Тезелеп кенә лә тезелеп...
Риза Шәфи
Тезелеп кенә лә тезелеп киткән тау сыртлары... Тезелеп кенә тезелеп үсә наратлар... Тезелеп кенә лә тезелеп кире кайтмадылар Тезелеп кенә тезелеп үткән солдатлар. Тезелеп кенә лә тезелеп печән чапканнар, Тезелеп кенә тезелеп иген иккәннәр, Тезелеп кенә лә тезелеп илгә кайтмадылар— Тезелеп кенә тезелеп калды һәйкәлләр... Гасырлар узгач Нигә шулай?—керфек какмый узалмыйсың? Күзләремнән, карашымнан күз алмыйсың? Ни били соң, мине кургәч, күңелеңне?— Әллә инде болгар бабаң мин идемме? Нигә әле Mime күргәч елмаясың?— Серле мәгънә салып гелән куанасың? Ни били соң, мине күргәч, күңелеңне?— Әллә минем болгар Әнкәм син идеңме? Ил йомышы Ком чүлләре йөзгә, күзгә ком орсын, Җанны, тәнне тәмуг уты кыздырсын, Тундрасы сөяккәчә туңдырсын, Сазлар, күлләр адым саен суырсын, Юлны бүлеп янартаулар ургылсын, Җәһәннәме әҗәл җәтмәсен корсын. Алты башлы алтмыш дию ажгырсын, Көне-төне пуля, мина сызгырсын— Белә илем татар каушап калмасын: Йомыш кушып өмет кенә багласын. Ибраһим Биектаулы Тукайны күрдем төшемдә Әйтте Тукай: —Ибраһим! Үлгән өчен үлеп йөрмә, Исәннәрне уйла син! Әрвахларга файдаң тимәс Чиле-пешле догаңнан. Исәннәргә—саф татарча— Акыл сора Ходайдан. һәркем үлә, гүргә керә— Үлми калыр бәндә юк. Исән чакта—тәүбә кирәк, Үлгәннән соң—тәүбә юк! Таш атканга Аш атканнар Көрәшләрдә егадыр. Фани дөнья яхшылыгы— Бакыйлыкка догадыр! Синең дини наданлыгың Гафу кылыр, шәт, Хода. Халкың өчен шигырь аша Ходайдан тәүфыйк сора! Бакыйлыкка иңәр көндә Калганнарны Бәхил ит! Хәзинәмдә бары белән Каршылармын. Рәхим ит! Шулайдыр... чСнн—м/ыличе* днючемрг.» Зур гакыл юктыр да...— Күрәсең, шулайдыр: Гел татар буламдыр, Татарча күрәмдер. Бу кире бәндәне Яраткан— Ходайдыр, Актарган туфраклар, Алай да. тирәндер— Хәйямне, Пушкинны, Гетены беләмдер, Күкләргә ашсам да, Тарта үз оямдыр. Халкымны тоямдыр, Тукайны сөямдер. Татарны кызганып— Сызланып көямдер. Мин—мәңге төзәлмәс Милләтче юләрдер: Иман—бер. кыйбла—бер... Шәт, шулай үләрмен. Төнге серенада Төн уртасы. Кемдер елый— Ни кайгысы, нужасы? Белә, фәкать, кырның, айның, Чишмәләрнең хуҗасы. Барча дөнья хәйран калган Тирән уйга сабышып. «Җыр» дип аталган халәт бу— Алтын төннең сагышы. Төнге илаһи мизгелдә, Җирнең тын аймагында, Нәни генә шар тибрәнә Сандугач тамагында... Шиһабетдин Садыйков ҮПКӘЛӘМИМ Язмышыма үпкәләмим— Ормады һәм какмады, Яшь, газиз гомер өзелеп Чит җирләрдә ятмады. Исән калдым, илгә кайттым, Бәхетле тормыш кордым. Гомеремне сөеп яшәп, Җитмеш яшьне тутырдым. Килми әле һич китәсе Шушы якты дөньядан. Беләм—анда киткәннәрне Җибәрмиләр яңадан. Язны көтәм Ник шулкадәр өзгәләнеп Нурлы язны яратам? Йөрәгемнең түрләрендә Татлы хисләр уятам... Язлар төсле, бер әйләнеп, Яшьлеккә кайтсаң иде. Урман буйлап, гармун уйнап, Моңнар таратсаң иде!.. Саф мәхәббәт утларында Тагын бер янсаң иде. Картлыгыңны җиңеп, куып, Яшәреп калсаң иде... Сал шифаңны, илһамыңны, Нурлы яз, йөрәгемә! Уйларым, хисләрем белән Кайтыйм мин яшьлегемә! Гөлфия Исхакова Шундый кешемен... Туры әйттем—дустыма мин ярамадым. Ялагайны гомрсм буе яратмадым. Беркем алдында тәлинкә мин тотмадым. Көнчелек чиреннән чирләп ут йотмадым. Булганына шөкер иттем—эшләп таптым. Пешсәм кайчак—ашыкмыйча өреп каптым. Кызып китсәм, миндә, дидем, татар каны!— Үзе татар булган гына аңлар аны. Моңым акты чишмә булып күкрәгемнән. Шигырьләрем шытып чыкты йөрәгемнән. Байлыгым шул—балаларым исәнлеге. Гаиләмнең тынычлыгы, көйчәнлеге. Бәйрәм һәрчак дусларымның якты йөзе. Әнкәемнең шат күңеле, җылы сүзе... Кимчелекләрем дә бардыр—юктыр, димим, Тик җүләргә—бу түрә!— дип, башым имим. Янып сөяр чак Кышкы карлар салкын. Йөрәкләрдә ялкын— Җан җылысы бозны эретер. Ераклардан, иркәм, Кайтам, диеп әйтсәң, Җан дускаең көтми кем көтәр? Карларның аклыгы, Сөюнең сафлыгы Безнең күңелләрне җылытыр. Бнк сагынган чакта Уйлыйм синең хакта— Шуннан татлы минутым юктыр. Кышларның бураны Сүндерәлмәс аны— Мәхәббәт бит үзе—ут-учак. Булса да кыш салкын, Йөрәкләрдә ялкын— Безнең әле янып сөяр чак!.. Әминә Г айфуллина Сагыну Нурын сибеп иртән Кояш чыга, Моңсулана—җиткәч баешка. Кояш булып Кояш моңсулана, Без түзәбез ничек сагышка? Кояш белә иртән шушы җиргә Килеп тагын нурын сибәсен. Мин белмимен кайчан кайтасымны: Авылымны килә күрәсем. Авылымның исеме Акъяр минем, Ярлары да ап-ак булганга. Төннәрен дә утырып шигырь язам, Сагыну хисем ташып тулганга... Төшләремә керә инеш буе, Ал чәчәкле яшел тугайлар. Олыгайгач күңел нечкәрәме,— Сагындыра дуслар, туганнар. Минем кебек һаман сагынадыр Авылыннан чыгып киткәннәр. Теләгем шул: туган туфрагыннан Аерылмасын иде бүтәннәр... Динар Абдуллин Белсәң иде Белсәң иде, нинди табышмаклар Китерәсен безгә киләчәк— Күпме кайгы, күпме хәсрәтләрен, Күпме бәхетле көн бирәчәк. Белсәң иде, безне киләчәктә Көтәчәген нинди язмышлар. Ясалмаган булыр иде, бәлкем, Алда ясалачак ялгышлар. Белсәң иде гомер озынлыгын, Күпме калган җирне таптарга. Белсәң иде барыр юлларыңны— Турысыннан гына атларга. Белсәң иде дусның фикерләрен. Дошман нәрсә уйлый эченнән. Белсәң иде гомер итү җаен, Бәхет табып куйган кочеңнән. Белсәң иде кемгә өйләнергә, Кемнәр сине сөеп җылытыр. Белсәң иде, кемнең явызлыгы Синең җелегеңне корытыр. Белсәң иде—ялкау ник эшләми... Хезмәт сөю серен— тырышның... Киләчәкне белеп торсак, бәлки, Кызыгы да калмас тормышның... Язгы җыр Табигать терелгән, Яшелгә төренгән, Дөньяга илаһи наз иңгән. Сандугач сайрасын, Йөрәкләр сайласын, Хисләрне уятып яз килгән. Чәчәктә гөлләрем, Бәхетле көннәрем, Күңелгә моң тула язларын. Гармунда уйнадым, Җырлары уйладым, Язмышымдыр инде, язганым. Җыр белән егылмам, Үземә йомылмам. Җырларым үстерер канатлар. Гомерем юлында. Кәефем Ю1ында. Моңнарым язымны кабатлар. Үз язың үзеңдә. Җырлаган сүзеңдә, Җыр белән кабына өметләр. Кошларга охшатып, Күңелне бушатып, Җырлашып яшәгез, егетләр!Язмыш җиле ерак ташласа да, Ялгыз калдым, диеп курыкма, һәрчак сиңа ярдәм кулын сузар Туган илең барын онытма! Чит илләрдә хәзер яшәсәң дә. Ятим яшим, диеп боекма. Үз баласы итеп каршы алыр Бөек халкың барын онытма! Башка милләт телен өйрәнсәң дә, Үз телеңне өйрәт оныкка. һәр милләтнең гүзәл асылташы— Туган теле барын онытма! Син онытма ата-ана динен, Дөнья малын күреп солыкма. Горур яшә, нам)сынны саклап. Татар икәнеңне онытма! Табигать терелгән, Яшелгә төренгән, Дөньяга илаһи наз иңгән. Сандугач сайрасын, Йөрәкләр сайласын, Хисләрне уятып яз килгән. Чәчәктә гөлләрем, Бәхетле көннәрем, Күңелгә моң тула язларын. Гармунда уйнадым, Җырлары уйладым, Язмышымдыр инде, язганым. Җыр белән егылмам, Үземә йомылмам. Җырларым үстерер канатлар. Гомерем юлында. Кәефем Ю1ында. Моңнарым язымны кабатлар. Үз язың үзеңдә. Җырлаган сүзеңдә, Җыр белән кабына өметләр. Кошларга охшатып, Күңелне бушатып, Җырлашып яшәгез, егетләр! Ринат Батталов Поши һәм чәчәкләр Урманнарга чыктым мин бүген— Ямьле аланнарны буйларга. Аның саф һавасын суларга, Яшьлек елларымны уйларга. Тыңладым мин дөньямны онытып. Моңлы итеп кошлар сайравын. Серләшүен бөдрә каеннарның. Усак яфракларының шаулавын. Салкын чишмә ага чылтырап, Килә барын күреп каласым. Агач арасыннан күреп калдым Чабып килгән поши баласын. Каны ага, тонган күзләре. Әллә кемнән ярдәм эзләде. Биреп соңгы әрнү тавышын. Хәлсезләнеп җиргә тезләнде. Җиргә тамган алсу каныннан Ак чәчәкләр алсу төс алды... Табигатьтән алган хозурлык Харап булды, тәмам югалды... ФӘЛӘХ Комазани Йә, көл инде! «Минем милләт—Татар!»—дидем. Көлде кемдер— «Надан!»—диде. Мин хәзер дә шул ук татар— Мәңге сатмам милләтемне! Йә. көл инде!.. Хәзер көлми. Акыл кергән— «О. син—Татар!» Әйе, горур милләттән мин. Электән дә шундый идем— Тамчы каным ташны ватар! Йә, көл инде!.. Гомер Җыр ишетелә. Кемдер моңланамы? Шатлыктанмы әллә ул җыр суза? Минем дә бит шундый чаклар булды. Әй, гомерләр... Ник соң тиз уза?! Әле күптән түгел нәни идем— Әниемнең кочагында йөрдем. Әле генә төпле белем алдым. Беренче кат сөйгәнемне күрдем. Имде гаилә корып яшәүгә дә Ун ел вакыт узган—кара син! Малай үсә—әтисенә алмаш!.. ... Картаеп ла, дустым, барасың... Биктимер Гәрәев Бәхиллек Юлга чыгар чакта ата-анамнан Мин сорадым рөхсәт нң элек. Авыр юлны минем җиңеләйтте Атам-анам биргән бәхиллек. Догаларын укып, киң юл сорап. Теләп калды алар изгелек. Батар судан мине тартып алды Атам-анам биргән бәхиллек. «Юлга чыгам, сау булыгыз!*—дидем, .Алларында башымны иеп. Йөзләремә кара каплатмады Атам-анам биргән бәхиллек. * Эльмира Нигъмәтҗанова Сөйләр идем, язар идем... Мин сөйләргә булдым сиңа Кайнар Кояш хакында: Кинәт кенә болыт чыгып. Торып калдым салкынла... Язам, дидем, зәңгәр таулар, Саф чишмәләр хакында: Тик аларның гүзәллеге Сыймады бу хатыма. Мин сөйләргә булган идем Утлы сөю хакында. Мәхәббәтем аңламадың— Янмадың ул ялкында. Мин язармын дигән идем Тагын... Бәхет турында! ... Каләмемнең очы сынды Кинәт шушы урында... Сөю—бәлки, упкын аша чыгу— Карамаска теләп түбәнгә. Чайкалсам да... үзем—бар таяныч. Бушлык, бушлык Сиңа Шәһәрнең тынгысыз дөньясы— Шау-шуның бар микән тынганы? Онытмам да сыман акрынлап Кайдадыр еракта снн барын. Дөньяга кул селтәп карыймын. Әллә минме артык сабырмын? Башканы җитәкләп, янымнан Үтәсең—гадәти саныймын... һәм үзем, бикләнеп дөньядан. Сиңа дип шигырьләр язамын. Сагынгач ачып бер укырмын, Ә бәлки искә дә алмамын. Ә вакыт ашыгыпмы ашыга. Кемгәдер ул—дәва, кемгә—юк! Еллардан көтәмен могҗиза, һәм яшим, бел, шуңа юанып.Айрат Мурзыев Сылукай Тәрәз каршына утырып. Бер сылу чигү чигә. Йорт алдындагы бакчада Җитешкән алма, чия... Кызның йөзләренә күчкән Алсулыгы алманың... Шушы тиңсез матурлыктан Күзем ала алмадым!..