Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧ КҮҢЕЛ

Сирай бабай иртә таннан урамда каңгырап йөри. Ул сары тунын киң билбау белән буган, бүрек колакчыннарын бәйләп, тун якасын күтәргән. Яка өстеннән Мөслимә әбинен күк шәлен ураган. Борыны да күренми. Тик чал сакал гына, тырпаеп. яка очлары арасыннан чыгып тора. Гәүдә алгарак сөрлеккән, аяклар, гәүдәне куып житәргә теләгәндәй, вак-вак юргалап атлыйлар. Әйтерсең, күзгә күренмәгән ниндидер көчле кул бабайны, ихтыярсызлап, ак сакалыннан тартып алга илтә. Колхоз фермасына баручы яшь-жилкенчәк ана сәлам биреп китә. Атлылар, атларын читкә борып, үзләре юл саба. Өлкәнрәкләр хәл белешергә туктый. —Исән-саулыкмы. Сиражетдин агай! Бик иртә кузгалгансың. —Шөкер. Шәрәфетдин. Менә, бераз сөякләрне языйм, дип чыктым әле... Үзен кая юл тоттың? —Трактор чанасына тирес төяргә әйткәннәр иде. —Йә. ярый. ярый, бар Тоткарланып торма. Ни. пучты кызы күзенә чалынмагандыр бит? Сирай бабай очраган һәр кешегә бер үк сорауны бирә. —Күренмәде шул, Сиражетдин бабай Иртәрәк шул әле, кайтып житмәгәндер,—диләр аңа,—Интегеп йөрмә, өеңдә генә утыр Булса, үзе китерер. —Ие шул. Шулай гына итим әле. Ләкин ул кайтмый. Кайтса да, капка төбеннән кире борыла. Йорт саен туктала-туктала, кешеләрдән сорый-сорый. хат ташучыны эзләп таба. —Исәнме, кызым Илгизә! Безнен малайдан хат-хәбәр юктыр бит?—ди Сирай бабай Илгизә. гаепле кеше кебек, башын ия. —Юк шул. бабакай. Бүген хатлар бик аз. Бәлки, иртәгә... Булса, үзем илтермен. —Алай икән... Әллә нишләп язмый башлады бу арада... Илгизә дәшми. Сирай бабайның -бу арада- дигәненә быел өч ел тулды. Өч ел буе ачы бураннарда, чатнама суыкларда, язын-көзен. тубыктан пычрак ерып, һәр көн авылнын югары очына кадәр бара ул. Баштарак Илгизә үзе дә. зарыгып-зарыгып. Әптерәйдән хат көтте Армиядә вакытта язгалап торды. Алтайдан бер хаты килгән иде. «Эш бик авыр. Җитмәсә, суыгы теңкәгә тия. Акчасы да әллә ни төшми. Озак калмам, ахры. Җылырак жиргә күчәргә исәп. Күчкәч, хәбәр жибәрермен»,—дип язган иде. Хатынын азагында: •Кавышу көннәрен көт. сандугачым. Башкаларга күз салма»,—дип тә куйган. Көтте Илгизә. Сагынып-монаеп көтте. Язгы иртәләрдә. күн сумкасын асып, кыр юлына чыкса, тургайлар жырын ишетсә, каршысына Әптерәй кайтып килер кебек тоела иде. Зәңгәр һаваларга караса да. канат кагып сайраган ялгыз сыерчыкны күрсә дә шомырт агачлары чәчәк атса да. һаман Әптерәй исенә төшә иде. Айлы төннәрдә. Җидегән йолдызга карап, ялгызы таннар аттырганы булды Анын белән бергә йөргән каенлыкта зифа каеннарны кочып, үксеп елаганы булды Армиядән жибәргән рәсеме әле дә альбомында. Тик ул хәзер башка бер рәсем астына кыстырып куелган. Әптерәйнен андый рәсеме Сирай бабайларда да бар. С Анысы хәзер дә—түр стеналарында, пыялалы рам эчендә. Мөслимә әби. шул рәсемгә карап, картынын кайтканын көтә. Ул бүген әйбәт төш күргән... Аөкин Сирай бабай буш кул белән кайтып керә. Ул чишенгәндә. Мөслимә әби. нәрсәдер өмет иткәндәй, сүзсез генә карап тора. Итеген салып, мич башына ташлагач, әкрен генә сорап куя: —Юкмыни? -Юк. Сирай бабай, бөгәрләнеп йоклаган соры мәчене чак кына этәреп, мич янындагы караватка, карчыгы урынына менеп ята. Мөслимә әби тирән сулап куя да иртәнге эшләрен караштыра башлый Көйгән сыртлы кәҗә бәтие мичтән чыкмас өчен мәш килә. Кисәү агачы белән тәпиеннән тарткач, ачуланып кычкыра —Мичкә кергәнмени, мошенник?—ди Сирай бабай, юрган астыннан башын чыгарып.— Кундыр сыртына чырагачын белән Үзе. чыннан да кундырмагае, дигән кебек, шунда ук өстәп куя. —Бик каты сукма, сабый бит. нәрсә белә ул! Жылыга елышкандыр Күңелле шартлап, мичтә каен утыны яна. Мөслимә әби. каз ите турап, шулпалы бәрәнге куя. Өйгә тәмле аш исе таралгач. Сирай бабай да кузгала. Үзеннән элегрәк өстәлгә килеп утырган чуен чүлмәктән таш тәлинкәгә аш бүлә дә карчыгына дәшә: —Әйдә. кил. ашыйк кайнар килеш. Бик тәмле күренә. —Ашый тор. ашый тор,—ди Мөслимә әби —Хәзер мичне генә томалыйм да.. Ләкин Сирай бабай ялгызы ашарга теләми. Карчыгынын мич томалаганын да. самовар куйганын да көтеп тора. Аннан сон да вак-төяк эшләренә тотынса гына сабырлыгын җуя: —Нишләп йөрисен инде тагын?—ди ул. гайрәтләнгән булып —Кулыннан җитәкләп китергәнне көтәсеңме әллә?! —һай алла, ашый тор. дидем бит. Утыралар Ит калҗаларын бер-беренә этә-төртә. икесе бер савыттан ашыйлар. Өстәл артында сүз сөйләшү юк Гомер буе тату яшәгән кешеләр алар— уйнап-көлгән чаклары да. туймастай булып сөйләшкән вакытлары да булды. Тик хәзер... ярты гасыр бергә гомер итеп, сөйләшәсе сүз дә беткәндер. Гадәтләр өйрәнелгән, теләкләр сүзсез аңлашыла Чәй эчеп алгач. Мөслимә әби көзге артыннан саргаеп беткән бер хат алып килә. Габдерахманның соңгы хаты... Посылка тартмасында килгән иде. —Кычкырып укы.—ди Мөслимә әби. ■Сәлам соңында бераз сүзгә күчәм.—дип укып китә Сирай бабай.—Сезгә посылка җибәрөм.. Ике такта чәй. ун лимон, бер кило хәлвә, әзрәк йөзем җимеше.. Үзем исән-сау гына Моннан ике ай элек иске урыннан күчтем. Иптәшләр шунда калдылар Монда яна дуслар табылды Акча әйбәт төшә Ну бик авыр. Шахтадан жен кебек каралып кайтасын Бераз акча туплагач, чистарак эшкә күчәрмен, дип торам.-* Хат укылып беткәнне генә көтеп утырган кебек, шаулаша-гөрләшө мәктәп балалары килеп керә. Кызлар көянтә-чиләкләргә тотыналар. Берничөсе. өслөрен- аякларын чишенеп, идән юа башлый Малайлар, балта-пычкы алып, шунда ук янадан чыгып китәләр. Утынлыкта пычкы чыжылдый, балта тукылдый Ярты сәгать тә үтми, салкыннан бит очлары алланган җирән чәчле юантык малай кочак-кочак утын кертә башлый. Сирай бабай аның эшләгәнен күзәтеп тора-тора да туктап сорый: —Син кем малае буласын, улым? Бабай килгән саен шул сорауны кабатлый. Малайның көләсе килә, ләкин ул иренен тешләп кала —Хөснулланыкы, бабай —Ә-ә... Оста Хөснулланыкымыни? Белөм. беләм. Бабан бик шәп кеше иде синең. Ярман сугышында бергә йөрдек. Аклар вакытында да бергә сугыштык Гаярь кеше иде Авыр туфрагы жинел булсын. Балалар, утын кисеп, ишегалларын көрәп, бар эшне карап китәләр Кичләрен еш кына председатель Сафи кереп чыга Ул. тезләрен чалыштырып, бүреген алдына куеп утыра да хәл-әхвәл сораша. —Йөдәмисезме? Ашарыгызга бармы? Утыныгыз кышка җитешлеме?—ди. —Рәхмәт. Сафиулла, барысы да бар Бер нәрсәгә дә йөдәтмисен.—ди картлар —Тартынып тормагыз, ни кирәк булса да сорагыз,—ди Сафи,—Шушы колхозда эшләп, шушы жирне игеп картайдыгыз. Хакыгыз зур. Ә малай турында ләм-мим. Анлый кеше, ярага кагылмый. Төн буе буран котырды. Жил. кар бөртекләре бәреп, лып-лып тәрәзә какты, кыекны кубарып өйгә керергә теләгән сыман, түбә калайларын дөбердәтте. Булдыра алмагач, моржага килеп елады. Әллә нинди шомлы төн булды бу... Сирай бабай, сары тунын бөркәнеп, мич башында ята Аякларының сызлавына чыдый алмыйча, пошынгаланып. яткан урынында әйләнгәли. Төн урталары узгач кына йокыга тала, анла да саташып уяна. —Кортка, дим. кортка... Карчык дәшми. Өйдә тынлык. Стена сәгатенең келт-келт йөрүе генә ишетелә... Ә жил һаман дулый, һаман ыңгыраша. Беркайчан да тан атмас, беркайчан да бу зәһәр жил тынмас кебек тоела. Сирай бабай урыныннан торып утыра, мичнең жылырак жиренә аркасын тери дә... көтә. —Син! Сиңа әйтәм. Кузгалырга вакыт түгелме? Карчык кузгалмый. Сирай бабайның күңеле, нәрсәдер сизенеп, кинәт кенә бик каты әрнеп куйды. Ул мич башыннан төште, кармаланып, карчыгы яткан карават янына барды.. Соры мәче никтер йокламый, кайгыга баткан кебек башын иеп. урындыкта утыра Мамык юрган астында ана жылы беткән... Мөслимә әбинең сулышы өзелгән... Сирай бабай калтыранган кулларын Мөслимә әбинең маңгаена куйды һәм. аның тәненә үз жылысын бирергә теләгән кебек, озак басып торды. Тәрәзәгә таң шәүләсе төште. Көннән куркып, жил кырга качты. Сирай бабай, тунын иңенә салып, баскычка чыкты. Буран бөтенләй тынып калган Дөнья, кеше кайгысына күз йомып, йокымсырап ята. Салмак кына ябалак кар төшкәли. Яна кар өстеннән беренче эзне салып, урамнан жигүле ат килә. ... Шәрәфи малае икән. Габдерахманның яшьтәше... Капканы киң итеп ачты да атын баскыч төбенә китереп туктатты. —Тр-р-р!.. Сирай бабай, сезгә пенсия китердем. Унсигез пот бодай, дүрт кило май. Яна икмәккә чаклы бодай кабартмасы ашарга була. —Рәхмәт, улым... Син инде, ни, карчык өлешен кире илтеп тапшыр... Вафат булды ул_ Шул вакыт аның күзеннән яшь бөртеге сыгылып «ыкты да. бите буенча тәгәрәп, чал сакалына кунды. Егет, нәрсә әйтергә белмичә, башын иеп. озак кына сүзсез торды. Аннан сон, ашыга-ашыга, капчыкларын чоланга ташыды да. атын борып, колхоз идарәсенә чапты. Председатель Сафи килеп җитте, авылдашлар, күрше-күлән жыелды. Мөслимә әбине жирләделәр. Кичкә таба балта осталары кабер өстенә гәрәбәдәй сары нарат такталардан чардуган корып кайттылар. Төнен тагын кар яуды, актарылып яткан кара кәсләрне ак юрган белән япты. Иртәгесен Сирай бабай, таңнан торып, колхоз идарәсенә барды —Сафиулла энем. ни... көч җитәрлек берәр эш булмасмы, дип килгән идем.. —һай, Сираҗетдин бабай, нигә сина эш.— диде председатель, гаҗәпсенеп — Колхозның байлыгы сине туйдырырга гына житәрлек Эшлисен эшләгәнсен. хәзер рәхәтләнеп ял ит. —Шулаен шулай да... Ялгыз башны куяр жир юк Бушка ашарга да өйрәнелмәгән. —Бер дә борчылма. Бушка түгел, шушы җиргә кергән хезмәтен өчен. Ризыгын хәләл. Бабай тынычлангандай булып кайтып китте. Ләкин икенче көнне тагын килде. —Мина ярашлы бер эш тә юкмыни сон, Сафиулла?—диде ул. кыяр-кыймас кына —Бер ялгызым өйдә тик ятам. Әллә ничек бит. бракка чыккан карт алаша кебек. Сафи түзмәде, көлеп җибәрде —Тынгысыз кеше син. Сираҗетдин бабай Ярар алайса, карап карарбыз Хәзергә кайтып тор. Хәл иткәч, үзем кереп чыгармын —Кайчанрак керерсен икән сон? —Бүген кич булмаса. иртәгә иртән сугылмыйча калмам. —Шулай итә күр инде... Идарәдә озак уйлашканнан сон, картны алма бакчасына каравылчы итеп билгеләргә булдылар —Әйдә, күнеле тынычлансын,—диде председатель.—Кышын анда барып йөрисе юк. Жәйгә икенче кеше куярбыз. Ләкин Сирай бабай алма бакчасына тиз арада сукмак салды. Анын эзеннән кәҗәләр дә баргалады Бабайга эш табылды. Кояшка да эш күбәйде. Ул кар өстенә челтәрләр ясады, түбә кыекларына көмеш сөңгеләр элде, ишегалдына чыккан сыерларнын сыртларын җылытты. Аннары гөрләвекләр агызды, елгаларны боздан арчыды, кыш буе инрәп йоклаган каеннарны уятты, ботакларына бөртек-бөртек бөреләр сипте Жирләр чыкты, тау итәкләрендә хәтфә үлән борын төртте. Шундый матур язгы көннәрнен берендә авылга Әптерәй кайтып төште Сирай бабайны каравылдан чакыртып алдылар Ул кайтканда Әптерәй баскычта утыра иде. Әтисенең ябык кулларын үзенен көрәктәй зур учына алды. —Исәнме, әти, исән-сау гына тордыңмы? Сирай бабай, җавап бирергә теләп, авызын ачкан иде. кинәт голт итеп бүленеп калды. —Әниең... әниең карчык күрә алмады, мәрхүмә Бераз тынычлана төшкәч, Сирай бабай бәйрәмнәрдә генә кия торган ак күлмәген киеп алды, күрше Гатифәне чакыртып, коймак пешертте, мунча яктырды. Мунчадан сон. әтисе белән бер сәгать чамасы сөйләшеп утыргач. Әптерәй чыгарга җыена башлады. —Син. әти, үзен дә юын,—диде ул —Мин авылны күреп, иптәшләр белән күрешеп кайтыйм. —Ни... ярый алайса, бар, улым,—диде ана Сирай бабай —Әниен мәрхүмә сина дип чикләвекләр саклаган иде Чормага менеп төш Әптерәй чормага менеп китте Үзенә хас бер хуш ис анын борынын кытыклап алды. Бер якка пар-пар итеп бәйләнгән каен себеркеләре эленгән Өскәрәк бәйләм-бәйләм абагалар, мәтрүшкәләр, тагын әллә нинди үләннәр кыстырылган. Алар арасында кып-кызыл миләш тәлгәшләре күренә Бер тартмада—балан, җилпучта—кипкән шомырт, жир җиләге Баш очында карындыкка төрелгән каклаган каз эленеп тора Арырак эреле-ваклы янчыкларда—чикләвек Елныкы елга аерым сакланган. Әптерәй, ниндидер күңелле көй сызгыра-сызгыра. кесәләренә чикләвек тутырды да төшәргә борылды. Каклаган каз—«Мә. мине дә ал!«—дигән кебек, дынк итеп, башына бәрелеп калды Жинел хром итек ялтыратып майланды, кунычы гармун күреге кебек җыерылды Бостон чалбар балагы, күпереп, өскәрәк чыкты Кыска жинле сары ефәк күлмәгенең изүе ачык. Диңгезчеләрнеке кебек буй-буй тельняшка яхшы күренерлек Әптерәй әзерләнеп беткәч. Сирай бабай аның янына килде: —Ни... улым, әниеңнең кабере юлдан ерак түгел,—диде ул, йомшак кына итеп.—Шунда, карт нарат төбендә. Ташына янача язылган.. Әптерәй чыгып китте. Ул. урам чатында тукталып, бераз вакыт зират ягына карап торды да. борылып, чикләвек яра-яра, кибеткә таба юнәлде. Авыл кешеләре ачык күңелле. Озак читтә йөргән кешегә генә түгел, көн дә күрешә торган авылдашларына да әллә каян көлеп, кул сузып киләләр. Ләкин Әптерәй якты йөз күрмәде. Очраган кешеләр сәлам бирәләр дә. башларын читкә борып, тиз-тиз атлап китеп баралар. Урамда кешесе дә аз күренә Бар халык эштә. Анда-монда сугылып озак йөрде Әптерәй. ямь таба алмады. Бала вакытта бергә уйнап үскән иптәше Заһри өйдә икән. Кырда кулын яралап, эшкә чыга алмаган. Әптерәй. ярты кыстырып, аның янына керде. Ләкин Заһри эчмәде. —Рәхмәт, малай, үзен генә сал инде,—диде ул,—Мин болай бәйрәм вакытларында салгалыйм да, тиктомалга әллә ничек. Кыстама инде син мине... Янгын сараенда сөйләшеп утырырлык бер кеше табылды. —һо. Габдерахман энем, сине дә күрер көннәр бар икән!—диде Хәтәр Хәйрулла, кесәдән чыгып торган шешә башын күргәч,—Әйдә, әйдә, түрдән уз. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле. Син дөнья күргән кеше, мин дә күрмәгән түгел, дигәндәй. Өстәл тартмасыннан китек стакан чыкты. Закускага суганы, кыяры табылды. Мөлдерәтеп кенә салып куйдылар. Әңгәмә куерып китте. Бер-берсен бүлә-бүлә. баштан узганнарын сөйләп киттеләр. Шешәнең бушаганы сизелмичә дә калды. Икенчесен алып чыктылар. Анысын башлап, йөзәр грамм салгач. Хәйрулла Әптерәйне кочаклап ук алды: —Алтын егет икәнсең, дустым. Кайчаннан белми йөргәнмен. Кайталар, әмма синен кебеге булмый... Без дә яшибез инде дөньяда... Тагын бераз төшереп алгач. Хәйрулла икенче төрлерәк сөйли башлады: —Син, малакасус. эт сугарып йөргәч тә, әллә монда дөньяның чите кителер, дип уйладыңмы?.. Кем дип белдең син безне? Әтиеңне ташладың... Юк. без ташламабыз. Ташламабыз булгач, ташламабыз... Нәрсә борыныңны җыерган буласың, ә? Хәйрулла Әптерәйне якасыннан каптырып ук алды: —Аракы эчереп. Хәйрулла абзанны йомшартмакчы буласынмы? Шаярма! Хәтәр Хәйрулла, диләр аны! Елтыр ыштаныңны төшереп, ат кыргычы белән төярмен, селәгәй... Яхшыдан яман туган нәрсә... Сыптыр моннан! Әнә. Идел аръягында акча яуган, ди! Әптерәй көч-хәл белән генә чыгып ычкынды. Ярый әле үзе чамалабрак эчкән иде. Янгын сараеннан тәмам кәефе кырылып кайтты. Кайту белән, лапас сәндерәсенә урын җәеп ятты. Ул уянганда, көтү кайткан иде инде. Юынып ашаганчы караңгы да төште. Бераздан кунак егет клубка чыкты. Ай яктысында клуб ягыннан килүче ике шәүлә күренде Шау чәчәккә күмелгән шомырт агачы төбенә җиткәч, егет туктап кызга дәште: —Илгизә, тукта инде беразга... —Керәм, Әптерәй. таннан торасы бар. —Иртә бит әле. Әнә, кичке шәфәкъ тә сүрелмәгән. —Иртә чаклары булгандыр. Әмма хәзер сон инде... —Шулай инде ул кызлар хәтере. Бик җиңел оныткансың. —һе. җиңел, дисең... Кеше күнеле көзге түгел. —Илгизә... мин тиздән китәм. Озатырга төшәрсең бит? —Элек озатканыма үкенмим, ләкин хәзер... Ярый. Әптерәй, ачуланма, хуш! Жилкапка ачылды да ябылды. Егет, башын иеп. озак кына торганнан сон. борылып, түбән очка таба китте. Ай да аны озата бармады, болытлар артына кереп калды. Элле Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл анардан бизгән... Ни булса да булгандыр, егет бер атнадан китәргә жыена башлады —Әтине дә үзем белән алып китәм.—дип сөйләнде ул кешеләргә Күршеләр анын бу ниятен хупладылар. Сирай бабай унай да. каршы да сүз әйтмәде. Кичтән әйберләрен жыеп төйнәделәр Иртән Заһри пристаньга илтергә ат жигеп килде. Әптерәй әйберләрен чыгарып төяде. Ишекне бикләп, аркылы такта сукты. Күрше-күлән озата чыкты. Соры мәче дә, боегып кына, бер читтәрәк утыра иде. —Син, Гатифә, мәчене үзегезгә елыштыр инде,—диде Сирай бабай —Акыллы ул, әйберкарага тими. Килгән кешеләрнен барысы белән дә кул биреп саубуллашкач, арбага йомшак печән өстенә менеп утырды. Урамда очраган һәр кеше, хәерле юл теләп, кул болгап калды. Зиратны узганда бабай, атны туктатып, карчыгынын кабере янында озак кына дога кылды... Тагын кузгалдылар Тарантаска утырып басудан кайтучы Сафи очрады. Атлар юл сабышып, арба белән тарантас тигезләшкәч, Сафи дилбегәсен тартты: —Тр-р-р... Китүмени. Сиражетдин бабай? —Китәм инде, Сафиулла, хуш-сау бул! —Ярый инде. Безне онытып бетермә. Алдагы жәйгә кунакка кайт. —Белмим шул, Сафиулла, янадан күреп булырмы.. Сафи киткәч, Сирай бабай артка борылып утырды.. Җил тегермәне. «сау бул, кордаш!* дигән кебек, канатларын болгый.. Кала туган жир. Сиксән ел гомер иткән авылы кала. Аунап үскән су буйлары, урак урган кырлары, печән чапкан болыннары кала. Егет чакларда сажень салгандай колачлап йөзгән Якты күл дулкыннары кала. Карчыгынын туфрагы кала, шау чәчәккә күмелгән алма бакчалары хужасыз кала... —Хушыгыз! Кабат күрә алмасам, бәхил булыгыз! Менә сонгы йортлар, сонгы өянке башлары күренмәс булды. Төбәк үреннән тагын бер генә кат күренерләр дә Моңа кадәр тын гына утырган Сирай бабай, тау башына күтәрелгәч, тынгысызлана башлады. Ин злек алга борылып утырды, авыл ягына карамаска тырышып барды. Тирләп киткән мангаен сөртеп алды Аягындагы галошын салып какты. Аннан сон тагын, еш-еш борылып, артка карый башлады һәм кинәт Заһринын кулыннан кысып тотты: —Заһретдин, туктат атынны! Ат туктауга, яшьләр кебек жәһөт кенә арбадан төште —Улым... мин калырмын, ахры. —Нәрсә син, әти? Акылыннан яздыңмы әллә?! —Ярар, улым, бар. вакытынны уздырма Рәхәт яшә. бәхет юлдашын булсын Миннән фатиха! һәм борылып китеп тә барды. Әптерәй, йөгереп барып, кулыннан тотты, үгетләп тә, әрләп тә карады, ләкин барысы да бушка Булдыра алмагач, кул селтәп, арба янына килде —Тфү! Нишлисен бу картлар белән Әйдә инде. Заһри дус. мине илтеп куй да әтинең әйберләрен кире алып китәрсең Ә Сирай бабай шактый гына юл алган инде. Ул ашыга-ашыга авылына кайта Гәүдә алга омтылган, аяклар, гәүдәне куып житәргә тырышкан кебек, юргалап атлыйлар Әйтерсен. ниндидер күзгә күренми торган көчле кул аны. ак сакалыннан тотып, алга сөйрәп бара, алга ашыктыра ИСКӘРМӘ Габделхәй белән юл йөрү талчыктырмый иде. Моңа, бәлки, аның хәл жыеп алуны нәкъ тиешле төштә һәм нәкъ вакытында оештыра белүе сәбәпчедер. Габделхәй белән болында хозур кылу ардырмый иде. Моңа, күрәсең аның—табигать баласының—ямь дәръясы серләрен мавыктыргыч аңлатуы нигездер. Габделхәй белән учак янында төн чыгу ялыктырмый иде. Моңа, мөгаен, аны дөньяның киңлегенә гөнаһсыз баладай сөенеп соклануы этәргәндер. Габделхәй белән әңгәмә кору җиңел иде. Моңа, шиксез, аның риясызлыгы ирештерә иде. Әдәбият һәм әдәби иҗат турындагы кызып (әмма кызышып түгел!) гәпләшүләрдә ул әнә шул ихласлыгы белән көчле иде, шуңа күрә фикерен читтән- миттән әйләндереп йөртмәде, турыдан ипләп кенә бәрде, ә, мәгълүм ки, төз тидерсәң, каты ору кирәкми. Габделхәйнең беренче әдәби әсәрләренә ук әнә шул югарыда саналган сыйфатлар хас иде һәм болар аның иҗатының асылы булып ныгый барды. Габделхәй дускайның (ул иш-иптәшкә «дускай» һәм «дустым» дип эндәшә иде) укучыларга яхшы таныш «Айбаш» (башта «Туган җир туфрагы» исемендә иде) дигән хикәясе бар. Аны хәзер дә радиодан еш кына кабатлап укыйлар. Әсәрдә ясалмалыкның ишарәсе дә юк, бу кечкенә хикәядә ихласлык-риясызлык бөркелеп тора. Әсәрне Габделхәй 1956 елның октябрь аенда Мәскәүдә әдәбият институтында укыганда яза (авторга егерме биш яшь), һәм классик хикәя 1957 елның 20 февралендә «Ленин байрагы» газетасында (Минзәлә) беренче тапкыр басыла, аннары язучының җыентыкларына кертелә. Без башта, журналның «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» бүлегендә урнаштыру өчен, шушы хикәяне алмакчы идек. Әмма фикеребезне Габделхәй дускайга бер әдәби әңгәмәдә хикәяне инде ничәнчедер кабат мактагач, аның: —Нигә «Өч күңел»не читкә куясың әле1—дип искәртүе искә төште. Хаклы иде Габделхәй. Бу әсәре дә «Айбаш»тан һич тә кайтыш түгел. Аннары бер нәрсәне онытмыйк—автор әдәбиятта хәзер еш кына кабатланучы бу теманы алтмышынчы еллар башында ук күтәргән булган ич. «Өч күңел» хикәясе беренче тапкыр 1962 елда «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналының бишенче санында басыла. Әйдәгез, хөрмәтле укучылар. Сирай бабайны, Мөслимә әбине һәм дә бер үк гаиләдәге өченче җанны-күңелне ашыкмыйча гына күңелебездән кабат уздырыйк әле... Тасвир үрнәгенә тиң хикәя язучының «Урман кызы» исемле китабыннан (Татарстан китап нәшрияты, 1991 ел) үзгәртелмичә алынды. Габделхәй Сабитов (1931-1995) әдәбиятка чын күңеленнән бирелеп хезмәт итте. Моны аның шигырьләре, очерклары, пьесалары һәм аеруча хикәяләре, Эрих Распеның «Барон фон Мюнхаузен маҗаралары» тәрҗемәсе дәлилле раслый. Тәрҗемәгә ул әсәр язгандагыча көчен салды «Маҗаралар»ны тәрҗемә иткән чакта иш-иптәш, Габделхәйнең үзен баронга охшатып, аның турында шактый мәзәкләр чыгарды. Әмма безнең көлүдә нәрсәдер җитми кебек иде аңа, безнең мәзәкләрне көчәйтә иде ул. Мондый хәл, үзеңнән үзең көлә белү, ягъни риясызлыкның һәм олылыкның чагылышы лабаса. Вафаты алдыннан без, иш-иптәш җыелып, аның өенә бардык. Озак еллар дарулардан һәм Фәтхиясенең мәрхәмәтеннән, игелегеннән һәм, әлбәттә, мәхәббәтеннән көч алып яшәгән Габделхәй дустыбыз безне: —Шулай... егетләр,—дип елмаеп каршылады Аның бу сүзләре үзенең авыр хәленнән шаяртуы кебек ишетелде. Җиңел ишетелде... Габделхәй чәчәкләр үстерергә ярата иде. Ул дусларына һәм дә танышы булмаган кешеләргә төрле орлыклар өләшә иде. Әгәр кем дә булса, кирәкми, мин чәчәкләр үстермим, дисә, аңа: —Ахмак син!—дип ярып салудан тыелмады Һәм болай тупаслануыннан, беренче булып, шаркылдап көлеп тә җибәрер иде. Хәер, төрле төбәкләрдә яшәүчеләр белән орлыклар алмашучының һәм үзе орлыклар алучының (соңгысына осталык мәҗбүри ич) чәчәк яратмаучыны әрләргә хакы булгандыр. Безнең бакчада Габделхәй дускай биргән орлыклардан үсүче чәчәкләр бар. Алар озынча буйлы, зифа, чәчәкләре нәни кыңгырауга охшаш, бер ише ап-ак, икенчеләре сыек шәмәхә төстә. Китапча исеме онытылган. Без аларны, Габделхәй чәчәге, дип атыйбыз. Әйе, Габделхәйнең хикәяләре дә үсемлекләрнең чәчәген атып бетергән чагына тиң. Бу хикәяләр— шиңми торган чәчәкләр. Хикәяне матбугатка әзерләүдә булышуы өчен, без Габделхәйнең олы җанлы хәләле Фәтхия ханымга рәхмәтлебез