Логотип Казан Утлары
Шигърият

Танып калсыннар

 Такыя чигәм асыл таш белән. Нәкыш бизәге—көмеш каш белән. Кисеннәр аны яхшы күңелләр: Җитү кыз-кыркын, чая киленнәр, Кыңгыр салсыннар назлы сеңелләр. Такыя чигәм асыл таш белән. Нәкыш бизәге—энҗе каш белән. Киеп йөрсеннәр нечкә бнллеләр, Ирсезләр кисен, кисен ирлеләр. Якын килмәсен керле күңелләр. Такыя чигәм асылташ белән. Нәкыш бизәге—җәүһәр каш белән. Шөһрәт ка.шнсын изге канлылар, Милләтен сөйгән туташ-ханымнар, Илһам алсыннар шагыйрь җанлылар. Такыя чигәм асылташ белән, Нәкыш бизәге—алтын каш белән: Кашлары җем-җем, торадыр көлеп. Танып калсыннар—кемлекне белеп, Сәлам бирсеннәр—ерактан күреп! Эльмира Шарифуллина көзләрдә килгән җылым Әй, син дөнья, серле дөнья, Мең төскә бизәлгәнсең. Бозың эреп, Суың сеңеп, Яшәргән... төзәлгәнсең. Таңнарың җылы, сихәтле, Кичләрең назлы, дымык. Без генә моңлы-сагышлы, Толларның— күңел сынык. Җилләрнең дә үз җыры бар, Үз моңы бар буранның, Җирнең серен тоя белсен Күңел күзе угланның. Барыр юлы бүленмәсен Сәфәр чыккан берәүнең. Язмасын корбаны булу— Үзе сынык терәүнең... Гөлләр дә төш күрә микән, Язмышына күнә микән? Берсе—кол, димәк, хезмәтче, Икенчесе—түрә микән? Гөлләр дә төш күрә микән? Кайгыда яшь түгә микән? «Яратамын, китмә!» диеп, Гыйшкына тез чүгә микән? Гөлләр дә төш күрә микән? Яратканда үбә микән? Күңелләре гел нәфисме, Кайчак усал— Сүгә микән? Гөлләр дә төш күрә микән? Төшендә таҗ үрә микән? Күккә аша белә микән? Гөлнең җаны үлә микән? Моң анасы Композитор Сара Садыйковага Туган җиргә табынгансың, Давыл булып кабынгансың, Кар-бураннар ябынгансың, Моң анасы—Сара апа. Күңелләрдән саркыгансың. Ефәк нурлар талкыгансың, Йолдыз булып балкыгансың. Моң анасы—Сара апа. Гөл-чәчәк булып шыткансың, Утлы күмерләр йоткансың, Туфан-су булып купкансың. Моң анасы—Сара апа. Шул моңнарың—кышта, көздә. Шул моңнарың—йөздә, күздә. Яши—илдә, яши—бездә, Моң анасы—Сара апа! Көз көне чыккан кояшым. Көз көне аткан таңым. Бу минем гомер көземдә Җилкенеп чапкан чагым. Көз көне чыккан кояшым, Көз көне алган җылым. Бу минем назлы, нәзберек Тылсымлы, еннле елым! Көз көне чыккан кояшым. Көз көне иңгән нурым. Бу минем көздә күкрәп. Яшенләп туган җырым! Көз көне чыккан кояшым. Көз көне сызган юлым. Бу, ахры, былбыл телендә Сулкылдар, сызлар кылым