Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ОФЫКЛАРЫ

БИКӘ РӘХИМОВАНЫҢ ЯҢА КИТАБЫН УКЫГАЧ езнең кулда — шагыйрәнең сайланма әсәрләре «Иделләр казанында» Бу җыентыкның бер үзенчәлеге бар — андагы әсәрләр кайчан, ничек иҗат ителгән, шул килеш һәм шул тәртиптә биреләләр. Монда—җанлы тормыш биографиясе, хис-күнел биографиясе милләт, халык, Ватан язмышын җан кыйбласы итеп алган олы шәхес язмышы... Бикә Рәхимованың исеме татар укучысына күптән таныш Аны лирик әсәрләр остасы буларак та. балалар өчен табигый-самими шигырьләр язучы әдибә буларак та, шулай ук публицист, хикәяче, тәрҗемәче буларак та, күп еллар Татарстан китап нәшриятында эшләгән мөхәррир сыйфатында да яхшы беләләр Шулай да. ул иң элек— шагыйрә Үзенчәлекле, үзенә генә хас шигъри аһәң-интонациясе. холкы-характеры, темалары, образ-сурәтләре булган шагыйрә Бикә ханым, башка күп кенә хатын-кыз шагыйрәләрдән аермалы буларак, актуаль һем интеллектуаль лирика канатындарак иҗат итә. Аның һәр шигъри юлыннан, фикер сөрешеннән, образ-сурәтеннән зыялылык һәм затлылык бөркелеп тора, ул форма ягыннан да. эчтәлек ягыннан да халыкчан (авылчан) лириканы интеллектуаль-фикри (шәһри| лирикага куша алган. Аның шигырьләрендә моң. ритм гармония үзгә. Бу моң бик тирәнтен яшерелгән, күпләрнеке кебек, күзгә кереп тормый, өстә йөзеп йөрми, тирәннән бәреп тора Ә бит мәгълүм нәрсә: тирәннән бәреп чыккан чишмә суы чистарак та. шифалырак та була. Бикә Рәхимованың шигъриятен мин нәкъ шулай кабул итәм Шигърият, шигъри сүз—илаһи төшенчә Шуңа күрәдерме, шагыйрьләрне, дөресрәге, аларның иҗатларын галәми образлар аша күзалларга күнеккәнбез Берләрен Кояшка йә Айга тиңлиләр, икенчеләрен йолдызлар белән чагыштыралар, өченчеләре аяз күккә, каурый болытларга яшен-күкрәүләргә, аҗаган балкышына тиңләнә Бикә Рәхимованың иҗатын мин офыкка тиңләр идем Әйе, Җир белән Күк тоташкан чик сызыгы үтә бу шагыйрә иҗатыннан Офык ул—илаһи Күк белән гөнаһлы Җир кавышкан урын, төн белән көн. яктылык белән караңгылык арасындагы алыш мәйданы, ниһаять, күз алдындагы чынбарлыктан чиксез хыяллар дөньясына алып керә торган галәм капкасы Иң кызыгы, шагыйрә үзе дә шигъриятнең мәгънәсен шушы образ аша күз алдына китерә икән 11. .к у.. м в Б Каным, җаным. бәгърем. сулышым да Һәр сүземә кереп таралсын! Дөньяның һәр тараф чигенә Минем күзем белән каралсын. (“Яралар яңарган'.) Офык—көрәш символы, дидек. Чынлап та, Б. Рәхимованың һәр шигырендә, һәр фикер төенендә яки хис йомгагында көрәш рухы, фидакарьлек һәм батырлык белән очрашабыз. Лирик яисә фәлсәфи парчамы, мәхәббәт шигыреме, актуаль-сәяси лирикамы, яисә күләмле поэмамы—шул ук киеренкелек, офык чиге, күчеш мизгеле, көрәш. Шагыйрәнең эчке күңел хасиятләрен, холкын, яшәеш асылын да, рухын да шушы офык чиге билгели, бер караганда ул үтә да самими, эчкерсез, саф, хәтта, яклаучысызгаҗиз калган хатын-кыз ("Хәүва"), икенче караганда—көрәштә чыныгып үскән, кан тамырларында көрәш рухы, яшәү ярсуы тибеп торган көчле шәхес ("Ачулы чагым"). Үзенең эчке "җан диалектикасын" шагыйрә яшерми: Күзәнәкләр тетри-таумы. ташмы? Тау-таш тетрәгәндәй куркыныч. Ләкин үз-үземне тота беләм, Үтәли күр, кара—мин тыныч! (“Тынычмын “.) Менә ул офыкның бер кыры: кайвакыт шагыйрә табигатькә шулкадәр якын килә ки. агачлар, чәчәкләр белән җандаш булып яши башлавын сизми дә кала ("Аңлашу". "Яфрак—гөлгәдер". "Яшел агач акыллырак" һ. б.) Икенче очракта ул табигатьтән шулкадәр ераклаша, хәтта, куркыныч дәрәҗәдә ераклаша башлый, табигый яшәеш кануннарыннан шактый аерылып торган сәяси гыйбрәтләр, социаль катаклизмнар, тарихи хөрлек, гуманизм, кыскасы, халык язмышы хакында язарга керешә. Мондый әсәрләр күпчелек. “Сак бул". "Ни килә? ". Яңгыравык исемебез". "Тарих языла". "Кулында тот" ("Язмышың ялгышып китмәсен, учыңа йомарла котыңны!")—аларның бер өлеше генә. Бүгенге сәясәт, иҗтимагый хәрәкәт өермәләре дә шагыйрәнең игътибарыннан читтә калмый. “30 август бәйрәме". "1 Май. Ирек мәйданы, Казан. 1991" ("Трибунада— курку катыш ачу.."), "Безгә дигән ирек" ("Кирәк икән, азатлыкны күз буып та алыйк без!"). "Әләм тотып бара" (“Кем уйлаган сиксән яшьтә әләм тотып барасын...") һ. б. Күңел офыгының тагын бер кыры—үткән белән киләчәк очрашкан мизгел. Бу кыр да шагыйрәнең йөрәге уртасыннан уза (“Туган якларда", "Әйтү кирәкме". “Өмет", "Күңелем актарылганда” һ. б). Офык символына салынган тагын бер мәгънә — акыл (фикер) һәм хис (тойгы) гармониясе... Их. уйлаган сүзне әйтәсе!. Йөрәк тыя. акыл әйдәсә... ("Баллар белән телем балладым" ) Үкенечле, әрнүле уй-хисләр еш кына бу гармонияне таркатып җибәрәләр; шагыйрәнең ихлас күңеле ничек кенә тыныч калырга тырышса да, барыбер үзе дә сизмәстән, кабынып китә, җан-күнел кысаларыннан ташып чыга, шулай да, кулына кылыч алмый, күңелендә генә яшен яшьнәтә: Үзем кылычлы булсам да, Җаным күбәләк кебек... ("Бәргәлисең мине. Тормыш"'.) Сөңге-кылыч алмыйм. хәтта инә. Куып йөрмим ачу. саклап кинә. Әмма бүген бик ачулы чагым— Гүя чаян, йөрәгемне чактым. (“Ачулы чагым" ) "Чәчәк белән кылыч" шигырендә дә шул ук хәл. Хәтта, шагыйрә үзе гаҗәпләнеп куя “И Ходаем, чәчәк белән тагын янәшә кылыч".— ди ул. Бу янәшәлекне бик җиңел аңлатып була. Кылыч—көчле рух. каһарманлык, ир-егетлек, көрәш символы, чәчәк— йомшак, нәзберек күңелле хатын-кыз. ана, мәхәббәт символы. Менә шушы ике арада бәргәләнә шагыйрәнең җаны Бу каршылык, икеләнү, бәргәләнү шулкадәр тирәнгә киткән ки, шагыйрәнең күңел дөньясы кырт урталай ярылган Эчке тавышы югалган, җан авазы яңгырашына шомлы аһәң кергән Кайчакта ул күңел офыгының чиген югалта язып кала, әмма һәрвакыт үз кыйбласына кайта. "Мине төзәтеп торучы тавышны югалттым —ди ул бер шигырендә "Өмет бар" “Тиң булсын" әсәрләрендә дә шул ук борчылу, җан газабы Әлбәттә, һәркемгә мәгълүм, иң элек яшәеш үзе катлаулы, шуңа күрә шагыйрәнең тоемчан йөрәге дә катлаулы; ул өзгәләнә, бәргәләнә, эзләнә, үзен-үзе кая куярга белми Менә шундый кызык шәхес белән очрашабыз без бу җыентык битләрендә Шунысы сөендерә гуманистик башлангыч, яктылык, хатын-кызлык, сөю хисе ачуны да. чарасызлыкны да җиңеп чыга. Б. Рәхимованың яшь буын, мәктәп, татар китабы, шигърият, җыр язмышына, саф мәхәббәткә багышланган әсәрләрендә бу аеруча ачык сиземләнә. “Иркен сулыш алыйм дисәм, Сулышым иркен түгел".—дип башланган, беренче карашка, икеләнү', чарасызлык шигыре, мәсәлән, якты, кояшлы хисләр белән тәмамланган Ә шулай да. мин кайсысын Сайлыйсын белер идем: Кояш балаларын җыйган Мәйданга килер идем Ә менә бу юллар җыр. китап, ягъни шигърият рухи мирас язмышы хакында Аларны да "өмет юллары дип билгеләргә кирәктер Яраланган шәфкать туташыдай Буыннарны безнең җыр бәйли! (“Буыннарны безнең җыр байлн'/ Кояшка күгәрдем шигырьне Күрегез—манчылды нурларга! (“Кояшка күтәрик") Бикә Рәхимованың иҗатында мәхәббәт лирикасы аерым урын тота. Әмма анда күп кенә шагыйрьләребез иҗатында киң таралган традицион образларны сирәк очратабыз Шундыйларның берсе—"сандугач образы ("Сандугач булсам әгәр") Бу теманы ачучы образ-сурәтләр шагыйрә иҗатында күпкә катлаулы Еш кына аларны аңлап бетерү дә мөмкин түгел Менә, мәсәлән. Б. Рәхнмовада үпкәләү ничек бирелә Якты. якты, якты яктан, Якты шул күләгәң дә.. (‘.Холык-фигыль ".) "Бар ич бурычым" шигырендәге каршылыклы символларны да күрми калу мөмкин түгел: Караңгы бит кара гына түгел. Кара янып ут-хис уйнасын! Ә менә монысы чарасызлык образы: Юлыма ак булып тешә Синең җаның шәүләсе! ("Өндәгечә төшкә кердең...'/ Шушы ук алым Сак-Сок мотивы кысаларында да уңышлы кабатланган. Шундый ук чишелеш: "Сак белән Сок булсак та без. юлымны аралап күрсәтә синең нурың яктысы".—дип яза ул бер шигырендә. Ниһаять, яралы йөрәкне юату мотивы: Әллә яра, әллә күңел Тынган инде, чигенгән. Җан талпына, узыйм, диеп. Мөмкинлекләр чигеннән Шул ук фәлсәфә: офык, чик. күчеш фәлсәфәсе. Сөю хисе дә гел күчештән тора түгелме соң: Мәхәббәт—сагыш—югалту, үпкә-зар.. Яки киресенчә: Югалту—сагыш— табу, олы сөю хисе. Ничек кенә яклаучысыз яки, киресенчә, дуамал-усал булмасын, шагыйрәнең яралы йөрәген тутырып торган әрнүле сагышны сизми калу мөмкин түгел Бикә Рәхимова тудырган образлар хакында берничә сүз. Искиткеч кызык һәм гыйбрәтле образ-символлар белән эш итә ул. Башта ук искәртеп куярга кирәк: шагыйрә үз әсәрләрендә татар халкының гомуми образ-сурәтен тудырырга омтыла. “Көн кадагына суккан шигырь". "Халыклар, холыклар". "Җиңеләбез..." кебек шигъри әсәрләрдә Халык образының төп чалымнарын шәйләү кыен түгел Шунда ук бер нәрсә күзгә ташлана: автор үз халкының бүгенге холкы һәм гамәлләре белән бик үк разый түгел Аның таркау, кыюсыз, гаҗиз булуына ачынып яза, бәхет эзләп туган җирләреннән читкә китүчеләрне битәрли, хәтта, заман шаукымнарына бирелгән яшьләребезгә дә каты шелтә эләгә. Әмма укучыны ялгызлык кочагына да ташларга теләми шагыйрә Хөрлеккә ирешүнең, күңел тынычлыгының ике юлын да күрсәтә: берсе Ходайга сыгыну, рухи сафлану, иманга кайту булса, икенчесе—уйларда һәм гамәлләрдә халыкка якынаю, шәхси омтылыш- хыялларны халык, милләт, ил омтылыш-хыялларына көйләү: Халык белән уйны берләштереп. Күтәрелсәк иде хөрлеккә! Шушы үзәк образ эченнән башка төп образ-символлар чыга Сандугач, мәсәлән, җан символы. Шагыйрә иҗатында ул ике яклы— якты сөю һем тирән хисләрне бирүче символ. Шулай ук гөлчәчәк ("Гөлчәчәккә карап исем китә, теле дә юк, үзе иркәли"), яшел агач ("Яшел агач акыллырак"), ак каен (Сталин репрессияләрендә газапланган язмышларны, сындырылган, сытылган каен аша сурәтләү) символлары да матур бирелгән Тагын бер кызык, татар әдәбиятында шактый ерак традицияләргә ия символ— арба символы. Бу символның тарихы, диңгез буенда яшәп, көймә-корабларда дөнья гизгән бабаларыбыз мифологиясенә кадәр барып җитә (Юкка гына төрки-татар арбасын көймәгә охшатмыйлар бит!) Арба—гомер символы, язмыш билгесе дип тә әйтергә мөмкиндер. Тәгәрмәч үзе вакыт символы әле! Иргә таңда кояш белән Мин дә торам, җыенам Җәмәгать арбасының бер Чит-чатына сыенам. — ди шагыйрә. Бу шигырь җыентыкның башында бирелгән, димәк элгәрерәк язылган. Ә менә соңгырак елларда язылган юллар Мин әзергә бәзер бәндәләрнең Түгел фикердәше-сердәше Үз арбамны үзем этүче мин. һәрчак хәләл минем тир-яшем' Сиздегезме — шәхес ничек үзгәрә, ничек үсә! Б. Рәхимова иҗатында Идел—вакыт символы Китапның исеменә чыгарылса да, бу символ әлегә зәгыйфь эшләнгән Ак кар символы илаһи мәгънә алган Ул Ходай ихтыяры. Ходай мәрхәмәте буларак күзаллана ("Кар ява") Аргамак ат символы да шул ук эчтәлектә бирелгән. Көрәш ике яклы Чикнең икенче ягында—күңел кайтаргыч образ- символлар. Шулардан иң яхшы эшләнгәне—кара кош символы Тукай әйткән кара кош" шигырендә үк үзәккә чыгарылган бу символ Ул "Җәүһәр Дудаев үлеменә" багышланган әсәрдә зур тарихи мәгънә белән ачылып җитә: Бәбкәләрне ничә гасыр буе Кара кош ала. Сәяси шартлы риторикадан арынып, бу кадәр образлы итеп ачылганы юк иде әле чечен трагедиясенең "Империя тормышы" "Россияле зары", "Кешене төпченә" дигән шигырьләргә салынган эчтәлек эченә кергән дә беткән Каракоштан чукылганнар шулай Гомере буе ирек юксына (“Әйтү кирәкче ? “) Б. Рәхимова мифологиядән кергән образ-символларны яратып куллана. Дию символы үзенең егәрлеге, бай эчтәлеге белән җәлеп итә Олы Диюләр чакырып. Гел һушны алыр идең ГАчылган саен куркыныч’.! Яисә: Кояшны каплаган Дию кебек. Елмаюым урлый кайчак хырсыз (угры) ГАчулы чагыч') "Шәҗәрә" поэмасының үзәк герое Газизә үз сөйгәнен эзли; аны урыс баскынчылары алып киткән Җилләр белен Дию килеп Гүя шулай ул урланды Кара кош кебек үк. Дию дә—явызлык, империя символы. Шул ук мәгънәдәге тагын бер символ: ..Тузгыган йоннан да кайчакта Сугалар келәмнең матурын— Албасты туфанын аралап, Төзиләр дәүләтнең татуын. ("Җиңеләбез... Кыска гына язмада шагыйрә иҗатындагы тулы образлар системасын күзаллау мөмкин түгел. Манара (Сөембикә). Арыслан, Кылыч, Күбәләк. Җил, Бал, Күпер, Канатлы ат. Хәүва яисә Иблис. Пәри туе, Тәмуг. Кыямәт хисабы, Туфан, елан-чаян һ. б. образларның барысы да тигез эшләнмәгән, әлбәттә. Әмма алар шагыйрәнең күңел һәм хыял офыклары киң вә бай булуына ышандыралар. Җыентыкта урын алган "Шәҗәрә" исемле тарихи поэма, күңелне кузгатырлык сюжет-вакыйгага корылган булса да, шулай ук гел символлардан тора. Исеме үк символик эчтәлектә алынган. Шәҗәрә—нәсел башы, нәсел дәвамы, милләт миссиясе, халык язмышы дигән сүз. "Беренче башлам"да ук шагыйрә ике көчле символ тәкъдим итә—"Сүнгән кояш" һәм "шәүләләр" Соңрак аларга карт имән (шәҗәрәнең образлы рәвеше), аккош ("Аккош булып кагынсам да..."), бөркет ("Бөркет кебек үткен күзле"), Албасты, Хәзер баба, башка образлар өстәлә Символлар тезмәсе буйлап барып, без, баскынчылар тоткынлыгыннан качып, авыр, газаплы хәлләргә тарган, әмма өметен, яшәү дәртен югалтмаган үсмер кыз язмышына килеп чыгабыз. Бу безнең халкыбыз язмышы да. Яшермим, бу поэма мине тетрәтте. Мин үткәндәге фаҗигаләргә, яра-җәрәхәтләргә тагын да якынайган кебек булдым. Шуны искәрдем: поэманы укып чыккан минутта йодрыгым таш кебек каткан, иреннәрем кысылган, ә күзләрем мөлдерәмә тулган иде. Күптән, бик күптән бу хискә кергәнем юк иде. Ачыну, көенү, рәнҗү катыш өмет хисенә... Бикә Рәхимованың татар шигъриятендә үз урыны бар. Зур исемнәр, югары урыннар дәгъвалап йөрмәсә дә, тыйнак кына, салмак кына иҗат итүче бу шагыйрәнең йөрәгендә ир-атларга биргесез көч- егәрлек, хөрлек рухы бар. Бик күпләргә караганда аның шигъри сүзе чынлыкка, ихласлыкка, иманлыкка якынрак тора.