Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Күренекле мөхәррир һәм тәрҗемәче Яхья Мөхәммәтгали улы Халитов 1929 елның 22 августында Татарстанның Тәтеш районы Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч һәм җидееллык белемнәрне Үтәмеш, Бакырчы авылы мәктәпләрендә алганнан соң. Арча педучилищесын, 1952 елда Казан дәүләт Университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый Студент елларында ул «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый 1952-1955 елларда аспирантурада укый, аны тәмамлагач әдәби журналдагы хезмәтенә кире кайтып эшен дәвам иттерә. 1963 елдан редакциянең проза бүлеге мөдире вазифасын башкара 1976 елда исә Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясенә өлкән редактор булып күчә һәм лаеклы ялга киткәнче шунда эшли. Яхья Халитов татар әдәбиятында үзен оста тәрҗемәче итеп таныта. Рус язучысы Н Тихоновның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итеп бастырганнан соң. дөнья әдәбияты классиклары, тугандаш халыклар әдәбияты вәкилләренең хезмәтләрен дә укучыларыбызга ирештерә Алар арасында М Шолоховның «Тын Дон» роман- эпопеясенең беренче һәм өченче китаплары. «Күтәрелгән чирәм» романы, В Каверинның «Ике капитан», Ю Бондаревның «Кайнар кар», латыш әдибе В. Лацисның -Яңа тормышка-. татар әдибе М Галәүнең рус телендә генә дөнья күрергә өлгергән -Болганчык еллар», кыргыз язучысы Ч. Айтматовның «Бәхил бул, Гөлсара». -Анам кыры» исемле повестьлары, чит ил классикларыннан америкалы Майп Ридның «Башсыз җайдак- француз Александр Дюманың -Өч мушкетер» кебек әсәрләре аерым ихтибарга лаек. Я. Халитов татар язучыларының әсәрләрен югары сыйфатлы итеп чыгаруда үзенең белемен, бай тәҗрибәсен кызганмый, редактор буларак бигрәк тә яшь язучыларга аның ярдәме күп тия Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1980 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемгә лаек була. 1966 елдан—СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Без, -Казан утлары» хезмәткәрләре, каләмдәшебезне һәм өлкән хезмәттәшебезне олуг бәйрәме белән кайнар котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет телибез