия берничә сейсмик һәм топографик отрядтан тора. §§ Җир тетрәвенең дулкыннарын осциллограф тасмасына язып баручы катлаулы прибор. кырын ятып, минем эшләгәнне карап торды Ник шунда булышсын. Чусовитин кинәт кенә Равилгә борылды һәм —Ә сина, Равил, башлыгыннан сәлам хаты.—дип. ана бер кәгазь кисәге тоттырды Бу—топоотряд башлыгы Чувашовнын яна күрсәтмәсе булып чыкты •Равил. сәлам!—дип язган иде ул. үзенең хәттатларныкыбии тигез һәм матур кульязуы белән —Чусовитин килеп җиткәч үк. бер җигем боланнарны ал да, базага кайт Каюр*** белән бу турыда сөйләшенгән Бик ашыгыч зш бар Менешев эшегезне дәвам итәр. Җитәр инде аңа синең канат астында гына йөрергә, үзе белеп эшләсен. Бер нартадагы азык-төлекне аларга дип җибәрдек Чувашов.» Иртәнге тугызларда тышта карангы булуга карамастан, Чусовитин белән Коля дүрт болан җигелгән нартага икенче отрядка дигән азык төлекне тояп. җиденче профиль††† буйлап ары кузгалдылар Менешев һәм Харишенко теодолит, үлчәү рейкасы һәм бер көнлек азык алып. Пиратны ияртеп, төньяк юнәлешендәге профильгә кереп киттеләр Равил өч болан җигелгән нартага утырып, база ягына юнәлде Анын өстендәге катын, ләкин шактый җинел мех куртка, шундый ук чалбар Аякларында җылы киез итекләр, башында кондыз тиресеннән тегелгән колакчын бүрек иле —Курыкма,—дип кисәтте аны юлга әзерләнгәндә хант Катя,—минем боланнарны ничек йөреткәнне күргәнен бар бит. Тауларны төшкәндә, егет, нартанны тота төш. нарта сина чана түгел, анын тәртәләре юк бит Текә һәм борылмалы җирдә нартан кызып китеп, боланнарыңны куаклар арасына этеп кертмәсен Юкса, җигем бауларын буталып, чуалып бетәр Ярты юлны үгкәч. туктап гөн үткәр,—дип өйрәтүен дәвам итте болан хуҗасы,—көн кыска, дүртбиш сәгать кенә, якты күздә базага кайтып җитә ал массы н. Башта бераз каушый төшкән Равил, боланнарның ипле генә баруын күргәч, тынычланды Ул, хәтта, малларны куалый да башлады Монын өчен Равил нык коры агачтан шомартып эшләнгән җинел озын гаяк хорей белән боланнарның аркасына тидереп ала иле. Су ira борыр өчен шул ук таяк белән ун як читтән баручы олы боланның башына ун яктан төртә. Унга борылырга кирәккәндә шул ук боланның йөгәненә ун яктан гына бәйләнгән нечкә нык дилбегәдән тарга Бүтән боланнар уннан барган әйдәманнары артыннан элдертәләр Иксез-чиксез тайга урманы Шуны ярып, сейсмоотрядлар эшләү өчен һәм техника йөрү өчен урман ызаны—профиль салынган Юл әле кедр катнаш наратлар үскән утраусыман калкулыкларга менә әле коры яки черек вак наратлы дистәләрчә чакрымнарга сузылган тигезлекләргә килеп чыга Нарга өстендә Равилнен үзеннән һәм анын мылтыгыннан башка йөкнең булмавына карамастан, боланнар тизлекне киметә баралар, чөнки аяк астында кар тирән һәм йомшак Боланнарның җәенке тояклары да. нартаның кин табаннары да бер карыштан тирәнрәк карга багып баралар Равил. Чусовитин килгән эз белән бармыйча, юлны унбиш егерме чакрымга кыскарту максаты белән, базага таба бөтенләй икенче профиль ләр буйлап кипе. Бу очракта өйгә ул жиде-сигез сәгатьтә кайтып җитәргә тиеш иде. Төнге сәгать уникедә алда, агачлар арасыннан җеме.шәп. у t rap күренде Бу—Равилләр эшләгән егерменче сейсмик партия урнашкан урын—Охотбаза дигән бер җир иде Кайчандыр монда аучылар яшәгән, ял иткән, җәнлек тиреләрен туплаган Ул заманнардан зур гына, әге г.» эшкә ярарлык ике өй сакланып калган. Хәзер исә партиядә эшләгән *** Болан йөртүче ††† Геологларның эзләнү алып бару өчен һәм техника йөртергә дип агачларны кисеп салынган дүрт метр киплегендәге голлары илле-алтмыш кешене урнаштыру өчен, искеләренә өстәп, юнылмаган бүрәнәләрдән сигезәр бүлмәле дүрт өй салынган Тиздән, сейсмиклар икенче базага күчкәч, тайгада торып калган башка йөзләрчә авыллар кебек, монысын да ташлап китәчәкләр. Охотбазанын утлары күренсә дә, анда барып житәр өчен әле ике як яры да урман белән капланган Пандым-Юган елгасын үтәргә кирәк иде Равил күзгә төртсән күренмәслек карангы төндә аны-моны абайлаганчы боланнар текә таудан аска—елгага таба төшә башладылар. Менә шул чакта хант Коляның сүзләрен искә төшерергә туры килде дә инде Равилгә: нарга кызып китеп, боланнарның артыннан китереп төрттерде. Тегеләре, әлбәттә, куркудан алга ыргылдылар һәм, дөм караңгыда юлнын туксан градуска унга борылыш ясавын күрмичә, агачлык арасына кереп киттеләр, ә нарта юан гына бер агачка килеп терәлеп, боланнарны тып туктатты. Чуалган жигем бауларын Равил бик озак чиште. Ниһаять, боланнарны баулардан азат итеп юлга чыгарып бастырганчы, аларны янадан жигеп Охотбазага кайтып җиткәнче. базада дизель-моторлы генератор эшләвеннән туктатылып, бөтен Охотбазаны караңгылык баскан иде. ртәгесен иртүк торып, Равил топоотряд башлыгы Чувашов янына керде. Юрий Николаевич Чувашов—Новосибирск шәһәрендә туып үскән һәм шунда геодезистлыкка укыган Геологоразвезкада катнашуына инде биш-алты ел. Тыштан кырыс күренсә дә, урта буйлы, төсе-килбәте белән татар кешесенә охшаган бу кеше, асылда, йомшак күңелле, классик музыканы һәм туган шәһәрен үлә язып яратучы, хезмәттәшләре арасында абруйлы шәхес иде. —Син. Равил, безнен сейсмик партиянең яңа базага күчәргә тиешлеген беләсең шикелле. Ун көн элек нәкъ менә шул эш буенча, ягъни база буласы урынны эзләп, Степанишин белән Стакай безнен көньяк профильләр ягына киткәннәр иде Менә кара —дип, Чувашов егерменче партия эшләгән жирләрнен көньягындарак булган, ләкин әле геологларның аягы басмаган урыннарның картасын өстәлгә жәеп саллы һәм сөйләвем дәвам итте:—Башта безнен профильләр белән көньякка, сигезенче профильгә чаклы барырга кирәк Бу юнәлештә, үзен беләсең, илле чакрымлык юл. Аннан сон тагын алтмышжитмеш чакрым яна юл ярып, көньяк-көнчыгышка юнәлергә һәм Ева-Тор күлен барып табарга тиешсен Менә ул күл, озынлыгы мен дә ике йөз метр, киңлеге жиде йөз метр булыр. Шуның ярында безнен яна база булачак. Бу сөйләшүдән Равил тагын шуны аңлады: Степанишин белән Стакай. куак кистергеч белән китеп, шул юнәлештә юл сала башлаганнар икән. Ләкин адашып, төп юнәлешне югалтканнар. Костя Степанишин базага әйләнеп кайткан, ә юлдашы анда торып калган. —Сина, Равил,—дип аңлатты Чувашов,—Костя белән китәргә, дөрес юнәлешне табып, тиз көндә Ева-Торга барып җитәргә кирәк. Баргач та. озакка сузмыйча гына, күл читенен иң унайлы җирендә база өчен урын әзерләгез, вертолет төшәр өчен мәйданчыкны агач-таштан арындырыгыз. Сина бу эшне башкару өчен бер атна вакыт бирәм, чөнки атна-ун көннән партиянең бөтен мөлкәтен, бигрәк тә техникасын, төзәтү базасын яна урынга күчерә башларга тиешбез. Бүген ял ит, мунчага барып чабынып ал, ә иртә тан белән юлга чыгарсыз. Эшләрен бетергәч, Равил үзенең тагын бер якын иптәше—Мусин Камил гаиләсенә кереп чыгарга булды һәм бер читгәрәк торган, Охотбазада «татарлар йорты» дип йөртелгән өйгә таба атлады. Базадагы башка өйләр кебек ике-өч ел торырлык кына итеп салынган бу өйдә дүрт гаилә яши Алар барысы да Төмән өлкәсенен Вагай районыннан булып, акча эшләп алу максаты белән берничә ел инде И экспедицияләрдә йөриләр. Үхтәре генә түгел, балаларына да «нужа бабайны» күрсәтәләр иде Равил бу дүрт гаиләгә кереп-чыгып йөрсә дә, өчесе белән анын әлләни дуслыгы юк, ә менә Камил белән Рауза Равил өчен аһ итеп торалар, ә аларнын ике кызы—биш яшьлек Әлфия белән жиле яшьлек Әминә—аны бөтенләй үз абыйлары кебек күрәләр иде. Экспедициягә килгән айларны Равил Себер татарлары телен аңламый интекте. Аларнын яңгырау тартыкларны саңгырауга әйләндереп сөйләшүе, фигыльләргә әллә нинди ят кушымчалар өстәп әйтүе Равилне аптырата иде. Ләкин тора-бара, тегеләрнең «чын» татар телен аңлауларын, ул гына да түгел, «Сарман», «Рамай» кебек саф татар җырларын яратып җырлаганнарын белгәч, хәтта яңарак җырлардан да хәбәрдар булуларын ишеткәч, Себер татарларының «татарлыгында» Равилнең шиге калмады. Сонрак, бер-бере белән аралашканда, алар татар телен үзләре белгәнчә сөйләшсәләр дә, бер-берен җинел аңлаштылар Камилнен өенә барышлый, Равил складка сугылды һәм соңгы көннәрдә нинди азык-төлек китерелгән булуы белән кызыксынды Ләкин склад мөдире аны шатландырмады геологларның азык-төлеге бетеп бара, ә өстәп китерүче күренми икән. Аннан чыккач, ул радист янына кереп, сонгы яңалыкларны белеште, телеграмма килергә тиешлеген әйтте Мона каршы радист Вася Козлов башын гына чайкады Аннан сон Равил кар белән күмелеп калган тракторлар, тягачлар. «Буран»нар яныннан узды һәм гаҗәпләнеп тел шартлатты анын әле беркайчан да шулкадәр техниканың тик торганын күргәне юк иде Равил барып кергәндә. Камил белән Рауза да. аларнын кыхлары Әлфия белән Әминә дә өйдә иделәр. Хуҗалар егетне бик жылы каршы алдылар, ә кызлар исә абыйларының муенына ук килеп асылындылар Камил озакка сузмыйча гына мунча әмәлләргә чыгып китте (бөтен Охотбазага бер генә мунча бар иле) Рауза исә тиз генә ашарга әзерләргә кереште Равил моңа каршы булса да. хужабикә үзенекен итә бирле, чөнки буйдак ир-атның ничек эләкте—шулай гына туенып йөрүен ул яхшы белә иде. —Иргәнге ашны юньләп ашамагансындыр бит әле син.—диде ул кунагына,—ә кичкесе бөтенләй эләкмәгәндер Кереп йөр безгә, юкса ашказанын бозылыр бит. Яшь чакта ул турыда уйламыйсын шул. тазалыгын гел генә шундый нык булыр кебек тоела. Баксан, бераз олыгая төшү белән, әллә ничә төрле чирең килеп чыга Кызлар Равилгә үзләренең курчакларын, китап-дәфтәрләрен. рәсем нәрсн күрсәтү белән мәшгульләр иде —Рауза апа!—диде Равил, кыхзар белән бераз мәш килеп алгач. Әминәнең мәктәпкә йөрер вакыты җигә бит Нишләргә уйлыйсыз’’ —Быелдан калмый илгә кайтырга кирәк иде инде.-диде Рауза, төшенке тавыш белән -Анда кайтып, нишләрбез икән тагын? Авылда эш тә юк, хуҗалыгыбыз да пран-заран китерелгән, я надан торгызырга кирәк булачак Монда да әллә ни акча эшләп булмады Аз-маз җыйганы да инфляция белән юкка чыкты Өч елдан артык шушында озынборыннар туйдырдык бит Ә хәзер, җитмәсә, эшләгән акчаны да атып булмый Шундыйрак зарлану-уфтанулар белән ярты сәгатьтәй вакыт үткәч. Камил килеп, мунчаның сәгать ике гөрлә әзер булачагын бе.гдерде Шуннан сон ул яңабаштан Равилнен хал-ахвәлен сорашты, анын эше турыда белеште Егегнен яна база урынын эзләп китәсең белгәч, ул шундук: ~ _ -Мине дә ал үзен белән. - дип. күтәрелеп чыкты -Әле генә тайгада бер ай ягып килдем, тугызынчы профильлә ызан агачлары кистек Инде беп ай ял итә алам Базада нәрсә эшлим ди мин Беләсеңме мина avia йөреп алырга кирәк иде. Сез барасы җирдә. әле җәнлек куркытылмаган булырга тиеш —Ярый, Камил абый, мин сине үз бригадама алам, ичмасам тиккә йөрмәссең. Хәзер үк Чувашовка кереп, приказ яздырам. Икенче көнне иртәнге сигездә кабинасына өч кеше утырткан, сазда йөри торган кин чылбырлы авыр трактор, тапталган юллы профиль буйлап, көньякка таба юл тотты Бу вакытны иртә дип атау шартлы рәвештә генә әйтү иде, чөнки тышта әле дөм карангы, сәгать унберләрдә генә яктырачак. Трактор йә авыр гүләп кар астында калган агач төпләренә барып менә (андый чакта кабинада утыручыларның хәлләре бик мөшкел була), йә ачык сазларга, коры, черек наратлы тигезлекләргә килеп чыга. —Нинди тизлек белән барабыз?—дип сорады Равил Степанишиннан, трактор гүләвен басардай тавыш белән. Тегесе ана ун бармагын күрсәтә «Димәк, яңа юлга җиткәнче алты-жиде сәгать вакыт узачак»,—дип уйлап куйды Равил. Чыннан да, төш вакыты үтеп, сәгать өчләрдә, ягъни тышта караңгылык үзен сиздерә генә башлаган вакытта, әзер профильләр бетеп. Степанишин салган юл башланды. Костя иптәшләренә карады да, ияге белән алга ымлап: —Күрәсезме юлны? Ничек туры итеп салынган, ә!—дип кычкырды Равил аңа тракторны туктатырга кушты һәм алар өчесе дә җиргә сикерешеп төштеләр. —Нинди азимут буенча салынган инде синең бу туры юлын?—дип сорады Равил Костядан, сумкасыннан карта һәм буссоль‡‡‡ чыгара-чыгара —Йөз җитмеш ике градус белән,—дип җавап бирде Степанишин, шул юнәлешне алдык та, бер градус та читкә тайпылмадык. —Хәзер, туган, тикшереп карыйбыз,—дип, Равил буссольны яна салынган юл буенча борды һәм приборный магнит угына карап әйтте —Шулай булыр дип уйлаган идем аны. Костя! Сез йөз җитмеш ике градус белән бармагансыз, ә йөз сиксән дүрт градуслы азимут§§§ буенча салгансыз юлны. — Ничек инде ул алай!?—дип, Степанишин буссольгә килеп тотынды —Менә бит йөз җитмеш ике градус тора, күрмисеңмени, Равил? —Син, «бөек географ», магнит авышлыгы турында оныткансың,— диде Равил. —Нинди магнит авышлыгы ул тагын? Нишләп баш катырасын? —Костя! Жир шарынын төньяк полюсы белән төньяк магнит полюсы бер үк ноктада түгел, аларнын арасы шактый ерак. Шуңа күрә магнит угы чын полюсны күрсәтми. Шулай итеп, магнит авышлыгы барлыкка килә. Көндәлек тормышта безнең өчен анын әһәмияте юк диярлек, ә геодезиядә, азимут билгеләгәндә аны исәпкә алмыйча булмый. —Алай булгач нишлибез сон?—дип сорады Степанишин —Юлны яңадан салырга туры килер микәнни? —Ю-у-ук!—дип. тынычландырды аны Равил.—Алай итмибез. Сезнен барып туктаган урынга җиткәч, яна, төзәтелгән азимут алып, юл салуны дәвам итәрбез. —Булды, Равил, аңлашылды,—дип сөенде Костя.—Моның өчен сыйлау миннән. —Алга!—диде Равил һәм алар тракторга утырып, юлларын дәвам иттеләр. Йке сәгать чамасы вакыт узгач, ниһаять, алда зур тимер чана өстенә беркетелгән цистерна күренде. Унике тонна сыешлы бу олы мичкәдә техника өчен ягулык йөртелә иде. Тагын да якынайгач, юлчылар цистерна артындагы балокны да шәйләделәр. Монысы—шундый ук чана ‡‡‡ Горизонталь яссылыкта юнәлешләрнең азимутын билгели торган прибор. §§§ Төньяк полюс юнәлеше белән бара торган юнәлеш арасындагы сәгать стрелкасы әйләнеше буенча үлчәнгән почмак. «г«г₽ип^^!7а ? арДаН кагып жыльггып эшләнгән күчмә өйчек иде Анын т«*т«»м МИг моР жасы сураеп тора, морҗадан күңелне рәхәтләндереп төтен чыга иде. Балокнын бердәнбер тәрәзәсеннән яктылык сирпелә .... 'РТ°Р баЛОК янына килеп туктаганда, Степанишин белән бергә эшләгән һәм, базага кайтмый, монда калып торган Стакай Леонид тышка чыгып, килүчеләрне көтеп тора иде —Мин сезнен трактор тавышын инде бер сәгать элек ишеттем,— диде ул, тегеләр белән исәнләшкәч,—сез килеп җиткәнче ашарга да пешереп өлгердем. Костя тракторнын суыту сыекчасын агызып тормады, чөнки системага су урынына солярка салынган иде. Чөнки суга куша торган туңдырмаучы махсус матдә—антифриз күптән китерелми Ашап-эчеп, бераз ял иткәч. Равил карта алып, өстәл янына чтырды Барысы да анын тирәсенә җыелдылар —Инде карыйк, кай җиргә килеп туктадыгыз икән'’ Димәк, яна юл белән без егерме чакрымлап килгәнбез,—диде Равил һәм моны картада билгеләп куйды — Егетләр, безгә кирәкле күлгә барып җитәр өчен угыз сигез кырык чакрым җир үтәргә туры киләчәк Яхшылап эшләгәндә, бу өч дүрт көнлек юл. Ә азимут хәзер йөз җитмеш ике түгел, ә йөз алтмыш бер градус булырга тиеш Ә хәзер монда килеп җитүебез турында базага хәбәр итәргә кирәк. Костя бер почмактан рация алып, өстәлгә утыртты да, аппаратны кабыза торган тумблерга басты, ләкин рациянен индикатор лампасы беразга гына кабынды да, тоныклана башлады һәм тиздән бөтенләй сүнде —Тьфү, шайтан алгыры’ Әллә инде аккумулятор батареялары утырган!—диде Костя,— Леня! Нишләп боларнын. көчләре бодай тиз беткән? Без биг синен белән өр-яңа багареялар алып чыккан идек —Мин каян белим ди!—дип башын читкә борды, битараф кыяфәтле Стакай —Мин бит радист түгел Үзен нинди хәлдә калдырдык, бары да шулай инде. Равил Стакайнын күзләрендә ниндидер яшертен мәкерле шатлык билгесе сизенгәндәй булды, ләкин ул мона әһәмият бирмәде Костя рацияне төрлечә боргалап, баскалап карады, әмма берни дә чыгаралмагач, аны үз урынына алып куйды Ул кичне бүтән истә калырлык вакыйгалар булмады, алар, керосин лампасын өреп, ике як диварда икешәр катлы итеп эшләнгән дүрт ятакка авып, йокыга талдылар Иртән торгач, озакка сузмыйча гына Равил яна азимут билгеләде дә, шул юнәлештә юл сала башларга кушты Степанишин тракторнын алгы ягына агач кистергеч не тагып алды Ул— алгы ягы очлы итеп калын корычтан ясалган, ике як чите пычак сыман үткен кырлы җайланма—тракторнын моторын һәм хәтта кабинасын да ауган агачлардан саклый иле Кичкә кадәр агачсызрак урыннарны сайлап, алынган юнәлешне тотып, яна база ягына юл ярдылар Стакай балокта ашарга пешереп торырга калган иде Кичен кире балок янына кайттылар һәм ике чананы бер-бер артлы тракторга тагып алдылар да, бүген ясаган юл беткән җиргә чаклы барып, анда гөн кундылар — Унике километр үттек'—диде канәгатьлеген яшерергә дә тырышмаган Равил Шулай эшләсәк, тагын ике-өч көннән Ена-Торда булачакбыз. — Бүген эре агачлы урманнар аз эләкте, шу на күрә җинел бардык, име КОСТЯ А . Иртәгесен балокта Камил калды Өченче көн кич белән балокта Равил тагын үткән юлны каргага төшерә башлады —Бүген азрак үттек,—диде Равил,— җиде генә чакрым булды. —Ничек инде жиде чакрым!—дип гаҗәпкә калды Костя.—Минем исәп буенча унөч булырга тиеш. —Тукта! Син балокка таба кире килгән чакта нинди тизлектә килдең соң?—дип сорады аптыраган Равил. —Дүртенчедә. —Соң, юлда мин сорагач, син миңа трактор тәрәзәсеннән өч бармагыңны күрсәттең бит,—диде Равил. —Юк! Мин синең соравыңны аңламаганмын,—диде тракторчы.— Без дүртенче тизлек белән килдек. Юл тигез иде бит. —Алай булгач, Ева-Торга барып җитәргә 2-3 чакрым гына кала. Моннан ерак та түгел, бер зур ачык саз булырга тиеш,—дип йомгаклады Равил.—Иртән тикшереп карарбыз, дөрес киләбезме икән. Иртән торып, ашап-эчкәч Равил, бераз гына яктыра башлаганны көтте дә, үткән кич белән әйткән сазны эзләп китәргә булды. —Безгә юнәлешне төгәл алып барырга кирәк хәзер,—дип аңлатты ул, югыйсә күлне күрми узып китүебез бар. Моның өчен иң элек кай җирдә булуыбызны тәгаенләргә кирәк, ә саз монда күзгә бәрелердәй бердәнбер ориентир. —Мин дә синең белән барам,—дип, урыныннан торды Леонид Стакай, башлыклары юлга әзерләнә башлагач. —Юк!—дип кырт кисте Равил.—Минем белән Мусин бара. Равил белән Камил, аякларына киң аучылар чаңгысы киеп, Камил мылтык асып, ә иптәше сумкасын алып, теге саз булырга тиешле якка атладылар. Тирә-якта кедр урманы, ә ике-өч йөз метр киткәч, зур ачык саз башланырга тиш иде. Урман көтмәгәндә диярлек бетеп, тирә як яктырып китте: алда диаметры өч чакрымга сузылган түгәрәк саз җәелеп ята иде. Уртасында кечерәк күле дә булган бу саз картада да күрсәтелгән иде. —Егет икәнсең, Равил!—диде Камил.—Маршрутың төп-төгәл икәне инде ачык күренде. Равил картасын чыгарып, үзләренең басып торган урынын билгеләп торган чакта, Камилнең үтә дулкынланган тавышы яңгырады: —Кара!!! Равил аптырап аңа борылганда, Камил дулкынлануыннан сүзен дә әйтәлмичә, кулы белән сазның бер читенә күрсәтә иде. Равил дә шул якка борылды һәм... үзләреннән 120-150 метрда гына яртылай кар белән күмелгән вертолетны күрде. Равил белән Камил сүзсез-нисез генә шул якка ашыктылар һәм минут эчендә очкыч янына барып та җиттеләр. —МИ-4,—диде Равил, вертолет тирәли әйләнеп чыккач,—әле кар төшкәнче һәм җир туңганчы ук төшеп утырган бу. Күрәсеңме, тәгәрмәчләре бер метрдан да тирәнгәрәк батып, мәңгелек бозлыкка барып терәлгәннәр. Җир өстендә корпусы гына калган, анысының да яртысын кар күмгән. Алар ашыга-ашыга вертолет тирәсендәге карны көри-арчый башладылар, чөнки машинаның ишеген ачарга кирәк иде. Ләкин көрәксез-нисез эш авыр һәм озак бара иде. —Бу вертолет егылып төште микән, әллә үзе утырды микән?—дип сорады Камил эш аралаш. —Үзе төшкәнгә охшый: күрәсеңме, туры гына төшеп утырган, бер ватылган-кырылган җире күренми, дип аңлатты Равил иптәшенә.—Аннан соң, утырган урынын кара: беренчедән, агачсыз ачык урын, икенчедән, очучы сазның читен, урманга, коры җиргә якын урынны сайлаган. Тырыша торгач, ниһаять, вертолет ишеген ачтылар. Ләкин салонда бер җан иясе яки күзгә бәрелердәй бер әйбер дә юк иде. Кирәк чагында йөк ташый алучы, туры килгәндә кешеләр дә йөртә торган, экспеди цияләрдә зур хезмәт күрсәтүче гади бер вертолет иде бу Камил белән Равил соңгы вакытта һәлакәткә эләккән яки бөтенләй рейстан әйләнеп кайтмаган вертолетларны искә төшерә башладылар. идеКИ аНДЫЙ хәбәР Лг,Р не тайгадан кешеләргә даими җибәреп торалар —Сон. август аенда, былтыр !—дип кычкырып VK җибәрде Камил — Акча төяп киткән вертолет юкка чыккан иде бит Чыннан да. үткән елның август аенда сейсмопартияләрдә эшләүчеләргә акча алып килергә чыккан вертолет хәбәрсез югалган иде Дүрт сейсмопартиядә эшләгән 250 кешенең ярты еллык эш хакын илтәчәк вертолетның, экспедиция бухгалтерының һәм ике очучының язмышы әле дә билгесез. — Күпме акча юкка чыкты дип әйттеләр әле ул вакытта’—дип сорады Равил —Ялгышмасам, 10 миллиардтан артык — Күп акча!—дип куйды Равил —Атай да моның борт номерын язып алыйк әле. Равил карандаш һәм кәгазь чыгарды Шулвакыт Камилнең очлы күзләре тагын нәрсәнедер кү-реп алды — Карале. Равил, монда күптән түгел кемдер булып киткән ләбаса! Әнә бит, чаңгы юлы беленеп тора. —Стакай йөргәндер, монда ул калган иле —дип жавап бирле ана Равил, кулындагы кәгазь кисәгенә вертолетның номерын төшерм»-төшерә —Ләкин аларнын туктаган җире моннан бик ерак иде бит Балок яныннан монда килеп китү өчен ана ике көн вакыт кирәк була ите — Булса сон,—дип. язуын дәвам итте Равил һәм кинәт әлеге хәбәрнең бик тә мөһим икәнен төшенеп алды,—Туктале. тукта! Нигә соң әле үл безгә үзенең монда килеп йөрүе турыда әйтмәде? —Ә ничек ул, гомумән, монда килеп эләккән’—дип. шикләнүен дәвам, итте Камил — Ионын өчен бит тайганы бик тә яхшы белергә кирәк Икенче яктан, андый оста тайгачы булгач, алар нигә адашып алга барудан, юл салудан туктаганнар —Кыскасы,—дип йомгаклады Равил,—сораулар күп. ә җавапны, бирсә. Стакай бирер. Иптәшләре янына әйләнеп кайткач. Равил белән Камил тегеләргә вертолет турында сөйләп бирделәр Степанишин һәм Стакай бу хәбәрне ишеткәч, гаять гаҗәпләнделәр, ләкин икенчесенең аптыравы Равилгә ничектер ясалмарак чыккан кебек тоелды —Леонид! Син дә булгансың бит анда Нигә сон безгә бу турыда әйтмәдең?—дип. турыдан-туры сорады Равил Стакайдан Тегесе үзенен саздагы вертолетны күрүен инкяр итәргә уйласа ла. озак кына уйлап торгач, ул моның файдасыз гамәл икәнен ашлады булса кирәк: -Мин онытканмын бу турыда,—диде ул. карашы чырай белән —Бик сәер Син монда килеп ике көн вакытыңны һәм көченне әрәм игкәнсен, сазда утырган вертолетны күргәнсең, гәкин бу -вак төяк» турында безгә белдерергә оныткансың, - дип. башын чайкады Равил -Нигә мина бәйләнәсең'-дип, гаять тупас жавап бирде ана Стакай Мин чыннан да тайгада ауда йөрдем Нәрсәсе килешми моның'’ Адашып, бу якларга килеп чыкканмын. Әле ярый балок янына әйләнеп кайта алдым. Ә вертолет! дип кулын селтәде ул-Беткәнмени тайгада ватык техника? _ -Алай түгел!—дип. каршы төште Равил -Ташландык техника очрый ләкин вертолет тапканыбыз юк иде әле Бигрәк тә кеше аяк басмаган җирләрдә. Стакай бүтән сүз катмады, бары тик иңбашларын гына сикертеп куйды, сез миннән күбрәк беләсез, янәсе Әмма озаклап птләшеп утырырга вакыт юк иле әле бит liu lop табылмаган Дөрес, анын моннан ике чакрымда гына икәне инде ачыкланды Димәк, ашыгырга, көн яктысында анда барып җитәргә, анысынмонысын, әйләнә-тирәне караштырырга кирәк бит әле. — Көндезге ашны анда ашарга тиешбез,—диде Равил иптәшләренә, кузгалып китәр алдыннан. Трактор, ниһаять, алга ыргылды, ә калганнар анын артыннан атладылар. Күл тирәсендәге калын нарат һәм кедр урманын кистерә-кистерә, өч сәгатьләп тырмашкач, агачлар арасыннан күлнең үзе күренде. Чиктән тыш сөенгән юл салучылар, ашыга-ашыга, кар белән капланган боз өстенә килеп керделәр. Картада күрсәтелгәнчә, бер чакрымнан озынрак, ә кинлеге шуннан бераз гына кимрәк бу күлнен бер як яры камышлы саздан торса, каршы як яры калку һәм коры күренә иде. Равил шул якка кулын сузып әйтте: —Әнә безнең яңа база шунда булачак. Күл читендәге урманны ярып, теге калку урынга кадәр тагын 400 метрлап юл үттеләр. Ә инде барып җиткәч, аларга бераз гына гаҗәпләнеп алырга туры килде: ярдан 70-80 адымда, биек-биек кедрлар астында, җиргә сенеп бетә язган бер алачык тора иде Шунда ук 4-5 метр биеклегендәге баганалар башында сәндерә эшләнгән. Аның өстендә юнылган агачлардан бурап ясалган, өсте нык капкач белән ябылган зур гына тартма урнашкан. —Бу алачыкта кайчандыр аучылар яшәгән,—диде Камил.—Тайгада алар еш очрый. Ә тегесе,—дип, агачлар башындагы тартмасыман нәрсәгә күрсәтте ул,—кечкенә лабаз—аучыларның азык-төлек һәм әзерләгән тиреләрне саклау урыны. Лабаз бик нык һәм рәтен белеп эшләнә, анда аю да, тычкан да керә алмый. Калган җәнлекләрне әйтмим дә инде. Аучы алачыгына керделәр. Бу өйчекнең иңе-буе дүртәр метрдан артмый иде, түшәменә биегрәк кешенең башы тиеп торырлык. Кызыл балчыктан салынган учагы инде ягарлык түгел: чыбыктан үрелгән һәм эче-тышы кызыл балчык белән сыланган морҗасы җимерелеп төшкән Мич алдында бераз утын, чыра, ә матчага кыстырылган чүпрәк эчендә тоз табылды. Ләкин иң хикмәтлесе—почмакта эленеп торган кыр сумкасы иде. Бурсып таркалыр хәлгә җиткән бу сумка эченнән ниндидер Кирилл исемле кешегә килгән хатлар, гамәлдән чыккан кәгазь акчалар һәм башка төрле әйберләр чыкты. Хатлар һәм кәгазьләр алтмышынчы елларга карыйлар иде —Бу бәндәнең язмышы ни белән бетте икән?—дип куйды Камил, уйчан гына. —Карагыз әле, ә бу сигарет тартмачыгы бөтенләй бозылмаган,— диде кечкенә тәрәзә алдында торган Костя Степанишин. —Чү әле,—дип башын чайкады Равил,—ул вакытта мондый сигарет тарттылар микән сон? Икеле. Моны, күп булса, ярты ел чамасы элек калдырганнар монда... Көндезге ашны ашагач һәм бераз ял итеп алгач, дүртесе дә эшкә тотындылар: яңа база урынын билгеләргә, агачларын кисеп,вертолет төшеп утырыр өчен урын әзерләп куярга кирәк иде. Техника ярдәмендә эш бик тиз һәм җайлы барды. Агачларны кул көче кулланып, пычкы һәм балта белән кисәргә дә туры килмәде: көчле трактор аларны тамырлары белән актарып, бер читкә өя барды. Икенче көнне вертолет утырырлык, иңе-буе илле метрлы, мәйданчык һәм тагын Охотбазадан килгән йөкләрне бушатырлык урын әзер иде инде. —Шабаш!—диде Равил, ниһаять, арыган һәм ачыккан иптәшләренә.— Безнең монда эш бетте, иртәгә иртә белән кайтыр юлга чыксак та ярый. Иртәгесен тан белән торып, дүрт иптәш соңгы тапкыр иртәнге ашны әзерли башладылар. Шулвакыт балокка тракторын карарга тышка чыккан Костя Степанишин керде һәм: —Равил! Ике-өч сәгатькә юлга чыгуны кичектерергә туры килер, чөнки радиаторны карап аласы бар: системадагы солярка агып беткән бит, әллә инде радиаторга ялгыш агач-мазар кадалган. Әле тышта карангы. эшләп тә булмый. —Алай булгач, диде Камил.—мин чангыда. килгән Юл белән, алдан китә торыйм Бәлки, берәр жәнлек-фәлән очрар Юлдан урманга бик ерак кермәм, сезнең тавышыгызны ишетү белән, каршыгызга чыгармын Биш-алты минуттан Камил караңгылыкка кереп тә югалды Степанишин тракторны кара!ан арада Равил белән Стакай корал- яракны һәм башка алып кайтасы нәрсәләрне кирәкле җирләргә урнаштыра башладылар. Алар бу эшне бетерүгә. Костя да кереп, тракторның кайтырга әзер икәнен белдерде. Тышта трактор моторы гөрелдәп эшләп утыра иде инде. Бар да тышка чыктылар Шулвакыт Стакай тыныч кына: — Егетләр, мин монда калам,—диде, ә үзе анын бу сүзләренә гаҗәпсенеп калган иптәшләреннән бер читкәрәк барып басты —Ничек инде монда каласын9 Син ни сөйлисен9—дип сорады Равил. —Нәрсә ишеткән булсан, шуны сөйлим!—дип җавап бирде Леонид. —Сиңа монда калырга кем рөхсәт бирде әле9—диде Равил, кырыс тавыш белән. — Миңа рөхсәт кирәкми, мин ирекле кеше, кайда телим—шунда яшим, аңлашыламы?—диде Стакай. тупас итеп —Сәер!—дип гаҗәпләнде Равил — Син бит эштәге кеше —Ә мин монда да эшсез ятырга җыенмыйм, агач кисәрмен, балтам бар Беләсез бит. безгә монда яна йортлар салу өчен күпме агач кирәк булачагын. —Леня! Синен бит бары өч-лүрт көнлек азыгын бар,—дип. үгетләп карады аны Степанишин. — Мин яхшы гына аучы да бит әле Курыкмагыз. ачтан үләргә җыенмыйм,—диде Стакай. үз фикерендә һәм ниятендә нык торып Равил бераз уйланып торды да — Юк. Леонид! Мин сине монда калдыра алмыйм Начармы-яхшымы. ошыймы бу сина. юкмы—мин монда баш кеше һәм мин сезнең өчен җаваплы!—дип кырт кисте. — Мин үзем өчен үзем жавап тотам, ишеттеңме шуны!—диде Стакай. шактый гайрәтләнеп. —Костя!—диде Равил, балок ишеге янында торган Стакайга якынлаша башлап —Теге ягыннан кер һәм тот бу үзсүзлене! Тракторга бәйләп салып булса да алып кайтачакбыз без аны. Степанишин да Стакайга таба бара башлады Шул мизгелдә Стакай җәһәт кенә кесәсеннән пистолет тартып чыгарды. —Йә! Иә! Күгәрченкәйләрем!—диде ул зәһәр көлеп —Кайсыгыз якын килә9 Кайсыгызга—беренче пуля9 Равил Стакайнын йөзенә һәм күзләренә карагач, тегснен бу мизгелдә бик тәвәккәл булуын аңлады. «Монда бер бер хәл бар Агуы ла мөмкин монын».—дип уйлады ул. — Бер! Икс!—дип боера башлады ул ар.ша Леонид —Йә. йә! Исәрләнмә!—дия-дия, Равил белән Костя балок эченә керделәр. , Шунда ук балок ишегенең тышкы яктан шалтырап бикләнүе ишетелде. Тинтәкләр!—дип һәм тагын әллә-нәрсәләр әйтеп сүгенә иде тышта Стакай Минем юлыма аркылы төшүегез өчен хәзер үкенерсез' — Равил, синен мылтыгын кайда9—дип сорады Константин -Тракторга салып ныгытылган әйберләр арасында -Их! Ике тоткын балокнын бердәнбер тәрәзәсе янына ташландылар Стакай трактор кабинасыннан ике мылтык алып чыкты да. ал арны куаккистергечнең кырыена сугып, ватып ыргытты. Аннан сон, бераз уйлап торгач, Леонид кайдандыр чиләк алып килеп, цистернадан солярка агызып алды һәм балокка таба килә башлады. —Нишләмәкче була ул?!—дип кычкырып җибәрде курка төшкән Степанишин. Тыштан җинаятьченең балок стеналарына сибелгән солярка шыбырдавы ишетелде. —Әй! Балоктагылар! Сезгә барыбер үлем! Тышка чыга алсагыз да, эчтә калсагыз да. Валлаһи, мин моны теләми идем, ләкин сез үзегез минем юлыма аркылы төштегез. —Вертолетның очучыларын да син юк итгенме?—дип кычкырды ана Равил. —Ә-ә-ә! Әле син алай дисеңме?!—диде Стакай.—Алайса, мә, ал кирәгеңне! Шулчакны ишектән ачы төтен бәреп керде, тышта шытырдап ут янганы ишетелде, ә тәрәзәдән очкыннар күренде. —Ул бит безне чыннан да яндырырга җыена!—дип кычкырды Степанишин, тәмам коты алынып. Балок эчендәгеләр тагын тәрәзә янына ташландылар, ләкин тәрәзә бик кечкенә һәм анын аша чыгарлык түгел иде. —Костя! Кара!—дип кычкырды Равил. Кечкенә тәрәзәдән күренеп кенә торган лабаз янында Стакай күренде. Ул кайдандыр жинелчә генә итеп ясалган баскыч китереп, лабазга сөяде дә, баскыч буйлап өскә үрмәләде. Менеп җиткәч, ниндидер тимер кисәге белән каерып тартманың капкачын ачты һәм... тәрәзәдән карап торучыларның күзләре дүрт булды: Стакай иелеп, тартмадан инкассатор капчыгын тартып чыгарды. —Вертолеттагы акча,—диде Равил, ни өчендер пышылдауга күчеп. Стакай, чыннан да, сумкадан бер-ике капчык алып, әйләндергәләп карады да, сумкага кире тыгып, аны тартмага ыргытты. Аннан соң җинаятьче чәнчә бармагын төбәп, тартмадагы капчыкларны санап чыкты. «Ун данәләп бар, ахрысы»,—дип уйлап куйды тегенең хәрәкәтләрен күзәтеп торган Равил. Ул арада Стакай баскычтан төште дә, ялкынга уралган балок янына йөгерде. —Әй, сасы көзәннәр! Тересезме әле?—дип кычкырды ул эчтәгеләргә. Тиз генә бетегез дә, мин Мусинны юк итәргә китәм. Тәрәзәдән, янган ишек аша, балок эченә ялкын үрли башлады. Ачы төтен тыннарны буа иде. —Равил! Нишләргә? Бетәбез бит!—дип кычкырды Костя. Шулчакны тышта гөрселдәтеп мылтык аткан һәм Стакайнын ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелде. Ярты минут та үтмәде, кемдер, тимер кисәге белән, балок ишеген каера башлады: ишек тыштан йозакка бикләнгән булып чыкты. Балок эчендәгеләр дә соңгы көчләрен җыеп, ишекне тышка бәрдерә башладылар. Ниһаять, ишек чыдамады, тышкы якка актарылып төште. Ләкин тышка чыгу барыбер мөмкин түгел иде: ишек урыныннан балокка көчле ялкын бәреп керде. Тыштан тавыш ишетелде: —Равил! Сикерегез тизрәк тышка! Юкса янып үләсез бит! Бу—Камил тавышы иде. Балок эчендәгеләргә озак уйлап торырга вакыт юк, аларның мизгелләре дә санаулы гына иде. Башта Костя, аның артыннан Равил туп-туры ут эченә сикерделәр һәм... балоктан очып чыгып, карга мәтәлеп төштеләр. Равил шундук сикереп торып, башын боргалап, Стакайны эзли башлады. Ул исә моторы үкереп утырган трактор янында катлы-катлы итеп сүгенеп, аягын угалап ята иде. — Пистолетын мин алдым,—диде Камил һәм кесәсеннән Стакайнын коралын чыгарып, Равилгә бирде —Мә. тот' —Син монда ничек килеп чыктын9—дип сорады Равил. Мин инде сине ун чакрымлап алга киткәнсеңдер, дип уйлаган идем — Киткән дә булыр идем,—диде Камил,—ләкин юлда минем исемә, беләсеңме, нәрсә килеп төште: былтыр жәй мин Стакайны бөтенләй язмаган жирдә күргән идем бит — Кайсы төш инде ул—язмаган жир? —Тынлап тор. Жәи көне мин Вагайга кайтып килгән идем бит Август аенын нәкъ 25 ендә мин культбазада экпедипиянен самолетын көтә идем Шул чакта Стакайнын бер адәм белән «Волга»га утырып китүен күреп калдым. Автомобильгә утырган чакларында теге кешенен Стакайны кисәтүе дә колакка чалынды «Эшенне эшләгәч тә. шым бул Ярты ел бөтенләй тыныңны да чыгарма. « — Калганын ишетеп булмады —Стакай сине күрдеме сон9 — Юк, ул мине күрмәде. Ә бит Леонид ул чакта Касьянов белән бергә профильләрдә агач кисәргә тиеш иде Нишләп сон ате ул Күльтбазага барып эләккән? Менә бүген шушы хәлләр искә төште дә. кире борылып килдем. — һәм безне үлемнән коткардын,—диде Равил —Болай гына Стакайны кулга алып маташыр вакыт юк иде инде.— дип тәмам итте сүзен Камил,—сез куркыныч астында идегез, мина анын тезенә атарга туры килде. Коралы шундук бер якка очты Әле генә үлемнән котылган Равил, Константин һәм Камил Стакай янына килделәр —Йә, хәшәрәт! Нишләтергә инде сине9—дип. Костя жинаятьчегә төкерде Стакай тешләрен кысып, сызланып яга бирде —Костя!—диде Равил, Стакайнын аягындагы жәрәхәтне караштырып— Ярасын бәйләргә кирәк Дарулар токчасын кай жиргә тыктың, бар алып кил! —Нәсә-ә-ә-ә!— дип. чиктән тыш гажәпләнде Степанишин —Әле аны тагын бәйләргә ләме? —Бар, бар'—дип боерды Равил —Безгә бит аны тере килеш алып кайтып житкерергә кирәк җинаяте очен жавап бирергә тиеш ул Өчәүләшеп Стакайнын ярасын зшкәрткәч. анын кулларын бәйләп, трактор кабинасына мендерделәр Ахырда лабаздан акча токчаларын төшереп. аларны бер зур киндер капчыкка тутырдылар һәм кабина түбәсендәге матрацлар арасына тыгып, ныгытып бәйләделәр Шулвакыт кул-аягы бәйләнгән Стакай янә телгә килде —Шакаллар! Сез үз акылыгыздамы9 Кая алып барырга телисез бу акчаны? Алар турында оныттылар бит инде, күптән оныттылар Сез нишлисез! Мондагы акча сезгә гомерлеккә җитә бит. тайгада гомер буе череп ятмассыз! Тегеләрнен эндәшми бер-беренә карашуын үзенчә аңлады булса кирәк, дәвам итте:— —Сезнең өчегезгә дә берәр миллиард, калганы мина һәм үзегез анлыйсыз, мин бер үзем генә түгел Стакай боларнын һаман да дәшмәвен азсыну билгесе дип анлады бугай: , . . , —Ярый, һәрберегезгә икешәр миллиард булсын! Ант итәм. бу турыда беркем дә белмәячәк Вертолетның очучылары инде табыла торган урында түгел, бөтен җинаять аларга ябылачак Иәгез. егетләр. тәвәккәлләгез! Ә минем жәрәхәтне очраклы хал диярбез Беренче булып Равил телгә килде -Димәк, син безнең намусыбызны ике миллиард сумга бәяләдең Арзан. Арзан1 . -Булса, күбрәк тә бирер идем, триллионын ла кызганмас идем диде Стакай. өмет чаткылары кабынган күпарен ялтыратып Башыгыз эшләсә, киләчәктә күпме кирәк, шулкадәр булыр. —Подлец!—диде Равил, нык тавыш белән Стакай өметле карашын Степанишин белән Мусинга төбәде: —Костя! Коля! Анлатыгыз шул башсызга, сез бит тинтәкләр түгел. Хәзер бит бөтен Россия шулай яши: кем ничек һәм күпме эләктерә ала. Бөтен сәясәт шундый, өстән аска кадәр. Камил белән Константин Стакайнын бу сүзләренә илтифат итмичә, үз эшләре белән мәшгульләр иде. —У-у! Каһәр суккан романтиклар!—дип ысылдады Стакай.—Бер без генә түгел бит, бөтенесе дә шулай яши. —Барысы да түгел,—дип җавап бирде ана Равил. —Их! Кабахәтләр! Мисезләр!—дип. ажгыруын дәвам итте Леонид, ачы сүгенде —Болай булгач, үзегезгә-үзегез үпкәләрсез. Сезгә базага кайтып керү юк, гомумән, дөньяда яшәү бетте сезгә. Ун минуттан артына цистерналы чананы таккан, эченә дүрт кеше сыйдырган трактор Ева-Тордан чыгып, Охотбазага таба юл тотты. Өч сәгатьләп үзләре салган әзер юл белән баргач, юлчылар, тракторны туктатып, жиргә сикерешеп төштеләр, тәмәке кабыздылар.—Шулай да, Камил дус, әйт әле: теге вакытта Стакай кем белән «Волга»га утырып китте. Көтелмәгән бу сораудан Камил башта аптырабрак калды, ләкин шундук исенә килеп: —Ә-ә-ә, жәй көнеме? Округ Югары Советының рәисен сайлау буенча агитацион плакатларда Борошнин дигәне бар иде бит? Менә шуның белән. —Ке-е-ем? Борошнин?—дип исе китте Равил —Ул бит район милиция башлыгы, ә хәзер рәислеккә кандидат. Син ялгышмыйсыңмы соң, Камил абый? —Икмәктер менә! Шулвакыт трактор моторы тавышына тагын ниндидер бер ят гөрелте кушылды. Юлчылар, башларын тирә-якка боргалый-боргалый, карана башладылар. Ике-өч секунд үтүгә инде чак кына караңгылана башлаган һавада самолет күренде. Экспедицияләрдә төп транспорт берәмлеге булып хезмәт итүче, жәен—су өстенә һәм корыга, кышын карлы ачыклыкларга утырырга сәләтле кечкенә Ан-2, биек кедр башларына тия язып, нәкъ алар өстеннән очып үтте. Юлчылар, башларын күтәреп, аптырап калдылар. —Монысы нинди галәмәт булды тагын?—дип куйды Камил. —Моны син күргән рәислеккә кандидат Борошнин җибәргәндер,— дип жавап бирде Равил —Ычкындык, егетләр, бәладән башаяк. Өч-дүрт минуттан әлеге самолет тагын бер мәртәбә, инде кире якка узды да, югалды. —Бу самолет Ева-Тор ягыннан килде бит, ул синен янда лабаздагы таланган акчаны алырга килгән иде түгелме сон?—дип сорады Равил Стакайдан. Ләкин тегесе дәшмәде. —Алар күл өстенә утырып, лабазны караганнардыр да, акчаны тапмагач, безнең эз буенча куа киткәннәрдер,—диде Равил иптәшләренә. —Аларны бүгенге көнгә Стакай чакыргандыр, алай булгач,—дип төшенде Костя. —Алар белән ул үзегезнең рациягез аша сөйләшкәндер дә инде,— дип, Камил дә сүзгә кушылды. —Ә аннан соң, безне рациясез калдыру максаты белән, аның батареяларын бозып куйган,—дип фикер йөртте Костя. —У-у-у-у! Эт!—дип, Камил Стакай ягына борылды, ләкин бертөрле дә жавап алмады. —Безне алар болай гына калдырмаслар, дип уйлыйм,—диде Равил иптәшләренә, башы белән һавага ымлап. —Юк! Самолеттан безне ала алмаслар,—дип, башын чайкады Камил. —Самолет җибәрергә хәленнән килгән кешенен вертолет җибәрергә дә мөмкинлеге булыр Күр дә тор. бер сәгать тә үтмәс, вертолет монда булыр. Безгә ана кадәр үзебезнең профильләргә барып җитәргә кирәк анда качу өчен юллар күбрәк Чыннан да, тракторны илле минутлап кугач. Равил кабинадан башын тыгып унга, сирәкләнә төшкән вак наратлар арасыннан офыкка таба карады һәм ярыйсы гына караңгыланган күктә якынаеп килүче вертолетны күрде. Жир өстендәге кар яктысы һавадагыларга да ярдәм итте вертолет мөмкин кадәр түбәнәеп, нәкъ трактор өстеннән оча башлады Һавадан мегафон аша кычкырган көчле тавыш ишетелде —Әй, трактордагылар! Туктагыз! Сезнен белән мили и и я капитаны Лукьянов сөйләшә' Хәзер үк туктарга боерам' Степанишин башын Равилгә таба борды — Нишлибез, туктыйбызмы9 Милиция ди бит — Юк, юк! Туктама! Без аларнын. документларын карый алмыйбыз бит Милиция безнен белән базада да сөззләшә алачак Кинәт алда нәрсәдер шартлады, тирә-якта кыйпылчыклар сызгырып куйды, ләкин аларнын берсе дә кабинага тимәде тракторны алгы яктан куаккистергеч каплый иде Бер үк вакытта диярлек өстән автомат тавышлары да ишетелде, ләкин пулялар тракторның эченә үтмиләр иде кабинанын өстенә дә, мотор өстенен ачык урынына да төрле әйбер, савыт-саба салып бәйләнгән —Костя! Ку шәбрәк!—дип кычкырды Равил тракторчыга Тегесе куркуыннан бөтен көченә акселераторга басты, трактор тагын да ярсыбрак алга ыргылды. Шулвакыт тагын (инде артта) шартлау тавышы ишетелде Бу юлы кабинадагыларны арттагы цистерна коткарды кыйпылчыклар шыбырда шып аның арткы өлешенә бәрелделәр, мичкәнең нык тимере чыдады, тишелмәде. — Граната төшерәләр,—дип кычкырды Равил - Камил абый, мылтыгыңны кор да, ат корсак асларына! Синен баш бармак кебек юан пуляң тисә, вертолет үзе үк егылып төшәр Бу вакытта коты алынган, күзләре акайган Стакайнын тавышы ишетелде: —Сез ни эшлисез, тинтәкләр! Бетәбез бит' Шулкадәр акча. Аларга да җитәр, сезгә дә. әйдәгез туктап, бүлешеп алыйк! Равил Стакай ягына кулын гына селтәде Ә бу вакытта Камил мылтыгының ике көпшәсенә дә пулялы патрон тыгып, кабинадан яртылаш чыгып, вертолетка корал төби башлаган иде Менә ул тиз генә мылтыгының ике көпшәсеннән дә бер-бер артлы вертолетный нәкъ аскы өлешенә төбәп атып җибәрде. Вертолет шундук кискен генә өскә менеп китте дә, тагын туктады. —Әһ-һә! Шүрләдеңме?!—дип кычкырды Равил, һавага йодрыгын күрсәтеп. _ Камил мылтыгын яңадан корды да. вертолетка янә берне гөрселләт те. Очкыч уңга табарак китте дә, параллель курска ятты Бу урынла урман калынаеп, агачлар биегәйгәнлектән, вертолет кайвакытларда бөтен ләй күздән югала иде , — Шәп булды егетләр!—диде Равил Шул кирәк ут һава пират тарына Шулчак Костянын: .Профильләргә җитәбез', -дигән шатлыклы тавышы яңгырады л _ — Инде нишләрләр дип уйлыйсын.—дип сорады Камил I авилдән -Алар безне ничек булса да әле бүген үк купа төшерергә тырышачаклар Юкса, алты-җиде сәгать эчснлә без базада булачакоы т Ә бу ис.», алар акчадан колак кагалар, дигән суз Икенче яктан, .стар җиргә төшмичә, безне тота атмыйлар Мин болан хйлыйм хәтер, а тар уңайлырак урынга бер төркем .десант» төшереп, безне каршы алырлар Артыбызга да төшүләре мөмкин. Менә шул чакта инде безгә авырга килер. Юлсыз-нисез урманга качып котылып булмаячак. Шул ук секундта вертолет. Равилнен сүзләрен раслагандай, аларны узып, алга очты. —Күрдегезме!—диде Равил һәм картасын чыгара башлады. Нәкъ шул мизгелдә алда боларнын килгән юлын аркылы кисеп чыккан, тапталган нык юллы профиль күренде. Равил: —Сулга борыл!—дип әйтүгә, трактор тизлеген дә киметмичә профиль буйлап шул якка омтылды. —Кая барабыз сон?—дип аптырады Камил. — Кайдадыр шушы тирәдә беренче отряд эшләргә тиеш, Глухихныкы,— дип кычкырды Равил —Базага безне барыбер үткәрмәячәкләр, алар инде бу вакытта безнен юлга «десант» төшерәләр булыр. Ә сейсмо- отрядта унбиш-егерме кеше эшли, рация дә бар. —Аларга кадәр ничә чакрым булыр соң?—дип сорады Костя. —Төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки беренче отряд соңгы вакытта яхшы гына алга китте. Ул арада ярыйсы гына караңгы төшеп, барасы юл ачык күренми башлады. Ләкин Равил тракторның утларын кабызудан тыйды. Вертолетның аларны эзләп кире килүендә анын һичбер шиге юк иде. Чыннан да, ярты минут та үтмәде, өстә тагын гөрелдәгән тавыш ишетелде. —Ничек уйлыйсын, ул тегендә кешеләрен төшергән идеме икән?— дип сорады Камил. —Шулайдыр, дип уйлыйм,—диде Равил,—әнә вертолет тагын кире, килгән ягына борылды, ул анда калган кешеләрне алырга китте түгелме сон? Тагын ун-унбиш минут вакыт үтүгә. Костя унга таба аерылып киткән жиденче профильгә якынаюларын хәбәр итте. — Шул профиль белән кит. Костя, уңга борыл!—дип боерды Равил. —Нигә анда? Без инде беренче отрядка бармаска булдыкмыни? Шулвакыт һавада тагын вертолет гөрелтесе ишетелде. Өстәгеләр, тракторның унга борылып, яна юл белән киткәннәрен күргәч, трактор өстеннән бераз гына бардылар да, тагын алга ашыктылар. —Инде кирегә борыл!—диде Равил яңа профиль буйлап ике йөз метрлап кына китәргә өлгергән Степанишинга. Хәйләне анлап алган иптәшләре, үзләренең бик хөртиләнгән хәлләрен онытып, шаркылдап көлеп җибәрделәр. Чыннан да. әгәр вертолеттагы кораллы кешеләр төркеме янадан боларнын алдында «десант» төшерсә, качып баручылар тагын ярты сәгатьләп вакыт отачаклар иде Равилнен уе дөрескә чыкты, ахрысы, егерме минутлап трактордагыларны беркем дә борчымады. Ләкин шул вакыт үтү белән һавада янадан нидер гөрелди иде. Бу—әлбәттә, әлеге вертолет тавышы иде. —Менә бу нарат астына тукта!—дип, Равил ызан читендәрәк үсеп утырган җәенке ботаклы агачны күрсәтте. Вертолет алга узды да, ниһаять, юкка чыкты. Качкыннар моны кич җитеп, караңгы төшү белән аңлаттылар. Инде бернидән дә курыкмыйча, тракторның утын кабызып, профиль буйлап ярты сәгать баргач, алда утлар күренде. Бу—беренче отрядның төнгелеккә урнашкан урыны иде. Чиктән тыш гаҗәпкә калган отряд халкы яңа килүчеләрне балоклардан чыгып каршыладылар. Куллары бәйләнгән Стакайны күргәч, алар бөтенләй тан калдылар. Равилгә үз башларыннан кичкәннәрне отряд эшчеләренә сөйләп бирергә туры килде. Отряднын радисты шундук Охотбазаны чакырды һәм ачык текст белән Крючковка—партия башлыгына булып үткән хәлләр турында хәбәр итте. Тегесе үзенен экспедициядән вертолет чакырып, иртә белән үк отрядка килеп җитәчәген белдерде. Төнгә өч дусны бер балокка урнаштырдылар, ә Стаканны бер танышы үз янына алды Өч иптәш әле озак йокыга китә алмый яттылар Көндезге гадәттән тыш булган хәлләрне янадан искә төшерделәр, киләчәккә зур өметләр баглаган ниятләр кордылар, хыялларында ел буе күрмәгән хезмәт хакын да алдылар. Әм.ма. бераз вакыттан сон Камил әйтә салды —Ә бит. егетләр, безнең эшләр хөрти. Тегеләре аптырап, аңа борылдылар һәм икесе берьюлы —Син ни сөйлисен9—дип сорадылар. —Мин,—диде Камил,—эш моның белән генә бетмәс дип уйлыйм Артык ишле акча эләктердек без, һәм бик зур кешеләр катнашкан булырга тиеш бу җинаятьтә. Без каты каптык, егетләр Әгәр яктырып җитү белән безне алырга килеп җитсәләр, исегез китмәсен Равил белән Константин Камилгә каршы төштеләр. Кирәкле органнар Стакайның җинаятен җентекләп тикшерерләр һәм ана тиешле җәза бирелер, дип исәплиләр иде алар — Беркатлы булмагыз,—диде Камил аларга. төшенке тавыш белән,— сез бөтен нәрсәне алсу пыялалы күзлек аша күрергә күнеккәнсез. Голливуд боевикларынла гына ул бөтен нәрсә әйбәт тәмамлана, җинаятьләр ачыла, җинаятьчеләр тиешле җәзаларын ала Равил һәм анын иптәшләре уянганда тышта карангы иле әле. әмма алар үзләрен тәртипкә китергәнче, ашап - зчкәнче. тайгада яктыра башлады. Ләкин отряд кешеләре тракторларын кабызып эшкә башларга ашыкмадылар: барысы да әлеге дә-баягы акча вакыйгасының ни белән бетәсең көтәләр иде. Озак та үтмәде, һавада вертолет тавышы ишетел ге Отрядтагылар якындагы саз янына ашыктылар Аларга ияргән Равил. Константин һәм Камил дә кар бураны күгәреп җир өстенә төшеп утырган борт янына якынлаштылар Барысы да вертолеттан кемнәр төшәрләр, тип кызыксы нып көтәләр иле. Менә вертолет ишеге ачылды һәм бортрадист эленмәле баскыч төшерде Беренче булып, ишектә партия башлыгы, олпат гәүдәле Юрии Яковлевич Крючков күренде Анын артыннан казыдай озын горыклы экспедиция башлыгы Подшибякин иелеп-богелеп килеп чыкты аннан сон., район милиция начальнигы Борошнин күренле Анын артыннан вертолет эченнән автоматлар тоткан дүрт ОМОНчы сикереп төштеләр Камил яшертен генә Равилнен кабыргасына төртеп куйды Өч дус үзләренең алдагы билгесез язмышларын уйлап, бер-беренә сыендылар Мари