Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ МИРАС

Танылган әдип Афзал Шамовның (1901-1990) әдәби мирасы алай әлләни зурдан түгел. Озын гомер юлының шактый өлешен казна һәм җәмәгать эшләрендә үткәргән бу язучы, чагыштырмача аз язса да. үзенчәлекле хикәяләре һәм повестьлары белән билгеле иде. Аның «Рәүфә ■ повесты. «Миңнур карт» һәм башка байтак хикәяләре уз вакытында, мәктәп программаларына кертелеп, өлкән сыйныфларда укытылды. Без аларны укып үстек. Афзал Шамов тәрҗемә остасы да иде Аның тәрҗемәсендә татар укучылары дөнья һәм рус классикасының бик күп әсәрләре белән таныштылар Барысын да санап тормастан. Жюль Верн. Эрих Мария Ремарк. А. Пушкин. Н. Гоголь. Л. Толстой, А Чехов. М Горький. Н Островский. А Фадеев исемнәрен атау да җитәдер. Афзал Шамов - үз-үзенә дә. башкаларга да бик таләпчән һәм шул ук вакытта үтә итагатьле, сабыр, тыйнак шәхес иде Шуңа күрәдер дә. төрле җаваплы һәм дәрәҗәле урыннарда кәнәфидә утырса да. ул башкалар кебек кирпеч-кирпеч томнарын бастырып чыгару артыннан йөрмәде. Аның аерым китапларыннан тыш. нибары бертомлык « Сайланма әсәрләр»е генә берничә мәртәбә дөнья күрде. Укучыларыбызга тәкъдим ителә торган «Картлар» әсәре (автор аның жанрын билгеләмәгән, повесть шикелле) гасырыбызның илленче еллары башында языла башлаган булырга тиеш. Әсәрдә сүз сугыштан соңгы колхоз авылы турында бара. Геройлары—авыл кешеләре, нигездә өлкәннәр, әсәрнең исеме—«Картлар» да шуны искәртеп тора. Бу әсәр, шул еллар әдәбиятына хас булганча, тормышны «алсу төсләрдә», буяп-бизәп күрсәтергә омтылуы белән характерлы. Шулай да Афзал Шамовның әдәби зәвыгы, үзенчәлекле таланты әсәрдә ачык чагыла: ул үз геройларын психологик кичерешләр аша ачарга омтыла, аларҗанлылар, тереләр, һәркайсыныңүз холкы-табигате төсмерләнә. Колхоз эшеннән уллары тарафыннан читләштерелгәннән соң. эш сөючән җанына тынгы таба алмый тинтерәүче Садыйк карт белән аның кордашы, әле һаман эштэ-хезмәттә кайнаучы гадел һәм бераз хәйләкәррәк Сәләхи картның үзара мөнәсәбәтләре дә, Садыйк картның карчыгы Бибисаҗидә образы да сәнгатьчә матур итеп сурәтләнгәннәр. «Картлар» әсәренең тел-стиль ягына да тел-теш тидерерлек түгел. Ул шактый камил, ятышлы дип әйтер идек. Өлкән буын әдипләребезнең байтагы шикелле. Афзал Шамов та әдәби сүзгә таләпчән, ул һәр җөмләсен җиренә җиткереп, шәрехләп язарга тырыша Шуңа күрә әсәрнең баш өлешләре ялыктырмыйча укыла Әмма соңга таба сюжет сыегая, автор геройларын нишләтергә белми башлый, аптырап кала сыман: колхозчыларның озын-озын нотыклы, «кызыл» - күңелсез җыелышларын егерме- утыз биткә сузып сөйләп бирүләр башлана. Бәлки шуңадыр да. Афзал Шамов бу әсәрен, биш табаклар чамасы күләмдә язгач, тәмамламыйча өстәл тартмасына салып куйган. Язылган елын да күрсәтеп тормаган. Ә бит югыйсә әдипнең әле көч-куәте ташып тора, ул әле илле яшен тутырган гына чак. Шул ук елларда аның «Көннәрдән бер көнне». «Яңгырлы кичтә». «Бер мәхәббәт турында» кебек югары кимәлдә иҗат ителгән әсәрләре дөнья күргән иде. Афзал Шамовның «Картлар» әсәреннән беренче ике бүлекне без. автор текстына каләм тигезмичә, бүгенге укучыларыбызны үзебезнең элгәрләребез—өлкән буын әдипләребез иҗаты белән таныштыру максатыннан тәкъдим итәбез. Кулъязманы журнал редакциясенә Афзал Шамовның кызы Әлфия ханым тапшырды Без аңа рәхмәтлебез