Логотип Казан Утлары
Роман

КОМ СӘГАТЕ

энге сәяхәттән соң, йокылары туеп уянгач, Мәдиярның беренче сүзе Фазылның ачуын чыгарды. —Су эчәсе килә... —Кипшегән чиләктә бер тамчы су юк. —Каенлык коесына барып кил әле, Фазыл. —Күрдем мин ул коены. Биш-алты көянтәне чиратка куйганнар. Әбиләр чиләк өстендә, кул эшләрен тотып, саран коеда су саркыганны көтеп утыралар. Бик ашыкканнары суны ләме-ние белән тутырып, өйгә кайткач тондырып эчәләр, ди. —Монарчы ничек кырылып бетмәгәннәр соң алар сусыз? —Ниса кортка әйтте бит әнә, урман эчендәге коеның суы кайнап чыга иде, бөтен авылга коенырга җитә иде, ди. Соңгы бер-ике ел эчендә генә коргаксыды, ди. Инешләре дә хәлсезләнгән. —Әйтмә әле шул дезертир кортканың исемен. Сөлек кебек ике яшь егетне ач утырта. Ә бәлки син аның кияве буласы кешедер? —Ник ашатырга тиеш ди әле алар безне? —Хәзер инде коеларының коруына да безне гаепләрләр. Су эчәселәре килгән саен безне каһәрләрләр... Кәнишне, без Каенлыкка килеп төшкәч, әй сөенгәннәр иде... Председатель Гарипов абый: “Су чыгарсагыз, авылны саклап калабыз, берәр ферма да корып җибәрербез”, —дигән иде. Юкса, суны Ботады авылыннан—өч чакрымлы торба белән сузарга туры киләчәк, ди. Ул бәягә егерме кое борауларга була. —Әлфинәнең: «Су чыгара алмагансыз икән!»—дигән сүзен гомеремдә онытасым юк. —Фазыл, зиндандагы әсир кебек уфтанып ятмыйк. Хәзер кояш кыздыра башлый. Вагон эче ипи миченә әвереләчәк. Син бер банка синтетик балга бер пачка маргаринны яхшылап болгата тор. Бер буханка ипиебез бар әле. Артыннан бер чәйнек чәй белән юсак, көне буе кикереп кенә йөрербез. Мин хәзер Богадыга барып, берәр канистра чишмә суы китерәм. —Машинаң буш кайтмасын, Мәдияр, цистернага тутырып та алып кайт. Ахыры. Башы 8 санда. Т —Нишләргә кирәк ди ул шул хәтле су? —Ниса корткага бүләк итәрбез. —Тёшана карата бик ярдәмчел син. әйеме. Фазыл. Ярый ла каршы ала белсә. Шушы дүрт кубометрлы суыңны битенә сипсә нишләрсең0 Ә 9 — Ник. ана кирәкмәсә, әнә кояш астында торсын, кичкә чаклы жылына ул мичкә Люкны ачабыз да рәхәтләнеп ванна керәбез. Автомобильле ванна. —Син аны каян беләсең, Фазыл?! Әле буровойга килеп эшләвенә өч көн үтмәгән Без чынлап та машина цистернасында су жылытып коенабыз бит Эче иркен анын—берьюлы биш-алты кеше коена ала. Кайбер авылларда малайшалайлар да рәхәтләнә безнең мичкәдә. —Мин бик күп нәрсәне белеп тудым. Мәдияр. —Әйтеп кара Шаккаттыр әйдә. —Әнә, юлнын икенче ягында кыяклы түмгәкләр арасында казлар тезелешеп ятамы? —Сон. яталар инде Казларнын көтүтә чыгасы юк ич —Ник анда яталар дип уйлыйсын? —Тыныч жир. Берәү дә борчымый Вәт яталар —Юк, Мәдияр, минем укыганым бар. каз көтүен сарык көтүе кебек болыннан болынга куып йөртсән дә. ул гел бер генә урынга килеп ята. Казлар дымны тоеп, жир астындагы су агышын тынлап яталар, ди. —Бер тотынгач, ахырынача ялганла инде. әйдә. —Әйтәсем килгәне шул—Каенлык казлары безнен агрегатка якын да килми Казлар юл өстендә жим чүпләп йөри торган кошлар, машина- трактор тавышыннан курка торганнардан түгел Димәк. Каенлык кахлары ж.ир астындагы сунын кайдалыгын белә Иртә-кич алар гел әнә теге зүмгәкләр арасында Көндезге кояш астында гына быкырдык күлләвеккә ашыгалар. —Бәлки алар түмгәкләр арасында качышлы уйныйлардыр’! — Юк Әгәр без агрегатны казлар болынына күчереп янадан борауласак су чыга, билләһи! — Ну, Фазыл агайне, син берәр ел эшләсән, әллә нинди экспериментлар уйлап чыгарып, рабочий классный башын катырып бетерерсең әле. —Разведка ясаган сыман итеп, нечкә долото белән, тиз генә бораулап карап буламы? —Бер сәгатькә ун метр тизлек белән төшә алабыз —Чокыр казыр өчен председательгә янадан аңлатып, экскаватор сорасан. тагын ярты көн үтәр дип исәплә —Үтми. Фазыл' Менә шушы су машинасының помпасын турыдан- туры бораулау торбасына тоташтырып карарга кирәк Без склад мөдире Рәүф абыйнын дачасына кое казып бирдек, чумарага. Бакчасында чокыр казырлык та урын юк. Үзен беләсен су эзләп табар өчен су кирәк —Алайса нәрсә көтәбез сон9 Вышка аударылган—агрегат күчәргә әзер. Торбалар җитәрлек. Мастер урынына басарга шүрләмисенме сон. Мәдияр? —Бер ел эшләсәң, син дә мастерга әйләнәсен лә' Әмир абый бит ул материал өчен, техника, документлар өчен җаваплы кеше генә Ин авыр эш барыбер синен белән мина кала Бораулау агрегатын осталардан һәйбәтрәк беләм мин Анысы өчен борчыласы юк —Ә нәрсәсе борчый9 —Сина рәхәт, син яңа кеше. Әгәр аннан да су чыкмаса, Әмир абый икебезне дә Казанга куып кайтарачак Хәер. Минлегалиев мине үз бригадасына күптән чакырып йөрзз иде инде —Каенлык халкы жүләргә санамасмы безне9 —Авыл халкының исе китмәс, алар кул селтәде' Нишләгәнне абайламыйча да калырлар. Ярый, син әйтмешли, вакыт әрәм итмик Син суга кит—дүрт тонналы чиләк белән. Ә мин. Фазыл, маргарин әлбәсен болгата горам Мәдиярга канатлар үстемени! Монарчы кушканны гына үтәп, янасына алдан барып тыгылмыйча, пычрак эшне ерактан әйләнеп үтә торган кыска торыклы, шадра йөзле, авыр сөякле егеткә өстәмә жан керде. Зәнгәр күзләренә килешеп торган кызыл балчык төсендәге жирән чәчен күпертмә бармаклары белән артка тарагандай итте дә эшкә тотынды. Фазыл тиз арада күрше авыл водокачкасыннан су алып кайтты «Маз» платформасына көйләнгән унике тонналы үзйөрешле агрегатны яна урынга күчерделәр. Фазыл үзе белеп башкара алырдай эшләр житәрлек иде бугай—ул берсе-берсе житмеш-сиксән килограммлы төрле озынлыктагы бораулау торбаларын сөйрәп, яна урынга күчерде Ниһаять, биш еллык тәжрибәсенә карамастан, Мәдиярны да сагаерга мәжбүр иткән минутлар килеп житге—вышканы күгәрергә кирәк иде. Ул май насосының гүелдәвен ишеткәч, Әмир кебек кулы белән ишарәләп, Фазылга читкә китеп басарга кушты. Иске техниканың кайбер өлешләре түзмәскә мөмкин. Йөз атмосфералы май фонтаны йөзенә китереп бәрсә—син үзенне күзсез калдым дип исәплә... Май насосының гүелдәве көчәнүгә әверелде. Көчәнүле тавыш кинәт туктап, ыңгырашуга күчте, һәм вышка уналты метрлы гәүдәсен күтәрә башлап, бер мәлгә җәһәннәмгә ут өсти торган гигант «Катюша»га әверелде. Ниһаять бөтенләй тураеп баскач, Фазыл аның корыч аякларын эт камыты чаклы каптыргычлар белән платформага беркетте. Долото үзенен ялтырап торган булат тешләрен жиргә батырды.. Башланды... Тай дигәнең атка ияреп йөргәндә генә кирәксә-кирәкмәсә лән- лән сикеренә, әгәр арбага җигелсә, атка әйләнә икән ул... Мәдиярнын зәнгәр күзләре кысылды, шадралары куерды, чәчен тиктомалдан гына еш-еш артка тарый... Дулкынлана... Башка вакытта булса аптырап калган Фазылга: «Атлы казак» кебек күз алдымда торма әле. дияр иде. Һичьюгы вагон эчендә кичке очрашуларны көтеп әлсерәгән ак кәчтүнен искә алыр иде... юк. Мәдияр кинәт җитдиләнде. Ул гел жир астыннан чыккан балчыкны учына ала. Әллә үзен юатыр өчен, әллә күнелсез булмасын өчен үзалдына сөйләнә: —Хәзер, хәзер Фазыл, нишләргә кирәген үзем әйтермен... Фазылның күрше авылдан машина белән су ташуы гына тоткарлады эшне. Әле кояш төшке аш турысына килеп җитмәгән иде. Долотога сигез бораулау торбасын ялгап төшергәннән соң Мәдияр: «Илле ике метр төштек», дип әйтеп бирергә дә өлгермәде, өстән куыла торган су ялангач стеналы скважина эченә убылып юкка чыкты. Ж,ир бугазы суны өскә чыгармыйча үзенә йота барды. Фазыл каушавыннан машина мичкәсенә сикереп .менгәнен сизми дә калды, люкны ачып кулын тыгып карады. —Су күп әле мичкәдә, помпа да эшләп тора. Кая китә сон су?!— дип кычкырды ул Мәдиярга. —Жир астындагы ярыкка! Полный уход дип атала бу! Во!!!—Мәдияр ике баш бармагын берьюлы күрсәтте —Менә тында,—диде ул шәрә скважина эченә урман чикләвеге чаклы балчык ыргытып —Чулт итәме?! Димәк аста су бар. Хикмәте тик—калынмы ул су? Без агызганы гына түгелме? —Алайса,—диде Фазыл, ниһаять үзенең эшкә ярардайлыгын исенә төшереп,—без Каенлык астында диңгез таптык, әйеме?! —Хәзер, хәзер, Фазыл, нишләргә кирәген үзем әйтәм. Без әле разведка ясап суны эзләп таптык кына. Хәзер зур долото белән скважинаны яңадан юанайтып казырга кирәк, әнә теге юан торбалар белән ныгытырлык итеп. Юкса җимерелә ул. Аннары насос төшерәбез дә Каенлыкны коендырабыз. —Су бар микән инде? —Сумы?! Полный уходтан сонмы?! Бала-чага шул әле син! Кефир шешәсе! Ком сәгатен әзерли тор! Казлар... Һәй. кахтар Сабан туе мәйданындагы көрәшне күрергә килгән кунаклар кебек агрегатны урап алганнар да Фазыл белән Мәдияр- нын мәш килүен күзәтәләр Үхтәре. ‘га-га-га” итенеп, туктаусыз сөйләшәЛӘР "иләкләрен онытып, чишмә башына килгән кызлар диярсен Мәдиярнын янадан үз холкына килүе Фазылга ышаныч өстәде, димәк, су бар инде! Карангы төшә башлагач. Мәдияр генераторны ялгап, вышкадагы утларны кабызды. Бораулау агрегаты уенчыклары коелган яна ет чыршысы на охшап калды. Казлар гаилә-гаилә булып өйләренә таралышты Кайтырга теләмәгән нәрен малай-шалайлар куып китте. Долотоны чыгарып, бөтен нәрсәне сүндереп, бераз хәл алыйк, дип, «МАЗ* кабинасына кереп утыргач. Мәдияр гадәт буенча Фазылны үртәргә теләгән иде. —Әлфинә янына барабызмы? —Әйдә, киттек Алар, сүз куешкан төсле, икесе дә берьюлы йокыга киттеләр Суны да юарга кирәк онгы ике ел эчендә яңгырдан гайре су рәхәте күрмәгән Каенлык халкы өчен гажәеп манзара иде бу Чалт аяз июль челләсендә авыл урамына гөрләвек бәреп керде Ул. чишмәсеннән качкан дулкын кебек, ашыгып, юлында очраган бөтен тузанны юып. машина көпчәкләре эзе буйлап хәлсез инешкә ярдәмгә ашыкты Каешланып каткан урам өстендәге тузан онын бер кат юып алгач, әлеге гөрләвек күзгә күренеп чистарды Кахтар Казлар дәррәү күтәрелеп, гөрләвекнең оясын күрергә теләгәндәй, бораулау агрегаты янына жыеллылар Ә анда— скважинадан тәртә калынлыгындагы фонтан булып су бөркелеп тора Казлар үз телләрендә берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә. Мәдияр белән Фазылны мактадылар. Кодрәтләреннән килсә, шланга башыннан үрелеп су эчәрләр иде дә. ләкин фонтан шавы ул казларны шүрләтеп, гайрәтләрен тыеп тора. Фазыл бала чагыннан ук сәке астында ояда утырган казнын черек бүрәнә аша баш тыгып кычкырганын күргәннән бирле күнелендә әлеге кошларга үпкә саклап йөртә иде Хәмдия белән аерылышуда казларнын да гаебе бар кебек иле аңа Бактын исә. кахтар анын өчен Әлфинәнең барлыгын белгән икән Хәзер шушы тирән чишмәгә су алырга килгәч, һәр кеше Фазыл белән Әлфинәне искә төшерәчәк Авылнын буровойга якынрак ягындагы өйләрдә чиләк көянтә күтәр.» алырдай кеме бар—су шавына жыеллылар Ләкин күпме генә тырышмасыннар, су алалмадылар—фонтан чиләкләрне бәреп ата. кешеләр ю чәчрәп якын килергә ирек бирми Әлеге сунын бетүе мөмкин дигәндәй уй халыкны кабаландыра, каушата һәм тыңлаусыз итә иде Кемнеңдер башына төплерәк уй килде «Җәмәгать, чиләккә генә сыймый монын суы Зуррак савыт кирәк, бидоннарны алып килик» Бидонга дип киткәннәргә авылнын икенче очындагылар да ияреп килде Каенлыкта су күрмичә коргаксыган нинди савыт бар—бөтенесе яна чишмә янына җыелды Су салкыныннан куәтләнгән чыр-чу фонтан тавышын жинде -Җәмәгать,— диде Мәдияр, авылнын үз телендәрәк кычкырып бу суны әлегә эчәргә ярамый' Аны өч көн буе агызып чистартканнан сон Казанга анализга илтәсе бар! Ләкин халыкнын Мәдияр әйткәннәргә исе дә китмәде Киресенчә биш алты кеше аны үртәгәндәй, чиләк күтәреп эчә дә башладылар С —Зәмзәм суы бу! —Бәй, тәме нәкъ Уразай кодагыйларның чишмәсенеке кеби! —Син, апаем, әнә безнен урман коесына анализ яса. —Суыңны кызганасың мәллә, инәңнең бәчмәге, әйтмәсәм дә булмады?!. Скважина яныннан көне буе кеше өзелмәде. Зур савытлары бетеп, инде бүтән су җыяр нәрсә калмады дигәннәре, янә килеп өч литрлы пыяла банкаларга, курчак чиләкләренә, бүген аш пешерәсе кәстрүлләренә, чәйнекләренә тутырдылар. Бала коляскасына кер кайната торган калай мичкә салып Ниса кортка килгәч, Мәдиярның суны сүндерергә исәбе бар иде, ләкин Фазыл ирек бирмәде —Суны туктата күрмә. —Әбиеңә сәлам әйт... —Әнә, Мәдияр, безнен су ага торгач, колхоз идарәсенә барып җиткән, Гарипов абый үзе килә. Колхоз рәисе егетләрне күрмәмешкә салыштымы, әллә су фонтанын күргәч үз күзенә үзе ышанмадымы, «Волга»сы туктап беткәнне дә көтмичә, кыр термосын күтәреп чыкты. Су агышы аның кулындагы термосны тартып алып өч сәгатьтән бирле шарлавыкланып казылган чоңгылга томырды. Гарипов сабыйларча көлә-көлә суны чоңгылдан гына тутырып эчте, эчкән кадәресе кимегәч тагын тутырды һәм бөкеләп «Волга»сына ашыкты. Бер сәгатьтән соң «Волга» тагын күренде. Тик бу юлысы ул су янына түгел, ә иске урында калган яшел вагон ишегенә терәлеп туктады. Мәдияр белән Фазылның анда икәнен белә иде ул. Вагон ишеге ачык булса да, шартына туры китереп шакылдатты рәис. Егетләр җавап бирергә ашыкмагач, тар баскычларга дон-дон басып, вагонга үзе керде. —Әллә йоклап ятасыз инде? Шушындый бәйрәм көнне... —Безнең өчен гади бер эш көне инде бу,—дигән булды Мәдияр, сер бирмәскә тырышып. —Гафу итегез, төне буе эшләгәч алҗытты бераз,—диде Фазыл, тумбочка өстендәге ясалма балга болгатылган маргарин калдыгын яшереп. Тик Гарипов абыйлары Фазыл кулындагы баллы май белән каткан ипи кисәген күреп өлгерде шул. һәм кинәт кенә ишектән башын тыгып, шоферына кычкырды. —Багажникны бушат әле! Тиз бул!—һәм рәис, «старший» иттереп Мәдияр беләнме, Фазыл беләнме сөйләшергә белмичә, тумбочкага ымлады — Өстәлегез кечерәк! —Җитә ул безгә. —Әйе, бу колхозда җитә ул безгә,—диде Мәдияр, Фазылны үзенчә җөпләп. —Сез егетләр миңа үпкәләмәгез. Җитәкче хәлен җитәкче булгач кына беләсең. Су чыкмый икән дип, кара кайгыга салдыгыз, валлаһи! Бәй, мастерыгыз кая соң әле? —Казанда ул... Өченче көн инде.. —Ничек Казанда9 ! Ә бу скважинаны кем казыды?! —Икебез. —Юк, икебез түгел, Мәдияр берүзе. Минем разрядым бәләкәй әле, беренче атнамны гына эшлим. —Аның каравы суны кайдан эзләргә кирәклеген син әйттең... Бөтен килеш кыздырылган ике тавык, салкын килеш ысланган биш симез балык, бер кирпеч ипи куйгач, өстәлдә шешә куярлык та урын калмады. —Суны да юарга кирәк бу дөньяда. Мин үзем эчмим, инфарктан сон, врачлар белән хатын бер сүзгә килеп, тыеп торалар Ну бүгенге вакыйга хакына унбиш тамчы йотарга риза—карволол булып урнашсын. Әйдәгез, сезнең исәнлеккә егетләр, сез казыган коеның суы бетмәсен! Бетмәс микән, егетләр?! Мәдияр ком сәгатен кырлы стакан урынына куйды Бер бүлемнән икенче бүлемгә вакыт агышы булып ком сибелә башлады —Скважинадагы сунын күплеге шушы сәгать белән үлчәнә инде Насос эшлиме—эшли, комы коеламы—коела, су агамы—ага' Торба эчендәге суны погружной насос ике генә төкерә. Әгәр жир астындагы чишмәгә юлыксан—су мәңге бетми Мәдияр ком сәгатен тагын., тагын, тагын әйләндерде Ә су ага да ага... —Ә дебеты зурмы9 —Кызыл насос төшердек, сәгатенә 16 тонна бирә торганы Биш сәгатьтән бирле ага. —Каенлык дингез өстендә утыра,—диде Фазыл сүзгә катышасы килеп,—безнен вагон төче дингез ярында Кырлы стакан Фазыл кулына күчте — Мин бу аракыны калдырам, диде ул. —Кем әйтмешли, иртәгесе көнгә ризык теләп торсын Каенлыкка еш килермен әле мин Ни дисән дә, беренче авылым, беренче скважинам —Беренче мәхәббәтен! Бу егет Ниса корткагызның кияве буласы кеше —Сез Гарипов абый, Мәдиярнын сүзенә игътибар итмәгез. Ач карынга салынган аракысы барып житте бугай анын —Ә нәрсә, ялгыш сүз ишетмәдем әле мин Кал, энем, безнен колхозда. Хуҗалыкларда инде алты скважинабыз бар Инженер-оператор итәрбез үзенне. Читтән торып кына институтка кертербез Су тирәсендә эшләүче белгечләр тансык Аена 150 тәнкә акча алырсын Өй салып бирербез —Нишләп ана 150 сум гына түлисегез килә9 Менә мина Балтачның Карадуган авылында 160 сум түлиселәр иде — Мәдияр! —Сон, алайса, без дә 160 итәрбез. —Шаяртуыгыз өчен рәхмәт, Гарипов абый,—диде Фазыл, стаканны тулы килеш өстәлгә кире куеп,—бораулаучы эше күбрәк кызыктыра шул мине Чынлап сөйләшүем иде, юкса. Чаллы авылы өстенә шәһәр сала башладылар да, хәзер өч ай саен ике-өч кешебезне чүпләп торалар Дилбегә тартырдай, теләсән камыт кидерердәй яшьләрне генә алалар Лимит белән сораталар Ярый, егетләр, сез сыйланыгыз, мин комбайннар янына ашыгам Кичкә Ниса кортка бәлеш пешереп көтә сезне Теләсәгез. Әлфинә оныкачаен да китертәбез конвой белән, теләсәгез. Самат абыегыз үзе алып килер . — Юк. юк, Гарипов абый, алай ярамый' Хәер, сезне анламассын. әллә чынлап сөйлисез, әллә юри үртисез9 ' — Колхоз эше өчен чынлап сөйләсән лә ярый, кем, Фазыл энем Ярый, хуш иттек, рәхмәт сезгә, тәмле чишмәгез өчен рәхмәт' Колхоз рәисе китүгә. Фазыл Мәдиярны тәрбияләргә кереште —Син нәрсә инде, кеше алдында минем серне чишеп маташасын'* —Авылның сере юк. Казанда гына ул—кем кемне нишләтсә дә һичкем белми. Ә авылда ни уйлаганынны да күреп торалар Гарипов алдында эчмим мин дип кылтаюын эчемә тиде — Чынлап та эчкәнем юк —Мин дә, биш ел элек буровойга килгәндә, аракы күргән кеше түгел идем Юл өстендәге эш сындыра ул Нинди кызыгы бар сон бу зимагурлыкның? Гел юлда, гел вагонда, гел чегән тормышында Өйлән алайса Әһә Дурак ди мин! Өйләнеп хатыныңны Казанда калдыр да елга унике тапкыр получка алырга кайтканда күрерсен. Ул анда яшәп ята. син юлда яшисен Әмир абый өйләнгән бит әле —Ут йотып ята. Айга бер тапкыр кайтып кочаклап килер өчен айлык получкасын түләп тора.. Өйләнмим. Авыл саен кунак егет мин! Кемне сөйсәм, кемне кочсам да, намус газабы кичерәсе юк. Үземә үзем хуҗа! Эшлим, яшим, сөям, теләсәм эчәм дә.. Мине үзенә өйләндерә алырдай кыз берәү генә бу илдә, ул да булса—Дон дәрьясы читендә... —Эчмәгән булсаң, Әлфинәне күреп кайта идек, машина белән генә... —Суны туктатмыйча өч тәүлек кудырасы бар. Саклап утыр. Ә мин Нәсфия янына барам. Су ага да ага. Аның шаулавы авыл тирәсендәге бар табигатькә үтеп керде. Казлар ниһаять агрегат янына килмәс булды, урам уртасыннан йөгергән кәүсәр гөрләвекне куып йөрмичә оя-оя булып өй түрләрендә көтеп яталар. Суга килүчеләрнең чыр-чуы сабырланды, яна чишмәнең сүнмәслегенә ышанып, чиләкләре бушаганга гына киләләр—чират та юк, кабаланучы да. Каенлык чишмәсе инде ул хәзер, аны бораулаучылары үзләре белән алып китә алмаслар. Беренче минутларында дәртле җыр сыман бөркелеп торган су шаулавының хәзер инде сагышы бар. Тигез җирдән казып алган бу сөенеч чишмәсен авылы белән бергә ничек калдырып китәсең?! Мәдияр инде биш ел эчендә иллеләп чишмә белән аерылышкан кеше. Ул мондый рәвештәге сагышларга ияләшкән бугай. Ләкин Фазыл өчен Каенлык чишмәсе беренче наз, беренче шатлык, беренче табыш һәм беренче югалту кебек. Тора-бара Фазыл аңа кадәр эшләгән бик күп агайлар ише, калын тиреле зимагурга әверелеп, Ходай ни юнь кылса —шуны ашап, кемне сөйсә —шуңа юанып, получкадан получкага чаклы вакыт үткәрер өчен генә гамьсез яшәргә өйрәнер, күнегер, ияләшер. Тик Каенлык онытылмас. Беренчеләр һәм соңгылар онытылмый—уртадагылары күмелсә— күмелер... Туган авылны оныттырып торырлык Каенлык, ниһаять, куанып эшләрдәй бораулаучы эше, Хәмдиядән якынрак Әлфинә—беренче мәхәббәтнең үзе түгелмени?! Авыл монтеры чишмә янына багана утыртып, идарә итү щитына колхоз тогын тоташтыргач, агрегаттагы генераторның кирәге калмады, һәм Мәдияр Әмир килгәнче дип вышканы егып, корыч арканнарны җыеп бораулау торбаларын үз урынына тәгәрәтте. Анда-монда килеп тотынган Фазылны юатып! —Хәзер, хәзер, нишләргә кирәген үзем әйтәм, яме,—дип торуы Мәдиярның һаман да кирәксә —җитди, кирәксә —шаян, якын кеше икәненә искәртә иде. Актаныш самолеты техник сәбәпләр аркасында кич җиткәндә генә килеп төште, һава торышына кагылышлы сәбәпләрне күреп аңласа да, мосафирлар техник сәбәпнең ни икәнен, самолетның ник соңарганын тәки төшенмәделәр. Әмир дә Казан эчендәге аэропортта алты сәгать буе көтеп утырды. Самолет менә килә, менә килә дип сәгать саен вакытны суздылар. Ә бит алты сәгать эчендә ул Киндерле бистәсендәге фатирына ике тапкыр кайтып, ике тапкыр кызын сөеп, хатыны белән ике кат саубуллаша ала иде. Актаныш аэродромына килеп төшкәндә ул инде үзен ике вагон цемент бушаткан ялчы кебегрәк хис итте. Шушы халәттә Каенлыкка җитеп, вагон эчендә аракысы эчелеп бетмәгән шешә күреп, аэропортта каршы алмаган егетләр өстенә ай-һай җикеренмәкче иде ул, әмма шул чакны ачык тәрәзәдән су шаулавын ишетеп, кинәт юашланып калды Монда инде кайсыгызның эше бу дип сорап торасы юк. Димәк, Мәдиярның оста булырлыгы бар, димәк Фазыл да эшкә ярый... «Исәнмесез, улбу юкмы?» дип күрешәсе урынга, Әмир Мәдиярның кулындагы тавык сыйрагын урталай сындырып, кырлы стаканны мөлдерәмә тутырып каплады да сорау яудырырга тотынды. —Ничә метрдан? Озак маташтыгызмы? Колхоз председателе скважинаның чын тирәнлеген беләме? Ничә труба төшергәнегезне карап тордымы9 Утыз метрга арттырып әйтсәк шикләнмәсме, процентовкага кул куяр микән? Ниһаять сорауларга кыска-кыска жавап ишеткәч, ул Казандагы нәчәлникләрнен яна фәрманын җиткерде —Иртәгә Алабуга районына күчәбез—сезгә сәлам шул булыр' Суфия Кояш көнчыгышта баеды ке гашыйкнын аерылышуына һәрвакыт өченче кеше гаепле Тугантумачамы ул. күрше-күлән, дус-ишме. дошманмы ул. хезмәттәшме — барыбер Арага керәләрме, нахак сүз ишеттерәләрме, тартып алалармы, буйсынырга мәжбүр итәләрме'* Аеручылар ин сөексез кеше булып арага керә Өзелеп сөйгән ярлар искә төшкән саен, шул ярларга ияреп сөексезләр дә күз алдына килеп баса Әгәр Әмир кабыл-тибел генә җыештырып, бригаданы Казанга алып чыгып китмәсә, Фазыл әле Әлфинәне күрер өчен һичшиксез җаен табасы иде Бөтенләй икенче тарафка юлга чыккач, кыз белән болай да алләни якынаеп өлгермәгән аралар ерагаер гына... һәм монын сәбәпчесе—Әмир Дөрес, бригаданы Казандагы түрәләр фәрманы йөртә Ләкин ул фәрманны Әмир алып кайтты Димәк. Фазылны Әлфинәдән ул мәхрүм итте Мәдиярнын да ана үзенчә шелтәсе бар Бактын исә. Әмир аны кочаклап алып аркасыннан сөеп, мактарга тиеш иде Су чыгара алмаганнар дигән хурлыклы даннан коткарды бит ул бригаданы Бөтен жаваплылыкны үз өстенә алып Остамын беренче жинүне тиешенчә бәяләмәве егетнен рухын төшерде Кыскасы. Мәдияр белән Фазылнын кояшы бүген көнчыгышта килеш баеды. Чыклы үләннәрдә соңгы эзләрен калдырып, яшел вагонны су ташучы машинага, ә долотолар, колач җитмәслек ачкычлар, цемент капчыклары һәм инструментлар төялгән дүрт көпчәкле арбаны бораулау агрегатын күтәргән «МАЗ»га тактылар Кирәк-ярак төшеп калмады микән дип. эш урынын тагын бер кат йөреп баккач, автокәрван азы юлга чыгып басты Ерак сәфәр алдыннан. Әмир җиргә төшеп, тәмәке көйрәтте Аңа ияреп Мәдияр да «Аврора» кабызды. Капусы ачыла башлаган таннан. ярау җил көткәндәй. Фазыл тәмәке төтененнән качып, авыл ягына борылды —Син минем янга утыр. Рульдә алыштырырсың Самолет белән очканда гына тиз ул. Актаныш белән Казан арасы 500 чакрымга җыела «МАЗ» бик авыр машина, рульдә берәр сәгать кайтсан. вагон бушаткан кебек буласың Ә Мәдияр безнең арттан әкрен генә иярер Юлны хәтерләп кал Актанышка киләсен булыр әле Күпме эхпәнсән дә. Татарстанда утыз ике генә район Бер йөргән юлларга кабат-кабат әйләнеп кайтырга туры килә —Мин тиз генә Ниса кортка янына кереп чыгыйм әле,—дип бүлдерде Фазыл остазның вәгазен —Юл сәдакасы бирәсен мәллә° — Йомышым бар иде Кортка инде ишек алдына чыккан. Сыер сава торган ак чиләген казык башына элеп маташа Фазылны күргәч ул. чиләген дә алырга онытып, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә башлады -Бәй. иртәрәк ачыккансыз түгелме соң0 Бүген китәсез дип ишеттем — Бүген түгел, түткәй, хәзер үк.. —Үзегез беләсездер инде анысын Чуенда итле бәрәңгем пешкән Әйдә, чакыр калганнарыгызны И —Ашап тормыйбыз, ашыгабаз. Мастер шулай диде. Түткәй ниме соң?.. —Нәмә дисең? —Ниме соң, түткәй? —Әйт сүзеңне!—Ниса кортка егетнен кем турында авыз ачасын белә, тик ниндирәк гозер әйтеләсен генә төшенми, шуна күрә сер бирергә ашыкмый —Бүген көтү кайтканчы Аккүзгә барып киләсем бар ие. —Түткәй Әйт инде Әлфинәгә, пожал ысты, срочно Казанга чакыртканнар диген. Саубуллашып та өлгермәдек. Түткәй, Самат абыйга сиздермә инде, яме! —Ул чаклы исәр түгел лә инде мин... —Түткәй, Әлфинәне күрсәң...түткәй. Ниса кортка Фазылның ялварулы тавышын тоеп, анын «Әлфинә» дигән саен каушавында самимилек һәм эчкерсезлек чалымнарын сизеп, саф яшьлеккә генә хас кичерешләренә ышанды, ана ихлас ярдәм итәргә теләде. Ул шушы мизгелдә оныгасынын ышанычлы «подруга»сына әверелеп, клубка ашыккан яшьләр сыман, ялт кына өенә кереп чыкты да Фазылга китап тышыннан кисеп алынган бер катыргы тоттырды. Катыргының икенче ягында Әлфинә рәсеме— Аккүзнең иген кырында, шәфакъ нурында ничек басып торган булса—шул Әлфинә. — Бер усал егет кызымның кулыннан тартып алган булган. Бөгәрләнгән иде, катыргыга үзем ябыштырдым. Бу минутта кортка көтүгә чыгасы малларын да онытып, әллә ниләр сөйләргә җыенган иде бугай, тик Каенлык тынлыгына «МАЗ»нын сискәндергеч быргысы үтеп керде. —Түткәй, рәхмәт! Мине чакыралар әнә... Фазыл хушлашырга да онытып чыгып чапты. Җәйге көннең учак кебек чагы. Сүлпән генә кабынган учак яна торгач, бөтен утыннарны комсызланып ялкынга йота да тагын сүрелә— көн озынлыгы да шулай. Каенлыктан чыккач иртәнге һаванын дымсу салкынлыгы көн учагында кызып, бөркү тузанга әверелде. Ян тәрәзәне ачмасаң, кабина эче төннеген япкан кара мунчага әверелә. —Ун сәгать буе кайтасыбыз бар, Фазыл агайне. Мин сине үз яныма сөйләшеп барыр өчен алдым, —диде Әмир. —Юлы бигрәк озын, сүзебез җитәрме? —Күршең әйбәт булса, сүз күп ул, кияү! Син ян көзгедән Мәдиярны күреп барырга тырыш, ара ерагайса, әйтерсең. —Каенлык көзгедән югалды. —Ну и чурт сним! Татарстанда безне көтеп торган өч мең алты йөз авыл бар. Ләкин Актанышка бүтән аяк басасым юк! —Мин аңламыйм сине, Әмир абый. —Бораулау остасы булып, үзенә бригада җыйгач аңларсың әле. —Миңа зурдан кубып хыялланырга иртәрәк әле. Әнә, Мәдияр биш ел эшләп тә... —Нәрсә. Мәдияр?!. Үсеп җиткәч остазыңның күтенә тибәргә кирәкме? Каенлыкта минем аркылы үрелеп батырлык эшләргә кем кушкан аңа? Имеш, кырык ел буе шушы эштә бөкресен чыгарган Әмирнен кулыннан килмәгәч, борын астында маңкасы кипмәгән малай, яңа урында су барлыгын тоеп, үз белдеге белән скважина бораулаган. —Су чыккач сөенече уртак түгелмени? —Мин чыгарсам уртак иде. Ә сезнең уеныгыз мине мыскыл итү генә. Күрегез янәсе! Яшьләр талантлы! Кешегә пенсияне тикмәгә генә бирмиләр, имеш. Тагын ике ай көтсә, мин аңа бригаданы калдырып китә идем, бөтен агрегатны, менә шушы кәрванны да . Көзгедән кара, киләме ул хайван?.. —Килә. Безнен тузан эчендә чак күренә. —Шул кирәк ана! Иснәсен! Бик беләсен килсә, агайне, Мәдияр өчен борчылып соравым түгел—машинасы исән йөрсен. Шушы арбалы «МАЗ» бөтен агрегаты белән, вагоны, су ташучы машинасы, бораулау торбалары, тирәнгә төшә торган насослар—бөтенесе минем өстә Алар өчен мин жавап бирәм Безненчә жавап бирү—ул авария өчен, урланса, ватылса, төшеп калса—кесәңнән чыгарып түләү дигән сүз. Сез ватасыз, мин түлим. Бәйгегә малай-шалайны жибәрсән—атны яндыра! —Ватмадык ич! —Шул гына җитмәгәнне! Менә хәзер үзен уйлап кара, безнен скважина юк, сезнен скважина өчен документлар тутырырга дип. Каенлыкка прораб Сәфәров килеп төшә Пропентовкаларга кул куйдырганда колхоз председателе хәлне сөйләп бирә. Ә Сәфәров моны Казанга кайтып бөтен мелиораторларга җиткергәч. Әмирнен кулыннан килмәгән. Мәдияр шаккатырган! Пенсиягә чыгарга ике ай кала дигәндә, инде шәт «Атказанган мелиоратор» исеме атам дигәндә Мәжлес ашына чабата тараканы төште... Куам мин аны Гаражда өч елдан бирле Владимировтан катган агрегат ята Шуны аякка бастырсын, үзенә яна бригада жыеп эшләп карасын. Ун сәгать буе остазнын эч пошыргыч зарын тынлап бара катсан. Саескан Тавы кичүенә җиткәнче башын катып, йөрәген тотып, саруын кайнап, чыдамын бетәр иде Шөкер. Пучыны үтеп Ык елгасы аша сатынган агач күпергә җиткәч. Әмир сүзне икенчегә борды —Актанышның язмышын хәл итә торган күпер бу Аэродромының туңы эрегәч, самолетлар төшә алмый Һәм менә бу күперне дә сүтеп ташлыйлар, өлгерсәләр. Өлгермәсәләр. Ык ташкыны агызып китә Аннары Актаныш белән Казан арасында юл өзелә. Самолетлар көн аралаш килеп аэродром өстенә Казанның почта капчыкларын ыргытып китәләр. Ә районныкы өелеп ята— Минзәлә күперенең яңарганын көтеп Юл өзегендә калганым бар Ай буе эшләдек Аэродром ябылырга ике кон бар әле дип. шалтыратышып тордык,— алданрак яптылар Актанышта бүленеп калдык. Юл өзелде. Эш бармый ни материал китерә алмыйлар, гөрләвекләр аркылы-торкылы ага. ни юлы су ташырлык түгел Вышканы урыныннан да кузгата алмадык—сөрелгән басу өстенә туры килгәнбез— баскан җиребез кара боламыкка әверелде Ә кайтасы килә —Ник вагоныңда гына ятмаска” —Ай буе эшләп кара да. өенә, гаиләнә. әти дип өзгәләнеп торган кызың янына кайта алмыйча интегеп кара —Алайса бораулаучыларга өйләнмәскә генә инде —Өйләнеп хатынын үзе белән вагонда йөртүче мастерлар бар— Антонов—бораулаучылар арасында беренче булып машина алган кеше Атнаун көн дә үтмәде—урладылар Шул ачудан бөтен бригадасын куып таратты да хатынын эшкә урнаштырды Саба районынын Баландыш авылында бергә терлекләр өчен культуралы көтүлеккә артезиан скважиналар бораулаганда минем бригаданы ярышка чакырган иде әле. —Антоновмы? —Әйе. хатыны белән Антонов үзе бораулый, үзе су ташый, үзе торба ялгый Хатыны чалбар киеп әрле-бирле йөри шунда —Хатынын интектереп Йөрүенең мәгънәсен аңламыйм — Получка алган көнне аңлыйсын аны 100 метрлы су скважинасы бораулаган өчен чама белән биш йөз тәнкәлек нәрәд ябыла Шул акча бригада эшчеләренең разрядларына карап бүленә Әйтик. Каенлыктагы скважина акчасын өчебезгә бүләчәкләр Ә Антоновның бригадага дигән акчасы хатыны белән икесенә генә бүленә Жәй көннәре хәвеф-хәтәрсез генә эшләп торганда айга өч скважина борауларга була Димәк. Антонов гаиләсе айга бер мен ярым акча эшли дигән сүз. —Дүрт айдан тагы яна машина алдымы? — Алды. пычагым! Икенче айда ук авария ясады Хатынын күз- колак була күр дип, станок янына калдырган да үзе водовозка белән суга киткән Әйләнеп килсә—дизель сүнгән, бораулау торбасы долотосы ние белән аста кысылып калган Прораб Сәфәров безнен техник куркынычсызлык инженерына докладной язып биргән Антонов штраф түләде.. Бораулаучының хатыны иренен акча көрәп алып кайтканын өйдә генә көтеп ятарга тиеш. Әгәр өендә көтеп торучы кешесе булмаса, ирләр бомжга— сукбайга әверелә. —Ә бая сөйли башлаган «юл өзеге» ничегрәк булып бетте. —Актаныштан чыгып кача торган тагын бер юл бар—Әжәкүл пристанендә—Агыйдел аша бозлы кичү. Ык елгасы ярсып ташыганда Агыйделнен бозы бүртә генә башлый Биштәрне кабыл-тибел тутырдым да Әжәкүлгә ашыктым. Агыйделнен уртасы күбенгән сыер корсагы ише күпергән. Менә шартлыйм, менә ярылам дип тора. Ә ярнын ике як читеннән—боз өсләтеп су ага. Нишләргә белмичә нәүмизләнеп торам шулай... Кыска кожан, чүпрәк бүрек, аучылар итеге кигән, кармак таягы тоткан берәү килеп басты Ун сум акча бирсәң, суның сай җирен күрсәтәм, синен кебекләрне иртәдән бирле озатып йөрим инде, ди бу. Мин әйтәм, салып бир итекләреңне—егерме сум түлим дим. Юк. ди агай, теге якка чыккач итекләрне бу якка чаклы ыргыта алмыйсын, ярлары киң, ди. Алайса күтәреп чыгар дим. Юк, ди бу тагын... Син алпамшаны күтәрсәм, таеп егылам, ди, заразы.. —Әмир абый, син берүк дулкынлана күрмә, рульдә икәненне онытма. Тизлекне дә арттырдың... —Шыңшыма, апаем, Агыйдел кичүләремне мин йокы аралаш та сөйли алам. Кызыма сөйли-сөйли ятлап бетердем инде. —Шуннан. Боз өстеннән су ага, ә син ничек чыктын? —Теге агай әйтә: аяк киемнәреңне, чалбарыңны салып йомарлап тотасын да ялан тәпи ерып чыгасың ди. Чыккач коры киемнәреңне киясең.. Чуртым да салкын тими ди. Минәйтәм, яланаяк чыгар өчен сиңа акча түлисе дә юк. Тотам да тәпилим, хуш. дим. Ә ул мина: Бәхил бул!» ди. Мин күрсәткән җирдән ерып чыга аласың, суы бот төбеннән артмас, ә теләсә-кайса җирдән йөзеп чыксаң батасын ди. —Акча бирдеңме9 ! —Ун сумны, рәхмәт тә әйтмичә кесәсенә алып салды. Бер урынга килеп кармак таягын суга тыга бу—су тездән генә. Бил тинентен чишенеп, ялан тәпи килеш кереп киттем Ә агай кармак таягын төртеп: «Унгарак! Сулгарак! Туры бар'» дип кычкырып тора.. Ялан тәпи килеш бозга басканын бармы синең? —Шәледәге иске өебез кышларын таң атканчы кар бозы кебек суына торганые. —Күкәй баш. әйтмәсәм дә булмады Бот төбеннән карлы су ага, ә төбендә майлы боз! Илле метрлап шулай чыктым. Ярга үрмәләп менүгә коры киемнәремне кидем дә йөгерәм Янжегет авылына. Җылыныр өчен йөгерәм, тиз барыр өчен түгел. Карлы боламыкны изеп унсигез чакрым үткәч. Иске Янжегет пожарныена килеп егылдым. Бер чүмеч су эчкәнемне хәтерлим Төне буе пожаркадагы симез кандалалар талап чыккан үземне, аны да сизмәгәнмен. Иртән Нефтекамга утырып киттем. Аннан Янавыл станциясеннән Казанга поезд йөреп тора. —Әгәр салкын тидереп гомерлек чир алсагыз.. Мин булсам, самолетлар оча башлаганчы вагон саклап ятар идем —Син сакларсың Ә менә мин кызымны, хатынымны сагынгач, түзалмадым. Бозлы сулар кичеп, бусагама кайтып егылдым Ә Суфия жингән өйдә юк иде Ул кичне кунарга да кайтмады, хәтта! Анасын өшкерием... —Гаиләң янында гына эш беткәнме?!—дигән булды Фазыл өйдә кунмаган хатын турында ишетмәмешкә сабышып ’ -Сиңа рәхәт ул Буш арба кебек шалтырап барасың әнә Мин үземнең гаиләмне иркен яшәргә күнектердем. Аена өч йөз-дүрт йөз алсан да житми хәзер Алты йөз-жиде йөз кирәк' Ә бит колхоз председательләре дә ике йөз егерме сумнан ары алмый —Кырык ел буена әйбәт эшләгәнсең икән. Әмир абый. — Үземә житми житүен. тик кызымны аякка бастырыр өчен кодрәтемнән килгәнен кызганмам -Мин дә хәерче малае дигән ярлыктан котылырга телим —Акчаны күп эшләрсен. апаем. Эчмисен, тартмыйсын, хатыннар янына йөрмисен әле. —Юк! Пока юк... — Баерсын Ләкин тирестән чыккан корт тирескә генә күкәй сала Хәерчелектә туган бала хәерчелектә үлә Бала акча өстендә туарга тиеш' Бай әтиләр, матур әниләр кирәк дөньяда —Ә минем ише ятимнәр нишләргә тиеш? —Эшләргә. Рәтләп өйләнергә Бала бишеген алтын-көмешкә күмәргә тиеш. —Үзем өчен яшәмичә дәме? — База өчен яшәү—үзен өчен яшәү инде ул! Мөлкәттә туган база бер телем икмәк табу турында хыялланырга тиеш түгел. Ул укып-белем алу, төшемле эш табу, нәсел агачын ныгытуга көч түгәргә тиеш' Нәсел агачынын тамыры кайда була? —Туган авыл туфрагында. Әмир абый — Юк. энекәш! Нәсел агачынын тамыры—караватта' —Сәгать ничә икән әле? Остаз, ун кулы белән рульне кысыбрак тотып, сул кулын янагына тидерде, ияген сыпырып алды —Тәк. сакал борнавыннан сизелгәнчә, сәгать инде сигез тулып килә Тагын ике сәгатьтән Зәйгә җитәбез. Теге хәсрәт көзгедән күренәме ’ Мәдиярмы? Күренә! Остазга ияреп. Фазыл да битен сыпырып алды. Имән бармагынын сырзы белән мыегын төзәткәләдс «Синен сәгатен сигез, ә минеке унсигез' Абзана унсигез тулды Кон аралаш сакал кырам Мыекка тимим, анысы никтер бик акрын үсә Кулга акча кергәч, электр белән кырына торганны алам әле Юкса бу пружиналы бритва сакалны йолкый*.—бу сүзләрне егет остазына әйтеп тормады, уйлап кына алды. - Мин унынчыда укыганда Шәле мәктәбенә бер кеше килде Белми калдык, әллә язучы, әллә артист, әллә режиссер инде шунда Вәт. ул әйтә: Татарстанда бик күп атамаларнын үз исеме бар. ди Сорочие Горыны—Саескан тавы ли ул Зеленодольск шәһәрен Яшел Үзән ди Кама Чулман исә -ВяткаНократ икән Дербышки поселыгы- Дәрвишләр бистәсе икән. Аны тынласан. Казан автовокзалына кергәч: «Саескан тавына чаклы бер билет бирегеI әле», —дип сорап кара Үрәткән язучыгызны бик гиз таптырырлар Юллар, юллар Алып китүчесе лә. кайтарып куючысы да шушы ук юллар Тармакланып җиргә уелган—буш җиргә түгел. кешеләр күбрәк яши торган җиргә Юлда йөрү—яшәүнен бер формасы Йөрелмәгән юанын кадере юк! Бер юлны икенчесе кисә; кечесен олы юл каштан үтә. пычрак юллар көзге артыдай чем-кара асфальтка китеп кушыла чуерташлы күт өртел тәннәре кинәт өзелеп, икмәк басуы читенә алып чыга Юлны юл алыштыра Бөтенесе лә мөһим, бөтенесе дә хәрәкәтле Максатка илтүчесен генә олы юл диярләр, хәтта ул сукмак кына булса ла. кемдер аны олы юл дип зурлап әйтер Чөнки һәркемнен дә үз максаты үзенә якын Коры юл. су юлы. чуен юл Теләсә кайсын сайта. Аягын тартса, дөнья күрәсен килсә, тазга чык Чит җирләргә алып китүче юлларны яратмый Фазыл Ерак тазга чыгарга риза ул үзе -тик Татарстаныбызда гына булсын Үэебезнен юлларда сагыш юк. сагыну газаплары интектерми Туган авылын искә төше.» сөйгән ярларын чакырса, җәяүләп китәргә. Чулман белән Иделне каек белән кичәргә. Мишә. Ык. Шушма. Үшнә. Салчә, кзя кебек елгаларын колачлап йөзәргә була Ә чит җирләрдә ерак араларны кичүе ай-һай авыр Чаллы яныннан үтешли Әмир Кама ягына ымлады: күргәнен юктыр әле, янәсе. Фазыл Татарстан җирендә Казаннан гайре тагын бер зур кала булырга тиеш дип күз алдына да китерә алмый иде әле... Ә анда—яр читендә—цемент белән комнан өелгән ак шәһәр калкып килә. Жәйге челләдә ул ерактан тузанланып, кояш нурын кире чәчеп балкьт тора. Түбәләре ябыласы йортларның стеналары киртләч-киртләч бетон блоклы. Шул йортлар арасында калкыган йөк краннары чытырман кебек куе. Әйтерсең лә төн чыкканчы әкияти кала салынырга тиеш—бөтен илнең төзүчеләре шунда җыелган. —Заводы төзелеп бетмәсә дә, машинасының исеме билгеле инде. Килер бер көн—безнең бораулау агрегатларын «МАЗ»ларга түгел, «КамАЗ»ларга төяп чыгарырлар, иншалла!—Әмир бу сүзләрне бер горурлык хисе белән әйтте, гүя яна шәһәрне коруда анын да өлеше бар!—Кама аркылы күпер салачаклар—ГЭС өстеннән. Аннан сон Актаныштан Казанга кайтуы 200 чакрымга якынаячак. Ну мин Актанышка бүтән бармыйм. —Ә мин кире китәр идем. —Ну и җүләр! Актанышның җир катламнары катлаулы, анда безнең ише кое казучыларга акча эшләве авырга төшә. Менә, ичмасам, Чаллыда эшләп карадылар безнең егетләр. Шәһәр салынасы җиргә типовой проект белән, бригада саен унышар скважинаны ай ярым эчендә актарып ташлаганнар. Ә син Актанышым, дисең... Пенсиягә чыгар алдыннан кайбер районнарны маршруттан бөтенләй сызып ташласам да ярый. —Акча дип кенә гомер үткәреп булмый торгандыр ул, Әмир абый! —Әллә Мәдияр кебек син дә дөньяның беренче чибәрен эзләп йөрисеңме? Безнең эшкә акча эшләп, аякка басып, йорт-жирне күтәреп, балачагаларны туендырып, мул яшәр өчен генә киләләр. Юкса, айлар буе гаилә җылысы күрмичә, егерме биш градуслы суыкларда кызыл балчыкка каткан сырган чалбар киеп, солярка корымында кул җылытып, янгыр асларында ачлытуклы килеш сигез сәгать урынына уналтышар- егермешәр сәгать эшләргә кем риза булсын?! Менә кызны үзем сайлаган кешегә кияүгә бирәм, министрларча туй ясыйм, фатир бүләк итәм— яшәсеннәр! Аннан соң хатын белән икәүләп, пенсиядә түшәмгә төкереп, минераль суларда коенып, зәм-зәм сулары эчеп, гөлләребезгә чишмә сулары сибеп... Кырык ел буе югалтканнарны кайтарып, аллам боерса, яшәп күрсәтермен... Ә-ә?! Малай актыгы! Ник дәшмисең? —Дәшсәм, үпкәләрсең шул... —Тагын Актаныш, дисең инде... Сиңа анда кайтыр өчен ике генә юл бар: беренчесе—иртәгә үк безнең урынга җибәреләсе бригадага— белеп тор, башка бригадага ияреп китәсең. Икенчесе—көз көне Ростов янындагы Батайск шәһәренә барып, бораулау остасы дигән диплом апкайтып, үзеңә яңа бригада туплыйсың, туп-туры Актанышка юнәләсең. Башка чараң юк. Зәй ашханәсендә җебегән кәтлит белән иске бәрәңге боламыгы сыпыртып, Акташта машиналарга бензин-солярка өстәп, Бута авылының шарлавыклы чишмәсеннән сулар эчкәч, Әлмәт, Чистай, Алексеевск районнарының юл өстендә аунап яткан авылларын үтеп, тавыкларын өркетеп, сарыкларын куып, сыерларына кычкыртып, кызларын үртәп бара торгач, ниһаять, Чулман елгасының иң киң җиренә—«Саескан тавы» кичүенә килеп җителгән. Икенче ярның причалына килеп төртелгәч, тимер трапны төшерделәр. Бораулаучылар кәрваны чыгып киткәч, паром җиңеләеп, сикереп куйды. Инде яр буеннан үр менгәч, туры Казан юлы... Руль Фазылга күчте... Әмир, кабина эчендәге сәндерәгә менеп ятса да, күзен юри генә йомып, руль артындагы яшь егетне сынап барды. Ышаныргамы моңа, юкмы? Ышану дигән сүз бу урында сер саклый белүне аңлатмый. Остаз сүзеннән чыкмыйча, күбрәк эшләгән абыйсын узышмыйча эшли алырмы бу? Әмир өчен анын алтын куллы булуы да, баскан урында жир асты үзгәрешләрен тоя белүе дә. бораулау барышында яна ысуллар кулланырга маташуы да мөһим түгел. Кирәксә, остаз ул нәрсәләрне үзе бик шәп башкарыр Гади бораулаучы остаз янында гел гади булып калырга, әйткәнне җиренә җиткереп үти беләргә генә тиеш Тынлаучан эшче —остазнын жан тынычлыгы. «Үзем, үзем!»»Мин. мин'» -Беләм. беләм'» дигән бик күп егетләр килде инде бу бригадага. Әнә. Сибгатуллин—Агыйделдән буровойга су ташыган чакта Актаныш аэропорты начальнигы Лимарнын илле тәнкә акчасына кызыгып, Әжәкүл пристанена бер рейс авиабензин илтеп килгән Өч кенә чакрым ара. ярты сәгать эчендә Әмир сизми дә кала, янәсе Ә бит су ташый торган мичкәгә бензин салгач, шул су белән жир куенына керәсе! Артезиан чишмәннән гомер буе бензин тәме киләчәк иде Бораулауны туктатып, ике көн буе дүрт кубометрлы мичкәнен эчен хлорка белән юдылар Ул су ташучы «ГАЗ»ик белән күргәннәреме9 ' Елгадан су суыртам дип буш килеш ком өстенә килеп туктый зар. су төялгәч урыннан кузгала алмыйча баткакка чумалар. Машинаны сүтеп чыгарган чаклар да булды Ә Коновалов дигәне, машинадагы суны тиз бушатырга өйрәтәм. дип. мичкәдәге суны помпа белән суыртып ике минутта эш бетермәкче булды. Ә мичкәнен өске төннеген ачмаган, су чыксын өчен һава кереп торырга тиеш бит әле «Эһ!» дигәнче машина мичкәсенең корсагы эчкә батып керде—тыны чыккан көпчәк шикелле сытылды, таудан тәгәрәгән кебек янчелде... Машина мичкәсе бер янчелсә. тиз генә игә китерәм димә! Югары басым белән су тутырып, көчкә кабарттылар Ә Владимиров дигәне гомер буе бораулаучы булып эшләгән кеше! Елт ала озаклагач, әллә батты микән, дип, машинаны эзләп киткән иде Әмир Владимиров иртәдән үк—«ләх!» Әмир ана бернәрсәгә дә кагылма, без килеп җиткәнче тик кенә карап тор. дип, кат-кат тукыды' Ә Владимиров нишли? Болар бик озаклады, миннән качып эчеп иөриләр. ахрысы, дип, су буенда чиләнеп яткан егетләрне югалтып, эзләргә чыгып китмәкче була Жәяү түгел Бораулап торган агрегаты ние белән -МАЗ»га утыра да китә Уналты метрлы вышка жир астындагы бораулау торбаларын сындырып гөрселдәп ава Владимиров үзе ауган машина кабинасыннан да чыга алмыйча йокыга китә Эчүеннән дәвалар өчен бүлнискә салып коткардылар аннары Югыйсә, гомер буе түлисе зыян иде Әгәр Каенлыкта Мәдиярның «үзем үземе» аркасында хәвеф килеп чыккан булса Юк. кем ничектер, әмма Әмир сүз тынлаучан. таныш нәрсәне дә сорап, бел тәнен лә киңәшеп эшли торган егетләргә ныграк таяна Фазыл әнә шундыйга охшаган Авылдан авылга күчкән чакта уналты метр озынлыктагы вышканы җилкәсенә салган -МАЗ»ны Мәдияр сорап ала торган иде «МАЗ»нын рулен үз кулына алгач ул. такыр юлны әйләнеп үтеп, җыелып торган су тулы чокырларны туздырыр, кызлар күрсә туктап сәгать сораган булыр. Ә инде олы юлда ГАЙ машинасы күрсә, иске танышларын сәламләгәндәй кычкыртып үтә торган иде Мәдиярнын андый кыйланышларын яшь эшчеләргә хас һавалыкка юрап, бала чага холкының сонгы чагылышлары дип. түзде Әмир Ләкин инде биш ел гомер үтте Тик Мәдиярнын алтыдагы холкы һаман үзгәрми Әнә Фазыл «МАЗ»ны үзенә гашыйк иттерергә теләгәндәй, бәген ихтыярын жшеп. сакланып һәм сокланып, гайрәтле машинаның җанын тоеп бара Каршы яктан килгән транспортны «без спецмашина'» дип юлдан кысрыкламый, унике тонналы әзмәвер өчен мондый чокырлар пүчтәк кенә ул дип очынмый Әмир кабина эчендәге нәни көзгедән Фазылны күзәтеп бара Frer анымоны сизми, бөтен игътибары—Казан юлында Юлдагы ү згәрешләргә хирысланып чыраен бозмый Руль тыныч торган мәлләрдә бо.тли да төзек кара чәчен ун кулы белән тарап куйгандай итә Остаз беренче көннәрдә бу гадәтен сизмәгән иде әле анын Калын кара мыегы иягенә күләгә төшереп тора Кара каш. коңгырт күз-болай чыраен та ачуны китереп торырдай берни дә юк - Минем Язиләмә ошап га куяр әле бу». —дип, үзенә генә мәгълүм яшерен уйларын уйлаган җиреннән Әмир машина сәндерәсендә йокыга китте Ирең кайчан кайта? стрологлар фани дөньяда яшәүче бар халыкны инкубатор чебешләре ише санап, унике йолдыз астына бүләргә тырышалар. Унике төрле язмыш вәгъдә ителә, унике ассортиментлы бәхет, унике канатлы өмет һәм унике төрле яналык! Йолдызнамәгә ни язсалар да, бары тик унике халыкка гына бүленергә тиеш. Жир йөзендә чама белән өч миллиард алты йөз мен кеше яши дип исәпләсәк, шуны унике йолдызлыкка бүләсе бар. Төгәлрәк исәпләп торырга вакыт юк. саннарны махсус түгәрәклик... Шулай итеп, астрологлар капусындагы йолдызнамәнең һәр йолдызына өч йөз миллион кеше туры килә. Ә бу инде үзегез беләсез—уртак бәхетле, уртак өметле һәм бертөрле язмышлы өч йөз миллион кеше дигән сүз!.. Татарстанның Мелиорация һәм су эшләре министрлыгына буйсына торган «Ак Чишмә»дә йөз егерме бораулаучы—ягъни кое казучы бар. һәм менә аларның туган йолдызлыкларын онытып, барысын бер исемлеккә теркәп, бөтенесен бер йолдыз астына тезәргә була—әйтик, «Сукояр»га! Ник дигәндә, шушы йөз егерме кешенен язмышында бик күп нәрсә охшаш. Аларга зимагурлык хас. өйләренә кайтсалар да, бер атнадан ук йөргән юлларын, күргән нужаларын сагына башлыйлар. Ашау-эчүгә нәзберек түгелләр: кашыкка ни эләксә—шул ризык, баш астына ни эләксә—шул мендәр... Бөтенесе дә авыл егетләре. Бөтенесенен гадәтләре, кимчелекләре һәм хәтта профессиональ чирләренә кадәр бертөрле. Алар һәммәсе дә авыл кызларына өйләнерләр... Көнләшмәсләр. Көнләшә торганнары өйләнгәч бораулау эшләрен ташлап, сигез сәгатьле режимга күчеп, утрак тормышка чумар Һәм алар урынына башка егетләр килер, чөнки әлеге сан йөз егермедән кимемәс, чөнки акча күп төшә торган урын буш тормас Әгәр син бораулаучы икән—гомергә бораулаучы! Эштән ике генә сәбәп белән китә аласын: йә —хәвеф белән, йә— пенсиягә чыгып! Башка сәбәпләр белән китә башласаң, сине хатының шундук кире күндерә. Йә үгетләп, йә китәм. дип куркытып, алай да ярдәме тимәсә, ярсый-ярсый елап... Бораулаучы хатыннарын гаеп итәргә ашыкмагыз. Гомер буе вахта ысулында яшәгән хатыннарның мона тулы хакы бар! Әмирнең хатыны Суфияны гына алыйк... Бәхетлеме ул. бәхетсезме? Ир хатынымы ул, толмы? Авыл кызымы ул, шәһәр кешесеме?! Елга ничә тапкыр күрешә ул Әмир белән0 Кайчан кайта Суфиянын ире— бүген төн уртасындамы, иртәгә тан алдыннанмы, әллә берсекөнгә кичме? Моны Әмир үзе дә әйтә алмый. Кайтса, кайчан китәсен белми. Әгәр Суфиясы: «Кайчан китәсез?» дип сораса. Әмир һич үпкәләмәс: «Туйдын мәллә миннән?» дип куяр һәм аклану йөзеннән «Станциягә сигезле торбалар кайтырга тиеш. Цемент төяп җибәрәсе бар Погружной насослар беткән», дип. сөйләнеп йөрер дә көтмәгәндә генә китеп тә барыр. Суфиянын хәлен анлар өчен сез Әмирнең айлар буе юл биштәренә җыелган киемнәрен юып карагыз! Солидол, мазут, солярка корымы кебек тапларны кер юу порошогы белән бетерергә була... Ә менә син җир астыннан, җәһәннәмнән чыккан кызыл балчыклы «хы-бы» куртка белән сырган чалбарны юып кара... Айлар буе мунча күрмичә кайткан иреннең куна тактасы хәтлек аркасын ышкыр өчен генә дә Суфия чыдамлыгы кирәк. Алпавыт җене ер эштә эшләүчеләрнең, гадәттә, профессиональ язмышлары уртак булыр.. «Ак чишмә» бораулаучылрынын язмышында бердәнбер аермалы А Б як—ул аларнын балачагы һәм авылдан чыгып киткәнче кичергән яшь гомерләре Балачак белән үсмерчак -һәр егетнен шәхси хәзинәсе Кешенен зчке табигате шулайрак корылган— жирдә күбрәк яшәгән саен ул үзенен үткәнен ныграк сагына башлый. Туксан яшьлек бабайлар бәлки үзләренен ир уртасы чагын «яшьлегем, дип сагына торганнардыр Әмирнен әле балалык елларын сагыныр чагы. Олыгаю—сагынырга өйрәтә Гомер юлынын шартлы рәвештә билгеләнгән урталыгы үтелгәч, кешене ялгыз минутларында сагыш сагалый башлый. Искә төшерденме—үткәннәр- нен төсләре җетеләнә. кешеләре әүлияга. ә әйткән сүзләре изге догага әйләнә. Әмирнен әтисе Сабиржан—Колай алпавытына хезмәт итте Күп вакытларда алпавыт Сабиржаннын хатынына да эш таба. Андый көннәрдә Әмир салынган кабык арбаны утардагы атлар кимереп бетергән баганага бәйләп куялар да оныталар Әле ярый, кабык арбанын авызын марля белән бәйләп куярга онытмыйлар, юкса чебен-черки Әмирнен кызарып торган бит алмасын бик ярата Әмир шул кабык арбада үсте. Үсә торгач, марлянын бер кырыен ачып, жиргә төшә торган иде Чирәм өстендә тәгәрәп йөргән чебиләр белән куышып аргач, көпчәк чәкүшкәләрен баскыч итеп, тагын кабык арбага менеп ята Менеп ята. ләкин йокыга китми— алпавытнын җитен чәчле нәни кызы шешәгә тутырып баллы сөт китергәнне көтеп яга Әмир чүлли шешәне ике куллап йолкып алгач, житен чәчле кыз марля эченә тирәнрәк тыгылып, малай аегындагы чүпрәкләрне тикшерә Көне буе кабык арбада яткан баланын чүпрәк юешләмәвен һич андый алмый кызый Ә1әр ул малайнын арбадан төшеп чебиләр өстенә чәпгер иткәнен үз күзләре белән күрсә, бәлки баллы сөт китерүдән гайрәте чигәр иле Я з житүгә Сабиржан Колай алпавытының баш крәегияненә әверелә Җирнең төп табышы Алафузов фабрикасы өчен үстерелгән житен сүсеннән керә Язгы кар каралып, көзге яфраклар җиргә ятканчы Әмирнен әтисе ин кирәкле кеше Алпавыт аны управляющий дәрәҗәсендә тота, ләкин үзенә әйтеп үсендерми, көрәкле надан үзеннән биегрәк сикерер дип курка Сабиржаннын сүзе—сүз. Ул Алафузов заказын үги алырдай бу җирләрне үзе өлгертә Баштагы мәлдә Колай алпуты Сабиржаннын һәр кылганын күзәтү астына алып, биргән киңәшләренә байны бөлдерер өчен наруш уйлап чыгара дип кенә уйлый иде Көннәрдән бер көнне Сабиржан алпутнын чәчләрен үрә торгызды — Бер болыннан берьюлы дүрт-биш төрле жаи иясе туена ала. Әйтик, кеше анын уксын—кузгалагын. жиләген жыя. казлар чирәмен йолкый, кәҗә сарык яфраклы үзәннәрне чемченер, шунда атлар куып кертсәң—сарутларын кыркыр Безнең кырларда атлар гына утлап йөри сыман Җиләкләре ел саен җыелмый кала шикелле —Болары н мин дә беләм —диде алпут, сабырсызланып,—бала чага вәгазен сөйләмә, ни әйтергә телисен'' — Кешенекенә каз тими, кәҗәнекенә ат кагылмый икән, димәк, ел саен җитен утыртып, без жирнең гел бер төрле ашын алабыз дигән сүз Әгәр җитеннән сон ул кырга бәрәнге утыртып карасак’ —Син мине Алафузов белән талаштырасын киләме” Мин ана житен сүсе урынына бәрәнге сабагы кигеримме' — Кырның яртысына житен. яртысына бәрәнге чәчик Шулай итеп бәрәнге жире җитеннән, ә җитен жире бәрәңгелән ял итәр Ашы жыела торыр. — Ярты порты унышкл риза түгел мин — Корылык елларда түзәсен ич — Корылык ил белән килә Тәк торганда җитенне киметсәм. Алафузов килешүне өзәр Аннан сон синен бу әкиятен кәжә-сарык сыерлар өчен генә тансык — Әйдә, бәхәстән! — Ниен белән бәхәсләшмәкче син, ахмак, бетен беләнме. Җирне бозсан, анын бер дисәтинәсе генә дә 12 пот җитен бирә. Ә син үзен бөтен гаиләң белән бер пот җитен бәясенә тормыйсын. —Әйтүем дөрес булсын, сүземә колак саласынмы-юкмы. анысы, бай абзый, синен эш. „ Алпут ярлы-ябага Сабирҗанга җикеренмәде, кизәнмәде, байларча көлмсерәп китеп барды. Ләкин бер кавым киткәч, арбадагы Әмир ишетелерлек итеп әйтеп салды: —Үзен теләгән урыннан ике дисәтинә җир бүлеп ал, сынап кара! Ике ел... юк, өч ел вакыт бирәм! ’ Бүленгән җир май башында ук кардан арынды Сабиржан тубал күтәреп чәчүгә чыкканда туфракка яланаяк басарлык түгел иде әле. Колай мужиклары шаркылдап көлеп калды... Алпут түзмәде. Сабиржанга аркылы төште. — Карлы суга чәчеп симәнәне әрәм итәсен киләме?! Зыян арттырып йөрисен шунда... —Өч ел дисенме?! Инде сүзендә тор! Бер тубал орлыктан гына бөлмәссең әле. Иртә чәчүнен файдасы шул булды—яңгырларга саран июнь ае җиткәндә, Сабиржан чәчкән җитен буйга көрәеп үсеп өлгергән иде Ә буйга житкәч, тамырга күләгә төшә—үсемлекне кояш уты өтә алмый Башка кырлардагы җитеннәр тишелеп чыгуга рәхимсез кояш кулына калып, дымга сусап кәрләләнделәр, тармакландылар Үзе иккән кеше генә белә—яхшы сүс чыксын дисән—житенне мөмкин кадәр озынрак итеп үстерергә кирәк, тармакландымы—юньле уныш көтмә Икенче елны Сабиржан кишәрлекләрне алыштырып чәчте, һәм бәрәңгедән бушаган урында дисәтинәсеннән 15 пот житен үстерә алды. Ә өченче елны... уракка төшкәнне дә көтеп тормады алпут— Сабиржаннын аркасыннан сөйде—икеләтә уныш чыгачагы күзгә күренеп тора ласа! Ниһаять, Колай алпуты Сабиржан карамагына үзенең бөтен кырларын тапшырды. Баш крәстияннен үзенә эш тими, авыр күтәртмиләр, жәяү йөртмиләр аны, фәлән итегез дә төгәл эшләгез дип. башкаларга кушып кына йөри. Биш-алты ел эчендә алпут басуында эшләргә кеше кулы житми башлады. Моны ишетеп Шәех зада, Дүртиле. Тугаш мужиклары Колайга килеп көнлеккә ялланды. Әмир бәби арбасын бәләкәй «уфалла»га алыштырып, җитен көлтәсе ташырлык малай булып үсте. Кул арбасына төялгән житен өстенә җитен чәчле алпут кызы утырып кайта—ул күзләрен тутырып ачса—җитен көлтәләре чәчәк аткандай була иде... Кеше гомере әнә шулай вакыйгаларга, хатирәләргә, сагындыргыч көннәргә бүленгән һәм аларны кояш баешлары, тулган айлар, күкеле сәгатьләр, манара азаннары, ком сәгатьләре санап тора... Октябрь инкыйлабыннан соң, кара кучерлар Колай алпавытын, кыңгыраулы тарантасларына төяп, гаиләсе белән алып киттеләр. Киндер җирләрен Дүртөйле, Тугаш, Шәехзада мужиклары үзара бүлеште Алпут җене кагылган дип. допросларга чакыртып, Сабиржаннын теңкәсенә тиделәр. Әмир үсте Балачагын үсмерчак куалады. Үсмерчакны яшьлек кысрыклады.. Ир уртасы булдым, дип, сөенә-сөенә яшәп ятканда тагын нидер ашыктыра аны.. Чишмәләр арасында бүленеп калган гомер, ком сәгате кебек кирегә агып, үзенә дәшә: «Әйдә, Әмир, чираттагы дүрт атналык ялыңны ал да моңарчы үткән юлларыннан тагын бер кат йөреп чык. Ни хәлләрдә яталар икән син казыган электр чишмәләре?» Ләкин Суфия ханымның үгете кырыс. —Чукынып йөрмә, эшлисе—эшләнгән, акчасы алынган Сөйгән кызларын күптән әби инде анда... Житен чәчле кызлар, шомырт күзле егетләр татлы йокыдан калган төш кенә ул... Төш—уйларнын дәвамы... Уйлану—үсүнең бер ?аләте Уйлар физик эшкә караганда да тизрәк картайта. Әкрен үсә, тиз картая кеше Әх-әх! Ой-ой-ой! мир Суфияны Алабуга районыннан алып кайтты Ул слнын җәендә Әмир Әшрапов бригадасына бер тирәдә дүрт кое борауларга дип. яна маршрут билгеләделәр Элеккеге Бондюг төбәген үзенә йоткан Алабуганың дүрт авылын картадан эхтәп тапкач. Әмир егетләргә зур өметләр өстәп: —Маршрут—во!—дип куйды Костенесво авылы Нократ белән Чулман кушылган култыкка—яшь калкулык өстен ә салынган Су чыгару өчен йөз егерме метр калынлыктагы ташлы катламны, бер атна буе. һәм көне-төне, агрегатны туктатмыйча борауларга туры килде Егетләр чиратлашып йоклады, чиратлашып ашады Эшләгәндә дә берсен-берсе алыштырып, әле мастер, әле су ташучы, әле дизелист вазифасын үтәделәр Ниһаять, сигезенче көнне су фонтаны бәреп чыкты Бехтерово белән Тугыжа авылында әллә ни нужа күрмичә. Туен елгасы бассейнының жир астындагы йомшак суын, эре ком арасыннан сөзеп алгач. Удмуртия чигендә яткан Ижевка авылына күчтеләр Менә шунда гына Әмирнен төп хәйләсен айлап алды инде егетләр Ин әүвәл олы юлдан ераграк яткан авылларнын эшен бетереп, соныннан олы юлга якын авылдан Казанга кайтып китәргә җайлырак булыр дип. кат-кат искәртергә ярата торган остаз, ник сон әле Алабуга районына кергәч кенә үзенең ияләнгән галәти ысулын үзгәртте дисән—ул Ижевка авылын үзен барып күрергә кирәк икән' Текә яр өстендәге авылнын теләсә кайсы тәрәзәсеннән карасан да. дулкыннары тыпырдап торган иксез-чиксез су! Инеш буенда үскән Шәле малайлары Каманын шушы буынын күрсә—океан дияр' Инде саллырак елга буенда тән ныгыткан егетләр дингезгә тиңләр! Кояш астында Чулман су көрән жәймәгә чәчелгән энже бөртекләре сыман Күрше казлары чаклы акчарлаклар шул энҗеләрне тузгыткан көмеш балык чүпли Су ягыннан агылып торган тыгыз дымсу һава кысан үпкәләргә шыплап тула. Бу авылга кунакка кайткан һәр кеше аз сүзлегә әйләнеп, кыска-кыска сүзләр белән . хәтта ымлыклар белән генә сөйләшәләр Аһ. бу һава' Абау—сунын чисталыгы! И-и—алмагачлары! Оо. оҗмах' Ай-вай! Ах-ух! Әх-әх! Ой-ой-ой' Шу на күрә дә Ижевкага ике-өч көнгә килгән кунак, ашыктырып торган мәшәкатьләрен онытып, бер ике агнасыз китә алмас Ун көн эчендә колхозный бөтен теше коелган тырмаларына теш куеп, ферма түбаләренен калаен алыштырып, су чаннарынын эченә кургаш йөгертеп өлгерәбез дигән чегәннәрнең чатыры ике ай буе шинми Кыр эшләренә ярдәмгә дип җибәрелгән студентлар уныш бәйрәмен үткәрмичә кайтып китә белмәс Ахыр чиктә Казаннын югары уку йортлары Алабуга районы белән төзелеш отряды студентлары төзегән килешүдән бөтенләйгә баш тартыр Икмәк ташырга дип килгән күчмә колонна шоферлары сонарып кайткан нары өчен ел саен язма рәвештә шелтә алырлар. Менә шуна күрә Ижевка авылынын печәннәре дә сонрак чабылыр, игеннәре сонрак урылыр, бәрәңгеләре карлы янгырда җыелыр Туып үсеп торган һәр кызы, буйга җиткәнче үк. авылга килгән командировочный зимагурларга ияреп китеп барыр Ә инде авылдан бер кигтемс- кызлар кире кантмын Кызларын югалткан авыл егетләреннән дә ятим кала, һәм колхоз эшенә ярарлык җирле халык югала бара Бөтен эш завод-фабрикалардан күчмә колонналар белән куып китерелгән вакытлы ялчылар кулына күчә. Әмир гәгаен генә әйтә дә алмый инде, ул чагында бригадада Ә кемнәр эшли иде сон әле?.. Бармаксыз Зәбирме, әллә Елгыр Юрамы, жил очырмаса ярар иде, дип. тотыныбрак йөри торган чандыр Ипполи- товмы, әллә Аю Гамилме9 Юк. аларын хәтерләми Әмир Бик күптән булган хәл инде бу. Ул чагында аккан елга сулары, кире әйләнеп кайтып, кыргый чишмәгә әверелгәндер Жыр булып шаулаган яшь наратлар иннәренә чыбык күтәреп, олы юл читләренә багана булып тезелешкәндер. Ул чагында очып килгән сайрар кошларнын оялары югалып, баладан туган балалары картаешып, сайраудан мәнгегә тукталгандыр. Фазыл ул чакта, Шәленен тимурчылар командасына ияреп, мәктәп ишегалдына көл ташыгандыр, тимер-томыр сөйрәгәндер, кош тизәге белән тотылган кәгазь җыеп йөрмәгәндер дип тә әйтеп булмый. Кыскасы, сүз Әмирнең элеккеге бригадасы хакында бара. Гырламасаң, рәхим ит... лабуга председательләренең һәр гектардан унжиде центнерлы югары уңыш алу турында партия кушканча хыялланып йөргән чаклары... Ржевка авылына Казаннын Моторлар төзү заводыннан зур төркем өстәмә көч килеп төште. Килгән эшчеләрне фатирга урнаштыру өчен колхоз рәисе аш пешереп ашата алырдай һәм ким дигәндә ике-өч карават куярдай өе булган һәр авылдашны контор янына чакыртты. Әмирнен өч башлы бораулау кәрваны килеп төшкәндә контор янында эшче базары башланган иде инде. Начальство әмеренә буйсынырга күнеккән авыл халкы чынлап та күп жылган, ләкин Казан зимагурларын алып китәргә ашыкмыйлар, бик жентекләп өйрәнәләр... Узган елгысы кебек әлкәш түгел микән, күзләре бик мут—хатынкыз белән шаяра торганы түгелме, араларында тәмәке пыскытмый торганнары юкмы, хужалыкта булышырга эш рәтен белүчесе булмасмы? Кыскасы, чын сайлау бара. Капка төбендәге чирәмлекне машиналары таптап бетерер дип, шоферларны бөтенләй алып кайтырга теләмәүчеләр дә күп иде. Председатель бораулаучыларга пошаманга төшәргә ирек бирмәде. Әмиргә карап әйтте: —Ахыр чиктә мин сезнең өчегезне үз өемә алып кайтам. Бер тапкыр да ягылмаган, өр-яңа буралы мунча салдым, менә дигән итеп яшәрсез! Ашау иркен... Су кирәк түлке. Яр чишмәсенең суы каты—самавыр борыннары тыгылып бетте—юшкыны күп утыра. Мин бит инде су скважинасы сорап сезнең трестка әллә кайчан заказ биргән идем. Проекты да ике елдан бирле әзер. Әзрәк килешеп-кинәшеп эш итсәгез, мин сезне сабан туе чорынарак чакыра идем. Менә бу мәхшәрне күрми идегез. —Заказлар күп шул. Бөтен кеше су сорый, халыкның корылык еллардан коты алынган. Аптырамагыз, берәр әбинең буш почмагы табылыр әле. Председатель фатирына урнашу ул бораулаучылар арасында бик макталмый... — Нәрсәсе бар инде анын?! Миңа калса, киресенчә! Председатель өендә кунак булу—обком инструкторларына гына тәти торган бәхет. Колхозны семинарларга әзерләгәндә атналар буе яталар... Кое казучыларны үгетләүнең файдасы юк. Колхоз җитәкчесенең өендә яту ул көнче күрше белән яшәү кебегрәк—күрешкән саен. «Бүген ничә метр борауладыгыз? Күпме торба китте? Суы бетмәс микән? Насосы капремонттан чыккан нәрсә түгелме? Торба артларына тоташтан бетон төйдегезме9 Тишекле торбагызга җиз сетка урадыгызмы—насос ком суырмасмы?» дигән бихисап сорауларга җавап бирә калсаң—эшнен бөтен сере бетә—димәк акчасы кими, стимулы югала дигән сүз! Скважинаның чынбарлыктагы тирәнлеген, су эченә төшерелә торган насосның төсен һәм размерын, торба артына бетонга диелгән цементның кая киткәнен... А эш ахырында процентовкага кул куясы җитәкчеләр белергә һәм күрергә тиеш түгелләр Чөнки ул серләр һәммәсе бергә кушылып, бригада өчен өстәмә акча китерә Үюнне сайлап алганнарын көтеп, базар ирендә торулары жинел түгел Әгәр авылы-башка, манзарасы—бушка булмаса. Әмир кәрванны Казаи ЯГЬ1На куаларга ла риза иде инде Ләкин еллык отпускаларын көзге һәм язгы юл өзегендә, кышкы раштуа суыкларында гына күрә торган бораулаучылар Ижевка авылының «дингез буен» кулдан ычкындырырга теләмәделәр. Бригада шушы матурлыкта жаны теләгәнчә эшләп, күнеле булганча ял итеп, төрле хәйләләр белән вакытны сузарга тиеш Әмир белә-белгәннән бирле бер генә бораулаучының да әле чын дингезгә барып җитә алганы юк Чын диңгездә су коену ул министрлык кул астындагы трест, трестка буйсына торган идарә һәм идарәләр өстенә өелгән күпсанлы контора чиновникларына гына тәти торган ләззәт Ниһаять, җәеп ак яулык яба торган авыл карчыкларына үч иткәндәи. зәнгәр косынка бәйләгән, көн бөркүлегенә исе китмичә юка оек өстеннән йон оек киеп шахтер калошы сөйрәгән апаларны үртәп, ялан тәпиен чигүле ак чүәккә яшергән, беләгенә шәһәр мадамнарыныкы кебек кабарып торган ак сумка элгән, җете шәмәхә бәрхет күлмәкле бер ханым килеп басты Ул Әмирне баштанаяк һәм ашыкмыйча гына күздән кичерде Сугымлыкка үгез сайлагандай, егетнен әле артына, әле алдына басты, яннан карады, иңбашына суккалады—болаи. шапылдатып, яратып сөйгән атлы кыланып кына... — Нәрсә. Разыя апа. урманнан агач сөйрәтергә буйвол эзлисенме әллә? —диде колхоз рәисе. Әмир өчен уңайсызланып. -Рабочиең өйләнгән нәмәрсәме? —Юк әле. апа. буйдак мин. өйләнергә вакыт юк Гел юлда. — Йоклаганда гырламыйсызмы9 —Юк. —Аягыгыз да тирләмиме? - Юк инде. юк. — Карасана! —дип, бәрхет ботын чәбәкләп куйды Разыя —Бу ел да гел холостой ирләр генә килгән икән —нәкъ узган елдагыча, беренче сортлылар гына! Дөрес, узган елгы ирләрнен ун көн эчендә “буйдак" дигән ярлыклары коелып төште. Узган елгылар оч атнага гына җибәрелгән булган. Ә алар ай буе Ижевкада яттылар Яттылар шул өч атналары үтеп, дүртенче атнаның рәхәтен күрмәделәр -берәм-берәм хатыннары килеп төшмәсенме, минсинайтим?! —Да, Разыя апа, синен фатирантнын да хатыны бик җаһил булган дип сөйләделәр —Нәрсә авызынны жырасын? Синен колхозын алга чыксын дип зыян күрүчеләр без. Абау, абау! Узган ел минем постоялый егетнен хатыны! Тон уртасында, пычак тоткан килеш, өебезгә бәреп кермәсенме* Шакылдатыпдөбердәтеп тә тормады дәҗҗал! Анда гына булган ир* Суфия кызымны күкрәгем белән каплап өлгермәсәм. харап итә иде Фатирга кертү берни түгел ул Син аларны матур гына озатып кара, җанашым Юк. юк. быелдан башлап мужикларын керттем юк* дип такмаклады Разыя -Минем өем чиста. Суфиям мич яныннан китми, кулыннан килмәгән эше. пешерә белмәгән ризыгы юк үзем өйрәттем! Так шту. минем өем буйдак егетләргә генә лаек* -Алайса, без өчебез лә сезнең лаеклы фатирантларыгыз инде, исемегезне кем дисез әле. Разыя апамы’ Без хәзер, машиналарны капка гөбегезгә китереп туктатырбыз Өегезне күрсәтегез дә үзегез кайта торыгыз Разыянын өен ген уртасында күз бәйләп тә таба .насын Күрше тирәләрендә хуҗасын югалткан өйләр җимерелеп, сатылып һәм сүтелеп беткәч, Ра Зыяныкы ин кырый порт булып калган, шуна күрәдерме, өи гүрендәге яшел чирәме—маржа тарагы белән таралган кебек, машиналарны урамнын каршы ягына—куак чытырманнары гына исән калган иске нигез түренә куярга туры килде. Тар озын бурага, үзеннән дә кинрәк веранда өстәп, бер түбә астына керткәннәр. Жилкапкасы ачылганда чирәмне тырнап кала. Куян сукмагыннан биш-алты адым атласаң, баскыч төбендәге чыптага килеп басасың. Көл белән ышкып юылган сап-сары болдыр идәннәренә килеп терәлгәч, аяк киемнәрең үзен дә сизмәстән төшеп кала. Егетләрне ишек алдында калдырып, Әмир Разыянын өй эчен үзе күреп чыгарга теләде. Ошамаслык нәрсә күрсә, артык мескенләнеп тормыйча вагонда гына калырбыз дигән уй ташламаган иде әле аны. Ишекнең эчке яктагы келәсен күтәрәм дип, эленеп торган киндер бауны тартмак жиреннән тынып калды Әмир. Анда Разыяның өзек-өзек тавышына рәхәт ыңгырашу катыш мышнау кушыла: «Аскарак, өскәрәк! һой-һой! У-у! Эх-х, рәхәт! Менә шулай, менә шулай! Тагын бераз гына! Ашыкма, жыртасын! Авырттырма дим! Армадыңмы әле? Ник болай рәхәт соң бу?!.» Әмир ишек тоткасына ябышып калды. Өйгә керсәң, нәрсәгә юлыгасынны белгән юк, тәрәзәдән күреп алсалар—качып тынлап йөрисенмени, хәсис, дип, ирештерерләр, сабый баланы хурлаган кебек оялтырлар... Тәвәкәлләргә—берни белмәгән-ишетмәгәнгә сабышып, килергә дә керергә! Ишек тупсалары майга интекмәгән—тавышсыз-тынсыз гына ачылды. Разыя ике куллап мич почмагына таянып, шәмәхә бәрхет күлмәген башыннан әйләндереп каплаган. Ә бер кыз кулына кием шеткасы тотып, кишер кырган тавышлар чыгарып, Разыянын аркасын кашый. Кашынган тән кызгандыр күрәсең, өйгә өлкән яшьләрдәге кешеләргә хас тир исе катыш җир исе таралган. Шуңадырмы, юньләп хатын-кыз тәне күрмәгән килеш тә Әмирне Разыяның җилкәсе кызыктырмады, гәрчә ялан тәнендә кызыл рейтузы ут янып торса да. Киресенчә, арка кашучы кыз күз карашын җәлеп итә. Ул, Разыяга ярарга тырышып, үрелеп-үрелеп кашыганда көзге яфрак кебек коелам-коелам дип торган сары парча халаты күтәрелеп, итәге капларга тиешле ап-ак ботлары балкып ала. «Йә хода, сабырлык бир! Хатын-кызларга көч белән ташланучы ирләр менә шушы мизгелләрнең колыдыр ул!..» Әмир ишекне каты итеп япса да, оялудан чәрелдәп кычкыручы, яисә каушап мич артына ашыгучылар күренмәде. Разыяның бәрхет күлмәге үзе урынына сыдырылып төшкәч, Әмир көч-хәл белән телгә килде: —Гафу итегез берүк, өстегезгә килеп кергән өчен! —Кызым, Суфия, әллә ник май исе чыга, өчпочмаклар көеп ятмыйдыр ич?!—диде Разыя, Әмирнең гафу үтенүен әллә ишетеп, әллә ишетмичә. Кызы почмакка кереп киткәч, Разыя тагын Әмирне баштанаяк күздән кичерде. —Син ул ишегалдындагы малай-шалай тәкәләрнең бригадирымы суң? —Безнең эштә бригадир дип аталмый инде ул. Мин бораулау мастеры. —Мачтыр, дисең алайса? Җае килгәндә бораулыйм дисең инде, ә?! Авыл саендыр әле... Чаршау артында Суфияның пырхылдап көлгәне ишетелде. —Елга ун-унике скважина тишәбез инде,—диде Әмир, эше белән горурланырга теләп. —Ә үзең өйләнмәгән дисең. —Гел юлда йөргән кешегә кем чыксын?! Өйләнер өчен бит ул бербереңне озаклап күрергә, танышырга, ияләшергә кирәк. Ә без авылдан— авылга күчеп тәк йөрибез, унбиш-егерме көн саен. Ияләшеп өлгермибез... —Егерме көндә әллә ниләр эшләп ташларга була ул, җан кисәгем. Әгәренки беренче көненне үк әрәмгә үткәрмәсән. . Әйдә, чакыр егетләреңне. 1Окса, кызым мич янында көеп беткәндер... Алып китмәгәннәр йнең бурасы озын булса да эчтән урталай бүленмәгән, миче бер башта—ишек кырыенда, ә түрдә—өстәлле як Уртада ике як стенада кара-каршы ике карават, икесе дә пирамидасыман өелгән мендәрләрдән сыгылып тора Суфия, егетләргә кушылып, өчпочмак янына килеп утырды аерым ашау дигән нәрсәне оныткан инде ул Күптән оныткан Алты елдан бирле Суфия сигезьеллыкны тәмамлаган жәйдә И жевка авылына Казаннан фәнни хезмәткәрләр экспедициясе килеп, бер талантлысы Разыйларга урнашкан иде Анысы хак. яшь галим фольклор эзләп авылда бер генә кич кунды Ләкин ул күрше авылларда эше беткәч тә. төн саен Суфияларга кайтып куна иле Йә жәяү кайта, йә велосипед таба, йә илтеп куялар үзен Бер унбиш көннән сон. авыл аралары бик ерагайгач яшь галим фатирны алыштырган— кайтудан туктады Анын каравы Суфия, театр училищесына керәм дип. Казанга киткән жиреннән. имтиханын тапшыр;» алмыйча елап кайтып керле Шул көннән сон укуын да дәвам итмәде, авылдан да китмәде Фатирантларнын юньлесе кайбер хуждларнын кызын ияртеп киткәли ич. дия-лия Разыя һәр уныш елында эшчеләр кертә хәзер. Әле узган елны ике шофер белән Суфиянын берүзсн калдырып. Чиләбегә барып килде Разыя—элеккеге эш урынына Ул анда чуен юллар яңартучы ПМСта шпал кагучы булып эшләгән иде Шул эштә бер монтажник белән никахсыз гына кавышып, ремонтчылар өчен бирелгән гимер юл вагонының бер купесында Суфия дөньяга килгәнче бергә яшәгәннәр иле Суфияны роддомнан алып кайттылар—шул көнне ук дәдәй жан тәслим кылды. Купенын өске сәндерәсендә йоклаган җиреннән тавышсыз-тынсыз гына оеган, мәрхүм. Чиләбе туфрагы жинел булсын үзенә. Врачлар килеп: инфаркттан үлгән—бик куркыныч төш күргән булса кирәк, диделәр, һәм Разыя ярты яшьлек Суфиясен күтәреп, кыска гомерле иренең туган нигезенә— Ижевка авылына кайтып төшләнде Нигездә анын житмеш яшьлек әнисе генә калган иле Ул да озак яшәмәде Разыя Чиләбедән кайтып керсә—бөтенесе дә исксчә. Жилкапка чирәмне жыртып бетергән, ишек алдындагы сукмак кинәйгән. өйгә терәп салган такта сарайда сарык белән кәжә сөзешә Шоферлар уборканы төгәлләп китеп барган, ә Суфия тагын үз өендә утырып калган алып китмәгәннәр. Кызнын үсмер чагы булмады ла. ахрысы, ана уналты яшеннән үк кинәт егерме алты тулды бугай Бер табак шулпалы өчпочмакны ялтыраткач, егетләр яна фатирга бик тиз ияләште Араларында безнең дә танышлар юк микән дигәндәй, ашыкпошык кына фотолар альбомын карап өлгерделәр Верандага чыгып, монарчы яшәгән фатирантлардан калган журналлар, тузан елын югалткан гәзит искеләрен укыштырган булып Суфиянен урын жәйгәнен күзәттеләр Анын буяу тимәгән сай сары идәндә Йөрүе тагын да гыйшыкландыргыч нәфесне көчәйтә иде. Сабый баланын бит алмасы кебек үкчәләре, тез астындагы итләч чокырнын сумсадай кабарып торулары, парча халат иләген биеткән түгәрәк ботлары, мендәр күперткәндә гәүдәсенең бил турысыннан уйнаклавы, кочагын җитмәслек арл саны Әмирнен гакылын томалый, күзен сукырайта һәм ул Суфия гәүдәсенен кайсы өлешенә күз салса да. берни күрми, чөнки карашларын балкып торган ботлар каплый сыман иде Йокылары качкан егетләр тоташ тәрәзәле верандада Суфияга карата уянган комарлары өчен бер берсеннән оялышып күпме утырырлар иде, белмим, шулчак әни кешенен тавышы хәлне җиңеләйтте С уфия, кызым, егетләргә авылны күрсәтеп кер Санаулы көннәрен әрәм игеп ятмасыннар Үзем дә әйдә утырмас идем әле. уборкага килгән абзыйлар арасында мина тиңнәрен күрмәдем Ө Урамга чыгу белән үк Суфиянын Әмирне култыклап алуын калган егетләр—ияреп йөрмәсәгез дә ярый дип аңладылар .. Сукыр эчәгесе өстендә инди озын көн иде—тотылып бетте... Офык көннен соңгы кисәген йотты. Иннеккә буялган шәфәкъ нурлары Чулман диңгезенә төшеп эрегән. Шәһәрдән авылга килгән шефлар, тиз арада авыл кешесенә әверелеп, яр буена учак тергезгән. Янган ит исе катыш төтен таралган. Учак тирәсеннән качып йөргән төркемнәрдә күмәкләп көлгән ирләр арасына берәнсәрән кызлар тавышы килеп кушыла, һәм шунысы мәгълүм, йөрәгендә жаны булган һәр кешенең игътибары бүген Чулман суы өстендә. Кыйбласын югалткан кичке җил комач кызыл дулкыннарны төргәкләп ярга китереп бәрә— вата-жимерә, исән калганнарын икенче ярга тәгәрәтә. Ул дулкыннар шавында язгы кошлар сайравын алыштырырдай аһәң бар сыман. Әмир шушы авылда туып-үскән кешеләрдән көнләшеп куйды. Мондый матурлык эчендә яшәү бик сирәкләргә генә тәти бит ул. Каласы иде монда бөтенләйгә яшәп. Суфия да шушы авылның бер өлеше. Сокландыргыч манзара эчендә ул үзенә кызыктырып тартып тора. Әйтерсең лә ул Әмир белән кечкенәдән таныш, әйтерсең лә ул аны армиядән көтеп алган. Беркемгә иярмәгән, беркая китмәгән. Язмышның күк капусы ачылганын көтеп, акланмаган өметләрен онытып, рәнҗеткән ирләрне кичереп, рухын сындырмыйча: «Яраткан кеше кемлегемә карамас әле», дип, Әмирне көтә-көтә яши торган, ялгыша торган. Әмир: «Суфия!» дип дәшкән саен ул аңа якынрак килә. Егетнен көчле бармаклары билен кытыклаганга да түзеп, күзенә карап еш-еш елмая. Тасмасыз гына үрелгән калын чәчен җил тузгыткан саен күкрәгенә кайтарып толымын үрә —Суфия! —Нәрсә бар? —Чәчең калын синең, мамык шәл ябынган кебек. —Өстемә әйтеп күз тидер тагын. —Төнлә белән күз тими. —Чәчем каты минем, шуңа күперә. Ат кылы кебек. —Колын ялы кебек,—дип төзәтте аны Әмир. «Колын ялы» дигәнне, шушы егерме алты яшенәчә житеп, әлегә берәүдән дә ишетмәгән мактау сүзе дип кабул итте, ахрысы, Суфия үзе дә Әмирнең биленнән кочып, башын аның иңбашына салды. Егетнең тәжрибәсезлеген сизә иде ул. Юкса Суфиянең бөтен тәне Әмир карамагында Никтер ул башкалар төсле кулларына ирек куймый. Моңарчы күргән ирләрнең ике кулының да кайда кыймылдаганын тоя иде ул: бер кулы күкрәк тирәсен кармалар, икенче кулы жилкә чокыры буйлап шуышып билдән түбән өлешне капшар. —Суфия! —Нәрсә бар? —Моңарчы ничек урламадылар соң сине? —Мин сине көттем. —Кабатла әле тагын. —Сине көттем —һәм Суфия, башын кыңгырайтып, иреннәрен шундый итеп бөреп куйды ки, әгәр үпмәсәң, егет дигән мактаулы исемеңә шик төшерер идең... Ә иртән, калган өчпочмакларны табада кыздырып табынга китереп куйгач, Суфия чәйле чынаягын кичә үбелгән иреннәренә терәде дә Разыяга гына текәлеп карап: —Чәйдән шофер исе килә, әни,—дип әйтеп куйды. Үзе шатлыгын көчкә тыеп, көлә. Аның көлүе күзләрендә, кулларының дерелдәвендә Н һәм чынаяк өстендә биегән чәй дулкыннарында сизелә Анын көлүенә ана кешенең елмаюы өстәлде —Берәр бензинлы нәрсә капкансыңдыр, кызым Егетләрнең берсе көлеп җибәрмәс өчен, тыелам дип. тончыга язды Бораулау агрегатын урнаштырган арада кояш инде Чулман елгасын җылыта башлаган иде Әмирнен: «Егетләр, ашыгып эшләмәбез'» дигәне— көнлек эшне тиз-тиз генә әтмәллик тә калган вакытны су коенып, рәхәтләнеп ял итәрбез мәгънәсендә әйтелгән иде. Кичә генә урып-җыюга дип килгән егетләрнен алтысын амбардан алып бораулаучыларга ярдәмгә җибәрделәр. Жәмгысы тугыз көрәк казынса да, сигез кубометрлы чокырны җиткерүе җинел түгел. Әлбәттә, бер чокырга тугыз көрәк сыймый—сыйса да. казуы кыен Шуна күрә ике төркемгә бүленделәр. Берәүләр казыганда икенчеләре тәмәке тарта, икенчеләре көрәк тотканда беренчеләре бораулау агрегаты тирәли йөреп Әмиргә сораулар яудыра «МАЗ»нын двигателе алты пилиндрлымы? Нефть чыкканчы казый аласызмы, көче җитәме? Ин зур долотогыз ярты метрлы гына икән, сырлы тәгәрмәчләре бораулаганда су белән майланамы? Торба бора торган ачкычларыгыз ике пот чамасы бар. ахры9 • Кыскасы, егетләрнен техника тирәсендә кайнашканы сизелеп тора—сораулары таныш— авыл саен механизаторлар сораштырып тенкәгә тия торганнары Урып- җыю егетләре хәйран кыюлар, вагонга кереп сәндерәгә ятып караучылар да табылды Араларында пилмән бәбәкле егет— Фәрит атлысы—бигрәк әрсез кылана «Ну. егетләр, бу вагонның рессорлары йомшак—кызлар белән аркылыга-торкылыга тибрәнергә була!»—дип тора «Алып кунган яртыгыз юкмы?»—дип. тумбочка шүрлекләрен дә капшап чыкты Әмир аларны тизрәк урамга озатып, ишекне бикләп маташканда Фәрит һаман үзенекен итте «Бу йозакка любой ачкыч ярый'» Чокыр казылып беткәндә кояш, кодрәтеннән килгәнчә, Чулман суын җылытып эшен бетергән, инде Казан ягындагы офыкка авышкан иде. Егетләр чокыр төбендәге көрәкләрен дә алмыйча су коенырга йөгерделәр. Әлбәттә, аларга Әмир дә иярде. Көтү кайтып Суфия кичке аш әзерләгәнче ике сәгатьләп вакыт бар әле. Киемнәр салынган ярны онытып, су коена халык. Кыланышлары— су чәчрәтешеп, батырышып уйнаулары, тиктомалдан кычкырып көлүләре, бербсрсенә дәшеп нидер күрсәтергә, шамакайланырга тырышулары— барысы да сабыйларча, тик тавышлары гына калын, сүзләре дорфа һәм менә төшеп калам, менә төшеп калам дип торган трусиклары гына җилкән чаклы. Шактый коенылган, ахрысы, тау башыннан парча халатын җилфердәтеп Суфия төшеп килә Ул Әмир ошатырдай сөйкемлелеген саклап, кичәгечә гел үзгәрмәскә тырышкан —Әмир' Кайтыгыз, бәлеш пеште!—диде ул. унарлаган йөзүче арасыннан Әмирне танып. Чакыруга бөтен егетләр дә судан чыкты Яр буендагы дулкыннар юган өстәл-өстәл ташларга тезелешеп егетләр киенә Үзләре дер-дер калтырыйлар, үзләре никтер ашыгалар Ин алдан Фәрит киенеп өлгерде Ашык-пошык сыгылган трусигының дымы чалбар төбеннән килеп чыкты Ул әлләни тартыну кичермичә Суфия янына килеп басты —Ә безгә., бәлеш" —Сезгә кабыклы бәрәңге белән борчак чумары Көтүдән аягын тайпылдырып кайткан карт сыерны суйганнар Иртәгә ит өләшерләр үзегезгә. Ә бәлеш бораулаучыларга гына Фәрит әле Әмиргә, әле кызга каранып алды да. —Син Суфиямы? -дип. җавап көтте. -Әйе. мин Суфия' -Точно' Әниең Разыя Әтиен юк Чиләбедән кайткансыз, сина егерме алты яшь. шулаймы? 3. .к. У • м» —Шулаен шулай. Ну мин сине күргәнем юк, беләсем дә килми. —Анын каравы мин беләм. Сукыр эчәген өстендә ясмык хәтлек минең бармы? Суфия халатының путасын кысыбрак куйды. —Ә-ә! Бондюг больницасында яткан идем шул. Шунда күргәнсеңдер. Ну бит мин сукыр эчәгемә операция ясатмадым. Ул чагында салкын тидереп кенә авырган идем. Температурам кырык бергә җиткәч илтеп салганнар. —Юк, юк! Суфия, барыбер беләм мин сине. Бүген кич күрешсәк, әйтеп бирәм! —Әй, башымны катырып җөрмә әле, бар, кабыклы бәрәңгегез суынмасын... Карале,—диде ул бер читтәрәк ишетмәмешкә сабышып торган Әмир янына килеп, —носкиенны киеп торма, хәзер чайкап бирәм, сабын алып төштем. Егетләр таралышып, Суфия су читендә оек чайкаган арада Әмир таштанташка яланаяк сикереп, тау чишмәсе янына килде. Чишмәнең авызы куышланып тора, су юлын агач улак белән сузганнар, ул агып төшкән урында аякларны күзгә күренмәс йөз энә белән чәнчерлек салкын су чоңгылы хасил булган. Чоңгылдан арткан су зур гөрләвек булып Чулманга йөгерә. Һәм сөтләч Чулман шушы кәүсәр гөрләвекне сөенә- сөенә йотып бара. Чишмә шаулавына Суфия тавышы кушылды: —Шушы чишмәгә була авылыбызга пристань салганнар. Ял көннәрендә көне-төне чират монда, кемдә нинди савыт бар—күтәреп киләләр... Әле мин кечкенәрәк чакта еш күрә идем—Чаллы ярыннан сыерлар йөзеп чыгып, шушы чишмәне кинәнеп эчәләр дә кире йөзеп китәләр иде. Бу араларда андый сыерлар бик күренми. Хуҗалары чыгармый торгандыр, уборкага килгән әрсезләр урлап суяр дип курка торганнардыр. — Никадәр байлык әрәм агып ята!—диде Әмир, Суфияне җөпләгәндәй. —Үзебез дә әрәм ятабыз инде. —Әрәмме? Әйт әле, Суфия, чынлап та сукыр эчәгең өстендә ясмык кадәрле миңең бармы синең? —Ник аны бая ук сорамадың? Бөтенесенә күрсәтә идем, бу кадәр исең китәсен белсәм әгәр... Менә кара. мә!.. Һәм Суфия, төймәләрен чишеп, халатын ачып салды, парча халатны бөтенләй алып атарга теләп җил күтәрелде. Баштарак Әмир ышанмыйча, нүжәли күрсәтә инде дип кенә караган иде, соңыннан ул Суфиянен ирләр куенына сусап өлгергән ачык гәүдәсен күреп «аһ!» итте. Кинәт Чулман өстендәге бер мут дулкын Әмирнең җанына үтеп кердеме— гәүдәне дер селкетеп эчтән бәргәләнде, күкрәк читлеген какты, сулыш юлларын тузгытты, яңакларны төйде, баш түбәсен кадаклады. Бары тик ясмык кадәрле миңне үбеп алгач кына теге дулкын иреннәр аша Суфияга күчте. —Кайтыйк әле, Әмир! Су буенда җәзалама мине... Бәлешне Суфия кисте—өлеш тәлинкәләренә бүлеп биш кашык куйды. Егетләрнең үз өлешен алган һәркайсы башкаларны көтмичә үк ашарга ябышты, Чулман суында чапырдап, карыннары бик нык ачкан иде. Әмир ашыкмады, гәрчә бәлешнең беренче өлеше ана тисә дә. Ул Суфияны күзәтеп утырды: һич артык хәрәкәт ясамыйча бәлеш бүлүләре, өлеш тәлинкәләрен «Рәхим итегез» дигән шартка туры китереп куюлары, соңыннан «Ашыгыз тәмле булсын»га торырлык елмаюлары бигрәк килешә. Өч кеше иркенләп сыярдай урынга ике йөрәк кысылышып утырганны күреп, Разыя үзенең күңелендәген чыгарып салды: —Никах укытасы гына бар сезгә!.. Койган да куйган кияү! Әмир каршы дәшмәде. «Суфия ни әйтер икән, әнисенә каршы төшәрме, әллә ризалашып елмаеп куярмы»,—дип, җавап көтте. Ләкин Суфия да тел өстендәге бәлеш йөземен йотарга куркып, Әмирнең җавабын көтә иде шул. Һәр ике якнын дәшми калуы үзара ризалашу кебек аңлашылды. Бәлеш табасын ялтыраткач, егетләр өй эчен басып алган мич кызуыннан качып, ишек алдына чыктылар. Инде Суфия тиз генә табынны җыештырып. Әмир янына йөгереп чыгарга тиеш. Ун минут үтте, ярты сәгать. Ниһаять, бер сәгать чамасы көтә торгач. Әмир кызны эхтәп. өйгә үзе керде Юк ул өйдә! Әнисе ике караватның берсендә стенага карап оеган. Юрганын аяк очына өеп куйган Өй эчендәге кичке энгер Назыянын тән яктысын капламаган әле Кызыл рейтуз керешеннән өстәрәк, кендегеннән уңгарак. сукыр эчәгесе өстенә мөһер урынына сугылган нәсел тамгасы—ясмык кадәр мине шар ярылып ята. Ул аю йокысына чумган ише кылана. Әмирнен керүен сизмәгәнгә сабышты— чөнки анын «кияү»гә җдвап тотарлык аклану сүзе юк иде Яшел вагон җилсез тирбәлә нә ян тәрәзә төбендә гөлләре юкка чыккан—идәнгә тезгәннәр' Әмир шул тәрәзә аша урамга сикерде—Суфиянын сукмагы тәрәз төбеннән башлана—тизрәк табыйм лисән. эзеннән төшмәскә. Ләкин кая бара соң бу эзләр'’ Клубта бер генә кыз да юк—анда гел кичә килгән ирләр генә доминога чират көтә Чулман буенда, чишмә янында, урамнарда, бакча башларында—һичкайда юк—качып киткәндәй юк иде Суфия. Әмир аны таба алмавына сөенергә дә. көенергә дә белмәде Бәлки Ходай аны зур хатадан саклап калырга телидер Хыянәт—гадәт бит ул! Егет белән кыз чагында ук арага кеше керсә—ул гомер буе котылгысыз хәвефкә әйләнәчәк Ә барыбер Суфияны эхтәп табасы килә, йөзенә тутырып карап: «Син азгын, алдакчы, бөтен кыланышларын ялган гына. Ялган булган җирдә хыянәт бар. Бораулаучы кешегә ышанычлы, тугры хатын кирәк Бораулаучы елнын утыз-кырык көнендә генә өенә кайта ала. Калган өч йөз көнне анын хатыны ялгыз яши. мутлыкта, көрлектә, иректә яши!*—дип анлатасы килә Хәер, алай озын итеп аңлатып торуның кирәге юк. Син мина кирәкмисен. Суфия, дип хәзер үк хушлашырга, өйләрен ташлап, хәтта районнарын ташлап бөтенләй башка районга күчеп китәргә Кайда сон бу кыз’ Кем куенында’ Ник күрәсе килә сон аны?. Көнчелек дигән аяусыз дошман туктаусыз һөҗүм итә Инде сулышларны тыеп бер үбешкәч, куенына алып зиһенен яулагач, ниһаять, сайлап алган ярын гына күрергә тиешле урындагы миненә ирен тидергәч—җиңелергә әзер килеш нигә сон әле ул башка бүтәннәр куенына кереп китте Хәзер Әмиргә төн уртасы дип тормаска, бораулау мәйданына килеп двигательне кабызырга һәм тан атканчы эшләргә дә эшләргә! Эш ул—сызлаган җиргә дару! Жинелгәнгә—юаныч' Көчсезләргә— мәйдан, хәерчегә—канат ул эш. Караңгыга күз ияләшеп, көндез тугыз көрәк казыган зумф янына килеп баскач, төне буе тыл-тын торасы буровойда вагон рессорларының тигезсез шыгырдавы ишетелде Әгәр ул шыгырдау гу гай торак карават тары кебек тигез ритмнар белән өзлексез тирбәлсә, уртак телгә килгән ике азгын арасына керү ваемсызлык саналыр иде. хәтта вагон йозагын каракларча ачып керсәләр дә. Ләкин вагон кочле жилдә калган көймә кебек әле бер. әле икенче якка чайкала, эчке стенага бәрелгән саңгырау дөпелдәүгә ризасыз тавышлар кушыла ♦ Кит, хайван' Кит диләр си на! Кагылма’ Эченә тибәм' Шул нәмәрсәнне шартлатам хәзер! Юк дигәч юк' Ач ишекне яхшы чакта!» Кызнын өзгәләнүе бикле вагон эченнән аерымачык ишетелмәсә дә Әмир инде бу авазны-бүгенге тынгысыз кичнең сонгы борчулары итеп кабул итте димәк. Суфия Фәрит ку тыннан ычкына алмый' Әмир утка сикергән янгын сүндерүче кебек, вагонга ташланды. Ләкин ишекнен Ә дүрт вак шөреп белән беркетелгән тоткасы бер йолкуда суырылып чыкты. Ишек эчке яктан шудырмага бикләнгән иде. -Ач, Фәрит' Җибәр Суфияны! Ишекне ватып керсәм, эш зурга китә— иманыңны укытам, беләт! —Әмир! Тәрәзәне ватып кер! Иртәгә куярлар әле. Кулны каерып тоткан ул, юкса мин аны үзем дә тибеп очырам!.. —Фәрит! Исән чакта, бар, кит! —Үзен кит!—диде Фәрит, артык пошынмыйча —Мина аны доверенность белән тапшырдылар, мужик күрмәгән атлы кыланмасын! —Суфия, әйт, нишлим? —Әмир, ишекне каер, тышта лом бетмәгәндер әле! —Сонгы тапкыр әйтәм! Суфияны, яхшылык белән жибәрмәсән, ватып керәм, ну сигез кубометрлы зумфка күмеп куям, заразы! —Куркытма! Иртәгә егетләр белән килеп, үзеңне күмеп китәрбез әле! —Ах, әле син телеңә салынып маташасынмы?!—һәм Әмир, ишек ватудан ваз кичеп, бүтәнчәрәк жәза уйлап тапты. Кичтән бирле ял итеп, двигателе бераз суынса да, су ташучы машина җиңел кабынды. Башка вакыттагыча төчкереп, киреләнеп интектермичә, Әмирнең ни теләгәненә төшенгәндәй, буйсынып үкерә-үкерә вагон янына китте. Эш көнендә, авылдан авылга күчү өчен, бу вагонны машинага тагам дисәң: «Алга, артка, бераз янгарак!» дия-дия, ике кеше (тагучы белән тагылучы дип аңларга кирәк) шактый чиләнә торган иде. Ә бүген, вагон тәртәсе машинаның фаркоп дип аталган ыргагын үзе эзләп тапты— бик җиңел җигелде. Инде Әмир, ихтыярый әсирләргә сүз катып маташмыйча, вагонны сөйрәп, фара яктысына килеп кергән иң беренче юл буйлап китеп тә барды. Вагон эчендәге ыгы-зыгы, Суфияның Фәриткә кычкыруы, Фәритнең Әмир адресына сүгенүләре ишетелмәгән кебек, бу минутта ава-нитә калсалар, андагы ике кешенен гомере өчен җавап бирәсе барлыгы да онытылган иде. Хәзер бораулау остасы бер генә әмергә—көнчелек дигән явыз дошман кушкан үч алу әмеренә генә буйсынды. Яңгыр вакытларында шактый казылып һәм өч атнадан бирле корылыкта шакыраеп каткан тирән эзле юл Чулман яры буйлап авылдан ерагайды. Ерагайган саен машинаның тизлеге артты, аның саен ян көзгедән күрелгән вагон почмагы ныграк сикерде, ыргактан ычкынырга теләп алга-артка йолкынды, гүя Әмирдән шәфкать—миһербанлык сорады. Миһербанлык килгәнче ярты сәгать юл үтелде. Ниһаять, Әмирнең ачуы тир булып маңгаеннан бәреп чыкты: Фәрит сәндерәләргә бәрелеп бер- ике җирен кара яндырса да—вәссәлам, ә менә кыз бала әлеге җәзаны ничек кичерер? Әмир, юлдан читкә чыгып, үсмер урман арасына кереп туктады. Кабинадан сикереп төшү белән вагон артындагы ишек янына килде. Тик кулындагы монтажканың кирәге калмады—ишек төбенә хәтле ачык иде. Ул инде кемнең дә булса чыкканын көтмичә, эчкә сикерде һәм аптырап калды: идәндә өч кат матрас өстендә Суфия утыра. —Кая теге пилмән бәбәк?! Үтерәм мин аны! —Ул инде кузгалып киткәнче үк сикерде. Мин инде сине әллә Казанга алып китәсеңме дип торам.—Суфияның искиткеч тыныч тавышына сокланып, монтажка идәнгә шуып төште. —Ә син ник төшеп калмадың?! —Бу минем язмышым арбасы. Мин гомерлеккә дип утырдым. Төртеп төшерсәң, тагын менеп утырам. —Алайса, нигә дип шул Казан ышпанасы белән вагонга кереп бикләндең? Тәрәзәдән чыгып качып, спектакль уйнап... —Казанныкы түгел ул. Әни сөйләгән мужикның авылдашы. Просто Казанда эшли генә. Ижевка авылына уборкага җибәрәләр дигәч, тегесе минем турыда сөйләп биргән. —Нәрсә сөйләгән? Ни өчен? —Без бит инде узган ел аның белән кавышабыз дип йөргән идек. _зт Ә анын хатыны килеп төште. Шул каләр дә ышандырып йөргән иде. -rt Фәриткә нәрсә калган? —Ул су буенда: «Мин сине беләм. фәлән дә төгән» дип такылдап маташтымы—вәт шул теге хайван сөйләгән булган ана -Кеше күзе төшмәслек җирендәге минне күргәннәр идеме9 .. Ну. теге хайванын дип әйтүем. -Күрмичә Кавышырга йөргән идек дидем ич. —Ярар, узган ел бер авызын пешкәч, нигә дип тагын Фәрит янына тәрәзә аркылы сикерден? —Ул сезнең ишек алдында утырганыгызны күргән дә—тәрәзә шакыды: ш башында ук кимеде, бер сәгать эчендә датою нибарысы яргы метр тирәнлеккә төшә алды, дөресрәге калын доломит катламын ярты метр гына тишә ,цды.Димәк, җиде метрлы квадратлы валның жнргә кергәнен көтәр өчен кимендә ундүрт сәгать буе шакылдарга кирәк Бодайга китсә. Ижевка авылындагы сиксән метрлы скважинаны кимендә аи буе борауларга туры киләчәк! Әмир өчен шәп бит бу. би.сгәһи'Бер линын утыз көненә утыз юнен лә кушсан—гашыйк кешеләр өчен ү зе бер гомер жыела' Ә аннан сон икенче авыл көтә. Икенче төрле яшәү Суфия каламы? Әмир китеп барганнан соң Разыя түти гагын яна фагирантлар .егып кайгыр Әмир тойган ләззәт, хәләл сөелү, сыену һәм сөенү, үбешү һәм рәхог ыңгырашулары белән жагна сеңгән Суфия башка бүтәннәр куенына катсынмы’ Әмир малына чит кеше кул сузсынмы’ Юк кү» алдына килсә дә көнчелек узын дөрләтә юрган хәлләргә үз иреген белән юл кхярг.г ярамый' Янгыр сылтавы белән бөтен колхоз »ш гаиглаган көндә Әмирнен капангы төнгә чакты буровойны туктатмавы Суфиянын ку гкасын кабартты Төн янгырныкы да. зшнеке дә гүгсл, Суфияныкы бит инде ул' Әмирнен фатирга ашыкмавын ничек айларга? Ояламы, хурланамы үкенәме*’ Этлә ком сәглтв фатирдан ваз кичеп, вагонда гына кунып яшәргә җыенамы? Иа хода, авыл халкы алдында оятын кая куярсың?! Бәлки, икеләнеп, уйга чумгандыр. Уйланса уйлансын, ныклы карарга килгәнче уйланып утырсын... Ир кеше тимер-томыр шалтыравында уйланырга күнеккән инде ул. Ә бәлки аларның бөркәнеп кайтырга...әйе шул, вагон эчендә кожан-плащ ише нәрсәләре күренмәде... Суфия, үзенең тапкырлыгына үзе сокланып, буровойга йөгерде. Култык астына клеенкалы өстәл япмасы. Бер хатын-кыз плашы һәм Әмир белән икесенә ат җигүчеләрдән калган кожан күтәреп вагонга килеп керде... Ә инде буровойны сүндереп, егетләрне алданрак кайтарып җибәргәч, «кияү» вагон ишеген бикләргә дә онытып яңгырлы Суфияны матрас җәелмәгән сәкегә күтәреп салды. Кызның: «Нишлисен, җүнсез, абау, кабаланма шулхәтлек, куалап торучы юк ич, кайтып ашап киләсен мәллә?» дигән сүзләре «кияү»не тагын да ныграк канатландырды. Ошбу төн кичәгесенә караганда да ләззәтлерәк булып кабатланды... Яңгырлы гыйшык ңгыр туктамады. Кояш нуры үтәли чыга алмаслык калын болытлар тигезләнеп, күк йөзен тоташ төтен төсенә манды. Яңгыр инде салам түбәләрне изеп, такыр сукмакларга кибәргә ирек бирмичә, ял итә-итә ява. Янгыр ял иткән арада бөтенләйгә туктады, ахрысы, дип, капкаларыннан чыккан игенчеләр, аяк астындагы ләпеккә батып, кире борылалар. Сыер савучылар белән мал караучылар, аларга өстәп Әмир бригадасы гына эшен ташламады Яңгыр унынчы көнен яуды. Өлкә комитетыннан күңелсез прогнозлар алып кайткан райком секретарьлары колхоз җитәкчеләренә ай буена сузылачак циклон турында хәбәр җиткерделәр... Аксак сыерны ашатып бетергәч, Ижевка авылына кыр эшләренә дип килгән ирләрне «техпомощь» машинасына төяп, тизрәк Казанга илтеп куйдылар—завод-фабрикалардагы коры урыннарына кайтып, илгә файда китерсеннәр, диделәр. Разыянын фатирантлары Ижевка авылында бердәнбер кунак булып калгач, ашау- яшәү шартлары бермә-бер яхшырды. Ләкин яңгыр астында бораулаудан күңелләре үсмәгән егетләрне көн саен итле бәлеш, шулпалы өчпочмак, симез сумса, «бәхетле» пилмәннәр ашатып та сөендереп булмады. «Кияү»нең Суфия белән вагонда кунып ятулары, өйгә кайткач, бөтен дөньяны онытып сайрашулары, «теща» роленә кергән Разыянын «кияү» дип төчеләнүләре егетләрнең күңеленә әлләни хуш килмәде. Ахыр чиктә Әмир аларны Казанга кайтарып җибәрде. —Барыгыз,—диде ул аларга,—ял итегез, ун көнсез контор күзенә чалынмагыз. Ун көннән соң, прорабны күреп, химанализга су алып кайттык, Ижевкада скважина борауланып бетте диярсез. Һәм Әмир әле ун гына метр тишелгән скважинаны проекттагыча сиксән метр казылды, суы чыкты, эше бетте дип язу язды. Һәм ул язуны ябыштыргач, өч шешәгә Чулман ярындагы ташлы чишмәдән су тутырып, егетләр аша Казанга җибәрде. Егетләр киткән көнне үк, күрше караваттагы әниләре янында төне буе мышнап ятмас өчен, кияү белән Суфия вагонга күченделәр, өйгә сирәк кайттылар Янгыр аркасында колхозның Суфия кебек төрле эшкә йөрүчеләре ял итте. Көндезләрен ул буровойда кияү янында кайнашты, ә кичләрен алар караңгы төшкәнне көтмичә үк «ирле-хатынлы» уйнадылар. Егетләр Казаннан әйләнеп кайтканда Суфияны укшыта башлаган иде инде «Ул кадәр агуланырлык итеп нәрсә каптың сон син?»—дип борчылып йөргән Әмирне Разыя юатты: «Кияү, Суфияң малай йоткан Малай кеше карында чакта ук мәшәкатьле җан иясе!..» Күңелемдә барыбер шик калды, мина кадәр бик күпләр белән Я 1ит1п^.НДеР ӘЛе’ беР33 күнел ачыйм да, күрше авылга күчкәндә калдырып ДИП үз ’ үзен юатып йөргән Әмир «малай» шатлыгыннан шик- шөбһәл әрдән ваз кичте. Иж₽й?аЙ авылына күчеп килгәч, бригада вагонда яшәде Әмир берүзе ижевкага кайтып йөрде Ул иртән килеп житкәч кенә эш башланды, ул кайтып киткәч, эш туктады.Бригада егетләре кияүне әлләни үртәмәделәр, акыл өйрәтмәделәр, кирегә үгетләмәделәр Җитди кыланышларыннан чамалап егетнең өйләнүе шушыдыр, әйе, болай да өйләнергә мөмкин икән, дип мыекларына урап куйдылар. Тукай авылында эш бер атнага бүленде Көтмәгәндә-уйламаганда Казаннан прораб килеп төште, үзе генә түгел—гидрогеологны иярткән Лабораториядә Ижевкада борауланган су скважинасының анализларын кабатларга кушканнар — А .шыгыч рәвештә тагын өч шешә су кирәк!—диде прораб —Шешәләрен Казаннан ук күгәреп кайттык,—диде гидрогеолог —Анализлары әйбәт түгелме, әллә жир астында шикәр диабеты таралганмы? Гомердә икешәр тапкыр анализ тапшырганыбыз булмады,— дип акланды Әмир, теге суларнын кайсы чишмәдән атынганын исенә төшереп. —Ижевка скважинасының суында магний сульфаты, кыскасы, шифалы су,—диде гидрогеолш —Ә мин ул суны яр буендагы чишмәдән генә атып җибәргән идем,— диде Әмир, эшнен зурга китүеннән шүрләп —Үзен бораулаган скважинанын суын тикшертмәдеңме? —Нәрсәсен тикшерәсең инде анын? Безнен скважинада шул ук яр чишмәсе суы. Бораулый башлагач, чишмә тирәнлегендәге су катламына фильтр куеп калдырдык Сиксән метргача тишсәк тә. бүтән су катламнары очрамады. Бигайбә, безнен скважинаны беренче шифалы чишмә дип атый аласыз,—диде кияү Диделәр дә диделәр һәм. уртак фикергә килеп, скважинадан тагын өч шешә су алып, кабат химик анализга җибәрергә булдылар. Ләкин бер хикмәте аркылы килде—яңа казылган Ижевка скважинасына колхоз электр үткәреп өлгермәгән иде әле Суны да бораулау агрегатының генераторы белән генә кудырганнар иде Я надан бораулау агрегатын Ижевкага күчереп тормас өчен, скважина эченә шешәләрне бау белән төшереп кенә тутырдылар Ләкин гагын бер хикмәт аркылы килде «Кондуктор» дип аталган юан торба артындагы бушлык тоташтан цементланмыйча, өстән күз буяу өчен генә сылап куелган иде Моны гомергә шулай ишләгәннәр Торба артын цементлар өчен кимендә өч көн буе бетон измәсе болгатырга һәм торба артына ыргытырга кирәк. Өч көнлек эшкә нибарысы 24 сум акча түләнә. Шуна күрә бораулаучыларның цемент белән быкырдыйсылары килми 24 тәңкә өчен өч көн интеккәнче яна урыңда өч көн буе борауласаң, көрәп акча аласың ичмасам. Начальство белә инде моны, белгәнгә күрә документлар тутырганда тампонаж ясадыгызмы, дип. сорап торганнары юк Акчасы да шуна күрә киселеп беткән инде анын Тагын сүз куерды —Ләкин бу шифалы су скважинасы.—диде гидрогеолог—Өстән пычрак төшмәскә тиеш ана! —Бәхәс күтәрсәләр эшегез судка китәчәк'—диде прораб —Бәлки монда киләчәктә «Шифалы су» комбинаты төзелер.-диде гидрогеолог —Так шту труба артына тампонаж ясарга туры килер, иртәгә үк беп машина цемент жибэрэбег Рәхәтләнеп болгатыгыз!-диде прораб һәм еч шешә су тоткан гидрогеологны җитәкләп. Казанга китеп барды еч кон һәм өч тон буе бетон болгатты сгегтәр Бер атнадан узок санэпидстанция һәм Куррорт идарәсе вәкилләре тагын анализга су сорап килгәннәр Буш шешәләренен авызы марлялар белән бәйләнгән Колхоз, ашыгыч төстә баганалар утыртып, электр суиы. Анализга алганчы суны тагын ярты тәүлек кудырдылар. Шифалы су әрәм китмәсен әле, дип, Әмир машинанын мичкәсенә мөлдерәмә тутырды да шул кичне, башкала вәкилләрен озаткач, су ташучы машинага утыртып, Суфияны Казанга алып китте. Бөтенләйгә.. Гвардия урамындагы «СМУ Водстрой» каршысына килеп туктагач, машина мичкәсендәге хәзинәне бик тиз бушаттылар. Чөнки Ижевка авылындагы «Шифалы су» хакында идарәдә хәйран сүз таралган иде инде. Фатирга бикләп мир. Суфияны җитәкләп, Идарә начальнигы бүлмәсенә килеп кергәч, авылдан төяп кайткан гаилә хәлен ничегрәк аңлатырга икән дип аптырап торганда, җитәкче кеше анын алдына буш кәгазь бите китереп куйды. Ручка бирде Һәм әйтеп торып үз исеменә үзе гариза яздырды Гариза язган көнне үк фатир алган кеше юк дисәләр, сез Киндерле бистәсендәге «Водстрой» урамына килеп Әмир Әшраповны эзләп табыгыз. Ул сезгә сөйләп бирер, өендә туры китерсәгез. Әмир ул фатирда елнын утыз көнен генә яшәр Калган көннәрдә ул гел юлда. Әгәр акчасы белән фатиры булмаса. мондый эшкә гомер буе кем түзсен сон?! Күпме егетне кызыктырып, күпме язмышны ияртеп алып китте, күпме гомер акты инде су эшләре белән9 !. Әмир ике бүлмәле буш фатирга Суфияны бикләп, икенче көнне үк Тукай авылына эшкә китте. Икенче атнада ул анын әнисе Разыяны да төяп кайтты. Туганнарымны сагындым дип йөдәтмәсен. Суфиянын бөтен тугантумачасы үз янында хәзер Чөнки кызнын әнисеннән башка бүтән бернинди дә туганы юк иде. Әйдә, икесенә ике бүлмәле фатир Әниле- кызлы рәхәтләнеп яшәсеннәр. Әмир акча төяп кунакка кайтыр Кайткан саен бала үрчетер. Суфия үзенең элеккеге дусларын эзли алмас, жиде- сигез бала үстерсә, анын башкага вакыты калмас... Ләкин беренче бала тугач, ана Язилә исеме кушып бәби ашы үткәргәч. Әмир өстәл сугып элеккеге фикерен үзгәртте: —Бүтән бала тапмыйсын! Чөнки Язиләнен дә кендегеннән астарак. сукыр эчәгесе өстендә, әлегә көйгән борчак кадәр генә миңе бар иле Нарасыйның эчс йомшарган чакларында Суфия аны беләгенә салып тота, Әмир комган белән жылы су коя Артып калган суны кияү гел әнә шул «көйгән борчак» өстенә агызды. Күпме су агызды инде ул ана Юк. мин юылмый икән... Хәзер ул, мөгаен, ясмык кадәр зурайгандыр. Язилә инде тәрәзәдән чыгып качкан Суфия яшенлә.. Әмирнең юлдан кайтып кергәнен хәзер өч хатын-кыз көтеп ята Әти кешенең алар өчен сүзе катгый: «Төн уртасында кайтып керәмме. тан алдыннанмы, кич беләнме — Барыбер мин кайтып кергәндә өчегез дә өйдә булыгыз’ Кояш баеганнан сон өйдә юк чагыгызны туры китерсәм карагыз аны! Ижевкадагы ярык тагараклы буш нигезегезгә казггарып ыргытам! Өчегезне бер бауга бәйлим дә. » һәм көннең күбрәк өлешен инде урын өстендә үткәрә торган Разыя.пенсиягә стаж җыелсын өчен генә Ветеринария шәһәрчегендә лаборант булып эшләүче Суфия һәм шул фәнни базада кече хезмәткәр вәкаләтендә исәпләнгән Язилә дә кояш баегач, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп. Әмирне көтәләр Ишек алдында машина туктаган тавыш ишетелгән саен, ишекне песи тырнаган саен, тәрәзә өлгесен җил уйнаткан саен өчесе дә: «Кайтты!» дип сикереп торалар—кияү, ир һәм әти кешегә беренче булып ишек ачарга ашыгалар Өметләнгән, көткән көннәрнең бик сирәгендә кайтты шул Әмир Кайткан саен кызының колагына киртли торган булды «Мин сиңа үзем кияү табам! Авылларны аркылы- торкылы йөреп чыгам да ин яхшысын сайлап алып кайтам!» Әмир үзенен өч минле гаиләдә яшәү мәгънәсен Язиләдә күрде Ә „„„J Үнеленә хуш килердәй ир табып, йортлы-жирле. мал-мөлкәтле onnanJu Р“Рга яРДәм итә алса, туган йорт җылысыннан мәхрүм калган „ппгУ Н ' ’1ӘР кем өчен санап кына бирелгән ин кадерлесе—фани гомерен заяга үтмәде дип исәпли алыр Әмир кияүнең Фазыл кияве ктаныш белән Казан арасы үтелеп. бораулаучыларның кәрваны Киндерле бистәсенә килеп кергәндә төн инде икенче ягына авышып яткан иде. Мәдияр ике катлы кызыл кирпеч йортның тулай торак дип аталган өч бүлмәле, тугыз караватлы фатирына кереп китте.Ак тишмәнең Мәдияр кебек дистәләгән буйдаклары өчен махсус тоталар иде ул фатирны Ялгызаклар башлы-күзле булып таралышып беткәч, берәр мохтаҗ гаиләгә өч бүлмәле фатир итәрбез дип күпме генә өметләнмәсеннәр, бушамады ул фатир. Ялгыз бораулаучыларның өйләнеп торырга вакытлары юк илеме, ашыкмадылар. Инде тәвәккәлләп өйләнгәннәре тулай торактагы караватны бушатуга аның урынына гаиләсен ташлап качкан башка бүтән килеп ята иде. Хәер, чакырылмаган кунаклар да еш кунып кала бу караватларда Җилкенчәкләр янына сумка тутырып керәләр, бушанганчы угыралар, тан атып, машиналар уянганчы йоклыйлар Чөнки Киндерле бистәсе шәһәр үзәгеннән 25 чакрым читтә булгач, китәм дигән чакта теләсә кайчан китеп тә булмый Кайчан кайтып тешәсен алдан әйтеп йөрмәгәч, Мәдиярның караваты бик еш «занято* була торган иде. Мәдияр югында икешәрләп ауный торгач, карават пружинасы чокырланып салынып төшкән, матрасы идәнгә тия хәзер Ләкин Мәдияр түзә. Үзенең караватында кемнәрнеңдер ирле-хатынлы уйнап яткан чакларына туры килсә һич аптырамый, бәйләнми нитми, башка караватка барып ава. Казанга чаклы 25 чакрым икән. Мәдиярның Шүләнгеренә хәтлек 160 чакрым әле, тон уртасында ордым-бәрдем чыгып китәрлек ара түгел. Мәдияр Фазылны да тулай торакка кыстап караган иде Ләкин Әмир, получка алгач Шәлегә кайтып китәсе Фазылны үзенә дәште, тулай торакта бозып бетерәсез сез аны. диде Һәм алар төн уртасы танга таба авышканда, Әмир кесәсендәге ачкыч белән ачып. 1’а зыялы. Суфиялы Язиләле өйгә килеп керделәр Төн уртасының баллы йокысыннан, китап укып утырган җиреннән биш кенә минутка оеп киткән кешедәй кинәт уянып, төзек, купшы, көләч килеш Суфия Әмир каршысына килеп басты — Кайттыңмы, сөяркәм’’ Әмир борынын күтәреп иснәгәндәй итте —Тәмәке исе бар димме... Өйдәгесен кая яшердең ’ Тәрәзәдән чыгып качтымы? с Кайткан саен кабатлана торган «кияү* шаяртуы бу Гомер буе кабатланып уенлыгын югалткан әлеге сүзләр хәзер инде -исәнме саумы- кебек янгырый Ләкин ул сүзләргә Суфиянын Ижевка авылында үткән яшьлеге. Фәрит белән вагонга бикләнүе, ясмык кадәр мине һәм никахсыз үткән гаилә бәхете бергә сынган һәм Әмир, кайтып кергәч. -Исәнме. сөяркәм'»нән гайре артык сүз өстәсә, вакытлыча онытылып торган язмыш сәхифәләре пыр тузып, күпертелеп, җете буяуларга манылып телгә килеп керә. , -Яшь кияү атып кайттым мин сезгә Кияү”' -дип. Суфия нәрсәдер өстәмәкче иде. Әмир бүлдерде - Син г түгел, Бондюг беләте’ Язиләгә алып кайттым' Әмир абый, мин сезне генә озатып куйдым. Мәдияр көтеп тирам А диде - Китмисең, агайне! —Сез, энем, Әмир абыегызга аптырамагыз. Гел шулай сөйләшә ул. Без ияләнгән инде ана, үпкәләмибез... —Энем түгел, Фазыл кияү ул! Бригадага яна егет килде дип әйттемме? —Әйтмәден, сөяркәм—йөрәгем, әйтмәдең... —Өлгермәгәнмендер. Кая, Язилә, ник йоклап ята ул? Эчке бүлмәдән, мәҗлескә барасы кыздай киенеп-ясанып Язилә килеп чыкты. —Әти, син кайткач кем йокласын инде. Әби дә уяу. —Әбиенә сәлам әйт! Бүлмәсенә кереп тормыйм. Кызым, менә күреш Фазыл белән. Бергә эшлибез. Әйбәт кияү! Мин әйбәт дигәч, әйбәт инде. Нәрсә, яна уклау кебек почмакта сөялеп торасын, күреш киявен белән. —Исәнмесез...—диде Язилә Фазылга таба борылып. Бу исә кызнын әтисе кушкан өченгә ярарга тырышудан түгел, кемнәр белән эшли икән дип кызыксынып каравы иде. —Кызым матур минем. Әтисен яраткан бала бәхетле була ул. —Безнен Язиләбез гел минем яшь чагыма охшаган—койган да куйган, —дип, сүз кыстырды Суфия. —Юк!!!—диде Әмир—Причем монда син?! Кызым үзе матур... —Әти, ярарыгыз инде, кеше алдында сүз куертмагыз. —Кызым, әниең йокласын, мин барыбер акча алып кайтмадым бүген! Син безгә табын көйләп бир, яшергән җирдән бер ярты чыгар. —Әмир абый, мин эчмим. —Үзем эчәрмен, кияү! Эчкәч холкым әйбәтләнә минем. Бу өйдә шушы кызым гына алтын багана. Калганнарынын яшьлек хыялы да, картлык өмете дә мин түгел... Кияү бездә куна бүген, вәт шул!!! Динә Актанышта тоз ялаталар әкъ Казан артында суга тилмергән авыллар идарә начальнигы М.Т. Ориничевнын куен дәфтәренә теркәлгән. Ул елларда Наил Кадыйрович гидротехник булып кына эшли иде әле. Оешманын исеме дә «Ак Чишмә» түгел, ә «СМУ Водстрой» дип атала иде. Әмир Әшрапов Актаныштан кайткач М.Т. Ориничев бүлмәсенә кереп, картларча зарланып алды. Шуңа күрәдерме, Әмирнен җөмләләре озын-озак, сүзләре бәйнә-бәйнә иде. —Михаил Терентьич, сез нишләптер иң ерак районнарга гел мине генә җибәрәсез?! Туйдым. Башкалар кебек минем дә Казан тирәсендә эшлисем килә. Көн саен өйгә кайтып йөреп, үз өендә пешкән ризыкны ашап, хатын җәйгән урында йоклап, өс-башны вакытында алыштырып кешечә яшисе килә... Алҗытты. Начальникның гаепле бала сыман, дәшми-нитми, каләм очы белән газета битен тишкәләп утыруын күргәч, Әмир батыраеп дәвам итте: —Сезнең куен дәфтәренә язылган авылларда эшлисем килә дип әйтергә телим мин... Яшерен-батырын түгел, «Промбурвод» егетләре үзләренә чакырып тора, эшләре рәхәт, Казан эчендә актарынып тик яталар. Пенсиягә чыгасы яшем булмаса, ике дә уйламас идем. Әмирнен зарланырдай зары бетмәсә дә, ярсуы сүрелде. Ни сәбәптәндер кулына тотып кергән эш бияләен сигезгә бөкләп җитәкченен җавабын көтте —Дөрес, Әмир, Монголиядән кайтканнан бирле сине гел ерак районнарга җибәрергә туры килде. Биектау. Питрәч, Лаеш районнарында Н ^ РДм1ипЙ э., .. СКВаЖИ2 1а' 1арнь| мин бҮ дәк урынына саклыйм. Бөтен бүләкне апр_иит ^??П0В 6ригадасына өләшергә дигән приказ юк' Исенә төшер РГРНМР к ЭШКӘ китәр өчен ничә кеше гариза бирде'” Вәт. ват. J ГарИЗа арасыннан өчегезне сайлап азгач, калганнары, әнә. pJLawwT₽ исем® нә кҮПме жалоба язды9 Монголия белән Иранда су аналары бораулап кайту—бүләк түгел идеме9 Айлык хезмәт хакыгыз- нын алтмыш проценты ике ел буе җыелып монда көтеп ятты Чит илдә эшләгәнегез тулысыңча кулыгызга керде, машина атып кайттыгыз, өй җипазлары. кием-салымның затлысын контейнерга төяп. Казанга җибәрдегез Шулаймы9 _ —Анысы шулай. Михаил Терентьич. рәхмәт. Ну, яшь чагым түгел бит. Өйдән ерак китәсем килми —Менә монысы икенче мәсьәлә -Кояш кебек ачык йөзле начальникның чырае тулган ай кебек сагышланып катлы Хәтта борын очларына чаклы җыерчык басты —Без синен белән бүген-иртәгә пенсиягә китәсе кешеләр Наил Кадыйровичнын институтка кергәнен көтәм Яраткан урыныңны ышанычлы кешегә калдырып китсәң. тынычлап ял итеп була.. Ә син үзен бригаданны кем кулына әзерлисен9 Мәдиярга тапшырасынмы9 Ростовтан укып кайтканына биш сл бар. ахрысы, инде9 —Фазыл Шәмсетдинов калса лутчырак —Кем әле ул? —Дизельче булып килгән яна егетне әйтәм —Мастерлыкка укымаган ич әле ул9 —Мин анын укып кайтканын көтеп тора алам —Остазның сүзе—гарантия! Кул астында эшләгән егетләрне синнән дә әйбәтрәк белүче юк Алайса. Әмир туган, тагын берәр ел эшләргә туры килә үзенә9 —Кирәксә, ике ел да көтәрмен Ориничев куен кесәсеннән блокнот чыгарды —Менә сиңа яна маршрут Язып ал! Күлбаш. Әлдермеш Чыршы, Торнаяз... Сая, тагын тагын берсе Шәле /Атты скважинаны берьюлы берәүгә дә бүләк иткәнем юк иде әле Суфия ханым рәхмәт әйтер әле мина —Ие Ветераннар кибетеннән талоне ы з-нисез генә алты кило колбаса алган кебек булды бу — Колбасаңны борычларга рөхсәт ит,—диде начальник, борын очындагы җыерчыкларын күз кырыена күчереп.—ошбу бүләкнең әҗере бар— яңадан Актанышка китмичә булмас Син аңдагы катламнарның төзелешен яттан беләсен Яна кеше җибәрсәк. Актанышка күнектергәнче биш-алты ел үтәчәк Ә вакыт юк Актаныш дигән сүзне ишетүгә. Әмир сигезгә бөкләнгән коры бияләйләрен боргычлап сыгарга керешкән иле. Ориничев ана икенче кат зарлану вәгазенә тотынырга ирек бирмәде —Сез бораулаучылар газетаны елга бер генә укыйсыз Ә без монда көн саен укып, «кызыл почмак-та бергәләшеп тикшереп, әйтелгән фикер ләрне язып, заманча яшәп ягабыз Менә бу газетаны үзенә бүләк итәм Өенә кайткач. Суфия ханым белән бергә укып чык Чаллыда ГЭС төзелгәч. Каманын сөзәк ярында яткан авыллар су астында калачак Ш\ т исәптән Актаныш үзе лә Анда тау башына, коры җиргә Яна Актаныш шәһәре салыначак Менә кайда кирәк син. Әмир' Бер мәйданда Яна Актаныш өчен унҗиде су скважинасы казырга диелгән Нишләп унҗиде ул. нишләп егерме түгел анысын белмим" Министрның фәрманы безнен өчен закон' Бригадаң киреләнсә, әнә. башка егет тәрне .п кеше җитәрлек — Егетләр ри за ла ул Актанышта тоз ялаталар лиярсен. әллә кайсы җирен яраталар шунын. —Синен те 1 гөбеңдә сәяси наданлык бар. иптәш Әшрапов' Актаныш безнен министрнын птан мы Шунын «чен гене булса ла яратырга тиеш син аны —Ник гел мин генә тиеш. Бераз башкалар да яратып карасын... — Пенсиягә чыгар алдыннан сүз тынлаучан булалар иде. Әле мин сина бер сер ачарга җыенам... «Республиканың атказанган мелиораторы» дигән мактаулы исем булдыру турында сүз бара. Министерствода шул Указның проекты бар. үзем күрдем. Беренче номерлы таныклыкны сина бирергә дигән тәкъдим әйтелде. Пока матур гына эшләп тор.. Медален зурлап юарбыз! Кайсы гына ир заты беренче булырга теләми икән?.. Әмир начальник бүлмәсеннән канатларын җилпеп чыкты. Юк. мактаулы исем турындагы хыял гына сөендермәде аны, һич юк, ә таныклыкның беренче номерлысы сиңа тапшырылачак дигән хәбәр күңелен үстерде. Шул ук вакытта, күп еллар буе эшләгән начальнигының һәр елаган сабыйга конфет тоттырып чыгарырга бик оста икәнлеген белгән өстенә, барыбер куанды... Күлбаш, Әлдермеш, Сая, Чыршы һәм Торнаяз авылларында эшне коры тотты Әмир. Көне-төне борауладылар. Ял итәргә төннен нибарысы өч-дүрт сәгате генә калып барды. Әмир үз өенә кайтып йөрүдән туктады. Хәтта Киндерле бистәсеннән унике генә чакрымда яткан шәп юллы Әлдермеш авылыннан да кайтмас булды, вагонда яшәп эшләделәр. Бу хәлгә Суфиянын эче пошса да, ике ай эчендә биш скважина тапшырган Әмирнең күпме акча алып кайтачагын чамалаган хатын ирен эзләп килеп тикшеренеп йөрмәде, түзде... Сүгенми торган көтүчеләр ачальник «бүләк иткән» алтынчы авыл Шәле иде. Дөресрәге, Шәле дип аны Фазылнын күнеле булсын өчен Әмир генә шулай атады. Проект кәгазьләрендә ул «Мулланур Вахитов исемендәге колхоз» дип теркәлгән. Борауланырга тиешле скважинасы бөтенләй Шәледә түгел, ә колхозга кушылган рус авылы Люткинода иде. Никита Хрущев кушканча, вактөяк авылларны эреләндерәбез дип, җин сызганып «күчереп салу» эшенә керешкәнчегә кадәр Люткино авылы үз көнен үзе күрде. Икмәген үзе жыйды, мал асрады, кем әйтмешли, марҗасы «сытый», урысы «целый» иде. Шәленекеләр аларга өй салып бирде,шуның өчен печән-ит белән түләү алдылар. Люткино картлары киез итек басу остасы булып, Шәлене киез итеккә тиендерде. Биш мең кешеле авылны киез итекле иткән Люткино авыллары кыш чыкканчы баеп, җәй көне шул акчага Шәленең балта осталарына өй салдырта торганнар иде. Кыскасы, ике авыл арасында акча әйләнеп йөрде. Хрушевнын кукурузлы сәясәте Брежнев абзыйга да мирас булып калды Люткино белән Андреевка дигән урыс авылларын, кәгазьләр тутырып, чеп-чи татар авылына—Шәлегә кушып куйдылар. Партия съезды карары нигезендә үзәккә күчереп саласы вак авыллар, кәгазьдә күчкән саналып, чынлыкта исә теләсә кая чәчелеп бетте. Шәлегә күчәсе килмәген Андреевка авылы ике-өч ел эчендә таралып, өйләрен утынга сатып бетерде. Йөз егерме хуҗалыклы Люткино җимерелә башлады. Игеннәрен Шәле халкы барып урды, сыерларын Шәле киленнәре барып сауды. Шәленеке Хәбибрахман Хәлембаевны урысларга бригадир итеп куйдылар. Люткин халкы хәзер итек басса да эчә, өй сатса да эчә, мал-туарын аракыга алыштыра.. Бригадир Хәбибрахман да урыс көен көйләде. Көн саен иртән хатыны Зәйтүнә ана әбәтлек төенчек төйнәп, тарантаска утыртып озата, көн саен кичен тарантасындагы печән өстендә бөгәрләнеп йоклаган Хәбибрахманны сөйрәп, карт алаша кайтып керә... Бишалты елдан соң бригадирның да кирәге калмады. Өйләрен югалткан йөз егерме нигезне кычыткан басты. Люткиноның чәчүлек мәйданына хужа булып калган Вахитов колхозы ул урында маллар өчен сугарулы көтүлек жәяргә булды. Үз гомерендә бер-ике көн көтү көтеп караган кеше «культурный» Н нлУнпт/тл?"^ булуын күз алдына китерә аладыр Димәк, көтүчене ГОАПП-П v тоР ган еәбәп юк, маллар тәртипле, сүз тынлаучан. мөгезсез ташлап качмый, печән эхтәп дистәләрчә чакрымлы такыр ..ыи..,. аГ,Тап иөгсрәсе юк Кыскасы, барысы да культурно! Авыл хуҗалыгы ии.Н . ИеТРЛЫГЫНа мелиоР а1,ия министрлыгы тәкъдим иткән генераль план нигезендә, гомерендә сыер тизәге күрмәгән кызыл дипломлы шәһәр егетләре культуралы кәгүлек өчен проектлар сыза башлады Тип-тигез оолынлыкны өч картага бүлеп саталар һәр карта, болын кисәге дип әитик инде, тимер чыбыклы багана белән әйләндереп алына, сыер көтүе беренче картага куып кертелә—печәнне кыркып мул сөт бирә Аннан сон аларны сүгенми торган көтүчеләр икенче каргага куып кертәләр, анысы беткәч өченчесенә Ул арада беренче картада печән янадан үсеп өлгерергә тиеш.. Көтүченең кирәге юк. чөнки әйләндереп алынган тимер чыбыкта жинелчә ток йөри, сыер якын килсә, ул аны чеметәчәк. Ин мөһиме, бер ашап киткәннән сон. үлән тизрәк үссен өчен болынга туктаусыз су сибәргә кирәк Ә су скважинадан чыгарга тиеш. Шәленен кыргый болынлыкларын кинәйтеп. культуралы көтүлек итәбез дип. Мишә елгасы янындагы Питрәч сазлыгын тимер чабата" кигән тракторлар ергалады: әрәмәләрне.ваграк куакларны, эре-эре карама, зирек, сөяннәрне, тәртә юанлык шомыртларны, болын урманнарын, миләш бакчаларын партия түрәләре күрсәткән урынга өеп. ут төрттеләр Сазлыкларны ерганаклар буйлап агызып киптереп бетерсәләр дә. Мишә буендагы мелиораторлар болынын үлән чәчәрлек итеп тигезли алмадылар Төпләртамырлар актарылып, кәс кантарлары гау-тау өелеп, әрәмәләр кеше аягы баса алмастай жиләк-җимешсез кыргый чытырманлыкка әверелде Табигатьне үзгәртеп корып булмаган кебек көтүлекләргә дә культура кермәде Көтү берике кат таптап киткәннән сон. артык су сибүдән гумус, сыер авырлыгына түзә алмыйча, боламыкланып тамыразыкны юкка чыгарды Суга кинәнгән кысыр болыннарны сыерлар яратмый торган каз тәпие үләннәре басып алды Колхоз көтүләре янадан элеккеге такыр, ләкин туклыклы болыннарга таралды Культуралы көтүлекләрнең чыбыкларын өзгәләп. баганаларын урлап бетерделәр Хәер, монысы соңрак әле анын Ә бүген Шәленен элеккеге Люткино бригадасына культуралы көтүлек ясар өчен су скважинасы борауларга дип. Әмир бригадасын җибәрделәр Дөресрәге. Фазыл кичә ук кайтып китте инде...Бораулау агрегаты вагоны-ние белән бер атнага гаражда калган иде. Безнең амбразура гйда ничектер. Ә менә «СМУ Водстрой-да бораулаучыларга получка тигән нәрсәне һаман бер вакытта -айнын унынчы көнендә, көндезге сәгать икедә өләшәләр Конторда һәм гаражда эшләүчеләр үзләренә тиешле сиксән-йөз егерме сум акчаны иртәнге якта ук алып куярлар— бораулаучыларның аяк астында буталып, тел шартлатып йөрмәсеннәр өчен шулай эшләнә бу. Тимер ишеккә уелган касса төннегсн амбразура диләр монда Кассиршанын елмаюын күрер өчен жанын бирергә әзер торган агай »не чираты пружина кебек кысылган, артык кешене леп төртеп чыгарырга әзеп тора Бу кысылу көчен акча күрергә зар-интизар булган гаилә башлыкларынын яшәү очен кораи.үе дип түгел. ә бер күчкә .«.лыж акччнын тарту кече дип аңларга кирәктер Әмирләп сон Мәдияр басты. Фаты, алар артыннан бишенче р-ирялка күтаре.н..ч уртага басарсын диделәр Әмир кулына маккан акча бәйләмен күргәч Фазыл .Мина калмас ахры, -дип уйлап куйган им Калган Кассирша кызыл карандаш бепзнЧчәүкә. терпин урынга кул куйганда Фазыл ботактай кабаланды, хатта язылган сумманы юньләп күреп та өлгермәде Кассирша К «амбразура»ны каплаган Фазыл алдына саный-саный да өя, саный-саный да өя... Чиратнын киеренке пружинасы бушлыкка этеп чыгаргач, Фазыл күздән югалырга ашыкмады, чөнки кассирша: «Мин сина ялгышып артыграк биргәнмен!»—дип кире «амбразура» капларга чакырыр кебек тоелды ана Ләкин, аларны шундук оныттылар Ул акча бәйләмен куен кесәсенә салган иде—артык бүлтәеп чыкты Шуннан сон ул аларны тәмәке кабы кебек данәләп, бөтен кесәләренә бүлеп тыкты Бодай күзгә ташланмый, аннан сон «суконный жуликлары» бер кесәнне чистартса, башкалары исән калачак Автовокзалга дип Казанның үзәгенә таба кире барырга кирәк иде, Фазыл, вакыт әрәм итмичә, әнисе янына тизрәк кайтыр өчен Шәле машиналары туктый торган ипи кибете янына юнәлде. Унбиш минутлык тротуардан атлаганда Фазыл әллә егерме тапкыр кесәләрен капшагандыр. Акчалары урынында., тик кесә капшау гына гадәт булып кала күрмәсен. Мөхәрләм малае да тәнәфестә ике кулы белән еш-еш чалбарын күтәргәндәй итә иде... Төшми инде чалбары, гадәте шундый, күрәсең, тегермәнче малае кесә төбендә гел акча йөрткәндер. Үзе салган өйнен бусагасына кайтып утыргач, кесәләрендәге байлыкның исәнлеген тоеп, Фазыл сөенеченнән телсез калды, Динә түрдәге өстәлдә сырлы бәләк белән керләр тәгәрәтә иде. Улының бусагада утыруын ул стенага эленгән көзгедән карап торды «Исән-сау гына кайттыңмы, улым»,—дип сөенеп сәламлисе урында, әни кеше, үз улын үзе танымагандай, керләреннән аерылмады. Бераздан ул: «Шабыр тиргә баткан маңгаеңны сөрт!»—дигәндәй, сырлы бәләк астындагы уклаудан сүтеп алып, чүпләмле сөлге ыргытты. —Этләр куды мәллә? Утка төшкәнсең... —Синең янга ашыктым. Нихәл, әни?!.. —Шәле юлына чыккач ашыккансыңдыр. Өйгә кайткач, хәл сорап маташмаслар. Хәлне аны гел белешеп торалар юньле кешенен балалары Теге дөньядан юл юк. Бик барып күрердәй булырсыз әле. —Ничә тапкыр чыгып киттем өйдән, гел буш кесә белән кайтып кердем. Бу юлысы баеп кайтасым килде. Шуңа озаграк йөрелде. —Балаларыгыз булгач, ана бәхетенең ни икәнен аңларсыз әле. Акчагыз ниемә кирәк?.. —Өй салганда алган ссуданы берьюлы түләп бурычтан котылыр өчен кирәк бу акча, әни!.. Һәм Фазыл карават өстенә капланган чигүле ак япмага кесәләрен бушатты. Күбрәк итеп күренсен өчен ул аларны бер күчкә өйде. Динә оят күренешкә тап булган яшь кыздай, улын ярамаган шөгыль өстендә тоткан аналарча сискәнеп куйды. —Үзеннекеләрме?! Бурыч түлисе бар дип берәрсен рәнжетмәденме? Безгә хәрәм мал килешми! —Хәләл мал, әни! Эшләп, маңгай тиремне түгеп алдым! —һай, улым!—Динә сырлы бәләк өстенә капланды, шыкырдап кипкән, тәгәрәтелгән ак ашъяулык өстенә аның сабырсыз күз яшьләре тамды. —Син нәрсә инде, әни, мәет озаткан кеше кебек жебеп торасын! Сөенергә кирәк. Әйдә правлениегә, ссуданы түләп кайтабыз, күрсеннәр безне! —һай, әйбәт эш тапкансың, балам. Аллага шөкер, «хәерче нәселе» дигән кара сакалыбыздан котылдын бугай...Җыеп куй акчаларыңны. Туеңа дип сакла. —Нинди туй, әни! Бурычтан котылыйк әле.. —Өздем инде мин колхоз белән араны... Ссуданы кенән түләп кайттым. —Акча кемнән алдын, әни?! Абый жибәрдеме, әллә үзбәк җизнидәнме? ком СӘГАТЕ -------------------------------- ------ ----------------------------------------------49 —Өйне саттым. а рада шыксыз тынлык урнашты Бактын исә. япма өстенә акча wnluu-Л РаВаТЛарЫ' УР34 исе сеигән ак керләре, кояш нуры тулган ТАПГ-П, ' кызарып пешкән арыш икмәгенә юмарт мичләре балкып р ан тәрәзәләре белән бу өй инде чит кеше кулына күчкән Әнисе оелән улы үзләре салган өйдә үзләре хуҗа түгел Ник син мине көтмәден. әни' К итте н дә югалдың Үлгән булсам, кабер казышырга да таба алмаслар иде үзенне Апан янына Үзбәкстанга китәм. анда хет утын ташыйсы юк ди. —Әни, авылда нигез беткәч, кая кайтып йөрербез’’ —Хәйдәр абыен исән чакта Шәле ятим итмәс безне Фәризә жингән сине үз баласыдай якын күрә Кала күмәче җиренә җиткереп, күршеләр алдында мактаныр өчен түгел—горурлыгын, куанычын тыя алмыйча җилгәрә ул. Әллә артык еш сөйләгәнгәме, егерме беренче елгы ачлык, сугыш елларындагы кытлык турындагы фаҗигале хатирәләргә балалар колагы күнекте Алар хәзер колхоз икмәгенә риза булмыйча кала күмәче сорый лар. Әтиле балалар кулында атма хөрмә күреп кайткач, өйдә пышын пышын зарланалар, әниләренең җанына тияләр Алма белән хөрмә Шәле бакчаларында үсми Шәледә гөл савытла рында да бәрәңге үсә. Ә алма-хөрмә—кала җимеше Динә Казанга бәрәңге сатарга китте Базарга яна бәрәңге чыкканчы урамдагы базда кыш чыккан иске бәрәңгене озатасы бар. Шоферлар капчык башыннан илле тиен ала. шуна күрә Динә ун капчыкка сыярлык бәрәңгене биш кычыткан капчыкка тутырып, күгәреп төяргә җайлы булсын өчен авызын ике катаклап текте Хәйдәр күрше Җамал ил ардан арба алып чыгып җикте Төягәндә Хәйдәр капчыкның төбеннән. а Дина колакларыннан күтәрде Фагыл үгезнең дилбегәсен тотып торырлык малай гына иде але Бәрәңгеләрне жил тегермәне янына менгереп куясы-анда иртәнге җиделәргә Казаннан боезент бөркәнгән куюмы такси килеп аза Ул машинага Шаленен бәген кешесе дә сыя бугай - Казанга барасы иде дигән берәүне да калдырмый бөртекләп- дыңгычлап төяп атып бара да Чет базарына бушата Хәйдәр үгезе жил тегермәне тыкрыгына борылган минуттан Фазыллар ннле әниләренен Казаннан бәрәңге сатып катканын кәгә башлый Әйтерсең ла Чех базарының нннек иренле, кершән битле, атка Иртә вафат булган ирнен фани дөньядагы йөге тал хатын җилкәсенә өелә Чандыр гәүдәле, жинел сөякле, тынгысыз жанлы Динә 34 яшеннән иненә өч бала күтәреп, салам түбә астында сытылган черек өй ишек алдында көрәксәнәккә, балта-уракка таянып калды Ирләр күгәрә алмасны күгәреп, хатыннар түзә алмастай нужаларга чыдады ул. Балаларым ач-ялангач булмасын, ятимлекне тоймасын, дип. эшләде дә эшләде Көз көне хезмәт көненә тиешле икмәк бүлгәндә бодай арыш—борчак капчыклары төялгән олау ин әүвәл Динәләр капка төбенә килеп туктый Елга 650 хезмәт көне эшләү күп кенә механизаторлар кулыннан да килми иде Башкалар өй түренә ике-өч җәймә җәйсә Динә үз өлешенә тигән яна икмәк бөртеген алты-җиде җәймәгә җәеп киптерде Бөртекләр өй түренә җыелган кояш җылысында көн эчендә кибә Кибәкләрен җилгәргән чакта әнисе Фазылга сызгырып торырга куша Ходайның рәхмәте, ятимнәр сызгырса, бөрку көнне дә җил чыга икән Динә, бөртекләрне казан чиләкләргә тутырып, җәймәләргә коя Фазыл сызгыра да сызгыра, әнисе җилгәрә дә җилгәрә Озак итеп. колаклы, капрон сыйраклы, парча күлмәкле кылтым түтәйләре Шәле бәрәңгесен жил тегермәне янына килеп каршы ала. Абыйсы белән апасы мәктәптеи кайткач, шобага салып өйнең өч тәрәзәсен бүлешәләр. Ничә тапкыр салсаң да, ул шобаганың жавабы бер— колхозның гараж ягына карый торган тәрәзә абый кешегә эләгә, апа кешенен тәрәзәсе клубка йөри торган урам ягында Ә инде Фазылга, гадәттәгечә, ишек алды тәрәзәсе кала. Абыйсы —ак калач көтә, апасы — зур алма, ә Фазыл әнисен генә көтә. Урамда торактор тавышы ишетелсә, йә ат кешнәсә, һич югы үгез мөгрәсә дә, өч бала шундук үз тәрәзәсенә ябырыла. Сөенечле хәбәрне кем иң алдан әйтә?! «Әни кайтты!!!» Көн саен, сәгать саен яңгыраса да ялыктырмый торган, сөендерә торган, тукландыра һәм тукландыра торган тансык һәм игелекле хәбәр бу. Динә өйгә керү белән, юлдан кайткан киемнәрен салырлык хәл алганчы дип, бусагага утыра. —Эт булдым, балалар... Бәрәңге авыр үтте, ике килосына егерме биш тиен сорап торалар. Бер капчыгын тоташтан алмасалар, Хажәр апагызда кунып кала идем. . Йомырка әйбәт үтә. Тавык оясын борчымагыз, йөзгә тутырып булса тиз генә Питрәч аркылы барып кайтырмын Сөт әйберсен дә ябырылып алалар. Сыерлы кешенен эше рәхәт ичмасам. Ат чишмәсенә суга килгән ише генә Казанга килеп керә дә без бер капчык бәрәнге бушатканчы ике чиләк маенэремчеген сатып та бетерә. Атагыз мәрхүм, авыр туфрагы жиңел булсын, ул барган җиргә мин дә барасы, соңгы сыерны да суеп ашап карады, терелә алмады Хәерче төяп калдырды шул Динә сөйләнә тора, балалар Казаннан кайткан биштәрне актара тора. Өй эченә күрше апаларны сыйлар өчен күчтәнәч итеп алынган ысланган балык исе, мәк сибеп пешерелгән ак күмәч һәм чәйнек кадәр зур алма исе тарала. Нужа дигәнең төн узганчы гына булса да өй эченнән чыгып тора. Динәнең каладан бәрәңге сатып алҗып кайтуы «ах-ух» булып ике- өч көнгә сузылыр сыман, тик анлык вакыты, иркәләнеп утырырлык җае гына юк. Кала базарында үткән эш көне өчен бригадир Мөхәммәт болай да Динә тирәсендә тамак кыргалап йөрер әле. Динәне күргәч, аның гел тамак төбе кычыта башлый. Динә кара каеш сумкага яшереп алып килгән өч литр сыраны тарантасының алгы утыргыч астындагы печән вагына күмеп куйгач кына, Мөхәммәтнең тамак кыруы бетә Гомумән, Сәләхие үлгәннән бирле Динә тирәсендә тамак кыргалаучылар күбәйде. Хөрши Фәрзетдине, Мөхәрләм Әхмәте, Ишем Нәгыйме дисенме —барысы да Динәнен бикле капкасын ачтырып, тамак кыралар. Шөкер, кулларына банкы белән сыра чыгарып тоттыргач ник тамак кырганнарын оныталар үзләре. Онытмас идең, өч минуттан. «Әни, син кая, ник кермисең инде», дип, өч бала килеп чыга. Динә үзе балаларын орыша, үзе орышкан булып аклана: —Сезгә рәхәт. Утыныгыз кайткан, бакчагыз казылган, оныгыз тарттырылган Бөтенесе өчен дә миңа ялынасы. Алар кулында машина, алар кулында ат. Атагыз сез үсеп җиткәнне көтмәде бит һаман-һаман гөнаһлы булам инде, мәрхүм каршында. Искә алуым савап булып ирешсен... Тагын шунысы сәер. Шәледә ялгыз, тол, сазамык кымарның чуты юк Тик шулай да иреннән өч бала тотып калган Динәгә яучылар өзелми... Динәнен ризалыгы юк. “Үги ата кулында үскәнче лугчы ятим үссеннәр”,— дия иде ул. Гайбәткә ышанып берүк ялгыша күрмәгез, капкасын шакыган һәр хәсискә Динә сыра чыгарып тоттырмый. Ферма мөдире Гайзулла ишеләргә тәтеми ул сыра. Чөнки Гайзулла кулында ат та, трактор да юк, чөнки Гайзуллага сыра гына кирәкми. Утыздан узган кырыкка җитмәгән Динә сылу гәүдәле, көрәк-сәнәк-урак ише нәрсә кулыннан төшмәгәнгәме— ине нык, тәнгә тыгыз иде Өстенә бишмәт кисә дә. кожан бөркәнсә дә, биле уелып торыр Ир кайгысыннан чем-кара чәче агармады, бит алмаларына иннекнен кирәге булмады, өс-башын көн саен алыштырыр, колхоз эшенә дә кершәндәй ак яулык бәйләп йөрер. Фазыл исә. Хәйдәр абыйсы төзәтеп биргән чананы сөйрәп, пилорам тирәсенә йомычкага килә Авыл зур булгач, пилорамда эш өзелми. Эчтә такта яралар, юналар, рамнар, ишекләр ясыйлар Ә тышкы якта бура бурыйлар Балта осталары бүрәнә башларын, бура чуплауларын үзләренә аерып өяләр. Ә вак йомычкалар Фазыл кебек ятимнәргә кала Көн саен ике-өч чана алып кайткач, Динәнен абзарында йомычка тау булып өелә. Кабызгылыкка, коймак, көлчә пешерергә менә дигән вак утын бу.Динә Казанга бәрәңге сатарга барасы булса, Фазыл бигрәк тә тырыш балага әверелә Ике чана йомычка алып кайткач, Гайзулла фермасына сыерлар астыннан коры килеш чыккан саламга китә Фазыл аны тирескә дип ташланган күчтән сәнәк белән тарап җыя Бер көн шулай, кышкы кичтә, Фазыл әнисенен рәхмәтен ишетергә теләп, Гайзулла фермасына саламга китте Урамдагы суык егерме градуслап булыр. Тирес шакаеп каткан, саламын тарап алулары жинел түгел Чананы тутырыр очсн Фазыл бер сәгатьләп изаланды Ниһаять, салам күчен кәҗә арканы белән тарттырып, сәнәкне бау өстенә кадап, чананы өйгә сөйрәмәкче иде, гомердә булмаганны, Гайзулла килеп бәйләнде —Кем кушты сина?—диде Гайзулла. чана бавын кулына алып. —Кушмады, тирес ич ул, барыбер чыгарып түгәсе — Кырга түккәч ашлама була ул. —Бакчага салам чәчмиләр ич? —Бакчага чәчмиләр, ә кырга салам да ярый. Җитмәсә, телеңә салынып маташасың. Саламыңны чанасы белән конфисковать итәм. — Бер литр сыра алып менимме? —Сыраң үзеңә булсын, хәерче тәре. Мин брага эчмим, ашказанын боза ул'—һәм ферма мөдире саламны бушатып. Фазылның чанасын каравылчы өенең чоланына кертеп бикләде Кичке савымнар беткән иле инде Фермалар ябулы Суыкның градусы арта башлады. Авыл эчендә җылыныр өчен генә бәйдәге этләр өргәли. Эңгер-менгер куера төшкәч, салкын тынлык жанга үтеп керә икән. Әллә керфекләренә, кашларына кунган бәсләр эреп ага. әллә күз яше. Фазыл үзснен елавын сизмәде Ямаулы бияләй аша иске чусынканын шахта калошыннан, чүпрәк тышлы бүрегенен колакчыныннан, өченче ел мәктәп профсоюзы бүләк иткән бушлатыннан үгеп кергән салкыннар бергә кушылып, бөтен тәнне калтыратса да, Фазыл аны тунуга санамады, ул аны Гайзуллага булган ачудан, чанасызсәнәксез кайтып кергәч әнисеннән эләгәчәк орыштан һәм үзен яклардай әтисенен юклыгына гарьләнүдән дип аңлады. Гайзулла китмәгән икән әле. Ул каравылчы өе янындагы багананын лампочкасын сүндерде. Караңгылык кинәт килеп төшкәндәй котны алды — Бар, кайт өенә! Әниең килсен чанаңны алырга Бар, бар, йә катып үлерсен! Әниеңә әйт. Гайзулла абый көтә диген' Фазыл бияләй ямавына эчендәге бар җылысын өреп, сүзсез басып торды Гайзулла аны төртеп җибәрде — Бар диләр сина, хөрәсән' Юк. Фазыл бу ферма хайванына әнисен әрәм итәргә теләмәде. Монын ише кешеләргә ялганласаң да ярый иде. изгелек хакына, нәфрәт, кимсенү хакына —Әни өйдә юк Казанга кунарга китте Куркуы заяга булды Фазылның Динә караңгы кичтә буш чана сөйрәп кайткан малаен кыйнамады, ахырынача тыңлагач, кырыс кына әйтеп куйды: — Безнең язмышыбыз шушы, улым!—Әни кешенең юату сүзе иде бу... —Әни, ничә көнгә кайтгын дип ник сорамыйсын, әни. —Без бу өйдә кунак кына синен белән. Сәгадәт апаңнар килеп бүген дисә, бүген куып чыгара ала. Ишек ачылган саен менә килеп керерләр, әйберләрен китерерләр кебек. Аларнын урыннары түбәндә, өйләренә ел саен инеш керә. Өебез биектә иде. . —Әни, әйдә сәвиткә барыйк та договорны ертып ташлыйк. Сәгадәт апанын акчасын кире кайтарыйк. —Авыл кешесе бер әйттеме—шунын белән «Амин» инде ул. Шәһәрдә бәлки судлашып йөрүләр бардыр. Авыл кешесе ике төрле сөйләшми. —Әгәр тагын берәр атнага соңарып... өйгә кайтып керсәм—син юк, хуҗа булып чит кешеләр ыгы-зыгы килсә... йөрәгем ярыласы икән. —Бер атнасын белмим. Бүген син кайтмасан Хәйдәрләргә кереп кунасы идем. —Инде нишлик, әни?! —Алып китәрдәй нәрсәләрне барлап чык. —Нәрсәне, кая алып китим’! Вагонда сөйрәп йөрергәме? —Мин дә бер әйбер алмыйм. Кулындагы төенчеген дә Үзбәкстанга чаклы барып җиткәнче алтын бәясенә төшәр. — Ник ул кадәр еракка китәргә сон, әни? Әйдә, минем белән. —Үзен әйтмешли, вагонында сөйрәлеп йөрергәме? —Әни! Казанда фатирга урнашып торырбыз. Түләрлек кенә акча эшлим бит инде мин. —Нәрсә сон ул, акча?! Кеше фатирында бикләнеп ятыйммы? Син бит хәзер ни шәһәр малае, ни авыл малае түгел.. Кыр малае син хәзер. —Әни, Шәле малае мин, Шәле малае! —Юк инде, улым, китген син авылдан. Бөтенләйгә китүен шушы. Бер киткәч, кире кайтыр өчен агымга каршы йөзәргә кирәк. —Алайса, ник китәсең, әни? Бүтән Шәле юк бит бу дөньяда! —Гәүдәм әйләнеп кайтыр әле. Өч бала үстереп, гүремне читтә казытмаслар... Ана кеше бала үстергән бишек кебек кенә ул. Балаларын очып киткәч, бишекнен кирәге калмый. —Алай димә, әни! Без үзебез ятим үссәк тә, син ятим түгел, әни, синең өч таянычын бар... —Таянычлар аяныч... Авырып егылсам, вагоныңны телеграмма белән дә куып тотарлык түгел. Әйе шул Динәнең гәүдәсе әйләнеп кайтмады. Шәле зияратында анын кабере юк. Язилә белән Галина Тимер бура 1969 елның декабрь аенда Әмир Әшраповның су бораулаучылар кәрваны тагын Актанышка килеп төште. Агыйделнен аръягыннан килгән көпшәк кар җиһанны кыскан. Юллар тарайган, кырлар кечерәйгән, терекөмеш болытлар җиргә тигән , өйләр бастырылган... Югалткан юлынны кар астыннан эзлисе, онытылган малыңны алыр өчен фанер көрәк белән казыйсы бар. Кулыннан вак әйберләр төшеп китсә, яз җиткәнче табарлык түгел. Авыл, мамык юрган астына сыеп бетмәгән гәүдәсен дерелдәтеп йокымсырый. Этләр, өрергә иренеп, баскыч астындагы сырмага сыланган... Актаныш халкы кыш белән килешеп, саламын жәеп. сырмасын каеш белән буып, сулы мичкәләрне эт чанасына салып, себергә охшаш мохиткә күмелеп яшәп ята. Бораулаучыларнын сигез күчәрле олавы үтеп киткәндә, жәй көнендәгечә кызыксынып, капка ярыгыннан, тәрәзә пәрдәсе артыннан карап калучылар күренми, бала-чагалар да арттан йөгерми. Обсадка өчен диелгән юан торбаларны Уразай авылындагы Сәхипҗамал түгкәйнен өй түренә өеп куйганнар иде Казаннан чаклы прицеплы машиналар белән ташылган бер вагон торбаны хәтта кар да күмеп бетерә алмаган. Сумалалы баганалар сыман кап-кара өемгә карап, шаяртып китүчеләр аз булмады: —Сәхипҗамал түгкәй, әллә түбәнәй астыннан нефть чыктымы? —Түлкәй, сатасын мәллә бу торбаларны? Күпер салырга шәп алар! —Бура буратып карыйсы иде бу тимер бүрәнәләрдән” Сәхипҗамал түткәй өе —прораб Сәфәровнын Актаныш районында ин ышанычлы фатиры. Торба калса югалмый анда, цемент калса кимеми, су астына төшерә торган кызыл насос искегә алышынмый. Куян авылы белән Илчебайны узгач, сул якта биек кар тавы озата бара. Тау өстендәге кирпеч заводы урманыннан астагы үзәнгә чаклы үсеп төшкән тыгыз каеннар аклыгы тауга купшылык өстәп, кар өемнәрен кабартып тора. Уразайнын үзенә килеп кергәч, күрер күзгә быел мәктәпне тәмамлардай бер кыз ак ион бияләйләре белән яшел көянтәсен кочаклап юл аркылы чыгып бара иде, Әмир машиналары туктап, ана юл бирде. Ерактан килгән мужиклардан мондый ук ихтирам көтмәгән кызый юл уртасына җиткәч, адымнарын әкренәйтеп, егетләр ягына елмаеп карап торды. Фазыл Әмир янында утырып бара иде. кызнын елмаюыннан йөрәге «жу-у!» итеп китте. Бәлки Әлфинә дә бу минутта чишмәдән кайтып киләдер. Анын да чайкалган сулары чиләк төбенә боз булып эленгәндер, бит алмалары кояш белән бергә баеп алсулангандыр Фазыл Әмиргә берни әйтеп тормады, тизрәк кабинадан сикереп төшеп кыз янына йөгереп килде —Сәхипҗамал түткәйнен өен күрсәт әле? —Бәй, без бит инде ул! Сез су бораулаучылар мәллә? Казаннанмы9 — Әйе Сәхипҗамал түткәйнен шундый зур кызы бар дин әйтмәгәннәр иде —Зур түгел әле мин Инәйнен шәлен бөркәндем, итекләр дә инәйнеке Шуна гына зур булып күренә.мдер —Чишмәгез еракмы9 —Әнә бит. тау итәгендә, шаулап агып тора. Эчә күрмәгез, суы жәй көне дә тешне сындырырлык салкын анын — Без ияләнгән инде салкын чишмәләрдән су чөмерергә —Алайса, мин кайтып инәкәйгә әйтә торыйм. Казанныкылар килде диярмен Әмир кабина ишеген ачып. Фазылны ашыктырды —Кияү әйдә, күнелен булгандыр инде —Әмир абый, нишләп сон син мина чит кешеләр янында кияү дип дәшәсең?—диде Фазыл, машина янына килгәч. —Нәрсәсе бар инде анын Мине лә гомер буе «кияү» дип үртәп йөрттеләр Шундый матур исемне истәлеккә сина кушып калдырабыз. Күчмә кызыл байрак кебегрәк итеп Аннан сон минем кызым—Язиләне әйтәм. сине бик ошаткан. Гел сине генә сораштырып юра. Так шту, кияү инде син! Мәдияр вагон таккан машинасыннан төшеп тормады, Әмир белән Фазылнын Уразай чишмәсен карап йөрүләрен ишектәге ян көзге аша гына күзәтте. Чишмәнең суын алырга җиңел булсын өчен агач улакны озын итеп сузганнар Шарлавык түтәл кадәр җирнең кар-бозын эретеп куйган. Суны учлап йотып карагач, Әмир улак төбендәге, дөресрәге, чишмәнең тау куеныннан чыккан урынындагы балчыкны кузгатты. Улактагы су бераз болганып алды, ләкин су агымы көчле булгач, ул бик тиз чистарды. —Менә, кияү, игътибар ит: бу чишмә чуерташлы комнан саркып чыга. Безгә әнә теге тау өстендә, иске кирпеч заводын узыбрак унҗиде скважина казырга кирәк. Шушы ук су катламыдыр әле анда —ерак ара түгел... Су—сихәт, шифа, дару һәм ризык; су—юл, эшче көч, йөк ташучы һәм табигать сөенече; су—дәһшәт, хәвеф, дошман һәм сагыш; су—көчле, ягымлы, йомшак, каты һәм мәкерле... Түбән Кама сусаклагычы күтәрелгәч, текә ярга урнашкан районнар су көченнән сизелерлек зыян күрмәс. Ә менә Чулман белән Агыйдел диңгезенә ярымутрау булып кергән һәм Ык, Сөн елгалары белән телгәләнгән Актаныш илебездә Ильич лампалары балкып янсын өчен үзен суга батырып, корбан итәргә тиеш иде. Әмир бригадасы әле яна гына буран туздырып үтеп киткән Илчебай, Куян, Уразай—су астында калачак авыллар исемлегендә. Уразайнын балык шулпасына әверелгән Бәкилде күлләре. Яр буе болыннары, Әжәкүл әрәмәләре, Актаныш халкынын борынгыдан сабан туйлар үткәргән Агыйдел тугайлары. Чаллы плотинасын гаепләп, инде хөкем карарын көтеп калган җан ияседәй өнсез яталар. Әмир үзен бораулау агрегаты белән су төбендә, дөресрәге аквариум эчендә йөргән сыманрак хис итте. Әнә, Уразай белән Такталачык арасындагы борынгылар зияратын урыныннан куптарганнар—каберлектән чыккан изге сөякләрне конфет-печеньелардан бушаган әрҗәләргә салып, тау башына күчереп күмәләр. «Бер генә кабер дә сусаклагыч төбендә калырга тиеш түгел!» дигән обком карары бар. Изгеләр зияратына соңгы йөз елда бер кешене дә күмгәннәре юк, шуңадырмы, Уразай белән Такталачыкның олысы-кечесе һич курыкмыйча, җирәнмичә археологлар төркеменең кабер чистартканын күзәтте. Дөрес, анысы, авыл халкы борынгы зияраттан алтын-көмеш чыкканны көтә иде Ләкин алпавыт болыны чаклы изгеләр зияратыннан өметләнгән хәзинә чыкмады, һәр баш сөягенен зур чүлмәк эчендә ятуы—археологлар тиз генә анлата алмаслык ачыш иде. «Ник алай?! Нәмә булган?!» дип, сорап интектергән авыл халкының авызына сүз булсын өченгә археологлар анлатма бирде: бу тирәдә яшәүче борынгылар ни өчендер мәетнен башына чүлмәк кидереп күмгәннәр. Ни өчен икәне Казанга кайткач, галимнәр консилиумында ачыкланыр, диделәр. Күрәсен Актаныш ягынын борынгы бабалары да байлык мәсьәләсендә оныкларыннан ерак китмәгәннәр. Борынгыларның акылы алтын булган! Чулманнын Агыйдел белән очрашкан төшендә биш мен кешелек Дербёшки бистәсе бар иде. Юк инде ул... Биш мең тәрәзәле эшчеләр, балыкчылар, һөнәрчеләр һәм колхозчылар белән гөрләп торган татар үзәге су астында калырга тиеш. Шыңгырдап торган борыслардан салынган ике катлы йортларны утынга ташып бетерделәр. Су басасына ышанмый- чарак торган кайберәүләр һаман да гомер бакый яшәгән өйләрен ташлап китәргә ашыкмады. Соңгы чиккәчә кузгалмады Бары тик Партиянен Актаныш райкомыннан сонгы кисәтү итеп өч ай вакыт бирелгәч кенә, Дербешкида мәхшәр башланды. Кемнен кайда туганы, барып урнашырдай өмете бар—шунда ашык-пошык төялеп чыгып качты. Гаиләсендә кул көче җитәрлек булганнар ул өйләрне күрше авылларга күчереп салды. Ятим калган күпчелек биналарны, бөтен Актаныш халкы, бушлай урманга ябырылган кебек утын итте. Агыйделнен теге ярыннан чәере агызылмыйча ташылган нарат борыслар такта белән тышланганга күрә сап-сары булып сакланган. Китәсе кеше сүтелгән өйләрнең һәр агачын чемоданга салырдай булып кызганып карады, уфтанып саубуллашты, елап таралышты. Таш нигезләрне, ташпулатларны Чулман дингезе йотачак. һәр дәүләтнең су төбендә язмышы бар .. Су астында калырга тиешле авыллар исемлегендә Иске Актаныш ком сеглтв 55 үзе дә бар иде Тау башыннан 110 сайгаклы баскычлар буйлап аска таба төшсен. Иске Актаныш авылына, җырына-моңына. «Үзәк» колхозына, шифаханәсенә, ширбәтле конфетлар пешерә торган икмәк заводына, мәдәният сарае чаклы итеп салынган ашханәсенә, банк һәм почтасына— кыскасы, дүрт мен кеше яшәп яткан гүзәл атауга килеп керәсен һәм шушы яшел атау су астында калырга тиеш. 110 сайгаклы басмалар җырлары белән суга баткан Актанышка алып төшәчәк Авыл уртасындагы тупыл- талларга ияләшкән чәүкә-каргалар кешеләргә ияреп тау башына күчәргә тиеш. Жылы яктан Актанышны гына сагынып кайта торган сайрар кошлар нәүмизләнеп. тау ягыннан оя эзләргә тиешләр Актаныш халкы икеләнеп калды. Имеш, Агыйделнен су ярына дамба күтәреп авылга суны кертмәячәкләр икән, дип тә сөйлиләр Ләкин бик кыйммәтле эш ди бугай, авылны яна җиргә күчереп салу арзангарак төшә, ди. ахрысы. Чөнки райком күченәсе халыкка менәр тәнкә акча белән транспорт бүлеп бирсә, яна нигезгә күченүнең бөтен авырлыгы— сүтү-кору, төяү-бушату һәм торгызуы, дукамент артыннан йөрүләре һәм кайгылары һәр гаиләнен үз җилкәсенә төшәчәк. Шул ук вакытта, Актаныш басмаларының югары баскычларына бәрәнге бакчаларын терәп, тау башында ашык-пошык салынган фин йортлары калка башлады Фин йортларының яна хуҗалары райком инструкторлары, башкарма комитет хезмәткәрләре, төрле чиновниклар, урта звено җитәкчеләре иде. Шуна күрәме, тау башындагы яна йортларны Актанышның гали халкы өнәмичәрәк «Нахаллар бистәсе» (Нахальный поселок) дип атады Нахаллар бистәсенең ашыгыч төзелүе, тиз калкуы Иске Актаныш халкынын икеләнүләреншикләнүләрен көчәйтте генә «Нахаллар» Иске Актаныштан качалар икән— димәк, гомер кичергән нигезләрне саклап калыр өчен яр буена дамба өелмәячәк, димәк, район су төбендә калачак «Нахаллар» барысын да алдан белеп тора һәм Актанышлылар Агыйделнен иске үзәнендә яна йортлар күтәрүдән туктап, искеләре җимерелгәнче, ә бәлки күчеп киткәнче генә булса да искеләрендә яшәп торырга тәвәкәлләделәр Плотинаның ябылып Чулман белән Агыйделне күтәрүен халык мордарларны көпе Муенга элмәк киелгән инде, кемнеңдер килеп аяк астындагы коры җир кисәген тартып алуы гына кирәк Борчулы халыкны хәвефле хәбәрләр изде Изгеләр зияратын күчерүләр тарихи гамаша булган икән ул Ә син менә чирәм үсәргә дә өлгермәгән яңа каберләрне ачып, өчесе, җидесе, кырыгы да үткәрелмәгән гүр ияләрен күчереп кара «Йа, Хода, кем каргышы төште икән безгә'*' Кайбер мәетләр ләхетләрендә йөзтүбән борылып яткан, сонгы елларда мәрткә китеп кенә күмелүчеләр күп булган, ли Чиялек авылында яна каберне казудан туганнары баш тарткач, экскаватор белән актарзаннар. самосвалга төягәндә эчәзеләрс чүмеч тешләренә уралган, ди Күреп торучыларның күбесе анын югалткан, ди • Шомлы хәбәрләр дия-дия ‘ теллән телIә күчеп. Актаныш халкын тере м.зеткә әверелдерде Ләкин. Куйбышев сусаклагычының Иделне тиешенчә күтәрергә көче җитмәгән кебек. Чаллы ГЭСы эшли башлагач, Чулманнын Агыйдетне ярларыннан чыгарырга гайрәте җитмәде. Симез борынлы инженерлар ике елганың мөмкинлеген исәпләгәндә ялгышканнар булып чыкты Иске Актаныш әле бүзен дә Агыйделнен иске үзәнендә яшәп ята. Хәер, монысы киләчәккә ишарәләү Ә бүген—1969 елнын салкын декабрь ае. Нахаллар бистәсе ңа Актаныш төзер өчен мәйдан итеп «Нахаллар бистәсе» белән Актанышбаш авыллары арасындагы иген кырлары, клевер һәм исчән Ябасулары бүлеп бирелгән иде Яна урында «су басу» шаукымы белән бүлеп бирелгән акча фондына мәһабәт административ бина, шәһәрчә универсаль кибет, ведомстволар өчен аерым йортлар, бюрократик конторалар һәм күпләгән оешмалар өчен заманча корылмалар төзелде. Җитәкче оешмалар тау башына төпләнеп, гади халык аста Агыйдел үзәнендә утырып калды. Хәер, монысы да киләчәк эше... Яңа Актаныш шәһәрен эчә торган су белән тәэмин итү өчен унҗиде скважина кирәк иде. Күчергеч кәгазь аркылы сызылгандай унҗиде проект буенча, бер үк тирәнлектән алынган унҗиде коеның суы бергә кушылып, зур чанга җыелырга тиеш һәм Яңа Актаныш шәһәренә артыгы белән җитәргә тиеш иде... Әмирнең бригадасы вакытлыча Казандагы «Водстрой»га буйсынудан туктап, Актанышның партия райкомы карамагына күчкәндәй булды. Моннан ары ни эшләсәң дә, ни уйласаң да, иң әүвәл райкомның икенче секретаре Галимҗанов белән киңәшләшергә кирәк иде. Шул ук вакытта бораулаучы егетләргә хокуклар да өстәлде: ихтыяҗ төшсә, районның теләсә-кайсы хуҗалыгына техника һәм ярдәм сорап керергә ярый! Хәтта су ташучы «ГАЗ-53» машинасының ике кешелек кабинасында Әмир, Фазыл һәм Мәдиярга өчәүләшеп утырып йөрергә рөхсәт бирделәр. Актаныш урамында өчәүләшеп бер кабинада йөргән бораулаучыларны күргәч, ГАИ инспекторлары гына түгел, гади халык та исе китмәс булды. Унҗиде кое борауланасы урынны күрер өчен газикны райком ишеге төбендә калдырып, Галимҗановның «УАЗ»игы белән киттеләр. Эш мәйданы клевер басуы дип аталса да, юмарт бураннар бөтен кырларга көпшәк кар япкан, «вездеход» кушаматлы «УАЗ» «Нахаллар бистәсен» чыгып озак бармады, дүрт көпчәген бушка зыр-зыр әйләндереп, кар өстендә эленеп калды. Клевер басуының жәяүле бураны бәйдән ычкынган төсле аркылы-торкылы тузына, басу куенында кар кайнап тора. —Бораулыйсы урынга кар ерып барып торуның кирәге юктыр, әнә, күренеп тора ул,—диде Галимҗанов, машинада онытылып калган бүреген сагынып. Ул, очучыларныкы төсле эче мехлы күн курткасының биек якасын күтәрергә уңайсызланып, бармакларын тараксыман итеп, кар кунган озын чәчләрен әледән-әле артка сыпырып торды. —Сырган чалбарны киясе калган,—диде Мәдияр, балак очларын итек кунычына тутырып. —Шарф аркылы үтә бу җил,—дип сүзгә кушылды Фазыл.—Кыш көне бораулауны кем уйлап тапкандыр?.. Әмир райком секретаре янында жаваплылыкны онытмаска тырышты. —Безнең якларда яз сулы, көз пычраклы, кыш көртле! Җәй өч кенә ай ул. Өч ай эшләп тугыз ай табан суырып ятарга аю түгел лә син! Бер башланып китсә, эш күңелне җылыта ул. Иртәгә бульдозерлар юл ярсын. Аннан агрегатны, вагонны алып килербез... Ут сузасы иде... Мондый җилдән качып җылынырлык урын булмаса, беренче скважинада ук кәкрәерсең. —Юлны бүген үк ярып куярлар. Үзегезгә аерым бульдозер беркетербез, нишләргә кирәген үзегез әйтеп торырсыз. Тәк, бульдозер, кабель сузып ут бирергә. Тагын...—диде Галимҗанов, егетләрне ашыктырып. —Пока җитеп торыр,—диде Әмир, УАЗикка таба борылып. Егетләр килгәнче райком шоферы карны казып машинаны кайтыр юлга борып куйган. Әмир белән Галимҗанов утырганнан соң, биш кешелек УАЗикка башкалар сыймас кебек калды. Сыйдылар. Әллә кабина артык иркен, әллә Әмир белән Галимжановтан кала башкалар гәүдәгә кайтышрак булганга— аңламассың. Фазыл тәрәзәдәге бозны әле өреп, әле уч төбе белән җылытып урам ягыннан нидер эзләгәндәй итте. Моны Галимҗанов та сизеп алды. —Исемеңне Фазыл дидең бит әле... Нәрсәне дә булса оныттыкмы соң? Тәрәзәдән күренмәсә, әйдә, туктап төшеп карыйк. —Онытмадым... Уйлап барам. Әгәр кичтән бульдозер юл ярып куйса, җәяүле буран төн чыкканчы күмеп ташлый инде аны. Ачылган юлны кар тагын күмсә, тиз генә чистартам димә. Янәшәгә яна юл салуын мен тапкыр лугчы. Минемчә, бу клевер басуын кар тоткан кебек унышар полоса белән ертырга кирәк Жәяүле буран төенчекләрен кырыйдагы юлларга өя тора, кар уртадагы юлны тиз генә күмә алмый. Бульдозерның көннәр буе безне саклап ятуы да кирәк түгел Әмир, Фазылнын үзеннән узып, райком секретаре алдында акыл сатып торуын ошатмады —Синен кыш көне бораулаганын юк бит әле. Каян беләсең сон син жәяүле бураннын нишлисен? —Авыл малае ла мин. Тагылмалы сабаннын тимер утыргычына бәйләнеп буразналар сызган кеше. —Әйе шул, кар тоту ысулын кулланып, басу өстен сызгаласак. юлыгыз һәрвакыт ачык булыр! Фазыл райком секретаре белән башланган бу ждйсыз әңгәмәне икенче якка авыштырырга теләде. —Аккүз авылы еракмы ул моннан? —Утыз чакрым!—диде Әмир. Фазылнын кемнән жавап көткәнен белмәмешкә сабышып. —Әйе, егерме жиде километр,—дип өстәде Галимжанов—Әллә Аккүз авылында туганнарыгыз бармы? —Туганнар өчен кем шулай өзгәләнә инде?—диде Мәдияр, тавышын шарф эченә яшереп,—Фазылның анда сөйгән кызы бар, дүрт ай инде күрешкәннәре юк! —Сөйгән кызы?!—Әмир кинәт аптырап калды.—Кияү, синең белән безнең әле «Чишмә» колхозында, ну Аккүз авылында бораулаган юк ич, каян килгән ди ул сөйгән кыз?! Фазыл өчен Мәдияр жавап бирде —Фазыл дөньяга бүген генә тумаган ла! Бәлки ул кызлар белән юлда таныша торгандыр, әйеме, кияү?1 —Сәер, Фазыл сезнен икегезгә дә кияү тиеш икән. Әллә сез бертуганнармы? —Безнен белән берәр ай эшләсәгез, гафу итегез, сезгә дә кияү дип дәшә башлыйбыз әле без. Әмир Мәдиярга усал итеп карап куйды: —Син кем белән сөйләшкәнеңне азрак чамалап утыр инде, беспартийный дигәч тә.. —Зарар юк, егетләр Яшьлек турында сөйләшү безне дә яшәртә! Райком каршында калган су ташучы машина янына килеп туктагач, Галимжанов Фазылга УАЗиктан төшми торырга кушты — Минем машина белән Аккүзгә барып килегез Шофер сине көтеп торыр, соңыннан үзеңне Уразайга кайтарып куярлар. Әмир тагын каршы чыкты. —Сон, иртүк эшкә лабаса! Монда без кызлар куып йөрергә килмәдек! —Зур эш алдыннан зур сөенеч булыр егеткә Озак тормас ул Аккүздә, кичкә кайтып җитәрләр Кызыннын исеме ничек соң? —Әлфинә,—диде Фазыл, дәресен өйрәнмичә килгән укучы сыман каушап. — Кем кызы икән ул Әлфинә? —Самат абыйныкы —Ә-ә?! Самат кызымы!!! Фамилияләре Галимжанов икәнен беләсеңме син аларнын? Фазыл бөтенләй коелып төште, дөресрәге УАЗиктан ук төшә башлады —Әллә, сезнең туганыгызмы'’ — Булса ни? Начар ният белән йөрмисендер ич?! Егет кешедер әле? Мәдиярның Фазылга ярдәм итәсе килде. —Егет кенәме соң! Тәмәке тартмый, аракы эчми Әлфинә—аның әле беренче сөйгән кызы —Ярар инде, Мәдияр!.. u —Оялырлык берни ишетмәдем әле мин, Фазыл Мондый кияүләр Актанышка да кирәк. Болай булгач, мин дә сине «кияү» дип атый алам. Әмир белән Мәдияр Уразайга китеп баргач, Галимжанов УАЗик кабинасындагы раииянен төймәсенә басты, аннан бер кыз тавышы ишетелде. —Мәймүнә, миңа берәр нәрсә бармы анда? —Обкомнан телеграмма килде. —Укы әле. —Чаллыга тагын унике кеше җибәрүебезне сорыйлар. Дүртесе егет кеше—сигезе кызлар булсын диелгән. —Дербёшкидан күченеп китүчеләр барып җитмәде микәнни'.’ Алар анда егерме биш кеше иде. Егетләре-кызлары, ирләре-хатыннары. киңәш биреп торырга әби белән бабайлары да бар иде —Ул турыда телеграммада бер сүз дә әйтелмәгән —Ничә көн биргәннәр? Унике кешене эзләргә дим?! Бер атна эчендә! — Вакыт бар икән әле. Мәймүнә! Мине бурильщиклар белән йөри диярсең. «Чишмә» колхозына киткәнемне үзен генә белеп тор Алай- болай Первый сораса, әйтерсең, абыйсын күрергә китте диярсең. Пока, сенлем! Аңлашылса кирәк. Галимжанов «кияү « Фазыл белән бергә Аккүздәге Самат абыйсы янына, ягъни Әлфинәләргә китте. —һинд киноларында гына түгел, татар егетләре язмышында да очраклы хәлләр еш булып тора, кияү агайне...—Галимжанов алгы рәттә утырган килеш, яртылаш борылып. Фазылга сөйләп барды —Тынлап торсаң, үземнең язмыш та кинодагычарак минем. Галимжанов. кондыз бүреген салып, гадәттәгечә бармаклары белән чәчен тарап алды һәм янадан башына киде. Фазылның йотлыгып тыңлыйсын беләдер кебек иде ул. Чөнки райком секретаренен хатирәләре Әлфинәләр капка төбенә килеп житкән шикелле.. —Өченче класста укыганда безне—башлангыч класс малайларын чангы ярышына алып бардылар. Чангыларны кузовка төядек Колхоз биргән машинамын шоферы минем әти иде, шуңа күрә кабинага утырып бардым. Башка малайлар кебек кузовта утырып барсам тунармын дип түгел, әти машинасы булганга—горурланып утырдым мин кабинага Ярышта әллә ни жинә алмадык бугай. Ә кайтыр юлга чыккач, әти машинаны район больницасына борды. . Тыңлыйсынмы син, Фазыл? —Әйе, әйе, тыңлыйм. Сөйләгез! —Вәт. район больницасында Каенлыкның бер килене бәбиләгән дә аны алып кайтыр вакыт житкән икән. Башка машина булмаганмы, райкомнан кушканнармы —анысын белмим, әти мине кузовка куып менгерде. Минем урынга кызыл юрганга төрелгән, төймә борынлы кечтеки кызын күтәреп, Каенлыкның килене кереп утырды Анын ире безнең белән кузовта кайтты. Әтисе кызга Фәйрүзә дип исем кушарга тели икән Юл буе малайлар мине үртәп кайттылар: Каенлыкның кызлары усал, туып ике көн яшәмәгән—ә үзе Аккүзнең ун яшьлек егетен кабинадан куып чыгарды, диделәр. Каенлыкныкылар күршегә йөреп укыды, ул авылның мәктәбе юк. кечкенә ул. Мин унынчыга күчкәндә Фәйрүзә беренче класска килде генә әле. Ни өчен сөйләде дип беләсең син боларны? —Фәйрүзә Әлфинәнең туганы булып чыгамы? —Алай бик гади генә түгәрәкләмә әле, Фазыл Фәйрүзә апан— Каенлыктагы Ниса кортканың кызы—минем хатыным булып чыкты. Ә Самат абыем Фәйрүзәнең апасына өйләнде, шулай итеп без абый белән бер-беребезгә баҗайлар да әле. —Ә Фәйрүзә апа? —Нәрсә Фәйрүзә апан? Ана берни дә булмады. Баштагы мәлне туганнары мина—син карт бит инде, кызыбыздан ун яшькә олы дип. ирек бирмәгәннәр иде. Еллар үткәч, дөнья тигезләп куйды Хәзер Фәйрүзә апана 50. мина 60 тулып килә.. Карт әби инде ул... Ә мин һаман унсигездә... —Миңа унтугыз шул инде... —һәй. кияү апаем, үзенә таман гына яшен!.. Самат абыйларның хәйран озак кына балалары тумый торды. Әлфинә бердәнбер кызлары— олысы-кечесе берүзе. Самат аны борынгылар учак саклагандай саклый, жил-яңгыр, тел-теш. ут-күз тидермичә генә. Кыз баланы өйгә ябып куя алмыйсын шул. Мәктәпне тәмамлагач, укырга дип китәр дә. вәссәләм. Гел әтисен ияртеп йөрмәс. Кыз бала үскән саен ата-ананын күз- колагыннан, үгет-нәсихәтеннән ерагая Әлфинәләрнен өе тыкрык буенда икән. Машина килеп туктагач, ян тәрәзнен пәрдәсе селкенеп куйды. «Әлфинә түгел микән?» дигән уй Фазылның тәнен ток кебек яндырып үтте Самат абый малахаен кыңгыр салып, бажайбратын каршы алырга чыккач, Галимжанов шундук Фазылнын хәленә керде —Абый су ташырга ерак, буралап кое казытырга кирәк дип зарлана идең. Менә, чын кое казучы егетне алып килдем үзенә. —Беләм мин бу Казан жулигын, казыган коеларын күргәнем бар,— дип жавап тотса да, Самат абый Фазыл белән күрешергә туганнарча ике кулын сузды... Әлфинәле багана азылны беренче тапкыр күргәннән бирле Әлфинәнен рухи дөньясы икегә бүленде Монарчы анын уе, Ленин бабай әйткәнчә укырга, укырга һәм укырга иде. Ә хәзер укудан сон вакыт күп кала башлады, дәресләрне ашык-пошык әзерләп куя да билгесез тарафлардан килгән Фазыл хатларын укый башлый Кыз аларга жавап яза ятуын. тик җибәрергә адресы гына юк. Фазылларның вагонын эзләп табар һәм куып җитәр өчен махсус хат ташучы тотарга кирәк бит ул Фазылның һәр хаты мәхәббәт турындагы китаплардан ертып алынган өзек-өзек битләр кебек һәм алар мәңгегә аерыласы парный бәхилләшү сүзе кебек яңгырый Егет, ниһаять, бөтен илне аркылы-торкылы гизеп, табылган газиз ярын югалтудан куркып шулай өзгәләнәме, эше бик хәвефлеме, тагын җитди сәбәбе бармы?.. Белми Әлфинә, белми-анламый. аңлар өчен тәҗрибәсе җитми. Ул Фазылдан килгән хатларны классташ кызына— ун ел буе бер партада утырып, инде тәмам аерылмас туганына әверелгән Долореска укытып бара Долорес егетләрен еш алыштыра, күбесенчә клубта, нәкъ Фазыл яшендәгеләр белән чуала. Җәй көне генә түгел, көзге озын төннәрне кичеп таннар аттырганы бар. хәтта шул сәбәп белән укуына килмичә калган чаклары да еш була, һәрхәлдә. Әлфинә алдында үзен киңәшкә ярардай дус итеп тоярлыгы бар анын Ләкин Фазылның хатларын укый башлагач. Долорес каушап кала. Газета битләрендәге бер адрес белән хат алышкан иде Долорес Кияүгә чыга алмый калган сазамык булып, юри кызык өчен. Газета таныштырган егет Долоресның фотосын сорап язгач, ул ана әнисенең яшь чагындагы рәсемен җибәргән иде Газетадан белдерү алгач. Долореска ул адресны әнисенә күрсәтеп карарга кирәк булган Ләкин кызның әниләр белән кинәшеп тора торган чагымы? Әнисе. Долорес кулындагы конвертның адресын күреп алгач, яна яуган Актаныш кары төсле агарып калды • Кызым нишләдең син!—диде ул өзгәләнеп—УЭ-148/ЗА дигән җир ул төрмәләрнең берсе ләбаса!» Ә Долореска килгән хатлар тылсымлы, гипнозлы иде Аларны укыгач, шул хат юллары буенча китеп, хуҗасын эзләп табасы килә иде. Долорес Фазылның хатларын укыганчы ин әүвәл конверттагы штампларны җентекләп карап чыга иде Җибәрүче кешенең адресы булмаса да. аларда авыл исемнәре гел үзгәреп тора Ф Пота суккан дегетле түгәрәкләрдә Киндерле, Чыршы. Әлдермеш, Сая, Торнаяз, Күлбаш, Шәле авылларының исеме ачык укыла. Татарстан картасыннан да эзләп таптылар ул авылларны Юк, төрмәдәге кеше алай еш урын алыштырмас, бер тирәдәге кечкенә татар авылларын тоткыннар оясы итмәсләр. Фазыл гади бер зимагур —эш урынын, йокы бүлмәсен үзе белән сөйрәп йөри торган ирекле егет булса кирәк Әлфинә бу хат алышуның азагы булмас, булса да хат алышудан ары китмәс, авыл егетләре бөтенләй кул селтәгәнче онытырга кирәк, ваз кичәргә кирәк Фазылдан дип, ничә тапкырлар җыенды. Ләкин нәкъ шул көннәрдә тагын хат килеп төшә. «Актанышка озаклап эшләргә киләсебез бар, көт мине, тынычлап укы", дигән сүзләр сүреләсе учакны дөрләтеп җибәрә. Килергә тиеш Фазыл, әгәр язган сүзләре чынлап булса, килергә тиеш. Әлфинә Фазылны яз көне килер дип көтә иде. Ул аны менә шушылай, бүгенгечә, декабрьнен 20 градуслы салкынында, үзләренең капка баганасына сөялеп, Әлфинәнең мәктәптән кайтканын көтеп алыр дип башына да китермәде. Өметләнергә кыюлыгы җитсә җитәр, әмма бүген күрешербез дип уйларга көче җитмәс иде. — Мин сезне урамда көтәрмен дип, Галимжанов белән саубуллашып чыгып киткән Фазыл, капкага кысылып калгандай булды. Өй түрендә торсан, авылнын күз алдына чыгасың, ишек алдында калсан—шикле кеше сыман. Урамда, әнә, букчаларын күтәреп, бала-чагалар йөгерешә Аларга ияреп туңган, ачыккан, өй җылысын сагынган килеш Әлфинә дә кайтып җитәр. Кыш көне ничегрәк икән ул? Әлфинәнең мәктәпкә йөри торган үз сукмагы бармы—ул рәшәткә баганасы артында посып торган наян сыман кинәт пәйда булды. Биек үкчәле итекләре, иңенә ягылып торган драп пәлтәсе, җылылык бөркеп торган күпертмә ак төлке якасы аны бераз олыгайтып күрсәтә. Әгәр, менә хәзер Әлфинә белән өр-яңадан танышасы булса, Фазыл аннан: «Ничәнче класста укыйсын?» дип сорамас иде, кайда эшлисен дияр иде. Буйга үсмәсә дә, сынга үскән кызый. Яшел җирлеккә эре-эре чәчәкләр төшерелгән чуклы шәлгә төрелүе һәм шул чәчәкләр арасыннан төбәлгән самими карашы гына Әлфинәгә балалык кыяфәте өстәп тора. Алар икесе бер капкада туктап калдылар. Башка сыеныр урын юк. урамга төшсәң, көпә-көндез мәктәп баласына ияреп йөрүнен әхлакый ягын әйләндерерләр. Ишек алдына үтсән, тагын кыен—зур тәрәзә күзеннән качып котылыр урын юк. Әле ярый, тар капканың баганалары ике баһадирсыман, егет белән кызны үзенә сыендырды. —Әлфинә!.. Сагынып үләр дәрәҗәгә җиткән кешене күрәсен киләме? —Мин бүген синнән хат булыр дип уйлаган идем. Шуна ашыгып кайтып киләм. —Жаваплар яздыңмы сон?—диде Фазыл, Әлфинәле баганага авышыбрак. —Тапшырылмаган хатлар язып исәрләнергә мин—Галия, син— Искәндәр түгел. Адресын юк ич синен. Язмышын белән качышлы уйнаган кебек. Якын килеп этешеп-төртешә басып торуларын күзәтүче булса— берберсенә юл бирергә теләмәгән кәҗә бәтиләре дип үртәрләр иде инде аларны. Шөкер, күрүче юк. —Әтинен күзенә күренергә куркып торасынмы? —Самат абый белән чүкердәшеп чәй чөмердек инде. Җәй генә җитсен, мин сезгә килеп кое бораулап китәм. —Әйе, китәрсен шул. Җәй җиткәндә җилләр исәр әле үзеңнән. Кайдадыр җәһәннәмдә минем шикелле башка берәүнен башын әйләндереп йөрерсен Хатларыңның авыл исемнәрен җыйсан. Куып тотарлык түгел. —Әлфинә! Мин Актанышка бөтенләйгә килдем. —Ничек инде? —Без бер урында унҗиде скважина борауларга тиеш. Син укып бетереп, имтиханнарыңны тапшырып, аттестат алганчы мин гел Актанышта булачакмын Чыгарылыш кичәнә дә киләм әле! —Аннан тагын югаласынмы9 —Сон. мәктәпне тәмамлагач, үзен дә китәсен ләбаса —Минем адресым булачак Укырга керсәм, тулай торактан, керә алмасам, авылдан эзләргә мөмкин Хәер, педка керә аямасам, авылга кире кайтмыйм—монысы точно инде' Сине каян эзләргә. Фазыл9 —Ерак китмәм. —Пединститутның ишек алдында бораулап ятарсынмы9 —Әлфинә, әллә бу синен киләчәк турында сөйләшүенме? —Билгесез киләчәк алдында торам ич мин. Фазыл. —Мина да шулай инде ул. Киләчәгемне белер өчен сине эзләп киләм —Сирәк киләсен бит' Минем сине көн саен күрәсем киләдер бәлки. Долорес кебек көн саен клубка чыгып биисем, җырлыйсым киләдер. —Әлфинә! Имтиханнарга әзерлән син лутчы. Мин хәзер еш килермен. Көн саен булмас, ләкин бик еш килермен Тизрәк тәмамла шул мәктәбеңне! —Тәмамлагач ни? —Мин бораулаучы эшен ташлыйм —Чынлап әйтәсеңме син. Фазыл?! Минем өчен, мин дигәндә яраткан эшенне ташлы И аласынмы? —Син әйт кенә, ике дә уйламыйм! —Валлаһи, билләһи, аллам орсын, җир йотсын диген? —Икмәктер. Әлфинә! Синен өчен яшисем килә минем Әлфинә чәчәкле башын капка баганасына сөяп, күзләрен йомды Анын иннек якмаса да. иннек төсенә кергән иреннәрен үбеп алырга шундый җайлы минут иде бу. Ләкин әтисенен капка төбендә көпә- көндез мәктәп укучысын үбеп маташу Фазыл жинә алмаслык киртә иде Тырналган язгы каен кәүсәсеннән саркып чыккан су тамчысы кебек. Әлфйнәнен йомык керфекләре арасыннан бөртек-бөртек күз яшьләре сытылып чыкты. Ул бөртекләр кызнын бит алмасы буйлап йөгереп. Фазылдан оялгандай, тиз арада шәльяулык чәчәкләре арасына кереп югалды Фазыл ул бөртекләрнең берсен чак тотып, бармак сыртына алып тел очына тидерде. Каен суы тозлы буламы! Бу бит Әлфйнәнен каргышлы, нәфрәтле, әрнүле, елаулы күз яшьләре түгел Кызларның монарчы җыелып килгән шик-шөбһә бозлары. Фазылнын кайнар вәгъдәләреннән эреп, күңел дәрьясыннан тамчы-тамчы булып чәчелде Сөенечле күз яшьләре һәрвакыт татлы була. Фазылнын тел очындагы яшь тамчысы—Әлфинә белән беренче тапкыр үбешү бәрабәренә килгән татлы халәт иде Галимжановнын ашыгасы билгеле, ләкин аны менә шушы минутта кайтыр юлга әйдәп чыгып басар дип уйламаган һәм теләмәгән иде Фазыл Ярты ел буе зарыгып көткән, өметләрне аклаган, ниһаять, ягымлы тембрга күчереп сөйләштерә башлаган очрашу тагын аерылышуга алышынамы9 Ник шулкадәр көчсез сон кеше9 ' Кал бүген кыз өендә, кунак бул Самовардагы сурәтләренә карашып, төннәр буе сөйләшеп утырыгыз. Кулын җылыт, чәчен иснә, куенына кыс! Караваты читенә урындык куеп кышын йоклаганын карап утыр' Тында. сөйлә! Соклан' Дулкынлан! Ярат! Юк. болар берсе дә тормышка аша алмый' Син туганчы язылган кануннар. Фазылны тыярдай горефлар. Әлфинәне саклардай йолалар адәм баласын утлы газаплардан, яшерен өметләрдән чигенергә мәҗбүр итә. һәм юл тагын алып китә Әле бая гына сине сөйгәнен янына ашкындырып алып килгән юл инде кайтыр юлга ашыктыра. аерылырга куша Әлфйнәнен каушавын анлап. Галимжанов юатырга теләде — йә. сеңлем, тагын сөйләшеп утыра алмадык инде Китәм — Ник кунып китмисен, абый ’ Иртәгә чаклы партиягез синсез дә яшәп торыр —Һи, кызым. Синен күз төбендә кызыл кар бөртекләре эрегән. Көфер сүз сөйләми тор... Партия минсез яши алыр ул, мин партиясез яши алмам шул... Кара куян бүреген кара кашларына чаклы батырып кигән Фазылны күргәч, Галимжанов аны да юатырга теләде. —Йә, Фазыл апаем! Әлфинәгә су алырга җайлырак булсын өчен коены кая казырга кирәк дибез инде? Менә бу өй түрендәге бакчаның рәшәткә эченәме? —Юк. Безнен агрегат бу рәшәткәгә сыймый. Уналты метрлы вышканы күтәрер өчен электр чыбыклары да мишәйт итә. Минемчә, тыкрык ягыннан килеп «плугарь» бакчасына кереп урнашсаң ярый. Суын өйгә кертәсен Кнопкага басу белән өй эчендә чишмә ага башлый —Әйбәт бит, ә! Абый, әйеме? Ә-ә, Әлфинә?—дип яшьләр өчен сөенүен белдерде Галимжанов. —Язлар җиткәч инде,—дип, Фазыл эшлекле кыяфәт белән Самат абыйга кул биреп саубуллашты,—Кыш көне мәшәкате күбәя аның... Ташка кадак какканнар н гектарлы үлән басуын, проектта күрсәтелгәнчә унҗидегә бүлеп, беренчесенә бораулау агрегатын китереп урнаштыргач, кышкы мәшәкатьләр арта торды. Вышканы күтәргәч, озакка сузмыйча, кышның усал җилләрендә аумаслык итеп дүрт арканның очларын берәр метрлы тимер чөйләр белән дүрт якка кагып тарттырасы бар иде Мәдияр беренче чөйгә олы чүкеч белән биш-алты тапкыр суккандыр—керми теге... Ташка кадак каккан кебек бозланып тунган җир өсте кире бәрә Бер кулына чүкеч күтәреп, икенче кулын белән чөйне тотып торып кына майтара торан эш түгел иде бу. Фазыл белән кул алыштырып, зур чүкеч белән алмаш-тилмәш кыйный торгач, шактый тир түгәргә туры килде. Егетләрнең: «Керми бу! Әллә таш җәйгәннәрме монда? Зуррак кувалда кирәк безгә»—дип зарлануларына исе китмичә, арбадагы пычрак су насосы тирәсендә бөтерелгән Әмир баштарак: «Очы керсә, керә ул!» дип кенә котылмакчы иде, ләкин көчле кыйналудан тимер чөйнең түтәсе чәрдәкләнгәнне күргәч, үзе дә ярдәмгә кушылды. —Ахырынача кагып бетерик, юкса кире чыга! Бозны чәрдәкләп кергән чөй нык тормый ул! —Жәй көне булса, чөйләргә ике генә сугасын инде... —Кияү! Буровойда җәй белән кыш дигән сүз юк. Эш рәте гел бер төрле. Просто күнегергә генә кирәк. Мәдияр да Фазылны яклады: —Бәлки өч аркан да җитәр. —Үзең мастер булгач берне генә кагарсың, яме, вышканы тартып аударыр өчен генә!.. Барыгыз, әнә пычрак насосны урнаштыра торыгыз, моны үзем кагып бетерәм! Чөйне кагып бетергәч, Әмир уйга калды... «Чөй кагунын ние бар... « Ким дигәндә сигез кубометрлы отстойник чокыры казыйсы бар бит әле. Дөрес, көрәү, казу, торба китерү кебек мәшәкатьләр заказчик эшенә керә.. Ләкин, тун җирне казу кем җилкәсенә төшә дип кенә котыла торган афәт түгел бу Вакыт кадерле, вакыт санаулы.. Вакыт ул акча янчыгына ком сәгате аркылы керә. Чокыр казылырга тиешле урында, карны көрәштереп, җирнен өстен ачкач, туңга төрткәләп караганнар иде: көрәк кәкрәя, лом сикерә, балтадан утлар оча. Шакыраеп каткан җир очкын-очкын булып кителә, ләкин казылмый. Актанышбаш авылында Казан егетләре авылга су кертеп яталар иде. Галимжанов алар белән сөйләшеп көпчәкле экскаваторларын алып У килде. Ләкин экскаватор чүмече белән күпме генә сукмасын—җирне казу түгел, хәтта кыра да алмады, ахыр чиктә, чүмечнен тешләре сынмагае дип, экскаватор килгән юлыннан китеп тә барды Галимжанов каушады. Күр инде син, ә! Тигез жирдә Чаллы кебек шәһәрләр, очсыз-кырыйсыз тайгаларда БАМнар, Сургут-Нефтьюган кебек нефть промыселлары күтәрелгән бер чорда, Актанышнын ниндидер бер Нахаллар бистәсе кырыенда, клевер чәчәк ата торган болында ике метр буйга, ике метр аркылыга чокыр казып булмасын инде. ә?!. —Әмир, син беренче ел гына эшләмисен бит инде, башка вакытларда кыш көнәнәре ничек жинә идегез сон сез мондый тун катламнарны? —Килеп урнашкач, карын гына көрисе кала иде Безнен киләсене көткән хужалар чокырны җәйдән үк казытып куйган булалар иде. —Гел шулаймы? Гомерен буе эшләп бер тапкыр да үзенә казырга туры килмәдеме? —Әгерҗедә Сокман авылында казыганыек. Башта утын өеп учак яктык Дөрләп янгач, пычкы чүбе белән күмдек. Бер атна пыскыткач, туңы эреде Көрәк белән генә казыдык. —Атналар буе көтәрлек вакыт юк Тагын да тизрәк казый торган ысул бар микән?—диде Галимжанов. уйга калып. —Юк,—диде Әмир, исе китмичә генә —Бар бугай!—диде Фазыл, икеләнебрәк.—Багана төбе казый торган шнеклы трактор тапсагыз . Тунны тишкәләсен, аннан кантары белән куптарыпкуптарып алырбыз. —Ә ссзнен бораулау станогы белән генә тишкәләп булмыймы?— диде Галимжанов, ачышка ачыш өстәп. —Була!—диде Әмир, үртәүле төс белән —Тик бораулау өчен башта чокыр казып куярга кирәк шул . Әле мин тишәсе тишек саен агрегатны күчереп, монтаж-демонтаж ясап азаплануларны исәпкә дә алмыйм —Алайса, багана төбе, дисең инде кияү?!.—һәм Галимжанов УАЗиктагы рацияне кабызды —«Алло, Мәймүнә! Элемтәчеләргә шалтырат әле, шнеклы тракторлары бар микән? Шнек диген, берүк бутап әйтә күрмә Бөке ача торган штопорга охшаган нәрсә ул, зур гына үзе Мин бораулаучылар янында көтәм.. » Элемтәчеләәр кыш көне әллә ни багана утыртып изаланмыйлар икән Тракторлары сүтелгән булып чыкты Икенче көн иртән ин әүвәл Галимжанов УАЗигы, аның артыннан шнеклы трактор, тагын ун минуттан урамнан сәрхүшләр жыя торган бөркәүле машина— «Луноход» килеп туктады Егетләр берни аңламыйча, бер-берсенә карашып торган арада Галимжанов үзе бораулау остасы ролендә калды —Син,—диде ул тракторчы егеткә,—тиз генә менә шушы урында бишалты тишек тишәсең, араларын якынрак ит. калган балчыкны каерып, китепкитеп алырга җиңелрәк булыр Ә син. кияү, буровоегызда нинди үткен нәрсә бар—җыя гор, зубило, балта, төртке очлы көрәк, кәйлә юкмы? —Өч кешегә ул кадәр корал нәрсәгә,—дип, Мәдияр каршы төшеп маташкан иде. Галимжанов шундук туктатты аны —Кем әйтә өч кенә кеше дип! Әнә теге «Луноход»та тагын сигез әзмәвер эшкә сусап тора Иртәнге ашны ашханәгә алып барып ашаттык үзләрен. Бөтен районнан җыелган «АС»лар —•АС» дигәнегез—эштән эшкә очып йөрүчеләрме’’ —Юк, кияү, «АС» ул—Актаныш сәрхүшләре Кем өч тәүлеккә эләккән, кем унбиш көнгә хөкем ителгән Олы төзелешкә өлеш кертсеннәр. Галимжановнын тиз генә дигәне ике сәгатькә сузылды Бер метр калынлыгындагы тунны кимереп, «балыкчылар бәкесе» тишү трактор өчен дә шактый азап булды Инде трактор читкә китеп баскач. «Луно- ход»тан Галимжановнын мактаулы «АС»лары коелды—кем көрәк, кем кызыл буяуга манылган шахтер кәйләсе тоткан. —Баштанаяк коралландыргансыз сез боларны,—диде Әмир, кулындагы ломны ныграк кысып,—сәрхушләрегез кул белән шаярмасмы? Галимҗанов кеткелдәп көлде генә. —Айныгач бөтенесе дә йорт куяны кебек алар, исергәч кенә әтәчләнәләр. «Луноходтан» соңгы кеше булып озын муенсалы, йон свитер өстеннән кыска плаш-куртка кигән, сыланып торган чалбарлы, колакчынсыз козыреклы бүректән, кыска кунычлы ботинкалы бер агай сикереп төште. Сырган чалбарлы, киез итекле, телогрейкалы, шарфларга уралган иптәшләре арасында сигезенче агай бераз хөртиерәк, мәзәктәгечә Анталиягә дип киткән җиреннән Магаданга килеп эләккән исәр сәяхәтчене хәтерләтә иде. Сигезенче агай машинадан төшүгә барлы-юклы якасын күтәрде, җәһәт кенә курткасының өске төймәсен каптырды. Мәдияр белән Фазылның аңа исе китмәде, алар өчен ул сәрхушләрнең берсе буларак кына билгеле Ләкин Әмирнен ана текәлүе тикмәгә генә түгел... Җәй уртасында да муенын яшереп бөкерәебрәк йөри торган, ике кулы кесәсенә оялаган пилмән бәбәкле Фәритне таныды ул! Фәрит тә, баштагы мәлне кәйлә белән Әҗәкүл пристанена тоз ватарга алып килделәр дип уйладымы, «Луноходтан» төшүгә бораулау агрегаты, яшел вагон, су ташучы мичкәле машина һәм алар янында өч егетне күреп, сискәнеп китте: «Таныдымыюкмы? Таныргамы-сиздермәскәме?» Алар бер-берсен танымаганга сабыштылар. Машинадан сигезенче булып төшсә дә, Фәрит беренче булып кулына кәйлә алды, тун җирне чүки башлады. «Җылынсын, әйдә»,—дип уйлап куйды Әмир, ә үзе әкрен генә Галимҗановтан сораштырырга тотынды. —Бу пилмән бәбәкле кеше Актанышныкымы? —Юк, МСОга цемент китергән шофер ул. Колхозчылар йортында кунарга калгач, бер төнгә түзмәгән, кияүдән качкан Баныянын мунча ишеген каерып кергән. —Салкын мунчаныңмы? —Баныя үзе генә юынып яткан булган. Күршеләрен чакырган. Бәхете инде, эш зурга китмәде. Син әйтмешли, бу «пилмән бәбәк» унбиш суткы белән котылды. —Унбиш көн буе күз алдымда балкыйсы бар икән әле моның... —Әйе, унбиш көн буе боз ватса, акылга утырыр Тол хатыннарны бимазалап йөремәс бүтән. —Акылга утыра торган кеше түгел ул. —Әллә беләсең үзен? —Туганым түгел, моның ише дустым, күршем, танышым да юк... Сигез агай хәлдән тайганчы кыйпылчыклап чокый торгач, кышкы кичнең эңгеренә сигез кубометрлы чокыр. Әмирчә әйтсәк, отстойник әзер булды. Кичке ашка, дөресрәге төнге ялга кайтып киткәнче сигез агай, чокыр ышыгыннан күтәрелмичә генә, тәмәке кабыздылар Җиңүчеләргә хас тавыш белән гәпләшергә тотындылар. —Өч көнлек махмыр чыкты. —Боз кыйпылчыгы әллә кайсы җирләремә керде. —Чыраена карасаң, әрлән карьерында эшләгән кебек—гел кызыл ләпек кенә син. —Мин бу концлагерьдан иртәгә үк котылам. Менә син тагын ундүрт көнеңне ничек түзәрсең?! —Мәңге авызга аракы алмаслык иттеләр... Исемен хәтерлисеңме? ахаллар бистәсе» калын кызыл балчык өстендә утыра икән Кызыл балчык дымлы, үзле булганга күрә, анын туны кайсыбер кышларда метрдан артык тирәнгә төшә Шуна күрә отстойник казуны жир казу дип атау дөреслеккә туры килми, боз вату дияргә кирәк Җылы тәнгә чәчрәгән һәр кыйпылчык эреп шундук кызыл кара төсле тимгел-тимгел жәелеп чыга Икенче көнне эшкә килгәндә «АС»ларнын икесенен киеме чиста иде Жәзалы көннәрен жингән ирләр урынына әкренләп яналары өстәлә торды Ләкин саннары да кимеде Беренче көнне сигез кешедән торган «АС» бер атнадан ике генә кешегә калды Бригада беренче скважинаны бораулый торган арада калган уналты урын өчен дә алдан ук отстойниклар казып куеп, авыр эшне жинеләйтә торырга дип киңәшкәннәр иде Алдан казып куелган чокырнын зыяны юк. аны кар гына күмә Кар чистарту—боз катламы кимерү түгел Тик бер атна үтүгә Галимжанов нибарысы пилмән бәбәкле Фәритне генә ияртеп, аны да үз УАЗигына утыртып, хөрмәтле эшче кулы итеп алып килгән иде Галимжанов ни акланырга, ни аптырарга белмичә. Әмир каршысына елмаеп килеп басты: —Апаем, Актанышнын исерекләре бетте Нахальный бистәсендә концлагерь ачканнар, тоткын сәрхушләрне туп-туры шунда җибәрәләр дип хәбәр таралган Кулына кәйлә тотып караган агайлар сүзедер инде Хәтта аек баштан яшәргә курка торган Иске Актанышнын «Кәҗә кияве» дә туй кәчтүнен салмыйча кырынып, киенеп-ясанып йөри башлаган— шыр аек үзе' Бөтен карап торган булышчыбыз—менә шушы Фәрит' —Унбиш көнен түзә алса, орден бирерсез үзенә —Сезнен агайне гомер буе шушындый эштә эшли, орден медальләрегез күпме сон?—диде Галимжанов көлемсерәп —Пенсиягә киткәндә берәр нәрсә тагарлар әле Мәдияр исә Галимжанов белән Әмир сөйләшкәндә үзенчә катышты: — Тиздән «Татарстанның атказанган мелиораторы» дигән исем булдырыла ли Беренче номерлы катыргысын Әмир абыйга бирәчәкләр —Актанышны жинсә' Галимжанов. Әмирнен Актанышка килү тарихын бик анлап бетермәгәч. Фазылнын ике сүзле жөмләсен үзенчә кабул итте —Актанышны жинеп булмый аны. егетләр' Хәтта Чулман белән Агыйдел икәүләшеп ярларыннан чыкса да. жинелмәс ул! —Сез. берүк, гафу итегез мине,—дип. үзен-үзе төзәтергә ашыкты Фазыл,—Әмир абыйны бу юлысы Актанышка мәжбүр итеп җибәрделәр Пенсиягә чыгасы кеше эшендә кол хәлендә инде ул Кол дигән сүзне Фәрит бик ошатты, ахры—казый торган чокырын ташлап, бораулаучылар янына килеп җитте Бораулаучылар арасында тәмәке тартучы булмаса да. Фәрит үзенең «Аврора»сын никтер гел агрегат янына килеп көйрәтә иде Бүген анын сонгы көне Иртәгә ул үзенен «ЗИЛ» ына утырып, Актаныштан мәнгегә югалачак Һәм ул Әмир белән ачыктан-ачык сөйләшмичә китәргә теләми — Менә бүген бишенче каберемне казып бетерәм дә. прощай. Актаныш! —Тәүбә диген, безгә казылган отстойникларны кабер итә калсан. җир өстен зиярат каплар иде —Сезне дә минем шикелле мәжбүр итеп китергәннәр дип ишеттем Әмир бит әле син. әйеме?! —Әмир! Ну «мир» мәсьәләсендә син үзенне мина тиңләми тор Авыл саен мунча ишекләре ватып йөргәнем юк минем -Юктыр шул Вагоныгызда бөтен шарты килгән ич' Кунакханә номеры кебек —Егерме ел буе тагып йөрим мин бу вагонны Әмма шушы көнгә Н хәтлек аның бусагасын бер генә кыз атлап керде әле. Анысын да син сөйрәп алып килдең! —Минем башыма тай типмәгән лә. Кыз булса, кагыламмы? Кем икәнен әйтеп, адресын кулга тотгырмасалар, Ижевка авылында андый яшь бичәнең барлыгын беләсем юк иде. Исеме кем иде соң әле?.. Карале, Әмир, син хет исемен хәтерлисеңме соң аның?.. Ну котны алдын син минем ул төнне, вагоннан тузанлы юлга сикереп төшкәндә тончыгып үләм икән дип торам. Менә күрерсең, шәп кенә бер егеткә кияүгә чыккандыр әле ул, чыпчык тезен күмәрлек балалар үстерәдер. Андыйларның бәхете тәгәрәп уңа. Ир сайлый беләләр алар. Исемен тәки искә төшерә алмыйм шуның... Әмир икеләнеп калды. Суфиянын исемен дөресләп әйтеп бирергәме, ул минем хатыным хәзер, бишенче отстойникны каберең итәргә теләмәсәң, күземнән югал дияргәме? Ул чагында ике арадагы сөйләшүнең шаһиты булып утырган Мәдияр белән Фазыл, хәтта Галимжанов... ни уйларлар?! Мескен Әмир, капкан икән бер азгынның тозагына дип, эчтән көлеп, тыштан кызганып йөрерләрме? Күзләренә ничек күренерсең... Әйе, шагыйранә ялган—матур ялган менә шушындый минутларда кирәк ул! Бәлки Фәритнең теле ныграк ачылыр һәм Әмир кичергән газаплы хакыйкатькә ул тагын ни дә булса өсти алыр, һәм, ниһаять, яраткан кызы—Язиләсе үсеп җиткәнче генә түзәргә алынган гаилә башлыгына ир вазифасыннан вакытыннан алда котылырга этәргеч булыр... —Ялгышмасам... исеме Мафия бугай аның. Мин аны Казанга китеп вахта автобусы йөртүче берәүгә кияүгә чыккан дип ишеттем. Әмир әлеге сөйләшүне артык дәвам итәргә теләмәде. Дөресрәге, Фәритнең сорауларыннан курыкты ул. Зурдан кубып ялганлар өчен Әмир чынбарлыктан котыла алмый. —Точно! Мафия бугай шул!.. Ул якта кеше исемнәре гел сәер бит... —Ярый, Фәрит, син юлда миннән күбрәк йөрисен, берәр ары күрсән, сәлам әйтергә онытма! Бердәнбер Фәрит тә унбиш тәүлегеннән котылгач, бораулаучылар янына «Луноход» бөтенләй килми башлады. Сәрхүшләрне авылдан авылга йөреп тә таба алмыйлар ди. Хәер, әлеге биш отстойник кыш чыкканчы борауларга җитәрлек. Уразайга торбалар да мул ташылган... Бөтен материал бар. Тынычлап бораулыйсы гына... Ләкин Әмирнең күңел тынычлыгы Фәриткә ияреп китеп барды... Ул хәзер иртән иртүк эшкә килүгә вагон ишеге төбендәге баскычка менеп утыра да оеп кала. Егетләргә кычкырып әмер өләшүдән кызык таба. «Мәдияр! Кулларыңны кесәңнән чыгар! Грязьнасосны жылыта башла! Соляркасына ут төрткәнче, чиләккә чүпрәк салырга онытма!» «Фазыл, йоклап йөрмә, дизельнең картерына ике паяльный лампа куй, берсе генә җылыта алмас! Пускачның бензинын тикшер!» Әмирнең кинәт кырыслануы, буровойдагы эш ритмын, яшәү рәвешен үзгәртте. Бригада күбесенчә Уразайдагы фатирга кайтмыйча, вагонда гына кунып кала. Асбест торба кисәгенә уралган нихром чыбыклы электр миченең төне буе ажгырып януыннан вагон һавасы баш авырттыргыч ут исенә әверелә. Тәрәзә ачарлык түгел. Салкын дигәнең төн уртасында 25 градуска чаклы җитә. Иртән кабызып чиләнгәнче дип, Әмир хәзер платформадагы дизельне бөтенләй сүндермәскә куша, анын тырык-тырык эшләп торуы вагон эченә генә түгел, тәмле йокыга ук үтеп керә, бөтен төшләр дизель тавышында бара... Фазылның ничә көннән бирле Әлфинәне күргәне юк. Буровойда эш көйләнгәч, барыбер җаен табармын, мичкәле машина белән барып килермен, дия-дия, инде унбиш көнләп вакыт узды. Оештыру эшләре рәткә салынгач, Галимжанов та сирәк күренә хәзер, аны эзләрлек сәбәп юк. Көн озынлыгы бер сәгатькә озынайды дигәндә, төнге салкыннар көнгә күченде. Казан тирәсендә эшләгән чак булса, 25 градуслы суыкта зш киеме кидермәс иде Әмир: «Әнә. мәктәп балалары да укымыйча. «Ур-ра.» кычкырып кайтып киләләр. Безгә дә ял кирәк».—дияр иде Ә хәзер, «Нахаллар бистәсе»нә Янҗегет урманыннан ташылган бүрәнатәрнен чатнап ярылуы да туктатмый Әмирне. «Актанышка су кирәк, тизрәк бораулап бетерсәк, тизрәк кайтып китәрбез», дип. Казаннан кушылган планга өстәмә йөкләмәләр табып тора. Бүрәнәләр генә түгел, тимер торбалар чатнардай суыкта бу кадәр агрегатны кеше кулы ничек җылытып бетерсен дә, туйган торбалар эчендә су әйләнешен туктатмыйча ничек борауласын?' Бигрәк үҗәт җан шул син—кеше' Югары уку йортларында каникуллар башлангач. Аккүз авылы «мәктәп карлыгачлары» белән ел саен очрашу үткәрә. Алган белемнәре, кылган гамәлләре, танылган исемнәре белән мәктәп тарихына дәрәҗә өстәрлек «карлыгачлар»нын Аккүзгә кайтып балалар белән очрашуы зур бәйрәмгә әверелә Тантаналы җыелыш белән башланган кичәне концерт алыштыра, соңгы сәгатьләре танцылар белән бетә . Йола буларак, «карлыгачларга» бүләк өләшү дә бар Бүләк дигәннәре китаплар белән куен дәфтәрләре, альбомнар белән кара суырта торган авторучкалар әлбәттә. Ләкин аларны җыяр өчен Актаныш универмагына барырга кирәк Класс җитәкчесенә ияреп, унынчы классный биш кызы колхоз автобусына утырды. Бишнең берсе Әлфинә иде. Унынчы класслар, нинди чара оештырсаң да, эштә беренчегә әверелә Ә инде районга ялыныч төшсә, Әлфинәне ничек тә ияртергә тырышалар Анын Галимҗановка туган тиешле икәнен һәр чиновник, һәр сатучы белә. Товар бервакытта да күз алдында өелеп ятмас, арткы ишектән кереп, таныш-белешне табып, тиешле кәгазьне күрсәтеп, аласы әйбереңне кем исеменнәндер сорый торган заман Бүләкләр җыюның әлләни мәшәкате чыкмады Авылдан район үзәгенә килүнең тагын бер йоласы бар—автобус йөртүче егет һәркемгә Актаныш үзәге буйлап йөрергә ике сәгать вакыт бирә Үзе. заправкага дип. Әҗәкүлгә таба китеп бара Көннең салкынлыгын исәпкә алып, кибетләрдә йөреп туйган балаларның очрашу урыны итеп ашханә төбен сайладылар, сонга калучылар җылыга кереп көтә Ашханәдән райком бинасына биш минутлык юл Әлфинә кебек җитез кызларга өч минуты да җитә. Ул озак уйлап тормыйча, вакытын бөртекләп, туптуры райкомга юнәлде Икенче катка күтәрелеп, приемныйга керде Беренче һәм икенче секретарьларның кара-каршы уелган ишекләрен саклап утыручы Мәймүнә Әлфинәне искәрми дә калды —Абый урынындамы.’—диде дә кызый, күздән юк булды. Мәймүнә Әлфинәне туктатмакчы иде. ләкин ярымачык ишектән Галимҗановнын канәгать тавышын ишетеп туктап калды. —һай. кызым, шушындый суыкта нишләп йөрисен’’! Әтиең ничек юлга чыгарды? Җылы мәктәбеңне ташлап —Очрашу кичәсенә бүләкләр жыйдык. Автобусыбыз җылы ич. гамчы да туңмадык Ике сәгать вакыт бирделәр Кызлар кибет карап йөри, мин сине сагынып килдем, абый. —Сагынуына ышанам ышануын, тик минеме’ —Сине абый, сине сагындым Аккүзгә кайтканың да юк —Әйе, ике атна шул иңде Хатыным белән балаларымны да атналар буе күрмәгән чаклар була Бик әйбәт, кызым Сагына белгәч, рәхмәт Мәймүнә, кайнар чәй керт әле. кы «ымның авызы бөрешкән, сагынам дигән сүзен дә юньләп әйтә алмый —Әй, абый, чәйләр эчеп вакыт әрәм итеп тормыйк Ике сәгатьнен ун минуты үгте ич инде —Ә-ә-әйе! Мәймүнә, чәй эчеп тормыйбыз! Вакыт юк икән безнен Срочно объектларга чыгып керәсебез бар. Галимжанов—башка сорау бирмәде, Әлфинә—кая барабыз, абый, димәде—УАЗикның арткы рәтенә утырды да сеңде. «Нахаллар бистәсенә» җиткәч кенә кызый зур серен сөйләгәндәй самими тавыш белән гозерен әйтте: —Абый, буровойларына бик якын килеп туктама, мин барын әйтмә, ризабәхил түгел әйтсәң. Үзе эзләп килгән, егетләр артыннан куып йөри диярләр, алла сакласын. Ни эшләгәнен генә күрәсем килә. Исән-сау микән... Егетләрнең, квадрат валны ычкындырып, бораулау торбасы өстәгән чакларына туры килде Галимжанов. Кул биреп күрешерлек тә вакытлары юк, насосны туктатып торган арада су катканчы торбаны өстәп өлгерәсе бар. Бораулау торбалары читтә ята, аларны күтәреп уртагарак китереп куясы булган икән. Көн салкынлыгы белән җиренә житкерелмичәрәк калган эш берәр урыннан тәки бүселеп чыга. Торба башына эләктерәм дип, блок ыргагын читкәрәк сөйрәгән иде Фазыл, каерып күтәртә башлагач, лебедканын корыч арканы вышка башындагы роликтан ычкынды. Фазыл сырган чалбар кесәсенә 27ле ачкыч тыгып, вышка очына менеп китте. Әмир җикеренгәнче өлгерим дип ашыгуданмы, әллә тимер баскычларның өшеткеч бәсләнүеннәнме—киез итек табаны таеп-таеп китә. Аягы таеп, Фазыл өстәге баскычларга кисәк ябышкан саен, Әлфинәнең йөрәге ярылам-ярылам дип өзелеп-өзелеп типте. Кызый куркуыннан күзләрен чытырдатып йомды. Ул Фазылның уналты метрлы вышка башына утырып, ялан кул белән ниндидер гайка сүтеп алганын да, арканны урынына кидергәнне дә, бармаклары тотмагач, төшкән чакта баскыч тимерләрен кочаклап тотуларын да күрмәде. Ул бары тик ниндидер су атылган тавышка гына күзен ачты. Фазыл троссны көйләгән арада квадратлы вал эчендә су каткан иде инде, насосны җибәргәч, йөз атмосфералы басымга көйләнгән шланга өзелеп, кызыл балчык измәсен болгый-болгый егетләр өстенә бөркеде. Әмир хәлне абайлап, насосны туктатканчы, аждаһа кебек бәргәләнгән шланга Галимҗановка да төбәлеп өлгерде. Галимжанов муен арасына тулган балчык измәсеннән бөкрәеп, кабинага килеп кергәндә Әлфинә үкси-үкси елап утыра иде. —Сиңа нәрсә булды тагын, кызым? —Абый, өшеп үләр микән инде ул? —Үлә! Бар, бәхилләшеп кал! —Абый! Алай димә инде! — Вагонга кереп кипшенерләр әле. Ну торбаларын утка салып җылытасы булыр. Эш түгел фронт ич бу! Хотя... жәй көне җәннәттә яшиләр алар үзләре. Автобуста Аккүзгә кайтышлый, Әлфинә бүгенге күңелсез хәлне онытыр өчен, гел жәй көннәрен күз алдына китереп барды. Ничегрәк килер икән быелгы җәй?! Ярты җәй имтиханнарны тапшырып Аккүздә үтәр. Ә җәйнең икенче яртысында ниләр көтә икән Әлфинәне?! Авылда калырга теләмәгән кыз баланын язмышы баштагы мәлдә күпләр кичергән язмышка хас булыр. Әллә ул Казанга барып Медицина институтына имтихан бирер микән? Укырга керә алганнар сөенешеп зур калага кушылыр, конкурстан үтмәгәннәр авылга кайтырга оялып, теләсә нинди шартка ризалашып, эшкә урнашып калырлар. Әлфинә укырга керә алмаса, Чаллы төзелешенә кайтачак. Ул инде моны ныклап уйлап куйды. Әтисе башта аны Казанга озата барыр, аннан соң Чаллыга илтеп куяр. Кызы тулай торакка урнашып, малярлар бригадасына ияргәч, тынычлап Аккүзгә кайтып китәр Анда бораулаучылар бар дип, Әлфинәне Каенлыктагы әбисеннән мотоцикл белән ут очырып алып киткән Самат абый, мәктәп кичәләрендә тугыздан ары калса, җәнҗал чыгарып эзләп йөри торган кырыс вә кайгыртучан әти кеше үлеп яраткан кызын, унҗиде яшьлек баласын Чаллы дигән килмешәкләр каласына үз куллары белән тапшырыр. Клевер басуының бораулау агрегаты урнашкан җирендә кар тапталып, ком сеглтв _______________ ____________________________________69 кызыл балчык төсенә керде Әйләнә-тирәдә исә кыш буе ятып та керләнмәгән аклык. Кояш чыккач жирле хәзинәгә әверелгән һәр кар бөртеге күнелне алгысытып жемелди Кар яктылыгыннан куркып, гел керфек арасыннан карап йөри торгач, кысык күзле булып кал.масак ярый инде, ди Мәдияр Беренче скважинанын суы тәме белән егетләрне сөендерсә дә, күләме белән проектка туры килмәде Казаннын «Гипроводхоз» оешмасында Ятманский сызып биргән проект кәгазьләре буенча клевер басуынын һәр чишмәсе секундка биш литр су бирергә тиеш иде. Ә монда нибарысы литр ярым гына чыга. Өч көн буе куа торгач, сунын дебеты артыр әле бәлки, дигәннәр иде. Су бик тиз чистарды Ул жир куеныннан мәжбүри чыккан су. язгы гөрләвеккә охшарга тырышып, скважина тирәсендә шаулап ала да ераккарак киткән саен кырыс кышнын бөтен бер жанына әверелеп, кар астына кереп югала Актаныштагы беренче скважинанын аз сулы булуы Әмир бригадасына кара тап булып төшәчәк. Әйтерләр: димәк проектта күрсәтелгәнне дөрес үтәмәгәннәр, йә су катламын үгеп киткәннәр, йә тиешле тирәнлеккә төшеп җитмәгәннәр Ә ул проектларнын Казаннан чыкмыйча, иске проектлардан күчереп кенә сызылганын бөтенесе дә белә, юкса Галимжанов каядыр югалды. «Водстрой» прорабы Сәфәров бригадага кул гына селтәде, жир токымы үрнәкләрен карагач: Сез бу балчыкларны берәр канаудан тутырдыгыз мәллә—бөтенесе бер төрле’" дип. болай да ачу килгән чакта үпкәләтеп китте Ятманский вәгъдә иткән тыгыз комнар да. чуерташлы су катламнары да юк иде клевер басуында. —Ә бәлки без жир асты дингезенен чигенә туры килгәнбез Каенлыктагы кебек...—диде Мәдияр.—икенче скважинага күчеп утырсак, җиде литр су чыгар әле Көннәр, ясап куйган рәсем кебек, гел бер төсле торды һава җылынмады, кар яумады. Яна урынга күчеп вышканы күтәргәч. Әмир никтер борауларга ашыкмады, тиз генә югарыдан ниндидер өстәмә хәбәр килер кебек иде ана. Нихәл. Фазыл, диде министр вадратлы валнын өске өлешендә, туктаусыз әйләнүдән бушый торган бер буыны бар. вакытында тыгызлап тормасан, аннан пычрак су аттыра башлый. Фазыл, май сеңдерелгән киндер бауны кесәсенә тутырып, вышка буйлап үрмәләде. Иске сальникны йолкып, анын урынына кесәсендәге киндерне төйде Ачкыч белән кыстырып, эше бетте дигәч тә. югарыдан төшәргә ашыкмады Актанышбаш авылыннан буровойга таба бер кар көрте шуышып килә. Артыннан жәяүле буран уйнап бара сыман Ак «Волга» иде ул... „ Нәрсә. Әлфинәләрнең моржасы күренәме әллә анда’-дип Мәдияр Фазылга астан кар ыргыта башлаган иде инде —Күренә. Ак «Волга»лы кунак килә «Волга» килеп җиткәнче бер-ике минут вакыт узды Әмир ул арада бензинлы лампа утына куелган корымлы чәйнеккә калай кружка белән дыңгычлап кар өстәде Чәй кунакларга да җитсен, янәсе Машина якынайгач. Әмир аны шундук танып алды -Утыз елга бер балкый торган бәхет-безнен янга министр үзе килә. . . -Хәерлегәме. хәерсезгәмс^-дип төпченде Мәдияр,—сагынып килгәндер дисезме әллә? ......... Алар машинадан икәү төштеләр Кин каракүл якалы палтәсенә К туры китереп каракүл папаха кигәне—“Гипроводхоз”нын симез борынлы баш проектчысы иде. Ә тимер төсендәге якасыз драп пәлтә һәм купшы ондатра бүреклесе—мелиорация министры. Министр мәктәп директорлары шикелле ак фетр итек кигән һәм ул итекнең галош сыман кидерелгән күн табаны ана җиңеллек өстәп тора сыман. Министр һәркайсы белән кул биреп күрешеп чыгар дип кем уйлаган, юкса, егетләр мазут катыш кызыл балчыклы кулларын кар белән булса да юып өлгерерләр иде... Министрдан күреп симез борынлы кунак та якыннан исәнләшергә мәҗбүр булды. Ул егетләргә ришвәт биргән шикелле генә кул сузып чыкты. —Ятманский, Ятманский, Ятманский,—диде ул өч егеткә дә аерымаерым фамилиясе хәтердә калырлык итеп. Әмир үзенең каушавын сиздермәскә тырышты, әйтерсең, министр аның янына көн саен бер килеп хәл-әхвәлен белеп йөри. Чәйнектәге кар кайнап чыккач, ул тыныч кына вагоннан бөртекле чәй алып чыкты, лампаның ялкынын кыскач, ул чәйне кашык тутырып чәйнек эченә салып болгатты. «Чиләктә пешкән чәй» шушы була инде. Министр да, бер мәлгә тормыш ыгы-зыгысын онытырга теләгәндәй, чәйнек янына килеп басты. Ул Әмир белән генә сөйләште. —Сельхозтехникада эшләгән елларда без дә шушындый паяльник белән су кайната идек. Кышкы юлда машинаң ватылып калса, кайнар чәй—әҗәл даруы инде ул. Сезне фатирга урнаштырдылармы, әллә вагонда гына яшисезме? —Уразайдан килеп йөрибез. Төшке ашка кайтып вакыт әрәм итәсе килми. Чәй белән котылабыз. —Актаныш чәе—тәнгә сихәт.. Суны беренче скважинадан алдыгызмы? Миңа да салыгыз әле чәегезне! Әмир министрга яшел калай кружка белән чәй салып бирде. Министр, иренен пешермәскә тырышып, кружка читенә өрә башлады. —Кар чәе бу,—диде Әмир, читкә карап. Министр бер мәлгә сискәнеп китте, ләкин үзен бик тиз кулга алды һәм еш-еш өрә-өрә бер йотым чәй йотты. —Актаныш кары! Бердәнбер стерильный район!—дигән булды министр горурланып. Әмир министрның шушы район кешесе икәнен белә. Шуна күрә «Актаныш» сүзенең аерым яңгырашында сагыну чалымнарын бик тиз тоеп алды ул. —Ник чәегезгә суны беренче скважинадан гына алмадыгыз? —Сүндердек без аны. Рубильник куярга багана утыртырга тиешләр иде. —Кунакка да чәй ясагыз! Ятманскийның кружкалы чәйне чирканып кына тотуын күргәч, министрның йөзендәге елмаюы юкка чыкты. —Җирәнеп эчмәгез! Шушы егетләр кебек сау-таза булырсыз. Бу системада үзем эшли башлаганнан бирле берәр бораулау остасының салкын тидереп авырып ятканын хәтерләмим мин. Ә сезнең борынга машина миченең җиле дә ярамый. «Алай, бу симез борынга томау төшсә, кулъяулык урынына тастымал йөртергә кирәктер», дип уйлап куйды Мәдияр. Министр Актанышка кунарга кайтмаган иде, чәйнек тирәсендәге әңгәмәне бик тиз генә эшлекле сөйләшүгә борып җибәрде. —Ятманскийның иркенләп чәй эчәргә вакыты бар Сезнең янда кала ул. —Бөтенләйгәме? —Икенче скважинаны бораулаганны башыннан ахырынача үз күзләре белән карап торсын. Өскә чыккан балчык катламнарын бергә җыйсын. Бөтен вак-төяк эшне ана әйтеп эшләгез. Язып барсын. Бигрәк тә тирәнлек мәсьәләсен, су катламының калынлыгын. Ну сезне өйрәтәсе юк. беләсез инде Юкса сунын азлыгына ышанмый ул Дөресен генә әйткәндә, мин дә ышанмыйм. Агыйлел. Кама. Ык. Сөн елгалары бассейнында утырган тиеи]НЫШНЫН Ка^ СЫ генә тишсән дә. су фонтаны бәреп чыгарга —Беренче скважинада безнен гаеп юк Җир астының министрларга да буйсынмый торган катламнары бар күрәсен —Иә. ярый.—диде министр, эчелеп бетмәгән чәен кар өстенә куеп — Сөйләштек, аңлаштык. Ятманский кунакханәгә урнашыр Оешмалары бай. түләп торырлар Көн саен алып-килеп йөрерсез. Хәтта дизельне дә аннан башка кабызмагыз Хушыгыз! Киткән чакта министр егетләргә тагын кул биреп чыкты Фазыл үзе дә сизмәстән, йола кушканча күрешеп: -Мин Фазыл булам!»—дип ычкындырды «Нихәл, Фазыл?!»—диде ана министр. «Я» дигәне югалды әүрүз кышны сындырды. Актанышка мәңгегә дип урнашкан салкыннарны кыйбла яктан килгән дымлы җилләр куып гараггы Кар тузаныннан өелгән көртләр, әкренләп пакьлеген югалтып, ярмаланды Кар аегына төшкән гөрләвекләр кичке кыркулыкта югалып калалар да иртән, кояш белән бергә торып. Агыйлел ягына йөгерәләр һәм көннән-көн куәтләнеп, быелгы кышнын кире кайтмаслыгына инандыралар Язнын һәрьяклы һөҗүменә түзә алмыйча, кар катламы бөтенләй сызып, күз алдында юкка чыкты Көз көне үсүдән туктаган клевер толымнары яшәреп, тургайларны үтенә җыйды Вышка эчендә квадрат валнын шалтор-щолтыр килеп әйләнүе куркытты бугай аларны Чөнки чакырылмаган арбалар. вагоннар, машиналар, чокырлар һәм скважиналар узган елгы гу ргай оялары өстендә rue Тургайлар сер бирми - алар җылы дәүләтләрдән яна гына килгәч. Актанышны сагынып кайтуларын яшермичә, баш өстеңдә сөен.»-сөенә сайрашалар Өч игезәк кебек өч скважина борауланды Өчесенен дә язмышы бер— тирәнлекләре тигез, катламнары уртак, су чыгышы секундына нибарысы литр ярым Казан инженер-төзүчеләр институтының гидрогеологлар бүлеген тәмамлап, ун ел эчендә баш проектчы дәрәж.»сенә үсә алган Ятманский үз гомерендә беренче тапкыр шушындый озын командировкада иде Ул «сакау пәпә» кебек кыланды, артыгын ишетмәде, егетләргә кушылып сөйләшмәде Йөзен һәм тавышын яшерергә теләгәндәй гел читтә йөрде Бораулау барышында гына жиннәрен сызганып, жир астыннан циркуляция белән чыккан боламыкка тыгылып балчыкларны капшады Үтелгән метрларны язып барды Долото тирәнгәрәк төшкән саен үзенен гаебен танып, җавап тотарга әзерләнде Ләкин Әмир ана хөкемдар түгел Татарстанда борауланган барлык су скважиналарының проектын түрә буларак раслаган Ятманский беренче тапкыр жинелү кичерде Дөрес, төзелгән проектларнын җир астындагы чынбарлыкка туры килмәве—ул моңарчы нарат урынына киселгән чыршы кебек кенә бик гади кабул ителә иде Тирәнлеген үтеп китсән дә. суы азрак булса ла, ул скважиналарны колхоз җитәкчеләре сөенә сөенә кабул игә. процентовкаларда күрсәтелгән сумманы артыгы белән түзәргә риза Ә монда, клевер басуында, тургай оялары өстендә. Кама сусаклагычы дәһшәтеннән качкан Актаныш халкы өчен яна шәһәр төзелә Димәк гомер буе атау чишмәләрдән кәүсәр эчеп үскән халык яна хрыны күчеп утыргач, җитмәгән суны юан торбалар белән Агыилеллән китереп эчәргә тиеш Н Ятманский ашалып бетмәгән сарымсакларын, юылмаган оекларын юлкапчыгына тутыргач, язгы челләдә кышкы киемнәренә төренеп, Казанга кайтып китте Шушы китүеннән сон яңа проектларда Ятманскийнын «Я» дип башлана торган имзасы башка хәрефләр белән алышынды. Сикереп суларга төшәрсең... инзәләдәге Ык күпере сүтелгәнче дип, Актанышка тагын ике бригада җибәрделәр Бүленгән акча ахырынача тотып бетерелсен өчен унҗиде скважинаны да борауларга кушылды. Ләкин бу инде эш түгел—ә кирпеч сугу ише ярыш кына иде. Өч җирдә өч агрегат тәүлекләр буе казый торгач, унҗиденче скважинага насос төшергәндә юл читләрендә тузганаклар чәчәк ата башлаган иде инде... Янгын сүндерүчеләр каланчасыннан күзәтеп торган диярсең, вышкаларны егып, кәрваннарны Казан ягына борып куйгач, клевер басуының исән калган бер төшеннән Галимжанов пәйда булды. Ул инде жәйгә күчкән— кыска ак плашынын төймәләрен ычкындырган, чүпрәк козыреклы ак кепкасын кулына тоткан. —Тагын беразга гына соңарсам, күрми каласым икән үзегезне. Казанга китеп барышыгызмы9 Барыбер Минзәләдән кире борылып кайтыр идегез. Ык күперен сүткәннәр анда, ташу хәйран көчле быел. —Ике ай өйдә булган юк. Без хәзер нишләргә тиеш?—диде Әмир Галимжановнын хәбәрен хәвефкә юрап... —Бүген-иртәгә самолет килергә тиеш әле. Агрегатларны шушында гына калдырасыз да, очып кына кайтып киләсез. Сезнең начальство белән телефоннан сөйләштем мин бүген. Өч бригаданы да отпускыга чыгарырбыз,— диделәр,—Әмирләр ашыкмаса да ярый—Актаныш авылларыннан бик күп заявкалар бар, диләр. —Начальство үзе килсен дә борауласын. Мин бу сөргеннән качам —Кача алмыйсың әле, самолет өчләр тирәсендә генә килә. Хәзер бөтенебез дә җыелышып ашханәгә төшәбез. Анда сезнең өчен махсус өстәл әзерләнде. Хөрмәтләп озату мәждесе... —Хөрмәтләп озатырлык эш эшләмәдек лә. —Борчылма, Әмир, су аз чыкты дип, хәсрәтне үз өстенә алма. Бездә һәр эшнең үз министры бар, Яна шәһәрне сусыз калдырмаслар... Ә Казаннан самолет килмәде. Дөресрәге килде ул, Актаныш аэродромының болынлы полосасы «ИЛ-14» төшеп утырырлык нык булмагач, 36 пассажирына район өстен ике тапкыр уратып күрсәтте дә, киредән Казанга алып китте. Сап-сары чәчәк аткан аэродромның тузганагы өлгермичә һава юлы ачылмаячак. Җирле халык өчен яңалык түгел инде бу. Аларның юл өзеклегенә исе китми. Актанышның ярты халкы шушында гомер бакый яшәп, Казанда гупчым булганы юк әле һәм бер күрмәгәч, Казанны сагынмыйлар да. Бораулаучылар гына менә Актаныш басмалары санынча сүгенеп, язгы Агыйдел кебек ярсып, Бәкилде бакалары кебек туктаусыз зарланып, Казанга кайту әмәлен эзләделәр. Чөнки анда тиздән получка көннәре, чөнки анда һәркемне шифалы су эчеп үскән үз Суфиясы көтә... Кунакханәдә яшәп торыгыз, Бөгелмәдән «вахта» вертолетлары килми калмас, үзем берәмләп озатырмын дисә дә, Галимжанов егетләрне кайту уеннан кире күндерә алмады. Ә кайту юлы бар—боз өстенә су төшкән Агыйдел аша ул. Әҗәкүл артында юл өзелде. Боз аркылы салынган җәяүле кичү юылган. Ике яр читеннән инеш булып су ага. Уртада боз бүрткән—агым уңаена ярыкланып буеннан буена кабарып тора. Тагын бер-ике сәгатьтән буаз елга бәбиләр дә боз астыннан нарасый Агыйдел туып, тирә-юньне шаулатып аваз салыр... Зурларны ун сумга, балалар туры килсә, өч тәңкәгә җилкәсенә М салып, теге якка ташып кәсеп итүче кайчандыр Әмир искә алган теге агай әзмәвердәй тугыз килмешәкне күргәч якын килмәде Алла сакласын, сыртына утырып йөрергә иренмәсләр, өерләре белән булгач, акча да түләмәсләр, җитмәсә ауга йөри торган озын кунычлы итегенне салдырып ялан тәпи калдырып китәрләр, дип уйлады бугай ул — Бил тинентен чишенеп, боз өстеннән яланаяк чыгабыз да. теге ярда коры киемнәрне киябез,—дигәч, Әмиргә халык дошманына караган ише акайдылар Ләкин бердәнбер юлнын шушы икәнен аклагач, язмыш белән килештеләр Гомергә гарип калдырырдай бозлы суны кичәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр чынлап та мөһимме сон дип. тагын бер кат утырып уйлансалар, бәлки тугызы да кире Актаныш кунакханәсенә кайтып егылырлар иде. Юк шул, кайтыр юлга чыккан егет уйлый белми, ул алга ыргыла гына белә. Ф~-.ыл гына: —Әйдә, калыйк, Мәдияр, яз көне кайда да рәхәт Юл өзеге беткәнче яшик шушында,—дип әйтеп караган иде. ләкин Мәдияр икеләнмәде —Ростовка барасым бар Йә алып кайтам Галяны. йә бөтенләйгә араны өзәм!.. Алар, урам аша чыккан ясле балалары кебек бер бауга тезелеп, бозлы суны кичтеләр... Яр читенә чыгып басканда Фазылнын табан асты ут булып кызган, җир салкынын да тоярлык түгел иде. Ул Агыйдел өстенә борылып карады, аннан Әжәкүл пристанен. Актаныш авылын күздән кичерде—барысы да Фазылнын китүеннән боегып калалар сыман Әнә. Кашлакта Актаныш басмаларын кояш киптергән Шул басмалардан менеп, аэродром читендәге иске юлдан йөгерсән. чуерташ сибелгән кабартма юл сине туп-туры Аккүзгә— Әлфинә янына алып барачак Нишләп сон әле Фазыл яшәешләре, күп очракта холыклары, үткәннәре һәм киләчәкләре белән бер-берсенә аерылгысыз охшаш зимагурларга тугызынчы кеше булып иярде9 ' Фазыл беренче булырга тиеш! Ул Әмир язмышын да. Гамил. Сәләхиев, Антонов. Кислов язмышын да кабатларга теләми! Фазылнын киләчәге бөтенләй икенче ярда Фазыл, киемнәрен кабыл-тибел йомарлап, әле генә кичеп чыккан бозлы суга сикерде. Буаз Агыйдел тулгагын тыеп көтә иде аны Фазылны бәхетле ярга чыгарганчы гына түзәрлек иде әле бозлы кичү Егетләр күкшегән аякларына коры оекларын да кияргә онытып Фазылны күзәттеләр Аның теге ярга исән-сау чыгып җиткәнен күргәч, кинәт айныгандай булып, егетнең олы мәхәббәте өчен сөенеп куйдылар... "Милый мой"... ызлар белән танышканда егет кеше иң әүвал өч сорауга жавап эзли: «Исеме ничек? Кайсы яктан9 Шәһәрнең кайсы төшендә тора?» Шушы өч сорау алга таба дуслашканда тел ачкычы буларак кирәк. Беренче сорауның бурычы билгеле инде—кызлар егетләр авызыннан үз исемнәрен еш ишетергә тели Бер дә белмәгән кызга: «Ниме, син теге ■> дип ым кагып утырганчы «Әлфинә'» дип. йә булмаса «Язи лә’»»Галина'» дип дәшсәң, алар кулга тизрәк ияләшәчәк Ияләшергә теләмәгән кызлар исә исемен яшерер, бәйләнчек егетләрдән котылыр өчен хәтта үзенә ялган исемнәр дә уйлап табарга мөмкин Монысы булды—бер Икенче сорау кызның кайсы якта туып-үскәнен чамалап, мәхәббәтнең географиясен кинәйтер өчен, таныш атамалар, уртак дуслар эзләп, якташларча кыланып кыз белән җинелерәк уртак тел глоар өчен кирәк Бусы әлләни катлаулы түгел. Сирәк-мирәк кенә кулына гәзитә тотып, радиодан сонгы хәбәрләрне тынлап барсан «Беләм мин ул авылны, ишеткәнем бар!».-дип теләсә-кайсы төбәкне туган ягына гин итеп искә төшерергә була Икенче сорауның хикмәте шушы Ә инде өченче сорау К яна танышкан кызыңны очрашудан сон өенә озатып кую проблемасын үз эченә ала. Әйтик, син Киндерле саласында яшисен икән—Дәрвишләр бистәсенең кызын эзлә. Савин бистәсе егетләренә Квартал. Үзәктән, Бишбалта кызлары белән танышу хәерлерәк. Бер дә булмаса. Социалистик шәһәрчек кызлары да ярап тора. Ә инде «Горки»да яшәп, «Жилкаода, «Мирный»дан килеп «Телевышка»да кызлар сөеп йөрсән, тиз коелып бетәрсең. «Яна Бистә» егете «Чыңгыз» бистәсе кызын өенә илтеп, янәдән үз тулай торагына кайтып егылганда мехчылар фабрикасы беренче сменага дип яшел капкасын ачып куйган була. Төнге юлларнын хәвефлелеген, безнен шәһәр транспортының дөньяда бер кәйсезлеген дә исәпкә алсанкайда яшәсәң, шуннан берәр кыз табарга тырыш инде, агайне, кавышып яши башлагач, хатын була ул шунда... дип кинәш бирерләр дөнья күргән агайлар. “Яшь чагым кире кайтсамы?! Бу әбиеңнең кайда торганлыгын сораган булыр идем башта.. Бәлки исемен сорауга чаклы барып та җитмәс иде"...—дип тә өстәрләр өлкәнрәкләр... Ләкин ике генә түгел, яшьлек җиде тапкыр әйләнеп кайтса да, бер күрүдә гашыйк иткән кызларны эзләп җәһәннәмгә керергә дә әзер шул без... Кулга акча кергәч, кем нишли торгандыр, белмим, ә менә Мәдияр самолет билетына йөгерә. Әлбәттә, Мамадышның Шүләнгер авылына самолетлар очмый әлегә. Анын каравы «АН-24»тә ике сәгать буе канатлансаң— Ростов шәһәренә килеп төшәсең. Аннан 25 чакрымдагы Батайски шәһәрчегенә ярты сәгать саен маршрутлы автобус йөреп тора— ул нибарысы 25 тиен көмеш хакына ярсу йөрәкле татар егетен (Александр Матросов урамының 16 нчы йорты янына китереп куя. Шулай итеп, Савин бистәсе егете «Квартал» кызы белән Казаннын Химиклар мәдәният сараенда кино карап чыкканчы, Мәдияр инде Кавказ кепкасын киеп, хохол кызы Галина Осадчая янына килеп җиткән була «Арча кыры»нда яшәүче кызларны озата кайтырга иренгән «Танкодром» егетләре өчен Мәдиярның Галина янына йөрүе амбразура каплаучы Гафиятуллиннар. Матросовлар турында кино төшергән режиссерларның да фантазиясе җитмәслек батырлык, әлбәттә!.. Хохол кызы Галина Казаннын кайда икәнен белмәсә дә, андагы «СМУ Водстрой»нын кайчан акча алганын белә. Шуңа күрә айнын унысы җитте исә сагыну өянәге кузгала башлый: аяз тәрәзәләрдән үрелеп күккә карый— самолетлар очамы-юкмы? Капкадагы кынгырау төймәсен көнгә биш тикшерә— эшлиме-юкмы? Яна күлмәген киеп үзе чаклы көзге янында бөтерелә— Мәдиярга ошармы-юкмы? Чәч толымнарын сәгать саен бер капшар—гүя урынындамы-юкмы?.. Мәдиярның получка көне—Галина белән күрешү көне. Айдан айга кичегеп әллә нидә бер очрашкач, күрешү көннәрендә бәйрәмнәр дә күченә—югалып кала. Шуңа күрә Мәдияр килгән саен йә үткән бәйрәм белән котлап, йә якынайганы белән тәбрикләп бүләк тоткан булыр, Галина ул бүләкне рәхмәт әйтеп алган булыр. Аннан сон алар Батайски шәһәрчегенең бердәнбер мактаулы урыны—«Красный сад» ресторанына кереп утырырлар. Өч сәгать буе күзгә-күз карашып та ныклы карарга килә алмыйча, Мәдияр өйләнмәгән егет булып, янә Ростов аэропортына китеп барыр. Галина исә кияүгә чыгарга теләп тә сөйгәненә тагылып китәргә кыймаган шартлы кәләш булып, айнын уннары җиткәнче тагын көтә торыр. Дөрес. Мәдияр килми калган айлар да күп булды, кырда эшләгән кеше завод эшчесе кебек сәгатьләргә буйсынып яши алмый шул ул. Мәдияр югалса, айнын унбишләрендә Киндерле бистәсенең «Водстрой» урамындагы тулай торагына хат килеп төшә: «Милый мой. Мадиярчик? Жив ли ты, мой ангелочек?!» «Милый мой» дип, Галина кебек ягымлы итеп, бер генә татар кызының да әйткәне юк әле Мәдиярга. Казан кызлары анын матур исемен бозып, «Икарус» автобусы ише «Мадьярчик» дип дәшәрләр, маржа кызлары өчен ул Миша гына... Ә Галина исә хат язганда гына түгел, күрешеп сөйләшкәндә дә жае чыккан саен «Милый мой. Мадиярчик» дип иркәләргә тырыша. Мәдияр кечкенәдән кызлар арасында үсте. Клубка чыгып торасы юк— өендә дүрт апасы үсә. ул дүрт кыз янына жае чыккан саен ким дигәндә дүрт иптәш кызы килә булыр. Күп балалы өйгә кеше күпме булса да сыя бит сон ул. Ялгыз балалы гаиләләргә генә беркем керми, кич утырмый—өй эчләрендә тәртип, җиһазлары жыйнак. урын-жирләре пөхтә, идән уртасына бассан, табан эзенә чаклы күреп алалар, хужалар авыр сулый, ачык йөз күрсәтми Ә күп балалы өйдә көн дә бәйрәм, көн дә җыен Мәдиярның апалары: Энже. Мәржәния. Зөбәржәт. Алмазыя. Инде Мәдиярга да үзе туганчы кызлар исеме табып куйганнар иде—Рубинә атлы буласы иде ул. Асылташлардан муенса тезгәне өчен «Малай ясау кулыннан килми!» дип, Ярулланың күзен ачырмадылар. Жае килгән саен кызларының язмышын мәзәкчә юрарга тырышып үртәделәр, исерек кияүләр, уйнаштан туган балалар, «төнге күбәләкләр» турында имеш* мимешләр телгә керсә, гел Яруллага таба борылып сөйли торган булдылар Бер кыз бала, бер малай житә иде Яруллага 'Тукта, чү. монысы малай булмасмы...”— дия-дия, дүрт кызый алып кайтырга туры килде Малай дигәч тә ышанмый торды Ярулла, роддом бусагасын атлап чыкканчы ук ак биләүне сүггереп. нарасыйны жентекләп карады—чынлап та Рубинә буласы дигәне малай кеше иде—бөтен нәрсәсе дә үз урынында! Хәтта йөзлеге дә бар! Яруллага яшәү көче өстәлде, гәүдәсе тагын да турайды, йөзенә елмаю кунды Гәрәбәне төенләп, асылташлар арасына төймә таккандай, малайга Мәдияр дип һич кем өметләнмәгән исем куштылар... Апалары бәләкәч Мәдиярны курчак итеп уйнадылар, чәчәкле-чуклы күлмәкләр тектеләр, укалы калфак кидерделәр, ул уканын ялык-йолык килеп торуы малайга сокланып вә гажәпләнеп караучы күрше-тирә апаларның каты күзеннән сакларга тиеш Мәдияр елый башласа—Энжедән Мәрҗәнияга. Зөбәрҗәттән Алмазияга күчә. Кулдан кулга йөреп алҗыгач, елаудан туктарга мәҗбүр була Мәдияр киеп туган йөзлекне бөкләп, апалары чиратлашып чәч толымы астына тагып йөрде «Сөйдергеч» тагып йөргән көннәрдә алар үзләрен Шүләнгернен иң сөйкемле кызы дип хис итәләр иде Нәни чакта малайның кыз туганнардан исеме генә аерылып торды Ул апалары белән бергә ашады, бергә уйнады, бергә йоклады, мунчага да бергә керде. Бер көнне тимер аяклы чанасын өстерәп кайткан җиреннән Мәдиярны әнисе тотып алды. —Бар. улым, мунчага йөгер, сине юындырыр өчен апаннар чыкмый тора, ис тидерә күрмәсеннәр Мәдияр күп тә уйлап тормастан. тунып бөкшәйгән бармакларына сулыш өрә-өрә мунчага чапты. Килеп керүенә, юынган җирләреннән бүленеп апалары аны чишендерергә кереште. Энже бозлы бияләйләрне таш өстендәге бауга элде; Мәрҗәния карлы пәлтәсен салдырып, кадакка элде; Зөбәржәт юеш бүреген селеккәләп. тәрәзә төбенә куйды (уз аны мунча эче бераз караңгылансын дип шулай эшләде, юкса кызлар тәненә яктылык артык мул төшә); Алмазия бозланып каткан итекләрне мич алдына тезде Суыктан күшегеп, кисәк кызу мунчага кереп чишенгәч, малайнын рәхәттән шаярасы килде Ул салкын кулын тизрәк җылытыр!а теләп Энҗенең кайнар биленә үрелде Энҗенең мунча төннегеннән ишетелерлек изеп чәрелдәве—күл салкыныннан чирканудан гына түгел, кытыгы килүдән дә иде Зөбәрҗәт апасының кендегенә бармак тыккач малайны ләүкәгә төртеп менгерделәр. —Дәү апаның тәне җылырак.—дип тәтелдәде Мәдияр —Чабынган арты шулайдыр —Син дә минем кебек—чабынырга яратмыйсың ич. —Каян белим. Алайса, әнә, нәни апаннын тәнен тотыл кара. —Нәни апайнын имие минеке хәтлек кенә. —Гел безгә ияреп үссән, синен имиен дә кызларныкы кебек булып үсәр әле. —Үсми! Мин—малай кеше! Малайларның чәче дә озын булып үсми, имчәге дә юк. —Теле генә үсәме? —Теле түгел инде, бакбагы үсә. —Ләүкәңнән егылып төшә күрмә, хөрәсән! Телеңә бака ябышыр. —Кая? Нинди бака?! —Ике аяклы, ике куллы—ләүкәдә утыра. —Мин бака түгел сезгә!.. Дәү апа, бармакларым сызлый... —Кайнар таш тотып утыр. —Алып бир... Теленә салынган шул көннән башлап апалары Мәдиярны мунчага ияртмәде. Әтисе белән йөри башлады. Ярулла улын юындырып чыгара да үзе әниләрен көтеп кала иде. Йокларга яткач та, Мәдиярны уртага түгел, ә агач сәкенең кырыена- нәни апасы белән стена арасына сала торган булдылар. Кайвакытларда ул апаларынын йокыга киткәнен көтеп тора да, ияләнгән урынына— Энҗе белән Мәрҗәния арасына кереп ята. Ләкин күп чакларда апаларынын йокыга киткәнен көтеп тора алмыйча, яткан җирендә үзе оеп китә иде.. Гел кызлар арасында үскәнгәме—Мәдиярның төшенә хур кызлары еш керә иде. Төн саен керә торган андый төшләрне әнисенә сөйләп тә арды инде ул. Хәзер сөйләми, җавапларын алдан ук белә имеш: «Тавык төшенә тары кергән—чыпчык чүпләп бетергән...» Ә төшләре матур Мәдиярның... Каф таулары артында җәннәт бакчасы күренә, имеш Капкасы бикле. Йозак алкасына: «Урын юк» дип язып элгәннәр. Җәннәт каравылчысы Мәдиярга бармак яный: «Сина түгел, председатель малайларына да урын юк әле монда!»—ди. Мәдияр озак уйлап тормый— капкадан читтәрәк бер койма тактасын кубарып, шуннан җәннәт бакчасына кереп китә. Керүгә урам-урам алма агачлары, хөрмә, кара җимешләр арасында кала. Алмага үрелгәндә генә Мәдиярны ак күлмәккә төренгән бер кыз эләктереп ала. «Син кем?»—ди ул, Мәдиярны шундук кысып кочаклап. «Мин—Ярулла малае Мәдияр! Ә син үзең кем?» «Мин—синең хур кызың. Икебезгә тиешле бакчаны саклыйм». «Әти әйтә, хур кызлары егет саен җитмеш җидешәр тиеш, ди». «Әгиен дөрес әйткән». «Алайса калганнарыгыз кая?». «Сугышта бик күп ирләр үлде. Хур кызлары җиткереп булмый. Китимме, янында калыйммы?». «Кал. Түлке ул хәтле кысып кочаклама». «Бүген оҗмахка имән утыны яктык». «Исемен бармы синен?» «Галя». «Хур кызы маржа буладимени?!» «Марҗа да, поляк, румын, немец, француз кызлары да бар монда. Үзеннен исемен дә венгрлардан килә.» «Әти кушкан. Сугыштан ишетеп кайткан.» «Мадиярчик, милый мой!» «Кочаклама дим шулхәтле! Пешеп үләм ич инде...» Мәдияр нәни апасының куенында тирләп-пешеп уяна. Ләкин шушы рәвешле төш мичкә имән утыны якмаган көннәрдә дә, ялгызы гына йоклаганда да кабатлана торган иде. Шүләнгердә татарлар гына яши. Мәктәпне тәмалап чыкканчы рус кызлары күрмәде ул. Хәтта җәйге каникулларда булсын, озын бәйрәмнәрдә. сабан туйларына кайткан кунак кыхтар арасында да Галя исемле кыхтар очрамады ана. Батайскида бораулау осталары әзерли торган мәктәптә укыганда Мәдияр геология укытучысының фамилиясенә игътибар итте Хикмәт шунда Мәдияр укудан бушаган чакларда тулай торакта туган якларны сагынып, озын төннәр кичерүе жинелрәк булыр дип. Г Әпсәләмовнын «Алтын йолдыз» романын үзе белән алып килгән иде. Ростов өлкәсендә Казан егетенә башка татарча юаныч булмас диде Татарча тапшыруларны, копертларны. гәзит-журналларны. хәтта ана телендә сөйләшүләрне сагынган саен әлеге романны укый торгач, китап бик тиз укылып бетте Әллә әсәрне артык яратып укыганга, әллә сирәк очрый торган фамилия булганга—белмәссен—бер батыр исендә калды Геология укытучысыныкы кебек үк фамилисе Осадчий иде анын Мәдияр айлар буе дәшмичә йөрде дә. практик дәресләрнен берсендә «Ростовдонводсгрой» полигонында жир токымнары өйрәнгәндә, егетләрнең тәмәке тарткан тынлыгыннан файдаланып, унаисыхтанып кына сүз башлады. —Сергей Иванович, сез сугышта булдыгызмы'.’ —Әйе, башыннан ахырынача, жинеп кайттык,—диде Осадчий, сорауга педагокларча төгәл жавап биреп —Карелия фронтындамы? —Әйе ..—диде педагог, бу юлысы туры сораудан сагаеп —Татарлар бар идеме сезнен белән9 —Күп иде татарлар Тик, энем, мин сине анда хәтерләмим,—диде Осадчий сүзне уенга борырга теләп. Сергей Ивановичның елмаюын көтеп торган егетләр шаркылдап көләргә тотынды —Ә минометчы, военкор Абдурахман Абсалямовны хәтерләмисезме.’ — Икебезнең бер котелоктан похлебка чөмер!ән бар Егетләрнең көлүе кинәт өзелде. —Сергей Иванович, сезнең турыда роман укыдым мин. Татарча инде, билгеле, әгәр кызыксынсагыз, сезгә кагылышлы урыннарын русчалап сөйләп бирермен —Рәхмәт, әлбәттә. Ләкин автор мина ул романның русча басмасын шәхси имзасы белән үзе җибәрде инде Теләсәгез, күрсәтә алам. Исәнме әле ул язучы Абдурахман? —Исән, әле безнең авылга очрашуга да килгән иде Ябыккан, авыр сөйләшә. -Яшь чагында да шулай чандыр иде лә ул. Трофей тушенкалары да тазарта алмады аны Ә сез бүген кич килегез безгә Өебезне бөтен кеше белә— мәктәп урамында гына. Матросов—уналты булыр Сергей Иванович безнен Мәдиярны зурлап кунак итте Озатканда: “Теләгән чагында килеп йөр",—дип. чын күңеленнән чакырып калды Шушы мәктәтә егерме биш ел укытып. Татарстанның ел саен берәр егетен күреп, әле һичкемнең бу темага сөйләшү башлаганы юк иде Мәдияр Осадчийнын ин изге хисләренә эндәште, сагындырган фронтовикларын исенә төшерде, аны белгән командирдан сатам китерде һәм шуңамы. Мәдияр!а ул- язучының малаен күргәндәй сөенде Сергей Иванович үзе генә түгел, сугыштан исән-имин саклап алып кайткан мәхәббәтенең җимеше, бердәнбер кызы —Галина Осадчая да сөенде Кыз Мәдиярны батыр татарларның кавеме дип кабул итте [длина Мәдияр кебек сугыштан сон бер ел үтүгә үк гуган бала. Ул яследә концертмейстер булып эшли иде. Өйгә кайткач, бала-чага чыр- чуыннан котылган кызып өйне уртада калдырып җәелгән егерме сутыйлы бакчада әтисе утырткан груша, слива, алма агачлары арасында ял игә Кичләрен урамга чыгарга бик яратмый, чөнки ел саен, октябрь аеннан май ахырынача СССРнын бәген тишек-тошыгыннан у кыр! а дип җыелган рабочий класс Батайски урамнарына хуҗа була Гаиләләреннән. өйләрен нән, илләреннән-жирләреннән вакытлыча ирек яулаган ирләр күңел ачарга тели, һәм Галина алардан күпме генә сакланмасын, барыбер бер татар егетенә килеп капты. Галина—үзендәге мәхәббәт газапларын, яшьлек дәртен, сафлыгын, аклыгын беркемгә дә әрәм итмичә, хисләрен таушалтмыйча—кул тидертмичә саклый алган кыз—Мәдиярга кинәт ышанды. Егетнең татарлыгына исе китмәде анын, русчаны шәп белә ул. Йөзе—ясмык төйгән нәмәрсә—чын рус халкына хас чырайлы, амбразура капларлык киң җилкәле... Мәдияр укулар бетәр алдыннан көн саен килде. Килгән саен бер сүз кузгалды: «Әйдә, язылышыйк, китик Казанга. Ростов белән ике арада ике сәгать ярымлык юл Мин Казаннан Шүләнгергә дә дүрт сәгать кайтам. Әйдә, икеләнмә...» Жавап та гел бер үк иде: «Ашыктырма. Килер бер көн, чакырганыңны көтмичә үзем барып төшәрмен!» Ләкин еллар үтә торды, «ул көн» һаман килмәде. Мәдияр Казанга кайту белән тулай торакка йөгерә, бүлмәнең астын-өскә китереп хат- мазар, йә телеграмма-фәлән эзли. Ул югында килеп, вакытында тапшырылырга онытылган нәрсә карават астында аунап ятадыр кебек. Галина Осадчая хат язмады, ашыгыч хәбәр җибәрмәде. Мәдияр килгәнне дөрес кенә көтеп тик ятты. Татар илен үз күзләре белән күрмәсә дә, бик яхшы беләдер кебек иде ул. Чөнки әтисе жае килгән саен, сугышны искә алган саен, татарлар турында искә алмыйча калмый торган иде. Карелия якларында сугышып йөргәндә буран чыгып кар күмсә дә, бүрәнәләр шартлап чатнардай суыкларда колак кикрикләрен уч төбе белән җылытканда да, ерып чыккысыз бөркү урманның канэчкеч озынборыннары белән сугышканда да язучы Абдурахман сугышчы дусларына: «Карагыз әле бу әкәмәтне, нәкъ безнең Татарстандагы кебек!» дип мактана торган иде. Шуңа күрә Галина Мәдиярның туган ягын, кышын—коры суыклы, җәен исә бөркү эсселе, черкиле урман арасындагы кыргый яклар итеп күз алдына китерә иде. Ә Ростов якларында, Галина туып-үскән Батайски каласында кыска һәм йомшак кыш, җылы һәм озын җәй, коры көз, чәчәкле яз гына. Урам уртасында матурлык һәм күләгә өчен тал, юкәләр түгел, ә груша белән сливалар үсеп утыра. Аларны беркем сакламый, беркем сындырмый, җиләк-җимешләрен пешеп җиткәнче үк өзеп таптап йөрми. Мәдиярның Шүләнгерендә һәр алмагач-чияне чәнечкеле тимер чыбык белән урап, төбенә бозау чаклы эт бәйләп куй—барыбер урлап китәләр. Татар арасында туып-үсеп яшәгән Мәдияр Галина өчен менә шушылай самолет белән очрашуларга гомер буе йөрергә әзер, әмма хохоллар арасына бөтенләйгә күчеп, Ростов якларына йортка керергә әзер түгел... Монын азагы булачак әлбәттә, кыз баланын һәрнәрсәгә вакыты чикләнгән. Ул эчтән яныпкөеп кемнедер сөеп йөри ала, ләкин гомер буе түгел. Армиягә киткән егетен көтә ала икән—ул кайтып башкага өйләнгәнче генә; вәгъдәләшкән кешесенең вак-төяк мәшәкатьләрдән котылып кавышыйк, дип тәкъдим ясаганын сабыр гына көтеп йөри ала, ләкин кырык яшькәчә түгел. Чөнки хатын-кыз яшьләй сөйгән ярын онытып торып, армиядән кайткан егетеннән качып, гомер буе Мәжнүн булырга вәгъдә биреп өйләнергә кыюлыгы җитми йөргән ярәшелгәнен куып җибәреп һич көтелмәгән берәү белән язмышын бәйләргә мөмкин— бала табу хакына! Хатын-кызның ана булу теләге мәхәббәт эзләүдән көчлерәк. Бала хакына ул Хәлиленнән, Таһирыннан, Мәҗнүненнән һәм Мәдиярыннан баш тартырга мөмкин. Яраткан кешеңне эзләп табу җинел түгел. Ләкин саклап калуы тагын да кыенрак. Мәдиярның Галинага өметләнер көннәре санаулы. Белми түгел, белә ул моны Хәтта күңеленнән генә бер хәйләсен дә корып куйды Галина янына иркенләбрәк кайткач, ул яшәгән якта язылышырга. Ростовнын «Кавказ» ресторанында шаулатып туй үткәрергә, вахта ысулы белән Себердә эшләүче татар нефтьчеләре кебек Ростовтан Казанга (Актанышка дисәк төгәлрәк булыр) кайтып- китеп эшкә йөрергә. Галинаның буйга узганын көтәргә. Инде ул корсак ялына чыккач, минем туган якларны да күреп килик, дип. Шүләнгергә алып кайтырга.. Бала Шүләнгердә туарга тиеш Бала туган жирдә тамыр жәюе жинелрәк Әгәр инде руслар белән аралашып яшисем килә дисә. Мамадышка күчеп яшәргә була.. Мамадыш саласында урыстан күп кеше юк... Бораулау агрегаты Актанышта бер айга бүленеп калгач. Әмир Әшрапов бригадасын мәжбүри ялга җибәрделәр. Мәдияр—тагын Ростов самолетында. Гашыйкларны кавыштыру өчен егерме биш сумлык билет та житә икән бит, әй! Кияү куенындагы кыз кем була? ирнен туңдырмасы эреде Табигатьнен холкы тәүлегенә ике-өч тапкыр үзгәреп тора Якты көн эчендә кышы. язы. жәе— -ж _Ж_ Т^эчәүләшеп тәхет бүлешә Бит алмаларын чеметерлек иртәнге дымлы салкын ашыгып туган каз бәпкәләре өчен ашыгып шыткан чирәмнәрне әрәм итә инде дигәндә генә Агыйделнен аръягыннан кояш килеп чыга да кыш чалымнарын жиргә сылый Жирнен юеш бишмәте күзгә күренеп кибә башлый Кар өемнәре арасында тунып яткан гөрләвекләр, кояшка чыгып жылынгач, елга-елга булып уйный Әнә. чик буйлатып, кырыйдан-кырыйлан гына Сөн гөрләвеге Агыйдез ташкынына ашыга Вак инешләрне үзенә сыйдыра алмыйча тармакланган Шәбез гөрләвегенең берсе Чулманга төшеп бара Ык елгасына охшаган гөрләвек диңгезгә кою өчен үзенә ин кыска юлны тапкан һәр гөрләвекмен үзенә хас борылмалары, бусагалары, ярлары, һәм хәтта чүп-чары бар Гөрләвекләр жир өстен бер кат юып чыккач, туфракнын суркыганын да көтеп тормыйча тузганак чәчәкләре кабына Сары төскә зәңгәр һәм кызыл төсләр килеп кушылыр Актаныш болыннарында печән диген нәрсә юк—монда тыгызланып үскән чәчәк тә чәчәк кенә булыр Фазыл үзен су уртасында. Актанышнын кеше яшәми торган бер утравында бүленеп калгандай хис итте Машиназар туктаусыз йөри алырдай тапталган юллан ике чакрым читтә, утсыз, сусыз һәм радиосыз калган бугай ул Дөрес, иртәнге гөрләвекләрне савып, бар кадәресе савыт- сабаларны тутырып куйган иде инде Фазыл Ут яктысы күрәсен килсә, машинаны кабызып, фара яктысында утырып була Төн куены кыркуланса, яшел вагонның чуен миченә ягып жибәрер өчен шактый гына торф брикетлары бар Ә менә олы юлнын өзеклеге кәефне борчый Кул астында сигез цилиндрлы двигателен нәрсәгә җигәргә белми торган машина барында утрау тоткынына баш иеп яту хурландыра, жанны үрти Олы юлнын икенче башында Аккүз авылы Әлфинә яз кояшына утыз чакрымга якынрак яши Ул әле Фазылнын Актанышта бүленеп калганын белми Белсә, бәлки бораулаучы егетнен юл өзеген сылтау итеп күрешерлек чара эзләмәвен һич гафу кылмас иде Фазыл үзе язны ашыктырырга тиеш.. Фазыл көне буе юлга әзерләнде Арбадан ун ы шар метрлы ике корыч аркан табып, су ташучы машинаның мичкә авызына урап куйды Ике тимер чөй. кувалда, тирән эчле һәм очлы көрәкләр, кунычы бот төбенә чаклы житә торган резин итекләрне мичкә читенә беркетезгән озын тимер сандыкка тутыр.лы Машинаның арткы көпчәкләренә чылбырдан үрелгән «күлмәк» кидерде Иртән иртүк, сыер савучылар гына капкадан чыгар чакта машинаны кабызды «Азга, язга таба!—диде ул үз-үзенә һәм машина, гөрләвекләр өстендәге юка боз тәрәзәләрне ватып, кышкы юл эзеннән азы юл ягына үрмәләде Көпчәкләр киезгә төрелгәндәй калынайды-канат астына сыймыйлар Клеверлы утрау Фазылны үзеннән җибәрәсе килмәгән кебек кылана -уз машинаны сумаладай балчыкка ябыштырып куймакчы. күчәр тиярлек буразналарга батырмакчы, сыек боламыкларда йөздермәкче. Двигательнең туктаусыз үкереп баруыннан кабинага кызган май исе тула, радиатордагы су кайнап чыгарга җитешә, алгы тәгәрмәчләр, һай, әкрен әйләнә... Кабинадагы кызуга кояш җылысы өстәлеп, инде кунак кызларның йокыдан уяныр чагы җиткәндә, Фазылнын машинасы күтәртелгән юлга менәм дигәндә, соңгы сазлыкны кичкәндә, кинәт радиаторга су чәчрәүдән сүнеп калды. Әгәр сүнмәгән булса, килгән уңайга шушы тизлеге белән такыр юлга менеп җитәсе иде югыйсә... Инде су чәчрәгән двигательнең кипкәнен көтеп утырырга кирәк Ык аша күпер сүтелгәч ерак юлга чыгардай машина күренми. Кем әйтмешли, бөтен транспорт язгы техосмотрга әзерләнә—ямыйсын ямап, буйыйсын буяп, майлыйсын майлап куяр чак. Тик торган машинаны боламык йота торды, кабынгач та урыныннан кузгалмыйча үкереп тик утырды.. Менә шушы минут өчен кирәк иде инде ул корыч арканнар.. Фазыл арканның бер очын арткы куш көпчәкләр арасына монтажка белән эләктерде, икенче очын машинанын алгы ягына сузып җиргә тимер чөй белән какты... Ике арканны ике яктан тарттырып куйгач, мичкәле машина рельс өстенә баскан уенчык паровоз сыман күренде. Ниһаять, двигатель кабынып машинага җан кергәч, бер урында бушка әйләнеп утырган куш көпчәкләр арасына корыч аркан урала башлады, уралган саен «уенчык паровоз» арканрельс буйлап тимер чөйләргә килеп терәлгәнче алга тәгәрәде. Олы юлга аяк баскач, Фазыл җиңел сулап куйды. Ул әле бер якны, әле икенче якны домкратка күтәреп, көпчәкләргә уралган арканнарны сүтеп алды. Юл читендәге карлы күлдән су ташып машинаны юды; комбинезонын, каеш итекләрен сандыкка бикләп, кабинадагы рюкзактан алып, теге ак кәчтүнчалбарны киде; тар якалы ачык сары нейлон күлмәк өстенә ап-ак галстук элде; очлы башлы ботинкаларын бәрхет кисәге белән шомартып, ниһаять ишек яңагындагы көзгегә үрелеп чәчен тарады— болай ничава кебек инде... Аккүз кызлары кызыкмаслык түгел. Туп-туры Аккүзгә кабаланып китеп бармады Фазыл. Актаныш почтасына телеграф белән җибәрелгән получкасын кереп алды. Аннан кибеткә юнәлде. Рюкзак тулганчы консервлар, прәннек, май, Актанышның икмәк заводы чыгарган конфет, ак күмәч, шоколад җыйды. Ике кило тынчыган селедка пакетына бәйләп бер кап Һинд чәе саталар иде, Фазыл алты кило балыкны алган җирендә үк ташлап калдырды һәм универмаг ишеге төбендә кәсеп итүче җирле чегән хатыныннан 100 тәңкәгә эре-эре чәчәкләр төшерелгән яшел төстәге шакмаклы япон яулыгы алып ак кәчтүненен куен кесәсенә салгач, Фазылга Иске Актанышта ямансу булып тоелды, су ташучы машина кабинасыннан ак галстуклар тагып чыккан шоферның ялтыравык ботинкаларын ләпеккә тидерергә куркып кына атлавын күреп: «Исәрме соң әллә бу?»—дип борыла-борыла карап калган түткәйләргә исе дә китмәде анын... Ашыга Фазыл, Әлфинәле язга таба ашыга. Аккүзнең ындыр табагы янында—таныш урында, озак көттермәде Әлфинә. Ниндидер биш минут эчендә килеп тә җитте—зәңгәр джерси пәлтә кигән; башында үзе бәйләгән йон калфак, аягында «чулки-сапоги» дип аталган биек үкчәле сыланып торган юка күн читек; кулында кар бөртеге сурәте төшерелгән зәңгәр бияләй... Фазыл, җиргә сикереп, Әлфинәгә утырырга булышасы иде, тегесе битеннән шөпшә куган кешедәй кулларын бутап такмакларга тотынды: —Берүк, кабинаңнан чыга күрмә! Кар бабай килгән дип балалар җыелмасын. Ончы Фәхри мәллә син?! Кабинага утыргач, Фазыл. —Нихәл син, Әлфинә,—дип сорап өлгердеме, юкмы, тегесе ашыктырырга кереште: ком СӘГАТЕ Машинанны өйдәгеләр күргәнче тизрәк качыйк моннан.. Шушындый пычрак арасында актан киенеп йөрмәсен... Әллә танымаслар дисенме? —Сина матуррак күренәсем килде. Әлфинә. Сирәк күрешәбез ич. —Безнен әти гомер буе эш киеменнән йөри. Сабан туе көнне генә үзгәрә. —Әти булгач мин дә гел дегетле комбинезоннан гына йөрермен —Шулай ук мыни? —Аңынчы бу ак кәчтүмем тузар әле дип кенә әйтәсем килгән иде. Әллә ниләр уйлый күрмә. —Карале, Фазыл, минем бит өйдәге телефонның номерын биргәнем юк иде сина. каян белдең? —Кыз бала үстергән әтиләр кырыс була инде ул. Телефонны бикли, капкага эт бәйли, өй түренә малай-шалай китерми Почтадан акча алганда өстәлдә район телефоннарынын китабын күреп калдым да. туктале. минәй- тәм, райкомда зур туганы эшләгән гаиләнең өендә телефоны булмыйча калмас. . Аккүз авылы дигән битне ачсам—менә сина мә! Сезнен номер —Казаннан шалтыратасын дип уйладым. Коелып төштем, ярый әле, өйдә кеше юк иде. —Юл өзегендә бүленеп калдым мин, Әлфинә. Казан ерак инде —Ә башкаларыгыз нишли? —Алар Казанда. —Ничек инде? —Аларнын Әлфинәләре Казанда. Кызый серле бер сөенеч белән Фазылга карап алды. —Без кая барабыз хәзер, Фазыл? —Без кая барабыз хәзер. Әлфинә’ —Өйдәгеләргә мин Каенлыктагы әбиемә барып кайтам дидем Язгы каникул бик кыска ул—эшләрем өелгән. —Әтиең тагын матай белән куып тотар микән? —Матайлар йөри торган чак җитмәгән әле Юл төшсен. —Мин дә Ниса кортканы сагындым. —Барабыз бит инде Күрерсең. Күтәрелгән такыр юлдан машина Ботады борылышына бик тиз килеп җитте. Ләкин Әлфинә Каенлык юлына төшәргә кушмады — Батып ятмабызмы, Фазыл’’ Ак кәчтүмен харап була бит —Син әле минем бүген иртән буровойдан ничек чыкканны күрсәң— Каенлыкның бөтен ләпеген җыйсаң да ул хәтле булмас Дөрес, тан fl. .К. У . м к алдыннан су качкан иде —Әйе шул. без дә гаң атканчы шушында утырыйк, салкын төшкәнне көтик... —Тагын унике сәгать түзәрсеңме сон. Әлфинә?! Ачтан үлмәбез анысы, капчык тулы. — Кызык, синен белән күрешкән минутларны бергә кушып санасаң, ярты көнгә җыелыр микән? —һәм бүгенгесе белән нәкъ бер көнгә тула, әйеме? Фазылның шул мизгелдә куены кызышкандай тоелды һәм ул кинәт бүләген исенә төшереп кулын кесәсенә тыкты —Әлфинә, калфагыңны салып тор. күзеңне йом -Калфакны салам Күзне йоммыйм Авыл җире бу — Курыкма инде, Әлфинә Мәктәп баласын үбеп маташмам, үсеп җиткәнеңне көтәрмен -Нинди мәктәп баласы булыйм ди инде мин. Фазыл' Бу бит минем ин сонгы каникулым. Тагын өч айдан Әлфинә күзләрен йомды Хәтта Фазыл аны бүләк яулыкка төреп куйгач та ачмады ул күзләрен Егет түзмәде, шәльяулыкка ышыкланып кына кызның иреннәренә үрелде Әлфинә чамасыз кайнар чәй йоткандай кинәт сискәнеп КУЙДЫ Ләкин Фазыл ул иреннәрдән аерыла алмады Егет җанындагы тынгысыз сусау, сөеклеңне очрату сөенече, сафлыкка орыну дәрте, кызнын ризалыгы—барысы бергә кушылып, гәүдәләрнең хәлен алырлык татлы үбешүгә әверетде. —Кайдадыр, җиде диңгез аръягында, җиде мен чакрым ераклыкта, ниндидер япон кызлары синең өчен менә шушы яулыкны бизәп утырганнар. —Рәхмәт... —Әлфинә дим, Әлфинә!.. —Әйт сүзеңне. —Уйларымны кычкырып әйтергә кушасынмы? —Әйт, Фазыл! —Әлфинә, әйдә буровойга кайтыйк. Яшел вагон өебез булыр. Тан атканчы янында буласым килә. Анда бөтен техника хуҗасыз калды.Һич югы шушы кичне булса да миңа бүләк ит. Әле тагын кайчан шушылай күрешә алырбыз. Сөйләшәсе, аңлашасы, кинәшәсе бар Әгәр без ешрак күрешсәк, син арабызга кеше кертмәс идең. Бәлки вәгъдәләр бирешер чак җиткәндер инде, Әлфинә?! Әйдә, китик Актанышка. Мин бүгенге очрашуга бозлы Агыйдел кичеп, юлсыз кырлар үтеп килдем, Әлфинә! Мин хәзер синнән башка яши алмаячакмын... Фазыл, Әлфинәнең «Юк» дигән катгый җавабы күмелеп калсын, дигәндәй, сүз өстенә сүз, җөмлә өстенә җөмлә тезде... Әлфинә каршы дәшмәде. Фазыл әкрен генә машинаны кабызды, урыннан кузгалды. Әлфинә дәшмәде... һәм алар Каенлык юлыннан һаман саен ерагая бардылар... Машина да Фазылга ярдәм итәргә теләде, кыз кире уйлаганчы тизрәк яшел вагон янына илтеп җиткерим дигәндәй, очты гына. Сикәлтәләрне тоймады, борылышларда читкә кыймады, үр менгәндә акрынай-мады, иртән батып яткан карлы күлне йөзеп кенә чыкты, сыек бураз-наларны канатланып үтте. Инде яшел вагон фара яктысына килеп кергән иде. Әллә тизлекне киметү ярамады, әллә тагын карбюраторга су чәчрәде, машина, ыргылып очкан җиреннән бер-ике төчкерде дә, кинәт сүнеп калды. Ә яңадан кабынганда көпчәкләр бер урында әйләнә иде инде. —Интектермә машинаны, Фазыл. Көн ачылгач берәр җае чыгар әле. Өстебездән явып тормый, урыныбыз йомшак, җылы. —Әнә генә бит инде вагон, әнә!.. —Нәрсәгә кирәк соң ул вагон? Тик утыр машинаңда. —Вагон өй бит инде ул, Әлфинә! Икебезнең өй! —Бәләкәй чакта чәчәкле пыяла ватыклары җыйнап өй бизәшле уйный идек без. Ә бүген андый уеннар уйнарга иртәрәк әле. Минем укып бетерәсем бар. —Озын кунычлы итекләрне киям дә сине кулларымда күтәреп вагонга илтеп куям. —Вагонгамы, әллә караватка дип әйтәсең киләме, Фазыл? —Белмим, Әлфинә. Яраткан кешеләр бер-берсенә андый туры сорау бирергә тиеш түгелләрдер. —Яратуны инне-ингә куеп утырып та исбатларга була аны. Двигатель йокымсырап кына эшли, аякларга жылы һава өрдереп тора. Фазыл кабина ишегенә сөялеп утырды, Әлфинә ана авышты. Егетнең иреннәре кызнын чәченә төртелде. Гомер бакый яшәп, хәтеренә уелып кала һәм искә төшкәндә сагындырып җанны тетрәтә торган ин тәмле йокы—шушы инде ул. Дөресрәге, йокы түгел, йоклаганга сабышу бу. Үсмер ай кызлар күзләргә чыккан, Актанышбаш өстендә үзенә урын таба алмый, ерактагы өй шәүләләрен нурга күмеп, әле морҗага килеп утыра, өянкеләрдә яңа тормыш тергезгән карга ояларына килеп куна, анда озак тормый—адашып йөргән вак болытларга килеп бәйләнә, күзен кысып кына җирдәге гашыйкларның язгы авазын көнләшеп тынлап тора... Табигать бездән башка үзе генә яшәгән чакта, кешеләр туасыга 83 алдан кануннар әзерләп куйган. Әнә шул кануннар нигезендә Адәм белән Һәүва үзләренә яшәү шартлары тудыра башлаган Бүгенге ялган пәйгамбәрләр исә, табигатьнең ошбу тәҗрибәсен инкарь итеп, әүвәл җәмгыять төзеп куярлар, аннан сон гына законнар тудыра башларлар Жан иясе үзен кеше итеп тоя башлагач, ин беренче яшәү шарты итеп мәхәббәтне эзләр. Гашыйк кеше өчен ашау-эчү. киенү, эшләү һәм яшәү гаме әллә ни мөһим түгел. Гашыйк кеше кавышуны төп максат итәр һәм кирәксә, бүтән яшәү шартларыннан—хәтта газиз гомереннән дә ваз кичәр... Ләкин! Ләкин Тәнрем, бизмәнне тигез тотар өчен, бер тәлинкәгә мәхәббәт салса, икенчесенә нәфрәт салыр. Берәү кавышса—икенчеләрне аерыр Берәү килсә— икенче берәү китәргә тиештер. Әгәр дингез өстендә алтын балык күреп, палубадагы барлык пассажирлар бер якка өелсә, ул кораб авып, батуга дучар булыр Хәлбуки, планетабыздагы барлык кешеләр тоташтан бәхетле, мөлкәтле һәм парлы булсалар. Жир шары үзенен күчәрен югалтыр иде. Җир миллиард еллар буе тигезлеген имин саклый алган. Чөнки берне бирсә—берне алган; берәүне ашатса—икенче берәүне ач калдырган; кемдер киенсен өчен кемнедер шәрә чишендергән; көнгә— төнне, утка—суны тәкъдир иткән; бәхеткә— хәсрәт, елауга—көлү, битарафка—сагыну каршы төшкән; мәхәббәттән— нәфрәт, кавышудан— аерылышу, байлыктан сугыш азынган Табигать кануннарына буйсынмыйча, яшәеш эзеннән тайпылу очраклары берән-сәрән генә булган кебек, бер-берсен өзелеп сөйгән ике саф йөрәкнен кавышып гаилә кора алуы да бик сирәк күренеш Тузганак мамыкка төреп йөз орлык очыра—шунын бары тик бер-икесе үсеп китә ала... Алма чәчәгенә менәрләгән серкә коела—җимшәндә өч-дүрт орлык үсәр. . Якында гына ниндидер чит машина гүелдәве Фазыл белән Әлфинәнен «сандугач йокысын» бүлде —Бәлки безне тартып чыгарырга дип килүләредер,—диде кыз. һәм тиз генә чәчен-башын төзәткәләде, пәлтә төймәләрен каптырды. —«Вездеход» булса көче җитәргә мөмкин!—Фазыл ян тәрәзәгә кунган салкын парны уч төбе белән сөртеп, ишек яңагындагы көзгегә карады — «УАЗиюжа охшаган Галимжановныкы. ахрысы —Абыймы? Абау Кайтып әйтсә, әти үтерә мине —Сәгать кичке сигез генә бит әле Нәкъ клубка чыга торган вакыт «УАЗ»ик юлсыз җирдә шәбрәк йөри бит әле ул—Галимҗанов. Фазылларны әйләнеп узып, алга кереп туктады Ләкин кабинадан хатын- кыз чыкты. —Әллә әни инде, ходаем!—дип шыңшыды Әлфинә —Утыңны яндыр әле, Фазыл! Фара яктысына таба, кыска балтырлы резин итекләрен балчыктан көчхәл белән йолкып. Язилә килә иле Анын башына япкан махер шарфы муенына төшкән, чәчләре тузгыган Килә-килешкә үк Фазыл ягындагы ишеккә юнәлде —Кемең бу синен?—дип гаҗәпләнде Әлфинә, баягы гамьне бик тиз онытып г -Беркемем дә түгел. Язилә ич ул Бсзнен мастернын кызы —Әтисе кайтып китте дигән иден ич. Монысы нишләп йөри сон алайса? —Каян белим? Казаннан юл юк килеш ничек монда килеп җитә алган дип аптырап утырам әле үзем дә -Аптырарлыгын бардыр Сәбәбе булмаса. җәһәннәмнән тиклем эзләп килмәсләр иде Язилә ишек ачылып беткәнне дә көтмичә кабинага сикереп менде. Фазылнын муенын ике куллап камыт урынына кочаклап алды да үкереп елый башлады в * —Мин сине эзләп таба алмам дигән идем инде. Бөгелмәдән вахта ташый торган вертолет белән килдем. Бораулау мастерының кызы мин дигәч, алдылар, акча да сорамадылар. Актаныштан бик күп кеше читкә йөреп эшли икән, моннан Бөгелмәгә, аннан Сургутка илтәләр ди. Фазыл! Кияү! Эшләр харап бит безнең... Сөйләшәсе бар синең белән. Икәүдән- икәү генә... Әлфинә үзен өченче, артык кеше итеп тойды. Кабина ишеген ачты— сизмәделәр; җиргә төште—күрмәделәр; Галимҗанов «УАЗ»игына таба китте— туктатмадылар... Ул арада райком машинасы Фазылның хыялын алып, борылып китеп тә бара иде инде... Бүгенге кичнең хәвефен шунда гына тоеп алды Фазыл. Ул Әлфинә артыннан йөгерде—ак чалбарлары белән тездән батабата түфлиләре төшеп калганчы йөгерде, лутчы таптатыгыз мине, дигәндәй юлларына аркылы төште. —Әлфинә, мин сине үзем илтеп куям, болай саубуллашмыйлар бит инде! Хәзер казып чыгарам машинамны бу алла каргаган баткаклыктан. —Казы, казы, бәлки су чыгарырсың, барыбер коеларыгызның рәте булмады,—диде Галимҗанов, Әлфинә өчен дә үзе җавап тотарга теләп.— Ә сеңелкәшне калдырмыйм. Саф мәхәббәтнең үз кәмитләре бар аның, кем, Фазыл энем. Хәзер шушында, Әлфинә урынында күпне күргән туташ булса, җелегеңә үткәнче аңлашыр иде, җылый-җылый ачуланыр, муенына асылыныр һәм ахыр чиктә, сине үзе белән алып китәр иде... Ә саф бала чык бөртеге кебек—җил кагылса да, кояш нуры кинәт бәрелсә дә коелып төшә, кибеп юкка чыга... —Мине ордым-бәрдем ташлап китәрлек сәбәп юк бит әле монда. —Юл өзеген ялгап, артыңнан килердәй кызларын булгач, Әлфинәне урларга ашыгасы түгел иде. Эзләп табалар шул алар, кем, Фазыл кияү! —Абый, алай димә!—Монысы Әлфинәнең тонык тавышы иде. —Ул бит әтисен эзләп килгән. Минем кыз түгел ич ул... —Йә, йә, Фазыл, егет кеше була бел. Алар барысы да әти кызы. Юлда аркылы торма. Шәхси маҗараларыңны райком югарылыгында хәл иттереп ямьсезләнмә. Әлфинә өчен борчылма, яшь җәрәхәт төзәлә әле ул... Клеверлы утраудан ерагая барган машинаның ян тәрәзә өлгесеннән агылып чыккан бүләк яулык жил кулына калды. Көнче җил, Фазылнын җиңелүеннән тантана итеп, ул яулыкны түмгәктән-түмгәккә бәрде, балчыкка сылады, егет кулына истәлек булып әйләнеп кайта күрмәсен тагын, дигәндәй, Әлфинәне алып киткән машина эзендәге суга китереп каплады. Фазыл, ак кәчтүме белән пычрак төнне ярып, яшел вагонга таба атлады. Яланаяк килеш бозлы суда йөргәне бар иде инде аның. Агыйделне ике кичмә икән ул... Әгәр Фазыл бозлы Агыйделне ерып чыккан килеш егетләргә ияреп Казанга кайтып киткән булса. Әлфинә юл өзеге беткәнче күрешүгә өметләнеп, бораулаучы егетне көтеп утырасы кеше иде. Хәзер беркем-беркемне көтми! Көтәр кешең юк икән, син тагын ничек итеп яшәргә тиеш?!. Яшел вагонга Фазыл артыннан кабаланып Язилә килеп керде. —Миңа багышланган төн иде бу, Язилә! Нәрсә эзләп йөрисен монда?! Кем чакырды? Син мине бүген гомергә буйдак калдырдың. —Юкны сөйләмәсәнә! Сөйгән кызы ташлаган саен өйләнүдән ваз кичсә, бөтен ирләр ялгыз яшәр иде. Мәхәббәт—уйлап чыгарылган кино гына ул, кемнең фантазиясе көчлерәк—шуның киносы кызыграк. —Ә менә бу вагон—тормыш дип аталамы инде?! —Әлбәттә тормыш. Яланаяк кар суында йөреп салкын тидерәсең дә гомер буе урын өстендә гарип булып ятасын. Авызыңа дару салып торырга кешең бармы—юк! —Син мине коткарырга дип килдеңме? —Юк! Мин әтине эзләп килдем... Кайтып китте ич инде алар Казанга. Телеграф буенча, әнә. мина акча жибәрттергән —Кайтты ул Ишектән керүгә гауга куптарды. Минем алда ызгышканнары юк иде монарчы. «БУ» дигән сүз сезнен телдә нәрсәне анлата ул, Фазыл9 —«БУ» Бывший в употреблении дигән сүз. Тотылган нәрсә, ягъни —/Кыен килделе-киттеле сүзләр сездән чыга инде Әти жүләр әниемә • БУ!» син. «БУ» «БУ!» дип. өч тапкыр әйтте Мин аны әллә «Талак» дигән сүзме дип уйладым Сез гел бергә идегез бит инде әти белән Берәрсе котыртып кайтармагандыр ич аны Әни җибәрде мине, әтиен эшенә килеп җитте микән дип —Актанышка юл юк ләбаса! —Мин килеп җиттем ич әле. —Әтиен кайда инде хәзер? —Безне ташлап чыгып киткәнен генә беләм —Әрләшү—сөешеп яшәүнен бер төре ул. Язилә Беркая китә алмас әтиен. кайтыр —Ул бөтенләйгә ташлап китте безне. —Күрәзәче булмасам да. мин Әмир абыйда үземнен язмышымны күрәм, ул миннән алданрак бара Сонрак мин дә анын язмышын кабатлармын Күрәсен, безнен профессиягә хас гадәти язмыштыр инде ул. —Ник алай сон ул. Фазыл9 —Әнә, күрден ич, мине пычрак уртасында калдырып китеп барды Әлфинә' Ул бит мәхәббәтнең үзе иде —Китәсе кешенен беренче көнне үк китеп баруы әйбәтрәк. Сонрак китсә, аерылышуы тагын да газаплырак булыр иде Мәктәп баласынын холкы кырыкка төрләнер әле Авылдан киткәч, синен кебек романтик егетләр күп очрар әле ана Менә мин әтием исән килеш ятим калдым Сөйгән кызларны алыштырып була—әти бер генә —Алайса, бүген мин сине юатырга тиешме? —Юатма' Үзеңне кара Аягыңны кайнар суга тыгып утырырга кирәк Хәер, тиз генә кайнар суны каян алырсын аны9 Аракы бармы монда9 —Бар! Әнә. сәке астында бер яшик —Салып ташла туй кәчтүменне Пычрак чалбарыңны ыргыт-аракы белән аягынны юам Авыру егетнен беркемгә кирәге юк Мәхәббәт аркасында башынны әрәм итәләрме9 ' Мәхәббәттән дә көчлерәк наз бар әле бу дөньяда, кияү' Бер стакан тутырып эчеп куярсың-эчтән җылытсын. Вагонда кабымлыгын бармы9 —Машинада калды. Рюкзак белән —Хәзер Хәзер тиз генә алып киләм Әйтәм ич. синен гомеренне саклап калыр өчен ашкынганмын икән мин бу Актанышка! (Беренче кисәк тамам)