ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә. Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый. Шул уңайдан "Казан утлары" журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Мансур Вәли: 1 Анкетадагы сорау «соңгы ун-унбиш елда» диеп шактый ук анык куелган Ләкин бөтен Жнр шарындагы кешелек җәмгыяте менә-менә 2000 ел бусагасын атлап керәм дип дулкынланып торган чагында күңелнең һич кенә дә соңгы унъ еллык белән генә чикләнәсе килми шул' Гяпрәк тә зур биеклек, ничәмә-ничә буыннар үз хыялында, уенда йөрткән һәм бик гә тирән символик мәгънәгә ия булган гаять кызыклы бер фәлсәфи үр дә бит әле ул—2000 ел Шуңа күрә, яна меңъеллык биләмәләренә аяк басканчы, башта үзебезнең артта калган юлыбызга күз салып аласы килә Ин ким. ин аз дигәндә дә. үтеп баручы менә шушы егерменче гасыр турында гына булса да. бер гомумирак фикер, нәтиҗә чыгарасы килә. Гасыр башында тагар милли матбугаты тууның әдәбиятыбыз үсеше өчен көчле этәргеч, бәрәкәтле нигез булуын инде барыбыз да белә Ләкин биредә, менә шушы бик тә таныш хакыйкатьне искә төшерү белән бергә, без бүгенге көнебез өчен үгә мөһим булган бер закончалыкны ассызыклап үтәргә дә онытмаска тиешбез. Аны тиешенчә аңлап, хәтеребезгә сеңдереп китәргә кирәк Ул чагында гасыр башланган елларда—бездә чын мәгънәсендә ирекле матбугат булу төрле юнәлештәге ирекле басмалар тирәсенә шулай ук төрле рухтагы, төрле караштагы шәхесләр туплану һәм аларның чын-чынлап үз сүзләрен әйтеп, үз фикерләрен белдереп яшәүләре турында искәртергә телим мин Чын. ихлас ижади атмосфера булу, үзеңнең йөрәк сүзеңне әйтүгә, шуны халыкка җиткерү!ә мөмкинлек бирүче сәламәт мохит булу хакында Менә шушындый хат гәрчә матди яктан атып караганда, иҗатчы шәхесләр үзләре әлләни шәп яши алмасалар да—иҗатны. 10* әдәбиятны бик тә алга этәргән, югары күгәргән. Егерменче гасыр башының әнә шул иреген без бүген үзебезгә үрнәк итеп куярга тиештер Чөнки әле хәзергә безнең чыннан да ирекле булган милли матбугатыбыз юк. Басмаларыбызнын барысы да хөкүмәт кулында Аларга җитәкчеләр дә шул ук бер хөкүмәт, бер кешеләр тарафыннан билгеләнеп куела. Шулай икән, димәк, инде чын ирек турында бернинди сүз була алмый Димәк, бүген безнен белән янәшәдә яшәгән бик кызыклы һәм талантлы шәхесләрнең ялкынланып, ышанып язган, ләкин югарыдан куелган кысага сыймаган байтак кына язмалары, әдәби әсәрләре дөньяга чыга алмый, халыкка барып ирешә алмый кала дигән сүз. Димәк, әдәбият тулы кан белән яши алмый дигән сүз. Без бүген гасыр башында пәйда булган Тукайларның. Әмирханнарның. Исхакыйларның бөеклегенә, вулкандай рухи көченә сокланабыз икән—алар ин беренче чиратта әнә шул ирекле матбугат тудырган титаник фигуралар! Иҗатта бары тик гаделлекне генә, ихлас йөрәк сүзен генә алга кую аларны чыннан да зур, чыннан да бөек шәхесләр итеп үстергән. Аларның бер-берсе белән ихластан бәхәсләшүләре дә үзләренең үк рухи һәм фикри яктан үсүләренә ярдәм иткән. Бу нәрсә иҗтимагый ан өчен дә файдалы, кирәкле күренеш булган. Чөнки җәмгыятьне борчыган мәсьәләләр төрле яктан яктыртылган, төрле аспектта каралган һәм өйрәнелгән. Һәм тагын бер мөһим фактор. Янәшәдә икенче бер көчле иҗатчы яшәү, анын карашлары матбугатта чыгып тору бүтән иҗатчыларны да ирексездән диярлек эчтән кыздырып, эчтән дәртләндереп, аны иҗади актив, «кайнар» хәлдә тота. Кызыклы һәм бик үзенчәлекле яңа әдәби әсәрләр туу өчен менә дигән стимул була ул! Егерменче гасыр башында безнен әдәбиятыбыз узган менә шушы якты үр турында уйланган чагында без әлеге олы хакыйкатьне һич тә истән чыгармасак иде. Чын иҗат, зур ижат. тирән ижат өчен анын никадәр кирәкле, мөһим булуын онытмасак иде Әйе. үткән юлларда үзебез очрашкан күренешләр безнең киләчәк тормышыбыз өчен кирәкле сабакны да. гыйбрәтне дә. үрнәкне дә мул бирә. Бары тик аларга игътибар итү генә кирәк. Тарихка «совет чоры» дигән исем белән кереп калачак чор да җитди уйлануларга этәрә. Бу еллар турында уйланган чагында да кайбер кызыклы закончалыклар һәм алдагы көндә кирәк булырдай мөһим рухи ориентирлар ачыклана. Әйе, ил белән Сталин идарә иткән чорны алмаганда, «совет дәвере» дип аталган бу елларда да безнең әдәбиятыбыз бик күп гүзәл әсәрләр тудырды Каты цензура булу еш кына үтә алмаслык киртә, каршылык китереп куйса да. совет чорында актив ижат иткән һәм без хәзер дә сокланып укырдай әдәби әсәрләр язган бик күп әдипләребез бар безнең. Минемчә, бусы—бәхәссез хакыйкать, барыбызга да билгеле нәрсә. Ләкин биредә дә менә шушы бәхәссез хакыйкатьнен төбенә төшәргә, анын нигезендә ни ятканын аңлап үтәргә онытмыйк әле. Ил башында торган хакимият үз җәмгыятенең рухи-әхлакый сәламәтлеге турында нык кайгыртырга тиеш һәм. әнә шул эшне башкаручы мөһим көч буларак, әдәбиятны үстерү турында да борчылырга, кирәкле чаралар күрергә тиеш! Әгәр дә без сүз алып барган совет чоры татар әдәбиятына бихисап күп иҗади шәхесләр биргән икән—бу. иң беренче чиратта, әдәбиятка әнә шундый җитди мөнәсәбәт булуның матур җимеше диеп каралырга тиешле күренеш. Күп кенә совет җитәкчеләре авызыннан «Каләм ияләре—алар партиянең алтын фонды». «Каләм ияләре—безнең уң кулыбыз» дигән сүзләр әйтелгән икән, бу чыннан да шулай иде бит. Халыкның да. җитәкчеләрнең дә әдипләргә мөнәсәбәте яхшы иде. Җәмгыять аларны тиешенчә зурлый һәм алардан кеше җанының инженерлары буларак тиешле рухи-әхлакый кимәлдәге әдәби әсәрләр көтә иде Язучы кеше менә шушы таләпне, ихтыяҗны сизеп иҗатка, эшкә дәртләнә иде. Хәтта ул елларда телдән төшмәгән «коммунизм төзүченең әхлак кодексы» да һич кенә дә начар нәрсә түгел иде бит ул. егетләр! Җәмгыятьне тазартуга, көчәйтүгә, кешеләрне матуррак күңелгә ия итәргә теләп эшләнгән чара иде бит болар Әлеге кодекснын Изге Коръән белән уртак урыннары күп булу турында инде әйтеп тә торасы юк! Ул чорда иҗади мөхитнен үтә жанлы булуы, яна әсәрләр хакында матбугатта да. язучыларнын җыелышларында да фикер алышулар бару. бербереннен язганы белән ихлас кызыксыну яшәү—шулай ук кешедәге иҗатка дәртне арттыра иде ич Моны бәлки кайберәүләр «үткән этап» дип әйтер, ул хакта инде хәзер сөйләшү файдасыз дияргә теләр Ләкин, әгәр дә без барыбыз да. шулай эшләү тулаем җәмгыять өчен кирәк, файдалы дип саныйбыз икән—әгәр дә халык үзе шуны дөрес дип таба икән—ул чагында без, ягъни халык сайлап куйган хакимият ни өчен халык таләбен үтәмәскә тиеш сон?! Ил таләбе, җәмгыять таләбе ШУНДЫЙ булса—андый эш һичшиксез эшләнергә тиеш бит инде ул! Әйе. совет чоры татар әдәбиятында без бик тә югары бәяләргә тиеш әдипләр бар. Әмма арадан берсен минем аерып күрсәтәсем килә Бу—Әмирхан Еники ижаты. Үзенен чагыштырмача кыска күләмле әсәрләре белән безнен әдәбиятыбызны сәнгати һәм фәлсәфи яктан бөтендөнья әдәбияты биеклегенә күтәргән әдип ул! Әлегә. әдипнен әсәрләрен чын мәгънәсендә үзләренә тәнгәл дәрәжәлә тәрҗемә итә алмавыбыз аркасында, безнен бу олуг әдибебезне башка халыклар бөтенләй белми диярлек Ләкин килер бер чор Әмирхан Еники әсәрләренә анын үзе сыман зур талантка ия тәрҗемәчеләр алыныр, алар күнел күзләрен кин итеп ачып карап, бу әсәрдәге бихисап зур рухи хәзинәләрне күрерләр һәм ул энҗеләрне түкми-чәчми, бар булган ктстик-рухи куәтендә, башка халыкларның әдәбият сөючеләренә дә илтеп җиткерерләр Бу—безнен татар халкының, татар әдәбиятының зур тантанасы булыр Әмма биредә тагын бер мәсьәлә бар Әмирхан Еники кебек «хакимияткә карата мәнге оппозициядә» торучы әдипнең совет чорында ничек унышлы ижат итә алуы уйландыра Күңелдән әнә шундый хикмәтле сорау китми Ничек хтай була аллы сон ул? Әйе, Еники социаль чыгышы белән дә. тоткан мәсләге белән дә һич кенә дә советча түгел иде. Ләкин анын чын милли әдип булуы һәм минемчә, барыннан да бигрәк югары профессиональ дәрәҗәдә ижат итүче әдип булуы, холкынын да сабыр-тыйнаклыгы һәм чыдам-түземлеге—менә шул сыйфатлар ана совет чорында да унышлы иҗат итә алу мөмкинлеге бирде Үз әсәрләрендә халыкның, җәмгыятьнең рухи-әхлакый сафлыгы мәсьәләсен күтәрүе дә анын эшен бөтен ил. димәк ул чактагы партия эше. партия юлы белән бер юнәлештә итә иде Бу кеше чыгышы һәм тәртибе белән коммунистларча булмаса да— анын эше. анын ижаты. кин мәгънәсендә алганда, һичшиксез, әйбәт мәгънәсендәге коммунистларча иде Пычранмаган һәм кешелек бәхете турында ихлас борчылып яшәгән большевикларча иде бу ижат Әйе. ныклап торып уйланган чагында без үз әдәбиятыбызның башкалардан һич кенә дә ким булмавын күрербез Ләкин, шул ук вакытта, ижат ителгән байтак кына әсәрләргә карата үзебезнең игътибарыбыз җитмәвен дә беләбез Мисал өчен бер генә язучыбызны алыйк Арчада яшәп ижат итүче прозаик Радик Фәизовны Инде ничә еллар буена актив ижат белән шөгыльләнеп менә дигән әсәрләр тудырган кеше ул! Җитмешенче елларда анын «Әбигә кунакка» исемле кечкенә генә бер хикәясе турында мин махсус мәкалә язып, аны •Социалистик Татарстан» газетасында бастырган илем Моннан сон да Радик абый бик күп матур хикәяләр, повестьлар ижат итте 1995 елның гыйнвар санында «Казан утлары» журналында дөнья күргән «Телсез» дигән хикәясе аеруча унышлы чыккан иде анын Нинди тирән мәгънә, нинди нечкә психология нинди көчле хисләр бит бу әсәрдә' Үзе бер гүзәл симфония сыман кабуз ителә торган чын сәнгать әсәре ул’ Бер укыган кеше һич кенә дә оныта торган түгел Бу әдипнен але яңа гына басылган «Тәңре хөкеме» повестен да («Казан утлары», быелгы 4 сан) мин бик унышлы әсәрләр рәтенә кертер илем Бер безнен халык өчен генә түгел, ә бөтен кешелек җәмгыятенә кирәкле, мөһим идея күтәрелә б\ фантастик повестьта. Хәзерге ситуациядәҖир шарындагы кешелек җәмгыяте ү зенен алалы юлы тупикка терәлгәнен һаман ныграк аңлый барган драматик елларда-татар язучысының кешелеккә бер алтернатив юл тәкъдим итүе зур мәгънәгә ия булган фәлсәфи һәм эстетик күренеш Менә хәзер, унышлы тәржемә ителеп дөнья күләмендә таратылган тәкъдирдә, бу әсәр, һичшиксез, зур янгыраш алыр иде Әйе. әнә шундый зур фәлсәфи идеяга корылган әсәрләр бөтен халыклар өчен дә кызыклы була. Мисал өчен, сиксәненче елларда болгар язучысы Павел Веженовнын «Барьер» дигән повесте дөнья күләмендә киң яңгыраш алган иде. Анын эчтәлеге, идеясе әле һаман да истә тора. Бәхетебезгә күрә, андый онытылмый торган һәм бик тә үзенчәлекле әсәрләр үзебездә дә бар бит алар! Шул ук сиксәненче елларда «Казан утлары» журналы Фәүзия Бәирәмованын «Күл балыгы» дигән ифрат кызыклы кечерәк кенә повестен бастырды Тирән һәм оригиналь фәлсәфәгә ия булган, шул идеясе әсәрдә уңышлы сәнгати гәүдәләнеш тапкан менә шушы повестька безнең игътибарыбыз тиешенчә булмады. Хәтта бөтенләй диккать тә ителмәде кебек бу. гүзәл әсәргә! Ә бит менә шушы әсәргә нигезләнеп менә дигән бер балет та иҗат итәргә мөмкин иде безнең композиторларыбызга! Мәсәлән, балет-феерия! Күз алдыма килә: нинди гүзәл музыка, нинди соклангыч күренешләр, нинди кызыклы эчтәлек килеп чыгар иде бу әсәрдә! Менә шушындый уфтанырлык хәлләрне уйлагач: —Нишләп соң без үзебездә булган рухи-эстетик байлыкны күрә, аны тиешенчә бәяли алмыйбыз?!—дигән әрнеткеч сүзләр дә телгә килә —Без соң әллә кайчагында чын әдәбиятның ни икәнен, нинди икәнен аңлап җиткермибезме сон?! Әнә шундый—бүтән төр сәнгать әсәрләре тудырырга да жирлек, нигез була алырдай әсәрләрдән тагын берсе—Флүс Латыйфинын «Хыянәт» романы Моннан күп еллар элек укылса да, ул бер кызыклы кино сыман булып һаман күз алдында тора, андагы персонажлар укучының хәтерендә бүген дә яшәп яталар. Әгәр дә алынучы булса, менә дигән нәфис фильм килеп чыгар иде бит бу әсәрдән! Мәхәббәте дә, тарихы да, әхлагы да. маҗарасы да—без күрергә теләгән бөтенесе дә шунда ич анын! Ә шигърият өлкәсенә күз салсак, ул «күз генә тимәсен» диярлек хәлдә, минемчә. Соңгы елларда бигрәк тә Лена Шагыйрьҗаннын ижади уңышлары сөендерә. Никадәр кайнар хис, безнең йөрәк кичерешләренә дә бик аваздаш булган тирән социаль һәм әхлакый мәгънә анын ялкынлы, кайнар шигырьләрендә! Анын әсәрләре сине шуның хәтле көчле кичерешләргә сала ки, хәтта бер шигырен укып чыккач кинәт кенә бүтәненә күчү мөмкин дә түгел. Ирексездән. үзеннән үзе озак тотып, синең бар күңелеңне, җаныйны, рухыңны биләп, тотып тора аның һәр басылган әсәре! Үз каләмдәшләре алдында ясаган чыгышлары һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән (быел 3 санда басылган «Сүзләр» дигән әдәби тәнкыйть әсәрен генә алыгыз сез аның) Лена Шагыйрьжан иҗаттагы эстетик һәм фәлсәфи казанышларын, тагын да ныгыта, күтәрә. Бүгенге драматургия турында төрле фикерләр ишетелә. Ләкин анда аксакалларыбызнын да уңышлы иҗат итүе, күп санлы яшьләр дә булу—бусы бәхәссез нәрсә бит! Сонгы елларда сәхнә күргән әсәрләрдән мина Туфан Миңнуллиннын режиссер Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан Г Камал театрында куелган «Җанкисәккәем» спектакле гаять тә көчле тәэсир иткән иде. Ул спектакльне караган кич минем өчен чып-чын бәйрәмгә әверелде! Олы бәйрәмгә! Ләкин андый тантаналар сирәгрәк була шул бездә... Хәзер эш нигездә режиссерларга килеп терәлә сыман. Безнең мәдәниятебезнең әнә шул баскычы нык ук түгел кебек бүген Милли драматургияне яна дәрәҗәгә күтәрү өчен хәзер безгә көчле яна режиссерлар җитми сыман. Эш әнә шунда шикелле... 2. Соңгы елларда, ягъни сүз бара торган туксанынчы елларда, безнен әдипләребез үзләрен иреклерәк хис итеп яза башлады. Ләкин бу әле, шулай да. тоткын иреге белән чагыштырып караганда гына зуррак тоела торган тойгы. Без бүген әле барыбыз да кичә генә тоткынлыктан котылган коллар хәлендә. Әле безнең рухыбыз, күнелебез, дөньяны аңлавыбыз һәм кабул итүебез, шушы зур һәм иркен дөньяда үз-үзебезне күрүебез һәм тотуыбыз— болар барысы да әле безнен һаман кичәге колларча килеп чыга. Үпкәләштән, гаеп итештән булмасын, чыннан да әнә шулай безнең хәлләребез! Аңлаешлырак булсын өчен икенче төрлерәк итеп әйтсәк, безнен эчтә, безнен күңелдә, безнен жанда ниндидер тар кыса яшәү була инде бу, ягъни мәсәлән. Элек андый кысаны, «партия куя, партия таләп итә» дия идек. Ә хәзер, чагыштырмача ирекле яшәгән чагында, каян һәм ничек килеп туа сон ул эчке кыса дигән нәрсә? Әйе. бер караганда адәм баласы тулысыңча ирекле була да алмый инде ул. Чөнки һәрбер адәми затны тудырып үстергән ата-ана, гаилә бар Шулар кебек үк кадерле булган туган халкы, милләте бар Аннары тагын һәркемнен туган ли ре, туган иле була Болар, билгеле, безнен рухны, безнен йөрәкләрне кечкенәдән үк үз «биләвенә, били Анын кайсыдыр жепләре бөтенләй үк. гомер буена өзә дә алмастай була. Андый жепләрнен ныклыгы—бары тик яхшы күренеш кенә Ләкин, әнә шуна да карамастан, мин биредә, барыбер, язучы күнсле югарырак кимәлдә яши алырга тиеш дип исәплим Шулай дип уйлыйм Ни өчен? Чөнки, Аллага шөкер, безнен күз алдыбызда Жир Йөзе дип йөртелгән гүзәл Дөнья, соклангыч бер Яшәеш бар. Әнә шул гүзәл Яшәешнен чиксез күп төрле чагылышы, балкышы, бәхете, тәме, ләззәте, рәхәтлеге бар' Бу дөньяга яратылган жан иясе, адәм баласы татырга тиешле Олы Бәхет бар' Безнен яна әдәбиятыбыз хәзерге адәм баласына әнә шул кадерле тойгыларны тоярга ярдәм итсен, аны бәхетле яшәргә өйрәтсен иде Ана Жир Йөзендә чын-чыннан бәхетле, ирекле Кеше булып яшәргә ярдәм итсен, аны әнә шундый зат итеп үстерсен, тәрбияләсен иде! Югыйсә, безнең әдәбиятыбыз үзе дә күп чагында «эш аты* на охшап кала Юк, мин болай дигән чагында хезмәт, эш турында язуны гына кертмим Кинрәк мәгънәдә алам мин бу сүзне—әдәбиятта гел дә проблемалар белән генә, гел шуларны чишү турында баш ватып кына яшәү, димәк гел эш белән тулган яшәү турында әйтергә телим мин Яшәү дигән бәхетне әдәбиятта бары тик эшләүгә генә кайтарып калдыру хакында әйтергә телим Бары тик шуна гына өндәүче, шундый кеше тәрбияләргә, үстерергә теләүче әдәбият турында минем сүзем. Без, бигрәк тә әдәби тәнкыйть тирәсендә кайнашучылар, әдәби әсәрләргә зур-зур таләпләр куярга бик тә ашыгабыз. Әйткәнемчә, элек ул таләпләр күбрәк очракта югарыдан төшә иде Ә хәзер менә «миллилек* дигән бик әйбәт идея да кайчагында ниндидер бер тарлык, кысанлык тудыра сыман Безнен кайсыбер тәнкыйтьчеләребез әдәби әсәргә карата артык дөрес таләпләр куеп, анын күп бизәклслеген. кызыклыгын, анын тормыш һәм яшәү чынлыгына тугрылыгын — димәк укучыны тарту көчен, эстетик күренеш буларак тулыканлылыгын киметергә телиләр кебек. Моны үзләре дә анышмастан! Бу инде, баланы тәрбияле итәм диеп, анын шәхес һәм кеше буларак мөстәкыйльлеген санга сукмау сыман рак аңлашыла Әдәбиятка карата элеккеге партия диктаты кебек кабул ителә Шуна күрә әдәбиятка куелган андый артык житди, артык сәяси таләпләрне күңел кабул итми. Кемнеңдер карьеристик омтылышы сыманрак аңлашыла мондый адымнар. Чираттагы конъюнктура шикелле кабул ителә 3. Алдагы еллар әдәбиятын кинрәк колачлы һәм кызыклырак. сәнгаги яктан камилрәк итеп, артык натуралистик күренешләрдән азат итеп, укыган кешегә тәэсире көчле булырдай итеп күрәсе килә Телевидение белән көндәшлек әдәбиятта тагын да зуррак үзгәрешләр китереп чыгарачак Проза әсәрләренең күләме бик нык кимер дип уйлыйм Димәк, аларнын фәлсәфи һәм эстетик көче артырга тиештер Чын әдәби әсәр ул яна заман кешесенең дөньяны иңләгән фәнни-техник процесстан арыган-алҗыган жднына шифалы янгыр сыман яварга тиештер Әдәбиятнын, кеше күңеленең төп юлыннан читкә габа өстерәүне төрле төрле экспериментлар, яна «изм*нар да яңа гасыр әдәбиятында азрак булыр сыман тоела Чөнки аларнын байтагы экспериментлар гасыры булган егерменче гасырда инде үзләренең озак яшәү көченә ия түгел икәнлеген күрсәгге Гу ьгем кешелек җәмгыяте үзе барыр өчен ин чын. ин ышанычлы ин ныклы һәм перспективалы юлны табып алырга бик тә. бик тә теләгән сыман, әдәбиятсәнгать дөньясында ла кешелек чын, табигый, дөрес нигездәге әсәрләрне генә кабул итәр шике ыс тоела Ихлас кешелек хисләренә, кызыклы язмышларга, йөрәкләрне кузгатырдай кичерешләргә ия булган әсәрләрне генә Озын сүзнең кыскасы алдыбызда торган яна гасырда заман кешссенен күнсленә үтеп керә алу өчен язучыга үз эшенен чын остасы булырга туры киләчәк. Аннан чын профессиональлек соралачак, таләп ителәчәк