Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татарстан язучыларының XIII корылтае

28 майда Татарстан язучылары үзләренең чираттагы ХШ корылтаена җыйналды. Аны кереш сүз белән халык язучысы Әмирхан Еники ачты. Ике корылтай арасында эшләнгән эшләр турында идарә рәисе Ринат Мөхәммәдиев хисап тотты. Аннары язучылар алдында Татарстан Президенты М. Ш. Шаймиев чыгыш ясады Жанрлар буенча докладларны Фоат Галимуллин (проза}, Фәрит Яхин (шигърият) Фәүзия Бәйрәмова (публицистика). Владимир Корчагын (урыс әдәбияты). Юныс Сафиуллин (драматургия). Равил Рахмани (әдәби тәнкыйть), Галимҗан Гыйльманов (балалар әдәбияты) ясады. Журнал укучыларга корылтайда ясалган берничә чыгышны тәкъдим итәбез. Әмирхан Еники, Татарстанның халык язучысы: өрмәтле каләмдәшләр һәм замандашлар! Тагын биш елыбыз үтеп китте. Менә янадан нәүбәттәге зур сөйләшүгә .җыелдык. Сез беләсез инде, 1985 елдан соң заманыбыз бик нык үзгәрде, көтелмәгән дәрәҗәдә начар якка табан үзгәрде. Ельцин режимы урнашкач, без моны аеруча үз җилкәбездә татып белдек. ... Әлбәттә, бу тирән үзгәрешләр язучыларны да читләтеп узмады. Элек, совет заманында, без уртак бер идеологиягә буйсынып, бөтен бер коллектив булып яши идек. Матди яктан да тормышыбызда зур аерма юк иде Хәзер исә идеология урынына акча килде—без акча колына әйләндек. Акчага табыну мораль кагыйдәләрне җимерде. Без бер-беребездән ераклаштык, кемнең ничек яшәгәнен белмибез, бары үз мәнфәгатебезне генә кайгыртабыз, байга һәм ярлыга аерылдык... Мәгәр тук. мул яшәүчеләр бик аз булса кирәк—аларны хакимият тирәсендә генә күрергә мөмкин. Ин зур күпчелек исә тирән бөлгенлектә, ачлы-туклы яшиләр. Кыскасы, алдау һәм талауга корылган Ельцин режимына хас тигезсезлек, гаделсезлек, ялагайлык, әшнәлек язучылар арасына да керде. Без моны китап чыгару эшендә бик ачык күрәбез. Кечкенә бер төркем язучыларның ел саен диярлек китаплары, хәтта томлыклары да чыга.. Ә бик күпләр 10 елда бер китабын да чыгара алмыйча интегә. Язучы химаясыз, аның хокукларын яклаучы юк, иҗади язмышы чиновниклар кулында. Менә шундый шартларда безнен бу язучылар берләшмәсе нишләргә тиеш? Кирәкме ул, кирәк булса, анын вазифасы нидән гыйбарәт булырга тиеш?.. Бүгенге зур җыелыш бу хакта үзенең ачык, туры сүзен әйтер дип уйлыйм. Мина калса, безнен берлекнең иң төп, ин мөһим вазифасы язучының икътисадый һәм иҗтимагый мәнфәгатен яклау булырга тиеш. Президенттан алып барлык хакимият структуралары алдына куелырга тиешле таләбе аның әнә шулар!. Кеше хакын яклауда язучылар күп авырлыкларга түзгән халкыбыз өчен дә үрнәк булсын иде Әйе, язучыларның ил алдында, халык алдында да бурычлары бик зур... Без бит халыкның рухи терәге. Ә халкыбызның бүгенге язмышы бик катлаулы. Татар—бөтен бер милләтме, әллә төрле милләтләр арасында әкрен генә эреп югалуга дучар ителгән хадыкмы?! Әйтик, Русия үзәгендә яшәгән татарХ мишәрләрнең урыслашып бетүе шикелле. Русия империясендә яшәүче татар халкын бөтен бер милләт итеп саклау, адарнын милли мәнфәгатьләрен, канла яшәүләренә карамастан. түлысынчз тәэмин итү. 1атарстаныбызнын мөстәкыйльлеген яклат һәм ныгыт> әаәбиятыбызнын ин изге урычы. Ьезгә сүз һәм фикер хөрлеге килде— бу гаять көчле корал безнен кулыбызда. Менә шуны оста куллана белергә кирәк, мәгәр һәр төрле вак җәнҗаллардан өстен торып Милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруда без Президентыбыз мөхтәрәм Минтимер Шәрипович белән дә уртак тел табарга тиешбез. Анын бөтен ил күләмендә танылган көчле дәүләт эшлеклесе булуын барыбыз да бик яхшы беләбез. Халкыбыз язмышын хәл итүдә Президент эшчәнлегенен әһәмияте гаять зур . Ьәм бик авыр йөк тә булса кирәк Шуңа күрә без. фикер иясе язучылар, сәбәбе чыкканда тәнкыйть сүзен әйтү белән бергә, кирәк чакта ана теләктәшлек тә күрсәтә белергә тиешбез Менә бу. ичмасам, гаделлек булыр! Бүгенге зур сөйләшүдә биредә әйтелгән һәм әйтелмичә калган мәсьәләләрнең һәммәсенә дә өлгер1ән кадәр кагылып узарбыз дип ышанам Ачык, туры сөйләшү чын демократик рухта үтәргә тиеш, әлбәттә! Без яна гасыр бусагасында басып торабыз. Ышану һәм алданулар белән тулы үткәнгә кайту юк Ә яна гасырда киләчәгебез нинди булырга тиеш төп бәхәс тә шул хакта барыр дип ышанасым килә Изге сәгатьтә! Минтимер Шаймиев, Татарстан Республикасы Прс1идснты өрмәтле язучылар, корылтай кунаклары' Уважаемые участники и гости съезда! Позвольте мне от имени Государственного Совета. Кабинета Министров и от себя лично сердечно приветствовать и поздравить вас с началом съезда писателей республики! Общение с художественной интеллигенцией, в том числе и с мастерами пера, для нас всегда большое и полезное событие, которое по1воляет взглянут», на жизнь, на ее многие проблемы по-иному. Надеюсь, что и сегодняшняя наша встреча будет обоюдополезной Хөрмәтле каләм осталары! Сезнең иҗатыгыз әдәби, сәнг.гги процесс белән, иҗтимагый тормыш белән бик тыгыз бәйләнгән Сезнең сонгы корылтаегыздан сон бик күп сулар акты, бу чор туган республикабыз тормышында да тирән үзгәрешләр чоры булды Бүген минем республикабызның барлык ижат интеллигенциясенә шул исәптән язучыларга да җәмгыятьне нигездән үзгәртеп корута керткән күпкырлы хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә Тагар халкы өчен әдәбиятчылар һәм тулаем әдәбият-рухи һәм әхлакый чисталык, байлык чыганагы ул Татар әдәбиятының борынгыдан килә торган күркәм традицияләре бар Анын мен еллык тарихын күздән кнчерсән. без үзебезне бай халык дип әйтә алабыз Кол Галинен «Кыйссам Йосыф, әсәре генә дә ничәмә-ничә буын кешеләренә аты рухи, әхлакый, эстетик тәрбия чыганагы булган __ „ Бүген без Утыз Имәни. Мөхәммәдьяр. Габделжаббар Кандалый. Риза Фәхретдин. Гая» Исхакый һәм башка бик күп аты шәхесләрнең исемнәрен халыкка яңадан кайтару бәхетенә ирештек Безгә шмандаш акыл ияләре арасында минем алы ихтирам белән Гомәр Баширов, Әмирхан Еннкилорне атыйсым кша Гомар ага Бәшировнын бешен Х арадан китүе белән күңел һич тә килешә алмый. Әмирхан ага Еникинең ижатын мин бүгенге әдәбиятны Тукай. Ибраһимов. Исхакый эпохасы белән бәйләүче күпер дип әйтер идем. Халкыбызга, туган телебезгә, динебезгә хезмәт итүдә без менә кемнәрдән үрнәк алырга тиеш! Хәзерге тормыш никадәр генә авыр, китап чыгару никадәр генә кыен булмасын, яна шартларда да. тулаем алганда, әдәбиятыбызның матур казанышлары бар. Соңгы елларда туган җиребезнең, халкыбызның гыйбрәтле, бай һәм бер үк вакытта фаҗигале тарихын чагылдырган байтак кына чәчмә әсәрләр дөнья күрде, драматургия яна баскычка менде. Вакыт шигърияткә дә яңа сулыш өрде Бу мөнбәрдән мин горурлык белән Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов. Илдар Юзеев. Равил Фәйзуллин. Гамил Афзал. Туфан Миннуллин, Ренат Харис. Ринат Мөхәммәдиев. Мөсәгыйт Хәбибуллин. Әхсән Баянов. Нурихан Фәттах, Зөлфәт Хәким. Нәбирә Гыйматдинова, Геннадий Паушкин. Владимир Корчагин һәм кайбер башка талантларыбызнын исемнәрен атыйсым килә. Демократия һәм сүз иреге ачылу сезгә җәмгыятьне борчый торган көнүзәк проблемаларны күтәрү мөмкинлеге бирде. Рухи азатлык ягыннан килсәк, дөнья хәзер бөтс.г-ш бүтән. Бүген идеология басымы, фикри берлек һәм цензура юк. Ьү зур казаныш һәм аның кадерен белергә кирәк. Бүген язучы хезмәтен билгеләгәндә фәкать бер бәя генә бар дип уйлыйм. Ул да булса—әсәрне укучылар укыймы, ул җәмгыять һәм вакыт сынауларын узарга сәләтлеме? Минемчә, әдәби иҗатта иң мөһиме—ныклы иман, йөрәктән һәм җаннан кайнап чыккан кыю фикер. Әдәбият, сәнгать нинди максатка хезмәт итә соң? Алар кешенең әхлакый камиллеккә ихтыяҗын канәгатьләндерә аламы? Кешенең тормышка мәхәббәтен уятамы, аның иң мөкатдәс эчке хисләрен ача аламы? Бүгенге катлаулы чынбарлыкта безнең замандашларны гына түгел, киләчәк буыннарны да дулкынландырырлык темалар һәм образлар бармы? Булса, аларны кемнәр күтәреп чыга, ничек яктырта? Матур традицияләргә, данлыклы шәхесләргә бай әдәбиятыбыз, сәнгатебез XXI гасырда кемнәр кулына күчәр? Бүгенге корылтайда сүз әдәбиятның, тормышның әнә шундый төп проблемалары турында барыр дип уйлыйм. Олы әдәбият, сәнгать милли кысаларда бикләнеп калмый, гомумкешелек мәйданына чыга, бөтен кешелек хәзинәсенә әйләнә. Бөек Тукай иҗаты шуны раслап тора. В этой связи вспомним великого русского поэта Александра Сергеевича Пушкина. 200-летие которого отмечает весь мир. Поэзия гениального Пушкина не знает никаких границ и проникает в душу и сердце каждого, кто соприкасается с его творчеством. Как бы ни менялись в течение столетий литературные направления, кумиры, вкусы, и даже государственное устройство. Пушкин остается величиной всеобъемляющей. Потому что в силе исторических причин он сосредоточил на себе художественные и общественные интересы. На юбилейном вечере, посвященном 100-летию Тукая, поэт Сергей Михалков назвал его выдающимся представителем российской поэзии и говорил о принадлежности Тукай к мировой литературе. На примере одного из стихотворений великого анлгийского поэта Байрона «В альбом» Сергей Михалков показал, как «три великих юноши мира— Байрон, Лермонтов, Тукай—в течение одного века, но будучи в одном и том же возрасте, мыслили, любили, терзались, горели поэтическим огнем одинаково, как родные братья». Так литература соединяет воедино великие для наших народов имена. Әйтә башлаган фикеремне дәвам итеп, безнең халыкның гасырлар буе хыялында яшәгән бик тә милли һәм изге бер тема бар, диясем килә. Ул да булса—дәүләтчелегебезнең яңадан аякка басуы, яңадан торгызылуы, күтәрелүе. Миңа калса, көн мәшәкатьләре белән без аның мөһимлеген, әһәмиятен күреп бетермибез кебек тоела. Ә бу тема бездән соң да олы тема булып калачак. Киләчәк буыннар аңа кабат-кабат әйләнеп кайтачаклар. Бүгенге сәяси, икътисадый. социаль кыенлыклар безнең бөек халкыбызның акрынлап булса да тормышка аша баруын һәм ашачагын каплап калдырмасын иде. Тормышның негатив ягын гына күрергә өйрәнгән кешеләргә дә республика җитәкчелегенең, кайчан һәм нинди генә басым ясалмасын, һәр адымы, һәр омтылышы шушы бөек максатка юнәлгәнен аңларга теләүне бик мөһим дип саныйм Сонгы 10 ел эчендә халкыбызның бу өлкәдә кылган гамәлләре анын дәрәҗәсен бөтен дөньяга күтәрде, ана тирән ихтирам хисләре уятты Безнен халык тарихында бх үзе бер зх-р казаныш Хөрмәтле язучылар' Мин сезнен корылтайда сүз ачыктан-ачык барасын белеп, тагын бер фикер әйтәсем килә. Мина әдәбиятка-сәнгатькә. нәшриятларга матди ярдәм кирәк, дигән сүзләрне ишетергә туры килгәли Кирәк, әлбәттә Һәм без аны эшли торабыз Бх сезгә мәгълүм Уйлашыйк, тагын нәрсә эшләргә кирәк"’ Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар— пенсияләргә, хезмәт хакына акча җитмәгән заманда, бик теләсендә, тулысымча сәнгать белән генә шөгыльләнеп булх|авы да аңлашылырга тиеш. Моңа карап, без күңелебезне төшерергә дә. кул кушырып утырырга да тиеш түгелбез. Тукайлар. Насыирилар. Дәрдмәндләр заманында Русия хөкүмәте, дәүләт органнары татар әдәбиятын, сәнгатен үстерү хакында күпме генә кайгырттылар икән сон? Булмаган бит ул. юк — булмаган Совет чорында кайгыргучанлык булды, дисәк тә, нишләп сон яшьләрнең әдәби журналын ачу өчен дистәләрчә еллар вакыт таләп ителде ‘ Мона карап әдәби, сәнгати процесс Прешдснт Минтимер Шаймиев ҺАМ шоһлр ч»ры Камил Исхаков юучылар арасында Каюн. 1999ел. 28 май тукталып калмады ич. үсте. Ижгимагый тормышта казанышлар, чигенешләр һәм борылышлар чиратлаша бу һәрчак шулап булгач Шуна кура бег булган кичебегне. тырышлыгыбызны куеп уртак хезмәт белән һәм. үпк.ггамәгег. шунысын ла әйтим шыншымыйча адәбиятыбызны. сәнг.1тебе.не. м.ч !.рш|к,.ебкчне үстерү турында каптыртыйк Шыншу ДИ1ӘННӘН. ӘГВР мин ШЫНШЫЙ башласам. бу НИЧГК КДбу.Т ИТСЛСр иле икән’ Яна дәүләт туып килганда мина ул бит шыңшырлык сәбәпләр җигәрлек' Барлас Камалов .Мәдәни җомга-да .чгткәнч.. Моабит шарг гарынла .и дәвам иткән илһамлы ижат. бүгенге тормыш авызлыкларыннан сыкрап пкгҗ.ып калырга тиеш түгел Чыннан да. беркем д.. мен., бүген иҗаг эчен бәген мимкинлекдәр бар. лш. әйтә »м.к 1..К.Ш нҗаг ..hex,арена генә түгел, гомум..,, кешегә кайчан сон бәген мөмкинлекләр бучы Кеше-жрмгыятьта хакиушек итүче иҗтимагый мөнәсәбәтләр җимеше Телисеңме, юкмы, бу—шулай. Кешене жәмгыять тәрбияли Бүгенге җәмгыятьне ничек кенә каһәрләмә, ул яши. Димәк, тормыш дәвам итә. Ә сәнгать, әдәбият- тормышны чагылдырырга тиеш. Нишләп сон безнен күп кенә азучыларыбыз аптырабрак калды әле? Хәзерге каршылыклы, көрәшле тормышны чагылдырган олы күләмле әсәрләр күп дип әйтеп булмый бит. Бу уңайдан шунысын да әйтим, кайбер язучылар иҗатны тормыш кимчелекләрен кабат-кабат фаш итү белән алыштырды, шуның белән канәгатьләнә Дөресен әйткәндә, олы күләмле яшәешнең бик күп, катлы-катлы проблемаларын чагылдырган әсәрләр менә шушындый катлаулы чорларда туарга тиеш сыман тоела. Кызганычка каршы, бүгенге көндә миһербансызлык, эгоизм тәрбияләүче, тарихи, әхлакый тамырларыбызга балта чабучы, кеше мәнфәгатен, рухи халәтен шаблонга салучы арзан мәдәният киң тарала бара. Ә безнең әдипләребезнең күп кенә әсәрләренә моңа каршы торырлык, нык фәлсәфи нигез җитешми Төптән уйлаганда, бүгенге чор—моңа кадәр күрелмәгән гаҗәеп чор. Без әле мөстәкыйль үсешебезнең башлангыч этабында гына торабыз. Алда безне бик зур эшләр көтә Зарланып торудан файда юк, без эшлисен башкалар эшләмәс Шушы бөек омтылышны һәрьяклап уйлап, уртак уй, уртак теләк һәм уртак эш белән тормышка ашырырга тиешбез. Форсаттан файдаланып, шунысын да әйтәсем килә: идеологик басым беткәч, иҗат мөмкинлекләре киңәйде. Беркем сезне, ник тегесен тегеләй, монысын болай яздың, дип тинтерәтми. Ләкин моның негатив ягы да күренә шикелле. Бүгенге сәхнәдән, экраннардан, концерт мәйданнарыннан яңгыраган җырларны гына тынлап карагыз. Аларның күпчелегендә төче мәхәббәт, яисә сай хисләр, төшенкелек, язмыштан зар елау ярылып ята. Шуна күрә алар йөрәккә сеңми, тиз онытыла, күңелдә канәгатьсезлек тудыра. Жыр нигезендә көй белән шигырь ята. Нишләп соң безнен композиторларыбыз начар шигырь белән килешә? Нишләп без мона юл куябыз? Мин монда административ көрәш ачыйк димим. Эстетик көрәшне, зәвык көрәшен ник онытабыз'.’ Сәнгатьнең олы бер функциясе матурны матур итеп күрсәтү, ана соклану уяту, ә начарны бетерүгә өндәү ләбаса! Мин бу көрәшне һәрвакыттагыча иҗат интеллигенциясен әйдәп баручы каләм осталары җитәкләргә тиеш дип саныйм. Кадерле дуслар! Шунысы куанычлы, иҗат берлекләренә яна көчләр килә. Бу янарыш ижат коллективларындагы татулыкны киметмәде, аларны бүлгәләнү-яргалануга китерми Димәк, республикабызда традицияләргә зур хөрмәт яшәп килә. Бер үк вакытта бу—һәр яңалыкка да бәрәкәтле җирлек бар, дигән сүз. һәр өлкәдәге шикелле, әдәбиятның да киләчәге—яшьләрдә Язучылар берлегенең бу өлкәдә эшләгән эшләре һәрвакыт күркәм һәм максатчан булды Бу эш киләчәктә дә уңышлы дәвам итәр дип ышанасым килә. Сүземне тәмамлап, мин һәркайсыгызга яна ижади казанышлар, күнелләре- гездәге илһам чыганагының саекмавын телим. Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Ринат Мөхаммадиев, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе: адәттән тыш катлаулы һәм каршылыклы дәвердә яшибез. Бер карасан. ижат кешесе өчен офыклар бермә-бер киңәйде, сулыш алу иркенәйде. Безнең туган бишегебез—суверенлы Татарстанның бүген үз Конституциясе. Гимны һәм башка дәүләт атрибутлары бар. Ин мөһиме, аның Россия һәм дөнья каршында абруйлы исеме һәм җитәкчесе бар. Татар теле—дәүләт теле буларак Г Жя™сш сл Дәвамында каһәрләнеп килгән исемнәр, онытыла Һәм м^ ни мирасны бүлеп торган киртәләр дә төбе-тамыры белән йолкып атылдылар Тарих буразналарыннан никадәр тирәнгә һәм еракка үтәсен килсә дә—рәхим ит. күтәр, өйрән һәм яз гына үнелен ни тели—шуны эшлә Дәрманыннан килә икән, ү-эен яз. үзен бастыр, үзен тарат һәм үзен сат Чынлап та. уйлый калсан мөмкинлекләр чикләнмәгән икән ич! Ә шул ук вакытта без берөзлексез зарланабыз Хыял һәм өметләребезнен тормышка ашмавын күреп кәефсемәнәбез. тынгысызланабыз Елдан-ел гына түгел, көннән-көн матди мөмкинлекләребез тарая һәм чикләнә барганны күреп кәефебез кырыла Россияне ни көтә? Анын саташкан җитәкчеләре иртәгә тагы нинди саташуларга бирелер Һичкем белми. Әнә шундый шартларда без иҗат итәбез һәм үзебезнең чираттагы Корылтаебызга җыелдык Бары тик әдәбиятыбыз, анын бүгенгесе һәм киләчәге турында гына сөйләшергә иде дә бит Әмма бу проблемалар һәм каршылыклы уйларны онытып, алардан котылып булмый Алар безне, ни турында гына уйлансак, язарга алынсак та. әкияттәге албасты яисә җиде башлы аждаһа кебек, артыбыздан калмый эзәрлекләп килә Язучынын төннәрен йокысыз, көннәрен тынгысыз иткән һәм кулга алып карардай бәхете—ул анын фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә иждт ителгән китабы Китап безне дөньяга чыгара, укучы белән очраштыра Димәк, китап язмышы ул безнең язмышыбыз Әнә шуна да килеп туган шартларда татар китабы һәм. гомумән, китапның җәмгыятебездәге урынына без битараф кала алмыйбыз Чөнки җәмгыятьнең әдәбиятка булган мөнәсәбәте генә түгел, мәгърифәт дәрәҗәсе, зыялылыгы, әхлак чисталыгы һәм рухи камиллеге дә анын китапка булган мөнәсәбәте белән билгеләнә Ике Корылтай арасында Татарстан китап нәшрияты гына ике йөз илле чамасы матур әдәбият китабы бастырып чыгарды 1994 елда 46 исемдә. 1995 елда 40 исемдә. 1996 елда 44 исемлә. 1997 елда 43 исемлә. 1998 елда 51 исемдә Күренә ки. заманалар һәм икътисади мөмкинлекләр ни кадәрле генә кыенлашмасын. Татарстан хөкүмәте һәм китап нәшрияты ике Корылтай арасында шул бер чама эшләп килгән, әдәбиятыбызга булган ихтирамын киметмәгән Шул ук елларда «Мәгариф* нәшриятының да. дәреслекләр бастыру юлында мәшәкатьләре никадәр генә зур булмасын, агымдагы әдәбиятка игътибары һәм ихтирамы арта барды Ул балалар һәм яшүсмерләргә 35 исемдә китап бүләк итте Чаллы һәм Әлмәт язучылар оешмасы тырышлыгы белән эшләп килгән җирле нәшриятлар ла шактый игелекле һәм зур эш башкарды 1994-1998 еллар арасында Чаллыда 52. Әлмәтгә 87 исемдә агымдагы әдәбиятны тулыландырып торган матур әдәбият китаплары дөнья күрде Әле 1996 ел урталарында гына теркәлгән «Татар китабы* нәшрияты да республикабыз укучыларына 15 исемдә китап тәкъдим итергә өлгерде Татар телендә китап бастыру эшенә «Рухият*. «Казан*. «Мирас*. «Райнур* кебек тагы дистәгә якын нәшрият хәл каләри элеш кертеп килә Тулаем алганда, китап бастыру елдан-ел кыенлаша һәм кыйммәтләнә барса ла әлегә каравыл кычкырыр хәлдә түгел һәм. әйтергә кирәк, татар китабының сыйфаты һәм полиграфик эшләнеше күзгә күренеп яхшырды Тик менә әле март башларында гына кәгазь бәяләренең һәм типография чыгымнарының чираттагы мәртәбә бермә-бер артуы болай ла матди файла китермәгән бу игелекле эшне, зур авырдык белән генә очын-очка ялгап килгән китап нәшриятларының хәлен сон дәрәҗәдә авыр хәлгә куйды Киләчәктә безне ни көтә-әйтү кыен Без еш кына «китаплар юк*, лип зарланырга яратабыз Авыл һәм шәһәр китапханәләрендә һәм бигрәк тә мәктәп китапханәләрендә, турысын әйтергә кирәк, хәлләр шәптән түгел Без язган һәм без дөньяга чыгарган янд китапларның бик сирәкләре генә һәм бик зур кыенлыклар белән генә барып җитә ул китапханәләргә Татарстан районнарында бишәр алтышар сл дәвамында татар телендә бер яна китап та кайтмаган авыл һәм мәктәп китапханәләре бар Уйландыра, уйландыру гынамы, тетрәндерә торган факт бу' Ә китап бар! Бар гынамы сон, китап нәшриятларының складлары шыплап безнең китаплар белән тулган. _ Аларга ихтыяж беткәнме, аларны алмыйлармы9 дигән сорау туа. Китапханәләрдә алар юк. дидек. Кызганыч ки, китап сату белән шөгыльләнүче санаулы гына кибетчеләребезгә дә барып ирешми күпчелек татар китабы. Ә авылларда исә үзгәртеп кору башланганнан бирле китап белән һичкем сату итми. Аның каравы аракы саталар. Порнографик фильмнар., һәм наркотиклар.. Менә шундый хәл килеп туды. Кая барма: «Татарча китап юк, китап кайтмый»,—диләр. Ә наширләр китапны сата алмый аптырый. Бу уйландыра торган факт. Базар дисәк тә, базарга сылтасак та, бу эш—дәүләт кайгыртуына мохтаҗ Китап язмышы бүген махсус кайгыртучы дәүләт программасына мохтаҗ һәм, әлбәттә, язучыларның да шундый хәлне күрә торып кул кушырып утырулары килешә торган эш түгел. Бу хәл Татарстанда шулай. Ә Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының исә хәле бермә-бер мөшкелрәк. Анда бу хәлне күрүче дә, күреп зарланучы да юк. Патша самодержавиесының күпгасырлык басымыннан һәм СССР ның бердәм Совет халкы формалаштыру юлындагы гамәлләреннән исән-аман чыккан татар халкының Татарстаннан читтә гомер кичергән күпчелеге демократия һәм базар шартларында кызу темплар белән милли йөзен югалтып бара, телен оныта, китап һәм Казанда чыккан газета-журналларны укудан туктады. Без жиде миллион дип, күкрәк сугып йөргән җирдән, миллион ярымга калып барабыз түгелме икән?! Әйтик, моннан 50-60 еллар әүвәл әдәбиятка Россиянен кайсы гына төбәкләреннән килмәгәннәр, һ Такташ, М. Җәлил, К. Нәҗми, Г Кутуй, Г Әпсәләмов, Н. Арслан... Ә бүген Такташның Сыркыдысында балалар татарча сөйләшмиләр. Пенза. Рязань, Мордвадагы татар авылларында да шул ук хәл. Ул гынамы, әле кайчан гына бетмәс-төкәнмәс талант чишмәләре булып ургып аккан Башкортстаннан да килүчеләр сирәгәйде. Бу—бик житди һәм аяныч күренеш, бу— чынбарлык. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы да уйлана булса кирәк. Әмма без— язучылар да кул кушырып утыра алмыйбыз. Минем бүген сайланачак идарәгә шушы унайдан ике тәкъдимем бар Беренчесе, Язучылар берлегендә бер яисә ике «Газель» яисә микроавтобус булдырып, аларның даими рәвештә татарлар яшәгән төбәкләрдә, авылларда китап сатып йөрүен тәэмин итәргә. Үз заманында кул чанасы тартып та китап сатып йөргәннәр бит әле. Бу чара бәлки безгә матур әдәбиятны пропагандалау бюросын да яңадан җанландырып җибәрүгә мөмкинлекләр ачар иде. Икенчедән, Язучылар берлегендә чит төбәкләр белән эшләүче бер штат берәмлеген булдыру ихтыяҗы гаять зур. Ул китап тарату һәм әдәби багланышлар белән бергә чит төбәкләрдә сүнеп баручы әдәби түгәрәкләргә җан өрү. яшь талантлар эзләү белән дә мәшгуль булыр иде. Дөрес, бу эш өстәмә чыгымнар сорый. Әмма башкарылачак эш ул чыгымнардан бер түгел, мең мәртәбә әһәмиятлерәк булса кирәк. Әдәбият өчен, туган телебез өчен һәм сон чиктә халкыбыз өчен фидакарь хезмәт турында бара ич сүз. Мин әле яхшы хәтерлим. Сез дә онытмагансыздыр. Без үзебезнең чираттагы Корылтай һәм ел йомгакларына җыелсак, дәррәү күтәрелеп мәйдан җитмәүдән— бердәнбер «Казан утлары» белән чикләнеп яшәргә мәҗбүр ителүебездән, тарлыктан зарлана идек. Бүген исә татар телендә чыгып килгән газета һәм журналларыбызны күздән кичереп барырга да җиңел түгел, аларның саны шактый ишәйде Әмма «Казан утлары» үзенең әдәби процессны әйдәп барган үзәк булуын, мәртәбәле урынын югалтмады Г Ахунов, 3. Нури, Р Харислар баш мөхәррир булып эшләгән заманнардан тупланып килгән иң матур традицияләрне дәвам итеп, яңа заманда да үз укучысын саклап кала алды журнал. Монда «Казан утлары» коллективы һәм иң әүвәл аның баш мөхәррире Р Фәйзуллинның ролен аерым бәяләү кирәктер Татар һәм рус телләрендә чыгып килгән «Идел» журналы да (баш мөхәррире язучы Р Низамиев) әдәби һәм иҗтимагый тормышыбызда үз урынын яулап алды Ә инде «Мирас»—ул безнен хыялыбызда гына йөргән журнал Язучы һәм галим Ә Сәхәпов башка һичбер эш һәм гамәл кылмаган тәкъдирдә дә, бары шушы журналны нигезләп, кыска гына вакыт эчендә аны чын академик журнал итеп күтәргәне өчен генә дә татар әдәбияты һәм мәдәнияты тарихында аерым хөрмәткә лаек. Чаллыда чыгып килгән «Аргамак». Уфада «Тулпар». Казанда «Салават күпере» (баш мөхәррире Зиннур Хөснияр), «Сабыйга» (баш мөхәррире Ә Сәхәпов) журналлары да әдәби мохитебезнен таянычына әверелделәр «Сөембикә», «Чаян». «Татарстан», «Ялкын». «Сабантуй», «Ватаным Татарстан». «Шәһри Казан» кебек әүвәлге, бай һәм мул традицияләргә ия газет-журналларыбыз сәхифәләре дә безгә һәрчак ачык һәм йөз белән борылган «Мәдәни жомга» да (баш мөхәррире 3 Мансуров) әкрен-әкрен үз укучысы өчен көрәштә яна җиңүләргә ирешә Аз мәйдан түгел бу. Ә бит әле без татар телендә чыгучы һәм язучыны иҗатка әйдәп торган газета һәм журналларның бер өлешен генә искә алып уздык Тиражлары тагы да үссен, гомерләре озын булсын дип телисе кала, һәм, әлбәттә, тиешле гонорарларын да вакытында түли алсыннар иде Гонорар, дигәннән, язучы хезмәтенә түләү соңгы елларда онытылып бара диярлек. Китап чыгарыйм дисәң, үзеннән акча сорыйлар, газета-журналлар •рәхмәт»кә эшли. Сонгы биш-ун ел вакытны хәтердән кичереп, үткән юлга борылып карасак, ул дәвер дә җиңелләрдән булмады кебек Буранлы да, давыллы да булган ул көннәрдә татар әдәбияты һәм Татарстан Язучылар берлеге байтак сынауларга дучар ителде Ин элек СССР җимерелү белән бергә, аның Язучылар оешмасы да таркалды Россия җимерелмәде җимерелүен, әмма анын да Язучылар оешмасы парә-парә бүленеп, үзара көрәшүче вак һәм эре группаларга аерылды Ул гынамы, милли яисә идеологик каршылыклар нәтиҗәсендә Чуваш, Якут-Саха. Калмык, Таулы-Алтай Республикаларында һәм Башкортстанда берничәшәр язучылар оешмасы барлыкка килде, һәм билгеле инде, бүлгәләнгән, таркалган җирдә милләт һәм аның язмышы турында уйлыйсы урынга, төп көч үзара көрәш, мин- минлекне раслауга сарыф ителә. Хәтерегездәдер, бездә дә булды андый омтылышлар, булмады түгел Башка милләт вәкилләрен аерып чыгарып бары тик татар язучылары оешмасы кору илеясы калкып чыкты чираттан тыш җыелган Корылтайларның берсендә Бүлгәләү, таркату яисә һич булмаса ижат берлеген бөтенләй бетерү турында күпме сүз сөйләнде, мәкаләләр язылды Союз кирәкме- юкмы дип, төкерек чәчеп йөрүчеләребез әле лә бетмәде Ләкин без ил таркалганда да ул йогышлы чиргә бирешмәдек Бу безнен төп казанышыбыз. Халкыбыз бердәмлеге, республикабыз иминлеге хакына без бер бөтен ижади оешма буларак яшәвебезне дәвам иттек Алай гынамы, кемнәрдер «дөньялар болайга киткәч бу Союз барыбер таркала инде» дип кул кушырып яисә чәбәкләргә әзер булып шул кысыр фикерләрен матбугат аша җәмәгатьчелеккә көчләп тагарга омтылган бер дәвердә Татарстан Язучылар берлеге үзенен эшен яналан үзгәртеп корып бермә-бер җанландырып җибәрде Үткән Корылтайда сайланган идарә даими рәвештә жыелып агымдагы әдәби процессның барлык проблемаларын хәл итүдә зур активлык һәм принципиальлек күрсәтеп эшләде Идарә әгъзаларына бу фидакарьлекләре өчен рәхмәттән башка сүз юк. Хәтерегездәдер, үткән Корылтайда ижат секцияләре урынына остаханәләр оештырган идек Проза һәм драматургия, балалар әдәбияты һәм рус телендә ижат итүчеләр остаханәләре Бу янадык үзен тулысынча аклады дип әйтергә нигез бар бүген. Остаханәләр—ижат берлегебезнен үзәгенә әверелде Иҗат процессын оештыру, жанрларның үсеш тенденцияләрен һәм перспективаларын билгеләү, әдәбиятка яшь алмаш тәрбияләү—болар һәммәсе остаханәләребезнен даими рәвештә күз унында булды һәр ай саен гына түгел, айга икешәр-өчәр мәртәбә җыелган чаклары булды аларнын Остаханәләрнен уңышы, әлбәттә, аларнын җитәкчеләре кем булуга бәйле иде Проза һәм драматургия остаханәсен Гариф Ахунов, шигърият остаханәсен—Илдар Юзеев. балалар өчен әдәбият остаханәсен— Шәүкәт Галиев, рус әдәбияты остаханәсен Владимир Корчагин җитәкләде Бу фидакарьләрнең тынгысыз хезмәте аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек Ике Корылтай арасында Татарстан Язучылар берлегенә 54 яна әгъза кабул ителде Беләм. бу санны күпсенүчеләр дә бар Әмма мин алай уйламыйм Үз-үзен белән генә мавыгудан арынып әдәбият язмышы, анын киләчәге турында да уйларга кирәктер. Бүген Язучылар берлеге әгъзасы булу—байлык, малмөлкәт китерми, ә жаваплылык өсти. Милләт язмышы, күпгасырлык әдәбиятыбыз һәм туган телебез өчен жаваплылык. Ә бу өлкәдә исә эшлим дисән, эш һәммәбезгә дә җитәрлек. Шуңа күрә әлеге катлаулы һәм авыр чорда үз халкына каләме һәм күңел җылылыгы белән хезмәт итәргә омтылып арабызга, сафларыбызга килгән һәр каләмдәшебез өчен шатлана, ихластан куана һәм берберебезгә ярдәмләшә белсәк иде. Яшь алмашны тәрбияләүдә остаханәләрнен әһәмиятен билгеләү белән бергә кабул итү коллегиясенең дә олы эшчәнлеген ассызыклап узарга кирәк Шәүкәт Галиев җитәкләгән кабул итү коллегиясендә Гөлшат Зәйнәшева, Тәлгат Галиуллин, Мәгъсүм Хужин, Харрас Әюпов һәм Марк Зарецкийлар биш ел дәвамында фидакарьләрчә эшләп килделәр. Биш ел эчендә берничә йөз китап һәм кулъязма укып татар әдәбиятына килергә омтылган йөздән артык каләм иясенен профессиональ дәрәҗәсенә, талантына һәм киләчәгенә принципиаль бәя бирде алар Бу искиткеч зур эшне күп вакытта рәхмәт тә ишетмичә башкарган каләмдәшләребезгә без ихтирам күрсәтергә тиешле. Жанрлар турында Корылтаебызда аерым-аерым сүз булачак. Шуңа мин аерым әсәрләргә бәя биреп, докладчыларга үз фикеремне көчләп такмыйм каләмдәшләребезнен уңыш һәм житешсезлекләрен билгеләүне аларга калдырам Әмма соңгы елларда проза һәм шигъриятебезнең әдәби осталык һәм тема күзлегеннән өзлексез үсештә һәм камилләшү юлында булуын искәртми китә алмыйм. Прозаикларның халкыбыз үткән юлга, анын тарихына елдан-ел тирәнрәк керә баруы һәм зур кыенлыклар белән булса да, тора-бара заман проблемаларына да алынулары куандыра. Бу юлда Ә Еники, А. Гыйләжев. Г Ахунов. Н. Фәттах. М Хәбибуллин һәм Т Галиуллин прозабызны әйдәп баралар. Ә шагыйрьләребез, татар поэзиясенең мен гасырлык олы традицияләрен дәвам итеп, бу катлаулы һәм каршылыклы елларның үз поэтикасын табу һәм эзләү юлыңда. Аллага шөкер дип әйтәсе килә, шигырьгә булган тартылу, шигъри сүзнең кадерен, олылыгын аңлау, тою бар әле безнең халыкта. Димәк, анын киләчәге дә бар. дигән сүз бу Соңгы елларда жыр сәнгате һәм эстраданың күзгә күренеп активлашуы куандыра Ин яхшы җырларның профессионал шагыйрьләр сүзләренә язылуы күзгә бәрелеп тора. Алар белән бергә үзешчәннәр активлыгын да билгеләргә кирәк. Дөрес, аларнын җыр сүзләре күп вакыт шигърияттән бик ерак тора. Бу безне җитди уйлануларга чакыра торган факт Кызганыч, җыр тәнкыйте бездә юк, ә шагыйрьләр ни өчендер битараф яисә, янсалар да. эчтән генә яналардыр Драматургиябез дә эзләнүләрдә дип әйтәсе килә. Әмма театрларыбыз репертуарын карасак, шактый фәкыйрьләнә дә барабыз кебек. Театрларыбыз булган драматургларны саклау һәм аларны ишәйтү юлында бик акрын кыймылдыйлар түгелме? Юктан уен-көлке ясап, буш ыгы-зыгыны кәмиткә әверелдерү чиренә бирелмәдекме икән, дигән сорау туа. Халкыбызның үз язмышына тиң тирән драмалар, Г Исхакый, М Фәйзи һәм К. Тинчуриннар мирасының дәвамы булырлык Т Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»е белән янәшә торырлык олы драматургиябез бармы безнең?! Булырга тиештер ләбаса! Балалар өчен әдәби әсәр язу гомер-гомергә иң игелекле иҗат саналган. Аллага шөкер, бүген дә балалар әдәбияты йөзгә кызыллык китерми. Сонгы елларда гына да шигырьдә булсын, прозада булсын коеп куйган балалар өчен язучылар үсеп чыкты. Әдәби тәнкыйть язмышы авыр хәлдә. Үз жанрына тугрылыклы калып, даими эшләп килгән тәнкыйтьчеләребез бер кул бармакларын да тутырмый кебек Бу— тирән уйга салырга тиешле хакыйкать. Ә тагы да аянычлырагы, ул—әдәби тәрҗемә язмышы. Монда хәл башкарак, безнен зур тәҗрибә туплаган менә дигән тәрҗемәчеләребез бар. Әмма бүгенге әдәби мохитта алар эшсез калды. Үз әсәрләребезне рус теленә тәрҗемә итүчеләр дә, дөнья һәм рус телләреннән татарчага тәрҗемә итү осталары да эшсез калды бүген Тәржемә кайгысымы, (?) диярсез. Хак анысы, агымдагы әдәбиятны бастыру өчен дә акча җитми Ә шулай да, тәрҗемәсез—без көннән-көн тарая, кысыла, үз кысаларыбызда чикләнә баруыбызны да онытмаска тиешбез. Тәржемә ул—әдәби офыклар киңлеге, үсеш өчен перспектива һәм өметле киләчәк тә дигән сүз иде бит Наги творческий союз является многонациональной Огромный вклад в дело взаимопонимания и дружбы между писателями и представителями разных национальностей Республики вносят наши братья по перу пишущие на русском языке Их творческий успех и каждое новое произведение становится явлением нашего общего дома. Желаю новых творческих высот Вам. друзья, и надеюсь что в год 200 летия А. С Пушкина мы еще укрепим наше взаимопонимание и единство При этом хочется с благодарностью подчеркнуть вклад В Корчагина а также Г Паушкина. Р Кутуя. Н Орешиной. Ольги Леваднои Р Кожевниковой и других в наш единый литературный процесс, стабильности во взаимоотношениях Әдәбият—әдәп сүзеннән диләр Мин сонгы ун ел дәвамына Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән кеше буларак, әдәбиятыбызда әдәплелекнен үрнәге булган фидакарь хатын-кызларыбызга аерым хөрмәтемне белдереп узарга кирәк саныйм Алар талантлы гына түгел, аналарча кайгыртучан. түземле һәм сабыр, тыйнак та була беләләр. Шуңа да, форсаттан файдаланып, хөрмәт һәм ихтирам, зур ижат уңышлары һәм бәхет юллыйм үзләренә Әлмәт һәм Чаллы шәһәрендә, мәгълүм булганча, ижат берлегебезнен бүлекләре эшләп килә һәм. Аллага шөкер, алар үз-үзләрен саклап калдылар. Ул гына да түгел, яңа шартларда бермә-бер активлаштылар. Бу бүлекләр әүвәлгедәгечә Казаннан килгәнне көтеп ятучылар түгел бүген, үзләре эзли, үзләре таба Чаллыда һәм Әлмәтгә китап нәшриятлары булдырылу, әдәби журнал нигехзәнү. әдәби бүләкләр барлыкка килү, язучыларга матди ярдәм фондлары оешу—болар һәммәсе тынгысыз һәм фидакарь эш нәтиҗәсе. Шушы эшне тормышка ашыруда Әлмәт оешмасының элгәрге җитәкчесе күренекле шагыйрь Нур Әхмәдиев, һәхг Чаллы төбәгенең тынгысыз эш аты. Исхакый бүләге лауреаты Рахмай Хисмәтуллинга аерым рәхмәт белдерү урынлы булыр. Бүген исә бу фидакарьлек эста<|»етасын Әлмәтгә шагыйрь Разим Валиуллин. Чаллыда талантлы прозаик. Г Исхакый бүләге лауреаты Вахит Имамов дәвам иттерәләр Язучылар берлеге идарәсе һәм аның җитәкчелеге, еллар нинди генә авыр булмасын, халык һәм кин җәмәгатьчелек белән элемтәнең яналан-яна формаларын эзләүдә булды Ике Корылтай арасында гына да Татарстанның 17 районында Татар әдәбияты көннәре узды. Бу көннәрнен кайберләрендә егермешәр әдип һәм шагыйрь катнашты 17 район үзәге һәм алтмышлап авылда, мәктәпләрдә узган ул очрашуларда халкыбызның бүгенге хәле, әдәбият, туган телебез язмышы хакында эчкерсез сөйләшүләр булды Тормышны өйрәнү күхтегеннән генә түгел, әдәбиятны пропагандалау юлында да зур әһәмияткә ия андый бәйрәмнәр Шундый ук очрашулар сонгы биш ел эчендә Ульяновскийла. Оренбургта. Ижевскида Екатеринбургта. Пермьнең Барда районында. Самараның Мәләкәс һәм Камышлы районнарында. Казакъстанд.г. Мәскәүдә һәм Башкортостанның күп кенә районнарында булып узды Татарстан Язучылар берлеге идарәсе аппаратының эшләгән эше бармы соң? дигән сорау куя кайберәүләр. Ашаган белми-тураган белә, дип әйтергә кала. Ел саен иллеалтмыш юбилей яисә түгәрәк даталарны билгеләп узунын ни икәнлеген аңлаучы болай димәс. Ә инде тарихта беренче мәртәбә Мөхәммәдьяр Канлалый юбилейларын үткәрү . Ill Мәржани һәм Р Фәхретдинов, Г Исхакый һәм Ф Кәрим юбилейлары. Г Бәшировнын 95. Ә Еникинең 90 еллыклары Г Афзал. I Ахунов. А. I ыйләжев. Ill Галиев. Н Фәттах. Т Миңнуллин. Ф Шәфигуллин юбилейлары һәм башка бик күп кичәләр республика күләм зур бәйрәмгә әверелделәр Казанда гына түгел, бу әдипләрнен туган якларында, мәктәпләрдә, бөтен республиканы колачлап үткәрелде боларнын һәммәсе Телевидение, радио аша күрсәтелделәр. фондка язылдылар Бу эшләрнең һәммәсен башлан йөрергә, оештырырга һәм үткәрергә дә кирәк бит әле Атна туса—бер бәйрәм яисә юбилей туры килә Аны кайда һәм ничек уздыру, кемнәрне чакыру әдәби-музыкаль ягын кайгырту, соңыннан ул кичәләрдә катнашучыларга булмаган акчаны табып гүләү- жинел эш түгел, һәм. нигездә, бу мәшәкатьләр аппаратта эшләгән җиде-сигез кеше һәм идарә рәисе җилкәсенә төшә Ул юбилейны нигә үткәрәсез?—ди. кайберәүләр. 9. .к. у . м « - Алар әдәбиятны, язучының иҗатын һәм, сон чиктә, туган телебезне пропагандалау чарасы. —Талымлырак булырга кирәк,—диләр. —Талымнарга иде дә бит. мөмкинме? Кайсыбызның үз иҗат бәйрәменнән баш тартканы бар? Бу бит мөмкин түгел. —Юбилейлар бик күбәйде бит,—диләр —Куанырга гына кирәк. Ул бәйрәмнәрне без үзебез генә түгел, укучыларыбыз да зарыгып көтеп ала. Кайсы гына залда үткәрсәк тә. кагыйдә буларак, халык шыгрым тулы була. Тарсынмыйк, күпсенмик, булдыра алсак. Шулар өстенә сонгы араларда яна китап чыгаруны билгеләү, ягъни презентацияләү дә гадәткә кереп бара Бу да әдәбиятны, язучыны пропагандалауның заманча үтемле бер чарасы ләбаса Ел да бөтен республикабызны шаулатып Тукай көннәрендә шигырь бәйрәме уздырабыз Алар соңгы елларда халыкара бәйрәмгә әверелде. Чөнки сонгы биш елда, һәр елны дип әйтерлек. Татарстан шагыйрьләре белән беррәттән ул бәйрәмнәрдә Төркия, Үзбәкстан, Кырым. Мәскәү, Башкортостан. Чувашстан шагыйрьләре дә бик теләп катнашты һәм чыгыш ясады. Быел да бәйрәмдә катнашкан рус шагыйрәсе Людмила Щипахина Мәскәүгә кайткач болай дип язып чыкты. «Элгәреге Советлар берлегендә искиткеч матур, традициягә кергән шигъри бәйрәмнәр бар иде Боларнын күбесе инде онытылды Базар оныттырды диләр. Ә мин Татарстанда Тукай туган көнгә багышланган ел да үткәрелгән бәйрәмдә булып кайткач. Татарстанны сагынып әле дә төшләр күрәм. Бәйрәм онытылмаган. Тукай һәйкәле каршындагы зур мәйданны тутырган халык диңгезен күргәч минем күзләремә яшьләр килде. Ике сәгать дәвамына басып тынлады һәм алкышладылар үзебезне Әнә ничек була ала икән. Мин Татарстанны сагынып төшләр күрәм...* Тукай көннәрендә Татарстанда йөреп кайткач танылган төрек шагыйре Айхан Инал Стамбулда сәяхәтнамә китап чыгарды. Ә Диләвер Жәбәҗи зур тиражлы «Тарих» журналының рәттән 4 санында Татарстанны һәм татар әдәбиятын күләмле истәлекләре белән олылады һәм «Татар кызы—Гүзәл» атлы шигырьләр циклы бастырды. Соңгы биш елда без Тукай һәм Жәлил көннәрен уздыру белән генә чикләнмичә. Г Исхакый. Р Фәхретдинов һәм Ф Кәримнәрне дә ел саен диярлек теге яисә бу формада олылап искә ала башладык Риза Фәхретдинов мирасын пропагандалауга Әлмәт хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге зур игътибар бирә. Язучылар берлеге идарәсе инициативасы белән Гаяз Исхакый. Абдулла Алиш һәм Фатих Хөсни исемендәге махсус әдәби премияләр булдыру да байлыктан түгел, әдәби мирасыбызны пропагандалау һәм стимуллаштыру максатыннан чыгып башкарыла. Якын көннәрдә әдәби тәнкыйтебезне җанландыру максатыннан Ждмал Вәлиди исемендәге бүләк булдыру уебыз да бар. Халыкара «Мирас» фонды инициативасы белән Кол Гали исемендәге премия һәм шулай ук Фатих Кәрим, Шәихи Маннур, Сөббух Рафыйков. Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге бүләкләр—болар һәммәсе татар әдәбияты урамындагы олы хәрәкәт хакында сөйли торган вакыйгалар. Болар һәммәсе изге теләктән башкарылган эшләр. Ул премияләрне санап китү генә җиңел. Әмма алар өчен дәүләт бюджетыннан бер тиен дә акча бүлеп бирелми, һәркайсы өчен эзләнергә, юк мөмкинлекләрне бар итеп сорарга һәм табарга туры килә. Җиңел эш түгел бу Бигрәк тә соңгы көннәрдә... Әмма үткәндәге әдәби мираска мөнәсәбәттә уйландыра торган мәсьәләләр дә аз түгел Мәсәлән, без әүвәлге елларда мирасыбызга мөнәсәбәтнең шактый чикләнгән булуыннан зарлана идек. Инде чикләүләр юк, һәммәсе дә кайтгы- үзебезнеке. Кол Гади һәм «Идегәй» дә кайтты. Г Исхакый, Р Фәхретдинов һәм Дәрдмәнд тә Әмма бу бай мирас әдәбиятыбыз һәм халкыбыз үзаңының аерылмас өлеше булып актив яши башладымы? Укучыларыбыз, мәгариф һәм театрларыбызнын ул бетмәс-төкәнмәс бай мираска мөнәсәбәте үзгәрдеме? Кызганыч, алга китеш бик күренми, акрын бара әлегә. Уйланырга урын бар безгә.. Соңгы елларда язучылар сәяси вакыйгаларга мөнәсәбәттә дә зур активлык күрсәттеләр Мәгълүм булганча. Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәш идеясы татар теленен дәүләт статусы һәм латин әлифбасы хакындагы сүзләр ин элек без— язучылар авызыннан чыкты Шуннан сон аларны сәясәтчеләребез күгәреп алды Хәтерегездәдер, шул бәйсезлек өчен көрәш дәверендә чираттан тыш Корылтайга җыелып без үзебезнең ижат берлеген суверенлы дип игълан иттек Без бүген дә Россия Язучылар берлегеннән аерым ижат оешмасы булып яшибез, халыкара Язучылар берлегенә һәм төрки әдәбиятлар берлегенә мөстәкыйль оешма буларак кердек. Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге белән дә ижади хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды Төрек һәм Кытай әдәбиятлары белән дә үзара мөнәсәбәтләребез рәсмиләштерелде Халыкара Әдәби фонднын чираттагы Конгрессы Казанда узу һәм Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби фонднын аны нигезләүче оешма буларак керүе шулай ук игътибарга лаеклы факт. Элемтәләребез житәрлек. Акчаң була икән, бүген бөтен дөнья әдәбиятлары белән аралашырга, дуслашырга мөмкин. Әмма халкын очын-очка ялгый алмый изаланган, әби-бабайларыбыз пенсияләрен, хезмәт кешесе эш хакын вакытында алмаган бер дәвердә урынлы-урынсызга дәүләттән акча сорау да әхлакый күзлектән бик килешә горган нәрсә түгел Бу унайдан без бодай ла зарланырга тиешле түгел. Россиядә һәм СНГ илләрендә Татарстан. Башкортостан һәм Әзәрбәйжан Язучылар берлекләреннән башка һичбер оешма бүген дәүләттән ярдәм алмый, яр буена чыгарып атылган батык сыман, һәркайсы үзалларына чәбәләнә. Республика җитәкчелегенә рәхмәт, әлбәттә Әүвәл заманнарда акча Мәскәүдән килә иде һәм Әдәби фондтан Шуна йортлар төзи идек, ижат йортларына йөри, матди ярдәм күрсәтә идек Боларнын берсе дә юк хәзер Мәскәү үз Корылтайларына чакырганда да «масрафлар сезнең тарафтан» дип искәртергә ярата Хәтта Әдәби институтта уку өчен дә акча түләү кирәк бүген Хакыйкать шундый. Ә безнең кайбер каләмдәшләр, табигый ки. моны аңларга, моның белән килешергә теләми һәм шуна. урынлы да. урынсыз да. Язучылар берлеге җитәкчелегенә үпкә, дәгъва һәм ачу барлыкка килә Ә инде Союз эшеннән гел читтә торып, ягъни Союзга арка белән торып, аны берөзлексез тәнкыйтьләргә үрсәләнүчеләр турында әйтеп тә торасы юк Көнчелек һәм хөсетлектән дә арына алмый кайберәүләр. Үзләренә алганда, кирәктә генә искә төшерә алар ижат берлеген. Идарә рәисе һәм идарә әгъзаларыннан канәгать булмыйча көн-төн матбугатта сүз куертучыларга да гаҗәпләнергә ярамый Бер эш майтармыйча сүз сөйләнеп йөрүчеләр алар элек-электән булган, бар һәм булачак та. К Нәжми дә ярамаган андыйларга, Г Бәширов та. М Әмир дә. М Җәлил дә ярамаган Ибраһим Газины. Зәки Нурины да көн-төн талашлар Г Ахунов һәм Т Миңнуллин да ярап бетмәде һәммә кешегә Бер Мөхәммадиев кына әүлия була алмас Әмма, ни генә булмасын. Татарстан Язучылар берлегенең үзәген чикләвек төшедәй таза һәм фидакарь милләтпәрвәрләр тәшкил итә Дөресен әйтим, мин бүгенге докладта Пенклубны искә алырга җыенмаган идем Чөнки бу оешманы Татарстан Язучыларынын Корылтае да. идарәсе дә нигезләмәде. Ләкин шушы көннәрдә генә газета аша игълан ителгән рәсми «Белдерү»гә игътибарсыз узсам сез мине аңламассыз. Республикада үткәрелә торган күпсанлы әдәби вакыйгалардан да алар, нигездә, принципиаль рәвештә читләшеп килә. Ул гынамы. Пенклубнын аерым әгъзалары беренче көннән үк Язучылар берлеге идарәсе һәм анын рәисенә оппозициядә торып, даими рәвештә матбугатта канәгатьсезлекләрен белдереп киләләр. Ике сүзнең берендә Язучылар берлегенең Совеглар тарафыннан оештырылуын, үз заманыңда коммунистик идеологиягә хезмәт итүен касыкка төрткәндәй тәкрарлап торалар Әлеге •Белдерү»ләрендә дә Пенклуб теоретиклары шул хакыйкатьне чираттагы мәртәбә гаепкә бөгәргә кирәк тапканнар. Әйе, Язучылар берлеге Совет хөкүмәте чорында төзелгән Әмма татар халкы, тазар әдәбияты Язучылар берлегеннән зыян күрмәде кебек Алай га киткәч. Пенклубны кемнәр нигезләгән дә. сез үзегез кемнәр соң'* дип сорыйсы килә килүен, әмма дәшмәвең-мең алтын Хәер. Пен үзәкнең башкаручы директоры Ә Мушинский «Мәдәни җомга» газетасында бу сорауга үзе үк ждвап та бирә «Беренчедән, теләгән һәр кеше, әйтик, безнең таләпләргә 9 * туры килми. Югарырак штиль белән әйткәндә, бар кеше дә әдәби-ижади. демократик һәм әхлакый цензларга җавап бирми». Әйе, бу—әлеге дә баягы, 90 еллар башында, без суверенлык өчен жан атып йөргән дәвердә Матбугат йорты каршындагы мәйданга «Журнал «Идел»—рассадник национализма» дип урамга лозунг күтәреп чыккан Әхәт Мушинский. Әнә ничек! Үзләрен зур талант иясе санаган демократ каләмдәшләр (Ә. Мушинский. Г Моратов, Т Бариев, В Юныс һ. б.) ил таныган татар әдипләрен «штиль һәм ценз» дигән әллә ниткән борынгы татар сүзләре табып рәнҗетербез дип уйлап та карамыйлар. Ул гынамы, телевидение тапшыруында (10.05.99) үзен хокук сакчылары (Пенклуб—нәкъ шул максаттан төзелгән оешма) лидеры санаган Разил Вәлиев Пенклубта булмаган язучыларны «Сарык көтүе, Дуңгыз көтүенә» тиңләп ишарә ясаудан да тайчынмады Пенклубның Белдерү һәм Мөрәҗәгатьләрен укыгач шундый фикер туа- әллә алар үзләрен әдәбият барышында Политбюро итеп күрәселәре киләме1 ” Юбилейлар, әдәбият көннәре, төрле бәйрәмнәр уздырганда, язучыларны сонгы юлга озатканда ни өчендер Пенклуб активлык күрсәтми? Быел Тукай туган көнне һәйкәленә һәм каберенә зур төркем язучылар һәм республика җәмәгатьчелеге чәчәкләр куйганда, Пенклубтан кем килде икән?! Ә өйрәтү, һәм күрсәтмәләр бирергә көннән-көн остара баралар. Игътибар иткәнсездер, ике Съезд арасында башкарылган эшкә дә беренче булып алар нәтиҗә ясап, Татарстанда нәшер ителгән һәммә газеталарда да бәя куеп чыктылар инде. Юк, җәмәгать, ашыкмагыз, без ин әүвәл Съезд фикерен тынлыйк, берөзлексез фидакарьләрчә халыкка хезмәт иткән, хәл кадәри эшләгән, иҗат иткән тыйнак һәм аз сүзле каләмдәшләребезне дә тынлап карыйк. Аннан бит әле милләт һәм туган телебез сагында торган язучыларнын кирәксә-кирәкмәсә бертуктаусыз «яшерен тавыш ачык тавыш...» дип бөтен Республика каршында тарткалашуы да килешеп бетә торган нәрсә түгел. Игътибар иткәнсездер, ул мәкаләләрнең берсенә дә жавап бирелмәде Әйтер сүз булмаганнан түгел, татар теле һәм татар китабы язмышы өчен ут йотып яшәгән көннәрдә халык каршысында татар язучыларынын дәрәҗәсенә тап төшерүдән куркып дәшмәдек. Татарстан Язучылар берлегенә һичкемне мәҗбүр итеп алмадылар, анда һичкемне мәҗбүр итеп тотмыйлар Кирәксә-кирәкмәсә матбугат битләрендә «Союз кирәкме-гүгелме? Ул—язучылар колхозы. Совет иленең калдыгы...» дип, сафсата сатучыларга башкача жавап табу мөмкин түгел. Татарстан Язучылар берлеге—ул безнең мәсләк берлегебез. Халыкка хезмәт, әдәбиятыбызны үстерү һәм туган телебезне саклау мәсләгебез берлеге. Язучы өчен, татар язучысы өчен болардан да изге һәм игелекле бурыч булырга мөмкинме?! Шуңа күрә дә мин бу Корылтайда, һәркайсыбызда да булган шәхси үпкә һәм канәгатьсезлекләр, мин-минлекләребезне онытып торып, әдәбиятыбыз һәм туган телебез, татар язучысы һәм татар китабының бүгенге аяныч хәле, аларны саклапяклап калу юллары хакында җитди һәм конструктив фикер алышуга чакырам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

ЯҢА ИДАРӘ САЙЛАНДЫ 23 июльдә корылтай үзенең эшен дәвам иттерде Язучылар берлегенең яна рәисе итеп әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин сайланды. Идарәгә Язучылар Харрас Әюп, Мансур Вәлиев, Мөдәррис Вәлиев, Разил Вәлиев, Разим Вәлиуллин, Әхмәт Гадел, Марсель Галиев, Галимҗан Гыйльманов. Җәүдәт Дәрзаман, Вахит Имамов, Рәфкать Кәрами, Владимир Корчагин, Ләбиб Лерон, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Шаһинур Мостафнн, Рашат Низами, Гәрәй Рәхим, Равил Рахмани, Данил Салихов, Нәҗибә Сафина, Равил Файзуллин, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Айдар Хәлим, Солтан Шәмси, Фәрит Яхин үтте Корылтай шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең яңа Уставын кабул итте ОЛУГ ИСЕМ ИЯЛӘРЕ Әдәбият үсешенә аеруча зур өлеш керткән әдипләргә «Татарстанның халык язучысы», «Татарстанның халык шагыйре» исемнәрен бирү 1985 елның 9 сентябрендә ТАССР Верховный Советы Президиумы Указы карары белән билгеләнде. 1990 елның 30 августында Дәүләт Суверенитеты турында мәгълүм Декларация кабул ителгәч. Республикабыз атамасы да үзгәрешләр кичерде. Әлеге мактаулы исем дә—берәүләргә ТАССР Верховный Советы Президиумы исеменнән, берәүләргә ТССР Югары Советы исеменнән, берәүләргә, Президент идарәсе барлыкка килгәч. Президент Указы белән бирелде, һәрхәлдә бу югары исем Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан әдәбиятыбызны үстерүдә олы казанышларга ирешкән иң лаеклы әдипләргә бирелә. 1986 елдан бүгенге көнгә бу мактаулы исемгә ия әдипләрнең исемлеген тәкъдим итәбез. Халык язучылары 1986 ел Бәшнров Гомэр Бәшир улы (1901-1999) Исәнбәт Нәкый Сираҗи улы (1899-1992). 1989 ел Еникеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы—Әмирхан Еники (1909) 1993 ел Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы—Фатих Хөсни (1908-1996) Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы — Гариф Ахунов (1925). Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы (1928) Мәһднев Мөхәммәт Сөнгать улы (1930-1995) 1998 ел Фәттахов Нурихан Садрилман улы Нурихан Фәттах (1928). Халык шагыйрьләре 1986 ел Хәкимов Сибгат Таҗи улы—Сибгат Хәким (1911-1986) 1991 ел Афзалов Гамил Гыймазетднн улы—Гамил Афзал (1921). 1993 ел Юзеев Илдар Гафур улы (1933) 1995 ел Идиятуллин Шәүкәт Гали улы -Шәүкәт Гали (1928) 1999 ел Фәйзуллин Равил Габдрахман улы (1943)