Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕЛЕКЛЕЛЕКНЕҢ ДӘВАМЫ— БАТЫРЛЫК!

Калага тартылу Йоп-йомшак яшел чирәмле гүзәл табигать кочагында бәләкәйдән үк кошлар җырын күнеленә сендерэ-сендерә һәм ул чагында мәнге аерылмас дус сыман тоелган шаян кәжә бәтиләре белән жылы өй идәнендә уйный- уйный үскән нарасый адәм баласының жанында -шәһәргә тартылу» дигән әнә шул яна тойгы, ят омтылыш кайчан һәм ничек туа. ни рәвешле барлыкка килә икән? Калалардан бик-бик еракта, ләкин табигатьнең бик күркәм кочагында урнашкан авылда үткән балачагымны, үсмер елларымны күз алдына китерәм дә. хатирәләрне янарта-янарта әлеге сорауга бер ышанычлы жавап табарга телим Бу чагында авылга электр да кермәгән әле Шуна күрә кичләрен өйләрне бик тиз арада энгер биләп ала. Әнә шундый монсу кичләрдә үсмер авыл малае үз өйләренең кояш баешына караган бәләкәй тәрәзәсе янына килеп утыра да. радио тәлинкәсеннән талгын гына агылган симфоник музыка тынлый Татар жегетенен күнеленә Вивальди аһәннәре. гажәеп лирик Свиридовның хис дулкыннары килеп-килеп кагыла Калага тартылу тойгысы әнә шунда тәү мәртәбә борын төрттеме икән? Әллә күрше авылыбызда туып үскән Тажи Гыйззәтнең. үзебезнең укытучыбыз Юныс Әминовнын серле эшләренә кызыга, ымсына башлаганмы күнел дигәнен? Әллә инде 1968 елны Казаннан килгән шагыйрьләр Равил Файзуллин белән Айдар Хәлимне бер матур кышкы көнне ат жигеп үз авылыбыздан күрше авылга хәтле озатып кую. унике чакрым араны үткәндәге сүзләр, әнгәмә. аралашу яшь күнелне җилкендереп калдырганмы? Әйе. болар барысы да булгандыр... Язмыш юлын сайлаган чагында һәркайсы үз сүзен әйткәндер. Шулай да. Казанга эләгүемә -ин гаепле- кеше Шамил абый Рәкыйпов булды. Алтмышынчы елларның башы иде ул. Баржы урта мәктәбенең алтынчымы, җиденчеме сыйныфында укыган чагында мин бик мавыгып, кызыксынып киттем дә. Казандагы - Татарстан яшьләре- редакциясенә -ничек журналист булырга икән?- дигән—беренче карауга беркатлы, әмма ул вакытта минем очен үтә мөһим булган ихлас сорау белән хат яздым Хатым китте Казан тарафына, ә минем көннәр мәктәп ыгы-зыгысы һәм романтикасы белән, китаплар укый укый һәм кичләрен барыр урын булмаганга күрә радио тәлинкәсенә кереп китәрдәй булып әдәби спектакльләр, музыка тынлый-тынлый ага бирә. Тан тудымы, хат ташучы апаны көтә башлыйсын— ул сина ин-ин мөһим хатны, ин кадерле сүзләрне алып килер шикелле Ә бераздан күнелне шик тә кимерә башлый. - Минем кебекләр бик күптер бит инде ул.— барысына да ничек жавап язып бетерсеннәр алар •—дисең Әмма жавап хаты килеп төште бит! Әле аның да ниндие диген! Ерак бер татар авылында яшәп ятучы гап-гади бер малайга атап, үз кулы белән һәм матур итеп, һич тә иренмичә биш бит итеп язылган ул хатнын авторы Шамил абый Рәкыйпов иде! Ижат дөньясының серләре белән таныштырган да. кызыктырган да. үтә мөһим киңәшләрен дә биргән, беренче адымнарны ничек-ничек атлап китәргә дә өйрәткән бик тә тәфсилле, бик тә жентекләп язылган хат иде ул! Менә хәзер—мона инде бик күп еллар үткәч—уйлап утырам: редакция тормышының тынгысыз "Кухня-сында кайнаган Шамил абый ул чагында ничек вакыт тапты икән9 Бер белмәгән кешегә ничек итеп шундый ихлас, шундый кешелекле хат яза алды икән9 Тумыштан ук. нәселдән үк килгән һәм кан буенча күчә торган кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфаты этәргәнме аны бу эшкә7 Әллә моңа кадәр үэенен тормышта бик күп -кыен ашавы». Урал һәм Себер якларында авыр физик эшләр башкарып, дөнья күргән бик күп агайлар белән аралашып, акыл, гыйбрәт һәм үрнәк туплау нәтижэсе булганмы бу эчкерсез адым7 Яисә ижат дөньясына бик тә бирелгәнлек, ана табыну һәм әнә шул юлга азмы-күпме ярдәм итәрдәй һәр адымны башкарырга теләве булганмы ул анын7 Әллә инде -кеше үтенеченә һәм инде яшь кеше язмышына бигрәк тә. игътибарлы булу- дигән сыйфатмы икән ул? Шамил абыйнын үзен күргәнче үк күнелдә ана карата ихтирам уяткан тагын бер очракны әйтеп узасы килә 1963 елда анын -Барып аласы хат- исемле беренче повесте китап булып басылып чыкты - Менә мин тагын Әгерже кунакханәсендә ■ дигән сүзләр белән ачылып китә ул әсәр Ләкин биредә хикмәт бу повестьның безнен як кешесенә—ике аяксыз килеш комбайнга утырып эшләгән һәм шунын белән Алексей Мересьев батырлыгын кабатлаган иргә багышланган булуда гына түгел Ныклап уйласаң, гади кешенен зур рухи коче ныклыгы турында сүз бара иде биредә Анын ил ышанырдай, ил таянырдай чын ир булуы хакында иде сүз’ Проза өлкәсендәге үзенчә бер -гадиләргә гимн» иде бу повесть1 Шуна күрә әсәрне ул елларнын әдәби җәмәгатьчелеге дә бик жылы каршылады Ә шәхсән минем өчен бу эш—хат язып күңелгә гомергә кереп калган изге абыйнын безнен як кешесе турында шундый шәп әсәр ижат итүе—мина тагын да бер мәртәбә канат кую. тагын бер кат олы юлга дәртләндерү кебек иде Ул чагында мин бу повестьны әнә шулай кабул иттем Менә әле без ике генә фактка тукталып үттек Шамил Рэкыйповнын бер белмәгән яшүсмер малайга үгә житди, үгә кешелекле хат язуына һәм шулай ук гап- гади бер комбайнчы батырлыгына багышлап повесть ижат итүенә Ләкин менә шуларда да бу шәхеснен тормышта һәм ижатта тоткан юнәлеше, кредосы бик ачык чагыла түгелме7 Ә инде 1967 елда татар халкының кыю улы—немей фашизмы белән көрәштә Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин батырлыгына тин каһарманлык кылган Барый Шәвәлиев турында «Чәчәкләр сөйли белә» исемле повестен бастырып Шамил абый Рәкыйпов үзенең ижади юнәлешен тагын да ныгытты ачыграк итеп раслады Дорес. бу әсәр документаль нигездә язылган Ләкин укыган чагында аны чын әдәбият жимеше буларак кабул итәсең Чонки образлар тулы канлы, тел һәм сурәтләү чаралары да укучыны кызыктырып, мавыктырып барырлык Ә эчтәлегенең мөһимлеген, тирәнлеген инде әйткән дэ юк' Моннан сонгы елларда Ш Рәкыйпов безнен Казан шәһәрендә яшәп сугышка алынган белорус егете Иван Кабушкин турында «Кайдан син. Җан7 - дигән, татарлардан беренче мәртәбә Советлар Союзы Герое исемен алган Гыйльфан Батыршин һәм анын сугышчан дусты турындагы «Таннар һаман матурмы7 - исемле һәм данлыклы хатын-кыз очучыларыбыз Мәгубә Сыртланова. Ольга Санфирова һәм аларнын полкташлары хакында -Кызлар йолдызлар» дигән, шулай ук «Кипарислар жыры» исемле повестьлар да язды Үз иҗатындагы шушы бәрәкәтле юнәлешне ул сонрак басылган -Геройлар эзеннән». «Геройлар үлмиләр- «Аяз күктә карлыгачлар» кебек җыентыкларда да уңышлы дәвам итте Әйе. һичбер шик булырга момкин түгел бу әсәрләр басылып чыккан елларда да укучылар тарафыннан бик жылы кабул ителделәр, яратып укылдылар һәм ышанып әйтергә була—алар хәзер дэ еш укыла, хәтердә кала, эзләнеп алына торган әсәрләр рәтендә. Билгеле сонгы елларда бездә үткән сугышка һәм анын каһарманнарына карата бүтэнчә фикер белдерүчеләр дэ табыла башлады Ләкин, әйдәгез, менә шушы урында ныклап, ашыкмыйча, житди итеп уйланып алыйк—ә шулай да дөреслек кайсы якта сон7 Милләтнең кочле уллары, асыл уллары илгә авырлык килгән чакта сынала Илне һәм ил мәнфәгатен саклаганда сынала’ Әнә шундый чакларда инде ихлас күнелле, икейөзлэнүне белми торган һәм үз иманнарына тугры кешеләр -туган жирем очен, гаиләм очен. үз иманым очен- дип корэшкэ ташлана Ә инде бүтән төрле яшәүчеләр—ин беренче чиратта шәхси иминлек, тамак туклыгы хакына төрле төрле хәйләгә, сату һәм сатылуга баручылар—алар инде мондый чакларда әллә нинди жайлар таба, әллә нинди хәйләләр куллана һәм кыенлыктан читтәрәк. арттарак калырга тырыша Безнен татар халкы тарих буйлап бик озын юл үтеп килә. Кыенлыклар һәм сынаулар тулы авыр юл ул. Әнә шул авыр юлны узу дәверендә—үткәндә, бүгенгедә һәм киләчәктә—әлеге ике тор кешеләрдән кайсылары кадерлерәк сон милләт өчен? Әлбәттә, көчле, кыю рухлылар! Ил өчен, иман өчен, гаделлек өчен кыю рәвештә алга бара алучылар! Болар—мондыйлар—алар бит кеше жанынын, кеше рухынын да никадәр көчле һәм бөек була алуын раслый! Безнен бәйсезлегебез өчен көрәш барган елларда да ин алгы сызыкта әнә шундый ихлас җанлы, шагыйрь йөрәкле, матур күнелле затлар булды бит1 Халкыбыз, милләтебез ул вакытта да. хәзер дә аларга сокланып карый! Әйе. тегесе дә дөрес: яшәү дәвам иткәндә хәйләкәрләр дә бетмәс Милләтнең каһарман улларына карата алар чәчә торган төрле гайбәтләр дә тукталмас . Ләкин, һәр иртәнге балкып Кояш чыккан һәм дөньяга якты нурын сипкән шикелле, милләтнең батыр, каһарман улларының садә, керсез, фидакарь адымнарына карата да халык мәхәббәте сүрелмәс! Ә куркак хәйләкәрләр сүзе исә, ярканат сыман, гел күләгәгә, гел карангыга таба качар Халык, милләт күзеннән читкәрәк качар Менә шушы хакыйкатьне яшьтән үк яхшы анлаган Шамил Рәкыйпов татар халкынын батыр улларын барлауга бөтен иҗатын, гомерен багышлады Татарстан китап нәшриятында эшләгән чагында анын үз хисабына ял алып, ил буенча архивларда йөрүен, анда айлар, атналар буе утыруын бик күп язучылар белә Шулай ук Язучылар берлегендә оешкан хәрби-патриотик комиссияне җитәкләп тә Шамил абый бик күп яшь иҗатчыларга ярдәм итте, әдәбиятыбызда шушы тармак көчәйсен өчен тырышты. Ә инде сиксәненче елларда Шамил абый Рәкыйпов үткән сугышнын аеруча бер мәгънәгә ия булган эпизодын—Берлиндагы рейхстагка байрак кадау күренешен ачыклау өчен күп көч куйды һәм үзенен тыйгысызлыгы, тырышлыгы, хәтта үҗәтлеге аркасында, гаделлекнең -Правда* газетасы битләрендә урын алуына иреште! Анда милләттәшебез Гази Заһитовнын рейхстагка беренче булып байрак кадауы расланды, шул хакта язып чыгылды! Бу—безнен язучыбызның да зур жинүе иде Шул ук вакытта моны хәрби-патриотик темага каршы сүз сөйләп йөрүчеләрнең борынына чиртү дип тә анларга кирәк. Чөнки татар халкынын асыл улларының зур батырлыгы тагын бер мәртәбә бөтен дөнья каршысында расланды бит! Әйе. безнен даһи Тукаебыз бер дә юкка гына: Без тынычта аттан артык эшлибез. Без сугышта юлбарыстан кочлебез!— димәгән шул! Милләтнен көче, анын яшәү сәләте һәм ниндилеге чыннан да әнә шундый вакытларда күренә бит ул! Татарстан китап нәшриятында эшләгән чагында Шамил абый озак еллар буе яшьләрнең -Идел- альманахының редколлегия әгъзасы булып торды Кайберәүләр ин беренче таләп итеп югарыдагы түрәләргә ошау принцибын куйган вакытта. Шамил абый әсәрләрнең әдәби сыйфатына, иҗатчының талант дәрәҗәсенә игътибарын юнәлтә иде Әнә шул чагында мин күп еллар элек үземә дәртләндергеч хат язган бу кешенен чыннан да кешелекле, зур шәхес булуына тагын бер мәртәбә ышандым. Иҗат йортларында да еш кына күрергә туры килде Шамил абыйны. Мәскәү янындагы ижат йортында якташыбыз татар генералы Гордов турындагы әсәрен язды ул Кайбер өлешләрен мина да укып күрсәтте. Анын бу әсәрендә дә кешенен ничек итеп көчле һәм рухи нык була алуы раслана иде. Тормыш вакыйгаларын жинә алу сәләте ачыла иде. Әйе. батырлык темасы—тормышта да. әдәбиятта да беркайчан да искерәчәк түгел. Хатын-кызларыбызнын матурлыгына һәм ирләребезнен батырлыгына халкыбыз һәрчак дан җырлаячак! Менә шушы юлдан ышанычлы атлаучы Шамил абыйга сәламәтлек һәм яна унышлар телибез