ҮСЕГЕЗ, ҮС, ИРЕК ПӘРВӘРЛӘРЕ...
.. «Түгәрәк имән» тобендә Курмәделәр мине. ай. куз белән Тик сөйлиләр шелтәле суз белән Халык җырыннан ...Багырша һаман юк. Күзне кисеп. Исә кызгылт сәмум ниндидер. Җилкендердем, ил күндердем, дигәч. Юк, йөрәк, яңадан җилкендер!. Минме азатлык дни айкалмадым. Бүген яңа гасыр тентүен Үткән чакта Сорыйм: милләтме без? Әллә пошмас коллар көтүе?! Бер тетрәнү көтә бездән тарих. Бер кыйралыш көтә илаһи. Ялган Ватан өчен корбан—савап. Үзебез өчен—гөнаһ микән ни? Ишетәсезме: күкләр күкри! Күкри! Күрәсезме: ялт-йолт яшеннәр? Безнең ботакларны дөбердәтеп. Офыкка аудара яшь өннәр? Мин үзем шул яшеннәрдән туып. Баш күтәреп хурлык-коллыкка. Ак болытларымнан чалма киеп. Җиргә снбәм якты орлыклар: —Үсегез, үс. ирек пәрвәрләре! Чүпләр үстермәгез арага. Егерме оеренче гасырга кол керү Гөнаһ татар дигән каръя'га! Ишетәсезме: офыклар дөберди? Күрәсезме: яшен кайрала? Татар кылычының ак йөзендә Алсу шәфәкъ булып кар яна!.. Пәйгамбәр туганда Хәмит Латыйпка Томаннар астында томан. Күк җиргә күзен йомган. Җир исә гел тәһарәтсез Капшана— тапмый комган. Суеша кыргый тавышлар. Ут та юк, очкын да юк. Җирне шакмаклап сатарга Бер тупас пычкы да юк. К үзлеләр яктыда күрми. Өн салмый аек гоман. Татарга—дөнья кәрмәҗин!— Гел җырлый тиле сыман. Нәкъ шундый шомлыкта Ходай Шомланып туядыр ул. Нәкъ шундый шомлыкта яңа Пәйгамбәр туадыр ул... Рәшит Әхмәтҗанга Мин чынлап та кушмаган идем шул1 2 Сиңа миннән иртә китәргә. Тыңламадың. Киттең. Туры килде Миңа бераз сабыр итәргә. 1 Каръя (XX гасырның беренче чирегенә кадәр татар телендә актив кулланышта булган гарәп сүзе)—авыл җире. Биредә «даирә» мәгънәсендә алына 2 Рәшитнең «Ачлык мәйданы» дигән китабында (Казан. 1993) миңа багышланган «Каракүз атлы кыз бала» дигән шигыренә ишарә Анда шундый юллар бар: Каракүз аша син миңа Сәламнәр юллагансың Аннан соң үзеңнән алда Үләргә кушмагансың (Автор). Килер ул көн. Мин дә жан бирермен. Кояш күзгә кереп югалыр. Мәңге чыкмас. Минем «Хушыгыз!»дан Җир «Саумы!» дип тетрәп кузгалыр. Элегә мин муенга дилбегә Киеп ялан аяк жир сөрәм. Буразна артыннан чыр-чу килеп. Сандугачлар селәү эзлиләр... Балачак хатирәсе Тымызык яшел яңгырның Терекөмеш тамчылары. Сикерешеп бии туфракта, Кисә ут камчылары,— Без исә .тапас астында. Паласта, чыланмыйча. Такмак әйтәбез. су1анны3 Авыздан чыгармыйча: —Эпи-па-па-па, пи-па-па-па. Маһи әби йон ката!.. Их. сөттәй жылы яңгырның Яшькелт матурлыклары! Балачак уеннарының Кечкенә зурлыклары! Риф. Камилы. Зыясы. Вәкиле. Минзыясы, Хәмдия. Гадәниясе. Рәмзия. Хәниясе: —Эпи-па-па. пн-па-па. Маһи әби йон ката!.. Кайдадыр көйри калалар. Аныллар көлдә бары,— Без исә үткән сугышның Иясез балалары.— Лапаста, яңгыр астында. Паласта, суган кабып. Әйтәбез такмак—очсызлы Такмакта хикмәт табып: -Эпи-па-па, пи-па-па. Кайчан соң әтиләр кайта?! 1982—1999 3 Ул шундый гамәли уен булган, күрәсең Көпшәгә әйләнеп беткән суган кыягын авызга кабып, шулай туктаусыз такмак әйткән арада ул урталай кыелып төшә һәм без суганныц эчендәге яшь зәһәрен чыгарып ашый илек Таһир Хөрмәтуллинга Син бит миңа туган да түгелсең, Әмма синдәй туган бик сирәк!— Синең хакка бүген сандугачлар Сайрый алыр иде яхшырак. Сайраттыра алмам микән, диеп, Илһам бирмәмме, дип, мең кәррә,— Мин һәр бөре бәгыренә үтеп, Яшел байрак күккә күтәрәм. Яшь җилләнә, яшелләнә дөнья. Яшь илләнә!—сыймый колачка— Шатлыгымнан нур элмәген киеп, Менәм— Асылынам кояшка. Яфрак белән шагыйрь язмышы бер. Сөю—нәфрәт: канлы яшь җөй без. Без кояшка баскычсыз да менеп, Асылынган килеш яшибез. Ә снн, дускай, коткарырга теләп, Төшерәсең нурлы элмәктән. Мин яңадан элмәгемә керәм, Шунда гына калам үл мәктән... 1999 Үтеп барышлый Үтеп барышлый Р.гә Таң алдыннан җан җылысы эзләп, Җәшкелт җаңгыр җекләп җилкәмә,4 Юк, чорналып аңа,—сүрән йолдыз— Бөтенләйгә килдем иркәмә. 4 «Ж» авазы махсус алынды. (Автор ) Шәһәр утларының җылысы юк. Керфексез күз—шәһәр тәрзәсе. Балкондагы азык әрҗәсендә Кымшана ач йолдыз гәүдәсе. Ун көн элек туңган ап-ак керләр, Энә, йәнә җепшеп кипшенә. Туктап, шул керләрне кертеп китсәм, Аңлашылыр микән кешегә? Чакматаш юллардан үтеп барам... Эх, вакыт юк кереп йөрергә! Менә шулай, халыкка кермичә Үтеп китте безнең гомерләр... Сорау туа, шома яткан юлда Очрап куйса җансыз сикәлтә: «Бу йортларда синдәй кеше яши, Бар, бел—үзең бүген ни хәлдә?» Үксим—моңа кадәр ир-егеткә Ник бирмәдем үгет? Ә нигә Сузмадым чәчкәләр чын гүзәлгә? Татлы ширбәт— һәрбер нәнигә? Экраннардан пышылдыйсым килә: Ник мондый без? Нигә дәшмибез? Ник бу кадәр дөрес уйлыйбыз без? Ник бу кадәр ялгыш яшибез? Тан алдыннан жан җылысын, ахры, Эзләп табып булмый әҗәткә,— Шакыйм. Ул юк. Шакыйм. Юк. Чыгам да Тупсадан ук калам гаҗәпкә: Кергән чакта тун шомыртлар хәзер Ялкын белән җанны ялмады— Чәчкә аттылар!.. Бөркү ихатаның Чәчкә атмаган җире калмады!.. Тан алдыннан җан җылысы туды!.. Җылыны учка җыйнап белештем: Бу—мәхәббәт. Соңгы мәхәббәттән Миңа чыккан бик зур өлеш бу!.. Таң алдыннан туган җан җылысы— Сөю... Сөю соңгы буламы? Гомре буе тулалмаган диңгез Безнең яшьтән генә туламы? Таң алдыннан туган җан җылысы— Соңгы сөю... беләм үтмәсен. Аһ, билгесез ләззәт!.. Сирәк дәһшәт!.. Көтәм. Үзем кнтәм. Көтмәсен. Таң алдыннан туган җан җылысы— Шомырттан сорадым: «Ул кайда?* «Ул—мин бит ул,—диде.—Сине көтеп. Тышта чәчкә аттым. Кер, әйдә». /W А. га Сине эзлим. Беләм, якындасың. Адаштыра безне кемнәрдер. Нәрсә ашый күзне? Ач төтенме? Бәлки илдән качкан көлләрдер? Аерылу—ят, кавышу—җинаять. Күзләреңнең шомырт карасын, Якты чыктай, яшькә манам, әйдә, Җем-җем итеп, чемчем карайсын. Без бәйләнгән теге, бердәнбер җеп, Корыч арканнан, дим, түземдер. Кавышулар мөмкин... булмагандай, Аерылу да мөмкин... түгелдер. Их. белсәмче!.. Беләме соң яшьлек: Чишмәсен кайсы тау култыклар? Шулай гомер үтәр. Зиаратта, Сәйдәш нотасыдай, юл туктар. Шып туктар. Исемемнең варисәсе бар ла, Җисемемнең юк шул варисы. Варисымны тәмугь төбеннән дә Килә, дускай.