АЛЛАЛАР, ФИРГАВЕННӘР НИНДИ ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШКӘННӘР?
Бу сорауга мин алдан ук җавап бирергә булдым. Алар төрки телләрдә дә сөйләшкәннәр! Нурихан Фәттахның янарак кына урыс телендә дөнья күргән «Язык Богов и фараонов» дигән китабы (Казан, 1999) белән танышкач, мин бу фикернең дөреслегенә кабат ышандым, һәм Нурихан Фәттах шуны борынгы бабаларыбыздан сакланып калган, моннан алты мең еллар ук ташка уеп язылган беренче язуларны уку юлында алып барылган ачышлар нигезендә раслый. (Сүз пиктографик һәйкәлләр турында түгел, аларның ясалу тарихлары тагы да тирәнрәк гасырларга кереп китә). Иң борынгы язу истәлекләре Мессопатомия, Мисыр, Эгей диңгезе төбәкләрендә, Атлантидада безнең эрага хәтле дүрт мең еллар ук инде гамәлдә булган. Крито-микон һәм крито-миной культурасына караганнары безнең эрага хәтле ике мен еллар элек барлыкка килгән дип фараз кылалар. Жлр шарының төрле кыйтгаларында болардан тыш та төрле ысуллы язулар куллану очрый. Бу язмаларның кайберләрең әле дә укый алмыйлар. Пасха атавындагы кохау ронго-ронго язмалары, Америка индейцлары—майя язулары да сер булып кала бирә. Дөрес, майя язмаларын Ю. Кнорозов «укыды», ләкин бу «уку» майя легендаларындагы сүзләрне майя язуларына яраклаштыру юлы белән укуга кайтып калды. Соңгы дәвергә хәтле «Фест дисбесе» дигән язманын серләрен кемнәр генә ачарга тырышып карамады, бернинди нәтиҗәгә, уңышка ирешә алмадылар, һәм менә 1986 елны «Казан утлары» журналында (5сан) әдибебез Нурихан Фәттахның «Фест дисбесенең сере» дигән хезмәте басылды. Моны татар тел галимнәре «күрмичә» генә үттеләр. Унбиш елдан сон бу хезмәт нигезендә Нурихан Фәттахның Урта диңгез буйларында табылган борынгы язуларга караган яна хезмәте—«Шәжәрә» дигән тарихилингвистик эзләнүләре дөнья күрде. 320 биттән артык зур күләмле бу китапны күрми үтү мөмкин түгел иде Татар матбугатында китапка югары бәя биргән өч мәкалә басылды Миргазиян Юныснын «Идел» журналында (1993, №11) басылган «Родословная будущего» дигән рецензиясендә аңа тирәнрәк күзәтү ясарга омтылыш ясалды Заманында мин бу хезмәтне «Фест дисбесенең сере»н ачып булмаячак» дип язып чыккан бер Лондон галименә жибәрдем. Китапны алуы турында җавап язса да, Нурихан Фәттахның бу ачышы турында ул галим дә бер сүз әйтеп матбугатта чыкмады. Индоевропизм чире белән агуланган тел белгечләре, телләрне сортларга бүлеп карау нәтиҗәсендә, «иң алдынгы телләр—индоевропа телләре, алар борынгы телләр, ә төрки телләр яшь телләр, безнен эранын өченче гасырында гына барлыкка килгән телләр» дигән карашын алга сөрделәр. Кызганыч ки, әле дә шуны такылдыйлар. «Фест дисбесе»нең телен ачарга тырышып, бу галимнәр бары тик «борынгы» телләрне генә кулланып карадылар. Төрки телләргә мөрәҗәгать итәргә аларның башына да килмәде. Алардан аермалы буларак. Нурихан Фәттах «Фест дисбесен» уку өчен төрки телләргә таянды. «Язык богов и фараонов» дигән әлеге монографик китапның беренче Б Ji Китап күзәтү бүлеге кешелек тарихында беренче сүзләрнен ничек барлыкка килүен ачыклауга багышлана Автор беренче сүзләрнен бер аваздан, аннан ике авахдан башланып, тора-бара катлаулануларын исбатлыи Шуннан чыгып, ул «Фест дисбесе»ндәге язуларның серләрен и же к методы белән ачуга ирешә «Фест дисбесе» тексты безнен эрага хәтле XVII гасырда язылган Аны археологлар 1908 елда Крит атавында казынулар алып барганда. Фест шәһәре тирәсендәге эзләнүләр вакытында табып алалар Табылу урнына карап аны «Фест дисбесе» дип атыйлар. Әдипгалим Нурихан Фәттах монографиясенең икенче бүлеге «Фест дисбесе»н ничек укуы, анда язылганнарны шәрехләве белән кызыклы. «Дисбе»дәге билгеләрне төрки телләр нигезендә уку нәтиҗәсендә Нурихан Фәттах дөньяда беренче буларак дөньякүләм ачыш ясый Анын бу ачышын мин шумер чөй язулары уку. борынгы Мисыр иероглифларының серенә төшенгән Шлиман. Шампольон ачышлары белән бер рәткә куям. Китап урыс телендә дөнья күрде Урыс телендәге хезмәтләргә игътибар итүче Европа галимнәре аны укый алсалар, бу ачышның дөньякүләм танылачагына минем шигем юк. Әмма еврошовинистик идеология белән агуланган Россия тел белгечләренең бу хезмәтне тиз генә таныячакларына шигем зур Мина калса, китапнын «Фест дисбесе» өлешен генә булса да инглиз теленә тәржемә итеп дөнья аренасына чыгару бик кирәк Ул татар тарихы фәне, татарларнын кемнәрдән-кайлардан килеп чыгуы турында сөйли торган хезмәт булыр иле «Фест дисбесе» табылган Крит атавы ул үзе—легендаларга кергән Атлантида «кыйтгасы»нын бер өлеше Шуна күрә Нурихан Фәттахның Крит һәм Атлантида тарихына караган махсус бүлек бирүе бик яхшы аңлашыла Крит атавы Атлантиданын безнен эрага хәтле унбиш гасыр элек булып үткән гаять көчле жир тетрәве—Санторино зилзиләсеннән сон су астына китеп бетми калган өлеше. Санторино зилзиләсе кырык ел буе дәвам иткән Шушы вакыт эчендә анда яшәгән атлант халкы Аппенин ярыматавы һәм Эгей диңгезендәге атауларга. Грециягә, өлешчә Африкага-Нил буйларына күчеп киткән. Үзәге Эгей диңгезе булган төбәктә микон миной культурасы барлыкка килгән Нәтижәдә биредә борынгы |рек культурасы үсеп чыга Борынгы грек тарихчылары, галимнәре, әдипләре Гомер. Плутарх. Геродот. Платон. Страбон һәм башкаларның безгә килеп җиткән хезмәтләреннән Нурихан Фәттах «Фест дисбесе»ндә очрый торган һәм башка борынгы прототөрки сүзләр таба Телебезгә якын булган күп топонимнар. этнонимнарга тап була Крит атавында хәзерге көндә безнен телебезгә аваздаш Бакалды (Бакалы». Кондурач (Кондырлы). Куртес (Курташ). Магес (Магаш). Исман (Ишман). Кабир (Кәбир). Караны (Каран). Торсий (Тарса), Салмон )Салман). Саба. Самара кебек топонимнар бар икән Нурихан Фәттах грек әдибе Гомернең «Олиссея»се белән төрки «Алпамыш»нын бер үк тамырдан чыгуы, хәтта «Алпамыш»нын борынгырак булуын да күрсәтеп уза. Шактый гына мәкальләре безнен нигезе дә шул чор культурасына барып тоташа икән Китапнын дүртенче бүлеге борынгы Рим һәм римлеләрнен тарихына багышланган Римлеләрнен бер өлешенен бабалары саба дигән халык, икенче өлешенең бабалары этрусклар булган Этрускларнын төрки халыкларга каравы турында инде күп хезмәтләр басылып чыкты Әйтик. Казыйм Миршаннын «Борынгы прототөрек язулары» (Анкара. 1970) Адилә Аиданың «Этрусклар төркиләр иле» (Анкара. 1992) китаплары һәм башкалар Нурихан Фәттах этрускларнын төрки халыкларга якынлыгын тел. топонимия, юреф-гадәтләргә бәйләп һәм фольклор образлары белән чагыштырып карый Шулай да .парны турылан-туры төрки халык булган дип санарга ашыкмаска чакыра • термины этрусского языка по структуре и значению татарские Несмотря на это нельзя с уверенностью утверждать, что этрусский язык, каким он известен сегодня науке, является в полном смысле родственным татарским».-дип я за ул Римлеләрнен икенче өлеше булган саба халкының да төркиләргә якынлыгын Нурихан Фәттах Саба районындагы шушы исемнән ясалган топонимнар белән лә чагыштырып карый Саба. Сабабаш. Чәпке Саба кебек авылларның тарихы әнә шул римлеләр тарихына барып тоташа дигәнрәк фикерне алга сөрә ул. 12 * Безнен эрага хәтле IV гасырда Римгә галл кабиләләре басып керү нәтижәсендә римлеләрнен теле латинлаша, этруск-саба телләре әкренләп йотыла бара. Эгей диңгезе янәшәсендәге Алгы Азия белән Нил-Мисыр мәдәнияты арасында үзара мәдәни бәйләнешләр көчле булган. Кайбер галимнәр крит- миной, Рим, этруск культураларына, аларның теленә Алгы Азиядә яшәгән шумерлар, аккадлар да зур йогынты ясаган дип язалар. Шумер культурасының тел, мәдәният, мифология, этнонимиясе үрнәкләре аркылы Н Фәттах огузлар. хазарлар, бәжәнәкләр, таврлар. киммериилар. хеттларга да барып чыга Шумер телендәге төрки сүзләр турында башка галимнәр хезмәтләрендә дә сүзләр аз булмады. Заманында бу хакта Олжас Сөләиманов та үзенең «Аз и Я» исемле китабында шактый тәфсилләп язган иде Борынгы Мисыр мәдәниятына багышланган бүлектә дә автор бу халык телендә төрки сүзләр, этнонимнар, мифологик паралельләрне күп таба. Алар арасында берсе безнен өчен аерата кызык. «Мисыр» сүзе ассирия теленнән икән, ул Мисырның үзендә безнең эрага хәтле IX гасырда ук кулланыла башлаган. Н. Фәттах шушы «мисыр» сүзеннән «мишәр» дигән сүз барлыкка килгән дигән фикер үткәрә. Мишәрләр Мисырда хәрбиләр-сугышчылар булып хисапланганнар. «Мишә» сүзе гаскәрне, армияне аңлаткан, ә «мишәр» сүзе «сугышчы» дигән мәгънәдә кулланылган. Шушы сыйфатлары белән алар башка төркиләрдән аерылып торган. Сонга таба алар кыпчаклар исемендә дә йөри башлаган булырга тиеш. Милләтебезнең аерылмас бер өлешен тәшкил иткән мишәрләркыпчакларның гасырлар буе төрле халыкларга ялланып (грузин, әрмән, француз, гарәп, поляк, урыс, монголларга), алар ягыннан сугышларда катнашып килүен искә төшерсәк, «мишәр» сүзенең этноним буларак үзгәрүен анлау авыр түгел. Олжас Сөләйманов та «Язык письма Взгляд в доисторию письменности и языка малого человечества» дигән хезмәтендә (Рим, 1998) «мишәр» этнонимынын борынгы мисыр теле аркылы безнен этимология фондына кереп китүен искә ала. Нурихан Фәттах бу монографиясендә кешелек цивилизациясенең бишеге Якын Көнчыгышта булуын, шуннан бөтен Жир шарына таралуын да ачыкларга тырыша. Хезмәттә күтәрелгән мәсьәләләр күп кырлы, без аларнын бары безгә якын, төркиләргә якын якларына гына күз салу белән чикләнәбез Анда да әле күп мәсьәләләргә тукталмыйбыз. Бу хезмәтне мин татар тарихы фәне тарихында мона хәтле тиңдәше булмаган хезмәтләрнең берсе дип саныйм Андый хезмәтләрнең беренчесе академик М. 3. Зәкиевнен «Төрки-татар этногенезы» иде (Казан. 1998). Бу хезмәтләрнең икесе дә милләтебезнең еракерак гасырларга барып тоташа торган эзләрен барлау, ачыклау юнәлешендә, төрки-татар этногенезы өлкәсендә монарчы тиңе булмаган ачышларга бай хезмәтләр. Нурихан Фәттах үзенең монографиясендә, миңа калса, тарихта беренче буларак телнен, димәк, сөйләшә башлаучы кабиләнең бары тик бер генә урында, бердәнбер булып барлыкка килүен яклап чыга. Тел иң әүвәл бер генә кабиләдә барлыкка килгән, ди ул. Кабиләнең үсү-ишәюе нәтижәсендә шул бер телле халык төрле җирләргә таралган. Гасырлар, меннәрчә еллар дәвамында ул аерылган халыкларның теле төрле географик, социаль, икътисади шартлар нигезендә аерымланып үсеп, хәзерге хәлгә килеп җиткәннәр. Барлык телләрнең нигезе шул бер телдән башлана. Ниндидер беренче сортлы индоевопропик, икенче сортлы палеазиатик төрки телләр юк. Бу турыда Н Фәттах аерым басым ясап әйтми әйтүен, әмма хезмәтнең логик фикер сөреше шуны күрсәтә. Әдип-галим милләтебезнең чыгышы мәсьәләсенә махсус тукталмаса да, теләсә теләмәсә дә. ана кагылырга мәҗбүр була. Без аны авторның түбәндәге юлларында да күрәбез: «Без вековых корней с цивилизованным миром древности не удалось бы создать нашим предкам то. что они создали за историческое короткое время Наши предки, несмотря на свое южное происхождение, перебрались, наоборот, в холодные края Как и когда оказались они на Волге, Урале, Алтае, в Сибири или в Монголии9 Не все известно Истории » Жир шарында кешеләр тропик Африкада барлыкка киләләр, аларнын теле Якын Көнчыгышта ачыла. Шуннан алар башка кыйтгаларга да таралганнар, хәтта Океанияне дә үзләштергәннәр. Жир шарын берничә мен елларга сузылган цивилизацияләү дәверендә шумер, мисыр. грек, этруск телләре культурасында таврлар да. скифлар да, болгар һәм кыпчаклар да формалашкан, алар дөньянын төрле кисәкләрендә эзләрен калдырганнар— кешелек цивилизациясе үсешенә зур өлеш керткәннәр Әлеге хезмәте белән Нурихан Фәттах үзенен олуг тарихчы галим, шул ук вакытта тирән белемле тел галиме—лингвист икәнен дә күрсәтте Тарихыбызның моңарчы ябык булган күп тәрәзәләрен ачу белән бергә, тарихчылар алдында хәл итүне сорый торган байтак проблемаларны да кузгатты Хәзер инде татар халкының гаять тирән гасырларга барып тоташкан тарихын урыс шовинистлары күзлегеннән язылган хезмәтләр белән генә әвәләп ятуга киртә куелды дияргә була. «Язык богов и фараонов* дигән бу китапны мин милли жаны булган һәр милләттәшемә укырга, кабат-кабат укырга тәкъдим итәр идем. Китапта яктыртылган чорларны-тарихларны инләп чыгу өчен укучыдан зур игътибарлылык, тырышлык та сорала Чөнки халыкта тиеште дәрәжәдә белем дә. мәгьлумат та житми. чөнки безнен белем урыс, совет «патриотазмы» тәрбияләүгә генә корылган иде Безгә чын тарихны укытмадылар Чын тарих Нурихан Фәттах хезмәте кебек хезмәтләрдән башлана Нурихан Фәттах хезмәтендә барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән дип раслаудан ерак торабыз. Әле сорау тудыра торган урыннары да аз түгел китапнын Болар бигрәк тә төрки телләрнең этимологиясе мисалларына карыйлар «Этюды русского языка» дигән бүлек исә. мина калса, кирәксезгә тагылган Иш янына куш булсын дигән кебек кенә Ут монографиядә күтәрелгән мәсьәләләргә бер янадык та өстәми дияргә була Нурихан Фәттахнын бу хезмәте тарих фәннәре буенча докторлык диссертациясенә тиң хезмәт дип саныйм. Шәт. Татарстан Фәннәр Академиясе Нурихан Фәттахка әлеге монографиясе, башка тарихи хезмәтләре һәм романнары өчен шәрәфле академик исемен бирер дигән өмеггә калам. Ул монар, һичшиксез, лаек. Тел - тарихи хәзинәләр тавы Ана үтеп керү өчен галәти фән докторы булу гына житми Моның өчен мангай күзләре генә аз. күнел күгенең тирән күрә, сиземли белүе кирәк Бу сыйфат Нурихан Фәттахка Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән, армый талмый эзләнүләре. милләтенә булган тирән хөрмәте белән үстерелгән