Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧАТЫР ТАУНЫҢ КУЕНЫНДА

Юрау Нәни малай керде төшкә— Өлгерәлмәсәм дә танып, Туп уйнаткандай, күкләргә Чөепләр сөйдем аны. Ә аннары атындырдым, Утырттым да агач атка. Малай күккә томырылды— Акбүз атка канат чыкты! Юрый торгач уйлап таптым: Агачы—шигъри аттыр ул. Тылсымлы төннәр иркенә Очалмасые талпынып! ФМалае—Илһам атлыдыр— Каләмемне сихерләде. ...Күңелнең пәрдәсен ачып Сибелделәр шигырьләрем! Алар... Тормыш әсәрләре арасында Сере бетмәс гажәп китап бар: Ни өчен соң көзләренә кергәч Сөйкемлерәк була ир-атлар?! Җыерчыклар түгел—нур балкышы Күзләр читендәге сызыклар. Шул нурлары белән хикмәтле дә, Мавыктыргыч алар, кызыклар... Гайбәт түгел р лә Бер ир кулын тыймаган. Чишмә юлында бүген дә Ул хатынын кыйнаган. ...Тапталган һәм канаган ди Ул төнне чыклы үлән. ...Хатын исән. Ә көянтә Урталай сынып, үлгән. Иртәгесен, имеш, хатын Караса күтәрелеп. Көянтә жаны әйләнгән Салават күперенә... И сөенгән хатын: димәк. Күктә дөнья ямьлерәк! Шуңа күрә җирдәгеләр Китәләр ди Мәңгегә...Әнкәй Балерина кебек йөри әнкәй— Балам йокысы бүленмәсен! Әллә ничә торып яңарта— Самавырым, ди сүрелмәсен. Моңаеп кала, календарьның Ертып алган битенә карап. ...Шомырт чәчен хәтерли әле Мич киртендәге сөяк тарак. Сабый күлләре чүк беркатлы— Эикәйдән китү бигрәк читен. ...Юлдан күмелгәнче озата Күзләрен сөрткән яулык чите...Ә асылы... Кеше холкы үзгәрми ул— Минем инде сынаган бар. Аңлап шушы хакыйкатьне Сөенгән бар. елаган бар... Кырыс холык була, әйтик, Салкын кышка ул охшаган. Ләкин ягымлы яз кебек Буласына да ышанам. ...Ә асылы барыбер кыш аның! Язга охшаш холык була Ява янгыры. кары да. Гөрләвекле көннәре бар. Көзгә тиң боек чагы да. ...Ә асылы барыбер яз аның! Йомшак холык бар җәйгә тиң. Ул бертөрле: яшел. яшел. Тик кайчагында күңелендә Дөрләп ала язгы яшен! ...Ә асылы барыбер җәй аның! Көзләр сыман бай рух бар— Ярлы чорның хакиме ул. Ләкин кайчак нәүмизләнә. Гүя дөнья фәкыйре ул. ...Ә асылы барыбер көз аның! Мине аңларлар дип уйлыйм, «Үзгәрер*,—дип чыдаганнар. ...Асылда үзгәрми холык— Әллә ничә сынаган бар Без Йөгерепләр килә каршыга— Кылганнары безне таныды. Чатыртауның җил оясы бу. Оясында—тупыл мамыгы. Җан шифасы була күрешү— Хиссезләнеп калса күңелең. ...Кош баласыдай утырабыз Тупыл мамыгына күмелеп. Яшьлек белән очрашуга— Казаныма барам. Озата баручы кояш Минем утта яна. Җилдә уйлар җилгәрелә Яктылары кала. ... Ерак юлда үзем белән Якыная ара. Читәнгә читен микән Белмим, кайчан, кемнәр үргәннәр— Монда бит читән иде. Ул агайлар күптән үлгәндер— Ә читән исән иде! Зәңгәр койма белән капланган Борынгы иске читән. ...Каршысына киртә какканда Тарих сискәнде микән? Ирен читең белән көлеп кенә Нигә соң ул шигырь, дисең дә, Яшьлек белән генә сизмисеңдер. Сискәнерсең әле бер—син дә! Әйе, кеше малга омтылганда Кирәкмидер шигырь. Шулай да— Бабайлардан калган гүзәл җирдә Хиссез булу—гөнаһ бугай ла! Киләсең ерактан— Яшьлекнең үзеннән. Дөньям чуалыр, син Күренгәч күземә. Томалар да аңны. Күңелдә чыңлар Айлы кичтә икәү Иҗат иткән җырлар. Тик сулыш бер булмас. Кушылса да тыинао. ...Чик сакчысы кебек Сакта тора еллар... Мин Күзләремә дөнья сыйган. Гамьнәрем—тирән. Тузанлы иске юлымнан Болынга кнләм. Болынның хикмәтле ханы. Син изүне яп. Дилбегә—хуҗам кулында. Мин—җигүле ат... Биек ярдан суга чумулар Саклангандыр инде холыкта. ...Офык читләренә басып Сикерәсе килә болытка! Әйләнә баш рәхәт уемнан— Күчкән кебек дөнья күчәре ...Иркәлииркәли тирбәтә Күпертелгән болыт түшәге. Өрфиядәй дымсу мамыгы Иреннәрен булып тоела. ...Җиргә йолдыз түгел, сөюдән Чәчрәп чәчрәп очкын коела! Илаһи мизгелдә Мин—мәшәкатьтән качып Вакытлыча күчкән утрау. Үзүземә төренеп Хис диңгезендә утырам. Тарафым—зәңгәр-зәңгәр, Ирек төсенә буялган. ...Сизсәләр мимсезлекме, Үз урыныма куярлар. Апрельдә фасыллар очрашуы Чатыртауның куенында Карлар бетмәгән эреп... Ә имәндә тыйнак кына Елмая бөре. Зәңгәр, сары гөлләр инде Җәйләргә киткән кереп. Сипкелләнгән тау битләре Дөньяга карый көлеп! Дүрт фасыл очрашуы бу— Табигать җыйган барын. ... Юл читендә басып тора Көзләргә кергән ханым... Безнең яшьлек ничек сыйгандыр— Мәллә бүген бигрәк тар сыман. Утырам мин ярда уйланып Балтам суга төшкән карт сыман. Шушы төштә янды уртак хис— Истә түгел көне, елы да. ...Эз сакламаганга үкенә Сөзәк ярның кайнар комы да. Суда икәү. Гүя, икебез— Моңнарыма ничек җан чыдар?! ...Тәгәри дә төшә яңактан Син чәчрәткән шаян тамчылар... Әнкәй мине ни өчендер Әткәм күлмәгенә бнләгән. Бишек җырын белмәгәнгә «Герман көе»н күлмәк көйләгән. Нәни яшьләремне сөрткән Аның күпне күргән җиңнәре. Шуңа күрә бишектән үк Тоеп яшим әткәй иңнәрен. Кысыбрак мине кочкандыр Албастылар керсә төшемә. Өнемдә дә юлдаш мина Әткәм кебек изге кешеләр. Аз тырышканмы сон алар Гөлләр итәр өчен илләрен?! ...Биләүдән үк сеңгән җанга Эткәемнең тозлы тирләре...Их, сез, ирләр Картайгандыр бу бичара— Карт усак ауган сынып: Бармаклары бар, мөгезе— Тора шүрәле сыны. Чакырса да янына ук Орынырга кыймадым. Ләкин якты хисем белән Дәваларга уйладым. Их. ир заты... ни сөйлисен— Ник калмаган якты моң?! ... Тукай куйган мөгез, дими. Ә гаепли хатынын.Мин һәм Сез Терелтегез, мин өшедем. Бик озак очтым, дидем... Учыгызга сыенучы Күшеккән кошчык идем. Киткәч белдем: үткәнемдә— Иң якты хисләрем Сез. ...Минсеа калгач үз дөньягыз. Сез дә бер сискәнерсез. Тыпырчынган кебек нидер. Тетрәп куяр учыгыз. Тоелыр гына шул... мин бнт... Бөтенләйгә... Хушыгыз! Нәфис карым син Үзеңә дип сузылган учка Кунмый калган нәфис карым син. Назлы куеныма сыенып Атмый калган иркә таңым син. Төшләреңә кереп йөдәтмиме Үбелмичә калган иреннәр?! ...Куагында килеш сулдылар Бүләк ителмәгән сиреньнәр. Мәхәббәтнең уртак төенен Язмыш бездән никтер качырган— Сокланса да кыргый чәчәккә. Үрелмичә киткән асыл яр!