Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИШӘР ӘКИЯТЛӘРЕ

Мәгълүм булганча, беренче бөтендөнья сугышы чорында (1914—1918) венгр галиме Игнац Кунош (1860—1945) Чехиянең Әгер һәм Венгриянең Эстергом шәһәрләре тирәсендәге лагерьларда тотылган хәрби әсирләрдән, шул исәптән татар солдатларыннан да, халык авыз иҗаты әсәрләре язып алу белән шөгыльләнгән И. Кунош—тел белеме галиме, төркиче. Ул төрле төрки халыкларның телләрен һәм шивәләрен (диалектларын) өйрәнгән Аның коллекциясендәге фольклор материаллары арасында Казан татарларыннан һәм мишәрләрдән язып алынганнары күләм ягыннан шактый зур урын алып тора. Алар—нигездә, әкиятләр һәм җырлар. Венгрия Фәннәр академиясе архивындагы бу материаллар дистәләрчә еллар дәвамында тикшеренүчеләребез өчен билгесез булып торган иде. 60 елларда венгр галимнәре. И. Кунош эшчәнлеге белән бәйле рәвештә, әлеге материалларны фәнни җәмәгатьчелеккә җиткерү хәстәрен күрә башладылар. Ниһаять, 1980 елда Будапештта И Кунош коллекциясендәге җырларның бер өлеше «Казан татарларының җырлары» дигән исемдә аерым китап булып дөнья күрде Аны басмага Будапешт университеты профессоры Жужа ханым Какук әзерләгән иде. 1989 елда инде ул, Имре Башки белән бергә, «Казан татарларының әкиятләре» дигән китапны нәшер итте. Бу китаптагы әкиятләр укучыларыбызга җиткерелгән иде инде («Мирас», 1993, № 2—7, 9— 12; 1994, № 1—4, 7—12). Будапештта чыккан әлеге җыентыкларда фольклор әсәрләре латин шрифтына нигезләнгән транскрипциядә басылган һәм шунда ук аларның немец теленә тәрҗемәләре дә урнаштырылган. 1996 елда Ж. Какук шул ук принципка нигезләнгән тагын бер китап чыгарды. Бу китап Сегед шәһәрендә басылган һәм «Мишәр-татар текстлары » дип атала Китапның беренче бүлегендә 273 җыр (дүртьюллыклар) урнаштырылган, икенче бүлегендә исә 7әкият урын алган Мишәр әкиятләрендә, әлбәттә, шушы шивәгә хас сүзләр еш очрый. Мәсәлән: зин (җен), берсәк (бераз), төн ката (төне буе), саулыклашу (кул бирешү) һ. 6. Мисал итеп китерелгән бу сүзләр диалектологик сүзлекләрдә теркәлгәннәр. Әмма сүзлекләрдә теркәлмәгән сүзләр һәм мәгънәләр дә очрый биредә. Әйтик: урындык (сәке), кулча (балдак), мәзәк (мәҗлес) һ. б. Кунош тупламасындагы Казан татарлары әкиятләреннән аермалы буларак, мишәр әкиятләрендә урыс теле аша кергән сүзләрнең мул булуы күзгә ташлана: брат, войско, вопрос, время, вывеска, давай, давно, интерес, кухарка, лодка, навоз, наследник, пароход, пекарь, пожар, разбойник, сказка, стрельба, тройка, чашка, яма кебек сүзләр барысы 46 га җыела Шулардан наследник 4мәртәбә, кухарка 3, брат, войско, пароход, яма сүзләре икешәр мәртәбә кабатлана. Янә шуны да билгеләп үтәргә кирәк: тупламадагы әкиятләрдә бер үк сүзнең ике шәкелдә язылуы да очрый. Мәсәлән: пич—мич, пичкә—мичкә. Бу хәлне Куношка ярдәм итүче мәдрәсә күргән яшь солдатның «эшчәнлеге» дип тә кабул итәргә мөмкин булыр иде, әмма эш алай гади булмаса кирәк. Диалектолог Д. Рамазанованың раславына караганда, Сембер төбәгендә төрле сөйләшләр шулкадәр аралашкан, береккән ки, мондый күренеш хәтта бер үк кешенең сөйләмендә дә булырга мөмкин икән. Табигый, И. Кунош, телче буларак, фольклор әсәрләрен дә беренче чиратта тел материалы итеп туплаган. Шуңа күрә, ул вакыттагы гадәт буенча, аларның кемнән язып алынуы конкрет күрсәтелмәгән. Шулай да кайбер очракларда, аерым фактларга таянып, теге яки бу әсәрнең кем тарафыннан сөйләнүен фараз итү мөмкинлеге бар. Ж. Какук китапка язган кереш мәкаләсендә түбәндәгеләрне хәбәр итә. И Куношның хәрби әсирләр арасындагы эшчәнлегенә багышланган басма хезмәтләрендә җырчылар һәм әкиятчеләр турында бер сүз дә юк. Әмма басылмаган бер хезмәтендә ул. фатирына еш килеп йөргәнгә булса кирәк, үзе «өй мишәре» дип йөрткән, Сембер (Ульяновски) шәһәреннән Юсыф Айнетдинов һәм аның юлдашы Семенов турында бик җылы итеп искә ала Бу ике информантның телләре бер-берсеннән аерылып торган: Ю Айнетдинов «пыиак». «ел» дип сөйләсә. Семенов «пычак». «җыл» дип сөйләгән. Безгә калса. Семеновның керәшен булуы да ихтимал. Мәсәлән, ул җырлаган җырлар арасында мондые да бар: Безнен. кай. чиркәү—иске чиркәү, Жана чиркәү салырлар. Без килдек (кайттык.—Л. Ж.) дип сөенмәгез— Жыл да солдат алырлар Җиде әкиятнең соңгысын (аның тексты тулы түгел) әлеге Семенов сөйләгән булса кирәк, чонки анда да шул ук үзенчәлекләр. Бу әсәрдә мишәрлек юк. Урыс сүзләре дә очрамый Мишәрнеке дип исәпләнүенә бәлки сөйләүче телендәге «ч» авазының мишәрчә яңгырашы сәбәпче булгандыр Әмма урыс телендәге «ч» авазын хәтерләткән мишәр «ч»сы урта диалектның Казан арты сойләшләрендә һәм шушы ук региондагы керәшен сөйләшләрендә дә бар ич (нугайлык галәмәте.'). Кем белә, бәлки Семенов Казан арты кешесе булгандыр Бу җәһәттән. ул яздырган җырлар арасында тагын берсе игътибарга лаек: Кара-кара күренә Карадуган кырлары. Кара кашлы, зифа буйлы Безнен Жумия кызлары Мәгълүм булганча. Карадуган һәм Жумия (Юмья) авыллары—Казан артында— Балтач. Кукмара төбәгендә Калган алты әкияттән бишесенең теле Ю. Айнетдинов җырларындагы үзенчәлекләргә ия. ягъни аларда «ң* шивәсе «ярылып ята» Шуңа күрә аларны нәкъ менә Юсыф Айнетдинов сөйләгәндер дип фараз ителә. Әкиятләрнең берсе (өченчесе) «ч» шивәсендә сөйләнгән Анда «мишәрлек»нең башка сыйфатлары да бар Димәк, сөйләүчеләр, ким дигәндә, өчәү булган Әлеге тупламдагы хәзинәләрнең иң кыйммәтлесе—« Юсып Минулин әкияте» дигән маҗаралы әсәр Бу сюжетка корылган әсәрнең моңарчы чыккан әкият җыентыкларыбызда басылганы юк иде. Сюжеты түбәндәгечә әкият герое, солдат хезмәтеннән кайтып килгәндә, юлбасарларга юлыга, соңрак атаманны үтереп, үзе атаман була, әсирлектәге патша кызы белән кача, юлда кызны караклар урлый, солдат кызны таба, аңа өйләнә һәм патшаның варисы булып кала. Ышанып әйтергә мөмкин, бу әкият—төркиләр иҗаты. Аның урыс фольклорыннан керү мөмкинлеге юк, чөнки әсәрнең сюжеты, гомумән, көнчыгыш славян фольклорына хас түгел. Ул дөнья халыкларының әкият сюжетларын чагылдырган Аарне- Томпсон күрсәткечендә дә теркәлмәгән. И. Кунош тупланмасындагы «Мишәр әкиятләре»нә бәйле әнә шул хасиятләрне күрсәтергә мөмкин Без аларның бишесен журнал укучыларына тәкъдим итәбез Текстларда фонетик үзенчәлекләр чагылмаса да. лексик үзенчәлекләр һәм стиль тулысыңча диярлек сакланды. Әкиятләрнең исемнәре дә оригиналдагыча калдырылды

Патша улы һәм дию ердән берәү бар иде. бер патша улы бар иде Ул патша улын өйләндерде Анын хатыны бик усал булды, көне-төне хурлаша иде Егет чыдый алмыйча юлга китте. Б Юлда барганда бер коега туры килде Тениен уртасы иде. айнын унбишенче кичәсе иде Коега карады айның шәүләсе күренә Борылып өенә кайтты, хатыны белән сөйләште —Кое төбендә бер жәүһәр күрдем, ди, әйдә, икәү барып алыйк,—ди. Икәү киттеләр. Кое янына җиткәч, егет арканга бәйләнә башлады. Хатын әйтте: —Үзем төшеп алыйм. Хатынын бәйләде, төшереп җибәрде. Хатын төшеп китте. Егет шул вакытта куанды. хатыннан котылдым, дип. Кое төбендә җитмеш ел яшәгән дию тора иде, ул, теге хатыннан куркып, коедан чыкты. Егеткә әйтте: —Ник хатыныңны җибәрдең минем яныма?—ди. Егет әйтте: —Ник түзәлмәден бер көнгә? Мин түздем унике ел. Дию әйтте егеткә: —Әшнә булыйк. Дию белән егет юл белән киттеләр, бер шәһәргә житгеләр. Дию әйтте: —Мин Чирковларына1 барып, калакуннарын2 3 сугамын, ди. Шул чакта син аларга әйт: «Чирковыгызга зин’ ияләшкән»,—диген. Алар шул чакта бер багучы эзләрләр, син: «Мин багучы буламын,—диген,—мин ул зинне куалармын»,—диген. Син алардан мен тәңкә акча сора, ди. Алар биргәч, син миңа килеп әйтерсең,—ди. Дию боларның Чирковларына керде, калакуннарын сугарга тотынды Егет сөйләшеп куйганча эш итте Шәһәр кешеләре багучы эзләргә тотындылар. Бу егетне таптылар да: —Егет, шул зинне безнең чирковтан куала,—диләр. — Куалыймын, тик ике мең тәңкә акча бирегез,—диде. Алар акчаны биргәч, егет диюгә барды, акчаларын алдым, дип. Шуннан сон алар ул шәһәрдән чыгып киттеләр. Дию әйтте егеткә: —Ярар, сина акча таптым әле,—диде. Егет, дию белән бәхилләшеп, өенә кайтып китте. Дию. янә бер шәһәргә кереп, чирковларга суга башлады. Болар, шәһәргә сугыш килгән дип куркып, төрле якка телеграм суктылар. Бу егетнең багучылык хәбәрен ишетеп, аны да чакыртып алдырттылар. Егет шул вакытта, диюнең кыюлыгыннан куркып, уйга калды Алай булса да барып керде диюнең янына. Егет әйтте: —Теге хатын коедан чыккан, сине эзләп йөри,—ди. Дию әйтте: —Мин китәм Каф тавының артына, син болардан ике мен тәнкә акча ал инде,—ди. Дию китте. Егет, акчаны алып, үзенең шәһәренә кайтты, бик һәйбәт хатын алды, бик яхшы итеп торалар. Төнә4 бардым, бүген килдем5 , әле дә шулай торалар. Туйларында да булдым Дию патшасы әкияте орын заманда бар иде бер кеше. Анын бер таз улы бар иде. Таз малай егерме биш яшенә житкәчтен атасы үлде. Малай, анасыннан йөз сум акча сорап алып, базарга чыгып китте. Базарда йөз сумга бер көчек сатып алып өенә кайтты Көчеккә кәҗә савып сөт эчерәдер иде. Икенче атна булгач, тагын да анасыннан йөз тәңкә акча алып, базарга китте Сибирски мәче сата торган бер кешегә очрады 1 Чирков (урысча: церковь)—чиркәү 2 Калакун (урысча: колокол)—кыңгырау 3 Зин—жен 4 Т ө н ә —кичә. 5 Килдем—кайттым. —Күпме сорыйсын?—дигәч, мәче иясе: —Йөз тәңкә,—диде. Таз йөз тәңкәгә мәчене дә алып кайтты. Йортта башка хайваннары юк иде. Өченче атнада тагы, йөз тәнкә акча алып, базарга китте Ул акчага бер бака сатып алды Кайтканда, ярты юлга җиткәч, бака егетнен кулыннан сикереп төшеп, унжиде яшендәге бер кыз булды. Таз: — Мин сине йөз сумга бака дип сатып алдым, син кыз булдың,—диде Кыз анарга каршы: —Мин бака түгел, фәлән шәһәрдәге Ризван патшаның кызы идем. мине, унҗиде яшемә җиткәч, бер дию өйдән урлап, бака итеп, базарга чыгарып йөз сумга сатты, диде. Инде мин синнән үз атама илтеп тапшыруыңны үтенәмен, мин сиңа үземнең алтын балдагымны бирем,—диде Таз, риза булып, кызны, патша тора торган шәһәргә алып барып, атасына тапшырды. Атасы бик шатланып —Бу хезмәтен өчен сиңа ни бирим9—диде Егет. —Мина бернәрсә дә кирәкми, кызынны бирсән була,—диде Патша: —Кызымны бирмәм, биш мен сум акча бирәм,— диде Егет, биш мең сум акчаны алып, өенә кайтып китте. Бер-икс атна торгачтын. егет үзенең анасын, башкода итеп, патшаның кызын сорарга җибәрде Анасы, барып, патшага: — Мине малаем кызынны сорарга җибәргән иде,—диде Патша: —Кызымны бирермен, әмма минем сараемнан өегезгә хәтле тимер юл булып, второй класс йөреп торсын, юлның икс ягыңда сад' булсын, бакчада алмалар пешеп салынып торсын, бакчаның эчендә бер зур күл булсын, күлдә алтын үрдәкләр йөзеп йөрсен Шул вакыт мин кызымны бирермен.-диде Анасы кайтып улына сөйләгәннән сон. егет кич белән чыгып йөзеген сызгырткан иде. шул вакыт шайтаннар килеп —Ни боерасыз?—диделәр. Таз. анасы сөйләгәнчә: —Патша сараеннан өемә хәтле тимер юл булып, анда второй класс Йөреп торсын, юлнын ике ягында сад булып, алма агачларында алмалар пешеп салынып торсын, бакча эчендә зур күл булып, анда алтын үрдәкләр йөзеп йөрсен,—диде. Шайтаннар бу сүзләрне ишетеп, шул вакыт эшкә башладылар Төн үгхәнчә ясап бетереп, башлыклары Тазга: —Хәзер булды.—дип. кереп әйтте Иртә торгач егет янә анасын утыртып, патшага башкодага җибәрде Тазнын анасы патшага барып —Солтаным, мин кичә әйткән эшләрегезне барын ла җиренә җиткереп, кызыгызга башкода булып килдем,—диде Патша, сораган һәр нәрсә булганын күреп, кызын бирмәкче булып, егетнең үзен күрәсе килеп. Тазны үзенә чакыртты Тазга анасы кайтып сөйләгәчтен. Таз. торып машинага утырып, патша сараена үзе китте Патшага сәлам биреп: — Васыятен нәрсә, әйт9—лип сорады Патша: —Мин сиңа кызымны бирәм.-дип. шул сәгать мулла алдырып, никах укытып. Таз белән кызны келәткә яптылар Таз шунда хатыны белән дүрт ай тордылар да соңра өйләренә кайтып киттеләр. Өйгә кайтып кергәннән сон. хатын берзаман Тазны яратмый башлады - •Мин. патша кызы булып, шул тиле Тазга килеп, хатын булып торамын!»—дип. үз-үзен тирги башлады Болар шул көенчә бер ел тордылар Бер елдан сон хатын бер ир бала тапты Шуннан сон хатын Таз белән түгел, үзенең улы белән юанып тора башлады. Тазның хатыны бервакыт суза барганда үзенең әүззәлдә таныш булган дию пәриен күрде. Дию хатынны күрүгә —Син гомереңне шул Таз белән үткәрмә, әйдә минем белән.-лип. хатынны 6 6 Сад—жиләк-жимеш бакчасы. янәдән үзе белән алып китте. Ярты юлга җиткәч, ул кыздан:—Тазның йөзеге кайда, аны урлап булмасмы?—дип сорады. Хатын: —Аның йөзеге бармагында. Алай булгач без кире кайтыйк та, төнлә мин аның йөзеген урлармын,—дип, кире өйгә кайттылар. Кич кайткач, баласын имезеп ятты. Таз йоклагач. Тазның бармагыннан йөзеген урлап чыгып китте Икенче көнне кызын күрергә дип патша үзе килсә, ни күрсен: оланы калган, кызы юк. Патша Тазга: —Кызым кая?—дип. аяк тибеп кычкырды. Таз аңа каршы, куркып: —Мин кызыңның кая икәнен үзем дә белмим,—диде. Патша: —Сез минем кызымны үтергәнсез,—дип, анасы белән Тазны төрмәгә илтеп япты. Үзе, оланны алып, өенә китте. Иртә белән дию пәрие, йөзекне алып сызгырып, шайтаннарны җыйды да: —Тазның кушып кордырган тимер юлларын, бакчаларын—барын да кырып ташлагыз, берсе дә булмасын!—диде. Шайтаннар шул вакыт барын да туздырып ташладылар, бары кара җир калды. Таз белән хатынны хайваннары булган мәче, көчек эзләп йөреп таба алмадылар. Соңра мәче көчеккә: —Әйдә әле, барып карыйк, төрмәдә юк микән,—диде. Төрмә янына барып өч кат әйләнеп йөргәннән сон. Таз мәчене күреп чакырып алды да: —Минем бик ашыйсым киләдер, кибеттән барып калач алып китерә алмассыңмы?—диде. Мәче. Таз яныннан үрмәләп төшеп, эшне эткә сөйләп биргән икән. Барып, кибеттән бер бөтен калач алып китереп. Тазга ашаттылар. Шуннан сон Таз мәчегә: —Сез минем йөзегемне табып китерә алмассызмы?—диде. Мәче: —Табуын табам, ләкин бик авыр булыр,—диде. Мәче, төшеп, эшне көчеккә сөйләде. Көчек риза булып: —Әйдә барып карыйк, бәлки табарбыз,—диде. Шул сүзләрдән сон мәче белән эт, чыгып китеп, бик зур бер суга барып җиттеләр. Судан көчек йөзеп чыга аладыр, мәче чыга алмый. Мәче көчеккә: —Инде минем болай чыгарга хәлемнән килми, син мине атландырып алып чык.—диде. Көчек, мәченең сүзен тыңлап, алып чыкты. Икәүләп барып, дию пәрие тора торган шәһәрне табып, диюнең өенә барып керделәр. Мәче көчеккә: —Син салам төбенә ятып тор, мин кечкенә генә мәче баласы булырмын, өй тирәсендә сикереп йөргәннән сон, алар мине алып керерләр, диде. Төнлә, дию йоклаганнан соң, мин йөзекне урлап чыгармын, шуннан соң без чыгып качарбыз,—диде. Мәче мәче баласы булып өйгә кереп караса, йөзек хатынның бармагында юк. Хатын, куркып, авызына кабып яткан. Мәче моны белеп, хатынның янына барып, борынына койрыгын тыгып җибәрә. Хатын төчкереп җибәргән иде. авызыннан йөзек килеп чыкты да, мәче йөзекне алып чыгып китте. Мәче, көчек белән икәүләп, кайтырга чыгып киттеләр. Су янына килеп җиттеләр. Көчек мәчегә: —Суны чыкканда йөзекне мин кабыйм,—диде. Мәче, бирәсе килмичә: —Синен тешләрен бик сирәк, төшереп калдырырсың,—диде. Көчек: —Әгәр дә бирмәсәң, мин сине алып чыкмыйм.—диде. Мәче куркуыннан көчеккә йөзекне бирде дә көчек өстенә атланып чыгып китте. Сунын яртысына житкәчтен. көчек, су кабам дип, авызын ачкан иде. йөзекне төшереп җибәрде. Мәче, чыккачтын: —Мин сиңа тешләрен сирәк дип әйттем, тыңламадың, инде без. икәү ике яктан эчеп, бу суны киптерик,—ди Суны эчәргә тотындылар Мәчегә бер балык килеп чыкты да —Ни эшлисез?—дип сорады. Мәче: —Алтын балдагыбыз суга төшкән, әгәр дә шуны чыгарып бирмәсәгез. хәзер суыгызны киптерәбез,—диде Балык, китеп, башка балыкларга әйткән иде. хәзер табып мәчегә чыгардылар Мәче йөзекне авызына кабып кайтып, төрмәгә илтеп. Тазга тоттырды. Таз төнен янә йөзекне сызгыртып: —Тагы юллар искечә булсын!—диде. Шайтаннар, шул вакытта ух эшләп. Тазга килеп әйттеләр Патша чыгып караган иде, юллар искечә икәнен күреп, килеп Тазны төрмәдән чыгарды Таз: Кызынны дию пәрие урлаган, хәзер мин эзләргә барам, мина кырык мен войска7 бир,—диде Патша войска бирде. Таз китеп, егерме ике тәүлектән сон дию пәриенә барып җитеп, чорнап алдылар да, диюне үтереп, кызны алып кайттылар Кайткач, патша Тазга: —Инде сез өегезгә кайтмагыз, минем йортымда торырсыз,—дип, ярты байлыгын биреп, Тазны үзенә наслитник8 9 ясап калдырды Әле дә шунда торалар, ди. Бер байның әкияте орын заманда булган бер бай. Байнын ике улы булган Ул үзе читтә сәүдәдә йөргән Бай киткәч, анын хатыны башка бер егет белән йөри торган булган Кайтканда бай бер күгәрчен алып кайткан Күгәрченнең канат астына «Кем башын ашаса—патша була, кем йөрәген ашаса—алтын төкерә»,—дип язган булган Бай тагы киткәч, хатыннын йөри торган егете килеп күгәрченне күрде дә: —Моны кайдан алдыгыз”’—дип сорады Хатыны аңарга: —Ирем алып кайтты,—диде Егет хатынга: —Бу күгәрченне суеп ашыйк,—диде Хатын: —Аны суеп ашасак, мин иремә ни ответ’ бирермен”’—диде Егет: —Анардан курыкма, «малаен чыгарып җибәргән», диярсең Хатын, егетнең сүзен тынлап, кухаркага10 11 күгәрченне суеп мичкә жарит итәргә' куярга кушты Малайлар мәдрәсәдән кайттылар Олы малае күгәрченнең башын, кече малае йөрәген алып ашадылар да үзләре чыгып киттеләр Бераздан хатынның егете килеп: —Шул күгәрченне китерегез, ашыйк.- диде. Аннан сон кухарка күгәрченне алып бирде Егет караса, күгәрченнен башы белән йөрәге юк. Егет -Бу күгәрченнең башы белән йөрәге кая’-диде Кухарка -Белмим, диде, ихтимал, малайлар алган, диде, пичне малайлар ачып карады,—диде. Аннан сон малайларны чакырып китерделәр Олы малай' 7 Войска (урысча: войско)-гаскәр, яу 8 Наслитник (урысча наследник)—варис 9 Ответ —жднап 10 Кухарка—аш пешерүче 11 Жарит итү -кыздыру Б -Мин башын ашадым,—диде Кечесе -Мин йөрәген ашадым,-диде Аннан соң малайлар чыгып киттеләр. Егет: —Алай булса, малайларны суеп, мин олы малайның башын, син кече малайның йөрәген ашыйк, диде. Мин патша булырмын, син, алтын төкерерсең. Әгәр риза булмасаң, без аерылабыз,—диде. Хатын: —Малайларны суйсак, мин иремә ни җавап бирермен?—диде. Егет: —Син аңа аптырама, «малайлар мәдрәсәдән кайткач, күгәрченне куркытып ызбадан чыгарып җибәрделәр дә. мин аларны шелтәләдем, алар мин орышкач чыгып киткәннәр иде. шуннан бирле кайтканнары юк»,—дип әйтерсең. Егетнең бу сүзләренә хатын разый булды. Хатын иртә белән кухаркага: —Син бер пычак альт, малайларга каршы бар, мәдрәсәдән өйгә алып кайтма, җиләккә дип, урманга алып бар,—диде. Кухарка малайларны үзе белән бергә урманга алып китте. Малайлар: —Кая алып барасын?—дигәч. —Җиләк җыярга,—диде Урманга барып җиткәч, бер агач төбенә барып утырдылар. Кухарка малайларга әйтте: —Ну. энеләрем, сезгә сүзем шул, дир, сезне анагыз үтерергә жибәрде, мин сезне үтермәм, менә сезгә бер әпәй, шул юл белән теләсәгез кая барыгыз,—диде. Малайлар, бу сүзне ишеткәч, бик җылашып, кухарка белән бәхилләшеп, бер юл белән киттеләр. Бара торгач, ике аермалы бер юлга җиттеләр. Агасы: —Энем, син сул юл белән кит, мин ун юл белән китәм, диде. Аллаһ язган булса, шәт бер күрешербез,—диде. Агай-эне икәү сулкылдашып җылаштылар да икесе ике юл белән киттеләр. Олысы бара-бара бер шәһәргә барып җитте. Ул шәһәрдә патша сайлыйлар, ди. Аларнын сайлавы шул иде: бер күгәрченне очырып җибәрәләр дә, шул күгәрчен кемнең башына өч тапкырлы кунса, шул кеше патша була. Бу малай да җыелган халык арасына барып чүгәләде. Күгәрченне очырып җибәрделәр. Күгәрчен малайның башына килеп кунды. Өч тапкырлы җибәрделәр, өчесендә дә бу малайның башына килеп кунды. Шуннан сон малайны, патша ясап, тәхет өстенә утырттылар, патшаның кызын бирделәр. Шунда бу малай бер-ике ел патша булып торадыр. Кече эне, сул яктагы юлдан китеп, бер шәһәргә бара да бер пекарьга12 13 булки-’ сатарга керешәдер. Булкиларны алып чыгып, ярлы-ябагайга бер тиенсез бүлешәдер. Үзе кәрзингә төкерәдер дә алтын альт керәдер. Карчык: —Улым, бик бәяле саткан икәнсең,—ди. Көннәрнең берендә бу малай шәһәргә кичкырын сәгать тугызда чыгып китәдер. Күрә, бер йортка вывеска14 суккан «Кем теләсә, кереп карта уйнарга ярыйдыр»,—дип Бу Мучы батыр анда кереп, патшаның өч кызы белән уйнап бик күп акча оттырып, ашап-эчеп төн уздырдылар. Иртә белән кайтты да тагын булкиларны, базарга алып чыгып, акчасын бүлеште. Үзе тагын кәрзиненә алтын төкереп, өйгә кайтты. Кичлектә тагы патша кызлары карта уйнаган төшкә барып керде. Патшаның зур кызы: —Син, егет, мине үзеңә хатынлыкка ал,—диде. Егет риза булып, аны хатынлыкка алды. Патша үзен наслитникка15 куеп, ике ел торды Ике елдан соң өенә кайтырга сорады. Өенә кайтырга дүрт айга рөхсәт бирделәр Мучы өйгә кайтмыйча, агасын эзләргә китте. Агасын эзләп тапты. Агалы - энеле патшалар кочакланып күрештеләр дә кечесе агасына: —Үгә16 кайтып карыйк, үдә ничек торалар икән,—диде. 12 Пекарь—ипи пешерүче. 13 Булки—күмәч. 14 Вывеска—элмә язу 15 Наслитник (урысча: наследник)—варис. 16 Ү-өй. Кайтып тәрәзәдән карадылар, ни күрсеннәр: аналары теге йөри торган егет белән бергә чәй эчеп утыралар. Аталары бер якта утыра. Шул вакытта болар, тәрәзәне шакылдатып, кунарга сорадылар. Боларны кунарга керттеләр. 1 Шаш к а-кылыч 2 Файтун (фаэтон)—көймәле арба Болар кергәч, кухарка боларны таныды. Болар: «Син әйтмә»,—дип, кухаркага күз кыстылар. Мучы, белмәгәнгә салышып, атасыннан: —Улларын бармы?—дип сорашты. Атасы: —Ике улым бар иде, бер күгәрчен алып кайткан идем, шуны чыгарып җибәргәннәр иде, аналары орышкач, чыгып китеп югалдылар—диде Шуннан сон болар, сикереп торып, анасы янында утырган егетнең башын чабып өзделәр. Зур агасы, шашкасын' чыгарып, анасынын башын чабып өзде. Кухарканы аталарына хатынлыкка биреп, болар үзләренсн патша булып тора торган шәһәрләренә киттеләр. Патша малае әкияте ардым базарга, арка-ерка язарга, алдым бер сөяк ит. сөйләп торма— моннан кит. Булган бер патша. Патшаның булган бер улы, егерме бер яшендә Атасы улына. —Улым, мин сине өйләндерәм,—дип әйтте,—ат җигеп, үзенә бер кыз эзлә,—диде. Патша малае ат җигеп китте дә бер шәһәргә барып жигге. Шәһәрдә бер тимерчегә барып керде. Бу вакытта тимерченең өч кызы чәй эчеп утыралар иде Кызлар, моны күргәч: —Син ник килдең?—диделәр. Патша малае кызларга: —Мин берегезне хатынлыкка алырга килдем,— диде. Олы кыз: —Әгәр дә мине алсаң, мин бөтен патшалыктагы кешегә кием җиткереп торырмын,—диде Уртанчысы: —Әгәр дә мине алсан, мин бөтен патшалыктагы кешене аш белән туйдырып торырмын,—диде Кечесе: —Әгәр дә мине алсаң, мин бер елга унике малай китерермен, һәркайсынын куллары, бармаклары алтыннан булыр,—диде • Патша улы бу сүзләрне ишетеп, боларга бер сүз дә әйтмичә, өенә кайтып китте. Кайтып керүгә монардан атасы: —Улым, ниләр күрдең?—дип сорады. Малай атасына: —Әти, мин бер шәһәрдә бер тимерченең өч кызын күрдем Олы кызы: «Әгәр дә мине алсан, мин бөтен кешеләреңне киемгә туйдырып торырмын»,—диде; уртанчысы: «Әгәр дә мине алсан, мин бөтен кешеләреңне ашатып-туйлырып торырмын»,—диде; кечесе: «Әгәр дә мине алсан, мин бер елда унике малай тудырырмын, аларнын куллары, бармаклары—бар да алтыннан булыр»,—диде Атасы: — Син патша баласы, ул тимерче кызын ничек барып аласың, сиңа патша кызлары да бетмәгән,—диде. Анарга каршы малай: —Әти, син теләвеңне эшлә, әмма мин кече кызын барып алам,—диде. Атасы аңа каршы: — Ярый, улым, теләвеңне эшлә, аласың килсә, файтун җик тә барып ал,—диде. Малай атасыннан рөхсәт алгачтын, файтун-’ белән килеп, тагы теге шәһәрнең тимерчесенә барып керде, һәм тимерчегә: — Мин кече кызынны алырга килдем, хәзер мулла китер дә никах укытып алып китәм,—диде, Мулла килеп никах укыгачтын. кызны алып кире кайтып китте Кыз килгәннән дүрт айдан соң авырга калды Патша малае читкә сатуга китеп, бер ел йөрде Шул вакытта кыз унике малай тапты, һәр малайның куллары, бармаклары алтыннан иде Тапкан кичен Б үк унбер малаен шайтан карчыгы урлап китте Хатын күзен ачып караса, янында бер баласы гына калган. Хатын: «Унике малай китерәм дип сөйләгән идем, бары бер генә малаем калды, ирем кайткачтан ана ни әйтермен»,—дип, бик курыкты Бер елдан сон патша малае әйләнеп кайтты. Анарга каршы анасы чыгып: —Улым, хатынын бер малай тапты, алтын куллы, алтын бармаклы,—диде Патша малае, кереп, хатынына: —Син мина: «Унике малай китерәм»,— дип сөйләгән идең, ник берне генә китердең, алдадың?—диде. Шуннан соң хезмәтчесенә кычкырып, бер шикәр мичкәсе китерергә кушты: —Хатынны малае белән мичкәгә салып кадаклап. Иделгә агызып җибәрәм,— диде. Мичкәне китереп куйдылар, аның эченә бер елга җитәрлек әпәй куйдылар да. малай белән хатынны кертеп утыртып, кадаклап агызып җибәрделәр Хатын белән малай бер ел агып баргачтын, малай анасыннан: —Без кая барабыз?—дип сорады. Анасы малаена: —Мине, синең белән икебезне, атаң агызып жибәрде, инде без суда агып барабыз,—диде. Малай анасына: —Әни, мин мичкәнең өстенә пычак белән әз генә уйыйм әле,—диде. Малай әз генә тишеп караса, күрде: мичкә бер куаклык арасына кереп туктаган. Моны күргәч, малай анасына: —Әни, мин бу чыбыкларга тотынып чыгам әле,—диде. Анасы малаена: —Бар. улым, чык та мине дә кулымнан тартып ала алмассыңмы,—диде. Малай мичкәдән куаклыкка басып чыгып китте дә дилбегә белән мичкәне дә тартып алды. Шуннан соң малай анасы белән, икәүләп барып бер урманга кереп, бер зур аланга барып утырдылар. Малай анасына: —Әни, син шунда берсәк утырып тор. мин ашарга нәрсә булса да табып килә алмаммы,—диде. Анасы рөхсәт бирде. Малай китте, көн китте, бер төшкә барып җитте Ул төштә бер эскәтер тапты. Эскәтергә барып тотынган иде, аның эченнән төрле ашамлыклар килеп чыкты. Малай эскәтергә. «Җыел!»17 18 19—дигән иде, эскәтер җыелды, «ачыл!» дисә ачыла, «ябыл!» дисә ябыла торган булды. Малай бу эскәтерне анасы янына алып кайтып, эскәтергә «җыел!» дигән иде, эскәтер, җыелып, төрле ашамлыклар хәзер булды. Анасы белән икәү ашадылар-эчтеләр дә, малай эскәтерне анасы янында калдырып, үзе тагын рөхсәт сорап чыгып китте Йөри-йөри тапты бер балта. Ул балта, «чабыл!» дисә, чабылып, биек иортынчалар' салынадыр. Аны да алып кайтып анасына күрсәтте. Анасы малаена. —Бик яңгырда торабыз, үзебезгә бер ызба салыйк,—диде. Малай чыгып агачка балта белән чаба башлаган иде. чапкан бер агачы киселеп, үзе буралып, бик яхшы ызба салынды. Ызбанын эченә, нәкъ уртасына, бер зур багана утыртты Ызбаны бетергәч, малай, тагы анасыннан рөхсәт сорап, чыгып китте Йөри-йөри, малай бер сибирски мәче тапты. Ул мәчене өйгә альт кайтып җибәргән иде, мәче баганага менгәндә ысказка20 сөйли, түбән төшкәндә җыр җырлый торган булып чыкты. Малай тагы анасыннан рөхсәт сорап чыгып китте. Йөри-йөри, малай бер тәкә тапты. Тәкәне алып кайтып өйгә жибәрде. Пичкә яккач, тәкә коймак, белен пешереп, майлап китереп куйды. Малай 17 Берсәк—бераз. 18 Җыелу—бу урында әзерләнү (әзер булу) мәгънәсендә булса кирәк—Л. Җ. 19 Й о р т ы н ч а—йорт-мунча булуы ихтимал—Л Җ. 20 Ысказка (урысча: сказка)—әкият. ашаганнан сон тагы чыгып киткән иде, йөри-йөри бер бүрек тапты. Ул бүрекне кигәч, малай һичбер кешенен күзенә күренми торган булды. Бүрекне өенә алып кайтып анасына күрсәтте. Үзе янә чыгып китеп бер үгез тапты, аны да алып кайтып анасына тапшырды. Ул үгез мөгезе белән сөрә, куригы21 белән чәчә, аяклары белән урып иген игә. 21 Курик—койрык Малай я надан чыгып китә. Йөри-йөри тапты бер одеал. одеалга кереп утырып оч дисә, очып китеп, теләгән жиргә барадыр Малай одеадны атып кайтып, анасына күрсәтте дә. анасы малайга. —Инде безгә шул байлык житәр. йөрмә, өйдә тор,—диде Бердән бер көнне патшанын улы вәзир белән пароходка утырып йөрергә чыкты Бер-ике атна йөзеп килгәннән сон, урман эчендә аланда бик яхшы йорт күрделәр Вәзир белән патша улы —Монда әүвәлдә йорт юк иде. әйдә барып карыйк,—диделәр Вәзир белән патша улы йортка кереп, өстәл янына килеп утырдылар. Малай, командовать итеп, үгезне чыгарып җибәргән иде. үгез итен игәргә тотынды. Мәчене командовать иткән иде, мәче баганага менгәндә ысказка сөйли, түбән төшкәндә жыр җырлый. Сонра тәкәне коймак пешерергә кушты Тәкә, пешереп, майлап, өстәл өстенә китереп куйды Малай эскәтергә «җыел!» дип кычкырган иде, төрле ашамлык-эчемлек тулы көе, эскәтер килеп кунаклар алдына җыелды Патша улы вәзире белән: «Бу нинди эш22 23 24”.»—дип, үләрә китеп1 карал тордылар Ашап-эчеп туйгач, саулыклашып-’ чыгып киттеләр. Малай, бүреген киеп —Артларыннан өйләренә барыйм әле. анда ниләр сөйләрләр икән,—диде. Патша улы кайтып керүгә анасына. —Әни, мин шундый йортка ошладым'. анда үгез иген игә, мәче ысказка сөйли, тәкә коймак пешереп өстәлгә куя. эскәтер төрле ашамлыклар белән тулы, «жыел!» дигәч җыеладыр,—диде Анасы малаена: —Бу интерес25 26 27 түгел, менә мин жир астында унбер малай күрдем, алар һәммәсе алтыннан,—диде. Тынлап торган малай бу сүзләрне ишетеп, анасына кайтып сөйләде. Анасы ул сүзгә каршы. —Алар—синең братларын буладыр Менә мин унике малай тапкан идем, унбересен шайтан карчыгы урлады, бары син генә калдын. диде Инде мин сиңа алтыннан унике бертөсле бүскә’ ясап бирәм, син аларны җиде кат җир астына төшкәч, урман авызына сибеп җибәрәсең, диде Унбер малай унбер бүскәне килеп алырлар, син дә алар белән бергә катышып, уникенчесен ал, диде. Алар сине кыйный башларлар. Шул вакытта син «Агайлар, мине кыйнамагыз, мин сезнен братыгыз булам,—дип әйт, диде — Ышанмасагыз унике бүскәгә карагыз, алар да бертөсле, без дә бертөсле «.—дип әйт,—диде Сонра малай җир астына төшеп, урман авызына килеп, бүскәләрне сибеп җибәргән иде, унбер бүскәне унбер малай килеп алдылар, уникенчесен үзе алды Малайлар кыйный башлаганнар иде. бу малай: —Агайлар, сез мине кыйнамагыз, мин ссзнен братыгыз булам, карагыз, унике бүскә бертөсле, без дә барыбыз да бертөсле, мин сезне алырга килдем,— диде Шуннан сон братлары белән күрешеп, аларны одеалга утыртып өенә алып кайтты. Болар кайтып кергәннән сон, агалары белән күрешеп Шатлыкларыннан жылаштылар Икенче көнне сахрага чыккан вакытта патшаның хатыны —Улым, син күргән йортта булган хатын—синен хатынын, балалары да синен балаларын булыр, аларны син ничек булса да алып кайт —диде Патша малае янә бу йортка килеп керә дә вәзир малае белән өстал янына килеп утырадыр Кичәге кебек малай барын да командовать итеп җибәргән иде. бар да үзләренең эшләрен эшләргә башладылар Шуннан сон патша малае 22 Үләрә китү—бу гыйбарә безгә таныш түгел, ис китү мәгънәсендә I Ж, 23 Саулыклашу—кул бирешү 24 Ошлау—очрау, юлыгу 25 Интерес (урысча интересный)—кызык 4 Бүскә—туп 27 Брагу—ташлау — Мен.» мин сезнен агагыз булам, сез минем балаларым буласыз Инде мин сезне алырга килдем,—диде Малайлар -Әгәр дә син агабыз булсаң, ник безнен анабызны бракгың*. безнең белән агызып җибәрдең?—диделәр. Аталары: —Инде, балалар, хаталык миндә, әйдәгез, өйгә кайтыйк,—диде. Шуннан сон малайлар, аталык хакы бар дип, аналарына кинәш итеп, бар да бергәләшеп, аталары белән бергә пароходка утырып кайтып киттеләр. Аталары, өйгә кайтканнан сон, унике улына унике патша кызы алып биреп, әле дә булса торалар, ди. Юсып Минулин әкияте үвәл заманда булган бер Юсып. Ул булган солдат Егерме бер ел солдатта служит иткәчтәи28 29, срогы тулып өенә кайтып китте. Эл белән барганда очрады бер баганага, ул баганага язган: «Кем дә кем бу юлдан китсә, аны үтерәләр»,—дип. Юсып, ни булса да булыр дип, шул юл белән китте. Барып бер зур йортка керде, ул йортта бер карчык егерме адәмгә аш пешереп торадыр иде Карчык Юсыпны каршы алып ашатты да. Юсып урындыкка1 менеп ятты. Кичкырын егерме разбойник, бер атаман кайтып керделәр. Атаман карчыктан: —Урындыкта кем ята?—дип сорады. Карчык: —Бер солдат килеп керде дә, ашатып-эчереп яткыздым,—диде. Сонра атаман Юсыпка кычкырып —Нишләп ятасын, разбойниклар янына барып тор!—диде. Юсып куркуыннан караклар янына барып тезелде Атаман анарга: —Син кеше ни биргәнне карап тор, син дә шуны эшләрсең,—диде. Разбойниклар бар да кеше үтереп алган акчаларын атаманга бирделәр. Юсып боларны карап торды. Араларыннан берсе акча китермәгән иде, шуның өчен атаман аның башын чабып өзеп төшерде. Соңра Юсып разбойниклар берлән бергә өстәлгә барып утырдылар Атаман барысына да берәр чашка аракы өләшеп чыкты Ашаганнан-эчкәннән сон, бар да урыннарына барып яттылар. Иртә торгачтан, янә чәй эчүгә утырдылар. Атаман тагы разбойникларга берәр чашка аракы бирде. Юсыпка ул бер кылыч китереп биреп —Менә син бу кылыч белән кеше үтереп, мина акча китереп бирерсең,— диде. Юсып бу сүзләрне ишеткәч: «Мин өмремдә30 тавык та үтергәнем юк, ничек итеп кеше үтерермен икән»,—дип, бик курыкты. Ашагач-эчкәч бар да төрле урынга чыгып киттеләр. Юсып та барып бер агач төбенә утырды да бик каты елады. «Әлегә хәтле мин тавык аягын да сындырганым юк иде, инде ничек итеп кеше үтерермен»,—диде. Юсыпнын үзенең унбиш тәңкә акчасы бар иде Юсып инде: «Болай буш кайтып булмас, барыбер үтерерләр»,—дип, үзенең биш тәңкә акчасын алып, калган ун тәңкәсен эчкә салып куйды. Кичкырын янә бар да кайтып, сәгать җидедә атаман барын да тезде дә. —Ни алып кайттыгыз, акчаларыгызны чыгарыгыз,—дип, өсләренә кычкырды. Атаман уң кырыйдан акча җыеп киләдер иде, кайсы ун тәнкә, кайсы биш тәңкә акча чыгарып бирделәр Юсыпка килеп җиткәч: —Ну, багаек, яшь күпме алып кайткандыр.—диде. 28 Служит итү—хезмәт итү 29Урындык — сәке. 30Әмер—гомер. Ә Юсып шул вакытта биш тәнкә акчасын чыгарып бирде Атаман анарга —Менә бу ярый, бүгенлек биш тәңкә кигергән, иртәгә ул ун тәнкә кигерер,— диде. Барынын да акчаларын алып бетергәннән сон атаман туздырып жибәрде дә, болар бар да өстәл янына килеп утырдылар. Ашагач-эчкәч, бар да үз урыннарына барып яттылар Иргә торгач, ашап-эчеп. үз юлларына чыгып киттеләр. Бер урманга кереп, зур аланга егермеләп бергә утырдылар.. Шул вакыт Юсып товаришларыннан' —Бу атаман һәр көнне шулай үтерәме'’—дип сорады. Иптәшләре ана каршы: —Әйе, һәр көнне шулай үтереп тора, без кырыклар бар идек, инде бары егерме генә калдык,—дип сөйләделәр -Берәм-берәм барыбызны да үтереп бетереп киләдер, —диделәр. Юсып бу сүзләрне тыңлагачтын: —Даваегыз'. бүген беребез дә акча бирмик тә. барыбыз да бер сүзле булып, үзенен башын кисик,—диде. Иптәшләре бар да бу сүзгә риза булдылар Кич булды, кайтып керделәр. Атаман тагы: —Тезелегез!—диде. Болар килеп тезелделәр дә. атаман —Бүген күпме эшләдегез, акчаларыгызны чыгарыгыз,—диде Шул вакытта Юсып кылычын чыгарды да: —Менә без күпме алып кайттык,—дип, атаманнын башын чабып өзде. Шуннан соң атаманны чыгарып бер ямага ташладылар да, өстенә бер-ике олау навоз31 32 33 34 35 түгеп, таш белән бастырып куйдылар Шуннан соң иптәшләре. Юсыпка күп рәхмәтләр укып, төн ката' бергә гуләйт итеп36 37 38 утырдылар. Иртә торгачтан иптәшләре —Инде безгә бер атаман кирәк, кемне сайлыйбыз?—диделәр Бар да берсүддән —Бу усал кеше барын да булдырыр,—дип. Юсыпны атаманлыкка сайлап, унике сарайның ачкычын Юсыпка тапшырдылар һәм: —Бу уң яктагы кырый амбарның ишеген ачма,—диделәр Юсып баш булгачтын разбойникларны ике атнага гуләйт итәргә чыгарып жибәрде: —Мина бер тиен акча да, бернәрсә дә кирәкми,—диде Разбойниклар чыгып киткәннән сон Юсып. «Ник болар бу амбарны ачарга кушмадылар икән, монда бер хикмәт бардыр»,—дип. сарайны барып ачкан иде, ни күзе белән күрсен, сарайда патшаның унжиде яшендәге кызын аягын-кулын богаулап салганнар да ашарга бары коры әпәй генә куйганнар Бу кыз Юсыпны күрүгә: —Зинһар, абзый, минем кулымдагы богауларны алып җибәреп, үземә берике чашка’ чәй китереп эчерсәнә,—диде —Юсып бу кызны ычкындырып, үзенен комнатына* алып кайтты да, ашатып-эчереп, ничек эләккәнлеген сораша башлады Кыз сөйләргә башлап — Мин фәлән патшанын кызымын. мине күлгә коенырга төшкән җиремнән бер разбойник алып килеп, бу сарайга япты Инде минем килгәнемә бер ел булды, зинһар өчен инде син мине ташлама, ярдәм ит,—диде Юсып — Аллаһ теләсә, мин сине ташламам, ничек тә булса мин сине 31 Товарищ—иптәш 32 Даваегыз—әйдәгез. 33 Я м а —чокыр 34 Навоз—тирес 35 Тон ката-төн буе 36 Гуләйт итү-бу урында күнел ачу 37 Чашка—чынаяк, ждмаяк 38 Комнат (урысча комната)-бүлмә атана илтеп тапшырырмын, кайгырма,—диде Шул сүзләрне ишеткәннән соң, кыз шатлыгыннан кулындагы кулчасын39 Юсыпка салып бирде дә, кочакланышып, бик озак сөйләшеп тордылар. Юсып: —Инде хәзер ашар-эчәр вакыт җитә, разбойниклар кайтырлар, син тагы сараена барып ятып тор,—дип. кызны яңадан сараена илтеп бикләп куйды. Озак та тормадылар, разбойниклар кайтып керделәр. Юсып аларны ашарга утыртты. Разбойниклар Юсыпка кайсы йөз тәнкә. кайсы илле тәңкә акча чыгарып бирделәр. Юсып боларнын берсен дә алмады: —Үзегез гуләйт итегез, миңа кирәкми,—диде. Разбойниклар бу сүзгә бик шатланышып. Юсыпка күп рәхмәтләр укып чыгып киттеләр. Болар киткәннән соң. Юсып. янә сарайны ачып, кызны үз комнатына алып килеп ашатты-эчерде һәм кызга: —Инде без бүген качарбыз,—диде. Шуннан Юсып китәргә теләп тройка ат жигеп. чумаданга кәгазь акча тутырып, юлга ике кесә алтын алып, сарайларга керосин сибеп ут төртеп, кыз белән икәү утырып чыгып киттеләр. Зур пажарны күреп, разбойниклар: «Бу безнең сарайлар яна торгандыр»,— дип. кайтып керделәр, карасалар—Юсып юк Шуннан соң Юсыпны куарга киттеләр. Иделгә җиткәндә куып тотарга бары ике чакрым калган иде. Юсып кыз белән арбадан сикереп төште дә, атларга сугып җибәреп, үзе кыз белән ашлык арасына кереп яттылар Атлар туп-туры Иделгә барып төштеләр. Караклар моны күреп: «Бездән куркып, үзе дә бетте»,—дип. кире кайтып киттеләр. Караклар киткәннән сон. Юсып торып Идел буенда йөреп бер лотка40 тапты. Юсып кыз белән лотката кереп утырып, икәү Идел буйлап йөзеп киттеләр. Өч көн ишеп барганнан сон. кыз Юсыпка: —Инде син бик аргансың, бераз ял итеп бар. мин үзем ишеп барырмын,— диде. Юсып ятып йоклады, кыз ишеп барганда артыннан егерме разбойник куып җиттеләр дә кызга пароходка утырырга куштылар. Кыз: —Мин утырмам, минем ирем бар,—диде Караклар, кызның сүзенә карамыйча, аны тартып альт пароходка утырттылар да киттеләр. Юлда атаман һәммә каракларны үтереп суга ташлады да кызны патшага алып барып: —Мин кызыңны таптым,—дип, китереп тапшырды. Юсып йоклап көймәдә йөзеп килгәндә уянып китте, яныңда кыз юк. Берүзе генә көймәне ишеп пароход туктаган җиргә барып туктады. Килеп туктагачтын кырыйга килеп чыккан иде. күрде: бер хатын керләр юып торадыр, һәр җиргә яшел флаглар илтеп куйганнар. Юсып бу хатыннан: —Бүген нинди бәйрәм, ни өчен яшел флаглар астылар?—дип сорады. Хатын аңарга: —Бүген бер атаман патшаның кызын табып китерде, шуның бәйрәме,— диде. Соңыннан Юсып: —Абыстай, мин бу шәһәрдә патша сараена каршы квартир таба алырмынмы икән?—диде. Абыстай анарга: —Табарсың, сарайга каршы бер хатын тора, үзе сарайда патшага эшләп йөридер, ул кертер,—диде. Юсып хатынга күп рәхмәтләр укып, сорашып килеп әлеге номерны табып керде. Номерда бары бер кыз гына бар иде. Юсып килеп кергәчтен бу кыз анасына барып: —Әни. бер кеше килде, кертимме?—дип сорады. Анасы: —Кызым, керт бер буш номерга,—диде. 39 Кулча (урысча: кольцо)—балдак. 40 Лотка (урысча: лодка)—көймә. Юсып номерга килеп кергәч, кыздан бер чирек аракы сорап алып, эчәргә тотынды Иртәдән кичкә кадәр үзе йөри, үзе жырлый, үзе елый, үзе эчә Шулай итеп гомер уздырды Кич булгач, кухарка сарайдан кайтты һәм. егетне күреп —Син ник бу кадәр эчәсен?—диде Юсып анарга каршы —Әй. абыстай, әгәр дә син минем урында булсан, ул вакыт син давно' үлгән булыр иден,—диде Иртә белән абыстай тагы сарайга аш хәзерләргә китте Патша кызына: —Кичә миндә бер егет килеп кунды, килгәч тә эчә башлаган иде. һаман эчә. эчә; «ник болай эчәсен?» дип сораган идем, «кайгы-хәсрәтем бар», диде,— дип сөйләде Кыз кызыксынып: —Ул нинди кеше икән’—дип. хатын белән бергә барып карарга номерга китте. Бүлмәгә килеп керсә. Юсып исереп караватка яткан Кыз Юсыпнын йомарлаган кулын ачып карады, караса—үзенсн балдагы Юсып бармагында Моны күреп, кыз Юсыпны бер кочаклап суырып үпте дә. хатын белән икәүләп күтәреп алып барып, кызнын үз комнатына саллылар Кыз Юсыпнын айныганын көтеп, өстәл өстенә аракы, азыклар куйдырып, утырды Юсып айнып торгач, кыз Юсыпны янә бер кочаклап үпте дә. —Мине таныйсынмы?—диде Юсып: —Таныйм,—диде.—только-' мин монда ничек килдем41—диде Кыз: —Комнатына барып, күтәреп алып килдек,—диде Сонра кыз башыннан үткәнне сөйләп: —Мине көймәдә килгәндә, син йоклагач, атаман килеп, кулымнан пароходка тартып алды да атама китереп тапшырды Инде әти атаманга бирер дип бик куркып торадыр идем. Атаман әнә ул бүлмәдә торадыр.—диде Шуннан соң кыз агасын чакыртып, башыннан үткәнне сөйләп: -Менә мине ул атаман тапмады. Юсып коткарды.—дип. баштанаяк ничек булганын атасына сөйләп бирде Шуннан сон атасы теге атаманны чакыртып башын кистерде дә. кызын Юсыпка биреп. Юсыпны үзенә наслитник’ ясап куйды