АЛЬБАТРОС ЯЗМЫШЫ
НИЧӘ ЕЛ йөртәм икән мин бу шигырьне йөрәгемдә? Күптән инде, күптән. Шигырьнең исеме «Кичке кошлар», ә мин аны нигәдер үзгәрткәнмен, «Төнге кошлар» дип атаганмын. Ниһаять, аңладым: Яңгырлы кичләрдә, эңгер төшкәндә, күмәк кошлар төркемедәй, әнә шулай кайталар минем уйларым... Ә минем уйларым төн урталарында, таң алдыннан кайталар Шуңа күрә, «кичке» сүзен мин «төнге» сүзенә үзгәрткәнмен «Үзгәрткәнмен» дә түгел әле ул, ихтыярсыз, минем белән исәпләшеп тормыйча, кайдадыр аңымның базында, күңелемнең караңгы бер почмагында үзеннән-үзе, уйланулар җаена карап үзгәреп куйган. «Кичке кошлар»—Роберт Әхмәтҗановның шигыре. Ул минем күңелемә кереп оялаган, яши дә яши—суырып та, кисеп тә алып булмый аны, һәм минем белән китәчәк Китәчәк һәм, ышанасым килә, югалмаячак, чөнки бер миндә генә яшәми торгандыр бит инде бу дәрәҗәдәге шигырь? Киләчәк буын вәкилләренә дә кереп кунакласа иде «... эңгер төшкәндә күмәк кошлар төркемедәй» кайтучы уйлар. Безне никадәр биздерергә тырышсалар да, нинди генә чаралар күреп, әллә нинди ысуллар белән уйланулардан, фикер йөртүләрдән тыярга тырышсалар да, бөтенебезне дә манкортлаштыра алмадылар Һәм алмаячаклар да. Шушы хәл өметләндерә мине «Кичке кошлар»ның гомере озын булачагына: Эңгер төшкәндә, кичке шәфәкъ балкышында күмәкләшеп, тезелеп, кайта башлый кичке кошлар төркеме: кайталар, кайталар... Нәрсә турында соң бу? Аңлатыгыз әле... Гади көнкүреш АЛЬБАТРОС ЯЗМЫШЫ сүзләре әдәбият фәненең еш, урынсыз хәрәмзәле кулланудан ханын югалткан терминнары белән генә аңлатып буламы шигырьне9 Ярты гасыр аңларга тырышам әдәбият белеме белән әдәбият үзе бер- берсенә якынлаша алмыйча янәшә баралар. Ә инде шигърият Чәчмә сүзнең көче бетеп туктап калганнан соң башлана шигырь Чын шигырьдәге сүз тылсымы каян барлыкка килә? Шигъриятнең кануннарын дөрес кулланып, оста, төгәл, гаҗәеп матур сүзләр белән язылган шигырь Укыйсың Дулкынландырмый Син битараф Сүз көченең илаһилыгын, аның шифалы тәэсирен аңлап та, аңлатып та булмый томана бәндәгә Ә шагыйрьнең (чын шагыйрь турында бара сүз) үзен аңлап буламы соң? Нәкъ шуңа күрә дә без аларга тизрәк тамга сугарга түшләренә бәләкәйне зурайтып, зурны бәләкөйлөтеп күрсәтә торган калай тагарга ашыгабыз Такмакчыны берничек тә шагыйрь итеп булмый Шигырь дәрәҗәсенә ирешә алмаган такмакны да. ниләр генә эшләмә, барыбер коткарып булмый. Юк. ялгышам икән Безне наданлык, тоташ зәвыксызлык коткара Көндәлек ыгызыгыгыздан арынып фани дөнья мәшәкатьләренә кул селтәп, тыңлагыз әле Шундый кичләрдә, һич югында, туа җанда шундый сораулар: кайда куна икән соң алар? Һәрберсенең үз оясы бармы? Һөркайсының үз талы? Тенне кайда үткәрәләр тукталып? Югыйсә, сүз кошлар турында бара шикелле9 Кошлар турында гынамы? Газиз балаңны армиягә йолкып алып киттеләр Дедовщина оясына Бердәнбер кызың колхоздагы акчасызлыкка. авылны инде каплап китә язган сөрхүшлеккө гыйсъян йөзеннән шәһәргә бәхет эзләп китте ди Нинди сораулар тырный башлый бәгырегезне? Нигә сыкрый, нигә сызлый сезнең күкрәк эчендәге иң сизгер, иң чәүчәләк урын9 Адәм баласы яшәр өчен дөньяга килә Бәхетле булыр өчен Дөнья көтәр өчен Буыннарны буыннарга, ата-бабаны балаларга- оныкларга тоташтырып, милләтнең мәңгелеген тәэмин итәр өчен Нигә аның баласын алып китеп. Әфган тауларында үтерәләр дә мәетен өнисенә җибәрәләр Нинди сораулар тууы мөмкин бу очракта? АКШның «демократ фашистлары» Гыйрак халкы өстенә мегатонналап бомба бушатып киттеләр. Шушы хәбәрне ишетү белән нинди сорау туа сезнең иманыгызда? Мәңгелек сорау ул әдәбият глобаль масштабта алганда Таушалмый, көчен югалтмый торган кайнар сорау ул әдәбият Шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов шушындый сорауларны куя алган Бу эшкә аның көче, җегөре җиткән Вазифам җиңеләйде Көнбатыш әдипләреннән минем иң яраткан, иң нечкә тойгылы язучым Дэвид Сэлинджер Аның «Арыш арасында упкын өстендә- өсөренең герое һолден Колфилд—-җәмгыятькә борын төртә алмыйча газапланучы нонконформист Ул атлаган саен ялганга күз буяуга юхалыкка, ярашуга бәрелеп борынын канатучы—Роберт Әхмөтҗановның шигырендәге лирик геройның игезәк җан кардәше Ул да нәкъ «Кичке кошлар-дагы сорауларны дога урынына кабатлый «Күл өстен боз каплаган,—ди ул ут йотып, —ө үрдәкләре9 Күлнең үрдәкләре кая китте икән? Бармы икән кунаклар, кунар җирләре? Тук микән тамаклары9 Атмыйлар микән аларны аучылар9 » -Арыш арасында повесте «Кичке кошлар-дан соңрак басылып чыкты Сэлинджер Казанга килеп. Әхмәтҗанов белән очрашып йөрмәгән «Кичке кошлар» авторы шикеллеләрне чит илләргә йөртмиләр Ә ничек соң Сэлинджер белән Әхмәтҗанов үзара сүз куешкандай лирик геройларыннан бер үк сорауны әйттерәләр? Без әдәбиятның кодрәтле тылсымына килеп җиттек Совет чорында без милләтләрне интернационаллаштыру турында авыз суы киптердек. Асылында аның гап-гади урыслаштыру идеясы ятса да Ә менә ялган, гаделсезлек, ерткычлык—интернациональ категория Гаделлеккә, игелеккә, хакыйкатькә омтылу да нәкъ шундый Талантлары тигез. Иҗатны пәйгамбәрлек вазифасы итеп кабул иткән әдипләр, бигрәк тә аларның шигъри җанлылары, әхлакны таптауны тигез тоя. Аларның эчке омтылышлары, тойгы-кичерешләре дә бер юнәлештә була. Шуңа күрә, Америка язучысы белән татар шагыйре, үзара сүз куешмастан, геройларыннан бер үк сорауларны бирдерткөннөр Сорау гына да түгел бу, гуманистик багланыш. Хакимияттә генә түгел, фәндә дә шигърият белән махсус идарә итүче кеше бар икән бездә Мин бу хакта әле күптән түгел генә белдем. Әгәр шул бәндә үзенең сөекле аспирантына Роберт Әхмәтҗановның иҗатына багышланган диссертация язарга кушса, аспирант шул язманың бер бүлеген «Роберт Әхмәтҗанов иҗатында кошлар темасы» дип атар иде Тирәнтен тикшерә, анализлый башласаң, тема гына түгел ул аның шигъриятендәге кошлар. Кошлар гына да түгел. Роберт Әхмәтҗановның очар кошлар мәсьәләсен фәлсәфи-символик, әхлакый-психологик категория итеп күтәрергә көче җиткән Һәм аның үзе уйлап тапкан нәрсә генә түгел бу кошлар шигърияте. Татарлар үзләренең язмышларын, яшәеш проблемаларын кошларныкына бик күптәннән, ерак гасырлардан бәйләп фикер йөртә башлаганнар Әле минем гомеремдә генә дә татар тарала-таркала башлау белән «Һаваларда очкан кошлар кебек, ярсый-ярсый канат кагынып...» җыры иң популяр, татар халкының иң әрнүле җырына әверелде Ә Рәсөй сугыш оештырып, халыклардан туп ите ясый башлау белән «СакСок» бәетенең яңарып китүләре. . «Сак-Сок» сугыштан сугышка яңарып, кабатланып тора торган бәет КЫЗГАНЫЧКА каршы, минем кулымда Роберт Әхмәтҗановның бары бер генә китабы—«Хәтер елгасы» гына бар Менә мин «Хәтер елгасы»н актарып, кошлар турындагы юлларны укып барам Тугызынчы бит: «Җилгә йотылып капшый күңел туган якның зәңгәр үрләрен. Әтәч тавышы шул ук, читән тутырып өнкәй элгән ап-ак керләрен» Унберенче бит. «Үкенгәндәй, иске ярын ташлап, күке үкси якын урманда» Унбишенче бит «Торналар быргысы тетрәтә һаваны: «Язларын—юл башка, юл башка, юл башка Көньякны калдырып, бу якны сагынып, моңлана торналар кәрваны» Егерме алтынчы бит «Тыныч кына туды бу таң, уйсу җиргә томан ятты, шул таң белән канат җилпеп, оясына лачын кайтты Очып кайтты җитез лачын, балаларын сагынганга. Шатланды ул ана булып, алар канат кагынганда» Кырык бишенче бит: <Яшь тургайлар менә—яңа буын—туган ягым күгенә алмашка. Күгем тулы тургай Яздан көзгә Мөмкин түгел җырда янмаска» Кырык җиденче бит «Су буенда тургай көтүләре таудан-тауга оча. таудантауга Бу яңгырлы-җилле таңда ямансурак язны көтүләре» Кырык сигезенче бит «Агач коштай син талпындың озак яңгырларда карап еракка очып киткән кошлар артыннан.» Илле икенче бит «Кояш төшә үлән арасына, сулар менә ярга. Җилләр китә күчеп тау артына, кошлар төшә ялга...» Илле өченче бит «Кырларымда, әни, иминлекме, агарамы борчак басулары? Тәрбеледө йөргән торналарым, кайтты микән быел9 Барсыдамы?» Алтмыш җиденче бит: «Тургай үрли-үрли биеклеккә менә тырпылдап Минем кебек ул да илһамланган туып-үскән җирнең языннан» Кабат тургай Бусы йөз дә ундүртенче биттә «Тургай, дога укыгандай, ап-ак болыт каршысында тибрәп тора, тибрәп тора». Роберт Әхмәтҗановның иҗатындагы кошларның барысын да саный башласаң, чыннан да, бик озакка китәр иде Торналардан мисал китерәм дә, туктыйм Бер йөз сиксән алтынчы бит «... Иделем тонык Күгем Идел төсле. Үксемәгез, һава бурлаклары. Җөем янды монда Көзем дөрли Көчле булып дөрли яфраклары Уз офыкка кояш быргычысы, биеклеккә чакыр Җир-ананы » Янәшә биттә «Тезелешеп күк юлында җилфердәшеп очкан чакта таралдылар торналарым, таралдылар төрле якка Туган җирнең алтын чыңын онытылып тыңлый сыман». Татар әдәбияты—бүгенге көн әдәбияты турында сүз бара— гаҗәеп көчле, үзенчәлекле шагыйрьләргә бай Шигърият өлкәсендә бернинди яңа сүз, яңа сулыш өстәп булмас сыман тоела, уйлап караганда Әхмөтҗановның шигырьләрен укый башлау белән аңлыйсың шигърият дөньясының чиге дә, чикләнгән чамасы да юк булса кирәк «Хәтер елгасы-ндагы метафораларның үзенчәлеге, алардагы сыйфат, андагы сүз музыкасы, моң, тылсым, мистика— нәрсә генә тапмыйсың бу китапта Һәм шунысы хәйран калдыра, шагыйрь чынбарлыктан бер генә микронга да читкә тайпылмыйча тудыра шушы шигъри хәзинәләрне «Торналар оча» поэмасындагы метафораларга күз ташлап алыгыз ; .ава бурлаклары—телисеңме-юкмы, Илья Репинның «Бурлаклар Иделдәисемле картинасы күз алдына килеп баса Һәм бурлак язмышы Бурлакның Рөсөй чынбарлыгында гына, бары тик шунда гына барлыкка килә алганлыгы тамакка төер булып утыра Китте уйланулар «Кояш быргычысы-—менә кайда ул светомузыка Ә бит чыннан да. төсле музыканы Казанда уйлап табалар «Туган җирнең алтын чыңы» һәм шушы метафораны дәлилләп, автор «Җирдә— әбиләр чуагы, без бу җөйдә бары кунак. », «Торна тавышы кагылса да. яфрак коя алтын куак », торналар тавышы көзгә килеп тоташты һәм бер җөмлә белән, бары тик кыска бер җөмлә ел фасылларының иң күркәм өлеше—көзнең бөтен палитрасын сурәтләп тә куйды Мин—педагог түгел Белмим, юктыр миндә остазлык сәләте Шуңа карамастан, Әхмөтҗановның шигырьләрен укыганда, эчләремне ачыттырып, әдәбият укытасым килеп китте Тыңлагыз әле Хушлаша җәй, ак яулыклар болгап, агыла болытлары Хушлаша җир, яфракларын җилпеп, шаулаша юкәләр» Күрдегезме9 Бер селтәнүдә шагыйрь җөйнең көзгә әверелүен сурәтләде дә куйды Нинди динамика! Болытлар Юкәләр шаулашуы Калган детальләр күңелдә генә һәм җөйнең көзге алышынган вакытындагы йөзләгән, хәтта меңләгән нюанслары керде дө бетте шушы сурәтләргә Һәм шунысы хәйран калдыра, һәр шагыйрьнең үзенчәлекле сурәтләү ысулы була Берәүләр төс белән рәссамнарча эш итәләр, икенчеләре—сүзнең музыкасын эшкә җигәләр, өченчеләре хискә басым ясыйлар Робертның шигырьләреңдә шушы ысулларның барысы да бергә укмашкан Тагын бер могҗиза «Таралдылар торналарым, таралдылар төрле якка», корылыктан карлыккан каргалар оча баш очыннан» Төрки телләрдәге бер бөек, кабатланмас нәфис сыйфат барлыгы турында аңлатып торасы юктыр дип уйлыйм Сингармонизм дип атала бу сыйфат фәндә «Хәтер елгасы-ның авторы сингармонизмны куллану белән генә чикләнеп калмыйча, шушы илаһи яңгырашка тартык авазлар хоры— аллитерация көчән китереп куша. Һәм нәтиҗәдә юк, аңлатып торуның кирәгә дө юк, мисал итеп китерелгән юлларны кычкырып кабатлап карау да җитә нәтиҗәне исбатлау өчен Мин бит инде җыентыктагы кошларга кагылышлы мисалларны китерүдән туктарга сүз биргән идем Гафу ит. кадерле укучым1 Тыела алмыйм Ике йөз бишенче бит Ак канатлы күңел кошларымны озаттым мин сиңа » Битнең икенче ягында «Акчарлаклар шомлы давылда да ташламый диңгезен» Һәм янәшөдөге биттә «Бытбылдык такмаклый яшел тау артында яшьлекнең үзе күк кыска җәй хакында» Әгәр тургай «турР-түрр. колоротур сопрано- яисә Тургай, дога укыгандай, ап-ак болыт каршысында тибрәп тора, тибрәп торабулып яңгыраса, торна тавышы «туган җирнең алтын чыңы- булып таралса, бытбылдык бары тик такмаклый гына ала Телисеңме юкмы, татар әдәбиятында соңгы елларда пөйда булган бер гаҗәеп феномен— юбилеи бытбылдыклары искә төшә Әдәбиятыбызда тәнкыйть бетте Юбилеи бытбылдыклары аңлый башладылар нахак тәнкыйтьнең ясалма мактаудан йөз тапкыр көчлерәк, мең мәртәбә нәтиҗәлерәк икәнлеген Бытбылдыклар мактыйлар бер-берсен күкләргә чөеп Нәтиҗә—бер. Алар теленә эләккән шәхеснең, кем генә булуына карамастан, хәтта зур ихтирамга лаеклыларына да, ышанмый башлыйсың Чөнки юбилей бытбылдыкларының такмаклаулары җансыз, шаблон такмаклау... Роберт Әхмәтҗановның иҗатындагы кошлар тематикасының (махсус шаблонлаштырып әйттем) ачкычы, бәлки, менә шушы шигырьдәдер (сиксән өченче бит): «Бу ояда сиңа да канат чыгар тиздән Ничек сине сакларга, тидермичә ятлардан? Китәсең кереп күк асларына,— тере нокта Ничек сине сакларга шушы олы дөньяда? Син—бөҗәк түгел, керергә яфрак астына, син балык түгел, посарга дулкын арасына, син—киек түгел, күмелергә урманнарга. Син—кояш астында. Заманага—туры. Ничек сакларга җырлы йөрәгеңне кыраулардан, нәни кешем?» Ниһаять, аңладык, бусы кош шикелле итеп сурәтләнгән адәм баласы икән ләбаса. Ә тегеләре—кош итеп сурәтләнгән кешеләр турында булуын. Кем белгән, бәлки иҗат белән канатланып «шөгән шәхесләрне шагыйрь кош сурәтендә бирә торгандыр? Яисә хакыйкать канатына ышанып, камикадзе хәлендә, ялганга, глобаль хәрәмзәгә, җәбергә, талауга каршы баш күтәргән потенциаль корбаннарны кошка тиңли торгандыр? Кош— шагыйрь Әхмәтҗановның иҗатында тоташ символ, шигъриятенең доминанты Минем гипотезамны шагыйрь үзе менә ничек дәлилли «Җирдә һәрни оча Оча язгы күбәләк Оча башаклар Оча бала төштә , оча юллар . Оча күңел сөю килгән юлдан. Оча төтен, ак болытлар, корым. . Оча мәңгелеккә, йолдызларга— җырың». «ХӘТЕР ЕЛГАСЫ» авторының кошлар дөньясына мөрәҗәгать итүе, минемчә, очраклы хәл түгел Чын-чыннан күзөтүчәнлекнең иң югары ноктасына ирешкән шагыйрь генә аңлый булса кирәк кошларның безгә, бигрәк тә татарларга, үрнәк, акыл бирерлек җан ияләре икәнлеген. Әхмөтҗанов махсус орнитология фәне белән шөгыльләнмәгәндер. Кошларның яшәешләрен аңлар өчен бик күп белергә, көндәлек тормыштан читтә яшәгән өлкәләргә кереп китәргә туры килә Кошларның көзен җылы якка, язын кире туган якларына кайтып йөрүләре татарның гасырлар буе бәхет эзләп йөрүен хәтерләтмимени? Башка җан ияләре үзләрен ерткычлардан саклап калу өчен бөтенләй башка юлны эзләгәннәр Берәүләр ерткыч җанварга (әйтик, агрессорга, колонизаторларга) каршы торырлык теш- тырнак белән коралланган Икенчеләр йөгереп качу әмәлен үстергәннәр. Өченчеләр поса, яшеренә белүне алга куйганнар Җан ияләре арасында сасы ис чыгарып котыла белүчеләргә кадәр бар Бары тик кошлар, Роберт Әхмөтҗанов иҗатының геройлары гына, бөтенләй башка юлны—иреккә ябышып котылуны сайлаганнар Бу бит иң авыр, иң катлаулы юл. Һәм иң дөрес, иң ышанычлы юл да Ерткычлар, аяусызлар дөньясын бөтенләйгә ташлап китү Биеккә, йолдызлар һәм фәрештәләр яши торган төбәкләргә (ареалга) күтәрелү Үрнәк түгелмени бу татарларга9 Тозакка эләккән кошның күзенә караганыгыз бармы сезнең? Үзенең иреген тартып алган, язмышын ерткычларча буып тоткан бәндәнең күзенә шундый ачы, тетрәндергеч нәфрәт белән карый галиҗәнап кош Үземне мин куркаклардан санамыйм (батыр дип тә уйламыйм), ләкин минем кош тотарга көчем җитми, рухи көчем, билгеле Төгәл генә хәтеремдә калмаган, кошларның йөрәкләре кешенекеннән ике тапкыргамы тизрәк тибә. Аларның каннары да безнекеннән кайнаррак Ә инде кошларның чагыштырма көчләренә килгәндә Әйтик, җирдә атлап йөрү өчен безгә төгәл бер берәмлек кирәк булса, кошларга гәүдәләрен өскә, биеклеккә күтәрү өчен, аска төшермичә һавада тоту өчен дистәләгән көч берәмлеге кирәк була икән Ә инде ерактан күрү, ишетү сәләте буенча кошлар белән җир йөзендәге бер генә җан иясе дә ярыша алмый Очу тизлеген йегеру, чабу тизлеге белән чагыштырып торасы да юк. Ә менә җырлау (сайрау) сәләтенә, аның мөмкинлекләренә килгәндә Былбыл сайравы Торналар тавышының офыктан офыкка таралган саубуллашу матәме Күке тавышы Мәче башлы ябалакның төннәрен бәгырьләреңне туңдырырлык дәрәҗәдә елаган тавышлары Бу өлкәдә дә кошларга тиң җан ияләре җир йөзендә юк диярлек Һәм шагыйрь Роберт Әхмөтҗанов силлогизм җепләренә тотынып, логика (логика мантыйкка тәңгәл түгел) белән коралланып кошларга багышланган (асылда алар кошларга түгел, безнең рухиятыбызга багышланганнар) шигырьләрен язар алдыннан шушы мәсьәләләрне тикшереп, анализлап чыкмаган Шагыйрьнең төп. ышанычлы коралы белү түгел—тоемлау Һәм шигъри тоемлау көнкүреш тоемлавыннан күпкә катлаулырак тирөнгәрөк ераккарак омтыла алган илаһи бер көч Ул безнең бабаларыбыз -күрәзә-, -кам» дип атап йөрткән жрецлык, сивиллалык сәләте Бу мәсьәләне мин менә нинди максат белән кузгаттым «Кичке кошлар-ның һәм. гомумән. Роберт Әхмөтҗанов иҗатының кошлар дөньясы белән даими элемтәдә хәрәкәт итүе татарда суверенитет көрәше алдыннан иреккә омтылу хисләренең уяна башлавы белән бәйле Башка кайсы символ ирекне шул кадәр колачлы, тирән, тәэсирле икърар итә ала9 Һәм очар кошларның ирек символы булуы һәр тарафтан ышанычлы рәвештә, фәнни дөлиллөнгән Җир йөзендәге җәбердән, көчленең көчсезләрне рәнҗетеп кенә түгел, даими рәвештә юкка чыгарып торуыннан котылырга омтылу миллион еллар дәвамында беркайчан да тукталып тормаган булса кирәк. Әнә. соңгы елларда вак милләтләрнең мөстәкыйльлеккә омтылулары нинди хәлгә җитеп көчәйде Татарстанның мөстәкыйльлеге турында сүз чыгу белән, -татарстанский модельсүзен китереп кыстыралар. Искиткеч иблис, икейөзле сүз -Модель-ны татарлар бер төрле, урыслар бөтенләй икенче төрле аңлау белән генә чикләнми әле бу аңлатма Аны төрле урында төрлечә бөтенләй капма-каршы максатларда куллана башладылар Азатлык, ирек турында сүз чыкканда, мин -кошлар моделе- дигән термин куллануны тәкъдим итәр идем Ни өчен? Җирдәге көчлелөр золымына, ерткычлыкка каршы көрәштә башка барлык җан ияләре җайлашу юлын (нәкъ безнең «татарстан моделе«н) сайлаганнар һәм даими рәвештә җәберләнеп юкка чыгу куркынычы астында яшиләр Кошлар исә бөтенләй башка модельне (чечен моделе дисәк, бераз примитив яңгырар иде) сайлаганнар һәм аларга ерткычларның буе җитми. Дөрес, ерткычлар мохитыннан (ареалыннан) бөтенләйгә аерылу арыну өчен искиткеч зур корбан бирергә туры килгәндер кошларга Чыннан да бит җирне ташлап китеп һавада яшәр өчен нинди фантастик күләмдәге җегөрлөр кирәк булган Хәрәкәт өчен түгелгән көч, күрү ишетү сәләтләре йөрәк тибүенә кадәр көчәйтү Билгеле, очу бәхетенә ирешә шушы авырлыкларны күтәрә аямаганнарның күпмесе юкка чыккан эволюция дәвамында Чыннан да. кешелек дөньясы тарихында ирекне китереп кулыңа тоттырулары турында бернинди мәгълүмат юк Ирек һәр очракта кан түгүләр, корбаннар биреп, фидакярлек аша гына яуланып киленгөн Кошлар үрнәге моңа иң ышанычлы дәлилнең берсе «Кичке кошлар-да иреклелекнең юридик, дөньяви ягы турында гына сүз бармый Шигырьдә азатлыкка ирешүнең халәте ансыз ирекле фикер йөртергә, үз акылың, үз иманың белән яшәү мөмкинлеге булмаганлыгы турында бар Бу проблема «Кичке кошлар-да чын-чыннан умыртка сөяге булып тора ■ Кичке кошлар төркемедәй әйләнәләр минем сорауларым Кичәләр тагын кыен вакыт сынауларын Мең яшәп тә чигенә чыгалмаслык бу дөньяга күп очырдым бугай мин аларны Табарлармы кыйблаларын? . “Кичке кошлар»ның финалын дикъкать белән укып карыйк әле: Яңгырларда кичке кошлар кайта, кичке кошлар— бу тормышка сабый чактан җыелган сорауларым. Газаплы сорауларга җавап эзләмичә яшәп буламы икән бу дөньяда? Кызганыч ки, аларның күбесе мәңгегә җавапсыз кала. Без бу дөньяга нинди максат белән килгәнбез? Яшәешнең төп бурычы нидән гыйбарәт? Кешелек дөньясының иң даһи фикер ияләре шушы сорауларга гасырлар буе җавап эзли. Җавап юк. Бәлки мондый сорауларга җавап табу мөмкин дә түгелдер? Адәм баласы—ялгыз. Һәркем үз бәхетенә омтыла. Адәм баласы соңгы чиккә кадәр бер- берсен аңлый да алмый Ә омтылышлар уртак—бәхетле буласы килә. Кеше бәхете сиңа ярамаса да. Бәлки шул, мәңге табылмас сорауларга җавап эзләп яшәүчеләр генә Кеше дип аталган бөек исемгә лаеклыдыр? ШИГЫРЬ СҮЗЕ—Коръән сүзенә якын. Бәлки шигырь сүзе, борынгы җырлар шикелле, адәм балаларының тойгыларын уртаклаштыра алалардыр? Һәркемнең йөрәгендә шигърияткә сусау яши дип әйтеп булмый. Зур шагыйрьнең шигырьләрендә җан әрнүләргә дәва яши. Ә эзләүчеләр калдымы әле бездә? Мин үзем күп еллар көзге карлы яңгырларда, диңгездәге давылларда кошларның геройларча һәлак булуларына җавап эзләдем Шундый куркыныч, хәтәрле юлга нигә чыгарга? Нигә шулай ашкынырга, ашыгырга? Давыл басылганын яр буенда көтеп утырсалар исән калырлар иде бит. Ә алар күрә салып үлемгә ташланалар. Соңгы сулышларына кадәр үлем белән көрәшәләр һәм геройларча һәлак булалар. Кошларның мәңгелеккә сузылган давылларда үлем белән көрәшә белүләре диңгезчеләргә үрнәк булып торгандыр дип уйлыйм мин... Мин инде бер тапкыр Александр Матросов турындагы мифка анализ ясап караган идем һәм сугышчан томаналыкка маңгаем белән килеп бәрелдем Ул «бөек героизм» фәлән җирдә, фәлән көнне, төгән чәсттө булган», дип көҗүннәй гәҗит корреспондентының бармагыннан суырылып чыгарылган агитпроп мәгълүматын колагыма китереп элде бер патриот пенсионер. Гәҗиткә язып пропаганда-коткы итеп таратыр өчен кошлар үлемне эшләмиләр. Хәтта алар белмиләр дә үзләренең геройларча, кошлар милләтенең яшәешен дәвам итү юлында шөһид китүләрен. Диңгездәге давылның төрлесе була. Су өстендә дулкын купкан, дулкыннарның яллары һавага күтәрелеп, җир белән күк арасын су өермәсе баскан каты шторм Бусына кошлар бирешми. Алар су тамчылары ыжгырып очып йөргән җирдән өскәрәк күтәреләләр дә. рәхимсез каты җил белән көрәшеп очуларын дәвам итәләр. Менә шушындый зилзилә котырынуына чиләкләп койган яңгыр өстәлгән чак була. Бусы белән көрәшү авырырак, билгеле. Бусына да баш бирмиләр очар кошлар, чөнки кышка туган якта калу—бары тик үлем генә, көрәштә әле җиңеп чыгу мөмкинлеге бар. Кошлар өчен иң куркынычы— тугыз-ун баллы штормга өстәлгән карлы яңгыр Менә нәрсә кыра зәңгәр күкнең фидаиларын. Мин—орнитолог түгел. Махсус кошлар тормышы белән шөгыльләнмәгәч, хилафлык ычкынуы бар. Әмма күп еллар кошларның давыл белән көрәшкәннәрен күзәтү дәверендә маршрутларыннан борылып, коры җиргә, таулар, урманнар ышыгына кайтып киткән кошларны хәтерләмим мин Күк йөзе аяз. һава тыныч чакта кошлар бигрәк тә торналар, кыр казлары бер-берсенә тавыш биреп, җырлап баралар Давыл вакытында аларның тавышлары үзгәрә Башкаларныкыннан аерылып торган тантаналы-матөм тавыш—юлбашчыныкы. «Бер-берегездән ерак китмәгез якынрак очыгыз, адашып кала күрмәгез» булса кирәк ул сөрәннең эчтәлеге Әле беренче генә тапкыр ерак юлга чыккан, канатлары катып җитмәгән яшьләрнең тавышы бөтенләй икенче. •Бетте хәлем, юк бара алмыйм, мин аска төшем» булса кирәк бәгырьләрне көйдереп ташларлык кызганыч тавыш Мондый тавышка ана кошлар җавап бирә, гадәттә Мондый киңәшне бала чыгарган, айлар буе үз авызыннан өзеп ашаткан үстергән очарга өйрәткән, киләчәген шушы газиз бала дәвам итәчәгенә инанган җан иясе генә шундый тавыш чыгара ала. Соң бит очар кошларга гына түгел, синең үзеңә дә куркыныч бу гарасат Син үзең дә бит үлем белән качышлы уйныйсың Чираттагы шашкан вал корабыңны бәреп егар да икенчесе караңгы упкын карынына озатыр дип уйлыйсы урынга, җаның-төнең белән кошларны тыңлыйсың Һәм үзеңне онытасың Бу бит инде гасырларда сыналган нәрсә—башкалар кайгысын йөрәгеңә ала белү үз кайгыхөсрөтлөреңнөн арындыра, сиңа көч өмет бирә Эре кошлар беркайчан да кораб өстенө төшмиләр Каян белә торганнардыр ике аяклы җан иясенең иң каты штормнан да куркыныч булуын Аларның һәлак булганнарын упкын йота Давыл басылганнан соң палубага чыгасың. Анда дистәләгән гарип кошлар Берәүләренең канатлары сынган, икенчеләре титаклыйлар өченчеләре кешеләрдән качып палуба механизмнары астына посарга тырышалар Болары вак кошлар: сыерчыклар, бүдәнәләр, җөен бөҗәк чүпләп яшәүче урман сакчылары. Шторм вакытында алар корабның утын күреп, алданалар Җир дип уйлыйлар корабны һәм очып килгән җирләреннән мачталарга, антеннага, корабның рангоутларына бәрелеп имгәнәләр Һәм якын килеп кара әле шул инвалид җан ияләренә! Күзләрендә ачы нәфрәт Ышанмыйлар алар синең ярдәм күрсәтә алуыңа Кеше дип аталган мәкерле җан иясенә ышанмау аларның каннарында, күзәнәкләрендә Без. ирек даулаучы татарлар, тарихтан, тирә-юньдә ирекле яшәүче халыклар гөҗрибөсеннөн үзебезгә үрнәк эзлибез Мин. мәсәлән, бары тик бер генә ышанычлы үрнәк белөм—очар кошлар үрнәге Әгәр мин сезне ышандыра алмадым икән. Роберт Әхмөтҗановның шигырьләрен укыгыз, бигрәк тә -Кичке кошлар»ны ДӨРЕС, шагыйрьнең иҗатын тулысынча аңлар өчен кай очракта аның бер шигырен дикъкать белен, төбенә төшеп җиткәнче уку җитә Мәсәлән, Тукаебызның -Туган тел»ен. яисә -Кайтмады үч, бетте көч сынды кылыч—шул булды эш. керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым»га беткән шигырен, Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла »сын Роберт Әхмөтҗановның татар шигъриятендә биләгән урынын «Кичке кошлар» билгели ала торгандыр7 Ә безне инде ничәме еллар язучының дәрәҗәсен юбилей вакытында тоттырылган бүләкләр ярдәмендә, аның түшенә таккан калайларга карап билгеләргә өйрәтәләр Дөресме соң бу? Мондый сорауны бәлки укучыга бирергә ярамый да торгандыр? Ә кемгә бирергә соң? Әдәбият галимнәренәме7 Тәнкыйтьчеләргәме7 Кая соң алар? Әдәбият белгечләре шул үзара бүләк бүлүчеләр түгелме соң? Соңгы елларда татар әдәбиятын урта кул туфаны басып китте Иҗат кешесенә совет чоры нинди генә киртәләр куймады Агитпроп золымы Цензура богаулары Эзәрлекләүләр Бәлки шушы әшәкелекләргә каршы тору теләге ул чордагы татар әдипләрен рухи яктан әхлак өлкәсендә берләштергәндер7 Ул чорда әдәби әсәрнең сыйфатына таләп көчлерәк иде Бәлки критерийның югарырак булуын рухи яктан иман, вөҗдан ярдәмендә берләшү генә тәшкил итмәгәндер? Фатих Хөсниләр, Сибгат Хәкимнәр буынына Тукай чоры да, халык иҗатының шифалы сулышы да якынрак иде. Урта кулның өстенлек итүенә телевизор бик көчле этәреш ясады. Фатих Хөсниләр чорында әдәби әсәрнең сыйфатын әсәрнең үзенә карап бәялиләр иде. Хәзер инде әсәрне укымыйча да, әсәргә һәм аның авторына телевизордан реклама ясап оештырырга була. Урта кул золымына ярдәмгә тагын бер көчле стимул барлыкка килде. Сүз иреге, фикер хөррияте бер яктан хакыйкатьне яклау мөмкинлеге бирсә, нәкъ икътисад, сәүдә өлкәсендәгечә шәүлә (теневой) иҗаты, әдәби рэкет, гөрләп чәчәк аткан ришвәтчелекне тудырды. Без әле ришвәтчелекнең нинди өлкәләрдә, нәрсәләр артына яшеренеп хәрәкәт итүен, мин—сиңа, син— миңа ысулының әдәбият, сәнгать өлкәсенең нинди тармакларына үтеп керүен күз алдына китерә дә алмыйбыз. Шушы әхлакый шапшаклыкның милләтнең рухиятен агулауны да тулысынча аңлап бетерә алмыйбыз әле без. Роберт Әхмәтҗанов шикелле каләм осталарының иҗат процессының ындыр артына куылуы уртакулның чик-чама белмичә котыруының төп дәлиле. «Хәтер елгасы»ның авторы татар шигъриятенә зур өлеш керткәнлеген, әдәбиятның үсүенә этәреш ясаганлыгын аңлар өчен «Җәяүле күбәләк» исемле шигырьне укып карарга кирәк. Чынбарлыкка гаҗәп тирән үтеп кергән романтик реализм ята шигырьнең нигезендә: Безнең сагынуыбыз шундый— ашкынабыз җир үзәге булган төбәккә. Шулай башланып китә шигырь. Сагыну һәм моң. Шушы ике күңел вәзгыяте, тойгылар сыкравы татарда башка халыкларныкы белән чагыштырып булмас дәрәҗәдә көчле. Ул әле дә, ассимиляция, рухи сукбайлыкның елдан-ел көчәюенә карамастан, татарның шигъриятендә, җырларында көчле яңгыраш таба. Аңлашыла торгандыр дип уйлыйм, шигырьдәге «җир үзөге»нең нәрсә икәнлеге? Шул «җир үзәге» дип аталган туган туфракны сагыну, даими шуңа ашкыну да татарга хас әрнүле тойгы булып гасырлар буе даими сулкылдап торды. Шул чыдап булмаслык әрнүне укучының йөрәгендә уята, җанландыра алырлык метафора таба алган шигырьнең авторы. Сагынуларга түзә алмыйча ашкынганда: «Йөрәгебез болытларга тигәлөп тора», дип аңлата Роберт Әхмәтҗанов. Метафоралар үзенчәлеге, аларның чиктән тыш тәэсирле булуы, шигырьнең эчтәлегендә романтик күтәренкелек хәрәкәтләнеп торуы белән генә дә чикләнеп калмаган автор. «Җәяүле күбәләк»нең нигезендә экзистенциаль философия ята. Бу сүзне өнәп бетермиләр татар язучылары. Ошыймы, юкмы, баш тарта алмыйбыз без экзистенциализмнан. «Җир үзәге булган төбәгебездән» чыккан нефть бөтен СССРны туйдырып торган чакта мескен татар ачка үлүдән куркып Норильск шахталарына, Коми урманнарындагы совет чоры лашманчылыгына, тагын әллә кайларга олага торды Нәкъ шул таралу-таркалу тудыра торды татар кешесенең сагыну-ашкынуларын. йөрәге болытларга тиеп, җир үзәге булган төбәккә омтылуын. Сагынырлык булгач, нигә китә ул туган туфрагыннан? Менә шушы сорауга марксизмның «диалектический» методы да, тарихи материализмы да җавап бирә алмый. Шушы капма-каршылыкны аңлыйсың килсә, телисеңме-юкмы, экзистенциаль философия белән коралланырга кирәк. Һәм мин ышанам, киләчәк буын татар язучылары үзләштерәчәкләр шушы философияне... Экзистенциализм, әйтерсең, махсус татар чынбарлыгын өйрәнер өчен барлыкка килгән алым ул. Әйе. «Җәяүле күбәләк^-тетрәндергеч шигырь. Тукайның -әйт әле. күбәләк, серләшик бергәләп» дип башлаган шигыре белән чагыштырып карагыз: Ә түбәндә таулар, урманнар артына, чакырымнар аша, җилне җиңеп, җилфер-җилфер килеп, кайта бер күбелек. -Күбәләк җәяүли аламыни?—дип сораячак конформист бәндә — Ул соң ничек таулар, урманнар өстене менә алган? Күбәләк җилгә каршы оча аламыни9 » Чыннан да, халык җырларында, Роберт Әхмөтҗановка кадәр иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗатларында күбәләк болын чәчәкләре, тәрәзә төбендә үскән гөлләр тирәсендә генә оча иде Таулар, урманнар масштабы ярдәмендә, һава лайнерларын күрсәтү гадәткә кереп оялаган. Ә монда сәгатенә икешәр, өчәр мең чакрымны каплый торган корыч кошлар—самолетлар юлыннан күбәләк оча: Кайта Болытлар астыннан, давыл сукмагыннан. каршысына урманнардан сибелә сары яфрак,— сары күбәлекләр күч-күч ятып кала кырда Ә бу—кайта Нигә тетрәндерә безне, хәйран калдыра, әллә нинди мистик төшләрдә генә күренеп китә торган тылсымнар уята гади бер күбәләкнең таулар, урманнар артына болытлар астыннан давыл сукмакларыннан кайтып баруы9 Белмим бүгенге чор балаларына урыс телле өниләр адашып өйгә килеп кергән күбәләкне шушы йорттан зиратка—әрвахлар дөньясына киткән гаилә әгъзасының җаны икәнлеген сөйлиләрме икән9 Аңа тияргә ярамаганны һәм күрү белән соңармыйча шул гүр иясенә багышлап хәер бирергә, Коръән укытырга кирәклеген балаларына аңлаталармы икән? Безгә аңлаталар иде Бәлки шуңа күрәдер мин Роберт Әхмәтҗановның күбәләген адәм баласының җаны итеп кабул итәм Һәм ул шулай да бит Меңәр кеше сыйдырышлы, бер килүдә Грозный шәһәрен хәрабәгә өйләндереп китүче һава крепостьлары, «мерседес-лар, шәхси коттеджлар—боларның барысы да адәм баласының тәнен, аның нәфесен хөсетлеген генә тәэмин итә ала. Андый кыйммәтле индустриал техника җимешләре кешене бары тик тышкы яктан гына күтәрә, гайрәтле итеп күрсәтә ала Нәкъ атабыз Адәм белән анабыз Хаува чорындагыча, безнең җаныбыз һаман күбәләк хәлендә Зур талант сүзендәге тылсым ул шуннан гыйбарәт Роберт Әхмәтҗановның шигырьләрен укыганда андагы җөмләләрдән һәр укучы үз язмышын таба, җанын сыкраткан сорауларына җавап ишетә -Җөяүле күбөлөкне укыганда, мин үземнең язмышымның тормыш таулары, көнкүреш урманнары каршында күбәләк дәрәҗәсендә генә көчсез, мизгел саен һәлакәткә юлыгырга торган итеп кабул итсәм башка укучы шул ук шигырьне Тукай әсәрләрендәге халык җырларындагы гөлдөн-гөлгө кунып йөрүче нәни җан иясе итеп тә тоя ала Белмим, бәлки бу шагыйрьнең иҗатына багышланган зур фәнни хезмәт бардыр? Бәлки мин аны очратмаганмын гынадыр9 Чыннан да бит Робертның һәр шигырендә поэзиянең нәрсә икәнлеген күңелне пакьләндерү (катарсис) өчен нигә без беренче чиратта кулыбызга шигырьләр җыентыгын алуның серен ачабыз Һәр биттә диярлек классик фәнни эш язарлык мисаллар очрап тора -Чал платан төбендә дө—көз Утыра шунда бер карт—нәкъ Мәрҗани Биредә гүя гыйлем мәгарәсе Чал платан—манма кояш- Кайсы төбәкне сурәтли икән шагыйрь, дип баш ватасы да юк Шушы дүртьюллык шигырьгә сыеп беткән хисләрдә Мәрҗанинең кем икәнлеге дө тулысынча аңлатылган һөм яшәешнең нинди бөек нинди матур куаныч икәнлегенә кадәр ача алган «Хәтер елгасы-ның авторы Инде мәкаләне күптән тәмамларга вакыт Ә мин һаман туктый алмыйм, үземнең Шатлыкларымны, татар шигърияте белән горурлануымны ю * укучы белән һаман бүлешәсем килә -Бәхеткә барыр _ юлларның тузаннары— соры Тереклекнең суын эчеп, арта маңгай сыры. », -Бәхеткә илткән кырларның тәҗрибәсе—куе. Йөрәкләрдә—әрем тәме- шул кырларның сые. Офыкларны безнең күзләр эчә гомер буе» Гомеремнең күп өлешен күзем белән офыклар эчеп яшәгәнгәме, бу юллар миңа догадан да кадерлерәк булып яңгырый Ярты юлга җитеп, сау теләкләр егыла Ак өметләр сүнә тау артына китеп Хыялларым—ярты, тулы бәхетем—китек Шушы сыкрауларга битараф калган бәндәләр бармы икән? Күңелем куануыннан болытларга талпына, ә салкын акыл мыштым гына колагыма пышылдый: «Бар. Хәтта күп. Көннән-көн күбәя. »,—дип. Туган районым Баулыда татарча сүз әйтер алдыннан, кеше тыңлап тормыймы икән, дип як-якларына каранып алалар Бәлки без туган телне коткара да алырбыз? Дөрес, телебезне коткарып калу өчен Прометей түземлеге кирәк булачак. Бәлки торгыза алырбыз? Туган телнең тәмен, аның тылсымлы яңгырашын кипе кайтара алырбызмы? Менә нинди газаплы сораулар борчый мине Сулкылдап торган тере рухият—безнең туган телебез бит инде Ят тел аралашыр өчен генә ярый Әлмәтнең бер китапханәсендә китап укучыларны язучылар белән очраштырдылар Беренче класс балалары концерт белән килделәр. Килделәр һәм пыр туздырып үзара урысча сөйләшә башладылар. Татар мәктәбендә укучы татар балалары бер-берсен туган телдә аңлый алмыйлар. Ниһаять, сәхнәгә чыгып җырлый башладылар Тыңлап утыручыларның чәчләре үрә торды: моң юк. җыр йөрәктән чыкмый Әйтерсең, роботлар җырлый Бу балалар татарча өйрәнә алсалар да татар теле алар өчен туган тел була алмаячак. ТАЛАНТ мохитка җайлаша алмый. Сыймый аның офыклары көндәлек тормыштагы прагматиклар калыбына. Зур талант һәр әсәрен бөгъренең иң сизгер, иң әрнүле почмагыннан сыгып чыгара. Һөм тынгы бирмичә сызлый торган бушлык барлыкка килә талант иясенең күкрәгендә. Шарль Бодлер зур шагыйрьнең көнкүрешкә яраша алмавын менә ничек исбат итә. Ул шагыйрьне альбатрос белән чагыштыра (тәрҗемә итмичә, русчасын бирөм): Когда в морском пути тоска грызет матросов. Они. досужий час желая скоротать. Беспечных ловят птиц, огромных альбатросов, Которые так любят суда провожать. Альбатросның очканын күргән кеше бу күренешне мәңге оныта алмый. Кайвакыт без романтика турында сүз куертабыз, ө үзебез аның нәрсә икәнлеген күз алдына да китерә алмыйбыз Альбатросның океан киңлеге өстендәге зәңгәр күктә йөзгәнен күргән кешегә романтиканың нәрсә икәнен аңлатуның кирәге калмый Быстрейший из гонцов, как грузно он ступает Краса воздушных стран, как стал он вдруг смешон. Поэт, вот образ твой. Ты также без усилья Летаешь в облаках, сред молний и громов, Но исполинские тебе мешают крылья Внизу ходить, в толпе, средь шиканья глупцов. (П. Якубович тәрҗемәсе) Альбатрос тәкъдирен кичергән иҗат талантларын эзләп әллә кайларга барып та йөрисе юктыр. «Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым Кайтмады үч. бетте көч. сынды кылыч—шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым»,— Тукайның шушы әрнүле үзәкләреңне өзәрлек сүзләрендә шул ук альбатрос язмышы сурәтләнмәгәнмени? Ә соңгы көннәрендә Һади Такташка суд ясап, селәгәй комсомолларның аны мыскыл итүләре шул ук альбатроска иткән һөҗүм түгелмени9 МИН ИҖАТТАГЫ бер-берсенә капма-каршы ике көч көрәшүен аңларга тырышып эзләнүләремдә ялгыш юлдан бардым Талант белән уртакул көрәшү ачыктан-ачык бармый. Аны күрүе дә аңлавы да чиктән тыш кыен, катлаулы Әнә. хәтта уртакулдан да түбәнрәк, ачыктан ачык халтура әмәлләүчеләр тарафыннан оештырылган - мыльная опера- телефильмнарын ничек йотлыгып карыйлар Сан ягыннан ничә процент телевизор караучы аңлый ала ул фильмнарның Борынгы Рим чорыннан башлап, болгавыр елларда гавөмга сөяк итеп ыргытылган “хлеб и зрелище» икәнлеген? Шушы яшерен җинаятькә каршы көрәшеп кара әле! Әдәбиятта да нәкъ шул ук хәл Уртакул золымы, уртакул әдәбият галимнәре ярдәмендә, мәктәп дөреслекләренә вуз программаларына оялаган Әдәби тәнкыйть юк Зәвекълы укучыларның язмышы белән кызыксынсагыз, -Мирас» журналының 1998 елда чыккан 7 нче санын укыгыз Әдәбият галиме таләпчән зәвекълы укучыны бүре куган шикелле эзәрлекли Һәм шушы җаһил кыргыйлыкны халыкка аңлатуы чиктән тыш катлаулы Халыкның үз кайгысы Аны ачлык, хәерчелек белән куркыталар Әдәбият кайгысымыни шушы гарасатта, дип кенә җибәрә ул Югары культурага, чын әдәбиятны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган халык мәңге шул ачлык, ялангачлык белән көрәшеп яшәячәк. Шушы хакыйкатьне киң күләм массаларга җиткерүе ай-һай авыр Уртакул белән талант арасындагы мәңгелек көрәшнең тормынг көнкүреш өлкәсендә бөтенләй башкача чагылышын мин бик соң аңладым Талантның иҗаты газаплы сорауларга бәйле Без нигә болай яшәргә мөҗбүрбез9 Безнең бөхетсезлегебез каян килә? Ниһаять, адәм баласының яшәештәге төп вазифасы нидән гыйбарәт9 Һәм шушы сорауларны бирүче яшәештәге хакыйкать белән ялган, игелек белән әшәкелек, савап һәм гөнаһ көрәшенә килеп юлыга Һәм җиңелә хакыйкать эзләүче Кыйнала Нужа күрә Яшәве— тоташ газап Ләкин бер шушы юлга баскач ул тайпыла алмый Җәмгыятьтәге өстенә пәйгамбәрлек вазифасын алган көрәшчеләр язмышы бу Һәм шушы каһәрле язмышны сайларга талантны иман үҗәтлеге мәҗбүр итә. Уртакул сорау биреп тормый. Ул башта ачыклый, иң зур файдага нинди юл белән ирешеп була? Бай яшәр өчен, дан шөһрәткә ирешер өчен иҗатны ничек корырга кирәк9 Иң отышлы тема кайсы9 Менә шушы салкын акыл белән өлкән буын тәҗрибәсе ярдәмендә ачыклау -уртакулны» хакимият җирлегенә алып килә Власть—максатка ирешүдә төп таянычы, иң отышлы көч Һәм көчең җиткән кадәр син үзең дә әдәбияттагы җитәкчелеккә түрәлеккә омтылырга тиеш Ирешә алсаң, бу инде хакимият белән бергәләп эшләргә, аралашып яшәү бәхетенә ирештең дигән сүз Менә шушы ачышымны мин татар әдәбияты тормышындагы мисаллар белән дәлилләп иҗат өлкәсендә нинди манзаралар тудыруын кемнәр өстә, кемнәр аста, кем кыйный, кем гөл кыйналып тора— менә шуларны бәйнә-бәйнә сурәтләп һәм дәлилләп күрсәтер идем Бу турыда махсус язарга кирәк Әле болай да озынгарак китте Роберт Әхмәтҗанов шигырьләренә ясаган анализым Бу язмам минем риясыз анализ Мактамадым да мин Хәтер елгасы-ның авторын, хурламадым да Роберт Әхмөтҗановның нәрсә язганын, ул язмалар чынбарлыкка барып тоташа алганнармы, тоташа алган очракта, нинди экзистенциаль тойгылар уята алганнар9 Бары тик шул гына. /999 ел февраль Әлмәт