«ЧЫНЫГА ТОР...»
«ЧЫНЫГА ТОР...» ФӘЙРҮЗӘ ИСМӘГЫЙЛЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕН УКЫГАЧ Моннан 7-8 ел элек Фәйрүзә Исмәгыйлева кем ул? дип сорасалар, мөгаен, шигырьдәгечә «таныйм да. танымыйм да» дип әйткән булыр идем. Үзен юньләп күреп белмим (беренче күрешеп - сөйләшү 1991 елның көзендә дип хәтердә калган. «Казан утлары» редакциясенең корректорлар бүлмәсендә какча гәүдәле, дымсу күзле, өлкән курс студенткасы кебек тере, шул ук вакытта сәер оялчан кызчык-ханымны күргәч, «бу күбәләк җан иясенең дә сагыш-моңы, нужа-хәсрәте бардыр инде, юкса шигырьгә ябышмас иде» диебрәк уйлап та куйган идем), язганнарын да матбугатта бик сирәк күреп барам. Шулай да, Р. Зәйдулла. Г. Морат. Л. Зөлкәрнәйләр белән бер үк чорда Шигърияткә килүчеләр арасында Исмәгыйлева дигән өметле каләм иясе барлыгын белә идем, әмма аның хакында ачык, тулы фикерем юк иде. Хәзер Фәйрүзә ханым иҗаты турында беркадәр беләм дип исәплим. Китап итеп чыгарырга әзерләнгән кулъязмасын җентекләп укырга туры килде. Йөз иллеләп шигырь анда. Нигездә кыска шигырьләр. 1991 елда ук Татарстан китап нәшриятына тапшырылган, соңрак темпланга да кергән булган. Ә китап булып чыкмый калган. Заманаларның үзгәрүе дә йогынты ясагандыр, авторның да максатчан үҗәтлеге дә җитмәгән, күрәсең... Кулъязмада «шигырьгә кемнеңдер килүе, ә минем китүем хәерле...» кебек юлларның булуы очраклы түгелдер. Кызганыч, бер яхшы шигырь китабы үз вакытында чыкмый калган. Ә ун еллап вакыт—һәр заманда да байтак вакыт ул. Әдәбиятчыга—башлап язучымы ул. классикмы—төп критерий бер: нәрсә турында язасың, ничек язасың? Әлбәттә, белгәнне язырга; әлбәттә, үзеңчә. шул ук вакытта, кешеләргә дә ирешерлек халыкчан итеп язырга тиешсең. Бу таләпләргә Фәйрүзә шигырьләре, нигездә, җавап бирә дип уйлыйм. Ф Исмәгыйлева—дипломы буенча журналист саналса да, асылы белән педагог- тәрбияче ул. Университет тәмамлагач, дистә еллар буе балалар бакчасында—нәниләр арасында (Миңа калса, хатын-кыз шагыйрә өчен, илһам өчен менә дигән җирлек!). Авылның әнә шул нәниләр дөньясында үзенең дә алма кебек өч баласы тернәкләнеп үсеп килә. Ни әвәләсәм—шул пешәр: сигезле итсәм—сигезле. кабартма итсәм—кабартма, мөгезле итсәм—мөгезле. Шундый уйлар белән бүген юдым да онлы кулымны, әвәли-әвәли сөйдем елмаеп яткан улымны! Бәхәсләшмәсләр дип уйлыйм: мондый юлларны язу өчен белү генә җитми, кичерү кирәк, әйтү генә җитми, күңел кардиограммасын ачып салу кирәк. Мисалга тагын берничә юл: Алны-ялны белми елыйсың— шулай жинәм мин, дисен. Чыныга тор: үскәч хәсрәтләрне жылап та жинә алмыйсын. .ЧЫНЫГА TOP Нәни малай керде тешкә— өлгерәлмәсәм да танып, туп уйнаткандай, күкләргә чөеплөр сөйдем аны Ә аннары азындырдым. утырттым да агач атка. Малай күккә томырылдыАкбүз атка канат чыкты! Ярый, Фәйрүзә белгәнен белеп яза дидек, ә -ничек яза ?»ны ничек дәлиллибез?* Үзенчә яза» дию бик абстракт сүз Шулай да әнә шул -үзенчә»гә керә торган, минемчә, бик әһәмиятле бер сыйфат—чама хисе Без заманында шигырь-позма дип аталган су буе фикерсез язмалар укып үстек Ялыктырды алар безне Кыска формаларның соңгы дистә елларда лаеклы урын даулавы әнә шул мәгънәсез (мәнсез) озынлыкка бер протест-гамәл булгандыр, күрәсең Егет сүзе—кыска булыр. Шигырьдә кызларның егет булуы ошый миңа Фәйрүзә дә озынга сузмый шигырьләрен Сүз—эпик колач җитмәүдә түгел, хикмәт—р (сүз) кадереңне белүдә, фикер җегәрен анык белүдә, әдәптактта, һәм. ниһаять, укучыны хөрмәтләүдә. Сирәк язам шигырьләрне алданган чакта гына, өзелгән чакта гына, ялганган чакта (ына Шигырь Дөньяны үзгәртә аламы ? Шагыйрьләр (шул исәптән без дә) әйе. шигырь- илаһи сүз күпмедер дәрәҗәдә үзгәртә, яхшырта ала дип, шул ышаныч белән гомер кичкән кешеләр. Әмма ялган пафос, фалшь белән Дөньяны яхшыга үзгәртү түгел, киресенчә, бозасың гына Карлыгач томшыгы белән балчык ташып оя сылаган, кырмыска бөек архитектура үрнәге түмгәк-храмын корган кебек, шигырьче дә фәкать үзе күтәрә азган идея-фикерне, шуңа кешеләр алдында җавап тота алырга лаек булып, бүтәннәргә җиткереп иҗат итәргә тиеш Бу—әле беренче китабын яңа чыгарып килә торган Фәйрүзәдән бигрәк, үзебезгә—шагыйрәдән яшь буенча күпкә өлкән казлмдәшләргә дә кагыла. Фәйрүзә бу хакта уйланамы, уйлаганмы, белмим, әмма эчке тоемы, интеллекты моны, ягъни, алда әйтелгәнне интуитив рәвештә яхшы аңлый кебек. Мөлдерәмә күнел белән Вакыт дәрьясында агышым Үзем генә каласы бар Гөлчәчәкле алан булыр күз яшьләрем тамган урын Ярамый икән иргегө язларның кичке акылы Фәйрүзә ханым ерак Азнакайда—әдәби хәрәкәтнең үзәгеннән (хәер, бу төбәктән дә шактый кызыклы шагыйрьләр үсеп чыкты соңгы 20-25 ел эчендә М Галиев, Ф Гыйззәтузлина. Н Әхмәдиев. И Гыйләҗев ) шактый еракта яши Шаулы, бәхәсле мәдәни-әдәби -казанда» аралашып яизәмәү сизем Инде мәгълү и мотивларны кабатлаулар очрый Техник яктан эшләнеш-рифма-ритм төгәлсеззекләре дә юк түгел Сам им и. зек. ихласлыгы белән алдыра да. күбесен кичерәсең Иң мөһиме-иҗатта очу биеклекләрен бутамау Бөркет чыпчык булып, чыпчык бөркет хис итеп, очыш юлларын бутаса клзке Элек әдәбиятка керү кыен иде Күпме киртә-капкалар' һәм көндәлек матбугаттаничаклы талант иясенә-кулъяулык чаклы мәйдан' Партия органнары җитәкләгән басмаларда 10-15 юл чын шигырь чыгару үзе бер вакыйга иде. Ә хәзер хөррият! Сүз иреген тыючы юк. Ә хәзер кемнәр генә чыгармый китапны.' Яз да яз! Фәйрүзәнең ре әйтмешли, әвәлә дә пешер! Юк шул! Беренче карашка гына җиңел кебек. Хәзер ул кыен чын әдәбиятка юл яру! Ни өченме? Беренчедән, моңарчы җыелган (һәм тыелган!) Бөек Мирас безгә иреште. (60 еллар башында яхшы китап таба алсаң, төлке тоткан кебек сизә идең үзеңне). Икенчедән, китап укучы кимеде, гавәм китаптан бизде. Базарың булмый торып, чүлмәк ясап яшәп кара! Өченчедән, язусызу эшендә (әдәбиятта дип язасы килми) бик болганчык заман. Тәҗрибәсез укучыга ориентлашу кыен. Шәп тышлы, ялтыравыклы бизәкле китаплар тулып ята Кайсы җәүһәр дә, кайсы комбалчык (һәммәсе буяп бизәлгән!)?. Шуңа күрә дә, хәзер Зур Әдәбиятка кереп, үзеңә урын даулау бик кыен. Мондый хезмәткә алыну—сабый батырлыгына тиң. ... Сүз әйтмәгез хис канатында оча белүче бу хатынга Оча бирсен Җирдәге тормышны әз генә булса да матурлап.