Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан
БЕРДӘМ БЛОК ТӨЗЕЛДЕ Россиядә яна сәяси кач барлыкка килде Август башында Татарстан Республикасы Президенты М Шәймиев житәкчелс- гендәге «Бөтен Россия» һәм Мәскәү мэры Ю Лушков оештырган • Ватан» хәрәкәтләре үзара берләште Төзелгән яна блок, тизлән булачак сайлауларда жинсп чыгып, булачак парламентның түбәнге палатасында чагыштырмача зуррак урынны яулап алырга, ә аннан сон. Думадагы күпчелек нигезендә. Россия хөкүмәтен төзәргә ниятли «Без 226 урынга исәп тагабыз, максатыбыз— Россияне демократик үсештә яна баскычка алып чыгу»,—дип белдерде М Шаймиев 4 августта үткән матбугат конференциясендә Ф. мохоммәтшинЖУРНАЛИСТЛАР ЯНЫНДА 13 августта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф Михәммәтшин халыкара «Идел» лагеренда республикабызда чыгучы газетажурналларнын баш мөхәррирләре белән очрашты. ТР Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы оештырган әлеге семинарда сүз Россиядә һәм Татарстанда килеп туган ижтимагый-сәяси хәл һәм социаль- икътнеалый реформаларның киләчәктәге язмышы, журналистларның сайлау алды компаниясендәге роле турында барды Г. ИСХАКЫЙ МУЗЕЕ АЧЫЛДЫ 30 июль көнне Чистай районының Яуширмә авылында олуг әдип һәм күренекле жәмәгать эшлеклссе Гаяз Исхакыйга багышланган тнрихи-мсмориаль һәм этнографик музей комплексы ачылды Комплекс бөек милләттәшебезнең гыйбрәтле тормыш юлы һәм киң кырлы ижаты. шул чактагы көнкүреш әйберләре белән таныштыра. Яуширмә авылында яшәүчеләрнең үзенчәлекле гореф-гадәтләре турында сөйли. Комплексны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев. ТР Премьер министры урынба сары И Хайруллин. Төркиянен Казандагы генераль консулы Ә Реза Демирер Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе И Таһиров. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин. Мәдәният һәм Мәгариф министрлары М Таишев. Ф Харисов. Чистай шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы А Хэйру длин депутат язучылар Р Вәлиен. Р Миннуллин. күренекле галимнәребез Ә. Кәримуллин. X Миннегулов. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрынын баш режиссеры М Хәкимжанов һ б мөхтәрәм зыялылары быз. кин жәмәгатьчелек вәкилләре катнашты КАЗАНДА—ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ 29 июль—7 август көннәрендә Казанның Зур концерт залында хатын кыстар арасында шахмат буенча дөнья чемпионаты исемен алу өчен киеренке көрәш барды Якташыбыз Алисә Галләмова белән Кытай кызы Се Цзюнь арасында барган уен. К партиядән сон. 4 4 исәбе белән төгәлләнде Калган 8 партияне көндәшләр Кытайда. Се Цзюньнын туган жирендә— Ш зньян шәһәрендә уйнадылар. Ул 8.5:6,5 исәбе белән Се Цзюнь файдасына төгәлләнде ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ XI11 корылтайдан сон. 2 августта, яна сайланган Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең беренче утырышы булды И н элек ижат берлеге рәисе Фоат Галимуллин тәкъдиме белән, язучылар оешмасынын киләчәктәге эшчәнлеген заман таләпләре югарылыгында тагын да яхшырту буенча идарә әгъзалары үзара фикер алыштылар Утырышта ижат берлегенен Өлкән әдипләр шурасы. Кабул итү коллегиясе әгъзалары сайланды Аннары идарә әгъзалары «Казан утлары» журналынын баш мөхәррире итеп Равил Фәйзу.глинны. «Идел» журналынын баш мөхәррире итеп Рашат Низамиевны. •Салават күпере» журналынын баш мөхәррире итеп Зиннур Хөсниярны бертавыипан я надан расладылар , ------- Тышлыктагы сурәтләр--------------------------------------------------- х Тышлыкның беренче битендә: «Йосыф вә Зөләйха» китабыннан бер сурәт. 1813 ел. һиндстан Бизәүче - каллиграф Муллаим Кәшмири. | Тышлыкнын дүртенче битендә: күренекле язучы Шамил Рәкыйпов Идарә утырышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп монарчы «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире булып эшләгән Шаһинур Мостафин бертавыштан сайланды. Утырышта шулай ук М Җәлил һәм анын көрәштәшләрен искә алу көнен уздыру, мөхтәрәм әдипләребездән Нәкый Исәнбәтнең— 100 еллык, Яков Емельяновның 150 еллык юбилейларын зурлап билгеләп үтү турында да эшлекле сөйләшү булды. «КАЗАН УТЛАРЫ»НДА ОЧРАШУ 3 августта Татарстан язучылары оешмасы житәкчесе Ф Галимуллин «Казан утлары» журналы редакциясендә булып, анда эшләүчеләр белән очрашты Ул редакциянең эш планнары белән жентекләп танышты һәм «Казан утлары» журналы белән киләчәктә дә үзара ярдәмләшеп,' ныклы бәйләнештә торачагын әйтте. ХӘРӘКӘТГӘ-БӘРӘКӘТ Татар халкынын Милли Мәжлесе рәисе—язучы Айдар Хәлим Ульян шәһәрендә булып, өлкәдәге татарларның яшәеше, татар милли тәрәккыятенен торышы белән танышты. үзәк мәйданда Сембер шәһәренең нигеътәнүенә багышланган күмәк намазда катнашты Кичен «Дуслык Сарае»нда татар җәмәгатьчелеге белән очрашты, күп сорауларга жаваплар бирде, шигырьләрен укыды. А Хәлим шулай ук Мәскәүдә үткән «Рәсәйне рухи янартуда мөселманнарның роле» дип аталган халыкара ислам конференциясендә катнашты, күптән түгел генә ачылган беренче татар мәктәбендә булды, китаплар бүләк итте УНИВЕРСИТЕТТА КУНАКТА Казан дәүләт университетының Көнчыгыш телләр факультетында «Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөхәррире Р Гаташ белән очрашу булды. Кичәдә катнашучы язучы-академиклардан Тәлгат Галиуллин белән Хатип Миннегулов тыңлаучыларны кунак шагыйрьнең тормыш юлы һәм ижатынын төп үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Аннары сүз шагыйрьнең үзенә бирелде. Ул талибләргә һәм мөгаллимнәргә сонгы вакытта дөнья күргән яна китапларыннан шигырьләр укыды, аларнын язылу тарихларын сөйләде. БЕРЬЮЛЫ ИКЕ БҮЛӘК Чиләбе шәһәрендә яшәүче күренекле музыкант—тальянчы, күп кенә ижади конкурслар лауреаты Вазыйх Шәрәфетдинов (тумышы белән—Буа районынын Яна Чәчкап авылыннан), июнь-август айларында Татарстанда булып. Казанда, Буа, Апае, Кукмара һәм Мамадыш районнарында халык белән очрашты, чыгышлар ясады Күпьеллык нәтижәле эшчәнлеге өчен, Вазыйх абый мәшһүр композитор Фасил Әхмәтов исемендәге медаль һәм Идел буе—Урал республикалары композиторлары берләшмәсенең Мактау Дипломы белән бүләкләнде Ошбу зур бүләкләрне ана әлеге берләшмәнен рәисе— Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы, танылган композитор Мирсәет Яруллин һәм Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев тапшырды Шул уңайдан «Курай» радиосы В Шәрәфетдинов ижатына багышланган махсус 2 тапшыру да оештырды ГАЛИМНӘР ТАБЫШЫ Татарстан милли китапханәсе һәм Казан дәүләт университеты галимнәренең Оренбург өлкәсенә оештырган фәнниархеологик экспедициясе уңышлы тәмамланды. Әлеге өлкәнен Сакмар. Саракташ. Куандык, Гай. Беляев. Шарлык. Александр районнарындагы 27 татар авылыннан фәнни әһәмияткә ия булган кулъязма истәлекләр, иске басма китаплар һәм журналлар табылды Табышлар арасында Ә Каргалый. һ Салихов. Г Кандалый, Акмулла. М Җәлил кебек татар әдәбиятында тирән эз калдырган күренекле каләм әһелләренең безгә билгеле һәм билгеле булмаган әсәрләренең күчермәләре, аларнын тормышларына кагылышлы башка фактик язма чыганаклар, җирле фольклор әсәрләре һ. 6 бар