ШИГЪРИЯТ
Марис Назиров ИҢНӘРЕҢДӘ КАНАТ БАРДА... Йорт казлары —Кый гак... Кыйгак... Кыр казлары оча җырлап, Кайтаваздай тынлык ярып, Канатларын көчле кагып, Юл алалар еракларга, Югалалар офыкларга. Кыйгак... Кыйгак... Алар киткән якка карап. Йорт казлары йөри чабып, Канатканчы канат кагып. Омтылганда болытларга, Бәреләләр кыекларга. Кереш чөйгән таш-ук сыман Төшү белән килеп җиргә, Каурыйларын чәчеп җилгә, Ынгырашып, сыкрап, елап, Ярсып, соңгы көчен җыйнап, Каңгылдыйлар: —Кыйгак... Кыйгак... Казлар, казлар, аңлыйм Сезне, Мин кушылам сезнең зарга: — Очмыйча син түзеп кара Иңнәреңдә канат барда. ... Яшәп кара!.. Марие НӘЗИРОВ—1949 елда туган, татар һәм башкорт телләрендә берничә шигырь китабы, куп популяр җырлар авторы. Уфада яши. Әфгани**** Чүл күккә үрмәләде Барханнар аягүрә. Варан булып вараннар ашыгып яшеренә. Күк чүлгә тәгәрәде: котыра, җикеренә, Ишәкләрне бакыртып Әфгани килә. Әфгани килә... Ком бурап коеда да өермә бөтерелә. Танк көчәнгән шикелле казарма дер селкенә. Ут йөрәккә итек табанын кисеп менә... ...Газраил кисәтүе кайсыбыз исеменә?! Әфгани килә... Мамык бураны Тупылның да, ахры, киләдер Бер ак булып күренәсе— Коепмы коя йон-мамыгын. Әйтерсең лә каз өмәсе. Каз омәсе? Юк. түгел лә. Әле бит кыш башы түгел. Бер чәчәксез... шомыртлар да— Язның йөзек кашы түгел. Түгел каен аклыгы да. Ни дип күңел алданса да. Тузганаклар гына бит бу. Чәчләреңә капланса да. Кар кебек учта эреми. Җил үрелеп тартып ала. Таптап узгач,—әй кызганыч...— Ала-кола булып кала. Карала җиргә сыенып. Туфрак төсе йога микән? ...Барлыйм чәчем караларын. Минем дә җәй җиткән икән. Кояш, гүя, яралы кош. Ярдан күлгә кадалды. Әлсерәгән зирекләргә Каны ягылып калды. Сискәндерде яфрак шавы: —Зинһар, түбән сикермә! ...Йөрәгемне кысып тотып Торам кыя читендә. **** Коточкыч гарас.и, Зф|»нстан игыннчн мнь» акг.рып мипжга Тчккыонетаюк шулай атап йөртәләр Ир чорына керү мәлендәмен, Тоям кебек инде әрем тәмен. Авыз тулып кан—юк төкергәнем, Нигә сыкрый әле җанымтәнем? Туган җирем, туган илемдәмен: Канаты сынык кош хәлендәмен. Дуслар «телем кискән» дәвердәмен, Бер аягым белән кабердәмен... Кил, шатлык, кил, Йә тизрәк җил булып Яныма йөгер. Кар кебек керфеккә кагыл, Муенга сарыл, Куеныма кер. Кил, шатлык, кил, Җанымны ачышлар, Табышлар түре ит. Эмма элекке булсаң, Шул ук утта җылытсаң— Кирәкми, кире кит! Күнегелә... Корый шәфкатьлек агачы Ир-егет күңелендә. Тайганны төртеп үтүгә. Таптауга күнегелә. Аккошны атып алганны Аклауга күнегелә... Ишелә шәфкатьлек тавы Хатын-кыз күңелендә. Сөюгә атылган гайбәт— Ташларга күнегелә. Коега күкрәк баласын Ташлауга күнегелә... «Ак карга» булып төркемгә, Көтүгә күрен генә— Йолкына тән, күмелә җан Каһәрләү күбегенә. Күкрәгеңә чәпәлә боз Күмәклек көбәгеннән... Сүнә шәфкатьлек уты; Залимлык күрегеннән Сибүгә күңел шәменә Көл генә, күмер генә Бүген дә күнегелә... Ах, һаман күнегелә Ваемсызлык сазына Күңелләр күмелүгә... Ярып Димнең күк томанын, Ярда учаклар яктык. Мине дә як, дигән төсле Калды усаклар ятып. Хәтта шушы усакларның Янмый үләсе килми, Көзге төн карасын ерткан Каен язмышын көнли... Ярга ауган усакларның Ялкыны инде сүрән... ...Уйлый-уйлый үз хәлемне Янә утларга керәм! Күпер Әмирхан ага Еникигә Әйтте әдип, үзен бик чакыргач Көз килгәнне бергә туйларга: «...Җәй көлгәндә кайтып килим әле Туган якның тынын тоярга...» Туган туфрак ифрат газиз икән, Олыгайгач инде бигрәк тә. Йөрәктә бит дәрт тә. дәрман да бар, Коч бетсә дә күптән беләктә. Каләм очларыннан тама әле Ак кәгазьгә бакый рух нуры. Күңелдә бит аҗаганнар түгел, Ләйсән яңгырлары җәйгоры††††. Башкортстан белән Татарстанны Тоташтырган күпер бу җәйгор... Ул бит туган җир вә торган җирнең Җәүһәрләрен бергә җыйгандыр. Шул җәүһәрләр җанда балкыганда Җимерелә зиндан, киртәләр. †††† Салават күпере Әдип рухы салган бу күпердән Үтәр атлап якты иртәләр. Без кабаттан җыелырбыз әле Аксакалның сүзен тыңларга: «...Җәй көлгәндә кайтып калыйм әле Туган якның тынын тоярга...» Мин ышанам Мин ышанам: Гәүдә үле булганда да Тере, исән кала адәм җаны. Ул очалыр Галәм иңләп, көтеп янә Кемдер сурәтенә керер җайны. Ничек инде Кеше дигән җимеш—илаһи көч!— Бөтенләйгә юкка чыксын, имеш. Мш ышанам: Табигать—ул Гали Гакыл, Эшләмәскә тиеш көнлекле эш. Мин ышанам: Үзебездән фәкать нәсел Калдырырга җиргә яралмыйбыз. Җан кунганда карындагы яралгыга. Кабынадыр күктә яңа йолдыз. Аның күктән. Изгелекләр кылсаң гына. Җиргә җылытучы уты килә. Мин ышанам: Гәүдә үлгәч—фәкать җаһил. Явыз затлар җаны юк ителә. Мин ышанам: Тәнем гүргә кергәндә дә Садә җаным очар Галәмеңдә: ...Зинһар, Тәңрем, кичерә күр, Нур коймасам Гомерем юлын сызган каләмеңнән! Уфа. Мөхәммәт Мирза Без туфрактан яралганбыз үләннәр, гөлләр кебек. Гомерләр үрмә гөл кебек, димәк, яшәү—мәңгелек! Без тамчыдан яралганбыз— таңның энҗе чыгыннан. Тамчыдан—күл, дәрья, диңгез,— гомер йөзеп чыгы.пан! Без Кояштан яралганбыз, Илаһының нурыннан. Нур очында мәңгелек сер: без Мәңгелек юлында!.. Ук алмаслык арада зәңгәр күк инк карала? — Кый|ак. кыйгак!—тавышлары бар дөньята тарала. . Йөрәгемне телеп-телеп, yen-yen ала ла... Күкне дерелдәткән тавыш бар гамәлгә тарала: —Кил үләр бар—кыйгак • кый| ак! —Китүләр бар—кыйгаккыйгак! — Калулар юк. калулар юк— булсаң ла ак. булсаң да пакь!— Калулар юк бу дөньяда... Мәңге шулай! Кыйгак. кыйгак БЕЗ МӘҢГЕЛЕК ЮЛЫНДА —Арын арык уйларыңнан, йом да күзләрең, онытылып кал беразга: мендәр—тезләрем. Арын тутыккан хисләрдән, искенең исе исертмәсен, йөз суыңны бирмә иблискә... Тик, бер төндә онытылчы дөнья гаменнән, исертәсем килә сине хис шәрабемнән. Сулышымның бәлзәменә саласым килә, йөрәгеңә ут кабызып, үзем дә сүнмәс ут булып янасым килә!.. Кайда да бер Кояш, Кайда да бер үк Ай, Кайларда торсак та, Иманлы ит. Ходай!.. Сиңа килдем утлар-сулар кичеп, Өметемне кысып учларыма... Ялкыныңа сулар сибим ничек. Ут тергезим ничек учагыңа?!. Көннең кашын сызган кара күмер. Сөрмәсен дә тарткан карадан. Көн белән төн арасында—гомер. Йә кем чыгалган шул арадан?.. Ике газәл 1 Көн уртасы, туктап калды сәгатем. Юк иде лә кинәт туктау гадәте. Соңга калдым килер-барыр юлымда Шул сәгатем туктап калу сәбәпле. Сәгатькә ни? Аның һичкем алдында Юк аласы, йә бирәсе әҗәте. Без генә ул. баш күтәрми кон-төнен, Гомер буе үтибез кем хәжәтен? Вакытны кертермен димә тәртәгә, Җитсә дә күпкә акылын, сәләтең. ...Кабат дивар сәгатем йөреп китте. Туктап калыр беркөн—гомер сәгатем... 2 Күзгә күз багып бирәмсең сәламең, Туганым,—дип, өзеләме кәмәлең? Нәсел-ыру. ил-йорт йөге иңендә— Нык будыңмы билеңдәге кәмәрең? Дога, бәддогамы вәгазь-таләбең, Вәгъдәңә тәңгәл-ятышмы гамәлен? Яктыртмакчы күңлең—күген күпләрнең,— Кояш-Айлы. йолдызлымы галәмен? Искәндә дулап жаһнллек җилләре, Имангамы чакыра бу әләмең? ...Уңмас, җуелмас Илаһың нурына. И Мирза, манып язамсың каләмең?